Логотип «Мәйдан» журналы

Скрипка кыллары

IБолай икәнен белсәме?.. Улын музыка мәктәбенә биргәнче мең мәртәбә уйланыр иде Нәфис. Хәер, бакчадан бирле төпчек улын җыр-көйне тиз эләктереп ала, ишетүе, ягъни «слух» ягы гаҗәп, тырыш бала, сәләтле...

I


Болай икәнен белсәме?.. Улын музыка мәктәбенә биргәнче мең мәртәбә уйланыр иде Нәфис. Хәер, бакчадан бирле төпчек улын җыр-көйне тиз эләктереп ала, ишетүе, ягъни «слух» ягы гаҗәп, тырыш бала, сәләтле, һичшиксез музыка мәктәбенә бирергә кирәк дип, әйтә килделәр. Шуңа күрә, кесәдә акча булганда дип, өйләренә ике рәтле гармун да алып кайтып куйган иде. Хәстәрне алдан күрү кирәк. Әмма малай, гармунга һич каршы булмаган кебек тоелган иде, кемдер көлеп әйткәндәй, бер төрле уйлый, икенче төрле фикерли торган үҗәт булып чыкты: беренче сыйныфта укый башлагач, күпме өндәп тә, баян сыйныфына түгел, скрипкага язылып кайткан. Нәфис, яшермик, үзе музыка, җыр-моң ягына бик үк һәвәс түгел иде. Яшь чакта яшьтәшләре гармун шыңгырдатканга карап, кызыгып киткәләсә дә, бу дөньядан читтә йөрде. кулына бер-ике мәртәбә гармун алып тарткалап та утырганы булды, кызыгын тапмады. Югыйсә, нәселләрендә бар иде – Солтан карт, Нәфиснең ерак бабасы, якын тирәдә бер скрипкачы иде. Әле дә хәтерендә, авылларына кайсыдыр яктан Мәсәлим карт килеп чыга иде, әлбәттә, башта Солтан карт өенә кагыла. Мәсәлим бабайның биштәрендә өстендәге елтыр кызгылт буяулары купшаклап беткән скрипка булыр. Чәйләр эчкәч, Солтан карт түрдәге чөйдә эленеп торган саргылт скрипкасын ала, Мәсәлим бабай да биштәрен чишеп, озын каз муенлы уен коралын сак кына тартып чыгара. Ике карт туйганчы әллә нинди борынгы көйләр уйнап, уйнаган арада әллә кайчангы хәлләрне искә төшереп, әллә кемнәрне хәтердә яңартып утыралар. Боларның уйнаганын, гәпләшкәнен Нәфис, сәке түренә менеп утырып, сәгатьләр буе тыңлый иде. Картларның исә малайда эшләре юк, парлашып скрипка сызалар. Малай сизенеп утыра, картлар бер-берсеннән уздырып бормалар ясап, үзара ярышып уйныйлар иде. Кайчак арттырып җибәреп, көй бозылса, туктап көлешеп тә алалар иде. Кызык иде болай карап торуга, тик, әйткәнемчә, Нәфискә бабасының сәләте йокмаган булып чыкты, бер генә уен коралында да уйнарга тәки өйрәнә алмады. Җырларга дисәң, мәктәптә өйрәткән, йә исә радиодан отып калган җырларны ярыйсы гына оста итеп суза, югыйсә. Әнисе, малаеның шулай җырга ярыйсы гына тавышы булып та, музыкага һәвәс булмавын үзенчә аңлатты: «Син, улым, җырга күңелеңне салмыйсың, шуңа барып чыкмый ул. Күңелдән эшләнмәгән эшнең рәте юк аның», – ди торган иде. Бу хәлгә үкенә дисәң, дөрес үк булмас, Нәфис җанына якын шөгыль тапты. Ул менә дигән инженер, заводта алдынгы уйлап табучылардан санала, Ходай аңа сәләтне шул яклап биргән, ахрысы. Үкенгәне – ике скрипкачы карт әле дәртләнеп, әле сагышланып уйнаган көйләрне аның ни радио-телевидениедән, ни аерым башкаручылардан ишеткәне булмады. Үзләре белән алып киттеләр бугай инде. Ә бит күңелләрне айкап-айкап ала торган көйләр иде алар. Шулай юкка чктылар микән инде, яңадан кем дә булса яңгыратмас микәнни ул көй-моңнарны?
Еллар үтеп, яше кырыкка якынлашканда аңлый Нәфис – бу югалту, зур югалту. Шуңа күрә төпчек малайның скрипка сыйныфына язылып кайтуына бер яктан гаҗәпләнсә, икенче яктан күңеленә җылы йөгереп, җаны уйнап алды – Солтан картның сәләте төпчек малайда баш калкытып маташа түгелме соң? Скрипка тавышын яратмый дисәң, хата булыр, кечкенәдән тыңлаштырганга ул аңа ят түгел иде, тик улын гармунчы итеп күрәсе килә иде. Хәзерге вакытта кем генә скрипка сызып утыра инде, заманы нинди дә, кешеләре нинди... Ишеткәне бар – скрипканы зур сәләткә ия балалар гына буйсындыра алалар икән бит, тырышлык та, үҗәтлек тә артыгы белән кирәк диләр. Алмазының бу эшкә тырышлыгы, үҗәтлеге җитәрме?..
Менә бүген кич эштән кайтып керүгә хатыны Илүсә аны ашыктырып җыелышка озатты – төпчек малайның музыка мәктәбендә беренче җыелышы, әти-әниләрне парлап чакырганнар, әмма Илүсә мәктәптән кайтып, спорт түгәрәгендә җиде кат тир сыгып өлгергән өлкән улы белән бердәнбер кызларын дәрес хәзерләтеп азаплана, иртәгәге көнгә кием-салымнарын караштырып, тагын ниләрдер хәстәрләргә кирәк икән.
– Бар, җаным, – диде ул, ничектер хәйләкәр һәм серлерәк итеп, – төпчек малай сезнең якка тарткан, скрипкачы булам дип хыяллана. Безнең якта тальян гармун тартучы да юк, сезнең якка авышкан инде ул, үзеңә дә бераз йоккандыр Солтан бабаңнан, йокмый калмагандыр. Вакытында ачып җибәрүче генә булмагандыр. Бу кадәр буй-сын белән сәхнәләрдән төшмәслек адәм бит син. Йөрисең тимер-томыр арасында.
Нишләмәк кирәк, Нәфис, ашыгып капкалады да, музыка мәктәбенә, җыелышка йөгерде. Төпчек малайны укытып чыкканчы, бу аңа йөкләнәчәк вазифа икәнен хатынының һәр сүзеннән, керфек кагуларыннан чамалап алган иде инде ул.
Музыка мәктәбе директоры җыелышка килгән барлык әти-әниләргә мәктәп, укучыларының казанышлары, остазларның телгә алырлык эш нәтиҗәләре белән таныштыргач, аларны аерым кабинетларга бүлгәләп тараттылар – һәммәсе үз балаларын музыкага өйрәтүче педагог-остазлары янына кереп утырдылар.
Төпчек малайны скрипкага өйрәтүче остаз – шактый тәҗрибәле, тулырак гәүдәле , үз-үзен килешле тотучы, үтә ягымлы Әнисә Гәрәевна дигән ханым икән. Сыйныф дигәч тә, һәр педагог бер сыйныфка җидеме, сигезме бала кабул итә, кайсына биш, кайсына җиде ел дәвамында башлангыч музыка белеме биреп, музыка училищесына озата. Монда да бер үкенечле нәрсә бар икән: кайбер балалар укуын да яхшы гына укыйлар, программаны да әйбәт үзләштерәләр, тик күпме тырышып, вакыт әрәм итеп туплаган белемнәрен җилгә очыралар – музыка юлын сайламыйча, башка тарафларга китеп баралар, остазның шуңа эче поша, бу хакта ачынып сөйләнеп алды Әнисә ханым. Аннан өстәл өстендә капланып яткан скрипканы шундый сак, яратып кулына алды һәм әти-әниләргә скрипка турында дәрес бирә башлады.
– Скрипканы һәркайсыгыз күргәне бар инде, – диде ул, кулындагы уен коралына үтә яратып карап алгач. – Музыка дөньясының патшабикәсе диләр аны. Иң гүзәл, нәзберек, уйнаучыдан зур талант, гаҗәеп осталык, тырышлык сорый торган инструмент. Сезнең балаларны без җиде кат иләк аша сайлап алдык. Бер генә малай – Хәеркәев Алмаз гына үзе теләп яныма килде. Бу очрак уникаль, сабый үз юлын үзе сайлаган. Һуш китмәле, моңарчы күргәнем юк иде әле, йә әнисе алып килеп тыңлата баланы, йә без гомуми массадан табып алабыз. Кстати, Алмазның әти-әнисе мондамы?
Нәфис кулын күтәрде:
– Мин булам әтисе. Әнисе килә алмады, вакыты юк...
– Шулай инде, балага дигәндә вакыт таба алмыйбыз. Ә бит беренче дәрестән үк чамалап алдым, улыгызда нидер бар. Әйтәм, бит үзе килеп керде яныма. Кем җибәрде дигәч, скрипка тавышын ишетеп кердем ди. Егылып китә яздым. «Минем дә скрипкага өйрәнәсем килә!» – дип, өздереп әйтте. Ишетү ягы да сөбханалла, бер генә нотаны да бозмады, ничек әйттек, шулай кабатлый, балада сәләт бар. Аңа бер тырышлык кирәк булса, сездән дә, әти кеше ун кат артык тырышлык сорала.
Нәфиснең күңеле уйнаклап, хисләнеп, күзенә дым тибеп чыкты. Тырышлык җитә бездә диде ул эченнән генә. Бу сүзләрне кычкырып әйтмәде, фәкать башын гына яндырып үтте әлеге уй.
Әнисә Гәрәевна инде сүзне скрипканың тарихына борган иде.
– Дөресен әйткәндә, скрипка ул бик үк борынгы да уен коралы түгел сыман. Уналтынчы гасыр башында Италия, Франция тирәләрендә барлыкка килгән, ныклап музыка тормышына унҗиденче гасырда үтеп керә. Композиторлар шушы дәвердә скрипка өчен аерым әсәрләр яза башлыйлар. Шунысы бар, скрипкага ошаган уен кораллары бик борынгыдан билгеле. Алар ике йә өч кыллы булганнар, ә без скрипка дип атаган уен коралының нигезендә гарәпләрнең «рәбаб» дигән уен коралы ята. Италияләргә гарәпләрдән кергән ул. Иң оста скрипка ясаучылар да италиялеләр. Сезнең ишеткәнегез бардыр инде, атаклы скрипка ясаучы Антонио Страдивари дигән останы. Аның скрипкалары миллионнар белән бәяләнә. Шундый инструмент ул, – диде Әнисә Гәрәевна тел шартлатып. – Миллион долларлар белән исәпләнелә чын оста ясаган уен кораллары. Безнең Идел буе халыкларында сызма уен кораллары булган. Өч кыллы булганнарын белгечләр нәкъ безнең борынгы бабаларыбызныкы дип уйлыйлар. Мин моңа ышанам. – диде Әнисә Гәрәевна башын арткарак ташлап. Безнең халык бик музыкаль халык ул! Инде дөньякүләм яктан килгәндә, скрипка уйнаучы мәшһүр осталарны телгә алыйк: Әйтик, Фриц Крейслер, Миша Эльман, Яша Хейфец, Эрих Ренн, Леонид Коган, Мирон Полякин... Санасаң бар инде ул осталар. – Бу урында Әнисә Гәрәевнаның тавышы калтыраныбрак китте. Күзен нигәдер аскарак төшерде. – Шуларны балаларга тыңлатасы иде дә... Бакыйлыкка күчкән маэстроларның язмаларын гына ишетә алабыз шул, шуңа да сөенәбез. – Педагогның үз эшенә үтә дә нык бирелгән остаз икәнлеген чамалап алган иде инде Нәфис, бу кадәр үк нечкә күңелледер дип үк уйламаган иде.
Әнисә Гәрәевна сүзен дәвам итте:
– Хәзергеләрдән Джонда Билла, япон кызы Акико Сунавайны искә алыйк. Бит Акико «Дольфин» аты алган скрипкада – бөек Антонио Страдивари ясаган  инструментта уйный. Исең китәр, бу скрипка белән заманында Яша Хейфец үзе уйнаган! Шундый хәлләр дә була икән, әйеме?   Әти-әниләр бер-берсенә караштылар, моның нәрсәсенә шаккатасың инде, бер оста уйнаган, аннан яшь буынга килеп эләккән. Уйнасын да уйнасын инде, шаккатырсын дөньяны.
Әнисә Гәрәевна һаман тыңлаучыларны шаккатырмакчы булып, исемнәр атый.
– Тагын Хиллари Ханны телгә алып китик...
Бер әни кеше, белдекле рәвештә сүзгә катнашып китте:
– Юрий Башмет, Владимир Спиваков...
– Беләсезме, Спиваков безнең Уфада туган бит, – сүзгә кушылды икенче берсе. – Яшь чагында аны Хәбибуллин дип йөрткәннәр.
– Җәбрәйдер инде, алар бар халыкка да ярыйлар... – дип ризасызрак тавыш белән бер ир.
– Ә Кремер бөек түгелме? – диде Әнисә Гәрәевна репликаларга игътибар да итмәстән.
Нәфиснең йөрәге чәнчеп алды. Соң монда, анаңның башы, чып-чын музыкантлар җыелган, аларның балалары ничек укыр да, Нәфиснең төпчек малае ничек укыр? Чип-чи надан итеп тойды үзен болар каршында Нәфис.
– Башмет – альтчы, буй җитмәслек биеклек. Кремерны да бөекләр рәтенә кертеп була... – дип уйчан гына сүзне дәвам итте Әнисә Гәрәевна. – Татарлар арасында скрипка нык таралган уен коралы булган. Заһид Хәбибуллинның үзен тыңлаганым бар. Виртоуз, самородок иде. Альтка килсәк, монда музыка белеме булмаганнар да бардыр, тирән кереп аларны бик үк куркытып бетермик, шулай да әйтеп китәм, альт – хикмәтле уен коралы, аның скрипка белән бутарга ярамый. Ул скрипкадан зуррак, шулай ук дүрт кыллы, әмма саңгыраурак тавышлы, дөресен әйткәндә, виоленчельгә якыная төшә. Альтка якты яңгыраш җитми.
«Килеп каптым»... Инде Нәфиснең башында шушы уй бөтерелә иде. Монда бер төрле уйлап, икенче төрле фикерләп тә булмый. ичмасам. Баш җитми. Ә Әнисә Гәрәевна дәресен бирә дә бирә.
– Чамалагансыздыр инде, баланы чын оста итеп тәрбияләү өчен чын инструмент кирәк булачак. Акча жәлләмәсәк иде, сүз баланың киләчәге турында бара. Кайсы балага нинди уен коралы, кайдан табып алырга була – үзем әйтермен. Монда инде әзерлекле әти-әниләр дә бар, кайберсе үзләре миндә белем алдылар, инде балаларын миңа китерделәр, ә беренче мәртәбә килгәннәргә минем киңәшләргә колак салырга кирәк булачак.
Нәфис түзмәде, сорау биреп ташлады:
– Күпме тора соң ул әйбәт скрипка дигәннәре?
Артта чышлап көлешеп алдылар. Болар инде һәммә нәрсәдән хәбәрдар, үзләрен скрипка мәсьәләсендә шактый мәгълүматлы дип санаучылар иде.
– Күпме тора дип... Шуңа бәйле бер кызык хәл искә төште. Бервакыт, концерттан кайтканда Филипп Квинт дигән скрипач дүрт миллион долларлык скрипкасын таксида онытып калдырган. 1723 нче елда ясалган скрипка! Уйлап карагыз! Ә таксист олы яшьтәге абзый, соңгы көнен эшли, иртәгәсе көнне пенсиягә китәсе икән. Машинасын гаражга куйгач, соңгы мәртәбә машинаның ишекләрен ачкалап караган, арткы ишекне ачса, утыргычта скрипка ята. Машинасын кабызып, маэстроны эзләп киткән. Тапкан, кайтарып биргән скрипканы. Вәт малай, ниниди генә хәлләр булмый дөньяда.
Нәфис җыелыштан тәмам бетеп, үзен бөтенләй икенче, түбәнрәк дөнья кешесе итеп тоеп кайтты. Тегеләр бит каядыр биектә, күктә очалар, ә ул җир кешесе, аяклары тубыктан җиргә береккән, аларны аннан аерып, тегеләр артыннан күккә күтәрелә алмаячак инде ул, мәңгегә җирдә калыр. Төпчек малаена ачуы да килде, гармун сыйныфына гына язылса ни булыр иде инде, ә? Адәм тәганәсе, гел шулай, җыелышка барган саен, үзенең наданлыгы белән кеше көлдереп утырыр микән инде ул?
 

II


Чытырдаплар «ябышты» Әнисә Гәрәевна малайга. Алмаз да остазының күзенә генә карап тора. Ул скрипка дигән нәрсә нәзберек, гаҗәеп көйләтә торган уен коралы булып чыкты. Башта төпчек малайга кечкенә, җыйнак кына скрипка алганнар иде. Алмаз укуга чырыш, күзгә күренгән уңышлары да бар инде. Шәһәркүләм бәйгеләргә дә йөри башлады. Шулай ике-өч ел үтүгә, Әнисә Гәрәевна Нәфискә бер үк сүзне тукый башлады:
– Нәфис әфәнде, Алмазда искиткеч сәләт бар анда. – Әти кешенең авыз чите белән көлеп торганын күргәч, кашын җыерды. – Көлмәгез, әйе, малай сәләтле. Атаклы педагог Петр Столярский Алмаз кебек малайлар турында әти-әнисенә сәеррәк рәвештә: «Сезнең улыгыз гап-гади бер даһи сабый» дип әйтә торган булган. Даһилык ул болай күзгә бәрелеп тора торган әйбер түгел, шуны искәрткән. Ә инде төпкәрәк карасаң, гаҗәеп ачышлар ясыйсың, шушы гадилек артында һуш китмәле нәрсәләр ята икән бит. Мин Алмаз турында сөйләгәндә, сез дә авыз ерасыз, «бала тек бала» инде, янәсе. Алмаз тумыштан скрипкачы, карагыз әле аның кулларын, бармакларын, күрәсезме, күрәсезме? – дип, кабалана-кабалана малайның кулын эләктереп, бармакларын аерып, һәрбер бармагына бәя бирә башлады. – Менә, карагыз, баш бармак, әйеме, карагыз сез, карагыз, көлмәгез. Идеал бит, идеал! Беләзеккә кадәр «эһ»тә итмичә сыгыла, шуып кына үтә гриф буйлап. Ә болары ничек? Өч-дүрт нотаны эләктерә бит берьюлы. Смычокны ничек йөртә куллары, скрипканы ничек тота, ә? Иң мөһиме кулларны дөрес хәрәкәтләндерү, скрипканы дөрес тоту. Бусына тиенсәк, калганына ирешергә була ул, әйеме, Алмаз?! – Малай кыенсынып кулын артка яшерде. – Бер кимчелеге, оялчан, әрсезлек җитми. Сәләте бар, әрсезлек юк. Моны кимчелеккә саныйм, әйбәт тынгысызлык, әйбәт әрсезлек тә булырга тиеш талантлы кешедә. Талант ни дигән сүз? – Әнисә Гәрәевна тагын лекция укырга керешмәкче инде.
Нәфис, Әнисә ханым тын алган арада, шаярта төшеп, әйтеп куйды:
– Талант – ул борынгы Мисырда алтын үлчәве булган бугай. Ишеткән бар иде.
– Сез һаман шаяртуга күчерәсез сүзне. Алмаз әле бит ул өченче елын гына укый, нинди катлаулы әсәрләрне өйрәнә, бәйгеләрдә ничек ышанычлы чыгыш ясый? Шөгыльләнергә, шөгыльләнергә кирәк бала белән... һәм яңа скрипка алырга!
– Монысына ни булган? – диде Нәфис аптырап. – үткән елларда да икешәр скрипка алдык. Бусын әле уку елы башында гына алдырган идегез. Акча...
– Сүзне акчага күчермибез инде, Нәфис әфәнде. Мин Алмазны быел мондый ыргылыш ясар дип көтмәгән идем. Аның бүген уйный торган скрипкасы начар түгел, әмма программага яраклы рәвештә без уен коралларын да алыштырып торырга тиешбез. Алмазга, дөресен әйтик, чып-чын скрипка алырга вакыт җитте. Инстумент сайлаганда бер генә вак-төяк тә була алмый. Алмазда абсолют ишетү формалаша, аны теләсә нинди инструмент тоттыру ярамый, «слух» бер бозылса, төзәтеп булмый. Чын скрипканың аскы декосы чаганнан, өске өлеше Тироль чыршысыннан эшләнә. Аерым шартларда киптерелгән агачлардан дип тә өстим. Сез инженер кеше, аңларсыз боларны. Грифында да шактый үзенчәлекләр бар. Буяган лакны әйтеп торасы да юк, анысы үзе бер тарих. Мәскәүдән кайтартырга кирәк... Кибетенең адресын бирәм, миндә бар ул.
– Почта аша алдырырбыз инде алайса...
Әнисә Гәрәевнаның күзе шар булып ачылды, бераз телсез калып торды – Сез нәрсә? – диде ул һаман күзен тасырайтып. – Скрипканы почта белән? Һы... Үтердегез, пычаксыз... эһәм, эһем.. Барып алырга һич тә булмаса, Мәскәүгә юлы төшкән бик ышанычлы берәр кеше аша кайтартырга. Башкача була алмый.
Бәясен әйткәч, Нәфиснең башы әйләнеп китте... Мондый акчаны алай берьюлы чыгарып салганы юк иде әле аның. Кирәк булгач, нишлисең, хатыны Илүсә белән акча ягын хәстәрли башладылар. Кайтарту ягына бер-бер җай чыкмый калмас әле.
...Бу сөйләшүне Ходай үзе ишетеп торгандыр, ике-өч ай үтмәде, Нәфисне Мәскәүгә, уйлап табучылар җәмгыятеннән белем күтәрү институтына курсларга җибәрделәр. Бер айга! Оешма Башкарма комитет каршында эшли икән, башта ук әйтеп куйдылар – юл, тору чыгымнарын Башкарма комитет үзе күтәрә икән, нигә бармаска?! Җитмәсә, Алмазга яңа скрипка да алып кайтыр, бәхеткә, кирәкле сумма җыелып бетеп килә иде.
Уку арасында Әнисә Гәрәевна биргән адрес белән эзләп тапты кибетне Нәфис. Скрипкаларның ниндие генә юк монда! Әгәр чагыштырып карасаң, Нәфис алган скрипка ул әле зур чыгымнарның беренче баскычы гына икән, монда ярты машиналык акчаны акчага да чутламыйлар.
Укулар тәмамлангач, скрипканы, Мәсәлим бабайга ошатып, биштәргә салып, Нәфис Казан вокзалына төште. Кулда билет бар, җәмгыять рәисе кулына билет тоттырганда әйткән иде – «Бронировать ителгән билетың, тимер юл вокзалына килгәч, шушыны гын күрсәтәсең, бетте-китте, вәссәлам, әштер-өштер китерәләр дә, вагоныңа кереп кенә утырасың». Нәфис үзен ышанычлы тоткан хәлдә, ашыкмыйча гына кассага чират торды, кулындагы билетын кассир кызга сузды:
– Казанга, Броньланган урын.
Кыз билетны алып кулында әйләндерде, компьютер төймәләренә баскалады да, битараф тавыш белән:
– Сезнең урын броньланмаган. Алыгыз билетыгызны кире...
Өскә тау ишелеп төштемени.
– Ничек броньланмаган? Ташлыярдан алынган билет, броньланган диделәр!
Кызның кәефе китте. Ачуланып, урынында кыбырсынып, боргаланып алды.
– Сез аны монда килү белән тикшертеп карарга тиеш булгансыз. Хәзер кемгә, нәрсә расларга маташасыз? Бетте, поезд китте, өр-яңадан билет алыгыз.
Нәфис каударланып кулын кесәсенә шудырган иде, елан чактымыни, кисәк урынында сикереп куйды, вокзал эчендә бичара аһылдау ишетелде дә, шул мизгелдә эреп тә югалды.
– Акчам юк... юк бит акчам... скрипка... – дип сөйләнә-сөйләнә касса тишегеннән кереп китәрдәй булып, алга омтылды. – Зинһар, зинһар... ярдәм итегез... Акчам юк, беткән, скрипка... скрипка...
Кызның йөзенә кызыллы чабырык тибеп чыкты.
– Гражданини, китегез касса яныннан, башкаларга юл бирегез! Нинди ярдәм тагын? Акчагыз юк икән, милициягә мөрәҗәгать итегез, мин монда причем?
Нәфис коелып төшкән хәлдә ике-өч адым читкәрәк атлады да, иңсәсендәге биштәрен идәнгә алып куйды. Кассир кызның ачуланып: «Кем генә юк монда, ниндидер скрипка сөйли. Белмәссең, кемме ул Скрипка, нәрсәме ул скрипка?» – дип сөйләнгәне колагына чалынып калды.
Нәфиснең башы гөжли башлады. Зиһенен җыеп, тагын кесәләрен актарып алган булды. Тик кесәдә бер төшке аш ашарлык акча калган иде. Скрипка бар, кесә буш... Ул бер читкәрәк китеп, үткән-сүткән кешеләргә сәер караш ташлап, бер урында таптанып тора башлады. Биштәрен иңсәсеннән бер алды, бер куйды. Инде нишләргә?..
Шул чагында кинәт кенә ике ягыннан ике милиционер эләктереп, вокзалның караңгы башына табан сөйрәп диярлек алып киттеләр. Монда инде «эһ» тә дия алмый калды ул. Күзләре генә сәер ялтырады. Ә үзе мыш-мыш атлаган милиционерлар кулында чайкалып баруында булды. Вокзалның бу ягында милиция бүлмәсе бар икән, Нәфисне, тимер ишекне ачып җибәргән уңайга эчкә төртеп кертеп җибәрделәр, алай-болай иткәнче диптер инде, арттан берсе саллы итеп муен тамырына тондырды. Нәфис чәчрәп идән уртасына барып төште, биштәре икенче якка очты.
– Скрипка! – дип, Нәфис сикереп торып, биштәренә иелмәкче иде, аны янә идәнгә бөтереп салдылар.
– Кем син, каян, кайда? – дип сорады калын тавышлы милиционер, авыр күн итеге белән Нәфиснең бавыр ягына тибеп.
Авыртуны сизмәде Нәфис. Үҗәтләнеп, тагын аягына басарга азапланды. Идәнгә таянган иде, икенче милиционер кулына китереп басты. Бармакларының чеңрәп изелгәнен тойды.
– Кем син, каян, кайда? – дип үкерде калын тавышлы милиционер.
Идәнгә тезләнгән килеш Нәфис ашыгып җавап бирде:
– Ипкәев минем фамилиям, Ташлыярдан. Башта Казанга поезд белән, аннан Ташлыярга автобус алып китә. Өйгә кайтам, гаиләм янына. Монда белем күтәрү институтында, курсларда булдым.
– Ну? – Милиционер ачуын бераз басып, өстәл янындагы тимер урындыкка барып утырды. – Ну, күтәрелдеме соң?
– Нәрсә? – диде Нәфис. Инде ул да аякларына баскан иде.
– Нәрсә, нәрсә... Белем күтәрелдеме, дим, мудак. – Икенче милиционер биштәргә нык кына тибеп җибәрде.
– Монда нәрсә? Шартлаткычмы? Кемнән алдың, кая алып барасың?
Биштәргә тибеп җибәргәнне күргәч, Нәфиснең күзеннән яшь чәчрәп чыкты.
– Скрипкага тимәгез! Улым уйный, аңа сатып алдым, рәхим итегез, документларын күрсәтәм. – Ул биштәргә табан атлаган иде, икенче милиционер аны, янә идәнгә салып екты.
– Кузгаласы булма! – Биштәр янына килеп чүгәләде, тонык караш белән бераз алдында яткан нәмәрсәгә карап торды да, сак кына биштәрне чишеп җибәрде. Үзе сискәнеп, өстәл янындагы кулдашына карап алды. – Чыннан да, футляр бит. Ачыйммы?
– Валяй, бу хөрәсән дөрес әйтә бугай.
Юантык милиционер футлярны ачып, скрипканы тартып чыгарды, кулында әйләндереп торды да, кинәт селтәнеп, өстәл почмагына китереп ормакчы булды да, скрипка чите өстәл кырыена бармак калынлыгы кала тукталып, авызын ямьсез ямьшәйтеп, идәндә утырган иргә карады.
Нәфиснең йөрәге өзелеп төшәрдәй булып тибә башлады.
– Йә, нишләтәбез? – диде Юантык.
Нәфис эндәшмәде. Башын иеп, тик утыра бирде.
– Уйнап күрсәт, уйнасаң, җибәрәбез, – дигән булды Юантык , кыткылдаган тавыш чыгарып көлде.
– Мин уйный белмим, малай өйрәнә...
Юантык кулдашына эндәште:
– Син уйный беләсеңме?
– Кулыма да тотканым юк, ниемә кирәк ул?
– Мин дә шуны сөйлим бит, ул уйный белми, – дип Нәфискә ымлап күрсәтте, – син уйный белмисең, ниеңә дә кирәкми хәтта, мин дә уйный белмим. Алайса ник күтәреп йөрергә, бәрик тә ватыйк. Күпме мәшәкать тудырды ул шушы скрипкасы аркасында безгә!
– Тимәгез, дим, скрипкага, улым бик көтә аны – диде Нәфис калтыранган тавыш белән. – Кыйммәт ул, бөтен акчаны сарыф иттем аның өчен...
– Бар инде кешеләр, Мәскәүдән шушы йомычка-тактаны алып кайта бит өенә. Казанда беткәнмени? Шәп кыланасыз бит, ай-һай шаулыйсыз, мин сиңа әйтим. Мәскәү белән тартышасыз?
– Документларыңны күрсәт? Җәелеп утырма, әбиеңә утырмага килмәгәнсеңдер бит? – Беренче милиционер янә аягына басты.
Нәфис сикереп торды, кесәсеннән паспортын чыгарып, озынча йөзле, ак чырайлы милиционерга тоттырды. Монысында аз булса да миһербанлык бар иде бугай. Ул өмет белән тулы күзләрен милиционерга төбәде. Тегесе дә моны сизенде, йомшак тавыш белән, – Йә сөйлә, ни булды? – диде. – Без бит синең касса янында бәргәләнгәнеңне, аннан читткәрәк китеп, биштәрең белән әвәрә килүеңне карап тордык. Читтән караганда, нидер кылырга маташкан бандиттан ким түгел идең. Шуңа тоткарладык та инде сине.
– Курсларга юллама биргән оешма, билетың броньланган дигән иде, Броньланмаган булып чыкты, касса янына килеп баскач кына белдем. Акча калмаган иде кесәмдә, мәсьәләгә ачыклык кертергә ниятләп, сөйләшмәкче идем дә. Тыңлап та тормадылар...
– Әле синең бер тиен акчаң да юкмыни? – Юантык кәперәеп, Нәфис алдында бөтерелә башлады. – алайса ник без сине тоткарладык, монда алып файдалы әңгәмә үткәрәбез. Ә синең үз-үзеңне йолырлык акчаң да юк икән. Вокзал каршысында, аулак урамда автобус тора, Тау ягына эшчеләр җыялар, сине шуңа утыртып җибәрәбез. Өеңә кайтырлык акча эшләрсең, яме, браток. Сөйләштекме?
Нәфис бу сүзләрнең мәгънәсен аңламый иде, ирексездән башын селкеп алды.
Аксыл чырайлы милиционер кулдашына туктарга кушып, ишарә ясады:
– Мәтәшмә әле, монда кешегә чынлап та ярдәм кирәк. Укый беләсеңме, күз сал, скрипкасына документлары да бар. Чек та сакланган, үзе сатып алган, урланган мал түгел. Болай итик инде, кире кибеткә бар, тапшыр, акчасын ал. Ярамады скрипкагыз, дисеңме инде, тап бер хәйлә.
– Алмаслар шул...
– Ни өчен?
– Типкәләдегез бит. Хәзер инде аның гамәлгә яраклы булуына шикләнәм. Кибеттә анда җүләрләр эшләми...
Юантык кабынып киткән булды.
– Кара син аны, акыл сата, ә? Тагын идәнне түшең белән ышкылыйсың киләме? Рәхим ит, без аны...
Юантык алга ыргылган иде, тегесе аны янә туктатты.
– Җитте дим бит! – Нәфискә җикеренде. – Чыгып ычкын исән чакта, мә, тот паспортыңны, и юлыңда бул! Яңадан да безнең каршыга очрасаң...
Нәфис җәһәт кенә бер кулына буш биштәр, икенче кулына скрипкасын тотып бүлмәдән чыгып йөгерде. Артыннан ике канатына аерылган футляр очып чыкканын шәйләде. Ашыгып, футлярны калдырган икән.
...Инде нишләргә? Монда озак уралып булмый, тагын килеп кабуың бар. Ичмасам, Мәскәүдә бер туган тиешле йәки берәр танышы да юк бит аның. Кире курслар үткән җиргә барып, хәлне аңлатсаң гына инде. Өйдән акча салуларын көтәргә, кунып йөрергә берәр урын табылыр әле. Нәфис вокзал диварына сөялеп шул уйлар белән матавыкланганда, янына ике ир-егет килеп бастылар да, бернигә игътибар итмәстән, көлешә-көлешә нидер сөйләшә башладылар. Нәфиснең колаклары ут сыман яна башлады, бәй болар бит татарча сөйләшәләр!

Ул, ирексездән, алар каршысына килеп басты.


– Коткарыгыз, егетләр, – диде ул татарча, – бәлага тардым...


Тегеләр шым калып, Нәфискә карап каттылар. Ул исә, бу татар егетләре китеп бармасыннар дигәндәй, ашыга-ашыга хәлне аңлатып бирде.


Үзе кулындагы скрипканы әйләндерә дә әйләндерә.


– Кайтырлык акча бирегез, зинһар. Адресларыгызны язып алам, кайтуга акча юллыйм.


– Скрипкаңны уйнап карарга рөхсәт итәсеңме, – диде берсе көтмәгәндә. – Смычогы бармы?


Нәфис скрипканы теге егеткә биреп, футлярдан смычогын тартып чыгарды.


– Теге милиционерлардан исән калган булса инде. Типкәләде бит бер җүнсезе.


Егет скрипканы кулына алып ияк астына ипләп урнаштырды да, дәртле бер көй уйный башлады. Йөзенә алсулык җәелде, борын очларына тир бәреп чыкты.


– Кем уйлаган Мәскәү вокзалында скрипка уйнап торырмын дип! – Егет скрипканы кире Нәфискә сузды. – Их скрипка кыллары... – диде нигәдер боегып. Бу халәтенә ачыклык та кертте, – консерватория бетергән кеше бит мин, хәзер Таймырда нефть чыгарып йөрибез. Мә, абзый, кайтырлык акча, улыңа уңышлар телим. Скрипкага берни дә булмаган. Сәер, шундый хәлдән соң да исән калсын әле. Хәер, Ходай саклагандыр аны. Синдәй әти кешене ахыргача кыен хәлдә калдырмаска теләгән инде Ул.


Нәфис түш кесәсеннән блокнот чыгарып, язарга әзерләнде.


– Безнең адресны алып азапланмагыз инде. Без бүген монда, иртәгә тегендә, – диде егет көлемсерәп. – Үзегезнең телефон номерын бирегез бер хәбәрләшербез әле.


...Инде бу хәлгә байтак еллар үтте, Нәфис белән Илүсә уллары Алмазның уңышларына сөенеп яшиләр. Ә менә вокзалда билетка дип акча биргән егет кабат шылтыратмады. Юлында очраган коткаручы милләттәш егетләрнең ни исемнәрен, ни адресларын белми калды шул. Ул чакта җанына тулышкан шатлыгыннан, зурлап рәхмәт әйтеп кала алса ярый инде. Анысы да исендә түгел. Ничек аерылышып киткәннәрен дә хәтерләми хәтта, ә менә егет уйнаган көй һаман истә, колакта яңгырап тора. Онытылмый ул көй...



Факил САФИН


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар