Логотип «Мәйдан» журналы

«Саумы, тургай!..»

Апрель галәмәт сәер үтте бу елны...

Хәтерегезгә сеңеп калгандыр: ай башында атна буена диярлек һава салкын, җилле булып, вакыты-вакыты белән хәтта кар бураннары котырып, көн битенә карарлык түгел иде: үзе шыксыз-ямьсез, үзе юеш-пычрак. Гүя табигатьнең озак йоклап ятканнан соң уянып, куанычлы елмаюда балкып җанланып хәрәкәткә килүе түгел, гүя табигать җылы һәм ямьле көннәр белән саубуллашып, көйсез бала сыман елый-елый, сыкрый-сыкрый, кышка керергә, йокыга китәргә җыена кебек иде. Әйе, шулай иде...
Шуннан кинәт кенә кузгалды, китте... Сыек зәңгәр күк гөмбәзеннән сөекле алтын кояшыбыз бер заман эчкерсез ягымлылык белән и тотынды үзенең җанга тансык җылы нурларын сибәргә, и тотынды мул иттереп коярга... Кай арада автомашина түбәләрен күмәрлек кар көртләре шиңеп, тәбәнәкләнеп калды, кай арада үр сыртлары гына түгел, тигез аланнар һәм кырлар да ачыла башлады һәм сыкранып җылаган җил тавышы урынына гөрләвек-шарлавыкларның шаулы җыры колакларыбызга да, җаннарыбызга да рәхәт бирергә тотынды. Без, җан ияләре, аңгы-миңге хәлдән арынып, мәрхәмәтле күк җисеменә мең рәхмәтләр әйтә-әйтә чиксез бер рәхәткә оеп йөргән чакны, ни ишетим, безнең бөтен Алабуга буйлап шатлыклы хәбәр таралды:
– Кама кузгалган! Боз китә!..
Башта мин ышанмадым: булмастыр, дим, әле үткән якшәмбедә генә, дүрт-биш көн элек кенә, без Иске Кама бозында, дөньябызны онытып, бәртәсләр, кызылкүзләр, шыртлакалар тотып утырган идек ләбаса... Алдагы ял көнебезне дә, бер тамчы шөбһәләнмичә, шунда, боз өстендә уздырырга ниятләнеп куйган идек... Шулай да, җил исми яфрак селкенми, диләр, мин мәктәптән укудан кайтып кергән улыма:
– Әйдәле, тамагыңа тиз генә капкала да, әйләнеп кайтыйк әле Кама буйларын, – дидем.
Ашкынып барсак, чын икән...
Кама безнең Алабуга янында туры почмак ясап диярлек, дугайланып борылып китә. Без менә шул борылышның чамасыз биек һәм текә таулы ярында басып торабыз. Бүртеп киткән елга битеннән, бер-берләренә ышкылып һәм җиңелчә шаулаган тавышлар чыгарып, салмак бер хәрәкәттә боз килә, боз ага. Арада безнең ишегалды зурлыгындагылар, юк, хәтта стадион кадәрлеләре дә бар... Тыннарыбыз кысылды. Безнең янга килеп баскан берәү:
– Кичәгенәк бозваткыч узган иде, шул вакытыннан элек кузгатып җибәрде, – дип аңлатырга тиеш тапты.
Вакытыннан элек?.. Белмим. Әнә бит аръяктагы киң болын-тугайлар кар суларына туенып, эре-эре күл һәм күлдәвекләргә бизәнеп ята, еракта уң кулда сырт буйлата сузылган Түбән Кама, сулда күгелҗем урман борыны артында Чаллы калаларының ак йортлары язның җылы һәм сыек рәшәсенә күмелгәннәр, ә безнең артта яшь нарат һәм каен урманчыгы, татлы дым бөркеп, иркен сулыш алып утыра. Анда, без баскан тау түбәсендәге посадкада, гаҗәеп хәл: агач араларында, аста йомшап-җебеп кар эреп ята, аннан түбәнгә таба җитез гөрләвекләр агып төшә, ә югарыда, яшел нарат һәм инде бөреләре бүртә башлаган каен ябалдашларында, төрле кошчыклар, куанычларыннан яман да чыр-чу кубарып, шашынып туй итә... Ул да түгел, безнең баш өстебездә генә канатларын берөзлексез җилпи-җилпи котырынып тургай сайрый, ә алдыбызда былтырның кипкән соргылт үлән араларыңда, бер күтәрелеп, бер кунып, җан бабасы – тимгел-тимгел канатлы күбәләк бөтерелә. Кояш елмаеп җылы тау битендә уянып терелергә дә өлгергән, рәхмәт яугыры...
– Юк, бик вакытында кузгатканнар бозны, – дим мин әлеге кешегә.
Озак, бик озак басып тордык без Кама ярында чиксез хозурлыкка сокланып...
 
Өч-дүрт көннән Кама боздан тәмам арынып, чистарып калды.
Инде, югарыда Воткинск ГЭСы тоткарламаса, елга ярларыннан ташып, болын-тугайларга су җәелергә тиешле иде, инде яр буйларында сумалаланып яки төрле буяуларга буялып елык-елык иткән көймә хуҗалары мәш килергә ке­решкән, инде вак балыкчылар булыр-булмас коралларын ташлап, су читләрендә лач-лоч балчык изүләрен ташлаган, инде эрерәк браконьерлар шәп ау вакытын йоклап калмас өчен, яшерен-пошырын гына куркыныч юлларга чыгарга җыена башлаган, ә балык сакчылары, аларның якаларыннан эләктереп яктыга чыгару өчен, хәзерлек чаралары күрергә тотынган иде. Андый нәрсәләргә гамьсезрәк караган безнең ише халык исә, инде пароходы да килер, трамвайлар да йөри башлар, бөтен Кама буйларын яңгыраткан гудок тавышларын менә-менә ишетербез, дип зарыгып көтә иде...
Һәм менә шул мәлне көннәр бозылып, янәдән салкыннарга, җилгә китмәсенме! Акылы җиңеләйде, ахры, кемнәндер, ни өчендер үч алырга тотынган шикелле, табигать тәмам ярсынып, әллә нишли башлады: исәдер салкын җил, явадыр җепшек кар, кай араларда котырып аладыр шыксыз буран... Беравык һава тынычланып, көн аязып киткәндәй тоелса да, мәкерле алдау гына булып чыга. Төннәрен салкынлык унике-унбиш градусларга җитте. Әле кичә генә диярлек күлмәкчән, яланбаш йөргән яшь-җилбәзәкнең иңбашларына янәдән пальтолар эленде, башларына бүректер, эшләпәдер кунды... Ярларыннан ташып чыгарга тиешле Камабыз, ни артмыйча, ни кимемичә соргылт бер төсләрдә шадраланып, талгын гына ага бирде. Аның өстендә сирәк-мирәк күренгәләгән үзйөрешле баржаларның гудоклары да нигәдер колакка ягымлы булып, рәхәт булып тоелмый иде.
Эчпошыргыч ямьсезлек, күңелсезлек...
Бер кичне, шулай, тышта улаган җилне тыңлап утырганда, Казан радиосы һава хәлләрен тапшырыр алдыннан, җан тетрәрлек бер хәбәр әйтеп куймасынмы! Нәрсә ди? «Бу суыкларда меңләгән тургай, тукран, сарытүш, кызылтүш, песнәкләрнең һәлак булуын теләмәсәк, аларга ярдәмгә ашыгыйк, туендырыйк, җаннарын саклап калыйк, дуслар!» – ди. Моны ул укучы-пионерларга да, өлкән яшьтәгеләргә дә, шәхсән колхоз председательләренә атап-төбәп әйтте... Димәк, хәйран-вәйрандыр хәлләр... Күз алдымнан Кама буе, аның матур урманчылыгында шашынып туйлап яткан кошлар өере, зәңгәр һавага зеңгел-зеңгел сайрап менгән тургайлар үтте... Уфтанып, сыкранып куйдым... Мө­гаен, улым да шундый ук халәт кичергәндер, ул, укып утырган китабын ябып, үтә җитди карашын миңа төбәде дә:
– Ишеттеңме, әти? Хәзер соң булыр, инде караңгы, әллә иртүк торып китәбезме? – диде, коңгырт күзләрен мелт-мелт йомгалап.
– Әйе, улым, таң тишегеннән үк торсак, син мәктәбеңә, ә мин үз эшемә өлгерәбез әле... Мондый чакта йоклап яту ярамас, – дидем мин.
Әнисе өйдә юк иде, без икәүләшеп хәстәрен күрергә дә тотындык: ипекәйнең агы-карасыдыр, ярманың тарысы, солысы, бодаедыр кирәк...
Без шулай кухняда ыгы-зыгы килгән чагында, безгә күршебез Хәдичә әби керде. Ул, әлбәттә, соңгы хәбәрләрне тыңламаган: әби Гөлсем Сөләйманова, Илһам Шакировлар җырлаганда гына радиосы янына килеп моңаеп утыра. Без аңа хәлне аңлатып бирдек.
– Сыерчык бураннары да булыр әле дип әйтмәдемме мин сезгә? Әприл бер җенләнмичә калмый ул, – диде Хәдичә әби бик белдекле кыяфәттә һәм уфтанып куйды: – Шулай ук кошлар сайравыннан мәхрүм калырбыз микәнни бу елны?
– Калмабыз! – диде улым. – Дөньяда бер без генә түгел лә... Менә сезнең Галия дә барсын.
Әби аңа җавап бирмәде, ни йомыш белән керүен аңлатырга тотынды. Тик чыгып киткән чагында гына:
– Болай үзе бик тә саваплы эш инде, кошларны туендыру дим. Алай да көтеп карыйк инде, хода язганы булыр, язмаганы булмас, – диде.
Шулай итеп, бездән баш даруы алып, аның урынына алмашка каныбызга тоз салып, чыгып китте әбекәй. Улым аңа җавап бирергә өлгермичә калды, ул солы ярмасын тәмләп караган килеш:
– Безгә савап кирәкмени, анысы әбинең үзенә булсын. Безгә тургайлар, тукраннар исән калсын, – диде.
Карчык кешегә алай үпкәләп тә булмый инде, аның үз сиксәне сиксән... Хәер, карт-коры гына түгел, яшьрәкләр арасында да: «Язганын күрербез, язмаганын – юк», дигән фәлсәфә белән яшәүчеләр азмыни әле дөньяда? Жәл...
Икенче көнне иртүк торып киттек. Кама ярындагы яшь наратлар һәм каеннар арасына ачыграк төшләргә дә, аулаграк, җил тимәстәй, җирләргә дә әзерләнгән җимебезне сибеп кайтты. Агач ябалдашларында күзебезгә ник бер кошчык чалынсын... Тик кайткан чагында галәмәт бер күренешкә хәйран булып тордык: өйләр өстендә җилле-карлы һавада бертөрле дуамаллык белән чәүкә һәм сыерчык өерләре бетерелә-уйный иде. Боларына суык ни, җил ни, кар ни... Тикмәгә генә «сыерчык бураннары» димәгәннәрдер шул...
Кичен тагын бардык. Икенче, өченче көннәрдә тагын... Атна буе, көннәр җылыта башлаганчы йөрдек без. Барган саен куанычыбыз эчебезгә сыймый: сипкән җимебезне бөртегенә кадәр ашап бетереп баралар бит, рәхмәт яугырлары!
Тик кошчыклар үзләре генә күренмиләр. Хәер, безнең аларны карап, сагалап торырга вакытыбыз да булмый.
Бер баруыбызда Кама ягыннан – урманнан кайтып килүче бер төркем укучыларны очраттык. Алар да шул ук эш белән йөриләр икән. Шатлыгыбыздан хәтта аяк астындагы җирне тоймас булдык. Шуның икенче көнендә үк ахрысы, улым, нарат урманлыгына тар сукмак белән кереп баручы берничә кызны күреп:
– Әти дим, карале, безнең Галия дә шунда! – дип аваз салды.
Монысы инде нур өстенә нур... Кызының кызы Галияне Хәдичә әби, савабы күп булыр дип, котыртып-иләсләндереп чыгарып җибәргәнме, әллә пионер кызы үз белдеге белән, үз теләге белән иптәшләренә ияргәнме – сораштырмадык...
Яз үзенекен итте. һава әкренләп җылынуга таба борылды, һәм безнең Кама урманчыгына көндәлек сәфәребез тукталды.
Гаҗәеп матур, гаҗәеп аяз бер көнне әлеге текә, биек ярыбызга барып бастык. Күктә май кояшы балкый, һава тып-тын, җылы. Тау битләрендә инде яшел чирәм борын төртә башлаган, елга өстендә, күзгә һәм күңелгә ямь биреп, теплоходлар, баржалар узыша. Артыбызда, яшь нарат һәм каен урманчыгында, сайрар кошларның, элеккедән дә шәбрәк яңгырап, сабантуйлары гөрли...
Менә безнең каршыбызда, яр текәлегендә, киң кыя өстендә утырган карт наратның корыган ботагына әллә каян гына очып килеп бер тукран кунды. Як-ягына каранып алды, аннары озын томшыгын кайрагандай иттереп ботакка ышкыштырды да, очлымы-ярарлыкмы томшыгым дигән шикелле генә, агач кәүсәсен бер-ике мәртәбә чокып куйды... Шул чакны улым:
– Безнең җимне ашап исән калгандыр әле ул, иеме? – диде.
– Әйе, шулайдыр, – дип килештем мин.
Ул да түгел, каяндыр безнең аяк астыннан гына атылып чыгып, баш өстебездәге зәңгәр һава тирәнлегенә зеңгел-зеңгел тургай күтәрелә башлады. Без түзмәдек, кулларыбызны югарыда, һавада селкеп, икебез бердән:
– Саумы, тургай! Саумысез, кошлар! – дип кычкырып җибәрдек.

1967 ел, Алабуга.

 

Эдуард КАСЫЙМОВ

 

 

Фото: elabuga-rt.ru

 

Комментарийлар