Поездны туктатыгыз (повесть)
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм,Өн икәнсең, тормыш, исәнме!Саҗидә СөләймановаҖәнлек сукмагыНиндидер үзе генә белгән юнәлешне сакларга тырышып, урман буйлап бер егет килә. Солдат киемендә, җилкәсендә б...
Җилләр исә... Төш икән бу дисәм,
Өн икәнсең, тормыш, исәнме!
Саҗидә Сөләйманова
Җәнлек сукмагы
Ниндидер үзе генә белгән юнәлешне сакларга тырышып, урман буйлап бер егет килә. Солдат киемендә, җилкәсендә биштәр, изүе ачык. Тормыш аны әле измәгән, имгәтмәгән, йөзендә ниндидер ярылып яткан эзләр, аның холкы, язмышы турында сөйләрдәй билгеләр күренми. Җыйнак кына гәүдә, коңгырт күзләр. Адымнары җиңел, каядыр ашкынучан. Бер үзенчәлеге бар: аз гына бөкрәеп атлый. Бу гадәте аның балачактан, аңа һәрвакыт: «Аркаңны турайт, төз йөр!» – дип килделәр. Әмма аны хәтта армия хезмәте дә төзәйтә алмады. Теләгәндә тураеп баса ала ул, тик һәрчак ул турыда гына уйлап йөрмәссең бит.
Бүген ул үзен коштай ирекле тоя. Ил алдындагы бурычы үтәлде, инде хыялына илтүче юлны эзләп карарга да була. Тик менә хыялы нәрсәдә икән соң аның? Монар кебек үзгәрүчән, чагым шикелле алдавыч хыялланулар гына түгелме? Имеш, кайдадыр ниндидер тау бар, аңа әле беркем менмәгән, шул тауны яулар өчен туган ул. Ә нинди тау ул, кайда ул тау? Ул кадәресен әле белми егетебез.
Биштәр каешлары җилкәсен суеп кергән, маңгаен тир бөртекләре чуарлаган. Аяклары, күпьеллык яфраклар келәме астындагы берәр чокырга эләккән саен, бөгелеп-бөгелеп китә. Беленер-беленмәс җәнлек сукмагын ул әле югалта, әле тагын эзләп таба. Юлдан язуын ул инде аңлады, бөтен ышанычы шул сукмакта. Сукмак булгач, ул кая булса да алып чыгарга тиеш бит.
Менә каен һәм нарат кәүсәләре артында ниндидер яктылык күренде. Егетнең адымнары ешайды, карашы җанланды. Озакламый ул зур гына акланга килеп чыкты. Шунда ук биштәрен җиргә төшерде һәм, җиңеләеп калган гәүдәсен очып китүдән чак тыеп, үзән уртасында ялтырап ятучы инешкә таба йөгерде.
Сихерләнгәндәй, чуерташларны назлап, аларга тәмам сырышып агучы тыгыз, йөгерек суга карап торды. Чүгәләп, учына су алды. Кичке шәфәкъ нурларына манчылган су, әйтерсең, тере иде: ул калтырый, егетнең учына сыена, аңа нәрсәдер әйтмәкче була кебек...
Шулчак мәче ырылдагандай тавыш егетне сагаеп калырга мәҗбүр итте. Башын күтәреп, тавыш килгән ноктага текәлде. Каршысындагы шомырт ботагы селкенеп куйды. Селәүсен! Гомәр, карашын ерткычтан алырга ярамаганлыгын аңлап, янындагы агач кисәген капшап эзли башлады. Тапты, кулына алды. «Йә, таныштык, хәзер кит инде, – диде ул тыныч кына. – Рөхсәт итсәң, мин су эчеп алыр идем». Ләкин селәүсен урыныннан кузгалмады, алай гына да түгел, тешләрен ыржайтып, тагын ырлады. Дипломатия барып чыкмагач, егет, нигәдер рус теленә күчеп: «Вон отсюда! Ну! Иди своей дорогой! Иди! Иди!..» – дип кычкыра-кычкыра, таягы белән инеш суына суга башлады. Таяк шапылдый, су фонтан булып чәчри, кеше кыргый тавышлар белән кычкыра... Селәүсен, көтелмәгән бу хәлдән аптырап калып, әкрен-әкрен артка чигә башлады һәм агачлар арасына кереп китеп күздән югалды...
Инде караңгы да төште. Испан кызының дәртле биюен хәтерләтеп, чатыр-чотыр учак яна. Очкыннар ялкын телләреннән аерылып китәләр дә, йолдызларга ашмакчы булып, кискен омтылыш ясыйлар. Ләкин, наратлар биеклегеннән дә уза алмыйча, сүнәләр, көлгә әверелеп, яңадан җиргә әйләнеп кайталар. Ә тирә-якта төнге урманның шомлы да, серле дә тавышлары. Нәкъ балачагында әтисе белән печәнлектә кунып калгандагы шикелле...
Менә ул арбага печән төйи. Нигәдер, авыл күпере янында бу, урманда түгел. Печән төялеп бетте, ул, атын җитәкләп, кайту ягына юнәлә. Әмма гаҗәп хәл – дөнья тарая башлый. Барган саен тарая, һаман тарая. Ниһаять, Гомәрнең караңгы, кысан мәгарәдә икәне аңлашыла. Алда, бик еракта, кечкенә яктылык, шуңа таба бара. Килеп җитә. Чыгу юлын гаять зур боз кисәге каплап тора икән. Теге якта кемдер бар. Гомәр аңардан бозны алып ташлавын сорый. Ә ул кеше ишетмәдеме, ярдәм итәргә теләмәдеме, тегеләй-болай йөренде дә, бөтенләй юкка чыкты. Боз артында нәрсә соң? Сизүенчә, анда ниндидер башка дөнья, аның авылы түгел. Гомәр, әлеге якты һәм серле дөньяга чыгарга теләп, көрәк белән бозны вата. Һәм уйлый: бу тишеккә ат белән арба сыймас ахры. Хәер, алар турында ул онытты да инде. Ул башка дөньяның нурын күрә, һәм аңарда бер генә теләк, бер генә омтылыш – каршылыкны алып ташлау теләге ялкынланып яна иде...
Гомәр иңбашы туңудан уянып китте. Җидегән Йолдызның торышына караганда, таң атарга күп калмаган иде инде. Учагын тергезеп җибәрде, котелоктагы чәен җылытырга куйды. Тамагын ялгап алганчы, яктыра да башлады.
Берәр ориентир булмасмы дип, янындагы тауга күтәрелергә булды. Тауның маңгаен хәтерләткән таш кыя өстенә менеп басты. Карашы зәңгәр ераклыкка китеп югалучы тау тезмәләрен айкарга кереште. Әнә кояш та күренде. Шулчак Гомәр ниндидер урман ызанына игътибар итте. Ерактагы бер тау битендә аз гына күренеп кала иде ул. Юл түгел микән?..
Көтелмәгән тәкъдим
Иртәнге урман буйлап килә торгач, киемнәре лыч су булды Гомәрнең. Таш юлга чыгу белән, өстеннән пар күтәрелә башлады. Юлсыз килү күңеллерәк булган икән: йә кырмыска оясы очрый, йә тиен койрыгы елкылдап китә, иелеп-иелеп бөрлегән аласың... Тормыш, кыскасы. Ә монда...
Шулчак аны бер машина узып китте. Шунда ук туктады. Машина ишеге ярым ачылды һәм рульдәге ир:
– Солдат, утыр әйдә, – дип, башы белән арткы ишеккә ымлады. – Нигә болай җәяү киләсең, монда бит лесовозлар йөреп тора, – диде ир, кузгалып киткәч.
Гомәр үзенең армиядән кайтып килүе, турыга чыгам дип урман аша китүе һәм адашуы турында сөйләп бирде.
– Шула-ай... Компас уйлап табылмаган заман шул әле, – дип куйды шофёр, хәйләкәр елмаеп.
Урта яшьләрдәге юантык кына бу ирнең телефон элемтәсе башлыгы икәне беленде. Янында утырып килүче какча йөзле, озын гәүдәле, сүзгә бер дә юмартлыгы сизелмәгән өлкән яшьтәге кеше мәктәп директоры икән. Егет белән күбрәк машина хуҗасы сөйләште.
– Бәлки, институтта торгызырлар әле, – диде Гомәр, алдагы планнары турында сорагач.
– Институттан бит армиягә алмыйлар, – диде ир.
– Мине аннан куып чыгарганнар иде шул, – дип, турысын әйтте егет.
– Анысы нәрсә өчен тагын?
– Булды инде... – дип кенә куйды, артык ачылып китүен аңлап алып. Бер кызны яклап сугышып китүе, шуның аркасында милициягә эләгүе турында сөйләп тормас бит.
Машина, чыжлап, ниндидер авылга килеп керде. Ике тау тезмәсе арасына кысылып утырган бер генә урамлы авыл иде бу. Кибет янында туктадылар. Рульдәге ир, шунда басып торучы ике хатынга мөрәҗәгать итеп:
– Минем егет бүген кемдә икән? – дип сорады.
– Ә-ә, Сәлим Гәрәевич, исәнмесез, – диде хатыннарның берсе. – Түбән оч Хәйридә иде ул. Сулдан өченче йорт.
Монтёр егет, инде эшен бетереп, телефон аша кем беләндер сөйләшеп тора иде. Тәрәзә аша башлыгының машинасын күрү белән: «Ярый, азак», – диде дә ашыгып трубкасын куйды.
Йорт хуҗасы кунакларны чәйгә чакырды. Сәлим Гәрәевич ялындырып тормады.
– Нәрсә, абзый, егет сезне рәнҗетмиме? – диде ул, хуҗаларча киерелеп өй күләгәсендәге өстәл янына утыргач.
– Егетең менә дигән, – диде йорт хуҗасы. – Рәхмәт инде, телефонлы булдык. Шәһәрдәге сеңлем белән сөйләшеп тә алдым инде. Могҗиза-а!
Шулчак капкадан күршесе килеп керде:
– Әйдә, бездә чәй эчәрбез, – диде ул монтёр егеткә.
– Тик кенә тор әле! Кил, утыр табынга! – диде йорт хуҗасы. – Гомер буе телефонсыз яшәдек, ярты сәгатьтә генә чуртым да булмас.
Ул арада, кояштай балкып, хатыны аш чыгарды...
Йорт хуҗасы, тагын сүзгә керешеп:
– Әнә шул телефон булмау аркасында, былтыр монда бер егет үлде бит, – диде. – Телефон булса, бәлки, ашыгыч ярдәм килеп өлгерер иде.
Кич белән була бу хәл. Яңгыр явып тора. Егет машина белән бүрәнә алып кайтып килә. Фара яктысына алданып, борылышны күрми калганмы, уйланып килгәнме (егет кешенең уйлары билгеле инде, сөйгән кызы шушы авылдан икән), машинасы юл кырыендагы чокырга таеп китә дә, әйләнеп тә төшә. Ничектер, егетнең бер кулы кабина астына кысылып кала. Икенче кулы белән җирне казырга тотына. Тырнакларын сындырып, бармакларын канатып бетерә, ташлы җир бирешми.
Авылга ерак та калмаган. Кычкырып карый. Тыңлап ята да тагын кычкыра. Шомлы тынлык. Агачлардан яңгыр тамчылары гына шап-шоп кабина өстенә тама...
Аның тавышын ишетүчеләр булган, тик төнлә урманга барырга шикләнгәннәр. Кем булмас... Егетне икенче көнне табып алалар. Бер җире дә имгәнмәгән, йөреп китә. Тик аз гына баргач та аяклары бөгелә дә җиргә ава. Күтәреп бастыралар. Тагын сыгылып төшә. Нәрсә бу? Беркем аңламый. Район үзәгенә алып барырга булалар. Юлда егет үлә.
Район табибы карый да әйтә: «Юктан гына харап иткәнсез егетне, аның бит йөрәге генә хәлсез булган. Йөрәк даруы гына биргән булсагыз да...»
Юлчылар кузгалып киткәндә, төш авышкан иде инде. Машина әле үкерә-үкерә тауга менә, әле җил белән узышып аска тәгәри. Әле яп-якты үзәннәр буйлап җилдерә, әле өстеңә авып барган караңгы урман эченә килеп керә. Менә чираттагы тау. Тау сыртына күтәрелүгә, аста зур гына елганың ялтыр көзгесе пәйда булды. Елга буенда авыл, ак теплоход ярдан ераклашып бара.
– Менә шушы инде син эзләгән елга, – диде рульдәге ир. – Моннан син кая теләсәң шунда китә аласың...
Шул вакыт мәктәп директоры телгә килде. Ул, артына әйләнеп карамыйча гына:
– Сиңа, егет, тәкъдимем бар, – диде. – Сөйләвеңә караганда, син әле максатыңны белмисең. Армия хезмәтен үткәнсең. Миңа физкультура укытучысы кирәк. Бер елдан, бәлки, юлың да ачыкланыр, бераз акча да тупларсың. Әниең җилкәсендә укымассың бит.
– Укытучы булу уемда да юк иде әле, – диде Гомәр, елмаеп.
– Ә син уйлап кара. Кайвакыт уйлау да файдага булып куя ул. Бүген бездә кунарсың, теплоход китте бит инде. Гариза язсаң, бүгеннән эштә саналасың.
Төне буе уйланып чыкты Гомәр: булдыра алырмы? Үзенең укытучылары күз алдына килә дә, эш кыен түгел кебек, – әйтәсең, укучы эшли. Ә үзен балалар алдына куйса... Үз юлын да белмәгән кеше нәрсәгә өйрәтер аларны?
Җәмилә
Шундый икеләнүләр белән кереп кителгән эш Гомәрне елга бүрәнкәсе шикелле суырды да алды. Баштарак барысы да майлагандай барды, эш бик җиңел тоелды.
– Абый, сезнең бәрәңге алганыгыз бармы?
– Нишләп булмасын, мин бит авыл малае.
– Сез аның нинди авыр эш икәнен белмисездер әле, белсәгез, дәрестән кайтарып җибәрер идегез.
Ләкин мондый шаярып сөйләшүләрдән генә тормый икән шул бу эш. Башта шулай кылыңны тартып карыйлар икән дә, соңрак шул ук укучылар тискәре яклары белән дә ачыла башлый икән. Бу эш шундый икән: төннәрен дә маза юк, – киребеткән укучылар төшләреңә кереп йөдәтә.
Бүген якшәмбе, Гомәр фатир хуҗасы Мөслимә әбигә бәрәңге алыша. Тәбәнәк кенә буйлы, какча гәүдәле әби яулыгын артка чөеп бәйләгән дә, шул сәбәпле кыяфәтенә дәрт өстәлеп, яшәреп киткәндәй иде. Егет казый, әби чүпли. Көн искиткеч! Бәрәңгеләр, бернинди көч куймыйча, үзләреннән-үзләре җир өстенә сибелеп бара сыман.
Ярыйсы гына эшләгәч, хәл җыеп алырга дип, бәрәңге сабаклары өстенә утырдылар. Бөтен авыл бәрәңге бакчасында. Кемнәрдер мунча ягып җибәргән, төтене бакчалар буйлап сузыла. Тормыш шулкадәр садә, аңлаешлы, сөйләр сүз дә юк кебек.
– Гөлчирә бүген очып кына йөри, – диде әби шулчак, күршеләре ягына ымлап. – Кичә ире чыгып киткән иде, бүген кире кайткан.
Үзе сүзгә саран булгангамы, кеше сөйләгәнне тыңларга ярата Гомәр. Тегендә нәрсә сөйлиләр икән, ә монда? Иң мөһим, иң кирәкле сүзләрне ишетми калмыймы? Берәр зирәк сүз ишетсә, моңарчы туплаган байлыклары арасында бу сүзгә урын табарга теләгәндәй, озак кына уйга калып утыра. Кызык сүзгә исә фейерверк кебек ялт кына кабынып куя да, бу сүзнең тирәнрәк мәгънәсен аңлап алып, тагын уйга кала. Ләкин бервакытта да төпченеп сорамый: ялгыш кына кешенең изге инануларына кагылыр да, аларны җимереп ташлар кебек тоела аңа.
Бераздан карчык дәвам итте:
– Айнык чагында алтын кеше ул, югыйсә. Эчеп алса, алышына да куя. Коръән дүрт хатын рөхсәт итә, дип тузына башлый, өеннән чыгып китә. Хатыны: «Мин гарәпчә укый белмим, кайт әле, дүртесе урынына да үзем булырмын, түз генә», дип кычкырып кала артыннан. Шулай батыраеп кыланса да, ире чыгып китү белән коела да төшә, карчыкка әйләнә дә куя үзе. Менә аңла шуннан соң хатын-кызны.
Гомәр уйга кала. Әйе, талашсалар да, үпкәләшсәләр дә, болар инде бер-берсенә эретеп ябыштырылган, бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Бу ир белән хатын мөнәсәбәте алдында Гомәрнең тормышы уйдырма, юри генә яшәү булып тоела башлый. Талашкан кешеләргә кызыгып карый ул. Аның уенча, болай талашыр өчен бик нык яратырга яки бертуганнар кебек булырга кирәктер, чит кеше белән алай кычкырышып булмый бит.
Акрын гына, иренеп кенә мамык кар ява. Кыш та җиткән диген, ә? Ничек Гомәр моны шушы көнгәчә күрмәгән?.. Урамда, иптәшенең чыкканын көтеп булса кирәк, укучы кыз басып тора. Ул, Гомәргә юл биреп:
– Исәнмесез, – дип калды.
Уйлар томанына уралган егет ишетмәде бугай.
– Абый сер дә бирми үтеп киткән булды, – диде кыз.
Гомәр, гәүдәсен турайтып, кызга борылып карады, елмайды. Кылт кына исенә төште: кичә ул спорт залында күнегүләр белән шөгыльләнә иде. Турникта асылынып торган мәлендә ишек ачылып китте, шушы кыз башын тыгып карады, елмайды һәм шунда ук ишекне япты. Бик сәер тоелган иде бу: ял көне иде бит, мәктәптә беркем дә булырга тиеш түгел иде.
Матур кызларга карарга ярата егет (бу инде ир-атның канындадыр), ләкин аның күңел түрен бер кыз биләп өлгергән иде инде. Исеме Җәмилә аның. Җиденче сыйныфта гына укый әле ул, Гомәр аларның сыйныф җитәкчесе. Мәктәпкә ул шул кызны күрер өчен генә йөри шикелле инде.
Көзнең матур бер көне исенә төште. Гомәр укучылары белән походка җыенды. Урманнар һәм таулар буйлап авылдан биш чакрымда урнашкан күлгә бардылар. Күл өсте шунда ук яңгыравык тавышлар белән тулды. Учак ягып җибәрделәр. Чәй кайнату, көлгә бәрәңге күмүләр... Кемдер кармак алып килгән икән, балык тотарга утырды. Футбол, бадминтон уйнарга керешүчеләр дә табылды.
Шулчак Закир белән Самат көрәшеп киттеләр. Эре гәүдәле Самат дустын шунда ук егып та салды. Кызлар шырык-шырык көлешеп алды. Гади генә күренгән бу хәлнең Закир күңелендә нинди эз калдырачагын Гомәр яхшы аңлый иде. Чөнки үзе белән дә кайчандыр шундый ук хәл булды. Тәнәфес вакытында бер сыйныфташы белән көрмәкләшеп киттеләр дә, дусты аны бөтереп идәнгә салды һәм бөтен авырлыгы белән өстенә ятты. Гомәр аны алып ташларга теләде, ләкин көче җитмәде. Күзләреннән яшь бәреп чыкты. Моның кызлар алдында булуы аны бигрәк тә гарьләндерде. Дусты моны аңламады. «Берәр җирең авырттымы әллә?» – ди. Авылына соңгы кайткан вакытында, тәрәзәдән күреп калды: теге сыйныфташы үтеп бара. Беренче омтылышы – йөгереп чыгып, дусты белән күрешү иде. Шулчак әлеге хәл, кызлар алдында мәсхәрәгә калуы исенә төште дә, кире уйлады...
Гомәр малайларны үз янына чакырып алды.
– Әнә теге каенны күрәсезме? – диде. – Кем шуңа менә алыр икән?
– Анда ничек менәсең, аста ботаклары да юк, – диде Самат.
Закир агач янына барды. Бераз гына өскә карап торды да, аю баласыдай җитез хәрәкәтләр белән менеп тә китте. Кызлар бер-берсенә: «Кара, Закир кая менгән!» – диешә-диешә, агач тирәсенә җыелдылар. Малайга иң кадерле бүләк булып, сокланудан ялтыраучы күзләр аңа төбәлде.
Менә барысы да табын янына җыелды. Закир, таяк белән актарып, көл астындагы бәрәңгеләрне чыгара. Аларны, кулларын пешерә-пешерә, тигәнәк яфраклары өстенә сала. Җәмилә бәрәңгеләрне табын янына ташый. Шулай бер-ике ураганнан соң, кыз ялт кына малайга карап алды да: «Закирнең бите шундый пычрак, тот та фотога төшер инде менә!» – диде. Тегесе дәшми генә елмаеп тора, корымлы кулы белән битен сөртеп, тагын да ныграк буялды. Гомәр, кызга карап: «Үзеңне күрсәң иде, корым кунган борын очың нинди сөйкемле икәнен белер идең», дип әйтүдән чак тыелып калды. Җәмилә, аның уйларын укыгандай, аңа таба борылып елмайды. Күпме сафлык, күпме җылылык иде бу елмаюда! Ә күзләре! Бар дөньяга нур сибеп торучы ике йолдыз булып җемелди иде алар...
Икенче көнне директор тетмәсен тетте генә Гомәрнең. Тәртип бозган укучымыни: «Мин нигә белмим?! Приказ кая?! Ата-ана имзасы кая?!..» Башта Гомәр боларны үз колакларына үзе ышанмыйчарак тыңлады, директор аны шаярып кына тиргидер кебек иде. Менә хәзер елмаер да: «Молодец! Үрнәк алыгыз, иптәшләр», – дияр шикелле иде. Ләкин ул туктамады. Нәфисә апа, ире өчен гафу үтенгәндәй, уңайсызланып, егеткә карап-карап куя иде. Башка укытучылар, кемдер башын иеп, кемдер астыртын гына елмаеп, чыгып китү ягын карый башлады.
Спорт залына кергәндә, Гомәр үзен камчылап ташлангандай сизә иде. Сыбызгысын сызгыртты, тезелергә кушты. Дәрес коры, күңелсез башланды. «Абый, сезгә ни булды?» – диде бер кыз. Шунда гына ул үзенең кайда икәнен аңлап алды.
Бүген мәктәптә Яңа ел кичәсе. Балаларга хөррият: ничек кенә киенмәгәннәр, нәрсә генә кыланмыйлар. Ләкин Гомәр кичәнең башыннан ахырына кадәр тик Җәмиләне генә күрде. Аның килешеп торган кыланышлары, маска артыннан серле елмаюы егетне утка сала иде. Кызны биергә чакырасы, аның колагына ниндидер матур-матур сүзләр пышылдыйсы килде. Укытучы булмаса, шулай итәр дә иде. Нинди һөнәр соң бу? Һәр адымыңны уйлап кына атла, кирәкмәгән сүз ычкындырудан куркып, авызыңны үлчәп кенә ач имеш... Юк, болай яши алмас ул.
Җәмилә... Акылга сыймас туры килүләр очраштырды аларны бу галәм киңлекләрендә. Тик алар вакыт дәрьясында аймылыш булганнар. Һәм моны инде беркем дә, берничек тә үзгәртә алмый. Барысы да минем кодрәттән килә, теләк кенә кирәк, дигән бөек яшьлек ышанычын йолкып атарга теләүче көчнең беренче һәм иң каты сугуы иде бу.
Еллар үтәр. Гомәр, башына тай типкәндәй айнып китәр дә, үзен бик озак битәрләр: «Аңгыра син! Җебегән! Кыз бит инде Джульетта яшендә иде, мәктәпне тәмамларга нибары өч елы калган иде. Өч ел көтә алмадыңмы?» Һәм, үз фикеренә үзе гаҗәпләнгән кебек: «Шул кыз да хәзер әби булып йөри микән?» – дип куяр.
Китапханәче кыз
Район үзәгенә килеп төшү белән, урам буйлап туптай тәгәрәп килүче Сәлим Гәрәевичка тап булды Гомәр.
– Ә-ә, таныш егет! Бик җитди күренәсең, мәктәп директоры итеп куймаганнардыр бит?
– Моннан китәргә җыенып йөрим әле менә.
– Ник алай? Безнең яклар ошамадымыни?
– Ошамый димени!.. Табигать оҗмах монда...
– Директор белән борчагыгыз пешми дип ишеткән идем анысы...
– Юк, эш анда гына да түгел. Яшисе килә. Укырга иде исәп.
– Син, егет... Исемең кем әле? Ә, әйе, Гомәр. Син бит элемтәче булып хезмәт иткәнсең икән, нигә аны миңа әйтмәдең теге вакытта?
– Сорамагансыздыр.
– Менә нәрсә, Гомәр. Әйдә миңа эшкә. Эш катлаулы түгел, теләсә кайсы институтта читтән торып укырсың...
Аннан соң бер ел үтеп тә киткән икән инде. Май күгендә йолдызлар җемелди. Гомәр урамдагы багана уты яктысында басып тора. Туган авылы, төнге урам буйлап җырлап йөрүләре күз алдына килә. Уйлый: «Нигә мин монда? Нәрсә калган миңа бу чит-ят җирләрдә?» Шулчак караңгы тыкрыктан, төнге тынлыкны ярып, «Ай!» дигән кыска гына аваз ишетелде. Күп тә үтми фонарь түгәрәгенә, нәрсәдәндер курыккандай артына карана-карана, бер кыз килеп чыкты. Тиз-тиз егеткә якынлашты һәм шул ук мизгелдә Гомәр кызның ялкынлы кочагында иде инде. Нәзек күлмәге аша ике калкулык тәнен көйдереп алды, битенә чәчләренең назлы-йомшак җиле килеп бәрелде. Кыз егетнең күкрәгенә сыенды һәм, тынычланып, хәрәкәтсез калды. Егет тә, куенына килеп кергән бу кошчыкны өркетүдән куркып, тын алудан туктады. Шулай берничә минут узды. Гомәр нәрсә уйларга да, ни әйтергә дә белмичә, сак кына кызның аркасына кагылды. Кыз, башын күтәреп, аңа карады. Шунда гына, ниндидер тылсымнан айнып киткәндәй, «Ой!» диде дә, тау кәҗәседәй кинәт кенә читкә сикерде һәм караңгылык эченә кереп китеп юк булды. Китапханәче Рәсимә иде бу.
Гомәр китапханәгә килеп кергәндә, ике егет шашка уйнап утыра, бер кыз журнал актарып тора, Рәсимә нәрсәдер яза иде. Егетне ул күрмәмешкә салышты, тик аның ике яңагы алсуланып яна иде. Гомәр тәрәзә буендагы өстәл янына барып утырды һәм кулына газета алды...
Быел гына мәктәпне тәмамлап, китапханәдә эшли башлаган бу кыз белән көн дә диярлек шашка уйныйлар иде алар. Беркөн шахмат уйнарга өйрәтә башлаган иде дә, юк, монысы артык катлаулы дип, анысыннан баш тартты кызыкай.
Ниндидер бәйрәмгә укытучылар белән авыл яшьләре берлектә спектакль әзерләделәр. Рәсимә Гомәрнең сөйгәне ролен уйнады. Репетицияләр вакытында кыз егеткә шундый итеп карый иде... Шулкадәр артистлык таланты булып, нигә бу кыз авылда әрәм булып ята икән, дип уйлый иде Гомәр. Ләкин кызның башка хәрәкәтләре, онытылып китеп егеткә кирәгеннән артыграк текәлеп торулары бу фаразны шик астына куя иде. Егет тә вакыт-вакыт кыз турында уйлый башлады. Бер көнне хәтта, илһамы килеп, хат язды:
«Бу хатны алу сиңа бик сәер тоелыр, шулай да мин язмый булдыра алмадым. Бәлки син башкаларга да шулай карыйсыңдыр. Ләкин бу кара күзләр миңа таба борылганда, тылсымлырак, гүзәлрәк булып китә кебек тоела миңа. Алар тик миңа гына шулай серле карыйлар шикелле. Бәлки мин ялгышамдыр. Тик нигә әле алар миңа нәрсә турындадыр сөйли төсле? Хуҗасы шат булса да, кайгылы булса да, күзләрнең төбендә һәрвакыт моң яшеренгән. Нинди моң соң ул, аны мин генә тояммы? Ләкин күзләрең бер нәрсә турында сөйләсә, үзең бөтенләй башка нәрсәләр турында сөйләдең син. Кайсысына ышанырга соң?..»
Хатны кызга бирергә батырчылыгы җитмәде егетнең, билгеле.
Уйламаган-нитмәгән җирдән бер хәл араларын бозды да куйды. Бервакыт формулярга китап исемен язганда, кыз хата җибәрде. Гомәр елмаеп кына аның кулыннан ручкасын алды һәм хатасын төзәтеп куйды. Кыз моңа бик гарьләнде бугай, егет белән сөйләшмәс булды. Ә менә бүгенге вакыйга... Гомәр моны берничек тә аңлата алмый иде.
Шашка уйнаучы егетләрнең ара-тирә нәрсәдер әйтеп куюыннан башка, бүлмәдә бер тавыш та юк иде. Берзаман бөтенләй тынлык урнашты. Егетләр дә, укучы кыз да чыгып киткәннәр икән, бер Гомәр газета кыштырдатып утыра имеш. Шулчак Рәсимә, телгә килеп, кыюсыз гына:
– Миңа кайтырга кирәк, – диде.
– Эш сәгатең бетмәгән бит әле, – диде Гомәр.
Тынлык урнашты. Ниндидер киеренке тынлык иде бу. Җилкәсе белән тоя, кыз аңа карап тора. Бераздан үтенгән кебегрәк тавыш белән:
– Нәрсә кирәк алыгыз да, өегездә укырсыз, – диде.
Ул Гомәр белән сөйләшә иде! Беренче мәртәбә үзе башлап сөйләшә иде. Шул сөйләшүне бүлеп, кайт та китмени инде хәзер?
– Менә бу мәкаләне генә укып бетерәм дә...
Укып бетерү түгел, сүзен төгәлләргә дә өлгерми калды.
– Үзегез бикләрсез алайса! – диде дә кыз, ачкычларын өстәлгә бәрде һәм ишеккә таба юнәлде. Гомәр дертләп китте: «У-у, нинди кайнар канлы без!»
– Юк инде, үзең биклә, – диде, тиз генә урыныннан торып.
Утларны сүндергәч, караңгы коридорда икәүдән-икәү генә калдылар. Моннан алда гына үзе куенына килеп кергән кызны кочаклап аласы, сусыл иреннәреннән бер үбәсе иде дә бит. Дәвамы булмаса да, истәлек булып калыр иде. Моның өчен иң кулай мизгел инде югыйсә. Кыз үзе дә шуны тели иде түгелме? Нигә соң алайса бөтен кешенең кайтып киткәнен, үзләренең икәүдән-икәү генә калганын көтте?
Ләкин егет, караңгыда йозакны элмәккә кидерә алмый маташуын аңлап, кызның кулыннан йозакны алды, ишекне бикләде. Тупсага чыктылар. Тышкы ишекне бикләде, ачкычларны кызга бирде. Тулы ай авыл өстенә серле нурларын сибә иде. Кыз һәрвакыт Гомәр кайта торган тыкрык аша йөри иде. Бу юлы анда борылмады, үзәк урам буйлап китте. Егетнең инде аңа көчләп тагыласы килмәде...
Күп еллар үткәч, Гомәр бу тарихны очраклы бер әңгәмәдәшенә сөйләде. «Караңгы коридорда икәүдән-икәү генә калдык», – дигәч, юлдашы: «Шуннан?» – дип сорады. «Шуннан, шул инде, калганы болай да аңлашылмыймыни? Без яшь идек, тиле идек...» – дигән булды Гомәр, серле елмаеп.
Икенче көнне кызның ике абыйсы, бик кызу килеп кереп, Гомәрне якасыннан ук алмакчылар иде, аның тыныч һәм ачык карашы аларны тиз суытты. Өстәл янына утырдылар. Сеңелләренең йөрәге зәгыйфь булуы, төнлә табиб чакыртулары турында сөйләделәр. Бәлки, Гомәргә бу шулай тоелган гынадыр, сүзләре арасында: «Башлы-күзле итәсе иде аны», дигән сымаграк киная чагылып узгандай булды...
Көннәр озайган саен, егетнең каядыр ашкынуы да арта барды. Җәйнең беренче көнендә үк Гомәр, бар булган әйберен биштәренә тутырды да, елга буена төште. Бу якларга ул башка әйләнеп килмәячәк инде. Нәрсә эзләгәнен дә белмичә бәргәләнгән-суккаланган чагы иде. Гаилә камыты киеп авылда калу вариант буларак та каралмаган иде әле.
Марс ЯҺУДИН.
Фото: https://vk.com/
Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №8, 2020 ел.
Комментарийлар