Сиңа дигән җырым... Икенче бүлек (Повесть)
АК ТОМАННАР ИЛЕНДӘ– Менеджер авиабилет җибәргән, мин иртәгә Англиягә китәм!Тыныч кына кофе эчеп утырган әтисе белән әнисе Сережага карап, телдән калдылар. Чит илгә китү...
АК ТОМАННАР ИЛЕНДӘ
– Менеджер авиабилет җибәргән, мин иртәгә Англиягә китәм!
Тыныч кына кофе эчеп утырган әтисе белән әнисе Сережага карап, телдән калдылар. Чит илгә китү турында сөйләшкәне булды улларының, ләкин анык кына кая, кайчан китү турында сүз чыкмаган иде әле.
Әнисе коелып төште, аптырашта калды:
– Ничек инде? Әзерлексез-нисез, әйтми-нитми Англиягә китәсең?
– Менеджер мине алдан кисәтергә кирәк тапмаган, – дип акланды уллары. «Стариклар» нәрсәдер әйтергә өлгергәнче, кофесын чөмереп кенә куйды да китәргә ашыкты:
– Мин институтка академка алырга барам!
Хезмәткә урнаштыру буенча Латвия агенты бары бер генә көн алдан хәбәр итте. Егет, төн буе уйланып, йоклый алмый ятты.
Иртән, самолетка өч-дүрт сәгать кенә кала, институтка чапты, деканатта академик ял алды. Ул әле кайтырын-кайтмасын да, укуын дәвам итәсен- итмәвен дә белми, шулай да документ кирәк булуы бар. Курсташ кызны очратып, бераз мактанып та алды, ул Англиягә китә, инглиз телен «су кебек эчә»...
– Өйгә кайтып, әнисе пешергән токмачлы ашны ашарга гына өлгерде.
Шар кебек кабарган чемоданын көчкә ябып, калган кирәк-яракны ике зур пакетка салгач, багажының күплегенә аптырады. Әле акустик гитарасы да бар. Барысын багажникка тутырып, юлга кузгалдылар. Әнисе машинаны ашыкмыйча, сак йөртсә дә, аэропортка егерме минутта барып җиттеләр. Менә шул егерме минут эчендә егетнең күңелен икеләнү, курку биләп алды: чит илгә китеп дөрес эшлиме соң?! Нигә, кемгә кирәк аның китүе? Аэропортта, самолетка регистрация үткәч, үзен кая куярга белмәде, очкычка утырганга кадәр көткән вакыт газапка әйләнде... Әллә, әниләре белән машинага утырып, кире кайтып китәсе инде?!
Ригада калса, ни көтә? – дигән уйлар килде башына. Латвиядә мәңгелек булдыксыз булып яшәргәме?! Булды, җитте! Артка карау бетте! Алга! Алга! Бәләкәй Питер Пен булып калырга ярамый, үсәргә кирәк! Аның 60 инглиз фунты һәм гитарасы бар! Ул Англия дигән утрауны яуларга бара! Сергей үзен юатырга, тынычландырырга тырышты.
Ниһаять, белдерү яңгырады:
– Рига – Лондон рейсына утыртулар башлана.
– Ана йөрәге улының кичерешләрен сизенгәндер, кочаклап , аркасыннан сөйде:
– Эх, улыкаем! Син анда бездән башка ничек яшәрсең?!
Әтисенең ни әйткәне хәтереннән чыкты, алар кочаклашып хушлаштылар.
АЭРОПОРТ
Боинг «Бритиш Эйруэйз» һавага күтәрелгәндә, берничә секундка креслога китереп сыланганын тойды, рәхәт булып китте. Калганын хәтерләми, очар алдыннан булган кичерешләре ардырганмы, юл буе йоклады. Очкыч салонында ниндидер җанлану сизеп уянганда:
– Хитроу өстеннән очабыз, – диде күрше креслода утырган егет.
Сергей иллюминаторга карады. Тәрәзәдә күңелгә ошарлык нәрсәләр күренми: ниндидер ангарлар, хуҗалык корылмалары, склад кебек нәрсәләр...
Лондонның рәсемнәр, фильмнар буенча таныш биек башнялы биналарын күрергә теләп, иллюминаторга төбәлсә дә, һаман шул Хитроу дигән шәһәр бетми дә бетми...
– Хитроу бик зур, Лондон Хитроудан да зуррак, – диде күршесе. Очкычта барысы да Латвиядән – Сергейның ватандашлары. Англиягә кайсы эш эзләп, кайсы баерга дип, кайсы үзен табарга – дан эзләп бара. Самолеттан төшеп, таможня тикшерүен үткәч, терминалга чыктылар да кайсы-кая таралышып беттеләр, Сергейны каршыларга тиеш агент килмәгән иде. Ул, югалып, куркып калды, монда аңа ярдәм итәрлек бер танышы да юк, кире Латвиягә очарга акчасы җитми... Эх, бүген кичәге көн булса, әниләре белән өйләренә кайтып китәр иде... Аптырап, өч сигаретны бер-бер артлы тартканнан соң, мөһим карарга килде: биредәге агентлыкка шалтыратырга! Аның бит әле 60 фунты исән! Инглиз телен белә! Егеткә инглиз теленең кирәге чыкты. Беренче мәртәбә чын Британия кешесе белән сөйләшергә туры килә... Аңлата алырмы? Ригада курсташ кызга «инглизчә су кебек эчәм» дип мактанган иде мактануын...
***
Британия утравын «яуларга» килгән егет нәрсә белә иде соң Англия турында? Шерлок Холмс, Мисс Марпл, Эркюль Пуаро… Футбол! Монда футбол яраталар! Тагын нәрсә? Ә-ә-ә, тагын – Гарри Поттер! Томан! Һәрчак күк гөмбәзен каплап торган күксел томан...
Англия – ул Лондон! Вәләкин... Егет контракт төзегән агентлык башкалада түгел, әллә кайда олаккан төньяктагы Барнлсли дигән, зуррак масштаблы картага да төшерелмәгән кечкенә генә шәһәр булып чыкты. Элек монда күмер шахталары булган, Маргарет Тэтчер аларны ябып бетергән.
Бирегә төн уртасында гына килеп җитте. Каршы алган шофер Сергейдан:
– Инглизчә яхшы сөйләшәсезме? – дип сорады. Арыган, ачыккан егет аның үзенә сорау бирде:
– Сезнең Англиядә кайда тамак туйдырырга була?
– Супермаркет ябылмаган булса кереп карарбыз.
Сэндвич ашаган арада, Майклдан (шофер егет) киләчәк планнар турында сорашты.
– Компания сезнең өчен офистан ерак булмаган фатирны арендалый, анда сезнекеләрдән ике егет урнашты инде. Сезне иртәгә урнаштырырлар. Бүген төнне офиста кунарсыз. Хәзер шунда барабыз.
Иртән офиска кара куртка кигән ике егет килеп керде. Кыяфәтләреннән үк Сергей ватандашлары икәнен чамалады. Алар берсе артыннан икенчесе кул биреп таныштылар:
– Артур.
– Борис.
Артур – Борисның икетуган абыйсы икән. Өйләнгән. Ябыграк, озын буйлы. Борис таза, андыйларны «төптән юан»диләр, әле мыек та төртмәгән үсмер. Аларга бергә яшәргә, бергә эшләргә туры киләчәк. Шул иртәдә егетләр өчесе дә килешүгә кул куйдылар. Артур белән Борис инглизчә белмиләр, теләсә теләмәсә дә, Сергейга аларның тылмачы да, җитәкчеләре дә булырга туры килде.
ЭМИГРАНТЛАР
Аларны эш урынына алып киттеләр. Бу– бик зур ипи-күмәч пешерү заводы икән. Башларына зәңгәрсу төстәге башлык-сетка һәм өсләренә ак халат кигәч, бер-берсенә карап көлделәр:
– Инкубатор чебиләре!
– Хәерле көн, егетләр! Мин – Роберт, кайсыгыз инглизчә белә? Синме? – дип, Сергейга карады.
– Мин.
– Яхшы. – Озын буйлы Артурга күрсәтеп, – менә син мич янында эшләячәксең, ә сез – Борис белән Сергейга, – конвейрга! – дип китеп барды. Уртача яшьләрдәге, йомры ачык йөзле Роберт аларның иң зур начальнигы иде.
Эшләү дәверендә иң юньле кеше икәне дә беленде.
***
Бүген Сергей Ригада «Информацион системалар һәм менеджмент институты»нда лекциядә утырырга тиеш иде. Монда конвейр тасмасына күмәчләр тезәргә өлгерә алмый, кулыннан коела, миендә: «эштән куарлар» – дигән куркыныч сигнал! Күршесе, ымлап, үз янына чакырып өйрәткәч, өлгерә башлады. «Ура», – дип сөенүе булды, кылт итеп: «информацион системалар инженеры буласы кеше күмәч тезә алуына шатлана, бичара» ,– дигән каһкаһәле фикер өтте...
Өйрәнә төште, хәтта беркадәр дәртләнеп эшләп тә алды. Ләкин берничә сәгать аяк өсте эшләү хәлдән тайдырды, кул-аяклары тоймас булды.Түзә алмас хәлгә төшкәндә, бәхетенә, тәнәфескә туктаттылар. Аякларын көчкә сөйрәп, тәмәке тарту урынына чыкты. Берсе арты икенче сигаретын кабызды. Фабрикадагы тавыштан баш шаулый, фикере чуала. Алда әле сигез сәгать эшлисе... Кыска тәнәфес бетте. Тагын конвейер янына тезелделәр. Елан кебек шуган конвейер тасмасындагы батоннардан күз әлҗе-мелҗе килә, тавыштан колак тона... Стенадагы сәгать туктаган кебек. Юк, туктамаган, баягыдан соң биш минут үткән... Икенче тәнәфес. Перекур. Тагын сагыз урынына сузылган эш... Сөйләшми эшлиләр. Вакыт-вакыт сары пластмасс сәгатькә караштыргалыйлар... Унике сәгатьлек эш көне тәмамланырга унбиш минут кала, команда яңгырады: җыештырырга! Кырмыска оясы тузды диярсең, барысы җыештырырга тотынды. Сергей зур пластмасс көрәк тотып тора, икенче кеше аның көрәгенә ипи валчыкларын себереп керткәч, кара капчыкларга илтеп сала. Аларга алмашка икенче смена конвейерга басты...
Фабрикадан кайтырга чыкканда, күңелендә теге каһкаһә телгә килде:
«Бүген беренче көнең. Хәзер күз алдыңа китер: ничек итеп көн саен шушылай эшләрмен дип уйлыйсың? Һәркөн, аңлыйсыңмы? Син тормыштан шушыны көткән идеңме?!»
Көн саен уникешәр сәгать аягөсте нәрсәнедер бер урыннан икенче урынга күчерү баш миен киптерә, уйларны, фикерләрне, ихтыярны томалый.
«Мин биредә вакытлыча гына, зарыгып көткән максатыма барышлый тукталыш... Көннәрдән бер көн мин моннан ычкыначакмын!» – дип юатты ул үзен.
***
Хезмәт өчен атна азагында чек бирделәр: тик килешү буенча тиеш акчаның яртысы гына тиде. Ачулары чыгып, җитәкчеләр янына аңлашырга бардылар, фатир өчен коточкыч күп тотканнар, тагын әллә нинди документлар өчен, дип аңлаттылар .
– Юньсезләр! Унике сәгать эшләгәннең яртысын гына бирделәр! Талыйлар икән болар! Икенче фатир эзлик! – диде Артур.
Чекны конторада акчага алыштырдылар. Англия клерклары Сергейның паспортын алгач , фамилиясен әйтә алмый интектеләр: «Хисматуллин» алар өчен тел сындырырлык булды! Якташлары өчен дә фамилиясе – табышмак:
– Рус фамилиясенә охшамаган, – диде Борис.
– Ну да, татарча!
Сергей башкасын аңлатып торуны кирәк санамады. Ул тиз генә ачылып китүче түгел. Бик гади егет тә түгел: амбицияле, максатчан, философ, музыкант, шагыйрь!
Хисмәтуллин фамилиясен аның бабасы Гали йөрткән. Илленче елларда, Ленинградта Диңгезчеләр академиясен тәмамлагач, Латвиягә хәрби хезмәткә җибәргәннәр. Рус кызына өйләнгән. Монда яшәгәннәр. Сергейның әтисе Андрей – яртылаш татар. Ул да рус кызына өйләнгән. Сергейның әнисе – Урал казачкасы. Әтисе үзен татар дип саный , бераз татарча аңлый, токмачлы аш ярата... Ә Сергей Хисмәтуллин үзен кем дип саный? Беренчедән , аның туган иле – Латвия. Мәктәптә латыш теле керде, акцент белән булса да, латышча сөйләшә, рус теле – туган тел. Татарча берничә сүз белә. Инглиз телендә яхшы гына сөйләшә. Ул үсеп җиткәндә – 2004 елларда Советлар Союзы таркалган, Латвия Евросоюзга зур өметләр баглап кергән, әмма хәлләр элекеге Союздагыга караганда күпкә мөшкелләнгән чак иде. Ул көнне – 2004 елның 1 маенда Сергей дуслары белән очрашты. Яшьләрнең бу бәйрәмгә исләре китмәде. Кайсыдыр: «Бер Союздан икенчесенә күчтек, аннан нәрсә үзгәрер?» – дип көлде... Тормышлар кыйммәтләнгән, теләгән әйберне алыйм дисәң, акча юк, Рига базарына Европа илләреннән кием-салым, чүпрәк-чапрак тулган. Латвиядә күп предприятиеләр ябылды, халык эшсез калды. Бик күпләр, юньлерәк тормыш эзләп, биредә хөкем сөргән гаделсезлектән, кадерсезлектән котылыр өчен, чит илләргә күчеп киттеләр. Иң кимсеткәне – Латвиядә туып-үскән башка милләт яшьләренә гражданлык хокукы бирмәделәр, килмешәккә санадылар. Сергейга паспортны егерме яше тулгач кына бирделәр. Шул да булдымы Туган ил?! Егет бу илдә киләчәген күз алдына китерә алмый... Егерме бер яшендә «Лилипутия»не калдырып, зур «гулливерлар» яши торган Англиядә генә хыялларын тормышка ашырып булачагына өметләнеп, 2007 елның беренче сентябрендә Рига-Лондон рейсында очты. Ул үзен ирекле гражданин дип саный. Әти-әнисен татарга - руска бүлми, тигез ярата.
Ярата дигәннән, килү – урнашу мәшәкатьләре белән, әти-әнисе турында уйлар онытылган, исенә төшкәч, үзенең эгоистлыгын сүгеп, Ригага шалтыратты. Трубканы әнисе алды Сергей эндәшергә өлгермәде,
– Улым, синме бу? – Газизенең шалтыратуын ишеткән ананың сөенече чамасыз, трубкадан әллә кайдагы Англиягә йөрәк җылысы бөркелгән кебек тоелды:
– Улыкаем, хәлләрең ничек? Без шундый борчылдык! Барысы да әйбәтме? Акчага интекмисеңме?Ашарыңа бармы? Нинди эшкә урнаштың? Эшең бик авыр түгелме?
– Барысы да яхшы, әни! Борчылмагыз! Эшем авыр түгел! Ач йөрмим, акча түлиләр! Бу бит Англия! Фатирыбыз әйбәт, Ригадан килгән ике егет белән яшибез. Сезнең хәлләр ничек?!
Сергей кайда эшләгәнен әйтмәде.
КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТЛӘР
Төньяк Англиядә көз. Караңгы, томан, һәрчак яңгыр пыскып ява, салкын. Киемнәр дым тарта, туңдыра. Эштән бушаган вакыт эчпошыргыч, беренчедән, аларга бу ил – чит-ят, икенчедән, кечкенә поселокта бернинди дә мәдәни-культура ноктасы юк. Беренче көннәрдә поселокны, әйләнә-тирәдәге сопкаларны йөреп чыктылар, башка карар нәрсә тапмадылар. Пекарнядан кала, йөргән җирләре кибет кенә. Артурның яраткан шөгыле – бүлмәдәшләре күрмәгәндә, матрас астыннан акчасын алып, санап, кире урынына яшерү. Ул әле акчаларын нәрсәгә кулланачагын планлаштырмады. Хатыны белән аралары бозылгач, чыкты да китте. Ләкин ул бердәнбер кызын сагына. Бүлмәдәшләренә дә шул кызы турында гына сөйли.
Унҗиде яшьлек Борис, бала-чага кебек, приставкада сугыш уеннары белән мавыга. Аның хыялы – үзләренең шәһәр читендә кечкенә булса да йорт салу.
Сергей эштән бушаган һәр көнне гитарада уйный.
Баш миен киптереп, уйларны, фикерне, ихтыярны томалаучы конвейерда уникешәр сәгать аяк өсте эшләү йомшак кешене хиссез автоматка әйләндереп, илаһи омтылышларын сүндерер иде. Әмма аны түгел! Ул музыкант! Аның хыяллары чиксез! Ул рок - музыкант булачак! Кеше гомер буе киләчәгенә бара, камиллеккә омтыла! Ул да теләгенә ирешәчәк!
***
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ КАР
Декабрь кыш ае саналса да, Казанда бөртек тә кар төшмәде. Җәйге матурлыгын җуйган газоннарда кырау суккан чәчәкләр, тузанлы асфальттагы чүпләрне туздырып искән салкын җил, соры болытлар каплаган тәбәнәк күк, көз белән кыш арасы – шәһәрнең иң шыксыз көннәредер... Кояшлы, чәчәкле җәй сагындыра, күңел шатлык тели, юксына, нидер көтә..
Көннәрдән бер көнне кыйбла ягыннан күксел болытлар кабарып чыкты да, кыйгачлап, ак ябалаклар оча башлады! Менә нәрсә көткән күңел! Ябалак кар бөтерелә-бөтерелә очты, тиз арада тоташ стенага әверелде, якында гына булган әйберләр дә күренмәс булды.
– И карале ничек матур ява! – дип куана берсе.
– Ниһаять, кыш килде!
– Ашыкма, кыш ул беренче кар яуганнан соң, бер айдан килә!
– Алай булгач, быел кыш кыска була икән!
– Ничек булса да, имин генә булсын!
Урамнар, бакчалар, скверлар, газоннар – барысы бәйрәм төсе алды, бөтенләй башка, әкияти матур дөнья!
Кешеләр дә үзгәрде: елмаялар, күңелләре шат! Беренче кар, күңелләрне сөендереп, кышның киләсе җилләре- бураннары, зәмһәрир суыклары белән ризалаштыра! Аның хикмәте шул!
Кар яуган көнне Сәлимә үзе дә, ун көн дәваланып, хастаханәдән чыкты. Ул чыгуга, дөнья үзгәргән: ап-ак кар җәймәсе каплаган җир пакъ, чиста, саф. Бу аклык күңелгә иңә, сафландыра, куандыра. Сәлимә ап-ак карга чыгып басты. Хастаханәдә үткәргән эчпошыргыч күңелсез көннәрне, җан әрнеткеч уйларны калдырып, аклык, шатлык, ихлас хисләр дөньясына аяк басуы булсын иде! Әнә бит дөнья нинди матур! Газиз әнисе белән әтисе, аккошы – Фирүзәсе әнә ничек сөенеп, елмаеп торалар!
Сәлимә алар кочагына килеп керде! Бу мизгелдә ул бик бәхетле иде ...
* * *
Кайткач, әниләре пешергән өчпочмак белән гөрләшеп чәй эчтеләр, ниһаять, алар барысы бергә!
– Әни, әйдә инде сюрпризны күрсәт! – Фирүзә бер әнисенә, бер апасына карый. Сәлимәгә кызык.
– Нинди сюрприз?
– И сертотмас үрдәк! Тәки түзмәдең! – диде әнисе кече кызын битәрләгәндәй. Кием шкафыннан элгечкә кидертелгән ак чәшке кыска тун алды.
– Менә, кызым, сиңа яңа елга бүләгебез, – дип, Сәлимәгә бирде.
– Ой-йо-й! Нигә инде шул кадәрле кыйммәтлене алдыгыз?!
– Куанып кияргә язсын, кызым!
Апасы тунны кигәч, Фирүзә ап-ак йомшак мехны сыйпап-сыйпап куйды да:
– Апакаем, йомшаккаем! – дип, апасын кочты. – Үзең киеп туйгач, миңа бирерсең!
Барысы да кычкырып көлделәр. Сәлимә шулкадәр пөхтә, киемнәрен саклап кия, кибеттән яңа гына алган кебек – сыйфатлары үзгәрми. Яшьләрчә фасон белән тегелгән ак кар төсле затлы чәшке тун Сәлимәгә искиткеч ошады. Шатлыктан йөзләре алсуланды, көзге алдында бөтерелде. Бу бүләк – иксез-чиксез ярату, кадерләү билгесе икәнен ул белә.
– Әтием, әнием, зур рәхмәт сезгә! Эшли башлагач, мин дә сезгә шундый бүләкләр алырмын, Аллаһ бирсә!
Яңа таныш
Уку йортларында кышкы сессия башланган иде. Зачетлар-сынаулар турында белешергә дип, Сәлимә дусты Алсуга шылтыратты. Алсу шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
– Сәлам! Ура! Болай булгач яшибез! Синсез һава җитми башлаган иде! Тизрәк кил! Яңалыклар – муеннан!
* * *
– О-о-о! Нинди кар кызы, дип торам! Котлыйм!
Сәлимәне дусты кочагына алды. Чишенергә булышты. Ак чәшке тунны йөзенә каплады да:
– Нинди йомшак, матур! Искиткеч! Куанып ки! – дип теләде.
Яңалыкның иң зурысы танк училищесе курсанты булып чыкты. Бер атна элек кенә танышканнар.
– Аларда озакламый бал булачак, ике кешелек чакыру билеты алып киләчәк. «Дус кызыңны чакырырсың», – диде. Барабызмы?
Бу тәкъдим кызның авырткан җәрәхәтенә кагылды... Дустына ияреп, «өченчесе артык» булып йөрсенме?
– Гафу ит, бара алмыйм. Зачетларга да әзерләнергә кирәк, больницада ятып, сездән артта калдым.
– И, безне әзерләнгән, дип уйлыйсыңмы?! Мин әле тотынмадым да!
Алсуның күзе компьютерына төште:
– О, гафу ит, скайпта кемдер бар! – Ул компьютер каршындагы креслога утырды. – Эльза, бирегә кил әле!
– Сәлам, Алсу! – диде экрандагы сурәт.
– Сәлам, Сережа!
– Ни хәлләр бар? Ниләр эшләп ятасыз?
– Берни дә эшләмим. Менә дустым Эльза килде, сөйләшеп утырабыз.
– Эльза? Дустыңа да сәлам!
– Рәхмәт, – диде Эльза. – Аңа да сәлам диген!
– Ул да сиңа сәлам әйтә!
– Рәхмәт! Йә, Казанда ни хәлләр бар?
– Казан Яңа 2011 нче елны каршыларга әзерләнә! Мәйданнарга чыршылар утырталар! Без сынауларга әзерләнәбез. Бу сессия бик тыгыз. Син нинди уңышлар яулыйсың? Язасыңмы?
– Ниһаять, ничә ел ятканнан соң, китабым чыкты. Сезгә дә салдым. Алдыгызмы, дип сорамакчы идем.
– Ой, рәхмәт! Килмәде әле! Китабың ни исемле?
– «На европейской волне».
– Шәп! Син молодец, Сережа!
– Әти-әниеңә сәлам! Сау бул, Алсу! Сау бул,Эльза!
– Сау бул, Сережа!
Экрандагы сурәт сүнде.
– Сергей минем икетуган абыем. Лондонда яши.
«Лондон» сүзен ишеткәч, Сәлимәне ток суккан кебек булды.
– Лондонда? Стажировкада мени?
– Түгел, ул анда инде дүрт-биш ел яши.
– Әйткәнең булмады..
– Минем аны күргәнем дә юк. Аның әтисе белән минем әти кардәшләр. Алар Ригада яшиләр.
Исенә төшсә, тизрәк куарга, котылырга тырышкан уйларның күләгәсе Сәлимәнең йөзендә чагылды. Күңеленнән Оскар каядыр ерагая башлаган кебек иде бит инде.
– Сергей – музыкант. Ул үзенең группасын оештырган, бизнесы да шуның белән бәйле бугай.
Алсуның абыйсы музыкант булу яхшы фал кебек тоелды кызга, ярый адвокат түгел икән!
– Сережа – бард, музыка да, шигырьләр дә яза, җырлый да. – Кызның күңеленә ниндидер уй килеп:
– Өйләнмәгән, – дип куйды. – Таныштырыйммы үзегезне?
– Ник, таныштык бит инде.
Алсуның әнисе бүлмә ишеген шакыды:
– Кызлар, чәй әзерләдем, әйдәгез чәй эчәбез. – Ул кызларның дус булуына бик шат, канәгать, чөнки Сәлимәнең акыллы, ышанычлы кыз икәнен белә.
Кайтканда, Сәлимәнең уйлары тагын Оскар тирәсендә булды. Күпмегә китте икән? Стажировка турында бер нәрсә дә әйтмәгән иде. Димәк, ул вакытта билгеле булмаган. Әтисе оештыргандыр инде.
Кызыксыну
Казан белән сөйләшкәннән соң, Сергейның кәефе күтәрелде. Меңнәрчә километр ераклыктагы туганын – чибәр Алсуны экраннан гына түгел, якыннан күрәсе килде. Эльзаны да... Егерме яшьлек кызлар белән чагыштырганда, үзе карт сыман тоелды. Егерме яшендә ул паспорт алды. Егерме бердә гитарасын күтәреп, берни белмәгән килеш, килешү төзеп, Англиягә китте. Чит илнең нәрсә икәнен шунда төшенде... Ярты ел буе уникешәр сәгать аяк өсте икмәк заводында эшләде. Болай гына – хәзерлексез, плансыз, танышларсыз чит илгә барырга ярамаганын аңлады. Аңа хәзер егерме биш яшь. Аягында ышанычлы, ныклап тора дияргә була, кайбер планнарын тормышка ашырды. Ләкин, әле иҗат уңышларына ирешер өчен күп тырышырга кирәк...
* * *
Сергейның китабын алгач та, Алсу абыйсы белән элемтәгә керде: «Китабыңны алдык, укый башладым, автобиография бик кызык! Язганнарың барысы да хакмы? Шулай уникешәр сәгать эшләдегезме? Ничек түздең?» – дип, СМС җибәрде. Җавап көттермәде: «Дөрес, шулай эшләдек. Башта гына кыен булды, соңыннан күнектек инде. Сезнең хәлләр ничек? Сынауларыгызны бирдегезме? Дус кызың ни хәлдә?» «Сынауларны бирдек. Яңа елларны күңелле итеп үткәрдек, әй, каршыладык. Хәзер каникулда. Эльза белән кызыксынасыңмы? Ул искиткеч кыз: матур да, акыллы да, талантлы да!. Әллә танышасың килә?»
«Эльза татар кызымы?»
«Әйе, татар кызы. Монысы сиңа әһәмиятлеме?»
«Ул танышырга теләрме соң?»
«Композитор, музыкант, шагыйрь, язучы егет белән нинди кыз танышырга теләмәсен инде!»
«Алай булгач, таныштыр, миннән сәлам тапшыр!»
Музыкага, иҗатка башы-аягы белән чумып, башка нәрсә турында уйламый да башлаган егет, интернетта соңгы сөйләшүләрдән соң уянып киткәндәй булды. Татарстан – аның бабасы туган-үскән җир. Ул хәрби диңгез капитаны булган Гали бабасының фамилиясен йөртә. Казанда һәм аннан ерак түгел районда Сергейның татар туганнары яши. Ул да шул нәселнең бер тармагы бит... Кем аның нәсел-нәсәбе? Нигә әтисе аңа бу турыда сөйләмәгән? Егетнең күңелен кайнар кызыксыну бимазалый башлады... Кечкенә вакытта, әти-әнисе белән өчәүләп, Татарстанга – Гали бабасы туган Арча районына барганнарын исенә төшерә. «Авыл» дигән төшенчә – аның өчен киң ишек алды, ямь-яшел бәбкә үләне, анда йөргән казлар, кич урам тутырып кайткан авыл көтүе. Диңгез буенда яшәгән малайга авылның кечкенә сай елгасы, яр буенда кармак тотып утырган малайлар бик мәзәк тоелды. Туганнары, өйдән-өйгә кунакка чакырып, бик тәмле ризыклар белән сыйлаулары, күпсанлы балалары белән ниндидер уеннар уйнаулары кинодагы кебек күз алдында тора, бик дулкыландыргыч башка дөнья булып тоела... Анда бар да гади, кунакчыл, җылы мөнәсәбәт...
Бу истәлекләр тамырлары буйлап аккан канындагы татарлыгын уятты инде әллә, татар кызы белән танышасы килде.
Яңа фикерләр
Алсу дустының кыска гына булып алган романын белсә дә, Сәлимә белән Оскар арасындагы хәлләрне, бозылышуларының сәбәбен аңлап бетермәде. Сәлимә зарланырга яратмый, үзен кызгандырасы килми, шуның өчен авыруы турында беркемгә дә сөйләгәне юк, ләкин яшерми дә, аның авыруын якын дусларыннан башка, күпләре белмиләр дә. Мәхәббәттән янып, газапланып йөрүләре дә үз «сандыгында» бикләнеп калды.
Лондон белән сөйләшкәннән соң, Алсу, хатын-кызларга хас кызыксыну белән, абыйсының китабын кыстырып, егете белән ташлашкан дустына «димче» булып китте.
«Турыдан бәрмәде» инде, горурлыгын белә бит, үпкәләтүдән курыкты. Сүз уңаен туры китереп, абыйсыннан сәлам тапшырды.
– Сережаның китабы килде, укып чыктым. Теләсәң, сиңа калдырам.
Сәлимә дустының дипломатиясен сизенде. Аның бу турыда уйлыйсы да, сөйләшәсе дә килми, беркем белән дә аралашырга теләми. Аңа бер ачы тәҗрибә җитте инде... Артыгы белән... Дустының хәтере калмасын өчен генә:
– Калдыр, каникулда әллә ни эш юк бит, карап чыгармын, – диде.
* * *
Дустын озаткач, теге китапны карап чыгарга уйлады. Китап тышындагы рәсем коллаж формасында эшләнгән: джинс тукымага Англия картасы ясалган, аның өстендә королева Елизавета портреты төшкән алтын тәңкәләр ята. Аңлашыла, чит илгә китүчеләрнең күбесе «алтын бозау» эзләп китә. Тышлыкның беренче битендә авторның фотографиясе һәм аның турында кыскача белешмә. Сурәтен күргәч, кыз аптырады: чит илдә эмигрант булып йөргән, ансамбль оештырган, китаплар чыгарган кеше, якты күзләрен киң ачып, дөньяга гаҗәпләнеп, исе китеп, малайларча карап тора! Зәңгәр күзләре балаларча садә, шат!
«...Эксцентричный романтик, амбициозный креативист, человек, который никогда не останавливается на достигнутом», – дип язган рецензент. Ул вакытта егеткә егерме бер яшь булган.
Тормышның шатлыгын да, ачысын да татыган кыз уйга калды. Романтик... Андый кеше гомер буе романтик булып кала ала микән? Авырлыклар, бәхетсезлекләр килсә, нишләр? Тормыш аяусыз да була... Зур булмаган китапны – эмигрантның чит илдә күргәннәрен кызыксынып укып чыкты. Әллә нинди маҗаралар булмаса да, очраган кыенлыкларга бирешмәгән егетнең үҗәтлеген бәяләде. Тыныч, артык зур тетрәнүләрсез генә яшәсә дә, ул тормышыннан канәгать түгел, үз урынын эзли... Нәрсәләр үзгәрде икән аннан соң? Композитор, музыкант, шагыйрь, ди аны Алсу. Димәк, хыяллары тормышка ашкан. Бәхетле.
Бәхет... Нәрсә соң ул?... Кем белсен... Әле бар ул, әле юк... Сәлимә бәхетле иде... Авыруы аркасында бәхетен югалтты... Ул бәхетсез мени?
Мәхәббәтенең аяныч мизгелләре суына төшкәч, кыз, булганнарны искә алып, анализлау хәленә килде. Ул бәхетсез түгел! Беренчедән, аның яраткан әти-әнисе, сеңлесе бар; икенчедән, ул исән, шушы матур дөньяда яши, яшәячәк! Әнә Кәримә апа диабеты белән туксанга җиткән! Өченчедән, үз фикере булмаган куркак адвокат белән бәхетле булыр иде микән? Көннәрдән беркөн тагын хыянәт итмәс, дип ышанып буламы? Дүртенчедән, бәлки әле аны алда чын мәхәббәт көтәдер! Ул яшь, сөйкемле! Белемле! Бер елдан диплом алачак! Аллаһ бирсә!
* * *
«Бар да үтә, монысы да үтәчәк», – дип язылган диләр Сөләйман патша балдагына... Алтын яфраклар сибелгән яңгырлы октябрь киченнән соң, ярты ел үтеп киткән.
Җылы җилләре, сап-сары хуш исле мимозалары, тюльпаннары белән сигезенче март бәйрәме җитте. Казанның чәчәк кибетләренә нинди генә экзотик чәчәкләр кайтарып тутырмадылар!
Башка бер бәйрәм дә бу кадәр матур була алмый! Ыгы-зыгы, чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар! Сый-хөрмәт! Шатлык!!! Безнең илдә Советлар заманында киң таралган бу бәйрәм башка Европа илләрендә билгеләнми дә бугай. Рәсәйдә мескен хатын-кыз гаиләсендә дә, җәмгыятьтә дә гомергә изелеп яшәгәнгә, шулай кайнар кабул ителгәндер...
Әмма бәйрәмнәр кемнәргәдер гадәти көннәргә караганда да үзәк өзгеч моңсу. Ялгызларга... Бәйрәм бүләкләре, чәчәкләр, котлаулар да Сәлимәне ул моңнан аралый алмады.
Сәлимә хастаханәдән чыккач, Илшат белән Галия өйдә кызлары белән күбрәк булырга, аралашырга, нинди дә булса кәеф күтәрерлек чара табарга тырыштылар. Элегрәк үзеннән-үзе күңелле кичәләр килеп чыга иде.
Сигезенче март бәйрәменә Илшатның апаларын гаиләләре белән Казанга кунакка чакырдылар. Якын туганнар белән очрашу олы сөенеч, шатлык булды. Кечкенәдән һәр каникулда авылда апаларының балалары белән бергә уйнап үскән кызлар бала чакның күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Бу очрашу тоташ музыка кичәләренә әйләнде, кызлар җырлады, Илшат белән Ләйсән апасы дүрт кулда фортепианода уйнадылар, Галия белән гитарада уйнап, бергәләп җырладылар.
Бәйрәмнән соң Сәлимә музыка белән ешрак шөгыльләнә башлады... Өйдә музыка яңгырау, шатлыклы көйме ул, моңсумы, күңелнең сау, таза, саф булуы турында сөйли. Моның яшерен сере дә бар...
Дусты Алсу, үз дигәнен итеп, җае чыккан саен, сүзне Лондондагы абыйсына бора башлады.
– Сережа китабы турында синең фикер белән кызыксынгач, мин аңа синең электронканы җибәрдем, ачуланма инде! – дип, Сәлимәнең һушын алды.
– И-и юләр! Башны бетерәсең икән! Кем синнән сораган?! Мине танышырга тели дип уйлагандыр инде!
– Уйламый! Ул үзе сорады!
Повестьның ахырын тулысынча журналыбызның май (№5, 2019) санында укый аласыз.

Роза Хәбибуллина
Фото: pixabay.com

Комментарийлар