Логотип «Мәйдан» журналы

Нәнәй догасы

Хикәя.

Әниемнең әнисе – минем нәнәем ялгызы яши иде. Авылның Үзәк урамында, мәктәп каршында бик бәләкәй дүрт почмаклы өй. Ул аны үзе салган. Мунчасы да, абзары да юк. Чишмә буена түбән табан төшә торган бәрәңге бакчасы гына бар. Нәнәйнең иң зур куанычы: минем әтки (мин шулай әтки, әнки дип сөйләшәм) – нәнәйнең бердәнбер кияве ясап куйган олы капка. Дөресен генә әйткәндә, ул нәнәйгә кирәкми дә: арба-арба печәннәр кайтарасы юк бит. Ел әйләнәсенә аның бердәнбер көенече – утын кисеп китереп, ярдырасы гына бар. Утынны, зур капкадан кертеп, ямь-яшел чирәмле йортка бушаталар. Яллап ярдыра. Тупыллар үскән бакчаның буеннан-буена тезеп өеп куябыз. Беткәнче ягылмаса да, утын ел саен өстәлеп торырга тиеш. Нәнәй ничек кышны чыгам дип көенмәсен өчен. Әрдәнәнең бер дә азакка кадәр бетмәгән очындагысы чери башлаган. Утын алган саен, кызыл кортлар йөгерешә. Яратмыйм шуларны! «Черек кортлары»ның аркаларына кара белән күзләр «ясалган». Гел бертөрле карашлары куркытып җибәрә. Ә нәнәйнең иң курыкканы – шул бакчадагы тупыл агачы. «Аның эче куш. Яшен яшьнәгәндә авып, ызбамны гына һәлак итә инде», дип хафалана ул. Аннары, авыр сулап: «Әтәңнең вакыты юк шул», – дип өсти. Бердәнбер киявенә ул беркайчан да сүз тидерми, бик хөрмәт итә, горурлана аның белән. Әтки – авыл советы рәисе. Халыкның бөтен аһ-зары аңа төбәлгән. Урамнан үткәндә, туктап, нәнәйгә сүз сөйләүчеләр дә аз түгел. Нәнәй аларны яратмый, әткине яклап кабына да китә. Беләм, яңа капка алдындагы эскәмиягә утырырга шуның өчен чыкмый ул. Мин анда икәүләп утырырга бик яратам, нәнәйне чыгарга кыстыйм да торам. Ул миңа: «Син яшьсең, өшемисең, ә минем аркама киртә ярыгыннан җил өрә», – ди. Баштарак, тактасы тактага терәп эшләнгән киртәнең кайсы төшеннән җил үтәргә мөмкин, дип аптырый идем. Хәзер эндәшмим. Урамнан гел яхшы күңелле кешеләр генә үтми бит. Гайбәтчеләрнең барысының да кушаматы бар. Һич югы, әллә кайчан үлгән иренең исемен булса да кушып әйтә нәнәй. Алар «ревматизлы» аякларында йөри алмый, эскәмиядә дә чак кына утырган нәнәйнең алдына басып, ләчтит сата. Нәнәй туктатып,өйгә кереп китмәсә, кичкә кадәр дә кузгалмыйлар. Ә әйбәт кешеләр гел каядыр ашыга: нәнәйгә кычкырып сәлам биреп кенә узып китәләр. Нәнәй мине дә кешеләр белән әллә кайдан кычкырып исәнләшергә өйрәтте. «Юлның теге ягыннан ишетелерлек булсын!» – диде. Ул әйткәнне үтәгәч, мине авылда барысы да таный хәзер.
Мин нәнәй белән кунакка барырга яратам. Кунак дигәнең шул урамнан ерак китми инде ул. Урам очында торган ялгыз апага йомырка алырга барабыз. Озак барабыз. Озак кайтабыз. Нәнәй киртәләргә тотынып, эскәмияләрдә ял итеп атлый. Алдына – биш чыгып, артына биш узып, тирәли сикергәләп арып бетәм. Ул апа телсез, нәнәй аның белән ишарәләп сөйләшә. «Бер дистә йомырка кирәк иде», – ди дә нәнәй, ун бармагын күрсәтә. Мәктәптә дистә дигән сүзне ишеткәнем булмагандыр инде, урысча укыталар. Шунда аңладым. Йомыркаларны базында саклый Телсез. Сөйләшә алмагач, ниндидер куркыныч сере бар кебек аның. Мин анда нәнәйсез барырга шүрлим. Ераграклардан тагын бер ялгыз әби бар. Аның балалары булмаган, нәнәйнең бертуган абыйсының хатыны ул. Аңа шомырт оны алырга барабыз. Ул аны миндек-миндек итеп бәйләнгән үләннәр эленгән өй түбәсеннән алып төшеп бирә. Кайтканда, нәнәйгә бигрәк тә авыр, түбән табан атларга кирәк. Шуңа озак. Мин чак түзәм. Чөнки кайтып җиткәч, нәнәй белән чәй куябыз. Шомырт онын су белән бутыйбыз. Шул боламыкның тәмлелеге! Хуш исе! Нәнәй, чәйнектәге су кайнап чыккач, тиз генә электрдан өзмәскә куша. «Озак кайнаса, тәмлерәк була чәй», – ди. Аннары өй алдында үскән бердәнбер карагат куагыннан яфрак алып керергә чыгарып җибәрә. «Финас абыең утырткан карагат бу, сындыра күрмә», – дип, чыккан саен кисәтә. Бер җимеш биргәне юк ул куакның. Саклауның әллә ни файдасы булмаса да, тимим. Чөнки Финас абыйны, энесенең улын, нәнәй күкрәк сөтен имезеп үстергән. Әнки белән икесен. Финас абыйны урман кискәндә, агач басып үтерде. Ул бик уңган хатыны, бәләкәй генә улы белән нәнәй өендә тора иде.
Якынга кунакка еш барабыз: күршеләр күп. Алар үзләре дә еш керә. Бер өй аша торган Фатыйма әби саңгырау, күп сөйләшми. Барыбер кереп чыгабыз. Хәл белеп. Мин аның ят фамилияле, авыру оныгы белән уйныйм. Роберт бик ачык күңелле, гел елмаеп тора. Буе бәләкәй аның, үсми кебек. Аның әнисе бик чибәр. Нәнәй ят халыкка кияүгә чыгып торган дип ычкындырган иде бер тапкыр. Фатыйма әбиләрнең аяк очында гына яшәгән Сания апага да баргалыйбыз, бик шәпләнгән чакта. Ул бик ачык инде, рәхәтләнеп сөйләшә. Гөлләр чәчәк атып утырган тәрәзәләреннән елга, чишмә буйлары күренә. Нәнәйләр сөйләшкән арада, мин шуннан карап торырга яратам.
Фатыйма әбиләрне узып, Фәһимә әби бар. Ул балалары белән яши. Аларда тыныч түгел, өй эче шаулап тора. Фәһимә әби үзе дә һич тик тормый: пешерә, кемнедер тирги, мактый, йөгерә. Ярып пешергән бәрәңгесе ашап туйгысыз. «Ярмалы аның бәрәңгесе», – ди нәнәй. Бу әбиләр барысы да нәнәй чамасы, гади генә яшиләр. Ирсезләр. Икенче ягыбызда бер буш өй бар. Минем ул йортка аяк басканым юк. Караңгы ул өй тирәсе. «Кермә, җен оялагандыр анда», – дип, нәнәй дә кисәтеп кенә тора. Аннан соң чишмәгә суга төшә торган тыкрык аша Җәннәт әбиләр тора. Аның бабае бар, бик җитди, йортта гел нәрсәдер эшләп кенә йөри. Аларның өе дә биегрәк, яшел төскә буялган. «Дөньялары җитеш», – ди нәнәй. Җәннәт әбинең үзен бик яратсак та, бабае ачуланыр дип куркып, озакка җәелеп утырмыйбыз, булган йомышны йомышлыйбыз да, нәнәйнең хәле калган чакта, арытабан китәбез. Тәскирә әбиләргә. Ул да ялгыз. Бердәнбер кызының балалары белән мәш килә. Кулыннан бәйләме төшми. Энәләренә күз иярми. Нәнәй мине дә оекбаш кунычы бәйләргә өйрәтеп маташкан иде. Минем энә ике рәт чыккач та нәнәй җыеп биргән ун күз арасыннан йөрмәс була. Шуңа мин кайчакта, дөньямны онытып, авызымны ачып, Тәскирә әбинең тиз куллары астыннан озынайган оекбашына карап катам. Үзе туктаусыз сөйли, үзе бәйли. Бер ялгышмый. Тәскирә әби үзе усал да түгел кебек. Нигәдер, телендә, йөзендә ачу күп. Бер чәчә башласа, өйдән чыгып качасы килә. Нәнәй барыбер бара инде. «Нужаны күп күрдек Тәскирә белән», – ди. Нужа дигәне авырлык була, беләм. Күргән нужалары турында әбиләр кич утырганда сөйли. Очы-кырые юк. Ачлык заманында күрше Начар авылында хәер сорашып йөргәннәрен искә ала башласалар, әкият тыңлаган кебек, оеп, арып йоклап китәм. Йоклагач, кызганыч, иртәнгә онытыла шул.
Юл аша кыйгач каршы яшәгән Әкълимә апага еш керәбез. Ул да ялгыз. Әй, сабыр да апа. Артыгын сөйләнми. Мин аның тик утырып торганын күргәнем юк. Эшли дә эшли. Өстендәге кара көрән күлмәге белән шундый ук төстәге кофтасын алыштырганы бар микән? Әкълимә апа гади пыяла банкага акча җыя да базына күмеп куя. Мин үз күзем белән күргәнем бар. Ни өчен җыядыр инде? Акчасын тотып, бер кая бармый, бер матур әйбер сатып алмый. Бервакыт Әкълимә апага фатирга участок дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә килгән ике яшь кыз урнашты. Күңелле булды бу минем өчен. Нәнәй янында бертөрле үткән көннәремә үзгәреш керде. Юк, мин алар янында чуалып, бимазалап йөрмәдем. Күзәттем генә. Алар озак тормады, авылның иң чибәр, булдыклы егетләрен «эләктереп» (нәнәй әйтмешли), бер-бер артлы кияүгә чыктылар.
Бервакыт нәнәй шул кызларның берсе – Гадилә апага кергән дә: «Бу баланың берәр нәрсәсе җитми микән, гел чи суган ашый?» – дигән. Башлы суганны әрчеп, әпи (бездә шулай сөйләшәләр) белән ашарга яратам шул, чүмеч белән сап-салкын су алып, артыннан эчеп куям. Нәнәй курка, бу кадәр күп итеп суган ашау зыянлыдыр, ди. Гадилә апа күп уйлап тормаган: «Ашасын,башлы булыр кызың», – дигән. Шуннан нәнәй мине башлы бала бу дип, кешеләргә сөйли торган булып китте. Бераздан бу сүзләргә үзем дә ышана башладым, ахры. Әйбәтрәк укырга тырыштым, китапханәгә баруны ешайттым. Ләкин нәнәй минем китапханәгә барганымны яратмый. Ул өйдә ялгызы яши, телевизоры да юк. Көнен ничек уздырырга белми, тик утырып, мине көтеп ала. Гел генә тәрәзәдән карап утыра, ахры, чөнки капкадан кайчан гына килеп керсәм дә, күз карашы миндә була. Әй, шатлана инде шул вакытта! Бер генә тешле авызын зур ачып көлеп җибәргәндә, аңардан да матур кеше юк кебек тоела миңа. Ул бит көннәр буе бары тик мине генә көтеп тора! «Инәңнең эше күп инде аның, балам, бездә кайгысы юк», –ди нәнәй. Ә мин әтки, әнки, әткинең әнисе, энем һәм сеңелем яшәгән йортта кушылган эшләрне тиз генә эшлим дә нәнәйгә кунарга барам. Көннәрен үткәрүе авыр булгач, кичен мине нәнәй беркая да җибәрмәскә тырыша. Дусларым Гөлшат һәм Рәзилә белән дә озак уйнап булмый. Китапханәдән дә шәп кенә әйләнеп кайтам.
Нәнәй үзенчә ара-тирә мине тәрбияләп ала. Аның бәләкәй генә өендә зу-ур мич утыра. Өйнең яртысын алып торадыр, үлчәсәң. Аннан башка бер карават, бәләкәй генә өстәл, ике урындык. Почмакта аркылыга тартылган җеп. Аңа киемнәрне эләбез. Өч тәрәзәнең берсе янында тутыгып беткән юынгыч. Мич буенда юар өчен өч идән кала инде. Идән такталары тигез түгел. «Кул пычкысы белән ярдылар ирләр», – дип сөйли нәнәй. Идән кызыл-сары төскә буялган. Колхозның техника паркындагы тракторлар төсенә. Нәнәй элегрәк МТСка ремонтка килгән механизаторларны фатирда тоткан. Алардан алган буяу шундый сыйфатлы булган, еллар үткәч тә төсен җуймады. Идәнне юган саен, өй эче яктырып киткән сыман. Мактап торып, шул өч идәнне юдырта миннән нәнәй. Эшне мактаган саен яхшырак эшлисе килә бит. Күрше әбиләр кич утырырга кергәндә дә гел мактый: «Әй, уңган, әй, акыллы менә бу балам, миңа бер начар сүз әйтми, «чукынган» дигәне дә юк менә!» Оялуыңнан җир тишегенә керерсең. Әткинең шул сүзне әйтә торган гадәте бар, аңламасам да, аңа ияреп ычкындырганмындыр инде берәр тапкыр ачудан. Аның мәгънәсен кем белсен, ди ул чакта. Әй, нәнәй яратмый иде шул сүзне! Чынлап рәнҗи, йөзенә чыга әрнүе... Ләкин тиргәми. Киресенчә, булмаганны булган дип, күршеләргә сөйли. Нәнәйнең оста «мактавыннан» соң бу сүз мәңге авызыңнан чыкмый инде...
Нәнәйгә аена бер тапкыр пенсия китерәләр. Ул укый-яза белми. Имза урынына кайчакта карага манып, бармак очын баса. Почтальон ашыкмаганда, озак итеп кәкре-бөкре хәрефләр белән «Зәйтүнә» дип яза. Исеме шундый матур аның! Соңгы вакытта мин дә «подпись итәргә» өйрәнеп алдым. 28 сум акчасына бик куана нәнәй. «Калхуз пенсиясе» ди ул аны. Сөйләвенчә, гомере буена колхуз эшеннән башы чыкмаган: ашлыгын да урган, печәнен дә чапкан, плугарь да булган, тавык фермасында да эшләгән. Бу кадәр эшкә карата акчасы азрак икәнлеген бәләкәй булсам да чамалыйм. Кибеткә аена бер генә җибәрә бит. Аякларына «ревматиз» булуын мин башта шул «колхуз эше»ннән күрә идем. Сәбәбе башка икән. Нәнәй бер кызган чагында сөйләп ташлады. Яшь вакытында ул бик усал булган (әле дә «мәмәй»ләрдән түгел түгеллеккә). Гаиләдә әллә сигез, әллә тугыз бала булганнар. Начар яшәмәгәннәрдер: аның әтисе Әбрар, әнисе Фәхерниса (ул Начардан. Начарлылар, минем аңлавымча, хәлле кешеләр. Хәер сорашып, анда йөргәннәр бит нәнәйләр) сыерларын саугач, артык калган сөтне зур гына савытка салып, янына кружка куеп, йорт алларында калдыра торган булганнар. Фәкыйрь кешеләр тамак ялгасын өчен. Моны нәнәй түгел, аның белән бергә яшьлекләрен искә алган әбиләр сөйли. Соңыннан ниләр булганын аңлатмыйлар, нәнәйнең өенә карасаң, бай яшәмәгәннәре күренеп тора инде. Сугыш башлангач, ашарларына булмаганлыгын беләм. Нәнәй басудан урлаган (урлаган да түгел инде, ачка түзәлмәгәч, алган) бер уч бодай өчен абыйсы Кадимне сугышка, туры штрафбатка алып киткәннәр. Сеңелесенең гаебен үз өстенә алган ул. Штрафной батальонда хезмәт итүчеләрне фронтның иң ачы сызыгына, передовойга «бәргәннәр». Ул хәбәрсез югалган, кайта алмаган. Бервакыт, тагын шулай ачлыктан колхоз мөлкәтенә кул сузды микән инде, нәнәйне район үзәгенә алып киткәннәр. 25 чакрым ара, ди. «Кыш башы. Җир бозланып туңган. Мине җәяү атлата әнә теге хәшәрәт, үзе – ат башында. Камчы белән аркама сугып, куалап бара. Бәдрәфкә туктатырга сорыйм. Рөхсәт итми. Чыдап буламыни, өшегәч... Шунда гына бозланып катты аякларым. Шунда гына чир эләктердем», – дип әрнеп-әрнеп сөйли нәнәй. «Әнә теге хәшәрәт» тә безнең белән бер урамда яши. Аның өе турысыннан үткәндә, төкереп үтә нәнәй. Нәнәйнең аяклары бөгелми, каткан. Чүгәли алмый интеккән чакларында, сызлавына түзә алмаганда ул тубык башларын йодрыгы белән тукмый... Кайчакта икәү генә булган караңгы төннәрдә чирләп уяна. Йөрәге ябыша. Даруын салып эчерә беләм мин. Тик дарудан соң аны бәдрәфкә – тимер бидрәгә утыртуы, кирегә кузгатып, сиртмәле караватка алып салуы бигрәк авыр. Көчәнеп, хәлем бетә. Миңа әле тугыз гына яшь бит. Гәүдәсе зур да түгел кебек, үзен күтәреп булмый. «Сөягем авыр шул», – дип зарлана үзе. Андый чаклар турында әнкигә сөйләмибез: нәнәйнең бердәнбер кызын борчыйсы килмидер, мине кунарга мендермәсләр (нәнәй авылның югары очында тора), дип куркам. Авыр булса да, эчем авыртуы басылгач, бу турыда онытам.
Һәр кичне йокларга яткач, нәнәй бер теләк тели. Бер көн дә калдырмый. Башта дога укый: «Әлпи, диси, җәмгый, әхәт, алдал, рәҗи, шәмсам, бикуф, каплам, миңнум ам алфия». Бер сүзен дә аңламыйм. Араларында кеше исемнәре барлыгын гына беләм. Нәнәй мине дә ятлата. Ни ишетсәм, шуны истә калдырдым. Гомер буе оныта торган түгел. Көн дә сөйләтә. «Бер яшь мулла укырга өйрәтергә килгән иде лә ул. Менә мәктәбегез урынындагы мәчеткә. Ул вакытта искечә укыталар иде. Тотып ишәбез дә, дәрестән качабыз. Нигә шунда укымаганмындыр инде? Бер генә дога беләм шул», – ди дә, тагын укый шул «әлпи, диси»ен. Азагында һәркөнне: «Аллакаем, кеше кулына калдырма. Баламны интектермәсәм ярар иде. Өч көннән артык яткырма мине», – дип өсти. Нәнәй гырлап йоклап китә. Ә мин аның пульсын тотам да (янәсе дә: йөрәге тибүдән туктамыймы), нәнәй үлмәсә ярар иде, дип теләп ятам. Аннары ул үлгәч нәрсә булырын күз алдыма китереп, үземне-үзем жәлләп елый башлыйм. Нәнәй үлсә, миңа әнкиләр торган йортка кайтырга кирәк булачак. Миңа анда кыен. Ике атнага бер тапкыр әтки безне мунча керергә менеп ала. «Малыш» кушаматлы «силсәвит аты» – дуамал холыклы күк айгырның чанасына утырып өлгерүе бик авыр, чаптырып алып китә. Карлы юлда чана әле бер, әле икенче якка салулый – тотынып кына өлгер. Яшь чагында, ирләр урынына сабан сөргәндә, нәнәйнең атларны гына түгел, үгезләрне авызлыкларлык көче булгандыр да соң. Әле, аяклары бөгелмәгәч, аңа чанага утыруы да уңайсыз, ничек тотынып өлгерсен инде. Шуңа күрә ул мунчага ничек төшеп, ничек менәрбез дип, бер-ике көн алдан ук көя башлый. «Бер юньле аты булмады инде шул силсәвитнең», – дип, үзалдына сөйләнеп ала. Мин исә, киресенчә, Малыш белән җилдереп йөрергә яратам. Без, балалар, мәктәптән кайтканда, урамнан узган ат чаналарының канатына эләгеп, арткы яктан табанының чыгып торган урынына басып барып өйрәнгәнбез. Чанага сикереп менеп утыру да, сикереп төшеп калу да берни тормый. Нәнәй янында әтки гел көләч йөзле. Аның шундый чагында бергәләп ат чанасында кышкы юлдан җилдерүе рәхәт, сүз дә юк. Ә менә өйләрендә кыен. Нәнәй белән икәү, төн йокламый, кайчан үзебезгә кайтабыз дип уйлап, уфылдап ятабыз.
...Мин йокламыйм. Кулым – нәнәйнең пульсында. Күзем – тәрәзәдә. Кыска ак пәрдәне тартып куйдым. Күктәге айның якты йөзе миңа карый кебек. Тәрәзәнең пыяласы бер катлы гына, аның да чәнти бармак сыярлык ярыгы бар. Аны боз каплаган. Нәнәйнең бәләкәй генә өе барыбер җып-җылы. «Май кебек ызбам», – ди ул. Әткиләрнең өе зур. Суык. Нигәдер караңгы булып тоела. Нәнәй үлсә, нишләрмен, анда ничек торырмын, дип тагын үземне жәлләп елап җибәрәм. Тавышсыз гына күз яшем ага. Нәнәй боларның берсен дә белми, гырлап йоклый бирә...
Гел генә алай кыен булмый. Кибеткә баруым турында сөйләп бетермәдем бит әле. Нәнәй өч әйберне нык ярата. Карбыз, «Завтрак туриста» дигән консерва һәм кукуруз таяклары. Карбыз, билгеле, җәй генә кайта «лавкага» (нәнәй сүзе бу). Консерваны алып кайткач та әпиләп «бөгеп» куябыз. Әпине нәнәй үзе сала. Бик ялынсам, мине дә өйрәтеп маташа: бер чүмеч җылымса су сал, бер калак тоз, он, хәзер тугыла әйбәт итеп, дип сөйләп тора. Кичтән шулай әпи изеп куябыз. Иртән торып, үзе камырны басып, мичне ягып пешерә. Мин мич әпиенең тәмле исенә генә уянам. Әтки килсә, әй, мактарга керешә инде мине: «Менә, кызың салган әпи, белеп аша!» – дигән була. Тегесе дә кушылып мактый. Үзләренчә, бу да тәрбияләү дип уйлыйлар, беләм мин аларны. Ләкин бала гына булсам да, әпине изүгә караганда, басу авыррак икәнен аңлыйм бит, күргәнем бар. Бушка мактаулары эчемне пошыра, яратмыйм шулай кыланганнарын. Нәнәйнең кабаруы җитми бераз ярылып киткән (әтки алырга менә дип ашыга, кияүне ничек көттереп торасың инде) түм-түгәрәк зур әпиен уратып (нәнәй нечкә, бәләкәй итеп кискәнне яратмый) кисеп алып, бүрткән дөге ярмасына балык исле томат соусы кушылган «консерваны» бер шәптә сыптырып куябыз. Ә йокларга яткач, утны сүндергәч, икәүләп тәртип бозабыз. Әнкиләр торган йортта моны рөхсәт итмәсләр иде, беләм мин! Юрганны ияккә кадәр мендереп куябыз да, шытырдатып кукуруз таякларын ашыйбыз. Шытырдатып дип, мин генә шытырдатам, нәнәй шул бер теше арасында йөртеп җебетәдер инде. Аның тәмлелеге! Ваклары юрганга коела бара. Тимибез, шым гына ятабыз. Ашап бетергәч, юрганны кинәт ачып җибәрәбез бер якка, кукуруз ваклары идәнгә чәчелә. «Яткан урынга төшсә, кычыттырыр, йоклатмас иде, идәнне иртәгә себерерсең әле», – ди нәнәй. Аннан стенага эленгән радионы ачарга куша. Аның бер генә боргычы бар. Вакытын белеп ачтың исә, төнгелеккә концерт биргән чакка туры киләсең. Нәнәй белә: хәзер Фәридә җырлый, ди. Башта Фәридә Кудашевага кушылып җырлыйбыз:
 
Уфаларга барган чакта,
Кара урманнар үтәм.
Сабыр итәм,
Сине көтәм,
Кирәкми миңа бүтән.
 
Радио туктагач, үзебез генә җырлыйбыз:
Ач тирәзәң, җиләк бирәм,
Җиләктән кайтып киләм,
Ерак җирне якын итеп,
Сезне сагынып киләм.
 
Тагын әллә күпме куплетлар...
Клубта кара төнгә кадәр домино сугып кайткан Газнәви абый икенче көнне безне мактап уза. «Туктап тыңлап тордым, ну җырлыйсыз, малай!» – ди. Ярык тәрәзәдән ишетелә инде, нәнәйнең тавышы калын, көр, белгән җырлары да чамасыз.
Әнки сельпода эшли. Ара-тирә «индийский» чәй алып килә безгә. Нәнәй тышына филгә утырган кеше төшерелгән бәләкәй генә каплы чәйне ике куллап тотып, исләрен иснәп, җыерчыклы битләренә куеп куана. Такта чәй биздерә шул. Тәмсез инде. Тәмле әйбер кибеттә сирәк була, 28 сумга әллә ни алып та булмый. Мин бәләкәй чакта авыл бакчаларында кәбестә үстергәннәрен хәтерләмим. Кибеттәге кебек тәмле итеп тозлау да юк иде, ахры. Кайчакта лавкага тозлы кәбестә кайта. Өч литрлы банкасы белән өстәлгә утыртып, ачып ашый гына башлыйбыз, күрше карчыгы керә дә җитә. Нәнәйнең җене котыра. Ул аны болай да яратмый, юри генә сөйләшеп йөри. Сирәк тәтегән тәмле әйберне ашаганда керүенә бөтенләй ачуы кабара. Нәнәйнең кемнедер яратмавы элек шул кешеләрнең колхозда җигелеп эшләмәүләреннән килә, монысын да беләм. Бригадир әйткәндә, кем бәрәңге түтәлендә качып калган, кем ире аркасында җиңел эштә генә йөргән, барысын да сөйли ул миңа. Үзенең җилкәсенә, ялгыз булгач, авырлык күп төшкән шул.
Иң рәхәте – җәй көннәре. Иртән кызган май исенә уянып китәм. Нәнәй карават читенә утырган килеш кенә урындык өстенә җәймә тактасын куеп, маяш ясый. Чәк-чәк, бавырсак, кош теле – безнең авылда маяш дип атала. Йомырка белән тозга гына басылган сап-сары камырны бик нечкә «баулар» итеп тәгәрәтеп тезеп куя. Аннары бик вак итеп кисә. Оны коелсын өчен иләккә салып селкетеп ала. Зур мичнең казанында су җылытмыйбыз. Аның майга катып беткән агач капкачы өстендә бәләкәй генә электр плитәсе бар. Өстендәге спирале ут булып кыза торган. Маяшларны нәнәй шуңа куелган табада кыздыра. Шул вак маяшларны сөтле, шикәрле чәйгә салсаң, хуш исенә егылырсың инде менә!
Рәхәт озакка бармый. Иртә яздан өйдә утырып бәбкәләр чыгарган ана каз ишегалдыннан тавыш бирә. Шунда иске карават астына төнгелеккә ябабыз аларны, башка урын юк. Ысылдавы үзәккә үткән, чәй эчәргә дә ирек бирми. Нәнәйне тыңламый булмый: йорттагы яшел чирәм җылынган, сарыкайларны шунда чыгарабыз башта. Ул иртәнге җиләс һаваның рәхәтлеге, теге авып төшә дигән тупылның ябышкак яфракларыннан таралган ис, үләннең йомшаклыгы, бәбкәләргә уып бирә торган әпинең тәмлелеге! Төштән соң казларны чишмә буена алып төшеп менәбез. Араларында бер имгәк бәбкә булды быел. Нәнәй дә аксап йөри, күршем Робертның да аягы авыру, артта калудан туктаусыз пипелдәгән бәбкәнеке дә. Аны отыры да (бездә тагын да дигән сүз шундыйрак) ныграк тырышып карыйм. Бәбкәне үтерми үстерәлсәм, нәнәй дә, авыру дустым да озак яшәрләр кебек. Әллә нинди, кешегә сөйләп булмас уйлар күп ул минем башта. Әллә чи суганны күп ашаганнан...
Ысылдаган ана каз артыннан гарип баласын җәй буена күтәреп йөрдем. Бераз гына исәйде дә бит. Калган казларны суйганда, әтки бәләкәй бәбкәне дә чалып ташлады. Казларны ашар өчен үстергәнне дә, авыру бәбкәне кыш чыгарып булмаганын да, аның кирәге югын да беләм, аңлыйм, авыл баласымын бит. Ачуланмадым әткигә. Эчемдә нәрсәдер өзелгән кебек булганын да әйтергә кыенсындым.
Кышларын авыррак. Аяксыз нәнәйне урамга алып чыгып та, күршеләргә алып барып та булмый. Барыбер аның янында рәхәт. Кич җитә башласа, нәнәй янына кунарга китәргә дип ашыга башлыйм. Бер көнне дуамал буран чыкты. «Бу тискәре буранда менеп йөрмә инде», – ди әнки. Мин турсаям, үземнекен сөйлим. Нәнәй янында кунасы килә шул. Олы урамга кадәр озатып чыкты. Аннан, каршы җилгә иелеп, үзем генә киттем. Әллә нинди караңгы дөнья, куркыныч буран булды бу. Көчкә барып җиттем. Көндәгедән иртәрәк, икәүләп кычкырып доганы укыдык та, нәнәй, өстәп, үзенең теләген теләгәч, йокларга яттык. Озак үрсәләнде ул бу төнне. Чирләдем димәгәч, даруын бирмәдем. Бераздан теләген дә тагын бер тапкыр кабатлады: «Өч көннән дә артык яткырма мине, Ходаем. Бердәнбер баламны интектерергә язмасын...» Иртән торып та өлгермәгән идек әле, әнки килеп керде. Мин аның елавын беренче тапкыр шунда күргәнмендер. Үзенең тавышы чыкмый, күз яшьләре генә битләре буйлап тәгәри. «Төнлә абзар янды. Янып бетте. Ут төрткәннәр. Бер мал да калмады», – әнки өзек-өзек сүзләр белән куркыныч хәлне сөйләде. Кычкырып елау да, жәлләтү дә юк. Күз яшьләре генә тәгәри. Нәнәй эндәшәлми утырып калды. Әнки мине киендереп кайтырга чыкты. Кар тәрәзәнең яртысыннан өйгән. Чыкканда, югарыдан нәнәйгә борылып карадым. «Сөтсез калдык инде, бала-ам», – дип елап җибәрде. Аның да яшьләре нәкъ әнкинеке кебек ага...
Салам түбәле зур гына абзарыбыздан чүп өеме генә торып калган. Янып бетмәгән бүрәнәләр өстенә тракторлар кар эттергән. Өеменең әле бер, әле икенче җиреннән сасы исле төтен чыгып тора. Корымлы кар арасыннан янып бетмәгән бозау, тана, сыер, сарык гәүдәләре күренә... Өемнән ерак түгел бәләкәй генә мунча. Кара мунча ул. Аның эченнән эт чинап елаган тавыш ишетелә. Абзар тулы малдан бер бәләкәй генә эт – Лайкабыз исән калган икән. Әнкиләр бу төнне, суык буран җил кертмәсен дип, тәрәзә төпләренә мендәрләр куеп йокларга ятканнар. Соң сизгәннәр янгын чыкканын. Әтки йөгереп чыгып,абзар ишеген ачуга, ут аны аягыннан еккан. Ничектер ушы җитеп, абзарның арткы ягында бәйләнгән Лайканы ычкындырган...
Кешеләр җыелып, чүп өемен түгә башлагач, күрмәсеннәр дип, энем белән икебезне мәктәпкә җибәрделәр. Әзер түгел идек бит, сумкасыз гына бардык. Без елга аша урнашкан урыс авылында – Анновкада, башлангыч мәктәптә укыйбыз. Урыс апалары мине дәрестән чакырып чыгарып, буялган күкәйләр, «Пусть мама печеньки купит», – дип, акчалар бирделәр. Алар миңа таныш түгел иде. Әмма мин шул күкәйләрне ашаганда, аларның минем кайгымны якын итеп, әрнеп кабул итүләрен аңладым. Мәктәптән ашыгып кайттык. Көл-кисәү өеме беткән дияргә була. Милиция килеп, зур эт белән ут төртүче кеше эзеннән йөрде. Пимасының бәләкәйлеге буенча, хатын-кыздыр, дип, эзнең югары очтагы туй барган йортка кереп югалуы турында сөйләнделәр. Энем Рөстәм белән барын да ишетеп тордык.
Милицияләр киткәч, мунчаны ачып, Лайканы иреккә чыгардык. Без дә энем белән теге эз буйлап йөреп килдек. Янгын чыккач та буран туктагандыр инде, эзләр ярылып ята иде. Гомерлеккә күз алдында калдылар...
Мин әнкинең тик утырганын, нәрсәнедер эшләми иртәгәгә калдырганын белмим. Эштән кайта да, төнгә кадәр өйдә йөгерә. Гел нәрсәдер эшләп өлгерергә тырыша, елмаюын, утырып ял итүен сирәк күрәсең. Абзар янганнан соң, ул тагын да ачулыракка әйләнде. Гел кемнедер тирги, әрни, гел канәгать түгел. Ут төртүченең кем икәнен беләсе килә аның, шуңа тынычлана алмый. Туганнан башлап бер-береңне белгән авылдашларыңда шикләнү әнкигә генә түгел, әткигә дә авыр. Ул бит гел халык арасында. «Бар кешегә дә ярап булмый, дошманнарым да булгандыр», – ди. Абзарсыз, малсыз калгач,булышу йөзеннәндер, әткинең бертуганы энем белән икебезгә курткалар китерде. Яратмадым шул киемне. Биле бил урыныда түгел, җайсыз. Әтки белән әнки мактап-мактап кидерергә тырыштылар. Ничарадан бичара гына кидем, башканы сатып алмаганга күрә. Салам түбәле абзар урынына менә дигәнен, өр-яңа агач исе килеп торганын салып куйдылар. Кара мунча да, тишек-тошык бәдрәф тә аның янында шундый мескен булып утырып калды! Ә элек аларның искелеге сизелми дә иде. Менә бит. Әтки, әлеге дә баягы гел канәгатьсез әнкидән мең тапкыр тиргәлеп, фермадан каты өч имчәкле сыер алып кайтты. Марта – матур йөзле сыер, без аны яраттык, фотоларга төшереп бетердек. Көтү көткәндә, башка сыерлар белән чагыштырабыз, чынлап ямьсезләр бит чибәр Мартабыз янында. Авыл ирләренең абзарны җыелышып эшләгәне, әткинең әнисе – Гайшә нәнәйнең алардан кыенсынып, күршегә бәдрәфкә йөргәне уелып кына истә калган. Төшке ашка кергәндә, безнең өйнең буялмаган биек күтәрмәсеннән эшчеләр менә тора, кадакка эленгән каклаган казны кисеп алып ашый тора. Авыз суларын китерә шул каз. Аның тәмлелеге! Без энем белән ничек эләктерергә белми газапланабыз. Безгә тиеш түгел бит, абзар төзүчеләр ризыгы. Араларында көләч йөзле, шаян сүзле Хәниф абый бар, ул безгә өләшә казны. Бөтен хатын-кызларга да Гөлчирә дип эндәшә. Ул нәнәйгә дә Гөлчирә дип кычкырып керә ашарга кергәндә. Минем теге «суганлы-сугансыз» баш әллә нәрсәләр уйлап бетерә инде. Беренче мәхәббәтен оныталмый микәнни, дип «кино» ясыйм шаяруын. Урманчы булып эшләгән шул Хәниф абыйга бирде әтки безнең исән калган Лайканы. Үсми торган эт тә бик чибәр иде. Ул, койрыгын болгап, урманчы утырган арба артыннан иртән дә, кич тә безнең алдан узды. Энем белән мине көнләштереп. Лайка урынына әтки овчарка алып кайтты. Яңа абзардан өйгә кадәр тимер чыбык сузып, этне чабып йөрергә шуңа эләктереп куйды. Мунча керергә төшкәндә, туймас ерткычка нәнәй «хәер итеп» бер буханка кара икмәк алып төшәр булды. Бер кабуда йота... Ә без, үсми торган, койрыгын болгап күзгә карый торган, өрмәгән, өрсә дә куркытмаган, карашында бер усаллык булмаган Лайканы сагынабыз. Аның чит кеше арбасына ияреп йөрүеннән көнләшәбез... Өрми торган этне чылбырга тагып, тыныч йоклаулар бетте шул абзар янгач. Гомерлек шикләнү, курку, үзеңә-үзең, кешеләргә ышанмау калды. Кем ут төрткәнен белеп тә, исбатлый алмагач, юкка кешегә нахак бәла ягармын дигән курку калды.
Бу куркыныч вакыйгадан соң минем бөтенләй әнкиләргә барасым килми башлады. Мунча кергәч, нәнәй дә, мин дә йокысыз төн уздырабыз. Алай гына да түгел, нәнәйнең өендә дә тәрәзә чаршавын ачып йоклар булдым. Нәнәй, суык керә буыннарыма, дип тирги тора, мин ача торам. Биек киртәдән ут төртүче сикереп төшәр кебек. Шуны күзәтеп озак ятам, тәмам бәлтерәгәч кенә йокыга талам. Онытып торам: яңа абзар төзегәндә, күрше Әкълимә апаның банкасыннан акча алып тордык без. Шунда күрдем дә инде аларның базының эргәсенә, туфракка күмелеп сакланганын. Күпме алдык, шул кадәр бирдек. Мең рәхмәтләр әйтеп.
Куркыныч вакыйгалар дигәннән. Чалт аяз җылы көн кебек исемдә калган, май кебек инде һава, тәнгә ягылып тора. Менә шуны сизәм мин, рәхәтлеген тоям. Укымаган чак булгандыр, йокыдан торгач, әнкиләргә төшеп бара идем кебек. Капканы ачарга үрелгән идем, теге куш кәүсәле тупылның иң очында кара карга каркылдый башлады. Мине озатырга чыккан нәнәй, кәкре гәүдәсен турайтырга тырышып, «шул эчен пошырган» агач башына карады.
– Үлем була инде, балам, бүген. Авылда үлем булса, шулай кычкыра ул. Хәшәрәт! Кышш! Кышш! Кит минем йортымнан!
Нәнәйнең йөзе караңгыланды, куркуы күзенә чыккан. Ялгызын калдырып кайтып китәсем дә килми. Күреп торам: үзем үләрмен микәнни дип курка ул. Кара каргага бик ышанып бетмәсәм дә, нәнәй жәл. Әнкиләрдә озак тормадым. Кирегә әйләнеп менүемә, нәнәй хәбәр әйтеп тора:
– Җамал үлгән. Малае үтергән...
Җамал апа да ятим хатын, нәнәйнең дусты. Ул Карыш елгасының икенче ярында урнашкан, урыслар яши торган Анновка авылында тора. Урам башында яшәүче телсез әби – без күкәй алырга бара торган – Җамал апаның бертуганы. Авыл бу көннәрдә гөж килеп торды. Без дә энем белән елганың каршы ярына чыгып кердек. Җамал апаның зәңгәргә буялган өе буена халык күп җыелган иде. Барысы да аптырашкан хәлдә басып каткан. Кешеләр, ара-тирә генә пышылдап, бер-берсенә эндәшеп куялар. Аптырамаслыкмыни: авылымның тыныч тормышына сыймас хәл бит бу. Моны бәләкәй булсак та без дә аңлыйбыз. Милицияләр килгән. Без якын барырга курыктык. Нәнәй авырткан аяклары белән үзе анда хәтле баралмый. Урамдагы күрше хатыннарын өзелеп озатып калды. Шуңа барган идем мин, аның урынына. Якынаерга гына курыктым. Әнисенең «тәнендә чәнечмәгән, күгәрмәгән урын калдырмаган» егет урам башындагы телсез апага бигрәк еш килә иде. Мине куркыта торган шомлы апа белән әнисен үтерүче арасына әллә нинди «җепләр» ялгап, бик озак уйланып йөрдем. Минем баш шундый ул. Суганнан түгел икәнен беләм инде. Элек тә шулай иде. Минем башым уйлаганнарны кычкырып сөйләп булмый. Хәтта нәнәйгә дә. Телсезгә бара башласа, чата-карман килеп туктатам нәнәйне хәзер. Шул үтерүчене базында саклап тота кебек...
Ара-тирә рәхәт хәлләр дә булгалый. Коеп яуган яңгырлы бер караңгы кичтә әтки килеп керде. Әтки килү – бәйрәм инде ул. Аксак нәнәй дә шәбрәк йөри башлый. Әткинең киң елмаюы бәләкәй генә өйгә сыймый, тәрәзә ярыкларыннан тышка да чыга кебек. Зәңгәр костюм алып килгән әтки. Чалбар белән замоклы жимпер (джемперны шулай дибез без). Аны кигәч, башым күккә тиде. Шулай дип олылар әйткән өчен генә кабатламыйм. Менә чынлап тиде! Үземә килешкәнен, болай да сузан гәүдәмне тагын да озынайтып, матур итеп күрсәткәнен бөтен күңелем белән тойдым. Әтки үзенә куана: кайсыдыр авыл сельпосыннан «астан» гына алган икән. Дөресме-түгелме: аңлавымча, ул аны үзе сөйләшеп эләктергән. Әнкисез. Шуңа бигрәк куана бугай. Чөнки безнең гаиләдә әйбер табу («доставать итү») эшләрен гел әнки эшли. Шуңа үзен «алладай» хис итә: ул гына барын да булдыра, калганнар юньсез. Кычкырып тиргәшмәсәләр дә, мин түбән очтагы өйдә менә шул халәтне гел сизәм. Шуңа, төнге кап-кара пычракны ярып, нәнәй белән минем янга кергән әткинең үзенә үзе куанып утыруы минем күңелемә бик якын. Беләм, ул яңа костюм кигән миңа сокланмый, миндә кайгысы да юк. Бөтен ирләр дә шулай булганын кем белгән әле ул чакта! Тирәмдә – күбрәк ялгыз хатыннар бит. Мин барыбер кыенсынмыйм, үпкәләмим. Бәләкәй генә йөрәгем һәм киң күңелем белән, ни гаҗәп – шуны аңлап, гафу итәм аны. Ул, әлбәттә, сизми. Минем башымда андый катлаулы уйлар бар дип, башларына да китерми алар. Сөйләшкәндә дә түбәнрәк төшеп сөйләшүләре кызык: янәсе дә, бала белән бер дәрәҗәдә булырга тырышалар. Аңламый дип уйлыйлар. Шулай... Әткинең шатлыгы өчен дә, үземнең киемем өчен дә куандым ул онытылмас кичтә. Тәмам бәләкәйләнеп, чалбарымның – тезләре, жимперемнең терсәкләре тишелеп беткәнче, яратып кидем шул киемне! Аның үземә килешкәнен белеп, «Синең инәң сельпода эшләгәч, дефицит әйбер киясең инде, безгә, калхузник баласына юк», – дигән энәле төрттерүләргә дә карамый («силсәвит персидәтеле кызы булгач, куялар инде бишле!» дигән урынсыз гаепләүләр, нинди чарада катнашсам да «активистка» дип җан үртәүләр сыйныфташларымны, мәктәпне күрә алмас хәлгә җиткергән иде мине), чын хатын-кыз итеп хис итеп үземне (кайдан шуны аңлаганмын!), башымны югары тотып кидем шул костюмны. Юк, әтки алып биргән өчен түгел (әнкинең шулай уйлаганын берничә тапкыр сиздем кебек), матурлыгымны сизгән өчен. Бәхетнең нинди булуын шунда белдем. Утка ягарлыгы гына калгач, чак салдырдылар бәхетемне.
Без энем белән Анновка авылына укырга йөрибез. Анда, мәктәп директорының өе белән янәшәдә, ике сыйныф укый торган башлангыч мәктәп бар. Бер сыйныфны, энем укыганын – урыс директорның урыс бичәсе, икенчесен бигрәкләр дә чибәр татар хатыны укыта. Энемнең укытучысы усал һәм кызу: тактага яза торган акбурлар тәк кенә оча дәрестә. Минем укытучым искиткеч әйбәт укыта. Ул урыс теленә шәп, ул математикага! Елмаеп та торган кебек, әмма күзләрендә гел ризасызлык яши. Мин – нәнәй әйтмешли, тумас борын картайган (янәсе дә, артыгын аңлыйм, кирәкмәгәнне күрәм), бу канәгатьсезлекне елга аша пычрагын, карын ерып йөреп укытудан, авылдагы сигезьеллык мәктәптә урын булмаудан, яки көннәр, чирекләр, еллар буена күршедән генә кереп эшләгән директор хатынына гел генә ярарга кирәклектән дип уйлыйм. Көннәр буена күзәтәм укытучымны. Күзәтсәң, сизелә шул. Безгә дә рәхәт түгел таңнан торып елга аша укырга йөрү. Бер башлангыч сыйныф авылдагы мәктәптә укый бит, безгә нәрсә калган? Алар татарча җырлый, татарча сөйләшә... Иртән энем – әткиләрдән, мин нәнәйдән килеп, авыл уртасындагы итекче Тәфкил абыйның «быткомбинат йорты» алдында очрашабыз. Кайчакта шул япмалы болдырда. энемне көтеп, күгәреп катам. Теге матур чалбар бит инде – җилме, яңгырмы, салдыралмый нәнәй. Ботларым туңа шунда. Рөстәм белән очрашкач, китәбез икәүләп. Анновкага чыга торган урам очында гел этләр күп була. «Сука туе» диләр олылар. Алардан куркып, сукмактан язабыз, кар ерып, кеше бакчаларында йөреп бетәбез. Өшеп беткәч, берәр олы кеше килеп чыгып, куа теге этләрне. Без тар сукмактан мәктәпкә йөгергәндә, яктыра башлаган була инде. Ә язларын! Язын Карыш елгасы күперне алып китә бөтенләй. Усалрак малайлар, күпернең тырпаеп калган багана башларына сикерә-сикерә елганы аша чыга да, туры юлдан кайтып та китә. Мин куркам. Елганың пычрак суы шаулап ага, башым әйләнә. Авылның ерак очындагы больница аша уралып кайтам. Рөстәм дә, авызын турсайтып, миңа иярә. Башка чарасы юк. Больница буеннан әйләнгәнче телеңне аркылы тешлисең инде. Иң үзәккә үткәне ул да түгел әле. Дәрес хәзерләтергә мәҗбүри калдыру һәм, ач тормасыннар дип, күл суыннан чәй я кесәл кайнатып эчерү. Тәмсезлеге шуның! Дүртенче класска күчкәч кенә котылдык шул Анновка мәктәбеннән. Нәнәй сөйләгән мәчетне сүтеп төзелгән ике катлы мәктәпкә бару өчен миңа юл аша гына чыгасы. Нәнәй мәктәп каршында гына яши. Хәзер инде мин тулы хокук белән нәнәйгә кунарга менәм. Көн саен ул турыда сүз кузгатасы түгел. Иң авыры: иртән чәч үрү. Нәнәй дә, мин дә үрә белмибез. Мин аныкын тарап үрәм ул. Чәчүргече – тар тасма итеп ертып алынган ситса. Нәнәй гел дә чәчен кәрзин кебек итеп башы тирәли уратып куйдырта. Аның дус әбиләренең «причёскалары» да шундый. Нәнәй «кәрзин» өстеннән яулыгын ябына, шуңа мин үрә белмәгәннән калдырган «кикрикләре» күренми. Ә мин бәләкәй генә көзгегә карап, күпме генә «кикриксез» үрергә тырышсам да, килеп чыкмый. Шул килеш мәктәпкә керергә туры килә. Бу – иртән генә мөһим кебек була. Соңыннан онытыла. Соңыннан миннән бәхетле кеше юк. Дәрес арасында да, нәнәй янына чыгып,чәй эчеп керәм. Аның электр чәйнеге гел кайнаган... Мине көтә.
Әлегә кадәр мондый хәлнең булганы юк иде. Быел әнки иртә яздан менеп, нәнәйнең өенең түшәмен юды. Мин инде зур кыз: бакча артындагы елга буенда кар астында туңган боз эрегәч чыккан туш суын ташып тордым. Бидрәләрне көянтәләп төшәм дә, тугай өстендәге карны чүмеч белән алып ташлыйм, аның астына су чыккан була. Шул йомшак су белән юсаң, түшәмнең кере тиз чыга, чиста була икән. Март азагы булса кирәк иде бу. Әй, нәнәйнең куануы шунда! «Ызбамның һавалары үзгәрде. Тын алуы рәхәт!» – дип кабатлады да кабатлады...
Апрельнең 29ында кичтән хәле бетте. «Үзәгем көя», – дип аптыратты. Әлегә кадәр бирә торган даруларын тамызып эчердем. Файдасы тимәде. Бидрәдән урынына күчереп яткырганчы, тиргә баттым. Монысында үзе ярдәм итәлмәде миңа. «Әй, Аллакаем, өч көннән дә артык яткырма урын өстендә. Бердәнбер балам җәфаланмасын. Әлпи, дис, җәмгый, әхәт.....ам алфия. Кабатла, балам. Иренмә...» Үзеннән-үзе ятланган доганы кабатлыйм. Теләкләрем генә башка. Тик күз алдыма болытлар өстендә тәхеттә утырып бизәкле башлы таягы белән кеше язмышларын хәл итүче булып килгән Алла бабай гына мине ишетми, ахры. Нәнәй өйрәткәнчә, бик дөрес итеп, ихлас укыдым бит догамны, югыйсә...
Мин йокламыйм. Кулым – нәнәйнең пульсында. Күзем – тәрәзәдә. Кыска ак пәрдәне тартып куйдым. Күктәге айның якты йөзе миңа гелдәгедән дә моңсуырак карый кебек. Нәнәй үлсә, нишләрмен, дип тагын үземне жәлләп елап җибәрәм. Тавышсыз гына күз яшем ага. Нәнәй боларның берсен дә белми, гырлап йоклый бирә...
Болай авырганнан соң иртән тормый калганы юк иде нәнәйнең. Авырткан аякларын көч-хәлгә язып булса да, дәваханәнең баш табибы, бөтен халык табынып яраткан Гаян абыйның юлына чыгып, дару сорар иде. Эштән кайтып узуын тагын да ныграк көтеп алыр, каршысына чыгып, ул биргән даруны, һинд чәе кабын тоткан кебек, ике куллап рәхмәтләрен укып алып калыр иде. Шул кечкенә ак төймәләрдә яшәү көче барлыгына бөтен йөрәге белән ышанып, кабып куяр да, авыртына-авыртына яшәвен дәвам итәр иде. Бу юлы тормады нәнәем урыныннан. Мин ниндидер табигый сизгерлек белән нәнәй теләгән өч көннең килеп җиткәнен аңладым. Эшләгән урынына барып, әнкине кунарга чакырдым:
– Нәнәй чирләде. Мин берүзем кунарга куркам...
Нәнәй көнозыны урын өстеннән тормады. Электр чәйнеген кайнарлатсам да, чәй эчелми генә суынды. Кичен әнки килде, күрше Әкълимә апаны да кунарга алып керде. Һаман шул көрән күлмәгендә Әкълимә апа. Йөзе дә карадан килешле. Артык бер сүз эндәшмәс. Һавада үлем шомы эленеп торганда, шундый кеше кирәктер дә янда. Тигезсез өч такталы идәнгә урын җәеп, яттык өчәүләп. Дога укучы булмады.
Нәнәй икенче көнне дә тормады, ризык капмады. Каен суы сорады. Әтки микән, кемдер, шешә тутырып, су алып кайтты. Бер йотым капты. Каен суы өстәлдә утырып калды. Көнозыны ачмаган күз кабакларын әкрен генә селкетеп, кечкенә сеңелемне чакырырга кушты. Хушлашырга. Нәнәй белән энем якын кешеләрем исемлегендә иң беренче торалар. Әмма сеңелемне бөтенләй башкача яратам мин. Ул туганда, мин зур идем инде. Барын да аңлап кабул итәрлек зур. Аксак нәнәем ул вакытта район үзәгендәге дәваханәгә өченче оныгын барып күрерлек хәлдә иде әле. Бергәләп бардык. Бер катлы йортның тонык тәрәзә пыялалары аша кечкенә төргәкне күрсәтте әнки. Нәнәйнең куанганы! Әтки минем салпы ягыма салам кыстырып: «Матур бит, әйеме?» дип сорап, мәҗбүри «әйеләтеп», Гөлназ дип исем кушты аңа. Сеңелемнең тәүге сүзе, адымнары, кызыклары – исемдә. Нәнәй белән бергәләп карап үстердек аны. Ыштаннарын юып, курчак кебек киендереп-ясандырып карадым. «Туган җирем, рәхмәт сиңа!» дигән җыр бар иде ул чакта. Шуны өйрәттем. Мин бәләкәйдән шулай өйрәтергә яраттым, урындыкка бастырып, концертлар куйдырып – энемнең дә, ул концертларны каратып, күрше-күләннең дә теңкәсенә тиеп бетә идем. Сеңелем, «р» хәрефен әйтәлмәгән көенә җырны чатнатып клуб сәхнәсендә җырлады. Әтки белән әнкинең моннан да горуррак чагын күрмәгәнмендер. Әй, үзләре мактады, әй авылдагы кешеләр! Мин дә эчемнән бик горурландым: башыннан алып азагына кадәр мин куйдым бит бу номерны сәхнәгә – нишләп горурланмаска? Ул вакытта биш яшендә бөтен авылны таң калдырып җырлаган бала сирәк булгандыр әле. Балалар бакчасы да, түгәрәкләр дә юк чак бит. «Әй, тавышы матур, үзе чибәр, бетеп әтәсенә охшаган, түгәрәк битле...» Бу сүзләрне килгән-күргән һәрбер кеше әйтә торган булды. Мин моңа артык аптырамадым да, кыенсынмадым да. Ул туганчы, җырчыга әйләнгәнче дә мин күләгәдә идем. Ул вакытта бердәнбер малай буларак гел энем макталды. Аның кызык сүзләрен кабатлап көләләр иде ирләр, әтки масая иде. Ә минем әллә ни мактар җирем юк: әнки әйтмешли, чәчем сыек, маңгаем киң, тарлау хәтле (кырып-кырып та чәч үстерәлмәде шул маңгайга), җырламыйм (моңланган чагымда җырлый башласам: «Тавышың ямьсез, акырып утырма!» дип туктата әнки), борыным да озын, үзем дә... Дөресен әйткәндә, мин әнки ягына охшаганмын ахры, шуңа да түбән очтагы өйдә мин бик яратылмыйм. Гайшә нәнәйнең тырышып-тырышып минем кашларымны башка балаларының балаларыныкына охшатып маташканы исемдә. «Их, кашың гына охшаган кебек тә соң...» Мин күләгәдә булып өйрәнгән. Һәм «алдынгылыкны» күптән энемә һәм сеңелемә биргән, бөтен якыннарыма кушылып «олыларча» кыланып, аларны яратырга өйрәнгән. Мин боларны ничек бар, шулай кабул иткән һәм аңлаган. Тик нигә үлем түшәгендә яткан нәнәй сеңелемне дәштерә соң хушлашырга? Нигә мине түгел? Ничә еллар буе аның янында МИН яшәдем бит! Аңа тугры булдым! Әнкиләрдән дә артык күреп яраттым! Җитмәгән, кыек җирләрен күрә торып, үзе аңламаса да, бала йөрәгем белән кичереп, яраттым! Нигә ул соңгы сәгатьләрендә мине караваты янына чакырып хушлашмады?
Бөтен өйне тутырып гырылдап йоклавыннан ул өченче көнне дә уянмады. Иреннәрен карагат кайнатмасы суына манган каз канаты белән чылатып тордылар. Ә мин, күзләрен ачар да, нәнәй мине чакырыр дип көттем. Мине өйдән чыгара алмадылар. Күңелемдә нинди уйлар давылы купканын сизүче дә булмады. Минем күп нәрсәне тирән аңлавымны белмиләр иде өлкәннәр. Тәүге тапкыр татыган бу авыр хис көнләшү түгел бит дип эчтән сызландым. Көнләшүнең никадәр ямьсез, куркыныч, җимергеч көч икәнен китаптан укып түгел, авыл кешеләре арасында яшәп, күреп белә идем инде. Юк, мин көнләшергә тиеш түгел. Мин апа кеше бит. Бу әрнүне дә һич кенә сеңелемә булган туган мөнәсәбәтенә ягылдырмадым. Үземне мәҗбүриләп, кичердем нәнәйне.Әмма мин бу көннәрдә чынлап бәхетсез булдым. Нәнәсе үлгәннән кайгыра дигәннәрдер. Ә мин өчләтә кайгырдым, яндым: нәнәйсез калдым, аның соңгы көнендә хыянәтен кичердем, хәзер миңа әнкиләргә кайтырга туры киләчәк... Бәхетсезлек тәмен тәүге тапкыр татуым шул булды. Аннан соң күп тапкыр югалтулар, хыянәтләр кичерсәм дә, беренчесе онытылмый икән.
Әнкиләрдәге тормышка өйрәнеп китәлми озак газапландым. Дүрт ел үткәч тә, сигезенче сыйныфны тәмамлаганда, имтиханнарга әзерләнгән, бәбкәләр саклаган, су ташыган арада да, качып кына зиратка, нәнәй каберенә барып килә идем. Сизүче дә булмагандыр, шук идем, өлгер идем. Нәнәйнең кечкенә өен, сезгә сәпит алып бирәбез дип мине җайлый-җайлый, бер әбигә саттылар. Мәктәптә укыганда, кереп-кереп чыга идем. Стеналар да, идәннәр дә шул ук, бер җиһаз кузгалмаган, ә өй караңгы. Нәнәйнең очкынлы күзләре, киң елмаюы, кычкырып сөйләшүе белән якты булган икән ул. Туш суы белән юганга да түгел. Ишек башында башлангыч сыйныфларда укыганда пластилиннан эшләгән картинам сакланган. Пыяла артында укучы кыз рәсеме. Аның өчен миңа «4»ле куйган иде укытучы. Хезмәт дәресләрендә шул вак эш белән утырырга түземлегем җитми иде, яратмадым. Күп вакыт яклап кына «5» билгесе куйганнарын да аңлый идем. Нәнәйнең өе яныннан узган саен күңелем тулса да, әнкигә ачуланмадым. Кеше җылылыгы булмагач, өйнең дә, әйбернең дә ни кадере? Нәнәй үлгәч, Караиделдәге туганыбыз өчебезгә дә бүләкләр алып кайткан. Хәергә диләр инде олылар: энемә – кипке, сеңелемә – яулык, миңа – нәнәйне караган, апага хатлар язган кешегә – күлмәк. Андый чигелгән кечкенә япкычлы, ефәк ал күлмәк беркемдә дә булмагандыр әле авылда. Кияр урын тапмый, бәләкәйләнде шул. Бәлки, киясем дә килмәгәндер. Абзар янгач бирелгән куртка кебек... Нәнәйне күмеп, берничә көн үткәч, әнкинең елавын икенче тапкыр күрдем. Фәрит Бикбулатовның стенадагы радиодан агылган «Җидегән чишмә»сенә кушылып, күз яшьләре тәгәри. Шулвакыт: «Исән чагында бик якын да түгелләр кебек иде. Барыбер әнки аны яраткан икән», – дигән уй ирексездән сызылып үтте башымнан. Чынлап, әнкинең гел вакыты юк иде шул. Гел ашыга, гел канәгатьсез, гел ачулы. Бер тапкыр да нәнәй янына килеп, иркенләп утырып, чәй эчкәнен, сөйләшкәнен хәтерләмим. Әллә шуңа әрнеп елыймы? Әнки тәрәзә буена, озын челтәрләр артына качкан. Шундый жәл, үзе миннән кыенсына да кебек. Безнең өйдә еларга ярамый, мин беләм. Әтки кыза да китә елаганны күрсә. Әнкине кочаклап жәлләсем килә, әмма мин кочаклашырга күнекмәгән. Арабызда гомерлек киртә бар. Аның кочагына кереп, энем белән сеңелем сөйдерә.
Әнкиләрнең өендә челтәрләр дә озын, җиһазлар да башка, тормыш та. Ә мин кыска пәрдәле, җепкә тартылган кыска ак чаршаулы, бармак сыешлы ярыклы бер кат тәрәзәне сагынам. Нәнәй тәрәзәсен. Аның кыек-мыек, бик гадел булмаган сүзләрен аерып калдырырга өйрәнгән идем дисәм дә, дөньяга да, туганнарга да, авылдашларга да, дусларым әйткән сүзләргә дә күп вакыт нәнәй күзе аша караганымны сизәм. Нәнәй тәрәзәсе аша... Нәнәй өйрәткән доганы каберенә менгәч тә кабатлыйм. Азагын «тыныч ят» дип үзгәртәм. Коммунист кызы, пионер һәм комсомол булып үссәм дә, нәнәй догасы беркайчан да онытылмый, күңелдә яши. Дөрес әйтмәдем. Доганың көченә ышаныч күңелнең төбенә яшерелеп куелган. Үзе теләгәнчә, нәкъ өч көн чирләп ятты бит нәнәй. 29 апрель, 30 апрель, 1 май. 2 майда җан бирде...
Гарип бәбкә дә, кадерле нәнәем дә, аксак дустым Роберт та бер-бер артлы киттеләр дөньядан. Минем тулы тормышымны буш итеп...
Дистә еллар үткәч, дин кире кайтты халыкка. Хәзер инде үлгәннәрнең өчен, җидесен, кырыгын без үскәндәге кебек ярымкачып укытмыйлар. Зурлап мәҗлес коралар. Муллалар, хәзрәтләр, дини апалар моңлы итеп Корьән сүрәләре укый. Тыңлаган саен нәнәйне, яттан дога белмәгән, белсә дә укырга аптыраган, дөнья нужасыннан башлары чыкмаган ялгыз әбиләремне искә төшереп утырам. Нәнәйнең догасын ишетергә теләп, бөтен игътибарымны муллаларның авызыннан чыккан сүзләргә юнәлтәм. Юк нәнәйнең «әлпи, диси...»е! Булмаса булмый инде, ә мин барыбер амин тотканда, нәнәйнең догасы белән тәмамлап куям.
Күп еллар узгач, гаиләбезгә укымышлы апа килеп керде. Ислам институтын тәмамлады ул. Хаҗия. Аңа укып күрсәттем нәнәйнең догасын.
– Бу гарәп алфавитының хәрефләре. Шулкадәр дә үзгәртелгән авазлар! Бетеп хаталы! Бик күп догалар шул хәрефләр белән башлана. Күңелеңә кереп калган икән, укы! Догаң ихлас булса, теләгең кабул булыр, сеңелем! – диде хаҗия.
Кадерле нәнәем Зәйтүнә Әбрар кызы рухына догамны юллыйм: «Әлпи, диси, җәмгый, әхәт, алдал, рәҗи, шәмсам, бикуф, каплам, миңнум ам алфия». Оҗмах түрләрендә булсын урының, якты күңелле нәнәем! Тәрбияң, дөньяны яратуың, түземлелегең, яшәү чәмең, дога көчең яши миндә. Рәхмәт сиңа!
 

Гөл МИРҺАДИ


Фото: https://vk.com/
 

 

foto-golmirxadi-2 Гөл Мирһади (Шәймөхәмәтова Гөлнара Зиннәтнур кызы) 1971 елның 23 апрелендә Башкортостанның Балтач районы Түбән Карыш авылында туган. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Г.Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә хезмәт юлын башлый. БРның мәгариф алдынгысы. “Балтач таңнары”, “Йәнтөйәк” гәзитләрендә корреспондент булып эшли. Әлеге вакытта — Балтач район мәдәният сарае директоры.2004 – 2010 елларда ятим балаларны патронат тәрбиягә алуны пропагандалау буенча җәмәгатьчелек хәрәкәтендә катнаша. Тормыш иптәше Филүс Әхнәф улы белән үзләренең балаларына һәм тәрбия алган 11 балага күңел җылысы, тәрбия бүләк итәләр.


Гөл Мирһади – “Алмалы үләннәрем”, “Адашкан сер”, “Уйларым-сәйләннәрем” исемле китаплар авторы. РФ һәм БР Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы.
 
«Мәйдан» №12 (декабрь), 2019 ел

 

 

 

Комментарийлар