Шурсямга, яшь бүре
Повесть.
* * *
Тамагы ач Шурсямга тынып калган кышкы урманда инде дүртенче тәүлек әрле-бирле йөри. Никадәр тырышса да, юлы уңмады: яңа гына салынган куян эзе дә, төнлә кар көртенә качып, ваемсыз йокыга талган ялгыз көртлек тә, хәтта кечкенә тычкан оясы да очрамады аңа. Бу көннәрдә ул хәтсез ябыкты, яңаклары эчкә батып керде, корсагы умырткалыгына сыланды, шулай да көчле аяклары элеккечә нык һәм тавышсыз атлый, күзләре үткенлеген югалтмаган, ә дымланып торган танавы корбанының исен теләсә кайсы мизгелдә сиздергән иң зәгыйфь җилне дә тотып алырга әзер. Урманда бар тереклек кырылып беткән диярсең. Кар тигез ята, анда бер генә дә эз юк. Көндез ул аклык бөркеп, кояш яктысында ялтырап, күзне чагылдыра. Бары караңгы төшкәч кенә, ялыктыргыч бу бәйләнчек ялтыравык юкка чыгып, йомшак зәңгәр төскә алышына. Кар көртләре карала төшкән, бары тик урман буйларында һәм киң аланнарда гына алсу ялтыравык озаграк сакланып тора. Менә ул да сүнде. Шулчак карлы калкулыкларда ерактагы тетрәүле йолдызлардан салкын күккә агып төшкән зәңгәрсу төстәге очкыннар ялкынланды.
Дөрес, кичә, кояш баегач, Шурсямга зур җәенке имәннең кырый ботагында ыгы-зыгы килгән тынгысыз тиенне күреп алган иде. Ул кинәт барган җиреннән туктап, тынсыз калды, аннары, борынын киереп, корбаны кулына төшкәндәй ләззәтләнеп иснәде һәм ахмак тиен, саклык турында онытып, җиргә төшәр дип өметләнде. Әмма, нәкъ менә шул ботакта коелмый калган имән чикләвекләре күренә, һәм әлеге мизгелдә тиенне башка берни дә кызыксындырмый кебек иде. Шурсямга кача-поса агачка якынлашты. Сиздерми генә корбанын эләктерерлек арага килеп җитте һәм кинәт, тешләрен шыгырдатып, югарыга атылды. Җәнлекнең күксел соргылт койрыгы аның борын төбеннән яшен тизлегендә юкка чыкты. Җитез тиен, очлы тырнаклары белән агач кабыгын тырный-тырный, чак-чок килеп, күз ачып йомганчы, кәүсә буйлап өскә күтәрелде дә куышына кереп яшеренде.
Шурсямга, карны изә-изә, кыштырдауга колак салып, агач тирәли әйләнгәләде, ләкин тиен җир йоткандай юкка чыккан иде. Агач төбе саклаудан мәгънә калмады. Ул ашыкмый гына җилгә каршы борылды, киң маңгайлы башын аска иеп, салмак кына имән яныннан юыртты...
Шурсямга көчле, нык гәүдәле чыдам бүре, узган язда аңа өч яшь тулды. Шулай да, яшь булуына карамастан, ул үз гомерендә һәр җанварга да тәтемәгән авырлыкларны кичерергә өлгерде.
Шурсямга туып, өч атна вакыт та узмаган иде әле, шәһәрдән килгән аучылар, өннәренең эзенә төшеп, әтисе белән әнисен атып үтерделәр. Абый-апаларының язмышы алга таба ничек булганын ул белми. Үзен исә, ат тире исе аңкып торган капчыкка салып, авылга алып киттеләр.
Анда, аучылар тукталган йортның иркен ишегалдындагы болдыр янында, бүре баласын җиргә кагып төшерделәр. Ул уңайсыз төшеп җәрәхәтләнде һәм аягына басарга да өлгермәде, кайдандыр сарай артыннан килеп чыккан йөнтәс эт, куркыныч ырылдап, аңа ташланды. Бүре баласы гомеренә куркыныч янавын сизде. Бәлки, аның турында хәзер бөтенләй сөйләп торырга да кирәкмәстер дә, кайсыдыр мизгелдә күрше малае явыз этнең юлын кисте:
– Тимә аңа, Шарик!.. Кит, югал!.. – дип кычкырды малай, йөрәксенеп, этне аягы белән этеп җибәрде һәм бүре баласын кулына алды да күкрәгенә кысты.
– Күрмисеңме әллә?.. Ул бит бик кечкенә әле.
Ишегалдында җыелган авыл ирләре аның бу гамәлен хуплап елмайдылар. Калтыранып, дерелдәп торган бүре баласын малайдан алырга җөрьәт итмәде аучылар.
− Ярар, алайса. Өеңә алып кайт, – диде малайга өлкән аучы. – Монда барыбер аңа көн күрсәтмәсләр, ахры...
* * *
Ярты елдан артык Шурсямга малайның ишегалдында яшәде, аның өчен иң бәхетле вакытлар иде бу. Малай бүре баласын тәрбияләде, җылы сөт белән сыйлады, ә кичен үз караватына салып, юрган белән каплады.
Малайның әтисе юк иде. Мөгаен, шуңа күрәдер әнисе улының шуклыкларын кичерә иде. Иртәдән төн уртасына кадәр ул өйдә яки урамда уйнап мәш килде, әгәр урманда табылган дустына бәла яный калса, малай һәрвакыт аңа ярдәмгә ашыкты. Әнисе дә бүре баласына ияләште. Ул еш кына Шурсямганы тезләренә утырта да аның колак артын иркәләп кашый, аркасындагы куе йонны сыйпый иде. Бүре баласы хуҗабикәнең назына карусыз буйсынды. Ул хәтта бу йомшак кына сыйпап куюларны ярата да иде. Ләкин бу иркәләү малайның тарткалап, тупас кагылулары белән чагыштырырлык түгел: алары аеруча рәхәт иде.
Ни кызганыч, бүре баласы тормышындагы бернинди хәсрәтсез һәм бәхетле бу чор кинәт тәмамланды. Мәктәптә укулар башланыр алдыннан малай елгада су коенган да, салкын тидереп, бик нык авырып китте. Аны хастаханәгә илттеләр, ләкин табиблар гомерен саклап кала алмадылар.
Шулай итеп, Шурсямга икенче тапкыр ятимлек ачысын кичерде.
Малайның кайгыдан сынып-сыгылып калган әнисе бүре баласын өйдән куып чыгармады, әмма ашатса һәм элеккечә иркәләсә дә, ул үзе хуҗабикәдән читләшә башлады. Еш кына болдыр астына кереп ята да көннәрен шунда үткәрә. Төн җитте исә, зарланып ыңгырашты, ишегалдыннан качарга маташты, борыны белән койманың кыек такталарына тыгылды, ләкин алар арасында ул сыярлык ярык юк; капка бикләнә, ә ян капка ачылмаслык итеп ябыла.
Бүре баласы, урамга чыга алсам, анда малайны очратырмын, йә булмаса эзләп табармын дип уйлады. Тар ишегалдыннан качу, үзенең югалган хуҗасын һәм яклаучысын табу – хәзер бүре баласының барлык тырышлыгы шуңа юнәлде, бөтен уйлары шул максатка кайтып кала иде.
Көннәрнең берендә аңа бәхет елмайды. Хуҗабикә күршеләргә кереп киткәндә, капканы ябарга оныткан.
Урамга юл ачык иде. Бер минутны да югалтмыйча, бүре баласы ишегалдыннан чыгып, югалган дустын эзләп китте.
Тик үзенә таныш урамда Шурсямга малайны очратмады. Ни гаҗәп, бер генә тыкрыкны калдырмый үтсә дә, һәр ишегалдын күзләсә дә, малай беркайда очрамады. Этләр дә, кешеләр дә аны күрүгә куып калдылар. Үзе дә сизмәстән, ул йортыннан ераклашканнан ераклашты һәм авылның икенче ягына килеп чыкты.
Менә шушында бүре баласын авылның төрледән-төрле маэмайлары сырып алды.
Әлбәттә, Шурсямга элегрәк тә этләрнең аны өнәмәүләрен сизә иде. Капка артында күренүе була, шундук ярсып һау-һауларга тотыналар, бөтен өерләре белән ташланмакчы булалар. Әмма әлегә кадәр бүре баласына алар белән җитди очрашырга туры килмәде. Малай, янында булып, һәрвакыт этләрне куып җибәрә иде.
Хәзер исә бүре баласы ялгыз иде. Ул аптырашта калды, үткен казык тешләрен ыржайтып, урам уртасында арткы аякларына утырды. Этләр беравыкка туктап калдылар. Шул мизгелдән файдаланып, алардан ничек котылырга белмәгән Шурсямга иске сарай почмагына сикерде. Ул бүре баласын коткарып калды, аның артында бүрәнә дивар иде.
Шурсямгада әле яшәү өчен генә түгел, үлем өчен дә кискен көрәш аңы уянмаган иде. Бүре баласы, бары тик малайны эзләүне дәвам итәр өчен, йөдәткеч этләрдән арынырга гына тырышты. Ләкин эчке тоемлавы аңа бугазын саклау кирәклеген сиздерде һәм ырылдашкан этләрнең һөҗүменә тавышсыз гына каршы торды, дивар буйлап йөгерде, күкрәген, җилкәсен, куе йон каплаган ян-якларын ыржайган тешләргә калкан итеп куйды. Кайсыдыр маэмай аның калак сөяген эләктереп алгач, ул авыртудан ыңгырашты, үзе дә сизмәстән, казык тешләрен эшкә җигеп, үзенә һөҗүм иткән эткә ташланды. Әле генә ба-
тырларча кыланган этнең муенындагы тирән ярадан кан бәреп чыкты. Яралы эт үзәккә үтәрлек тавыш белән чинады, бәргәләнде, калтыранды да тынып калды. Моны күргән башка этләр, шыр җибәреп, төрлесе төрле якка таралыштылар...
Мондый тиз һәм ансат бирелгән җиңү бүре баласын бераз аптырашта калдырды. Шурсямга әле тешләренең нинди көчле корал икәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Ләкин кыргый ата-бабаларның меңнәрчә еллык тәҗрибәсе үзен искә төшереп, анда көрәшкә сусау уятты. Шул ук вакытта ул бу үлем кешеләрнең ачуына сәбәп булачагын, тагын да зуррак бәла-казалар китереп чыгарырга сәләтле икәнен әле томанлы гына тоя иде.
Ләкин язмыш, һичшиксез, бүре баласы өчен рәхимле булды. Аның бәхетенә, якындагы ишегалларында ау этләре – бүре этләре юк иде. Алар куркып, югалып калган Шурсямганы бөтереп кенә алырлар иде. Ул авылның бөтен этләре шау-шу кузгатуын көтеп тормады, урам буйлап йөгерде, икенчесенә күчте, кемнеңдер бикләнмәгән капкасыннан эчкә узды... Дөрес, аздан гына усал эткә эләкми калды, бәхетенә, ул бәйләнгән иде, шуңа да Шурсямганың артыннан куа алмады.
Авыл буйлап аның артыннан ким дигәндә дистәдән артык эт иярде. Аларга яңалары кушылды, һәркайсы аны өенә илткән юлны бүләргә тырышты.
Таланып беткән ярсу бүре баласы, соңгы көчен җыеп, авылдан ерак түгел күгелҗем караңгы урманга таба борылды...
Баштарак Шурсямга үзенә таныш түгел, серле караңгы почмакларга керергә батырчылык итмәде, кояш яктысы төшкән урман кырыйларында гына йөрде. Әйтерсең лә шул яктылыктан ул авылга, кешеләр янына кайтырга, алар арасында югалган кайгыртучан хуҗасын эзләп табарга өметләнде. Ләкин авыл бүре баласын кабат кабул итмәде, этләре исә өзгәләрдәй булып котырынып өрүләре белән каршы алды. Шурсямга алардан курка иде. Ничә тапкыр талпынып караса да, бу хәл кабатланып торды, һәм Шурсямга кабат урманга ашыкты.
Бүре баласының башка чарасы калмады. Ул кайчандыр чит булган, әмма аны явыз этләрдән качырып үзенә сыендырган һәм азмы-күпме тукланырга мөмкинлек биргән куе чытырманлыклар эченәрәк керә барды...
Хәер, күзгә күренмәс бу чиккә артыннан куган этләр өереннән, кешеләрдән качып, урманга күченергә мәҗбүр булганыннан соң берничә көн узгач кына якынлашты ул.
Авыл артында, киң буа ярында, кошчылык фермалары урнашкан. Бүре баласы шунда ешлады, чөнки бервакыт шуннан ерак түгел куаклыкта, ул ике үрдәк йомыркасы һәм икмәк сыныклары табып алды. Тик болар аның ачлык тойгысын көчәйтте генә. Шурсямгага ит кирәк иде. Ә буа ярларында һәм ферма тирәсендә үрдәкләр иренеп кенә әрле-бирле йөренә. Ләкин бүре баласы нәкъ менә аларның үзенә кирәкле ит икәнен белми иде әле.
Гадәттәгечә, кичке якта Шурсямга куаклыкка килде һәм төркемнән аерылып калган үрдәкне күреп алды. Үрдәк аннан ике генә адым ераклыкта. Бүредә кызыксыну уянды: яшеренгән урыныннан атылып чыкты. Үрдәк куркуыннан томшыгы белән җиргә кадалды, аннары, бар көченә бакылдап, канатларын кага-кага, төркеменә таба томырылды.
Үзеннән куркып качкан кошның бу хәрәкәтләреннән Шурсямгада ау дәрте кузгалды. Ни өчен шулай эшләгәнен үзе дә аңлап бетермичә, бүре баласы үрдәкне куып та җитте, аяклары белән кысып тотып, бугазына ябышты. Җылы кан тәмле булып чыкты. Шуннан соң, кан йота-йота, Шурсямга тешләрен үрдәкнең җылы тәненә батырды, сөякләрен вата-сыта, канатлары белән бергә ашыгып чәйнәде...
Шулай итеп ул үзеннән качкан һәр җан иясенең үзе өчен табыш – ит булуын аңлады. Шурсямга бик тиз арада вак тереклек ияләрен эзләп табарга, тавышсыз гына якынлашырга һәм хәлиткеч мизгелдә зур тизлек белән атылып, корбанын эләктереп алырга өйрәнде.
Чын ерткыч хайванга әверелер өчен, бүре баласына авыл, андагы малайның кайгыртучанлыгы белән бәйле соңгы нечкә җепне өзәргә кирәк булган икән.
Кайчагында аның күзалдыннан авыл ишегалдындагы бер кайгысыз тормышы томанлы картина сыман чагылып үтә; үзенең кечкенә дусты белән рәхәтләнеп уйнаганнарын хәтерендә яңарта, еш кына, аркасыннан малайның әнисе назлы куллары белән сыйпавын тойгандай була. Өзек-төтек хатирәләр аның күңелендә сагышлы әрнү уята. Алар аның тынычлыгын ала, кабат урман кырыйларына чакыра, авыл ягыннан искән таныш, тансык исләр ымсындыра. Ләкин кайчандыр үзен сыендырган авылның кай якта булуын ул инде хәтерләми.
Шурсямга бөтен җаны-тәне белән кешеләргә тартыла, ышана иде. Алар барысы да аның элеккеге хуҗалары кебек игелекле һәм кайгыртучан булып тоела иде аңа. Тик бер вакыйга кешеләргә ышанычын челпәрәмә китерде.
Бу хәл ул икенче яшенә чыккач булды. Җәйге матур, аяз көннәрнең берсендә таң белән уянган бүре баласы ауга кузгалды. Ачлыктан һәм хуҗасын сагынудан интеккән Шурсямга урман кырыена килеп чыкты. Якында гына болын җәйрәп ята, ике арада куе булып кура җиләкләре үскән. Шурсямга ашыкмый гына атлады. Кинәт җил юнәлешен үзгәртте, бүре баласының борынына бик якын ис – кешеләр исе килеп бәрелде. Борчылмаса да, җиргә сеңә төшеп, Шурсямга сак кына чәнечкеле кура җиләкләре аша узды да биек үләнгә ышыкланып күзәтергә кереште.
Болын уртасында печән чабучылар ял итә. Алардан шактый еракта тугарылган ат утлап йөри. Кешеләр төшке аш белән ризыкланалар иде, бүре баласында аны күреп алырлар да ашарына бирерләр дигән өмет чаткысы кабынды кинәт. Инде яшеренмичә, Шурсямга үзенең бөтен буе белән күтәрелде дә болынга аяк басты.
Иң әүвәл аны ат күреп алды. Ул пошаманга төшеп пошкырынды, куркуыннан бавын өзде дә чабылган болын буйлап кушаяклап йөгереп китте. Бүре баласы аның бу хәрәкәтләрен уенга чакыру дип кабул итте. Ул дусларча тешләрен ыржайтты, колакларын торгызды һәм ат артыннан элдертте. Тегесе исә, ачы кешнәп, кешеләр янына атылды. Ә бүре баласы кешеләрдән курыкмый иде. Әлегә кадәр ул дошманы итеп этләрне генә санады. Монда исә этләрнең исе дә юк иде...
Шулчак кешеләр утырган җирләреннән сикереп тордылар да кулларын болгый-болгый кычкырына башладылар. Аларның бу сәер гамәлләрен күреп, бүре баласы атлаган җиреннән туктап калды. Ул, төшенкелеккә бирелеп, арткы аякларына төште. Аның йөзендә һәм бөтен кыяфәтендә бары тик бик нык аптырау гына чагыла иде. Әгәр дә печән чабучыларга бүренең теләкләрен аңлау сәләте бирелгән булса, алар бу сәер җанварның зыян китермәсенә төшенерләр иде. Аның: «Нишлисез, яхшы күңелле кешеләр?.. Мин сезнең атыгызга тимим... Ул миңа нәрсәгә?.. Мин сезнең янга ярдәм өмет итеп килдем... Ә сез нишлисез?..» – дип әйтергә теләвен дә аңларлар иде...
Тик куркуга калган печән чабучылар шаяртуны аңларлык хәлдә түгел иде, һәм алар бүреләрнең кешеләргә таныш булмаган гадәтләренең нечкәлекләренә төшенергә дә җыенмады да. Болынга кинәт килеп чыккан һәм курыкмыйча якында гына утырган бүредә алар кешенең мәңгелек дошманын, терлекләрне юк итүчене, явыз ерткычны күрделәр...
Куркуның күзләре зур диләр: печән чабучылар арасында ыгы-зыгы башланды. Әгәр игътибар белән күзәткән булсалар, алар үзләре алдында канга сусаган явыз дошман түгел, ә бары тик ябык, ачлыктан, ялгызлыктан интеккән бүре баласы икәнен аңларлар иде. Кешеләр төркеме ерткычның һөҗүмгә ташлануын көтеп, кулларына тырма, чалгы, сәнәк алып аңа каршы торырга әзерләнделәр...
Печән чабучылар арасыннан берсе, түзә алмыйча, бүре баласына ботаклы таяк ыргытты. Тегесе исә борылырга өлгерми калды, һәм таяк аның маңгаена килеп эләкте, очлы ботак исә тиресен үтеп кереп, тирән яра ясады. Кискен авыртудан Шурсямга хәтта бер мизгелгә сукырайган сыман булды. Ул үзе дә сизмәстән, гәүдәсен җыеп, биеккә атылды, бөтерчек кебек әйләнгәләде дә куе чытырманлыкка таба томырылды...
Шулай итеп, алдын-артын уйламый ясаган адымы аркасында бүре баласын кешеләр белән бәйләп торган соңгы җеп тә өзелде. Шурсямга кешеләрнең аңа карата этләр кебек үк нәфрәтле мөнәсәбәттә булуларын аңлады. Бүре баласы кичергән сызлану аның хәтерендә моңа кадәр кешеләрнең томанлы гына сакланган яхшылыгы һәм игелеклелеге турындагы хатирәләрне тәмам юкка чыгарды. Кешеләргә ышаныч алардан курку белән алмашынды. Ә курку, билгеле булганча, дошманлыкның нигезендә яткан нәфрәткә китерә. Хәзер Шурсямга кешеләр белән бәйле һәрнәрсәгә карата нәфрәт һәм курку гына тоя. Кешеләр дә үз чиратында аннан шүрләделәр һәм үз юлларыннан алып атуны мәгъкуль күрделәр.
Кайчандыр кулга ияләштерелгән самими бүре баласы әлегә кадәр аны сакчыл һәм хәйләкәр кыргый хайваннан аерып килгән күзгә күренми торган чикне тулысынча атлап чыкты.
Ул бүрегә әверелде.
* * *
Таң атканчы ач Шурсямга кар белән капланган куаклыклар, яланнар, ерымнар буйлап йөрде, урман кырыйларын да әйләнгәләде. Дөрес, көндез ул карт чыршының җил актарып чыгарган тамырларына аз гына башын куеп алды, әмма озакка түгел – ачлык хисе яңадан корбан эзләп чыгарга мәҗбүр итте.
Чынлыкта бүреләр бик чыдам һәм талымсыз. Ашамыйча ун көннән артык түзә алалар. Әмма озакка сузылган ачлыкны аларның иң чыдамлысы да бик авырдан кичерә. Андый вакытларда бүреләр хәтта көчсезләнгән туганнары өчен куркыныч тудыралар.
Якын-тирәдә Шурсямгадан башка бүреләр булмагандыр, мөгаен.
Маңгаендагы ярасы төзәлеп, аның урынында күзгә бәрелеп торган якты ак тап калды. Тирә-якта яшәүче халык аны сирәк-мирәк күргәләп тора. Шушы тап өчен алар өч яшен тутырган бүрегә Шурсямга дип кушамат тактылар. Чуваш телендә ул маңгаенда ак табы бар дигәнне аңлата...
Шурсямга үзенеке дип санаган биләмәләрен тагын бер тапкыр җентекләп тикшерергә карар кылды. Белмәссең, аның бәхетенә бәлки берәр адашкан куян баласы булса да очрап куяр?
Ул да булмады, күкне салынкы авыр болытлар каплады. Алар агачларның ялангач очлары өстеннән ашыкмый гына йөзәләр, шуңадырмы, җансыз тоелган урман, кашларын җыерып, тагын да караңгырак күренде. Шурсямганың башы өстендә яфраклары коелган усак ботаклары тырпаеп тора; еламсар каеннардан кар көртләренә таба нечкә җиңел җеп сузылган; бары тик юан имәннәрнең җәенке ботакларында гына кар бүрекләре күренә. Ә алда мамыктай йомшак карлы тигезлек җәелгән, аның уртасында кар астында күмелеп калган агач төпләре ак бәрәннәрне хәтерләтә иде.
Бүре урман читенә чыгып туктап калды, аксыл каеннар һәм яшькелт усаклардан арырак йөнтәс алыплар сыман күтәрелгән чыршы һәм наратларның кара таҗларына карап, дымлы һаваны иснәде. Юк, бүген бу агачлар арасында йөрмәү хәерлерәк. Алар астында кар юк диярлек, җирән ылыслар коелган ялангач җир каралып тора, ә куяннар күптән инде ак туннарын киделәр. Хәзер алар вак урманнарда яшеренгәннәр, карлы куаклар һәм түмгәкләр астында качып яталар.
Шурсямга тирә-ягын игътибар белән күзәтте, һәр хәрәкәт, кыштырдауга ул бик сизгер. Ләкин урманда тынычлык хакимлек итә, әйтерсең лә ул үлгән – тавыш та, җил дә юк. Үзен урманда япа-ялгыз калган кебек тойды бүре. Ауган агач кәүсәсе янына килде, арткы аягын күтәреп, кирәк була калса дип, үз тамгасын калдырды. Бу җирләргә берәрсе керә-нитә калса, урманда хуҗа барлыгын белеп торсын.
Әмма әлегә шикләнерлек сәбәп юк: катыланган кар кабыгында чит эзләр һәм исләр күренми-сизелми кебек. Бары бер куактан икенчесенә таба аның йөгереп узганы гына ярылып ята. Ә Шурсямганың эзе сизелерлек. Бервакыт ул үзенең ахмаклылыгы аркасында уң алгы тәпие белән төлке тозагына эләкте. Тәпиен, әлбәттә, тартып алды, тик тырнаклары киселеп калды, шуңа күрә бу аягының кардагы эзе башка тәпиләренекеннән бераз түгәрәгрәк һәм кечерәк булып чыга. Шурсямгага, билгеле, бу бер дә комачауламый – ул бик тиз йөгерә һәм һич тә арымый...
Бүрегә кинәт җиңелчә җил кагылып үтте. Ул тиен исен сизде. Әйе, нәкъ шулай булып чыкты да! Карт имән куышына качкан җитез җәнлек иде бу. Кем белә, бәлки, ул бүген җиргә төшәр, һәм бүре аны эләктереп алыр? Шурсямга туктамады, борылып, сак кына үзенең иске эзенә төште.
Ләкин агач астында тиен юк иде. Ул өстә дә күренмәде. Бүре әкрен генә чигенеп, имән яныннан китте, иснәнеп алды – аның йөрәгендә кинәт ниндидер шом барлыкка килде. Әйләнә-тирәдә берни дә үзгәрмәгән кебек, бәла-каза көтелми сыман: гадәттәгечә, урман тын гына йокыга чумган. Ләкин бүре якын-тирәдә үлем яшеренгәнен тоя һәм аның кеше тарафыннан янаганын анык белә. Өч еллык тормыш тәҗрибәсе бүрене кисәтә: озак сузмыйча котылырга, як-якка каранмыйча йөгерергә, моннан качарга кирәк...
Соры яшен ташы кебек Шурсямга кәкре-бөкре наратның юан кәүсәсе артына ташланды. Нәкъ шул мизгелдә ату тавышы яңгырады. Эре ядрә агач кабыгына кадалды; бүренең сул колагын кискен авырту яндырып алды; әмма ул инде тирән булмаган ерым аша сикереп чыгып, җәядән атылган ук кебек урман чытырманлыклары аша очып үтте. Икенче ату тавышы соңга калып яңгырады...
* * *
Валяхха, ачуыннан, чак кына мылтык түтәсе белән салынкы ботаклы чыршыга кундырмады, ул көне буе шуның төбендә мәлгунь бүрене каравыллады бит.
Болай килеп чыгасын кем уйлаган? Ул, Валяхха, бөтен тирә-якка танылган аучы, якында басып торган бүрегә эләктерә алмады... Оят!.. Бу хакта кемгә дә булса сөйләп кара – беркем ышанмаячак! Ерткыч нибары ун метр ераклыкта гына иде... Ә ул ашыкты, борыныннан нарат сагызы агызып йөргән малаймыни, тидерә алмады!..
– Шайтан алгыры, шушы бармак аркасында! – ачуын бераз булса да киметер өчен, Валяхха, салкыннан бераз оеган кулын күкрәгенә тыгып, сүгенеп алды. – Гел кирәкмәгән вакытта туңа... Югыйсә туңарлык түгел бит әле!..
Валяхха, ауга иртә таңнан кузгалды. Төшке ашка хатынына куян алып кайтырга вәгъдә итте. Ике сәгать буе үзенең киң чаңгыларында куаклыкта, Тет ерымы тирәсендә, куян эзләрен барлап йөрде. Ләкин, гөнаһ шомлыгы, бер генә яңа эз дә күзенә чалынмады. Шуңа күрә, кабыгы ак түгел, саргылт төстә булганга җирле аучылар Сархуран – Кызыл Каеннар дип атаган каенлыкка килеп җиткәч, Валяхха урманга борылды. Бәлки, шунда бәхет елмаер?..
Валяхха, аз гына эчкә узуга, зур бүре эзләренә тап булды. «Бу бүренең эзе гадәти түгел, – дип уйлады Валяхха, карда аермачык күренгән чокырчыкларны игътибар белән карап. – Алгы уң аягында тырнагы юк, ахрысы? Әллә бармаклары башкаларына караганда кыскаракмы?.. Бәлки яралангандыр?..»
Валяхха кебек хирыс һәм тәҗрибәле аучы өчен урмандагы һәр эз – таныш китаптагы яңа юл кебек. Укып аңлар өчен күп көч куярга кирәкми. Эзләр чагыштырмача яңа иде: бүре урман чите буйлап иң ким дигәндә өченчекөн кич йөргән. Тик ул яраланганга охшамаган. Кажаманның адымнары тигез, эре. Юк, яраланган кыргый хайванның йөрүе башкача була. Аның аягы шундый үзенчәлекле, күрәсең. Кызык, кай тарафка юл тотты икән ул?
Бүре эзләре аучыны карт имән янына алып килде. Әһә, менә монда бүре корбанына сикергән, аннары агач астында таптанган. Димәк, агач ботагында утырган тиенгә атылырлык хәлгә төшкәч, нык ачыккан.
Валяхха, карашын йөгертеп, тиен куышын эзләп тапты. Шулвакыт хуҗабикә үзе дә башын чыгарды, әмма, аучыны күрүгә, шундук юк булды. Аннары тагын кызыксынучан танавын күрсәтеп алды.
Валяхха, үзе дә сизмичә, мылтыгын тиенгә төбәде, әмма атмады.
– Шайтаныма олак! Бүре авызына эләкмәгәнсең икән, яши бир, – дип мыгырданды ул. – Сиңа дары сарыф итсәм, бүре куркыр. Ә менә аны алсаң, шәп булыр иде...
Валяхха читкәрәк авышып, мылтыгын эре ядрә белән корды һәм чыршының киң ябалдашлы ботаклары астына яшеренде. Ул корбаныннан колак каккан ач бүренең шул урынга кабат әйләнеп киләчәген, максатына ирешү өчен, кабат көч куячагын белә иде. Корбанын бәлки эләктерә дә алмас, тик күңелен шулай итеп булса да юатачак. Ул бүген дә киләчәк, кая барсын, барыбер киләчәк. Мәңге туймас ашказанын тутырырга өлгермәгәндер әле. Әйе, дускай, кышкы урман – ул сиңа район ашханәсе түгел, һәр куак астында тәлинкәдәге кебек төшке аш салынмаган...
Шундый уйлар белән Валяхха, сабырлыгын йодрыкка төйнәп, бүрене көтәргә булды.
* * *
Аучыга караңгы тәмам төшкәнчегә кадәр көтеп утырырга туры килде. Ул салкынга түзеп утырган үзен дә, кайдадыр йөргән бүрене дә эчтән генә каһәрләде, өйдән йонлы бияләйләр алмаганы өчен бигрәк тә үзенә эләкте.
Баштарак, әле хәрәкәт иткәндә, суык үзен артык сиздермәде – түзәрлек иде. Өстәвенә, Валяхха көне буе чыршы астында бөгелеп утырырга җыенмаган иде. Мәсьәләне тиз хәл итәрмен дип уйлады... Суык әкренләп эчкә узды, ул туңудан калтырый башлады. Әле монысына түзәр идең, балачакта урак белән кыеп алган имән бармагы берни сизмәс булып катып калды. Бармакны сулыш өреп җылытыр, уар, куенга тыгып торыр идең – ярамый. Бүре – үтә сизгер, сак, хәйләкәр хайван... Ләкин Валяхха да төшеп калганнардан түгел. Ул бүреләрнең гадәтләрен биш бармагы кебек белә.
Валяхха нәкъ менә үзенә нык ышануы, бүреләрне яхшы беләм дип уйлавы аркасында шушы хәлгә калды, ахрысы.
Аучы, бүренең җилгә каршы барачагына ышанып, сизелер-сизелмәс кенә җил имән ягыннан аңа таба исәрлек итеп урнашты. Ә урманның соры хуҗасы җилгә таба, аучының аркасыннан диярлек килеп чыкты, шуңа күрә Валяхха аны күреп өлгермәде.
Ә инде маңгаендагы ак тапны абайлап алганда, үзе белән очрашырга туры килмәсә дә, Шурсямга турында кешеләрдән ишетеп белә – мөһим секундлар югалган иде инде. Әмма иң аянычы: каһәр суккан имән бармак Валяхханы алдады, тәтегә басты сыман, ә ядрә атылмады... Бармагы шакраеп катмаган булса, Шурсямгага котылу юк иде. Бу хакта сөйләп, икеләнеп торасы юк.
Үз-үзен табалап, берникадәр зарланып алгач, аучы яңа эзләр буйлап кузгалды. Берничә адым үтүгә, Валяхха тапталган ак карда кызыл таплар күреп алды. Димәк, ул каһәр суккан Шурсямгага барыбер эләккән! Ничек кенә сөенмәсен, бүренең көчле сикерешләре кыскармады, эз буенча тамган кызыл таплар да артмады. Ерым артында исә эзләр бөтенләй юкка чыкты. Күрәсең, ядрә аны тырнап кына үткән. Яра тирән булмаганга, кан да агудан туктаган.
Валяхха, бүрене эзәрлекләүнең файдасыз гамәл икәнлегенә төшенгәч, кире борылып авылына юл тотты...
* * *
Шурсямга Маншур – Зур сазлыклар аша үтеп, зирек куаклыклары арасыннан Хырла елгасы үзәнлегенә ашыкты. Ул туктамыйча йөгерде, тамагы ачканын да, авыртуны да сизмәде. Нәфрәте ташып торган кешедән һәм аның куркыныч тимер таягыннан, бөтен көчен туплап, мөмкин кадәр тизрәк ерак китәргә омтылды.
Озакламый куе кар ява башлады, һәм бу да бүре файдасына иде. Ул күктән төшкән мамык сыман карның эзләрне яшергәнен, күмгәнен аңлый. Артыннан эзләре калмый икән, Шурсямганы кешеләр дә, этләр дә таба алмаячак. Шулай да ул елга яры буйлап берникадәр йөренде, усаклыкта буталып алды, шуннан соң гына аяклары белән карны казыды да, бераз хәл җыярга дип, артыш куагы төбенә ятты.
Торган саен куера барган кар бөртекләре бик тиз арада калын юрган сыман Шурсямга өстенә ябылды. Терәлеп үтсәләр дә, бүрене күрерлек түгел иде.
Шурсямга акрынлап тынычланды. Бик каты яңгыраган ату тавышын шулчак кабат исенә төшерде һәм колак читен яндырып алган авырту үзен сиздереп куйды. Бүре башын кат-кат чайкады, әмма колагының әрнүе басыла төшкән, түзәрлек иде инде. Шунда ачлык тойгысы кабат баш калкытты. Ул хискә каршы тору бик кыен булса да, Шурсямга кичкә кадәр урыныннан кузгалмады. Кешедән һәм аның үлем китерә торган тимер таягыннан курку тойгысы аны басып тора һәм яшеренгән урынында тота иде әле...
* * *
Кичке эңгер-меңгерне куе төнге караңгылык алыштырып, кара кучкыл болытларын җир белән тоташтырып куйгач, өнсез калган урманны, боз астында йокыга талган елганы, ерак үр артындагы Сугут урманы янындагы яссы мәйданчыкта мүк белән тышланган тәбәнәк йортлар тезелгән авылны да үз кочагына алгач, Шурсямга яткан җиреннән торды.
Ул тавышсыз гына кагынып алды, кайсы якка юл тотасын хәл иткәндәй, бәсәргән яңакларын як-якка боргалап, суыта төшкән һаваны сизгер борыны белән тирән итеп сулады да ашыкмый гына авылга таба юыртты. Урман ешлыгының юмартлыгына ышанычын югалтып, кешеләр яшәгән тирәдә тамак ялгарлык нәрсә дә булса табарына өметләнеп алга атлады.
Этләр һәм кешеләр белән очрашудан Шурсямга, әлбәттә, шүрли иде. Усал этләр юллары кисешкәндә аны өзгәләп ташларга әзер торсалар, мәкерле кешеләр исә очратуга яшенле утларын төбәделәр. Әмма башка юл юк, бүре, табигатьнең бу фасылында азыкның ансат табылмавына төшенә һәм корбанын, ризыгын бары тик шунда гына таба алачагын аңлый иде.
Шурсямга лерт-лерт юыртуын эре адымнар белән йөгерүгә үзгәртеп, уйга чумып тын калган чыршылар арасыннан шәүлә сыман шуышып кына узып китте. Авылның басу капкасына якынлашкач, сулышын кысып, адымнарын тигезләде, аннары акрынайды һәм бөтенләй туктап калды.
Төнге караңгылык һәм өстән явып торган кар ач бүрегә кыюлык өстәде. Әмма ул ашыкмады, кабаланмады – күзләрен йөртеп тирә-юньне күзәтте, юеш танавын сузып иснәнде, чит-ят авазларга колак салды...
Мамык сыман ак кар бөртекләре, тирбәлгәләп, аның киң сыртына, кыска муенына төшеп кундылар; батырып кигән бүрек сыман башын яшерделәр. Әмма Шурсямга селкенмичә түзде, артык хәрәкәт ясамады. Озакламый ул кар белән капланган ботаклы-чатаклы агачка охшап калды.
Бүре үзе дә аның аерылгысыз бер өлеше булган, дәһшәтле дә, матур да, зирәк тә табигый дөнья белән тәмам беректе.
Авылның кайбер йортларында кызгылт-сары утлар күренә. Шурсямга бу яктылыкны кешеләр кабызуын аңлый инде хәзер. Шуңа да кешеләрнең теләсә кайсы мизгелдә йортларыннан атылып чыгып, тавыш күтәрүләреннән, аннан да бигрәк, үзенә ядрә очыртуларыннан нык шүрли. Ул, карашын йортлар буенча күчереп, караңгы тәрәзәләрне эзләде.
Кинәт Шурсямга бер генә мизгелгә катып калгандай булды, аннары, өстендәге кар юрганын коеп төшерер өчен, гәүдәсен селкетеп алды, башын як-якка чайкады да сак адымнар белән еламсар каен ботаклары каплап торган, башкалардан читтәрәк, урманга якынрак урнашкан ялгызак йортка таба атлады.
Кинәт бер этнең һаулавыннан бүре капыл туктап калды, куркуыннан калтыранып куйды. Этнең усал нечкә тавышы колакларын кисеп үтте. Мөгаен, кечкенә генә бер әнчектер, ә ничек ярсып өрә! Үз телендә: «Әй, кешеләр! Тизрәк уяныгыз! Бүре бар! Тизрәк эләктерегез үзен!» – дип өзгәләнүедер инде. Артык көчәнүдән тамагы карлыкты хәтта.
Шурсямга сагайды: ишекләрнең шыгырдавы ишетелмиме, этнең һау-һаулавына уянган йокылы-уяулы кешеләрнең, мылтык, таяклар белән коралланып, болдыр баскычларын шыгырдатып урамга йөгереп чыгулары күренмиме? Юк. Ишекләр дә аваз бирми, болдыр баскычлары да тын тора – тирә-юньдә беркем юк иде. Бары тик ишегалдындагы эт кенә, биек койма артында яшеренеп, көчәнә-көчәнә тамак ертып, өрүен дәвам итте.
Шулчак бүре бу бик тырыш йорт сакчысының дошман гына түгел, аның корбаны да булу ихтималын аңлап алды. Ул койма янына килеп, такталар арасындагы ярыкка танавын тыкты. Тик гәүдәсе сыймады. Ишегалдына керергә теләп, койма буйлап әрле-бирле йөренде. Йорт сакчысы кинәт тынып калды, үзенә бүре тешләренә эләгү куркынычы янавын аңлап, оясына яшеренде.
Койманың бер читенә тыгыз булып кар өелгән иде. Бүре бер талпынуга аның түбәсенә менде дә, озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, ишегалдына сикереп төште. Кечкенә карамчык болдыр ягына тәгәрәде. Шурсямга аның артыннан ташланды, ләкин эләктерергә өлгермәде. Кызып китеп, этне эзәрлекли-эзәрлекли, такта түшәмәләре арасыннан үтте. Ләкин тегесе ниндидер тишек аша өйалдына кереп посты. Инде ничә көннәр ач йөреп шактый ябыкса да, бүре анда сыймады. Өстәвенә, өйалдыннан аңкыган кеше исе аны туктатып калды.
Көч-хәл белән, кысыла-сытыла, бер тотам йонын йолкытып, Шурсямга ишегалдына чыкты, сак кыланып, тирә-юньгә күз салды, борын тишекләрен киереп иснәнде. Йортның арткы ягына шыксыз гына сарай тоташкан иде. Аннан сарык исе килүен сизеп, бүре сак адымнар белән сарайга таба атлады. Сарыклар, үзләренә куркыныч янавын тоеп, сарайның түр почмагына күч булып өелделәр дә, дерелдәшеп, язмыш иркенә буйсындылар.
Ит... Тере, җылы ит... Бүренең ял төбендәге йоннары үрә басты. Мускуллары киерелгән аякларын тавыш чыгармый гына атлатып, ул бүрәнә дивар буйлап якынлашты, әмма кечкенә ишекне күрмәде. Бикле ишек ачылыр дип тә өметләнмәде. Корсагына ятып шуышканда, танавы белән шул ишеккә эләкте дә, ул җиңел генә ачылып китте. Ниһаять, бүрегә бәхет елмайды, мөгаен, хуҗалары аны бикләргә оныткандыр, бәлки келәсе ныклап ябылмагандыр. Хәер, тамагы ач бүрегә моны ачыклау кирәк тә түгел иде, иң мөһиме – сарык абзарына үтеп керә алды.
Куркудан күзләре тонган сарыклар дәррәү ачык ишеккә – бүренең өстенә атылдылар. Шурсямга алга талпынып, берсенең бугазыннан эләктерде. Ул кайнар кан тәменнән акылдан язгандай булды, сак булырга кирәклеген онытып, сарыкны идәнгә егып салды. Кан исенә иләсләнгән бүре түшкәне үткен тешләре белән умырырга тотынды. Бөтен тәне буйлап җылы рәхәтлек агылганын тоя-тоя чәйнәде ул.
Шулчак өйалды баскычлары ыңгырашып аваз бирде, һәм болдырга бер хатын чыгып:
‒ Камбур! Камбур! – дип, этне чакырды. – Кайда йөрисең син? Ник сарыклар ишегалдында тулгана?..
Йокысы бүленгән хатын үзалдына мыгырданып, болдыр кырыена ук килеп басты. Хуҗабикәсенең тавышын ишетүгә, посып яткан җиреннән эт тә килеп чыкты, һәм баягыдан да отыры һауларга кереште. Сарыклар исә, берсен-берсе эткәләп, йортка таба атылдылар, хуҗабикәнең яклавына өметләнеп, болдырга ук үттеләр.
‒ Әй, Аллам! Әллә сарайга бүре кердеме? – дип кычкырды куркуга төшкән хатын.
Шул мизгелдә аның соравына җавап булып, ишегалды аша кара күләгә шуып үтте дә, коймага ташланып, күз ачып йомган арада юк та булды.
‒ Бүре бар! – дип кычкырды хатын. – Бүре!.. Ярдәм итегез!..
Ул кире өенә атылып керде дә, ашыга-ашыга ишекне ябып, эшермәсен этеп куйды.
Хатынның ачыргаланып кычкыруы авылдагы этләрнең тынычлыгын алды. Алар туктаусыз өрделәр, шауладылар, ыңгыраштылар. Күрше-тирәдәге йортларда хәрәкәт башланды, ишек-капкалар шыгырдап ачылды, кешеләрнең үзара сөйләшкән тавышлары ишетелде. Әче тавышы белән авылның бар этләрен аякка бастырган хатын да, куркуын җиңеп, ишекне биктән арындырды да болдырга чыкты. Тик әле дә булса бер-берсенә сыенып дерелдәшкән сарыклардан һәм хуҗабикәсенә ярарга тырышып һау-һаулаган әнчектән гайре ишегалдында чит-ятлар күренмәде…
* * *
Шурсямга җилкәсенә сарык түшкәсен салган килеш койма аша сикереп чыгарлык көчнең кайдан килгәнен үзе дә аңламады. Корбанының бугазыннан эләктергән бүре бар көченә үз урманына чапты. Бары тик монда: һәр агачы, һәр куагы таныш урманда, үзен тулы хокуклы хуҗа итеп санаган биләмәләрендә генә ул куркыныч янамавын белә, тынычланып, сирәк очрый торган тәбәнәк чыршылар үскән сөзәклектә тирән булмаган чокырны эзләп тапты да табышын карга ташлады. Аннары, комсызланып, корбанын ботарларга тотынды. Ул шулкадәр ачыккан иде: кисәк артыннан кисәкне авызына озатты, сөякләрен тәмләп ялады.
Сарык түшкәсе ничә көннәр ачлыктан газапланган Шурсямга өчен кечкенә сыман тоелды. Ул салкын һавага пар бөркеп торган җылы итне чәйнәми генә йотты. Ләкин бераздан инде иң тәмле кисәкләрне сайлап кына капкалый башлады. Туклангач, ул томан өреткән күзләрен тирә-якка йөгерткәләде, кимерелеп бетмәгән сөякләргә битараф карашын ташлады да корбанының калдыклары янына карга сузылып ятты...
Җил төньяктан исә. Салкын. Кар явудан туктады, күк йөзе ачыла төште. Урман өстендә туктап калган болытлар арасында яктылык пәйда булып, йолдызлар күз кысып ала. Алар коры салкын хакимлек иткән караңгы урманга ямь бирәләр. Инде тамагы тук Шурсямганың һава торышы үзгәрүенә дә, йолдызларның җемелдәшүләренә дә исе китмәде. Арган, йончыган бүре җилгә таба борылып, озын аякларына киң маңгайлы башын җайлап куйды да күзләрен йомды.
Әмма озак ята алмады. Кинәт җил Шурсямгага куркыныч ис китерде. Ул, ял төбендәге йоннарын кабартып, аякларына басты. Аның бүгенгә кадәр бу җирләрдә андый чит исне тойганы булмады. Димәк, аның биләмәләренә чит-ят үтеп кереп кенә калмаган, корбанына якынлашырга да батырчылык иткән.
Шурсямга әкрен генә ырылдады: күзләрендә ачу, нәфрәт очкыннары кабынды. Ул үз урманын, хәтта бүреләр көтүе һөҗүм итсә дә, сугышмыйча бирмәячәк, ничә көннәр ач тилмереп, авырлык белән тапкан корбанын исә беркем белән дә бүлешмәячәк. Ул биләмәсенең бердәнбер хуҗасы булу хокукы өчен көрәшергә, яңа пәйда булган дошманы белән котылгысыз алышка әзерләнде.
Чакырылмаган кунак җиңел адымнар белән сөзәклекнең каршы ягыннан, җил искән тарафтан хәрәкәт итә иде, мөгаен, аяусыз көрәшкә әзерләнгән Шурсямганы ул шундук күрмәгәндер дә. Әмма ботарланган сарык түшкәсе хуҗасының сугышчан кыяфәтенә килмешәкнең әллә ни исе китмәде кебек. Аннары, Шурсямга фикеренчә, ул үзен бик сәер тота иде шикелле. Гадел көрәштә көч сынашырга уенда да булмагандай, чакырылмаган кунакның, үз артыннан киң полоса калдырып, сөзәклектән корсагына ятып шуып төшкәне күренде.
Шурсямга, шикләнеп, аның хәрәкәтләрен күзәтте. Ләкин килмешәк бер сикерү ераклыгына кадәр якынлашкач, Шурсямганың күзләрендәге явыз дәрт кинәт сүнде, кабарынган йоннары кире үз хәленә кайтты. Ул, аптырап, баскан җирендә таптанды.
Сарык түшкәсе калдыклары иясенең кәефе үзгәрүен тойды килмешәк. Шурсямгага якынлашкач, буйсынып, бугазын ботарларга рөхсәт биргәндәй, кар өстендә катып калды. Аннары әнчекләр сыман аркасына ятып ауный башлады.
Шурсямга ышанычсыз адымнар белән алга атлады, чакырылмаган кунагының башыннан койрыгына кадәр иснәп чыкты һәм шуннан соң гына, яткан җиреннән басарга кушкан сыман, аның корсагына танавын төртеп алды. Тегесе исә шунда ук аякларына басты да башын Шурсямганың җилкәсенә куйды. Ике бүре шулай берничә минут тордылар...
Шурсямга үзенең шушы халәттә әле бик озак басып торырга теләвен тойды. Ләкин килмешәк әледән-әле итле сөякләргә комсыз карашын ташлап, телен ялаштыргалады. Аннары башын Шурсямганың җилкәсеннән алды да туп-туры аның корбанына таба юнәлде. Шулай да, ризыкка ташланыр алдыннан, Шурсямганың аңа һөҗүм итәргә җыенмавын тагын бер тапкыр тикшерергә ниятләгән сыман, артына борылып карады. Әмма Шурсямганың ачуы качкан ,күзләрендә ут чәчеп торган очкыннар сүнгән иде инде. Ул ач килмешәкнең итле сөякләрне ашыга-ашыга ботарлавын күзәтте.
Усал, ярсу Шурсямганың кинәт үз-үзен тотышын кискен үзгәртүенең, дустанә мөнәсәбәте, бүре табигатенә хас булмаган кунакчыллыгының сәбәбе башкада. Чакырылмаган бу кунак яшь кенә сылу бүре кызы иде. Көче ташып торган гайрәтле Шурсямга, дөресен әйткәндә, ялгызлыктан бик туйган иде...
Шурсямгадан аермалы буларак, бүре кызының әлегә кадәр кешеләр белән кисешкәне булмады, шуңа күрә аның кушаматы да юк иде. Ләкин без, хикәяләүне дәвам итү уңайлы булсын өчен, аны Саркка дип атарбыз.
Ит калдыкларын ашап бетереп, һәр сөякне җентекләп ялап, суырып чыкканнан соң, Саркка Шурсямга янына килеп басты, рәхмәт йөзеннән борыны белән муенына кагылып алды да аның белән янәшә карга сузылып ятты. Бүре кунакка өметле карашын төбәде. Сарккага үз табыныннан мул өлеш чыгаруга карамастан, аңа хокукы юклыгын аңлый иде ул. Әгәр бүре кызы теләсә, хәзер үк торып, җаны кая тели – шунда тыныч кына китә ала. Ул аны көч белән тотып калырга җөрьәт итмәячәк, чөнки һәр бүре хатын-кызы ирекле, кемне тели, шуны сайлый. Бу – кыргый хайваннар арасында хөкем сөргән закон.
Ләкин Шурсямга икесе арасындагы мөнәсәбәтләрне тизрәк ачыкларга теләде, аның белән нидер булды, үзен кулда тота алмый кыбырсынды. Тик мондый очракта нишләргә кирәген әлегә белми иде. Һәрвакыттагыча, бу юлы да аңа кабат ата-бабалардан калган инстинкт ярдәмгә килде.
Бүре кар өстендә яткан Саркканы иснәде дә читкә йөгерде. Бүре кызы башта канәгатьсезлек белдереп ырылдады, аннары гына Шурсямганың аны үзе артыннан барырга чакыруын аңлады. Ләкин тамагы туйганнан соң тынычланып калган Саркка бу уңайлы, ышык чокырдан читкә китәргә теләмәде. Шурсямга өмет тулы күзләрен бүре кызына төбәде, тик тегесе аңламаган кыяфәттә аңа шелтәле караш ташлагандай булды: «Ник урыныңда тыныч кына ятмыйсың? Нигә мине моннан алып китмәкче буласың? Кай тарафка?...» Бүре аның шелтәле карашына бирешмәскә булды, әмма әүвәл аңа бүре кызының үзен кире кагамы, юкмы икәнен төгәл белергә кирәк иде. Ул, үзенә карата күрсәтелгән битарафлыкны читкә куеп, тагын берничә адым йөгерде дә янә артына борылып карады. Шурсямга күзендә өмет катыш үтенеч чагылды: «Мин синең белән табышымны бүлештем, син, әлбәттә, теләсәң, монда кала аласың... Чынлап та минем артымнан бармыйсыңмы? Мин сиңа бөтенләй ошамыйммы?..»
Бүре кызы, ихтимал, нәкъ менә шушы карашны көткәндер, ник дигәндә, ул бернинди каршылыксыз күтәрелеп, үзен чын рыцарь итеп күрсәткән һәм намуслы булуы белән аның илтифатына лаек булган Шурсямга артыннан йөгерде.
Ә Шурсямга сөенеченнән, инде Сарккага таба борылып та карамыйча, алга томырылды. Ул инде икесенең эзләре көн ахырына кадәр аерылмаячагына төшенгән иде...
* * *
Аучы Валяхха ишек артында ярсып чәрелдәгән хатын-кыз тавышыннан уянып китте.
‒ Күршекәем, сүзләремә ышан! Бүре түгел иде ул, ә убырның үзе! Сарай ишеген ватып, иң симез сарыгымны ботарлаган. Ә эт, каһәр төшкере, ник бер аваз бирсен!.. Өйалдына кереп яшеренгән дә суларга куркып утыра! – күршесе Валяхханың хатынына зарлана иде. – Әгәр бүре булса, этем аңа өрмәс идемени? Убыр ул, убыр!..
Валяхха караватыннан торды да, тиз генә киенеп, хатын-кызлар янына чыкты.
‒ Нәрсә дөнья бетереп шаулыйсыз? Бүре сарыгыңны алып киттемени? – дип сорады ул күршесеннән, үзенең исә хәтеренә кылт итеп урманда каравыллаган бүре килеп төште.
‒ Үзем дә белмим, бүре идеме ул, юкмы? – Күршесе, иңбашына шуып төшкән җылы яулыгын төзәткәли-төзәткәли, барысын да яңабаштан сөйләп чыкты. – Артыннан чаптым чабуын да, – дип бераз шыттырды ул, – куып җитәрсең аны, бар! Сарыгымны сыртына салып койма аша очып кына чыкты... Сезнең бозау кадәр бар да бар. Бүре булмады бугай ул...
‒ Тукта, ә син аны үз күзләрең белән күрдеңме соң? – дип шикләнеп сорады аучы.
– Син ни сөйлисең инде, Валяхха! Менә хәзер сезне ничек күрәм, аны да шулай ук күреп калдым! Сарыгымны коткармакчы идем, өлгермәдем. Әйе, сезнең бозаудан зур ул! Сыер кадәр, һич ким түгел!.. Менә тәрем, Валяхха! Ходай аны башка күрсәтмәсен! – күрше хатын курка-курка чукынып алды. – Бүре түгел, убыр ул, убыр! Сүзләремне истә калдыр, Валяхха!..
– Әйдә, ишегалдыңа керик әле, – диде күршесенә Валяхха. – Бәлки, ул убырдан берәр эз калгандыр.
– Әйдә, киттек, әйдә! – күрше хатын шатланды. – Син – яхшы аучы. Аны эзләп табарсың да атып үтерерсең! Югыйсә, ул минем калган сарыкларымны да кырып бетерер.
Валяхха, өйалдында кадакта эленгән керосин фонарен кабызып, күрше ишегалдына юнәлде.
Сирәк-мирәк төшкәләгән кар бөртекләре бүре аякларыннан калган зур эзләрне яшерергә өлгермәгән, алар урам ягыннан койма буенда да ишегалдында – куркынган сарыклар таптарга җитешмәгән урыннарда ачык күренә. Валяхха шундук төшенде. Ул күршесенә бүренең биек кар өеменнән ишегалдына сикергәнен, этне куалап йөргәнен бәйнә-бәйнә аңлатты.
‒ Тукта әле, тукта... Монда нидер аңлашылып бетми... – Аучы гаҗәпләнеп, бүре эзләрен өйрәнүдән туктап, хатынга күтәрелеп карады. – Син аның артыннан кудым дип әйттең бит, шулаймы?
– Әйе инде, Валяхха! Кудым, әлбәттә. Бөтен ишегалды буйлап йөгерештек. – Күршесе үз ялганына үзе ышангандай, шыттыруын дәвам итте. – Койрыгыннан чак кына тотмадым шул убырның.
‒ Яхшы, әйтик, әгәр ишегалдында күргәнең убыр булса, син дә төшеп калганнардан түгел икән. Һавада оча беләсең, – диде аучы, мыек астыннан гына көлеп. – Җентекләп кара, менә, синең эзләрең беркайда да юк. Мәгәр капкага илткән болары гына бар.
Ялганда тотылган күршесе башта аптырап калды, аннары ни әйтергә белми як-ягына каранды һәм, хурлыкка калуын аяклары арасында сырпаланган эткә күчереп, ачу белән аны этеп җибәрде:
‒ Кит әле моннан, каһәр суккан әнчек! Бу бәлаләрнең барысына да син генә гаепле!..
Валяхха күрше хатынның уңайсызланудан нишләргә белми гасабилануын күрмәгән булып кыланды.
– Ул бүрене беләм мин. Күрәсеңме, аның алгы уң аягының эзе башкаларына караганда түгәрәгрәк, – диде аучы. – Бу убыр түгел. Аның турында күп тапкырлар ишеткәнең дә бар синең. Шурсямга бу! Әле күптән түгел урманда очраттым... Кызганыч, тидерә алмадым.
– И-и-и, Валяхха! Син дә тидерә алмагач, башка берәүгә бирешми дә бирешми инде ул. Үзенә түгел, шәүләсенә төбәгәнсеңдер? – күршесе, агулы сүзләре белән төрттереп, үчен кайтарды.
‒ Шәүләгә төбәүдән кыргый хайван яраланмый, – диде аучы аңа җавапка. – Ә менә сине, күрше, телең булмаса, күптән карга күтәреп киткән булыр иде. Буш сүз лыгырдап йөргәнче, абзарыңны бикләргә өйрән. Сарыкларың да исән булыр.
– Ишек бикле иде, бикле!
‒ Ярар. Балтаң кайда? Тикшерәбез...
Валяхха сарай ишегенең ватык келәсен төзәтте, аның каерылган тактасын яхшылап кагып ныгытты һәм шуннан соң гына өенә кайтып йокларга ятты. Икенче көнне ул, таң белән торып, иртәнге ашын капкалады да, мылтыгын эре ядрәләр белән корып, ауга әзерләнде.
– Көтеп тор, бүген мин сиңа бүре тиресе алып кайтам, – саубуллашканда, Валяхха хатынын шул вәгъдә белән сөендерде.
Әмма бу юлы да аучының юлы уңмады... Басу капкасын чыккач та, җәяүле буран башланды, аннары ишеп кар яварга тотынды, тора-бара күз ачкысыз буранга әверелде. Мондый чакта ау турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.
– Шурсямганы җеннәре саклыймы соң? – Валяхха, күрше хатынның сүзләрен искә төшереп, күңелсез генә мыгырданды. – Мондый буранда бүрене түгел, үз йортыңны да таба алмассың. – Ул бераз таптанып торды, тонык күк йөзен күзәтте дә кире авылга кайтырга карар кылды. – Әйе, бу бер көндә генә туктарга охшамаган... Әлегә яши бир, Шурсямга! Бураннан соң мин сине барыбер эзләп табам...
Буран өченче тәүлек киткәч кенә басыла төште. Бу көннәрне түземсезлек белән көтеп уздырган Валяхха ауга ныклап әзерләнде.
Капканы ачып чыгуга, аны почтальон каршы алды. Йөзендә елмаю балкыган кыз Валяххага кулдан кара белән язылган телеграмма тапшырды. Ул күрше хатынның ботарланган сарыгын уйлап борчылып йөргән, бүренең эзенә ничек төшәргә дип баш ваткан арада, шәһәрдә яшәүче малаеның баласы туган икән. Яшь әти-әни бабай белән әбине кунакка чакырганнар.
‒ Җыен, карчык! Кунакка барабыз! –дип хәбәр салды бәхетле Валяхха, өй бусагасын атлауга.
‒ Саташтыңмы әллә, ниткән карчык булыйм ди мин?! – аның көтмәгәндә пәйда булуына гаҗәпләнгән хатыны аптырап калды. – Кая барабыз, кайчан?
‒ Шәһәргә! Сөенче, оныгыбыз туган! ‒ Валяхха хатынына телеграмманы сузды.
Хатыны, әрле-бирле йөренеп, юлга җыенды. Әлеге күңелле мәшәкатьләр Валяхханың мин-минлегенә тигән кимсетелгән аучылык горурлыгын вакытлыча артка чигерде.
* * *
Шурсямга белән Саркка аерылмас дусларга әйләнделәр. Алар бергәләшеп ауга йөрделәр, корбаннарын эзәрлекләделәр һәм аны үзара бүлешеп ашадылар. Башта аларга бәхет елмайды. Иң әүвәл аксак куян эләкте, аннары Хырла елгасы ярында төлкеләр һәм башка ерткычлар, бөтенләй кагылмаган кабан дуңгызының салкыннан каткан үләксәсен таптылар... Раштуа салкыннары башлангач, бүреләргә тагын авыр көннәр килде: әйтерсең лә барлык тереклек иясе кинәт кенә юкка чыкты, урман бушап калды.
Биш көн авызына ризык капмаган Шурсямга кабат авылга юл тотарга ниятләде, күз алдына абзарда бер күч булып өелешкән сарыклар килде. Тик моңа кадәр аның авызына карап торган Саркка, көтмәгәндә үз киресенә катты. Ул авылга барырга теләмәде, Шурсямганы елга аръягындагы аңа таныш булмаган урыннарга әйдәде. Аның бер тапкыр да елганың ул ягына чыкканы булмады, чөнки урманның ул тирәләренә башка бүреләр хуҗадыр дип уйлады. Шуңа башкаларның чикләреннән үтеп кереп, тынычлыкларын алырга җыенмады: аның үз җирләре, үз чытырманлыклары бар, аларда ул үзен бердәнбер хуҗа итеп хис итте. Саркка исә үз ниятеннән чигенмәде, ахыр чиктә Шурсямга беренче тапкыр аныңча эшләргә мәҗбүр булды. Бүреләр, елга аша чыгып, кар белән капланган куаклыкка кереп киттеләр. Канәгать Саркка, корсагы белән йомшак тирән карга батып, Шурсямгадан бер адым калышмый барды.
Яр буендагы шомырт куаклыгы аша үтеп, тал белән зирекнең буталышып беткән ботаклары арасыннан чыккач, елга үзәнлеген кичтеләр дә киң юкә урманына аяк бастылар. Монда тып-тын, тыныч иде, бары тик кайдадыр биектә генә, ялангач ботакларны селкетеп, җил уйнады.
Яшь, нәзек ботаклы юкәләр арасында зур-зур агачлар калкып, дошманнарның һөҗүмнәрен үз өстенә алырга әзер тугры тән сакчылары белән уратып алынган карт гаскәр башлыклары сыман горур утыралар. Яшь юкәләрнең каралҗым кайрыларында куян тырнаган эзләр, поши кимергән ак җәрәхәтләр күренә иде. Монда корбан табу җиңелрәк, ахрысы. Һәрхәлдә, Сарккага бу урыннар таныш шикелле, ул үзен бик тыныч тота.
Озак та үтмәде, әкрен искән җил белән өметле хәбәр ияреп килде: якында гына поши бар иде. Дөресен әйтик, Шурсямганың әле моңарчы поши аулаганы булмады, шуңа бу искә артык исе китмәде. Ә менә Саркка тешләрен ыржайтып ырлады, ыңгырашты һәм, йоннарын кабартып, җилгә каршы ашыкты. Шурсямга, адымнарын кызулатып, бүре кызының алдына чыкты.
Әле монда, әле тегендә яшь усаклар күтәрелгән юкә урманының ачыграк җирендә бүреләр пошиның эзенә төште. Карт үгез иреннәре белән нәзек усак үсентеләрен тыныч кына сындыргалап, ашыкмый гына авызына озата. Тармакланып торган мөгезле пошиның ерактан күренгән ике бүрегә исе китмәде. Озын гомерендә аңа бүреләр белән бер генә тапкыр алышырга туры килмәде. Гадәттә, берничә уңышсыз һөҗүмнән соң, бүреләр көчле үгезне тынычлыкта калдыралар иде. Якын килергә курыкканнары да булмады түгел.
Мөгаен, поши бу пар аңа һөҗүм итәргә батырчылык итмәс, ерактан гына карап, үз юллары белән китәр дип уйлагандыр.
Ләкин бүреләр китмәде.
Элегрәк булса, күпне күргән поши тирә-якның хуҗасы исәпләнгән аю-патшадан да курыкмас иде. Мөгезләре һәм аяклары пошига гел таяныч булдылар, аңа ышанычлы корал булып хезмәт иттеләр. Аңа, мәсәлән, үткен аягы белән бүренең баш сөяген ярып ташлау берни тормый, һәм бүреләр дә моны белә иде. Ләкин пошиның гомер кояшы инде баюга бара, элеккеге көч-дәрман кимегән, тарткалашу аның файдасына булмаска мөмкин. Һәм поши, моны тоеп-аңлап, үзенең беренче хатасын ясады: үзенә якынлашучы бүреләрнең һөҗүмен кире кагарга комачауламасын дип, агачлар арасыннан ачык аланга чыгарга карар кылды.
Шурсямга да, бүре кызы да, бәлки, урман эчендә хәрәкәтсез туктап калган пошига ташланырга батырчылык итмәсләр дә иде. Хәзер исә пошиның сакчыллык күрсәтүен чигенү дип кабул иттеләр, һәм бу аларны дәртләндереп җибәрде. Саркка пошиның игътибарын читкә юнәлтергә тырышты, яннан ябышырга җыенган булып кыланды. Шулчак Шурсямга пошиның бугазына ташланды.
Тояклар китереп бәргәч, мескен Шурсямга еракка ук барып төште. Кар бөртекләрен тузгытып, шактый тәгәрәп барды ул. Бәхетенә, тояк аның башына туры килмәде һәм артык көчле дә типмәде. Соңгы мизгелдә генә борылырга өлгергән поши тоягы белән бүренең аркасына бәрде. Әмма Шурсямганы җәрәхәтли алмады, куе йонын гына бераз йолкыды.
Ярсулы бүре, авыртудан ыңгырашып һәм тешләрен шыгырдатып, яңадан корбанына ташланам дип сикереп торганда, поши алар яныннан шактый еракка элдерткән иде. Тирән карга бата-чума, кар көртләре аша сикергәләп, ул ерагайганнан-ерагайды.
Бу аның икенче хатасы иде, чөнки мондый эре адымнар, тирән кар көртләрен ерып бару хәлен алды.
Ләкин поши бу хакта уйламады да: үзләренә тиешлесен алган бүреләр кабат килергә кыймаслар дип ышанган иде.
Әгәр ул артына борылып караган булса, үзен эзәрлекләп килгән бүреләрне һичшиксез күрер иде һәм чарасын да тапкан булыр иде.
Алар исә аның артыннан калмыйча, эзләреннән тайпылмыйча ияреп килгәннәр һәм табигатьнең карлы ак уч төбендә ялгызы калып чәбәләнгән пошиның язмышын кыл өстенә куйганнар иде.
Пошиның бирешергә исәбе юк, ул учар мөгезен горур тотып, алга омтылды, бүреләр исә танауларын җиргә терәп диярлек эзәрлекләүләрен дәвам иттеләр – йокымсырап утырган урман гына бу көрәшкә битараф иде.
Кичкә таба бүреләр пошины куып җиттеләр. Ул, үтеп чыкмаслык чытырманлыкка терәлеп, туктап калган иде.
Поши, сагаеп, яңа һөҗүмгә әзерләнде. Тик бүреләр ашыкмый иде. Бүреләрнең әрсезлеге аны пошаманга салса да, алар белән кискен көрәшкә керергә теләмәде ул. Поши әлегәчә алардан качып котылу өметен җуймады. Чираттагы хатасын ясап, ул бар булган көчен туплады да алга ыргылды. Качарга омтылу бүреләрдә эзәрлекләү теләген уятуын онытып җибәрде ул. Качуны корбаннарының куркуы дип кабул иткәннәрен һәм бу аларга кыюлык өстәгәнен поши белә иде, югыйсә...
Таңның беренче чаткылары беленгән вакытта тәмам арган, алҗыган поши урман чытырманлыгыннан киң аланга чыкты. Бер читтәрәк ялгызы гына үсеп утырган җәенке ботаклы юан имән янында бераз хәл җыярга дип туктады. Кинәт уң һәм сул ягында яшел ут сыман ялтырап торган бүре күзләрен күреп сискәнеп китте. Пошиның тир бәргән тиресе калтыранып куюын Шурсямганың үткен карашы шундук тотып алды. Ул, пошиның качу юлын бикләп, алан уртасына чыкты.
Инде бер тапкыр тояк тәмен татып та, әрсезлеге чиктән ашкан бүренең баш бирмәс кыланмышына пошиның ачуы чыкты. Ул, мөгезен Шурсямгага юнәлтеп, аңа таба килә башлады, әмма тегесе читкә тайпылды да яңа һөҗүмгә әзерләнгән сыман киерелеп басты.
Арттан сиздерми үзенә якынлашкан бүре кызын поши чак кына күз уңыннан ычкындырмады. Ул кискен борылып, Сарккага ташланды. Әмма бүре кызы да ансат кына поши мөгезеннән качарга өлгерде. Шулчак поши үз алдында бүренең ыржайган танавын күреп алды. Поши арт аягына үрә басып, алгы тояклары белән типте, әмма эләгә алмады – Шурсямга исә, аны котыртып, алдап туктаусыз һөҗүм итте.
Ә менә Саркка ташлану мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Пошиның алгы тояклары әле карга кагылырга өлгермәде, бүре кызы мизгел эчендә казык тешләрен корбанының сыртына батырды. Саркка икенче якка тәгәрәп барып төште, кар астында калды, ләкин шунда ук сикереп, имәнгә атылды. Бу җитез хәрәкәте аны тояклар һөҗүменнән коткарып калды...
Көрәш дәрте белән поши үзенең җитди яралануын баштарак сизмәде дә. Аягы буйлап агып төшкән канны күргәч кенә, каты авырту сизде ул, гәүдәсен тоташ калтырау биләп алды. Тәҗрибә белән туплана барган акылы кан белән бергә тәненнән көч кимүен төшенә иде. Туктаусыз һөҗүм иткән бу мәрхәмәтсез дошманнан хәзер аны бары тик көч кенә аралый алачак. Пошиның күзләрендә үлем дәһшәте пәйда булды, аның кәкре танаулы башы, үзе дә сизмәстән, тын урманга борылды.
Урман кул сузымында гына. Аның мондагы хәлләргә исе дә китми. Ул җил иркенә талгын гына шаулый бирә. Аксыл-зәңгәр күктән сибелә-сибелә шәрә ботакларга кунып тын калган кар бөртекләре ышыгында кышкы йокыга талган, яз җитүгә яңа тормыш башлап җибәрәчәк мәңгелек урманга бу кыргый җан ияләренең яшәү өчен барган көрәшләре мөһим дә түгел иде...
Бүреләр яралы дошманга якынлашудан тыелып торалар. Алар алан читендә, ач күзләрен поши аякларыннан тәгәрәп төшкән кан тамчыларына төбәп, баскан җирләрендә катып калдылар. Бераздан Шурсямга бүре кызы янына килеп аның танавыннан ялады. «Булдырдың, Саркка! Үзеңә тиешлесен җиренә җиткердең. Хәзер безгә көтәргә генә кала...» – диюе булгандыр инде.
Дөресен әйтергә кирәк, поши тоягын үзендә татыган Шурсямганың мондый кыю һөҗүмгә батырчылыгы җитмәс иде, мөгаен. Аның хуплавы Саркканың күңеленә хуш килде. Бүре кызы рәхмәт йөзеннән койрыгын болгап алды, биегәндәй аякларын селкеткәләде.
Бүреләр үзара аңлашкан арада канга баткан, әмма һаман да бирешергә теләмәгән поши тормышындагы иң соңгы хатаны кылды.
Көтмәгәндә тын алырга мөмкинлек туган шушы аралыкны аланда калып көч туплыйсы урынга, ул башка юлны сайлады. Ярасыннан кан агуы туктар, яра артык тирән түгел дип уйладымы – кинәт урманга таба чигенде.
Баштарак поши, яңа һөҗүмне көтеп, артыннан канлы эз калдырып, ышаныр-ышанмас кына атлады. Тора-бара адымнары ныгыды, көче бетә баруын сизсә дә, урман чытырманлыгына кереп җитә алды.
Бүреләр авыр ыңгырашкан поши каршыннан читкә тайпылдылар һәм үзләрен аңа ташланудан тыеп калдылар. Алар кан белән укмашып инде бозлана башлаган карны йотлыгып яладылар. Ләкин кан тәме ачлык хисен уятып кына җибәрде. Шурсямга һәм Саркка, кабат иңне иңгә терәп, корбан артыннан куа китте.
Төшкә таба бүреләр хәлсезләнгән, әлсерәгән поши яшеренгән куе усаклыкка килеп җиттеләр. Хәрәкәтсез бер урында авыр сулап торган пошиның күзләрендә өмет сүнгән, ул үзенә янаган үлем белән килешкән кебек иде. Ике яктан камап алган бүреләр аның икеләнеп калуына төшенделәр. Әмма корбаннарына ач карашларын төбәп, карда ята бирделәр.
Пошиның аркасы буйлап тоташ калтырану узды. Ул селкенеп куюга, бүреләр сикереп тордылар, ләкин поши аягында калырлык көч тапты. Бу мәрхәмәтсез җаннар өчен җиңел табыш булырга теләмәде, ул соңгы тапкыр талпынып карарга уйлап, үлем чәчеп торган утлы карашларга таба атлады... Әмма Шурсямга белән Саркка, көчләрен мәгънәсез көрәшкә сарыф итәргә теләмичә, койрыкларын кысып, артка чигенделәр.
Күзләрен томан сарган карт поши соңгы кат дошманнарына нәфрәт тулы җирәнүле карашын ташлады. Аякларының тотнагы тәмам бетеп, чайкалып торды да җиргә ауды. Пошиның калтыранган күз кабаклары арасыннан яшь тамчылары тәгәрәп төште һәм әле бүре аяклары таптарга өлгермәгән кар кабыгын тишеп, аска китеп югалдылар.
Бүреләрнең түземлекләре төкәнде, икесе ике яктан сак кына пошига якынлаштылар. Соңгы сулышын алып яткан поши, дошманнарының исен тоеп, күтәрелергә маташты, таяныр җир эзләп, тоякларын карга батырды... Ләкин җаны тәненнән аерылды, ә бүреләрнең үткен тешләре ирексездән артка каерылган муенын ботарлыйлар иде инде...
Җил һаман бер көйгә агач башларына кагылгалап, биеклектә әйләнгәләп йөри. Урманга исә кем җиңде дә кайсы җиңелде – барыбер, ул да карга күмелеп, хәрәкәтсез, тирән йокыга чумган иде...
* * *
Тамаклары туйгач, Шурсямга белән Саркка читкәрәк китеп яттылар да, бер-берсенә башларын куеп, күзләрен йомдылар. Әмма аларның йокысы тынгысыз һәм сак иде: уяныр-уянмас борчылып иснәнделәр – күзләрен чак кына ача төшеп, табышларына якынлашучылар юкмы дип, тирә-якны күзәттеләр. Ялкау гына атлап поши түшкәсе янына килделәр һәм, аннан бер кисәкне ботарлап алып, янә кар өстенә яттылар.
Кичке эңгер-меңгер куерып килгән мәлдә, Шурсямганың сизгер колагына ерактан сузып ыңгырашкан тавыш килеп бәрелде:
–У-у-у-о-о-о!..
Саркка, мөгаен, бу улауга зур әһәмият бирмәгәндер. Ул, колакларын тырпайтып, башын як-якка боргалады, ләкин яткан җиреннән күтәрелмәде. Ә Шурсямга шунда ук аякка басты. Ул үзенең чит биләмәдә икәнен аңлый, моннан үз теләге белән китәргә әзер, әмма ашалып бетмәгән корбан түшкәсен калдырырга җөрьәт итми иде.
Тавыш ияләре озак көттермәде: урман читендә ике бүре пәйда булды. Алар вак адымнар белән поши үләксәсе яткан усаклыкка төбәп киләләр иде. Бу пар аланлыкны кичкән арада, Шурсямга аларны игътибар белән күзләргә өлгерде. Алдагысы – киң күкрәкле, нык аяклы, танавында яра эзләре күренгәне – ата бүре. Аның артыннан гәүдәгә Сарккадан кечерәк соры йонында сары тимгелләр беленеп торган бүре кызы теркелди.
Усак куелыгыннан килеп чыккан Шурсямганы күреп, бүреләр туктап калды. Саркка да, куркыныч янавын абайлап, яткан җиреннән җәһәт кенә торды да Шурсямга янына йөгереп килде, аның белән утка да, суга да керергә әзерлеген сиздереп, терәлеп басты.
Ике ерткыч пар бер-берсен өйрәнгән кебек кара-каршы тораташтай катып калдылар. Киң күкрәкле бүре түзмәде, усаклыкка юлын дәвам итте. Юлдашы да аның артыннан кузгалды, ләкин, куркыныч караш ташлап, тешләрен ыржайткан Шурсямганы күреп, кинәт туктады һәм иптәшенә вакыйгаларны ашык-
тырмыйк дигән кебек тыныч кына шыңшып куйды. Мөгаен, киң күкрәкле бүре бик ач булгандыр. Ул, бүре кызының кисәтүенә игътибар итмичә, Шурсямганы урап, берничә адым узды да, аңардан табышның бер өлешен файдаланырга рөхсәт сорагандай, артына борылып карады. Шурсямга аның карашыннан: «Сез чит биләмәдә ауга чыккансыз. Сездә ит күп, ә безнең аны күрмәгәнгә инде... Бүлешсәгез була бит? Бер поши үзегезгә генә күп булмасмы?..» – дигән уйны тоемлады.
Шурсямга җавап итеп тешләрен күрсәтте һәм киң күкрәкле бүренең юлын бикләде. «Безнең кайда аулавыбызда һәм корбаныбызның зурлыгында синең эшең булмасын... Ычкын моннан! Бу – безнең табыш!» – Шурсямганың ачу белән ырылдавында шушы мәгънә ята иде.
Киң күкрәкле бүре аңлашуның үз файдасына булмавын төшенеп, урманның әлеге өлешенә һәм якында гына яткан поши түшкәсенә кем хуҗа икәнен ачыклау өчен, алда бу яшь оятсыз белән ахыры ничек тәмамланасы билгесез алыш торганын сизде. Соргылт-сары бүре кызы исә кисәтүле ыңгырашты: «Бугазларына тыгылсын итләре! Ятьрәк китик моннан, бәйләнешмә болар белән!».
Ләкин киң күкрәкле бүре юлдашының киңәшен колак яныннан гына үткәрде. Ачлык акылдан көчлерәк булып чыкты. Ул кинәт Шурсямга өстенә сикерде, һәм ике бүре, ырлашып, икесе бер йомгактай, кар өстендә тәгәрәштеләр...
Күренеп тора: киң күкрәкле бүре тәҗрибәлерәк, арада поши түшкәсе тормаса, Шурсямга аңа каршы төшәргә батырчылык итмәс иде. Ләкин урман кануны Шурсямгадан үз табышын дошманнан саклауны таләп итә. Өстәвенә, Шурсямганың тамагы тук, пошины эзәрлекләп алҗыганнан соң, ул яхшылап ял иткән, көч җыйган иде. Киң күкрәкле бүре исә азык эзләп шактый ук талчыккан, поши түшкәсен күргәч, ачлык хисе аның күзләрен тәмам сукырайткан иде, шуңа да ул үзенең тәҗрибәсен, осталыгын дөрес итеп куллана алмады...
Кинәт ике бүре арт аякларына бастылар һәм, бер-берсен алгы аяклары белән кочаклаган сыман, ырлашып, тешләшеп, уңайлы мизгелне туры китереп, бугазларын эләктерергә тырыштылар.
Бүре кызлары исә алыш мәйданыннан читтә, тешләрен шыгырдатып, читтән генә күзәттеләр. Урман кануны аларга мондый алыш-сугышларга тыкшынырга рөхсәт итми. Алар, бүре кызлары, тормыш учагын саклаучылар, аларның максаты – нәселне дәвам итү, корбан булырга хокуклары юк.
Бүреләр сугышкан урында кар көндәшләрнең каны белән кызыл төскә манчылды. Яраланган, тәннәре рәхимсез тешләнгән, йоннары йолкынган бүреләр арды, шулай да Шурсямганың көче бар иде әле. Ачлыктан изаланган киң күкрәкле бүре, нык хәлсезләнсә дә, чигенергә исәпләмәде. Аның алдында бер генә юл: җиңәргә яки үләргә...
Үзара килешкәндәй, бүреләр читкәрәк тайпылдылар. Алар бер-берсе тирәли әйләнеп, хәлиткеч һөҗүмнең уңайлы мизгелен көттеләр. Киң күк-
рәкле бүре кабат беренче булып Шурсямгага ташланды, әмма ялгышты... Шурсямга аның бугазыннан эләктереп алганда, ул кар көртендә әвәләнә иде...
* * *
Шурсямгада тыелгысыз ачу хисе кузгалды, ул үз-үзен белештермәс булды, инде тыны бүленгән көндәшен өзгәләвен дәвам итте. Бары тик Саркка аның янына килеп, канәгатьсез ырылдап яраларын ялый башлагач кына, суына төште.
Шурсямга да, Саркка да кат-кат иснәп, киң күкрәкле бүренең үлеменә тәмам ышангач кына, соргылт-сары бүре кызын исләренә төшерделәр. Ул исә арткы аякларында утыра бирде һәм читтән генә яңа танышларын күзәтте.
Шурсямга сак кына бүре кызына якынлашты, аны кат-кат иснәп чыккач, борыны белән төртеп алды. Тегесе урыныннан торып басты, дөрес аңладыммы дигәндәй, тагын бер кат бүрегә күз салгач, поши түшкәсе янына килеп, комсызлана-комсызлана, итне авызына озата башлады.
Шурсямганың мондый юмартлыгы, күрәсең, Сарккага ошамады. Ул ачулы ырылдап, поши түшкәсе янында үзен хуҗабикәләрчә тоткан бүре кызы янына атлады. Тик ул көндәше янәшәсенә килеп җитә алмады. Шурсямга, казык тешләрен күрсәтеп, көнчел дустының юлын бүлде. «Бүре кызына кагыласы булма!» – аның карашында әнә шундый боерык ярылып ята иде, Сарккага буйсынудан бүтән чара калмады.
Үпкәләвен белдергәндәй, әкрен тавыш белән ырылдап, Саркка кар өстенә ятты; Шурсямга аның янына чүмәште. Алар, тынычланып, тыгыла-тыгыла авызына ит тутырган бүре кызын күзәттеләр.
Ниһаять, ул канлы танавын түшкәдән аерды, теле белән ялангалап алгач, алар янына юнәлде, әмма берничә адым кала туктап, Шурсямга каршысына ятты. Соргылт-сары бүре кызының бу гамәле кабат Сарккага ошамады. Ул чакырылмаган кунак янына ук килеп, куркыныч ырлап, казык тешләрен күрсәтте. Бүре кызы, урыныннан торып, арткарак чигенде. Әмма Саркка туктап калырга уйламады да, аның кисәтүле ырлавыннан тегесе шуны аңлады: «Тамагыңны туйдырдың, инде безнең тирәдән олак! Югыйсә, сиңа минем белән көч сынашырга туры киләчәк!..»
Чакырылмаган кунак, әле ярсулы Сарккага карап, әле битараф кына яткан бүрегә төбәлеп, тавышсыз гына чигенде.
Шурсямга битараф иде: «Юк, юк!.. Үз мөнәсәбәтләрегезне үзегез ачыклагыз! Мин сезнең арагызга керергә теләмим!» – дигән кебек йокымсыраган кыяфәт чыгарды.
Саркка көндәшенә ташланмады, әмма аның туктаусыз явыз ырлавы бүре кызының монда артыклыгына ишарәли иде, димәк, аңа башка җирдә яклаучы табарга кирәк булачак.
Шурсямга ярдәменә өметләнүнең юкка икәненә тәмам төшенгәч, бүре кызы соңгы тапкыр дустының мәетенә күз салды да, урманга таба юыртып китте һәм бераздан, танавын аска игән килеш, чыршылар артына кереп югалды.
Саркка аның артыннан күзәтеп торды. Урманның караңгы тирәнлегеннән ялгыз, моңсу улау тавышы ишетелгәч кенә, Саркка Шурсямга янына ук килеп, канәгатьлек белән аның аяклары янына сузылып ятты...
* * *
Кыш көне бүреләр бер урында озак тоткарланырга яратмыйлар. Тәүлегенә дистәләрчә чакрым юл үтеп, көндез дә, төнлә дә алар урманнарда һәм кырларда чираттагы корбаннарын эзләп йөриләр. Бүрене аяклары ашата дип юкка гына әйтмиләр шул.
Шурсямга белән Саркка гасырлар буе дәвам иткән бүре йоласын бозмадылар. Алар, поши түшкәсен ашап-кимереп бетергәнче, усаклыкта яшәп алдылар да, тамаклары ачыккач, янәдән ауга кузгалдылар.
Эңгер-меңгер төшкәндә, бүреләр Хырла елгасы аша кире йөгереп чыктылар, кар тутырган ачык кырны узгач, якын-тирә авыллар Када дип атап йөрткән, куе куаклар басып алган кечкенә урманга таба ашыктылар. Кешеләр вакыт-вакыт монда чыбык-чабык, коры-сары эзләп килгәлиләр иде.
Җанөшеткеч чатнама суыклар артта калды. Февраль бураннары да басыла төште, көн урталарында кояш җылысын тоеп, агачлардан кыяр-кыймас кына карга тәгәрәгән оялчан тамчылар яз якынлашуы турында хәбәр җиткерде.
Гаҗәп, бүреләрне моңарчы сиздермәгән ниндидер борчу биләп алды. Алар еш кына көндезен туктап хәл җыяр өчен җайлы урын таба алмый интектеләр, икесенең бергә ауга чыгуы да күбесенчә уңышсызлык белән төгәлләнде.
Кичүләрне үткәндә, Шурсямга, гел ризасызлык белдергән Саркканы ялгызын гына калдырып, йә йөгереп алгарак китә, аннары үзе белән янәшә атларга рөхсәт бирә, яисә элегрәк катгый рәвештә тыелган булса да, хәзер аның үзен алга чыгара.
Шундый тынычсыз көннәрнең берсендә, Шурсямга куак астында хәл җыярга ятканда, Саркка караңгы төшкәнче үк калкулыкларга таба йөгерде. Калкулыклар артында ат чанасы эзләре чуарлаган, Када урманчыгын урап үтеп, авылга таба илтә торган юл бар иде. Шурсямга, бүре кызының кире кайтуына өметләнеп, бераз вакыт көтте дә аннары, теләр-теләмәс кенә, аның артыннан китте.
Тау башына менгәч, Саркка кинәт сырт йоннарын кабартты, ырылдап куйды. Шурсямга калкулык сыртыннан күз ташлауга, еракта чыбык-чабык төялгән чананы сөйрәп баручы ялгыз хатынны күрде.
Бүреләргә инде өченче көн бернинди җан иясе очраганы юк. Бәлки, шуңадыр, ераклаша барган хатын-кызның сыны ач ерткычларда корбан аулау дәртен кузгатып җибәрде.
Саркка, озакка сузмый, калкулыктан атылып төште дә гадәттәгечә корбанын куалап китте. Әмма Шурсямга нигәдер ашыкмады. Кеше аның өчен никадәр явыз һәм куркыныч дошман булса да, ул аларны тамак туйдыра торган ризык итеп кабул итә алмый иде. Бүре кызының ауны беренче булып башлавын да ошатмады. Шурсямга, Саркканы куып тотып, аны җилкәсе белән этеп җибәрде. Бүре кызы каршы килеп маташмады, буйсынып, тизлеген киметте. Хәзер ул Шурсямга, артыннан теркелдәде, чөнки аулау хокукы, елның нинди фасылы хакимлек итүенә, корбанның кемлегенә карамастан, һәрвакыт, бары тик бүренеке исәпләнә...
Бүреләр, кар сахрасын тузгытып, юлның ике ягыннан йөгерделәр. Аяк асты әле артык йомшармаган, хатынны тиз куып җиттеләр алар.
Хатын Шурсямга белән Саркканы тегеләр тәмам якынлашкач кына күреп алды. Ул куркудан юл уртасында катып калды, кулыннан ычкынып кире түбәнгә таба шуышкан чанасы аны аздан гына бәреп екмады.
Бүреләр корбанның үзләреннән бик нык шүрләвен сизделәр.
Саркка хатынның артына басты, Шурсямга исә алдына чыгып юлын кисте. Дөрес, бүре әлегә кеше аулавына ышанмый иде, шуңа ул, арткы аякларына утырып, хатынның ачыргаланып кычкыруын, йөгерә башлавын көтте. Шул вакытта, аның артыннан куганда, кан исенә дәртләнеп, барысын да онытырга, ачлык хисен әнә шулай бастырырга ниятләде.
Ләкин хатын хәрәкәтләнмәде, куркудан аның аяклары йөрмәс булды, качарга да урыны юк, ярдәм сорап кычкыра да алмады – тавышсыз калган иде. Хатынның, әлбәттә, кышкы салкыннарда, бигрәк тә төннәрен, бүреләр кайвакыт кешегә һөҗүм итә дигәнне ишеткәне булды. Ләкин якты, җылы язгы кичтә мондый хәл килеп чыгар дип башына да китермәгән иде.
Хатынның үз-үзен тотышыннан сәерсенеп калган Шурсямга, танавын күккә таба юнәлтеп, куркыныч ау оранын салды. Саркка шундук аның улавын күтәреп алды.
Чуваш авылларындагы картлар әйтүенчә, шулай оран салып, бүреләр җанварлар Алласы Пихамбардан корбанны ауларга рөхсәт сорыйлар икән. Җанварлар Алласы Пихамбар яклавына ирешмәгән корбанны бары тик бер генә юл көтә...
Бүреләр үз Аллаларына фатиха сорап мөрәҗәгать иткәч, хатын уянып киткәндәй булды. Ул, кузгалып, әкрен генә Шурсямгага таба атлады. Башта ярты адым, аннары тагын бер адым... Аннары, тәвәккәлләп, адымнарын ашыктырды.
Хатын бер генә мизгелгә дә куркыныч тешләрен ыржайткан бүре танавыннан карашын аермады. Шурсямга үзен үтәли тишкәндәй төбәлгән көчле күз карашына каршы тора алмасын аңлады.
Кулында яшен уты чыгара торган тимер таягы булмаса да, бүре өстенә туп-туры килгән кеше алдында югалып калу һәм шүрләү хисе бүрене тәмам аяктан екты. Бу куркуны ул инде беркайчан да җиңә һәм каршына килгән хатын-кызга ташлана алмаячагын аңлады...
Бер генә хайван да кеше карашын күтәрә алырга сәләтле түгел дигән сүзләрдә хаклык бардыр, күрәмсең. Хатын бүрегә тәмам якынлашканнан соң, ул үзенең ялтырап торган ач күзләрен читкә борырга мәҗбүр булды...
Хатын исә туктамады. Ул карашы белән җанварны үтәли чыккан сыман атлады да атлады. Бүре кабат чигенергә мәҗбүр булды.
Хәзер алар рольләрен алмаштырган кебек: батыр хатын куркакларча чигенгән бүрене куа бара иде. Шулай да үз өстенә килгән бу адәмне тынычландыру өчен, Шурсямга тагын бер омтылыш ясады. Бүре кабат юл уртасына утырды. Күзләрен кысып, ашыкмыйча иренеп кенә авызын киң итеп ачты, иреннәрен селкетте һәм үткен тешләрен күрсәтте. Әмма бу да хатынны туктатмады. Бүре шунда читкә зур сикереш ясап, юл кырыена китеп басты...
Ә хатын җиңелгән Шурсямгага күз дә төшермәде. Тигез адымнар белән кабаланмый гына сырт йоннарын кабарткан җанвар яныннан узды, ә бүре исә аны кабат туктатырга батырчылык итмәде.
Әлбәттә, Шурсямга хатынның үзен тыныч тотарга тырышу, үлем белән янаган бүре тешләреннән ераккарак качудан тыелып тору өчен күпме көч куйганын чамалый да алмый иде. Курку хисен ничек басканын, йөрәгенең күкрәгеннән атылып чыгардай булып, шашынып типкәнен хатын үзе генә белә. Әгәр бүре моны чамалаган булса, бу алыш, мөгаен, башкача тәмамланыр иде.
Әйе, хатынны үз-үзен кулда тота белүе коткарды. Әмма Шурсямганы һөҗүмгә ташланудан хатынның батырлыгы тыйды дип әйтү генә дөрес булмас иде. Бу хатынның йөз-кыяфәтендә аңа таныш нәрсәдер бар иде кебек. Бүренең күңелендә әле дә булса ара-тирә, томанлы булып, авыл малае белән рәхәтләнеп уйнаулары, аның әнисенең каты йонын яратып сыпырган җылы, назлы куллары белән бәйле хатирәләр калкып чыккалады.
Хатын, ниһаять, юл борылышы артына күмелеп, күренми башлагач, Шурсямга янына Саркка йөгереп килде. Ул ауга кушылырга әмер көтеп, инде түземлеген җуйган иде. Бүре кызы юлдашының үзен сәер тотышын аңламады да, хупламады да. Ул тешләре белән дә, поши сыман аяклары белән дә һөҗүмне кире кайтара белми торган җиңел табышны кулдан ычкындыру белән килешә алмады.
Эзәрлекләүне яңадан башларга тәкъдим итеп, Саркка Шурсямганың җилкәсеннән җиңелчә тешләп алды. Бүре аңа карады да йокысыннан уянып киткәндәй булды. Ләкин Саркка кузгалуга, Шурсямга аның юлын бикләде. Саркка аны урап үтәргә маташты, шулчак бүре, ерткычларча ырлап, аның муеныннан эләктереп алды.
Авыртудан чиный-чиный, койрыгын кысып, Саркка урманга таба атылды.
Шурсямга бушап калган юлга, хатынның коры-сары төялгән чанасына сагыш белән карап алды. Аннары, кинәт кузгалып, бүре кызы артыннан йөгерде.
* * *
Бүреләр гадәти булмаган бу аудагы үзара бәхәсләре турында шунда ук оныттылар. Ул арада Шурсямга кечкенә урманның куе куаклыклары астына яшеренгән суерны – урман тавыгын эләктерде. Кар көртләренә абаланып, очып китәргә изаланган урман кошы бүредән качам дип туп-туры Саркканың авызына килеп керде. Кош ите кече телләренә дә йокмаса да, аларга көч биреп, кәефләрен күтәреп җибәрде. Бүреләр арасында, кешеләрдән аермалы буларак, ачу саклаучылар сирәк очрый иде.
Көннән-көн Шурсямга Сарккага ныграк тартылды. Ул инде бүре кызыннан алга чыгып атламый, еш кына дустын көтеп тора, аны калдырып китми. Бүреләр һәр җирдә бергә күренәләр һәм һәрвакыт янәшә – иңгә-иң куеп йөгерәләр иде.
Бервакыт, кояш ерак урманнар артына яшеренеп килгәндә, бүреләр, гадәттәгечә, тирә-як калкулыкларда, урман кырыйларында ризык эзлиләр иде. Шурсямга көтмәгәндә, шаяртып, юеш танавы белән Сарккага төртте дә үзе читкә сикерде.
Саркка гаҗәпләнде, нәрсә булды бу дигәндәй аңламыйча, бүрегә текәлде.
Шурсямга карда аунады, аннары Саркканы үзенә чакырган сыман корсагына ятты. Тегесе янәшәсенә килеп ятуга, ул аның колагыннан назлы итеп ялап алды. Бүре кызына Шурсямганың бу назы бик ошады, ул урынында тыныч кына яталмыйча кыбырсынды. Саркка күтәрелеп, Када урманына таба юнәлде. Шурсямга да кинәт кузгалды, ике сикерүдә бүре кызын куып тотты. Әмма хәзер ул иңне иңгә куеп йөгермәде, койрыгына тагылып дигәндәй барды...
Аланда бүреләр, кечкенә эт балалары сыман, аякларына басып сугыштылар, шаярышып, бер-берсен әле муеннан, әле ян-якларыннан тешләштеләр, мамык сыман йомшак карда туктаусыз әүмәкләштеләр.
Кыргый җанварлар тормышы өчен гадәти булган куркыныч янау турында алар бөтенләй онытып җибәргән кебек иде. Кайдадыр кешеләр булу мөмкинлеге, ачлык, ял, дуслык, дошманлык – болар барысы да исләреннән чыгып, бик вак төшенчәләр булып калды... Аларга күңелле, рәхәт иде. Менә хәзер аларның икесе генә булган җирдә тынлык һәм тынычлык хакимлек сөрә иде. Әгәр дә бу аланга ялгышып берәр куян баласы йөгереп килсә, бүреләр, хәтта аны күрсәләр дә, мөгаен, кагылмаслар иде...
Яңа тормыш башлану, мәхәббәт уеннарының мавыктыргыч вакыты – яз килде табигатькә.
* * *
Валяхха шәһәрдән март башында кайтты. Авылда беренче булып күрешкән кешесе күрше хатыны булды. Ул капкадан юлга илтә торган сукмакны кардан арындыра иде.
– И-и-и, Валяхха! – сәлам алышкач, көрәген карга батырды да, тавышына үкенечле аһәң өстәгән булып сөйли башлады. – Мин сине үтерелгән бүре алып кайтып киләсең дип торам, җилкәңә чемодан аскансың икән... Шәһәрдә дә бүреләр очрый башламагандыр бит?.. Бездә исә ул каһәр суккырлары аркасында тормышның асты өскә килде! Син Анаткасовның тол калган хатынын беләсеңме?.. Теге, малае өч ел элек үлгән иде?.. Менә шул Када урманына чыбык-чабыкка дип барган, кайтканда, ике бүре чак кына ботарлап атмаганнар. Менә тәрем!.. Ул мескен көчкә котылган мәлгуньнәрдән... Юк, Валляха, миңа, мөгаен, Шемуршага барып, андагы ирләрдән шушы ерткычлардан коткаруны сораргадыр. Палюш та Шемуршада яши. Менә ул аучы да аучы ичмасам. Ул бүрене эләктерә дә эләктерә инде!..
Күрше хатынның рәнҗетергә теләп әйткән сүзләре Валяхха өстенә кайнар су сипкән кебек яңгырады. Әгәр бу бытылдык та шулай сөйли икән, димәк, башка кешеләр аның аучылык осталыгыннан шикләнәләр дә шикләнәләр!..
‒ Телеңә төер чыккыры! – диде ул, үзен көч-хәл белән тыеп. – Валяхха шәһәрдә чакта аучылык сәләтен җуйды дип уйлыйсыңмы? Әллә мылтыкны ничек тотасын оныткан димәкчеме син?..
‒ Исең киткән икән! Мылтык сабын теләсә кайсы хатын-кыз да тота ала! – күршесе аны күрәләтә мыскыллый иде...
Әмма Валяхха, аның белән бәхәсләшеп, вакытны юкка әрәм-шәрәм итәргә җыенмады, тиз-тиз атлап, өенә кереп китте.
Юеш кар явып торуга һәм җепшек булуга карамастан, икенче көнне иртән ул ауга кузгалды.
Валяхха якындагы, ерактагы барлык чытырманлыкларны йөреп чыкты, һәр ерым, ерганакта диярлек булды, куак төпләрен барлады, әмма бүре эзләрен очратмады.
«Язга кадәр көтәргә түгел, бу башбирмәс бүрегә кыш көне үк кул чабарга кирәк иде, − йөзе сытылган, арган аучы авылга таба атлады. Мең төрле уйдан башы тубал булды. − Күрәсең, Шурсямга бүре кызын очраткан да бергәләшеп башка урынга күчеп киткәннәр. Бәлки, инде әллә кайчан шәһәрдән килгән аучыларның эре ядрәләре эләктергәндер үзләрен... Хәер, бу бүреләрнекен шайтаным белсенме, кайдадыр качып яталармы, читтә йөриләрме...»
Юлдан аз гына читкәрәк тайпылып, Када урманчыгындагы куе куаклыкларны айкап чыгу уе ул көнне Валяхханың башына килмәде…
* * *
Кояш нурларының җылысына түзә алмыйча, тирән кар көртләре утыра төште, ак төсләре каракучкылга әйләнде. Күп тә үтмәде, алар гөрләвекләргә, язгы ташуларга әверелеп, кайларгадыр юл тоттылар. Озак кына йокыдан соң җир уянды. Әле яшел япмасына төренергә өлгермәсә дә, кояш назында коенып, бөек, серле ана булырга әзерләнде. Аның татлы куеныннан чыккан һәр тере җан җылылыкка һәм яктылыкка сөенеп туялмады. Кышкы кыенлыклар артта калды, чатнама суыклар, кар-бураннар белән бергә кайгы-сагышлар, бәхетсезлекләр дә бөтенләйгә юкка чыгар сыман. Бу кояшлы дөньяга әле туарга гына әзерләнүчеләрне исә бары тик аяз һәм рәхәт-күңелле көннәр генә көтәдер кебек...
Матур күлмәген кигән гүзәл кыз сыман урманнар һәм аланнар буйлап Яз бөтерелде. Болыннарга бер кочак чәчәк таратып, үзенең туй фатасы белән шомырт агачларын, алма бакчаларын аклыкка төрде.
Ваемсыз Яз шаярды, эссе Җәйне яучы итеп җибәрергә вәгъдә биргән киявен көтә-көтә, күңелле әйлән-бәйлән уеннарын уздырды. Ә кияү һаман да күренмәде... Гүзәл Яз үпкәләде, чуар чәчәкләрдән ясалган таҗын салып ташлады да төньякка таба юл алды. Менә хәзер инде Июнь аны ак төстә эзләп тапсын, башка яучы җибәрсен!
Җәй көйсез холыклы кәләшенә киявеннән көтелгән хәбәрне җиткерергә ашыгып, уйламаганда башланган май суыкларында тоткарланып, җир буйлап йөгерде. Июнь ул салкыннарны җиңгән, күңел түрендәге басу капкасына җиткән арада, кәләштән җилләр искән. Язны куып тотарга кирәк! Ару-талуны белми торган Июнь тагын юлга чыкты. Ул узган урман чытырманлыкларында, иксез-чиксез алан-болыннарда, һәр үлән сабагында, елга төпләрендә, тау түбәләрендә – һәркайда кайнар йөрәгенең бер өлеше сакланып калды...
* * *
Җылы аяз көннәр килде.
Бервакыт кичке эңгер-меңгердә Шурсямга көчле җил аударган карт карама агачының тамырлары янындагы аулак өне янында ял итеп ята иде. Ауга кузгалыр вакыт җитә, әмма Саркка өннән башын да чыгармый. Бүре күңелен тынгысызлык биләп алды.
Нәрсә булганын белергә теләп һәм Сарккага ауга кузгалыр вакыт җиткәнен искәртер өчен, Шурсямга өн эченә шуып керде. Ләкин бүре кызы аны ачулы ырылдап каршылады. Ул бераз чигенә төште, әмма Саркка моны гына азсынды, ул аның бер ягыннан авырттырып тешләп алды.
Башка вакытта Шурсямга, әлбәттә, үзенә карата мондый мөнәсәбәтне кичермәс иде. Әмма шул мизгелдә эчке тоемлавы аңа тешләрен ыржайтмаска, Саркка таләбенә буйсынып, җәһәт кенә өннән югалырга кирәклеген сиздерде. Үпкәләвен тыя төшеп, Шурсямга тышка чыкты, бер читкәрәк китеп, Саркканы көтә башлады. Әмма бүре кызы һаман да күренмәде...
Кечкенә урманда күпме генә эзләнеп йөрмәсен, Шурсямга буш кул белән кабат карт карама янына әйләнеп кайтты. Ул инде Саркканың холыксызлануын онытырга өлгергән иде, кабат өнгә шуышып кереп, бүре кызын үзе белән ауга әйдәргә теләде, ләкин аңа тагын якты чырай эләкмәде.
Саркка гәүдәсе белән керү юлын бикләде дә, үзен тынычлыкта калдыруны үтенгән сыман, танавы белән Шурсямганы этеп җибәрде. Өн эченнән Шурсямгага моңарчы таныш булмаган ниндидер сәер ис килә, тонык кына ыгы-зыгы сизелә иде. Болар бүрене аптырашка салды. Дөрес, ул инде Саркканың теләгенә каршы килергә ярамаганын аңлады, шуңа күрә, буйсынып, ояга керә торган тишек янына ятты. Саркка башын тишеккә тыкты, әмма, нишләптер, өннән чыгарга җыенмады. Ул канәгатьсез, нидер таләп иткән күзләре белән Шурсямгага бакты. Бүре кызының үз сүзендә нык торуы, кирелеге Шурсямганы кабат аякларына басарга мәҗбүр итте. Ул, ниһаять, Саркканың аннан ни көткәненә төшенде һәм шундук ялгызы гына ауга кузгалды.
* * *
Бүре, бугазланган бәрәнне сөйрәп, таң атканда гына кайтып керде. Ул түшкәне өн янына китереп куйды да үзе читкәрәк барып утырды. Берникадәр вакыт узгач, Саркка чыкты һәм, тирә-юньгә игътибар итми, берни булмагандай, кабаланмый гына тамак ялгарга кереште...
Шурсямга ауга ялгызы гына чыга башлады. Ул үзенә ни йөкләнгәнен яхшы аңлады, һәр табышын өнгә алып кайта торды. Бервакыт кечерәк урманда ябалак тырнаклары яралаган куянны эләктергәч, Шурсямга иртәрәк кайтты. Аны каршыларга Саркка да чыкты. Ул үзе генә түгел, аның артында йон йомгагына охшаган бүре баласы да бар иде.
Шурсямга гаҗәпкә калды. Соңгы вакытларда өндә ыгы-зыгы тына төшкән, чиелдау тавышлары ишетелми иде, бүре, әлбәттә, Саркка тудырганнар арасында бары тик шушы бәләкәч кенә исән калуын белми иде. Күрәсең, кыш буе ризык таба алмый интегүләр тәэсир иткәндер, Шурсямга белән Саркканың башка балалары зәгыйфь туып, алга таба яшәү өчен көч таба алмадылар.
Бүре, урыныннан торып, сак кына нарасыйга якынлашты. Һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ йонлы төерчекне якларга әзер торган Саркка Шурсямганың һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтте. Бүре баласы исә янына ук килеп баскан әтисеннән аз гына да ятсынмады. Ул шундук әти бүре куенына елышып, корсагы астына танавы белән төртә-төртә имчәкләр эзли башлады. Шурсямга бүре баласын иснәде, сак кына аның аша атлап чыгып, аркасына чалкан яткан сабыйны яларга, назларга тотынды. Саркка, аның бу гамәлен хуплап, танавын бүренең җилкәсенә төртте, тынычланып калды.
Шулай итеп, Шурсямга үзенең улы белән танышты.
* * *
Әмма бу вакыйга Шурсямга тормышына ул кадәр зур үзгәреш китермәде. Ул элеккечә ялгызы гына ауга йөрде, баласы әлегә анасының сөте белән тукланса да, гаиләсенә ризык ташыды.
Бер кичне Шурсямга авылдан ерак булмаган иңкүлекнең үлән үскән төбеннән ашыкмый гына юртты. Гадәттә, анда беркем очрамый, басу капкасына кадәр тыныч кына якынлашып була. Әмма бүген иңкүлекнең авышлыгында сыер утлап йөри иде. Саркка ярдәменнән башка корбанын бугазлау бик кыен булачагын аңласа да, Шурсямга тәвәккәлләргә булды, ул гадәт буенча сиздерми генә якынлаша төште.
Сыер бүре барлыгын сизеп алды. Очлы мөгезле башын чайкый-чайкый, шомлы итеп мөгрәде дә, бүрене куркытыр өчен, алгы тояклары белән җирне төя башлады. Шурсямганың исе китмәде. Арткы аякларына утырып, аның хәрәкәтләрен кызыксынып күзәтергә кереште.
Шул сәбәпледер, иңкүлек кырыенда пәйда булган малайны ул шундук чамалап бетермәде. Малай, нәзек чыбыгын селки-селки, курыкмыйча, бүрегә якынлашты.
– Кит аның яныннан, җирәнгеч эт! – малай тамагын ертып кычкырды. – Ник сыерны куркытасың?
Шурсямга урыныннан кузгалмады. Ул тешләрен генә ыржайтты.
‒ Кит хәзер үк! Сиңа әйтәм! – малай бирешергә җыенмый иде.
Ул бүре янына ук килеп басты. Чыбыкның сыгылмалы очы Шурсямганың танавыннан сыдырып үтте. Бүре читкәрәк тайпылды да тагын арткы аякларына утырды. Яңарак кына танавына эләксә дә, никтер бүренең ачуы кабармады, үзендә малайга ташланырга теләк юклыгын сизде. Бүренең күңелендә нәкъ теге вакыттагы, Саркканы тыңлап, кышкы юлда ялгыз хатынга һөҗүм итәргә уйлагандагы хисләр өермәсе бәрелеште. Хәзер дә аны, шул чактагы кебек, томанлы хатирәләр тыеп торды. Тик хәзер аны туктатып торган хис тагын да көчлерәк, чөнки җиде яшьлек малай үзе дә, аның яңгыравык тавышы да, хәрәкәтләре, түгәрәк йөзе – барысы да Шурсямганың кечкенә хуҗасын хәтерләтә, аны инде кайтарып булмый торган үткәнгә илтә сыман иде. Бүренең кырыс күңелендә назга охшаган ниндидер хис баш калкытты...
Малай, әлбәттә, бүрене чолгап алган хисләр турында башына да китермәде. Ул хәтта үзенең каршында чын бүре басып торганын да шәйләми, чыбыгын уңлы-суллы селкеп, акрын гына чигенә барган Шурсямганы кууын дәвам итте. Ниһаять, малай маңгаенда ак табы булган бик зур эттән котылганына ышанып, чыбыгы белән сыерның сыртына эләктереп алды да яңгыравык тавышы белән әмер бирде:
‒Хас! Өйгә кайтабыз!
Әмма аны куаларга кирәкмәде дә. Сыер туп-туры авыл ягына элдертте. Бүре исә, алар иңкүлек сырты артында югалганчыга кадәр, артларыннан карап калды. Шурсямга балаларны күрү белән үзендә кузгалган хисләр өермәсен берничек баса алмый иде. Менә хәзер дә малайга кем дә булса һөҗүм итә калса, ул, аз гына да икеләнмичә, аңа ярдәмгә ташланыр иде...
Малай исә сыерны өйләренә таба куып кайтуын белде. Иңкүлектә зур эт белән очрашу аның күңелендә әллә ни тәэсир калдырмады. Аның уйлавынча, хуҗасыннан качканмы, әллә ташлап калдырганнармы, сыерны куркыткан иясез зур этне куып җибәрә алды. Әгәр дә каршында чын бүре торганлыгын аңлаган булса, ай-һай, малай аңа чыбык белән сыдырган булыр иде микән...
* * *
Тормыш үз көенә дәвам итте. Бу якты дөньяга килүчеләргә яшәргә, үсәргә, ныгырга кирәк иде. Табигатьнең билгеләнеше буенча, өлкәннәр дәвамчыларын кайгыртырга, ә киләчәк буын үзләренә гомер бирүчеләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Җирдәге барлык тереклек, яшәеш шушы гап-гади канунга нигезләнеп мәңгелек хәрәкәттә түгелме? Бу нәрсә – бурычмы, кан авазымы?.. Нәселне корытмыйча саклаган, күзгә күренмәс җепләрне өздерми торган бу хисләрне ничек кенә атасаң да барыбердер...
Табигать-Ана Шурсямга белән улын бер-берсенә карата бөек мәхәббәт белән бүләкләде.
Бүре хәзер, ауны тиз тотарга тырышып, үзен өйдә көтеп торган малае янына кайтырга ашыкты. Шурсямга табышын өн янына ташларга да өлгерми, аннан шундук шат, уенчак нарасый йөгереп чыга да ризыкка ябыша. Бүре исә назлы ырлап, әле авыртуның да, куркуның да, үлемнең дә ни-нәрсә икәнлеген аңламаган баласының мәш килүен күзәтә. Уңайлы өннән һәм аның янындагы тапталып беткән мәйданчыкта тәмле ит ашау белән генә дөньясы чикләнгән бүре баласының тормышы күңелле, кайгысыз үтә, чөнки аны җил-яңгырдан, һәр хәвеф-хәтәрдән саклаучы әти-әнисе бар...
Баласын сокланып күзәткәч, гадәттә, Шурсямга өн кырыена ята, бүре баласы исә аның кабарып торган койрыгын тарткалый, аркасына сикерә, бозлы таучыктан утырып төшкән сыман шома йон буйлап шуып җиргә мәтәлә, көчсез тешләре белән әле бер колагын тешли, әле икенчесен... Бу мизгелләрдә бүредән дә бәхетлерәк җан иясе булмыйдыр...
* * *
Бүре баласы үсте, көчәйде, ныгыды һәм бик тиздән ару-талу белмәс көр, нык җанварга әверелде. Аны тамагы туйганчы ашаттылар. Әтисе дә, әнисе дә назларын кызганмадылар. Кыргый табигатьнең, урманның кырыс кануннарында яшәргә мәҗбүр ителгән кечкенә җан иясе өчен моннан да зуррак бәхет була аламы? Бүре баласы шактый үскәч, аның үзен генә өндә калдырып, Шурсямга белән Саркка ауга бергә йөри башладылар. Бүре бу көннәрне көтеп алды, ялгызы гына ауга йөрүдән шактый талчыккан иде инде ул.
Көннәрдән бер көнне бүреләр, бер-берсен шаяртып тешләп, уйнашып куыша-куыша урман читеннән йөгергәндә, көтмәгәндә, Саркка чикләвек куаклары арасына атылды. Якында гына, урылган иген кырында, көтүләре белән йорт казлары күренде.
Чикләвек куаклары артына посып тирә-юньне күзәткәч һәм якында кеше-мазар юклыгына тәмам ышангач, алар каңгылдашып, коелып калган ашлык бөртекләре чүпләп ыгы-зыгы килгән көтүнең уртасына ташландылар. Бүреләр ач түгел иде, шулай да әле бер казның, әле икенчесенең бугазларыннан эләктерделәр.
Кешеләр, күреп, якындагы кошчылык фермасыннан атылып чыктылар да, ерактан ук кычкырып, бүре авызыннан исән калган казларны коткарыр өчен, кулларына эләккән таш-балчык кисәкләрен бүреләргә атып куркытырга маташтылар. Алар йөгереп килеп җиткәндә, сары басу өстендә дистәләп казның канга буялган ак түшкәсе ята иде инде. Бүреләр шундук урманга юырттылар. Шурсямга юл уңаенда көтүдән аерылып качып китәргә талпынган, мул ризык ашаудан тәмам симергән ата казны да эләктерде. Сәлперәйгән канатлары казның авыр гәүдәсен һавага күтәрә алмыйча, бүренең аяклары астына
китереп төшерде. Шурсямга җиңел килгән мондый табышны ничек ташлап калдырсын инде?
Шурсямга белән Саркканың урылган басуда каз көтүен ботарлау хәбәрен ишетүгә, Валяхха ашыгып ауга әзерләнә башлады.
– Безнең якларда тагын пәйда булганнар, димәк, – аучы, күптән түгел генә шәһәрдә сатып алган җиз гильзаларын эре ядрәләр белән тутыра-тутыра, авыз эченнән мыгырданды. – Ярар, карап карыйк, бу юлы кем-кемне җиңәр...
Дөрес, Валяхха гильзалар белән бергә сатып алган бүре капкыннарын үзе белән алмады. Ул үзенең җиренә җиткереп чистартылган мылтыгына һәм күзләренең үткенлегенә күбрәк ышанды.
Икенче көнне таң чаткылары беленә башлаганда ук, Валяхха авылдан урманга таба китеп бара иде инде. Әгәр бу юлы да бүреләрне ычкындырса, үзенең мәргән абруен ачы телле күрше хатыны каршында гына түгел, авылдашлары арасында да җуячагын ул бик яхшы аңлый иде.
* * *
Кайчандыр иңкүлектә сыер көткән малай, Валяхханың катгый карары турында ишеткәч кенә, үзенең чыбык белән бүре танавына сыдырганына төшенде.
Валяхха ауга киткән көнне, Кадага коры-сары җыярга барганда, әнисе малайны үзе белән алды. Алар икәүләшеп чыбык-чабыкны тиз генә җыеп, ат арбасына салдылар да авылга юнәлделәр. Ял итәргә өлгергән ат та җиңел генә юыртты.
Алар урманны чыкканнар иде инде, кинәт якында гына бер-бер артлы ике ату тавышы ишетелде. Әсәрләнгән ат кинәт артка чигенде дә, борылып, пошкыра-пошкыра, юл читендәге куаклыкка таба чапты. Аның кискен хәрәкәтеннән арба аздан гына әйләнеп капланмады. Малай ни булганын аңларга да өлгермәде, көтмәгәндә, юлдан ике зур эт йөгереп үтте дә агачлар артында юк булды. Дөрес, малай берсен маңгаендагы ак табы буенча таныды һәм артыгын борчылмады. Әмма әнисе тәмам пошаманга төште.
– Каравыл! Бүреләр! – кулыннан дилбегәсен ычкындырып, ай-вайлап кычкырды ул. – Ярдәм итегез! Коткарыгыз!
Шул вакытта гына малай аркасына салкын тир бәреп чыкканын тойды.
Куркуларын көч-хәл белән җиңеп, киресенә каткан атны көйләп-җайлап, ана белән бала арбаны юлга чыгардылар. Ул да булмады, урманнан сулышына капкан Валяхха йөгереп чыкты. Аның кулында мылтык иде.
– Бүреләрне күрмәдегезме? – ат арбасына утырып маташкан ана белән баланың агарып каткан йөзләренә игътибар да итмичә, ул бар тавышына кычкырды. – Берсен яраладым... Кайсы якка йөгерделәр?
– Әнә тегендә таба, – чикләвек куакларына таба күрсәтеп, телен чак әйләндереп җавап бирде аңа хатын. – Син аларны куып тот инде, Валяхха...
– Барыбер башларына җитәм! Хәзер алар миннән кача алмас! – аучының тавышы өметле яңгырады. Ул шундук куакларга таба йөгерде...
– Маңгаенда ак табы булган ул бүрене мин күргән идем, – авыл капкасыннан кергәндә, малай, ниһаять, телгә килде. – Ул явыз түгел... Мин ул вакытта сыер көтә идем... Ул безнең сыерны куркыткач, мин аңа акрын гына чыбык белән сыдырып алдым... Ә ул тешләшергә җыенмады да.
Әмма куркуыннан әле дә арына алмаган әнисе малаеның сөйләнүен колак очына элмәде. Хәер, ишеткән очракта да барыбер ышанмас иде...
* * *
Бу юлы ядрә Шурсямганың сул яктагы алгы аягына эләкте. Ул сеңерләргә кагылмыйча, сөякне чәрдәкләмичә, сум ите аша үтеп чыкты.
Бүре баштарак үзенең яраланганын сизмәде. Сарккадан калышмыйча, ат танавына терәлеп дигәндәй юлны кисеп чыкты, аучыдан ераккарак китәр өчен, чытырманлык эченнән байтак йөгерде. Кинәт аның сул аягы сынган кебек булды да, ул җиргә егылды. Авыртудан һәм куркудан улап, янә сикереп торды, аксаклап бераз барды да тагын ауды. Аны калдырып шактый алга киткән бүре кызы кире әйләнеп килде. Ачулы шыңшып, тешләрен ыржайтып, күтәрелергә боерган сыман танавы белән каты гына төртеп алды. «Тизрәк качарга кирәк! Әгәр исән каласың килсә, хәзер үк аягыңа бас!» – аның таләпчән ырылдавында шушы мәгънә ята иде. Бөтен көчен туплап, Шурсямга өч аяклап йөгереп маташты. Куе чикләвек куаклыгының түренә кадәр кергәч, бүре ятты һәм башка тора алмады.
Саркка аның хәлен аңлады, бүтән аны аягына басарга, йөгерергә мәҗбүр итмәде. Куаклыкны әйләнеп узды да, канлы эз артыннан эзәрлекләп килгән аучыны үзенә җәлеп итәр өчен акрын гына ырылдап, бөтенләй икенче якка таба йөгерде.
Чикләвек куагы артында яшеренеп яткан Шурсямга ачыклыкка килеп чыккан Валяхханы ерактан ук күреп алды. Ул, һәр кыштырдаган тавышка мылтыгын әзер тоткан килеш, үлән сабакларына тамган кан эзләрен ачыграк күрер өчен иелгәләп, әкрен генә якынлашты. Куаклыкка җитәрәк, кан эзләре юкка чыккач, Валяхха тураеп басты. Бүре, узган елгы корыган яфракларга төренергә тырышып, җиргә сеңде.
Аучы исә, һәрбер үләнне диярлек күз уңыннан үткәреп, якынайганнан-якыная барды.
Җиңелү ачысы күңелен биләп алган бүренең сырт йоннары кабарды, аучыга булган ачу катыш нәфрәтеннән тамагында төелеп торган ырылдауны көч-хәлгә тыеп торды. Шурсямга кешедән һәм аның үлем китерә торган коралыннан бик курка. Әмма, урман кануны кушканча, йә аны үтерергә яисә үзе һәлак булырга әзер булып, һөҗүмгә ташланырга карар кылды.
Нәкъ шул мизгелдә якында гына Саркканың кычкырып улаганы ишетелде.
– Ә-һә!... Менә кая посканнар болар! – Валяхха бүре улаган тавышны игътибар белән тыңлап, авыз эченнән мыгырданды. – Яхшы, бик әйбәт, көтегез, хәзер очрашырбыз...
Ул килгән җиреннән борылды да тавышсыз-тынсыз адымнар белән Сарккага таба атлады.
Шурсямга, җиңел сулап, киеренке халәттә катып калган мускулларын йомшартты, хәлсезлектән, талчыгудан күзләрен йомды. Котылгысыз үлем аны янә читләтеп үтте кебек.
* * *
Саркканың чакыру авазы аучыга әле сул ягыннан, әле уңнан килеп иреште. Вакыт-вакыт ул бик якында, янәшәдә генә сыман тоелды, аннары тагын ерагайды. Валяхха, үтеп чыгалмаслык чытырманлыкларга кереп, тәмам буталып бетте, хәтта кан таплары эзе буенча килгән ачыклыкның кайсы якта калганын да шәйли алмады. Ул арада Саркканың улавы ерактагы калкулыктан ишетелде.
Валяхха авылга тагын буш кул белән әйләнеп кайтты.
Бүре исә төн уртасына кадәр яшеренгән җиреннән чыгарга батырчылык итмәде. Ул юнәлешен үзгәрткән төнге җилгә колак салып, һәр кыштырдау тавышына сискәнеп, яраларын ялмады. Исләр дә, тавышлар да куркыныч тудырмавына төшенгәч, бүре чикләвек куаклары арасыннан чыкты, яралы аягына аксаклап, акрын гына өннәренә таба юл алды.
Каршысына чыккан Саркка, сөенеп, аның тирәсендә бөтерелде. Шурсямга чикләвек куаклары төбендә хәл җыйган арада, ул аучы Валяхханы ахмакка калдырудан тыш, авылдан дуңгыз баласы эләктереп кайтырга да өлгергән. Гаилә башлыгы ашыкмый гына тамак ялгады...
Шурсямга атна буе өненнән чыкмады. Бу көннәрдә ул улына тагын да ныграк тартылды. Аягы төзәлә төшкәч тә, улын калдырып, каядыр китәсе килмәде. Әмма нишлисең – гаиләне туендыру кабат аның җилкәсенә күчте. Тиздән ул ялгызы гына ауга йөри башлады. Яралары тәмам төзәлеп беткәнче, тәненә көч кергәнче, урманда кыргый җанварлар белән көч алышуны чигереп торып, Шурсямга авыл ягына юл тотты.
Бу гамәле белән ул Валяхха дигән аучыны бөтен авыл халкы алдында хур итәчәген башына да китереп карамады.
* * *
Валяхханың хуҗалыгында сыер белән башмак тана бар иде. Яңа сауган сөт, язган май, аертылган каймак өстәлләреннән төшмәде. Йортта бернигә дә мохтаҗлык юк, барысы да үз урынында кебек. Әмма хатыны, булган мал-туарга өстәп, кәҗә дә асрарга булды.
‒ Нишләвең бу? Картая башлагач, тәмам акылдан язуыңмы? – ишегалдына кәҗә җитәкләп кайткач, ире хатынын сүгеп ташлады. – Сыер белән башмак тананың мәшәкатьләре генә аз иде шул. Алла хакы өчен, кайдан алдың, шунда илт бу кәҗәңне!..
Гадәттә карусыз, ире сүзеннән чыкмаган хатыны бу юлы ни сәбәпледер киресенә катты:
‒ Син, картым, дәшми тор. Өйдә ул кадәрле ни майтарганың бар синең? Иртәдән кичкә кадәр бүреләр артыннан куасың. Абзар чистартканың, кулыңа сәнәк алганың юк... Кәҗә сөте ул, беләсең килсә, сыерныкыннан файдалырак та. Менә шәһәрдән онык кайтсын әле, аны тәмле кәҗә сөте белән сыйларбыз...
Валяхха чәпчегән хатынына телен әрәм итеп тормады, кулын гына селтәде. Тик нәкъ менә шушы кәҗә аркасында ниләр күрәсен белгән булсамы!..
Бер кичне Валяхханың хатыны абзар ишеген бикләргә оныткан. Ире өйгә кайткач, аның артыннан тикшереп йөрмәде. Алар кичке эшләрне тәмамлагач, тыныч күңел белән йокларга яттылар. Абзарның бикләргә онытылган ишеген мөгезе белән төртеп, кәҗә ишегалдына чыккан. Әле күптән түгел алган яраларыннан көч җыярга өлгермәгән Шурсямганың нәкъ шушы төндә авылга киләсен ул каян белсен?
Бүре дә, үз чиратында, ай яктысында тыныч кына ишегалдында ялгызы каракланып йөргән кәҗәнең әле кайчан гына үзен яралаган тирә-юньдә данлыклы аучыныкы икәнен башына да китермәде. Хәер, ишегалдында буталган хайванның кемнеке булуында аның ни эше бар.
Җиңел табышка өметләнеп, Шурсямга бакчаның тәбәнәк коймасыннан сикерде дә ачык капкадан шуышып үтте. Тик кәҗә генә дошманын мөгезләрен терәп каршы алды... Абзарда сыер белән башмак тана борчулы мөгрәп тавыш бирде. Кәҗәнең бер ягыннан җиңелчә генә тешләргә өлгергән Шурсямга бу йорттан исән-сау китүне хуп күрде.
Иртән ишегалдына чыккач, Валяхха үз күзләренә үзе ышанмады. Яралы кәҗәне һәм бакчадагы тояк эзләрен күреп, ул төнлә чакырылмаган кунак килгәнен шундук чамалады. Ул эзләр аңа яхшы таныш булганга, Шурсямга икәнлегенә һич шиге калмады. Бүре аның ихатасына килергә батырчылык итәр дип, уена да китергәне булмады аның.
‒ Булды! Җитте! Башыңа җитмәсәмме! – Валяхха, күзенә ак-кара күренми, бакчадагы түтәлләр аша ачу белән сөйләнеп узды. – Үз көеңә йөрүләреңә нокта куярмын мин синең... Үрле-кырлы сикертермен!..
Аучының ташып чыккан ачуына тагын ниндидер башка хис тә кушылды.
Туктале, ул бит бу бүрене кыш көне бер яралады, Када урманчыгы янында аздан гына атып үтермәде, ә бу соры юлбасар һаман тынычланмый. Димәк, аның гаиләсе, баласы булырга тиеш, ул шуларны туендыру өчен авылга киләдер...
– Ни сөйләнәсең анда, картлач? – хатыны кычкырган тавыштан Валяхханың уйлары бүленде. – Күрмәгәнне күрсәтәсең син. Аучы, имеш. Синең аучылыгыңнан инде бүреләр дә бот чабып көлә. Ишегалдындагы соңгы кәҗәне дә алып китәләр!..
‒ Нәрсә урам тутырып акырасың? – Валяхха инде тынычлана төшкән иде. – Әнә, исән бит кәҗәң. Хәзер аның миңа кирәге чыгачак...
Валяхха башында хәйләкәр план туып килә иде. Әгәр барып чыкса, артык мәшәкатьләрсез, кыенлыкларсыз гына бүре аның кулына эләгергә тиеш. Карбол кислотасы белән кәҗәнең ярасын юып, йод сөрткәч, Валяхха бакча уртасына казык какты да кәҗәне шунда бәйләп куйды.
‒ Берәр төн һавада төн кунсын әле, – диде ул хатынына. – Борчылма, кәҗәңә берни булмас.
‒ Йә Хода, әллә акылдан яздыңмы? – диде хатыны, кулларын һавада болгап. – Кәҗәмне үз кулларың белән бүре авызына илтеп тыгарга булдыңмыни?..
‒ Такылдамый тор әле! – Валяхха хатынына җикеренде. – Юкка гына хатын-кызның чәче озын, акылы кыска димиләр шул. Берни дә булмаячак дип әйтелдеме сиңа? Димәк, кәҗәң исән калачак!..
Кичке эңгер-меңгер җиткәч, Валяхха өйдән чикмән алып чыкты, мылтыгын кулына тотып, печәнлеккә менде. Бер-ике тактаны каерып, печәнлек диварында тишек ясады. Аннары мылтыгын янына җайлап куйды, ишегалдындагы кәҗәнең ачык күренәме-юкмы икәнлеген тикшерде дә, чикмәнен җәеп, шуның өстенә ятты.
Төн уртасы җиткәндәрәк, кәҗәнең хәвефле тавышы ишетелде. Ишегалды тарафыннан аның калтыравык мәэлдәвен тыңлагач, Валяххага җан кергәндәй булды, дәртләнеп китте.
‒ Яле, тагын мәэлдә әле бераз, – диде ул авыз эченнән. – Шулай итеп бүрене дә чакырып китерерсең. Ә мин каршы алырмын. Әле ничек кенә диген...
Валяхха ишегалды уртасында казык тирәли әйләнгән кәҗәдән карашын аермады диярлек, рәтләр арасындагы һәр яфракны игътибар белән күзәтте, бер генә шикле хәрәкәтне дә күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Әмма юкка, шикләнерлек сәбәп сизелмәде.
Үч иткәндәй, әллә ни арада күкне болыт каплап алды, төн караңгылыгы тагын да куерды. Валяхха чын-чынлап пошаманга төште: бүрене түгел, үз кулыңның бармакларын да аера алмассың монда. Ул шулай үрсәләнгән арада җил исеп үтте, болытлар сирәгәйде, баш очында ай калкып, яктыра төште.
Аучы, сөенеп, кулларын угалады, бар да ул уйлаганча: кәҗә калтыравык тавышы белән мәэлди, ишегалды уч төбендәге кебек ап-ачык күренә. Тик вакыт бара – бүре юк иде.
Чикмәнгә кырын яткан Валяхха инде талгын гына йокыга изрәп барганда, дерт итеп сискәнеп, күзләрен ачты. Тартасы килгән икән.
«Бүре кәҗә ауларга киләме-юкмы – билгесез, мин бер көйрәтеп алыйм әле. Чикмән белән капланырмын... Бүре төтенне сизмәс», – дип фикер йөртте. Ул төребкәсен чыгарды, ашыкмый гына аны тәмәке белән тутырды, кесәләрен сак кына капшады, әмма шырпы тартмасын тапмады. Кабызылмаган төребкәсен суыра-суыра, Валяхха бүре килгәнчегә кадәр ничек тә түзәргә булды. «Башта бүренең эшен бетерәм, аннары рәхәтләнеп бер тартырмын», – ул үзен шулай тынычландырды. Уңышлы аудан соң кинәнеп тәмәке көйрәтүен күзалдына китерүгә, тартасы килү теләге тагын да көчәйде.
«Туктале, кабызырга шырпы юк бит? – Аның уйлары һаман тәмәке тирәсендә бөтерелде. – Барыбер өйгә кереп чыгасы була икән... Бүре килгәнче өлгерим әле. Аннан соң бер рәхәтләнеп көйрәтеп алырмын...»
Өйгә кереп, мич алдында кармаланып шырпы кабын тапканчы, кабаттан текә баскычтан күтәрелеп, печәнлектәге урынына килеп ятканчы, күп дигәндә, бер-ике минут узгандыр. Әгәр дә шундый спорт төре булса һәм Валяхха бу ярышта катнашса, дөнья рекорды куйган булыр иде, билләһи.
«Никтер кәҗәм тынып калды әле, – дип уйлап куйды ул, ешрак тибә башлаган йөрәгенең дөп-дөп килүенә колак салып. – Ул-бу гына була күрмәсен...» Бераз сулышын көйләгәч, Валяхха тишектән ишегалдына күз салды һәм аздан гына мылтыгының тәтесенә басмый калды. Казык янында кәҗәне бәйләп куйган бау гына сузылып ята иде...
Күрәсең, Шурсямга да, сабырлыгын җыеп, үз мизгелен көткән, бу юлы да ул аучыдан җитезрәк булып чыкты...
* * *
Әгәр дә корбанын янәдән ычкындырган аучының үзенә нинди тозак корачагын, аның мәкерле уйларын белсәме, бүре бу бәхетсез кәҗә янына якын да килмәс иде. Шурсямгада алдан күрү сәләте юк, ул бары тик бер мәртәбә ычкындырган корбанны икенче тапкырында каптырырга кирәк дигәнне генә белә. Һәм ул максатына иреште дә.
‒ Юк, карчык, хәзер инде шул урманда үлсәм үләм, әмма бу бүренең тамырын барыбер корытам! – бераз тынычлана төшкәч, Валяхха хатынына шулай дип акланды. Аннары пышылдап диярлек өстәде: – Син инде күрше-күләнгә кәҗә фаҗигасен сөйли күрмә. Сорасалар, әйт: үз үлеме белән китте диген... Хурлыгы ни тора! Кеше күзенә күренерлегемне калдырмаслар...
‒ Без капчыкта ятмый! – хатыны, икеләнеп, карашын аңа төбәде. – Хәзер кешедән берни яшереп булмый...
‒ Тьфу, карчык! – Валяхха ачу белән аяк астына төкерде. Үзе исә хатынының хаклы булуын бик яхшы аңлый иде. – Шулай инде, әз генә төчкерсәң дә, ирнең кадере бетә...
‒ Ничек инде кадере бетә? – хатыны, ясалмалылыгы йөзенә җәелсә дә, гаҗәпләнгән булып кыланды. – Синең ул бүреләреңне ашатырга кәҗәне кайчан, ничек табып өлгерергә белмәссең инде хәзер. Үзең исәпләп кара, аучы дигән даның алга таба да шулай дәвам итсә, ул кәҗәләр безгә күпмегә төшәр икән?
‒ Һәй, нәрсәгә синең белән сүз куертып, телемне әрәм итеп торам соң?! – Валяхха аңа кулын гына селтәде. – Хатын-кыз теленең җил тегермәне икәнен беләм дә, югыйсә. Җил юк, ә ул әйләнә дә әйләнә. Сүзем сүз булсын. Мин ул бүрене җир астыннан булса да табам. Бүген иртүк кузгалам. Аларның өне, һичшиксез, Кадада булырга тиеш. Жәл, бу хакта элегрәк башыма килмәде. Ярар, әле дә соң түгел! Бүреләрне тапмыйча, кире әйләнеп кайттым юк!.. Ә син телеңне тый. Авыл буйлап кирәкмәгәнне сөйләп йөрмә.
‒ Ярар инде, ярар... Юлга чык... Бәлки, безнең кәҗәбезнең кайбер сөякләрен табарсың әле, – хатыны, ирен озатканда да, еланныкы сыман агу чәчкән телен тыя алмады.
Әмма кәефе кителгән Валяхха эндәшмәде. Хәер, үзен яклап әйтерлек сүзе дә юк иде аның.
Ул биштәрен бәйләде, мылтыгын аркасына асты да бакча аша басу капкасына таба китте. Аның бу минутларда усал телле күршесен дә, кирәгеннән артык кызыксынучан авылдашларын да очратасы килмәде. Сүз боткасына кереп, кирәкмәгәнне ычкындыруыңны сизми дә калырсың. Хурлыгыңны ничек юарсың аннары...
* * *
Валяхханың беркайчан бу кадәр интеккәне булмагандыр. Әмма бу юлы Ходайның «әмин» дигән чагына туры килде, ахрысы. Беренчедән, ул бүре өнен тапты; икенчедән, әле ярый, өенә төн урталары узгач кына кайтып керде. Әгәр якты күздә күренгән булса, бүренең ишегалды уртасында казыкка бәйләнгән кәҗәне алып китүе хакында хәбәрдар күршеләр бармакларын төртә-төртә хихылдарлар иде.
Кем беренче күргән, кайсы ишеткән – берәү дә белми, әмма бу яңалык авылны иңләп-буйлап чыккан иде инде. Күрше хатыны төнлә Валяхха белән хатыны сөйләшкәннәрне качып тыңлаганмы? Кем белсен...
Шунысы хак: аучы өеннән иртәдән кичкә кадәр кеше өзелмәде. Хуҗаларның кайгысын уртаклашкан булып килгән авылдашлары, чынлыкта аучының инде ничәнче тапкыр хурлыкка калуыннан эчтән генә көләләр иде. Әмма тәрәзә каршында ялгызы басып торган моңсу хуҗабикәне күреп, борылып китәргә мәҗбүр иделәр.
Валяхханың исә авылдашларының мыскыллы елмаюларына әллә ни исе китмәде. Аның җилкәсендәге биштәрдә бүре баласы утыра иде.
‒ Менә кара, – диде ул хатынына, канәгать елмаеп. Бүре баласын биштәреннән чыгарды да ике бармагы белән сыртыннан тотты. – Бу җанвар синең кәҗәңнән кыйммәтрәк тора. Инде бүре тиреләре безнең коймада эленеп тора дип исәпләсәң дә була.
‒ Ул коймада сыерыбызның тиресен күрергә язмасын инде. Башмак тананыкы белән янәшә дим, – бүре баласына битараф караш ташлап, хатыны янә аучының күңел кылларында уйнап алды.
‒ Син, карчык, тагын үз җырыңны җырлыйсың, – Валяхханың ачуы чыкты. – Берни белмисең, аңламыйсың да, ә үзең... Ерткычлар үз балалары артыннан җирнең теләсә кайсы почмагына барырга әзер. Төшендеңме?
‒ Син белгәч тә җиткән! – диде хатыны, үпкәләп. – Бөтен авыл көләдер инде синнән...
Әмма Валяхха хатынының соңгы сүзләрен ишетмәде, ул инде бусагадан атлап чыккан иде. Вакытны әрәм итмичә, капкыннарны көйләргә
ашыкты. Тешләрен ыржайткан бүре баласын әлегә өй эчендә калдырды. Ул исә, идәнне юешләтте дә, мич астына кереп яшеренде.
Ул бүре капкыннарын беренче тапкыр гына кулланмый. Капкыннарны да, сипләрне дә сатып алуга артыш төнәтмәсендә тотты. Шулай иткәндә, аларда тимер исе калмаганын белә. Хәзер исә, тиз-тиз кыланып, бакча тирәли тирән казылган авыр бүкәннәргә сип белән беркетте дә капкыннарны җир белән күмде.
‒ Әйдә, безнең кечкенә җанварны алып чык әле! Кая яшеренде ул? – Өйгә кергәч, Валяхха күтәренке тавыш белән хатынына эндәште. – Мин аны хәзер безнең кәҗә бәйләнгән казыкка беркетәм. Бүреләр бакча ягыннан керәчәкләр дә минем капкыннарга эләгәчәкләр... Кайда соң ул?..
‒ Мич астына яшеренде бүрең. Ал да, кая телисең, шунда бәйлә. Кара аны, иртә белән капкыннарыңда күршеләрнең сарыклары эләккән булмасын. – Хатыны бу юлы борчылып әйтте. – Ул чагында нишләрсең?
‒ Начарны юрама әле! Бәла-казаны үзең чакырып китерәсең син! – диде Валяхха, хатынының сүзен бүлеп.
Ул бүре баласын мич артыннан күтәреп алды да ишегалдына юнәлде һәм абзар янына бәйләп куйды, эчке капканы япты, аннары, бераз вакыт болдырда басып торды, кәефләнеп тәмәке көйрәтте дә тыныч күңел белән өйгә кереп йокларга ятты.
* * *
Бер көн эчендә Валяхха Када урманын аркылыга-буйга йөреп чыкты. Көчле җил тамырыннан куптарган карт караманы кичкә таба гына эзләп тапты. Бүреләр өннәрендә юк чак туры килде, югыйсә, гомерләренә нокта куелган булыр иде. Балаларын җуйсалар да, үзләре исән калды.
Хәер, болай фикер йөртү безгә − адәм баласына хас. Әле барысына да түгелдер, мөгаен. Балаларын югалткан бүреләрнең ниләр кичергәнен үзләре генә беләдер, аны сүз белән язып аңлата торган түгел.
Ул көнне Шурсямга белән Саркка иртә таңнан ауга кузгалдылар, бик озак кына Хырла елгасының таллыгында эзләнеп йөрделәр, аннары якын-тирәдәге куаклыкларны айкап чыктылар, урман авызына да барып килделәр – юлларында ник бер җан иясе очрасын. Инде кошчылык фермасына юл тотканда, кеше исен сизделәр дә өннәренә таба борылдылар.
Өнгә башта Саркка керде һәм, баласы юклыгын күреп, елау-сыктау авазлары чыгарып, сузып-сузып уларга тотынды. Ул баласының югалуында кем кулы уйнаганын сизеп алды һәм шундук, коткарырга теләп, артларыннан атылмакчы булды.
Шурсямга да баласын алып киткән адәмнең эзләрен күрде, әмма Сарккадан аермалы буларак, башны югалтып, аның артыннан ташлану үлемгә тиң икәнен бик яхшы аңлый иде. Кеше эзләрендә сыланып калган ис акрынлап таралды. Кичке эңгер-меңгер дә караңгылык белән алмашты. Шурсямга авылга кузгалырга иртәрәк икәнен сизде. Ул кайгысыннан акылын җуяр дәрәҗәгә җиткән Саркканы юатырга, тынычландырырга тырышты, башын аның аркасына куйды. Башка вакытта мондый наздан эреп киткән бүре кызы, кинәт кенә усалланып, тешләрен ыржайтты да авырттырып муеныннан тешләп алды. Бүре гаҗизләнеп башын читкә борды, Саркка исә басу капкасына илтә торган иңкүлеккә юнәлде.
Шурсямганың Саркка артыннан иярүдән башка чарасы калмады...
Дөрес, бүреләр төн уртасына кадәр иңкүлектән чыкмадылар, аннары, бакчадагы куаклыклар артына яшеренеп, аучының ишегалдына якынлаштылар.
Алар шәүләләр сыман тавыш-тынсыз түбән яктагы койма буйлап шуыштылар. Әмма абзар янындагы казыкка бәйләп куелган баласын күрүгә, Саркка, алдын-артын карамый, аңа ташланды.
Бүре кызының саксызлыгы һәм игътибарсызлыгы хәлиткеч мизгелләрне якынайтты. Берничә адым үтүгә үк, капкынның тимер авызы аның алгы аягын эләктереп тә алды...
* * *
Таң беленгәч, озак йоклаудан шешенгән Валяхха, авызын ачып, күзләрен угалап, болдырга чыкты. Ул, ниндидер хәвеф көткәндәй, ишегалды буйлап карашын йөгертте: бар да тәртиптә кебек, бүре баласы да, йомгак кебек, абзар кырыенда йоклап ята. Аучы бакча ягына атлады, һәм гаҗәпләнүдән катып калды. Түтәлләр арасында ике бүре янәшә утыра иде. Валяхханы күрүгә, алар сикереп тордылар, тешләрен ыржайтып, сырт йоннарын кабарттылар.
‒ Карчык, мылтыкны алып чык! Ятьрәк бул, мылтык кирәк! – хатынының изрәп йоклап калганы һәм әле уянырга исәбе дә булмавы исеннән чыккан Валяхха фәрман арты фәрман яудырды.
Урыннарында селкенмичә басып торган бүреләрдән күзен дә алмыйча, Валяхха акрын гына болдырга таба чигенде, аяк очларына гына басып өйалдына узды, тиз генә чөйдә эленеп торган мылтыкны алды. Калтыранып торган куллары белән патроннарны казенникка тыкты да кабат ишегалдына йөгереп чыкты.
Ике бүре берьюлы аңа ташланды, әмма берсе шундук җиргә егылды.
‒ Әһә, эләктеңме! – Валяхха сөенеченнән кычкырып җибәрде. Бүре кызының капкынга эләккәнен күрде ул.
Әмма Валяхха бик тиз күктән җиргә төште: Шурсямга янә аның капкыныннан котылган. Ул күзенең чите белән генә күрше бакчага карап алды, куе булып үскән шомырт ботакларының селкенеп куюыннан бүренең шул тирәдә генә яшеренүен аңлады.
Шурсямга чыннан да шунда посып, мылтыгын төзәгән адәмнең Сарккага таба якынлашуын күреп, үзен көчкә тыеп торды. Ул таң атканчы капкынга әсир төшкән Саркканы коткарырга маташты: ярсый-ярсый тимер сипне тешләп өзмәкче булды, капкынны казып чыгарды, әмма тимерне җиңәрлек көч бүредә дә юк иде. Менә хәзер Саркка гомеренең соңгы минутларын кичерә.
Саркка үзе дә үлеме якынлашканын аңлады. Әмма ул ахыргы минутына кадәр көрәшәчәк иде. Саркка, тешләрен шыгырдатып һәм ачулы ырылдап, аучының бугазын эләктермәкче булып сикерде, әмма капкын сибе аны кабат үзенә тартып, чалкан аударды. Саркка шундук аякларына басты...
Иртәнге тынлыкны бозып ату тавышы яңгырады.
Бүре кызының гомерен өзгәч, Валяхха ызан буйлап барды да тәбәнәк койма аша күрше бакчага үтте. Шурсямга тормышын куркыныч астына куярга ярамаганын аңлады. Бер сикерүдә ачык мәйданны узды да иңкүлеккә таба йөгерде.
Валяхха, тидерә алмасын белсә дә, аның артыннан ядрә очырды, аннары бүре баласына таба борылып:
‒ Ярар, бераз йөгереп кал, – диде, авыз эченнән мыгырдап. – Барыбер ерак китә алмассың. Балаң миндә, димәк, тагын киләчәксең әле син.
Саркканың аягыннан алып, җансыз гәүдәсен ишегалдына кадәр сөйрәде дә абзар кырыена ташлады.
Әнисен күргән бүре баласы, шатлыгыннан аңа атылды, корсак астына шуып кереп, имчәкләрен эзләп тапты да суырырга кереште. Әмма әнисенең имчәкләре салкын, сөте югалган иде. Бүре баласының кәефе китте. Ул әнисенең корсагына таләпчән танавы белән кат-кат төртте, селкенмичә яткан гәүдәне тешләп алырга да җөрьәт итте, әмма әнисе аваз бирмәде. Бүре баласы арткы аякларына утырды да сагышлы тавыш белән улап җибәрде...
Бүреләр Валяхханы шактый ук йончытсалар да, әлеге күренештән хәтта аның да күңеле йомшады. Әнисенең җансыз гәүдәсе янында әрле-бирле йөргән бүре баласына карап, эчендә әйтерсең лә нидер кителеп төште.
‒ Тормыш рәхимсез шул... Яшисең-яшисең, кояш чыкканга сөенәсең, ә көннәрнең берендә – шалт һәм син инде бу дөньяда юк... Менә мин синең әниеңне үтергән кебек, – үзен-үзе гаепләгән сыман Валяхха үзалдына сөйләнде. – Жәллим мин сине, и-и, бәхетсез бала. Чынлап... Әмма нәрсә эшли алам? Сез, бүреләр – ерткыч җанварлар. Әле синең әтиеңнән дә котылырга кирәк.... Әйе, бәләкәч, кирәк... Яшәеш шулай корылган инде ул, нишләтим... Мин генә үзгәртә алмыйм...
Ул, шулай үз-үзе белән сөйләшеп, болдырга чыгып баскан хатынын да искәрми калды.
‒ Уңышлы авың белән котлыйм, картым! – диде ул. – Хет берсеннән котылдык. Сөенгәнеңне күрмим?... Бу бүре кызымы әллә?..
Валяхха сүзсез генә башын какты, хатынына кырын караш ташлады да, тотлыга-төртелә:
‒ Менә болай, карчык... Без аны ятим калдырдык... Безнең кечкенә җанварны әйтүем... Ачтан интектермик... Син сөт эчерт аңа... – диде.
‒ Ярар, ярар, эчертермен, – хатыны аның эчендә ниләр кайнаганын сизде. – Борчылма инде син...
Валяхха хатынына җавап бирмәде, бакчага чыгып китте. Озаклап капкыннарын караштырды.
Ул көнне авылдашлар кабат Валяхха йортына агылды, барысы да аны уңышлы ау белән котлады, тизрәк ата бүренең дә башына җитүен теләделәр. Валяхха аучылык абруеның артуына да, авылдашларының мактау сүзләренә дә куана алмады. Бүре баласы ягына борылып карарга кыймады – аучының күңелен нидер кимерә иде.
* * *
Ике көн буе Валяхха капкыннарны бер урыннан икенче урынга күчереп мәш килде. Беренче кыраулар уйсулыклардагы әле яшел утырган үләннәрне капшый башлады, басу киртәсе артындагы каен агачлары сары күлмәкләрен киделәр, усак ботакларындагы яфраклар ачык кызыл төскә манчылды.
Салкын һавага җылы пар өркеп, Валяхха бакчадагы бүре эзләрен тикшерде, Шурсямганың хәйләкәрлегенә һәм сизгерлегенә тагын бер кат тел шартлатты. Бүре яшерелгән капкынны чамалап, аны урап уза иде. Әмма ул капкыннар Шурсямгага караңгы кичтә абзар янында казыкка бәйләп куелган баласы янына үтәргә комачаулый иде.
Өченче көн иртәсендә Валяхха ниндидер хәвеф сизеп уянды. Ул, җилкәсенә сырмасын салып, урамга ашыкты. Ни күрсен: абзар янында өзелеп калган бау кисәге ята, ә бүре баласыннан җилләр искән.
«Нишлисең, әтисе коткарган, – үзендә ачу да, үкенеч тә тоймады Валяхха. – Шунысы кызык, капкыннар арасыннан ничек узганнар икән алар?»
Бакчада, бәс сарган рәтләр арасында, бүреләрнең эзе күренмәде. Аучы, капканы ачып, урамга чыкты, анда Шурсямганың үзенчәлекле аяк эзе ярылып ята иде. Капкыннар аша уза алмавын аңлаган Шурсямга урам ягыннан койма аша сикереп эчкә узган. Аннары, баласын алып, тавышсыз гына китеп барган.
Ул арада күк йөзе ачылды. Көнчыгышта шәфәкъ сызыгы пәйда булды. Ул киңәйгәннән-киңәйде. Хырла елгасы артыннан, әйтерсең лә җир читеннән, әле үзе күренергә өлгермәгән кояшның якты нурлары биеклеккә үрли иде. Тиздән алар артыннан кояш үзе дә тәгәрәп чыгар һәм көзге саран җылысын таратып, төнлә кунган бәсләрне эретер, бар тереклек дөньясын куенына алып җылытыр.
Валяхха ишегалдындагы юан бүрәнәгә утырды. Ул аны кайчан да булса такталарга ярдырып, сарай диварын тышларга дип саклый иде. Валяхха тәмәкесен кабызды дә, боҗра булып күтәрелгән төтенне күзәтеп, бүре белән ничә тапкыр очрашканнарын исенә төшерде. Әйе, аз түгел. Элегрәк ерткычны исенә төшергәндә, Валяхха-аучының күңелен ачу биләп алса, хәзер аңа карата ниндидер үкенеч, жәлләү тойды. Кеше буларак, ул бәхетсез бүрене башка эзәрлекләргә теләми, әмма аучы буларак, аны тынычлыкта калдырырга ярамаганлыгын да аңлый. Үзе теләмәсә дә, авылдашлары таләп итәчәк. Сарыгын бүре алып киткән ачы телле күршесе урамга да чыгармаячак...
– Шемуршага барып кайтыйм әле мин, – күрше хатынның сүзләрен исенә төшереп, тәмәкесен бүрәнәгә басып сүндерде дә Валяхха урыныннан торды. – Палюшның яхшы гына ау этләре бар. Алар бүрене ычкындырмаячак. Әллә Палюш үзе дә минем белән ауга чыгарга ризалашыр?... Палюшка, бәлки, бәхет тә елмаеп куяр әле...
Төштән соң Валяхха күрше авылга юл тотты. Палюш белән ау этләре хакында сөйләшү һәм бергәләп ауга чыгарга күндерү иде нияте.
* * *
Аучы тырнагыннан коткарган баласын Шурсямга туп-туры үз өннәренә – Када урманына алып кайтты. Бүрегә үзен һәм улын, сөенеченнән сикергәләп, җан дусты Саркка каршы алыр кебек тоелды. Ләкин ауган карама аларны ялгызы гына моңаеп каршылады. Өн эченә кеше исе сеңеп калган, бүре ирексездән сырт йоннарын кабартып, акрын гына ырылдап куйды.
Үз өненә кайткан бүре баласы шатлыгыннан нишләргә белмәде, әйләнде-тулганды да эчкә керде, аруы чигенә җиттеме, ятуга йокыга талды.
Шурсямга, Сарккадан калган эзләрне барлап, иснәп, өн тирәли әйләнеп чыкты да, арткы аякларына утырып, танавын күккә төбәп, сузып-сузып уларга тотынды.
– У-у-у-а-ау!.. – аның җан авазы, биек агач өсләреннән дә күтәрелеп, еракка китте.
Бүре, аңа җавап итеп берәрсе аваз салмасмы дип, тырпайган колакларын әле бер якка, әле икенче якка каратты, әмма аның сагышлы улавын күтәреп алучы булмады. Аннары ул теләр-теләмәс кенә өнгә керде дә, тешләре белән баласының сыртыннан сак кына эләктереп, тышка чыкты. Кеше аягы баскан бу өндә калу куркыныч иде.
Таң беленгәндә, алар Када урманыннан, авыл юлларыннан шактый ерактагы куе чытырманлыкта иделәр инде. Әтисенең тырнакларыннан котылырга теләп, ач бүре баласы аяклары белән тибенде, тешләште. Әмма бүре аның бу ыгы-зыгысына игътибар бирмәде, тизрәк кеше аягы басмаган чытырманлыкка барып җитәргә кирәк иде.
Ниһаять, Шурсямга ял итеп алырга һәм баласын ашатырга вакыт җиткәнлеген чамалап туктарга булды. Озак уйлап тормады, ерым читендәге куе чикләвек куаклыгына юнәлде. Баласын куак төбенә куйгач, Шурсямга, җиләс җилгә каршы басып, күкрәген тутырып сулыш алды, аннары тирә-юньне җентекләп күзәтергә кереште. Ерымның икенче ягында араларына сирәк-мирәк инде сары төс иңгән каеннарны сыендырган карт чыршылар күренә, җилдә янган шәм утыдай яшь усакның яфраклары калтырана, миләш тәлгәшләренә исә ут капканмыни, ялкынланып торалар.
Бүре баласы әле ныгып җитмәгән аякларына басты да әтисенә карады. Бүре исә аның сорау тулы карашыннан барысын да аңлады: без әле кая барабыз, кемнән качабыз, минем ашыйсым килә... Шурсямга кечкенә баласын яратып ялап алды, чикләвек куагының эченәрәк этеп кертте, үзе ерым буйлап аска төшеп китте. Бүре баласы да, аның артыннан иярергә теләп, куаклык арасыннан йөгереп чыкты, әмма Шурсямга, тешләрен ыржайтып, аңа карап усал ырылдады. «Әгәр мине тыңламасаң, яшеренмәсәң, әтиең менә шулай усал да була белә», – дигән сыман иде аның үткен карашы. Бүре баласы аңлады, шундук чикләвек куаклары артында юк булды.
Көзге бай, мул урманда яхшы аучы һәрвакыт үзенә азык таба. Шурсямга да тиз арада нарат җиләге янында йөренгән урман тавыгын канатыннан эләктереп алды һәм, чикләвек куаклыгы янына кайтып, бер читкә ташлады. Яралы канатларын җиргә бәргәләп, суер качарга теләде, әмма аның язмышы хәл ителгән иде инде. Чинап, чиелдап куак артыннан килеп чыккан бүре баласы кошка ташланды, урман тавыгының каты канатлары белән бәргәләвен, очлы тырнаклары белән һөҗүм итүе аны куркытмады, ул аның бугазыннан эләктереп алды...
Урман тавыгы белән әүмәкләшкән улын Шурсямга хуплап, яратып күзәтте. Әмма ярдәм итәргә уйламады да. Суер тынып калгач, икәүләшеп аны ашап бетерделәр.
Тамагын туйдыргач, бүре баласы куак төбенә ятты. Ул әтисенең аны күтәреп, тагын юлга кузгалуын көтте. Әмма Шурсямга баласына үз аяклары белән атларга вакыт җиткәнлеген тойды. Баштарак мәлдә киреләнеп торган баласын эткәли-төрткәли торгызгач, Шурсямга аны җиңелчә генә тешләп алды, шуннан соң бүре баласы нишләсен, әтисе артыннан иярде.
Шурсямга үзе дә аңламаган бер эчке тоемлавы белән сизә: аларга тукталырга иртәрәк әле. Саркканы атып үтергән адәм яшәгән җирләрдән мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк. Шурсямга белән улы урман чытырманлыклары, ерганаклар буйлап юлларын дәвам иттеләр.
Балан һәм гөлҗимеш куаклары үсеп утырган биек булмаган калкулык итәгендә Шурсямга ташландык куыш күреп алды. Ул сак кына, тавыш-тынсыз өн авызына якынлашты, игътибар белән тирә-юньне күзәткәч, инде бик күптәннән монда беркем яшәмәвен аңлады. Шурсямга баласының сыртыннан эләктереп күтәрде дә өнгә алып керде. Озак та үтмәде, алар җылы, иркен өндә йокыга талдылар.
* * *
Бүре баласы үзләренең яңа урында күпме вакыт яшәүләрен белми. Эңгер-меңгер төшүгә, әтисе ауга китә, көндезләрен йоклыйлар. Ә өнгә керү тишеген куаклар ят күзләрдән каплап һәм саклап тордылар. Боларның барысына шаһит көзге урман исә тын гына шаулады.
Кыргый җанвар үзен һәрдаим нинди дә була хәтәр сагалаганын белә, шуның өчен хәтта йоклаганда да уяулыгын җуймый. Шурсямга да бик еш күзләрен ача, колакларын сагайта, борынын сузып иснәнеп ала, өн тирәсендәге һәр кыштырдауны ишетә, һәр хәрәкәтне күз уңында тотарга тырыша. Аннары гына, тынычланып, башын кабат аяклары өстенә куя. Саркканы югалтканнан соң аеруча сак кыланды – хәзер баласының исәнлеге өчен ул берүзе җавап тота. Ата-аналык бурычына шул дәрәҗәдә тугрылыклы башка җанвар юктыр. Юкка гына чуваш авылларында үз балаларын кайгырткан аталар турында бүре баласын баккан кебек дип әйтмиләрдер...
Көзге урман тын гына бизәнә, ясана, төрле төсләргә буяна. Әлегә анда Шурсямганың күңеленә борчу сала торган ят исләр сизелми, сәер, шикле кыштырдаулар ишетелми. Бары тик кайдадыр биектә, саргайган яфракларны өзгәләп, җил шаулый. Бүре карт наратның ыңгырашуын да, әллә кайда, бик еракта урман табибы тукранның колач җитмәслек имәндә тукылдавын да, җылы якка китеп барган кошларның күңелләрне сагышка урап саубуллашуларын да, хәтта теләр-теләмәс җиргә сибелгән яфракларның чак кына лепердәвен – барысын да колагы аша уздыра.
Көзге урман барысын да ишетә, белә, күзәтүдә тота.
Бер кайгысыз тирән йокыга чумган баласына караган саен, Шурсямганың күңелен тынычлык һәм шатлык биләп ала. Ул, хисләрен тыялмыйча, танавын баласының җылы корсагына төртә.
Кинәт аның йөрәге кысылып куйды, сизгер колаклары хәрәкәтсез калды. Кайдадыр еракта этләр өргән тавыш ишетелгән сыман булды. Бүре өннән чыгып, борынын җилгә каршы сузды да колакларын тырпайтты. Әйе, Шурсямга шикләнүе урынлы иде: ерак калкулыклар, агачлыклар артында этләрнең тоташ өрүләре бер көчәя, бер тына иде.
Ялгызы гына булса, Шурсямга этләр тавышына әллә ни игътибар бирмәс тә иде. Әмма улына куркыныч янаганын тоеп, мөмкин булган барлык саклану чараларын күрергә тотынды.
Бүренең ыгы-зыгысыннан күзләрен ачкан баласы әтисе кабат ауга кузгала дип уйлады. Йокысы туеп җитмәсә дә, ул, әтисен бераз озата барырга теләп, тышка чыкты. Шурсямга аны кире өнгә этеп кертте һәм үткен тешләрен ыржайтып алырга да онытмады. «Өннән башыңны да чыгарасы булма. Тыныч кына шунда утыр! Мин тиздән кайтам!» – әтисенең усал ырлавыннан бүре баласы шуны аңлады.
Әлбәттә, ул әтисенә каршы төшәргә җөрьәт итмәде, йомгак сыман төенләнде дә тыныч кына ята бирде. Дөресен әйткәндә, әтисенең әмеренә ул куанды гына. Димәк, аңа беркая барырга кирәкмәячәк, нәрсә өчендер борчыласы да юк, рәхәтләнеп йокысын дәвам итсә дә була. Әтисе шундый: аны һәрвакыт ашата, назын кызганмый.
Шурсямга исә өн янына якынлашып килгән этләрнең шау-шулы өрүләрен бераз тыңлап торды да каршыларына йөгерде...
* * *
Көзге урман тыныч кына сулый. Ботаклардан аерылган яфраклар талгын гына җиргә коела. Кояш баешына таба карап, карт чыршының очлы башында йоннарын кабартып карга утыра. Муенын сузып, ул вакыт-вакыт каркылдап куя, аның карлыккан тавышында хәвеф-хәтәр сизелми. Әмма шулчак этләр һау-һаулаган яктан саескан пырхылдап һавага күтәрелде. Карга да, канатларын авырлык белән кага-кага, кайсыдыр тарафка очып югалды.
Томырылып чапкан Шурсямга бөтен тереклек иясенең кабалануын, мөмкин кадәр ераккарак качарга омтылуын сизде. Әмма моның сәбәпчесе бүре түгел иде. Аның аяк астындагы бер генә ботак та шартлап сынмады, җиленнән сыңар яфрак та өзелеп төшмәде. Урмандагы бер генә җан иясенең дә кешеләрнең һәм котырынган этләрнең күзенә чалынасы килмәде. Бары тик Шурсямга ялгызы шушы куркыныч өергә каршы йөгерә иде.
Этләрнең һаулавы якынайганнан-якыная барды..
* * *
Этләрнең котырынып өрүеннән Шурсямга аларның аның иске эзенә төшеп, хәзер ул баласын калдырып киткән ташландык куышка таба юнәлүләрен чамалады.
Бер карасаң, Шурсямга өчен бу кулайрак та иде кебек: этләрне эләктереп алырга да, бу чытырманлыкта кем хуҗа икәнлеген төшендерәсе генә. Монда аның өе, димәк, монда ул хуҗа. Тик әүвәл үз-үзләренә нык ышанган этләр белән бергә тимер таяклы кешеләр дә бармы-юкмы икәнен белергә иде. Шуның өчен, Шурсямга бер әйләнеш ясап, этләрне үз яныннан уздырып җибәрде. Этләр икәү иде, алар тирә-якка әллә ни игътибар итмичә, бүре эзләре буйлап йөгерәләр. Шурсямга үзеннән аз гына кечерәк этләрне күргәч, алда авыр алыш торганын аңласа да, яннарында кеше булмаса, аларны җиңәчәгенә ышанды. Ул, улының гомерен саклап калу өчен, калкан булып басачак. Шулчак бүренең борынына дары һәм кеше исе килеп бәрелде. Мәңге яшел артыш куаклыгы артына качып, Шурсямга тын калды. Урман аланына мылтык тоткан кеше килеп чыкты...
Бер генә минутын да исраф итмичә, Шурсямга этләрнең юлын кисеп үтте. Әлегә алар белән алыш-бирешне кичектереп торырга туры килә. Хәзер иң мөһиме – явыз этләрне улы йоклаган өннән читкә алып китү иде. Тизрәк, алар өнгә килеп җиткәнче өлгерергә кирәк. Аннары ни булыр, вакыт күрсәтер.
Шурсямга, бер-ике сикерүгә, бар яктан ачык калку җиргә менеп басты һәм якындагы этләр һаулавына колак салды, аннары танавын күккә төбәп сузып-сузып улый башлады:
– У-у-у-о-о-у-у!..
Әгәр этләр бу улауда тигезсез көрәшкә чакыруны, көч сынашырга өндәүне ишетсә, куркуга калган бүре баласы әтисе тавышыннан: «Минем белән ни генә булса да, улым, өннән чыкма, тыныч кына ят», – дигән кисәтүне аңлады.
Этләр кинәт сулга каердылар һәм үзләреннән ерак булмаган калку җирдә басып торган ялгыз бүрене күреп алдылар.
Тәмам котырынган дошманнарын күргәч, Шурсямга көч-хәл белән нәфрәтен тыйды. Кыргый ярсу бер мизгелгә бөтен аңын томалагандай булды. Аның бу этләрне хәзер үк ботарлап ташлыйсы килсә дә, тимер таяклы кешенең якында гына икәнен исенә төшерде, шуңа Хырла елгасын йөзеп чыгып, ерактагы таллыкларга таба ыргылды. Анда барып җитә алса, улы да котылыр, үзен исә кеше дә, этләр дә эзләп таба алмас иде...
* * *
Әгәр Шурсямга аучыларның икәү икәнлеген белсә, үзен башкачарак тоткан булыр иде. Ул шушындагы чытырманлыкларга алып кереп, этләрне кешеләрдән ераккарак алып китеп адаштырыр, берәр аулак аланда башларына җитеп, үзе урман эченәрәк качар иде. Әмма Шурсямга Валяхханың Палюш белән күрешүен, икәүләшеп ауга чыгуларын, анысының Хырла елгасы янында сакта калганын белми иде. Бүре нәкъ менә шунда ашыкты. Нәкъ менә шунда, куе таллыклар эченә яшеренгән хәлдә, үзен эзәрлекләүчеләрдән качкан бүрене Шемурша авылы аучысы Палюш көтеп торды.
Этләр артыннан ашыккан Валяхха исә эзәрлекләүче генә иде. Аның бурычы – этләрне ерымга таба куып җибәрү һәм Хырла елгасына таба кысрыклау.
Барысы да кешеләр уйлаганча, ниятләгәнчә бара иде шикелле.
* * *
Шурсямга үз көченә таянып һәм хәйләкәрлегенә инанып, көнбатышка таба йөгергән якта биек күк йөзендә беренче йолдыз калыкты һәм сүрән генә елмайды. Кояш биек агачларның караңгы очлары артына яңарак кына кереп югалды, әле алланып торган күк йөзендә бу йолдыз беленер-беленмәс янган зәңгәр нокта сыман күренде. Ул ерым тамагының өстендә үк пыскып тора кебек. Бүре нәкъ менә аның сүрән яктысы кочагына яшеренергә теләгәндәй, йә булмаса ерак галәмдә ялгызы моңаеп торган йолдыз сыман, шушы иге-чиге күренмәгән урман эчендә югалырга омтылды.
Кинәт күренер-күренмәс йолдыз балкып алды һәм күк йөзен ярып атылды да, әле сүнеп бетмәгән кояш нурларына кушылып, мәңгегә төшеп югалды.
Күк йөзе ятимләнеп, моңаеп калды...
Бәлки, кыргый җәнлекләр дә үз йолдызлары астында туадыр? Кайберләренең йолдызлары күзне чагылдырып озак балкый, кайсыларыныкы исә, җылынырга да өлгерми, гомерләре кыска була. Алар буй җитмәслек биеклекләреннән атылганда һәм салкын билгесезлектә җуелганда, урман чытырманлыгындагы кайсыдыр дүрт аяклы җанварның да язмыш китабының соңгы бите ябыладыр? Моны төгәл әйтү кыен, әлбәттә. Ә кем белә?..
Саркканың үлеменә шаһит булган, инде хәзер улының гомерен саклау өчен үзен корбан итәргә әзер Шурсямганың йолдызы сүнмәдеме бу кичтә? Кечкенә, сүрән йолдыз...
Әгәр шулай икән, димәк, бүре баласын котырынган этләр авызыннан беркем дә коткарып калмаячак, Шурсямганың да нәсел җебе күктән атылган йолдызы сыман корып өзеләчәк. Тормыш та, табигый юлын үзгәртеп, бүтәнчә агачак. Аз гына бүтәнчә, әмма бөтенләй башкача...
Юк, бүре баласы исән калсын, нәселе дәвам итсен, җирдә җанварлар яшәсен.
Ишетәсеңме, Шурсямга? Үз хәйләкәрлегеңә таянма, хәзер үк ерым яныннан кит. Текә тау битенә ыргыл, синең аңа көчең җитә. Шулай, бәлки, исән дә калырсың!
Ә этләрне нишләтергә соң? Алар да Табигать-Ана балалары бит, кыргый туганнары кебек шулай ук кояш-йолдызларныкы һәм урманнарныкы исәпләнә. Ни өчен алар, этләр, үзләре кебекләрне җир йөзеннән юк итәргә тиеш? Мөгаен, алар табигать патшасы һәм галәм хакиме кешенең ярдәмчеләре булгангадыр. Аның өчен этләр көнен дә, төнен дә сакта торырга, өрергә, кисәтергә, куарга, өзгәләргә тиешләр... Кеше таләбе – аларга бердәнбер һәм иң югары канун.
Ә кеше үзен ничек тота?.. Җир аңа кысан тоела бара. Ул инде галәм киңлекләренә аяк басты. Кеше аягы баскан һәркайда аның эзләре кала. Нинди эзләр ул? Борыл, кеше, күзәт... Син бит табигатьнең таҗы, җирдәге һәр тереклек иясенең, шул исәптән җанварларның да өлкән туганы. Үзеңне дөрес санап, син аларны буйсындырырга, юк итәргә тырышасың. Син һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә хаклы дип уйлыйсың. Хәтта Табигать-Ана үзе тудырган һавага, суга – барысына да үз кануннарыңны көчләп тагасың. Тукта, уйла, артыңа борылып кара әле, кеше...
Синең кануннарың зирәк һәм игелекле булсын иде. Син галәмдәге һәрнәрсәдән көчлерәк, шуңа күрә ачу сакламаска һәм кичерергә өйрән...
Нишлисең, йолдызлар балкып кабына да сүнә, туа да үлә. Шулай да алар мәңгелек. Йолдызлар еракта. Ә син җирдә яшисең. Мәңгелекме син, кеше?..
* * *
Хырла елгасы киң булмаса да, мул сулы. Ул урман ягыннан, әле чыршы ылыслары арасыннан күренеп, әле шомырт куаклыклары, ташкын су бөккән таллыклар артында югалып ага да ага.
Палюш ерымга каршы куе таллык артына яшеренде дә этләрнең өргән тавышларын игътибар белән тыңлады. Аның фикеренчә, алар бүренең эзенә төшкәннәр, тиздән ул ерым тамагын су буендагы агачлыклардан аерып торган ачыклыкта пәйда булырга тиеш.
Этләрнең һаулавы якынлашканнан-якынлашты.
Палюш мылтыгын кулына алды, түтәсен җилкәсенә терәде.
Аучы бүре килеп чыгуга атарга әзерләнде, әмма җанварның туп-туры үзенең каршысына йөгерүен күргәч, югалып калды.
Шурсямга зур тизлек белән чаба иде, туктап та тормыйча таллык өстеннән елгага сикерергә, шулай итеп, эзәрлекләүче этләрдән эз яшерергә ниятләве иде аның.
Ул ату тавышын ишетмәде. Каршыдагы куаклар арасыннан Шурсямгага ут чәчеп, ядрә атылды. Көчле авырту күкрәген кыздырып алды, һәм ул тавышсыз гына йөзтүбән әйләнеп капланды.
Әйе, Валяхханың әче телле күршесе хаклы булган: Шемурша авылының Палюш исемле аучысы оста мәргән булуын исбатлады.
– Булды бу! – ул, малайларныкы кебек нечкә тавыш белән кычкырып, качкан җиреннән атылып чыкты. – Булды бит!
Әмма Шурсямга исән иде әле.
Ул хәтта кешенең сөенеп кычкырган тавышын да ишетте. Шушы җиңү авазы аның авыртуын юып алгандай булды.
Кайдадыр тирәнгә яшеренгән, кешегә дә, бүренең үзенә дә буйсынмаган, күңеленең түрендә сакланган, аны һәрвакыт җылытып торган ниндидер бер хис аны яулап алды.
Бу бит теге малай!.. Әйе, әйе, аны балачагында үзенә алган, тәрбияләгән, хәзер инде яңгыравык тавышы белән Шурсямгага якынлашкан шул ук кеше. Үзенең бик күптән югалган дустын аермачык таныды ул. Аның белән йорт идәнендә уйнаулар, караватта аның өстенә сикерүләр ничек рәхәт иде!.. Ник малай тагын аның яныннан китә соң?.. Кая барасың, малай?.. Китмә, тукта...
Бүре малай артыннан йөгерергә теләде, әмма ул югалды. Аның урынына Шурсямга янына үлем исе килеп торган мылтыгын тоткан аучы килеп басты.
Шулчак бүре күңелен биләп алган наз соңгы алышка күтәререлергә этәргән чиксез нәфрәткә әверелде. Шурсямга тешләре белән эләктергәндәй тоелды, куркыныч ыржаерга маташты, әмма болар урынына бугазыннан көчсез гыжлау ишетелде...
Бүренең әле дә исән булуына гаҗәпләнгән Палюш читкәрәк тайпылды.
Шулвакыт, үзендә калган бөтен көчен туплап, Шурсямга башын күтәрде. Ул таллыкларны, алар уртасыннан ялтырап аккан елганы, ерактагы урманны шәйләде. Әмма хәзер ул башка нәрсәне – кеше тарафыннан сагаланмаган котылу юлын күрергә теләде. Улын күрү теләге җанын көйдерде. Әгәр дә Табигать-Ана бүреләргә кеше телендә сөйләү мөмкинлеге тудырса, аның үлем алды гыжлавыннан аучы Палюш бүренең улына әйткән васыятеннән түбәндәге җөмләләрне ишетер иде:
«Курыкма, улым! Мин этләрне синнән еракка алып киттем. Алар сине таба алмаячак... Шулай да читкәрәк китеп яшерен, син хәзер берүзең калдың... Мин синең өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләдем... Ишетәсеңме? Син бәхетле һәм йолдызың күктән атыла торган булмасын иде!..»
Тар ачыклыкта эзәрлекләү дәртеннән исергән этләр күренде. Аучыга игътибар да итеп тормый, алар җиңелгән бүрегә ташландылар.
Шурсямганың башы аягы өстендә ята иде...
* * *
Валяхха исә бу вакытта, агач төбенә утырып, тәмәке көйрәтмәкче булып маташты. Ул ату тавышын да, Палюшның шатланып кычкыруын да, этләрнең күтәренке һаулауларын да – барысын да ишетте һәм үзенең дошманы Шурсямганың үлгәнен аңлады. Әмма нигәдер аның күңеле сөенмәде. Ул баш өстендәге агачларның битараф шаулавына колак салды, калтыранган куллары белән төребкәсенә тәмәке тутырды.
Урман өстендә ай калыкты. Ул әле алтын төскә кермәгән, кояш яктысын чагылдырып яктыртмый да иде. Аның көл төсендәге йөзе сүрән, сагышлы. Агачлар артыннан кинәт йөзеп чыккан, бүренең купшы койрыгына охшаш болытчык айны яртылаш каплады һәм, үзен җиңүчегә санап, ерак йолдызларга таба юл алды...
Мишши ЮХМА
(Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсе)
Чувашиянең халык язучысы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Проза, поэзия, драматургия, публицистика һәм чуваш халкы тарихы өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр буенча өч йөздән артык китап авторы. Әсәрләре йөздән артык телгә телгә тәрҗемә ителгән. Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларының Атказанган мәдәният хезмәткәре. СССР, Россия һәм халыкара күп премияләр иясе: РСФСР Язучылар берлегенең М. Шагинян, М. Шолохов, А. Фадеев, В. Пикуль, К. Симонов ис., И. Я. Яковлев ис. бөтеншуваш милли премиясе, Кузебай Герда ис. бөтенудмурд премиясе, С. Вургун ис. әзербәйҗан, П. Севак ис. әрмән премиясе һ.б. премияләр лауреаты.
Мулланур Вахитов турында «Кунгош – птица бессмертия» повесте, татар, башкорт һәм чуваш халыклары әкиятләре туплаган «Өч күгәрчен» китабы, күп кенә шигырьләре, хикәяләре татар теленә тәрҗемә ителгән.
«Шурсямга, яшь бүре» повесте 62 телгә тәрҗемә ителеп, үз укучысын тапкан.
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 2, 2024 ел
Комментарийлар