Логотип «Мәйдан» журналы

Сә­ер хат

По­весть.

– Әй! Кая югал­дың та­гын, ә?!
Фәр­хәт­нең бер ая­гы кой­ма­ның икен­че ягы­на чы­гып җит­кән иде ин­де, икен­че­се бу як­та асы­лы­нып кал­ды – ар­тын­нан әни­се­нең та­вы­шы ку­ып җит­те. Ул күрмә­сен дип, бак­ча ар­тын­нан гы­на эл­дерт­мәк­че иде дә, бул­ма­ды.
– Ул бә­рәң­ге­не кем алыр­га ти­еш дип уй­лый­сың син?
Ма­лай ла­пыл­дап җир­гә ба­рып төш­те. Бә­рәң­ге, бә­рәң­ге... Көн бет­мә­гән, алы­ныр иде әле. Ни­яз шал­ты­рат­ты бит, яңа квад­ро­цик­лын­да йө­реп ка­рар­га ча­кы­ра! Ни­яз­га рә­хәт аңа, бак­ча­ла­ры­на үлән ге­нә чә­чә­ләр, бә­рәң­ге­не Фәр­хәт­ләр­дән са­тып алып ашый­лар. «Ник без дә шу­лай гы­на эш­лә­ми­без соң?» – дип сораган иде бер көн­не, әти­се аның баш тү­бә­сен чә­пел­дә­теп ал­ды, җа­вап би­реп тор­ма­ды.
Фәр­хәт ка­зый, әни­се чүп­ли. Көн ко­яш­лы, рә­хәт. Бә­рәң­ге тау бу­лып өел­де ин­де. Ул өем өс­те­нә җи­меш бак­ча­сы ягын­нан очып кил­гән са­ры­лы-кы­зыл­лы яфрак­лар ки­леп сы­ры­ша.
– Әни, бу бу­раз­на­ны чык­кач, Ни­яз­лар­га ба­рып ки­лим ин­де?
– Бар. Күп кал­ма­ды, бу ял­лар­да бе­те­рер­гә ки­рәк түл­ке...
Соң­гы җөм­лә­не тың­лап тор­ма­ды ма­лай, кө­рә­ген җир­гә ка­да­ды да оч­ты.
Ни­яз ир­тән­ге аш бе­лән мәш­гуль иде. Ап-ак ик­мәк өс­те­нә мул итеп кай­мак як­кан, өс­те­нә бал сы­ла­ган. Ала­рын да күр­ше­дән са­тып ала­лар – сы­ер­ла­ры да, умар­та­ла­ры да юк алар­ның. Фәр­хәт­ләр­нең ге­нә аб­зар­ла­ры ту­лы мал-ту­ар, умар­та­ла­ры ур­ман эчен­дә үк, аны­сы­на әти­се­нең ма­ши­на­сын­да йө­ри­ләр. Юк ла, күп­се­нүе тү­гел, әти­се янын­да кай­на­шу үзе­нә дә ошый аның. Тик ме­нә Ни­яз кү­зе­нә кү­рен­сә, эчен нин­ди­дер корт ки­ме­рә баш­лый ма­лай­ның.
– Әй­дә, син дә! – дип, Ни­яз ип­тә­шен чәй­гә дәш­те. Юмарт­лык­ка юмарт үзе...
– Та­мак тук. Си­ңа да җи­тәр ин­де, си­ме­реп бе­тә­сең бит!
Фәр­хәт ал­дын-ар­тын уй­лап сөй­лә­шә бел­ми. Бел­мә­сә дә, дө­ре­сен әй­тә бит ул! Ни­яз­ның икен­че ия­ге үсә баш­ла­ган ин­де. Хә­рә­кәт­лә­ре дә авыр, аю ши­кел­ле.
Ни­яз­ның әти­се бе­лән әни­се утыз чак­рым ерак­лык­та­гы шә­һәр­гә йө­реп эш­ли. Авыл­да эш юк. Ир­тән чы­гып ки­тә­ләр, кич кай­та­лар. Ма­лай кө­не буе үз иркендә. Бү­ген дә Фәр­хәт­нең: «Яр­ты гы­на сә­гать­кә...» ди­гә­не­нә ап­ты­рап ка­ра­ды:
– Һе, урам­га өс­те­рәп чы­гар­га да җи­теш­ми­без икән...
«Яр­ты сә­гать» яр­ты көн­гә су­зыл­ды. Баш­та квад­ро­цикл­ның ар­ты­на гы­на уты­рып йөр­де Фәр­хәт, ан­на­ры Ни­яз аңа руль­не бир­де. Баш­та урам­нар­ны айкадылар, ан­на­ры авыл­дан чы­гып ук кит­те­ләр, ба­су юлы буй­лап ур­ман­га ка­дәр ба­рып җит­те­ләр. Арт­ла­рын­нан каз­лар каң­гыл­да­шып, эт­ләр өреп, сарыклар бәэл­дә­шеп, ри­за­сыз­лык­ла­рын бел­де­реп кал­ды.
Фәр­хәт­нең те­ле­фо­ны курт­ка ке­сә­сен­дә иде, аны-мо­ны уй­ла­мый­ча, курт­ка­сын кө­рәк са­бы­на элеп кит­те. Әни­се шал­ты­рат­кан-шал­ты­рат­кан да тук­та­ган. Мала­ен ачу­ла­нып кар­шы ал­ды:
– Бик кү­ре­шә­се­гез кил­сә, бә­рәң­ге алы­шыр­га дәш син аны...
Һе... чүп­ли ди си­ңа, бар!  Ай-һай... Аның ка­ра­вы, ма­те­ма­ти­ка бе­лән фи­зи­ка­дан ос­та Ни­яз. Өй эшен Фәр­хәт­кә дә бик рә­хәт­лә­неп кү­чер­тә. Укы­ту­чы­ла­ры, мәк­тәп ди­рек­то­ры Са­лих абый, мо­ны си­зә, ка­ты бә­рел­мә­сә дә, Фәр­хәт янын­нан: «Ай-һай, егет, им­ти­хан­на­рың­ны ни­чек би­рер­сең икән?» – дип ба­шын чайкап ки­тә.
Бы­ел би­ре­дә соң­гы ел­ла­рын укый алар – уз­ган ел мәк­тәп­не ту­гыз ел­лык­ка кал­дыр­ды­лар. Ба­ла­лар аз, кы­рык­ка ту­ла ми­кән... Бер көн­не әни­се өс­тәл янын­да шак­ка­тып сөй­ләп утыр­ды:
– Без­нең за­ман­да мәк­тәп шау-гөр ки­леп то­ра иде, өчәр па­рал­лель класс бул­ды, ике­шәр сме­на­га да сы­е­шып бет­мә­дек...
Ул мо­ны ата-ана­лар җы­е­лы­шын­нан кайт­кач әйт­те. Әти­се дә ял­гап кит­те:
– Са­лих яны­на кер­гән идем бер көн­не, исем кит­те. Тә­нә­фес ва­кы­ты, бер та­выш юк. «Кай­да ба­ла­ла­рың?» – дим. «И, Иль­яс, хә­зер бө­тен­ләй бү­тән за­ман бит», – ди. Бүл­мә са­ен алып ке­реп күр­сәт­те. Кай­сы кай­да чүм­кә­еш­кән дә те­ле­фон­на­ры­на ка­дал­ган. Һәр­кай­сы үз дөнь­я­сын­да. Ә без!..

 

...Утыз өч ел элек

– Бәр!..
– Нәр­сә ка­тып то­ра­сың, җи­тез­рәк сел­кен!
– Уп-па! Мо­ло­дец!
– Әй, ма­лай, хә­рәм­ләш­мә!
Мәк­тәп ише­гал­ды гөр ки­лә. Бә­ре­лә­ләр, су­гы­ла­лар, аты­ла­лар, ша­пыл­дап ба­рып тө­шә­ләр... Укы­ту­чы­лар да көз­ге ко­яш җы­лы­сын «э­ләк­те­реп» алыр­га тырыша – спорт мәй­дан­чы­гы рә­шәт­кә­се­нә сө­я­леп, ба­ла­лар­ны кү­зә­тә­ләр, ме­дер­дәп ке­нә сөй­лә­шә­ләр.
Кың­гы­рау чы­ңы уен­ны иң кыз­ган мә­лен­дә өз­де. Егер­ме ми­нут­лык тә­нә­фес миз­гел эчен­дә узып кит­те. Кә­еф­ләр кы­рыл­ды.
– Әй, си­гез­ләр! Дә­рес­тән соң кай­тып кит­мә­гез, уй­нап бе­те­рә­без!
Мо­ны­сы Иль­яс та­вы­шы. Ул шу­лай ко­ман­да би­рер­гә яра­та – ком­со­мол ко­ми­те­тын­да спорт сек­ци­я­сен җи­тәк­ли егет.
– Си­нең шул бу­лыр ин­де! – Аңа кар­шы ком­сорг Га­ми­лә чәч­рәп чык­ты. – Смотр кон­цер­ты­на әзер­лә­нә­се ба­рын оныт­тың мәл­лә?
– Кыз­лар бе­лән әзер­лә­нә то­ры­гыз... Ан­на­ры без, ке­реп, хор җыр­лап чы­гып ки­тәр­без!
Га­ми­лә аңа ачу­лы итеп ка­ра­ды: 
– Си­нең бе­лән сөй­лә­шеп тор­ган мин җү­ләр...
Дө­рес­тән дә шу­лай бул­ды. Кыз­лар тү­гә­рәк­лә­неп уты­рып гәп ку­ер­та­лар иде – ма­лай­лар бар та­выш­ла­ры­на кыч­кы­рып җыр­лап ки­леп кер­де:
– Без үтәл­мә­гән юк ка­ра ур­ман,
Без җи­ңәл­мә­гән дош­ман ту­ма­ган!..
Кит­те чыр-чу, кит­те үр­тә­шү... Ип­тәш­лә­рен ты­ныч­лан­ды­рыр­га Га­ми­лә­нең ге­нә кө­че җит­мә­де, сый­ныф җи­тәк­че­сен дә­шеп керт­те.
Смотр кон­цер­тын­да ба­ры­бер бе­рен­че­лек­не ала ал­ма­ды си­ге­зен­че­ләр. Аның ка­ра­вы, ра­йон­да­гы во­лей­бол яры­шын­да баш­ка мәк­тәп­не­ке­ләр­не ту­лы­сын­ча тар-мар итеп кайт­ты­лар. Иль­яс­ның ба­шы күк­кә ти­де. Ма­те­ма­ти­ка­дан конт­роль эш ва­кы­тын­да гы­на ка­бат җир­гә төш­те егет. Мо­ңар­чы аның бе­лән сөй­ләш­ми йөр­гән Га­ми­лә бу­лыш­ты та­гын. Пар­та­да­шы бит. Әм­ма мо­ны укы­ту­чы апа­ла­ры кү­реп ал­ды. Ике­се­нә берь­ю­лы очып кун­ды. Иль­яс­ка «и­ке­ле» чә­пә­де, Гамилә­нең дә бил­ге­сен бер балл­га тө­ше­реп куй­ды. «Та­гын бер күр­сәм!» – дип тә яна­ды әле...

Тү­ләү­сез эш рә­те

Бү­ген хез­мәт дә­ре­сен­дә Фәр­хәт­ләр сый­ны­фын мәк­тәп бак­ча­сы­на ки­шер йол­кыр­га чы­гар­ды­лар. Сый­ныф дип, ал­ты бөр­тек ке­нә ин­де алар – дүрт ма­лай, ике кыз. Кыз­ла­ры­ның шун­да ук авыз­ла­ры тур­сай­ды. Эн­җе­се:
– Бу түф­ли­лә­рем бе­лән ни­чек тү­тәл эче­нә ке­рим ин­де, апа?! – дип ки­ре­лән­де, бак­ча кап­ка­сы тө­бен­дә үк тук­тап кал­ды. Бә­рия Ба­ри­ев­на да яр­сый тө­шеп җа­вап бир­де:
– Эш ки­ем­нә­рен­нән ки­лер­гә әйт­мә­дем­ме мин сез­гә?!
– Юк ми­нем эш ки­ем­нә­рем! Өй­дә эш­лә­ми­без без. Бө­тен җир­дә ав­то­мат!
Арт­ты­ра Эн­җе. Ав­то­мат бул­са ни, ала­ры да үз­лә­рен­нән-үз­лә­ре эш­лә­ми бит аның. Сы­ер са­ву ап­па­ра­тын да өс­те­рәп чы­га кы­зый, пе­чән чап­кыч­ны да шәп йөр­тә. Әти­се­нең «ко­пал­ка»­сы ар­ты­на утыр­га­нын да күр­гә­не бар әле Фәр­хәт­нең. Күк­кә аш­кан би­ек кой­ма­лар аша күр­мәс тә иде, Эн­җе бе­лән янә­шә күршеләр алар, йо­мыш бе­лән кер­гән чак­ла­ры күп бу­ла.
«Ко­пал­ка» ди­гән­нән, әти­се­нә гел әй­тә ин­де Фәр­хәт, ник ка­зып азап­ла­на­быз, шу­ны алыр­га ак­чаң җит­ми­ме, ди.
– Җит­кер­сәң, җит­ке­реп бу­ла... – ди­де әти­се. – Мин икен­че төр­ле уй­лап то­рам әле. Бә­рәң­ге са­тып ерак ки­теп бул­мый, ки­лә­се ел­га аны үзе­без­гә җи­тәр­лек ке­нә утыр­та­быз да баш­ка нәр­сә­гә кү­чә­без.
Фәр­хәт чак кы­на «у­ра» кыч­кыр­ма­ды.
...Ма­лай, Эн­җе­гә туп-ту­ры ка­рап, аның янын­нан узып кит­те:
– Кы­лан­чык!
Кы­ла­на ди, бар! Мәк­тәп­кә укыр­га йө­ри Эн­җе, эш­ләр­гә тү­гел! Эш үз өен­дә дә җи­тәр­лек. Әни­се дә гел шу­ны ту­кып то­ра. Бер көн­не мәк­тәп бе­лән ын­дыр табагы­на алып төш­кән­нәр иде, күл­мәк итә­ген пыч­ра­тып кайт­ты. Әй эләк­те ин­де әни­сен­нән! «Нәр­сә кал­ган ан­да си­ңа?» – дип би­тәр­лә­де, ху­җа­лык җитәкчесен сүк­те. Ә мон­да кем­не тир­ги­сең, бак­ча укы­ту­чы апа­ла­ры­ны­кы тү­гел бит. Эн­җе, түф­ли­лә­рен са­лып атып, ки­шер тү­тә­ле­нә яла­на­як ке­реп бас­ты. Фәр­хәт авы­зын ер­ды:
– Хан кы­зы ка­ра ха­лык ара­сын­да!
Эн­җе аңа ки­шер яф­рак­ла­ры бе­лән сел­тән­де.
– Ка­зу­ың­ны бел, ма­лай!
Кы­рык ми­нут ва­кыт эчен­дә нәр­сә ге­нә эш­ли­сең – бак­ча­ны тап­тап-изеп йөр­де­ләр – шул бул­ды. Ни­яз кө­рәк­кә ка­гы­лып та ка­ра­ма­ды, кул­ла­ры буш тү­гел иде – мәк­тәп бу­фе­тын­нан алып чык­кан шаур­ма­ны ашап бе­тер­гән­дә, дә­рес тә­мам­ла­нып ки­лә иде ин­де. Бә­рия Ба­ри­ев­на­ның бө­тен­ләй кә­е­фе кы­рыл­ды.
– Нәр­сә кө­тә сез­не ки­лә­чәк­тә, ә? Биг­рәк­ләр дә эш рә­те бел­ми­сез бит! – ди­де ул уф­та­нып.
Дө­рес әйт­ми апа­ла­ры. «Тү­ләү­сез эш рә­те» дип әй­тер­гә ки­рәк. Ме­нә, мә­сә­лән, Фәр­хәт­не өен­дә эш­лә­ми дип әй­теп бу­ла­мы? Ын­дыр та­ба­гы­на да те­ләп йө­ри, чөн­ки ан­да аз­мы-күп­ме хез­мәт ха­кы тү­ли­ләр. Ул аны җы­еп ба­ра. «Ак­ча­ны ак­ча эш­ли», – ди әти­се. Шу­ның ни икә­нен аң­ла­ган­чы җыя әле.
 «Кол­хоз ба­су­ы­на алып чы­гар­га иде сез­не бә­рәң­ге чүп­ләр­гә...» Әни­се шу­лай ди Фәр­хәт­нең. «Кү­ңел­ле чак­лар» ди­гән бу­ла. Юри әй­тә ми­кән? Өй ар­тын­да­гы бә­рәң­ге­не ка­зый-ка­зый да га­рык бу­ла­сың. Ә ба­су оч­сыз-кы­рый­сыз бит ул. Ан­да ни­чек бә­рәң­ге утыр­тып бе­те­рә ал­ган­нар­дыр, ап­ты­раш! «Ба­су­лар буш ята», – дип, әти­се дә көр­сен­гә­ләп куя. Буш ят­мый, үлән үсә ан­да. Ур­ман­га те­рә­леп үк тор­ган­на­рын вак агач­лар ба­сып ба­ра. Фәр­хәт бе­лә ул. Ма­лай­лар бе­лән шул ти­рә­дә учак ягып, бә­рәң­ге пе­ше­реп ашар­га яра­та­лар. Әти­се өй­рәт­те – баш­та­рак га­и­лә­лә­ре бе­лән өчәү­ләп йө­ри­ләр иде. Ел­га да янә­шә­дән ге­нә ага мон­да. Ел­га дип... Аны­сы да са­е­гып ба­ра ин­де, кы­рый­ла­рын да киң ябал­даш­лы өян­ке­ләр кап­лап бе­тер­гән. Фәр­хәт бә­лә­кәй чак­та ул ел­га алар­ның бә­рәң­ге бак­ча­ла­ры­на ка­дәр ки­леп җи­тә иде. Рә­шәт­кә ара­сын­нан гы­на кы­сы­лып чы­га­сың да яр чи­тен­дә­ге май­мыч­лар бе­лән бы­кыр­дап бет­кән­че рә­хәт­лә­неп уй­ный­сың. «Ел­га­ны бу­ып куй­ган бул­ды­лар, – ди әти­се. – Аны­сы­ның да рә­те юк, су­ны кип­те­реп бе­те­рә­ләр ин­де...»
Өл­кән­нәр­не тың­ла­саң... Элек тә элек... Бер­ни дә бул­ма­ган ул элек. Ул смарт­фон­нар­сыз, те­ле­фон­нар­сыз, ин­тер­нет­сыз нин­ди кы­зык бу­лыр­га мөм­кин ин­де?
...Эн­җе, түф­ли­лә­рен кү­тә­реп, мәк­тәп ар­тын­да­гы инеш­кә аяк­ла­рын юар­га тө­шеп кит­те. Фәр­хәт, үр­тә­шә-үр­тә­шә, аңа ияр­де.
– Әни­ең­нән та­гын элә­гә ин­де бү­ген...
– Кем әй­теп то­ра ди әле аңа? Син ке­реп әләк­лә­сәң ге­нә ин­де...
– Әләк­лә­шер­гә ва­кыт юк. Ки­чен Ни­яз бе­лән чы­га­сы бар.
– Квад­ро­цикл­да­мы? – Эн­җе­нең күз­лә­ре оч­кын­лан­ды. – Ми­не дә алы­гыз әле!
– Тәр­ти­бе­ңә ка­рар­быз!
– Ипи­дер ме­нә, үзем­не бик тәр­тип­ле то­тар­мын…


...Утыз өч ел элек

– Ир­тә­гә дә­рес­ләр бул­мый, эш ки­ем­нә­рен­нән ки­лә­сез. Чи­ләк­ләр алыр­га оныт­ма­гыз!
Сый­ныф бүл­мә­се «гөж» ит­те. Кем­дер «у­ра» кыч­кы­рып куй­ды. Дә­рес хә­зер­ли­се юк ди­гән сүз бит ин­де бу. Әл­фис ке­нә, чит­кә ка­рап, авыз эчен­нән ни­дер мы­гыр­да­нып ал­ды.
Ир­тә­ге­сен, чи­лә­ген иңе­нә асып, «ба­рыйм ми­кән, юк ми­кән» ди­гән ке­бек ке­нә ат­ла­ган­да, мәк­тәп кап­ка­сы тө­бе­нә ки­леп тук­та­ган трак­тор ар­ба­сы­на тө­я­ле­шеп бет­кән­нәр иде ин­де.
– Ашык­ма, ашык­ма, Әл­фис, өл­ге­рә­сең!
– Бик кы­зу ат­ла­ма, абы­нып егы­лу­ың бар!
Гел шу­лай: Иль­яс баш­лый, баш­ка­лар ку­шы­ла. Кө­ле­шә­ләр, ша­яр­ты­ша­лар. Әм­ма Әл­фис­нең бер кы­лы да кый­мыл­да­мый. Ул утыр­мый­ча, трак­тор ба­ры­бер куз­га­лып кит­ми, тө­тен­нә­рен бөр­ки-бөр­ки, аны кө­тә. Ки­леп җит­кәч тә кул­ла­рын ке­сә­сен­нән ал­мый әле ул, бе­раз оеп ба­сып то­ра. Ар­ба өс­тен­дә­ге бер­ни­чә ма­лай аны иң­нә­рен­нән то­тып кү­тә­реп утыр­та. Шун­нан соң гы­на чын-чын­лап уя­нып бе­тә те­ге­се.
Көн чалт аяз. Сел­ке­нә тор­гач, эс­се­лә­теп тә җи­бәр­де, ма­лай­лар, курт­ка­ла­рын са­лып, бә­рәң­ге са­бак­ла­ры өс­те­нә өй­де.
Ба­су өс­те шау-шу­дан яң­гы­рап то­ра.
– Әй, ма­лай, йок­ла­ма, әнә, ал­тын­чы­лар узып ки­тә хә­зер!
– Уз­ма­гай­ла­ры, ба­ры­бер без­не­кен ки­леп эш­лә­ми бит алар!
– Әл­фис, син ар­тык ты­ры­шып җи­бәр­мә, би­ле­ңә зы­ян кил­мә­сен!
Мо­ны­сы та­гын шул Иль­яс. Әл­фис­нең бә­рәң­ге­ләр­не итек үк­чә­се бе­лән җир­гә кү­меп ба­ру­ын кү­реп ал­ган. Аңа кү­зе­нең агын гы­на күр­сә­теп ал­ды да те­ге­се, курт­ка­лар өс­те­нә ла­пыл­дап ки­леп утыр­ды.
– Син ос­та, үзең эш­лә!
– И-и-и, бәб­кәм, көй­сез­лән­мә, әй­дә, күп кал­ма­ды ин­де! – Иль­яс ар­тист­ла­на, әби­ләр та­вы­шы чы­га­рып сөй­ли.
– Җит­те ин­де си­ңа, көл­мә ке­ше­дән, авы­зың өше­гән! – Бу­сы Га­ми­лә та­вы­шы, йө­ге­реп ки­леп, Иль­яс­ка чи­лә­ге бе­лән сел­тә­неп тә ал­ды. Ул ара­да апа­ла­ры да ки­леп, әле бер­се­нә, әле икен­че­се­нә ки­сә­тү яса­ды.
– Әй­дә, ша­я­рыш­ма­гыз, бу бу­раз­на­ны чык­кач, җир ба­шын­да учак яга­быз, бә­рәң­ге кү­мә­без, – ди­де. Те­ге­ләр шун­дук җир­гә си­бе­леш­те. Әл­фис тә бә­рәң­ге са­бак­ла­ры өс­тен­нән шу­ып тө­шеп, алар­га ку­шыл­ды.
Озак­ла­мый ба­су өс­те­нә әк­рен ге­нә тө­тен кү­тә­рел­де, көй­гән бә­рәң­ге исе та­рал­ды. Та­гын кө­ле­шү, та­гын ша­я­ры­шу... Шат аваз­лар ти­рә-юнь­не ту­тыр­ды.

«Без­нең бу­рыч – уку!»

Бы­ел­гы кыш бик су­ык кил­де. Фев­раль ба­шын­да гы­на бе­раз сын­дыр­ды. То­тын­ды ин­де шун­нан соң физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы ку­а­лар­га. «П­рог­рам­ма­ны үтеп бе­те­рә ал­мый­быз, ир­тә­гә чаң­гы ярыш­ла­рын баш­лый­быз», – ди­де. Ни­чек баш­лар­га уй­лый­дыр, бил­ге­сез – ал­ты уку­чы­ның өче­се бө­тен­ләй чаң­гы­га ба­са бел­ми. Бер­се – әле­ге дә ба­я­гы Ни­яз. Чаң­гы ни­чек то­тып то­ра ал­сын ул ал­пам­ша­ны! Та­гын ике ма­лай­ны шә­һәр­дә яшәү­че әти-әни­лә­ре уз­ган көз­дә авыл­га – әби­лә­ре­нә «кай­та­рып ат­ты», ала­рын урам­га ку­ып та чы­га­рып бул­мый. Фәр­хәт ан­дый­лар­га кыз­га­нып ка­рый. Дөнья рә­хә­тен­нән мәх­рүм бу­лып яши­ләр, мес­кен­нәр.
Те­ге өчәү ава-тү­нә сел­ке­нә кал­ды, Фәр­хәт, ике кыз­ны ар­тын­нан ияр­теп, ал­га ыр­гыл­ды.
– Син кай­дан әй­лә­нер­гә ки­рә­ген бе­лә­сең, да­вай, ыша­ныч син­дә! – дип кыч­кы­рып кал­ды абый­ла­ры.
Бе­лә, бил­ге­ле. Тик ме­нә кыз­лар­ны ник шул­ка­дәр ин­тек­те­рер­гә? Ба­ры­бер спорт­чы чык­ма­я­чак алар­дан. Ки­рәк тә тү­гел.
– Кы­лый кү­пер­гә җит­кәч, тук­тап ял итәр­сез! – дип дәш­те ул алар­га, ба­шы бе­лән ге­нә иша­рә­ләп. – Түл­ке мин әй­лә­неп ки­леп җит­кән­че ге­нә. Мин­нән ал­да кай­тып ки­тә күр­мә­гез та­гын!
Кая кит­сен­нәр, ул бо­ры­лып кил­гән­дә, кыз­лар кү­пер­гә дә җит­мә­гән иде әле. Алар­ны күр­гәч, рә­хәт­лә­неп көл­де Фәр­хәт. Мыш­нап бет­кән­нәр, Эн­җе шар­фын бө­тен­ләй са­лып ат­кан, курт­ка­сын чи­шеп җи­бәр­гән.
– Җит­те, уты­ры­гыз ми­нем ар­ба­га! – дип кыч­кыр­ды Фәр­хәт. – Абый­га әйт­мә­гез түл­ке ба­рып җит­мә­гә­не­гез­не! – ди­де дә, кыз­лар янын­нан вы­жыл­дап узып китте. 
Фәр­хәт­кә һәр­ва­кыт­та­гы­ча «биш­ле», кыз­лар­га «өч­ле» бул­ды. Те­ге өч ма­лай­га ку­лын гы­на сел­тә­де абый­ла­ры: «Им­гәк­ләр, ба­ры­бер ке­ше чык­мый сез­дән...» – ди­де.
Зе­рә әйт­те. Ма­лай­лар ишет­мәс дип уй­ла­ды. Ишет­кән­нәр, әби­лә­ре­нә кай­тып әйт­кән­нәр. Икен­че көн­не үк мәк­тәп­кә ки­леп җит­те те­ге­ләр. Бер­се­нең: «Рәх­мәт әй­тә­се урын­га! – ди­гән та­вы­шы ди­рек­тор бүл­мә­се­нә ге­нә сый­ма­ды, ко­ри­дор­га ур­гы­лып чык­ты. – Без­не­ке­ләр бул­ма­са, мәк­тә­бе­гез ябы­лыр иде әле, шу­лар то­тып то­ра!» Сөй­лә­шү нәр­сә бе­лән бет­кән­дер, әби­ләр кап­ка­дан баш­ла­рын бик го­рур то­тып чы­гып кит­те...
Соң­гы дә­рес класс җи­тәк­че­се Бә­рия Ба­ри­ев­на­ны­кы иде, ул ка­би­нет­ка тө­шен­ке кә­еф бе­лән ки­леп кер­де. Утыр­ган ки­леш ке­нә сөй­лә­де. Ур­та бер җир­дә то­рып ба­сып, так­та­га ни­дер яз­мак­чы иде, тук­тап кал­ды.
– Нәр­сә ин­де бу?.. Кем бү­ген де­жур?.. Ник так­та сөр­тел­мә­гән?..
Фәр­хәт – Эн­җе­гә, Эн­җе Ни­яз­га ка­рый. Аны­сы, ар­ты­на бо­ры­лып, баш­ка­лар­га ия­ген ка­га. Бор­га­ла­нып уты­ра тор­гач, түз­мә­де, шә­һәр ма­лай­ла­ры­ның бер­се то­рып бас­ты. Тик так­та сөр­тү өчен тү­гел икән: 
– Апа, аның өчен тех­нич­ка­лар бар бит! Без­нең бу­рыч – уку! – дип чат­на­тып әйт­те, кү­зен дә йом­ма­ды.
Пар­та­да­шы аның кы­лан­мы­шын­нан пыр­хыл­дап ал­мак­чы иде, баш­ка­лар ку­шыл­ма­гач, тук­та­ды. Бә­рия Ба­ри­ев­на аңа авыр итеп ка­рап тор­ды:
– И, ба­ла, ба­ла...
Баш­ка сүз әйт­мә­де, так­та чүп­рә­ген алыр­га дип үрел­гәч, Эн­җе аты­лып чык­ты:
– Би­ре­гез, үзем!
Фәр­хәт шак­кат­ты. Ка­ра, те­лә­сә мон­дый да бу­ла бе­лә икән бит бу... Эн­җе үзе бар кө­че­нә так­та ыш­кый, шул ара­да «ялт» итеп бо­ры­ла да, күз­лә­ре бе­лән те­ге кәт­тә егет­ләр­не бо­рау­лап ала. Оял­там дип уй­лый ин­де. Ис­лә­ре ки­тә ди, бар! Шы­рык-шы­рык кө­ле­шеп тик уты­ра­лар. Бә­рия Ба-
­ри­ев­на алар­га та­ба кү­ңел­сез ге­нә ка­рап куй­ды:
– Әти-әни­е­гез­нең тө­ше­нә дә кер­мә­гән­дер ба­ла­ла­ры­быз шу­шын­дый бу­лыр дип. Алар за­ма­нын­да­мы...


...Утыз өч ел элек

– Ком­со­мол җы­е­лы­шын ачык дип бел­де­рәм! Көн тәр­ти­бен­дә... Көн тәр­ти­бен­дә... Әл­фис, си­ңа да ка­гы­ла бу, йок­лап утыр­ма! Көн тәр­ти­бен­дә – КВН­га әзер­лә­нү. Бе­лә­сез ин­де, ки­лә­се ат­на­да «Б» класс­ла­ры бе­лән яры­ша­чак­быз. Фи­зи­ка фә­не бу­ен­ча. Шу­ңа кү­рә, Са­лих, сүз – си­ңа...
Юк­ка гы­на Са­лих­ка бир­ми сүз­не Га­ми­лә. Фи­зи­ка, ма­те­ма­ти­ка ише фән­нәр­не су ке­бек эчә ул. Шу­лар бе­лән җен­лән­гән, дә­рес­ләр бет­кәч тә баш­та фи­зи­ка ка­би­не­тын ай­кап чы­га, укы­ту­чы­ла­рын ап­ты­ра­тып бе­те­рә. Өен­дә дә әл­лә ни­ләр кы­лан­ды­рып ята, «өй­не шарт­лат­ма­саң ярый ин­де» дип тир­гә­нә әни­се.
– Кхым... Без­нең ко­ман­да­ның исе­ме Ам­пер бу­ла... – Са­лих күз­ле­ген тө­зә­теп куй­ды, шау-шу бет­кә­нен көт­те.
– Ник Ам­пер?
– Ко­яш, мә­сә­лән, яи­сә Са­ла­ват кү­пе­ре... Ан­дый­лар яра­мый­мы? – Иль­яс һа­ман үзен­чә ша­яр­тыр­га азап­ла­на.
– Кхым... КВН – фи­зи­ка бу­ен­ча. Ам­пер – электр то­гын исәп­ләү бе­рәм­ле­ге. Ул аны уй­лап тап­кан фран­цуз га­ли­ме Анд­ре-Ма­ри Ам­пер исе­ме бе­лән атал­ган...
– Ярар, ярар, ос­тар­ма!
– Аны­сын бе­лә­без! Без ниш­ләр­гә ти­еш, шу­ны сөй­лә...
– Ярый. Хә­зер эш­ләр­не бү­ле­шә­без... – Са­лих­ның шау-шу­га исе дә кит­ми, ты­ныч, ти­гез та­выш бе­лән сөй­лә­вен бе­лә. – Һәм­мә­без дә ме­нә бу со­рау­лар­га җа­вап би­рер­гә әзер бу­лыр­га ти­еш...
Баш­та – КВН, икен­че ат­на­да – бө­тен мәк­тәп бе­лән агач утыр­тыр­га чы­га­сы, ан­на­ры – «А­җа­ган» уе­ны, та­гын... Әл­фис­нең исе ки­тә – ни­гә ки­рәк бо­лар? Әти­се дә гел әй­теп то­ра, ки­тә­сең дә юга­ла­сың, өең­дә­ге­не кем эш­ли, дип тир­гә­нә. Бер көн­не су­гыш ве­те­ран­на­ры­на бу­лы­шыр­га куш­ты­лар. Су та­шы­ган­да Әл­фис­нең бө­тен өс-ба­шы юеш­лә­неп бет­те. Эләк­те әни­сен­нән. «Эт куш­кан­мы си­ңа ке­ше пыч­ра­гын җы­еп йө­рер­гә!» – ди­де. Баш­ка­лар­ны­кы да шу­лай ми­кән ул? Алай ди­сәң, укы­ту­чы нәр­сә әйт­сә дә, ат­лы­гып то­ра­лар. Авыл чи­те­нә агач утыр­тыр­га ба­ра­быз ди­гәч, «у­ра» кыч­кыр­ды­лар. Ял кө­не бит ул, ан­дый чак­та җи­бәр­ми­ләр дә җи­бәр­ми­ләр ин­де Әл­фис­не өй­дә­ге­ләр.
...Фи­зи­ка ки­чә­се кү­ңел­ле уз­ды. Ан­да­гы кы­зык­лар­ны кай­та-кай­та сөй­лә­де­ләр. Са­лих ат­на буе ге­рой 
кы­я­фә­тен­дә йөр­де.

Ят аб­зый

Яз ир­тә кил­де бы­ел. Ба­су юл­ла­ры тиз кип­те. Фәр­хәт әни­се куш­кан­ны тиз-тиз ге­нә эш­ләп ата да Ни­яз­лар­га аш­кы­на. Бер көн­не әле­ге дә ба­я­гы квад­ро­цикл­да авыл­дан чы­гып ба­ра­лар иде, иң кы­рый йорт кар­шын­да ят бер аб­зый күз­лә­ре­нә ча­лын­ды. Ку­лын­да – бал­та-пыч­кы, рә­шәт­кә-кой­ма­лар­ны рәт­ләш­те­реп йө­ри.
– Кем соң бу? Син та­ный­сың­мы? – дип кыч­кыр­ды Фәр­хәт Ни­яз­ның ко­ла­гы­на ук ие­леп.
– Бе­рен­че кү­рәм! – Ни­яз руль­не бу­ша­та төш­те.
Ике  әй­лән­де­ләр, өч... Аб­зый һа­ман шул ти­рә­дә кай­на­ша.
– Әй­дә, тук­тыйк әле! – дип дәш­те Фәр­хәт.
– Ник?
– Кы­зык бит! Бө­тен ке­ше авыл­дан ки­тә, ә бу... Нәр­сә кал­ган икән мон­да аңа?
Авыл­да мо­ның ише авыш-кы­еш өй­ләр күп. Ху­җа­ла­ры күп­тән шә­һәр­гә кү­че­неп бет­кән. Ниш­лә­сен­нәр би­ре­дә – эш юк, ба­ла­лар бак­ча­сы бе­лән клуб күп­тән ябыл­ган. Авыл чи­тен­дә бик зур ал­ма бак­ча­сы бар, ул да кыр­гый­ла­нып бет­кән. Кой­ма­ла­ры ау­ган, кә­җә-са­рык­лар кө­тү­лә­ре бе­лән ке­реп йө­ри. «Без ба­ла­чак­та...» дип сөй­ләп ки­тә ин­де әни­ләр шул бак­ча­ны са­гы­нып. Ал­ма исе бө­тен авыл­ны ту­ты­ра иде, ди­ләр, ху­җа бул­ма­гач, тә­мам таш­лан­дык хәл­гә кил­де, дип зар­ла­на­лар. Ал­ма бак­ча­сы бер хәл, ун ел­лап элек зур итеп мә­чет са­лып куй­ган бул­ган­нар, гөр кил­гән­нәр шул чак­та. Ул ир­тән­ге азан та­выш­ла­ры, ул авыл карт­ла­ры­ның те­зе­ле­шеп ир­тән­ге на­маз­га йө­рү­лә­ре... Ан­на­ры бу кү­ре­неш си­рә­гәй­гән. Бү­ген мә­чет – йо­зак­та, чөн­ки йө­рү­че юк.
Ис­ке йорт кар­шы­на ту­зан туз­ды­рып ки­леп тук­та­ды­лар.
– Э-э-эй! Вы кто?! От­ку­да?! – дип дәш­те Ни­яз те­ге ке­ше­гә кыю гы­на.
Аб­зый ке­ше чү­гә­лә­гән җи­рен­нән сис­кә­неп то­рып бас­ты. Әр­сез ма­лай­лар­га те­кә­леп-те­кә­леп ка­ра­ды. 
– Сә­ла-а-ам, егет­ләр. Йо­мыш бар­мы?
Аның шун­да ук та­тар­ча­га кү­чү­е­нә Фәр­хәт ап­ты­раб­рак кал­ды.
– Йо­мыш юк... Нин­ди ят ке­ше йө­ри икән без­нең авыл­да дип бе­лә­се кил­де...
Аб­зый ел­май­ды. Фәр­хәт­нең аны кай­да­дыр күр­гә­не бар ке­бек. Һич исе­нә төш­ми ме­нә. Ки­леш-кил­бә­те бе­лән шә­һәр ке­ше­се­нә дә ох­ша­ган, ә үзе­нең өс­тен­дә ала­ма гы­на курт­ка. Ау­ган кой­ма­ны кү­тә­реп куй­мак­чы бу­лып йө­ри икән.
– Чит үк тү­гел ин­де. Шу­шы авыл­ны­кы, шу­шы ни­гез­не­ке мин. Мон­нан кит­кә­не­мә кы­рык ел. Ме­нә, ба­ла­ча­гым­ны са­гы­нып кайт­тым...
Фәр­хәт аңа ап­ты­рап ка­ра­ды. Кы­рык ел кай­да йөр­гән соң ул? Хә­зер ник кайт­кан? То­рыр җи­ре юк ми­кән­ни? Ише­леп төш­мәс ми­кән соң бу өй?
Ма­лай утыр­гы­чын­нан шу­ып кы­на төш­те дә аб­зый яны­на кил­де. Ау­ган кой­ма ба­га­на­сын дәш­ми ге­нә кү­тә­ре­шеп куй­ды. Ан­на­ры ко­е­лып тө­шәр­гә тор­ган тактала­рын рәт­ләш­тер­де.
– Ка­гы­гыз, мин то­тып то­рам.
Квад­ро­цик­лы­ның ру­лен ко­чак­лап утыр­ган Ни­яз­ның эче по­ша баш­ла­ды:
– Фәр­хә-ә-әт! Кай­тыр­га уй­лый­сың­мы син, юк­мы?
Те­ге­се аңа яңа күр­гән ке­бек ап­ты­рап ка­ра­ды:
– Өй­дә эшең кө­теп то­ра мәл­лә? Әй­дә, син дә!
Ни­яз бар­ма­гы бе­лән чи­гә­сен бо­рау­лап күр­сәт­те:
– Хә­зер ме­нә... Бер бел­мә­гән ке­ше­гә бу­лы­шып йө­рер­гә!
Фәр­хәт аңа җа­вап би­реп тор­ма­ды, ку­лын гы­на сел­тә­де. Квад­ро­цикл исә ту­зан туз­ды­рып күз­дән югал­ды...
– Бел­мә­сәк, бе­ле­шер­без, Фәр­хәт, шу­лай бит?.. Га­яз абы­ең бу­лам мин. – Аб­зый та­гын сер­ле итеп ел­май­ды. Фәр­хәт аңа те­кә­леп-те­кә­леп ка­ра­ды. Точ­но кайда­дыр күр­гә­не бар! – Син үзең шу­шы авыл мәк­тә­бен­дә укый­сың­мы соң? Ни­чән­че­дә?
– Ту­гыз­да... Ки­лә­се уку елы­на ра­йон­га ки­тәр­гә ин­де. Ан­да ун­бер ел­лык.
– Да-а-а... Мин бел­гән авыл тү­гел бу. Ая­ныч, бик ая­ныч...
– Бу йорт­та ни­чек яшәр­сез икән соң сез? Уты да юк, суы да.
– Мин озак­ка тү­гел, кай­бер нәр­сә­ләр­не ачык­ла­ган­чы гы­на...
Кы­зы-ы-ык... Нәр­сә ачык­лар­га җы­е­на икән соң бу аб­зый?
Ул ара­да өй ише­ген­нән са­ры чәч­ле кыз­чык ба­шын тык­ты:
– Де­ду­ля...
Га­яз аб­зый аңа та­ба бо­ры­лып, ба­шын чай­ка­ды:
– Ни­чек сөй­ләш­тек без си­нең бе­лән, кы­зым? Авыл­да «ба­ба­кай» дип дә­шә­сең, юк­са, алып кайт­мыйм, ди­дем...
Ан­на­ры Фәр­хәт­кә ка­рап, җай гы­на сөй­ләп кит­те:
– Рус­лар ара­сын­да үсеп ки­лә оны­гым, ниш­лә­тә­сең. Үз те­ле­без­не бел­ми үсә. Ки­лә­се ел­га мәк­тәп­кә ке­рә­се. Мон­да бе­раз бул­са да ко­ла­гы­на кер­сен ди­гән идем дә... Әле мин сез­не­ке­ләр­гә дә ап­ты­ра­дым: бак­ча яшен­дә­ге­ләр рус­ча сөй­лә­шеп йө­ри. Та­тар авы­лын­да!
– Та­тар авы­лы дип... Рус­ча бе­лү шәп бит ин­де. Те­ле­фон­нар, ин­тер­нет­лар – бар да рус­ча. Мәк­тәп­тә дә күп фән­нәр­не рус­ча укы­та­лар. Әти­ләр ку­а­на ин­де. Ра­йон­га, ан­на­ры, бәл­кем, шә­һәр­гә дә ба­рып укый­сы бу­лыр әле.
– Ала-а-ай... Ди­рек­то­ры­гыз кем? Нин­ди фән­нән укы­та? Мәк­тәп­тә ни­чә ба­ла бар? Класс­таш­ла­рың бө­те­не­се дә ра­йон­га ки­тәр­гә җы­е­на­мы? Ә си­нең әти-әни­ең ка­я­дыр кү­чеп ки­тәр­гә уй­ла­мый­мы?
Га­яз аб­зый со­рый то­ра, Фәр­хәт уй­ла­мый-нит­ми җа­вап би­рә ба­ра. Ник ки­рәк­тер ин­де аңа бо­лар­ны бе­лү? Ки­рәк­ми­дер, сүз югын­да сүз бул­сын дип ке­нә сөй­лә­шү­е­дер...

«То­ра-ба­ра ал­ты­га кал­дык...»

Икен­че көн­не ди­рек­тор ка­би­не­тын­нан чы­гып кил­гән Га­яз аб­зый­ны күр­гәч, Фәр­хәт­нең исе кит­те. Ел­маюы гы­на шул – ис­ке курт­ка­сын са­лып таш­ла­ган, ки­леш­ле плащ ки­гән, ба­шын­да да ки­чә­ге кә­пәч тү­гел, авыл­да бик си­рәк ке­ше ки­еп йө­ри тор­ган кыр­лы эш­лә­пә. Аның ар­тын­нан ук Са­лих абый­ла­ры да чык­ты. Мәк­тәп кар­шын­да ку­лы­на быр­гы тот­кан пи­о­нер һәй­кә­ле бар, шу­ның яны­на ба­сып, озак­лап сөй­лә­шеп тор­ды­лар. Ан­на­ры Га­яз аб­зый кит­те, Фәр­хәт ди­рек­тор ар­тын­нан ияр­де: 
– Абый! Кем иде бу ке­ше, ә?
– Кем ди­сең­ме? Ни­чек бел­ми­сең ин­де син аны? Әй­дә, кер әле.
Са­лих абый өс­тәл­дә ят­кан ки­тап­ны алып күр­сәт­те: «А­вы­лым­ның та­ныл­ган шә­хес­лә­ре». Әһә! Исе­нә төш­те! Йөз тап­кыр ка­ра­га­ны бар бу ки­тап­ны Фәр­хәт­нең. Га­яз аб­зый­ның йө­зен дә шул ки­тап­та­гы порт­ре­тын­нан хә­тер­ләп кал­ган ул! Та­рих фән­нә­ре док­то­ры, про­фес­сор.
– Һе...
Фәр­хәт ар­ты­гын дәш­мә­де. Са­лих абый аның уй­ла­рын укы­ган­дай әйт­те: 
– Тор­мыш шун­дый нәр­сә ин­де ул, энем... Мон­да ту­ган-ту­ма­ча­ла­ры кал­ма­гач, авыл юлын оны­та төш­кән. Яшь үзе­не­кен итә – кан тарт­ма­са, җан тар­та ди­ләр­ме? Олы­гай­гач кы­на тө­ше­нә­сең­дер мо­ңа...
Фәр­хәт ди­рек­тор­ның сүз­лә­рен аң­лап бе­тер­мә­де, бик бел­дек­ле кы­я­фәт чы­га­рып тың­лап кы­на тор­ды.
Ул кич­не Фәр­хәт квад­ро­цикл ар­тын­нан йөр­мә­де. Ту­ры авыл ба­шын­да­гы ис­ке йорт­ка кит­те. Бу юлы әр­сез­лән­мә­де, тый­нак кы­на ишек ке­лә­сен чы­кыл­дат­ты.
– Бу­лы­шыр­га ки­рәк­ми­ме ди­мәк­че идем...
Төп сә­бә­бе ул тү­гел ин­де бү­ген ки­лү­е­нең. Шун­дый зур ке­ше бе­лән әл­лә ни­чек ке­нә бул­ды бит бе­рен­че кү­ре­шү­лә­ре. Дө­рес ки­леп чык­ма­ды.
Га­яз аб­зый ки­чә­ге ке­бек ел­ма­еп кар­шы­ла­ды. Ку­лы бе­лән ге­нә иша­рә­ләп эч­кә дәш­те.
– Бел­мә­дем бит ки­чә... Та­гын бе­рәр нәр­сә эш­ләр­гә ки­рәк­ми­ме?.. Ки­тап­та­гы ке­ше икә­не­гез­не бел­мә­дем...
Фәр­хәт бу­та­лып бет­те. Крос­сов­ка­ла­рын сал­ды, ан­на­ры ашы­га-ашы­га ки­ре кия баш­ла­ды.
– Кер, энем, кер... Әй­дә, шун­да сөй­лә­шер­без.
Өй­дә ул үзе ге­нә тү­гел иде – ки­чә­ге са­ры баш­лы кы­зый да шул ти­рә­дә бө­те­ре­лә.
– Мин – Али­нә! Син кем? – дип, ты­ры­ша-ты­ры­ша үзе бе­лән та­тар­ча та­ныш­тыр­ды аны­сы.
Га­яз аб­зый яса­ган чәй тәм­ле­гә ох­ша­ган, хуш исе бө­тен өйгә та­рал­ды.
– Йә, ярый... Укыр­га ра­йон­га ба­рам ди­сең ин­де. Ан­на­ры? Уку­ың ярый­сы­мы соң? Бе­рәр вуз­га ке­рер­лек­ме? Күб­рәк кай­сы фән кү­ңе­ле­ңә ята?
Про­фес­сор­лар шу­лай га­ди дә бу­ла ала ми­кән­ни? Баш­та ки­е­рен­ке­лек­тән шарт­лар хәл­гә җит­кән ке­бек иде, то­ра-ба­ра рә­хәт­лә­неп сөй­лә­шеп уты­ра баш­ла­ды­лар та­гын.
– Ни­чек дип... Ур­та­ча ин­де. Кай­сы фән­не­ме? Бө­те­не­сен дә аз-аз­лап. Ме­нә сез та­рих бу­ен­ча... Ми­нем дус ма­лай бар. Ни­яз. Та­рих бе­лән ул җен­лә­нә. Ми­ңа сөй­ләп тә ап­ты­ра­тып бе­те­рә. Дө­ре­сен әйт­кән­дә, ул бө­тен фән­не дә бе­лә. Точ­но бе­рәр инс­ти­тут­ка ке­рә­чәк. Әти­лә­ре аның укып бе­те­рү­ен ге­нә кө­тә, шә­һәр­гә кү­че­нә­чәк­ләр. Ми­ңа да ошый та­рих. Кы­зык. Шак­ка­тып тың­лап уты­рам. Тик... Ху­җа­лык зур бит без­нең. Әти­ләр авыл эше­нә ярак­лы вуз­га кыс­тый...
– Авыл­да яшәр­гә алай­са исә­бең? Си­нең ши­кел­ле­ләр күп­ме соң мон­да?
– Һе... Без класс­та да күп тү­гел бит. Бе­рен­че­гә егер­ме ике бу­лып кер­дек. То­ра-ба­ра ал­ты­га кал­дык...
– Ни­чек алай?
– Ки­теп бет­те­ләр. Кай­сы кая...
– Ая­ныч, бик ая­ныч... 
Ая­ныч­тыр ин­де. Ниш­лә­тә­сең, авыл­да элек кы­зыг­рак иде, ди­ләр. Нәр­сә кы­зык бу­лу­ын гы­на бе­леп бе­тер­ми Фәр­хәт.

...Утыз өч ел элек

Ки­чен кол­хоз бри­га­ди­ры кап­ка са­ен ша­кып йөр­де:
– Ир­тә­гә бор­чак­ка! Ая­гы­на бас­кан, ар­ты бе­лән шу­ган бө­тен ке­ше бор­чак әй­лән­де­рер­гә!
Га­ми­лә­не үгет­ли­се юк, ан­дый җир­ләр­гә рә­хәт­лә­неп йө­ри ул. Бө­тен класс­ла­ры бе­лән ди­яр­лек шу­лай. Эш­кә дә чут­ла­мый алар аны, кү­ңел ачып кай­ту дип ке­нә ка­рый­лар. Ав­густ ур­та­ла­ры, кө­не җи­ләс, һа­ва­сы шәп. Җәй буе бер-бер­сен са­гы­ныш­кан­нар. Кем кая бар­ган, ни­ләр эш­лә­гән, сөй­лә­шеп гөр ки­лә­ләр. Өл­кән­нәр­дән чит­тә­рәк йө­ри­ләр, ба­ла­лар­ның үз дөнь­я­сы, эш бе­лән уен-көл­ке бер­гә ба­ра.
Бор­чак са­ла­мы шы­тыр­дап кип­кән, аны ике япь­ле сә­нәк бе­лән әй­лән­де­реп кап­лап ба­ру бер­ни тү­гел. Тик бү­ген көн­дез кыз­ды­ра төш­те. Әл­се­рә­тә. Ба­су­га чы­га­рып ку­ел­ган су­лы мич­кә­нең дә тө­бе­нә төш­те­ләр ин­де.
– Ура, Гый­лә­җет­дин аб­зый ки­лә!
Кү­ңел­ле хә­бәр ише­те­лү­гә, бө­те­не­се дәр­рәү сә­нәк­лә­рен таш­ла­ды. Гый­лә­җет­дин аб­зый, ат ар­ба­сы­на зур-зур кәст­рүл­ләр утыр­тып, кол­хоз аш­ха­нә­сен­нән төш­ке аш алып ки­лә. Шу­ңа ку­а­-
ну­ла­ры. Тә­лин­кә-ка­шык­ла­рын шал­ты­ра­тып, һәм­мә­се те­зе­ле­шеп бас­ты.
– Әй, ма­лай, кая чи­рат­сыз ке­рә­сең?
– Төрт­кә­лә­мә әле, аш­ны түк­те­рә­сең!
– Ай-яй, шәп сып­ты­ра­сың, өең­нән ач көе чы­га­рып җи­бәр­гән­нәр иде­ме әл­лә?
Төш якын­лаш­кан­да та­выш-тын­сыз гы­на эш­ли баш­ла­ган­нар иде, та­гын җан кер­де, ша­я­ры­ша-кө­ле­шә баш­ла­ды­лар. Әле­ге дә ба­я­гы Иль­яс бө­те­не­се­нә җитешә.
– Те­ле­ңә шай­тан тө­кер­гән си­нең, – ди Га­ми­лә, ачу­лан­ган бу­лып. – Ник ти­я­сең ке­ше­гә, ты­ныч­лап ашар­га бир!
Тыш­тан гы­на ачу­лан­ган кы­я­фәт ясый кыз, чын­лык­та ошый аңа Иль­яс­ның ша­я­ру­ла­ры. Иль­яс­тан баш­ка бер­ни дә кы­зык бул­мас иде. Мәк­тәп тор­мы­шы да, урам­да­гы уен­нар, кол­хоз ба­суы да – ул бул­ган­га гы­на җан­лы, ма­вык­тыр­гыч бит. Ма­лай да мо­ны си­зә – юләр тү­гел. Шу­ңа кү­рә Га­ми­лә­нең ки­сә­тү­лә­ре­нә исе дә кит­ми.
Ә аш тәм­ле, хуш исе бө­тен ба­су­га та­рал­ды. Әл­лә ары­ган­га гы­на шу­лай то­е­ла ми­кән? Ат ар­ба­сы­на ка­шык-тә­лин­кә­ләр­не ки­ре җы­еп ту­тыр­гач, эш­кә то­ты­ныр­га яр­ты сә­гать­ләп ва­кыт­ла­ры кал­ды әле. Дәр­рәү ку­бып, кал­ку­лык ар­тын­да­гы күл­гә су ко­е­ныр­га тө­шеп кит­те­ләр. Аны­сын да Иль­яс оеш­тыр­ды. Бер дә ирен­ми шу­ның ише­ләр­гә.
Та­гын чыр-чу, та­гын ша­я­ры­шу. Өл­кән­нәр­дән эш баш­ла­ну ту­рын­да­гы хә­бәр ки­леп иреш­кән­че су­да чу­пыр­да­ды­лар. Ятып ял итәр­гә ва­кыт­ла­ры да кал­ма­ды...
Ар­тык ша­я­ру­ның ахы­ры юнь­ле бу­лып бет­ми. Иль­яс, таш­ка бә­ре­леп, ая­гын авырт­тыр­ды. Ка­ян эз­ләп тап­кан­дыр ул таш­ны ба­су ур­та­сын­да? Хәй­ран бәрелгән­дер, сы­ны ка­тып шак­тый миң­ге­рәп утыр­ды. Баш­та ая­гы­на да юнь­ләп ба­са ал­ма­ды, ак­сак­лап йөр­де. Гый­лә­җет­дин аб­зый куз­га­лып кит­мә­гән иде әле, Иль­яс­ны аның бе­лән кай­та­рып җи­бәр­мәк­че бул­ды­лар.
– Кул тү­гел, аяк им­гән­де ми­нем, сә­нәк то­та алам, – дип ки­ре­лән­де ма­лай. – Ир­тә кайт­сам, әти­ләр дә си­зә­чәк, кич­ке уен тю-тю ан­на­ры...

Яр­ла­ры таш­тан иде

Икен­че кич­не Ни­яз үзе Фәр­хәт­ләр­гә кил­де. Квад­ро­цикл­сыз гы­на.
– Ник ми­ңа әйт­мә­дең про­фес­сор­га бар­га­ның­ны?
Фәр­хәт Эн­җе­гә мак­тан­ган иде, Эн­җе­се мо­ңа әйт­кән ин­де.
– Мин аңа бу­лы­шыр­га бар­дым. Ник, те­ге көн­не үзең кал­ды­рып кит­тең бит ми­не!
– Кем бел­гән аның про­фес­сор икә­нен! Ба­рам мин! Кой­ма­сын да то­ты­шам. Та­гын кай­чан кү­рә­сең ан­дый ке­ше­не!
Фәр­хәт «черт» итеп җир­гә тө­кер­де. Ни­яз­га «әй­дә» дә ди­мә­де, «юк» та ди­мә­де. Туп-ту­ры авыл ба­шы­на юнәл­де. Ни­яз кой­рык ши­кел­ле аңа ияр­де.
– Әй, ма­лай­лар! Мин дә сез­нең бе­лән ба­рам!
Эн­җе икән. Үзе эш ки­ем­нә­рен­нән.
– Ише­гал­ды гы­на тү­гел, өен дә җы­еш­ты­ра­сы бар­дыр аның.
– Әни­ең­нән со­ра­дың­мы соң? – Фәр­хәт авы­зын ер­ды. – Күл­мә­гең­не пыч­ра­тып кайт­саң, элә­гә бит үзе­ңә!
– Ярар, ос­тар­ма!
Кап­ка тө­бен­дә алар­ны Али­нә кар­шы­ла­ды.
– У-у-у, це­лая ко­ман­да! Ба­ба­кай, мон­да нин­ди­дер ко­ман­да кил­де!
Га­яз аб­зый та­гын шул ис­ке курт­ка­сын ки­еп ал­ган, бак­ча ягын­да йө­ри иде, шун­нан ура­тып кил­де. Һәм­мә­се бе­лән дә кул би­реп кү­ре­шеп чык­ты. Фәр­хәт юри үз ке­ше бу­лып сөй­ләш­те. Ни­яз­ның эче бор­сын әле бе­раз.
– Ме­нә, бу­лыш­чы­лар алып кил­дем, Га­яз аб­зый. Бер­гә-бер­гә кү­ңел­ле­рәк бу­лыр. 
– Бер­гә һәр­ва­кыт кү­ңел­ле. Өй ар­ты­на чык­кан идем әле. Бө­тен­ләй чүп бас­кан.
– Утый­быз аны, Га­яз аб­зый!
– Без Али­нә бе­лән өй­дә­ге­сен ка­рый­быз, ярый­мы? – Эн­җе кау­шап сөй­лә­шә, шу­лай да сер бир­мәс­кә ты­ры­ша.
– Син, сең­лем, аның бе­лән та­тар­ча сөй­ләш, – Га­яз аб­зый Али­нә­гә ка­рап бар­мак сел­ке­де. Аң­ла­дың­мы, янә­се.
Кич­кә та­ба йорт ялт ит­те. Ни­яз әл­лә ни эш күр­сәт­мә­де ин­де, бил­ге­ле. Те­ген­ди-мон­дый со­рау­лар би­реп, про­фес­сор аб­зый­ны тин­те­рә­теп йөр­де – бө­тен эше шул бул­ды. Фәр­хәт аның өчен чи­тен­се­неп тә куй­ды. Га­яз аб­зый­ның әл­лә ни исе кит­кән ке­бек бул­ма­ды үзе, Ни­яз­ның һәр со­ра­вы­на озак­лап җа­вап бир­де. Али­нә бе­лән Эн­җе дә дус­лаш­кан, агы­лый­га-та­гы­лый бу­лып йө­ри­ләр.
– Абый, сез аны җәй­гә без­дә кал­ды­ры­гыз, чын та­тар кы­зы бу­лып кай­тып ки­тәр, – ди­де Эн­җе.
– Кы­зым, ка­ла­сың ки­лә­ме соң?
– Ки­ля. Мы уже до­го­во­ри­лись, – ди­де Али­нә, күз­лә­рен ша­ян кыс­ка­лап.
Чәй янын­да сүз күп бул­ды. Га­яз аб­зый күб­рәк Таш­су авы­лы­ның ки­леп чы­гы­шы ту­рын­да сөй­лә­де:
– Явыз Иван­ның Ка­зан­ны алу та­ри­хын бе­лә­сез бит ин­де сез. Шул за­ман­да та­тар­лар­ны көч­ләп чу­кын­ды­ру баш­лан­гач, ата-ба­ба­ла­ры­быз шу­шы як ур­ман­на­ры­на ка­чып кил­гән. Та­би­гать ма­тур без­нең, әйе бит? Гел ур­ман да ур­ман. Алар яшә­гән урын­нар­да ак­рын­лап авыл­лар бар­лык­ка кил­гән. Шу­лар­ның бер­се – без­нең Таш­су. Ел­га бе­лән ике­се бер исем­дә. Су тө­бе гел таш бул­ган­дыр ин­де, әле дә яр­лар таш­тан бит. Без ба­ла­чак­та су шул яр­лар­дан та­шып ага иде...

Ва­кыт кап­су­ла­сы

Ир­тә­гә 1 май ди­гән көн­не бө­тен мәк­тәп­не ише­гал­ды­на ли­ней­ка­га җый­ды­лар. Са­лих абый, ба­ла­лар­ның ты­ныч­ла­нып бет­кә­нен кө­теп, шак­тый гы­на дәш­ми тор­ды. Тир­гә­мә­де дә, ки­сәт­мә­де дә. Укы­ту­чы­лар да аның сүз баш­ла­вын са­га­еп кө­тә­ләр ке­бек то­ел­ды Фәр­хәт­кә.
– Эһем... Ишет­кә­не­гез бул­ган­дыр­мы, юк­тыр­мы, мон­нан кы­рык ел элек без­нең мәк­тәп­тә зур ва­кый­га бул­ган бит...
Ди­рек­тор пау­за ясап сөй­ли, ки­е­рен­ке­лек­не арт­ты­ра.
– Мәк­тәп­не тә­мам­лау­чы­лар чы­га­ры­лыш ки­чә­сен­дә бер кы­зык­лы нәр­сә уй­лап тап­кан...
«Нәр­сә уй­лап тап­кан­нар? Әй­те­гез ин­де тиз­рәк!» Кыч­кы­рып әйт­мә­сә­ләр дә, бө­те­не­се­нең уен­да шул гы­на.
– Ме­нә шу­шы пи­о­нер һәй­кә­ле яны­на җы­е­лыш­кан­нар да... Сез бе­лә­сез, ул чак­та ба­ла­лар пи­о­нер оеш­ма­сын­да тор­ган, ком­со­мол­да тәр­би­я­лән­гән. Ме­нә шул пи­о­нер һәй­кә­ле­нең ни­ге­зе­нә «Ва­кыт кап­су­ла­сы» кү­меп куй­ган­нар. Кап­су­ла эче­нә уку­чы­лар ки­лә­чәк бу­ын­га хат язып сал­ган...
Ли­ней­ка гөж­ләп куй­ды. «Нин­ди хат? Кем­гә дип яз­ган­нар? Нәр­сә яз­ган­нар? Ник ки­рәк бул­ган ул?»
– Без хә­зер тан­та­на­лы рә­веш­тә шул кап­су­ла­ны ка­зып ала­чак­быз!
Физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы бер­ни­чә кө­рәк ко­чак­лап то­ра икән, баш­та­рак аңа бер­кем дә игъ­ти­бар ит­мә­гән иде.
– Йә, кем бе­рен­че?
Фәр­хәт бул­мый, кем бул­сын? Аның ар­тын­нан Ни­яз да куз­гал­мак­чы иде, тук­та­лып кал­ды. «Шә­һәр ма­лай­ла­ры» кер­фек­лә­рен дә сел­кет­мә­де, йөз­лә­рен­дә аз гы­на да кы­зык­сы­ну га­лә­мә­те юк иде. Эн­җе алан-йо­лан ка­ран­га­лап тор­ды да кыю гы­на ал­га ат­ла­ды:
– Би­ре­гез, үзем ка­зыйм!
Әй­түе ге­нә ан­сат. Бәр­гән са­ен кө­рәк таш­ка төр­те­лә. Кы­зый­ның бө­тен­ләй хә­ле кит­те, шу­лай да сер би­рер­гә яра­мый бит ин­де! Фәр­хәт­кә нәр­сә, уң­га-сул­га сел­тә­нү­ен бе­лә. Ул ара­да физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­сы кө­рәк­не, Эн­җе ку­лын­нан алып, те­ге ма­лай­лар­ның бер­се­нә тот­тыр­ды:
– Кыз­лар эш­лә­гән­не ка­рап то­ру авыр­дыр сез­гә...
Куш­кач, авыз эчен­нән ге­нә мы­гыр­да­на-мы­гыр­да­на сел­кен­гән бул­ды ин­де ма­ла­е­быз, әм­ма Фәр­хәт өч кө­рәк ат­кан­да, мо­ны­кы яр­ты кө­рәк­тән арт­ма­ды.
– Юк мон­да бер­ни дә, ал­даш­кан алар!
Кө­рәк­ләр бер кул­дан икен­че­се­нә күч­те, уку­чы­лар­ны укы­ту­чы­лар алыш­тыр­ды. Алар да са­гая төш­кән иде ин­де, хәт­та ди­рек­тор үзе дә ап­ты­рау­лы ты­нып калган ке­бек бул­ды. Шул­ка­дәр ти­рән­гә яшер­мә­гән­нәр­дер бит! Аңа мәгъ­лү­мат җит­ке­рү­че ша­ярт­кан бу­лып чы­га­мы­ни?
Ул авыр адым­нар бе­лән һәй­кәл яны­на кил­де, бер­се­нең ку­лын­нан кө­рәк­не ал­ды да ачу бе­лән чо­кыр тө­бе­нә ки­те­реп бәр­де. Кө­рәк «чык» итеп ме­талл әйбергә ки­леп бә­рел­де! Ур­ра!
– Мә, Фәр­хәт, син баш­ла­дың, син тө­гәл­лә!
Фәр­хәт­нең хә­рә­кә­тен тын да ал­мый кү­зә­теп тор­ды­лар. Ни­һа­ять, ул, ие­леп, чо­кыр тө­бен­нән сөт ше­шә­се зур­лы­гын­да­гы ме­талл кап­су­ла тар­тып чы­гар­ды:
– Бул­ды!
Са­лих абый кап­су­ла­ны тан­та­на­лы рә­веш­тә өс­кә кү­тәр­де:
– Ур­ра!
Аңа баш­ка­лар ку­шыл­ды.
– Сез, уку­чы­лар, кул­ла­ры­гыз­ны юы­гыз да акт­лар за­лы­на ке­реп ур­на-
­шы­гыз. Хат­лар­ны шун­да укыр­быз, – ди­де ди­рек­тор абый­ла­ры. Үзе җәлт-җәлт ке­нә ат­лап мәк­тәп эче­нә ке­реп кит­те.

Хат ба­шы – яз кар­шы…

Зал­га, шы­быр­да­шып, бик тиз ке­реп тул­ды­лар. Са­лих абый, сәх­нә ур­та­сын­да­гы өс­тәл ар­ты­на ба­сып, ба­ла­лар­ның ты­ныч­ла­нып бет­кә­нен са­быр гы­на кө­теп тор­ды.
– Кап­су­ла ми­нем ку­лым­да. Хә­зер аның бө­ке­сен чы­га­рам...
Зал тып-тын. Шу­лай да ди­рек­тор кул­ла­рын фо­кус­чы­га ох­ша­тып бор­га­лый баш­ла­гач, арт­та уты­ру­чы­лар кө­ле­шеп ал­ды. Ал­да­гы­лар алар­га ачу­ла­нып ка­ра­ды. Ме­нә өс­тәл өс­те­нә әл­лә ни­чә­гә бөк­лән­гән дәф­тәр бит­лә­ре ко­е­ла баш­ла­ды. Зал «аһ» ит­те!
– Кы­рык ел буе шун­да ят­кан­нар­мы?
– Че­ре­мә­гән­нәр дә­ме?
– Кем уй­лап тап­кан икән мо­ны?
– Нәр­сә­гә ки­рәк бул­ган ин­де бу?
– Баш­ка кы­зык­ла­ры бул­ма­ган, шу­ңа!
Ди­рек­тор ку­лын кү­тәр­де. Ты­ныч­ла­ны­гыз, диюе.
– Йә, ту­гы­зын­чы­лар, сүз сез­гә. Әй­дә­гез, кү­тә­ре­ле­гез би­ре­гә.
Хат­лар­ны алар­дан укы­тыр­га те­лә­ве икән.
– Бер хә­ре­фен дә тө­ше­реп кал­дыр­мый укып би­ре­гез әле без­гә!
Бе­рен­че бу­лып Эн­җе баш­ла­ды. Иң өс­тә ят­кан кә­газь­не че­ме­теп то­тып, ип­ләп ке­нә ал­ды­на җәй­де. Хат шак­мак­лы дәф­тәр би­те­нә языл­ган. Хә­реф­лә­рен танып бе­те­реп бул­са...
– «...Сез бу хат­ны укы­ган­да, без ин­де зур­лар бу­лыр­быз, сез­не чит­тән ге­нә кү­зә­тер­без. Сез­нең за­ман ба­ла­ла­ры­ның та­мак­ла­ры тук, өс­лә­ре бө­тен бу­лыр. Бар нәр­сә­гез җи­теш бул­гач, әй­бәт укыр­сыз. Без­дән аер­ма­лы бу­ла­рак, ас­фальт тү­шәл­гән урам­нар­дан гы­на йө­рер­сез. Ә без мәк­тәп­кә ре­зин итек­ләр­дән йө­реп укый­быз, чөн­ки яз-көз ай­ла­рын­да урам­нар пыч­рак. Мәк­тәп кар­шын­да зур та­га­рак бар, аяк ки­ем­нә­рен шун­да­гы сал­кын су­да юып ке­рә­без. Кыш кө­не класс бүл­мә­лә­ре сал­кын бу­ла, мич­ләр­гә ягып өл­ге­рә ал­мый­лар...»
Эн­җе­не бер­ни­чә тап­кыр бүл­де­реп, хи­хыл­дап ал­ды­лар. Кы­зый­ның үзе­нең дә ел­ма­я­сы кил­де, шу­лай да түз­де, те­ге­ләр­гә усал итеп ка­рап-ка­рап ал­ды.
Аны баш­ка кыз­лар алыш­тыр­ды, ан­нан соң ма­лай­лар­га да чи­рат җит­те. Бер хат тә­мам­ла­ну­га, зал гөж­ләп ала, һәр­кем үзе­не­кен әй­теп ка­лыр­га ашы­га.
– «...Дә­рес­ләр күп ке­рә, кө­не­нә җи­де­шәр сә­гать укый­быз. Бик тиз ашый­сы ки­лә, өй­дән алып кил­гән ри­зык кы­на җит­ми. Мәк­тәп­тә бу­фет бар, шун­да ке­реп, як­мыш алып чы­га­быз. Сез аның ни икә­нен бел­мәс­сез – по­вид­ло як­кан ипи те­ле­ме ул. Ан­нан да тәм­ле ри­зык юк дөнь­я­да. Сез­гә бү­тән за­ман ки­лер. Уку­чы­лар өчен зур аш­ха­нә­ләр эш­ләп то­рыр, сез­не озын тә­нә­фес­тә кай­нар ри­зык бе­лән сый­лар­лар...»
– Як­мыш... Ха-ха...
– Өй­дән пиц­ца алып кил­гән­дер алар. Йә шаур­ма...
– По­вид­ло ди­гән бит! Ми­нем аны во­об­ще җе­нем сөй­ми.
– «...Без­нең мәк­тәп би­на­сы бик туз­ган. Бү­рә­нә ара­сын­нан мүк­ләр чы­гып то­ра. Ел са­ен нәр­сә­дер ре­монт­ла­ган бу­ла­лар. Идән­нә­ре сы­гы­лып-сы­гы­лып ки­тә, бас­кан са­ен шы­гыр­дый. Кыш кө­не тә­рә­зә рам­на­ры ара­сы­на өй­дән ис­ке-мос­кы алып ки­леп кыс­ты­ра­быз, юк­са ан­нан кер­гән су­ык­ка чы­дап бул­мый. Ә сез якты, җы­лы мәк­тәп­тә бе­лем алыр­сыз, класс бүл­мә­лә­ре­гез дә ир­кен бу­лыр. Бәл­ки, без­нең авыл­да да мәк­тәп би­на­сын, шә­һәр­дә­ге ке­бек, ике кат­лы итеп тө­зеп ку­яр­лар...»
– Кай җи­ре­нә ис­ке-мос­кы кыс­тыр­ды­лар икән ул тә­рә­зә­ләр­нең?
– Ник үз­лә­ре эш­лә­гән, ник тех­нич­ка­лар тү­гел?
– Ә ул мүк­ләр ник ки­рәк бул­ды икән?
– Мәк­тәп­нең ике кат­лы бу­ла­ча­гын бел­гән­нәр та­гын!
– «...Пи­о­нер сбор­ла­рын да, ком­со­мол җы­е­лыш­ла­рын да авыл клу­бын­да үт­кә­рә­без. Чөн­ки мәк­тәп­кә сы­еп бул­мый. Ту­зан туз­ды­рып урам­нар буй­лап атлыйбыз. Быр­гы кыч­кыр­та-кыч­кыр­та, ба­ра­бан ка­га-ка­га ба­ра­быз. Кап­ка тө­бе са­ен – ке­ше, без­гә кул бол­гап ка­ла­лар. Әм­ма ки­чен клуб­ка чы­гар­га рөх­сәт ит­ми­ләр. Ба­ла­лар өчен ки­но кил­гән­дә ге­нә ба­рыр­га ярый. Аны­сын да як­ты ва­кыт­ка ту­ры ки­те­рә­ләр. Сез укы­ган­да алай бул­мас. Урам­нар электр фо­нарь­ла­рын­нан ялт итеп то­рыр, клуб­ка ас­фальт юл­лар­дан ба­рыр­сыз. Җы­е­лыш­лар өчен дә мәк­тәп­нең үзен­дә мах­сус зал бу­лыр...»
Мо­ны­сын укы­ган­да ук әл­лә ни­чә бүл­дер­де­ләр.
– Быр­гы кыч­кыр­тып?
– Ба­ра­бан ка­гып?
– Кы­зык бул­ган икән!
– Ул ки­но­ны клуб­ка ба­рып ка­рар­га ки­рәк бул­ды ми­кән­ни? Өй­дә уты­рып кы­на яра­ма­ган­мы­ни?
– Та­гын ас­фальт... Кы­рык ел­дан соң да шул авыл ин­де. Хә­зер дә ас­фальт үзәк урам­да гы­на...
– Клуб ди­ме? Юк бит ул!
– Ник, ас­кы урам­да­гы җи­ме­ре­лә баш­ла­ган би­на – шул клуб бул­ган бит ин­де элек! 
– «...Сез­гә те­ле­фон­лы за­ман ки­лер. Һәр өй­гә те­ле­фон кер­тер­ләр. Ерак­та яшәү­че ту­ган­на­рың бе­лән сөй­лә­шә­се бул­са, без­нең ке­бек поч­та­га йө­гер­мәс­сез, өе­гез­дән то­рып кы­на сөй­лә­шер­сез. Ә хә­зер­гә әле кол­хоз пред­се­да­те­лен­дә һәм мәк­тәп ди­рек­то­ры­ның өен­дә ге­нә ул те­ле­фон...»
Мо­ны­сы­на ка­бат шар­кыл­дап кө­ле­шеп ал­ды­лар.
– Өй­лә­ре­гез­дә, ди­гән­ме? Кул­ла­ры­гыз­да ди­мә­гән­ме?
– Поч­та­ның кай­да икә­нен бел­гән ке­ше бар­мы соң аның?
– Ник бул­ма­сын, гә­зит­ләр шун­да ки­лә бит!
– Ки­лә, әйе. Бер­көн шу­ның кар­шын­да­гы чи­рәм­лек­кә та­ра­тып таш­ла­ган­нар иде, үт­кән бе­ре үзе­нә ти­еш­ле­сен сай­лап алып ки­тә. Без кеч­ке­нә чак­та бар иде әле поч­таль­он­нар, йорт са­ен ке­реп, гә­зит­тер, хат­тыр кал­ды­рып чы­гып ки­тә­ләр иде. Хә­зер юк! Тү­ләр­гә ак­ча­ла­ры юк чөн­ки.
– Нин­ди гә­зит? Бө­тен нәр­сә те­ле­фон­да бар бит, ник ки­рәк ул? Хат­ны да поч­та аша җит­кер­гән­нәр­ме­ни? Ват­сап­тан гы­на языш­ма­ган­нар­мы?!
– Ти­ле мәл­лә син, бул­ма­ган бит элек ан­дый те­ле­фон­нар!
– «...Авыл­да мед­пункт бар. Бө­тен авыл хал­кы­на бер фельд­шер – Мар­зия апа хез­мәт күр­сә­тә. Ныг­рак авы­рып кит­кән­дә ра­йон боль­ни­ца­сы­на ба­рыр­га ки­рәк. Чир­ле ки­леш ма­ши­на юл­лап ар­лы-бир­ле йө­ге­рер­гә ту­ры ки­лә. Кы­рык ел­дан соң без­нең авыл­да да, һич­шик­сез, боль­ни­ца тө­зеп ку­яр­лар...»
Мо­ны­сы­на биг­рәк ка­ты гөж­лә­де­ләр.
– Бар ди си­ңа боль­ни­ца!
– Шул, сез­нең за­ман­нан кал­ган мед­пункт ин­де ул, апа­лар, абый­лар! Ярый, ул чак­та авыл­га бер фельд­шер бул­ган икән әле. Хә­зер әл­лә ни­чә авыл­га бе­рәү.
– Ярар, «ма­ши­на юл­лап» ди­гән бит. Хә­зер йорт са­ен ике­шәр-өчәр ма­ши­на. Уты­ра­лар да ки­тә­ләр.
– Йорт са­ен дип... Карт­лар­ны кая ку­я­сың? Күр­ше­дә ял­гыз әби яши, да­ру­ла­рын гел әти­ләр ра­йон­нан алып кай­тып би­рә.
 – «...Кол­хоз­ның ал­ма бак­ча­сы сез­нең за­ман­да та­гын да зу­ра­ер, җи­ләк-җи­меш­нең яңа сорт­ла­рын уй­лап та­бар­лар. Без ел са­ен кол­хоз­чы­лар­га ал­ма җыешыр­га чы­га­быз. Үзе­без дә рә­хәт­лә­неп сый­ла­на­быз. Сез дә сак­ла­гыз ул бак­ча­ны, сез­дән соң­гы 
бу­ын­нар­га да ка­лыр­лык бул­сын...»
– Сак­лый ал­ма­ган­нар шул ин­де аны! Без­нең га­еп юк.
– Кә­җә бак­ча­сы ул хә­зер. Рә­хәт­лә­неп сый­ла­на хай­ван­нар. Аның ал­ма­сын кем аша­сын! Кыр­гый­ла­нып бет­кән ул бак­ча.
– «...Без сы­ер фер­ма­сын шеф­лык­ка ал­дык. Көн са­ен ир­тән чи­рат­ла­шып до­яр­ка­лар­га бу­лы­шыр­га йө­ри­без. Кай­сы­ла­ры­быз шун­да эш­кә дә ка­лыр әле. Ә ку­ян фер­ма­сы үзе­без­нең мәк­тәп ише­гал­дын­да гы­на. Аны­сы бә­лә­кәй­рәк класс­та­гы­лар өчен. Үзе­без­нең про­из­водст­во бри­га­да­быз бар, бри­га­дир­ны, зве­но җи­тәк­че­лә­рен үзе­без сай­лап ку­я­быз. Иң уң­ган­нар­ны, бул­дык­лы­лар­ны. Җә­ен кол­хоз­ның чө­ген­дер ба­су­ын­да эш­ли­без, һәр уку­чы­га ае­рым ки­шәр­лек­ләр бү­леп би­ре­лә. Сез дә ту­ган кол­хо­зы­гыз­дан ае­рыл­мас­сыз, хез­мәт сө­еп үсәр­сез дип ыша­на­быз...»
Мо­ны­сын­нан соң зал бе­ра­ра тын тор­ды. Ан­на­ры гы­на үза­ра чыш-пыш сөй­лә­шү­ләр кит­те.
– Ту­ган кол­хо­зы­гыз ди­ме? Кай­да соң ул?
– Ан­да буш­ка эш­ләп йөр­мә­гән­нәр­дер бит ин­де? Бер дә тү­ләү ту­рын­да яз­ма­ган.
– Ә сы­ер фер­ма­сы кай­да?
– Ник, өс­ке урам­нан чы­гып кит­кәч җи­ме­рек би­на­лар бар бит, шун­да бул­ган.
– Ку­ян фер­ма­сы? Мәк­тәп­тә? 
Фу-у-у...

Соң­гы хат

Хат­лар уку озак­ка су­зыл­ды. Ике сә­гать ке­нә утыр­ма­ган­нар­дыр. Ме­нә, ни­һа­ять, ди­рек­тор иң ас­та ят­кан соң­гы хат­ны ку­лы­на ал­ды.
– Ярый, ба­ла­лар, сез ары­ган­сыз­дыр, урын­на­ры­гыз­га тө­шеп уты­ры­гыз. Мо­ны­сын үзем ге­нә укып би­рим.
Ул, кулъя­у­лы­гын чы­га­рып, тир­ли төш­кән маң­га­ен сөрт­те, күз­ле­ген рәт­ләп куй­ды.
– Кхым... Йә, ярый, тың­ла­гыз. 
«...Бы­ел мәк­тәп­не тә­мам­лый­быз. Кай­сы­быз кая та­ра­лы­шыр? Ту­ган авы­лы­быз өчен нәр­сә дә бул­са эш­ли алыр­быз­мы?.. Бел­мим... Чөн­ки мин ки­лә­чәк­не бө­тен­ләй баш­ка төр­ле күз ал­ды­на ки­те­рәм. СССР ди­гән ил­не баш­ка­сы алыш­ты­ра­чак. Авыл­лар­да кол­хоз­лар тар­ка­ла­чак, җир-су­га ае­рым ке­ше­ләр ху­җа бу­ла­чак. Мә­дә­ни­ят учак­ла­ры, мәк­тәп­ләр ябы­ла­чак, чөн­ки авыл хал­кы ак­рын­лап шә­һәр­ләр­гә кү­че­неп бе­тә­чәк. Ту­ган те­ле­без­гә дә кур­кы­ныч яна­я­чак – аның ки­рә­ге кал­ма­я­чак...»
Зал «аһ» итеп куй­ды. Күз­ләр зур бу­лып ачыл­ды. Нәр­сә, бо­лар ара­сын­да кү­рә­зә­че дә бул­ган мәл­лә? Чы­ны шул: авыл ак­рын­лап бе­тү­гә та­ба ба­ра. Фер­мер­лар кал­са гы­на ин­де мон­да. Һәм шу­лар­да эш­ләп йө­рү­че­ләр. Әти-әни­ләр те­лен­дә дә гел шул сүз: «Ме­нә, си­нең ту­гыз­ны бе­те­рү­ең­не ге­нә кө­тә­без, ра­йон­га­мы, шә­һәр­гә­ме кү­че­нү ягын ка­рар­га ки­рәк бу­лыр...» Та­тар те­ле бе­лән дә шул хәл. Әл­лә укы­ту­чы­лар аны бө­тен­ләй оныт­ты­рыр­га те­ли – бар фән­нәр рус­ча­га кү­чеп бет­те, уз­ган ел дә­рес­лек­ләр­нең дә рус те­лен­дә­ге­сен кай­тарт­ты­лар.
Са­лих абый, уку­чы­лар­ның ты­ныч­ла­ну­ын са­быр гы­на кө­теп бе­те­реп, дә­вам ит­те:
– «...Без­нең ту­ып үс­кән авы­лы­быз шу­лай юк­ка чы­га­чак. Таш­лан­дык йорт­лар, кол­хоз­ның җи­ме­ре­леп бет­кән фер­ма­ла­ры, чо­кыр-ча­кыр­лы урам­нар гы­на кай­чан­дыр би­ре­дә авыл бул­ган­лы­гын ис­кәр­теп то­рыр. Кы­рык ел­дан соң без ин­де авы­лы­быз­ны тап­ма­я­чак­быз...»
Зал­ны кү­ңел­сез тын­лык бас­ты. Шу­лай да арт­тыр­ган хат ав­то­ры – бар бит әле авыл, бө­тен­ләй юк дип әй­теп бул­мый. Хә­зер­гә бар... Әгәр күп­ме­дер ва­кыт­тан соң чын­нан да шун­дый хәл­гә төш­сә?.. Абау...
Эн­җе ба­шын тү­бән иде – әл­лә күз яшь­лә­ре дә та­мып төш­те ин­де? Фәр­хәт­кә ге­нә шу­лай кү­рен­де бу­гай. Ул үзе дә бе­раз­дан бер нок­та­га ка­рап уй­га кал­ды. Ни­яз исә алан-йо­лан ка­ран­га­ла­ды: бет­сә бе­тә ин­де, алар ба­ры­бер кү­че­нер­гә җы­е­на мон­нан. Алай да... Кү­чен­сә ни, кай­тып йө­ри­се кил­мәс ми­кән­ни?
Шу­лай хәй­ран ва­кыт тын гы­на утыр­ды­лар, бе­рәү дә сүз кыс­тыр­ма­ды. Ни әйт­сен­нәр, дө­ре­се шул бит. Бер нәр­сә ге­нә сә­ер: кы­рык ел элек бү­ген­ге­не ни­чек тө­гәл итеп әй­теп би­рә ал­ган соң бу ке­ше? Юк, нин­ди­дер ял­ган бар мон­да! Алай ди­сәң, та­рих­та бул­ган ан­дый ке­ше­ләр. Ун­дүр­тен­че га­сыр­да яшә­гән Ност­ра­да­мус, мә­сә­лән. Бу да шун­дый­рак ке­ше бул­ды ми­кән­ни? Нәкъ ме­нә бү­ген­ге авыл ту­рын­да яз­ган бит ул!
Тын­лык­ны ка­бат Са­лих абый боз­ды.
– Хат тә­мам­лан­ма­ган әле. Аның ав­то­ры бу юл­дан чы­гу юлын да күр­сәт­кән...
Һәм­мә­се дә ка­бат ту­ра­еп утыр­ды. Ни­чек?.. Юлы бул­са, күп­тән чык­кан бу­лыр­лар иде ин­де. Аның шу­лай таш­лан­дык хәл­гә тө­шә ба­ру­ы­на кү­не­геп ки­лә­ләр бит, бе­рәү­нең дә эче пош­мый.
– «...Авыл хал­кын эш бе­лән тәэ­мин итәр­гә ки­рәк. Кол­хоз та­рал­гач, җир-су­лар ае­рым ке­ше­ләр ку­лын­да ка­ла­чак. Ул ке­ше­ләр үз­лә­ре ге­нә элек­ке­ге кол­хоз бе­лән ида­рә итә ал­ма­я­чак. Алар кул ас­тын­да эш­лә­гән авыл хал­кы­ның хез­мә­те дө­рес бә­я­лә­нер­гә 
ти­еш – шу­ңа ире­шер­гә ки­рәк. Юк­са ке­ше­ләр, эш эз­ләп, кай­сы кая та­ра­лып бе­тә­чәк...»
– Бет­те бит ин­де ул! – Мо­ңа ка­дәр та­выш­сыз-тын­сыз гы­на утыр­ган Ни­яз­ның да тү­зе­ме тө­кән­де. – Ник без­нең әти­ләр шә­һәр­гә йө­реп эш­ли? Мон­да эш бул­ма­ган­га! Ху­җа­лык җи­тәк­че­се эш­кә күр­ше ма­ри авы­лы ке­ше­лә­рен дә­шә. Чөн­ки алар аз ак­ча­га да ри­за. Без­не­ке­ләр – юк. Ник ри­за бул­сын­нар, алар­ның за­кон­ный җир­лә­ре бит ул!
Ди­рек­тор Ни­яз­ның ду­ла­га­нын кө­теп бе­тер­де.
– Ярый, дә­вам итик. «...Ке­ше­ләр авыл­ла­рын таш­лап кит­мә­сә, ба­ла­ла­рын да шу­шын­да үс­те­рә, ди­мәк, яс­ле­ләр дә, мәк­тәп, баш­ка оеш­ма­лар да эш­ләп то­ра­чак. Би­ре­дә яшәү­че­ләр бар икән, ди­мәк, ел­га­лар да са­ек­мый, күл­ләр дә кип­ми. Авыл­ны баш­ка төр­ле итеп тә ба­е­тып бу­ла: ту­рист­лар­ны җә­леп итәр­лек урын­нар күп без­дә. Ка­ра­гыз әле Яр­ка­нат та­вын! Шун­да юл са­лыр­га, тау ба­шы­на сә­я­хәт­ләр ясар­га мөм­кин. Тау­ның уң як итә­ген­дә Сә­ет­хан мә­га­рә­се бар. Без ан­да­гы тар­мак­ла­нып кит­кән җир ас­ты юл­ла­рын­да күп йөр­дек. Сез­нең за­ман­га ишел­ми-нит­ми ки­леп җи­тә ал­ды ми­кән ул мә­га­рә? Җит­мә­гән бул­са, җир ас­ты юл­ла­рын чүп-чар­дан арын­ды­рып, мә­га­рә авы­зы­на кап­ка ко­рып, тау­ның бу як итә­ген­дә­ге Из­ге­ләр чиш­мә­сен чис­тар­тып, чит­тән кил­гән ку­нак­лар өчен ме­нә ди­гән экс­кур­си­я­ләр оеш­ты­рыр­га бу­ла. Ә кол­хоз­ның ал­ма бак­ча­сы ни хәл­дә? Ал­ма­гач­ла­ры кар­тай­ган­дыр ин­де, яңа­ла­рын утыр­тыр­га ки­рәк­тер. Ә, бәл­ки, аны ял пар­кы итеп үз­гәр­тер­гә­дер? Ко­ры­ган ал­ма­гач­ла­рын­нан арын­ды­рып, яшь­лә­ре­нең бо­так-ча­так­ла­рын ти­гез­ләп ки­сеп, ма­тур ал­ле­я­лар ясар­га, мә­сә­лән. Ир­кен­рәк урын­на­рын­да төр­ле атт­рак­ци­он­нар ур­наш­ты­рыр­га. Фан­та­зи­я­лә­ре­гез­не эш­кә җик­сә­гез, авыл­ны гөр­лә­теп яшә­теп бу­ла­чак, дус­лар!»
Са­лих абый тук­тал­ды, кә­газь­не дүрт­кә бөк­ләп, ал­ды­на куй­ды. Бар­мак­ла­рын шул кә­газь өс­тен­дә би­е­теп ал­ды.
– Кы­зык... Әйе бит?... Ал­га ка­рап фи­кер йөрт­кән мо­ны язу­чы. Тәкъ­дим­нә­ре әй­бәт. Биг­рәк тә сез­гә, ту­гы­зын­чы­лар. Бы­ел­дан соң кай­сы­гыз кая та­ра­лы­шыр. Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лар­га­мы, бе­рәр учи­ли­ще-фә­лән­гә ке­рер­гә­ме – аны­сы ха­кын­да уй­ла­ган­сыз­дыр ин­де. Ни бул­са да, ал­да­гы яз­мы­шы­гыз­ны ту­ган авы­лы­гыз бе­лән бәй­лә­сә­гез, та­рих сез­гә рәх­мәт­ле бу­ла­чак.
Та­гын тын­лык. Баш­лар тү­бән иел­гән. Бө­те­не­се ап­ты­раш­та. Ки­нәт Фәр­хәт ба­шын кү­тәр­де дә, алан-йо­лан ка­ран­га­лап ал­ды. Юк, аның хат эч­тә­ле­ге ту­рын­да уй­лап уты­руы тү­гел икән. То­рып бас­ты да кыч­кы­рып ярып сал­ды:
– Нәр­сә­се­нә ап­ты­рар­лык мо­ның?! Кы­рык ел элек яшә­гән ке­ше бү­ген без­нең авыл­да ни бу­ла­сын ка­ян бел­сен! Без­нең як­та экст­ра­сенс­лар юк! Са­лих абый үзе яз­ган мо­ны!
Зал янә гөж­ләп куй­ды. Кай­сы­ла­ры Фәр­хәт­нең ар­тык кыю бел­де­рүе өчен уңай­сыз­лан­ды, кай­сы­ла­ры «чын­лап та, әл­лә шу­лай ми­кән» дип ике­лән­де.
– Ник алай ди­сең, Са­лих абый күз ал­дын­да ач­ты бит бө­ке­сен! – ди­де 
Ни­яз, дус­ты­на ап­ты­рап ка­рап.
– Ал­дан са­лып куй­ган бу­луы бар!
– Ни­чек сал­сын, ни­чә ке­ше көч­кә ка­зып ал­дык бит!
– Алай­са, ник бер дә ял­гыш­мый яза без­нең тор­мыш­ны?
– Кү­рә­зә­че бул­ган ул, шул ке­ше­не та­ба­сы иде ме­нә!
Ди­рек­тор абый­ла­ры бә­хәс­кә ку­шыл­мый­ча гы­на тың­лап тор­ды. Ан­на­ры Фәр­хәт­не үз яны­на дә­шеп мен­гер­де.
– Кә­га­зе­нә күз сал әле, энем...
Фәр­хәт сәх­нә­гә си­ке­реп мен­де. Күз са­лып кы­на кал­ма­ды, то­тып та ка­ра­ды. Сар­га­еп, йо­мар­ла­нып бет­кән дәф­тәр би­те. Ше­шә авы­зы­на сый­сын өчен­дер, әллә ни­чә­гә бөк­лә­гән­нәр. По­чер­кы ти­гез, ма­тур. Хә­зер бо­лай язу­чы юк ин­де. «Э­лек ма­тур язу дә­ре­се ке­рә иде», – ди әни­се. Хә­зер ник ки­рәк ул, бар­мак­лар компь­ю­тер кла­виш­ла­ры­на ба­са бел­сә, шул җи­тә.
Зал­да­гы­лар кө­ле­шеп ал­ды. Фәр­хәт алар­га ачу­лы итеп ка­ра­ды да, сөм­се­ре ко­е­лып, урын­ды­гы­на тө­шеп утыр­ды.
Чы­шын-пы­шын сөй­лә­шә-сөй­лә­шә та­ра­лыш­ты­лар.

Өмет­ләр зур­дан иде

Эн­җе Али­нә­не җи­тәк­ләп ки­лә иде, Фәр­хәт бе­лән Ни­яз ку­ып җит­те үз­лә­рен.
– Га­яз аб­зый­лар­га­мы?
– Әл­лә бу кы­зый чын­лап та ка­ла­мы сез­дә? Әни­ең ри­за­мы соң? – Фәр­хәт һа­ман үзе­не­кен ту­кый.
– Ни­чек ке­нә ри­за! Га­яз аб­зый­ның үзен дә ку­нак­ка дә­шәр­гә куш­ты әле. Ан­дый зур ке­ше бе­лән якы­наю ярый ул, ди. Мәк­тәп­не бе­те­рә­сең, ан­на­ры укыр­га керә­сең бар, ди...
Фәр­хәт авы­зын ер­ды:
– Һа, нәкъ сез­нең­чә ин­де бу!
Га­яз аб­зый­лар ише­гал­дын­да­гы сөй­лә­шү гел шул соң­гы хат ти­рә­сен­дә бар­ды. Про­фес­сор алар­ны, бө­тен эшен таш­лап, би­ре­леп тың­ла­ды.
– Шул­ка­дәр өмет­лән­гән бул­ган ин­де алар ком­му­низм ки­лә­се­нә.
– Кай­сы­ла­ры авыл чи­те­нә по­езд юлы ки­леп җи­тә­чә­ге­нә дә ышан­ган.
– Бер­се «а­вы­лы­быз шә­һәр­гә әй­лә­нә­чәк, күп кат­лы йорт­лар тө­зе­лә­чәк» дип тә куй­ган...
Га­яз аб­зый алар­ны бүл­дер­ми тың­ла­ды. Ан­на­ры гы­на сүз кыс­ты­рып куй­ды:
– Да-а-а... Бул­га­ны сак­ла­на­чак, ди­мә­гән икән бер­се дә. Кем­дер эш­ләр дип көт­кән­нәр, таш­ла­ган­нар да кит­кән­нәр.
Бер нок­та­га ка­рап уй­ла­нып тор­ды да:
– Кит­кән­без... – дип өс­тә­де.
Ни­яз­ның ба­шы­на нәр­сә­дер ки­те­реп сук­кан ке­бек бул­ды:
– Ка­ра­гыз әле, абый! Сез дә, мәк­тәп­не кы­рык ел элек бе­тер­дем, ди­де­гез. Бо­лар ара­сын­да сез­нең хат та бар бу­лып чы­га бит?
Га­яз аб­зый хәй­лә­кәр ге­нә ел­ма­еп куй­ды:
– Бар ин­де, бар. Үзем нәр­сә яз­га­ным­ны хә­тер­лим. Баш­ка­лар­ны­кын бел­ми идем, бер-бе­ре­без­гә күр­сәт­ми яз­дык бит без ул хат­лар­ны. Һәм­мә­без дә бер төрле уй­ла­ган ул чак­та. Үзен­нән-үзе ях­шы­дан ях­шы­га гы­на ба­рыр дип өмет­лән­гән. Уты­зы­быз­ның уты­зы да авыл­дан чы­гып кит­те: кем юга­ры уку йор­ты­на, кем тех­ни­кум­нар­га ба­рып кер­де, кем шә­һәр­дә эш­кә ур­наш­ты, би­ре­гә ку­нак­ка гы­на кай­тып йөр­дек. Әти-әни ни­ге­зен­дә ке­ше кал­ма­гач, авыл юлын бө­тен­ләй оныт­тык. Ата-ба­ба­ла­ры­быз ти­ре там­ган, ба­ла­ча­гы­быз үт­кән урын бит бу! Ни­чек яшәр­тер­гә си­не, авы­лым?..
Ул, бер нок­та­га те­кәл­гән дә, сөй­ли дә сөй­ли. Баш­ка­лар аңа ап­ты­рап ка­рап тор­ды. Кай­бер сү­зен аң­ла­ды­лар, кай­бер­лә­рен – юк. Али­нә ба­ба­сы­ның моңсуланып кит­кән йө­зен кү­реп, аны юа­тыр­га ашык­ты. Му­е­нын­нан ко­чып алып:
– Ба­ба­кай, ус­по­кой­ся, все бу­дет хо­ро­шо! – ди­де.
– Авыл­ны ни­чек яшәр­тер­гә ди­гән хат та бар ан­да! – дип, Ни­яз бө­те­не­сен­нән ал­да чәч­рәп чык­ты. Сә­ер хат ту­рын­да да бер-бер­сен бүл­де­рә-бүл­де­рә сөйләде­ләр.
– Тик ан­да языл­ган­ның бер­се дә тор­мыш­ка аша тор­ган тү­гел, – дип, йом­гак яса­ган­дай әй­теп куй­ды Фәр­хәт.
– Шу­лай ди­сез­ме? – Га­яз аб­зый һа­ман үз уй­ла­рын­да йө­зә иде бул­са ки­рәк. – Без яса­ган ха­та­лар­ны сез ка­бат­ла­ма­са­гыз, ашар­га да мөм­кин. Баш­та укып бете­рер­гә, юга­ры бе­лем алыр­га ки­рәк сез­гә, бил­ге­ле. Кол­хоз дип атал­ма­са да, авыл­да «Таш­су» ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те бар. Ни өчен ан­да чит­тән кил­гән ке­ше­ләр эш­ли? Җи­тәк­че­ләр ни өчен ке­ше­ләр­гә үз җир­лә­рен­дә ир­кен­ләп яшәр­гә бир­ми? Эш­не шун­нан баш­ла­мый то­рып, баш­ка­сы­на ире­шеп бул­ма­я­чак.
– Нин­ди баш­ка­сы?
– Ала­рын ки­чә ишет­кән­сез бит ин­де. Авыл­да ту­лы кан­лы га­и­лә­ләр яшә­сә, алар өчен ти­еш­ле шарт­лар ту­ды­рыл­са... Мо­ны­сы икен­че мәсь­ә­лә.
Га­яз аб­зый­ның бө­тен әйт­кән сү­зен аң­лап бе­те­реп бул­мый, өй­дә­ге­ләр­гә сөй­ләр­гә ки­рәк. Алар аң­ла­сын – иң дө­ре­се шул бу­лыр...

Мәк­тәп бет­сә, авыл бе­тә

Сә­ер хат ту­рын­да­гы хә­бәр авыл­га бик тиз та­ра­лып өл­гер­де. Кү­бе­се аны кө­леп тың­ла­ды, кай­сы­ла­ры ку­лын гы­на сел­тә­де. Кич­ке аш­ка утыр­гач, Фәр­хәт­нең әти­се үзе бу хак­та сүз баш­ла­ды:
– Чын­лап та шу­лай, – ди­де. – Кол­хоз бар ча­гын­да бер­кем эш­сез тил­мер­мә­де, эш­лә­гән ке­ше­нең та­ма­гы тук бул­ды. Күп­ме җир­ләр буш ята хә­зер, «ү­зен ак­ла­мый» дип, бә­рәң­ге утыр­ту­дан да тук­та­ды­лар бит. «Таш­су» ху­җа­лы­гы бө­тен нәр­сә­не үз ягы­на ка­е­ра, авыл хал­кын­да га­ме юк...
– Мин аг­ро­ном­лык­ка ба­рыр­мын дип уй­лап то­рам әле, – дип куй­ды Фәр­хәт, аны бүл­де­реп.
– Ме­нә, ме­нә! – Әти­се аны кү­тә­реп ке­нә ал­ма­ды. – Юк­са ниш­ләр­гә те­лә­гә­нең­не үзең дә бел­ми йө­ри­сең. Әй­бәт бу­лыр... Га­ми­лә!.. Әни­се...  Ише­тә­сең­ме, улы­быз ни ди? Укы­ган ке­ше – укы­ган ке­ше ин­де ул...
– Ише­тәм, ише­тәм! – дип кет­кел­дә­де әни­се, улы­ның ба­шын­нан сый­пап. – Үз аг­ро­но­мы­быз бу­ла­чак икән алай­са... Ба­су-кыр­лар ху­җа­сы... Ба­су ди­гән­нән, ка­ра­ле, әти­се, син Әл­фис­не хә­тер­ли­сең­ме? Без­нең класс­таш­ны? Кол­хоз эш­лә­ре­нә гел со­ңа­рып ки­лә иде, ял­кау­ның да ял­ка­вы иде ин­де ме­нә... Кай­лар­да икән ул хә­зер?
– Ба­рып чык­ма­ган аның тор­мы­шы, – дип каш­ла­рын җы­ер­ды әти­се. – Шә­һәр­гә ки­теп, тех­ни­кум­га укыр­га ке­реп ка­ра­ган – ал­ма­ган­нар. Ан­на­ры бер ки­бет­кә ка­ра­выл­чы бу­лып ур­наш­кан, әм­ма үзе сак­ла­ган ки­бет­не та­лап кач­кан. То­тып, төр­мә­гә утырт­кан­нар. Хә­зер кай­да­дыр, әй­тә ал­мыйм...
Ни­яз­лар өен­дә дә ул көн­не сөй­лә­шү бул­ды. Әм­ма баш­ка төр­ле­рәк.
– Юк нәр­сә бе­лән йө­ри ди­рек­тор абы­е­гыз, – ди­де әти­се. – Ки­рәк­мә­гән нәр­сә­ләр уй­лап чы­га­ра... Үлеп ба­ра ин­де авыл, аны бер­кем дә те­рел­тә ал­ма­я­чак. Җир хә­зер нәкъ әү­вәл­ге ке­бек – бай­лар ку­лын­да, аны тар­тып ала ал­мый­сың...
– Җир күп ди бит, ник без эш­лә­ми­без соң ан­да?
– Син­ме? – Әти­се шар­кыл­дап кө­леп җи­бәр­де.
– Ну... Мин тү­гел ин­де, га­и­лә бе­лән. Ник Фәр­хәт­ләр бә­рәң­ге утыр­та, ә без – юк?
– Нәр­сә, та­ма­гың туй­мый­мы әл­лә? – Әни­се дә сүз­гә ку­шыл­ды. Ул әйт­сә, ка­ты әй­тә, чы­дап кы­на тор. – Ба­ла­чак­та да үзәк­кә үт­те бә­рәң­ге ба­су­ла­ры. Рә­хәт­кә чы­дый ал­ма­саң, бар, эш­кәрт шул ба­су­лар­ны!
– Әй!.. – Әти-әни­се бе­лән аң­ла­ша ал­ма­ган­да Ни­яз шу­лай гы­на ди дә тук­тый. Бу юлы дә­вам итә­се бул­ды. – Мин ун­бе­рен­че­дән соң фи­нанс инс­ти­ту­ты­на бар­мак­чы бу­лам. Авыл­ны тер­ге­зер­гә хи­сап­чы­лар да ки­рәк бу­ла­чак ди.
Әни­се та­гын кө­леп җа­вап бир­де:
– Ярый, ярый. Аңар­чы кы­рык­ка үз­гә­рер әле фи­ке­рең. Мәк­тәп бе­те­рә­сең бар. Шә­һәр мәк­тә­бе өр-яңа­дан сү­теп җыя ул...
Ә Эн­җе кем бу­ла­сын әл­лә кай­чан уй­лап куй­ды ин­де. Та­биб­лык­ка укы­я­чак ул! Бе­рен­че­гә дә кер­мә­гән иде әле, бер­ва­кыт әби­се ка­ты гы­на авы­рып кит­те дә, ашы­гыч яр­дәм ча­кырт­ты­лар. Эн­җе­не әби­се ят­кан бүл­мә­гә керт­мә­де­ләр, та­биб­лар­ның нәр­сә эш­лә­гә­нен күр­мә­де кы­зый. Ан­на­ры алар әби­не үз­лә­ре бе­лән алып кит­те. Шун­нан ка­бат әй­лә­неп кайт­ма­ды ин­де ул... Шул хәл­дән соң Эн­җе кү­ңе­ле­нә ны­гы­тып бер­ке­теп куй­ды: ул та­биб бу­ла­чак. Әй­бәт та­биб. Ке­ше­ләр­не те­рел­тә тор­ган та­биб. Әти­се яи­сә әни­се авы­рып кит­кән­дә чын-чын­лап яр­дәм итә ала тор­га­ны... Әле­гә шун­дый­рак хәл бул­ган­да ра­йон­га чы­гып ча­ба алар. Авыл­да һәм­мә ке­ше ди­яр­лек шу­лай. Эн­җе исә ха­лык­ны авыл­да то­рып дә­ва­лар. Авыл­да яшәү­че кал­са, бил­ге­ле...

* * *

Тор­мыш әү­вәл­ге­чә дә­вам ит­те. Га­яз аб­зый да җы­е­нып ки­теп бар­ды: «Шә­һәр­дә баш­лап куй­ган эшем ята, кай­тыр­га ки­рәк, – ди­де. Тө­гәл бер ай­дан ка­бат әй­лә­неп ки­лер­гә вәгъ­дә бир­де. – Аңар­чы син дә ана те­лең­не өй­рә­неп бет­кән бу­лыр­сың, шу­лай бит, кы­зым?» – дип, Али­нә­не үсен­дер­де.
Фәр­хәт­ләр ге­нә ты­ныч­лан­ма­ды. Га­яз аб­зый­ның ты­нып кал­ган йор­ты­на җы­е­ла­лар да ки­лә­чәк­кә план ко­ра­лар. Алар ин­де ра­йон мәк­тә­бе­нә до­ку­мент­ла­рын ил­теп кайт­ты­лар – өче­се дә уку­ла­рын шун­да дә­вам итә­чәк. Бу хак­та Са­лих абый­ла­ры да со­раш­ты­рып то­ра. Оч­раш­кан­да хәй­лә­кәр ге­нә ел­мая да:
– Йә, те­ге хат­ны язу­чы ке­ше­нең күр­сәт­мә­лә­рен оныт­ма­ды­гыз­мы әле? – ди­гән бу­ла. Кая оны­ту, шу­ның бе­лән ге­нә яши хә­зер алар!
«Бү­ген­ге те­ләк­лә­ре сүн­мә­сен, хы­ял­ла­ры җил­гә оч­ма­сын иде», – дип уй­лый Са­лих абый­ла­ры. Мәк­тәп­нең ак­рын­лап юк­ка чы­га ба­ру­ы­на ан­нан да ныг­рак бор­чы­лу­чы ке­ше бар ми­кән? Мәк­тәп бет­те­ме, авыл да юк­ка чы­га­чак. Шу­ңа кү­рә дә, Га­яз аб­зый ки­ңә­шен то­тып, шу­ның ха­кы­на из­ге ял­ган­га бар­ды ул. «Ва­кыт кап­су­ла­сы»н­да­гы бер хат­ны яңа­сы бе­лән алыш­тыр­ды. Бет­кән­ме­ни тау­ша­лып, сар­га­еп бет­кән шак­мак­лы дәф­тәр бит­лә­ре...
Нин­ди­дер яңа­лык бу­ла­ча­гы­на өмет итеп яшәү­нең акыл­сыз­лык икә­нен ча­ма­лый ди­рек­тор. Шу­лай да, кем бе­лә…

 

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ

Фото: https://ru.freepik.com

«Мәйдан» № 7, 2023 ел 

Комментарийлар