Логотип «Мәйдан» журналы

Пароходта

Пароход актык свистокны бирде.

Калын тавышын дулкынландырып торгач, бик ерак җиргә хәбәр биргән кебек сузып, әкрен генә бетерде. Иделнең аръягына сузылып яткан яшел урманга кереп өлгергән ялгыз өй дә дулкынланып югалды.
Шаулаган пароход эче бер генә минутка тынып калган кебек булды. Бездән ерак түгел урында утырган алама киемле ике малайның бубыл белән булышулары аермачык ишетелә башлады. Пристань тагын да кызурак кайнарга тотынды. Кулларына ашамлык нәрсәләрне тоткан юлчылар, аркаларына котомкаларын таккан авыл мужиклары, берсен-берсе куалашкан кебек, чабышып керә башладылар. Күпернең актык яртысын алганда гына, зур, таза, кызыл чырайлы кеше мышнап килеп җитте.
– Әй-й, туктагыз! Күрмисезмени? Калдырасыз! – ачулы, калын кушу.
Аның зур калын кашлары астына кереп утырган күзләре кызарган, атылып чыгарлык сикерәләр. Тирләп пешкән күкрәге ыржайган.* (*Ыржайган – зур ямьсез булып күренгән, күзгә бәрелеп торган.)
Күреп алучыларның берсе баштанаяк күзләре белән сөзде дә:
– Кара син аны, шпананы! – диде.
Ыржайган күкрәкле кеше ишетмәде булырга кирәк, сүз дәшмәде, әйләнеп тә карамады. Кәрзинен генә, ачуланып, пароход эченә ыргытты. Ул, бер-ике мәртәбә тәбәләнеп, балык мичкәләре янына барып төште. Үзе, күперләрне алганны да көтми, үкчәләре белән шапылдатып, пароход эченә сикерде.
– Әй, әкренрәк, аягыңны сындырасың! Җүләр!
Каршыга килеп төшкән кондуктор:
– Сезнең билетыгыз, гражданин? – диде.
– Курыкмагыз, бар!
Минем янда басып тора торганнардан берәү:
– Бу кешенең әвене янган* (*Әвене янган – нәрсәгә булса да бик нык борчылып, кайгылы кыяфәттә булу.) булырга кирәк. Борынын салындырган, – дип пышылдады.
– Әйе, – диде икенчесе ялкау гына.
Озатырга килүчеләр яулыкларын, баш киемнәрен селки башладылар. Халык арасыннан аз гына күренгән тәбәнәк буйлы карчык җылаган тавыш белән чәрелдәргә тотынды:
– Хат яз, улым! Онытма!.. Без... монда... сине...
Кычкырып җылый ук башлады, ахры. Котомкасын җилкәсенә асып, минем янга ук килеп баскан 18-20 яшьлек улы борын астыннан гына мыгырдады:
– Ну, әни, җылама инде. Әйтерсең үләргә китәләрмени?
Моны, җылый торган карчык түгел, мин дә чак кына ишеттем. Ул да әнкәсенең ишетүен теләмәде, ахры. Пароход эчкәрәк керә башлагач, хәзер генә исенә төшкән кебек, кесәсеннән яулык чыгарып селкергә тотынды.
– Сау бул, әни!
Пристань пароход койрыгы артына кереп югалды. Җегет аз гына борчылган кебек булды. Мондый вакытта бер-береңә сүз ачарга уңай була бит.
– Карчык шул, кызгана күрәсең, – дидем мин.
Җегетем җавапсыз калдырды.
– Кая барасың, иптәш? – дидем тагын.
– Әстерханга. Балык промысласына. Абый чакырып хат язган, ул анда эшли. Авылда тормыш начар бит. Аз гына эшләп булмасмы, дим...
Пристань яңадан күренде. Пристань әйләнәсен чуарлаган халык һаман саубуллаша иде әле. Мин теге карчыкны аерып таба алмадым. Улы күрдеме, юкмы? – белмәдем. Ләкин яулыгын яңадан селкергә тотынды.
– Әнинең җибәрәсе килми. Нәрсә әйтсәң дә, карчык шул. Ә минем, минем читкә чыгасым килә. Өс-башны каравы, тагын да нәрсә тора бит, ә?
– Әйе.
– Ну, сау бул, әни!
Мин үз урыныма барып утырдым. Баягы ыржайган күкрәкле кеше, буш урын эзләп, безнең янга да килеп җитте. Мин аз гына кысрыкландым да:
– Утыр, урын буш, – дидем.
– Рәхмәт!
Ул кәрзинен тагы бер мәртәбә каты иттереп төшерде. Әйтерсең бөтен үчен кәрзиненнән алырга тели, җиңе белән маңгаендагы тузанны сөртте дә кәрзинен чишә башлады.
– Сволочьлар!
Аның ачулы сүгенүенә берәү дә җавап кайтармады. Мин дә, башкалар да кырын карадык та тын калдык.
Кәрзин эче чиста гына гәзит кәгазьләре белән төргәләнгән. Ул рәттән берничә кәгазьне алып ташлады, ләкин тагы кәгазь чыкты. Кәгазьгә төргәләнгән, җыртылып беткән ике сандал белән иске резинкаларны тотып ыргытты. Тагы вак-төяк чүп-чар төргәләнгән төеннәр чыкты. Пакетка тутырган комнар, вак ташлар белән без утырган урын бөтенләй чүпләнде. Без бик гаҗәпләндек. Минем яндагы кешеләр дә күзләрен шарландырдылар:
– Бу кадәр чүп-чарны каян алдың? – дидем мин. Ләкин юлчының миңа җавап кайтарасы килмәде.
– Сволочьлар! – гына диде.
Мин дә, башкалар да сернең төбенә төшенә башладык. Ул чүп-чарларны җыйды да:
– Ач! – диде.
Аның ачулы, каты тавышына каршы түзмәдем* (*Каршы түзмәдем – каршы килмәдем.), тәрәзәне ачтым. Бар вак-төяк нәрсәләрне җыеп, суга ыргытты. Ачуын басарга теләгән кебек һәр ыргытуда:
– Бар, чукыныгыз, – ди.
Иң актыккы итеп кәрзинне дә тәрәзәгә сузды. Мин аның суга ташлануын, әрәм генә булганга чыдамадым:
– Кәрзинне әрәм итмәгез, – дидем.
Ләкин юлчы миңа бирәсе җавапны кәрзингә генә бирде:
– Бар, сволочь, син дә чукын, исең булмасын!
Тәрәзәне тачылдатып* (* Тачылдатып – тач иттереп, гайрәтле рәвештә эш итеп.) япты да, авыр итеп, арып утырды. Бер минут чамасы сүзсез, тавышсыз торганнан соң, ачулы, зарлану тавышы белән сүгәргә, орышырга тотынды. Ата-анасының җиде кабер такталарын санады:
– Шәһәре шәһәрме соң чукынганның – шайтан килеп бала да чыгармас. Ә жуликлары төртенгән* (*Төртенгән – чукынган.) кебек. Гомеремдә кесәмнән шырпы тартмасын да урлатып торганым юк иде. Ә монда, анасын... ике кәрзин белән нәрсәләремне урлаттым...
– Кайда? Кайчан? Пристаньдамы? – дибез без.
Аның җавабын да көтмичән:
– ГПУга керергә кирәк иде! Милициягә! – дип, юллар да күрсәтә башладык.
– Ул воба алгыры* (*Воба алгыры – шайтан алгыры.) нәрсәләрне барысын да ут төртеп яндырасы иде.
Минем тирәдә утырган кешеләр йөзләренә чынлык чыгардылар. Өстәге сәндерәдә йоклаган кебек ятучы кеше дә безнең якка йөзе белән әйләнде.
– Менә әле шунда гына – пристаньда. Кичә Самарага баручылар белән таныштым. Пароход көтеп яталар иде. Бергә пивнуйга кереп, алтыны каптык та. Чибәр кешеләр – шикләнерлек түгелләр кебек иде. Берсе Казанда Татторгның бер кибетендә прикашчик булып тора икән. Бу шәһәргә туганнары янына кергән. Берсе минем белән кайда күрешкән, хәтта пирәшләгән дә. Бөтенләй эшләр ал да гөл. Дуслашып ук киттек. Самарага кадәрле бергә барган да булдык. Аналарын.., күзләрен дә йомып карамыйлар бит. Әйтерсең чыннан да шулай...
Чандыр йөзле, тәбәнәк буйлы, чал кергән сакаллы, көзге әтәч шикелле юлчы:
– Менә вәт ничек була: таныш та – белеш, знакум, – диде.
Аның буш пальтосы салынып төшкән, күз кабаклары, тамак төбесе белән генә сөйләве күңелгә әллә ничек кенә кытыршылык калдырган кебек булды. Ыржайган күкрәкле кешенең сүзләре кыскалыгына да карамый, моның турында уйлады: «Бу нинди тутый кош тагын?»
– Бүген багажларымны саклаудан алгач, тагы да очраштык. Бу юлы минем белән «пирәшләшкәне» генә иде. Тегесен, бу пароходка кереп киткән, дип ялганлады. Мин дә ышандым. Ике кәрзинне аның янында калдырдым да, ашамлык нәрсәләр алып килмәкче булдым. Килсәм, ни күзем белән күрим: минем кәрзиннәрдән җилләр искән. Үзенең чуп-чар тутырган кәрзинен калдырган да, шылган.
Тагы җиде этажлап сүгенде, бабаларның кабер такталарын санарга тотынды. Без дә кайгысын уртаклашыр өчен сүгендек. Грузчик хәтта урлатучыдан да арттырып җибәрде. Ә көзге әтәч шикелле юлчы: «Аларны тотасы иде дә, ...ачып, чыбык белән, чыбык белән, эх... – диде.
Аның шулкадәр кызып, дәрт белән әйтүен башкалар да сизми калмадылар. Әйләнеп карадылар.
– Мин хәзер милициягә, ә анда – протокул язмакчы булалар. «Кәрзинне калдыр, әдрисеңне күрсәт, тапсак – хәбәр итәрбез. Башка эш эшли алмыйбыз».
– Рәхмәт, мәйтәм, моннан да колак кагарга кушасыз икән, – дим. – Аннары ГПУга. Анда да протокул. «Теләсәң, бер-ике-өч көнгә кал!» – диләр. Кадалыгыз, монда ач торасым килми әле, дидем дә китәргә булдым. Әле яхшы, документларны кәрзингә тыкмаган идем. Ул вакыт бөтенләй эш харап була иде.
– Берәр көнгә калып торырга кирәк иде. Бәлки, тапкан булырлар иде, – дим мин, юлчыны үчекли-үчекли.
– Тапкан булырлар иде, тапкан, – диде дә, үзе үк җавабын кайтарды:
– Аталарының башын табалар алар!
Тыңлап торучылардан берәү:
– Аларның милицияләре дә... – дия генә башлаган иде, әйтеп өлгермәде. Юлчы кушып җибәрде:
– Бөтен шпаналар, жуликлар белән бер шайкада!
Чатлыкка, караңгылыкка кереп утырган өтелгән әтәч кебек кеше урыныннан кузгалып куйды:
– Ийе, жуликлар белән бер шайкада.
Аның йөзе ачылган, шиңгән кишер төсле борыны кызарып киткән кебек булды. «Бу – нинди булса да чиновник яисә үрәтник», – дип уйладык.
Тагы әллә кайсы гына катышты:
– Вәт ул электә тәртип дисәң дә, тәртип иде.
– Ийе, элекке тәртипне сөйләп бетерергә мөмкин түгел, – диде өтелгән кеше. – Бер-ике дип санаганчы, жуликларны тотып китерәләр иде дә, нагайка белән сырт буйлап! Вәт мин сиңа әйтим, моның кебек тәртипне понимаю!
Аяк өстенә басып, имән бармагын түбәгә күтәргәнен сизми дә калды. Каршыга килеп баскан эшчеләрдән берәү миңа күрсәтте:
– Кара әле, син аны күрәсең!
Ул да, мин дә елмайдым. Өстәге сәндерәгә менеп яткан кеше дә авыз кырыен кыегайтып елмайды.
– Дөрес, электәге тәртипнең «яхшылыгы» турында сөйләп тә торасы юк.
– Тукта, гражданин, син фактлар белән күрсәт. Вәт мин ул вакыт понимаю. Күрәсең, моның актык нәрсәләрен урлаганнар, тапканнармы? Шиш! Ә менә бу – факт.
Тагы әллә кемнәр килеп бәхәсләшә, сүз көрәштерә башладылар. Әйберләрен урлаткан юлчы куллары арасына ук төзен алды да тынды. Зур-зур сулап, башкаларның талашуларын тыңлый башлады.
Мин тәрәзәнең камыш пәрдәсен күтәрдем. Пароход биек яр кырыеннан бара иде. Яр зур ак тешләрен чыгарып ыржайган. Аның баскычланган төкәләренә кояш нурлары төшкән. Алар да үзләрендә нур кайтарып ялтырыйлар, ә калын яшел урман, бүрекләнеп, яр буена сузылган. Аннан җиңел хуш ис килә. Идел өсте тын. Тик акчарлаклар гына бер югары менеп, бер түбән төшеп чайкалалар.
Мин бәхәсләшүчеләрнең сүзләреннән туеп та беткән идем, ләкин моңар кадәр һич сүзгә катышмый торган кешенең:
– Факт кирәкме сезгә? – диюенә генә борылдым.
– Ийе! –диде әтәч юлчы.
Ул таза терсәкләре белән басып торган кешеләрне аралады да, утыргычның кырыенарак төркәлде. Ул – ир урталарындагы кеше. Майлана төшкәп кепка, пиджактан, зур күн итектән. Без аның сүзен көтеп тынып калдык.
– Мин ялганнарга яратмыйм! Шулай ук матур булсын өчен бизәкләп, арттырып сөйләргә дә. Үзем ничек күргән, ничек ишеткән, шулай гына уйлый алам. Шуның өчен сөйли торган сүзем матур да, кызыклы да булмас.
– Ярар, ничава, – дидек без.
– Бу – сугышка берәр ел калгач вакыйга* (*Бу сугышка берәр ел калгач – 1913 елда булган вакыйга.). Мин ул вакытта Н. шәһәрендә мәшһүр Орловларның заводында эшләдем. Тормыш чибәр булганга, таныш-белешләр дә күп. Вокзалдагы шпанадан алып приставның секретарена кадәрле. Берсе белән күрше квартирда тордык. Чибәр нәрсә иде, каһәр! Бик кеше җанлы. Ниләр ишеткән, ниләр күргәнен төннәр буе бутылкалар артында сөйләшеп утыра идек. Бер дә сөйләмәгәнен калдырмый иде инде... Безнең Россия электән үк жуликлары, караклары, взятка алучылары белән мәшһүр бит. Болар белән безнең шәһәр дә мәшһүр иде. Чөнки алар шәһәр никадәр бай булса, шулкадәр күп булалар. Ә безнең шәһәр бай, үсеп килә торган промышленность урыны. Бездәге жуликлар, шпаналар, полиция чиннары, стражниктан алып полицмейстерга кадәр бер шайкага берләшкәннәр иде. Шайканың атаклысы – Мишка дигән кеше, ә полиция ягыннан эшне алып баручы безнең Бритов Иван Николаич иде...
– Бу – һич тә мөмкин түгел! – диде «өтелгән әтәч».
– Ничек мөмкин түгел? Бу безнең Русиядә шулай инде! – диде берсе.
Майланган кепкалы кеше боларның сүз кыскартуларына карамады, сөйли бирде.
– ...Әгәр дә шайкага зуррак нәрсә эшләргә кирәк икән, хәзер Бритов янына атаманы килә дә: «Рөхсәт итегез, Иван Николаич!» – ди. Ваше благородие дип тә тормый, турыдан-туры сибә. Билгеле, яраклы булса, Иван Николаич рөхсәт итә. Тик телне теш артына кыстырырга куша да, «эш» булгач, тиешле акчаны арт ишектән китереп тапшырырга, чөнки өлешне югарыга – полицмейстерга да чыгарырга кирәк. Эшләр ал да гөл, һәрьяктан уналты. Әгәр дә шәһәрдә сүзе үтә торган кешеләрнең нәрсәләре урланса, хәзер Мишка янына чабалар.
– Давай, Мишка, ярамый, үз кешедән урлагансыз. Яхшы түгел!
Әгәр шайкага кермәгән караклар берәр нәрсәне урлыйлар икән, Алла үзе сакласын! Тоталар да, арт сабакларын тыңлаталар, хәтта әбиләренең исемен дә сорап тормыйлар.
– У-у, эләгә бит үзләренә...
– Ихтимал, шайкага кермәгән өчен дә... – дим мин.
– Ихтимал!
– Шулай бервакытны Питербырдан, Эчке эшләр вәзирлегеннән зур планнар, күп акчалар белән килүчене көтә башладылар. Дөрес булса, вәзир югалып калмаган кеше, диделәр.
Моны бөтен шәһәр көтә: губернатор да, главасы да, эте-бете дә, шулай ук шайка да. Ләкин бу юлы приставка ләм-мим дип тә әйтмиләр, чөнки аның рөхсәт бирүеннән шикләнәләр. Ә акча кызыктыра...
– Син дә кызыгырсың, брат! – диде грузчик, хихылдап көлеп үк җибәрде.
Без дә елмаештык.
Каршыдан килүче пароходның тапылдавы зурайганнан-зурайды. Әйтерсең бик зур, көчле хайван Идел уртасына кереп баткан да, дүрт аягы белән суны җыртып шапылдата. Котыла алмый.
Мин тәрәзәдән башым тыктым.
– «Роза Люксембург»!
– Чибәр ходлы пароход!
Тагы сөйли башлады:
– Теге «зарыгып» көткән кеше килә. Килә дә, иртәгесен ул култык астындагы портфелен урлата. Ул болай була: нумердан чыккан вакыт, кунакка ике чибәр генә киенгән кеше очрый. Баш иеп, укымышлы халыкларча, йөзгә елмаю чыгарып исәнләшәләр, шуның белән вәссәлам!
Кунак: «Бу нинди танышлар икән?» – дип уйлаган арада, култык астындагы акчалы портфеленнән җилләр исә. Тик бер квартал киткәч кенә сизә.
– Әй, чукынганнарны!
– Ул хәзер губернаторга. Анысы башкаларына. Шулай итеп 2-3 сәгать эчендә бөтен шәһәрне аякка бастыралар. Кунак гарьлегеннән чыдый алмый, ди.
– Кайсы патшалыкта вәзир булачак кеше акчасы белән планнарын урлатканы бар, – дип әйткән, ди.
Кәгазьләрен генә табып китерүчегә дә 5 мең сум бүләк вәгъдә кыла. Акчасы турында телен дә селкетми. Политсәмистер хәзер безнең приставны чакыра:
– Син белә торгансың? Бу синсез эшләнмәгән. Шәһәрне харап итәсең бит! – ди.
Пристав белүен дә бернәрсә белми. Шулай да политсәмистер кыздыра, чыдайт нильзя!
Пристав хәзер Мишкага, ә ул – ата-анасын танымаслык исергән, шайка да аяктан егылган. Шайтан үзе дә аңламас! Мишканы дарулар белән айныталар, ә ул киреләнә.
– Юк, Иван Николаич, без түгел, – ди. Үзе дә шүрләгән булырга кирәк.
Пристав аңар: «Бөтен шәһәрне, мине дә, хәтта губернаторны да харап итәсең», – ди. Ләкин ул: «Юк та юк!»
Пристав: «Моннан соң һичнәрсәне урларга ирек бирмәм!» – ди.
Алай да юк. Ахры, кәгазьләре кирәклеген сөйләп биргәч: «Ийе, без эшләдек, Иван Николаич. Гафу ит. Сиңа үз өлешен дә калдырдык. Зинһар, калганын гына сорый күрмә», – ди. Ул эшне суза. «Рәтле кәгазь юк анда, сызык-мызыклар гына. Аларны бәдрәфкә ташладылар бугай», – ди.
– Мин сиңа әйтим, бәдрәфне актарып, пәртфил белән кәгазьләрне алалар да, сөрткәләп илтеп бирәләр. Билгеле, 5 мең тәңкә акчаны пристав ала. Питербырдан килгән кеше, «эзләү эшенең» «яхшы» куелганына гаҗәпләнеп, аптырап кала. Питербырга кайткач, безнең шәһәрдәге «тәртип»нең искиткеч дәрәҗәдә яхшы куелышы турында аерым доклад ясый...
Без барыбыз да шаркылдашып көлештек. Тик өтелгән әтәч шикелле кеше генә көлмәде.
– Бу фактның булуы мөмкин түгел!
– Хәтта бу турыда Берлинда чыга торган журналда аермачык язган булганнар. Пленга төшкән бер немес әфисәре сөйләгән иде.
– Шуннан соң? – дим мин.
– Шуннан соңмы? Шуннан соң шәһәрдәге нәчәлникләрнең дәрәҗәләрен күтәрә башладылар. Безнең пристав политсәмистер булды...
– Менә бу «тәртипне» мин дә понимаю! – диде берсе.
Без тагы бер мәртәбә көлештек.
Инде пароход «Кызыл матрос» пристанена килеп җиткән иде.
Мин яр буена чыгарга хәзерләндем.
Автордан: Бу әсәр булган вакыйгага нигезләнгән. Ул турыда рус матбугатында документаль язмалар бар. Ләкин хәзергә китапның да шәһәрнең дә исемен әйтә алмыйм.
1926 ел.

Афзал ШАМОВ

 

Хикәяне Әлфия Шамова әзерләде

 

 

 

 

 

Фото: https://humus.livejournal.com/4243712.html

 

Комментарийлар