Логотип «Мәйдан» журналы

Таң чыкларын җил үбә

Хикәя.

–… вә филәәхирати-хәсәнәтәү вә кыйнәә газәәббән-нәәр… Ошбу укыган догаларыбыз Кыяметдин кардәшебезнең рух шәрифләренә барып ирешсен, авыр туфрагын җиңел кылсын. Амин!
Хатын-кызлар өстәл янына утырмаган иде, мулла үзенең сүзен тәмамлауга, кул күтәреп дога кылдылар да, аш чыгарырга кирәк дип, тыз-быз чабыша да башладылар.
– Әнкәй, Гөлчирәттәй, барыгыз, сез дә чыгып утырыгыз. Бабайлар тотып ашамас әле үзегезне. – Киленнәрнең берсе, тын гына дисбе тартып утыручы карчыкларга сүз катып, аларны түр якка әйдәде.
– Соңыннан, балам, соңыннан…
– Әйдәгез, аштан җитешегез. Нәҗип агай, сиңа ипи ераграк бугай, үрелерсең инде. Әнвәр абый, кашыгың бармы? Салих бабай… – Киленнең кайгыртучан тавышы инде теге яктан ишетелә иде.
Карчыкларның берсе дерт итеп китте. Кулындагы ак төймәләр үзенә генә сизелерлек калтыранып куйды.
– Әнвәр диме? Кайсы Әнвәр ул?
– Әнвәр абзыйны әйтәдер… Абзый дип, синең белән бер тирәдер инде ул. Күптән түгел генә кайтты, түбән очтан берәүләрнең иске өен сатып алган. Хатыны үлгән, ди, балалары юк, ди, чын булса… Шулай инде, гомерләрен читтә үткәрәләр дә, картлык көнендә барыбер авылга кайтып егылалар. Әле менә килен Кыяметдиннең елына чакырырга төшкән ие, шул аламаҗортны хәтәр генә кеше рәтенә кертеп бетергән, дип менгән. «Күлмәк якасы юарга берәр карчык тапмый булмас», дип шаярткан була, ди, карт шайтан. Мин әйтәм, Гарифуллаңның вафатына да байтак, балаларыңның үз дөньясы, әллә шушында каласың гынамы соң, каенигәч?
Гөлчирә карчык соңгы сүзләрне гүя ишетмәде. Сигез дистәне түгәрәкләсә дә, ни гаҗәп, җете каралыгы уңмаган күзләренә әйтеп бетергесез әрнү һәм үкенеч тулды. Ияк астыннан бәйләгән кардай ак яулыгы, куе зәңгәр төстәге бәрхет күлмәге, читләре алтынсу ука белән каймаланган шәмәхә камзулы – барысы-барысы, моңа кадәр ишетелмәгән, йөрәк телгәләрлек көйгә тап булып сихерләнгәндәй, вакыт алдында катып калды. «Исән икән!» Шушы уйдан гына да карчыкның гомер елларының байтагы артка чигенде. Төсе җуелган иреннәр «И-и гомерләр, и-и гомерләр…» дип пышылдады. Күз төбендәге, ирен читендәге тирән җыерчыкларга, сагышлы моң булып, хатирәләр эленде.
 
***
– Инеш буенда күпме көттем, Гөлчирәкәй, кичен урамга да чыкмадың инде әллә?
– Безнең Кыяметдин фермага көтү көтәргә керде бит, ярдәмче булса да, эш кешесе хәзер. Кич буе шуның киемнәрен кайсын ямап, кайсын тегеп дигәндәй мәшәләндем.
– Кайнешкә әйт, йөзгә кызыллык китермәсен. Юкса, көзен туйда кияү пәкесе эләкмәс үзенә.
– Китчәле, Әнвәретдин, шаяртма…
– Әнвәр генә диген әле, Гөлчирә…
– Ай Алла, бригадир булдым дигәч тә, исеме ошамый башлаган берәүгә.
– Сүзне икенчегә борма. Көзгә туй итәбез, дидем, ык-мыклап торсаң, урлыйм да апчыгам үзеңне.
– Туй дип… Әллә ничек… Унҗидем генә тулды бит, Әнвәретдин…
– Менә, менә, карт кызга әйләнгәнсең инде.
– Бер чынлап сөйләшкән кебек түгел син.
– Комсомол башым белән ялганлыйм, ди. Яратам бит, Гөлчирәкәй. Гел күрәсем генә килеп тора.
– Анысы, мин дә урак урганда да сине генә уйлыйм.
– Әнкәй дә сине теленнән төшерми, миңа кушылып мактый үзеңне.
– И-и, Нәфисә апа алдында оятка калдыр тагын…
 
***
Гөлчирәнең сулы чиләккә үрелгән кулы һавада асылынып калды. Әле генә пычак белән кыра-кыра, юкә мунчала белән ышкып юылган, гәрәбә төсенә кергән идәндә шакшы эзләр пәйда булды.
– Кайда ул шайтан алгыры малай? Кыяметдин кая дим? – Гөбедән чыккандай тавыш белән керә-керешкә акырган Хәйдәр, җавап көтеп тормастан, лас-лос атлап, түргә узып бара иде.
Бу минутта ул кызга әҗәлнең үзе булып тоелды. Көтүченең сабын, су ише нәрсә күрмәгән озын кара пәлтәсе, маңгаена төшеп торган пычрак кара кәпәче, күз кырыйларына ук асылынган калын кашлары, ияксез йөзе дүртпочмаклы өйнең кечкенә тәрәзәләрен гүяҗиргә тагын да ныграк иңдерде.
– Соң, Хәйдәр абый, үзең белән көтүдә йөри ләбаса, бу вакытта ничек өйдә булсын. – Гөлчирә, куркуын һәм чиркануын йөзенә чыгармаска тырышып, ипле тавыш белән эндәшсә дә, тавышы калтырап китте, бозлы яңгыр астына эләгеп күшеккәндәй, тәне куырылып куйды.
– Атаң яшендәге кешене алдап торасың… Өйдә качып ята улҗен баласы. Панимаешь, ярты сәгатькә китеп торыр хәл юк, сыерлар бөтен басуны таптап бетергән, ә көтүчене намисти табам димә. – Хәйдәр, чигүле япмаларны йолыккалый-йолыккалый, сәке астына иелде, почмакта торган сандык артына күз ташлады. – Нәмә карадың дип мине бинит итәчәкләр шул хайван малай аркасында!
…Ала-ай… – Мич башына киптерергә дип җәелгән арыш бөртекләрен учына алып иснәгәндәй иткәч, Хәйдәр, әле генә кара янган йөзенә кош тоткандай сөенү билгесе чыгарып, ыржаеп көлеп җибәрде. – Энекәшең калхуз басуына мал кертеп таптата, анаң дәүләткә дигән ашлыкны өенә ташый… Моның нәмә дигән сүз икәнен аңлайсыңдыр, апаем?
Бу арышның мич башына ничек килеп эләккәнен күңеленнән үткәреп, әнисенең җанга якын гәүдәсен, кайгы-хәсрәттән, авыр эштән суырылган какча йөзен күз алдына китереп, газиз кешесен югалту куркынычын уйлап, Гөлчирә уттан суга, судан утка төште. Ул, сабыр булырга тырышып:
– Безнең әнкәй кешенең энәсенә дә тия торган түгел. Өйгә кайтып кергәне дә юк бит аның, Хәйдәр абый. Кояш белән бергә басуга китә, караңгыда кайтып егыла. Энем бермәлне: «Безнең әнкәй ашамый да, йокламый да», дип, бала-чага алдында үзенчә мактанып сөйләнгән дә иде, – дип сүз катты. – Хәйдәр абый, сиңа бер начарлыгыбыз тигәне юк лабаса, әйдә, күзеңне йомып кына чыгып китсәнә…
– Җәш кенә булсаң да, тәтәй сүләшә беләсең үзең, ә… Чыкты диярләр! Бар, анаңны табып кайт, мин пүнәтәйләр чакырам!  – Хәйдәрнең болай да кечкенә күзләре тәмам кысылып, сызыкка гына әверелгән, юка иреннәр почмагына ләззәтле һәм мыскыллы елмаюга охшаш бер нәрсә эленгән иде.  Бу адәм актыгының авылда бер кансыз икәнен бөтен халык белә. Еландай телеңне чыгарып ялынсаң да, рәхим-шәфкать көтә торган түгел.
– Әнкәй түгел, мин алып кайттым арышны, – диде Гөлчирә чатнап торган тавыш белән.
– Син?.. – Ияксез авыз бер якка кыйшаеп төште. – Матри, кызый, урыныңнан да селкенәсе булма! – Хәйдәр дөп-дөп басып чыгып та китте, бераздан ике күрше хатынын ияртеп, әйләнеп тә керде. Пүнәтәйләрнең берсе – Әнвәрнең әнисе иде. Аның да йөзе агарынып каткан, ул, кулларын күкрәгенә кушырган килеш:
– И Ходаем, Гөлчирәкәем, мин бит… – дип сүз башлаган иде, кыз аңа сүз әйтергә ирек бирмәде.
– Нәфисә апа, арышны мин алып кайттым. Кыяметдин көн-төн дигәндәй колхоз эшендә, тамагына ипи валчыгы эләккәне юк. Унике яшь кенә бит әле сабыйга. Юньле ашау күрмәгәнгә, чирдән башы чыкмый… Мин урладым арышны. – Гөлчирә, теләсәгез нишләтегез дигән кыяфәттә, башыннан яулыгын сыдырып төшерде. Авыр чәч толымы биленә сузылды, чәй савытының калаеннан кисеп ясалган чулпылар аерылышу көенә чыңлашып алды. Кызның бар булмышында – билгесезлеккә төбәлгән буш карашында, төн карасыннан карарак күзләрендә, каләм белән сызгандай дугаланып торган кашларында, борын канатыннан әз генә уңдарак беленеп торган нәни миңендә чарасызлыктан гайре берни дә юк иде.
***
Юньле-башлы русча белмәгән кыз суд булган бүлмәдән үзенә ничә ел биргәннәрен дә белми чыкты. «Пять лет» дигәннәренең ни икәнен тора-бара тормыш үзе аңлатты. Ныклап уйлап карасаң, ул гомерне колхоз кырында кол булып үткәрдең ни дә, мари урманнарында урман кистең ни… Үзәккә үткәне шул: сагынудан тилерер минутларда йөзләренә бер күтәрелеп багар өчен әнисе дә, энесе дә, Әнвәре дә, һай, ерак иде…
Авылга кайтып төшкән көнен бүгенгедәй хәтерли Гөлчирә. Поезддан төшеп калганнан соң егерме чакрым араны бертуктамый җәяү атлады. Авыл башындагы каенлыкка җиткәч кенә аякларының тәмам җегәре китеп, җиргә ауды. Акылдан язган кешедәй, әле аяк астындагы туфракта ауный-ауный, әле каеннарга сарыла-сарыла, күз яшьләре кипкәнче елады кыз. Урланган еллар, урланган яшьлек салават күперенең бар төсен үзенә җыйган урман кочагына күз яшьләре булып түгелде.
Адәм баласын өмет яшәтә. Гөлчирәне дә, авыр пычкының бер башына нәзек куллары белән ябышып, юан-юан агачлар кискәндә, күрешү өмете яшәтте. Авылның борма сулы инеше, зифа буйлы кызлардай тезелешкән каеннары; сабый чактан бергә уйнап үскән, үзе дә абайламаган бер мизгелдә бик кадерлегә әверелгән күрше егете – һәммәсе шушы күрешүне көтеп зарыккандыр, минутларны сәгатьләргә ялгап, Гөлчирәне көткәндер… Әнвәр, Әнвәр… Аның озын буе, нарасый баланыкыдай бөдрәләнеп торган чәчләре, оялчанлык та, шаянлык та берьюлы сирпелгән зәңгәр күзләре, юа-юа сизрәп бетсә дә, килешеп торган шакмаклы күлмәге биш ел буе кызның төшләреннән дә, исләреннән дә чыкмады.
Инеш тә шул ук, каеннар да… Күрше егете Әнвәр генә суга төшкән балтадай юкка чыккан иде. Иң аптыратканы – Нәфисә Гөлчирәне күрмәс-ишетмәс булды. Кара-каршы гына торгач, күрешми-очрашмый яшисең димени? Урамда Гөлчирәнең шәүләсе генә күренсә дә, Нәфисә аны биш чакрымнан урап үтә торганга әйләнде. Болай да «тегеннән кайткан» исеме кая барып сугылса, маңгаена таш булып бәрә – Гөлчирә җан газабыннан эчтән генә сызлана иде, Нәфисә апасының кыланмышын ул һич кенә дә аңлый алмады. Беркөн түзмәде, кичләтеп кенә аларның өй ишеген какты…
– Эзләмә, тормышын бозма. Сез бер-берегезгә тиң түгел, Гөлчирә…
…Тиң түгел, тиң түгел, тиң түгел… Гөлчирә, инде ничәнче кат шул сүзләрне кабатлый-кабатлый, тагаракларга су агызды. Бүтәннәргә тиң булса, авылга кайтуга үзен дуңгыз фермасына эшкә менгермәсләр, шуларның нәҗесен чистартырга кушмаслар иде. Эш авырлыгыннан курыкмады кыз, дуңгызның үзеннән түгел, сүзеннән дә җирәнә иде – кимсенүе, гарьләнүе үзәккә үтте. Таяныр талларың сынса, үзең дә бөгеләсең икән шул…
Утар өстен ялтыратып, баш очында гына яшен камчысы уйный башлады. Уйларыннан ярты картайган кыз, җан әрнүен учларына салып, кулларын йодрыклады:
– Их, күрше авылда берәрсенең хатынын яшен сугып үтерсен иде дә, шул үзенә хатынлыкка алып китсен иде. Ичмаса, шушы чучкалардан котылыр идем…
 
***
Гарифулла аны әлеге дә баягы фермадан кайтып килгәндә урлап китте. Башына әллә ашъяулык, әллә мендәр тышы капланган килеш ат арбасында барган шәйгә Гөлчирә күңеленнән генә бер теләкне туктаусыз кабатлады: «Йа Раббым, барган җиремдә чучка фермасы гына була күрмәсен…»
Гарифулла – сугышта яраланып, бер аягына аксабрак йөрүче, якты йөзле, көрәк куллы ир иде. Кызны арбадан төшереп, өй алларына бастыруга:
– Рәнҗемә генә, яме, Гөлчирә, – диде җылы тавыш белән.
Бу сүзләрнең ни өчен әйтелгәнен кыз бераздан гына аңлады. Ике каенана (аның берсе дөм сукыр), өч нарасый бала янына килен булып төшкән икән. Бу хакта белгән кыз аһ димәде, уф димәде:
– Авылыгызда чучка фермасы бармы? – дигән бер генә сорау бирде. Аннан, җиңел сулыш алып, түргә узды.
– Аналарын, җиләккә барган җирдә узган ел яшен сугып үтерде. – Каенананың берсе шулай диюгә, Гөлчирә, башына түмәр белән органдай, лап итеп сәкегә утырды…
 
***
Туган авылдагы нигез җылысын сакларга әле дә Кыяметдин булды. Шунда өйләнде, шунда балалар үстерде, бакыйлыкка күчкәненә дә бер ел узып киткән, диген...
– Нихәл, Әнвәретдин?
Чәчләренең бер генә бөртек карасы да калмаган, йөзенә һәрвакыт сораулы кыяфәт биреп торган, югары чөелгән кашлары исә элеккечә кап-кара; килешле сакал-мыегына кар аклыгы кунган, озын гәүдәсе бөкрәя төшкән карт, хуҗабикәгә рәхмәт әйтә-әйтә чыгып барган төркемнән аерылып, исеме ишетелгән тарафка борылды. Тәрәзә буенда дисбесен күкрәгенә кысып басып торучы карчыкка, танырга тырышып, күзләрен кыса-кыса карады. Төсмерләмәгәч, башын селкеп исәнләшкәндәй итте, аннан, корт чаккандай сискәнеп, ныклабрак текәлде.
– Гөлчирә димме? – җетелеге шактый җуелган күзләрдә мизгел эчендә аптырау, юк, аптырау гына түгел, шаккату, өнсез калу, сөенү, үкенү кебек каршылыклы хисләр чагылды. – Исән икәнсең лә… – Картның теленнән дә иң тәүдә тәгәрәгән сүзләр шул булды.
– Исәнлек дип… Кыштырдап йөргән булабыз шунда…
Йөрәк картая дип кем генә әйтер икән? Күрешми торган еллар – тулы бер кеше гомере. Бүген, әйтерсең лә, аларның очрашуы һәр икесен бихисап еллар буе бимазалаган сорауга җавап ишетер өчен генә кирәк иде – «Син кайда идең?»
Сүз йомгагы тәгәрәмәде. Диванның ике почмагына килеп утырган карт белән карчык өчен сүзсез тынлык күпкә кадерлерәк иде.
«Шул гомеркәйләр кайларда югалып йөрдең, Әнвәретдин? Эчеңдә җаның булса, бер хәбәр бирер идең…»
«Теге чакта, сине авылдан алып киткәннең икенче көнендә, Кыяметдин артыннан киләселәр иде. Үзең беләсең, яше-картына карап тормадылар. Хәйдәр абый үзенә җил-яңгыр тимәсен өчен түрәләр алдында арты белән шуышып йөрде, җаен тапты; бар гаепне энекәшеңә өйде дә куйды. Ә бит ул көнне Кыяметдин ачлыктан аңын җуеп, юл читендә ята иде. Төн уртасында кырдан кайтып килгәндә, ат юлында күреп алдым үзен… Ул көнне таң атканда минем өчен кояш чыкмады – синең юклыгыңны белдем. …Көтүне басуга кертергә мин куштым, бригадир була торып, көтүче малайга гына боерык бирергә хакым юкмы әллә, дидем. Эче эчкә береккән маллар борчагы урылган басуга кереп, колхозга ни зыян китергәндер… җиде ел, диделәр… Синең артыңнан җәһәннәм читенә китәргә дә әзер идем, бөтенләй икенче якка озаттылар…»
«Беребез – кояш чыгышында, беребез – баешларында гомер кичкәнбез… Мин исән, дип, ник бер өн салмадың, нигә күзләремә күренмәдең, Әнвәретдин?»
«Аннан кайтканда ир кеше түгел идем инде, Гөлчирә… Имгәттеләр, юкка чыгардылар мине…»
«Нигә соң Нәфисә апа тел тибрәтеп бер сүз дә әйтмәде? Нигә, нигә?»
«Әнкәйгә ачу саклама, Гөлчирә. Син арыш белән тотылгач…»
«Ул арышны мин түгел, Нәфисә апа алып кайткан иде, Әнвәретдин…»
 
***
Хәйдәрнең пычрак учындагы бөртекләргә күз төбәп, Гөлчирә тораташтай катып калды, бер сүз дә дәшмәде. Арышны урамның каршы ягында яшәүче күршеләре Нәфисә апа алып кергән иде. Нәфисә апа… Әнвәрнең әнисе…
Беркөн, «Хәлимәкәем, сыерымның ташланган чагы, әзрәк сөт кенә бирчәле. Бәләкәй кызым ут янып ята, сөт йотса, хәлләнеп китмәсме», – дигәч, Гөлчирәнең әнисе чүлмәк белән сөт тоттырып чыгарган иде үзенә. Кичә Нәфисә тагын кереп җитте. Төпчеге терелгән сөенечтән бераз арыш алып керүе икән.
– Алланың рәхмәте яусын, Хәлимәкәем, сөт эчеп кенә аякка басты балакаем. Мәле, кеше-кара килеп кергәнче алып куй шушыны. Сине беләм бит инде, кесәңә ялгыш эләккән бөртекне дә коеп кайтасың… –  Нәфисә, күкрәкчәсенә яшерелгән төенчекне Хәлимәнең кулына сузды. – Ботка пешерәсеңме, он итәсеңме, үзең карарсың.
Ике хатын, сугыштан кара кәгазьләре генә килгән ирләрен искә алып, бераз балавыз сыктылар, ипинең ни икәнен оныткан балаларын жәлләп, янә елаштылар.
– Кызым, мич башына тараткалап куй. Кипкәч, базга төшеп булса да тарттырырбыз. – Хәлимә, төенчекне Гөлчирәгә биреп, күршесен озата чыкты.
Хәйдәрнең кулында әнә шул бөртекләр иде. Ул, ямьсез көлеп, Гөлчирәнең йөзенә үк иелде.
– Пүнәтәйләр чакырып үлчибез. Анаң арыш өчен, энең басу өчен төрмәгә олакса, ялгыз башың нишләрсең инде, ә?
Кызның чарасызлыктан агарып каткан йөзендә җан әсәре сизелмәде. Дөресен әйтеп, Нәфисә апасын рәшәткә артына озаттырсынмы? Ул бит күрше апа гына түгел, ул бит… ул бит… Әнвәрнең әнисе! Аннан башка да өйләрендә аяксыздан-кулсыз өч бала. Әтиләренең сугышта үлүеҗитмәгән, әнкәсез дә калсалар, алар нишләр?..
– Мин урладым арышны, – диде Гөлчирә, чатнап торган тавыш белән.
 
***
Гомер сәгатенең уклары соңгы тукталышка якынлашып килгәндә, Әнвәр дә, Гөлчирә дәҗан түрендәге яраларның җөенә кагылырга теләмәде. Әйтеләсе сүзләр әлегә әйтелмәде, ишетеләсе җаваплар әлегә ишетелмәде. Күңелләр сөйләшкәндә сүзләр артык иде. «Син кайда идең? Күзләрдә үкенечнең үзе булып шушы сорау эленеп торганда, җавап ишетелер минутларны көтеп, яшисе дә, яшисе әле. Даладай киң, юллардай озын тоелган гомер юлын сүз дисбесенә тезгәндә, сәгатьләр генә җитмәс кебек… Өлешеңә дигән бер тамчы бәхет калган икән – ул балдан татлырак, язмышлардан ачырак, гомерләрдән озынрак. Әнә бит, көзге җылылыкка алданып, саташкан алмагачлар чәчәк аткан. Алмагачлар гына түгел, көзге кырауларны уйламыйча, ямь-яшел булып баш төрткән бәбкә үләне дә таң чыгы эчәргә ашыга. Күз яшедәй чиста чык бөртеген бик тиздән ачы җилләр үбәсен белсәләр дә, алар да коры килгән язда татымый калган бер тамчы бәхеткә өметләнә кебек...
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар