Сукмак
Һәр иртә шулай: уянуга, җәһәт кенә сикереп торырга ымсына Дәрҗия.
Йокысыннан арынып җитәр-җитмәс, күзләрен ачуга, хатын-кызда гына була торган хуҗабикә инстинктының кымырҗып куюы гына инде бу үзе. Таң тишегеннән барысыннан да алданрак кузгалып, битен-кулын арулагач, ирен, гаиләсен яңа төрлерәк тәм-том, аш-су белән сыйлап эшкә, мәктәпкә озатырга дип адарыну, канына сеңгән бәхетле алгысу... Ничек кенә йөрәксенсә дә, хәзерендә Дәрҗия өчен тиз генә булдыра торган гамәл түгел шул. Әлеге изге теләк, аналык вазифасын-хасиятен тою хисе сүнмәсә-сүрелмәсә дә, шуның хакына минутында аякка басудан гаҗизләнгән чагы. Канаты сынган кош кебек талпынып куюдан уза алмый. Анысы да әле аяк-куллар тамчы да кымшынмыйча, тынгысыз күңел җилкенүе генә булып чыга... Кыйналып ташланган күк биртелгән бәдәне үзенең түшәк хастасы икәнен онытырга ирек бирми күрәсең...
Дәрҗия, ничекме икән, дип тыңлаусыз гәүдәсенең хәлен-халәтен сынаган төсле сагаеп тыңлагандай, беравык тын гына ята, хәрәкәтләнер өчен көч-дәрман җыя, үзен-үзе шул омтылышка әзерли, сорый, таләп итә, үгетли. Һәр көне шулай башлана... Менә иренең, артсыз чүәкләре белән чаштыр-чоштыр килеп, кухня ягына узып киткәне ишетелде. Савыт-саба шылтырап ала, плитәдә чыжылдап газ уты кабынганы шәйләнә... Бераздан йокы бүлмәсе ишегендә кызгылт трико кигән, иңенә сәдәфләрен каптырыр-каптырмас килеш кенә шәмәхә төстәге күлмәген элгән Рәшит күренә. Кая арада өлгергәндер, озынчарак бите, тар ияге кырынганнан соң чип-чиста, шома, зәңгәрләнеп киткән, кара чәчләре артка таба кайтарып тарап салынган. Уртачадан калкурак буйлы гәүдәсеннән пөхтәлек, пакьлек аңкып тора: чырае һич таушалмаган, йончымаган да төсле, калын кашлары астында ялтыраган яшькелт күзләре саф, ап-ачык. Төн буе керфек тә какмыйча каравылда торып кайтуының әсәре дә сизелми.
— Хәлең ничек? Йоклап булдымы? Чәй кайнады, хәзер китерәм, – дип гадәтенчә сабыр гына, моңсу гына елмаеп, хәләл җефетенең саулыгын белеште ул. Хатын, аның җылы карашын, ихлас кайгыртуын тоюдан күңеле булып, үзе турында борчылу-мәшәкатьне мөмкин кадәр киметергә теләгән шикелле, бүген аш өстәленә ничек тә үз аягы белән барып утыру нияте барлыгын сиздереп, юрган өстендәге кул бармакларын кыймылдатып алды.
— Син бар, Рәшит, мин үзем ... — диде дә, ул киткәч, бик авырлык белән, киеренкелектән иреннәрен тешләп, мендәрләренә таяна-таяна торып утырды. Хәтсез генә, авыр уфылдап, сулыш алып торды. Кан юллары бүртеп, зәгьфран төсе суккан аякларын саклык белән генә келәмгә төшерде. Сөякләре калыккан арык җилкәсенә ал чәчәкле сары халатын киде. Кайчандыр дулкын-дулкын күпереп, алкаланып торган коңгырт чәч калдыкларын сыек кына толымга үргәндәй булды. Очларына мәче башы сурәте төшерелгән чүәкләрен эләктерде дә, нәзек куллары белән әүвәл карават башына, аннары стеналарга кармаланып тотына-тотына, ванна бүлмәсенә өстерәлде. Мең бәла белән битен югач, ниһаять, кухня өстәле янына килеп ауды. Анда — тәмле исләре белән җиңелчә генә башны әйләндереп җибәргән карабодай боткасы, үзе яратканча куе итеп ясалган чәй... Гаилә башлыгы исә, күксел кәчтүм-чалбарын киеп, каядыр китәргә җыена иде инде. Ул кухнядан нидер алганда узышлый хатынының башыннан сыйпагандай итте:
— Мин киттем ... Барасы җирем бар...Төшкә кайтып җитәрмен. Син ят инде, йокларга тырыш...
Дәрҗия, аның баскыч басмаларында шак-шык яңгыраган аяк тавышына колак сала-сала, аксый-туксый сөрлегеп, кухня тәрәзәсенә барып капланды. Подьезд ишеге шапылдап ябылды да әнә, аста Рәшит үзе дә күренде... Кем беләндер ягымлы гына исәнләште... Чатка борылып күренмәс булды... Шул рәвешле иренең артыннан күздән югалганчы карап калырга күнекте ул. Яратып та күзәтә, болай да ... Аны барысы да чамасыз нык кызыксындыра: Рәшит, тукталып, кем белән күрешә, ни турында сөйләшә... Гәптәше хатын-кыз затыннан булса, кем ул, кайдан, теге-бу... Үз-үзенә танырга теләмәсә дә, зәңгәрсу яшьлегеннән калган үлә язып көнләшү галәмәте. Җаны ничекләр көйгәнен бер үзе генә белә...Чирле кешегә хас юкка-барга тәшвишләнү, шомлану да өстәлгәч...
Хәер, көнләшсә дә сәбәбе бар, ул аңа төс, килешеп тора кебек. Рәшиттәй буй-сынлы егетне яшьли сөйгән ярының куеныннан тартып диярлек алды ич ул заманында. Карчык-корчык ырым-шырымы, сихерче им-томы белән түгел. Әрсезлек, чаялык белән дип тә булмый. Дөресрәге, Рәшитнең анасы Хафизә апа үзе ...булышты асыл егетне кулга төшерергә. Кашыкка салып суырып йотарлык чибәрләрдән булмаса да, кешене җәлеп итәрлек ниндидер сөйкемле сөяге бар иде җыйнак, юка гәүдәле, куе керфекле, чөенкерәк борынлы, бер карауда үтә дә тыйнак, басынкы булып күренгән Дәрҗиянең. Уңганлыгы да ун киленгә бүлеп бирерлек. Ахирәте Сабира ханым янына барган саен шул кызыйның булганлыгына, итагатьлегенә, ата-анасына каршы дәшмәвенә, тыңлаучан булуына сокланып кайта торган булды Хафизә. Ә менә Рәшитнең балалар бакчасы, мәктәп сукмакларын бергә таптаган Сәвия белән яратышып, аның исемен тәсбих урынына санап йөрүен, җене котырып, һич кенә дә өнәмәде. Күзләрне камаштырырлык артык чибәр, купшы, зифа гәүдәле булуын, аеруча чаялыгын, шат холкын ошатып бетермәде ул күрше кызының. Йомыкый гына, юаш, күндәм улына пар түгел, бергә кушылгач, малайны албастыдай басып яшәр бу дигән уйдан арына алмады, чуар күңелен гел шик-шөбһә корты кимерде... Беренче мәхәббәт, фәлән-фәсхәт дип авыз суын корытучы дус-ишләре, сердәшләре белән гәп, бәхәс куертканда, карга күкәе хәтле кашлы йөзек кигән имән бармагы белән өстәлгә төя-төя, үзенекен тукый торган иде ул. Аның белепме-белмичәме, кып-кызыл иреннәрен бөрештеребрәк сөйләшә торган гадәте бар. Ул чакларда кырт кисеп әйткән сүзләре кабартма авызыннан ничектер нечкәреп чыга:
— Ю-ү-ү-к, Сәбирә әхирәт, мәхәббәт дигәннәре белән генә ерак китеп булмый, гыйшык-мыйшык тотып йөргәндә генә кирәк ул, җаным. Гаилә корып, бергә тора башлагач, ул нәрсә кырачины беткән лампадай пышт итеп сүнә дә, төтене дә калмый. Көчле мәхәббәтләре булмаса да, алдан килешенеп, ата-ана фатихасы белән береккән гаиләләр генә озын гомерле...
Күз карасыдай кадерле, газиз улын Сабирә ахирәтенең бердәнбер кызы белән кавыштыру өчен ниләр генә эшләмәде, ничек кенә матавыкланмады, ниләр генә кыландырмады Хафизәттәй. Аш-суга кулы тәмле дигән булып, мәҗлескә-мазарга хәстәрләнгәндә өенә махсус чакырту дисеңме, үзенә яңа күлмәккә үлчәм алдыру өчен, аның белән киңәшләшеп мәшәләнү дисеңме, кыскасы, кырыкмаса кырык төрле хәйлә уйлап тапты. Шулай итеп, үзләрендә еш күзгә чалынган Дәрҗия егетнең йөрәгенә аз-азлап сукмак сала башлауга, тимерне кызуында сугып, аңа өйләндермичә тынычланмады. Әнисе кочагында гына, җил-яңгыр күрмичә, атасыз үскән, йорт тавыгыдай юаш, тәүфыйклы Рәшит аның сүзеннән кайтырга базмады. Сыкранды, сызланды, төн йокылары качты, әмма барыбер биреште, тәртәгә типмәде. Каядыр ишетеп, күңеленә сеңеп калган борынгы җырның:
Казаннан Мәскәүгә чаклы
Ак чәчәкләр үсәдер.
Яше яшькә җиткән кызлар
Ярдан ярга күчәдер, — дигән юллары гына колагында өзми-нитми яңгырап, озак кына бәйләнчекләнеп, эзәрлекләп йөрде... Яраткан кешесен югалтудан күңелле сынган, бик каты гарьләнгән Сәвия исә кайсыдыр калага ук китеп олакты. Берникадәр вакыттан соң кияүгә чыккан дигән хәбәрен ирештерделәр... Дәрҗиягә килгәндә, яхшы холыклы, тәртипле, ипле генә, берәр һәйбәт егеткә кияүгә бару турында күптән хыяллана иде ул. Әмма үзенә моңарчы егет-җилән белән күзгә-күз туры килергә насыйп булмады. Батырлыгы җитмәде. Кыстый-кыстый таныштыргач, Рәшитне бер күрүдә үк бөтен барлыгы белән яратты ул. Сәвиянең бәхетен тартып алуы өчен уңайсызлану кичереп, уйлаштыргалаган чаклары да булды анысы... Әмма шәхсән үзенең, мендәр почмагын тешләп, ничегрәк ялгыз гомер кичерәчәген күз алдына китергәч, коты алынып, бөтен сыны белән дертләп куйды да барысын да онытты... Сазаган каз хәлендә утырып калсаң –нишләрсең...
Өйләнешеп матур гына торып киттеләр. Ике сыңар – бер пар, дигәндәй көенә-җаена туры китереп, артык төче иркәләнми генә яшәделәр...Рәшит горгазда, акчалы-табышлы урында эшләде. Үзе химия комбинатында экономист булып ярыйсы гына хезмәт хакы ала иде. Фатирларына мал керде, өс-башлары бөтәйде. Кама елгасы буенда бәләкәй генә дача кәмәше дә салып керделәр хәтта. Уллары туды. Ул ташбашны чык та тидерми үстерделәр, кеше иттеләр. Туйлары гөрләп узды. Әмма ләкин тәкьдир дигәнең боларның гадәти генә, тигез, бәрәкәтле тормышын күпсенепме, биш-алты ел элек, көтмәгәндә генә өсләренә тау хәтле бәла-каза китереп аударды. Бәхетләрен каты кырау ялмап алды... Кинәт кенә ниндидер зәхмәт эләктерде шул хуҗабикә. Дым җитешмәгән гөлдәй акрынлап корыды, сулыкты, аяклары коры таякка әверелеп, катып китте. Бармаган хастаханәләре, күренмәгән табиблары калмады. Бер елны көзен яңгыр коеп торган, ачы суыкта калхуз чөгендерен чыгаруда шефлык хезмәте күрсәтү касәфәте: каты салкын тиеп өзлегеп, буыннарына боз йөгергән, диделәр. Еллар буе дәвалана торгач, диварга тотынып, яисә кешегә ябышып өстерәлерлек хәлгә килде килүен, шуннан артыгын мантый алмады, тәгәрмәчле гарип-гораба арбасына менеп кунакларга дучар ителде...
Базда яткан бәрәңге сабагыдай саргаеп беткәч, холкы-фигыле дә әллә ничек кенә үзгәрде. Имгәклегенә кимсенде, күзеннән яше кипмәде. Хаста кешенең андый кыланышы да гаеп түгел-түгелгә. Аның бит якты җир йөзе белән алыш-биреше, бөтен яме, рәхәте коляскада балконга чыгып утыруга гына кайтып кала. Бар дөньясы ике бүлмә белән чикләнгән. Урамга чыгарга ашкынса, калхуз арбасыдай алагаем авыр нәстәне дүртенче каттан тартып төшүләре үзе мең бәла. Рәшитнең, ачуы килмәгәе, шул тимер-томыр олавын өстери-өстери эчләре төшеп бетә язгач, аны җәлләп, ул михнәтле сәйраннан үзе баш тартты Дәрҗия. Җиһанны пыяла элгесеннән генә күзәтергә, тамаша кылырга калды хәзер.
Менә бүген дә, “арба”сына атланып, урам якка текәлде. Мәңге үзгәрмәс булып тоелган, гел бер үк төрле, таныш манзара... Әнә, каршы яктагы күп катлы йорт подьезды төбендә гамьсез әби-чәби, элеккечә кемнеңдер сөяк-санагын “юып”, гәйбәт җыештырып утыра булыр... Яннарына чүмәшкән эреле-ваклы оныкларның һәркайсы исә үзенә аерым, олыларча җитди йөз белән, алсу яңакларын кабарта-кабарта, мобильнигындагы мавыктыргыч уенга чумган... Шул тирәдә чал чәчле карт дворник, себеркесе белән уңлы-суллы селтәнгәләп, кыштырдап йөри... Урам буйлап бик кәттә киенгән-ясанган, сыгылма билле яшь ханыммы, туташмы узып бара... Атлавы-йөреше белән яшьлек көндәше Сәвияне хәтерләтә. Соңгы араларда нигәдер еш искә төшеп аптырата, шуның галәмәте... Ничаклы гомер үтеп, күпме җилләр иссә дә, ул тәкәббернең төсе-бите, буй-сыны, кыяфәте шул кадәр аерым-ачык күзаллана, күләгәсеннән үк танып алыр иде кебек.
Гаиләсенә аның каргышы төшмәде микән дип уйланган чаклары да сирәк түгел. Карусыз иренең дә тәүге гыйшкын хәтереннән җуймавы сизелә. Зур кибеттә төнге сактан соң, кайтуга, бераз черем итеп алгач, күрше-күләннең, таныш-белешнең үтүк, фонарь, җылыткыч ише электр приборларын төзәтеп мәш килә, юана ул. Кай чакларда, кинәт кенә шөгыленнән бүленгән хәлдә уйга батып, ни эшләргә кирәклеген хәтереннән җуйгандай, тынып калулары да күзенә чалынгалый Дәрҗиянең. Сукыр түгел. Бичара хатыны хакына гына йөзе белән җир себерергә әзер торуын, белә торып тормыш ләззәтеннән ваз кичүен күрмимени ул, сизмимени ул?!. Аеры-чаеры йоклаулары да үзенекен итми калмыйдыр... Егәрле, тап-таза ир заты ләбаса... Улы белән килене, күчтәнәч күтәреп, әллә нигә бер генә кереп чыккалыйлар хәзер, шул арада аны-моны рәтләгән, көзге-фәләнне сөрткән итәләр дә вәссәлам. Калганы, Дәрҗияне ваннада коендыру, ашату-эчертү, бүтәне Рәшит җилкәсендә. Терәккә сарылган колмак сабагыдай яши Рәшите ышыгында. Ун улың булганчы, у...рак ирең булсын дип тикмәгә генә әйтмиләрдер... Зарлануны, сыктауны белмәде Рәшит, чыдам, түземле булды. Сырхау хатыны аркасында үз кабыгына бикләнеп, читлектәге кошка әйләнде. Кая ул кайберәүләр шикелле күлмәгеннән чыгып китәрдәй ачулану-нитү, гел хаста уңаена гына торып сөйләшә. Авыр сүз ишетсә, нужа камыты катырак кысып алса, дәшми генә, үз алдына елмаеп куя һәм тагын да үҗәтләнеп эшкә керешә. Эчендә янган утны, кайгы-хәсрәтен чит-ят күзләрдән әнә шул әрнүле елмаюы артына яшерә иде бугай.
Бөтен хуҗалыкны өстерәгән булдыклы ирен кызганудан бәгыре өзгәләнә хатынның. Үзен-үзе табалый, талый торган булып китте. Төннәрен “Болай булмый, үзенә насыйбы табылсын иде, ходаем!” дип, белгән догасын укыштырып, яхшы теләк теләп яткан чаклары аз булдымыни... “ Зинһар, ташла мине, Рәшит, мәңге риза-бәхил мин сиңа! Бүтәнгә өйлән!” дип иңри-иңри ялварганына да Аллаһы Тәгалә шаһит. Беркөнне ниндидер чибәр хатын белән ишегалдына күңелле генә гөрләшеп кайтып кергән Рәшитне күреп, аның өчен бер мәл куанып алганы да хәтерендә. Менә, ниһаять! Ә ул фәкать заманында үзе белән горгазда эшләгән танышы гына булып чыкты. Әй, сөенүләре аралаш көенүләре шул чакта! ...Ачык балкон тәрәзәсе аша подьезд янындагы Рәшитнең кемгәдер “Нишләтәсең аны, өлешеңә туры килгән икән, урамга чыгарып ташлап булмый бит. Түзәсең инде...” дип сөйләнгәләп торуын ишеткәч, җаны бәргәләнүдән өметсезләнеп, үрсәләнеп елаганы да бар. Барысы да булды. Мәгәр “бу минем язмышым” дип яшәгән миһербанлы, вөҗданлы ир гарип хатынына хыянәт итмәде. Тормышлары элеккечә үз җаена акты да акты...Ни булса да, шул булып, дип, бөтенесен дә тәкьдир иркенә калдырдылар.
Кеше ярдәменә мохтаҗ авыру хатынның холкы-фигыле, характеры барыбер дә меңгә төрләнә диюләре хак инде. Чит сүзләр дә начар йогынты ясый... Әнә, гайбәтче Мәгүзә күптән түгел генә йөрәгенә ут ягып, хафага салып чыкты, хәерсез. Имеш, күрше урамдагы ун катлы йортта бер инвалидка фатир бусагасыннан ук пандус дигән әкәмәт җайланма ясап куйганнар... Элдереп кенә чыга икән хәзер урамга... Ә синең ирең кая карый, ник берәр чарасын күрми, янәсе. Хәленә керүдән битәр, күрәләтә котырту, эт өстерү сыманрак иде бу. Дәрҗия, Мәгүзәнең имеш-мимешеннән соң май табасыдай кызган хуттан “яшел чирәмгә басарга да тилмерәм ич мин” дип, ирен каты битәрләп, зәһәрен чәчте дә, илереп бер үксегәч, шуның артыннан ук, пырдымсызлыгы өчен, эченнән генә үзен-үзе тиргәп, оялтып тынды. Онытты.
Рәшитнең исә башына пандус мәcьәләсе каккан кадактай шундук нык кереп беректе. Кибеткә ипи-сөткә барышлый әлеге йорт тирәсендә аталап тукталды ул. Дәрҗияне җенләндергән, өметен кинәт дөртләтеп алган нәмәстәкәй “п” рәвешендә борылып ишеккә таба күтәрелә торган, ике ягы да тимер култыкса-тоткычлар белән киртәләнгән, керамик плитәләр түшәлгән, коляска сыешлы гына махсус тротуар икән. Аны маляр хатыннар ямь-яшел төскә буяп яталар иде инде. Ишек буенда тәмәке көйрәтеп кәеф-сафа сөргән ир-егетләр янына сөялде дә, кыюсыз гына теге корылмага таба ымлады Рәшит.
— Моны әйтәсеңме? - дип кайтарып сорады битләрен балык тәңкәсе хәтле, сыек сипкел баскан, баш чүмеченә ямьшәйгән кепка чәпәгән ир. Авызындагы төрепкәсеннән ургылып чыккан кара төтеннән кысык күзләрен тагы да кыса төшеп, көлемсерәде дә :
– Бу — пандус дип атала, энем. Инвалид коляскасы өчен. Икенче катта яшәүче Мария түти шуннан тәгәрәп кенә төшәчәк, алла боерса! — дип тәмләп аңлатырга тотынды. Пандус исә эчке якта баскычларга салынган пар рельс сыманрак юл-сукмак булып дәвам итә, ди. Аның әле эш беткәч җыеп алына торганы да була икән...
Эскәмиянең икенче читендә боларга чыраен сытып, күзен агартып утырган имән төпсәсе күк базык гәүдәлесе, тиктомалдан гына сикереп торды да, сигаретын ачу белән аяк астына салып изгәннән соң, ярып салды:
– Показуха ул, белдегезме! Күз буяу белән шөгыльләнү дип атала ягьни мәсәлән. Мария апагызның бу йортка кайтып кергәне дә юк. Кыштан бирле Степан Разин урамындагы малайларында тора ...
– Алайса, кемгә дип бу пандусны бастырып куйганнар соң? — дигән беркатлы сорау үзеннән-үзе ычкынды Рәшитнең авызыннан.
– Соң, сугыш инвалиды, янәмәсе!...Нәчәльствага алар турында кайгыртучанлык күрсәткән атлы булып күренергә дә кирәк ләбаса. Аның бүгенге хәле-әхвәле турында тучны гына белешү-нитү юк... Пропискада монда торгач, шул җитә калган ...Пандус куелганмы? Куелган! Эше беткән! Кирәкме ул, юкмы - калганы һичкемне борчымый...
Чыннан да, теге калын гәүдәле абзый хаклы булып чыкты. Биредә шәүләсе дә күренгәне юк тугызынчы дистәне тутырып килүче ул марҗа карчыгының. Җирле түрә-кара, бу җайланманы өстән төшерелгән шау-шулы, вакытлы кампаниягә кушылып, күргәзмә әйбередәй, күз ялына гына төзетеп куйды ахыры. Зурдан кубып, инвалидларның, гарипләрнең социаль инфраструктурасын яхшырталар, янәсе. Нәтиҗәдә исә кем өчендер, белер-белермәс төстә куелган, меңнәрчә сумга төшкән җиһаз шаян бала-чага карамагына гына торып калды. Борылмалы-сарылмалы шома сукмактан роликта шуып рәхәт чигәләр. Рәшитнең исә узган-барган саен шул хуҗасызлыкка һәйкәл сыйфатында, күз көеге булып, файдасызга әрәм яткан пандуска карап йөрәге сыкрана. Их, Дәрҗиясе өчен булса икән ул. Коляскасы белән тәгәрәтеп, тышка, кояш күзенә чыгып утырырга ... Табигать кочагына да алып барсаң, ә?! Табиблар шулай куша ич... Терелеп тә китәр иде бәлки ...
Рәшитнең Дәрҗия кебек мәгьлүм группадагы хаста-гарипләргә җиңел автомобиль дә тиеш икән дип ишеткәне бар иде. Кирәкле документларын хәстәрләп, Казанның үзенә үк барып тапшырган иде; юк, эш пешмәде, әллә нинди генә сәбәпләр табып, бирмәделәр. Шулай да пандус мәсьәләсен кабыргасы белән куярга дип ясканып барган иде ул йортларның идарәче компаниясенә. Анда, сүз иярә сүз чыгып, үз подьездларында Дәрҗиядән башка тагын ике гарип яшәвен дә өстәде.
— Сезгәме соң, Мария Ивановна кебек сугыш ветераны белән тиңләшергә! Тапканнар! — дип ниндидер прастуй адәм кисәгенең әрсезлеге абруена, мин-минлегенә тиеп, күтәрелеп бәрелде мыексыз, кара сакаллы җитәкче. — Хәзер яшәмәсә ни, безнең тарафтан тиешле чарасы күрелгән... Горисполком кушса, сезнең йортта да булырга мужет.
Рәшит бик тә әрнеп, үчегеп чыкты идарәдән. Пандусның гарипләрне әйләнә-тирә мохит, бүтән кешеләр даирәсе белән тоташтыручы бердәнбер чара буларак, сукмак хезмәтен үтәвен ник аңламый икән бу түрә халкы, ә!? Тышка чыгып, саф һава сулау бәхетеннән дә мәхрүм итәләр бит таш йөрәкле адәм актыклары. Кая ул гарип-горабаны кешегә исәпләп, хаккын санлау... Хокуклары тупас бозыла, тормыш агымыннан читкә тибәрелә ләса андыйлар бу килештән! Закон дигән булалар тагы...
Әнә шундый уйларда янып-көеп, “тегеләр” белән эчтән генә тиргәшеп, әрепләшеп кайтты Рәшит. Бу хакта Дәрҗиягә аны-моны сиздерүдән тайчынды, хәсрәтен эченә йотты. Һәм, ниһаять, бүген әнә шул зур тәҗел йомыш белән шәһәр советының үзенә барырга җөрьәт итте. Эш барып чыкса, хатыны өчен үзенә күрә бер искиткеч һәйбәт сюрприз булыр иде бит канә... Тротуар шикеллесе үк булмаса, подьезд баскычларына хет пар рельс сыман ике буй тимер суздырып булмасмы...
Килә-килүгә, шәһәр советының социаль яклау бүлеге урнашкан мәһабәт бинаның үзендә дә пандус дигәненең эзе дә, әсәре дә булмавына игьтибар итте Рәшит. Үз аяклары белән тәпиләүдән мәхрүм ителгәннәрнең гозере еш төшә торган урын инде югыйсә... Инде монда да куелмагач... Сөмсере коелды. Өмете киселде. Каш-керфекләрен чамасыз каралткан яисә күз кабакларын ялтыравык яшел, зәңгәрсу төскә манган, эшчән кыяфәтле, озын аяклы чибәр-чибәр кыз-хатыннар эшли торган мәгьрур бүлмәләргә капылт кына барып керүдән кыенсынып, аптыраудан икеләнеп, коридор буйлап байтак киләп сарып йөрде Рәшит...
— Мужчина, что вы хотели? – дип артында яңгыраган бик тә якын, бик тә таныш тавышка әйләнеп караса... Әйе, әйләнеп караса, Рәшитнең йөзенә баккач, кинәт чем-кара күзләре шаккатудан чынаяк хәтле ачылган, чәчләрен кыска итеп кырыккан, сылу гәүдәле бер хатын басып тора. Үзе өчен бөтенләй көтелмәгән хәлдән искә-аңга килгән ул ханым, уңайсыз тынлыкны бозып:
— Рәшит, син түгелме соң? — дигән сүзләрен ни өчендер пышылдап диярлек кысып чыгарды.
— Мин... ни..., — дип мыгырданды, үзе дә мондый очрашуга таңга калган, һаман да әле аны-моны аңышмаган ир. Уйлары таркау, җаны үкчәсенә төшкән... Өстенә бер чиләк салкын су томырдылармыни, тамак төбе кымырҗып, сакау булып катты. Бәрәкәт! Яшьли саргаешып, яратышып йөргән беренче мәхәббәте Сәвия ич бу! Ул да түгел, мизгел эчендә хасил булган сәбәпсез шатлык дулкыны әллә ничек кенә бөтен күңелен айкап, тирән төпкелләренә барып җиткәндәй булды. Чиксез дулкынлану билгесе: бөтен буена каз тәне чыкты, йөрәге рәхәт кысылып куйды... Хәзер инде барча мәшәкатьләр вакланып, кечерәеп калды сыман. Һәм ул нинди йомыш белән килгәнен дә онытып җибәрә язды. Чыннан да, ниндидер тимер кәмәше турында авыз тутырып сүз башлаудан гаҗиз иде ул. Сәвия исә, үзен кинәт биләп алган хис-тойгылардан арына төшеп, тынычланып, хәл-әхвәле турында беренче башлап белешмә бирүне кирәк тапты:
— Былтырдан бирле монда эшлим. Казаннан кире кайттым бит мин... Ирем белән аерылыштык та...
Яшьлегендәге зирәк, төпле, нәзакәтле холык-гадәтен әле дә җуймаган икән үзе:
— Тикмәгә генә йөрмисеңдер әле бу тарафта, Рәшит? Йә, нинди җилләр ташлады безгә? Йомышың ни? – дип, чак кына шуклана төшеп, әдәп белән генә сорыйсы итте.
— Йомыш дип, әллә ни ... юк-югын да..., — дип ык-мык килеп маташкан ир, аның телдән әйтергә мөмкин булмаган ниндидер яңа хис белән, яшерен сагыш белән тулы, ягымлы күз карашын тотып алгач, җанын тынгысызлаган борчуларын, бутала-бутала, бер-ике сүз белән бәян итте. Аның болай бәргәләнүенә әллә ни гаҗәпсенмәде Сәвия. Моның ише күңелләре китек инсаннарның ах-зарлы гозерләре, ачы күз яшьләре яңалыкмыни, бетеп торамыни бу кодрәтле бинада? Бүлек җитәкчесенең командировкада икәнлеген искәртте, аның урынбасары вазифасын башкаруын да яшермәде. Гаҗәп, бик матур, җайлы сөйләште... Күрче, кайчандыр үзен тормыш дәрьясының аулак култыгында файдасыз бер йомычка урынына ташлап калдырган бу йомыкый, мескен кешегә карата хәзер күңелендә һич нинди үпкә-сапка, кинә калмаган икән ләбаса. Булса да дәвер ташкыны юып киткән. Күңел төбеннән аның яхшы яклары, уңай сыйфатлары гына калкып чыкты, бөтенләй җете төскә манчылып исенә төште әнә. Ничектер ярдәм кулын сузасы иде бит үзенә... Пандус дидеме? Инвалидлар бик тә мохтаҗ теге.. ни ... ясалма сукмак сыманрак... Сукмак сүзе кинәт аның өчен өр-яңа төшенчә алып, яктырып куйды, берочтан мондый таман чагыштыру элекке татлы хис-тойгыларны да уятып җибәрде бугай... Рәшитнең йөрәгенә таба ... сукмак яңарту кебегрәк ифрат сәер, әкәмәт уй йөгереп үтте түгелме?... Көтмәгәндә мөкатдәс, кадерле нәрсәне, ниһаять, эзләп табудан була торган куаныч тойгысыдыр да әле ул...Битенең кызышканнан-кызыша баруын сизеп, гөнаһлы, хәтәр уйларыннан котылырга теләгәндәй, ихтыярсыздан башын чайкап куйды... Пандус.. Якты сукмак... Аны урнаштыру четерекле эш... Тиз генә барып чыкмасын да аңлый, белә үзе, әмма ләкин зәңгәр томан белән өретелгән әкияти, сихри ерак чорны хәтерендә янә уятуга сәбәпче булган кадерле кешесе яши торган тарафны, аның йортын үз күзләре белән күрү теләге бөтен икеләнүләрен җилгә очырды, уңайсызлану хисен җиңде. Рәшит тә Сәвияне очратудан сөенеп, гаять әсәрләнгәнгә охшаган. Аны да яшьлек хатирәләре бөтереп алып, иләсләндерде булса кирәк.
— Әйдә, йортыгызны карап үтик пока. Мең кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак диләрме әле... Условияләр позволять итәрме икән соң... Төш вакыты да җитеп килә..., — дип , кесә телефонына күз сирпеп алуга, табигый гына итеп тәкьдим ясады уй-хисләрен йөгәнләп өлгергән Сәвия. Һичсүзсез ризалашты Рәшит, мәгәр эченә сыймаган шатлыгын сиздермәскә тырышып каушады, кабаланды, тикмәгә генә гасабиланып көлде, минут саен тамагын кыргалап интекте...Тегене-моны сөйләшеп, җәяүләп кенә киттеләр.
...Йортларына якынлашып килгән ире белән чит хатынны балкон тәрәзәсеннән шундук шәйләп алды Дәрҗия. Болар урам кырыенда, нәкь аларның фатиры турында туктап, авызга авыз куеп, мыдыр-мыдыр килделәр. Уң кулын ара-тирә салмак кына селтәп, күбрәк матур хатын сөйли... Ах, аллам! Сәвия ич бу! Кайдан тапкан, йөзен ертып, килеп тә җиткән, иблис! Аны танып алгач, аркасы буйлап тараканнар йөгерештемени. Гәүдәсе калтыранып, сискәнеп куйды, башы түнеп, зәһрәсе калмады... Үзенең исемен дә чәйниләр түгелме соң, ходаем?! Кинәт баш миенә китереп бәргән иләмсез уйлардан какча чырае кәгазь кебек агарып катты Дәрҗиянең. Йокысыз төннәрендә караңгыда ниндидер чырайсыз зат булып кына шәйләнгән, барлы-юклы төшләрендә чекерәеп саташтырган коточкыч нәрсә тып итеп килеп тә җиткән... Әнә! Көндәше Сәвия сурәтендә... Хаста хатын тормышына ниндидер яман үзгәреш, ул гынамы, куркыныч, дәһшәт янавына каршы торырга әзерләнгәндәй, бар көченә, җәфалана-җәфалана, утырган урыныннан күтәрелеп, сулышын кыса төшеп шул икәүне күзәтте, ни булса да ишетергә азапланып колагын шомартты; йөрәккәе дә, куркынып сагайган төсле, сизелер-сизелмәс кенә тибә иде... Һәм шунда кинәт төзәтеп булмаслык хәл булды: алда котылгысыз рәвештә аҗдаһадай көтеп торган билгесезлектән миңгерәгән башы әйләнеп китте дә, Дәрҗия бөтен сыны белән, киселгән агач сыман, артына ауды...
Илдус ДИНДАРОВ
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар