Өзелгән җыр
Коңгырт чәчле, ачык чырайлы ул кызны мин Ташкент вокзалында очраттым. Кыз перронның бер кырыенда бәләкәй генә чемодан өстенә җайлап утырган да әкрен генә миңа әле таныш булмаган матур бер көйгә...
Коңгырт чәчле, ачык чырайлы ул кызны мин Ташкент вокзалында очраттым.
Кыз перронның бер кырыенда бәләкәй генә чемодан өстенә җайлап утырган да әкрен генә миңа әле таныш булмаган матур бер көйгә җырлый иде:
...Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми Һәр язда...
Моңарчы бу көйне ишеткәнем булмаганга, мин аның яныннан битараф кына узып китә алмадым. Кыз да ят бер кешенең карашыннан уңайсызланыпмы, туктап калды. Кыз җырлаган көйнең исемен генә булса да беләсем килә иде.
– Сеңлем, әле генә сез җырлаган нинди көй ул? – дидем, дулкынлануымны яшермичә.
Кыз бер мизгелгә генә минем якка күз сирпеп чыкты.
Ул арада касса залыннан Миңзифа апа да килеп алды.
– Әллә берәр бәйләнчеге килеп борчыймы дип торам минем сеңелкәшне. Син икәнсең әле, Фаяз, – диде ул, исәнләшкәннән соң.
– Сезнең сеңелкәшмени бу җырчы кыз?
– Әйе, әле өченче көн генә Азнакайдан килде. Менә эшкә урнашырга исәбе.
– Кая урнашмакчы соң?
– Кая дип, менә үзебезнең янда, тимер юлда эшләр.
Шундый чибәр кызның мазутка батып йөрүен күз алдыма китергәч, ихтыярсыздан минем күңелгә «бигрәк яшь бит әле, бу кыз тимер юлда эшли алырмы соң» дигән уй килде.
– Туку фабрикасына барып карамадыгызмы соң, Миңзифа апа? Анда кулайрак булмас иде микән?
Миңзифа апа, тапкансың борчылыр нәрсә дигәндәй, исе китмәгән кыяфәттә кулын селкеп куйды.
– Әнә Туймазы кызлары да Нәфисә кебек иде ич килгәндә. Унсигезләре дә тулмаган иде. Ә хәзер кара, ничек җир җимертеп эшләп йөриләр. Бригадирлары мактап бетерә алмый.
Үзе турында сүз чыккач, Нәфисә тагын минем якка күз сирпеп алды.
– Нигә, эшли алмас дисезме әллә? – Аның зәңгәр күзләре шулкадәр ышанып, шулкадәр эчкерсез карый иде – мин баягы уйларым өчен үзем үк уңайсызландым: «Нигә, эшли алмас дисезме әллә?». Аның чылтыравык тавышы бая яңгыраган моңлы җыр булып тоелды. Үзем дә сизмәстән, күңелем белән бу җыр-тавышның дәвам итүен тели башладым:
– Эшләвен эшләрсез дә ул. Ни дисәң дә, кызлар өчен бездә авыррак инде.
– Иван Михайлович белән сөйләшербез әле, – диде Миңзифа апа, минем дә катнашуны теләгәндәй. – Эшкә кергәндә үк икенче разряд бирмәсләр микән?
– И апа! – диде Нәфисә. – Эшли башламас борын ничек разряд сорыйсың инде. Ни беләм соң әле мин. Поездга да беренче тапкыр утыруым.
Кара син аны, кара! Әгәр аның урынында башка берәү булса, сөенеп кенә торыр иде. Бу кызга карата миндә, үзен ипле генә тотуы беләнме, әдәпле генә сөйләшүе беләнме, шул берничә минут эчендә үк хөрмәт уянды. Аның янында озаграк торасым килсә дә, өйдә ашыгыч эшем булганлыктан, тизрәк кайту ягын карарга кирәк иде. Миңзифа апаларда да шул ният икән. Без өчәүләп бер вагонга кереп урнаштык.
***
Тимер юлның бер ягында тау тезмәләре, икенче ягында яшелләнә башлаган дала күренә. Юл буенда гына куй көтүе утлап йөри. Читтән караганда, алар үзләренең йомры гәүдәләре белән тау түбәсеннән тәгәрәп төшкән соры ташларны хәтәрләтәләр. Аларның бара-бара туктап, чемченеп алулары бу охшашлыкны тагын да арттыра. Ташлар әйтерсең лә Һаман инерцияләрен югалтмаганнар, дала тигезлегенә чыккач, тизлекләрен генә киметкәннәр сыман тоела. Язгы көн ярыйсы ук җылы булса да, өстенә кайры тун, башына төлке бүрек кигән малбагар казах агае атын чаптырып, аларны читкәрәк куа.
– Әнә теге тау безнең авыл янындагы Күктауга охшаса да охшар икән, – ди Нәфисә, тау тезмәләренең берсенә күрсәтеп.
Тау тезмәләре бетүгә, кояшта ялтырап камышлы күл күзгә ташлана.
– Бу күл дә безнең Казлар күленә охшаган. Һәр яз саен кыр казлары шунда төшә, – ди Нәфисә.
Аның чишмә чылтыравына тиң тавышы минем җелекләремә кадәр үтә, йөрәкне алгысыта.
Ике сәгать элек кенә Нәфисәнең монда, тимер юлга эшкә керүенә кәефем кырылган булса, хәзер, киресенчә, сөенеп бетә алмадым. Ни дисәң дә, хәзер ул безнең арада булачак. Шуны белү җанга тел белән әйтеп бетереп булмый торган бер рәхәтлек бирә иде. Ә ни өчен шулай? Нәрсәсе белән ул мине әсир итте? Үзем дә белмим. Искитәрлек әллә нәрсә дә сөйләшмәдек инде югыйсә. Күбесенчә мин сораштырдым, ул сөйләде. Үзбәкстан җире буйлап җилдерсәк тә, безнең сүзләр туган якка килеп ялгана иде. Мин ул сөйләгәннән безнең якта да көннәр җылына башлаганын белдем. Җылынса да, ныклап эретә башламаган икән әле. Март ае булса да, җепшек бураннар Һаман басылмаган. Гомумән, быел кар күп яуган. Бәләкәйрәк авыл өйләрен сырынды күмеп киткән. Җылы якларга китми калган ялгыз кыр казлары бар икән авылларында...
Тукталышларда мин: эх, бу поезд озаграк торсын иде – ике сәгать урынына ике тәүлек кайтса да үкенмәс идем, дип телим. Әмма тимер юл тәртипләре бер дә хәрбиләрнекеннән ким түгел шул – тиешле вакытта «Ак елга» станциясендә идек инде. Безне лыпылдап эшләп утыручы электр станцияләре, күчмә баскычлы ашханәләре, клублары белән рәт-рәт тезелеп утырган вагоннар шәҺәрчеге каршы алды.
– Кич клубка килегез! – дидем мин саубуллашканда. – Безгә теге көйне дә өйрәтерсез.
– Шушында яшисе кеше бит, килербез, – диде ул, апасы ягына карап (ул ни әйтер бит әле, янәсе). Берничә адым атлагач, мин, туктап, Нәфисә киткән якка борылып карадым. Менә хикмәт! Эчке сиземләү юк диген кешедә. Мин туктауга Нәфисә дә әйләнеп карады. Нәрсәдер әйтмәкче дә булган иде, ахрысы, ара ераклашкач, уңайсызланды бугай, кулын гына болгады да апасы артыннан атлады. Ул дәшмәгәч, мин дә каккан казык кебек басып кала алмадым, әкрен генә кайтыр якка юнәлдем. Ә шулай да нәрсә әйтмәкче булды икән ул сылукай? Нәрсәдер сорамакчы иде микән соң әллә?..
Бүген миңа Үзбәкстанның якты кояшы тагын да яктырак, нурлырак кебек тоелды. Шау чәчәктә утырган өрек агачлары тагын да алланып-матурланып күренде. Иптәшләр янына кош тоткан баладай канатланып кайтып кердем. Егетләр дә яңа гына эштән кайтканнар, чиләк-чүлмәкләр күтәреп юынырга әзерләнеп йөриләр: баскычтан бер төшәләр, бер менәләр. Минем халәтне очлы күз Мулланур сизде:
– Син нәрсә кояштай балкыйсың, машина оттыңмы әллә? Кара аны, кайтканда безне калдырып китә күрмә. Татарстанның кайсы гына почмагына качсаң да табарбыз үзеңне. Шулай бит, Әбделмән!
Мулланурга ни дә булса әйтергә өлгермәдем, беркатлы Әбделмән телгә килде:
–Юк, мин быел кайтмыйм әле. Минем тагын бик кирәкле...
– Әй, мәңге тулмас булды инде ул синең чемоданың. Әйт әле, Ташкентның кайсы универмагыннан алдың син аны?
Әбделмән дәшми. Үзеннән көлә башласалар, бурлаттай кызара да кабыгына бикләнә. Ник кенә бер сүз әйтсен – гадәте шундый.
Мулланур сүзен үзенчә төгәлли:
– Юк, егетләр, сез теләсәгез нишләгез, минем мондагы климатка түзәр хәлем калмады. Иптәш булса, җәяүләп китәргә дә риза.
Безнең сүз икенче юнәлеш алды. Нәфисә турында егетләргә бик сөйлисем килсә дә, кабат сүз башларга ничектер килештермәдем. Их, тизрәк кич җитсен иде дә, тизрәк клубка барасы иде. Ә Нәфисәнең килүенә мин тамчы да шикләнмим. Килербез, диде ич, димәк, вәгъдә бирде! Менә шунда күрерләр иде алар минем күңелгә үрләгән гүзәлнең нинди икәнен. Күргәнегез бармы сезнең чәчәккә бөреләнгән язгы гөлне?! Шул чорда ул нинди нәфис булса, Нәфисә дә шулай керсез Һәм садә иде. Аның кояш кебек балкыган нурлы йөзендә ник бер иннек-кершән эзе булсын. Унҗиде-унсигез яшьлек кыз табигать биргән матурлыктан да зуррак бүләкнең булуы мөмкин түгеллеген, күрәсең, яшь булса да, аңлагандыр. Дөрестән дә... чөнки яшьлек – үзе чәчәк... ул болай да гүзәл. Нигә кирәк аңа ясалма бизәкләр! Бишектә чакта ук карлыгач канаты сыпырып үткән кашларның кай җирен төзәтәсең дә аяз күк зәңгәрлеген үзенә җыйган күзләрне саклаучы керфекләрнең кай җиренә сөрмә тартасың!
Егетләр юынып алдылар да ашханәгә киттеләр. Ә мин бүлмәдә ялгыз калдым. Вакыт тизрәк үтмәсме дип, кулыма китап алам. Ләкин бер-ике бит укыйммы-юкмы, күзләрем ихтыярсыздан кулымдагы сәгать укларына текәләләр. Ә алар, тауга каршы авыр йөк тартучы атлар кебек, үч иткәндәй, Һаман бер урында таптаналар төсле. Юк, сәгать уклары аңламыйлар шул минем хәлемне...
Көтә торгач, ниҺаять, кич тә җитте. Клубта утлар кабынды. Әнә, үзе төсле кызгылт баянын күтәреп, Светофор Ильяс үтеп китте. Безнең халык кайда гына булса да, кушаматсыз яши алмый, ахрысы. Шул кызыллыгы өчен такканнар аңа ул кушаматны. Гармун тавышын ишетүгә, егетләр-кызлар вагоннардан урамга сибелделәр Һәм мөшкәгә коелган бодай сыман, төрле яктан клубка агылдылар.
Нәфисә хәзергә күренми әле. Клуб каршындагы ташта сабырсызланып утырам. Килерме, юкмы? Менә гармун телләре тәкәббер генә сайрый башлады. Халисәме, Фәнисәме, кайсыдыр Ильяска дәште, ахры, гармунчының бармаклары бер секундка гына тынып калдылар. Ул да түгел, дәртсез йөрәкләрне дә урыныннан кузгатырлык бию көе, клуб эченә генә сыеша алмыйча, ачык ишектән, тәрәзәләрдән тышка ургылды, дала буйлап таралды. Шуны гына көтеп торгандай, кемдер идән сайгаклары өстендә бөтерелә дә башлады. Ут чәчрәтеп биегән яшьләрнең гайрәтенә чыдый алмый, тәгәрмәч өстендәге клуб талгын гына тибрәлергә тотынды.
Соңга кала күрмим дигәндәй ашыга-ашыга, каяндыр Хөршидә килеп чыкты.
– Нишләп утырасың монда ялгызың? Әйдә керәбез! – диде ул, клуб ягына ымлап. Әмма минем Нәфисә килмичә анда керәсем килми иде.
– Куй әле, Хөршидә, күрәсең бит кәефем юк, – дидем мин, үз гомеремдә беренче тапкыр хәйләләп.
Клубта бию кызганнан-кыза бара. Әнә, гармунчыга кушылып, Әбделмән такмак әйтергә тотынды:
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпырдатабыз гына.
Көн ярымга мең ярымны
Шыпылдатабыз гына.
Минем сабырсызланып утыруымда берәүнең дә эше юк, тыпырдаталар гына. Ә Нәфисә Һаман күренми. Клуб каршындагы ташны җылытып утырудан файда чыкмас, аз булса да күңел күтәрелмәсме дип эчкә үттем. Кызларны биетеп алҗыдымы, мин керүгә, Ильясның баяны гел күңелсез көйләрне шыңгырдата башлады. Бер-ике минут уйнады да, кушылучы булмагач, икенче көйгә күчте. Бу юлы баянчыны үпкәләтмик диделәр бугай, гармун шыңгырдавына Әбделмәннең карлыккан тавышы кушылды:
Яратам Ташкент каласын,
Яратмыйм бүздәкләрен.
Килгән якларыма карап,
Өзелә үзәкләрем.
Тфү! Шул да булдымы көй! Кем сине тота? Торасың килми икән, кайт та кит! Юк, минем кәеф торган саен ныграк кырыла бара. Әнә инде кызлар да таралыша башлады. Егетләр дә күзгә күренеп сирәгәйделәр. Күңел күтәрелмәсме дип кергән җирдән кәефем тагын да ныграк кырылып чыктым. Урам тын Һәм караңгы иде. Ник кенә бер тәрәзәдә яктылык әсәре булсын. Кешеләр әллә кайчан инде тәмле төшләр күреп йоклыйлардыр. Шулай да еракта-еракта, станциянең аргы башында, тычкан уты кадәр генә яктылык җемелди. Тик ул да җил искәнгәме, ни сәбәптәндер, «менә сүнәм, менә сүнәм!» дигәндәй, кечерәеп ала да, инде сүнеп бетте дигәндә генә кабат яктырып китә. Игътибар белән карагач кына, мин аның юл күзәтүчесе – обходчик фонаре икәненә төшендем. Күрәсең, ул өченче сменага, үзенең участогын тикшерергә чыккан иде. Ут беркавым шулай чайкала-чайкала барды да борылышка кереп күздән югалды. Мин бөтенләй ялгыз калдым. Хәзер минем өчен кая барсам да барыбер иде. Кая барганымны үзем дә белмәстән атлый бирдем. Бераз баргач, башымны күтәреп карасам, гаҗәпләнеп калдым. Миңзифа апалар торган вагон янына килеп чыкканмын. Тоткалары ачык сарыга буялган таныш баскыч. Әз генә иртәрәк булса, тәвәккәлләп, туп-туры барып керер идем дә, җиде төн уртасында бер сәбәпсез ничек кешенең йокысын бүләсең? Һичьюгы, утлары булса икән...
***
Икенче көнне мин аны эшкә барганда очраттым. Әле бик иртә булса да, Нәфисә, көянтә-чиләк күтәреп, судан кайтып килә иде.
– Хәерле иртә, Нәфисә!
– Хәерле иртә, Фаяз абый!
– Иртәләгәнсез.
– Өйдә ничек бер эшсез утырасың инде. Уяндым да чыктым.
– Ничек соң, яңа урынга ияләшеп буламы? Тыныч йокладыңмы?
– Рәхмәт. Әйбәт йокладым.
– Кичә нигәдер клубта күренмәдегез? Егетләр бик көткәннәр иде (көттем дип әйтергә ничектер уңайсызландым).
– Бик күрәсем килгән иде югыйсә клубыгызны. Килмәс борын нинди клуб ул, дип, апа җибәрмәде.
Мин аның өс-башына игътибар иттем. Өрекләр чәчәккә төренсә дә, кич-иртә монда салкынчарак икәнен яңа кеше, күрәсең, белеп бетермәгәндер шул. Кызның өстендә нибары бер кат күлмәк иде.
– Син бигрәк җиңел киенгәнсең ич, Нәфисә. Салкын тидерә күрмә тагын.
Кыз миңа күтәрелеп карады.
– Сез... сез, Фаяз абый, әллә ниндирәк...
– Ничек, әллә ниндирәк?
– Әллә тагы...
Кыз, үз сүзләреннән үзе уңайсызланыпмы, чиләкләрен чайпалдырып китеп барды.
Шулай да икенче көнне миңа бәхет кояшы елмайды, ул кичне без бергә үткәрдек. Мин аны станция белән, тирә-як белән таныштырып йөрдем. Баштарак ул, яңа гына йөрергә өйрәнгән сабый сыман, кыюсыз гына минем белән янәшә атлап барды. Бераздан уңайсызлануы кимеде, кичәге сүзчәнлеге әйләнеп кайтты. Җылы якта гына үсә торган берәр үсемлек күрсә дә, балчыктан әвәләнгән өйләр очраса да, хәзер ул гаҗәпләнүен яшермичә:
– Кызык икән монда! – дип куя.
Як-ягын агач каплаган күл, сугару арыклары, дөяләр – болар барысы да аның өчен искитмәле яңалыклар иде. Нәрсә турында гына сөйләшмәдек без аның белән! Сүзгә мавыгып, сәгать төнге унике җиткәнне сизми дә калганбыз. Шуннан да артык тоткарланырга ярамый иде. Чөнки мин Миңзифа апаның гадәтен яхшы беләм: ул сеңлесе кайтканчы керфек тә какмаячак, бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә йөреп төнне үткәрәчәк иде.
Өченче көнне дә без аның белән кабат очраштык. Мин җиденче кат күктә йөзәм. Нәфисәне күрүгә, мине артымнан этеп җибәрделәрмени, аякларым үзләреннән-үзләре тизрәк атлый башладылар. Нәфисәнең кәефе дә башка көннәргә караганда күтәренке иде.
– Беләсеңме, Фаяз абый, мин бүген эшкә кабул итүләрен сорап гариза яздым инде, – диде ул, шатлыгын тизрәк минем белән уртаклашырга теләп. – Начальнигыгызны да күрдем. Кадрлар бүлегенә дә кердем. Комиссия үтәргә кәгазь бирделәр.
Бүген аның кызарып пешкән чия төсен үзенә сеңдергән иреннәре генә түгел, күзләре, керфекләре дә елмаялар иде.
– Хәерле сәгатьтә булсын, Нәфисә! – дидем мин, ихлас күңелдән аңа уңышлар теләп.
– Рәхмәт!
Без, тимер дилбегә өстендә йөрүче цирк артистлары сыман, икебез ике рельс өстеннән атлап киттек. Як-якка җәелгән куллар ничаклы гына тигезлекне сакларга тырышсалар да, туры бару ай-Һай кыен. Аз гына кыек бастыңмы, тигезлек югала – йә ул, йә мин чайкалып китәбез дә, инде егылдым дигәндә генә бармак очлары белән бер-беребезгә тотынып калабыз. Нәфисәгә кызык. Андый чакта ул чыркылдап көлеп җибәрә. Мин дә аңа кушылам. Станция бинасы, без торган вагоннар әллә кайчан инде еракта калды. Ә без дөньяларыбызны онытып, рельслар өстеннән барабыз да барабыз. Эңгер-меңгер төшә башлагач, кайтырга кирәк иде. Мин Нәфисәне клубка әйдәдем.
– Клубка керергә өлгерербез, әйдә, тауга меник әле, – диде Нәфисә, тау тезмәләренең биегенә күрсәтеп.
– Әйдә!
Без җитәкләшеп тауга күтәрелә башладык. Нәфисәнең кулы кайнар Һәм дымлы иде. Без торган саен ашкыныбрак атлый бирдек. Чөнки караңгы капканчы ничек тә тау түбәсенә менеп җитәсе килә иде. Баштарак тау итәге сөзәгрәк иде, өмет бар иде. Әмма бераздан ул тагын да текәләнде, атлавы авырлашты. Эңгер-меңгер куерды, караңгы төшә башлады. Ничаклы гына тырышсак та, без тау башына менеп җитә алмадык...
Иртәгесен миңа эшем буенча тагын Ташкентка китәргә туры килде. Ул көнне әйләнеп кайта алмадым. Ә өченче көнне «Ак елга» станциясе мине кара кайгыга батып каршы алды. Мин идарәдә йөргән арада, Нәфисә тимер юлга эшкә урнашып та өлгергән Һәм, тынгысыз җан, эшкә дә чыккан булган. Ләкин ярты гына көн эшләп калган бичара. Рельс ялгавындагы болтларны ныгытып йөргәндә, бер баланы коткарып, үзе поезд астында калган.
– Һай, тынгысыз да бала иде инде, – ди Миңзифа апа сеңлесе хакында. – Тагын бер-ике генә көн булса да ял ит, дидем. Юк, колагына да элмәде.
– Шул күрәчәгенә ашкынган инде ул, бичара, – диләр өлкәнрәк апалар.
– Эшкә кулы ятып торадырые, – дип сүзгә кушыла бригадир Хәмит абый да. – Рельс ялгавына накладкаларны ничек куярга икәнен бер генә тапкыр күрсәттем. Шундук отып алды. ЗиҺенле балага охшаган иде, мәрхүмә. Үкенечкә генә булган икән.
Шулай итеп без аерылдык. Аерылдык?! Нәрсә ул аерылу, мәңгегә каерылдык... Рельсларны ялгаган куллар йөрәкләрне тоташтыра алмас идемени! Их! Җитмәсә, янган йөрәккә ялкын өстәп:
– Оялып, кызарып кына булса да, ул сине сорашты бит, Фаяз, беләсеңме, – дип өсти Миңзифа апа да.
Бергә эшләүче кызлар да:
– Ул көнне Нәфисә иртәдән бирле ниндидер яңа көй җырлап йөрде, – диләр.
Өзелгән җыр... Әйтелмәгән сүзләр... Ялгыз кыр казы... Азмы алар, күпме алар бу чиксез җиҺан киңлегендә? Бу турыда беркем дә, хәтта дала җиле дә хәбәр китерми. Ул фәкать тимер чардуганга барып орына да кабер өстендәге кылганнарның ак чәчләрен тарый...
***
Инде бу вакыйгага байтак еллар үтте. Иптәшләрем мине якын итеп «замандаш» дип дәшсәләр дә, яшьләр, билгеле инде, күптән «абый» диләр. Белгәнрәк кешеләр:
– Кырыкка җитеп киләсең, йөрмә болай дуадак каз шикелле ялгызың. Тап үзеңә берәр пар, – дип киңәш итәләр.
Минем өчен чын йөрәктән борчылган дусларым да бар. Мине «кунакка» алып барган булып, хатын-кыз җәмәгате белән икәүдән-икәү генә калдырып чыгып киткән очраклар да булгалады. Гадәттә, андый чакта сүз башлар алдыннан, граммофон тәлинкәләрен куеп җибәрәләр яки магнитофон тасмаларын эшкә җигәләр. Язмыш шаяруымы, нинди хәлдер, миңа Һәрвакыт «ГөлшаҺидә җыры» туры килә. Дөрес, беренче яңгыраган җыр гел ул гына булмый, әлбәттә. Син башка көйләрне тыңлап, мөкиббән китеп утырасың. Әмма берзаман барыбер шул җыр килеп чыга. Музыканың беренче аккордлары яңгырауга, мин, сихерләнгәндәй, телсез калам. Ул көйне ишеттемме, минем күз алдыма ихтыярсыздан Ташкент вокзалында җырлап утырган Нәфисә килеп баса.
Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына...
Әнә шулай «ГөлшаҺидә җыры» минем өчен мәңге керсез, мәңге саф, мәңге яңа көй булып кала бирә...
"Мәйдан" журналы архивыннан.
Комментарийлар