Логотип «Мәйдан» журналы

Сыерчык (Нәсер)

Яз.Тик, гадәттәгечә, табигатькә иртәнге чык кебек саф яшеллек, кешеләргә сабый бала күңеледәй гүзәл, дәртле яшьлек алып килә торган күңелле яз түгел бу.Ловать елгасында боз китә. Ләкин Ильмень күленә...

Яз.
Тик, гадәттәгечә, табигатькә иртәнге чык кебек саф яшеллек, кешеләргә сабый бала күңеледәй гүзәл, дәртле яшьлек алып килә торган күңелле яз түгел бу.
Ловать елгасында боз китә. Ләкин Ильмень күленә таба агучы зур-зур бозлар бер-беренә бәрелгән вакытта ишетелә торган гадәттәге мәһабәт шаулау тавышы урынына анда немец куеп калдырган миналарның ямьсез шартлаулары яңгырый. Елга буйлап тезелгән авыл урыннарында шыксыз чокырлар гына калган. Туп ядрәләре белән урталай сындырылган ялангач нарат калдыклары язгы җилдә, салкын көзне хәтерләтеп, күңелсез улыйлар.
Каһәр суккан дошман!
Язны – чын, күңелле язны хәтерләтерлек бер генә билге дә юк биредә...
Чү! Нәрсә ишетәм мин? Нәрсә болай кинәт кенә йөрәгемне телеп җибәрде минем? Бу рәхимсез күренешләр арасында, мина шартлаулары, туп гөрселдәүләре астында шулкадәр җанга якын булып, чын мәгънәсендә тыныч вакыт язларын – рәхәт, шат язны шулкадәр тирән хис иттереп, нинди сихерле аваз яңгырап китте биредә?
Юк ителгән авыл урынында калган күңелсез базлар, ватык кирпеч өемнәре арасында тукталып калдым. Сихерле аваз яңадан ишетелде. Күзләрем ирексез шул аваз килгән якка тартылды. Кара күмергә әверелгән хәлдә, япа-ялгыз сөрәеп калган ялангач агач өстендә бер сыерчык утыра иде.
Күңелемнең иң кадерле түрендә сакланган ерактагы тормыш иптәшемә, йөрәгемә тоташып яшәгән сөекле балама булган тирән сагыну хисләремне күз карашыма туплап, бу кадерле яз кошына төбәлдем мин. Сыерчык бу коточкыч үзгәрешләргә хәйран калудан зиһенен җыя алмагандай тынып тора да, «Бу ни хәл соң?» дип сорау биргән сыман, өзеп-өзен кенә сайрап куя. Мин аңа, гомеремдә беренче күргән төсле, җентекләп карыйм. Борыннарын, күзләрен, күгелҗем нур уйнатып елкылдаган түш каурыйларын, нечкә, нәни тәпиләрен... Тукта! Аның бер тәпиенә алсу тасма бәйләнгән бит!
Йөрәгемне әрнетеп, хыялымда үткән тормыш җанлана башлый. Сыерчык миннән курыкмый, хәтта, киресенчә, мине күргәч, иске танышын очраткан төсле, озын итеп сайрарга тотына.
Сыерчык сайравын элек-электән яратып тыңлый торган идем. Ләкин аның бу кадәр тирән булып йөрәгемә төшкәй чагын хәтерләмим. Хәзер ул сайрый гына түгел, сөйли, һәм аның өзелеп-өзелеп әйткән һәрбер сүзе миңа аермачык булып аңлашыла...
– Биредә бакчаларга күмелеп утырган авыл бар иде, кайда ул? – дип сорый миннән сыерчык. – Бу мин кунган агач мондый ямьсез түгел иде, яз саен бөдрәләнеп яфрак яра һәм, тирә-якны бал исенә күмеп, аксыл-сары чәчәк ата торган йомшак юкә агачы иде. Нишләп болай кара күмергә әйләнгән ул? Бу агач тирәсендә җәй буена чәчәккә күмелеп утыра торган гөлбакча бар иде. Гөлбакча эргәсендә түбәсе дранча белән ябылган матур нарат өй бар иде. Ул өйдә мәхәббәтләре белән безне – кошларны көнләштерерлек матур итеп яшәүче ирле-хатынлы ике кеше торалар иде. Аларның ике кызлары һәм кызыл галстуклы бер шаян малайлары бар иде. Ул ма- 354 лай бервакыт мине ояма кергәнемне сагалап торып тотып алды. Башта мин аңардан бик каты курыккан идем. Куркуымнан йөрәгем леп-леп тибеп торганны сизгәч, ул, мине юатырга ашыгып, башымнан сыйпады. «Курыкма, юләр, – диде ул миңа, елмаеп, – мин сиңа тимим бит. Мин сине яратам. Ел саен безгә кил, мин сиңа тагын да матур итеп оя ясап куярмын, кара, килми калма, килмәсәң үпкәләрмен,  – диде. – Ә мин сине менә шушы тасмадан танырмын», – дип, аягыма җиңел генә кызыл тасма бәйләп җибәрде. Аннан күмәч валчыклары да тәкъдим иткән иде ул миңа, тик мин ул минутта каушавым белән ашый алмадым. Шуннан ул аларны минем ояма салып калдырды. Мин аларны соңыннан гына ашадым. Шундый тәмле иде алар... Кая киттеләр алар? Кайда минем шушы юкә агачына беркетелгән матур, җылы оям? Кайда ул гөлбакча? Кайда ул матур өй? Кайда ул өйнең сөйкемле хуҗалары? Кайда ул минем ал галстуклы кечкенә дустым? Мин аларны сагынып килдем. Ә алар... Алардан башка ни ямь бар миңа? Әйтегез, нинди шомлы җил исте биредән? Нинди каһәр суккан кара көч күмергә әйләндерде бу гүзәл гөлбакчаны?.. – Шулай дип сайрады сыерчык.
– Сыерчыгым, – дидем мин, дулкынланып, – тизрәк кит син моннан. Фашист үләте узды бу җирләрдән. Моңарчы тарихта тиңе булмаган явыз үләт ул.
Бу авылда ире партизанлыкта гаепләнгән бер хатыннан фашист сорау алган. Өч бала анасы булган бу хатын берни дә әйтмәгән, йомшак күңелле ананы тел яздырырга теләп, үз күз алдында аның бердәнбер улын атып үтергәннәр. Синең ал галстуклы дустың шул түгел идеме икән?.. Ачка интегүдән аптырап, ат үләксәсе эзләргә урман юлына чыккан икенче бер ятим малайны фашистлар тотып алып, нарат ботагына асканнар. Партизан булып күренгән аларга ул малай. Шул булды микән әллә синең шаян дустың?.. Бәлки, тагын... Хәер, мин аларны санап бетерә алмам. Ул дөнья корткычлар интектереп үтергән меңнәрчә гөнаһсыз балаларны, алар һәлак иткән меңнәрчә газиз аналарны, шашкан фашистның котырган ерткычлык тойгыларын канәгатьләндерү өчен корбан ителгән меңнәрчә саф йөрәкле кызларны, көчләп коллык каторгасына куылган меңнәрчә хезмәт кешеләрен, йөз еллар буенча санасаң да, исәбенә чыгарлык түгел...
Кит син биредән тизрәк, сыерчыгым. Биредә куркыныч синең өчен. Агачка кунма, снаряд кыйпылчыгы яки усал пуля тиеп һәлак итәр үзеңне. Җим эзләп җиргә төшмә, фашист калдырган минага эләгеп харап булырсың... Кит тизрәк биредән. Кояш чыгышына таба юл тот. Идел, Урал буйларына таба оч. Завод-фабрикаларда эшләүче, колхоз кырларында тир түгүче ата-аналарыбызга, хатын-балаларыбызга, сөйгән ярларыбызга сугышчылар исеменнән кайнар сәлам әйт. Тагын шуны әйт син аларга... Юк, аларга гына түгел, бөтен дөньяга, хезмәт һәм азатлык сөюче бөтен кешеләргә әйтеп чык: үз илеңнең ирке өчен булган хезмәт авырлыклары, үз халкыңның азатлыгы өчен булган көрәш читенлекләре, вакыты белән чиксез зур булсалар да, куркытмасын аларны. Тагын әйт син аларга: фашист үләте тизрәк юк ителсен, тыныч, рәхәт тормышыбыз тизрәк кире кайтсын өчен... Тукта, сыерчыгым, очмый тор, әйтеп бетермәдем әле мин». Юк, туктамады сыерчык. Ловать өстендә бозларга бәрелеп ярылган мина шартлавыннан курыкты, ахры, таланып, йолкынып беткән урманга таба очып, күздән югалды.


Төньяк-Көнбатыш фронты, 1943


Мирсәй ӘМИР


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар