Логотип «Мәйдан» журналы

Шәүлә

«Мин – Шәүлә. Адәм булып тудым, гомеремне шәүлә булып уздырдым». – Гүя янәшәсендә кемдер басып, аны игътибар белән тыңлый иде.

Ул ярым пышылдап, һәр сүзне ап-ачык итеп үзалдына сөйләнә-сөйләнә, урам як тәрәзә кырына ук куелган урындыктан, бер кулы бе­лән тәрәзә пәр­дә­сен сызык кына ачып, урамга күрер-күр­мәс күзләрен текәп утырган җиреннән картларча сал­мак кына торды да, тагын бер мәртәбә: – «Әйе, мин Шәү­кәт түгел, Шәүлә мин! – дип, тәрәзә ачык булса, ин­де урам­нан узучыга да ишетелерлек итеп кычкырып ук сөйләнә баш­ла­ды: – Үз атамны яман сүз белән гүргә керткән, га­зиз анам­ны ун ел буе менә шушы кы­сан бүлмәгә ябып ял­гыз тил­мерт­кән, фа­ти­ха­сын да алалмыйча, җеназасын зи­рат­ка үз кул­ла­рым белән күтәреп ба­рал­ма­ган имансыз бән­дә бит мин!» – Ул ти­мер сиртмәсе өстенә мамык тү­шәп сыр­­ган түшәк салынган, дөя йоныннан су­гыл­ган одеял япкан ка­ра­ва­ты­на аркан су­зы­лып ятты. Кул тая­гын ка­ра­ват­ның баш очын­да­гы тумбочка өстенә сузып сал­­ды да акшар белән агар­тыл­ган түшәмгә те­кәл­де. Су­кыр ди­гәч тә, ул дөм сукыр тү­гел иде әле, сул күзе шәү­лә­ләр­не бе­раз шәйли, төсләрне дә, бик те­кә­леп караса, ара-ти­рә ачыклый ала. Тик менә йөргәндә аяк астында бер­ни күр­ми, үтәр сукмагын таяк белән ту­кыл­да­та-ту­кыл­да­та кап­шап атларга өйрәнеп җитә язган иде инде. Менә хә­зер бо­лар­ның кирәге генә калмады. Карт­лар йор­ты­на бер­дән­бер улы китереп таш­ла­ган­нан бирле урам­га аяк та бас­ка­ны юк аның. Иртән торгач та, таягы бе­лән кап­­ша­на-кап­ша­на, йомшак келәм җәелгән озын ко­ри­дор буйлап аш­ха­нә дигән олы бүл­мә­гә барып кайта да урын­ды­гын алып тә­рә­зә кырына утыра һәм күзле бүкән сы­ман та­гын урамга текәлә.
Картлар йортын әйләндереп алган ти­мер рәшәткәле кой­ма буйлап су­зыл­ган таш юлдан биек, каты үкчәле түф­ли кигән хатын-кыз узган саен ат тоя­гы ша­кыл­да­ту­ла­рын хә­тер­ләт­кән та­выш­лар­ны кымшанмыйча да тыңлап утыра. Ко­яш ба­еп, караңгылык иңгәч кенә, то­рып, бүлмә­се белән аш­ха­нә арасын кабат урап кайта, янә шул урам тәрәзәсенә су­кыр күзләрен те­ки. Ул үзе урам­нан үткән-сүткәннең бер­сен дә күрми, кайчагында, бик аяз көннәрдә генә нин­ди­дер шәү­лә­ләр күрер-күрмәс кү­зен­дә чагылгалап ала. Ә урам­да­гы­лар, үткән бере, аның тә­рә­зә­дә­ге шәүләсен кү­­рә тор­ган­нар­дыр, бәлки «мес­кен карт» дип жәлләп тә үт­кә­ли­ләр­дер әле. Төрлесе бар­дыр инде.
Әгәр дә хатыны Оксана яисә улы Гер­­ман – Аллаһының ка­һә­ре төшкән бу исем­не дә улына шул хохлушкасы куш­­кан иде – аның янына килә-китә кал­са, күзе белән үзләрен күр­мә­сә дә, ул алар­ны аяк тавышларыннан ук танып алыр иде. Абы­на-сөртенә каршыларына йө­ге­реп дияр­лек чыгарга әзер ул. Юк шул, килмиләр, китереп аттылар да аяк та бас­кан­на­ры, «хә­лең ничек?» дигәннәре дә юк. Тукта, ул үзе дә әни­сен шу­лай тилмертте түгелме соң? Язмыш кабатлана бу­гай. Шу­ла­ен да шулай икән бит...
Аның күрер-күрмәс күзе текәлгән тү­шәм аклыгында нин­ди­дер яктылык ну­ры чагылып китте. Кояш нурлары тә­рә­зә пыяласында, көзгедәге сыман ча­гы­лып, шулай тү­шәм­гә төшкән бу­гай. Ул шуны шәйләп алды. Менә әле­ге як­­ты­­лык зурайганнан-зурайган ши­кел­ле бул­ды. Ба­ла­чак­та авыл­ла­ры­на ки­но­ме­ха­ник ки­леп, клуб сәхнәсе тү­ре­нә олы эс­кә­тер­гә ох­ша­ган ап-ак пәрдә элә торган иде. Шун­да су­рәт­ләр уйнатып кино күр­сәт­кә­не хә­те­рен­дә уянды. Тү­шәм­дә­ге ки­нәт пәй­да булган яктылык шул бер кай­гы­сыз балачактагы ак пәрдәне исенә тө­шер­де Шәү­кәт­нең. Тик бү­ген­ге­сен­дә ки­но­ме­ха­ник Сәлих абый­ла­ры аппаратын кул бе­лән әйләндерә-әйләндерә күр­сәт­кән су­рәт­ләр генә юк иде. Алар урынына үз тор­мы­шы, бер җепкә тезелгән тук­сан ту­гыз төймәле тәсбих сы­ман, берәм-берәм бу­лып кү­ңе­лен­дә яңарды...
Әтисе Шакирҗан, бик гәүдәле, киң җил­кә­ле, көрәк сыман җәелеп торган учлары бе­лән тезенә чаклы ди­яр­лек су­зыл­ган озын, каты куллы кеше иде. Әнисе, ки­ре­сен­чә, бик йом­шак, әтисенең акаеп ка­ра­вын­нан да сы­гы­лып төшә торган, ире­нә дә, кешегә дә каршы дәш­мәс, авыр сүз әйтмәс авыл ха­ты­ны булды. Алар ике ге­нә ба­ла үстеләр. Апасы әтисенә тарткан иде – шун­дый ук олы гәүдәле, хатын-кызга хас булмаган көч-ку­әт­кә ия, үз дигәнен, хаклымы-юкмы, барыбер үтә­ми кал­мас әрсез кыз булып үсте. Кияүгә чыкты да, авыл­ны таш­лап, Чаллыда башланган, ул чагында Бө­тен­со­юз­ны­кы дип телгә кер­гән удар төзелешкә ире бе­лән ки­теп бар­ды. Бәйрәмнәрдә генә түгел, атна саен бул­ма­са да, аена бер-ике мәртәбә кайткалап тор­ды­лар. Сө­тен, маен, авыл эремчеген, бә­рәң­ге, яшелчәсен ма­ши­на­ла­ры­на шып­лап тутырып алып китүләре гадәти хәл­гә әйләнде. Бер кайтуларында, кыш ай­ла­ры иде, Шәү­кәт­нең күмәк хуҗалык мас­тер­скоен­да ма­ши­на­сын ре­монт­лап йөргән бушрак чакларына туры ки­леп, аны да: «Таш­ла, энекәш, баштанаяк майга чу­мып ка­зы­ну­ла­рың­ны, әнә, автомобильләр җыю заводына синең ке­бек һө­нәр­ле егет­ләр­не биш куллап алырлар. Акчасын да уч ту­ты­рып кесәңә салырсың», – дип үгетләп утырдылар. «Ярар, уйлап карармын, җиз­ни», – дисә дә, озын-озакка суз­ма­ды ике­лә­нү­лә­рен, бер атнадан апаларына кунакка дип, Чаллы автобусына утырып китте.
Автомобиль заводына шунда машина җыючы булып эш­ләү­че җиз­нә­се алып бар­ды аны. Кадрлар бүлегендә бе­раз сөй­­лә­шеп-со­ра­шып, кулында булган кәгазь-до­ку­мент­ла­рын ка­раш­тыр­гач та:
– Җыю конвейерына машиналарны сынаучы-шо­фер­лар кирәк булачак. Бик тиз­дән, иң күбе берәр айдан кон­ве­йер­­дан бе­рен­че йөк автомобиле җыелып тө­­шәр­­гә тора. Алар­ны күпләп җыю да шул көн­нән башланып китәр. Ми­нут са­ен ди­яр­лек төшәчәк яңа машинаны ка­бы­зып кон­ве­йер­дан ала­сы, җитешмәгән җир­лә­рен төзәтәсе, җай­лый­сы-майлыйсы булыр. Менә шул эшләрне җиренә җит­ке­реп баш­ка­ра бе­лү­че осталар кирәк безгә, – диде­ләр һәм, көтәбез, дигәнен дә өстәп, ку­лы­на эшкә чакыру кә­га­зен тоттырдылар.
Әтисе, нигездә каласы бердәнбер улы булса да, ерак шә­һәр түгел, Чаллы кул су­зы­мын­да гына, туган нигезен таш­ла­мас әле, авыл баласы бит дип, ри­за­лы­гын бирде. Әни­се атасыннан узып кар­шы төшмәгәндер инде, шә­һәр­гә китеп җүн­сез юлга керә күрмә, улым, дип кенә өс­тә­де. Шулай итеп авылдан шофер һәм трак­тор­чы та­нык­лык­ла­рын түш кесәсенә ты­гып килгән егетне конвейер үз көе­нә әй­лән­де­рә баш­ла­ды. Кызык иде баштагы мәл­ләр­не. Беренче машина җые­лып төш­кән көндәге галәмәтне үз күзләре белән кү­реп шаккатты авыл егете. Аннан соң мон­­дый күз буяр та­ма­ша­лар күбәеп кит­те­ләр. Кабина тү­ше­нә түгәрәк сан су­гыл­ган машиналар конвейердан төш­кән са­ен зурдан кубып җы­ен­нар җыйдылар. Шәү­кәт кебек көн-төн бил бөккән ир-егет­ләр­гә акчасыз мак­тау гра­мо­та­ла­рын, ярыш­та җиңүче исем­нә­рен бирә тордылар. Көн ар­­ты көн, көннәргә ялганып ай­лар, айларны җыештырып ел­ла­ры да уза торды.
 
* * *
Соң өйләнде Шәүкәт. Авылдан кил­гән­дә үк аңа егер­ме биш яшь тулып узган иде инде. Оксана белән шул кон­­в­ейе­р­да очраштылар. Чаялыкка чая, үткенлеккә үт­кен, За­­по­­рожье­­дан ук килгән украин кы­зы иде ул. Күп егет­ләр­нең кү­зен ян­дыр­ган, йөрәкләренә ут салган бу чая кыз та­тар еге­­те Шәү­кәт­не сайлап алды. Дөньяда үзен иң бә­хет­ле итеп хис итте Шәүкәт. Оксана­ны җыю ехында ком­со­мол сек­ре­та­ре итеп сайладылар. Шунлыктандыр инде, за­вод­та бе­рен­че комсомол туе да Шәүкәт белән Ок­са­на­ны­кы бул­ды. Туй эскәтерен ашханә залында озын өс­тәл­гә җәй­де­ләр. Өстәл артында Шәүкәтнең әти-әнисе ге­нә юк иде. Ок­са­на­ның туганнары, шулка­дәр ерак ара­ны узып, кыз­ла­ры туе­на кил­­гә­н­нәр. Аларның урыны түр­дән бул­ды. Ә ме­нә Шәү­кәт­нең әти­се дә, әни­се дә ул­ла­ры­ның марҗага өйләнәсен ишет­кәч, кара кайгыга төш­те­ләр. Улларын кайт­кан саен үгет­ләп ка­ра­ды­лар. Тик бер сүз­лә­ре дә алма бөртекләренең күңеленә үтеп кер­мә­де. Башы-күзе әйләнгән иде Шәү­кәт­лә­ре­нең. Ахыр чик­тә әти­се: «Инде мар­җа­га өйләнә-нитә калсаң, туе­ңа да аяк бас­мый­быз, аның үзен дә бусагама аяк атлатып керт­мим, иманлы нигеземне иман­сыз итеп йөрмәгез дә», – дип кырт өз­де дә куйды. Әйткән сүзендә торды: үзе дә кил­м­ә­де, әнисен дә җибәрмәде. Туйда әйтәсе сүзләрне, те­ли­се теләкләрне апасы белән җизнәсе әйттеләр.
Туйлары узган көннән соң төп-төгәл утыз ел узган да кит­кән ләбаса. Туйда утыр­ган бәхетле мизгелдән бүгенге көн­гә­чә бик күп сулар аккан, Шәүкәтнең ба­шын­нан, сөй­лә­сәң, кеше ышанмаслык хәл­ләр узган.
Яшьлектә бар да әйбәт булыр кебек иде бит. Кон­ве­йер­га чакырулы кәгазь бе­лән килгән яшь парга башта фа­тир­ның бер бүл­мә­ле­сен бирделәр, уллары тугач, икелесенә чи­ра­т­ла­рын ал­га­рак күчереп яз­ды­лар. Ул чакта яңа шә­һәр күз­гә кү­­р­е­неп үсте, завод эшчеләренә өр-яңа фа­тир­лар­ны, гаи­лә­дә­ге кеше санына карап, озын-озакка суз­мый­ча бирә тор­ды­лар. Өч ке­ше­ле Шәүкәт гаиләсенә ике­дән артыгы тә­­те­ми иде. «Слушай, Шаукатик, авыл­дан әтиең белән әни­ең­не про­пис­ка­дан төшер дә үз фа­ти­ры­быз­га кертик, бер­гә яши­без диярбез. Кем килеп тик­ше­рә, тикшерсә дә, яшә­ми­ләр, дип кем әйтә ала». Бу ки­ңәш­не аңа кем биргәндер, Ок­са­на­сы чат ябыш­ты, кайт, сөй­ләш дип иртә-кич такылдап тор­ды. Уллары да ту­гач, Шәү­кәт­нең әти-әни­се бераз йом­шар­ды­лар, шә­һәр фа­ти­ры­на кунакка да килгәләп киттеләр. Шу­ңа Шәү­­кәт­­кә бу хакта сүз кузгатуы әл­лә ни авыр булмады. Әти­се дә, исең ки­тәр­лек, карышып тормады, бер атна ди­гән­­дә, ике­се­нең дә паспортлары янына, авыл­да­гы өйләрен сат­ты­лар, ди­гән мөһерле кә­газь дә кыстырып, улларының ку­лы­на тот­ты­р­­ды­лар. Бер елдан Шәүкәтләр өч бүл­мә­ле фа­тир­га кереп утырдылар.
Оксана нәфесле хатын иде. Булганына шөкер итәсе, нә­фе­сен тыясы урынга, та­гын да зуррагына өмет итә баш­ла­ды. Өч бүлмәле фатирга күченеп, җайлашып бе­тәр­гә өл­гер­мә­деләр:
– Шаукатик, шып-шыр бу бүлмәләргә мебель аласы иде бит. Әллә, мин әйтәм, авылдагы өегезне сатасызмы? Алып кил шәһәргә үзләрен, әнә, кечкенә бүлмәне карт­лар­га би­рер­без, – дип сайрый башла­ды. Башта бу сүз­ләр­не уй­наб­рак әйтсә дә, тора-бара чынлап, украин акценты бе­лән урыс­ча­ла­тып тәтелдәүгә күчте.
– Син – аларны, алар сине яратмый­лар, ничек яшәрбез соң бергә? – дип кары­шып карады Шәүкәт. Анысына да җа­ва­бы әзер иде:
– Мәңгегә килмәгәннәр бит, кар­тай­ган­нар инде, бер аяк­ла­ры түрдә, икенчесе – гүр­дә. Татарлар шулай дия тү­гел­ме соң?
– Белмим, белмим, картларны авыл­дан кузгатуы, ту­ган ни­гез­не таратуы әҗәл бе­лән бер, Оксана. Мәңге ри­за­лаш­маслар.
– Син сөйләшеп кара, алар өчен җавап бирергә ашык­ма. Шәһәрдә рәхәтләнеп яшәрләр, утын кертәсе, мич яга­сы­ла­ры калмас.
Оксананың соңгы сүзләре Шәүкәт кү­ңе­лен­дә­ге шик-шөб­һә­не бераз тарата төште. Ял көннәре җитүгә, ул авыл­га китте.
Әтисе Шакирҗан карт чәй өстәле янын­да улын тың­лап-тыңлап утырды да ку­лын­да­гы чәйле чынаягын өс­тәл­гә куеп:
– Әллә барып яшәп карыйкмы соң, кар­чык? Бу кышны тәвәккәлләп шунда чы­гыйк, диюем, аннары күз күрер. Ки­лен­нең әлегә тел-теш күрсәткәне юк, улыбыз әти-әни­се­нә миһербанлыбулса, нигә яшәп карамаска. Йорт-җир дә искереп бара, малларны каравы да авырлашты безгә, – дип, Шәүкәтнең бөтен шикләрен юкка чыгарып әйтеп сал­ма­сынмы?!
 
* * *
Кышка кергәнче ястык-мендәрләрен, юрганнарын олы эскәтергә төреп, кеше ара­сын­да кия торган затлырак ки­ем-са­лым­на­рын сандыкларына тутырып, Шәүкәт авылда чак­та үзе эшләгән, хәзер күрше егете утырган йөк ма­ши­на­сы әр­җә­се­нә тимер караватларын да салып, шәһәргә кү­че­реп тә куй­ды­лар картларны. Авыл өен­дә шәһәр фа­ти­ры­на ку­яр­лык, кем әйт­меш­ли, кулда тотарлык җиһаз бул­мас инде, бул­ган­на­рын шунда калдырдылар. Сыерны, биш са­рык­ны са­тып, акчасын әтисе банкка үз исеменә са­лып куй­ды. Дөнья­ны белмәссең, диюедер инде.
Кышны әйбәт кенә чыктылар. Карт­лар­ның урыны җы­­лы­­да, чәй эчәсең килсә, га­зы янып тора, күмер са­ма­вы­рын мич кы­ры­на куеп мәшәкатьләнәсе түгел. Ки­лен­н­ә­ре­нең дә тел­гә килгәне юк әле­гә. Тел яшергән ки­лен сы­ман, табын янын­­да очрашканда да артык сүз кат­мый уты­­ра. Шәүкәтләре дә «әти-әни» дип ке­нә йөри. Бу җы­лы­лык Шакирҗан карт­­ны йомшартты. Мал-туар сат­кан ак­ча­сын алып улына бир­де: «Залыгыз буш тор­ма­сын инде, берәр стенка дигәннәрен, зат­­л­ы­­ра­гын алып куе­гыз, бераз өстәп япун телевизоры да алыр­сыз бәлки», – ди­гән ки­ңәш­лә­рен дә өстәде. Кулларына акча эләксә, аның ки­ңә­шен­нән башка да нәрсә аласын Ок­са­на үзе дә ях­шы бе­лә. Акчасын гына бирсен. Бирде карт, безгә пен­сия­без дә җитә, дигән исәп беләндер инде, тиенен дә кал­дырмады.
Шәүкәткә әти-әнисе ничек кенә якын булса да, ул өй­дә Ок­са­на­сы­ның сүзеннән узып берни эшләмәс ир иде. Гомере буе­на ха­тын колы булып яшәде. Эшләп тап­кан ак­ча­сын да соң­гы тие­не­нә чаклы аның кулына кай­та­рып тоттырды. Үзе тә­мә­ке­гә дә ялына-ялына, ишет­мә­гә­нен тыңлый-тыңлый ти­ен­нәр сорап алыр иде. Шу­лай яшә­де. Моны әтисе дә, әни­се дә күреп тор­ды­лар. Тор­мыш­ла­ры­на кысылмаска, сүз кат­мас­ка тырыштылар. Үзләренчә яшә­сен­нәр, ди­гән­нәр­дер инде.
Тик дәшмәүләр, «тел яшерүләр» озакка бармады. Бер тү­бә астында торуларына бер ел тулыр-тулмас, кара көз­ләр­гә кер­гәч тә, Оксана шулай бер кичне, йокларга ят­кач, ире­нең колагына:
– Шаукатик, давай домик в деревне про­да­дим, а-а? Уго­во­ри отца... – дип пы­шыл­дап алды. Икенче көнне дә, ан­нан ары да сөйләшмәдеңме әле, дип искә тө­ше­рә тор­ды. Шәүкәт, сөй­ләш­мә­дем әле дисә, үпкәләп, аңа сыр­ты бе­лән борылып ята торган булып китте. Иртән тор­гач та сөйләшми йөрде. Кич җитүгә, үпкәсен оны­тып, янә шул сүзләрне кабатлады. Шу­лай такылдый торгач, тә­вә­ккәл­лә­де Шәү­кәт. Беркөнне эштән кайтышлый Ок­са­на­дан сорап алган акчасына бер ше­шә аракы алып кайт­ты. Өстәл көйләп, әтисе белән кич буе утырдылар. Карт, аракыга исе китмәсә дә, улы сый­ла­гач, салганны кап­ка­лап утырды. Җаен туры китереп, Шәү­кәт күңелен кы­тык­лап торган сүзгә күчте:
– Әткәй, әллә мин әйтәм, кышка кер­гән­че авылдагы өй­гә бер яхшы гына хуҗа табып, сатып җибәрикме? Тор­ма­ган өй тиз туза бит ул. Аннан без дә, сез дә авылга кире кай­­т­а­сы кешеләр түгел инде. Ничек уйлыйсың, әткәй?
Әтисе җыерчыклы ике кулы белән ике чигәсен тотты да шак­тый сүзсез утырды. Авырдыр шул аңа җавап та­буы. Ни­гез­дән бөтенләйгә аерыласы килмәү газабы бә­гы­рен те­лә­дер. Аннан улына туп-туры карады да:
– Улым! – дип өздереп әйтеп куйды. – Без соң урамда калмабызмы? Бу марҗаң, тел яшереп кыланган булса да, ышанмыйм мин аңа, куеныңдагы юха елан түгел ми­кән, дип бик еш уйланам...
– Юк, юк, әти, без сезне ничек ташлыйк ди инде. Ике­гез­гә, әнә, бер бүлмә, ри­зык­ла­ры­быз уртак. Үзегезнең ки­­рәк-ярак­ка пенсияләрегез килеп тора.
– Шулаен шулай да, белмәссең дөнья­ны... – Ул бу сүзне кабатларга ярата иде шул.
Картның шикләнүләре, икеләнүләре юк­ка булмаган икән ул чакта. Күпне күр­гән, күп яшәгән Шакирҗан карт уй­­ла­­ган­ча, ул күрәзәләгәнчә килеп чык­ты. Әтисе өйне сат­тыр­ды. Акчасын да та­гын тиененә чаклы улына бирде. Шә­һәр яны булгач, өйне әйбәт бәягә са­тып җибәрделәр. Ак­ча­сы­на кулдан то­тыл­ган бер машина сатып алдылар. Ок­са­на­сы баш-аяк киенде, киемнәрнең зат­лы­сын сатып ал­ды. Шәүкәткә дә бер кәчтүм, бер бүрек сатып алдылар. Шу­ның белән өй акчасын кудылар да яптылар. Менә шуннан соң башланды да инде тор­мыш­ла­рын­да­гы бөтен зилзилә.
 
* * *
Башта ил өстеннән сәмум җилләре ис­те, олы бер дәү­ләт таркалды, илбашлары алышынды. Ата улны, ана кыз­ны бел­ми торган имансыз замана килде. Гөрләп эш­­ләп торган за­вод­лар-фабрикалар бөл­ген­лек­кә төшә, эш­че­лә­ре хәерчегә әйләнә торган көннәр туа торды. Шәү­кәт белән Оксана эш­ли торган автомобильләр җыю­чы кон­ве­йер да башта эш рит­мын ки­мет­те, тора-бара тәү­лек­ләр буе тик тора, аннан бер машина да төшми баш­ла­ды. Эшчеләрне мәҗбүри рә­веш­тә түләүсез ялга ат­на­лап та, айлап та озату гадәткә керде. Тел озайт­кан­на­рын завод капкасы артына бөтенләйгә үк чы­га­рып җи­бә­рү­дән тай­чын­ма­ды­лар. Шәүкәт тә, Ок­са­на да макталып телдән төш­мә­гән конвейер эш­че­лә­ре бул­ган­га­дыр, шәт, аларга ти­мә­де­ләр, кыскартылган эш сәгатьләре бе­лән булса да эш­лә­тә тордылар. Тик акчасы гына аз иде. Шул ак­ча­сыз­лык­тан башланды да инде өйдәге гаугалар.
Оксананың теле дә бөтен зәһәрлеге бе­лән нәкъ шул көн­нәр­дә ачылды. Башта ул Шәүкәтенә: «Тәмәкеңне ташла, бо­лай да акча юк, син төтенгә очырасың», – дип тигәнәк сыман ябышты. Тартырга дип, балконга чыккан саен олы тавыш куп­тар­ды. Тора-бара картларга ташланды: «Чәй өстәле яныннан тор­ганнары юк, кон­фе­тын да, прәннек, ва­ренье­сын да бир алар­га. Камыр ашын да яраталар. Онын, маен нәрсәмә сатып алыйм мин, пенсия акчаларын ку­лы­ма тоттырсыннар», – дип, иртә торгач та, кичкә кергәч тә бәй­лә­неп­­ме бәйләнде. Карт­лар бу сүзләрне ишетеп торсалар да, баш­та­рак дәшмәделәр. Әти­се генә пенсия акчасын өлеш­ләп аш өс­тә­ле­нә куйгалады. Оксананы бу да ты­ныч­лан­дыр­ма­ды. «Нәрсә, хәерчегә бир­гән сыман бирә ул, яшисен яшә­гән­нәр, акчаның ни хаҗәтемә кирәге бар аларга», – дип ду­лап­мы дулады. Монысы әле ябык кап­ка­ны ачкан җил ге­нә булган икән, өермәсе алда көткән.
Көннәрдән беркөнне, эштән иртәрәк кайт­кан Оксана кух­ня­да аш өстәле ар­тын­да чәй эчеп утырган карчыкның ку­лын­нан чәйле чынаягын алып идәнгә томыра, үзен ку­лын­нан сөй­рәп кухнядан куып чы­га­ра. Кысан коридорда куп­кан әлеге гау­га­ны ишетеп, Шакирҗан карт та яткан урын­нан то­рып чыга, карчыгын яклап килененә нидер әй­тә бу­гай, Оксана аңа кул астындагы уклауны алып ки­зән­гән чак­та Шәүкәт үзе дә эштән кайтып керде. Ул Ок­са­на­ны ку­лын­нан тотып алды, бер ачулары йөзенә чык­кан әти­се­нә, бер күз яшьләрен тыя алмыйча үкси-үк­си елаган әнисенә карап:
– Ни галәмәт монда? Әллә фатирга сый­мый баш­ла­ды­гыз­мы инде? Синең ниш­лә­вең бу? – дип Оксанасына бе­рен­че мәртәбә җикеренеп алды. Тегесе аңардан да уз­дырып:
– Синең ач бетләреңне нигә мин көне-төне эшләп ту­­ен­­д­ы­р­ыр­га тиеш соң әле? Көне буе конвейерда бил бөгәм, ә алар, пен­сия­лә­рен кесәләренә салып, аш өстәле янын­нан тормыйлар...
Шул сүзләрне ишетүе булды, әтисенең йөзләре ага­рып китте, күзләрендә зәһәр ут иде. Ул эчендәге шул рән­җеш­лә­рен тышка сүз белән чыгарырга тырышты:
– Эх, җир бит, яхшылыкның кадерен бел­мә­гән иман­сыз бәндә! – дип Оксанага җикеренде. Аннан Шәүкәтенә усал ка­раш ташлап: – Бу кадәр дә уҗым бозавы бу­лыр­сың, ха­ты­ның­ның табан астын яларсың, үз ата-анаңны рән­җе­тер­сең дип үстермәгән идем мин сине. Сүзеңә ыша­нып, өйсез, ни­гез­сез калдым. Сат машинаңны, ал авыл­­дан иске булса да бер өй. Кайтар мине туган авы-лы-ма!..
Соңгы сүзләрен ул әнә шулай суза-суза, бик авырлык бе­лән генә әйтте. Тагын бер кат: «Кайтар ми-не авы-лы-ма!» – диде дә йодрыкланган учын җәеп башта күкрәген кысты, аннан «Әй Аллам» дип кенә өстәде Һәм бөтен гәү­дә­се белән идән­гә, Шәүкәтнең нәкъ аяк очларына суы­ры­лып төште. Йөзе ап-ак кәгазь төсле иде, авызында кү­бек­ләр күренде, үзе гы­рыл­дый башлады.
Шәүкәт тиз генә телефонга ябышты. Ашы­гыч ярдәмгә шал­ты­рат­ты. Табиблар, Хо­дай­ның рәхмәте, бик тиз ки­леп җит­­т­е­ләр. Тик өлгермәделәр генә. Алар ишек­­тән кер­гән­дә Ша­кир­җан карт соңгы су­лы­шын сулады. Аны үз бүл­мә­лә­ре­нә кү­тә­реп кереп караватка сузып салдылар. Күр­ше­дән укый белгән карчыкларны ча­кы­рып чык­ты­лар. Ашыгыч ярдәм табиблары: «Йөрәге шартлаган, бик каты инфаркт», – диделәр дә сумкаларын җыештырып, чы­гып киттеләр.
Карт кешене ярдырып-нитеп тор­ма­ды­лар, кирәкле кә­газь­ләр­не җыйдылар да иртәгесен иртүк авылга җир­ләр­гә алып киттеләр. Әтисенең «кайтар мине авыл­га» диюе фә­реш­тә­нең «Амин» дигән ча­гы­на туры килгәндер инде, үз аяк­ла­ры бе­лән түгел, җеназасы белән бер ел элек таш­лап кит­кән туган авылына кайтып төш­те карт. Авыл хал­кы­на хә­бә­ре алдан кил­гән иде, каберен казып куй­ган­нар, җе­на­за­сын әтисенең бертуган энесе өендә укы­дылар.
 
* * *
Оксана кайтмады. Атна буе кара кө­еп, сөйләшмичә йөр­­де. Ялгыз калган кар­чык та үз бүлмәсенә кереп эре­де. Ашау-эчү­дән калды. Иренең үле гәү­дә­се ят­кан ка­ра­ват­тан көннәр буе тормады, ела­ды да елады. Җы­ер­чык­лан­ган бит­лә­ре күз яшен­нән кип­мә­де. Янына кергән улы бе­лән дә сөй­­ләш­­мәс булды, чәй эчәргә чакырса да, чык­ма­ды. Авылдан кил­гән каз мамыклы түшәгеннән ба­шын кү­тәр­мә­де кар­чык. То­ра-ба­ра тәһарәт алырга, намаз укырга да куз­га­лал­мый баш­ла­ды. Тәмам исәрлән­де. Көннән-көн ябык­ты, коры сөяккә кал­­ды. Картының кырыгы якын­лаш­ты. Җеназа чыккан өй­дә Коръ­ән укытырга җыенучы да, тел­гә алучы да юк иде. Мар­җа­лы өй­дә улы теләсә дә, бер­ни эшли алмый, кыз­ла­ры Мө­зәя­нә, өйләрен саткач та, әл­лә инде үзе­нә өлеш чыкмагач, алар янына аяк та бас­мас булды. Соңгы килүендә: «Ояны улың белән ки­ле­нең туз­дыр­ды, акчасын да бик тиз җилгә очырдылар, сез­не дә алар ка­ра­сын», – дип өздереп әйтте. Әтисен җир­ләр­гә кайтуын кайтты, өчесен дә, җидесен дә авылда үт­кә­реш­те. Шуннан соң: «Әни, хәлләрең ничек?» – дип, кил­еп сораганы да юк кансызның. Кемгә охшап шун­дый бул­ган­дыр ул бала?! Әтиләре коры куллы булса да, ка­ты бә­гырь­ле кеше түгел иде, дулар-дулар да кайтып төшәр иде.
Иртәгә кырыгы дигән көнне Шәүкәт­нең ялы иде, ул әни­се кырына керде, ка­ра­ва­ты читенә килеп утырды.
– Әни, нигә бераз торып йөрмисең? Ашарга да чыкмый баш­ла­дың. Үлгән кеше артыннан китеп булмый бит ин­де, яшәр­гә кирәк.
– Яшисем дә, ашыйсым да килми, ба­лам. Апаң гына ни­гә­дер күренми, әллә аның янына барып кайтасыңмы, әни ча­кы­ра, диген. Аннан, улым, – ул мендәр ас­тын­да­гы кульяулыкка төреп куйган хәер акчаларын алды да улына сузды, – менә шул тәңкәләрне, мәчеткә барып, картларга хәер итеп өләш әле, иртәгә әтиеңнең кырыгы бит, ашын уз­ды­рып булмый инде, Ходай Тәгалә үзе кичерер, атаң­ның исе­мен атап укысыннар, дога кылсыннар. Бар, улым. – Кар­чык янә ястыгына башын куйды, нур сүнгән күз­лә­рен­дә кай­нар яшь бөртекләре күренде.
Әнисе бүлмәсеннән чыгу белән, Шәү­кәт апасы янына кит­те. Автобуска утырып барасы түгел, шул тирәдә ге­нә яши­ләр алар. Өйдә чагына туры килде. Җизнәсе үз йо­мыш­ла­ры белән чыгып киткән. Апасы Шәүкәткә ишек ач­кач та: «Әйдә, түргә уз! – дип авыз ачмады. – Нишләп йө­ри­сең таң тишеге белән?» – дип каршы алды.
– Әнинең хәле шәптән түгел, апа. Ир­тә­гә әтинең дә кы­ры­гы. Әллә берничә генә карчыкны чакырып, Коръән укы­тып алыйкмы, дип сугылган идем.
– Марҗа оялаган өч бүлмәле фатирыңда өч-дүрт кар­чык ча­кы­рып утырырлык та урын калмадымыни? Әти­нең җе­на­за­сын синең өйдән алып чыгып киттеләр бит. – Мө­зәя­нә, шу­лай ямьсез телләнә-телләнә, ишек катыннан уз­ма­ган эне­се каршысында басып торды.
Шәүкәт моңа каршы бер сүз әйтмәде. Авыр сулады да:
– Апа, әни бик бетереште бит. Әллә, мин әйтәм, бе­рәр айга булса да, үзеңә алып торасыңмы? Синең янда, бәл­ки, бе­раз тынычланыр, аягына басар...
Апасы аңа сүзен дә әйтеп бетерергә бирмәде.
– Әнә, әни артык кашыкка әйләнгән икән. Оксанаң өй туз­ды­рып алган чәшке ту­нын, үзең машинаңны са­ты­гыз да ма­­л­о­­се­мей­ка сатып алып бирегез. Марҗаң сый­дыр­ма­са, Чаллыда картлар йорты ачылган диләр, шунда илт. Минем ике бүлмәледә болай да биш кеше яшибез. Урын­да ят­кан кар­чык­ны ничек карыйм мин, өч бала туй­ды­ра­сым бар, кө­не-тө­не эштә без, – дип, Шәүкәткә бүтән авыз ачарга урын калдырмады. Шәүкәт бик рәнҗеп чыгып китте апасы өеннән.
 
* * *
Шул сөйләшүдән соң тагын ярты ел­лап вакыт узды. Әни­­се Сабира кар­чык уңай­лан­ма­ды да, шуннан артык би­­реш­­мә­де дә, исәр кеше сыман үз алдына сөй­лә­неп ка­ра­ва­ты өстендә бер утырды, бер ят­ты. Шәүкәтнең мәктәптә соң­гы класста уку­­­чы су буе озын булып үскән улы гы­на аңа сөтле чәй, кап­ка­лар­га ризыкны ка­ра­ваты янындагы урын­дык­ка кертеп куя тор­ган булды. Ара-тирә ул дәү әбисен янә­шә­дә­ге бәдрәфкә чак­лы җитәкләп ил­тә, алып кайта иде. Ок­са­на ул бүлмәгә ке­реп тә карамады. Шәүкәт әнисен дә жәл­лә­де, хатыныннан да уза ал­ма­ды, сүз дә ку­ерт­ма­ды, кул да күтәрмәде. Җитмәсә, Шәү­кәт­нең үз сәламәтлеге дә как­шап кит­те, күзләре начарланды. Конвейерда озак еллар эш­лә­гән ирләрнең шактые күз­лә­рен­нән шулай зар­лан­га­лый­лар иде. Бер чуаш егете – Шәүкәт бе­лән бер көн­не эшкә ур­наш­кан­нар иде – дөм су­кы­рай­ган­чы дип, конвейердан эштән үк кит­те. Сынаучы шоферлар, ма­ши­на­лар­ны кон­вейер­дан тө­шер­гәч тә, кабызган килеш эш­лә­теп-көйләп көнозын эш­ли­ләр. Чык­кан зарарлы газны суыртып кына бетерә ал­мый­лар. Күзләргә бик тә зыянлы икән ул.
Конвейерда эш авыр булса да, акчасы башка цех­лар­да­гы­дан төшемлерәк иде. Шәүкәт пенсиягә чаклы шун­да тар­та­сы иде дип эшләде дә эшләде. Күзләре ге­нә рәт­лән­мә­де, ки­ре­сен­чә, көннән-көн на­чар­рак күрә башлады. Күз та­би­бы­на да бар­ды, уколлар да ясаткалады, дарулар да сал­дыр­ды. Фай­да­сын гына күрмәде. Шо­фер­лар өчен ел са­ен узар­га тиешле ме­ди­ци­на тикшерүләрен үтәргә бар­ган иде, күз та­би­бын­нан үтә алмады. Уң күзе стенадагы хә­реф­ләр­нең шакмак кадәр итеп язылган иң өстәге юлын да укый ал­ма­ды, сул күзе бе­лән дә дүртенче юлга гына төште.
– Сезгә машинага утырырга ярамый, ярым сукырсыз, – ди­де­ләр аңа кырт кис­те­реп, комиссия үтә торган кә­га­зе­нә дә шу­ны язып чыгардылар.
Шул кәгазьне кайтарып тоттырган иде, аны сынаучы-шо­фер­лык­тан төшерделәр, конвейерда кара эшкә кү­чер­де­ләр. Кай­да җыештырып, кайда кирәк-яракны та­шып йөрүче бул­ды. Акчасы да ачтан үлмәслек кенә. Мо­ны­сы­на гына тү­зәр иде, Оксанасы тәмам азынды.
– Анаң – түшәктә, үзең – күзле бүкән. Мин сезне эш­ләп аша­та да, бүтән карый да алмыйм. Җитте, күп түз­дем, әни­ең­не нигә картлар йортына  илтмисең, апаң шун­дый киңәш бирде бит сиңа. Аңа кирәкмәгәч, ми­ңа гы­на ки­рәк­ме ул? Кем карый аны монда? Ә анда тәр­бия­че­ләр бар...
Ул шунда беренче мәртәбә хатынына кул күтәрде, лә­кин сукмады: «Юха елан!» – дип бер бакырды да ки­зән­гән кулы са­лын­ды, йодрыкланган йодрыгы ачылды. Кү­зен­дә яшь тамчылары иде аның.
Шуннан соң эшендә дә, өйдә дә кеше белән сөй­ләш­мәс, аралашмас бер җан бу­лып калды. Үз уйлары белән эче­нә бик­лән­де. Уйларының чиге юк иде. Көнен дә, тө­нен дә әни­се­нең язмышы җанын тыр­на­ды. «Нигә куз­гат­тым мин алар­ны», – дип үз-үзен еш битәрләде. Ниһаять, ул үзе дә апасы, хатыны киңәшләрендә хаклык бармы әл­лә дип икеләнә башлады. «Бәлки, алсалар, әнигә ан­да уңайрак булыр, тәр­бия күрер, кем белә, терелеп тә ки­тәр». Шул уйлары аны картлар йорты ишеген ач­тыр­ды. Шәүкәтне бусагадан ук ачык йөз белән каршы ал­ды­лар. «Ни гозер?» – дип сорагач, бе­леш­кәч, аны мө­дир янына озатып куйдылар. Мөдир ди­гән­нә­ре бик тә мө­ла­ем татар хатыны булып чыкты. Ба­рын да сорашты. «Ике бала үстереп, анагыз берегезгә дә ки­рәк­мәс кар­чык­ка әйләндеме, – дип кырыс кына тиргәп тә ал­ды. Соң­рак, бераз йомшара төште. – Менә шул белешмә-кү­чер­мә­ләр­не ба­ры­сын да җыеп китерегез, аннан соң ки­ңә­шер­без, уй­ла­шыр­быз һәм бәлки хәл итәр­без», – дип аны озатып калды.
 
* * *
...Әнисен картлар йортына китереп таш­ла­ган­нан соң ун ел вакыт узган да кит­кән. Шул ун елның һәр елы ди­мим, һәр көне җан газабы белән үтте. Вакыт-ва­кыт Шәү­кәт, әллә әти каргышы, әнкәйнең рән­җеш­лә­ре төштеме икән, дип тә уйлап ал­ды. Бәла дигәнең аяк астында гы­на йө­ри, диләр бит. Шулай икән шул. Бердәнбер ул­ла­рын өй­лән­де­реп, баш­лы-күзле итәргә өлгермәделәр, Шәүкәткә күз­лә­ре бе­лән груп­па биреп, инвалидлыкка чыгардылар. Бү­тән эш­ләр­гә яра­мый, диделәр дә пен­сия­гә озаттылар. Иллене дә ту­тыр­мас бо­рын гарип булып куйды.
Күзләре әкренләп сукырайды Шәү­кәтнең. Йөрер юлын күргән чагында ул әни­се янына, ара-тирә булса да, бар­г­а­лап тор­ды. Күчтәнәчләр белән сөендерә ал­ма­са да ли­мон, кәнфитен әз-әзләп кесәсенә салып килә иде. Ин­де ме­нә су­кыр гарипкә калгач, кул таягына ышанып юл чык­мас бул­ды. Әнисенә барыр сукмагы бөтенләй су­ынды.
Өйгә килен дә төшкәч, бер елдан ба­ла­ла­ры да тугач, су­кыр Шәүкәт өйдә ата кеше түгел иде инде, ул артык ка­шык­ка әй­лән­де. Телевизор карый алмагач, зал ягы­на кер­гә­не дә юк. Әнисе яткан ка­ра­ват­ка күченде ул. Шун­да ра­дио куеп, көн­нәр буе тыңлады да тыңлады. Урам­га да чык­мас бул­ды, чөнки таяк белән өй эчен­дә дә чак-чак кына бә­рел­ми­чә йө­ри әле ул. Сукырлыктан да авыр га­зап юк икән дөнья­да. Шәүкәт моны бик авыр ки­чер­де. Өйдә дә сөй­лә­шер-ки­ңә­шер ке­ше­се калмады. Ок­са­на­сы­на ул чи­бәр, та­за, акча эшләгән чагында гына ки­рәк бул­ган лабаса.Соң булса да, шуны аңлады. Ха­ты­ны аның белән бер урынга ятмый да баш­ла­ды. Олы йо­кы бүл­мә­се яшь­ләр­гә кал­ды. Оксана зал­да диванга урын җә­еп, үзе генә йоклый. Беркөн эш­тән ях­шы гына са­лып та кайт­кан иде. Шәүкәт бүлмәсенә кер­гән иде, исе аң­кып бо­рын­га бәрде. «Во­ло­дя­ның туган кө­нен үт­кәр­дек, шун­да ку­нак булдым», – ди­де. Володя дигәне үзе бе­лән бер­гә За­­п­о­роҗье­дан заводка эш­кә килгән, әле дә кон­ве­йер­да җыю­чы булып эшләүче хо­хол ире иде ул. Шәү­кәт баштарак аңар­дан көнләшеп тә йөр­де, чөн­ки ул биш ел­­да гы­на да ике ха­тын аерырга өлгергән аз­­гын ир за­ты бу­лып чык­ты. Шулай да Шәү­кәт, ба­ла­лы ха­тын­га күз салмас ин­­де, дип ты­ныч­лан­дыр­ды күңелен. Ул ди­гән­чә бу­лып чык­ма­ган икән шул. Әле Шәү­кәт сау-сә­ла­мәт чагында ук ис­нә­шеп йөр­­гән­­нәр, ка­ба­хәт­ләр. Ул су­кы­рай­гач, бөтенләй азын­­ган­­нар. Ко­ты­рын­ган атны тыю­ла­ры җи­ңел булмаган ке­бек, бер азгынлыкка би­рел­гән хатын-кызны да тәртә ара­сы­на кер­тү­лә­ре җиңел түгел икән ул.
Оксананың кунып-кунып калган төн­нә­ре дә күбәйде. Шәү­кәт дәшмәде. Пенсиягә чыгуына биш-алты ел ча­ма­сы уз­ган­дыр, Оксана Шәүкәткә бирелгән ордерны улы исе­ме­нә күчерде. Ул моңа да карышмады. Барыбер алар­га каласы мөл­кәт бит дип ри­за­лы­гын бирде. Шуннан соң озак та үт­мә­­де, Ок­са­на, Шәүкәтнең үзен дә ташлап, әле­ге хохолына ияр­де дә туган якларына шылды.
«Прощай, Шаукатик, с калекой не хочу жить», – диде дә бергә яшәгән утыз елга якын гомер ишеген шап ит­те­реп ябып чыгып китте.
* * *
Оксанасы да ташлагач, бер шатлыгы, бер якты өмете кал­­м­а­ды. Аның өчен тор­мыш кояшы сүнде, яктыртмады да, җы­лыт­ма­ды да. Ашадыңмы, эчтеңме, диюче дә юк иде бу өйдә. Үзе кухняга барып, кар­ма­ла­на-кармалана шыр­пы та­бып газын ка­бы­за һәм чәй кайната, суыткычта ризык тап­са, шуны алып тамак ялгый. Улы дәү әнисен карт­лар йор­ты­на илтеп кайткан көн­нән бирле әтисенә рәт­ле-юнь­ле сүз кат­­к­а­ны юк. Ата белән улның аралары шу­лай суынды. Кү­рә­сең, яшь йөрәк тор­мыш­ның мондый кы­рыс­лы­гын, каты бә­гырь­ле­лек­не кичерә алмады. Шәү­кәт үзара мө­нә­сә­бәт­ләр­не йомшартырга ниятләп, улына әледән-әле эндәшеп карады. Сүзгә сүзләре ялганмады.
Бер кичне ул телевизор карап утырган улы янына үзе чык­­ты. Янына килеп утырды.
– Улым, – дип, аны ирләрчә бер кулы белән җилкәсен­нән кагып та алды, – болай яшәп булмый бит инде. Мин си­ңа әти кеше. Бөтенләй кирәгем калмадымыни?
– Кем сиңа мешать итә соң? Яшә. Не хочешь, әнә дәү ән­кәй янына, картлар йортына бар. Анда воспитатель­ләр ка­рар­лар, – дип улы урысчасын, татарчасын бергә ук­маш­ты­рып, коры гына үз атасын битәрләп алды.
Бу сүзләрне ишетәсе килмәгән иде Шәү­кәт­нең. Ул улын­нан җылырак сүзләр көт­кән иде. Шулчак аның хә­те­рен­дә кай­чан­дыр, кемнәндер ишеткән бер риваять яңар­­ды. Каф­тау артында булган диләр бу хәлне. Бик авыр тор­мыш­та яшәгән бер ир картаеп хәлсезләнгән атасын, ар­­тык кашык булганга, капчыкка сала да, кеч­ке­нә улын да ияр­теп, тауга күтәреп алып китә. Тауга күтәреләләр, карт­ны бер ял­гы­зын калдырып кайтыр юлга чы­га­лар. Шун­да улы кире борыла. «Кая ба­ра­сың, улым?» – дип со­рый атасы. «Әти, син ташлап калдырган капчыкны алыр­га ба­рам, син картайгач кирәге чыгар», – ди. Улы­ның шул сүзләре әлеге таш йөрәкне эре­тә, ул кайтыр юлын­нан борылып, карт әти­сен өенә кире алып кайта. Шәү­кәт­кә дә шун­дый язмыш килдемени?
Бер түбә астында яшәсәләр дә, шул сөй­лә­шү­дән соң улы белән ярты ел чамасы күзгә-күз очрашмадылар. Улы өй­дә чак­та түр якка ул чыкмады, тегесе аның ише­ген ачып та ка­ра­ма­ды. Барысына да нокта куяр көн ал­да­рак көткән икән. Кыямәт көненә тиң булды ул. Улы ха­рак­те­ры бе­лән ана­­сы­­на охшаган. Шәүкәт сыман уҗым бо­за­вы, ке­ше шәү­­л­ә­се бу­лып үсмәде. Ни уйласа, шуны тормышка ашыра тор­ды. Теге кичне дә ул әлеге сүзләрне әтисенә, уй­ла­мый­ча гына, уйнап кына әйткәндер дип, юанды Шәү­кәт. Баксаң, бик уйлап әйткән булып чык­ты. Әйтеп ке­нә кал­ма­ды, шул ярты ел эчендә собесына да барган, та­биб­лар кы­ры­на да кергән. Бер кочак документлар җы­еп, картлар йортына ба­рып сөйләшергә дә өлгергән һәм ри­за­лык­ла­рын да алган. Шун­нан соң гына әтисе бу­са­га­сын атлап керде улы һәм Шәүкәт яткан карават чи­те­нә утырды.
– Папуля, – диде гадәтенчә, улы аңа мәктәптә укый баш­ла­ган беренче елын­нан ук «әтием» диюен онытып, әнә шу­­лай эндәшә-эндәшә үсте, – син безнең раз­го­вор­ны оныт­ма­дың­мы, картлар йорты турында дим. Уйладым-уй­ла­дым да, сиңа анда әйбәтрәк булыр дим дәү әнкәй янын­да. Монда без карый алмыйбыз, работаем бит. Су­кыр ке­ше­гә глаз да глаз кирәк. Давай, җыен, папуля, до­ку­мент­лар әзер. Иртәгә мин сине шунда илтәм, машинам белән.
Улы төчеләнмәде дә, акланып та ма­таш­ма­ды, «ба­ра­сың­мы» дип тә сорама­ды, та­­гын бер мәртәбә «җыен» диде дә, ни­­чек җә­һәт кергән булса, шулай чыгып та китте.
Шәүкәтне картлар йорты ишеге төбенә үк килеп тук­та­ган машинадан төшергәндә, әнисе Сабира карчык тәрәзә кы­рын­да утыр­ган икән. Шәүкәтен алып киләсен бе­леп тү­гел, көн дә күнегелгән гадәте бе­лән урамны күзәткән, үз уй­ла­ры­на чу­мып утырган мәле иде карчыкның. Ма­ши­на­дан төш­кән, таякка таянган ирне күр­гәч тә кулларын күз өс­те­нә куеп, че­­к­е­рә­еп-чекерәеп аны күзәтте. Нин­ди­дер та­ныш чалымнар күрде ул бу ирдә. Аяк ат­лау­ла­ры та­ныш шикелле тоелды. Машинадан төшергәндә күзенә ки­гән кара күзлеген, яңа яуган кар кунган сыман ап-ак чәч­ле башын күреп калды. Ишек төбендә үк үскән ка­ен ябал­даш­лары аның йөзен кап­ла­ды. Төс-битен абай­ла­мый­ча калды.
Менә аны яшьрәк ир заты җитәкләп ишектән эчкә алып кереп китте. «Тагын бер мескенне ялгызаклар йор­ты­на ки­­т­е­­реп ташладылар, улыдыр әле аның да, бәхет­сез бәндә», – дип уфтанды да, үзе читен кү­тәр­гән тәрәзә пәр­дә­сен тө­зәт­кә­ләп, ка­­ра­­в­а­­ты­­на таба хәлсез аяклары бе­лән тер­­кел­­дә­­­де. Башлары әйләнеп китте. Көч-хәл бе­лән йом­шак ята­гы­на ятты. «Үләм ахырысы, авызыма су та­мы­зу­чы, ри­­за-бә­хил­ле­гем­не сораучы да булмас ми­кән­ни?» – дип күз­ләрен йомды.
Төшке ашка килмәгәч, чирләп тора иде, урынга ук ят­ты микән, дигән уй белән тәрбияче хатын карчык бүл­мә­се ише­ген ачты. Ул кергәндә Сабира карчык җан бир­­гән, гәүдәсе әле суы­ныр­га өлгермәгән иде. Шул көн­не үк мәчет аркылы кар­чык­лар чакыртып юдылар, кә­фен­лә­де­ләр Һәм мә­чет карт­ла­ры җеназасын татар зиратына алып киттеләр.
 
* * *
Шәүкәтне өске каттагы бүлмәгә генә ур­наш­тыр­са­лар да, бу хәлләрнең берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Улы ку­лын­нан язуларын, документларын алып ниләрдер со­раш­тыр­ды­лар, кәгазьгә ниләрдер сыр­ла­ды­лар, шуларга Шәү­кәт­нең үзеннән кул да куйдырдылар, шуннан соң гы­на тә­­р­ә­­зә­се белән ишегалдына карап торган бер бүлмәгә җи­тәк­ләп алып керделәр һәм: «Менә бу синең бүлмәң бу­лыр», – дип, берьялгызын калдырып чыктылар. Болар бө­те­не­се дә төштәге сыман гына иде. Шәү­кәт, кайларга ки­­леп эләк­тем мин, дигәндәй, бик озак исәр кеше сы­ман утыр­ды. Төшке ашка чакыра кергәннәр иде, бар­ма­ды. Ашыйсым килми, диде. Барса да, тамагыннан ри­зык үтмәс иде аның, төер булып утырыр иде.  Кичкә ка­дәр бүл­­м­ә­се ишегенең тоткасына орынмады. Бер утыр­ды, бер ятты. Кичке ашка баргач, акы­­лы­­на яңа килгән, югал­ган хә­те­рен тап­кан ке­ше сыман, кылт итеп әнисен исе­­нә тө­шер­де. Ул да ашханәдә юк микән дип, янә­шә­сен­дә­ге карчыклардан исемен әй­­теп сораштырды. Шунда берсе:
– Сез кем буласыз соң аңа? – дип со­рады.
Шәүкәтнең «улы» дияргә теле әй­лән­мә­де. Дәшмәде. Аны ашханәгә алып килү­че тәрбияче хатын бу кыска сөй­ләшү­нең шаЯиты булган булса кирәк, чыгу белән:
– Шулай да ул карчык кем иде сезгә? – дип со­рады.
– Минем әнием. Ул монда юк­мы­ни? – диде Шәүкәт.
Тәрбияче ханым авыр сулады. Бүлмәгә кергәч тә, Шәү­­кәт караватына барып утыр­ган­чы җавап бирмәде. Шун­нан соң гына:
– Әниеңне бүген мәңгелек йортка озат­тык. Өйлә на­­ма­­з­ы­на чаклы картлар аны җирләп кайттылар. Бик әй­бәт ак әбиебез иде, урыны җәннәттә булсын, – дип до­га кылды.
Ул тагын нәрсәләрдер сөйләде, тик Шәүкәт кенә  аның бер сүзен дә ишетмәде, ишеткәнен дә аңламас халәттә иде. Төне буе керфек тә какмады. Иртәгесен аның янына мө­дир ха­ным үзе керде. Бик озак сөйләшеп утырдылар. Ба­ры­сын да төп­че­нә-төпченә сорашты ул. Шәүкәтне дә битәрләмәде, аның үз улына да тел-теш озайтмады. «За­ма­на­сы имансыз шул», – дип кенә түгәрәкләде сөй­лә­шү­не. Ан­нан, китәргә дип урындыктан торгач:
– Әйдә, әниең яшәгән бүлмәне күр­сә­тәм. Берүзе ге­нә иде ул. Бик тә тыныч карчык булды, мәрхүмә.
Шулай сөйли-сөйли, Шәүкәтне ба­ла­лар­ча кулыннан тотып беренче катка алып төш­те, җыйнак кына бер бүл­мә­гә алып керде.
– Менә бу әниеңнең ун ел буе яшәгән бүлмәсе инде. Аны озатканнан соң бер әйберенә дә тимәдек әле, – диде.
Шәүкәт әнисе берьялгызы чәй эчкән ап-ак эскәтерле өс­тәл­не, әнисе утырган артлы урындыкны, әнисе яткан йом­шак урынны, күзләре белән күрмәгәч, куллары белән кап­шап-капшап карады.
– Рәнҗемә, әнкәй, синең янга күзләрем сукырайгач ки­ләл­мә­дем шул, – дип үк­си-үк­си елап җибәрде. Мөдир аны, үз улын юаткандай, башыннан сыйпап, ты­ныч­лан­ды­рыр­га тырышты.
– Шәүкәт абый, күчәсезме бу бүлмәгә, әлегә ул буш. Бу әй­бер­ләр­нең барысын да әниегез төсе итеп сак­ларсыз...
Бераз тынычлану белән Шәүкәт әнисе бүлмәсенә кү­чен­де. Күченде дигәч тә, аның җәйге-кышкы кием-са­лым­на­ры, сөлге-күлмәкләре салынган бер чемоданы, бер сумкасы иде инде...
Менә бүген әнисенең җидесе. Ул карт­лар йортындагы гый­ба­дәт­ха­нә­гә на­маз укырга кергән берничә ятимә кар­­чык­­ка хә­ер өләшеп чыкты. Шушы изге га­мә­лен­нән соң бүлмәсенә кай­тып бераз тәрәзә катында утырды да ка­ра­ва­ты­на ятып бө­тен гомерен әнә шулай күңел пәр­дә­сен­дә яңартты. Авыр уйларына нокта куеп: «Әйе, мин Шәүкәт тү­гел, мин – Шәү­лә!» – дип, кабат җан ачысы белән кыч­кы­рып әйтте. Шул­чак күкрәк турысында бик каты чән­­чү тойды, авыртуы ба­сыл­ма­ды, көчәя генә барды, ул уң кулы белән йөрәген кыс­ты һәм башы әйләнеп, үзен каядыр очып киткәндәй хис ит­те. Инде менә аның бер җире дә авыртмый башлады. Күз­лә­ре генә ачык, янә­шә­сен­дә аларны йомдырыр кешесе юк иде аның.
 

Нәсих ТАҖИЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар