Логотип «Мәйдан» журналы

Өзелгән сөю

Колхозга яңа рәиснең килүе Галимҗанның күңелен пыран-заран китерде.

Инде ничәмә-ничә дистә еллардан бирле тишелә алмаган сызлавыктай, сулкылдаудан туктамаган йөрәк түрендәге ярасы кабат үтереп сызлый башлады. Алга таба ни булыр? Беренче адымны кем ясар? Галимҗан карт ары сугылып, бире сугылып, көннәрне этеп-төртеп кенә уздырды. Барын да аңлаган карчыгы кирәкмәгән сүздән, кирәкмәгән адым ясаудан качып, читтәрәк йөрергә тырышты.
...Галимҗан – үзләрендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да күпләрне йортлы-капкалы итеп куандырган атаклы балта остасы, җырчы, гармунчы да. Чираттагы авылларның берсенә өй җиткерергә килгәч, иртән каршы өйдән чиләк-көянтә күтәреп суга баручы кызны күреп «аһ!» итте. Әллә  ни булды егеткә. Тегесе дә чишмә юлын ничә кат урагандыр. Каршысына чыгып сүз катканда, кыз оялмады, киресенчә, күзләренә керердәй булып егеткә сынап, сокланып карады. Чая телле, кап-кара ике озын толымлы бу чибәркәйне үземнеке итәм дип уйлаганын сизми дә калды Галимҗан. Үзе дә төшеп калганнардан түгел бит, кызларның асылларын бер генә түгел, бик күп саташтырды инде ул. Ә бу кызыкай... Бусы үзен саташтырыр, ахрысы.
Ямьле җәйге кичләр, айлы төннәр яшьләргә бер-берсен сынарга сихри матурлыгын да, ямен дә кызганмады. Зөбәрҗәт белән бик яратышып, авылда шаулап-гөрләп Сабантуй барган көнне өйләнештеләр. Заманасына күрә, кавышу мәҗлесе үткәрделәр. Аннан соң, гөл-чәчәккә охшаш шау-гөр килеп торган мәйдан тирәли култыклашып әйләнгәндә, аның өчен авыз суын корытып йөргән авыл кызларының ачудан шартлар дәрәҗәгә җитеп йөрүләрен дә күрми калмадылар алар.
Мәхәббәтле еллар ике ул, бер кыз бүләк итте. Дәвамчылары булганга сөенеп, горурланып, атлаган саен җиргә нык басып йөрде Галимҗан.
Тыйнак кына гомер итеп яткан бер мәлне, эштән иртәрәк кайтып керсә, Галимҗан ишек тоткасына үрелгән җиреннән катып калды. Өй эчендә сүзгә килешкән ана белән килен әйткәләшәләр иде. Акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп яраткан, аңа багалмадай балалар табып биргән, күрсәң күреп туймаслык хатынының авызыннан чыккан сүзләрне кәгазьгә язсаң, ут кабар төсле иде. Йә Аллам, аны ачлыктан йолып калып, күпме авырлыклар белән үстергән әнисенәме бу сүзләр? Әнисе, бер-ике сүз әйткән күк була да, елый да елый. Бу ни бу? Гомерен эш дип, иртән китеп, кич кайтуга, гаиләсе бөтен булсынга багышлаган ир уйга калды. Бу хәл күптәнме икән шулай? Булса, әнисе, ичмасам ник бер ым каксын. Хәлне аңларга тырышып, таптанып басып торды. Артык чыдап тору мөмкин түгел, чөнки телчә тел үткә баскан иде инде. Ишекнең тоткасы-ние белән кубарылып килеп кергән ирен күреп, әле генә төкерекләрен чәчкән хатын тынып калды. Үзәкләрне өзеп кече якта әни карчык иңри. Бу күренешкә түзә алмаган ир:
– Аһ, әле син шулаймы, чакма ташы! – дип, яшелле-күкле сүгенү сүзләре белән, шүрлектән көтүдә генә куллана торган шәпләп үргән чыбыркысын суырып алды да, беренче мәртәбә хатынына кул күтәрде. Еландай чаж-чож бөтерелгән чыбыркы белән бергә Зөбәрҗәт тә бөтерелде. Тик, ник бер бөртек күз яшен күрсәтсен!..
Икенче көнне, бәбкәләрен иярткән ана каз кебек горур гына атлап, Зөбәрҗәт ирдән китеп барды. Үзе дә, үзен дә яраткан иренең кул күтәрүен кичерә алмады хатын.
Дөнья тукталган кебек булса да, гомерләр уза икән. Икесе ике якта саргаешып, бер-берсен күрергә зар-интизар булып яшәделәр. Галимҗан, балаларын сагынып, янды-көйде. Зөбәрҗәт башка кияүгә бармыйча, карт әти-әнисе кырында балаларын үстерде. Еллар узгач, болай яшәп булмаслыгын аңлап, Галимҗан өйләнде. Яшәү белән яшәүнең аермасын яратканнар гына белә шул. Гөнаһысына кермәде, бик сабыр, йөзеннән елмаю китмәс, уңган-булган хатынга тиенде. Тату яшәделәр.
 
Олыгая барган саен үзәге ныграк өзелде Галимҗанның. Күңел дә нечкәрде, бала-чага күргән саен бәгыре көйде. Ул чакны ниләр булды, кемнәр күзе тиде? Юктан гына чыккан ызгыш барын да пыран-заран китерде дә куйды. Барын да шайтан котырттымы? Тормыш аларга үзенең бар ягын күрсәтеп, бар әчесен эчертте. Мәхәббәтнең нинди нечкәлеген дә, аны имгәтми яшәр өчен нинди борма-борма юллар, нинди алымнар кулланасын да, үзеңне ничек тотарга икәнлеген – барын да өйрәтте. Горурлыгын өстен куеп, балаларын әтисез иткәнен, башка берәүне ярата алмаганын Зөбәрҗәт тә соңлап аңлады. Аерылган мәлләрендә, Галимҗан аларны алып кайту уе белән баргалады баргалавын. Ләкин хатын нык торды. Әтиләренә каршы котыртып үстермәсә дә, ата белән балаларның очрашып-аралашып йөрүләрен теләмәде.
Әмма бер фаҗига – тагын бер кавышу төненә сәбәп булды да куйды... Көннәрнең бер көнендә, көтү куган җирдән яшь хатын сулулары кабып кайтып керде. Өй ишегеннән керә-керешкә:
– Кара әле, сиңа әйтәм, күңелсез хәбәр  ишетеп кайттым. Синекеләр турында. Атна элек авылларында янгын булган ди. Бер әйберләре калмый янып бетеп, урамда калганнар. Балалар хакы бар, барып кайт, булырдайны булышыйк, андый чакта дошманың да читтә калмас. Аллам сакласын!
Өстәл кырында иртәнге чәйне эчәргә утырган ир телсез калды. Ни актан, ни карадан берни әйтә алмый бер тын утырганнан соң, тәмәкесен кабызып чыгып китте. Җаны көйде. Зөбәрҗәтенең горурлыгына, кирелегенә тагын бер кат инанды. Үзалдына: – Киребеткән, ичмасам ник бер хәбәр салсын. Балалар, әй балакайлар. Әле ничек исән калганнар диген... – дип сөйләнде.
Бер карарга килеп өйгә әйләнеп кергән ирен Шәмсенур өстәл янына дәште:
– Әйдә, чәйләп алыйк та, озакка сузмый гына, үз күзләрең белән күреп кайт. Егерме биш чакрым якын ара түгел, кайтасың да бар. – Миһербанлы җан, аз-маз булган акчаларын кульяулыкка төйнәп, балаларга күчтәнәчләрен жыйнады.
Янган йорт яныннан узганда Галимҗанның күңелен шом алды. Сораша торгач, үзенекеләрне эзләп тапты. Авылдашларына рәхмәт, урамда калдырмаганнар. Зөбәрҗәт белән сүзләре ялганмады. Балаларына күчтәнәчләрен биреп, акчаларны тоттырды да:
– Ни уйлыйсыз? Йорт эшләрен башларга кирәктер? – дип сорады.
– Хет бүген, – диде тегесе, күзләрен күтәрми генә, – сузып торырга вакыт юк, озакламый салкыннар башлана.
Авылга кайтып хәлне аңлаткач, энесе белән эш коралларын алып килделәр дә, эшне башлап та җибәрделәр. Кулы балта белән пычкыда булса, күңеле гел аны күзләде. Жаны-тәне аны сорады. Аны күрү барын да яңартты. Кичләрен балалары белән шаярды, уйнады. Тик кызы Мәскүрәнең сәерлеген күреп эче пошты. Кайтып киткәнче дип, көн саен Зөбәрҗәт белән очрашу, ачыктан-ачык сөйләшү өмет итте. Атна-ун көн дигәндә, авыл халкы белән күмәкләшеп, өйне күтәреп тә куйдылар.
Иртәгә кайтып китәсе дигән кичне, тәвәккәлләп, Зөбәрҗәтнең ишеген шакыды Галимҗан. Өйле булу шатлыгыннанмы, инде үзе дә яраткан ирен юксынган, горурлыгы гына җиңеп торган хатын Галимҗан белән ачылыбрак сөйләште. Ничә еллар хәтер иләгеннән уздыра хатын: «Теге чакта ни булды? Үзара тавыш-гауга куптарырлык бер генә сәбәп тә юк иде югыйсә. Күршедә яшәүче яшьтән үк Галимҗанга җан атып йөргән Хафизә кергәләп йөргәннән башландымы әллә ул күңелсезлекләр? Кызларының акылына зыян килә башлаганы да шул тирәдәрәк сизелде шикелле. Әйе-әйе, аның алып кергән бәрәңге бөккәнен нәни кызлары ашап ук куйган иде шул...».
Бу төн аларныкы булды. Сынды Зөбәрҗәт. Аһ, син, сөю, кемнәрне генә тезләндермәгән дә, кемнәрнең генә башын идермәгән! Һәр икесе дә шифалы назга төренеп, татлы сүзләргә коенып, чын сөю мизгелләрен яңарттылар... Гаҗәп, кешедән кача-поса яратышу тагын уңышлы булды: бер ир бала дөньяга килде.
Шәмсенур белән Галимҗанның балалары булмады. Ярый әле энесенең йорт тулы бала-чагасы бар, шулар белән юандылар. Үсеп чыгып киткәч тә, аларны көтеп алалар, якын кунакларыдай хөрмәт итеп, күчтәнәчләрен төяп озатып җибәрәләр дә тагын көтәләр иде. Уйларга чумып утыра-утыра да карт, сузып җырлап җибәргәнен сизми дә кала:
 
Тормыш кочагында,
Икәү яшь чагында,
У-у-у-ты-ы-ырттык без
Япь-яшь имәннәр…
 
«Их…һе…һе…» Тез башларын төйгечләп бетереп, елый-елый җырлаган картка, аның иңрәп торган күзләренә карасаң, еллар да төзәтә алмаган ап-ачык, яралы җанын күрү кыен булмас иде.
Инде менә бүген, шушы хәлләрдән соң кырык ел гомер узгач, җанына тигән бер хәбәр сынсыз итте Галимҗанны. Колхозга рәис булып кем килгән диген?! Аның улы, төпчеге! Аның газизе! Очрашмыйча, шушы авылда яшәгәч, күрешмичә тору мөмкинме соң? Һәр йомыш рәискә төшә бит. Ай буе иза чикте Галимҗан. Тегеләй дә, болай да уйлады. Ниһаять, тәвәккәлләде. Ләкин күңелендәге сорауларга үзе генә җавап таба алмады.
Кәнсә ишеге төбендә таптанып торды да, ни булса шул, дип, рәис ишеген какты. Теге яктан:
– Керегез, – дигән коры тавыш килде.
Йөрәге шартлар дәрәҗәдә, калтыранган куллары белән ишекне ачты карт. Түрдә, өстәл артында утырган пәһлевандай ир-атны, төбәп караган Зөбәрҗәтенең күзләрен күреп чайкалыплар куйды. Алга таба барыр чамасы юк иде. Ничәмә-ничә еллар сызлавы бәгырьгә төшеп бөялгән төер кинәт бүселеп китте:
– Улым... Балам... Исәнме!
Балачакта, аларга килгәләгән бу абыйның әтисе икәнлеген аңлап, үзләреннән читтә яшәвенә үпкәле булса да, үсеп тормыш коргач, барын да аңлады ир. Әтисе белән аңлашасы килгән чаклары да аз булмады. Ләкин болай, көтмәгәндә булыр дип уйламаган рәис, өстәл арасыннан үзеннән-үзе атылып чыгып, әтисенә ташланды:
– Әткәй!
Әнисе кебек үк горур һәм кырыс рәис үзен танымады, күзеннән яшь атылып чыкты. Күзәнәкләр күзәнәккә сеңдемени: ата белән бала, бер-берсенең кочагында сыенышып, арына алмый тордылар. Күпме еллардан соң булса да беренче адымны ясаган әтисенә ул рәхмәтле иде.
Рәис үзен кулга алды:
– Узыгыз, утырыгыз!..– диде. – Юк, безгә киттек... Хәзер, өйдәгеләргә шалтыратам. Барын да өйдә, өстәл артында сөйләшербез.
Галимҗанның аңы бөтенесен дә сыйдыра алмый иде әле. Бернинди ачу сакламагандай үзен каршы алган, вакытында бик авыр булса да кичерә алган бала алдында аңа оят иде. Һай, ул әтисез үсүләр! Улы аны өенә алып кайтып, хатыны, оныклары белән таныштырды. Кич буе сыен-хөрмәтен күрсәтте. Аннан өенә озата барды.
Пәрдәнең чите генә ачылса да, Галимҗанның өстеннән тау төштемени?! Эчендә ниндидер бушлык, һавага атылгандай, үз-үзен тыеп тора алмаслык бер көч аны каядыр очыра да очыра. Шатлыгыннан ике көн томаннар катыш чынбарлыкта йөзгән карт аяктан егылды. Телсез, хәрәкәтсез калды. Ничәмә-ничә еллар буена һәр икесенең җан бирә алмый интеккән сөюләренең дәвамы диярсең – җан бирә алмый атна-ун көн интекте. Нәкъ Сабантуй көнне өзелде.
Әлеге хәбәр рәискә туган авылында, әнисе Зөбәрҗәтне җирләп зират капкасыннан чыгып килгәндә барып иреште. Җитәкче урында күпме авырлыклар күргән булса да, үзләрен пар канатсыз, зур авырлыклар белән үстергән әнисен югалту ачысыннан аңгырайган ир, бу хәбәрне дә алгач, катып калды. Ул бит әле әтисен яңа гына тапкан иде. Инде югалтты дамы? Күпме аңлашасы, сөйләшәсе килгән сүзләр калды. Шартларга җиткән башын селкеп:
– Нигә, нигә шулай? Әнкәй!.. Әтекәем!.. – дия генә алды.
Бар кешене уздырып, үзе генә калды. Тамагына килеп тыгылган төерне көчкә йотып җибәреп, хисләренә ирек бирде... Тынычланырга теләп, күтәрелеп зәп-зәңгәр, чиста күк йөзенә карады. Яшьле күзләре аера алмады, биек-биектә ниндидер ике кошның бер-берсе белән сөешү вальсында кагынуын күреп, ул елмаеп куйды...
 

Илсөяр ТИМЕРБАЕВА

 

Фото: https://pixabay.com/

 

Комментарийлар