Сыңар канатлар
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК «Сезнең яшь чакны беләбез без».Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да...
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
«Сезнең яшь чакны беләбез без».
Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да куя. Юк-юк, карчык зарланмый, берүк кайта гына күрсен. Җәйге ике ай аның тонык тормышына җете төсләр өсти, ул үзен хәтта бераз яшәреп киткәндәй хис итә. Дөрес, оныкчыгы бәләкәй чакта рәхәтрәк иде. Иде... Көн буе күрше кызлары белән уйнап, су коенып,көтүдән кайтмаган сарык бәрәннәрен эзләшеп, эттәй арып, караңгы төшкәнче үк хәлдән таеп, кыз үзенең ничек йоклап киткәнен дә сизми кала иде. Хәзер хәлләр үзгәрде: җиткән кыз көндез күбрәк йоклый, төн буе кайдадыр йөри. Сорасаң, җавап бер:
– Бабуль, әй, әбием, син кайгырма, без просто тусуемся.
«Тусуемся» дигәне нәрсәдер инде, кыз җиңел генә әйткәч, Сәлимә карчык куркыныч нәрсә түгелдер дип белә. Ул оныкчыгының «әбием»дип, җылы йомгак булып, куенына чумган чакларын сагына. Көтү куар вакыт җиткәндә генә кайтып кергән оныгы өчен соңгы вакытта карчыкның эче поша.
Әти-әнисе аңа ышанып җибәрә бит. Ә ул кызның кайда, нишләп йөргәнен дә белми. Җитмәсә, гел бер егет белән кайтып туктый. Кайбер көнне, өйгә кермичә, капка төбендә музыка кычкыртып утыралар. Авыл кешесенең җәйге йокысы санаулы, бик кыска. Күршеләрдән кыен. Әйтсәң килештерми. «Әниеңә әйтәм», – дисәң дә файда булмас инде.
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри торгач, таң да атты. Карчыкның бөтенләй йокысы качты. «Кайтып керсә, тегеләй итәм, болай әйтәм», – дип гайрәтләнеп торуын онытты. «Исән генә кайтып керсен, ачуланып бер сүз дә әйтмәс идем, ипләп кенә аңлатыр идем», – дип тели башлады. Аптырагач, иске камзулын җилкәсенә салып, болдырга чыгып басты. Август үзенекен итә. Таң алдыннан бик салкын икән. Күтәрелеп килгән кояштан, әйтерсең, җылылык нурлары түгел, калтыраткыч салкын энәләр сибелә.«Кайда йөрмәк кирәк шул гомер?» Югыйсә, «Озак йөрмә. Иртәгә иртәрәк торырсың, кыяр-помидорларны эш итәрсең. Кыш буе кибеттән сатып алып ашыйсыз тозлы кыяр-помидорны. Үзеңә тозларга өйрәнергә кирәк. Миңа да калыр, сезгә дә җитәр», – дип әйтеп куйган иде. Дөрес, Эльвира кайтарып сүз әйтмәде, көлемсерәп кенә куйды да чыгып китте. Сиксәнне узып киткән карчык, тозлы яшелчә бик кирәктән түгел, эш булмаганнан, эш булсын дип әйткән иде. Ник дисәң, күрше Ясминәләргә кайчан керсәң дә, оныгы Язиләнең я варенье кайнаткан, я яшелчәдән нәрсәдер ясаган чагына туры килә. Аның да, Ясминә кебек, кыш көне күршесе кергәч: «Менә, Эльвира кызым ясап киткән варенье белән чәй эчик әле», я булмаса, «Кыярыннан авыз ит, бүген тозлаган кебек», – дип мактанасы килә.
Уйларын бүлеп, капка төбенә, чыелдап, машина килеп туктады. Ишек ачылганы, аннары Эльвираның тавышы ишетелде:
– Иди к своей лохундре! Чтоб глаза мои тебя больше не видели!
Ишек шапылдап ябылды. Машина урыныннан кисәк кузгалып китеп барды.
