Логотип «Мәйдан» журналы

Сыерчыклар ни дип сайрый?

Хикәя.

I

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая, үр-калкулык битләреннән йөгерек гөрләвекләр шаулап ага, елгада су арта. Яр өстендәге өянкеләрдә күптән түгел генә җылы яклардан кайткан кара каргалар шау-гөр килеп оя тибә.

Затонда елгачыларның кышкы квартирлардан теплоходларга, баржаларга күченгән мәшәкатьле вакыты. Кечерәк кенә сары чемодан тоткан повар кыз Нәзифә, соңга калмагаем дигән сыман, җиңел адымнар белән затонга ашыга һәм барган шәпкә әледән-әле үзалдына елмаеп куя. Әйләнә-тирәдәге ыгы-зыгылы җанлылыктан, кояшлы язгы һавадан аның йөрәге җилкенә, үзен җиңелчә исергәндәй хис итә, тизрәк Иделгә чыгарга, хыял кебек иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә ашкына ул.

Әнә былтыр җәй ул эшләгән биек корпуслы мәһабәт «Владивосток» теплоходы причалда кояш нурына балкып тора. Нәзифә аны туган-үскән йорты кебек үз итеп яратып өлгергән иде. Причалга якыная барган саен, аның йөрәге ешрак тибә, күңелендә шатлык дулкыны күтәрелә.

Әнә алгы палубада зәңгәр куртка кигән базык гәүдәле бер егет, рулевой Госман Хәйруллин, судан коткару бөятләренә кызыл буяу белән теплоход исемен язып маташа. Такта траптан менеп килгән Нәзифәне күрү белән, аның шатлыгы йөзенә чыкты.

– Әһә, менә туйдыручыбыз да килеп җитте. Әйдә, рәхим ит, – диде ул елмаеп. Һәм шундук эшеннән туктап, Нәзифәнең кулыннан чемоданын алды.

Алар исәнләшеп хәл-әхвәл белешкән арада, кайдадыр якында гына кош-корт чыр-чу килгәне ишетелде. Башларын күтәреп карасалар, югарыда рубка өстендә бер пар сыерчык кайнаша, кемдер куйган ояга яр буеннан коры салам, иске яфраклар ташып, ашыга-ашыга торак әмәлли, имеш.

– Карале, рубка өстендә сыерчык оялаган ич, – диде Нәзифә. – Сыерчык ияләшкән йортка шатлык килә, диләр. Шулай булсын, безгә шатлык китерсеннәр.

– Күрми дә торам, чынлап та сыерчыклар ияләшкән,– диде Хәйруллин да гаҗәпләнеп.– Чү, бу ояны капитан оныгына мин ясап биргән идем бит. Өенә алып китәсе урында, ул малай актыгы аны рубка өстенә менгереп куйган булып чыкты. Кай арада сыерчыклар ояны үз итеп тә өлгергән.

Күренеп тора, хәзер сыерчыкларның туйлашу вакыты. Түш һәм муен каурыйлары кояшта утлы-яшелле җемелди, хәрәкәтләре ашкынулы; эштән туктап ял иткән арада, бер-берсенә мәдхия җырлагандай, әледән-әле чут-чут итеп сайрарга керешәләр.

– Госман абый, син ничек уйлыйсың, – диде Нәзифә, – бу сыерчыклар ни дип сайрый икән? Гомумән, берәр нәрсә тоеп, белеп сайрый микән алар?

– Әлбәттә, белеп сайрыйлардыр... Минемчә, алар нәкъ син уйлаган нәрсә турында сайрый бугай.

– Бигрәк инде син... – Нәзифә, урынсыз сүз ычкындыргандай, уңайсызланып калды, битенә җиңелчә кызыллык йөгерде. – Мин берни дә уйламыйча, болай гына әйтүем иде. Ә син шуннан да мөгез чыгарып торасың шунда.

– Мин дә уйнап кына әйтүем, бер дә мөгез-фәлән чыгарып түгел. Әйдә, каютаңның ачкычын бирим. Әйберләреңне урнаштыр да, азык-төлек алырга барырбыз. Склад ябылганчы өлгерергә кирәк, иртәгә иртүк рейска чыгабыз бит.

Теплоходта көндезге ял вакыты, әлерәк кенә завод ашханәсеннән кайткан бер төркем команда вәкилләре, урта люк капкачы өстендә, кояшта тәмәке көйрәтә-көйрәтә, гәп сатып утыра иде. Барысы да былтыр бергә эшләгән таныш-белеш диярлек. Арада купшы гына киенгән җирән мыеклы таныш түгел берәү бар. Быел яңа штурман килә дип әйткәннәр иде, бу мыек шул булса кирәк. Нәзифә, сәлам биреп, уйнак адымнар белән яннарыннан үткәндә, егетләр дусларча елмаеп исәнләштеләр һәм повар кызның зифа буена сокланып карап калдылар. Арадан бер озын теллесе, үзенчә мәзәк итеп булса кирәк:

– Менә бу фигура, бөдрә чәч... Моңа якорь салып карасаң да ярый, ягъни исәп өчен генә булса да, – дип, реплика ташлады һәм мәгънәле генә тамак кырып куйды.

Моны ул акрын гына, янында утырган егетләр ишетерлек итеп кенә әйтте шикелле иде. Әмма аны Нәзифә дә ишетте һәм, шундук туктап, ялт борылды:

– Якорь салып караргамы, исәп өченме?! Йә, күрик әле, кем ул шундый кайнар йөрәкле вәсвәсәче?

Кинәт уңайсыз тынлык урнашты. Теге пычрак телле бәндә үзен белгертергә батырчылык итмәде, ахрысы, бүтән сүз уйнатмады, куркакларча посып калды. Башкалары аны уңайсыз хәлгә куярга теләмәделәр, күрәсең, берни дә ишетмәгәндәй-күрмәгәндәй, ләм-мим сүзсез утыра бирделәр.

Нәзифә берничә адым китеп барганнан соң да, әле һаман тынычлана алмыйча, эчке чиркану белән:

– Былтыр бездә мондый затсызлану юк иде, кайсы булды икән бу? – дип, үзалдына әйтеп куйды.

II

Поселок клубы гөр килә, яше-карты шунда җыелган.

Бүген анда зур тантана – навигация ачылу алдыннан затон белән саубуллашу кичәсе. Кышкы ремонт алдынгыларына Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Завод җитәкчеләре, хезмәт ветераннары – карт капитаннар, механиклар иртәгә Иделгә чыгасы командаларга хәерле теләк, үгет-нәсихәтләрен әйттеләр.

Аннары тәнәфестән соң кичәнең икенче бүлеге башланды. Бәйрәмчә киенгән яшь штурманнар,рулевой, матрослар, чәчәкле чуар киемле җиңел хәрәкәтчән кыз-киленнәр вальска бөтерелделәр.

Кышлау вакытында табышкан гашыйк парлар ташлашмаска вәгъдәләштеләр, хат язарга сүз куештылар. Буфетта бераз тамак чылатып алган рулевой Хәйруллин гына, бәйсез буйдаклыгы белән горурланган сыман, авыз эченнән һаман бер җырны кабатлап йөри:

Үз башыма хәсрәт итеп,

Яр сөясем калмаган...

«Владивосток» егетләре – үзләре бер артель – Нәзифәгә туктап тын алырга да ирек бирмиләр, әле берсе, әле икенчесе танцыга чакырып кына тора. Яңа штурман Борһанов иң оста биюче булып чыкты. Аның әрсез шаянлыгы, берсеннән-берсе көлдергеч мәзәкләре бушка китми бугай, Нәзифә аңа ягымлырак елмая, аның белән теләбрәк бии. Дөрес, моны ул үзенчә башкаларга бик сиздермәскә тырыша, егетләрнең берсенә дә өстенлек күрсәтмәгән сыман, һәркайсы белән эчкерсез ачык йөзле, дусларча уйный-көлә.

Кичә таралганнан соң, теплоходка кайтканда да шаян штурман һаман Нәзифә тирәсендә булды, бетмәс-төкәнмәс мәзәкләрен, күңелле шаяртуларын туктаусыз сиптерә торды. Аннары яр буена җитәрәк, караңгыда тайгак чокыр-чакыр аша үткәндә, ярдәм иткәндәй, култыклап алды да, төркемнән арттарак калырга теләп, адымын акрынайта төшкән иде. Әмма Нәзифә аның бу ниятен әдәп белән йомшак кына кире какты:

– Иртәгә камбуз эшли башлый бит, иртүк торасым бар, – дип, теплоходка башкалар белән бергә кайтуны мәгъкуль күрде.

Бу кичне ул җыйнак итеп җыештырылган кечерәк кенә каютасында, канатлы уйларга чумган хәлдә, йоклап китә алмыйча озак ятты. Клубтагы күңелле кичә, җилкенеп биюләр, егетләрнең берсеннән-берсе уздырып үзе тирәсендә бөтерелүләре күз алдыннан кабат үтте. Өйдән киткәндә артык бала җанлы әнисе аның өчен борчылу белән, елгачылар шома телле, ышанычсыз тупас халык, берүк алдыңны-артыңны карап йөр, сак бул, дип кисәтеп калган иде.

Бер дә белеп әйтми, әлбәттә, ялгыш уйлый. Нәзифә моны үзе күреп белә. Һәркайда җиңел аралашучан булганга һәм үзләрен артык иркен тотканга гына бераз җилбәзәк күренәләр алар... Шунда ул үзе дә көтмәгәндә кайсыныңдыр көндез палубада әйткән затсыз сүзләрен хәтерләп уйга талды.

Кайсы мәнсезе булды икән, бүген клубка барды микән ул?

Шулай да көнозын аяк өсте мәш килү үзенекен итте. Нәзифәне акрынлап татлы талыгу басты, керфекләре авыраеп, күзләре үзеннән-үзе йомыла башлады. Кайдадыр баш очында сыерчык сайрый, колакка ятышлы вальс моңнары яңгырый һәм өн белән төш катнаш дулкыннар кочагында тибрәлеп, ул татлы йокыга китте.

III

Кар кебек ак калпак, кыска ак халат кигән Нәзифә, иртән каютасыннан чыкканда, кояш инде шактый югары күтәрелгән, теплоход затонның боздан ачык өлешендә салмак кына борылып, хушлашу гудоклары кычкырта-кычкырта, юлга чыгып бара иде. Өске палубада җыелган команда членнары яр буенда озатып калучы туган-тумача белән кул, яулык болгап саубуллаша; бүген алар, кичәге кебек, уен-көлкечел, шаян түгел, барысы да уйчан, басынкы, йөзләре боек иде.

Сыерчыклар исә, киресенчә, ифрат тынгысыз, рубка өстендә ут чыккан кебек тыз-быз киләләр, оя эченә әле кереп, әле чыгып ачыргаланалар. Ул да түгел, берсе, затоннан аерылырга теләмәгәндәй, теплоход кышлаган причалга таба очып китте, икенчесе, оя түбәсендә канатларын җилпиҗилпи, аның артыннан карап калды.

– Ай, иркәге бугай, оясын ташлап китте, – диде Нәзифә, камбуз ишегеннән карап торган җиреннән. – Кара син, ә... Ул кайтмаса, аның артыннан монысы да китүе ихтимал бит.

Бу хәл палубадагы егетләргә дә сәер тоелды, әле берсе, әле икенчесе әткә сыерчык очып киткән тарафка борчулы карана башлады. Рулевой Хәйруллин гына исе китмичә:

– Сыерчык үз оясын, тормыш юлдашын ташлап китә торган җилбәзәк кош түгел,– диде.– Ул болай гына, ияләшкән яр буйлары, төркемдәш сыерчыклар белән хушлашырга киткән булса кирәк.

Менә күрерсез, күп тә үтмәс, һичшиксез, очып кайтып җитәр.

– Һи, әйттең сүз, җилбәзәк кош түгел, имеш,– диде штурман Борһанов, үртәүле көлеп.– Кайтты ди, тот капчыгыңны. Беркатлы сабый кебек син, тузга язмаганны сөйләп торасың шунда.

Ул тагын нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде. Шунда әткә сыерчыкның очып кайтып төшкәнен күреп, ярты сүздә шым булды. Әле һаман борчулы карап торган Нәзифә шат тавыш белән:

– Кайтты ич, акыллым, әнә кайтты, – дип кычкырып җибәрде.

– Әйе, әйе, кайтты, молодец! – дип, егетләр дә моны хуп күрделәр.

– Сыерчык ул күке ише зимагур түгел, оя җанлы кош.

– Болай булгач, боларны команда составында алырга туры килә инде. Әй, Нәзифә, ишет, бүгеннән ашны ике җанга күбрәк пешерә башларсың.

Тиздән, затон тамагыннан Идел киңлегенә чыккач, теплоход бар куәтенә эшләп китте. Сыерчыклар бу халәткә, гел алмашынып торган әйләнә-тирәгә аптыраулы каранып бардылар да бераздан янә сузып-сузып сайрый башладылар.

Һәм шуннан бирле алар, тулы хокуклы команда членнары кебек, гел теплоходта йөри, йөзмә ояда көн итә торган булып киттеләр. Дөрес, баштарак алар бераз сагаючан, кинәт гудок кычкыртулардан сискәнеп куючан иде. Тора-бара тынычландылар, тынгысыз ыгы-зыгылы тормышка тәмам ияләштеләр. Тагын шунысы кызык, кешеләрне бер-берсеннән аера-таный беләләр, палубада еш ишетелә торган аврал, чалка, трап кебек кайбер сүзләрне кешегә охшатып кабатлыйлар.

Юлда барганда, алар күбрәк ояда үз эшләре белән мәшгуль яки, йорт кошлары кебек, аяк астында, камбуз тирәсендә чүпләнәләр. Пристаньнарда туктап торган вакытларны әле берсе, әле икенчесе бөҗәк эзләп яр буена чыга һәм кузгалып китү алдыннан гудок кычкыртуга, шундук очып кайтып керә.

Канатлы җырчыларны команда членнары да үз күрәләр, кул астында булган ризык валчыклары белән кунак итәләр. Кичке ямансу сәгатьләрдә аларның мачта очында әле чут-чут итеп өздереп, әле сузып-сузып сайраулары һәркемнең күңеленә хуш килә.

Озакламыйча сыерчыкларның туй каурыйлары утлы-яшелле җемелдеген югалтты, икесе дә басынкыланып калдылар. Әнкә сыерчык инде беркая чыкмый, хәзер ул гел оя эчендә йомыркада утыра. Кайгыртучан иркәге аңа җимне үзе ташып ашата. Ә эштән буш араларда, оя каршындагы

мачта очына куна да, назлы сайрап, бикәченең күңелен күтәрә.

IV

«Владивосток» һәрвакыт диярлек хәрәкәттә, үткен борыны белән елганы урталай ярып, һаман алга бара. Вахта артыннан вахта алышына, һәркем үз эше белән мәшгуль.

Башкалар кебек вахта тормаса да, Нәзифә дә иртәдән кичкә тикле үз постында: камбузда аш-су пешереп көненә өч мәртәбә команданы ашата-эчертә, савыт-сабасын да, пристаньнарда туктап торганда, артельче Хәйруллин белән магазиннан азык-төлек ала, кичләрен кызыл почмакта мөдирлек итә, егетләр белән стена газетасы чыгарыша.

Нәзифәдән тыш теплоходта тагын берничә хатын-кыз бар. Алар – ирләре янында булу өчен кайсы матрос, кайсы моторчы булып эшләүчеләр яки җәйге ялларын якыннары янында үткәрергә килүчеләр – үзара гына әйткәндә, Нәзифәдән бераз көнләшәләр дә. Чөнки буйдак егет-җилән генә түгел, гаиләле ирләр дә киң күңелле, ачык йөзле, эшкә уңган повар кызны эчкерсез үз күрәләр, кирәк чакта эшендә теләп булышалар.

Нәзифә инсафлы кызларга хас сизгерлек белән үзен һәрвакыт әдәпле тота, чытлыкланып, кемгә дә булса өстенлек күрсәтеп, имеш-мимеш сүз йөртүчеләргә азык бирми, һәркайсына эчкерсез ягымлы. Теплоход кешеләре аны шулай дип белә, шуның өчен үз итә.

Ләкин бу тыштан гына шулай, дөресрәге, баштарак шулай иде. Чынлыкта исә аның йөрәгенә берәү ут салды инде. Хәзергә әле телдән сөйләшкәннәре, ачыктан-ачык аңлашканнары булмаса да, Нәзифә гел аның турында уйлап йөри, ул ашханәгә килеп кергәндә, кинәт кояш чыккандай, аның өчен дөнья яктырып китә, йөрәге ешрак тибә башлый, йөзенә кызыллык йөгерә. Йөрәгендә беренче мәхәббәт ялкыны кабынганнан бирле, ул, төскә-биткә тагын да чибәрләнеп, тагын да мөлаемланып китте. Хәзер ул һәр иртәне елмаеп, якты өмет белән уяна, һәр яңа туган көн менә-менә зур сөенеч алып килер кебек.

V

Нәзифәнең бүгенге көне дә матур башланып китте. Иртәнге аштан соң кызыл почмакта айлык эш йомгакларын тикшерүгә багышланган җыелышта алдынгылар арасында профорг аның исемен дә телгә алды һәм Мактау тактасына куярга тәкъдим кертте.

Гадәттәгечә тыныч кына башланган бу җыелыш бик тиз кызып китте. Һәркемне энә күзеннән үткәргән кебек, җентекле тикшергәннән соң гына тавышка куеп расладылар.

Нәзифәгә чират җиткәч, шау-шулы җыелыш кинәт тын калды. Повар профессиональ елгачы булмагангамы, кешеләр үзара сораулы карашып алдылар. Бераздан, түр тәрәзә янында моңарчы тын гына утырган капитан Федор Петрович сүз сорагач, Нәзифә эсселе-суыклы булып китте, эштә эленке-салынкылыкны, һәртөрле җыйнаксызлыкны җене сөймәгән таләпчән карт елгачы менә хәзер бөтен команда алдында тиргәп оятлы итәр кебек тоелды.

Капитан исә, утырган җиреннән кузгалмыйча, гадәтенчә сабыр гына:

– Ник әле сез, Надяны күрмәгән-белмәгән кебек, ләм-мим сүзсез калдыгыз? – диде ул, аптыраулы тавыш белән. – Диңгезчеләрдә бер әйтем бар: корабта яхшы кок врачка тиң санала, диләр. Әйтегез әле, безнең кок та шундый түгелмени?! Һәркөн ул пешергән тәмле ашны рәхәтләнеп ашыйсыз. Туган көн бәйрәмнәрегездә һәркайсыгызны бизәкле торт, баллы чәкчәк белән кадерләп сыйлый... Берүк күз тимәсен, бик тырыш, бик уңган кыз, кирәк булганда юк кына азык-төлекне дә оста төрләндереп, менә дигән аш әзерләп бирә белә. Шуның өстенә китапханәче, кызыл почмакны плакатлар, рәсемнәр белән бизәде. Минемчә, Почет тактасына, һичшиксез, лаеклы кок.

Капитан сүзенә кушылып, барысы да дәррәү кул күтәрделәр, Нәзифәгә эшендә яңа уңышлар теләделәр. Аның белән янәшә утырган штурман Борһанов, сүзсез генә тәбрик иткәндәй, терсәгенә җиңелчә кагылып алды. Башкалар да, җыелыштан соң төш вакытында ашханәгә кергән берсе, дусларча җылы сүз әйтеп, шатлыгын уртаклашты.

Ә кичен, кызыл почмакта бар кеше таралып беткәч, Нәзифә стена газетасына рәсемнәр ясап утырганда, ачык ишектә штурман Борһанов күренде һәм керә-керүгә стеналардагы Идел күренешләрен, теплоход ветераннарының фоторәсемнәрен, киштәләрдәге экспонатларны өстән-өстән генә күздән кичергәннән соң:

– Белми идем, болар барысы да синең эшмени? – диде. – Үзең дә яшь пионер кебек, иренмәгәнсең... Инде төн уртасы бит. Бүгенгә җитәр, газетаңны иртәгә калдырып торсаң да гөнаһ булмас.

Бу юлы Борһанов көндәгечә формадан түгел, кыска җиңле ак майка кигән, бүрек кебек калын җирән чәчен артка яткырып тараган, таза муенына нәзек чылбыр белән кулон сыман җиз якорь таккан иде. Нәзифә, балаларча беркатлылык белән:

– Тәре дисәм, тәре түгел, нинди әкәмәт бу? – дип гаҗәпләнде.

– Бумы? Бу – тылсымлы якорь, – диде Борһанов, җитди тонга күчеп. – Дөресрәге, безнең нәселдә буыннан буынга күчеп бара торган әманәт, ягъни вәгъдәгә, дуслыкка, мәхәббәткә тугрылык символы бу... Безнең нәсел әүвәл-әүвәлдән елгачы бит. Бу якорь безгә шуннан килгән. Минем әти, өйләнер алдыннан, бу якорьны гомергә тугрылык билгесе итеп әнигә биргән. Әти вафат булганнан соң, әни аны миңа тапшырды, син дә аның кебек ихлас бул, диде.

– Бик әйбәт символ, ә мин аңламый торам. Әткәң-әнкәң ихлас күңелле булган икән.

Бу минутта яшь штурман Нәзифәгә, моңарчы күренмәгән эчке матур ягы белән ачылгандай, тагын да якынрак булып китте. Тик шунысы сәер, теплоходта егетнең әнә шул рухи күркәмлеген, нечкә хислелеген күрмиләр, аны никтер өнәп бетермиләр.

Менә хәзер, иңгә-иң сыенып ярым караңгы кызыл почмакта серләшеп утырганда, Нәзифә ул кырын карашларны тагын хәтерләде һәм бу хәлне егетнең үзенә дә әйтте. Борһанов исә моны үзе дә күрә, сәбәбен дә яхшы белә икән.

– Укымыйча калган булдыксызларга, җыен ялкауга бер дә исең китмәсен. Минем кебек штурман була алмаудан көнләшәләр алар, шуңа кырын карыйлар, – диде ул, Нәзифәнең биленә кул салып. – Һәр кеше үз тормышын үзе төзи, максатына үз көче белән ирешә. Мин дә үз тырышлыгым белән штурман булдым, тормыш юлымда сине очратуыма шатмын. Атам-анамнан калган бу изге әманәтне менә хәзер сиңа тапшырам. – Борһанов, дулкынланып сөйли-сөйли, җиз якорьлы чылбырны салып, Нәзифә муенына элде, иңнәреннән сыйпап иркәләде. – Сиңа бик тә килешә, сөйдергеч таккан кебек, тагын да сөйкемлерәк, якынрак булып киттең... Нәзифә, сизәсеңдер, мин сине үлеп яратам бит. Әйтче, зинһар, син дә мине үз итәсеңме, ышанасыңмы?..

Нәзифә үзе дә ут эчендә; моңарчы һичкайчан булмаган хәл, егет кочагында балавыздай эреп утыра. Аның кайнар сулышыннан шашынып кочу-үбүеннән исергән хәлдә төштә саташкандай:

– М-мин дә үз итәм, ышанам, – дип, ишетелер-ишетелмәс кабатлады.

Алар, бер-берсен югалтудан курыккан кебек, кысып кочаклашып, үбешергә тотындылар...

Шулчак тышта, якында гына, нәрсәдер кыштырдаганы ишетелде, ачык тәрәзәгә эленгән ак ефәк пәрдәнең аскы читен җилме, кешеме ялт ачкан кебек булды. Икесе дә, тәрәзәгә сискәнүле карап, хәрәкәтсез калдылар һәм тын да алмыйча бермәл тынлыкка колак салып тордылар.

Беренче булып егет телгә килде:

– Беркем дә юк, җил генә булды бугай, – диде, сагаеп калган Нәзифәне тынычландырырга теләп. – Юк, синсез бер көн дә тора алмыйм мин... Нәзифә җаным, әгәр син дә мине чын-чынлап яратсаң, әйдә без болай эшлик: иртәгә көндез теплоход Камышлыда бодай кабул иткәндә, загска барып гариза бирик... Йә, ничек, ризамы, каршы түгелме?

Нәзифәнең әлегә тикле мондый назлау сүзләрен ишеткәне юк иде. Егетнең кайнар кочагында башы әйләнде:

– Каршы түгел, мин дә риза... Ярар, шулай итәрбез, – дип пышылдады. – Әмма Камышлыда түгел, гаризаны затонга кайткач, үзебезнең шәһәрдә бирербез. Чөнки безгә башта әнигә күренергә, аның фатихасын алырга кирәк булачак. Шунсыз ярамый, аның наказы шундый. Мин аның бердәнбер кызы бит, юкса хәтере калуы бар.

– Ух, затонга кайчан эләгәбез әле, аңынчы күпме көтәргә кирәк. – Борһанов чарасыздан авыр сулап, авызын турсайтты. Аннары, Нәзифәне кочагына алып, тагын кабынып китте. – Шуны онытма, әниеңә генә түгел, хәзер син минем дә бердәнберем бит. Һич тә синсез кала алмыйм, гел синең белән бергә буласым килә... Вакыт соң инде, әйдә кызыл почмакны ябыйк. Җаным, син каютаңның ишеген бикләмә, шакылдатмый гына керерлек булсын. Тагын бераз гына сөйләшеп утырырбыз, яме...

Хәер, Нәзифә үзе дә аерылып китәргә бик ашыкмый, күңел кошы янында назлану аңа да рәхәт.

Һәм ул сөйгәненең өзгәләнеп ялваруын кире кага алмады, ихтыярсыз күндәмлек белән риза булып, шундук өстәлдәге газета, пумала, буяуларны җыештырырга кереште.

Яктыдан палубага чыккач, Нәзифә беравык һичнәрсә күрә алмыйча торды. Аннары, караңгыга күз ияләшкәч, төн карасы сыегая төшкәндәй булды. Өстә рубкада һәм машина бүлегендә вахта торучылардан кала бар кеше йокыга чумган. Әйләнә-тирә тып-тын, теплоходның алга баруын сиздереп, түбәндә тынгысыз дулкыннар гына гөрли. Еракта, яр буендагы тау сыртларын шомлы яктыртып, ара-тирә аҗаган уйнап куя.

Нәзифә, кызыл почмакта озак тоткарлануыннан уңайсызланып, тизрәк каютасына кереп китәргә ашыкты. Чирек сәгатьтән ярым караңгы коридорда штурман Борһанов сак адымнар белән шыпырт кына килеп кагылганда, аның ишеге никтер ачылмады, ул эчтән бикле булып чыкты.

VI

Иртәгесен Нәзифә гадәттәгечә сәгать алтыда уянды һәм, кичәге кичне хәтерләп, елмаеп куйды.

Шунда кинәт күңелендә шик туды: чү, чын булдымы бу, матур төш кенә түгелме, дип, әйләнә-тирәсенә эзләнүле каранды һәм өстәл өстендәге җиз якорьны күргәч кенә тынычланды.

Хәлбуки иркенләп ятарга вакыт юк. Вахталар алмашыну башланганчы, сигезенче яртыга иртәнге ашны әзерләп өлгертергә кирәк. Ул тиз генә юынып, көзге каршында чәчен тарады, җиз якорьлы чылбырын муенына такты, ак калпагын киде, алъяпкычын буды. «Бүген үк әнигә хат язып салырга кирәк, тиздән кияү булачак егет белән очрашасын алдан белеп торсын», – дип, үзенүзе искәртеп куйды.

Төнлә белән теплоход Камышлыга килеп туктаган икән. Хәзер аның трюмнарына тасмалы транспортерлар ярдәмендә бодай төйиләр; алгы якта матрос белән практикант егет каядыр югарыга карана-карана җанланып сөйләшеп торалар иде. Нәзифә дә шул якка күтәрелеп карады һәм рубка өстендәге оя эченнән мең тавышлы чыр-чу ишетеп шаккатты:

– Егетләр, сыерчыклар бала чыгарган лабаса!.. Әти-әниләре нәниләренә яр буеннан тырышатырыша бөҗәк ташып ашаталар бит, – диде.

Әмма һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы егетләр бүген аңа борылып та карамадылар, аны бөтенләй күрмәгән-ишетмәгән сыман, үзара сөйләшә бирделәр. Үзләре, кемгәдер хәтерләре калгандай, караңгы чырайлы, күз карашлары салкын иде.

Нәзифә, моны шундук сизеп, бик аптырап калды. Аннары кичә кич кызыл почмакта штурман Борһанов әйткән сүзләрне хәтерләде: безнең дуслыкны сизәләр, мөгаен, шуннан көнләшәләр дип, бүтән игътибар итмәскә булды. Шул фикер белән тынычланып камбузны ачты, титанга су агызып, чәй кайнатырга куйды, плитәсен кабызып җибәрде. Аны күрү белән җим өмет итеп төшкән сыерчыкларга: мәгез, бәгырькәйләрем, нәниләрегезне сыйлагыз, тизрәк үссеннәр, дип сөйләнә-сөйләнә балык калдыклары бирде.

Бая теге егетләр белән очрашудан туган күңелсез уйлар эш арасында акрынлап юкка чыкты.

Күз алдына затон бистәсендәге туган-үскән өе, ифрат та кайгыртучан, тынгысыз әнкәсе килеп басты. Хатны алу белән ул әлсерәү йөрәкнең шундук аһ-ваһ тәшвишләнүе, әллә ниләр уйлавы бар бит. Димәк, хатны бик уйлап, ничек тә борчымаслык итеп язарга кирәк. Иң мөһиме – мәсьәләнең инде хәл ителгәнлеген, тәмам вәгъдәләшкәнне сизмәсен, хәзергә әле аның киңәшен, ризалыгын сорап кына килгән кебек булсын.

Нәзифә әнә шулай үзалдына уйлана-уйлана плитә янында маташканда, ачык ишек уемына штурман Борһанов килеп басты. Аяк астында чүпләнгән сыерчыклар, аны күрү белән сискәнеп, читкә ташландылар һәм, чыркылдашып, ояларына очып менеп киттеләр.

Борһанов, ишектән яртылай башын тыгып, бик ягымлы исәнләште, аны-моны сөйләгәндәй итте. Аннары, күз кырые белән әйләнә-тирәгә сагаюлы каранып алды да:

– Җанкисәгем, сүзеңдә тормадың бит, кичә ишегеңне бикләп яткансың, – дип, җиңелчә үпкәсен белдерде.

Нәзифә уңайсызланып калды, эшеннән туктап, акланырга тотынды:

– Юк, бикләмәгән идем, автомат йозак үзеннән-үзе бикләнгән булса кирәк.

– Ярар, анысы зур бәла түгел. Монда бүтән серьезныйрак күңелсезлек бар. – Борһанов, палубадагы егетләр ягына шелтәле карап алды да, тавышын акрынайта төшеп, дәвам итте. – Ни бит, төнлә без кызыл почмакта утырганны кайсыдыр күргән һәм бөтен теплоходка таратып өлгергән. Күреп торам, әнә теге булдыксызлар, базарчы хатыннар кебек, хәзер дә шуны чәйнәп утыралар.

– Күрсәләр ни булган, әллә җинаятьчеме без... Теле кычыткан кеше сөйли бирсен, бер дә борчылма.

– Борчылудан түгел, болай гына әйтүем... Шулай да син муеныңдагы бу якорьны салып куй әле. Юкса әдәпсезлек дип уйлаулары ихтимал. Син аны бүтән вакытта, өйләнешеп бергә тора башлагач тагарсың.

– Юкны сорама, гайбәтчеләрдән куркып, салачак түгелмен! Аларга үч итеп, юри тагачакмын!

Күрсеннәр, йөрәкләре янсын юньсезләрнең!

– Нәзифә җаным, хәзер үк салып куюыңны сорыйм. Безнең дуслыкны кешегә бик сиздермәскә тырыш. Аңла мине, шулай кирәк. Ник кирәклеген мин сиңа соңынтын әйтермен. Кич белән минем вахта бетәрәк рубкага мен, шунда сөйләшербез.

Борһановны һәрвакыт ныклы, тәвәккәл итеп күрергә гадәтләнгән Нәзифәгә аның бу сагаючанлыгы ничектер сәер тоелды. Күңеленнән аның белән килешергә теләмәсә дә, бүтән карышмады:

– Шулай кирәкме?.. Алайса ярар, хәзер каютага керәм дә салып куям, – диде.

VII

Төрле эш-мәшәкать тулы әлсерәткеч эссе көн, ниһаять, үтеп китте, җанга рәхәт җиңеллек биреп, җиләс һавалы кич керде.

Көнозын кызу плитә, кастрюльләр янында тулганса да, Нәзифә әллә ни алҗымаган, һәрвакыттагыча җиңел хәрәкәтчән, күңеле күтәренке. Камбузда кичке эшләреннән бушагач, душта коенды да, тиз генә киенеп, рубкага, штурман Борһанов янына менеп китте.

Нәзифә әлегә хәтле рубкадагы кешеләрнең эшләрен палубадан карап кына белә, ихтирам итә иде. Монда, гомумән, бар нәрсә бүтәнчәрәк күренә икән. Түбәндә машина гүелдәве дә, теплоход кузгаткан дулкыннар шаулавы да ишетелми, әйләнә-тирә тып-тын. Текә тимер баскычтан күтәрелгән саен, тирә-юньдә офык киңәя бара. Кичке шәфәкъ балкышы белән өртелгән тын су өстендә бер генә җыерчык та юк. Эңгер-меңгердә йокымсыраган яр буйлары, тау-үрләр, алсу томанлы тугайлар күңелдә ямансу уйлар уята.

Иң өстә алгы мачтаның аркылы борысына кунаклаган сыерчыклар балаларының тынычлыгын саклап постта тора. Ишек һәм тәрәзәләре ачык рубка эчендә штурвал янында рулевой Хәйруллин баскан, аннан сулдарак штурман Борһанов бинокльдән алга карап бара иде.

– И, син менгән икәнсең, – диде ул, гаҗәпләнгән булып. – Рәхим ит, әйдә кер, безнең эшне күр.

– Минем бераз һава алырга гына менүем. Сезнең монда рәхәт, җиләс икән.

Рубкада тынлык урнашты. Караңгы күктә, утлы эз калдырып, йолдыз атылды. Берничә минут сүзсез генә барганнан соң, штурман Борһанов һич тә көтмәгәндә:

– Давыл купмагае... Трюмнар яхшы ябылган микән, бар, карап мен әле, – дип, рулевойны палубага төшереп җибәрде, штурвал янына үзе басты.

Төз гәүдәсенә сыланып торган ак кительдән, күн козыреклы фуражкадан бу минутта ул бик тә килешле һәм мөлаем иде. Нәзифә гашыйк күзләре белән аңа ихтыярсыз сокланып карап торды.

Һәрьяктан килгән, әнигә, һичшиксез, ошар, дип, канәгатьләнеп уйлап куйды.

– Ят кеше кебек ишек катында торма, мондарак кил, – дип, Борһанов аны үз янына дәшеп алды

һәм буш кулы белән иңеннән кочаклады. – Мә, штурвалга тотын, идарә итеп кара... Каушама, кыюрак бул, бернинди кыенлыгы юк аның. Әнә-ә, теге тау астындагы ак утка таба тот. Аннары, шул тауга җитәрәк, аз-азлап сулга таба борыла башларбыз.

Теплоход, чит кешегә буйсынырга теләмәгән сыман, башта уңга, сулга тайпылгалады. Әмма бераздан, кул күнегә төшкәч, артык салуламыйча, турырак бара башлады. Уңыштан күңеле күтәрелгән Нәзифә:

– Ничек уйлыйсың, әгәр өйрәнсәм, мин рулевой була алыр идемме? – диде.

– Син – зиһенле кыз бит, әлбәттә, булдырасың. Моның өчен күп кирәкми. Тырышсаң, суднолар йөртү кагыйдәсен бераз ятласаң, вәссәлам, шул җиткән. Мин сине үзем өйрәтермен. Теләсәң, елга техникумына укырга керерсең. Анда минем әшнә кешеләрем бар, тоткарлык-фәлән килеп чыкса, ярдәм итәрләр.

Бу теләк – киләчәктә судно йөртүче штурман булу хыялы – Нәзифәнең күңелен инде күптән җилкетә, теплоходта эшләве дә әнә шуннан бит. Аның якты ниятен хуплап, дәртләндергеч киңәш әйтүче, ярдәм итәргә әзер торучы штурман егет бу минутта тагын да якынрак, сөйкемлерәк булып тоелды, кыз үз итеп аңа сыенды. Ул тик бер нәрсәне, Борһановның бу якынлыкны кешедән яшерүен аңламый. Менә хәзер тагын шуны хәтерләп:

– Без беркемнең дә өлешенә тимибез бит, – диде. – Болай яшеренүнең, качып-посып очрашуның нигә кирәге бар, кемнән куркасың?

– Дөрес әйтәсең, беркемнең өлешенә кермибез, мин беркемнән курыкмыйм. – Әйтер сүзен таба алмагандай, беравык сүзсез торганнан соң, Борһанов тагын җанланып сөйләп китте. – Үзем өчен түгел, сине уңайсыз хәлгә куюдан, гайбәт таралудан шикләнәм мин. Кешедән ару түгел, бик күренеп йөрүне тыйнаксызлык дип уйлаулары бар... Мин үзем дә гел сине юксынып, синең белән буласым килеп йөрим... Хәзер вахта беткәч тә, мин керермен. Кара аны, кичәге кебек бүген дә ишегең бикле булмасын.

Хәзер инде шәфәкъ балкышы сүнгән иде. Төн карасы куера төшкәч, теплоход су өстеннән түгел, караңгы галәм диңгезендә йөзеп бара кебек.

Шулчак көтмәгәндә, тынлыкны бозып, стенадагы радиоалгычтан кырыс тавыш белән:

– Әй, теплоходта!.. Сезнең белән судоходство инспекторы сөйләшә, – дип кычкырып әйткән сүзләр яңгырап үтте. – Сигналга ник җавап бирмисез? Чүт безгә килеп бәрелмәдегез... Хәбәр итегез, нинди теплоход бу?

Кара син, ә... Болар монда бер-берсе белән мавыгып китеп, үр яктан төшеп килүче баркас сигналын күрмәгәннәр, имеш. Икесе дә бер мәлгә аптырап калдылар. Нәзифә тиз генә читкә тайпылды. Ә Борһанов, якыннан гына үткән баркас утлары артта калгач, ян стенадагы микрофоннан җавап кайтарды:

– Иптәш инспектор, гафу итегез, сигнал лампочкасы кинәт янды, шуны алмаштырып маташа идек, тоткарлык шуннан килеп чыкты. Андый хәл бүтән кабатланмас.

– Шулаймыни, лампочкаларны алмаштыралармыни?.. Оныттыңмыни, ул безнең теплоходның исемен дә сораган иде бит.

– Юк, лампочкаларга берни дә булмаган, – диде Борһанов, хәйләкәр елмаеп. – Мин аны болай гына, инспекторны тынычландырыр өчен генә әйттем. Ул үтеп китте инде, артта калды.

VIII

Кеше үзе бәхетле булганда тормышны шатлык тулы итеп, әйләнә-тирәсендәге таныш-белешләренең, бергә эшләүче хезмәттәшләренең әйбәт якларын гына күрә, эчтән балкыгандай, ачык якты йөзле була. Бу көннәрдә Нәзифә дә нәкъ шундый хәлдә. Штурман Борһановка гашыйк булганнан бирле ул, чиксез шат, күңел күгендә ястык хәтле дә болыт әсәре юк. Хәзер ул фәкать бер нәрсә – тизрәк затонга кайтып, җан сөйгәне белән әнисенә күренү һәм аның фатихасын алып, матур тормыш кору турында хыяллана.

Үзенә турыдан-туры әйтмәсәләр дә, теплоход кешеләре Нәзифәнең бу уйларын беләләр һәм сагаюлы дикъкать белән күзәтәләр. Бөтен команда эчкерсез яраткан, артык ышанучан тәҗрибәсез үсмер кыз өчен һәркайсы борчыла.

IX

Җаваплы рейс уңышлы тәмамланды. «Владивосток» командасы, Камышлыда төягән югары сортлы бодайның бөртеген дә чәчми-түкми, чылатмыйча, Казанга графиктан элек кайтарып җиткерде. Бүген көндез аны элеваторга тапшырып бетергәч, кичен теплоход затонга профилактик ремонтка китәчәк. Яздан бирле өйләрендә булмаган команда членнары гаиләләре, якыннары белән күрешәчәк.

Менә Нәзифәнең дә түземсезлек белән көтеп алган дулкынландыргыч көне килеп җитте. Иртәгә көндез әнисенә күренгәннән соң, алар, загска барып, язылышырга гариза бирерләр.

Теплоход элеваторга килеп туктау белән, эштән буш булган бар халык шәһәргә чыгып китте.

Башта җыенмаган кебек булса да, штурман Борһанов та, бик мөһим эшем бар, дип, көтмәгәндә китеп барды. Нәзифә исә бүген беркая чыга алмый, аның эше муеннан: көндәгечә аш-су хәзерләп, теплоходта калган кешеләрне ашатырга-эчертергә, киләсе рейска базадан азык-төлек алырга, Камышлыда Борһанов белән бергә сайлап алган ак ефәк күлмәкне үтүкләргә кирәк. Иң мөһиме – иртәгә әнисе янына кайтканда, үз урынында камбузда калырга Әнфисә Борисовнаны күндерде. Үзсүзле түтәйнең Нәзифәнең бу ниятен хупламавы күренеп тора, бер дә теләмичә, бик ялварып сорагач кына, калып торырга көч-хәл белән риза булды.

Казан элеваторы бүген дә һәрвакыттагыча яхшы эшли, пневматик бушаткычлар туктаусыз зырылдап тора, трюмнарда йөк кимегән саен, теплоход корпусы судан чыгып, югары күтәрелә бара.

Элеватор лаборанты, ак халат кигән зифа буйлы, күпереп торган бөдрә чәчле бер чибәр кыз, әле бер, әле икенче трюмнан бодай алып, җентекле тикшереп тора. Ара-тирә эшеннән бушап торган минутларда ул, кемнедер эзләгән сыман, әледән-әле каюталар ягына карана, берәр ишек ачылган, коридорда аяк тавышы ишетелгән саен ялт борылып карап ала. Эш арасында берничә мәртәбә күзенә чалынгач, Нәзифә ирексездән: бу нәүмиз йөзле кызый, нәкъ минем кебек бөдрә чәчле икән, безнең егетләрдән кемнедер эзли бугай, дип, хәтта кызганып куйды үзен.

Бичара кызның төш вакытында башкалар белән бергә элеватор ашханәсенә китмәве дә ничектер сәер тоелды. Ул теплоходта торып калып ашыкмый гына террасада, коридорларда йөренә, әйләнә-тирәгә һаман эзләнүле карана бирде. Камбуз тәрәзәсеннән күреп торган Нәзифә ул кызны отыры кызгана төште һәм, ахыр чиктә, ашханәгә дәшеп алды, балык шулпасы, кыздырган бәрәңге белән ит, чәй бирде.

Команда членнары ашап-эчеп инде таралышкан. Нәзифә үзе дә эштән бераз бушаган вакыт иде.

Ул үзенә дә чәй салып, өстәл янына барып утырды. Сүз иярә сүз чыгып сөйләшә торгач, лаборант кыз дөрестән дә бер якын егетен эзли булып чыкты.

– Үткән җәйне ул «Баку» теплоходында эшли иде, алар бирегә ашлык төяп еш киләләр иде, – диде ул, бераз ачылып китеп. – Мин аның белән шунда таныштым. Эштән буш вакытларда аның каютасында радиодан концертлар тыңлый идек. Ул бик шигъри җанлы, миңа багышлап шигырьләр яза иде. Аның һәр килүен мин түземсезлек белән сагынып көтеп ала торган идем. Аннары гомерлек тормыш юлдашлары булырга вәгъдәләштек, инде матур гына гаилә кордык шикелле иде...

Ә былтыр көз, навигация ябылгач, затонга киткәндә, ул тиздән мине дә үз янына чакыртырга вәгъдә иткән иде. Әмма чакыртмады, хатларыма да җавап бирмәде, суга баткан кебек юк булды. – Соңгы сүзләрен лаборант кыз кыенлык белән, ишетелер-ишетелмәс пышылдап әйтте, күз яшьләренә буылып, авыр сулап куйды. – Бер таныш елгачы ул егет быел шушы теплоходта эшли күк әйткән иде. Ялгыш әйткән булса кирәк, сездә күренми шикелле.

Лаборант кызның зарлы дулкынлануы Нәзифәгә дә күчте, аны кызганудан йөрәге кысылды.

Аңа ярдәм итәргә теләп, ул егетнең кем булып эшләгәнен, исемен, фамилиясен сорамакчы булды.

Шунда кызның ачык муенындагы җиз чылбырлы якорьны күреп, телдән язды: «Бу якорың нәкъ минеке төсле икән, сиңа аны кем бирде?» – дип сораудан чак тыелып калды.

Кичкырын, теплоходның йөге бушатылып бетәрәк, иртән шәһәргә чыгып киткән егетләр кайтып керде. Барысы да бик арыган, ачыккан, әмма күңелләре күтәренке иде. Нәзифә инде суына төшкән көндезге ашын тиз генә җылытып, аларга ашарларына бирде, кофе кайнатты.

Шул арада ашханәгә теге лаборант кыз тагын килеп керде һәм, сумкасыннан бланклар алып, бодайның элеваторга нормаль кондициядә, һичнинди дәгъвасыз кабул ителүе турында белешмә язарга утырды. Кызуда тамагы кипкәндер, дип, Нәзифә аның алдына бер кружка кофе куйды, егетләрнең сораулы карашына җавап биргәндәй, аның кем икәнен дә әйтте.

Табын янындагы практикантларның берсе, шәһәрдә күргәннәрен ашыкмый гына сөйләп утырган җиреннән, кинәт кемдер кытыклагандай, кычкырып көлеп җибәрде:

– И, без анда кемне очратканны белсәгез икән... Берәр кружка салкын сыра эчмәкче булып кафега керсәк, ни күрик: аулак кына почмакта безнең штурман бер чытлык хур кызы белән пырхпырх кәеф сөреп утыра. Шаккаттым, менә бу кияү егет, мин әйтәм.

– Хак сүз, мин дә шунда идем. Безне күрүгә тиз генә читкәрәк күчеп утырды, – дип, рулевой Хәйруллин да практикант сүзләрен раслады. – Карале, Нәзифәкәй, ул тасма тел белән сак бул син, төпсез көймәгә утырып кала күрмә.

Нәзифәгә уңайсыз булып китте, дөресен әйтмиләр, һаман шул өнәмәүдән күпертеп сөйлиләр кебек тоелды. Өстәлнең бер почмагында язып утырган лаборант кыз да, нидер сизенгән сыман, эшеннән туктап, сагаеп калды.

Тышта, ачык тәрәзә каршында палубада, баядан бирле сыерчыклар чыр-чу килә иде. Менә аларны кемдер куркыттымы, кинәт, өркүле пырылдап, читкә ташланганнары ишетелде. Шундук ашханәгә штурман Борһанов килеп керде һәм бусагадан атлап үтүгә, баскан җирендә тораташ кебек катып калды. Артык исерек булмаса да, аның кызмача икәнлеге күзгә бәрелеп тора: бите кызарган, кыңгыр фуражкасы астыннан җирән чәче тырпаеп тора, кителенең өске төймәсен чишеп җибәргән.

Менә ул, лаборант кызны күрүгә, сискәнеп куйды һәм, ялгыш, ярамаган җиргә эләккән кеше кебек, тиз генә кире чыгып китәргә теләгәндәй, як-ягына каушаулы күз атып алды; әмма кузгала алмады, үзенә төбәлгән салкын карашлар астында, кадакланган кебек ,баскан җирендә сүзсез тора бирде.

Лаборант кызның исә сагышлы йөзе яктырып китте. Җиңел хәрәкәт белән Борһановка каршы кузгалып:

– Күңелем сизеп көткәнмен икән, менә үзе кайтып төште ич... Исәнме, Зөбәер, – диде ул, киеренке тынлыкны бозып.

Борһанов шундук айнып китте, ни әйтергә белмәгәндәй чак кына сүзсез торганнан соң, лаборант кызга зәһәр карашын төбәп:

– Г-гафу итегез... Миннән ни кирәк сезгә? – диде.

– Зөбәер, ни сөйлисең син, әллә танымыйсыңмы?.. Ник алай күрмәгән-белмәгән кебек карыйсың?

– Юк, туташ, хәтерләмим. Бөтен күргән-очраган кеше истә торамыни... Сез мине бүтән берәү белән бутыйсыз бугай, – дип әйтте дә Борһанов, ишекне капылт ябып чыгып китте.

Ашханәдә авыр тынлык урнашты. Көтмәгәндә уңайсыз хәлдә калган лаборант кыз, нишләргә белмәгәндәй, бермәл аптырап торды да китеп барды. Егетләр дә үзара мәгънәле карашып алдылар да бер-бер артлы таралыша башладылар. Нәзифә исә, бу хәлне аңына сыйдыра алмыйча, югалып калды. Штурман Борһановның җан өшеткеч сүзләре, лаборант кыздан бигрәк, аның үзенә әйтелгән кебек йөрәген тырнап үтте, караңгыда искәрмәстән пычракка баскан сыман тәне чирканып китте.

Өстәл янында үзе генә утырып калган рулевой Хәйруллин, аны дусларча юатып:

– Алай көенмә, Нәзифә, нык бул, үзеңне горур тот, – диде. – Өзгәләнүнең кирәге юк. Вакытында күзең ачылу хәерле, шуңа сөен.

 

Сафа САБИРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар