Сөндә Сабан туе
Малайлар белән сөйләштек тә, Югары Сөн Сабан туена киттек.
Анда ничек була микән? Сигез чакрым юл үтеп, кайсыбыз велосипедка атланып, кайсыбыз җәяүләп барып җиткәндә, әле мәйдан башланып кына килә иде. Башта бераз ятсыныбрак торсак та, күршеләрнең кунакчыллыгымы, һәр яктан җанны рәхәтләндереп яңгыраган туган телме, ягымлы җырлармы безне үз кочагына алды. Күрше Тәхиятулла абыйны, моряк булып хезмәт иткән Миннәхмәт абыйларны мәйданда күреп сөендек. Тәхиятулла абый көрәшә. Ә Миннәхмәте нишли микән?
Киттем егетләр йөгерешенә. Үзебезнең Сабан туенда баш килгәнем бар, аннары дуслар да бик кыстады. Сөн егетләре дә йөгерә, Миннәхмәт абый да аларга кушылды.
Киттек. Иң алда Миннәхмәт абый, аның артыннан мин очам. Сөн егетләре артта калды. Көтәм, чамалыйм, мөгаен, җиңүче мәйданга кергәндә генә ачыкланыр.
Утыз метр гына калды, морякны җиңел генә узып бара идем, ул мине кулымнан эләктереп алды да артка йолкып атты.
Мин икенче булдым. «Дөрес түгел, дөрес түгел!» – дип кычкыручы халыкка минем күңелем булды, ләкин кызыл сөлгене Миннәхмәт абый түбәтәйле бабайдан алып киткән иде инде. Бик рәнҗедем. Бу рәнҗешемнең ятим бала күңелендә мәңге яшәячәген әле ул чакта белми идем.
– Әйдә, берәр нәрсә эшләтәбез, – дигән малайларга:
– Кеше көлдермик, авылның данын сатмыйк, – дидем.
Кәефсез булсам да, Дөлкәфил дустым мине биеклеккә сикерергә күндерде. Бу юлы инде Миннәхмәт абый тугызынчы сыйныф егетен йолкып ата алмады, сөлге минем муенны иркәләде.
Көрәш башланды. Тәхиятулла абый батырга утырды, гаҗәп чиста көрәшә, бигрәк тә шунысы ошый – йөзеннән беркайчан да елмаю китми, көрәшергә кергән көндәшенә дә ачык йөз. Ә моны Сабан туенда халык бик ярата. Өчәр кешене аркаларына салып, унике көрәшче батырга утырды. Сөлгегә тоталмашып җирәбә үткәрделәр.
Искиткеч чибәр кызы белән мәйданны әйләнеп йөргән Югары Сөн батыры, тальян гармунын чирәмгә куеп, мәйдан уртасына атлады. Ни хәлләр итәрсең, вәт ашаган бу, минем күршегә туры килүен әйт син! Башланды: безнең тыннар кысылды, чалбар тезенә чирәмнәр йокты, йодрыклар төйнәлде.
Тәхиятулла абый егетне өч тапкыр сыртына салды. Егетнең калак сөякләре турына яшел чирәм кунаклады һәм кешеләрне көләргә мәҗбүр итте. Ләкин судьялар, үз авылдашларын яклап, көрәшне дәвам иттерделәр. Тәхиятулла абыйның Югары Сөндәге туганы мәйданга чыгып кычкырды:
– Оят кирәк, ничә ел мәйдан тоткан көрәшче бит ул, аны гына белмәскә. Бу нәрсә? – дип ул авылдашының җилкәсеннән чирәм йолкып комиссиягә тондырды. – Тугыз бала атасы ул, бала-чага түгел!
Ә Тәхиятулла абый һаман елмая, һаман көрәшә, үзе генә беләдер елмаюының нинди көч сораганын. Тегеләрендә, булмады, дип кычкыруга риза булган егетне булдырды Тәхиятулла абый! Шулкадәр төгәллек белән җиргә сылады, мәйдандагы хөкемдар агай; ике кулын ике якка җәеп, комиссия өстәле ягына карап катып калды.
– Булды инде, бәрәңге боламыгы, халыктан оят, җирләр селкенде бит, – диде ил карты, таягын җиргә бәрде, – халык ничек кычкырды. Чык, кайткач каезлармын сыртыңны! – дип мәйданны ташлап өенә үк кайтып китте бабай.
– Оныгы, – диделәр.
Мәйдан читенә чүгәләгән егет янына икенче егет килде.
– Сөлгене бушатма! Мин бушаткан идем, алды да салды, – дип киңәш итте ул авылдашына.
Әйе, баш батыр өчен Тәхиятулла абый белән Рафат исемле егет көрәшәчәк. Рафатка җиңүләр җиңел бирелде, ә Тәхиятулла абый аргандыр, аның елмаюы гына яшь. Мин аның бүләк сөлгеләрен тотып утырам. Көрәш кызды, җанны әрнетте. Рафат авыл данын бөтен барлыгы белән саклады: тезәнлекләп йөрү дисеңме, сөлгене тоттырмау дисеңме, башны аска тыгып аяклар хәрәкәтен күзәтүме, көндәшенең аягына басумы, күтәргәндә аяк чалып күкрәккә төшү дисеңме – барысы да эшкә җигелде. Ә комиссия дөм сукыр иде. Тәхиятулла абый елмая да елмая. Шул елмаю җиңдеме, халык:
– Кирмәннәр алдында оят, шундый көрәш буламыни? – дип кычкыра башлады.
Комиссия Рафатның башын җилкәгә салдырды, йодрыгын касыктан алдырды. Кәҗә тәкәсе кебек киреләнсә дә, Тәхиятулла абый сөлгесе егетне биленнән урап алды һәм... Аның аяклары, мәйдан өстендә сәер дуга ясап, яшел чирәмгә сыландылар һәм юашланып калдылар. Күптән шулай кирәк иде. Без: «Ур-ра!» кычкырдык, батырны ак болытларга чөйдек. «Белегез кирмәннәрне, белегез!» – дип талпынды йөрәкләр.
Урман аша кайтып барабыз. Дөлкәфил миңа сәпиден дә бирергә тырышты, икәү бергә утырыйк, дип тә кыстады. Мин баш тарттым, мондый көн гомергә бер-ике буладыр. Бүләк сөлгеләремне муеныма урап, яшел хәтфә үләнле урман юлыннан атлыйм. Әллә сөлгеләрдән, әллә урман гөлләреннән хушбуй исе килә. Дустым сәпиден кешегә биреп җибәрде. Эндәшмибез, ашкынып туган авылга кайтабыз. Әле иң кызыгы алда: «Тәхиятулла абый батыр калды!» – дип авылдашларны сөендерәсе, сөлгеләр ураган килеш авыл аша узасы, бүләкләрне мөлдерәмә күзле әнигә тапшырасы һәм кичке уенга Рәсимә янына чыгасы бар...
Рафаил ГАЗИЗОВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар