Логотип «Мәйдан» журналы

Поездны туктатыгыз (повестьның ахыры)

Поездны туктатыгызНигә вагон тәрәзәсеннән карап бару шулкадәр мавыктыргыч икән? Сере шундадыр: монда барысы да тизләтелгән кинодагы кебек. Манзаралар ялт-йолт үтә тора, күздән югала тора. Нәкъ тормышт...

Поездны туктатыгыз


Нигә вагон тәрәзәсеннән карап бару шулкадәр мавыктыргыч икән? Сере шундадыр: монда барысы да тизләтелгән кинодагы кебек. Манзаралар ялт-йолт үтә тора, күздән югала тора. Нәкъ тормыштагы шикелле, алда нәрсә көткәне дә билгесез. Карап бара торгач, поезд тәгәрмәчләре текелдәвенә йокымсырап киткән икән Гомәр. Ниндидер тавышлар ишетеп, күзен ачты.
– Әни, кара! Нәрсә ул? – диде каршысында утыручы кызчык.
Гомәр кызыкай күрсәткән якка карады һәм... өнсез калды. Менә ич ул! Менә бит аның балачагында күргән тавы! Еллар катламы астында калган сәфәр исенә төште: әтисенең туган авылы, тозлы күлдә йөзәргә өйрәнүе, даладагы янгын, аны шаккатырган тау... Гомере буе эзләгән, түбәсенә менәргә хыялланган тавы шушы түгелме икән аның?
Ул өске киштәдән биштәрен тартып төшерде. Артык каударлану аркасында, туфлиен кия алмый маташты. Ниһаять, кигәч, шнурын да бәйләп тормыйча, йөгерә-атлый ишеккә таба юнәлде.
– Поездны туктатыгыз, зинһар, – диде ул проводница кызга. – Миңа төшәргә кирәк.
– Сез нәрсә, үз акылыгыздамы? – диде кыз, кулындагы чынаягын өстәлгә куеп. – Поездны туктатырга!.. Трамвай түгел бит бу.
Гомәр тамбурга чыкты, стоп-кранга барып тотынды. Ул тимерчыбык белән бәйләп куелган икән. Вагон ишеген тарткалый башлады:
– Нигә бу ачылмый?
Кыз, гадәттән тыш җитезлек күрсәтеп, урыныннан сикереп торды һәм ишек белән Гомәр арасына килеп басты.
– Башыгыз ике булмаса, якын килмәгез ишеккә! – диде. Тавышында шундый кырыслык, кылычтай кискенлек иде, бу мөлаем кыз алай да сөйләшә белә икән дигән уй берәүгә дә килмәс иде. – Урыныгызга барып утырыгыз һәм тынычланыгыз!
– Ачыгыз инде, поезд бит җай бара, мин сикереп калырмын, – диде Гомәр, йомшара төшеп.
– Ярамый диләр бит сезгә, китегез ишек яныннан, – диде кыз. – Күпме кеше шулай сикереп, аягын сындыра. Җай барган кебек тоела гына ул. Егерме минуттан станция, шунда төшәрсез... Ә сез бит, абый, ял йортына китеп бара идегез, кире уйладыгызмыни? Бу япан далада сезгә ни калган?
Соңгы сүзләрен кыз чиксез хокукларга ия вагон хуҗабикәсе тонында түгел, бәлки якын кешесе белән сөйләшкәндәге кебек тәмамлап куйды. Кулы җиңелчә генә ирнең терсәгенә кагылып китте. Чибәр икән бу нәрсә... Кызык шулай да: яшьлегендә кыюсызлыгы киртә иде, хәзер инде бу кыз белән аның арасында атом бомбасы да җимерә алмастай бетон стена.
Егерме минуттан станция дигәч, Гомәр тынычланып калды. Биштәрен җилкәсенә салды һәм урынына таба китте. Бер карчык яныннан үтеп барышлый: «Нинди генә ислемай сөртмә, яшь кыз исе килми инде синнән», – дигән уй чагылып узды. Шунда ук, кычкырып әйтмәдем микән дип, артына борылып карады. Эскәмиядә әнисенә охшаган әби күреп, оялып куйды...
Дала өстендә, канатларын киң җәеп, тилгән әйләнә. Аның талгын, салмак хәрәкәтләренә карап, Гомәр көнләшеп куйды. Менә кем бәхетле! Җилнең тыгыз агымын канатлары белән иярләп алган да... Җир шарына ул хуҗамыни... Ә Гомәр ничек яшәде? Әйтерсең, көн аныкы түгел, әйтерсең, ул аны кемнәндер урлап кына файдалана. Кайдан бу, кем аңа моны сеңдергән?.. Берзаман сыйныфташлары кызларны капшый башлады. Ул да кызыга, ләкин кыюлыгы җитми. Ул аларга хуҗа түгел, имеш. Ә кемдер хуҗамы? Их! Хәзерге кыюлыгы белән яшьлегенә кайтсамы...
Поезд, күпергә кергәндә үк тизлеген киметә башлап, станциягә җитеп туктады. Вагоннан чыкканда әлеге проводница кыз белән күзләре очрашып, икесе дә елмайды. Кыз: «Сау булыгыз, уңышлар сезгә!» – диде. Ниндидер җиңеп булмастай көч Гомәрне кыз янына тартып китерде һәм кызны кочаклап алырга мәҗбүр итте. «Рәхмәт, сеңлем, бәхетле бул, – диде ул. – Һәркем үз постында шулай нык торса, без инде күптән алдынгы илләр сафында булыр идек...» Шулчак поезд акрын гына кузгалып та китте, кыз тамбурга күчеп басты. Гомәр яныннан поездның башка вагоннары үтә иде инде. Кыз, тәгәрмәчләр тукылдавын җиңәргә тырышып: «Телефон! Телефоныгыз ничек соң?..» – дип кычкырды. Ләкин соң иде инде, вагоннарның тукылдавы ераклашканнан-ераклаша иде.
Гомәр станция йортына керде. Монда, тыштагы эссе белән чагыштырганда, салкынча икән. Эскәмияләрдә, тегендә-монда сибелеп, кешеләр утыра. Шулчак ниндидер автобуска утыру игълан ителде. Дикторның сүзләре чәйнәлеп бетмәгән идеме, Гомәр тотып алырга өлгерми калдымы, аңламады. Каршысында утыручы хатынга мөрәҗәгать итеп:
– Гафу итегез, кая бара, диде, автобус? – дип сорады.
Хатын үз дөньясы эченә бикләнеп утыра иде. Ирнең сүзләре аның ишеген какты. Хатын, уянып киткәндәй, иргә сораулы караш ташлады. Гомәр соравын кабатлады. Хатын ягымлы гына елмайды һәм шәһәр исемен атады.
– Теге тау янындагы шәһәр түгелме? – дип сорады ир.
– Нәкъ шул, – дип тагын елмайды хатын һәм, башындагы яулыгын салып, чәчләрен рәтләп куйды. Шунда ук: – Бәй, ә мин нишләп утырам, минем автобус бит, – дип өстәде һәм, зур гына ике сумкасын күтәреп, бөгелә-сыгыла чыгу ягына таба юнәлде.
Гомәр кинәт упкынга чумгандай булды. Кылт итеп, әтисе белән шушы эскәмиядә туңдырма ашап утырулары исенә төште. Ләкин эскәмиядә инде сигез яшьлек малай түгел, чәчләренә чал йөгерә башлаган илле сигез яшьлек ир утыра иде. Хатынның килешле генә сынына, шәрә беләкләренә, таратып җибәрелгән чәчләренең дәртле дулкынына карап, нигәдер уйлап куйды: «Мин инде актык көннәремә кадәр хатын-кыз җылысы күрмәм микәнни?»
Үзен дә гаҗәпләндергән җитезлек белән хатынны куып җитте һәм, аның сумкасына үрелеп: «Рөхсәт итегез», – диде. Хатын, рәхмәтле караш ташлап, сумкасын кулыннан ычкындырды.
Ярым буш автобуста баралар. Гомәр, утыргычны артка ташлап яткан да, күктәге болыт өемнәрен күзәтә. Әнә тегесе аю бугай, аны гаять зур кырмыска куып килә. Менә инде озын кулын аюның җилкәсенә дә салды. Бераздан алар икесе дә зәңгәр күктә эреп юк була. Менә бер кыз. Гомәр аны яшьлегендәге бер гүзәлгә охшатты, һәрхәлдә, резина белән артка җыеп куелган чәче аныкы иде. Авылга килгән кунак кыз иде ул. Их, шул кыз белән танышмадым бит, дип бик озак үкенеп йөргән иде... Күп тә үтми болыт-кызның танавы алга таба сузыла, башы бәләкәйләнә башлады. Ниһаять, ул, эткәме, төлкегәме әйләнеп, крокодил авызына кереп китте...
Автобустан төшкәч, Гомәр югалып калгандай булды. Балачак хәтере шулкадәр ышанычсызмы, әллә инде бу бөтенләй башка шәһәрме? Хәер, күккә ашкан тау һәм аның янында шырпы каплары кебек кенә булып калган йортлар шул ук бугай... Кояш инде дала куенына кереп бара. Кунак йорты кайда икән боларның?.. Шуларны уйлап басып торучы ир янына станциядә танышкан хатын килеп басты.
– Ашыкмасагыз, сумкаларымны тукталышка кадәр генә илтергә булышмассызмы? – диде ул.
Кечкенә гәүдәле бу хатында аңлашылып бетмәгән көч, яшерен гайрәт бар иде кебек. Шул ук вакытта, җылы эзләү, кемгәдер сыенасы килү дә сизелә. Күз карашы, ялгыз ир янына килеп сүз башлавы, сулыш алган саен ачылып-ачылып куючы күлмәк уемы һәм бу уемда күренеп китүче уйсулык шул турыда сөйлиләр иде шикелле.
 

Күршеләрегез ни дияр


Хатынның кечкенә генә йорты шәһәр читендә, тауга терәлеп диярлек утыра икән. Түр як бүлмәдә күзгә иң ташланганы китап киштәләре иде.
– Ирем җыйган китапханә, – диде хатын, Гомәрнең китаплар янына килүен күреп. – Укытучы иде.
Кухнядан савыт-саба шалтыраган, чәйнеккә су койган тавышлар ишетелде.
– Әле кайда соң ирегез? – дип сорады Гомәр.
– Вафат ул, – дип гади генә әйтеп куйды хатын. – Укучылар сугышып киткән дә, бу, аерам дип, араларына кергән. Кемдер касыгына пычак төрткән.
– Гафу итегез.
– Зыян юк, үтте инде. Күптән булган хәл.
– Ә бу фотода кемнәр, яшь хатын белән кызчык?
– Кызым белән оныгым, – диде хатын. – Мәркәздә яшиләр. Әле шулардан кайтышым.
Хатын өстәл янына чакырды. Гомәр табынның муллыгына хәйран калды. Хатын бит үзе дә яңа гына башка шәһәрдән кайтты. Татар хатыны кайда да татар икән: үзе ашамаса ашамас, иң тәмле ризыгын, көтелмәгән кунак килсә дип саклар.
– Үрелегез әле, әйдә, – диде хуҗабикә. – Менә болары кызым биреп җибәргән күчтәнәчләр.
Бераз дәшми генә утырганнан соң, хатын әйтеп куйды:
– Сезгә карыйм да... Хатыныгыз бәхетледер инде сезнең, бик тыныч кеше күренәсез. Әнә, песием дә сезгә ничек иркәләнә.
– Әйе, песиләр ярата мине. Аның каравы этләр... Уйланып кына урам буйлап барасың, кинәт каяндыр нәфрәт төере чәңгелдәп чыга... Хатыным андый чакта: «Молодец, молодец!» ди, әнчек тынычлана, койрыгын болгап тора башлый, хатыным барып башыннан сыйпый. Ә минем... өргән эткә таш атасым килә. Тик торганнан нигә өрә ул, мин аңа нәрсә эшләгән? – диде Гомәр. Шуннан, моңсу гына елмаеп: – Икебез ике дөньядан булып чыктык без, юлларыбыз аерылды, – диде.
Чәйдән соң Гомәр ишегалдына чыкты. Кайдадыр еракта шәһәрнең тонык кына тавышлары. Әнә бер йолдыз атылды. Тагын берәү, тагын... Хатынның күз карашы, гап-гади сүзләренең дә баш әйләндергеч мәгънәләргә ия булып тоелуы бу йортны ниндидер тылсым нурларына урады. Йолдыз атылганда нәрсәдер теләргә дә куркып, дөресе, теләкләрен сүзгә төрсә, алар инде тормышка ашмас дип, озак кына басып торды Гомәр.
– Кунакханәгә моннан нинди автобус бара икән? – диде, өйгә кергәч.
– Юкны сөйләмәгез әле! – диде хатын, савыт-саба юып торган җиреннән борылып. – Ни калган сезгә ул таракан оясында. Арыгансыз икән, ятыгыз да йоклагыз. Әнә, төпке бүлмәдә урын әзер. Күпме кирәк шулкадәр яшәрсез. Телисез икән, кунакханә хакын түләрсез.
– Күршеләрегез ни дияр соң, сүз булмасмы?
– Кешенең миндә ни эше бар! Бердәнбер гомеремнең көзгә кереп барган өлешен дә кемнәндер куркып үткәрмәм бит инде.
Инде төн уртасы булуга карамастан, Гомәрнең күзенә йокы кермәде. Ишек аша хатынның кыштыр-кыштыр нәрсәдер эшләве, әкрен генә ниндидер моңлы көйгә җырлавы ишетелә иде. Бервакыт тынлык урнашты. Һәм өй эчендә сәгать текелдәвеннән башка бернинди тавыш калмады...
Йоклап киткән идеме ул, калгып кына ята идеме... Ишек шыгырдаган тавыш сәгать текелдәвен сызып ташлады. Ишек уемында хатын-кыз сыны күренде. Төшме бу, өнме? Хатын аңа таба килә иде. Менә ул инде карават янында, менә юрган ачыла, ирнең тәненә салкынча һава килеп бәрелә... Һәм Гомәрне ниндидер җылы диңгез үзенең йомшак куенына ала. Бу нинди диңгез соң? Озак та үтми диңгездә давыл куба. Берсе артыннан берсе ярсып-ишелеп килүче дулкыннар Гомәрнең тынын кыса, аны күккә, бөтен дөньяны ялмап алган ялкын эченә ыргыта...
Менә ул уянды. Ләкин күзләрен ачмый әле. Хәтерен тикшереп карарга теләгәндәй, үзенең кем икәнен, кайда икәнен, нинди хәлләр эчендә калуын исенә төшерергә тырышып ята. Уйлана торгач, үзен егерме яшьләрдәге егет итеп тоя булып чыкты. Аулак өйдә кунып калган икән дип аңлады... Ә бәлки бу – чынбарлык булып кыланган төнге хыяллар гынадыр? Өнгә охшаган төш булдымы бу, төшкә охшаган өнме? Менә ул күзләрен ачар, һәм үзен йә үз фатирында, йә поезд вагонында табар. Әйтерсең, ул ниндидер әкияти дөньяда булган да, хәзер шул дөньядан чыга торган ишек янында тора иде.
Шулчак уйлары белән томаланып торган колаклары ачылып киткәндәй булды. Сәгать текелди... Бу инде кичәге чынбарлык тавышы. Әмма күз кабаклары ачылу белән, ул янә әкияткә эләкте: сап-сары идән уртасында, пәрдә ярыгыннан төшкән кояш тасмасына уралып, аклы-каралы песи баласы йоклап ята иде. Тәрәзә аша чыпчыклар чыркылдавы, күгәрченнәр гөрелдәве ишетелә...
Урыныннан торып, алгы бүлмәгә чыкты. Нәкышле ашъяулык астында ризык. Янында язу, аның өстендә ачкычлар. Язуда: «Мин эшкә киттем. Чәйнекне газга куеп алырсың. Сөт белән май суыткычта. Кич очрашканга кадәр. Фәйрүзә».
Әнә ничек икән аның исеме, шуны да сорамаган. Хәер, исеме белән дәшүнең кирәге чыкмады бугай әле... Гомәрнең әти-әнисе бер-берсенә исемнәре белән дәшмәде, аңардан трагедия дә ясамыйлар иде. Ә менә хатыны үпкәли иде шуңа. Шундый вак-төякләр җыелып, юктан гына аерылыштылар да куйдылар. Юктан гына булмагандыр инде, ниндидер иң мөһим нәрсәләр җитмәгәндер.
Бервакыт мәктәптә ата-аналар катнашында спорт уеннары оештырылды. Парлы йөгерү ярышы игълан ителде. Старт сызыгына басып, берсенең уң аягы икенчесенең сулына бәйләнгәч, Гомәр: «Болай итик: мин “бер” дигәндә, бәйләнгән аякларны атлыйбыз, “ике” дигәндә, бәйләнмәгәннәрен», – диде. Хатыны, аны тыңларга да теләмичә: «Әй, ничек туры килә инде!» – дип кулын гына селтәде. Шунда ук старт та булды. Ике-өч адым да китмәделәр, аяклар бәйләнгән бау шартлап өзелде. Халык «Аһ!» итте. Шул минутта аларның ничек яшәве ачылды да салынды бит инде. Гомәр шундый оялды.
Ә бервакыт сүзгә килгәндә: «Мөмкин булса, мин ел саен ир алыштырыр идем әле, кызганыч, андый закон юк», – дип әйтеп ташлады хатыны. Ул чакта Гомәр моны шаярту яки аның ачуын китерер өчен генә әйтелгән сүзләр дип аңлаган иде. Кем белә, кызулык белән чын уйларын ачып салган булырга да мөмкин. Болай барса, соңгы тамчының көттермәячәге ачык иде, һәм ул көттермәде дә. Хатыны, Гомәр белән киңәшми-нитми шкаф сатып алган. Ялгыз хатын шикелле, аны күрше ирдән җыйдырган. Мондый мыскыллауны Гомәр инде күтәрә алмады. Аерылышу аның уена да кереп чыккан эш түгел иде, югыйсә: таш яуса да, җир тетрәсә дә, хатын гомерлек дип ышанып йөри иде...
Чәй эчкәндә, Гомәр утыргычның туктаусыз шыгырдавына игътибар итте. Чәйдән соң, келәткә чыгып, эш кораллары табып керде һәм утыргычны ныгытып та куйды. Тупсаның бер тактасы черек икән, аны яңага алыштырды. Ишек күгәнен майлады. Шул эшләрне бетергәч, шәһәргә чыгып китте.
Ул кич кенә әйләнеп кайтты. Фәйрүзә инде өйдә иде, Гомәрне шунда ук чәй эчәргә чакырды.
– Шәһәр белән танышып йөрдеңме? – диде хатын, чәй ясап, үзе дә өстәл янына урнашкач.
– Балачагымда мин бу шәһәрдә булган идем инде. Ләкин бер генә таныш урын да тапмадым. Ярсу елгагыз гына шул ук бугай. Шул ук малайлар шул ук утрауда балык тотып утыралар.
– Монда бит аннан соң җир тетрәү булды, элекке шәһәр түгел инде бу. Безнең дә өй түбәсе ишелеп төшкән. Минем әле кечкенә чак, әнием коткарып калган. – Бераз тын гына утырганнан соң: – Утыргычны ничек оста эшләп куйгансың. Баскычтан да хәзер курыкмый күтәрелергә була, ишек тә шыгырдамый...
Тагын тынлык урнашты. Ярый әле сәгать текелди, югыйсә бер-берсенең йөрәк тибешен ишетерләр кебек иде.
– Син... Сез... – дип, Гомәр нәрсәдер әйтмәкче иде, Фәйрүзә, елмаеп:
– Исемең кем соң синең? – дип сорады. Кем икәнен белгәч: – Гомәр, син хәзер мунчага барырсың, анда барысы да әзер, – диде.
Гомәр, ләүкәдә тирләп утырганнан соң ярты чиләк суны өстенә койды да, мунча алдына чыкты. Шул ук минутта ишек шакыган тавыш ишетелде. Тиз генә сөлгене алып, биле тирәли урады.
– Кем анда? – дип сорады.
– Мин бу, – диде Фәйрүзә. Ишекне ярым ачып кына миндек сузды: – Менә, яңа гына сындырып төштем, рәхәтләнеп чабын.
Гомәр, хатынның кояшта янган шәрә кулына карап, хәрәкәтсез тора бирде. Хатын, аптырап, ишек ярыгына күз ташлады. Гомәрнең капланган булуын күреп, эчкә узды.
– Мә, өр-яңа миндек белән чабынырсың, – диде.
Алар инде бер-берсеннән кул сузымында гына торалар иде. Ирнең карашы хатынның уң як чигәсе өстендәге чәч бөтеркәсенә төште. Кечкенә деталь, ә хатын-кыз кулында ул нинди көчкә ия! Гомәр, миндекне алам дип үрелгән җиреннән, уйнап кына хатынның беләзегеннән тотты. Хатын «аһ!» димәде, юк, ләкин шулай дип әйткәндәге шикелле күзләрен зур ачып, иргә текәлде. Ир икенче кулы белән хатынның биленнән алды.
– Гомәр! Бер генә минут, яме? – дип пышылдады хатын һәм, упкынга ташланган кешедәй кыюланып китеп, күлмәген салып ыргытты. – Бәлки, кереп чабарсың?
Көн арты көн шулай уза торды. Гомәргә эш кушучы булмады, билгеле. Ләкин, бәләкәй генә эшләрен дә күреп мактагач, эшлисе килеп кенә торды аның. Һәм эшләрне үзе таба иде. Алачык ишеге тузган икән, аны яңартты. Койманы карап-төзәтеп чыкты, ишегалдындагы үләнне чапты. Һәм иң зур эш – мунчаның түбәсен яңартты. Боларны ул бик теләп, эшеннән тәм табып башкарды. Аның үз мохите, үз җирлеге шушы икән бит – авыл тормышы, аның гадәти эшләре. Шәһәрдә тамыр җәяргә тырышты ул. Баксаң, шушы көнгә кадәр шәһәр кешесе булып китә алмаган икән. Үз кыйбласын ул, күрәсең, табигатенә бөтенләй туры килмәгән мохиттән эзләгән.
 

Кичке әңгәмә


Агач яфраклары инде кояшның сарысына манчыла башлады. Ә Гомәр бу йорттан һаман китә алмады. Аңа ял йорты да кирәкмәгән икән: йөрәге инде абынмыйча тибә, кан басымы да тәртә эченә керде. Хатын аны сихерләгәндәй итте дә куйды... Бәлки бу матур бер төш кенәдер, бик күрәсе килгәнгә генә һаман дәвам итәдер? Булса соң! Һәрхәлдә, бу төшне ниндидер салкын, чирканыч дөньяга алыштырасы, туйдырып беткән эшенә, ялгыз тормышына кире кайтасы килми иде аның.
Бервакыт Гомәр мунча алдында утын яра иде. Фәйрүзә бакчада кыяр, помидор җыя. Көн инде сүрелү ягына авышып бара. Вакыт-вакыт алар, билләрен турайтып, нәрсә турындадыр сөйләшеп алалар.
– Гомәр, кил әле, утырып алыйк, – диде хатын, дәшми генә бераз эшләгәннән соң.
Ир, эшеннән туктап, бакча капкасы аша эчкә узды. Гомәр ясап куйган артлы эскәмиягә утырдылар. Хатынның кулында кеше йөрәген хәтерләткән помидор иде.
– Мә, ашап кара әле, бу яңа сортның тәме ничек икән, – диде Фәйрүзә.
Гомәр помидорны хатын кулында көе үк тешләп алды да, тәменнән ләззәт кичереп: «М-м-м...» – диде.
– Кайчан да булса син мине ташлап китәрсең инде, әйе бит? – дип, көтмәгәндә күңелсез генә әйтеп куйды хатын.
– Нигә алай дисең? – диде ир, елмаю яктысы әле сүнеп өлгермәгән йөзен хатынга таба борып.
– Белмим. Миңа шулай тоела. Синең әле бу тормышта ниндидер эшләрең калган бугай, мин юлыңда очраклы бер тукталыш кына. Бәлки син үзең дә сизмисеңдер, әледән-әле теге тауга карап куясың бит.
Гомәр нәрсә әйтергә дә белми аптырап калды. Баеп баручы кояшның алсулыгы кундымы, моңсу сүзләренең киресе буларак, Фәйрүзәнең йөзе яшәреп киткән иде. Күпмедер вакыт куактагы чыпчыкларның кичке чыр-чуын тыңлап, һәркайсы үз күңелендәген барлап утырды.
– Ирем белән менә шулай үз итеп бер сөйләшеп утырмадык без, – диде хатын бераздан. – Эше авыр иде анысы, сүзем дә юк. Бәлки шуңадыр, бернинди шаяру, көлү дигәнне белмәде. Тормышын шулай оештырган иде, гаиләгә урын юк иде анда. Көне буе мәктәптә, кайту белән диванга ава. Кайвакыт остаханәсендә нәрсәдер мәтәштерә башлый. Ниһаять гаиләсе исенә төште, гаилә өчен нәрсәдер эшли дисәм, анысы да мәктәп өчен икән, дәрескә кирәк. Әйткәч әйтим инде, минем белән йокларга да вакыт каралмаган иде аның көн тәртибендә: төн уртасы узганчы дәфтәр тикшереп, планнар язып утыра иде. Ял көне дуслары белән футбол уйнарга чыгып китә. Минем белән булмас өчен юри эш арты эш табып тора кебек иде. Ирем була торып, ир назына сусап яшәдем. Кызыбыз да гүя әтисез үсте: аңа берәр киңәш биргәне, тормышы белән кызыксынганы булмады бугай... Бөтен гомерен чит балаларны тәрбияләүгә бирде, шул балалар үтерде дә үзен...
Хатынның болай ачылып китүе, бер яктан, ирне уңайсыз хәлгә куйса, икенче яктан, аңа шул дәрәҗәдә ышануы күңелен үстереп җибәрде.
– Мин бит инде хатын-кыз, сөйләшеп утырасым килә, – дип дәвам итте хатын. – Сүз башлар өчен аңардан нәрсәдер сорыйм. Ул уйлый-уйлый да, бетте шуның белән, җавап юк. Менә син ир кеше, ничек аңлатыр идең моны?
– Бәлки үзең үк дәшмәскә өйрәткәнсеңдер? – диде Гомәр.
– Ничек инде мин дәшмәскә өйрәтим?
– Нәрсә генә әйтсәң дә тиргиләр икән, дәшми калуың хәерлерәк бит.
– Күрәзәчеме әллә син? Тирги идем шул... Яшь хатын яшь тай кебек бит ул, кая чапканын, нәрсә теләгәнен үзе дә белми. Бичара хатын-кыз! Ни холкын, ни нәфесен, ни телен тыя алмый...
Шул вакыт капка артында:
– Я! Чыгасыңмы, юкмы? – диде ачулы хатын-кыз тавышы. – Шуны да ычкындыра алмыйсыңмы? Җебегән!
Бераздан, шапылдап, машина ишеге ябылган тавыш ишетелде.
– Ай Алла-ам! Кызым белән оныгым килгән бит, шалтыратмадылар да... – диде Фәйрүзә, каударланып. Һәм, бакчадан чыгып, йөгерә-атлый капкага таба юнәлде. Җилкапкада алты-җиде яшьләрдәге кызчык күренде. Ул, йөгереп килеп, Фәйрүзәне кочаклап алды: «Әбекәе-ем!»
Түземсезләнеп, берничә тапкыр машина кычкыртты. Фәйрүзә кабалан-кабалан капканың аркылы агачын алып ыргытты һәм аны ике якка ачып җибәрде. Машина кергәч, капканы ябып куйды.
Машинадан борчулы, нәрсәдәндер канәгать булмаган кыяфәттә яшь кенә хатын чыкты. «Исәнме, әни!» – дип, Фәйрүзәгә күз генә сирпеп алды да, багажнигын барып ачты.
– Әни, теге вакытта син алып кайтканнары сатылып беттеме әле? Менә сиңа тагын бер партия, көз бит, сезон башлана, – дип, багажниктан ике зур сумка алып, чирәм өстенә куйды.
Шул арада кызчык Гомәр янына килеп басты һәм, бик кәттә кыланырга тырышып:
– Ә син монда нишлисең? – дип сорады.
– Үзем дә белмим, – диде Гомәр, ирексездән елмаеп.
– Белмәгәч, утырып уйлап ал, нигә басып торасың.
– Аделина! – дип кычкырды шулчак яшь хатын. – Кая китеп олагырга өлгердең әле тагын! Марш өйгә, өстеңне алыштырып чык. Яхшы киемнәреңне хәзер пычракка батырасың.
Хатын Гомәрне күрмәде дә бугай, әйтерсең, кызы агач түмәре белән сөйләшеп тора иде.
– Йөрсен шулай, нинди пычрак монда, ишегалды чирәм, – диде Фәйрүзә. Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, авызы яртылаш ачылган хәлдә катып калды.
– Әни! Нигә кысыласың син?! Нигә мине бала алдында мәсхәрәлисең?! – диде кызы, кызарынып-бүртенеп.
Фәйрүзә: «Ярый, ярый, үзеңчә эшлә, әйттем дә кайттым», – диде дә оныгы янына килде. Машина янындагы кызы һаман тынычлана алмый иде, кызганнан-кыза барып, инде күз яшьләре аша сөйләнде:
– Нәрсә бу! Кемгә саныйлар мине? Тегесе дә өйрәтә, монысы да. Ахмак түгел бит мин. Артык яхшы беләм мин тормышны. Сез күрмәгән бик күп нәрсәләрне күрдем мин...
Аделина әбисенә килеп сыенды:
– Әбекәем, нигә әнием тагын кычкыра? Мин аны шундый кызганам...
Кызы белән оныгы өйгә кереп киткәч, Фәйрүзә Гомәр янына килде.
– Сиңа бүген алачыкта җәярмен инде, яме? Алар кунарга кала, – диде. – Гафу ит кызымны. Үзе бик эшчән, булдыклы ул.
Хатын уянганда, таң атмаган иде әле. Аяк очларына гына басып, өеннән чыкты. Сибәләп кенә яңгыр ява иде. Әкрен генә алачык ишеген ачты һәм эчкә узды. Ишекне япкач, кесә фонарен кабызды. Ләкин алачыкта ир дә, аның әйберләре дә юк иде. Фонарь уты өстәл өстеннән шуып узды. Тукта, нинди кәгазь анда? Хатын кәгазь өстенә иелде. «Фәйрүзә! Юлымда очраганың өчен рәхмәт сиңа. Мин шулкадәр хөрмәткә лаек идемме? Юк, билгеле. Бу минем хыялымда гына булгандыр, төшемдә генә күргәнмендер мин сине».


Китәсең икән, кит


Урман куелыгына кереп чумар алдыннан, Гомәр, туктап, артына борылып карады. Ике айдан артык бәхет дәрьясында йөзгән йортны шулай капыл гына ташлап китеп дөрес эшләдеме ул? Хәер, нигә әле аның бу гамәле хата булырга тиеш? Һәр адымың ниндидер эчке сиземләүләр буенча эшләнә икән, бу мизгелдә нәкъ шушы адым иң дөресе була түгелме? Бу фикер аңа шундый ягымлы күренде, яшь егет кызны ничек тышкы матурлыгы буенча гына сайласа, Гомәр дә, артык төпкә төшеп тормыйча, үзенә ошаган шушы фикергә ябышты һәм юлын дәвам итте.
Урман эче караңгы иде әле. Шыбыр-шыбыр яңгыр сибәли. Сөзәк кенә тау бите буйлап күтәрелүче сукмак аңа таныш иде: Фәйрүзә белән йөреп кайткалый иделәр. Ләкин хәзер бу инде ул сукмак түгел иде. Сукмак шул ук, билгеле, тик уй-кичерешләр икенче, димәк, сукмак та башка.
Ә бу сукмактан ул әтисе белән үтмәде микән? Хәтер сандыгында казына торгач, аның иң төбеннән эреле-ваклы төерләр белән чуарланган җеп килеп чыкты. Шулай икән шул, менә бит ул төер! Әнә ул, сигез яшьлек малай, әтисе белән шушы сукмактан бара. Аңа барысы да яңа һәм кызык. Әле берәр күбәләккә карап тора, әле чикерткәнең сикерүеннән кызык табып көлә. Кошлар сайравына кушылып, сораулары ява:
– Әти, ә без кая барабыз?
– Түземлегең җитсә, тауның башына кадәр менеп җитәргә була.
– Ә анда нәрсә бар?
– Шәрә ташлар, салкын бозлар анда, яшәргә яраклы урын түгел.
– Ә нигә анда менәләр алайса?
– Анысын син аңламассың әле, улым: дөньяга һәм үзеңә башка күзләр белән карар өчен.
– Маңгайда яңа күзләр тишелеп чыгамыни? – дип көлә малай.
Сукмак сулга таба кискен борылыш ясады. Монда кадәр килгәне юк иде әле Гомәрнең. Кызык, бу сукмак кая бара икән? Күпме таптаган сукмагы турында хәзер генә шундый сорау туу үзенә дә гаҗәп тоелды. Тауга менәдер инде. Ләкин Гомәр бүген үз юлын салачак. Кеше салган юллардан күп йөрде, җитәр. Сукмакны калдырып, турыга менеп китте.
Яңгыр туктаган иде инде. Агачлар арасына үтеп кергән кояш нурларында терекөмештәй ялтырап, ботаклардан эре-эре тамчылар тама. Шулчак Гомәр тирә-ягындагы гаҗәеп тынлыкка игътибар итте. Урман үлгәнме әллә? Ник бер кош сайрасын! Шунда гына төшенде: көз бит! Сайрадың ни дә сайрамадың ни, кемгә кирәк син хәзер?
Шулай уйланып бара иде, артында бик тиз якынлашып килүче усал жуылдау ишетелде. Әйләнеп карарга да өлгермәде, ботына ниндидер ук килеп кадалды. Гомәр, юеш үләндә борма-борма эз калдырып, алга ыргылды. Икенче ук арт санын көйдереп алды. Ул божаннар оясына баскан күрәсең. Берничә божанның баш очындагы жуылдавы, ниһаять, тынды. Гомәр, бераз аксый төшеп, ары китте. Тау текәрәк, һаман текәрәк була барды. Урман сирәгәя башлады...
Алда зур гына яссы таш күренде. Гомәр, соңгы көчен җыеп, шул таш өстенә килеп ауды. Ауды һәм бармакларын да кымшатырлык хәле калмавын сизде. Кызулык белән килеп, әллә бөтен көчен шушы бер омтылышка сарыф иттеме? Ботинкасын салып, аякларын ял иттереп алырга булды. Менә бәла, бер ботинкасының табаны яртылаш купкан бит. Әмәлен тапты: ботинканың шнурын табаны астыннан үткәреп бәйләргә булды.
Бераз хәл кергәч, җайлы гына урнашкан җиреннән торып, тагын алга китте. Ниндидер ташларны, куакларны урап узды. Барды да барды...
Менә ул, туктап, су эчеп алмакчы булды. Котелогын күтәреп эчә башлавы булды, шунда ук, тончыгып, кире төшерде. Сирәк кенә агачлар аша тау түбәсе шәйләнә иде. Тау башында ниндидер ат пәйда булды. Нинди ат бу? Гомәргә ул башка бер дөньядан кебек тоелды. Ат бер генә мизгел башын горур күтәреп басып торды да, тау сырты буйлап чабып китте.
Ышанасы килми иде: тагын бер омтылыш, һәм ул тауга менеп тә җитәчәкме? Әллә инде бу ат аның хыялы гына булдымы, бик күрәсе килгәнгә генә күрендеме? Нәрсә генә булмасын, ат аны канатландырып өлгергән иде инде. Ул торып басты һәм, суга чумгандагы кебек тирән сулыш алып, биштәрен җилкәсенә күтәреп салды. Ул максатын күрә иде. Хәзер инде аның бер генә адымы да мәгънәсезгә булмас, бер генә тамчы тире дә юкка таммас...
 

Көтүче карт


Ниһаять, Гомәр тау башында. Биштәрен җиргә төшерде, тураеп басты. Көнбатыштан, ярты күкне каплап, кара болыт күтәрелеп килә, яңгыр булыр микән?.. Юк!.. Гомәр, үз күзләренә үзе ышанмыйча, тораташтай катып калды. Болыт дигәне күккә ашкан тау бит, ә бу урын тауның бер киртеге генә икән әле.
Агачлар ышыгында ике дистә сарык укмашып тора, әлеге ат та шул тирәдә утлап йөри. Аланның икенче башында шалаш, шалаш янында ак сакаллы, чал чәчле карт утыра.
– Әссәламегаләйкем! – диде Гомәр, карт янына килеп җитәр-җитмәстән.
Картның сул күзе яртылаш кысылган иде, күз тирәсендәге мускуллар тартышып куйды. Башта Гомәргә сынаулы гына караш ташлап алды, ләкин шунда ук күзләрендә шаян очкыннар уйнатып:
– Шаяртмасаң, әйдә, утыр, – диде, каршысында яткан сарык тиресенә ымлап. – Әйтәм бүген, тире инде монда икәнен онытып, тагын берсен алып чыкканмын, кунак килүгә булган икән... Монда шәһәр тротуары түгел шул, – диде, карашын Гомәрнең ботинкасына күчереп.
– Шулай икән шул, гәрчә яңа иде әле.
– Кыен булмаса, чәйнекне генә алып кил әле, – диде хуҗа. – Мәтрүшкә, чия тамыры, һиндыба салып пешерергә куйган идем.
– Һиндыбасы нәрсә тагын?
– Ә сиңа нинди телдә кирәк соң? Латинча цикориум була.
«Оһо! Гади генә көтүчегә охшамаган бу карт», – дип уйлап куйды Гомәр. Күмер өстендәге чәйнеккә килеп тотынуы булды, кулы пешеп, кире утыртты. Ләкин аптырап калмады: гадәте буенча, свитер җиңен учы өстенә тартып төшерде дә, чәйнекне алып, табын янына килде. Биштәреннән пластик стакан чыгарды, карт исә чәйне үзенең янчелгән алюмин кружкасына ясады.
Йомшак-ягымлы көн, сулышны киңәйтеп җибәрүче тау һавасы, башка беркайда да булмаган чәй... Оҗмах дигәннәре шушы микән...
– Бәрәңгедән авыз ит, яңа гына көл астыннан чыгарган идем, – диде карт. Бераздан ипләп кенә сораштыра башлады: «Каян киләсең? Нинди уйлар белән йөрисең?»
Мондый сорауларны көтмәгән иде Гомәр. «– Как дела? – Не дождётесь!» – дип кенә аралашуга күнеккән кешегә «Каян киләсең?» дисеннәр әле. Моның өчен бит бөтен үткәнеңне сөйләп бирергә, тамырларыңны ачып салырга кирәктер. Икенче сорауга җавап тагын бер романга җитәрлек. Нинди генә уйлар аша үтмәде дә, нинди генә хыяллар ялкынында янмады ул. Ә тормыш, уй-хыяллар болытыннан аермалы буларак, үзе теләгән юлдан алып бара биргән.
Гомәр боларның берсенә дә тукталып тормады, билгеле. Тауга бәйле тарихны гына сөйләп бирде: балачагында бу тауны күрүе, шуннан югалтуы һәм менә хәзер очраклы гына килеп юлыгуы... Кичке учак янында карт та ачылырга уйлады.
– Тыңларга иренмәсәң, үземнең тарихны сөйләр идем. Нигәдер, нәкъ менә сиңа сөйлисем килә, – дип башлады ул. – Кайчандыр завод хуҗасы идем мин. Завод кадәр завод миңа ничек килеп эләктеме? Әйтик, хөкүмәт бәлешен бүлешкәндә шул тирәдә идем.
– Ә нинди завод? – дип сорады Гомәр, кызыксынып.
– Җиңел машиналар җыя торган.
Шәһәрен дә атагач, Гомәр имәнеп китте: йөз чалымнары таныш кебек шул. Әңгәмәдәшендәге үзгәрешне сизмичә, карт дәвам итте:
– Хатыным белән ул елны Багам утрауларын күреп кайтырга булдык. Кыш уртасы, халыкның иң йончыган чагы, ә без бик яхшы ял итеп, яңа аерган бал төсенә кереп кайттык. Кайткан көнне үк ярдәмчем шалтырата: «Беләм, сезнең әле өч көн ялыгыз бар. Шулай да иртәгә сәгать тугызга килеп китә алмассызмы? Акционерлар җыелышы билгеләнгән иде», – ди. «Киләм, билгеле, – дим. – Ничек инде җыелыш миннән башка үтәргә мөмкин?»
Икенче көнне килдем. Кешеләр инде җыелган, мине көтәләр. Кәнәфиемдә әлеге ярдәмчем утыра. Кәеф күтәренке, кешеләр белән күрешә-күрешә өстәлемә таба барам. Килеп җиттем. Нигәдер, ярдәмчем һаман кәнәфидән тормый. Кешеләргә ниндидер анекдот сөйлим, шул ук вакытта тегенең иңбашына төрткәләп алам. Юк, аңламый. Алай гына да түгел, киерелеп, кәнәфинең эченә үк кереп сыенды бу. «Нәрсә әле монда утырасың, бу минем урын», – дим мин, түземлегемне җуеп. «Бүгеннән бу минем урын», – ди теге. «Ярый, шаяртуыңны аңладык, җыелышны башларга вакыт», – дим, көлеп. «Бернинди шаярту юк, – ди бу. – Завод ике атна инде минеке. Менә кәгазьләр. Барысы да закон буенча». Кабинетта мәет тынлыгы урнашты. Колакларыма ышанмыйча, кәгазьләргә текәлдем. Бөтен документта минем култамга. Ничек ул моны эшләгән?.. «Елан, мәкерле елан...» – дип пышылдый башлаганым хәтердә, шуннан ни булгандыр, полиция машинасының үкерүенә айнып киттем. Машинамда барам икән, тизлек йөз дә егерме.
Бригадирдан беренче урынбасарыма кадәр үстергән идем ул бәндәне. Өебездә үз кешегә әверелгән иде. Хатыным аңардан мөкиббән: килгән саен чәчәк бәйләме, затлы бүләкләр, Кавказ нәзакәтлеге... Хатыныма әйтеп тә карадым инде, алма, дип. Әйтеп кенә кеше аңлыймы. Югыйсә, нәрсә теләсә шул бар бит, булмаса, сатып алырга була. Юк! Нәкъ менә бүләккә исе-акылы китә иде. Иде, дим... Әлеге хәлләрдән соң урын өстенә ятты, бахыр, шул ятудан инде тормады. Башта кычкырды, чәчләрен йолкыды, бүләкләрне таптап-изеп чүплеккә чыгарып атты. Шуннан тынды, ашау-эчүдән баш тартты, сүнде, сүнде... Ә миңа инсульт булды. Менә, шуның мөһере әле дә битемдә...
 

Күлләвектә болытлар (Гомәрнең язмаларыннан)


Яңгыр ничек капыл гына башланса, шулай капыл гына тынды да, елмаеп кояш та чыкты. Урам буйлап барам. Һаваның сафлыгы! Шәһәр димәссең. Кинәт зур гына күлләвектә өем-өем болытлар күреп, туктап калдым. Моңарчы да күргәнем булгандыр инде, шундый күңел халәтенә туры килдеме, шаккатып карап торам. Җир шарына каяндыр өстән, космостан караган кебек булды да, башым әйләнеп куйды... Шулчак, болытларны челпәрәмә китереп, машина узып китте, өстемә болганчык су чәчрәде.
***
«Мин бу җиргә ялга туктадым», – ди Рәдиф Гаташ. Ничек инде ялга? Китап әйтә, без бу дөньяга сынаулар өчен килгән, ди. Бәлки шагыйрь хаклыдыр, дигән уйга авыша башлап, кәнәфидә телевизор карап утыра идем, хатыным әйтә: «Йә, нишләп утырасың, бакчага бармыйбызмыни?»
***
Кешедән югарырак ниндидер көч барлыгына иң ачык дәлил – синоптикларның фаразы расланмау. Син әйткәнчә генә була ди ул! Шаярып кына җилне икенче якка борып җибәрә дә...
***
Бер шагыйрь тормышның сагышлы минутлары һәм аның иң сагышлысы – үлем турында күп яза. Боларны укыгач, нинди тойгы кала соң? Менә нинди. Өйдәге ниндидер эшләр хатыным өстендә икән, мин бу турыда кайгырмыйм, алар турында ул уйлый. Мин эшлисе эшләр исә хатынымның ике ятып бер төшенә дә кереп чыкмый. Теге шагыйрьне укыганнан соң да шундыйрак хис кала: үлем турында уйлаучы бар икән бит, нигә әле мин ул турыда кайгырам? Һәм ниндидер җиңеллек туа.
***
Кул кулны юа, дигән гыйбарә бар. Минемчә, кул кулны юмый, үзен юар өчен, икенче кулга ышкыла.
***
Урындагы бер язучыны искә алу кичәсе бара иде. Чыгыш ясаучы: «Бик яшьли китеп барды, иҗатының чәчкә аткан чагы гына иде әле», – ди. Залдан берәү: «Димәк, ул тегендә кирәгрәк булган», – дип куйды. Шунда миңа кемнеңдер каһкаһәләп көлүе ишетелгәндәй тоелды. Каяндыр галәм төпкелләреннән килеп ирешкәндәй иде тавыш: «Мескен кеше! Мәңгелек алдындагы куркуын басар өчен нәрсәгә генә табынмый, ничек кенә үзен алдамый, юатмый. Ә барысы да упкынга егылып баручының үрмәкүч пәрәвезенә тотынуы гына. Ха-ха-ха!..”
***
Вакыйга юк икән, тормыш та юк, диләр. Ә нәрсә ул вакыйга? Вакыйга ул – көндәлек тормыш агышын җимереп ташлаучы гадәттән тыш хәл яки кемнеңдер ахмаклыгы, ди газеталар һәм телевизор.
***
Такташ әйткән: «Бик күңелсез булыр мин үлгәч», – дигән. Мин үлгәч кемгәдер күңелсез булыр микән? Һич югы, берәү дә җиңел сулап куймастыр дип уйлыйм. Нәрсә генә булмасын, өч гөнаһ минем өстә түгел: берәүнең дә байлыгын тартып алмадым; бернинди илгә каршы сугыш ачмадым; үземә ниндидер өстенлекләр яулап, кеше белән талашып йөрмәдем. Үкенечкә калганы – тормышымның төп соравына җавап таба алмадым бугай. Нәрсә өчен тудым икән соң мин? Мине бар иткән көчнең минем аша белдерергә теләгән фикере нәрсәдә булды икән?
***
Минем бу язмалар – үземнең тормыш кебек: буталчык, сюжетсыз, нәрсә белән бетәсе дә билгесез. Теге яки бу фикер, тормыштан алынган күренеш – болар бит аерым кирпечләр генә. Һәр кирпеч нинди генә матур, үзенчәлекле булмасын, кирпечләр өеме йорт түгел әле. Әнә шул кирпечләрдән нинди йорт сала алырсың – менә шунда күренер иде осталыгың. Бөтен булган уйларың тирәнлеген, хисләрең ялкынын бер ноктага җыеп, бер тәртәгә җигеп, миллионнар сокланырлык сарай төзе, менә булырсың егет!
 

Давыл


Ул ниндидер кыяга үрмәли. Менеп җитәргә инде күп калмады. Аска карый, анда – упкын. Чираттагы ярыкка кулын суза. Ләкин... Тотынып өлгерә алмый кала, икенче кулы шуа башлый. А-а-а...
– Төш күрдеңме әллә? – диде карт, Гомәр шалаштан чыккач. – Ялгызың менү яхшы түгел, билгеле. Сизәм, һава торышы да үзгәрергә тора.
Гомәр дәшмәде. Тамак ялгап алганнан соң, карт:
– Кире уйларга әле соң түгел, – дип, сүзләренә үзе дә ышанмыйча гына тагын әйтеп куйды.
Гомәр китәргә җыенып, биштәренә үрелде.
– Тукта, менә бу ботинканы ки, – диде карт. – Альпинистлар калдырып киткән иде, сиңа таман гына булырга тиеш.
– Ә сезгә? Үзегез нәрсә киярсез? – диде Гомәр, уңайсызланып.
– Миңа ярамый ул... Менә нәрсә. Менәсең икән инде, исеңнән чыкмасын: менеп җитәргә тырышма, кая кадәр менгән булуыңа карамастан, көн яктысында төшеп өлгерергә исәп тот.
Агачлык буйлап аз гына баргач та, шарламага юлыкты. Биек кыядан ташланучы инеш, ташларга бәрелә-сугыла, меңәрләгән тамчыга таркала, су тузанына әйләнә иде. Тузан эчендә салават күперләре җемелди. Гомәр, тиңсез бу күренешкә мөкиббән китеп, туктап калды. Балачагындагы бер хәл исенә төште. Аланда печән җыялар иде. Капыл гына аяз яңгыр башланды. Шунда ук аланның икенче башында, агачлар биеклегендә генә, салават күпере пәйда булды. Бер очы яңа койган күбәгә таянган иде. Салават күперен тотып карыйм дип, шул күбәгә таба йөгерде Гомәр. Барып җитүенә, могҗиза юкка чыкты...
Тәвәккәлләп, өскә үрмәли башлады. Вак ташлар аяк астыннан шабыр-шыбыр коела, кайбер куаклар чәнечкеле булып чыга да, кулына энә кадала. Берничә тапкыр, тотынган үләннәре өзелеп китеп, аска тәгәрәде, тагын торып китте. Үткен ташларга эләгеп, чалбар тубыгы ертылды. Битендә, аяк-кулларында сыдырылган эзләр күренә башлады. Маңгаендагы тир бөртекләре барыр юлына тама, күлмәге сыгып алырлык булды, тезендәге яра әрни... Кояш инде рәхимсез кыздыра. Гомәр, еш-еш сулап, кыя күләгәсенә килеп ауды. Котелогын алып су эчәргә дә хәле калмаган иде.
Ял итеп алгач, юлын дәвам итте. Үҗәтләнеп, үрмәләде дә үрмәләде...
Бервакыт тау артыннан кара болыт килеп чыкты. Тау түбәсе күренмәс булды, дөньяны караңгылык басты. Битен ачы җил куырып алды. Җил көчәйгәннән-көчәя иде. Түзә алмаслык яктылык күзләрен сукырайтты, көчле шартлау колакларын ярып керде. Ирексездән куллары белән башын каплап, җиргә чүкте. Яшен ниндидер кыяга тиде бугай, ташлар тәгәрәгән тавыш ишетелде. Шул ук мизгелдә яңгыр да коя башлады. Менгән чагында кечкенә бер мәгарә күзенә чалынган иде, шунда төшеп җитә алмасмы? Тиз-тиз төшә башлады. Җил һаман көчәя. Тагын яшен, тагын шартлау. Шулчак юеш үлән өстеннән аягы таеп китте, һәм ул аска мәтәлде...
Юлында куак очрамаса, текә кыядан оча иде. Бәхетенә, әнә икән теге мәгарә. Торып басыйм дигәндә генә, сул аягының авыртуына түзә алмыйча кире ауды. Нәрсә бу? Тезен капшап карады, кычкырып җибәрүдән чак тыелып калды. Ташка бәрелгән күрәсең. Ә яңгыр коя гына, киеме инде сыгып алырлык. Имгәнгән аягын җиргә тидермәскә тырышып, өч аякланып тау куышына таба үрмәли башлады.
Менә мәгарә. Шуышып, эчкәрәк узды. Монда коры, ышык, тик киемнәре юеш. Авыртмаган ягына кырын ятып, суыктан калтыранган тәненең тынычлануын көтте. Җил, өертеп китереп, карлы яңгырны аяклары өстенә сибәли башлады. Гомәр, кулларына таяна-таяна, эчкәрәк күчеп ятты. Монда тар, түшәм кул сузымында гына иде. Биштәреннән шәм белән шырпы алып, ут кабызды. Шулчак кабыргасына ниндидер каты нәрсә төртелде. Тау кәҗәсенең баш сөяге икән. “Әллә бу берәр ерткыч өнеме?” – дигән сорау чагылып узды. Ләкин соравына җавап эзләп маташырлык көче калмаган иде инде.
 

Мәгарәдә


Җилнең камчы очы тиеп киткән саен шәм уты әнә сүнәм, менә югалам дигәндәй, иелеп-иелеп куя. Давыл караңгы төшкәнче тынар дигән өмет акланмады, шушында кунарга туры килә ахры. Хәер, давыл туктаса да, сынган аягы белән ничек төшәр соң ул?.. Имчәккә ябышкан ач баладай, ашказаны үз-үзен суыра иде инде. Биштәреннән ипи, берничә бәрәңге чыгарды...
Тамак ягын ныгытып алуны гына көткәндәй, күз алдына томанга уралган шәүләләр килә башлады. Җир астыннанмы, бик-бик ерактанмы тавышлар ишетелеп киткәндәй була иде.
Бервакыт Гомәр, кышны шәһәрдә үткәрер дип, әнисен үзләренә алып килгән иде. Шул кышны бер танышы да якшәмбе саен аларга килә торган булып китте. Үзе эчмәсә дә, Гомәр аңа һәрвакыт салып бирә иде. Әлеге көнне дә керде танышы. Сөйләшеп утыралар иде, хатыны кухняга чакырып алды да: «Сорама, юк», – дип, буш шешәне күрсәтте. «Ярар, – диде Гомәр ваемсыз гына, – чакырылган кунак түгел әле». Танышы аңламады, билгеле, татарча әйткән иде. Ә әнисе бит аңлады. Гомәр әле булса икеләнеп йөри: әнисе бу сүзләрне үзенә алмады микән? Чөнки шул кыштан соң, күпме генә үгетләсә дә, шәһәргә килмәде бит. «Юк, үз йортымнан, күршеләремнән башка яши алмыйм», – ди генә иде. Әни моны үзенә алырга тиеш түгел, ул минем турыда алай начар уйлый алмый, дип үзен күпме юатмады Гомәр, әнине үпкәләттем дигән уй һаман башыннан чыкмый.
Әйе, кайвакыт сүзләр канатлы булган өчен генә очып чыгалар да... Соңыннан аларны юарга тырышып, нинди генә яхшылыклар эшләмә, сүз кала. Мизгел генә гомер эчендә күпме артык сүз әйтелгән. Шул ук вакытта, әйтелергә тиешле күпме сүз әйтелми калган. Хәзер бик әйтер идең дә... Башыңны исәргә салып, барысын да оныта барсаң гына инде. Ә бит онытылмый!..
Хатыны арты белән борылып баскан да, тәрәзәгә текәлгән. Нәрсә булды әле ул көнне? Ул көнне хатынын хастаханәдән чыгарырга тиешләр иде. Каенише: «Син балалар белән кал, тавык шулпасы әзерли тор, апайны үзем алып кайтырмын», – дигәч, Гомәр өйдә калган иде. Ә хатыны Гомәрне көткән, аның килеп алуын теләгән. Чөнки аннан алда гына сүзгә килеп аерылышканнар иде. Һәм бу хәл ике арада елларга сузылган күләгә булып калды.
Тагын хатирәләр. Менә алар хатыны белән велосипедта баралар. Алда текә генә үр. Гомәрнең тизлеге әкренәя, һаман әкренәя. Хатыны исә бар көченә педальгә баса һәм алга ыргыла. «Әйдә, нигә артта каласың?» – ди ул, ирен үчекләп. Гомәрнең бу мәгънәсез ярышта катнашасы килми, үз җаена бара бирә, әле бит көне буе бакчада эшлисе бар. Хатыны тирләп-пешеп, тәмам хәлдән таеп, үргә беренче булып менеп җитә һәм: «Мин җиңдем!»– дип тантана кичерә. Әйе, беркемгә дә беренчелекне бирергә теләмәде ул, хәтта иренә дә. Туйлары алдыннан, шаярган булып кына, аркасын аның аркасына терәп басты да, әнисенә: «Кайсыбыз биегрәк?» – ди. «Кияү», – ди әнисе. Булачак хатыны, аяк очларына күтәрелә биреп: «Кит инде-е, мин бит!» – ди.
Шулай да хатыны җир кешесе булган ахры. Балаларга танышлары аша укытучы сайлавын гына алганда да... Гомәр үзе нинди укытучы туры килде, шуңа риза булып яшәде. Ә бит бөтен атаклы кешеләргә дә кемдер беренче адымнарын ясарга булышкан. Акыллы кешеләрне читкә тибәргә генә торалар икән бит. Ә Гомәр? Үзе ерып чыга, имеш, беркемгә дә бурычлы булып каласы килми.
Шәм сүнде. Филтә очы бераз гына кызарып торды да, сумаладай сыланучан, үзле караңгылык күз кабакларын басты. Авылда укытучы булып эшләгән чагы исенә төште. Фатир хуҗасы Мөслимә әбинең бер сәер гадәте онытылмый: төнлә караңгы чоланга чыкканда, күзләрен йомып чыга иде ул. Өрәкләрне, җен-пәриләрне күрмәс өчен, дип аңлата иде моны үзе. Ул чакта бу шундый көлке тоела иде. Ә бар кеше дә шулай яшәмимени?
Яңа гына мәгарәдә иде, инде поезда бара. Вагонда ул берүзе, вагон идәнендә аның төргәк-төргәк әйберләре. Менә бер станция, вагонга кешеләр кереп тулды. Гомәр әйберләре турында борчыла: таптап-изеп бетерәләр инде. Озак кына барганнан соң, поезд бер тау янында туктады. Һава суларга чыктылар. Поездның койрык ягыннан бер хатын килә. Гомәр яныннан үтеп китте. Киң чалбары эченнән дә сизелеп торган формаларын уйнатып, тауга менә башлады. Гомәр аның артыннан иярде. Тауга менеп җитү белән, хатын юкка чыкты. Арттан бер егет килә икән. Сер итеп кенә, үзенең шигырьләр язуы турында сөйли. Шулчак поезд кузгалып китә. Алар йөгерә, ләкин поездны куып җитәрлек түгел инде. Алда шәһәр. Ул бит шушы шәһәрдән дә ары китми, әйеме?» – ди Гомәр. Шул ук вакытта белә: поезд ары китәчәк.
 

Көзге яфрак


Гомәр уянганда, мәгарә авызы якты иде инде. Аның эчәсе килә иде, өстәвенә аягы сызлый... Кемнәр булыр анда, нинди тавышлар бу?
– Менә монда куак сынган, без дөрес киләбез, – диде кемдер.
– Әнә тегендә ташлар күчкән, – диде бик таныш тавыш. – Әти-и!
Улы Илнур бит! Гомәрнең тамагына нәрсәдер килеп тыгылды. Ул нәрсәдер әйткәндәй булды, ләкин сүзләре мәгарә эченнән чыкмады.
Улы мәгарә алдына килеп чүгәләде. Хәрәкәтсез яткан гәүдәне күреп: «Әти! – диде. – Әти! Әти!» – дип кабатлады ул, аның аягыннан тартып. Әтисе ыңгырашып куйды, караңгыда аның яшьле күзләре ялтырап китте. Күзләрнең нуры улына күчте; ул, яктырып киткән йөзен артка борып: «Гүзәл! Кил! Әти монда!» – дип кычкырды.
Гомәрнең бары аяк буыны каймыккан булып чыкты. Көтүче карт аны ышкып-ышкып торды да, нык кына тартты.
– Ә сез ничек монда соң әле? – диде Гомәр, улына таба борылып.
– Без дә шушы тауга менәргә дип килгән идек, һава торышын көттек. Бүген менә бу картны очраттык һәм ул синең турыда сөйләде... Әти! – диде улы. – Синең дельтапланда очу хыялың бар иде. Теләгеңнән ваз кичмәдеңме әле?
– Дәрт бар да ул, дәрман ягы ничек икән соң?..
– Әти, тураеп бас әле! Бөкрәеп йөрү хәзер модада түгел, – диде кызы, аны бүлеп.
– Ә мин, без яшь чакта гына бу модада түгел иде, дип йөрим.
Әтисенең, гадәттәгечә, шаярып сөйләшә башлавына куанып, көлделәр.
– Синең бер сүзеңне мин мәңге онытмам, әти, – диде кызы. – Беренче мәхәббәтем челпәрәмә килгән чак иде. Хәзер көлке инде, үз-үземә кул салу уена кадәр барып җиткән идем. Синнән сорадым: «Әти, дөньяда мин булмасам, сез әни белән нык борчылыр идегезме?» Син аңладың минем нинди халәттә икәнемне, мине кысып кочакладың да: «Кызым, син безгә кирәк!» – дидең. Синең шушы дүрт сүзең мине үлемнән алып калды бит, беләсеңме?.. Син безгә кирәк, әти. Сине хыялларың тормышка ашкан бәхетле кеше итеп күрәсебез килә.
Улы белән кызы, икесе ике рюкзактан ниндидер зур материя һәм аңа тоташтырылган җепләр, каешлар тартып чыгара башладылар. Үзләре генә белгән тәртиптә аларны үлән өстенә җәеп салдылар. Шуннан соң улы:
– Әти, кил монда! – диде. – Параплан дип атала бу, дельтапланнар заманы үтте инде. Шушыннан да тиз һәм уңайлы төшү ысулы уйлап табылмаган әле. Мин бу бабай белән җәяү төшәрмен, ә сез, Гүзәл, үзебез урнашкан кунакханәгә барып ял итә торыгыз. Теге аланга төшәрсез, мин шунда такси чакыртырмын.
Парапланның каешларын әтисенә беркеткәч, улы аның белән идарә итү алымнарын аңлатты. Ул арада Гүзәл дә әзер иде. Аның парашюты, киерелеп, баш очына күтәрелгән иде инде. Илнур әтисенең парашютын тау өстенә таба агылучы җилгә каршы күтәрде. Җил шунда ук Гомәрне өскә тарта башлады. Кызы бер-ике адым гына атлады һәм күтәрелеп тә китте.
– Әти, хәерле минутта! – диде Илнур. – Ә тауга, телисең икән, бергә менәрбез, бер-ике көн ял итик тә...
Гомәр йөгереп китте һәм шунда ук аякларының җирдән аерылуын тойды. Ул оча иде. Оча-а-а!..
Кызы, елмаеп, әтисенә карап алды. Менә хәзер аңа әтисе ошый. Кулын изәп, уңгарак тотарга кирәклеген аңлатты.
Әнә шәһәр читендәге аланлык. Алан кырыендагы йорт таныш кебек. Әйе, нәкъ үзе ич! Бу йортта әйтелгән сүзләр исенә төште: «Сине көткәнмен икән мин. Ник мин сине элегрәк очратмадым? Кайларда йөрдең син шул гомер?..» Ай-һай, хатын-кыз мондый сүзләрне һәркемгә дә әйтә микән. Гомәрнең йөрәге кысылып куйды...
Шулчак янәшәсендә генә бер шәүлә күренеп киткәндәй булды. Гомәр, кызыксынып, әйләнеп карады. Күбәләкме дисә, яфрак лабаса! Көзге яфрак. Ничек ул монда кадәр күтәрелә алган?.. Шул ук мизгелдә яфрак параплан тудырган һава агымына эләкте һәм, бөтерелә-бөтерелә, Гомәр артыннан аланга таба юнәлде.
 

Марс ЯҺУДИН.


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.
 

Комментарийлар