Логотип «Мәйдан» журналы

Поездны туктатыгыз (повестьның дәвамы)

Агымга каршыТеплоход ашыкмый гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә агымга каршы үрмәли. Кайвакыт аның яныннан, бәйләнчек кигәвеннәрне хәтерләтеп, ахыр чиккә җитеп көчәнүче моторлы көймәләр үтеп киткәли. Гомәр...

Агымга каршы


Теплоход ашыкмый гына, үз дәрәҗәсен белеп кенә агымга каршы үрмәли. Кайвакыт аның яныннан, бәйләнчек кигәвеннәрне хәтерләтеп, ахыр чиккә җитеп көчәнүче моторлы көймәләр үтеп киткәли. Гомәр палуба култыксасына таянып баскан да, дөньяның артка шуышуын күзәтә. Һәм уйлана: «Шулкадәр тау арасыннан ничек юл табып ага икән бу елга? Шуның серен белсәм, бәлки, мин дә үз юлымны табар идем...»
Фикерен азагына җиткереп өлгермәде, уң як яр өстендә әфлисун төсендәге чатыр күренде. Урта яшьләрдәге ханым, күзләрен уа-уа, чәйнек астындагы учакка чыбык-чабык өстәп булаша иде. Яр астында ир кеше кармак белән утыра. Бал кәрәзедәй тулышкан кыз, яссы таш өстенә чүгәләгән дә, күлмәк итәген шәрә ботлары арасына кыстырып, балык чистарта.   Гомәрнең карашын сизгәндәй, кыз, эшеннән туктап, күтәрелеп карады. Нәкъ аңа карады кебек. Һәм, елмаеп, кул болгый башлады. Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән кулы ялт-йолт кояшта балкый. Ирексездән Гомәр дә, таныш булмаган бу кызны сәламләп, кулын болгады. Их, мизгел эчендә ничек якынаеп та өлгерделәр, ничек аларны бер-берсенә тарта!.. Теплоходны үз юлы белән җибәр дә, суга сикер бит инде. Һәм кыз янына йөзеп чык. Берәү дә безнең кебек яратмаган дип, чын күңелдән шуңа ышанып тормыш кор, балык тот, тупырдатып балалар үстер. Нәрсә кирәк тагын?! Тормыш бит гап-гади...
Ә нинди катлаулы! Уйлар нинди кырлы-мырлы: «Сикердем дә ди. Кыз бит үзе үк миннән көләчәк. Ул бит бөтен узып баручы теплоходларга да шулай кул болгыйдыр, шундый ачык күңелледер...» Һәм башкалар, һәм башкалар. Һәм егет, үзен теплоходның ышанычлы ат көчләренә тапшырып, урынында басып тора бирде.
Менә елга буйлап бер йомычка килә. Су аны әле бөтереп төпкә алып төшеп китә, әле өскә китереп чыгара. Үкереп килүче моторлы көймә мескен йомычканы ярга чыгарып ыргыта. Чираттагы дулкын аны янә агым кочагына ташлый. Йомычкага карап, Гомәр тагын уйга бата: «Ә бит шундый кешеләр бар, әйтерсең алар бу дөньяга беренче тапкыр гына килмәгән. Ничек яшәргә икәнен туганда ук белгән кебек, кечкенәдән башка балаларны өйрәтеп, аларның уенын оештырып йөриләр. Шуннан соң зур урыннарга менеп утыралар һәм, тормышның мәгънәсен аңлаган бердәнбер асыл затлар шикелле, илләр белән идарә итә башлыйлар».
Әлеге кыз һаман күз алдыннан китми. Палубаның бу ягында Гомәрдән башка беркем дә юк икән бит. Нәкъ менә аңа болгаган булып чыга түгелме кыз? Их!
Шулчак алда тонык кына булып быргы һәм барабан тавышлары ишетелә башлады. Якынайган саен, алар көчәя барды. Озакламый теплоход кечкенә шәһәр янына җитеп туктады. Оркестр тавышы инде көчле яңгырап ишетелә иде. Дирижёр кисәк кенә кулын селтәде һәм шунда ук тынлык урнашты. Яр буена күп кенә халык җыелган иде, кызыл флаглар җилферди. Интеллигент киемендәге бер ир яр буендагы бүрәнәләр өеме өстенә менеп басты һәм сөйләргә кереште:
– Иптәшләр! Сез удар төзелешкә китәсез. Сез төзиячәк тимер юлы безне яңа офыкларга илтер. Шәһәребез намусына тап төшермәссез, якты киләчәк өчен көрәш юлында сынатмассыз дип ышанам.
Биштәрләр күтәргән, чемоданнар тоткан кызлар һәм егетләр теплоходка төялә башлады. Оркестр яңа көч белән марш уйный иде.
Теплоход кузгалып китте, пристань артта калды, оркестр тынды. Яшьләр төркем-төркем булып утырыша, әңгәмә кора, чемоданнар өстенә җәелгән газеталарга ашамлыклар чыгарып сала башлады.
Бу төзелеш турында Гомәр ишетеп белә иде. Кызыгып йөри иде: менә кайда чын тормыш, менә кайда көрәшнең алгы сызыгы. Һәм менә – әлеге төзелешкә китеп баручы егетләр һәм кызлар. Ул инде ничә тапкыр шундый форсатны ычкындырды. Аның гадәте: «Бу очраклы гына хәл», ди дә, тизрәк үтеп китү ягын карый. Ә бу, бәлки, язмыш ишарәседер.
Гомәр, яшьләр төркеме янына килеп исәнләште дә: «Сезнең җитәкчегез кем?» – дип сорады. Бер кыз, кулы белән күрсәтеп: «Әнә ул, – диде. – Озын буйлы, шакмаклы күлмәктән».
Теплоход рупорыннан җыр агыла иде: «И снег, и ветер, или звёзд ночной полёт. Меня моё сердце в тревожную даль зовёт...»
 

Балачак сәфәре (Гомәрнең язмаларыннан)


Җәй урталары иде. Энем белән мине караңгыдан уяттылар. Һәм менә без әти белән йөк машинасының кабинасында. Таулар, урманнар буйлап барабыз. Ниндидер елга. Елга аръягында тәбәнәк кенә пеләш таулар. Безгә кызык булып китте: таумыни бу! Шул тауларга күтәрелгән идек, шаккаттык: алдыбызда, күз күреме җир, тип-тигез дала. Бульдозер белән махсус тигезләп чыкканнармыни. Туп тәгәрәтеп җибәрсәң, туктамый тәгәрәр дә тәгәрәр кебек иде.
Күпме барганбыздыр, дала уртасындагы бер авылга җиттек. Машинадан төшеп, ниндидер йортның капкасыннан кердек. Ишегалдында утыручы карчык, үзе кебек үк кәкре таягына таянып, урыныннан кузгалды. Әти: «Җиңги!» – дип аңа якынлашты. Карчык, күзләрен кыса төшеп: «Төсмерлим дә шикелле...» Кинәт күзләре яшьләнде. «И-и-и!..» – диде дә, әтине исеме белән атап, колачын җәйде. Әтинең туган авылы икән бу, аны инде үлгән дип уйлаганнар.
Чәй эчеп алганнан соң, күл буена төштек. Без энем белән комда уйныйбыз, суга кереп чәпелдәп тә чыгабыз. Әти шундагы бер ауган агач өстендә уйланып утыра. Шулчак көянтә-чиләк күтәргән бер кыз күренде. Басмага басып, чиләкләренә су алды һәм кайту ягына юнәлде. Әти исе китеп кызны күзәтә иде.
– Фатыйма?! – диде ул. Күл буенда башка берәү дә булмаганлыктан, кыз әйләнеп карады. – Син нәрсә, танымыйсыңмы? – диде әти.
– Минем әнием Фатыйма исемле, сез аны беләсезме әллә? – диде кыз.
– Белә идем... Сөбханалла, син, димәк...
Берничә көннән без ары киттек. Алдагы тукталышыбыз шунысы белән истә калган: тозлы күлдә коена идек. Безне судан курыкмаска өйрәтер өчен, әтиебез күлнең уртасына ук йөзеп керә дә, сикереп-сикереп «батарга» тырыша, ә су аны бөке урынына этә дә чыгара, этә дә чыгара. Без көләбез. Шуннан соң ул безгә такта кисәге бирде, кулларны шул такта өстенә куеп, аяклар белән чәпелдәргә кушты. Шулай итеп без бу күлдә йөзәргә өйрәндек.
Менә без тагын каядыр киттек. Иксез-чиксез казах далалары буйлап поезда барабыз. Әнә сарык көтүе; озын чабулы бишмәт кигән, таякка таянган көтүче басып калды. Эссе. Вакыт-вакыт әти безне тамбурга алып чыгып, башны, битне су белән чылата, рәхәт булып кала. Тик тамбурга чыгуы гына куркыныч. Идәне дерелдәп тора, тишекләреннән зур тизлектә артка агылучы шпаллар күренә. Әнә төшеп китәм, менә егылып калам дип котлар алына. Әти тотып тормаса, төшеп тә калыр идең.
Бервакыт дала янганын күрдек. Поезд бөтен тизлегендә ут һәм төтен аша чыгып китте. Бу уңайдан бик озак уйланып яттым: «Нигә поезд туктамады, нигә без янгынны сүндерергә төшмәдек? Әгәр шунда берәр өй янса, өй эченнән бала елаган тавыш ишетелсә? Анда да үтәр дә китәр идекме?»
Ниндидер станциядә әти су алырга төште. Ул күздән генә югалган иде, безнең поезд белән станция арасына йөк поезды килеп туктады. «Ничек хәзер әти чыгар инде бу поезд аша?» – дибез. Шатлыгыбызга, теге поезд озак тормады, кузгалып та китте. Шулчак җиргә күзем төште: ул поезд түгел, безнеке китеп бара ич! Ә әти?! Әти бит торып калды! Энем белән, куркынып, бер-беребезгә карашып алдык. Без кая барабыз, кайда төшәргә? Поезд инде дала буйлап чаба... Җәя кереше өзелер дәрәҗәгә җитеп тартылган иде инде, коридор башында әти күренде. Күзләребездән яшь бәреп чыкты. Әти, поезд инде китеп барганда, теге поездан монысына сикердем, дип сөйләде.
Бер станциядә, ниһаять, поездан төштек. Монда бер кызык хәл булып алды. Тимер юл аркылы чыгып бара идек, кинәт паровоз кычкыртып җибәрде. Энем, абынып китепме, куркуданмы, җиргә сузылды да ятты. Мин дә курыккан идем дә, әти көлгәч, аңа кушылып көлгән булдым тагын.
Менә максатыбызга да җиттек. Шәһәр автобусында барабыз. Гаҗәп, урам ниндидер күккә ашкан диварга барып төртелә. Дивар дигәнем тау икән ич! Ул шулкадәр зур, аның янында шәһәрнең күпкатлы йортлары шырпы каплары шикелле генә. Урал таулары моның янәшәсендә сукыр тычкан өемнәре генәдер инде. Бер болыт кисәге тауның күкрәге тирәсенә якынлашып килә иде. Тау түбәсендәге кар күзләрнең явын алып җемелди.
Монда әтинең сеңлесе Саҗидә апа яши иде. Виноград күләгәсенә палас җәеп, шунда утырып чәй эчә идек. Шәһәр аша ярсу тау елгасы агып үтә. Аның шавы шундый көчле, ике адымнан бер-береңне ишетмисең. Ярлары – текә бетон. Елга уртасында бәләкәй генә утрау, малайлар балык тота. Ничек алар утрауга чыккан дисәм, күпердә тишек бар икән, шул тишек аша төшәләр.
Көннәрдән бер көнне Саҗидә апа әйтә:
– Ә беләсеңме, Фатыйма да бу шәһәрдә яши бит.
– Нинди Фатыйма? – ди әти.
– Әй, абый! Беләбез инде. Кызы авылда иде бит, күрмәдеңмени?
Шул көнне әти белән каядыр киттек. Күперне чыктык. Бер урам белән барып, икенче урамга борылдык. Әти бер йорт каршысында туктады. Ләкин йортка кермәде. Каршы яктагы эскәмиягә утырдык. Эссе иде. Энем эчәргә сорап елый башлады. Һәм без кайтып киттек. Кайткач, Саҗидә апа сорый:
– Нәрсә, күрештегезме?
– Өйдә юк иде, – диде әти.
Сәер дә инде бу олылар. Ә теге күккә ашкан тау тагын да сәеррәк. Саҗидә апа әйтә, анда тау куышлары бар, ди. Ә ул тау куышларында кем яши икән соң? Мин уйлыйм, яшәсә, динозаврлар яшидер. Әти көлә, динозаврлар күптән үлеп беткән инде, ди. Берсе дә калмаганмы?
 

Таллар арасында бөрлегән


Ул кайтып кергәндә, әнисе өйдә юк иде. Туган авылы, туган йорты исләренә исереп, тупсага килеп утырды. Бераздан капка артында әнисенең тавышы ишетелде:
– Телемне әрәм итеп, аңа хәбәр сөйләгән мин тиле...
Гомәр капканы барып ачты, кәҗәләрен куып, әнисе килеп керде.
– Бәй, улым кайткан бит! Менә куаныч!..
– Кемгәдер ачуланасыңмы соң, әни? – диде Гомәр, әнисен кочагына алып.
– Әй!.. Рәфига очраган иде. Кәҗәләрем турында: «Ашаган җирләренә кайта белмиләр, көн дә эзләп алырга кирәк», дигән идем... Болай гына әйттем инде, зарланып түгел. Әй китте тузып, әй китте тиргәп... «Нигә сиңа ул кәҗә? Ялгыз башыңа! Кәҗә булдымы мал! Фәлән-фәсмәтән!..» Мин аңа Кытай турында, ул миңа Хәерниса түтәй турында. Аңардан сорыйм хәзер ничек яшәргә.
Чәйдән соң Гомәр, һәрвакыттагы гадәте буенча, тауга менеп китте. Тауның бер түбәсеннән бөтен авыл күренә иде, шунда күтәрелде. Рәссам сәләте булып, авылны сурәткә төшерергә уйласа, нәкъ шушы ноктаны сайлар иде ул. Менә учак урыны, яшьләр монда уен уздырган. Үзенең уеннарда катнашуы, кызлар күзләве, яратам дип уйлап, дөресрәге, яратырга теләп, бер кызны озатып йөрүләре исенә төште. Үр як малайларына бу, нигәдер, ошамый иде. «Монда тагын килсәң, үзеңә үпкәлә», – дип, куркытып карадылар. Моңа каршы ул: «Кайда телим, шунда йөрим. Авылның бу очын сатып алдыгызмы әллә?» – ди иде.
– Әни, Мәүлидә чишмәсе корыган димме, суы юк бит, – диде Гомәр, авылны үр як очтан әйләнеп кайткач.
– Сөйләмә дә! Өй сыларга балчык ала идек бит шуның ярыннан, беләсең инде. Берзаман шул яр чишмә өстенә ишелеп төшкән. Аны, өмә ясап, чистартып алырга була иде бит. Юк! Кешесе кайда! Өстәвенә шул урынны чүплек иттеләр хәзер. Мәгънәсезләр!
– Гел сорыйсым килә... Ул чишмә бит синең исемне йөртә...
– Чишмә минем исемне түгел инде, мин чишмә исемен, – дип елмайды әнисе. – Ишеткәнең юкмыни? Кайчандыр авылыбызда Мәүлидә исемле кыз яшәгән. Ул бер егеткә гашыйк икән, ә егет бу турыда белми. Төн җиттеме, шул чишмә янына бара да, җырлап утыра ди кыз. Җырлары шулкадәр моңсу икән, кошлар сайраудан туктый, чишмә янындагы талның керфекләре чылана. Егет бервакыт сугышка китә һәм шул китүдән кайтмый. Кыз шуннан соң шәүләгә әйләнә. Хәзер, чишмә дә булмагач, кайларда каңгырып йөридер инде, мескен.
– Әни, үзең турында бернәрсә сөйләгәнең юк синең, – диде Гомәр.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның, балачак сугыш елларына туры килде...
– Шул елларның берәр истә калган көне булгандыр бит?
– Белмим шул... Ниндидер бер көнне аерып күрсәтә алмыйм. Биш бала белән әни берүзе, әти сугышта. Укулар октябрь аенда гына башлана иде, аңарчы олылар белән беррәттән колхоз эшенә йөрибез. Кыш ягар өчен тизәк сугарга да кирәк. Туйганчы бер әпәй ашау иң зур хыял иде. Иртән әнигә әйтә идем: «Минем өлешне куеп тор, мәктәптән кайткач икесен бергә ашармын». Яз җитеп, үләннәр баш калкыта башлагач, эшләр бераз рәтләнә. Кымызлык, балтырган, кукы, кәҗә сакалы – ашамаган үлән калмый. Тау башында җиләк, таллар арасында бөрлегән...
Иген утаганда, үзең йолкыган үләнне өйгә алып кайтырга рөхсәт иде – безнең сыер һәм ике сарык бар. Ашлык сукканда, кесәгә салып булса да кайтасың инде, ашарга кирәк ич. Кышкылыкка да әзрәк җыярга тырышасың, эшләгән өчен бернәрсә дә бирелми иде бит. Безнең сукканны көне буе район вәкиле белән колхоз рәисе карап торалар. Алар «кече эшләре» белән эскерт артына киткән арада, бригадир апай әйтә: «Тутырыгыз! Тизрәк!» Кечкенә капчыкларыбызга тутырабыз да, читтәрәк яткан салам өеме астына бәрәбез. Кайтып барганда, тегеләр килә арттан тарантаста. Алар үтеп киткәнче капчыкларны үлән арасына ташлап торабыз. Тотылсаң, сигез ел. Суккан ашлыкны, киптереп тә тормыйча, элеваторга озаталар иде. Ә анда ул череп яткан. Моны миңа азак шунда эшләгән хатын сөйләде.
Әнкәй яшелчә бакчасында эшли иде, соңрак район-мазардан килгән кешеләр өчен ипи дә салдыра башладылар. Ягар өчен салам китерәләр, он бирәләр. Дөрес чыга, намуслы дип, әнигә кушалар иде... Әнкәйнең аның сөйләшеп утырырга вакыты да юк иде. Хәлсез генә кайтып керә эштән, башын иеп кенә аш бүлә... Тәрбия дигәнне белмәдек инде без, эш тәрбия булгандыр. Мин дә сезне тәрбияли белмәгәнмендер, каеш та эләккәли иде үзегезгә.
– Анысы онытылды инде, әни... Ә бабай ниндирәк кеше иде?
– Әти әнкәйгә өйләнгәч, бер мунчада тора башлаганнар. Әти район үзәгендә кибетче булып эшли икән. Хуҗасы бүрәнә биргән, йорт салганнар. Революциядән соң, кулак дип, әтине кулга алганнар. Безне өебездән чыгарып, авылның бер ата ялкавын керткәннәр. Тикшергәч, үз көче белән баеган дип, әтине чыгаралар, өйне кире кайтаралар. Егерме беренче елгы ачлыкта атыбызны урлап суйган берәү. Әти: «Ачлыктан ачы хәл юк, ачка түзә алмагандыр», – дип, беркая да барып та әйтмәгән. Әти ул бернәрсәгә дә зарланмады, нахакка төрмәгә япкан өчен дә беркемне гаепләп йөрмәде. Шундый кеше иде.
– Бәхетле көннәрең булдымы соң?
– Сугыш еллары, ачлык, диләр. Ә яшьлек барыбер үзенекен итә иде. Кырда иген урганда бер сәгатьлек ял бирелә, шул арада без, яшьләр, концерт куеп өлгерә идек. Өлкән апалар утыра карап, кайгылары онытылып тора. Эштән соң уенга менеп китәбез... Ә иң бәхетле көнем сугыш беткән көндер. Басудан кайтып киләбез. Сугыш беткәнен хәбәр иттеләр. Хатыннар кычкыра, биибез... Кем елый, кем көлә...
– Ә әти белән ничек таныштыгыз?
– Таныштык дип... Димләп бирделәр мине аңа. Бер белмәгән кеше әллә кая ташкүмер шахталарына алып чыгып китте. Әтиеңне аны, үзе теләп фронтка китәм дип йөргән җиреннән, көчләп, чанага бәйләп, шахтага алып киткәннәр. Анда ачлык, аның белән барганнар барысы да үлеп беткән. Әтиең качкан, тотканнар... Авылымны ташлавы шундый авыр булды. Көн дә елый идем. Әнигә, әйбәт торам, дип язам. Авылга кайткан чакларда әнкәй сөенә, бәхетле булды дип. (Әнкәй сүзе Ходай сүзе кебек иде бит, олылый идек. Җиләккә барсак, монысы әнкәйгә дип, иң эреләрен өскә җыя идек). Зурдан кубып, өй салып кердек. Шулкадәр нигә кирәккәндер. Ун ел яшәп калдым әтиең белән, шахта чиреннән үлде. Сезне бикли дә китә идем эшкә. Йортыбыз урманга терәлеп утыра, кайдадыр урман эчендә төрмә. Исән булсалар иде дип кайтам төнге сменадан. Буранлы көннәрдә ишекне кар күмеп китә дә, өй түбәсеннән шуып керәм. Берничә елдан шахтаны яптылар, авылга кайттык. Анысын хәтерлисеңдер инде.
Авыр чакларны эш белән җиңә идем. Беләсең инде, гомер буе оекбаш, бияләй, шәл бәйләдем... Уйланырга вакыт бирмим. Онытып торасың. Эш иң әйбәт дәва инде.
Мактаганны яратмый идем. Мәктәптә грамота бирсәләр, өйгә кайту белән ертып ташлый идем. Кеше белмәсен, сүз булмасын, янәсе. Шахтада эшләгәндә дә, миңа бирмәгез бүләк, ди идем. Медаль килде, дип язганнар иде, барып та алмадым, берәрсенә биргәннәрдер инде.
Булганына шөкер итеп яшим мин. Бәлки, шуңадыр, Ходай Тәгалә миңа артыгын бирми дә. Аңа шул да җитә, ди бугай. Аның каравы, күңел тыныч, юкка кайгырмыйсың, иртәгә алып китәләрме, бүгенме, дип уйламыйсың.
 

Үз акылыңны бирәсеңмени аңа


Иртәгесен, әле генә табадан төшкән коймаклар белән чәй эчеп утырганда, әнисе:
– Мунча мичен карамассыңмы, улым? Тимерләре янган да, ташы коелып утыра. Энең таш та китергән иде, эшләп куярга вакыты юк, – диде.
– Яңа тимерләр бармы соң? – дип сорады Гомәр.
– Абзар артында ята ниндиләрдер, шулар ярый дигән иде.
Мичнең иске ташларын чыгарып, тимерләрен алыштырганчы төш тә җитте. Төштән соң балчык изеп, җимерелеп төшкән кирпечләрне салды. Шул эшләрне бетергәч, хәзер инде яңа ташларны салырга да була, дип кенә тора иде, өй янына мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелде. Күп тә үтми үзенең алыптай гәүдәсе белән мунча ишегенә энесе Мәхмүт килеп капланды. Баштанаяк корымга, балчыкка баткан абыйсын күреп:
– Үзең генә тотынырга булдыңмыни? – диде. – Бергә эшләр идек әле.
Гомәр мунчадан чыкты, энесе белән кочаклашып күрештеләр.
– Абый, бу эшеңне куеп тор әле, – диде энесе. – Трактор белешкән идем, әнигә утын алып кайтырга кирәк.
Артына арба таккан тракторны алар урман авызында узып киттеләр. Делянка текә тау битендә икән. Тауның иң текә җирендә мотоцикл туктап калды. Гомәр, сикереп төшеп, арттан этә башлады. Мотоцикл үкерә, тәгәрмәч астыннан вак ташлар чыгып-чыгып оча. Сөзәгрәк җиргә җиткәч, янә урынына менеп атланды.
– Моннан трактор ничек менәр соң? – дип сорады.
– Аның юлы башка, – диде энесе.
Озакламый, урман тынлыгын ертып, трактор килеп чыкты һәм, каяндыр урап килеп, утын өеме янына җитеп туктады. Кабинадан, тракторчы Сафадан тыш, ике туган абыйлары Хисмәт сикереп төште.
Йөк төялеп беткәндә, күк йөзендә берничә йолдыз җемелди иде инде. Трактор арбасы кыек тора булып чыкты. Башта бу бик сизелмәгән иде, йөкнең бөтен авырлыгы диярлек арбаның сул тәгәрмәченә төшеп, аны изгән. Мәхмүт, борчылып, төшә торган юлны карап килде. Сафага аңлатты: «Әнә теге кура җиләге куакларына җитү белән сулга ал, шуннан туры аска тот», – диде.
Тракторчы аңламадымы, куакларны таптап, кыек тау бите буйлап турыга китте. Арба тәгәрмәче шунда ук агач төбенә эләкте, җирдән аерылды. Егетләр «Аһ!» итте. Йөк, ярыйсы гына кыйшаеп, яңадан урынына төште. Мәхмүт, кычкыра-кычкыра, трактор артыннан йөгерде, алдына чыгарга, туктатырга теләде. Ләкин өлгерә алмый калды. Трактор сулга борыла башлаганда гына тәгәрмәч тагын бер төпкә барып менде. Арба авып барганда, агач башлары трактор кабинасына терәлеп, шуның аркасында гына аумый калды. Трактор сүнде. Кабинадан йөзе агарган Сафа сикереп төште һәм, тәгәрмәче кеше биеклегенә күтәрелгән арбасын күреп, җиргә утырды.
– Ни булды сиңа, Сафа абый? Ник мин әйткәнчә китмәдең?
Тракторчы дәшмәде, калтыранган куллары белән тәмәке кабызырга маташа иде. Мәхмүт, аңа кул селтәп:
– Үз акылыңны бирәсеңмени аңа, – диде. – Эчә белмәгәч, нигә эчәргә иде.
Сафага артлары белән борылып бастылар да киңәшә башладылар.
– Абый, бушатып, яңадан төясәк? – диде Мәхмүт.
– Ә ничек тросны чишәсең? – диде Гомәр.
– Анысы проблема түгел, балта белән кисәргә була. Трактор аумасмы?
– Аварга тиеш түгел, тик, агач башлары бәрелеп, кабинаны җимерер бит.
– Юк-юк! Бар, авылга кайтып, трактор алып кил, – диде Сафа.
Мәхмүт, бәйләнчек чебенне кугандагы шикелле кул хәрәкәте ясады да:
– Ә тартып карасак? – диде.
Йөк аша аркан ыргыттылар. Әнә авам, менә авам дип торган арба астына кереп, аркан очын беркетергә кирәк иде. Кем керә, дигәндәй, бер-берсенә карашып алган арада, Мәхмүт арба астына кереп тә китте. Аркан очына ябыштылар. Бар көчләрен куеп тарттылар. Йөк аз гына кымшанып куйды да, яңадан урынына кайтты.
– Булмый, хәзер тракторны аударасыз, – дип сүгенеп куйды Сафа.
– Ну! Башларны эшләтегез! – диде Мәхмүт.
Гомәрнең күзләре ялтырап китте:
– Болай итәбез! Рычаг!
Озын гына агачны утын арасына тыгып, аркан белән тарттырып бәйләделәр. Икенче башына барысы җыелып асылынды. Арба, шап, утырды куйды. Шул ук мизгелдә, тормозга куелмаган булган ахры, трактор кузгалып та китте. Сафа тракторы артыннан йөгерде. Кабинага сикерде һәм, барышлый ук кабызып, ары китте. Юлга җиткәч, туктады. Аяк астына карана-карана, тракторы килгән эздән тауга күтәрелә башлады.
– Нәрсә югалттың? – диде Мәхмүт.
– Йөгергәндә туфли төшеп калды, – диде.
Үләннәрне аралый-аралый, куак төпләрен аяклары белән капшый-капшый эзли башладылар. Озак эзләделәр. Тиргәшү, сүгенү китте.
– Әйдә, кайтабыз! – диде Мәхмүт, түземлеген җуеп. – Үземнекен бирермен, танцыга гына кия торганын.
Гомәрнең авылга кайтуына да ике ай булып киткән икән инде. Әнисенең өч кәҗәсе белән ике сарыгына печән әзерләде, энесе турап биргән утынны ярып өйде. Бу эшләр генә шушы көнгә кадәр сузылмас иде, әле берсе өмәгә чакыра, әле икенчесе. Кемгәдер утын әзерләште, кемнәргәдер печән эшләште. Чишмәне ачармын дигән иде, барып, эшкә дә керешкән иде инде, аннан да алып киттеләр. Әнисе көяләнә: «Оят та юк кешедә. Ялга гына кайткан баланы күрми дә калам инде...»
– Улым! – диде ул бер көн килеп. – Кеше эше бетмәс ул. Синең өчен кем яшәр, син үтәсе юлны кем үтәр?
– Кайсы юл минеке икән соң, шунысын гына ачыклыйсы калды, – диде Гомәр, әнисенә моңсу караш ташлап.
– Әллә, безнең башка андый уйлар кереп тә чыкмады. Безгә әйттеләр: «Сезнең өчен акыллыраклар уйлаган инде, шушы юл белән барасыз». Һәм без киттек. Сугыш юк, ачлык заманы түгел, ни җитми сезгә, нәрсә эзлисез?.. Укытучы эше ошамадымыни сиңа?
– Көн дә бер үк кәбестә, диләрме әле? Алай юл үтү буламыни? Укучыларың яныңнан уза тора, ә син, тәгәрмәч эчендәге тиен шикелле...
– Тәгәрмәчне дә кемдер әйләндерергә тиештер бит. Оста биеклегенә күтәрелер өчен, ай-һай, күпме юл үтәргә кирәктер.
– Шулайдыр, әни. Тик укытучы булыр өчен миңа үземне үзгәртергә, холкымны сындырырга кирәк, ә мин андый корбанга әзер түгел... Берсекөнгә китәм мин, әни.
– Сер булмаса, кая инде тагын?
– Үзем дә белмим әле. Барып җиткәч язармын.
– Әй, улым! Ялгыз башыңа урын таба алмый йөрисең инде син. Әнә, энең. Өйләнде, менә дигән кыз үстерәләр... Әтиең юк шул, минем сиңа көчем җитми...
 

Томанлы иртә


Кыр вагоныннан чыгу белән, Гомәр туктап калды. Тирә-яктагы урман һәм тауларны сөттәй томан басып алган иде. Якындагы берничә агач кына шәйләнә, калганнарын бетергеч белән юып ташлаганнармыни. Рельслар да чуеннан түгел, боздан булган ахры: ераклашкан саен эри барып, арырак бөтенләй юкка чыкканнар.
Бу могҗиза монда еш кабатланып торса да, Гомәр аны һәрвакыт озаклап карап торырга ярата. Менә хәзер дә: чыкты һәм тораташтай катып калды. Томанга уралган дөнья ул – кешеләрнең пәрдә артындагы тормышы кебек бит, – шундый ук серле, шундый ук аңлаешсыз, шунысы белән үзенә тарта да. Томан эченнән аны ничек эзләп тапкандыр, сакалына да, чәченә дә кереп уралмыйча, нәкъ маңгаена, безелдәп, черки килеп кунды. Аны селтәп җибәрмәкче булып кулын күтәрә генә башлаган иде егет, аркасына шап, ишек килеп бәрелде, черки онытылды.
– Нәрсә, – диде дусты, – тагын хыял сазлыгына кереп баттыңмы? Киттек.
Кара күләгәләргә охшап, башка вагоннардан да эш киемендәге кешеләр чыга башлады. Юл төзүчеләр посёлогы хәрәкәткә килгән иде. Ашханәгә бару юлында кемнәрдер акрын гына сөйләшә, кемдер көлеп куя, сүгенү сүзләре дә ишетелгәли...
Тик эш белән генә, метрлар, километрлар санап кына узучы игезәк көннәрнең берсендә ашханә Гомәр өчен дөнья кендегенә әйләнде дә куйды. Дөресрәге, анда эшләүче бер кыз... Ярты ел буе аны башкалардан аермады да егет. Ә бер көнне нәрсәдер булды. Кыз аңа елмаеп карагандай тоелды. Ә егетнең бер гадәте бар: ул бервакытта да, әйбернең иң яхшысын эзләп, кибеттән кибеткә чапмый. Сатучы берәр әйбер тәкъдим итә икән, ул аның уңай якларын эзли башлый, бу миңа ошый дип, үзен ышандырырга тырыша. Һәм, ахыр килеп, ышандыра да. Кызлар белән дә шул ук хәл. Дустының: «Сөт өстен җыярга кирәк», дигән киңәше буенча барып чыкмый бер дә. Инде берәр кыз аның игътибар үзәгенә эләккән икән, кызның гадәти сүзләреннән дә аерым мәгънә эзли, аның тел төбе гел үзенә генә юнәлгән кебек була башлый. Катя аңа гына ашның иң тәмлесен сала кебек. Кызның башка кеше белән сөйләшкәнен дә үзенчә юрый Гомәр: бу – кызның хәйләседер, сүзләре аңа юнәлгәнен башкалар сизмәсен өчен шулай эшләнәдер шикелле тоела аңа.
Гомәр шулай уйланып утырган арада, ашханәдә ниндидер үзгәрешләр булган, атмосфера алышынган иде.
– Рельслар юк һәм кайчан булыры билгесез, бүгеннән без күпер төзүчеләр карамагына күчәбез, – диде мастер.
– Миңа димәгәе, рельсларың чукынып китсен! Эш хакы кайчан була? – дип, барысының да авырткан җирен искә төшерде бер эшче.
– Илдәге хәлне беләсез бит. Океан корабын мизгел эчендә генә борып булмаган кебек...
– Ә ул корабны минем исәптән боралармыни? – диде кемдер почмактан, аны бүлеп. – Матросларны ач тотсаң...
Көн дә кабатланып торган бу чәнечкеле сөйләшүләр ни белән бетәр? Алда аларны нәрсә көтә? Ниндидер тынгысыз заманнар килә бугай, шулай сизелә.
Гомәр ил юлын үз юлы итәргә, ил шатлыгын үз шатлыгы итәргә теләгән иде. Илнең якты киләчәге өчен көрәшнең алгы сызыгында булуны максаты итәргә уйлады. Менә юл төзелеп бетәр, яңа кешеләр бу юл буйлап мәгънәле, зур эшләр артыннан китәр, ул җитә алмаган биеклекләргә ирешер. Шуннан да олы максатның булуы мөмкинме? Шул ышаныч аны бу төзелешкә алып килде, рельс салган саен күңеле үсә, рух күтәренкелеге арта, үзен таулар актарырдай пәһлеван итеп хис итә иде... Хәзер болар барысы да каядыр аска, упкын төбенә тәгәри.
Бер үзгәрешсез тагын ике ай үтте. Инде көз салкыннары да сизелә башлады. Бервакыт, гомердә булмаганны, атна уртасыннан ял игълан ителде. Шуннан бу ял тагын бер атнага озайтылды. Чиксез тайга уртасында шулкадәр ялны кая куярга, нәрсә белән тутырырга? Посёлокка ниндидер юллар белән төссез тормышка алдавыч төсләр бирә торган сыекча агыла башлады.
Башта имеш-мимешләр йөрде. Имеш, бу юлның инде кирәге юк. Ышанасы килмәде: ничек шулкадәр көч түгелгәннән соң кирәге булмаска мөмкин? Нигә башлаганнар алайса?.. Көннәрдән бер көнне бу сүзләргә мастер нокта куйды. Иртән барысы да ашханәгә җыелгач, кешеләрнең айныграк чагында әйтеп калырга теләп, болай диде:
– Кыскасы, төзелеш туктатыла. Безнең дүрт ягыбыз кыйбла.
– Ә нигә бу юл кирәкми булып чыкты соң? – дип сорады Гомәр.
– Кем сарык көтүенә аңлатып тора инде, – диде бригадир.
Ашханәдә хушлашу кичәсе үткәрергә булдылар. Ирләр, тостлар да әйтеп тормастан, тизрәк онытылу ягын карады. Гомәр Катядан күзен алмады. Бүген ничек тә ачыкларга кирәк иде. Ләкин кыз аның карашын сизмәде. Егет, тәвәккәлләп, компоттан бушаган графинны алды да кыз артыннан кухняга керде.
– Компот салып бирмәссеңме? – диде ул кызга.
Кыз әйләнеп карады. «Чит кеше монда нәрсә эшли?» – ди иде аның кырыс, салкын карашы. Кызның егет хыялындагы төсле сурәтенә, әйтерсең, су сиптеләр. Һәм буяулар, шунда ук җәелеп китеп, юылып төшә башладылар. Егет алдында башка кызлардан бер ягы белән дә артык булмаган гап-гади пешекче кыз басып тора иде.
Тарту көче юкка чыгу белән, этәрү көче эшкә кереште. Бу томаннар илендә бер генә минутка да каласы килми иде инде Гомәрнең. Вагонына кайтып, тиз-тиз әйберләрен җыйды да, биштәрен күтәреп чыгып та китте.
«Иң чибәрен, иң акыллысын таптым дип, әй мөкиббән китеп йөрелгән, ә! Әйтерсең, аңардан башка кыз юк дөньяда», – дип уйлый иде ул, ачынып.
 

Аэропортта


Тавышы белән гаять зур тузан суырткычын хәтерләтеп, һаваны үзен күтәрер дәрәҗәдә тыгызлап, бетон полосага самолёт килеп төште.
Аэропортның көтү залында йоклар-йокламас төн уздырган Гомәр күзләрен уа-уа торып утырды. Үзенең кайда икәнен аңламыйча, як-ягына каранып алды. Аңлагач, йоклаганда буталып киткән кабыргаларын урыннарына кайтарырга теләгәндәй, уңга-сулга боргаланып куйды.
Билет кассасы янына төште. Чират кичәге кебек үк ишеккә кадәр сузылган иде. Кичтән кемнәрдер исемлек төзегән иде дә, Гомәр төнге өчтәге барлауга торырга иренде. Димәк, исемлектән төшеп калган булырга тиеш. Ул, ашыкмый гына килеп, чиратның койрыгына басты. Шулай да бүген өмет бар кебек: касса янында этеш-төртеш күренми, ике егет тәртип саклап тора.
Гомәр туган якларына кайтырга дигән уй белән чыккан иде. Тик инде шиккә төште: ничек ул шушы аңгы-миңге халәтендә әнисенә, авылдашларына күренер, аларга нәрсә дияр, үзенең соң дәрәҗәдә буталчык уйларын ничек аңлатыр? Барысы да әйбәт дип аларны ышандырырга кирәк булачакмы? Ул бит артист түгел...
Шулчак касса янында ниндидер шау-шу купты. Әлеге ике егет, күрәсең, үзләренә билет алганнар да киткәннәр. Касса янына шунда ук «сорарга гына» теләүчеләр өере ябырылды.
Көтелгәннең киресе буларак, бу хәлгә Гомәрнең кылы да селкенмәде. Аның бөтен игътибары шаулашып аэропорт залына килеп кергән яшьләр төркеменә юнәлгән иде инде. Дөресрәге, шул төркемдәге бер кыз аның кайда икәнен дә, кем икәнен дә, нигә әле үзенең монда басып торуын да оныттырды.
Яшьләр, бер урынга җыелып бераз гына сөйләшеп алдылар да, теркәү үтәр өчен кузгалдылар. Гомәрне нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп иткән кыз гына ишеккә карап баскан килеш торып калды. Соңгы тапкыр рейска чакыру булды. Кызны, кул болгап, әйди башладылар. Кыз чират янына килде һәм, шәһәр исемен атап, шунда очарга теләүче юкмы, дип сорады. Гомәр, шуны гына көткәндәй, чираттан атылып та чыкты, кыз кулындагы билетны тартып та алды. Алар иң соңгылар булып теркәү үтте һәм очу кырына чыгып барган пассажирлар артыннан йөгерде.
 

Марс ЯҺУДИН.


Фото: https://vk.com/

 
Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар