Логотип «Мәйдан» журналы

Сәер хат

– Әй! Кая югалдың тагын, ә?! Фәрхәтнең бер аягы койманың икенче ягына чыгып җиткән иде инде, икенчесе бу якта асылынып калды – артыннан әнисенең тавышы куып җитте. Ул күрмәсен дип, бакча артыннан гына элдертмәкче иде дә, булмады. – Ул бәрәңгене кем алырга тиеш дип уйлыйсың син? Малай лапылдап җиргә барып төште. Бәрәңге, бәрәңге...

 

 

Повесть

 

Кемгә – бәрәңге, кемгә – квадроцикл

– Әй! Кая югалдың тагын, ә?!

Фәрхәтнең бер аягы койманың икенче ягына чыгып җиткән иде инде, икенчесе бу якта асылынып калды – артыннан әнисенең тавышы куып җитте. Ул күрмәсен дип, бакча артыннан гына элдертмәкче иде дә, булмады.

– Ул бәрәңгене кем алырга тиеш дип уйлыйсың син?

Малай лапылдап җиргә барып төште. Бәрәңге, бәрәңге... Көн бетмәгән, алыныр иде әле. Нияз шалтыратты бит, яңа квадроциклында йөреп карарга чакыра! Ниязга рәхәт аңа, бакчаларына үлән генә чәчәләр, бәрәңгене Фәрхәтләрдән сатып алып ашыйлар. «Ник без дә шулай гына эшләмибез соң?» – дип сораган иде бер көнне, әтисе аның баш түбәсен чәпелдәтеп алды, җавап биреп тормады.

Фәрхәт казый, әнисе чүпли. Көн кояшлы, рәхәт. Бәрәңге тау булып өелде инде. Ул өем өстенә җимеш бакчасы ягыннан очып килгән сарылы-кызыллы яфраклар килеп сырыша.

– Әни, бу буразнаны чыккач, Ниязларга барып килим инде?

– Бар. Күп калмады, бу ялларда бетерергә кирәк түлке...

Соңгы җөмләне тыңлап тормады малай, көрәген җиргә кадады да очты.

Нияз иртәнге аш белән мәшгуль иде. Ап-ак икмәк өстенә мул итеп каймак яккан, өстенә бал сылаган. Аларын да күршедән сатып алалар – сыерлары да, умарталары да юк аларның. Фәрхәтләрнең генә абзарлары тулы мал-туар, умарталары урман эчендә үк, анысына әтисенең машинасында йөриләр. Юк ла, күпсенүе түгел, әтисе янында кайнашу үзенә дә ошый аның. Тик менә Нияз күзенә күренсә, эчен ниндидер корт кимерә башлый малайның.

– Әйдә, син дә! – дип, Нияз иптәшен чәйгә дәште. Юмартлыкка юмарт үзе...

– Тамак тук. Сиңа да җитәр инде, симереп бетәсең бит!

Фәрхәт алдын-артын уйлап сөйләшә белми. Белмәсә дә, дөресен әйтә бит ул! Ниязның икенче ияге үсә башлаган инде. Хәрәкәтләре дә авыр, аю шикелле.

Ниязның әтисе белән әнисе утыз чакрым ераклыктагы шәһәргә йөреп эшли. Авылда эш юк. Иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Малай көне буе үз иркендә. Бүген дә Фәрхәтнең: «Ярты гына сәгатькә...» дигәненә аптырап карады:

– Һе, урамга өстерәп чыгарга да җитешмибез икән...

«Ярты сәгать» ярты көнгә сузылды. Башта квадроциклның артына гына утырып йөрде Фәрхәт, аннары Нияз аңа рульне бирде. Башта урамнарны айкадылар, аннары авылдан чыгып ук киттеләр, басу юлы буйлап урманга кадәр барып җиттеләр. Артларыннан казлар каңгылдашып, этләр өреп, сарыклар бәэлдәшеп, ризасызлыкларын белдереп калды.

Фәрхәтнең телефоны куртка кесәсендә иде, аны-моны уйламыйча, курткасын көрәк сабына элеп китте. Әнисе шалтыраткан-шалтыраткан да туктаган. Малаен ачуланып каршы алды:

– Бик күрешәсегез килсә, бәрәңге алышырга дәш син аны...

Һе... чүпли ди сиңа, бар!  Ай-һай... Аның каравы, математика белән физикадан оста Нияз. Өй эшен Фәрхәткә дә бик рәхәтләнеп күчертә. Укытучылары, мәктәп директоры Салих абый, моны сизә, каты бәрелмәсә дә, Фәрхәт яныннан: «Ай-һай, егет, имтиханнарыңны ничек бирерсең икән?» – дип башын чайкап китә.

Быел биредә соңгы елларын укый алар – узган ел мәктәпне тугыз еллыкка калдырдылар. Балалар аз, кырыкка тула микән... Бер көнне әнисе өстәл янында шаккатып сөйләп утырды:

– Безнең заманда мәктәп шау-гөр килеп тора иде, өчәр параллель класс булды, икешәр сменага да сыешып бетмәдек...

Ул моны ата-аналар җыелышыннан кайткач әйтте. Әтисе дә ялгап китте:

– Салих янына кергән идем бер көнне, исем китте. Тәнәфес вакыты, бер тавыш юк. «Кайда балаларың?» – дим. «И, Ильяс, хәзер бөтенләй бүтән заман бит», – ди. Бүлмә саен алып кереп күрсәтте. Кайсы кайда чүмкәешкән дә телефоннарына кадалган. Һәркайсы үз дөньясында. Ә без!..

 

* * *

...утыз өч ел элек

 

– Бәр!..

– Нәрсә катып торасың, җитезрәк селкен!

– Уп-па! Молодец!

– Әй, малай, хәрәмләшмә!

Мәктәп ишегалды гөр килә. Бәреләләр, сугылалар, атылалар, шапылдап барып төшәләр... Укытучылар да көзге кояш җылысын «эләктереп» алырга тырыша – спорт мәйданчыгы рәшәткәсенә сөялеп, балаларны күзәтәләр, медердәп кенә сөйләшәләр.

Кыңгырау чыңы уенны иң кызган мәлендә өзде. Егерме минутлык тәнәфес мизгел эчендә узып китте. Кәефләр кырылды.

– Әй, сигезләр! Дәрестән соң кайтып китмәгез, уйнап бетерәбез!

Монысы Ильяс тавышы. Ул шулай команда бирергә ярата – комсомол комитетында спорт секциясен җитәкли егет.

– Синең шул булыр инде! – Аңа каршы комсорг Гамилә чәчрәп чыкты. – Смотр концертына әзерләнәсе барын оныттың мәллә?

– Кызлар белән әзерләнә торыгыз... Аннары без, кереп, хор җырлап чыгып китәрбез!

Гамилә аңа ачулы итеп карады:

– Синең белән сөйләшеп торган мин җүләр...

Дөрестән дә шулай булды. Кызлар түгәрәкләнеп утырып гәп куерталар иде – малайлар бар тавышларына кычкырып җырлап килеп керде:

– Без үтәлмәгән юк кара урман,

Без җиңәлмәгән дошман тумаган!..

Китте чыр-чу, китте үртәшү... Иптәшләрен тынычландырырга Гамиләнең генә көче җитмәде, сыйныф җитәкчесен дәшеп кертте.

Смотр концертында барыбер беренчелекне ала алмады сигезенчеләр. Аның каравы, райондагы волейбол ярышында башка мәктәпнекеләрне тулысынча тар-мар итеп кайттылар. Ильясның башы күккә тиде. Математикадан контроль эш вакытында гына кабат җиргә төште егет. Моңарчы аның белән сөйләшми йөргән Гамилә булышты тагын. Партадашы бит. Әмма моны укытучы апалары күреп алды. Икесенә берьюлы очып кунды. Ильяска «икеле» чәпәде, Гамиләнең дә билгесен бер баллга төшереп куйды. «Тагын бер күрсәм!» – дип тә янады әле...

 

Түләүсез эш рәте

 

Бүген хезмәт дәресендә Фәрхәтләр сыйныфын мәктәп бакчасына кишер йолкырга чыгардылар. Сыйныф дип, алты бөртек кенә инде алар – дүрт малай, ике кыз. Кызларының шунда ук авызлары турсайды. Энҗесе:

– Бу түфлиләрем белән ничек түтәл эченә керим инде, апа?! – дип киреләнде, бакча капкасы төбендә үк туктап калды. Бәрия Бариевна да ярсый төшеп җавап бирде:

– Эш киемнәреннән килергә әйтмәдемме мин сезгә?!

– Юк минем эш киемнәрем! Өйдә эшләмибез без. Бөтен җирдә автомат!

Арттыра Энҗе. Автомат булса ни, алары да үзләреннән-үзләре эшләми бит аның. Сыер саву аппаратын да өстерәп чыга кызый, печән чапкычны да шәп йөртә. Әтисенең «копалка»сы артына утырганын да күргәне бар әле Фәрхәтнең. Күккә ашкан биек коймалар аша күрмәс тә иде, Энҗе белән янәшә күршеләр алар, йомыш белән кергән чаклары күп була.

«Копалка» дигәннән, әтисенә гел әйтә инде Фәрхәт, ник казып азапланабыз, шуны алырга акчаң җитмиме, ди.

– Җиткерсәң, җиткереп була... – диде әтисе. – Мин икенче төрле уйлап торам әле. Бәрәңге сатып ерак китеп булмый, киләсе елга аны үзебезгә җитәрлек кенә утыртабыз да башка нәрсәгә күчәбез.

Фәрхәт чак кына «ура» кычкырмады.

...Малай, Энҗегә туп-туры карап, аның яныннан узып китте:

– Кыланчык!

Кылана ди, бар! Мәктәпкә укырга йөри Энҗе, эшләргә түгел! Эш үз өендә дә җитәрлек. Әнисе дә гел шуны тукып тора. Бер көнне мәктәп белән ындыр табагына алып төшкәннәр иде, күлмәк итәген пычратып кайтты. Әй эләкте инде әнисеннән! «Нәрсә калган анда сиңа?» – дип битәрләде, хуҗалык җитәкчесен сүкте. Ә монда кемне тиргисең, бакча укытучы апаларыныкы түгел бит. Энҗе, түфлиләрен салып атып, кишер түтәленә яланаяк кереп басты. Фәрхәт авызын ерды:

– Хан кызы кара халык арасында!

Энҗе аңа кишер яфраклары белән селтәнде.

– Казуыңны бел, малай!

Кырык минут вакыт эчендә нәрсә генә эшлисең – бакчаны таптап-изеп йөрделәр – шул булды. Нияз көрәккә кагылып та карамады, куллары буш түгел иде – мәктәп буфетыннан алып чыккан шаурманы ашап бетергәндә, дәрес тәмамланып килә иде инде. Бәрия Бариевнаның бөтенләй кәефе кырылды.

– Нәрсә көтә сезне киләчәктә, ә? Бигрәкләр дә эш рәте белмисез бит! – диде ул уфтанып.

Дөрес әйтми апалары. «Түләүсез эш рәте» дип әйтергә кирәк. Менә, мәсәлән, Фәрхәтне өендә эшләми дип әйтеп буламы? Ындыр табагына да теләп йөри, чөнки анда азмы-күпме хезмәт хакы түлиләр. Ул аны җыеп бара. «Акчаны акча эшли», – ди әтисе. Шуның ни икәнен аңлаганчы җыя әле.

 «Колхоз басуына алып чыгарга иде сезне бәрәңге чүпләргә...» Әнисе шулай ди Фәрхәтнең. «Күңелле чаклар» дигән була. Юри әйтә микән? Өй артындагы бәрәңгене казый-казый да гарык буласың. Ә басу очсыз-кырыйсыз бит ул. Анда ничек бәрәңге утыртып бетерә алганнардыр, аптыраш! «Басулар буш ята», – дип, әтисе дә көрсенгәләп куя. Буш ятмый, үлән үсә анда. Урманга терәлеп үк торганнарын вак агачлар басып бара. Фәрхәт белә ул. Малайлар белән шул тирәдә учак ягып, бәрәңге пешереп ашарга яраталар. Әтисе өйрәтте – баштарак гаиләләре белән өчәүләп йөриләр иде. Елга да янәшәдән генә ага монда. Елга дип... Анысы да саегып бара инде, кырыйларын да киң ябалдашлы өянкеләр каплап бетергән. Фәрхәт бәләкәй чакта ул елга аларның бәрәңге бакчаларына кадәр килеп җитә иде. Рәшәткә арасыннан гына кысылып чыгасың да яр читендәге маймычлар белән быкырдап беткәнче рәхәтләнеп уйныйсың. «Елганы буып куйган булдылар, – ди әтисе. – Анысының да рәте юк, суны киптереп бетерәләр инде...»

Өлкәннәрне тыңласаң... Элек тә элек... Берни дә булмаган ул элек. Ул смартфоннарсыз, телефоннарсыз, интернетсыз нинди кызык булырга мөмкин инде?

...Энҗе, түфлиләрен күтәреп, мәктәп артындагы инешкә аякларын юарга төшеп китте. Фәрхәт, үртәшә-үртәшә, аңа иярде.

– Әниеңнән тагын эләгә инде бүген...

– Кем әйтеп тора ди әле аңа? Син кереп әләкләсәң генә инде...

– Әләкләшергә вакыт юк. Кичен Нияз белән чыгасы бар.

– Квадроциклдамы? – Энҗенең күзләре очкынланды. – Мине дә алыгыз әле!

– Тәртибеңә карарбыз!

– Ипидер менә, үземне бик тәртипле тотармын...

 

...утыз өч ел элек

 

– Иртәгә дәресләр булмый, эш киемнәреннән киләсез. Чиләкләр алырга онытмагыз!

Сыйныф бүлмәсе «гөж» итте. Кемдер «ура» кычкырып куйды. Дәрес хәзерлисе юк дигән сүз бит инде бу. Әлфис кенә, читкә карап, авыз эченнән нидер мыгырданып алды.

Иртәгесен, чиләген иңенә асып, «барыйм микән, юк микән» дигән кебек кенә атлаганда, мәктәп капкасы төбенә килеп туктаган трактор арбасына төялешеп беткәннәр иде инде.

– Ашыкма, ашыкма, Әлфис, өлгерәсең!

– Бик кызу атлама, абынып егылуың бар!

Гел шулай: Ильяс башлый, башкалар кушыла. Көлешәләр, шаяртышалар. Әмма Әлфиснең бер кылы да кыймылдамый. Ул утырмыйча, трактор барыбер кузгалып китми, төтеннәрен бөрки-бөрки, аны көтә. Килеп җиткәч тә кулларын кесәсеннән алмый әле ул, бераз оеп басып тора. Арба өстендәге берничә малай аны иңнәреннән тотып күтәреп утырта. Шуннан соң гына чын-чынлап уянып бетә тегесе.

Көн чалт аяз. Селкенә торгач, эсселәтеп тә җибәрде, малайлар, курткаларын салып, бәрәңге сабаклары өстенә өйде.

Басу өсте шау-шудан яңгырап тора.

– Әй, малай, йоклама, әнә, алтынчылар узып китә хәзер!

– Узмагайлары, барыбер безнекен килеп эшләми бит алар!

– Әлфис, син артык тырышып җибәрмә, билеңә зыян килмәсен!

Монысы тагын шул Ильяс. Әлфиснең бәрәңгеләрне итек үкчәсе белән җиргә күмеп баруын күреп алган. Аңа күзенең агын гына күрсәтеп алды да тегесе, курткалар өстенә лапылдап килеп утырды.

– Син оста, үзең эшлә!

– И-и-и, бәбкәм, көйсезләнмә, әйдә, күп калмады инде! – Ильяс артистлана, әбиләр тавышы чыгарып сөйли.

– Җитте инде сиңа, көлмә кешедән, авызың өшегән! – Бусы Гамилә тавышы, йөгереп килеп, Ильяска чиләге белән селтәнеп тә алды. Ул арада апалары да килеп, әле берсенә, әле икенчесенә кисәтү ясады.

– Әйдә, шаярышмагыз, бу буразнаны чыккач, җир башында учак ягабыз, бәрәңге күмәбез, – диде. Тегеләр шундук җиргә сибелеште. Әлфис тә бәрәңге сабаклары өстеннән шуып төшеп, аларга кушылды.

Озакламый басу өстенә әкрен генә төтен күтәрелде, көйгән бәрәңге исе таралды. Тагын көлешү, тагын шаярышу... Шат авазлар тирә-юньне тутырды. (дәвамы бар)

Комментарийлар