Капка ачылганчы дип, Сәлимә карчык тиз генә өенә кереп китте, киемен дә салып тормыйча, юрган астына чумды. Кыз да урамда озак тоткарланмады. Кереп, суыткычтан нәрсәдер алып капкалады да йокларга ятты. Күп тә үтмәде, тыныч кына сулап йоклап та китте.
Төштән соң гына уянган оныкчыгы белән сөйләшү Сәлимә теләгәнчә барып чыкмады.
– Бабуль, булды инде, җитте. Минем кайда нишләп йөрүем сиңа нигә кирәк инде, в натуре. Это для тебя вообще не интересно. Все нормально дидем бит инде.
– Бәбекәем, ничек «нигә кирәк?»булсын? Син кайтып кермичә, тынычлап йоклый да алмыйм. Синең өчен борчылам, әти-әниең алдында ни дип җавап бирермен ул-бу булса дип куркам. Безнең дә яшь чаклар бар иде, бу кадәр дөньяны онытып йөрми торган идек. Дәү әниең дә...
– Беләм, беләм сез яшь чакта нинди кристально чистая совесть булган кешеләрнең. Мораль превыше всего булган. И секса не было. Алайса, нигә Кәримә апа дәү әнием белән бергә үсмәде? Нигә дәү әни Эдикның әбисен «әти кызы» дип йөртә.
– Сиңа кем әйтте моны?
– Барыбер түгелмени?
– Һе, барыбер булса, ыштанны баштан киярләр иде. Бик остарып кайткансың әле син, кызым, бу юлы. Син ул вакытларны хәзергесе белән чагыштырма, яме. Бөтенләй башка замана иде ул. Без күргәнне сезгә күрергә, без кичергәнне кичерергә язмасын, диген син. Ул вакыттагы кызларны да үзегез белән чагыштырма... Чагыштырма...
Сәлимә карчык хәле киткәнен сизеп, кулы белән арттагы урындыкны капшады. Эльвира, йөзенә җиңүче кыяфәте чыгарып, түр якка кереп китте.
Үз каны булса да, оныкчыгы белән уртак сүзләр беткәндәй тоела башлады Сәлимәгә.
Әллә җен алыштырган тагын бу баланы. Сөйләшеп аңлашып та булмый. Аңа сиздермәскә тырышсалар да, олы кызы Вәсимә кайткан чакларда телефоннан кызы – Эльвираның әнисе белән сөйләшкән сүзләреннән чамалый иде чамалавын: тәртип ягы аксый башлаган оныкчыгының. Мәктәпне бетергәч, ата-анасы тырыша-тырмаша, институтка укырга керттеләр. Быел икенче курсны бетерергә тиеш иде. Бетергәнен-бетермәгәнен ата-анасы да төгәл генә белә микән? Ник дисәң, дәү әнисе Вәсимә:
– Бетерә алдыңмы ул«койрыкларыңны»? – дигәч,Эльвира сәер генә итеп җавап биргән иде:
– Дәү әнием, у тебя больше проблем нет что ли?
Сәлимә карчык бу шәһәр кунакларының сөйләшү җаен вакыт-вакыт аңлап та бетерми. Урысчасы да чамалы. Эльвира быел бигрәк тә сәерләнеп кайткан. Бәләкәй чагында рәхәтләнеп сөйләшкән татарчасы хәзер ярым-йорты.
– Һы, «сезнең яшь чакны беләбез, имеш...» Белмисез шул, белмисез. Белсәгез «Нигә?» дип гаепләп утырмаган булыр идегееез...
Оныкчыгының сүзләре, дистә еллар узса да кансырап торган, кеше күзеннән яшерергә тырышкан яраларны кузгатты. Һаман да бүгенге кебек күз алдында...
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Җиңүчеләр җиңеп кайткач...
– Йә, нишләтерсең?... Нишләтерсең?! Күзләрең белән ашардай булып йөргәнеңне күрмимме әллә? Телең белән әйт!
– Син хәсис белән сөйләшеп тормыйм да мин. Бар, юлыңда бул! Кирәгең бер тиен. Үзеңнең дә...
– Әйтеп бетер әйдә. Тагын кемнең кирәге юк? Син чыгарып атсаң, бәлки, безгә ярап куяр.
Сәлимә кулындагы чиләген җиргә томырды.
– Ах, себерке! Әле син мине үртәп торасыңмы? Адәм тәганәсе!
Хатын, мәче тизлеге белән, каршысында бөеренә таянып, мәсхәрәле елмаеп торган Дәнәгә таба атылды.Тегесе, күрәсең, Сәлимәдән моны көтмәгән иде. Сыерлар утарына чигенеп, үзен саклардай таяк-такта сыман нәрсә эзләде. Тик бу шулкадәр тиз булды ки, Дәнә уңга-сулга каранганчы, Сәлимә аның чәченнән умырып тотып, җан ачысы белән яр читенә сөйрәп китерде. Сыер дуласа аттан яман, диюләре шулдыр, ике хатын, бер-берсенә каргыш-рәнҗеш сүзләрен кызганмыйча, кыргый тавыш белән чинашып, яр читендә әүмәкләшә башладылар. Үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән авыл хатыннары – башка савымчылар кайсы кайдан йөгерешеп килгәндә, алар ярдан су читенә үк тәгәрәп төшкәннәр иде. Сәлимә, эчендә җеннәре уянган кеше сыман, анда да беренче булып сикереп торды. Таралып төшкән толымнарын пычрак куллары белән аркасына алып атты. Тубыктан суда торган хәлдә, сыер тизәге белән катнашкан яр балчыгын учлап алып, Дәнәгә томырды. Анысы гына, һәрнәрсәдән ваз кичкән сыман, ике кулы белән эчен тоткан да бөгәрләнеп җиргә түнгән иде.
– Нәрсә, кирәкмимени инде? Әле яңа гына гайрәт чәчә идең бит, ярап куяр дип... Менә, күрәсеңме моны?
Сәлимә, итәкләре белән яр ләменә уралып, ярсуыннан еш-еш сулап, Дәнә янына чүгәләде. Кәҗә тоягын хатынның борын төбенә китерде дә илереп такмаклавын дәвам итте:
– Сиңа бирергә дип, өч ел армиядән, дүрт ел сугыштан көтеп алмадым мин аны. Синең кебек, килгән бер упалнамуч белән себерелмәдем.... Тор, нәрсә кәмит куясың? Хәзер бөтенесенә мине явыз, үзеңне яхшатлы итеп күрсәтәсең киләмени? Тор, себерке!
Сәлимә, ярсып, Дәнәне җилтерәтергә, кая эләксә, шунда типкәләргә тотынды. Тегесе, көтмәгәндә, аның аягына ташланды.
– Зинһар, Сәлимәкәем, эчемә генә тибә күрмә, баламны гына харап итә күрмә. Бердәнбер өметем бит ул минем. Иреңнең кирәге юк миңа. Мин аннан аласымны алдым инде. Аны якын китермәгәнемә айдан артык. Миңа бала гына кирәк иде... Бала гына-а-а... Зинһар, харап итмә!
Сәлимәнең тибәргә дип ярсыган аягы, сугарга дип күтәрелгән кулы паралич суккандай асылынып төште.
Эшнең нидә икәнен иртәрәк төшенеп алган көтүче Шәйхерази карт, нигәдер, башта кесәсеннән махоркалы янчыгын сөйрәп чыгарды, аннары янчыкны, нигә алай эшләгәнен үзе дә аңлап бетермичә, икенче кесәсенә тыгып куйды. Черт итеп җиргә төкергәннән соң, бу хәлләргә гаепле кешене тапкандай, яр читенә вакыйганың дәвамын карарга җыелган хатын-кыз җәмәгатен куып тарата башлады.
– Барыгыз, бар, карга балалары кебек авызыгызны ачып карап тормагыз, аю биетмиләр. Үзләре генә сөйләшсеннәр. Сез кирәкми монда. Сыерларыгызны савыгыз әнә. Кигәвен талый мескеннәрне.
Хатыннар теләми генә таралыштылар. Сыерларның кигәвенгә чыдый алмыйча холыксызланып тибенүләренә, тышавын өзеп качарга маташуларына ачуы килгән савымчыларның «тәмле» сүзләре савым утары өстендә йөзгән кичке тынчу һавада озак тирбәлеп торды.
– Шәйхерази карт та еллар буе хезмәт итүдән шомарып беткән агач бүкәненә барып утырды, иске гәҗит кисәген сак кына ертып, аңа бер төрерлек тәмәкесен салып кабызды. Тансык исне күзләрен йомып иснәп бераз ләззәтләнде, аерым бер канәгатьлек белән төреп, авыз читенә кыстырды. Үпкәләренә таралып, башны әйләндереп җибәргән тәмәке төтене беразга дөнья уйларын оныттырды. Берничә тапкыр суырганнан соң, тәненә йөгергән рәхәтлеккә кәефе килгәч кенә, карт чынбарлыкка кайтты. Тукта, яр астындагы теге ике хатынның кычкырышкан тавышлары тына төшкән түгелме соң? Карт титаклап яр читенә килде. Кайчандыр ахирәтләр булган, хәзер кара дошманга әйләнгән ике хатын, һәрберсе үз язмышына рәнҗеп, такмаклый-такмаклый үксеп елап утыра иде.
– Минем дә, бәлки, синең кебек бала үстерәсем киләдер... Ирем сугышта үлеп калганга мин гаеплемени?
– Балаңа ата кирәк булгач, минем иремнән башканы таба алмадыңмы? Ничә еллар сердәш булып, барын-югын бергә бүлешеп яшәгән дустыңның ирен аздырмасаң...
– Кемнән табарга иде соң миңа? Теге сасы көзән уполномучларданмы әллә? Син курыкма... Ул бала минеке генә булачак. Бүген кит дисәң, бүген авылдан чыгып китәрмен. Тик балама гына тимә. Ул минеке генә. Сезнең тормышыгызга кара елан булып кермәс...
Шәйхерази карт авыр итеп көрсенде.
– Ә-ә-й, язмышлар диген, ә! Нишләттең син, сугыш, бу балаларны!? Кайсының тәне яралы, кайсының җаны... Берсеннән берсе дастуен егетләрне харап иттең дә...
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Коммунист хатыны
Дәнә авылда калмады. Казанга китеп ишек алды себерүче булып эшкә кергән, бүлмә биргәннәр икән, диделәр. Берничә ел үткәч кенә Сабантуйларга кунакка кайта торган булды. Кызы белән. Күрер күзгә үк аныкы икәне күренеп торган бала белән Салихның очрашканы булды микән – анысын Сәлимә белми, чөнки ул үзе дә ирен бик сирәк күрә.
Сәлимәнең тормышы хәзер икенче яссылыктан ага. Башта иренең «сулга» кемнәр янына йөрүен чамаласа да, элекке эчкерсез, җанга-җан, тәнгә-тән кушылып, бербөтен булып яшәгән чакларны кайтару өмете белән яшәде. Аннары шул өмет әкренләп әллә кая юкка чыкты, әйтерсең кичке эңгердә эреп таралды.
Сугыштан, бәхетенә каршы, авыр яралар алмыйча, күкрәк тутырып орден-медальләр белән кайткан, үзе әйтмешли «гвардии лейтенант, орденоносец Рахматуллин Салих Самигуллович», җиңүче солдатка тиешле дөнья рәхәтенең һәммәсен тизрәк татып калырга тырышкандай кыланды. Кайтуына колхозны тоттырдылар. Кышын кошевкалы, җәен тарантаслы атта вәкарь белән генә утырып йөрү бик тә ошады Сәлимәнең бәгырь кисәгенә. Ятим-җилпе солдаткалар, ирләр сугышта чакта үсеп җиткән яшь кыз-кыркын белән алышырлык чамасы юк иде хатынның. Ире сугышка киткәч дөньяга килгән Вәсимәсе, сугыштан соң бер-бер артлы туган Хәлимә белән Кәримәсе; улының читкә йөрүен килененнән күреп, җае чыккан саен җанын талкыган кайнанасы, фермадагы җелекне суыра торган авыр эше, аның өстенә, абзардагы сыеры-сарыгы – һәммәсен бергә тарта торгач, Сәлимә Салихның сатучы Җәннәт янына ничек чыгып киткәнен дә сизми калды. Юк, сизгән икән. Ничек сизмәсен ди?
– Мине югалтма. Бүген партсобрание. Соң кайтырмын, – диде Салих, кичке аштан соң фетр итеген акбур кушылган он белән чистарта-чистарта.
– Әле партсобрание, әле идарә утырышы. Көн саен нинди бетмәс-төкәнмәс җыелыш булды инде ул төн ката? Су туглап, май төшми. Фермага барсаң, андагы сыерлар ач, өйгә кайтсаң – өйдәгесе. Партбилетың белән күкрәк кагып йөргәнче, шулар турында уйласаң иде син, – диде Сәлимә беркөнне сабырлыгы тәмам төкәнгәч.
– Нәрсә туглыйбыздыр – анысына синең тавыкбаш кына җитә торган түгел. Партиягә каршы мондый сүзләреңне ишетсәләр, алып китәргә дә күп сорамаслар.
Салих ишекне каты итеп ябып чыгып китте. «Партсобраниең ярты төнсез бетмәячәк инде синең. Җәннәт «партиясе» белән микән, башкасын таптың микән? »
Кич буе балалары белән юанырга, бетмәс-төкәнмәс мәшәкать белән онытылырга тырышса да, ул көнне эч пошуын баса алмады Сәлимә.
– Мин тиз генә җиңгәчәйләргә барып кайтам әле. Пирчәткәлек кара бәрән йоны бирермен дигән иде, – диде Сәлимә кайнанасына. – Иптәшкә Хәлимәне алам. Кәримәне апасы йокларга салыр.
– Биләмгә барам, диген инде...
Кайнанасы, борын астыннан мыр-мыр килеп, чаршау артына кереп югалды.
– Әнкәй, син җиңгәчәйләргә барабыз, дидең бит. Алар бу якта торалар.
– Ул тыкрыкка кар салган, кызым. Идарә урамыннан барабыз.
Юк-барны сөйләштереп баргач, Хәлимәгә каян барсаң да барыбер. Анысын әле алдап була. Вәсимәсен алсаң, нигә якында гына торган җиңгәчәйләргә әллә кайдаг идарә урамыннан барганыңны шундук чамалап алыр иде.
Идарә йортында, әлбәттә, ут юк, аның каравы, сатучы Җәннәт капкасына яңа яуган кардан, пичәт кебек, фетр итек эзе кереп киткән.
– Нигә парторг Хәмит абзыйга сөйләп карамыйсың? Партийныйларның койрыкларын бик тиз кысалар бит, – диде Ясминә дустының өзгәләнүен күреп.
– Кирәкми. Чыгып китәрдәй булса, тизрәк чыгып китсен иде инде. Сөйдергеч бөти урынына партбилетны тагып йөреп булмас гомер буе, – диде Сәлимә.
Чыгып киткәндә, ире болай диде:
– Үземә йорт җиткергәч, инәйне алып китәрмен, хәзергә монда калсын. Бу – аның өе.
Балалар турында ләм-мим. Ишекне ябар алдыннан тагын бер җөмлә өстәгән икән әле:
– Тавыш чыгарып йөрмә, минем тормышка кысылма.
Монысына аеруча рәнҗеде Сәлимә. Әйтерсең, моңарчы тавыш чыгарганы булган.
Дәнә белән яр буенда елашканнан соң, йөрәгенә кан сауса да, эчендәгесен тышка чыгарганы булмады, соң булса да акылына килер, дип өметләнгән иде бит ул. Юк, булмагач, булмады инде.
Ай, кыланып та күрсәттеләр инде! Клуб сәхнәсендә унсигез яшьлек яшь-җилкенчәк кебек (хәер, унсигез яшьлекләрнең дә тыйнагы алай ук кыланмый иде әле ул чакларда) куллар тотышып, күзгә-күз карашып мәхәббәт җырлары җырлау дисеңме, тырантаста кочаклашып-үбешеп, ихахайлап, урам буйлап бару дисеңме, кибеткә килгән балаларны «Кибет ябыла инде, иртәгә килерсез» дип кайтарып җибәрү дисеңме... Түзде инде Сәлимә, нихәл итәсең. Түзми ни чарасы бар иде соң аның.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
«Әткәй, кайт инде!»
Шулай да күңелендә «Кайтыр!» дигән яшерен бер өмет тә яшәде, чөнки Җәннәт Салихтан һаман бала таба алмады. Балалар хакын хаклап, бәлки кире кайтыр дип, беркөнне ике кызын – Хәлимә белән Кәримәне Салих торган йортка җибәрде:
– Куркып тормагыз, «Әткәй, без сине сагындык» дип әйтегез, – диде.
Уртанчы кызының сөйләвенә караганда, ул көнне төн җиткәнче, Салих кайтып кермәгән, балаларга Җәннәт караңгы чырай катмаган, ашатып-эчертеп йокларга салган. Хәлимә,таңнан уянып, үзләренең нишләп йөрүләрен искә төшергән дә, кеше –кара күргәнче дип, өйгә йөгереп кайткан.
– Кәримә кайда? – диде төнне йокысыз үткәргән Сәлимә беренче сүз итеп.
– Ул йоклый әле. Соңрак барып алырмын. Без әткәй белән барыбер сөйләшә алмадык. Кичтән йоклап киткәнбез. Әле алар йоклап калды. Әнкәем, мине аларга бүтән җибәрмә яме. Күрәсе килсә, үзе килер иде. Җибәрмә бүтән, әнкәем, ярыймы, – диде сабый, анасының күзенә карап. Алты яше дә тулмаган бала бер төн эчендә олыгаеп калган сыман тоелды Сәлимәгә. – Без үзебез генә дә бик әйбәт торабыз бит.
– Мин баштук әйттем бит, әнкәй, бармасыннар дип.
Сәкедә йоклап яткан Вәсимәсе, уянып, сүзгә кушылган икән. Әллә дүрт яшькә кадәр ата белән бала бер-берсен күрмичә яшәгәнгә, алар арасында җылы хисләр, гомумән, булмады да бугай. Салих Вәсимәнең үз кызы булуына шикләнмәсә дә, аңа «балам» дип егылып китмәде. Сабый күңеле белән бу салкынлыкны тойгач, Вәсимә дә «әткәй» дип үлеп тормый. Яхшы белән яманны аера башлаган вакытта, бөтен авыл алдында хур итеп ташлап чыгып та киткәч, үсмер кыз күңелендә әтисенә карата нәфрәт кенә бар иде.
Сәлимә кызын кочып алды. Күзеннән яшь атылып чыкты.
– Юк, юк, бәбекәем, бүтән җибәрү юк. Болай гына, әтиләрен сагынганнардыр дип кенә җибәргәнием. Дөрес әйтәсең, безнең үзебезгә генә дә бик рәхәт. Әйе бит, Вәсимә?
Батканда саламга ябышкандай, олы кызына эндәште. Вәсимә стенага таба карап яткан иде. Борылмый гына теш арасыннан ике җөмлә чыгарды:
– Мин үлсәм дә бармыйм аларга! Тегесенең дә кирәге юк.
Хәлимә сеңлесен алырга барганда, әтиләре инде чыгып киткән, Кәримә Җәннәт белән чәй эчеп утыра иде. Ул килеп керүгә, сеңлесе:
– Апакай, кала әле, миңа нинди мәмәй билде Зәннәт апа! Камфит! Кил утыл, сиңа да билелләл! – дип кычырып җибәрде.
– Әйдә, киттек кайтып. Өйдә эчәрсең чәйне.
– Юк, кайтмаем. Мин тагын монда йоклаем. Монда кәмфит бал.
– Әйдә, дим, тиз бул. Әнкәй көтә.
– Минем монда толасым килә.Әнкәй дә монда килсен, сез дә килегез. Әткәй дә монда тола.
– Дивана, киттек дидем мин сиңа.
Апасы сәкедән сөйрәп төшерергә җыенгач, Кәримә разбой салып акырырга ук тотынды. Шунда сүзгә Җәннәт кушылды:
– Матурым, миңа хәзер эшкә барырга кирәк. Сиңа тагын мәмәйләр алып кайтырмын. Кич тагын килерсең яме.
Монысына сабый риза булды. Кич тагын барды Җәннәтләргә. Тагын барды, тагын барды. Сәлимәгә көннәрдән-беркөнне кызына ияреп, Салих та кайтыр сыман тоела иде. Ә сабый, анда йөреп, әтисенә түгел, күбрәк Җәннәт апасына ияләште. Бу хәлгә Сәлимәнең эче пошса да эчтән үзен: «Монысы булса да әтисен күреп үсә. Без ашамаганны ашый», – дип акларга тырышты. Шулай Кәримә әтисе белән Җәннәт атлы үги әнисе янында торып калды. Уртак балалары булмаганга, ул анда бердәнбер булды, тамагы тук, өсте бөтен иде. Әнисе, апалары янына кайтып йөрде.
Сәлимә бик еш: «Нигә бу хатын минем балама бик яхшатлы булырга тырыша соң әле?» – дип уйлый иде. Кәримә ун яшькә җиткәч, сәбәбе ачыкланды. Салих балаларын, хатынын, үскән нигезе белән карт анасын ничек җиңел ташлап чыгып киткән булса, аның Җәннәткә булган кайнар гыйшкы да тиз узган икән. Төпчек кыз Кәримәне өйгә ияләштереп, Җәннәт ир кисәген үзенә ныграк бәйләмәкче булган. Тик алай да барып чыкмады. Салих ике хатынын, өч баласын авылда калдырып, район үзәгенә китеп барды. Анда да аның баласы үсә икән. Шулай итеп, «гвардии лейтенант, орденоносец Рахматуллин Салих Самигуллович» ның туган авылында шәхси фронттагы «батырлыклары» тәмам булды.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәт әкренләп ераккарак, кешеләрнең күңел төбенәрәк күчте. Кайтасылар кайтты, кайтасы булмаганнарны сабыр күз яшьләр белән искә ала башладылар. Көтеп ала алмаганнар турында берәүдән дә оялмыйча, похоронканы мең дә бер мәртәбә күз яшьләренә чылатып, сагыну катыш горурлану белән сөйләделәр. Ә Сәлимә... Юк, каргамады ул Салихын. Рәнҗедеме? Рәнҗегәндер. Саф хисләрен аяк астына салып таптаганы өчен, гомер буе хыянәтсез сөюенең кадерен белмәгәне өчен рәнҗегәндер. Сагышларның сары җиленнән кибеп сулган чакларында, шөкер, янында юанырга балалары бар иде, алар дип яшәлде. Ирсез хатыннар авыл тулы. Һәрберсе үзенчә бәхетсез, һәрберсенең бәхетле буласы килә иде.
Фото: интернеттан
Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
Тулысынча журналыбызның май (№5, 2019) санында.
Комментарийлар