Олы юлга чыкканда
Документаль повестьтан өзек.
Зыя Мансур истәлегенә
2011 ел. Декабрь урталары. Район үзәк китапханәсендә якташ шагыйребез Зыя Мансурның тууына 95 ел тулуга багышланган кичә бара. Мәгариф ветераны Рәсүлә апа Фәрвәҗеваның чыгышы барыбызны да әсир итте. Сәбәбе – узган гасырның 50 нче еллары башында Казан укытучылар институтында укыганда ул Зыя Мансур белән еш очрашып торган һәм шул хакта онытылмас хатирәләр саклый.
«Дүртөйледә 8-9 нчы сыйныфларда тарихтан безне Һади ага Ихсанов, әдәбияттан Лотфый ага Нәзифуллин укытты, – дип сөйләп китте ул, бераз гына дулкынлана төшеп. – Икесе дә Казан университетын тәмамлаган. Аларның Казан, анда яшәгән тарихи шәхесләр турында мавыктыргыч итеп сөйләгәннәрен без авыз ачып тыңлыйбыз һәм дәрес үткәнен сизми дә калабыз. Алар, чын мәгънәсендә, безне Казан белән сихерләделәр. Шунлыктан булса кирәк, өлгергәнлек аттестаты алгач, без, пароходка утырып, туп-туры Казанга юл тоттык. Тулай торакка урнашып, укуның беренче атнасында ук Тукай клубына бардык. Анда һәр атнаның җомга кичендә язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үткәрелә икән. Шундый кичәләрнең берсендә мин якташым – шагыйрь Зыя ага Мансур белән таныштым. Ул соңрак күренекле әдипләр булып киткән Гөлшат Зәйнашева, Гурий Тавлин, Диләрә Зөбәерова, Әнгам Атнабаев белән бергә Казан дәүләт университетында укый икән.
Алдан билет ягын кайгыртмасаң, Тукай клубына барам димә. Анда алма төшәр урын да калмый. Бу яктан безгә бәхет елмайды: укуның беренче айларында Зыя абый һәр кичәгә билетларны алдан юнәтеп, без яшәгән тулай торакка китереп китә торган булды. Без үзебездән күпкә өлкән булган аганы шулай мәшәкатьләгәнебезгә бик тә борчылып, анда бармаска сәбәп эзли башладык. Ул моны тиз сизеп алды һәм: «Мин мондый булышлыкны сез Казанга ияләшкәнче генә ясыйм, юкка сәбәп эзләмәгез», – дип, безне җир тишегенә керердәй итеп кызартты...
Көннәрдән бер көнне ул безнең бүлмәгә, тау чаклы алтын тапкандай, шатланып килеп керде.
– Сеңелләр, иртәгә минем беренче китабыма керәчәк шигырьләрне тикшерәчәкләр. Сезгә билетлар алып килдем, – диде ул. – Барыгызны да анда көтәм.
Без, «Таш яуса да барачакбыз», дип, вәгъдә бирдек.
Без барганда клуб тирәсен халык умарта кортыдай сырып алган иде. Барысы да: «Артык билетыгыз юкмы?» – дип сорый. Көч-хәл белән генә ишектән үтә алдык. Ләкин безнең урыннарга өлкән яшьтәге абыйлар һәм апалар утырып өлгергән. Мондый очракта «алдан килгән – урын өчен» дип ничек әйтмисең инде. Шым гына бер почмакка барып бастык.
Сәхнә уртасындагы озын өстәл артында Шәйхи Маннур, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким кебек танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән без танып өлгермәгән берничә кеше утыра. Алар арасында Зыя Мансур да бар.
Кичәне Шәйхи Маннур ачып, Зыя Мансур иҗатына карата бик күп җылы сүзләр яудырды. Аның фикерен Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов хупладылар һәм шагыйрьнең шигырьләрен аерым китап итеп бастырып чыгарырга тәкъдим иттеләр. Соңыннан Зыя Мансурга сүз бирделәр. Ул үзенә генә хас йомшак тавыш белән берничә шигырен укыды. Залдагылар алкышлап кул чапты.
Бу очрашуга ярты ел чамасы үткәч, без Бауман урамындагы үзәк китап кибетендә Зыя Мансурның «Язгы ташкыннар» дигән шигъри җыентыгын кулга төшердек.
Тора-бара Зыя абый белән безнең очрашулар сирәгәйде...»
Колагым белән Рәсүлә апа сөйләгәннәрне тыңлыйм, күңелем белән Казан читендәге урам буйлап атлыйм. Бертуктаусыз яңгыр коя, күкнең төбен тишкәннәр диярсең. Ә минем уйда Зыя Мансур гына: шигырьләремә нинди бәя бирер? Моңа 50 елдан артык вакыт үтсә дә, минем ул көннәрне оныта алганым юк. Алар киләчәк язмышымда хәлиткеч урын алды…
* * *
Аның исемен мин, тәү башлап, унынчы сыйныфны тәмамлагач кына ишеттем. Һәм бераздан безгә... күрешергә насыйп булды.
Ул һич уйламаганда килеп чыкты.
Мин бәләкәйдән үк балта осталары һөнәренә сокланып үстем. Үз кулым белән кайчан да булса кешеләрне көнләштерерлек итеп китап киштәсе яисә кием шкафы, тәрәзә рамнары ясый алу минем күптәнге хыялым иде. Шул максат белән өлгергәнлек аттестаты алганның икенче атнасында ук документларымны Уфадагы индустриаль-педагогия техникумына тапшырып кайттым. Әмма көтелмәгән бер вакыйга планымны челпәрәмә китерде. Башкалада техник училищеда укыган Марат абыемның көз айларының берсендә армиягә алыначагы мәгълүм булды. Моны ишетеп, әнкәем бик көяләнде.
– Өлкән абыең да армиядә, хәзер уртанчысын да алсалар, яныбызда бер бала да калмый лабаса. Әллә быелга беркая да кузгалмыйсыңмы соң, балакаем? – диде ул көннәрдән бер көнне. – Саулыгымның да рәте юк.
– Дүртөйледә нишләрмен соң? – дидем.
– Баш исән булса, башка бүрек табыла ул, улым, – дип сүзгә кушылды түр якта безнең сөйләшүне тыңлап торган әткәй. – Бер елга куян тиресе дә чыдый, диләр түгелме? Төрле эштә йөреп торырсың, өс-башыңны юнәтерлек акча эшләрсең дә укырга китәрсең, аңынчы, бәлки, өлкән абыең да хәрби хезмәттән кайтып җитәр. Агач остасы булырга хыялланасың түгелме соң? Промкомбинатка өйрәнчек булып керерсең. Өстәл, урындыкларны шунда ясыйлар да инде.
Ата-ана сүзен үтәү – безнең гаиләнең мәҗбүри кануны. Миңа, күңелемнән алар белән риза булмасам да, акылымны эшкә җигәргә һәм, Уфага барып, документларымны алып кайтырга туры килде, һәм шул мәлдә һич көтмәгәндә Казанга бару уе туды. Ләкин акчаны ничек табарга? Әткәй белән әнкәй бу хакта әлегә белми, әйтергә дә батырчылык итмим, дөресрәге – вакыты җитмәс борын аларны көяләндерәсем килмәде.
Акча табу турында шулай баш ватып йөргәндә сыйныфташ дустым Зифнең энесе Дамирны очраттым. Ул бездән бер сыйныф түбән укыса да, җор теллелеге, аек фикер йөртә белүе, кыюлыгы һәм физик яктан таза булуы белән үзенең яшьтәшләреннән күпкә өстен иде. Сүзне Дамир үгезнең мөгезеннән тотып башлады:
– Синең быелга укырга китмәгәнеңне абыемнан ишеттем. Акча эшләп алабызмы?
– Андый юл бармы? – дидем мин, шатланып.
– Ник булмасын, әнә коммуналь хуҗалыкка вакытлыча эшчеләр кирәк икән, – диде Дамир бик эре генә кыяфәттә һәм, минем кабат сорау биргәнемне дә көтеп тормыйча: – Суүткәргеч торбалар сузу өчен траншея казырга, – дип әйтеп куйды. Мин озак уйлап тормадым, «Ризамын», дидем.
– Бик вакытлы килдегез, егетләр! – дип каршы алды безне хуҗалык җитәкчесе Хәтмулла ага Әһәдуллин. – Быелгы планда Коммунистик урамда (хәзер Рәзил Мусин исемен йөртә) су колонкалары урнаштыру каралган. Урамның буеннан-буена траншея казырга кирәк. Тирәнлеге метр ярым, киңлеге бер метрдан да ким булмаска тиеш. Җәй уртасы җиткән, ә эштә бармакка бармак та сугылмаган. Эш, әлбәттә, җиңелдән түгел.
Хәтмулла ага шушы урында тукталып, безгә карап серле генә елмайды да бер мәзәккә охшаш хикәя сөйләп алды.
Маядык авылында яшәгән әтисе вафат булгач, шәһәрдә яшәүче улы аны җирләргә кайтып тормаган, почта аша гына ун сум акча җибәргән. Иптәшләренең: «Нигә болай килешмәгән эш эшлисең?» – диюләренә, ул: «Өйрәтмәгез, җир эшенең ни икәнен мин яхшы беләм», – дигән, имеш. Шуның сыман, сез дә эштән куркып калмассызмы соң? – диде Хәтмулла ага бик җитди тонда. – Икеләнәсез икән, эшкә тотынмау хәерлерәк. Урам халкының өмете сезнең тырышлыкка бәйләнгән. Быел, салкыннар башланганчы, халыкка су бирмәсәм, минем баштан сыйпамаячаклар, райкомның талканы коры... Озын сүзнең кыскасы, траншея августның унбишенә әзер булырга тиеш. Сезнең карамакта бер айдан артык вакыт бар. Эшегезне махсус комиссия кабул итеп алачак. Шунсыз «акча» дип авызыгызны да ачмагыз, сукыр бер тиен дә тәтемәячәк.
Икенче көнне иртәнге сәгать җидедә без, кул учларын төкерекләп, көрәкләрне, кәйләләрне, ломнарны эшкә җиктек. Көн төнгә ялганды, кичләрен чыгып йөрүләрне вакытлыча онытып торырга туры килде.
Ничек итсәк иттек, әмма тапшырылган эшне билгеләнгән вакытка башкарып чыктык.
– Дөресен әйтәм, егетләр, – диде Хәтмулла ага, безнең кулларны кысып, – шулай кызу тотарыгызга бик үк ышанып та бетмәгән идем. Тәки җиңдегез бит. Булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә! Дүртөйле халкына зур бүләк әзерләдегез. – Һәм ул шул ук минутта өлкән бухгалтер белән кассирын чакыртып: – Егетләр хәзер үк акчалы булсын! Кем белә, бәлки, аларның иртәгә юлга чыгасылары да бардыр, – дип әмер бирде. (Минем Казанга барачагымны белеп торган диярсең).
Берничә кәгазь егерме бишлекне чалбар кесәсенә салгач, эчкә әйтеп тә аңлата алмаслык җылылык йөгергәндәй итте, күңелләр күтәрелеп китте. Хәзер инде Казанга бару хыялда гына түгел, чынбарлыкка ашачак!
Акчаны мин өч өлешкә бүлдем: әнкәйгә туфли, үземә кул сәгате алам, калганы юл мәшәкатьләре өчен. Ике-өч көндә ике мәсьәлә чишелеп, нокта куелды: базардан әнкәем үзенә ошаган туфлиләр сатып алды. Һәм ул аларны гомере буе мактап сөйләде: «Үз гомеремдә (ул 87 ел яшәде. - В.К.) ничә пар туфли туздырганмындыр – анысы билгесез, ә менә улымның беренче эш хакына алган туфлиләр кебекне яратып кигәнемне хәтерләмим». Кул сәгатьләрен пардан Дамир Уфадан алып кайтты. «Икебезгә дә беренче эш хакы мәңгелек истәлек булсын», дидек. Һәм минем өчен ул шулай булып калды да. Шул көннән соң 56 ел үтсә дә, сәгать һаман да булса минем сул беләктә вакыт санап, текелдәп эшләп тора…
* * *
Миңа мәктәптә укыган елларда ук шигырь язу җене кагылган иде. Берничәсе район гәзитендә басылып та чыкты. Ә менә аларны югарырак җибәрергә ни өчендер кыенсынып йөрдем. Үз-үземә ышанып бет- мәгәнмендер, күрәсең. Шикләремне «Кызыл таң» гәзитенең Дүртөйле зонасы буенча үз хәбәрчесе Шәмгун ага Бәдретдинов таратып җибәрде.
– Мин синең язганнарыңны укып барам, – диде ул, көннәрдән беркөнне мине урамда очратып. – Киләчәктә кем булырга уйлыйсың?
– Хезмәт укытучысы.
– Бу профессияне сайлавыңның сере нидә? Нәселеңдә һөнәр осталары күпмени? Алар юлыннан барырга ниятләдеңме?
– Киресенчә, – дидем мин, – Нәселебездә ни әткәй, ни әнкәй ягыннан һөнәре белән горурланырдай беркемне дә атап күрсәтә алмыйм. Шуңа техникумга керергә иде исәп.
– Үзеңә бәләкәйдән балта, пычкы белән эш итәргә туры килдеме соң?
– Килмәде инде, – дим. – Әткәйне мин үсмер чакта гына күрә башладым. Без бәләкәй чакта ул сугышта йөргән, аннары аны өч елга...
Мин соңгы сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, Шәмгун ага, мине бүлдереп:
– Анысын мин беләм. Сталин чорында эш кешесен нахакка рәнҗетүләр бер сезнең гаиләгә генә кагылмагандыр ул, – диде.
Шул мәлдә икебез дә тынып калдык.
Шәмгун ага – сабыр кеше. Ул Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашкан, берничә яра алган. Фронттан кайткач, институт тәмамлаган. Журналистика – үзе әйтмешли, гомерлек икмәге. Ул кем белән генә сөйләшсә дә, бер сүзне ике кабатламас, әйтәсе фикерен җиде кат үлчәр, аннан гына теленә күчерер. Аның зирәк акыллылыгын, язган мәкаләләренең мәгънәви тирәнлеген район түрәләренең тануы һәм автор белән килешмичә булдыра алмаулары турында мин әткәйдән күп мәртәбәләр ишеткәнем булды.
Тынлыкны Шәмгун ага бозды. Ул кул сәгатенә күз ташлап алды да:
– Бәлки техникумга бару уеңнан кире кайтырсың. Юкә чөй кагып әйтүем түгел, каләмең ярыйсы гына үткен күренә, журналистиканы сайлавың хәерлерәк булмасмы? – диде. – Тынгысыз һөнәр, әлбәттә, ләкин иҗади эш, өстәвенә, шигырьләр дә языштырасың икән, бәлки, ул өлкәдә дә осталыгың ачылыр. Киләчәгең турында ныклап уйлан, соңыннан үкенерлек булмасын. Каләм кешесенә борын-борыннан зур хөрмәт белән караганнар, аның һәр әйткән сүзенә колак салганнар. Патшалар да тикмәгә генә үз яннарында киңәшчеләр итеп шагыйрьләрне тотмаган бит.
– Хәзер август урталары. Югары уку йортларының ишекләре ябылып бетте түгелмени?
– Ябылсын. Бер елдан соң алар кабат ачыла ләбаса. Ә синең соң шигырьләреңне берәр танылган шагыйрьгә күрсәтеп караганың булдымы?
– Ул хакта әлегәчә уйлаганым булмады. Ә сез шагыйрьләрдән кемне тәкъдим итәр идегез?
– Бу өлкәдә минем бәя гадел булып бетмәстер. Әйтик, Казанга барып кайтсаң, анда алар күп инде.
– Минем язганнардан көлмәсләрме?
Шәмгун ага кабат кул сәгатенә күз ташлап алды да:
– Ә син, энем, алар янына көлмәстәйләрен генә алып бар, – дип саубуллашып китеп тә барды.
Бу төнне мин йокысыз диярлек үткәрдем. Дүртенче сыйныфтан башлап язганнарымны баштан кичереп чыктым. Һич кенә дә арттырмыйм, ул елларда мәкаләләр язу буенча Дүртөйленең 1 санлы урта мәктәбендә сыйныфташым Эдуард Әгъзамов белән икебездән дә уздыручы булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Уфада татар телендә чыгаручы бердәнбер гәзит «Кызыл таң» булгач, барлык язганнарыбызны шунда юллыйбыз. Нәрсә турында язасыз, дисезме? Барысы турында да. Район үзәгендәге балалар яисә үзебезнең мәктәп китапханәсенә яңа китаплар кайтарылуы, сыйныфта иң актив китап укучы, мәктәптә, район буенча үткәрелгән спорт ярышлары, язучылар иҗатына багышланган кичәләр, төрле түгәрәкләр эшчәнлеге турында – боларның берсе дә безнең каләмгә эләкми калмый. Бөтен бәла шунда ки, алар турында мәктәптән бер без генә түгел, егермеләп укучы яза икән. Ләкин без язганнарның йөздән берсе генә дөнья күрә. Сәбәпләре төрлечә, күпчелек очракта редакция: «Бу темага сезнең мәктәптән материаллар күп килү сәбәпле, мәкаләгезне файдалана алмадык», дигән җавап бирә. Аны укыгач: «Алар кемнәр икән соң?» дип баш вата башлыйбыз. Әмма язудан туктарга уйламыйбыз. Ләкин беркөнне редакциядәгеләрнең дә түземлеге бетте, күрәсең. Мәктәпкә «Кызыл таң» гәзитенең информация бүлеге мөдире Рәхим агай Суфиянов килеп төшмәсенме?! Безне, егермеләп яшь хәбәрчене, директор бүлмәсенә җыйдылар. Менә шунда без, бер-беребезнең күзенә карап, сүзсез генә аңлаштык та инде. Суфиянов агай сүзне матбугатның совет җәмгыятендә кеше тәрбияләүдә бик тә мөһим корал булуыннан башлады. Аннары төп мәсьәләгә күчте. «Сез, иптәшләр, – диде ул, безне үзенең тиңдәшләренә санап, – безгә эшләргә ирек бирмисез бит, чёрт возьми! Эш шунда ки, көн саен диярлек безнең редакция сезнең мәктәптән генә 15-20 хат ала. Дөрес, закон буенча һәр хатка җавап бирү мәҗбүри. Күз алдыгызга китерегез әле: моның өчен күпме вакытны сарыф итәргә кирәк? Безнең бит төп эш – гәзитне вакытында чыгару. Шул ук вакытта минем сезгә: «Язмагыз», дип әйтергә дә хакым юк, языгыз. Тик бер-берегез белән киңәшләшеп языгыз, берегезнең язганын икенчегез белеп торсын, югыйсә, бер үк темага язылган мәкаләләрдә фактлар үзгәртелеп бирелә. Моны укыйбыз да шик туа. Аннары, республикада меңләгән мәктәп бар бит. Әгәр бар да шулай яза башласа?
Кунак сөйләүдән туктап, авыр итеп тын алды да: «Йә, кемнәр нәрсә әйтергә тели?» – дип, безгә сораулы караш ташлады. Бүлмәдә чебен очкан тавышны ишетердәй тынлык урнашты. Аны директор бозды. Ул ирен очлары белән генә елмаеп: «Йә, Казыйханов, – диде миңа текәлеп карап, – бу өлкәдә, иң тәҗрибәлеләрнең берсе буларак, сүзне синнән башлыйк. Иптәш Суфиянов замечаниеләрен кабул итәбезме?»
Директорның ни сәбәп белән «ярманы» иң башлап минем тегермәнгә салуының серен бүлмәдәгеләр яхшы аңлый иде. Атна-ун көн чамасы элек кенә «Кызыл таң»да минем «Кар сай әле» дигән мәкаләм басылды. Анда сүз кыш айларында физкультура дәресендә шуар өчен укучыларга чаңгылар җитешмәве турында бара. Андый уй җиңел баштан гына тумады, әлбәттә. «Нигә чаңгылар юк?» дигән сорау белән физкультура укытучысы Вадим Васильевның да теңкәсен аз корытмадык. Ул: «Булыр, булыр!» дип ышандырып килде-килде дә ахыр чиктә түземлеген югалтып:
– Мин бу хакта мәктәп директорына, ачуым килмәгәе, мең тапкыр гына әйткәнмендер инде, ышанмасагыз, үзегез сорагыз, димәсенме. Һәм без шулай эшләдек тә. Беркөнне директорны коридорда очратып: «Чаңгылар кайчан булыр икән?» дигән сорау бирдек. Ул бер дә исе китмәгән кыяфәттә: «Булыр, булыр. Яланда кар сай әле», – диде дә атлавын дәвам итте. Ләкин без чигенергә уйламадык. «Хәзер декабрь азаклары бит инде, кар муеннан ләбаса», – дидек. Соравыбыз җавапсыз калды. Вакыт үтә торды, гыйнвар урталары да җитте, яланда кар да тирәнәйде, тик чаңгылар һаман булса кайтарылмады. «Сиңа үтенеч: «Кызыл таң»га бу хакта мәкалә яз. Файдасы тими калмас», – диделәр миңа сыйныфташлар.
Ятып калганчы атып калу безнең өчен шушы булгандыр, күрәсең. Гәзиттәгеләр безне бик тиз аңлап алдылар. Атна дигәндә мәкалә «Кар сай әле» дигән баш астында басылып та чыкты. Һич арттырып әйтүем түгел, мәктәптәге меңгә якын баланың аны укымый калганы бик сирәк булгандыр. Ул көнне мәкалә басылган «Кызыл таң»ны һәр сыйныфта күреп булды. Минем абруй әкият батыры дәрәҗәсендә югары күтәрелде, укытучыларның безнең сыйныфта укытмаганнары да минем белән исәнләшеп йөри башлады. Иң мөһиме – мәкалә басылып ун-унбиш көн дә үтмәгәндер, мәктәпкә өр-яңа чаңгылар кайтардылар. Беренче рәхмәтне физкультура укытучысыннан ишеттем: «Хәзер чаңгылар дистә елларга кадәр җитәргә тиеш», – диде ул, миллион откан кеше кыяфәтендә мине кочагына алып.
Дөресен әйтәм: «Хәзер директор чакыртып, кирәкне кидерер инде», дип байтак вакыт шүрләп йөрдем. Юк, чакыртмады, сүз дә ишеттермәде. Ә менә аның үзен, мәкалә басылгач, райкомга чакыртып, кызган табага бастырганнар икән. Бу хакта безгә, малайларга, сер итеп кенә Вадим Васильев ычкындырды...
«Кызыл таң»га еш язуыбызның сәбәбен без Эдуард белән редакциянең үзеннән күрдек. «Ни өчен?» дисезме. Аннан алынган һәр хат «Киләчәктә язышып торыгыз» дигән җөмлә белән тәмамлана. Мин: «Бер-ике көн язмый торыйк әле», – дисәм, Эдуард: «Алай ярамый инде. Алар бит, күрәсеңме, «язышып торыгыз» дип кул куйганнар, димәк, түземсезлек белән бездән җавап көтеп торалар. Языйк, югыйсә үпкәләүләре бар», – дип мине ышандыра башлый. Шуннан тагын каләмгә үреләбез. Мин шул хакта әйткәч, редакциядән килгән кунагыбызның төсе җитдиләнде. «Ярар, иптәш Казыйханов, – диде ул, – мин сезнең замечаниегезне кабул итәм һәм, һичшиксез, коллегаларыма җиткерермен. Ышандырам: киләчәктә мондый җитешсезлекләргә юл куелмас». Шул көннән башлап, кырау суктымыни, «Кызыл таң»га язышучылар безнең арада бармак белән санарлык кына калды. Тора-бара без дә «акыл»га утырдык: Эдуард балалар өчен хикәя, мин - шигырьләр язуга күчтек. Аларны Уфада башкорт телендә басыла торган «Пионер» журналына юлладык. Ике ел дигәндә Эдуардның бер хикәясе, минем бер шигырем анда дөнья күрде. Шулай җай гына «Пионер» журналы белән ике арада «дуслык» җепләре сузып килгәндә, башка килмәгән бер вакыйга аларны өзеп ташларга сәбәп була язды. Һич көтмәгәннән «Пионер» һәр сан саен диярлек бездән бер сыйныф югары укыган Вәкил Гайнетдинов дигән малайның шигырьләрен басып чыгара башлады. Аптырашта калдык. Без белгән Вәкилнең стена гәзитенә мәкалә язганы да юк. Журналдагы шигырьләр аныкы түгел дияр идек, фамилиясе янына мәктәп адресы язылган. Сорауны үпкәләгән тонда үзенә бирдек: «Нигә инде шигырьләр язганыңны бездән яшерәсең? Мондый осталыгыңны белгән булсак, без үзебезнекеләрне, иң башлап, синнән тикшертер идек, йә, ни әйтерсең?» Ул колагына кадәр кызарды да төпле генә бер сүз дә әйтә алмады. Аның эндәшми калуы безнең шигебезне көчәйтте генә: «Ә, бәлки, ул башка шагыйрьләрнекен үзенеке итеп күчереп җибәрәдер?»
Ул елларда район үзәгендәге китапханәгә татар телендә балалар өчен бастырылган китаплар Казаннан кайтарыла иде. Алар аннан посылкаларда элемтә бүлегенә җибәрелә. Китапханәче апа белән без, бер-ике малай, кул чанасында ул посылкаларны алып кайтабыз. Без – бу эшнең тимурчылары. Яңа китаплар кайтуын ишетү белән, ашау-эчүне дә онытып, китапханәгә йөгерәбез, чөнки яңа гына табадан төшкән китаплар, иң беренче булып, безнең кулга эләгә бит! Беркемгә бер сүз дә әйтми генә, Эдуард белән китапханәдә утырып кына, шигырь китапларын актарып чыгарга булдык. Максат – Вәкил исеме белән басылган шигырьнең хуҗасын табу. Без капчыкта ятмаган булып чыкты – тәки таптык! Шигырьләр татар шагыйре Мәхмүт Хөсәеннеке булып чыкты. Бик нык ачу килсә дә, түздек инде. Кызгандык без аны. Әтисе сугышта һәлак булган. Әнисе мәктәп интернатында җыештыручы булып эшли. Яшәгән урыннары да шунда. Бик озак уйлап йөргәннән соң, Вәкилнең гаебен үзенә генә әйтергә булдык. Ул колагына кадәр кызарды да елап җибәрергә әзерләнде. Моны сизеп мин: «Бу хакта без беркемгә дә әйтмәячәкбез – пионер анты! Башкача болай урлашма!» – дидем. Ул бер сүз дә эндәшмәде, уң кулының җиң очы белән борынын сөртте дә «аңладым» дигән кыяфәттә безнең яннан китеп барды. Бу серне мин гомерем буе беркемгә дә чыгармадым. Әлеге язмамда да аның исем-фамилиясен үзгәртеп күрсәттем. Бар чирне дә табибка әйтеп бетереп булмаган кебек, бу очракта эндәшми калу яхшырак булгандыр дип уйлыйм. Яралы җанварның теләсә нинди адымга баруы турында күп укыган бар. Вәкил дә безнең алда шундый хәлдә иде бит. Әгәр моны бөтен мәктәп белеп калса, аның соңы ни белән бетәчәген күз алдына китерүе әллә ни кыен түгел иде. Безгә, иҗат белән шөгыльләнгән кешегә, Вәкилнең хилафлыгы гомерлек сабак булып калды. Бу хәлләрдән соң ул мәктәптән китте һәм мин аны башкача очрата алмадым...
...Әйе, Нил абый дөрес әйтә түгелме? Чыннан да, шигырьләремне, ул әйткәнчә, берәр чын шагыйрьгә күрсәтеп караганда, ни дияр иде икән? Туктале, Шәйхел ага белән дә киңәшләшеп карыйм, ул бәлки Уфага гына барырга киңәш бирер. Ни әйтсәң дә, Уфа безгә якынрак, анда пароход – бер, ә Казанга өч тәүлек бара. Шундый уйлар белән мин йоклап киткәнмен. Әгәр Дамир килеп уятмаса, эшкә дә соңлаган булыр идем...
Шәйхел ага Вахитов – Уфада нәшер ителгән «Совет Башкортостаны» гәзитенең безнең һәм күрше ике район буенча үз хәбәрчесе. Аның белән берничә мәртәбә район гәзите редакциясендә очрашып, сөйләшеп торганым бар. Эшкә дә алар яшәгән Садовая урамындагы агач йорт яныннан үтеп йөрим. Еш кына Шәйхел аганың үзен дә очраткалыйм. Һәм беркөнне без аларның капка төбендә диярлек күзгә-күз очраштык.
Мин аңа атналар дәвамында күңелне кытыклап йөргән соравымны бирдем, Нил абый әйткәннәрне дә сөйләдем.
– Ул бик дөрес әйткән, – дип куәтләде коллегасының фикерен Шәйхел ага. – Берсүзсез Казанга барырга кирәк. Анда безнең якташыбыз, коеп куйган шагыйребез, минем фронтовик дустым Зыя Мансур яши.
– Кем соң ул Зыя Мансур һәм кайсы яктан безнең якташ була? – дидем мин, кызыксына төшеп. – Безгә бу хакта әдәбият дәресләрендә сөйләмәделәр ләбаса.
– Ул тумышы белән Җитемәк авылыннан. Сез, яшьләр, «Яшьлек» көенә биеп тә йөрисез түгелме соң әле? – диде Шәйхел ага, елмаеп.
– «Яшьлек» халык җыры бит ул, – дидем мин, гаҗәпләнеп. – Ни өчен аны телгә алдыгыз?
– Ул җырның сүзләрен соң кем язган? Зыя абыегыз ләбаса! – Шәйхел ага «Зыя» сүзен зур горурлык белән, басым ясап әйтте. Аннары сәгатенә күз ташлап: – Ярый, энем, минем якындагы колхозга барып кайтасым бар. Кичке сәгать уннарда безгә сугыл. Мин Зыя абыеңа хат язармын. Ул хат сиңа Казанга керергә пропуск булыр, – диде дә капка тоткасына үрелде.
Билгеләнгән вакытта мин Шәйхел агаларның диванында утыра идем инде.
– Ун ел дәвамында әдәбият укытучыларыгыз шундый талантлы якташ шагыйребез турында сөйләмәгәннәр икән, монысы инде аларның профессиональ осталыкларыннан тора, – дип сүз башлады Шәйхел ага, көндезге әңгәмәне дәвам итеп.
– Зыя Мансур лирик шагыйрь генә түгел, аның сатира-юморы сугыштан соңгы татар поэзиясендә аерым урын алып тора. Хәзер моны өлкән буын шагыйрьләр дә таный. Аның эпиграммалары гына да үзе бер дөнья! Менә тыңла, мин сиңа аларның кайберләрен укып ишеттерәм.
Шәйхел ага үзе утырган өстәл өстендәге папкаларның берсеннән язу машинкасында басылган бер битне тартып чыгарды да укый башлады:
Ерикәйне укыганда
Бер бит ачам – олы
шагыйрь,
Бер бит ачам – шулмы
шагыйрь?
Бер бит ачам – ну да,
шагыйрь,
Әмма ләкин шома
шагыйрь.
(Сүз Мәскәүдә яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйре, бик күп җырлар авторы Әхмәт Ерикәй турында бара. – В. К.)
Мостафа Ногманга
Ни күтәрелми,
Ни төшми томан.
Томан түгел ул,
Мостафа Ногман.
– Бу эпиграммалардан соң, уйлап кара әле, Әхмәт Ерикәй һәм Мостафа Ногман иҗаты турында тәнкыйть мәкаләсе язып торуның кирәге булырмы икән? – диде Шәйхел ага һәм үзе үк җавап кайтарды. – Юктыр, мөгаен.
– Ә алар соң Зыя абыйга үпкәләмиләрме икән? – дидем мин. – Бигрәк ачы итеп көлгән бит.
– Әдәбият дөньясында да, безнең тормыштагы кебек, андый хәлләр дә булгалыйдыр, әлбәттә. Ләкин хакыйкатьне шулай төгәл һәм гадел итеп әйтә белү өчен күпләрнең кыюлыгы да, осталыгы да җитмидер, мөгаен. Ә менә безнең якташыбызга андый сәләт бирелгән.
– Билләһи-валлаһи, Шәйхел ага, Зыя Мансур исемен беренче тапкыр сездән ишетүем, – дидем мин, битләрем уттай яна башлаганын сизеп.
– Уфада яшәп иҗат итүче талантлы тагын бер якташ шагыйребез турында да ишеткәнең юкмы? – диде Шәйхел ага, хәзер инде елмая төшеп.
– Наҗар Нәҗмине әйтәсезме?
– Нәкъ үзе.
– Ишеткәнем бар барлыкка, тик күргәнем генә юк, аның белән берничә тапкыр минем әткәйнең дә сөйләшеп торганы булган.
– Ярый, болай килешик, – диде Шәйхел абый, сүзне төп мәсьәләгә күчереп. – Мин хатны язып куйдым. Укып чыгам. Син дә аның эчтәлеген белеп тор.
Ул хатны минем беркайчан да онытасым юк. Андагы: «Бу егетебез әдәби иҗатта өметле генә күренә. Кулыңнан килгәннең барын да эшләргә тырыш. Аның Казанда синнән башка беркеме дә юк», дигән юллар, минем күңел дәфтәремдә алтын хәрефләр белән язылгандай, һаман да булса ялтырап, ярылып яталар.
– Йә, хат ошыймы? – диде Шәйхел ага, минем йотлыгып тыңлаганымнан зур канәгатьләнү алып.
– Алай ук мактарга ярамас иде, – дидем минем, бераз уңайсызлана төшеп.
– Аңлап торам сиңа хатның кайсы төше ошамаганын, – дип дәвам итте Шәйхел ага, – нигә әле сиңа язучы яисә журналист булмаска! Зыя абыең үзе дә – әдәбиятка гәзиттән, бормалы-бормалы юллардан утлар-сулар кичеп килгән кеше. Аннары, син мәсьәләнең шул ягын да онытма: мин теләсә кемгә шундый эчтәлекле хат язып утырмыйм, синең нәрсәгә сәләтле икәнеңне, сөтне судан аера белгән кебек, ярыйсы гына чамалыйм, дустым. Хатны паспортың эченә салып куй…
* * *
Минем күңелгә Казанга бару корты кергәнен әнкәем тыныч кабул итте. Мин аңа Шәмгун һәм Шәйхел агалар белән очрашканым турында түкми-чәчми сөйләп бирдем. Ул мине игътибар белән тыңлап бетерде дә бер дә исе китмәгән кыяфәттә генә: «Синең күзең төшеп йөргән кызың да Казанга киткән түгелме әле?» дип сорап куйды.
Гаилә корып яши башлаганчы минем бердәнбер сердәшем әнием булды. Аның акыллы киңәшләренең күбесе пәйгамбәр хәдисләреннән һәм Коръән сүрәләреннән алынганын мин соңрак аңладым, әлбәттә. Ул вакытта аларның кайберләре белән килешеп бетми, төкерекләремне чәчә-чәчә аңа каршы килгәләгәнем өчен бүгенгә кадәр үз-үземне гафу итә алганым юк һәм Ходайдан ярлыкау сорыйм. Сыйныфташым Светлананы ошатып йөргәнемне, аның кем кызы икәнлеген белгәч, ул үз фикерен өздереп әйтте: «Турысын әйтәм, улым, үпкәләмә, – диде. – Ул кызны күргәнем бар. Чибәрлеккә чибәр, әлбәттә. Әмма әнисенә охшаса, тәкәббер, җиңел холыклы булырга тиеш». Мин бер мәлгә нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәдем, чөнки ул вакытта Светлананың эчке дөньясы минем өчен сүтелмәгән серле йомгак иде. Шулай да: «Әнкәй, бәлки син ялгышасыңдыр? Аның әнисен син кайдан беләсең?» дип каршы төштем. Моңа каршы ул: «Бер ана да үз баласына бәхетсезлек теләми. Мин сиңа аның белән очрашма, сөйләшмә, дип әйтмим бит. Вакыт – хөкемдар. Ялгышсам, синнән гафу сорармын. Бар, улым, Казанга, бар, рәхәтләнеп йөреп кайт, Зыя абыең, ишетүемчә, бик зирәк кешегә охшаган, нинди киңәшләр бирер, тыңлап кара. Чыннан да, Шәмгун, Шәйхел абыеңнар әйткәнчә, бәлки икенче һөнәр сайларсың? Тик Казанда калуыңа ризалыгым юк», – диде.
Алга китеп шуны гына әйтә алам: башкача әнкәй белән безнең арада ул кыз турында беркайчан да сүз чыкмады, нәкъ җырдагыча: «Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз». Хәер, бу хакта соңрак...
Казанда кайда һәм кемнәрдә яшәячәгем дә бик тиз хәл ителде. Күршебез Гөлсем апа, икенче улы Альбертның фаҗигале (юлда барганда йөк машинасыннан егылып төшеп) үлеменнән соң, өлкән улы Роберт белән Уфага яшәргә күчеп китте. Ике фатирлы агач йортның алар яшәгән бер башына районның яңа прокуроры Галиуллин гаиләсе күченеп килде. Аның хатыны Флүрә апа район дәваханәсендә табиб булып эшли иде. Ул Казан медицина институтын тәмамлаган. Укыганда шәһәрнең Идел буе районында фатирда торган. Әнкәем белән очрашып, сүз ара сүз чыкканда Флүрә апа Казандагы фатир хуҗалары турында еш кына: «Бигрәк тә кешелекле, изгелекле кешеләр инде», дип кабатларга яраткан. Бер көнне әнием Флүрә апага минем Казанга баруым турында сүз ычкындырган. Тегесе: «Анда туганнарыгыз бармыни?» дип сораган һәм, әнкәйнең җавабын да көтеп тормыйча: «Әгәр юк икән, мин фатирда яшәгән Һади абый белән Мәликә апаларга гына барсын. Икесе генә яшиләр. Минем алардан киткәнемә өч ел гына әле. Исән-саулардыр, мөгаен. Барысын да аңлатып хат язармын», дигән. Моны ишеткәч, әнкәем: «Ходай язганча булыр», дип кенә куйды.
* * *
Казанга ничек баруым да авырлык тудырмады. Безнең урам аша күршебез Лена апаның улы Михаил – Уфа – Казан маршруты буенча йөрүче бер палубалы «Салават Юлаев» пароходының өченче штурманы. Без аны бәләкәйдән үк Минька абый дип кенә йөртәбез. Ул айга бер, кайда бер дигәндәй, пароходы Казаннан урап килгәнче Дүртөйледә әнисе янында торып кала. Көндезләрен бакчада эшли, кичләрен гитарасын алып капка төбенә чыгып утыра. Без яшь-җилкенчәк, аны уратып алып, музыка тыңлыйбыз.
Менә шундый кичләрнең берсендә, траншея казып арып кайтканда Минька абыйга тап булдым.
– Кай арада болай үстең әле син? – дип сүз башлады ул мине күргәч.
– Сез капитан булырга хәзерләнгәндә, – дидем мин һәм быел урта мәктәп тәмамлаганымны әйттем.
– Алга таба планнар ничек? Елгачы булырга теләгең юкмы соң? – дип сораштыра башлады ул.
– Елгачы булмасам да, елга буйлап Казанга барып кайтырга иде исәп, – дидем мин.
– Чынлапмы?
– Чынлап.
– Кайчан?
– Атна-ун көннән...
– Кайчан телисең, шунда минем каютага рәхим ит, – дип тәкъдим ясамасынмы Минька абыең.
Мондый очракта: «Бирәм дигән колына – чыгарып куйган юлына», дип ничек әйтмисең инде.
Сентябрь урталарында «Салават Юлаев» пароходының штурман каютасында мин Казанга килеп җиттем. Һади абыйлар йортын тиз таптым. Хуҗаларга Флүрә апаның сәламен тапшыруым булды, алар миңа сораулар яудыра башлады. Мин куен кесәмнән хат чыгардым һәм: «Менә монда ул барысын да язган булырга тиеш», – дидем.
Бер сәгать тә үтмәгәндер, без аталы-уллы туганнар кебек, чәй өстәле артында әңгәмә корып утыра идек инде.
Икенче көнне иртән мин Зыя Мансурны эзләп киттем. Хуҗалар ул яшәгән Комлев урамының шәһәр читендә икәнлеген, анда әле юньле-рәтле юл салынмаганын кат-кат басым ясап аңлатты.
Дүртөйледә сибәли башлаган яңгыр мине Казанга кадәр озатып барды. Анда да, «хәл җыярга» гына теләгәндәй, туктап-туктап кына алды. Бер сәгать чамасы трамвайда барып, аягым җиргә басуы булды, яңгыр кабат үз эшенә кереште. Тере шагыйрьне күрергә теләү шатлыгыннан зонтик алырга да онытканмын. Аякта туфли генә. Кем уйлаган инде, бөтен дөньяга данлыклы университеты булган Казан тиклем Казанда исеме республикага танылган фронтовик шагыйрь, барсаң – кереп, керсәң – чыгып булмастай урамда яшәр дип.
Әйе, кеше йөри торган сукмаклар да су астында калган. Баштагы мәлне мин аларны урап үтәргә тырыштым, ләкин суның туфлиләрнең йөзен капларлык икәненә тәмам ышангач, бердәнбер юл – лаштыр-лоштыр атлап, бары тик алга бару булды.
Мин эзләгән йорт урамның нәкъ читендә иде. Ярымачык капкадан кергәч, ихата уртасында аркылы-торкылы яткан, пычкы тешләре тимәгән утын агачларының берсенә утырып, туфлиләремне салып саркыттым. Аннары носкиларымны кулларым авыртканчы борып сыктым.
Баскычтан менеп ишек шакыганда, мин тәнемнең калтырый башлаганын сиздем. Эчтән:
– Керегез, бикле түгел, – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.
– Шагыйрь Зыя абый Мансур шушы йортта торамы? – дидем мин, тупсаны атлап исәнләшкәннән соң.
Мич янында нәрсәдер эшләп булашкан апа кул сырты белән чәчләрен төзәткәләде дә:
– Әйе, ә син үзең кем буласың? – дип сорап куйды.
– Дүртөйледән килдем мин һәм, Шәйхел ага Вахитов Зыя абыйга хат җибәргән иде, – дип әйтергә авызымны ачкан идем, каршыма иңбашына кышкы кыска пальто салган, тәбәнәк буйлы, какча гәүдәле чибәр йөзле бер агай килеп басты. Ул ике кулы белән мине кочаклап алгандай итте дә:
– Әйдә, егетем, рәхим ит, чишен, хәзер чәй эчеп, бераз гына җылынып алырбыз, – дип, мине зал уртасында торган өстәл янындагы утыргычка утыртты. – Күреп торам, өс-башың да, аякларың да чыланган. Безнең урам язын-көзен шундый инде ул. Мич җылынгач, эчке күлмәкләреңне дә, туфлиләреңне дә киптереп алырбыз.
Зыя абый соңгы сүзләрен әйткәндә ютәлли башлады.
Мин:
– Әллә авырыйсызмы? – дип сорадым.
– Авыруын авырмыйм ла ул, тик ютәл генә тынгылык бирми, сугыш истәлеге, бронхлар белән җәфа чигәм, – диде ул, көчәнеп ютәлләүдән яшьләнгән күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп. – Безнең яшәү әлегә менә шулай. Фатир вәгъдә итәләр итүен. Ярый, шайтан гына өметсез, диләрме. Бервакыт булыр әле. Урысларда «Сандугачны сүз белән сыйламыйлар» дигән мәкаль бар. Эшне өс-башны алыштырудан башлыйк. Ул арада бәлки чәйнек тә кайнап чыгар, – дип сөйләнә-сөйләнә Зыя абый өстәлнең бер читендәге тартмадан эчке киемнәр алып миңа сузды.
– Бар, тартынып торма, каршыдагы чаршау артына ышыклан да җылы киемнәр ки...
Мин күз ачып йомганчы хуҗа кушканны үтәдем. Өстәл артына кабат килеп утырганда чәй табыны да әзер иде.
Кайнар чәй, җылы оекбаш һәм эчке киемнәр үзенекен итте. Ике арадагы әңгәмә дә җанланып китте. Зыя ага Шәйхел абыйның хатын зур дикъкать белән укыды.
– Изге уйлар белән килгәнсең Казанга, бик рәхмәт, тик аз гына соңлагансың, – диде ул уфтангандай итеп. – Уку йортларының ишекләре быелга ябык инде. Ярый, анысын алдагы елга калдырабыз. Уку беркайчан да соң түгел. Ә хәзер иҗат җимешләреңә күз салыйк.
Мин ишек төбендә калдырган клеенка сумкамнан шигырь дәфтәремне аңа сузганчы, Зыя абыйдан бер сорауга җавап аласым килде:
– Ә сезгә соң шигърияткә килергә авыр булдымы? Безгә исә мәктәптә үзебезнең җирлектән чыккан язучылар, шагыйрьләр турында берни дә сөйләмәделәр.
– Мәктәптә сөйләмәгәч, үземә сөйләргә кала инде, – диде Зыя абый, бераз гына елмая төшеп. – Шигърияткә мин урау-урау юллардан килдем. Беренче шигырьләрем авылда башлангыч мәктәптә укыганда туды. Ләкин язганнарымны кемгә дә булса күрсәтергә, кайда да булса җибәрергә ашыкмадым. Бу кеше якташым Бәдрүш Мокамай булды.
Мин үзем дә сизмәстән Зыя аганы бүлдереп:
– Такташның Мокамае түгелдер бит? – дип сорадым.
Ул көлемсерәп куйды да шундук җитдиләнеп:
– Мокамай – безнең Дүртөйле җирлегендә туып үскән шагыйрь Бәдрүш Мөхәммәтҗанов абыеңның кушаматы. Ул бик тә җор телле, талантлы шагыйрь иде. Сугыштан кайтмады. «Илһам килгәнен көтеп ятма, аны үзең тудыр», ди торган иде ул. Миңа Бәдрүш абыең белән районның «Ярыш» гәзите редакциясендә бераз гына эшләп алырга туры килде. Аннары сугыш башланды. Анда инде вакыт ягы бик чамалы. Атышлар, шартлаулар тынган арада гына язып калсаң – каласың, язмыйм дисәң, черем итеп аласың. Менә шул икенең берсен сайлыйсың инде. Туганнарга хатларны да шигырь юллары белән язарга күнегеп киттем. Яраланып госпитальләрдә ятканда да кулдан каләм төшмәде. Сугыштан кайткач, Дүртөйледә төрле оешмаларда эшләп алдым.
Мин кабат аны бүлдердем:
– Китап чыгарырга уйламадыгызмы?
– Уйламау кая! Уйладым, әлбәттә. Берничә тапкыр кулъязмамны күтәреп Уфага да барып кайттым. Төрле сәбәпләр белән кире бордылар. Ләкин төшенкелеккә бирелмәдем. Казанга университетка укырга кердем. Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Әхмәт Фәйзи кебек игелекле шагыйрьләр үз канатлары астына алды. Аларның акыллы киңәшләре белән бер-бер артлы «Язгы ташкыннар» һәм «Омтылу» исемле шигьри җыентыкларым дөнья күрде. Ләкин ике ел укыгач, укуны өзәргә туры килде. Сәбәпләре – гаилә мәшәкатьләре, сәламәтлек какшавы. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булып эшләп алдым. Үткән елда СССР Язучылар берлегенә алдылар. Быелдан башлап бары иҗат белән генә шөгыльләнәм. «Язгы ташкыннар», «Омтылу», «Казан җыры» һәм «Ләйсән» исемле яңа җыентыкларым туды. Аларны да шигырь яратучылар җылы кабул итте. Тәнкыйтьчеләр дә ару-ару гына мактау сүзләре яудырдылар. Әлеге мәлне яңа җыентык өстендә эшләп яту. Ул нәшриятның киләсе ел планына да кертелгән. Ярый, энем, үзем турында күбрәк сөйләп ташладым булса кирәк, хәзер синең иҗат җимешләреңне авыз итик. Мин аларны укыган арада, син минем җыентыклар белән таныша тор.
Зыя ага тумбочка өстендәге китап өемнәреннән икесен тартып чыгарды да миңа сузды.
Кулларым Зыя абыйның китап битләрен актарды, ә күңелемне бер генә уй көйдереп торды: шигырьләремнең берсен генә булса да ошатса иде.
Бүлмәдә сихри тынлык урнашты. Ярты сәгатьтән артык шулай утыргач, беренче булып Зыя ага телгә килде:
– Күрүемчә, син шигырь язу техникасын – рифма, ритмны ярыйсы гына үзләштергәнсең кебек. Монысы әйбәт, әлбәттә, – диде ул, миңа елмаюлы караш ташлап, – ләкин андый шигырьләр, басылган очракта да, укучы йөрәгенә барып җитә алмый әле. Шигырь – образлы сөйләм. Моңа ничек ирешеп була соң? Бары сәнгатьчә сурәтләү чаралары аша гына. Бер очракта – сүзне күчмә мәгънәдә, охшашлык, чагыштыру, аналогия нигезендә кулланып. Аны икенче төрле «метафора» диләр. Икенче очракта әйтәсе фикер мәкаль, әйтем, тапкыр сүзләр аша бирелә. Һади Такташны хәтергә төшерик, сиңа таныш шигыренә тукталыйк: «Урамнар бүген сөенгән», – ди дә аның сәбәбен ача: –«Ап-ак карга киенгән». Болай караганда, сөенү сүзе, гадәттә, кешеләргә генә хас тойгы кебек. Ләкин шагыйрь аны кышны сурәтләү өчен дә куллана – ул кышны «җанландыра», сөендерә. Менә шулай укучы күз алдына кыш образы килеп баса. Моннан берничә еллар элек мин шагыйрь хезмәте турында дүртьюллык кына исемсез шигырь язган идем. Матбугатта аңа зур бәя бирделәр. Менә син дә тыңлап кара әле:
Җир сөрмисең, күп көч
түкмисең дип,
Йөрәгемә, дускай,
кагылма.
Сабанчыдан артык арый
шагыйрь
Акыллы җыр язган
чагында.
Ишетүеңчә, шагыйрь хезмәтен сабанчы белән чагыштырдым. Юктан түгел. Бу очракта сабанчы төшенчәсе игенче мәгънәсендә аңлашыла. Ә иген үстерү – үзең беләсең, бик тә мәшәкатьле эш. Җирне уңдырышлы итү өчен аны, иң башлап, ашларга, тиешле тирәнлектә сөрергә, аннары норма буенча чәчәргә, тырматырга кирәк. Соңларга ярамый. Халык: «Язның бер көне елны туйдыра», дип юктан гына әйтмәгәндер. Озын сүзнең кыскасы, көнне төнгә ялгап эшләгәндә генә югары уңышка ирешеп була. Шагыйрьгә дә акыллы, мәгънәле шигырьләр тудырганда шундый ук газаплы минутлар, сәгатьләр, көннәр кичерергә туры килә. Кайвакыт бер рифма эзләп төнге йокың кача, көн үткәнен дә сизми каласың.
Соңрак Зыя абыйның шигырь турында миңа биргән сабагы аның яңа шигыренә күчәчәк:
Җырда көчле булсын,
дисәң, сүзне әгәр,
Тикшер аны энәсеннән
җебенә кадәр.
Алып кара, борып кара,
җуеп кара –
Бер чүп үләне
түгелме ул, йөзе кара.
Җилгәр тизрәк, алай
булса, торма карап,
Дөньяда бит болай да
күп әрәмтамак...
Җыеп кына әйткәндә, синең күпчелек шигырьләреңә әнә шул образлылык җитешми. Тагын шуны да онытырга ярамый: образлылыкка ирешәм дип, башка шагыйрьләр әйткән фикерне дә кабатларга ярамый. Мине сөендергәне – синең «Ана күңеле» дигән шигырең. Ул «пешеп» өлгергән дип исәплим. Анда син Ана образын тудыра алгансың. Ничек итеп дисеңме? Ана еракта яшәгән улын көтә, дөресрәге аңардан, син язганча, «кош теледәй генә бер хат көтә» – уңышлы чагыштыру. Һәм дәвам итәсең: «хәбәр көтә ана улыннан». Әйе, хат көтүдә, аеруча авыл җирлегендә, баласын сагынып көтүчеләргә генә хас ситуация тудыра алгансың:
Хат ташучы килми
микән, диеп,
Борылып карый
барган юлыннан.
Көнгә чыкса,
күзе тәрәзәдә,
Иртә-кичен сүнми
уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр,
диеп,
Бик соң гына китә
йокыга.
Ана көтә,
Ана өмет итә,
Ана күңелләре балада.
Шикләнеп тә куя ана
кайчак:
Бала күңеле әллә
далада...
Алай гынамы? Күрше-күлән аның улы кайтмаганын белеп тора, әмма сораган була: «Хат язамы? Чакырмыймы, диләр, кунакка». Ләкин ана сер бирми: «Бу арада хат-хәбәре килми әле», дисә дә – аңларлар иде, әлбәттә. Юк шул, баласын өзелеп сөйгән ана бу очракта да горур булып кала, халык әйтемендәгечә, «авызы тулы кан булса да, «дошман» алдында төкерми». Күршеләрнең дә төрлесе була. Шуларны уйлап булса кирәк ул: «Хаты килә, гел чакырып яза, бармам, ахры, ул бит еракта», ди. Тик аналар гына шулай әйтә белә, шулай көтә белә. Бу шигырең белән син укучыларны уйландырасың һәм әхлакый киңәш бирәсең (шигыреңдә бу хакта язмасаң да): аналарны көяләндермәгез, «кош теледәй» ягъни бер-ике сүз белән генә булса да үзегез турында хәбәр биреп торыгыз. Шәп чыккан шигырең! Язуыңны туктатма. Бу шигыреңне алып калам. Мөхәммәт Садри абыең яшь язучыларның әсәрләреннән җыентык әзерли. Шунда тәкъдим итеп карыйм, үтәр төсле.
Зыя аганың соңгы сүзләрен ишетеп, түбәм күккә тигәндәй булып китте. Димәк, минем Казанга килүем тикмәгә генә булмаган. Шатлыгымнан:
– Ә ул җыентык ничә көннән чыга соң? – дип сорадым.
– Төгәл генә әйтеп булмый. Нәшриятның планы ике-өч елга алдан төзелә. Берничә ел үтүе дә ихтимал. Китап бастыруның тәртибе шулай, – дип аңлатты Зыя абый. – Әгәр шигърият белән ныклап шөгыльләнәсең килә икән, Казанда яшәп, минем түгәрәккә языласың.
– Ул нинди түгәрәк?
– «Татарстан яшьләре» редакциясе янында башлап язучылар түгәрәге ул. Җыелышларны атнасына бер тапкыр үткәрәбез. Иҗаты өметле күренгән яшьләргә университетка укырга керергә юллама да бирәбез. Анда аңа колак салмый калмыйлар. Синдә өмет бар, каләмеңне ташлама, сиңа, берсүзсез, әдәби гыйлемеңне үстерергә, ә моның өчен укырга, тормышны өйрәнергә кирәк. Киләчәктә шагыйрь булып китәрсеңме, бүген өздереп кенә әйтә алмыйм. Минем үземә дә бу исемне алу өчен утыз елга якын тир түгәргә туры килде. Бәлки Казанда калырга уйларсың?
Мин ни дип әйтергә дә белмичә уйланып калдым. Аннары: «Бер ел буе нишләрмен соң? Монда Сездән башка бер танышым да юк ләбаса», – дидем. Зыя абый мондый җавапны көткән иде булса кирәк, бер дә исе китмәгән кыяфәттә: «Эшкә керәм дисәң, эше табылыр. Укырга дисәң, берәр училище белән сөйләшеп була. Әле сентябрь уртасы, укулар башланган гына», димәсенме?! Ул минем төпле генә фикергә килә алмаганымны аңлап: «Ярый, Дүртөйлегә кайтып, әти-әниең белән киңәшләш, моңа атна-ун көн җитә. Аңарчы мин елны ничек үткәрүең турында уйлана торырмын, – диде. – Шулай дөресрәк булыр».
Бу кичне Зыя абый куна калырга кыстаса да, мин ризалашмадым. «Фатир хуҗаларым – өлкән яшьтәге кешеләр. Аларны кисәтмәгән идем, көяләнерләр», дидем. Ул минем белән килеште. Әмма резина итекләрен кидермичә ишектән чыгармады. «Трамвайга кадәр ара ерак кына, тагын бата-чума барачаксың, – диде. – Иртәгә мин «Татарстан яшьләре»нә барам. Иртәнге уннарда шунда очрашырбыз. Шигырең турында сөйләшеп куйыйм, димен. Соңламасын иде».
Икенче көнне без, алдан килешенгәнчә, Матбугат йортында очраштык. Мин барып җиткәнче Зыя абый миңа кагылышлы барлык проблемаларны хәл итеп өлгергән иде инде. Казаннан биш чакрым чамасы ераклыктагы бер училищеның директоры белән сөйләшкән. Анда колхозлар өчен тимерчеләр әзерлиләр икән. Тулай торагы юк, әмма фатирның ярты хакын училище түли. Зыя абый үзе университетта укыган вакытта яшәгән йорттан бүлмә дә белешеп куйган. Фатир хуҗасы аңа: «Синең кебек тәртипле кеше булса, исерткеч эчемлекләр эчмәсә, тәмәке тартмаса, кызлар китермәсә, бик теләп ризалашам», дигән.
Мин Зыя абыйга мең рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга ашыктым: «Салават Юлаев» Казан портыннан Дүртөйле ягына кичке сәгать биштә кузгалырга тиеш иде.
Штурман каютасында кайтканда да минем уйларым Казан урамнарында йөрде. Күңелем белән Зыя ага җитәкләгән әдәби түгәрәк утырышларында утырдым... Тимерчеләр училищесындагы бер ел вакыт тиз үтәр, аннары университетка имтихан тотармын, ярдәмгә, бәлки, түгәрәк исеменнән хат та юлларлар, дип фикер йөрттем мин. Шигърияткә теш үтми икән, әдәбият укытучысы булырмын, алай да килеп чыкмаса, гәзит эшенә күчәрмен дигән хыялларга бирелеп яткан арада «Салават Юлаев» пароходының Дүртөйле пристанена килеп җиткәнен сизми дә калганмын. Кыскасы, киләчәгемне мин шулардан башка күз алдыма да китермәдем...
Дәвамын журналның декабрь (№12. 2016) санында укыгыз.
Вил КАЗЫЙХАНОВ
Комментарийлар