«Мәйдан» №11, 2021 ел
Могҗиза (Повесть)
I бүлекКәнифХаликъ чишмәсенә юынырга төшкән Кәниф, сөлгесен бакча киртәсенә ташлады да, Кирмән елгасы үзәненә карады һәм ихтыярсыз кычкырып җибәрде. Энҗе сипкәннәр иде үзәнгә! Кояш чыгып кына килә. Әл...
I бүлек
Кәниф
Халикъ чишмәсенә юынырга төшкән Кәниф, сөлгесен бакча киртәсенә ташлады да, Кирмән елгасы үзәненә карады һәм ихтыярсыз кычкырып җибәрде. Энҗе сипкәннәр иде үзәнгә! Кояш чыгып кына килә. Әле Казыган тау түбәсеннән тәгәрәп үтмәгән, Урыс юлы тавына килеп җитмәгән. Аның нурлары елга үзәненнән агыла. Кояш җылыта барган саен җирдән, үләннәрдән, инештән дым ефәге күтәрелә. Ул шулкадәр дә үтә күренмәле, әз генә җил кагылса да очып китәр сыман. Ә җил юк! Һәр кыякта, һәр чәчәктә, һәр түмгәктә асылташлар җемелди! Алар бер генә төстә түгел, чөнки тамчыларда зәңгәр күк, яшел болын, аллы-гөлле чәчәкләр, кызыл ярлар, бәрәңге бакчасы киртәләре, тамчы тыпылдап утырган таллар чагыла. Тагын әллә нәрсәләр! Калкулык түбәләреннән, тау битләреннән йөгереп төшкән чык асылташлары кушылалар да чишмә булып йөгерәләр, инеш булып агалар, талларда, тау башындагы шомыртларда сандугач булып сайрыйлар. Бабасы исемен йөртүче чишмә үзәнлектә, сазлы, кыяклы уйгылда. Монда су тамыры якын. Тауның үзән белән тоташкан җиренә саксыз кагылсаң да, чишмә челтери башлый. Җитә Кәнифәләргә бер чишмә. Тирә-юнендә кыяклы печән үсә, ул гаҗәеп тә куе. Һәр елны Вәккас абыйсы, Рәфәгать энекәше белән өч тапкыр чабалар, киптерәләр. Сәндерәгә дә, кибәнгә дә өяләр. Үзәнлектә ышык, җылы, дым да мулдан.
Их! Очасы иде Кирмән инеше үзәненнән чыклы чәчәкләрнең таҗына тияр-тимәс кенә! Коелсын иде чык тамчылары туган җиргә! Алар тиздән парга әйләнер дә болытка әверелер. Ә ул болыт яңгырын безнең кырларга яудырамы, юкмы, бер Алла гына белә. Кояш нурлары инде Норма авылының Яһүдә таллыгына да төшә икән. Нурлар биек талларның очына кагылды гына, уянды таллык, кабара ук башлады. Кояш күтәрелә барган саен җәелде, иркенәйде, яшел күкрәген тутырып сулап җибәрде. Кошлар уянды. Китте сайрау, китте чыр-чу!
Инеш шәрләмендә балык үрчи башлар, дип сөенде Кәниф. Уллары Фаил, Вакыйф, Нәкыйфне ияртеп, ятьмә алып төшеп менәргә кирәк булыр.
Алар менә шушы гүзәл җирдә яши! Кирмән Башы авылының Аргыяк урамында. Аның да иң кырыйдагы өендә. Каршыда да тау. Түбәсендә ком чокыры. Кешеләр, колхоз, юл төзүчеләр дә аннан ком ташый. Чокыр инде өйләр кереп югалырлык.
Ә яшәргә бик тә иркен, җайлы Аргыякта. Мал асрыйсыңмы, балык тотасыңмы, җиләк җыясыңмы – рәхим ит! Урманы да бер чакрымда гына. Дөрес, юлы таулы. Урыс юлы тавының да, Саурыш тавының да текәлеге бер чама. Аның каравы Саурыш һәм Бурсык елгалары печәнгә, җиләккә, шомыртка бай, җыеп кына өлгер.
Урыс тавына, аның үзәнлеккә төшүче юлына күз салды Кәниф. Әүвәле Кирмән Башында һәр атнада базар булган. Зур базар! Олыска кергән утыз өч авылдан да, күрше олыс, өязләрдән дә сәүдәгәрләр агылган. Мамадышның үзеннән генә түгел, Алабуга урыслары да килгән. Ә юллары шушы таулар аша. Шуңа күрә бу тау Урыс юлы тавы дип аталган да. Итәгендәге сөйкемле тигезлектә киндер фабрикасы эшләнгән. Барып карасаң, фабриканың зурлыгын хәзер дә белеп була, нигез ташларында үлән үсми.
Әй, зур булган инде авыллары! Халык күп, шуңа да имана җире аз тигән.
Чирай Исмәгыйльләре каршындагы таудан менсәң, Сәләхи тавына кадәр өч-дүрт йөз адымлап ара бар. Биредә 40 йорт булган. Аларда яшәгән авылдашлар, 1924 елны күчеп китеп, алты чакрымдагы Су-Елга авылын нигезләгәннәр. Бу беренче күченү түгел. 1923 елда тагын да күбрәк гаилә кымшанган – Игенче, Хәсәнша авылларын нигезләгәннәр. Игенченең халык телендәге исеме Өләүкә, чөнки анда күченгән кеше иң беренче мунча салган.
Күчкән авылдашлар урман төпләп чәчүлек җирләр яулаганнар – бу Кирмән авылында җир азлыктан инде. Ә халык күп – инде узган гасырда ук «мең душлы» авыл дип йөрткәннәр.
Сәләхи тавына барып җитәсең генә, ялгыз кабер тора. Мамадыш базарына барып агач күмере саткан Сәләхи. Сөенгән авылдаш, аракы алган. Ташлы, Арташ аша гына кайтасы инде, турыга, унсигез чакрым. Юк шул, Әби патша юлыннан, таш юлдан дыркылдап кайтасы иткән, Чура Тау, Түбән Ушмы, Хафиз, Югары Ушмы авылларын урап, Кирмән Башына борылган. Урманны исән-имин чыккан, Саурыш елгасын узган. Бабайлар ХIХ гасырның беренче яртысында тауны кисеп ясаган озын юлга килеп җиткән... Таудан төшкәндә аты дулаганмы, инешкә арбасы белән капланган килеш тапканнар Сәләхине.
Октябрь инкыйлабыннан соң булса да, әле дин көчле булган. Хәзрәт аны авылның түбәнге зиратына күмдермәгән, хәмер исе килә, дигән. Тау битенә җирләгәннәр авылдашны. Менә шушы үзәннәрнең, балык тоткан Кирмән инешенең, елга буенда үскән куе талларның, җиләге, кузгалагы, кукысы, балтырганы, кәҗә сакалы, юасы, дару үләннәре белән туендырылган, дәвалаган тауларның үзләрен исән калдырганын бер дә онытмый Кәниф.
Бурсык урманы, Арташ почмагы, Ибрай аланы куелыклары аңа үз бакчасы сыман. Аз гына вакыт табылса да, хәзер дә, җәяүләп Урыс тавыннан менә дә Бурсык урманына килә. Узышлый әле зелпе, әле каен себеркесе, саплыклар ала. Иң кирәге: күңеленә тынычлык, тәненә саулык җыя. Таллыкка төшсә, нечкә үрентеләр алып кайта, аннан җылы каз оялары, сөйкемле кәрҗиннәр үрә. Күңелгә йогышлы аның каз оялары да, кәрҗиннәре дә, күргәннәр «аһ!» итә.
Һәр үләнгә, куак, агач, бөҗәккә, кош-кортка, җәнлеккә кеше кебек җан иясе дип каравы аны хезмәттәшләре алдында көлкегә дә калдыра.
Комбайнчылар зур-зур кишәрлекләр бүлеп ала. Иген кыры дөбер-шатыр килә. Икмәк ташучы машиналар чабыша, сварка агрегаты, бензовоз, нәчәлство машиналары! Ә комбайннарны инде әйткән дә юк! Егермеләп! Тузан. Тавыш!
Кишәрлек кечерәя, иген арасындагы куяннар нишләргә дә белмиләр, бичаралар. Кайсы комбайн пычагына эләгә, кайсы ияреп килгән эт авызына, коты чыккан куяннарның кайсын тотып авылга да алып кайталар. Ә Кәниф ярдәмчесенә, малае Фаилгә, куяннарны кишәрлектән куып чыгарырга куша, тотса, урманга, Коры елгага җибәрә. Иптәшләре көлә. Әле күпме кош оясын, күбәләкләрне, бал кортларын харап итә безнең ургычлар дип офтана. Аннан тагын көләләр:
– Тапкансыз кайгырыр нәрсә? Бүтән борчуың юк икән! Комбайның ватылса, соляркаң бетсә, ашлык ташырга машина җитмәсә, вакытында ашарга килмәсә, офтан син, – диләр.
Алар да хаклы. Ләкин Кәниф инде үзен үзгәртә алмый.
– Алар да җан ияләре! – дип җавап бирә.
Сугыш чыкканда, Кәнифкә дүрт яшь. Ярый әле, Вәккас абыйсы белән аралары биш яшь. Абыйсына 9 яшь иде.
Яз җитүгә, әнисе белән Вәккас абыйсы бәрәңге бакчасын көрәк белән казый башлый иде. Сукалау юк инде, атлар колхоз басуын сукалаганын, аннан әйбәт бахбайларны сугышка алганнарын да белә хәзер Кәниф. Колхоз атларының ачлыктан күтәрәмгә калганнарын да күрде. Атка да икмәк кирәк шул.
Атналар буе казый бакчаны Вәккас абыйсы, әз генә вакыт булса да, әнисе дә чыга, әле аңа колхоз эшенә дә йөрисе, нәни Рәфәгатьне дә тәрбиялисе.
Утырта да баралар. Кәниф тә бәрәңге салып йөргәнен хәтерли. Әнисе гел офтана иде: «Утыртсак – ашарга калмый, ашасак – утыртырга». Вәккас абыйсы: «Әни, утыртыйк, хәзер кычыткан да чыга, тиздән кузгалак, кукы, юа, кәҗә сакалы, акбаш та күренер, урманда сәрдә, баллы көпшә дә җыярбыз. Су җылына башлады, әтинең ятьмәсе белән инештән балык тотарбыз», – дип әнисен юатыр иде. Шәмсеруй әбиләреннән орлык суганы алып төшә иде әнисе Миңледоха. Кишер, кыяр, чөгендер, кабак орлыклары чәчәләр. Шәмсеруй әбиләре Уралда, Тула өлкәсенең Богородицк шәһәре янында шахтада эшләгәндә, андагы урыс, хохол, татар хатын-кызларыннан яшелчә үстерү серләрен дә өйрәнгәнен хәзер генә белә Кәниф. Менә шул ризыклар ачка үлүдән алып калгандыр да алар гаиләсен. Ә бит сугыш чорында 216 кеше ачка үлгән, диләр. Әнисе «Бәләкәй матур» кушаматлы гаиләнең тулысынча кырылуын сөйли иде.
Шәмсеруй апаларының әнисе – Миңлеҗамал әбиләре бар иде, урыны җәннәттә булсын. Табигать нәрсә бирә, барысын да җыйдыра иде Миңлеҗамал әбиләре: ашарга яраклыларын да, дару үләннәрен дә. Ә урманны шәфкатьле туйдыручы дип атый иде. Аның миләше, шомырты, кура җиләге, алмасы, куак чикләвеге, баланын бер өзлексез ташыдылар өйләренә Миңлехода, Вәккас, Кәниф. Рәфәгать бик бәләкәй иде шул. Аннан Казыган тау итәгендә, Саурыш, Бурсык елгаларында каен, җир җиләкләре пешә. Җыялар, киптерәләр. Бөреләре дәвага җыела. Шәмсеруй апаларының кызы Хөснеруй, улы Сөнгатулла да җыя. Шушы тырышлыклары исән калдыргандыр да.
Иң кырыйдагы өй дигәннән, хәзер инде аларның иң кырыйдагы төп нигезләре буш, өйләре каршындагы шомыртлары исән. Күршеләре Мәрфуга карчыкның дөньялыктан үткәненә дә байтак. Мәрфуга карчык янәшәсендә яшәгән Шәмсеҗамал әби нигезе дә бушады. Шунда яңа йорт җиткерде Кәниф. Хәзер дә өе урамның иң кырыенда. Ә аның әтисенең төп нигезендә йола буенча энесе Мостафа яшәп кала, чөнки төпчек малай. Аның улы Мәхмүт хәзер Мамадышта яши.
Әнисе Миңлехода – Мөхәммәтгали кызы. Мөхәммәтгали бабасы Каюм[1] бабай яшәгән гасырда туган. Мөхәммәтгалинең бертуганы Мөхәммәтвәли – Вәлиев Мөхәммәди абыйсының әтисе. Күмәк хуҗалыкның баш агрономы Миннехамис Вәлиев белән алар өченче буын. Әй, күрсәтте аңа ул агрономнар!
Вәккас абыйсы да Аргыяк урамының икенче очына өй салды. Аннан, хатыны Гамиләнең әнисе үлгәч, авыл уртасына күченделәр дә кирпечтән өй җиткерделәр. Анда машина-трактор паркы да, кибет, медпункт, почта да якын шул. Мал асрау гына кыенрак.
Кәнифнең күз карашы Тегермән алды, Ибрай тугайлары, Норма таллыклары аша йөгерде. Арташка илтүче юлны хәтерләде, йорт, лапас урыннары гына калган колхоз яшелчәлегенә килеп җитте дә шып туктатты хәтер...
Ул бу җирләрне белә. Уң якта Утар елгасы уймаклана, уймаклана дигәч тә, бик зур елга ул. Анда колхозның йөзләгән баш мал йөрүче көтүләре кереп югала. Чишмәсе бик көчле, суын арыклардан агызып, «Кызыл партизан» колхозы яшелчәчеләре ярты район халкын туйдырырлык кәбестә үстерде. Башта бригадирлары Су Елга авылыннан Әнвәрбик Нуруллин, соңыннан Нормадан Харис Фатыйхов иде. Эшләп тә күрсәттеләр инде!
Янәшәдәге Кирмәнсуның ике яры да текә, биек. Шуңа да монда элек Тегермән корган булганнар. Буа буганда салган бүрәнә очлары күренеп тора. Бик тә кадерле ул агачлар Кәнифкә.
Моннан җиде ел элек – ул вакытта инде яшелчәчелекне бетергән иде башбаштак председательләр – Каракүл басуындагы арышны сугып бетерделәр генә, көндезге аш килде. Кәеф күтәренке, уңыш шәп чыкты, машиналар берөзлексез ташыды, комбайннардан икмәк алу чиратын да бозмадылар. Ә кайсы басуга күченәсен әйтергә ни агроном, ни бригадир килмәде.
Көндезге ашны ашагач, Кәниф тегермән корылган җиргә китте, төгәл урынын Норма авылы комбайнчысы Хаҗиев Рәфкать абыйсы күрсәтте. Инешне буганда салган бүрәнә очлары ике ярдан да күренеп тора. Сөзәк җирдән төште, инешнең шәрләменнән чыкты да кибеп ап-ак сөяк төсенә кергән, кагылуга шакмакланып сынучы яркаларны сыйпады, моңаеп, сызланып торды. Күзләренә яшь тулды. Бүрәнә очлары кайнар икән. Юк, август кояшы кыздырганга гына түгелдер, ниндидер башка җылылык бөркелә иде кебек. Кәниф тә, агачлар да күзләрен мөлдерәтеп, бер-берсенә карап тордылар. Әллә мөлдер-мөлдер күзле Кәнифкә генә шулай тоелдымы?
Кичерешләр хәлсезләткән Кәниф, бераз ял алыйм дип микән, янәшәдә үскән туера күләгәсенә керде дә яшь имәнне кочаклап алды.
Әйтте туера:
– Көттем, күптән көттем мин сине. Син юаш, акыллы, ләкин алтын куллы Хаҗиәхмәт Сафинга ике тамчы су кебек охшагансың. Таныдым. Таныдым, син аның улыдыр. Тик кайсысы соң син? Ул өч улым бар: Вәккас, Кәниф, Рәфәгать, дип сөйли иде минем янда чәй эчкәндә.
– Кәнифе мин, – диде комбайнчы. Һәм тирә-юньгә күз салгач, сискәнеп китте: үзе белән үзе сөйләшә башлаган түгелме соң?! Алай дисәң, беренче булып туера эндәште. Моны Кәниф ап-ачык ишетте. Шуңа сүзен дәвам итте:
– Аллага шөкер әле. Тормыш бара. Нәселебез исән. Вәккас абыйда ике малай, өч кыз. Минем гаиләм дә ишле: Фаил, Вакыйф, Нәкыйф исемле улларым, Әлфия, Гөлсинә исемле кызларым бар. Энебез Рәфәгать кенә, – Кәниф уңга-сулга, артка-алга күз салды, – Әфганда, разведка офицеры.
– Әтиеңне харап иттеләр инде. Ул вакытта Бөек Ватан сугышы башланган иде. Фронтта хәл гаҗәп тә авыр. Дошманны ул һөҗүм итүгә тар-мар итәбез дә, сугышны аның үз илендә төгәллибез, дигән сәясәт үзен акламады. Фашистларның безнең гаскәрләрне чәчеп, туздырып, камап алып килгән көннәре иде. Төнлә әтиеңнең тегермәнен басты караклар. Бу тегермән Кирмән Башы авылыныкы иде, ләкин анда Норма, Су-Елга, Игенче, Хәсәнша, Урта Кирмән, Арташ, Уразбахты, Түбән Яке, Югары Яке, башка авыллар да ашлык тартты. Зур иде, шәп иде тегермән. Фронтка җибәрәсе икмәкне берничә тәүлек буе тартты әтиең Хаҗиәхмәт. Мунча кереп, ашарга алып төшәргә, балакайларымны, сөекле хатыным Миңлеходаны күрергә, дип, өстерәлеп кенә кайтып китте.
Төнлә явызлар, йозакларны ачып, фронтка озатасы онны урладылар. Он күп иде, ничә ат йөге булгандыр. Милициянең тәгәрмәч эзләрен, ат тояклары калдырган эзләрне тикшереп авылларны айкап йөрергә теләге дә, вакыты да юк иде. Ә менә тегермәнче Сафин Хаҗиәхмәт бар, тегермән ачкычлары анда гына. Бер генә күгән дә каерылмаган, бер генә йозак та ватылмаган.
Яңа гына дөньяга аваз салган Рәфәгатьнең, дүрт яшен генә тутырган Кәнифнең, тугыз яшьлек Вәккаснең газиз әтиләрен, Миңлеходаның сөекле ире Хаҗиәхмәтне совет суды тикшерүсез-нисез Кукмара янындагы төрмәгә озатты. Юка гәүдәле, юаш, гаҗәп тә акыллы бу ир-атның язмышына шулай язылгандыр, күрәсең. Аның турында кайгыртучы, акларга тырышучы беркем дә табылмады, сугыш чоры, законнар коры, явыз. Халыклар атасының кылычы кылга асылган, баш очына эленгән иде.
Бераз шау-шу басылгач, Миңледоха, бар булган ризыкны җыештырып, Хуҗасы янына барып кайтты.
– Әйдә, бәхилләшик, карчык. Минем көннәрем санаулы. Син балаларны кайгырт, өчәү бит алар безнең. Шәмсеруйлар белән бергә яшә, Хөснеруйлар, Миңлеҗамал апа белән. Әтине ташлама. Мин сиңа риза-бәхил, сау бул, – дип әйтеп кенә бетерде, ирен алып кереп киттеләр. Бик бетерешкән иде Хуҗам, дип сөйли иде әнисе күрше-күлән кереп хәл сорашканда.
Сугыш тәмамланганда Вәккас абыйсына унөч, энесе Рәфәгатькә – биш, Кәнифкә сигез яшь иде.
***
Газиз ире янына төрмәгә барып кайткач, Миңледоха олы улы Вәккасен чакырып әйтте:
– Улым, син әтиең урынына калдың, әтиең сиңа сәлам әйтте, ышанам, диде, укысын, мәктәбен ташламасын, диде. Аннан минем балык тота торган кармакларны, ятьмәне төзек тотсын, һәр көнне балык тотыгыз, киптерегез, тозлагыз, аш пешерегез, коткарса шул балык коткарыр, диде. Аннары, кышка су буеннан тал ташыгыз, балта белән чапкалап лапаста әрдәнәгә өегез, кышлар суык була, дип сөйләшә иптәшләр, берүк, берүк. Улым Вәккас исән калдырса исән калдыра сезне, диде. Кармакларны, ятьмәләрне, балталарны барла, улым. Мин калхуз эшеннән кала алмыйм. Тиздән сиңа да калхуз эшенә әйтә башларлар. Ашык, улым. Сиңа да тугыз яшь. Бар өметем синдә, балакаем.
– Ярар, әни.
Кәниф тә буталып йөрде Вәккас абыйсы янында. Балык каба торган кояшлы көннәрдә кармак белән тоттылар. Вәккас абыйсы дүрт кармакка суалчан киертә, берсе Кәнифнеке. Аннан чиртә башлый, Вәккас абыйсы шопырдатып кызыл канатларны тартып чыгара да, кармактан ычкындырып, чиләккә сала. Инештә балык күп иде ул чакта.
Өйгә алып кайткач, балыкны чистарталар. Утын лапасының төз түбәсенә тезәләр, кояшта киптерәләр. Аннан сәндерәгә, өй түбәсенә җеп тарттырдылар. Балыкларны саңагыннан җепкә тезәләр. Җәй буе балык тотты ике малай, түбәләр, ишегаллары, чормалар җепкә тезелгән балык белән тулды. Тоз җиткән кадәр тозладылар. Тоз, шырпы бик тә кадерле иде. Аларын Шәмсеруй апалары әллә кайлардан ташыды. Мактап туя алмый Миңледоха аз сүзле улларын. Мактарлык та шул. Көн яктысында куе таллыкта Вәккасе тал чаба. Балтаны аягына җибәрмәсә ярар иде, дип Миңлеходаның коты чыга. Хәзергә Алла саклый әле. Эңгер-меңгердә бәрәңге бакчасы ызаныннан өчесе тал ташый башлыйлар. Кәниф тә теркелди, дүрт кенә яшь үзенә. Сугыш тиз өлгертте малайларны. Иртәгә Вәккас тал чыбыкларны лапас артындагы бүкәндә чабачак, ә Кәниф лапаска ташый, эшкә ярый ул, бәләкәй димәгез.
Миңледоханың бөтен өмете Шәмсеруй апаларында. Шәмсеруй апасы аннан өч кенә яшькә өлкән булса да, бик булган, күпне күргән хатын. 1921 елгы ачлыктан качып, ире Әһлиулла белән Урал шахталарына чыгып киттеләр, тәвәккәлләделәр. Әле Мәндер Хаҗие белән аның сеңлесе Миңлекамалны да иярттеләр. Әһлиулла белән Хаҗый күмер чаба, Шәмсеруй белән Миңлекамал күмерне вагонеткаларга төйи, рельс буенча этеп җир өстенә күтәрә торган мәйданга илтә. Барыбер шахтерлар инде.
Тамагы тук анысы шахтер гаиләсенең, ләкин монда да кайгы-хәсрәт сагалап торган икән. Тиф башланган. Кызлары Миңниса белән Хәлимәне табиблар хастаханәгә сала. Үлсәләр, өйдә үлсеннәр дип, Әһлиулла кызларын өйгә алып кайта. Бу аның гомер буе үзен кичермәслек ялгышы була. Ике кыз да үлә. Миңлекамал да чирләп егыла, инде гыйбрәт алган Әһлиулла, беркемнең дә ай-ваена карамый, авылдашын хастаханәгә илтә, шуның белән аның гомерен саклап кала.
Авыр хәсрәтләр кичергән гаилә Алапайга күченә, тиздән Кирмән Башына кайталар. Кызлары Хөснеруй, игезәк уллары Хикмәтулла, Сөнгатулла туа. Хикмәтулла кыска гомерле була – аны түбәнге зиратка җирлиләр, өйләре янәшәсенә. Шахтер Әһлиулла белән шахтер Шәмсеруйга авылдагы тормыш кызык түгел. Алар шахтада лачма тиргә батып эшләргә, уч тутырып акча алырга өйрәнде. Туганнары чакыруы буенча Тула өлкәсенең Богородицк шәһәренә китәләр, Алексинда шахтада эшлиләр. Монда да кайгы-хәсрәт куып җитә. Шахтада таш баскан, авыр яраланган Әһлиулланы хастаханәгә алып киткән җигүле ат көчле буранда унике сәгать адашып йөргәч кенә хастаханәгә барып җитә. Ул вакытта инде Әһлиулла Фәрхуллинга табиб ярдәме кирәк булмый...
Шәмсеруй тагын Кирмән Башына кайта. Сугыш башланганда кызы Хөснеруйга унбиш, улы Сөнгатуллага сигез, әнисе Миңлеҗамалга 71 яшь була. Эшкә батыр, әйбер алмашу, сату-алуның да рәтен белгән шахтер Шәмсеруй, көзге эшләр бетүгә, башта бала арбасы тартып, аннан кул чанасы өстерәп, Татарстан авыллары, калалары буйлап кәсепкә кузгала. Авылда булган әйберләрне алып китә, кирәклесен төяп кайта: тоздыр, сабындыр, шырпыдыр, ситсыдыр, керосиндыр. Билгеле инде, ипи, ярмалар.
Миңледоха менә шушы гаярь туганына киңәш-табышка йөри. Буш кул белән менми, буш кул белән төшми. Сугыш чорында үтә дә кадерле булган шырпы, тоз, сабын, аяк һәм өс киеменнән өзмәде аны Шәмсеруй апасы. Балаларын, үзен дә Шәмсеруй апасының әнисе Миңлеҗамал әбинең дару үләннәре исән калдырды. Бөтен төрле чиргә дәва бар иде Миңлеҗамал карчыкның чоланында, өй, мунча түбәләрендә, ишегалларында. Барысы да әбиләренә шулкадәр ышаналар иде, кайнатмаган агач кайрысы, үлән тамыры, яфрак калмады. Ак әбигә ярты авыл йөрде.
Кирмән инеше үзәненә бакча ызаныннан төшеп китә дә, зират кырыендагы сукмактан теркелдәп менә иде Миңледоха. Их, шушы сукмакның күңелгә якынлыклары! Ул аның һәр бөгелешен, һәр чигелешен яттан белә.
Көзге көннәрнең берсендә Миңледоханың зират коймасы янәшәсендәге сукмактан Кантур тавына теркелдәве иде. Утар инеше буеннан Зират чишмәсенә таба менгәндә, ниндидер көч аны шып тукттатты. Үзәндә, авыл урамы тигезлегеннән ун-унбиш метр түбәндә үскән юан тал тирәккә сөялдерде. Кисәк хәле киткән Миңледоханың куллары тал-тирәкне кочаклап алды. Агач, йөрәк кагуыннан, кәүсәсенә балта түтәсе белән суккан кебек дөпелдәп торды. Күпме шулай торгандыр, белми, бераздан Миңледоха гәүдәсенә көч кергәнне, бүрәнәгә әйләнгән аякларының җиңеләеп киткәнен тойды, кымшанып киткәндәй булды. Талдан куллары гына ычкынмыйча торды. Аннан, куллар, авырлыгы тоелмаган кош канаты сыман, гәүдә уңаена төштеләр, ул җирдә яткан ситсы букчасын үрелеп алды да Хәбибрахман картлар чатына таба атлап китте. Әллә нәрсә булды шунда, берни аңламады, аптырады Миңлехода.
Алма туралган, төрле яфраклар, үләннәр салынган чәй эчкәннән соң, Миңлеҗамал әбисенә тал-тирәк төбендә булган хәлне сөйләде. Ак әби Миңледоханың бер кулын Коръән-Кәримгә куйдырды, икенчесен учларына кысты:
– Кызым, мин сиңа хәзер бер хәбәр әйтәм, син Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сора, яме, – диде.
– Ярар, Миңлеҗамал әби.
– Хуҗа өзелгән төрмәдә. Аллаһы Тәгалә, сиңа кисәк авырлык килеп, башыңа кан саумасын өчен, тал-тирәккә таяндырып кайгы-хәсрәтеңне җиңеләйткән. Еласаң, хәлең аруланыр, монда ела, өйдә миннән башка бер кеше дә юк. Яки бездән чыккач өеңә төшкәндә елый аласың, я тал-тирәк төбендә. Малайларыңа күз яшеңне күрсәтмәсәң ничек булыр икән? Йомылып эшләп йөриләр. Балык сезгә түгел, безнең гаиләгә дә эләгә. Утыныгыз кышка җитә дә җитә, әле күп кеше салам яга бит. Менә мин сиңа хәзер үләннәр, тамырлар бирәм. Бер чеметем, бер чеметем генә салып кайнатырсың. Көн дә безгә менеп йөр, менгәндә-төшкәндә теге тал-тирәкне кочып тор, балам.
– Ярар, Миңлеҗамал әби.
– Балам, сабыр итик, яме, хәзер һәр кешенең кайгысы үзенә дә җитеп ашкан. Әнә Бану карчыкның башта улы, аннан ире сугышта шәһит китте. Әнә күршедәге Газизов Фазыл, үзеңнең күршедәге Каюм, Хаҗи – санап бетерерлек түгел инде корбаннарны. Кая, хәлең ничек?
– Ярыйсы, Миңлеҗамал әби. Мин инде төрмәдә Хуҗаның хәлен күреп кайткан идем. Менә Аллаһ сиздерде, сөзәкләде, синең аша җиткерде, – дип ухылдап куйды Миңледоха. – Балыкларны бирергә онытып торам икән, Вәккасем белән Кәнифем җибәрде. Сиңа, Ак әбиләренә.
– Рәхмәт, Аллаһтан исәнлегегезне сорап дога кылырмын. Өеңә кадәр озатып куймыйммы, балам?
– Юк, рәхмәт, Миңлеҗамал әби, дөресен әйтүең өчен рәхмәт, алайса кайбер кеше бик боргалана. Яраларым төзәлгәнче яныңа менеп йөрермен, болай да гел монда инде мин, гаепләмә, төзәлмәс тә инде ул яралар.
– Кызым, шулай бергә яшик, яме. Беркемнең дә тубалы буш түгел. Әнә Хөснеруй белән Сөнгатулла да ятим. Хөснеруйга сигез, Сөнгатуллага ике яшь иде әтиләре шахтада басылганда. Шәмсеруй да ятим, мин дә, син дә, малайларың да ятим. Ә ил белән без ятим түгел, фашистларны гына җиңсеннәр. Бергә булсак, бәлки, исән дә калырбыз. Бар, балам, менә бу үләннәрне ал да, аннары менә малайларга бер чиләк алма.
Һәр кешенең сокланып, үрнәк алып яшәгән кешесе була. Гаиләсендәме, күршедәме, авылдамы, китаптамы – әһәмиятле түгел. Эш шунда: андый кешесе булган бәндә бәхетле. Ул мәгънәле, максатчан тормыш белән яши.
Миңледоха гомер буе әтисе Галинең өлкән апасы Миңлеҗамал әбисенә шакката иде. Миңлеҗамал әбисе үләннәр, агачларның мең төрле шифасын белә. Нәселен генә түгел, ярты авыл кешесен дәвалый. Ул кайры кайнату дисеңме, ул яраларга япкан яфраклары дисеңме. Ул балага узмаган хатыннарны бәхетле итү дисеңме. Ул авырлы хатыннарга күз салуга малаймы, кызмы икәнен әйтеп куандыру дисеңме. Ул герман сугышында йөргән, хат-хәбәре булмаган ир-атның яралануын, кайсы җиренә зыян килгәнен хәбәр итү дисеңме, аның кайчан хәбәр бирәсен һәм... кайчан гаиләсенә кайтасын әйтүме? Шаккатырлык менә!
Миңлеҗамал әбисе бәетләрне йөрәгеңә үтәрлек итеп укыганда еламаган кеше калмый иде. «Сак-Сок»ны көйлиме, Йосыф кыйссасын җырлыймы, яки «Манара» бәетен көйлиме – әбиләргә ияреп хатыннар, хатыннарга ияреп кыз-кыркын, аларга ияреп малайлар да үксеп бетә иде.
Миңледоханың намазга басуы да, уллары Вәккас, Кәниф, Рәфәгатьнең догалар өйрәнүе дә, ире Хаҗиәхмәтнең (күршеләре аңа Миннехуҗа дип дәшәләр) намаз укуы да Миңлеҗамал әбиләреннән. Диннең үзәге – гыйлем, ди иде Ак әби.
Икенче күңеле тартылган гаҗәп кеше – үзеннән өч яшькә генә олы булган Шәмсеруй апасы, Миңлеҗамал әбисенең кызы. Булса да була икән кеше! Миңлеҗамал әбисе әйтер иде: «Безнең Шәмсеруйга малай булып туасы калган. Ялгышкан табигать. Беренче герман сугышы вакытында да, – ул чакта кызыма 13-17 яшь иде, – гражданнар сугышы елларында да, – ул чакта Шәмсеруйга 17-19 яшь иде, – ачлык елны да, – аңа 20 яшь иде, – Шәмсеруй исән калдырды безнең нәселне. Дөрес, мин дәваладым. Ә менә авылдан-авылга, базардан-базарга йөреп алыш-биреш ясауны, сәүдә итүне, тоз, шырпы, кәрәчин, ярма, ситсы, кием-салым юнәтүне бары ул гына майтарды. Патша вакытында безнең нәселдә сәүдә итүчеләр, кибет тотучылар, кәсепле бабайлар булган. Ханнар заманнынан ук. Бер бабай Өскалада[2] Гәрәйхан утарында идарәче булган.
Миңледоха белән Муллахуҗаның әтиләре Галинең, малайларның өс-баш киеме дә Шәмсеруй апасы алып кайткан тукымадан иде. Әле тегү машинасында тегеп тә бирә Шәмсеруй апалары.
Шәмсеруй апасы – бик нык кеше. Бөтен дөнья кара дип торсын күктәге болытны, ә ул: «Ак!» – ди. Бетте, китте! Беркем аның фикерен үзгәртә алмый. Һәм ... бик күп очракта, Шәмсеруй апасы хаклы да була.
Әнә, Шәрифуллин Хәсият абыйны акларга сатылган, Мамадышны аклар алгач, авылга кара айгырга атланып кайтып, Сабантуй мәйданында маузердан атып: «Менә, блачка каршы кешеләргә!» – дип әтәчләнеп китте ич диләр. Авыл җыенында барысы Хәсиятне төрләндерде: сатлык, фәлән-төгән! Ә менә авызын яулык белән каплаган, кияүгә чыкмаган, «ялгыш кыз бала булып туган» Шәмсеруй әйтте:
– Хәзер без тигез хокуклы тавык түгел. Кем ул Хәсият абый? – диде. Үзе үк җавап та бирде: – Скрипкачы! Артист! Шәп артист! Ул уйнаганда, барыбыз да 33 авылны берләштергән олыс базарында хозурланып, кул чәбәкләп, елап тыңлый идек. Аңа аклар ни, кызыллар ни? Ике күзе, скрипкасы – үзе! Кем безнең авылны сатлык җаннар авылы дип яла якмакчы була?!
Тарихта булмаган хәл! Түбәнге зират белән янәшә йортта туган кыз бала җыен кадәр җыенны кирегә борып куйды! Хәсият абыйга егерме ел гомер бирде. Ул, бичара, Бөек Ватан сугышы барганда, авылда ачтан үлде.
1921дә, ачлык елны, халык кырыла башлагач, Шәмсеруй Татарстанны гына аркылыга-буйга йөрмәде, Мари иленә, күрше өлкәләргә дә сукмак салды. Юка гына, озын гына кыз бала, үзе гаҗәеп чибәр, йөзеннән нур бөркелеп тора. Шуңа да икенче мөкиббән киткән хатын-кызы Шәмсеруй апасы иде Миңледоханың.
Миңледоха – ул бик бай кеше! Чөнки аның сокланган, рухына дога юллаган тагын бер изге заты бар иде. Ул – Хупҗамал апасы.
Хупҗамал апасы ире белән Түбәнге зират янәшәсендә, зиратның төньягында яшәделәр. Өч йорт – күршеләр. Җизнәләре тәртипле, тырыш, тәрбияле кеше иде. Ләкин авылда халык күп, апаларының бер имана җире генә бар. Ике нәни кызлары, Хупҗамал апасы үзе. Ә имана җире җизнәләренә генә бирелә. Ул чакта халык әле ни Хәсәншага, ни Игенчегә, ни Су-Елгага күченмәгән, умарта эчендә бал кортлары ничек, шулай мыжлап тора.
Аллаһның сынавыдыр инде – егерме беренче елда коточкыч ачлык башланды. Гаиләләре белән кырылды халык. Ул йогышлы чирләр ач халыкка чат ябышты. Бер кызларын янәшәдәге зиратка күмәләр. Рәхмәтен калдырып китсә икән гөнаһсыз сабый. Нишләргә?! Аптыраш! Соңгы кашык оннан күмәч пешерә Хупҗамал. Киңәш итәләр.
Ачлык. Салкын, буранлы кыш. Булганына төренгән, тула оеклы аякларына чабата кигән Хупҗамал, намазын укып, сул аяктан бусаганы атлап чыга да, шәлгә төреп күкрәгенә асылган өч яшьлек кызын күтәреп Аргыяк тавына юнәлә. Тау юлының ике ягында үскән, бер-берсенә авышкан, ләкин беркайчан да ябалдашлары күрешә алмаганга «Сак-Сок» дип йөртелгән каеннар арасыннан теркелди Хупҗамал. Хәле дә юк, ашамаган. Ә күмәч кызына гына! Менә Кирмән инеше дә узылды, күпер тезмәләре аны кызганып ыңгырышкандыр. Уңда Зыятдин, Фазыл, Хөснетдин, Чирай, Газизнекеләр, Шәмсетдин, Талип, Халикъ нигезләре калды. Соңгы нигез аларныкы. Анда да ачлык.
Урыс юлы тавыннан менү кыен шул. Җил Норма өстендәге басудан кар җыештырып ала да киндер фабрикасы корылмаларына, таудан сызылып төшкән ат юлына урыны-урыны белән дулкыннар сала. Я, Алла! Менеп җитте. Туган авылына борылып карады. Ире өзгәләнәдер. Ир башы белән гаиләсен туйдыра алмаганга, үз-үзен талыйдыр. Газизем, үз-үзеңне битәрләмә! Ил белән, күрәчәктер. Ә Хупҗамалың сынатмас, Алла боерса. Ничек тә нарасыен Мамадыш шәһәрендәге детдомга илтеп тапшырыр. Таныклыгын да алды. Кәгазьгә дә исемен, фамилиясен, туган көнен, елын язды. Барып кына җитсен. Әле ике нәни күмәче дә бар. Сау бул, туган авыл. Сау бул, газизем. Ире, өе, туган нигезе белән шулай саубуллашты Хупҗамал. Бәлки...
Тау түбәсендә дөньяга тулысынча хуҗа булган җил юка гәүдәле Хупҗамалны аяктан екмакчы булып ыжгырды, котырды. Саурыш тавында ышык, инеш тә кичелде. 1918 елда Мамадышны аклар алгач, һөҗүм итә калсалар дип, Бурсык елгасы янәшәсенә казылган окоплар яныннан узды Хупҗамал. Үзләре казыган окоплар шул. Арташ почмагындагы имән төбенә утырып хәл алды. Кызына күмәч каптырды, елмаерлык та хәле юк сабыеның. Ярый әле, ашады, ризык үтмәсә, нишләр идең?
Өйдән чыгып ике чакрым юл уздылармы икән? Әле тагын унбиш чакрым бар. Арташ басуында көчле җилдер инде, Чулман буеннан ук менәдер. Бисмилласын әйтеп кымшанды, кышкы көн бер саплам инде ул. Җәяүлегә җил каршы, дип офтанып утырып булмас. Сабый хакы бар, баласы хакы бар. Җилфер-җилфер атлаган хәлсез адымлы ананы җил кызганды, ахры. Арташ зираты янындагы чокырга кадәр тынып торды. Чокырда ышык, монда утырып, ышыкланып кына каласы килә.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. Газиз Аллам, бу зиратка күмелгән бәндәләреңнең урыны җәннәттә булсын. Арташ урамыннан урманга таба күтәрелгәндә, аңа туганы очрады. Ике-өч сүз сөйләштеләр. Аннан туганы өйләренә кереп китте дә ике пешкән бәрәңге алып чыкты. «Хәерле юл, кызың исән-сау булсын», – диде. «Үзең дә исән-сау бул!» – димәде. Бу ике бәрәңге Хупҗамалга ике түгәрәк ипи булды. Демьян урманы кырыенда бер бәрәңгене алып кызына ашатты. Аллага шөкер, ашады сабые. Ә үзе юк, гөнаһка батып ашап куймасын тагы. Әле ун-унбер чакрым бардыр шәһәргә. Урманда тыныч. Бераз бара да агачка сөялеп тора. Агач төпләре очрый. Утырыр иде, кабат кымшанып китә алмам, я йокымсырап оермын, дип курка. Шуңа, агачка сөялеп кенә хәл җыя. Өйдән чыгып киткәндә кызының гел авырлыгы юк сыман иде. Ләкин сабыеннан көч, җылылык бәрә. Мәхәббәт җимешләре шул! Матур гына яшәп яталар иде. Бу сугышлар, бу кан коюлар! Кем аклар ягында, кем кызыллар ягында. Югыйсә, бер ата-ана балалары.
Их, калын шул бу Демьян урманы! Тук чакта бер-ике ашкынуда план буена чыгалар иде. Хәзер абынган-сөртенгән шикелле бара, егылмаса гына ярар иде, торып баса алмаса, нишләр?! Коты чыга шуннан.
Ниһаять, яктылык күренде. Ат юлы басуга чыкты. Икенче бәрәңгене куеныннан алып кызына ашатты. Өч кенә яшьлек кызының гөнаһсыз күзләрендә яшәү чаткылары уйный, Аллага шөкер.
Ә менә күмәч!? Әле ун чакрымлы, көчле җилле Озын басу бар. Анда һәрвакыт җил ыжгырып тора. Дөрес, юлы шәһәргә таба авыш, Ташлы, аннан Чура Тау авылларына төшә. Догаларын укып кереп китте соңгы басуына Хупҗамал. Инде ул үзен бик белештерми. Аяклары ят кешенеке сыман, гәүдәсен генә, әллә күкрәгенә асылган кыз булганга, үзенекедер, ди. Ә аяклар сынып-сынып китә, аны тыңлап бетерми. Хупҗамал бердәнбер ярдәмче булган Аллаһка ялвара: «Газиз Аллам, барып җитеп, кызымны детдомга тапшырырга насыйп ит, берсе Үзеңнең хозурыңа күчте инде, монысын илтеп җиткерергә насыйп ит, Раббым, иремә нинди йөз белән күреним, рәхимле, шәфкатьле Аллам?! Инде кулларым да тоймый башлады, аякларны әйткән дә юк. Әле Озын басуның яртысына гына җиттем бит, газиз Аллам».
Ә фәрештәләр белә иде: әгәр дә, бу Ана сизмәгәндә, аның күкрәгенә шәл белән асылган кызын Җир шары белән алыштырсаң, ул планетаны да таулары, урманнары, кырлары, елгалары, диңгез-океаннары белән күтәреп барачак! Һичшиксез! Татар хатын-кызы. Бөек Ана! Хупҗамал!
Ташлы авылына кергәндә Хупҗамалның хәле бетте. Ул белде: әле шәһәргә өч чакрым бардыр – барып җитмәячәк. Бу – урыс авылы. Сукмагы көрәлгән бер өйнең капкасына сөялде. Кызының йөзен ачты. Баласы арып-талып йоклый иде, сизелер-сизелмәс кенә тын ала. Аллага шөкер.
Эт өргән тавышка килеп чыккан карчык капканы ачуга сөрлегеп киткән Хупҗамалны тотып калды, өйгә ишарәләп, нәрсәләрдер сөйләнде. Хупҗамал дөньяны аңлаудан, тоюдан узган иде. Ул, өзек-өзек кенә җан асраган хәлдә, соңгы сүзен кысып чыгарырга көч тапты:
– Детдом...
Тыңламаган кулы белән кесәсеннән газиз күмәчне чыгарды, шәлгә төрелгән сабые өстенә куйды.
Рәхмәтле, ләкин саташкан күзләре белән урыс әбиенә карап торды да, авырлык белән борылып, капкадан чыкты, өйрәнелгән гадәт буенча, капканы ябарга көч тапты.
Авыл урамыннан туктап-кымшанып, кымшанып-туктап Озын басу юлына төште. Күңелендә газиз сабые белән аерылу ачысы да, кызының исән каласына якты өмет тә булгандыр. Ачлык, хәлсезлек, ниндидер бушлык эченнән узу, үз-үзен белештермәү, саташулы төшләр белән уздырган төнге йокы, тынгысыз күңел давыллары да бимазалагандыр Хупҗамалны. Ләкин белгәндер: ул кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләде, капка төбе көрәлгән өй аның сабыен детдомга тапшырыр.
Авыл башын узган хатын-кыз Озын басу юлыннан Демьян урманына таба күтәрелә башлады. Юл үргә таба, җил каршы. Тамак ач, көч кимегәннән-кими. Гомер җебе көзге басудагы түмгәкләр, камыллар арасына эленгән пәрәвез җебе сыман, рәхимсез, суык, ач, шыксыз кышның, аяусыз тормышның, ачы язмышның аянычлы давыллары, кылычлы җилләре тарафыннан өзгәләнә, туздырыла, исән калуына өмет бөтенләй юк иде...
Мамадыштан Кирмәнгә кайтучы юлчы авылга шомлы хәбәр алып кайтты. Ире, Хупҗамалның әтисе Гали, кәфенлек, көрәкләр алып, юлга кузгалдылар. Үзләре дә көчкә атлыйлар. Озын басу аша йөгергән юл кырыенда бер кабер калыкты. Ике хәлсез ир-ат, мең бәла белән, кызыл ком ташны кабер янына урнаштырдылар. Бу – бөек Ана, Хупҗамал Гали кызы кабере иде. Урыны җәннәтә булсын.
Гомерләр уза икән ул. Автор шәһәрдә урта мәктәптә укыганда, кыш көнендә, Мамадыш – Чура Тау, Ташлы, Демьян, Арташ, Кирмән Башы юлыннан чаңгыда барып-кайтып йөрде. Озын басуның уртасында, шактый зур ком таш янында, аның хәле киткән сыман була да, шунда туктап хәл ала. Ә басуда җилнең тынганы юк. Чулман елгасы үзәненнән ыжгырып исә дә Озын басуда кар куалый, буранлый, я юл аша кар себерә. Дистә еллар узганнан соң гына, инде авторның чәчләренә Озын басуның ак карлары саргач кына, сүз иярә сүз чыгып, газиз әнисе аңа бу ташның серен чиште. Апасы Хупҗамалның изге рухы, дога өмет итеп, аны туктаткан икән. Соң булса да уң булсын, дип, догасыннан калдырмый ул хәзер Бөек Ана-Хупҗамалны.
Изге күңелле Ташлы авылы карчыгы Хупҗамалның кызын Мамадыш балалар йортына тапшырган. Сабый исән калган. Ачлык ел да узган. Кызны детдомнан алалар, аның гомере Уралдагы Карпинск шәһәрендә дәвам итә...
Менә кемне сокланырлык кеше дип яшәде Миңледоха, ул да булса, апасы Хупҗамалны! Шуңа да өч улы: Вәккасе, Кәнифе, Рәфәгатенә игелекле ана булды.
Әтисе эшләгән Кирмән тегермәненең буасын буганда салынган бүрәнәләрне сыйпаганда, туераны кочып моңайганда ниләр кичергәнен уйлап тетрәнгән иде Кәниф. Ә хәзер, Халикъ чишмәсе янында, шул мизгелләрне хәтерләп тора. Инде кояш нурлары үзәнгә йөгерүче, нәкъ кыйблага таба агучы Изге чишмәгә дә төшә икән. Инде болындагы яшел келәм җем-җем итми, кояш нурлары чыкны парга әйләндереп, кыяклар, үләннәр, чәчәкләр арасыннан җил йөри, алар әкрен генә тибрәнә икән.
Әйе, бүген Ходай аңа туган җирнең гүзәл матурлыгын күрсәтте, Могҗизаны! Газиз туган авылында могҗизалар күптер ул!
Менә тагын берсе. Шушы яшәп яткан өйләренә агач алды Кәниф. Киттеләр Бурсык урманына. Вәккас абыйсы, Сөнгатулла абыйсы кул пычкысы белән аударалар. Агач төбен башта турыга кисеп керәләр, аннан, бер кул яссуы өстән авыштырып, почмак алалар. Ике җәпле тимер киертелгән озын колга белән этеп аударалар. Алмаш-тилмәш кисәләр. Ике төп усак калгач, пычкы тартырга чират Вәккас белән Сөнгатулла абыйларына иде. Әллә арылган, сизгерлек югалганмы. Кәниф соңгы аударасы агач төбендәге чыбык-чабыкны чаба иде. Кем кушкан аңа? Абыйлары янында ике җәпле сәнәк белән агачны терәп торырга тиеш иде, югыйсә. Кинәт аның үрелеп куак чапкан балтасына усак агачының бастырык юанлыгы очы бәрде. Балта җиргә чумып югалды. Урманда озакка сузылган тынлык урнашты. Әллә шулай тоелды гынамы?
Агач ава башлагач читкә киткән Вәккас белән Сөнгатулла кинәт Кәнифне күрделәр, котлары очып, бер сүз әйтмәслек хәлдә калганга, кычкыра да алмадылар. Усак яшенләп кенә алды да гөрселдәп ауды. Тирә-юньне кар өермәсе каплады. Өермәдәге кар бөртекләре җиргә төшеп, Кәниф күренә башлагач кына, Вәккас белән Сөнгатулла аңа ташландылар. Ә Кәниф әле алар килеп җиткәч кенә кымшанырлык, сөйләшерлек хәлгә килде. Аны селкеттеләр, җилтерәттеләр, сорауларга күмделәр. Кәнифнең бер сыдырылган җире дә юк. Ә менә туң җирне чабып, балтаны агач тамырларыннан аралап алу мәшәкатьле булды. Әгәр дә ауган усакның бармак юанлыгы бер ботагы гына Кәниф ягында булса да, беткән иде уртанчы Сафин!
Могҗизамы? Могҗиза!
Соңгы усакны ектылар да кайтырга кузгалдылар. Беркемнең дә ашыйсы килмәде. Өйгә кайткач, кайнар аш ашарбыз, дип килештеләр. Ат юырта да башлады.
Сөнгатулла әйтте:
– Беркемгә дә сөйлисе түгел, Миңлеҗамал әби әйтмешли, Аллаһ могҗизасы! – диде. Шуңа бу турыда авылда беркем дә белми. Фагыйләсе дә белмәгән килеш ахирәткә күчте...
II бүлек
Паркта
– Ярар, – дип куйды Кәниф үзенә, янында бер кеше булмаса да. – Юыныйм да паркка менәсе булыр. Дөрес, әле басуга печән чабарга чыгарга иртә, аннан, аның комбайны күптән әзер. Улы Нәкыйф белән ике комбайнны да энә күзеннән үткәрделәр: ега торганын да, суга торганын да. Ургычтан башладылар, салам җыйгычка кадәр барып чыктылар. Кул тимәгән бер җире калмады.
Инженер-механик Миңлегаян Миңлегалиев бик черәш, нәрсә кирәк – бөтенесен таба, нәкъ кирәклесен, сыйфатлысын алып кайта, белеме булмаган агач механиклар да эшләде алайса. Менә хатын белән төнлә берәр нәрсә маташтырып карарбыз, нәрсә килеп чыгар тагын, дип мыскыл итәләр иде кылны кырыкка ярырдай урак өстендә. Ә берсе: «Ә, аны әйтәсең икән, теге Яке тәреләре алып китте аны», – дип кирәкле тимерне эзләми дә иде. Ярый, Гаяз абый гел паркта булды, техниканы биш бармагы кебек белә, теге «Яке тәреләре алып киткән» дигәнне дә складтагы тимер-томыр арасыннан табып бирә, куеша, болтларына кадәр борыша иде. Беркайчан да сүгенми, караңгы чырай күрсәтми. Менә ул Кеше ичмасам!
Кәниф өенә менде, табынга утырды. Хатыны Фагыйлә өстәл белән почмак як арасында җитез-җиләс кенә йөри. Хатыннан уңдым, дип уйлый Кәниф. Аның бу турыда беркемгә дә әйткәне юк.
Бүрәнәнең бер башына килеп тотынуы була, Фагыйлә икенче башыннан күтәрә, ул аны таза гәүдәле дип әйтмәс иде, ә күтәрә. Ул да әтисез, өйдәгене дә, колхоздагыны да сыпырып эшләп үскән. Беркайчан да каршы әйтми. Шулай, атасы, дип әйтүдән узмый. Кайчагында, киңәш итик, дип тә җибәрә, Вәккас абый бар, Гамилә апа, алар күбрәк яшәгән, ди.
Ни колхоз идарәсенә, ни авыл Советына, ни почтага, ни кибеткә, ни шәһәргә Кәнифен йөртми, борчымый – колхозның иң алдынгы комбайнчысы булган ире очсызланмасын! Әйбер сорап, кол сыман башын иеп басып тормасын колхоз рәисе алдында. Моның өчен Фагыйләтти бар. Менә аңа отказ биреп карасыннар! Бирә дә алмыйлар! Чөнки ире – шәп комбайнчы, урып-җыю бетүгә, комбайнын юып, чистартып, майлап, тәгәрмәчләрен акшарлап, бүкәннәргә күтәртеп куя да, әллүк фермага механизация буенча. Ә Фагыйлә гомер буе сыер сауды, терлекләр симертте. Өч малае, ике кызы да комбайнда эшләделәр, ярдәмчеләр булып. Бер хуҗаның да хакы юк аларга сораган әйберләрен бирмәскә, чөнки Сафиннар сораган әйберне хәләл акчаларын түләп алалар!
Сабан туенда йөгергән чакта күрде Кәниф Фагыйләсен. Минһачева Бикә апа белән беренче урын өчен гел алар тартыша иде. Кәнифнең йөрәге чертләп куйды. Комбайнын скурыстка салган кебек. Шуннан йөреп тә киттеләр, өйләнештеләр, бергәләп өй салдылар, каралты-кура җиткерделәр. Тирә-юньне балалар чыр-чуы басты. Абзар тулы мал. Келәттәге бодай, арыш, арпа тутырылган капчыкларның санын белсә, Фагыйлә генә беләдер, ул чутлый. Ларлар, кисмәкләр дә кайсы ярма, кайсы он, кайсы фураж белән тулы.
Өйдә тынычлык, күңелдә тынычлык, ишегалдында чисталык. Әле каз, үрдәк, тавыклар йөри. «Әтиегез нәрсә әйтер!» дип кенә тора Фагыйләсе. Нәрсә әйтсен инде ул Кәниф? Хатыны тота бит йортны тәртиптә! Ул үзе гел эштә. Яз чыгып китә, көз ахырында гына кайта басудан. Төнлә кайтып ава, таңда чыгып чаба.
Соңгы елларда агрономнар нык хәтерен калдырдылар Кәнифнең. Икесе дә баһадир гәүдәле ир-атлар, берсенең кушаматы Алабутин, икенчесенеке – Билчәнов. Боларын яратып кына әйтәләр, буйлары озын булганга. Тырышлар үзләре.
Урып-җыюның ахырына кадәр Кәниф беренче урында бара, икенче урында баручы комбайнчы белән аерма шактый. Комбайннарны күтәртеп куялар. Берзаман райондагы авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына барыр көн җитә. Сине алып барырлар инде, дип йөри иптәшләре дә, инженер-механик Миңлегаян Каюмович та. Юк икән! Икенче урында баручы бәндәнең язылмыйча калган гектарлары, кермәгән бункерлары калган, имеш. Китә битенә ыштыр каплаган теге бәндә. Кәниф абыйсы киясе кәчтүм-чалбарны алып та кайта.
Ә Кәнифне Үчтеки Минеханы кисәткән иде:
– Теге җилкәсен сикертеп йөрүче егет кибеттән паркка аракы ташый, – дип.
– Аракыга сатылып, туясыгыз булмады инде! – дип дулый Кәниф, ләкин эш – узган, тун – тузган.
Чәй эчкәч, Кәниф эшенә менеп китте. Агрономнарны сөймәсә дә, машина-трактор паркын ярата ул. Монда аның белән бергә гомере буе арыш, бодай, арпа арасында кайнаган механизаторлар эшли. Менә Үчтеки Минеханын гына ал син! Дөреслек өчен үлә дә китә инде. Бухгалтериягә кереп, сүзен-сүз итәм, дип, баш бухгалтер белән бәйләнеште, чут белән сугып тешен сындырды, диделәр, утырып та кайтты. Баш бухгалтер эш урынында, диделәр, ә Мөхәммәтҗанов Минехан хаклы булган, димәделәр.
Беркөнне механизаторлар, парк капкасы янәшәсендәге ашханәдә ашап чыктылар да, озын өстәл артына кунакладылар. Кем тәмәке көйрәтергә кереште. Колхоз рәисен йөртүче Фәйзерахман закуска төргән чакта гәҗиткә күзе төшеп әйтеп куймасынмы:
– Безнең илгә атом бомбасы ташларга йөри икән әле анда Америка, шар-шар көлеп утырмагыз!
– Ташласын иде әле, безнең паркның капка төбендәге сазы кибәр иде! – димәсенме Үчтеки Минеханы.
Егылып көлде тамагы тук, кәефе шәп механизаторлар. Ә саз, чыннан да, ярты метрдан тирән, күл ясап җәелгән иде.
Машина-трактор паркында эшләүчеләр – ишле гаилә балалары. Кызыклы шәхесләр! Менә берзаман ДТ тракторы астыннан майга буялып беткән Шәкүров Фәнис чыга, Сәмигуллович, аты-юлы белән сүгенеп, Мөбарәкҗан абыйсы янына килә. Мөбарәкҗан Мыкра Хәятлары өе янәшәсендәге чирәмлектә тракторының фараларын хатыны Мәдинә күрмәгәндә эләктереп чыгып тайган чип-чиста чүпрәкләр белән сөрткәләп йөри, һәм, Фәнисне күргәч, кызык итү өчен этлек уйлый. Беренчедән, икенчедән... Фәнис сүгенүеннән туктарга өлгерми дә кала, сылый тегеңә Мөбарәкҗан абыйсы:
– Фәнис, син Миңлегаян Каюмовичтан менә мондый ситсылар алдыңмы әле?
– Юк.
– Ә нишләп авызыңны ачып йөрисең, әнә, Вәлишин Хәсбәтулла абый да алды.
Ә бүген иптәш Вәлишинның көтүдә икәнен бик шәп белә Мөбарәкҗан, шуңа бик тә батыраеп шыттыра, чөнки Фәнис Хәсбәтулла абыйсыннан сорап тикшерә алмый.
– Фәнис, Миңлегаян Каюмеч бу ситсыларны Мамадыштагы туку фабрикасыннан алып кайткан, тулы бер машина! Авызыңны ачып йөрмә, ике кисәген ялгасаң, менә дигән күлмәк чыга! Мин Мәдинә апаңа биш күлмәк тектерерлек алып менеп бирдем. Ләкин Миңлегаян Каюмеч әле Мамадышта, сельхозтехникага китте, тиздән кайтыр. Әйдә, мин сиңа помидор ашатыйм әле, кызарды бит помидор.
– Безнең әле бер чирек чамасы гына бугай. Кичә Гайфи белән бакчадагы өстәлдә бераз сөйләшеп-кәефләнеп утырганда күрдем.
– Сезнең ничә төп соң помидор?
– Кырык-илле төп бардыр.
– Сез аны үстерә белмисез, Фәнис. Мә, ашап җибәр әле минем бакчада үскән Югарыочский сортны. – Мөбарәкҗан Казаннан улы Рәшит алып кайткан, көньяктан килгән помидорны Фәнискә суза.
– Син ничек үстерәсең соң аны, Мөбарәкҗан абый?
– Энем, аны, бер чирек чамасы үскәч, сабагыннан тотып, өскә таба бер биш сантиметр йолкып, күтәртеп куярга кирәк.
Өч көн очрата алмады Фәнис Миңлегаян Каюмычны, бүген көтә инде, каптырачак.
Инженер-механик Миңлегалиев сельхозтехникадан кичкә таба гына кайтты. Складтан складка туктап, запчасть бушаттылар. Фәнис Шәкүров бер дә арттан калмый, иң авыр тимерләрне ул ташыды. Бүтән көннәрдә гел таю ягын караган Сәмигулловичка Миңлегаян бик гаҗәпләнде. Соңгы саллы тимерне шүрлеккә дөпелдәткәч, инженер-механик ачкычларын чыңлатып соңгы складны бикләргә җыенганда гына Фәнис:
– Кая, Каюмеч, теге Мамадыш фабригынан алып кайткан ситсыларны миңа да бир әле! – диде.
– Нинди ситсыларны?
– Әнә, Мөбарәкҗан абыйга биргәнең бит, трактор сөртергә. Биш күлмәк тегәрлек алдым да Мәдинә апаңа апкайтып бирдем, ди.
– Мөбарәкҗан әйтер ул! – диде дә инженер-механик, мыек астыннан гына елмаеп җибәрде.
Фәниснең дә башына сукты: помидор белән дә, күлмәклек ситсы белән дә утырткан аны Мөбарый! Гомер буе көләчәкләр үзеннән! Илле төп помидор! Сүгенеп кенә котыла алмассың!
Бер атна узды, ике атна. Мөбарәкҗан абыйсының үзенә әйтмәсә дә, бик каты хәтере калган Фәниснең, «исемеңне Мөбарый гына дип сөйләшә», дип җиткерделәр...
ДТ тракторлары гаражыннан Хөҗҗәтов Тәһиятулла белән Зәйнуллин Шәйдулла чыкты. Көрәшчеләр. Беренчесенең – ун, икенчесенең сигез баласы бар. Туйдырып кара син шул ишле гаиләләрне ДТ тракторы белән! Шул, мал асрап инде. Яшәсен сыер, тана, бозау, сарыклар, казлар, үрдәк, тавыклар һәм бәрәңге бакчасы!
Гараждан Вәлишин Хәсбәтулла, Минекәев Гыйльфан чыкты, алачыкка кереп киттеләр. Аннан сандалга авыр чүкеч белән суккан тавыш килә. Димәк, нәрсәнедер сүтәләр, җыялар, ясыйлар. Көйләү мәйданчыгыннан, эшкә күрше Норма авылыннан менеп йөрүче Вәккас Насыйбуллин чыкты. Культиваторлар шушы бүлмәдә төзәтелә, җирне тиешле тирәнлектә эшкәртү өчен табаннар көйләнә. Вәккас башта башмаклы тракторда йөрде, аннан, механик сүзен тыңлап, слесарьлыкка күчте. Алачык белән янәшә бүлмәдә Фәрхуллин Сөнгатулла белән Гаянов Рәфәгать мәш килә – көйләүче осталар: форсунканы да, чәчкеч сошникларын да кайрыйлар. Калын калай белән тышланган өстәлдә нәрсәнедер сүтәләр, җыялар. Бүлмәләреннән механизаторлар өзелми. Бу хәстәрле кешеләрдә төрледән-төрле ачкычлар, отверткалар, тагын әллә нинди җайланмалар бар. Читкә алып китсәң, китереп бир генә. Икесе дә хәтерле, алдарга тырышма да, икесе дә сүгенә белми, тату-дус эшләп йөриләр.
Янәшәдә – тимерче алачыгы. Учакта күмер дөрли, чөнки һава өрүне электромотор белән көйләделәр. Элек күрек басарга кирәк иде. Монда патша – Сафин Муллахмәт. Кушаматы – Чүтин. Үпкәләми, ләкин алай дип әйтмәвең хәерлерәк. Чөнки тимерчегә чират торалар, эше һәрвакыт күп, синең майтарасы эшең соңгарак калырга, я чиратың иртәгегә үк күчәргә мөмкин.
Колхозның баш зоотехнигы Минелут Хөснетдинов кулында авыр чүкеч. Тимерче акбур белән тамгаланган ун миллиметр диаметрлы тимерчыбыкны сандалга сала да карама саплы кискечне сызган урынга куя. Дөп! Минелут Әгъзәмеч чүкеч белән сугуга, өзелгән кисәк алачык почмагына оча. Рәттән йөз илле тапкыр сукты баш зоотехник. Эш төгәлләнгәч, тимерче баш селкеп торды:
– Менә, малай! Моны бит көне буе да эшләргә була иде.
– Фермада реконструкция бара, сварщикларга алып төшеп бирмәсәм, эш туктый. Рәхмәт, Муллахмәт абый! – дип баш зоотехник тимерләрне чиләккә җыя да, алачык янындагы мотоцикл бишегенә бушата.
Минелут мотоциклын кабызып, төшеп киткәч, әйтте Муллахмәт «пүлт-пүлт» тракторына тимер ясатырга кергән Хөсәен Нәҗметдиновка:
– Ну, егәрле Минелут! Юкка гына район Сабан туйларында батыр калмады инде. Аннан, чамасын белә – тимерчыбыкны өзелеп чыгып очарлык итеп суга да тора. Күрдеңме, тимерләр почмакка алып барып тезгән шикелле өелә барды, авыр чүкеч белән шулай суккан кешене күргәне юк иде бу алачыкның!
ДТ тракторларын төзәтү чокырына кертә торган гаражда Вәлишин Шамил тракторы тора. Шәфыйков Рәфәгать белән трактор астында мәш киләләр. Шулай бер-береңә булышмасаң, тракторның тимер-томыры авыр аның. Катокларымы, гусеницаларымы?! Ә моторын салдыра башласаң, анысын инде әйткән дә юк! Сөнгатулла абыйлары киңәш биреп тора. Бу егетләр ипле, сүгенә белмиләр. Нормалар йомшак телле, җайлап сөйләшә.
Ә тәгәрмәчле тракторлар куела торган гаражда К-700 тракторы тирәсендә Хөҗҗәтуллин Илдус бөтерелә, ә Т-150 тирәсендә Закиров Хамис бии. Пар җирләрен эшкәртәсе бар. Сенаж, силос саласы. Көзге сука көтә. Барысына да әзер булсын тракторлар. Төзек булса, нәрсә эшләргә дә була. Гараж саклап ятып, акча аз чыга ич, өйгә бер нәрсә дә кайтмый. Ә каралты-кура тулы мал, тәүлек буе ашатырга кирәк.
– Хатын да яратмый башлый гаражда ятсаң, Илдус абый. Шуңа ферма базларына силос ташып, баз таптый башласак, шәп булыр иде! – ди Хамис.
– Шулай, – диюдән узмый Хөҗҗәтуллин.
Янәшәдәге «Беларусь» тракторын караштыручы Вәгыйзов Рафаил дә сүзгә кушыла:
– Шәкүров Фәнис помидорын корыткан дип уңыш булмыйча калмас ул, әйбәт күтәрелә күпьеллыклар да, игеннәр дә. Мөбарәкҗан абыйның Фәнисне ничек кызык иткәнен ишеттегезме әле? – дип тычык-тычык көлеп җибәрә Вакыйфеч.
– Юк! – диешә Илдус белән Хамис, гәрчә ишеткән булсалар да.
Рәхәтләнеп сөйли Рафаил, шаулатып көлә. Үзеннән дә кушып сөйли. Фәнискә хатыны Рәсиләнең нәрсә әйткәннәрен дә өсти. Гөрләп тора гараж.
– Нәрсә булды сезгә? – ди бульдозерчы Закиров Хатыйп, гаражга кергәч. Рафаил тагын помидор һәм ситсы кыйссасын сибә. Сөйләгән саен яңа төсмерләр өсти.
Тәгәрмәчле тракторын көйләү белән мәшгуль Сәетгалиев Раданис та:
– Минем күрше Мөбарәкҗанга эләксәң, – дип, Рафаилнең сүзен куәтли.
– Кая, Рәхмәтулла абый тракторын сагынмыймы анда, басу каравылында ат белән йөреп, бик кыендыр аңа, – дип сүзгә кушыла чылбырлы тракторда эшләүче Вәлиев Илсур, җизнәсе Раданискә эндәшеп.
– Юксынмаган кая! Әле беркөнне генә, капка төбендә утыра идем, ат белән узып бара бу. Каршыдагы йортка, Дәүләтшин Марслар ягындагы коймага, атын бәйләп куйды да килеп утырды. Ипле сөйләшә бит инде ул. Хәл-әхвәл сораша, киттек сөйләшеп. Паркны сагынам, ди бу. Ник, минәйтәм, басудагы эшләүчеләрне ашатырга ризык алырга ашханәгә кереп чыгасың, дим. Минем алай керәсем килми шул, трактор белән шаулап-гөрләп паркка керәсем, гаражыбызга кереп, үз урынында ДТне сүндерәсем килә, ди. «Әйдә соң, буш трактор табарбыз», – дим. «Юк, – ди бу, – пуезд китте. Минем аяклар бетте. Егерме ел Сабан туе батыры калдым. Шөгыльләнмәгән килеш көрәшеп. Аннан Кабык Күпер авылы янында язгы ташуны чыкканда трактор сүнде минем, Кукмарага ашламага барганда. Бер көтү трактор идек, Хәсбәтулла гына калды миңа ярдәмгә, бүтәннәр Кукмарага китеп бардылар. Хәсбәтулла белән ташу ерып кердек, бозлы суга чума-чума, трактор алдындагы ыргакка трос эләктердек. Аннан Хәсбәтулла тракторы белән өстерәтеп чыгарды, кабыздык. Суык җил үзәккә үтте инде, бөтен җир су бит. Сыккан булдык киемнәрне. Итектән суларны агызган булдык. Кабык Күпергә керер идек, анда бер өй дә юк, аннан – Шәмәк, кереп җылынасы калган шунда, кипшенәсе. Кая ул!? Соңга калабыз, янәсе, йөк төяргә, аннан 40-45 чакрым барасы да бар әле. Трактор кабиналарыбыз да җылы түгел, Тәкәнеш кибетенә кереп, икебезгә бер яртыны салу гына исән калдырды безне. Ә аяклар бетте. Әнә Хәсбәтулланың да рәте юк. Озакламый ул да ташлар тракторын», – ди. Еламый гына Рәхмәтулла абый, күзеннән яшь кенә чыкмый. Миңа да аны тыңлап тору шулкадәр авыр булды. Менә, җегетләр, без май-балчык белән буталып эшләсәк тә, бергәләп шау-гөр килеп яшәүгә берни җитми икән – шуны белегез. Рәхмәтулла абыйны тыңлагач, шуны аңладым. Сагына абзый ДТ тракторы белән дөньяга хуҗа булып йөргән чагын, ат җигүенә шулкадәр дә кимсенеп йөри икән. Баһадир ир-ат иде, Сабан туе батыры! Ә минем яннан шулкадәр дә бөкрәеп, кечерәеп атлап китте. Коймадан атын ычкындырды да, арбасына утырырга да онытты, дилбегәсен җирдән өстерәтеп, Кәҗә баткан күперенә төшеп китте. Мин аны шулкадәр дә кызгандым! – дип сүзен төгәлләде Раданис.
Паркның югары зират ягындагы капкасыннан бульдозер күренде. Ул, челтер-челтер аккан чишмә тавышын чыгарып, әкрен генә бара, шундый да басынкы, шундый да тыйнак, ашханә янындагы утыргычларда каргалар кебек тезелгән ир-ат яныннан оялчан кыз бала атлап бара, диярсең. Билгеле инде, бу иплелеге белән бар дөньяга яраган, бары тик чуар йөрәкле колхоз рәисе Зәкәрия Мортазин күңеленә генә ятышлы булмаган Рәхимша Гаделшин иде. Паркны ташбака тизлеге белән кыл урталай кискән трактор ашханә янына туктады. Кабинадан Рәхимша күренде. Янына килгән ферма мөдире Илдус Мөхәммәдиев белән нәрсәдер сөйләштеләр дә, ашханәгә кереп китте.
Ашап чыкканнан соң, койма буендагы озын өстәл артына утырды. Кәниф белән күрешкәч, сөйләп китте:
– Менә, кәкә[3], иртән солярка салдым да Аргыякка төшеп киттем. Миңа инешләр аша чыга торган урыннарны бульдозер белән тигезләргә, комбайн, машина-тракторлар ипле йөрерлек итеп көйләргә нәрәт бирелде. Уйлап барам: Чегән тавыннан төшкәч алты-җиде урын бар инде көйләргә. Кайдан башларга? Минем арттан гөлләр чәчәк атып калырга тиеш, дим. Иң башта Аргыякка чыга торган җирне көйләргә исәп. Элек анда менә дигән агач күпер бар иде, хәтерлисең инде, сугыш беткәч тә шактый еллар торды әле ул.
– Хәтерлим, Рәхимша абый, шунда уйнап үстек.
– Чегән тавын төштем дә, Умный Нәҗипләр бакчасы башындагы шәрләмне бер чыгып, бер чигенеп, ян-яклардан ташлы балчык эттереп, иманга китердем. Аның балчыгын су агызып китә, персидәтелебез Зәкәр Хәбибуллович «Днепр» мотоциклы белән рәхәтләнеп йөрерлек итеп. Бу булды – бер! Дөлмиев Равилләр бакча башындагы инешкә төшә торган җирне дә көйләдем, алга бирәм – сөздерәм, артка чигерәм – көрәкне төшереп бастырам, тигезлим, йөрсен рәхәтләнеп Зәкәр Хәбибуллович! Бу булды – ике! Әле теге күпер урынына ерак. Киттем инеш агымы уңаена вак ташлы юлны бастырып, тирән сулы урынына вак таш сөздерәм, ике тапкыр әйләнеп килдем, бер сиксән метр бар инде ул. Йөр, мәйтәм, Зәкәр Хәбибуллович! Бу булдымы – өч, кәкә!
Шуннан, элек күпер салынган җирне хәстәрли башладым. Аргыяк ярында кара балчык, аны су ашап текәләгән. Башта кара балчык катламын сөздермәкче идем. Туктале, мәйтәм, мең ел буе үләннәр-агачлар черүдән барлыкка килгән Кирмән Башы туфрагы ага да китә бит Кама елгасына, Вандовка урысларына. Инеш буйлап түбәнгә чигенәм дә, вак ташны техника чыгып йөри торган кичүгә сөздереп менәм. Биш-алты сөздергәч, кичүдәге су да саекты, чөнки мин ташын сөздергән җиргә акты. Аннан вак ташны теге текә урынга сөздердем, берничә тапкыр, кара балчык өстенә дә җәйдем. су да чистарды, вак ташлар ап-ак булып күренеп тора. Йөр, мәйтәм, Зәкәр Хәбибуллович! Бу булдымы – дүрт, кәкә!
Шуннай уйлыйм – башлы булырга тиеш тракторчы – Урыс юлы тавына китәргәме, әллә Сәләхигәме?! Тукта, болай итик, Гаделшин, дим, үземә. Башта Сәләхидән төшеп, Казыган Тауга чыга торган җирне көйлик. Киттем менеп Чирай Исмәгыйльләре каршындагы таудан. Көн матур, Аллага шөкер. Киттем төшеп Сәләхи тавына таба. Су-Елгага 1924 елны тулысынча күченгән урам буйлап келтерим. Өйләре дә юк, кешеләре дә, ә бу урамнан кырык йорт күченгән. Ә шулай да миңа рәхәт, чөнки монда урам булганын беләм.
Төштем Сәләхидән. Авылдаш Сәләхи абый кабере яныннан узганда дога укыдым. Әби өйрәткән иде. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун...
Су-Елга авылының Хәсәнша ягындагы Суфыя чишмәсеннән башланган Кирмән инеше – аны икенче төрле Кече басу асты елгасы дип тә йөртәләр – шактый мул сулы. Бигрәк тә Алмагач чишмәсе көчле. Техника кичүне шактый иңдергән, су тирәнәйгән. Ике яктан да ташлы балчык эттереп, яндагы ярлардан да алып, күтәрттем юлны. Көрәкне төшереп тә, төшермичә дә таптаттым. Тирән чокырлы җир калмады. Йөр, мәйтәм, «Днепр» мотоциклы белән, Зәкәр Хәбибуллович! Бу булды – биш!
Шуннан Нормага таба төшеп киттем. Киндер фабрикасы уйсулыгыннан уздым да, авылыбызның Аргыяк тавыннан төшеп, инешне кичә торган җиренә килдем. Кабинадан төшеп, теге якка, бу якка чыгып, тракторым белән киңәш-табыш иткән булдым. Монда да кичү тирәнәйгән, төбендә ташы да аз. Аргыяк урамыннан төшә торган тауны бераз сөзәкләп кистердем дә, ташын инештән чыга торган җиргә салдым. Байтак кына маташтым. Аның каравы, тауның янга авышлыгы тигезләнде, инеш кичкән җир дә ныгыды. Бу булды – алты! Йөр, мәйтәм, Зәкәр Хәбибуллович!
Киттем менеп Урыс юлы тавыннан. Текә инде, кәкә. Басу юлыннан барып, Саурыш елгасы тавыннан инешкә төштем. Текә инде, кәкә! Моны сөзәкләү өчен бер ай эшләргә кирәк. Аннан, тауга таш җәйсәң генә юл сакланачак. Бүтәнчә, язгы ташкын сулар, яңгырлар балчыгын агызып китә, ерганаклар ясала.
Инеш аша чыгу юлына вак таш эттереп, таптап, тигезләп мәш киленгән. Ләкин шәп килеп чыкты! Йөр, мәйтәм, Зәкәр Хәбибуллович! Бу булды – җиде.
Туктале, мәйтәм, Гаделшин, сәгать ничә микән?! Мин сәгатьтә аз ялгышам. Төштем дә кабинадан, кояшка карадым: тучны, беренче ярты бар. Кабинадагы кәчтүм кесәсеннән сәгатьне алып карасам, биш минутка гына ялгышканмын, әллә сәгать дөрес түгелме?!
Я, нишлисең, мәйтәм, Гаделшин? Нурсабахың чәй, сөт, ипи мазар тыкмакчы иде, алмаган булдың, кыйланып, әчи, янәсе. Менә әче инде хәзер. Авылга кире кайтсаң, сөяк-санакны шалтыратып, яңадан Рәхимулла Чүнниге янындагы елга юлын көйләргә киләсе була, барыбер куып җибәрәчәкләр.
Киттем менеп буй каен урманы кырыеннан Казыган таудан Рәхимулла чүннигенә илтә торган юлга таба. Әле урманчы Хәбир утырттырган каеннар тәбәнәк кенә, ләкин исәннәр, корымаганнар. Куян Сәхие Саурыш елгасында таналар көтә, бик тә саклый икән агачларны. Көйләдем юлны, хет комбайн белән чык, хет машина, хет «Днепр» белән. Рәхәтләнеп йөрсен Зәкәр Хәбибуллович! Мортазин! «Кызыл партизан» колхозының дуамал персидәтеле! Бу булды – сигез, кәкә!
Тамак бер ачып ала да, аннан онытыла ул. Киттем Тәпәчлеккә. Су-Елгадан төшкән инештәге чыгу урынын көйләргә, мин әле генә көйләгән Саурыш елгасыннан ике чакрым бар инде ул. Барып җиттем, төштем текә таудан, моннан техника белән төшеп кенә була. ДТ менә, анысы, ә башкалар – юктыр, менә алмый. Монда таш җитәрлек, инеш төбе дә ышанычлы, яр кырыйларын сөздереп киңәйттем, агрегатлар эләгеп имгәнмәсен дип: сукамы, культиватормы анда, жаткамы. Ә комбайннар бу яктагы басуларга я Казыган тау аша, я Су-Елга ягыннан керергә тиеш була инде, чөнки каршы тау бик текә. Бу булды – тугыз, кәкә! Йөр рәхәтләнеп, Зәкәр Хәбибуллович! Төшүен төшәрсең мотоциклың белән таудан, анда да, белмим, әйтә алмыйм, ә менә алмыйсың, хет люлкә тәгәрмәчең тартса да!
Киттем келтер-келтер дүрт юл чатына менеп. Югары оч урамына төшә торган таудан төштем дә инештән чыга торган җирне көйләп ятам. Саттаров Габделхәй төшеп килә. Көйләп бетердем дә кабинадан чыктым.
– Хәлләр ничек, Рәхимша абый? – ди.
– Шәп мәйтәм, менә унынчы кичүне көйләдем. Йөрсен, мәйтәм, Зәкәр Хәбибуллович «Днепры» белән!
– Алла, бигрәк күп була түгелме соң бу? – ди, беләм, минем салпы якка салам кыстыра бу. – Ашаттылармы соң? – ди.
– Юк, минәйтәм, ашамагач, тракторга да җиңелрәк.
– Менә, капка төбен тигезләп китә алмассыңмы, таш мазар салган идем.
– Була ул, Габделхәй, син үзең дә бер әйтүгә тыңлыйсың, дип, мин дә моның салпы ягына салам кыстырам. Кая бер әйтүдә тыңласын инде, әле әйткән дә юк бит.
Сыпырдым өй турыларындагы урам юлын. Булдырган Габделхәй, әллә ничә йөк шәрләм ташы алып менгән инештән. Ялт итеп калды турылары. Бу булдымы – унбер, кәкә! Йөрсен Зәкәр Хәбибуллович рәхәтләнеп алар турыннан да!
Габделхәй әче бал алып чыкты, ашарга керергә кыстаган иде дә, юк, мәйтәм, паркка кайтам, Сәрия ашханәсендә ашыйм. Ашасаң да ашады дип язалар, ашамасаң да.
Шәп икән әче бал. Тәмам җебетте. Беләсең, мин аз сөйләшә торган кеше. Менә кайчаннан бирле лыгырдап утырам, сине аптыратып. Аннан, көне буе тракторда иләнеп йөрү ардыргандыр да. Көне бик шәп, гаҗәп эссе булды. Аннан, ашамаган булгач, тиз исерә ул кеше. Нормальне, хәзер тракторны гаражга илтеп куям да – өйгә, Нурсабах апаң янына кайтам, өй ике адымда гына. Тракторсыз кызу йөрим мин.
– Бер сөйләшеп тә утырырга кирәк инде, Рәхимша абый, менә мин сине комсомол прожекторына яздырам әле, шигырь белән, Зөлфәткә әйтеп. Кешенең ике-өч көн эшлисе эшен бер көндә тәвәкәлләп кайткансың, ашамаган-эчмәгән килеш.
– Рәхмәт, кәкә. Эчүен эчтем анысы. Ә зоотехник Илдус, иртәгә нәрәдтә силос базларын чистартырга сорасам, ничек булыр икән, дип килгән, хәл белергә. Бик тә мәгънәле кеше. Ул нәрәдтә сорар, ә мин ватык булсам, я тракторым, я үзем? Ә болай – чалт-чолт, белеште.
Ә, аннан тагын бер әйберне сөйлим әле. Узган елның кышында ферма юлларын ачарга нәрәд бирелде. Әйткән җирен дә ачтым сыер фермасында Илдусның, әйтмәгән җирен дә. Канәгать калды бу. Норманың Фәтхулла: «Клуб тирәсен ачкан булырсың да, минем капка төбен сөздереп ташларсың әле», – ди. Ветврач, ничек тыңламыйсың? Синдә дә бар маллар, миндә дә, ә алар чирләмичә тормый.
Киттек төшеп Нормага, Фәтхулла ат чанасында, мин трактор белән. Чистарттым клуб янын да, Фәтхулла капка төбен дә. Үзем сизенәм: персидәтел шушы урамнан йөри, күрә инде, я сөздергәндә, я соңыннан да. Әйдә, мәйтәм, персидәтелнең капка төбен дә бер-ике эттерим, аннан дуңгыз фермасына кереп буталып чыгармын.
Фәтхулладан калмады – спирт салып бирде. Дуңгыз фермасына килеп кенә кердем, Мәснәви Гаффаров йөгереп килде, ферма мөдире:
– Ничекләр төшәсе иттең, абыкаем, шулкадәр дә кирәк идең!
– Алла барысын да күрә! – дим. Чөнки Фәтхулланың спирте кан юллары аша йөгерә дә, телдән бал булып тама. Юлларын ачтым, силос базларына ат белән йөри торган җирләрне дә иркенәйттем, атчылар рәхмәт укыйлар. Мәснәви мәгънәле ул, салып бирде, ачылмаган шешәне ачып, кулга йодрык кадәр ит тоттырды. Шикләнеп ашама, Рәхимша абый, тана ите, мин, дуңгыз фермасы мөдире булсам да, чучка ите ашаганым юк, әти белән әни бик дини безнең, ди.
Менеп киттем Норма урамыннан келтер-келтер. Тамак тук, кәеф шәп. Кирмән Башына, үзебезнең авылга мендем генә, Йосыпов Кави каршыга чыкты. Ветврач. Фәтхулла мактанган моңа капка төбен ачтырганын. Көрәдем Йосыповның капка төбен, ул утызынчы, мин утыз беренче елгы, яшьтиләр диярлек. Тагын эләкте миңа Фәтхулла спирте белән бертуган спирт.
Агроном Хәбибуллин Хөсәен капка төбен чистарттым да, анда да эләкте инде. Паркка кереп тракторны гараж янына туктаттым, кабинадан төштем, гусеницаны ычкындырмый гына басып торам. Әллә каян колхоз персидәтеле очып чыкты – ул әкрен йөри белми. Сүгенә бу. Мине гусеницадан суырып та алды, сугып та екты. Сугып егуын аны кем дә сугып ега, менә торуы аның. Ә мин тордым! Тагын сугып екты. Тагын ничек булса да тордым! Тагын сугып екты Мортазин. Мин аңа үч итеп тагын тордым да:
– Син дә миңа бер кирәк булырсың әле, наным! – дидем.
Кызулык белән ул минем сүзне аңламагандыр. Ләкин Норма халкының яратып әйтә торган сүзе – наным, моның зәһәрлеген киметкәндер. Кулын селтәп, сүгенеп китеп барды бу. Каяндыр механизаторлар җыелды да:
– Нәрсә дип әйтеп туктаттың син ул хулиганны? – дип сорыйлар.
Ә мин:
– Син дә миңа бер кирәк булырсың әле, наным! – дим.
Егыла-егыла көлә механизаторлар. Тагын сорыйлар. Инде мин тракторның гусеницасын эләктергән идем, тагын әйтәм:

Зәкәр Хәбибуллович алтын кеше инде ул, үзе дә исерек булган, мин дә бераз чеметкән. Тракторны гаражга кертеп, суын агызган идем, килеп җиткән бу:
– Рәхимша абый, син кайда булдың соң? Райкомның беренче секретаре килергә мөмкин дигәч, дуңгыз фермасы юлларын ачасы бар, дип эзләттем мин сине.
– Ачтым инде мин аны, шуннан мендем генә, наным.
– Абыкаем, гаеп миндә, яме. Бераз тоткан идем, беренче килмәгән сөенечтән. Әйдә, ашханәгә кереп чыгыйк әле. Нурсабах апага, егылдым, дип кенә әйт, йөзеңә сукмадым. Ишеттерәләр инде аңа.
Ашханәгә кереп, татуланып чыктык Зәкәр Хәбибуллович белән. Ярар, була инде ул эшләгән чакта, – дип сүзен тәмамлый Гаделшин.
– Рәхмәт, Кәниф, мине болай иркенләп тыңлагын кеше юк иде әле. Ашык-пошык яшибез. Рәхмәт, кәкә, – дип саубуллашып, тракторына таба теркелдәде Гаделшин. Ник бер атынып карасын. Иркенләп сөйләшеп утыру аның күңелен тәмам бушаткан иде.
Менә шундый кешеләре белән гөрләп тора безнең машина-трактор паркы. Паркның Мыкра Хәятлары янындагы почмагында чирәмлек. Чирәмлек өстенә брезент җәелгән, аның өстендә ачкычлар, монтировкалар, домкрат, тагын әллә нәрсәләр таралып ята. Янәшәдә МТЗ-80 тракторы, аның арткы күчәре бүкәнгә утыртылган. Хуҗасы Рифат Каюмов, тәгәрмәчләрне киертергә ярдәм итмәсләр микән, дип, гаражга дус-ишләрен эзләп киткән. Әнә киләләр дә инде. Зәйнуллин Әлфәт, Исмәгыйлов Вакыйфны иярткән. Күчәргә киертергә әзерләп куелган тәгәрмәчне җирдән торгыздылар да, тәгәрәтеп алып килделәр, ике яктан ломнар белән якынайттылар. Рифат тәгәрмәч тишекләренең болтларга туры килүен көйләп торды да янәшәдәге брезенттан гайкалар алды, ипләп кенә бора да башлады.
– Ярар, егетләр, әйдә, теге ягын куйыйк, монысы булды моның. Кабат үзем ныгытып бетерермен.
– Юк, бүленеп килдек, бергәләп эшләп бетерәбез инде, – диде Әлфәт.
– Минем комбайнга да запчасть кичкә генә кайта әле, булышам, – диде Вакыйф.
– Рәхмәт, егетләр.
Икенче тәгәрмәчне дә тәгәрәтеп алып килделәр. Рифатның тельняшка кигән гәүдәсе тракторның әле бер, әле икенче ягында күренгәләде. Гайкаларны янәшә куйды, ачкычларны чирәмгә ыргытты. Ике ломны кабинага сөяде һәм кулына монтировка алып, уң як тәгәрмәчне күчәргә киертергә әзерләнде. Беркеттеләр, нишләп беркетмәсеннәр! Гайкаларны башта ачкыч белән бордылар, аннан ачкычка торба киертеп, шыгырдаганчы. Утыртылган бүкәннән дә төшерделәр.
– Егетләр, мин әни яныннан әйләнеп килим әле.
Рифатның әнисе Миннур апа – кибетче. Кибетченең дә ниндие әле! Орденнар, медальләр белән бүләкләнгән сатучы.
– Ярар инде, паркта тәртип шундый булгач, әйләнеп килсен. Ләкин бу эсседә эчү бетерә инде организмны, – диде моннан берничә ел алдан гына Мөбарәкшин Хамис абыйсында комбайнчы ярдәмчесе булган Әлфәт. – Менә эчү дигәннән, мин комбайнда эшләгәндә, Хамис абый әле каенлыкта, әле елга буенда кәеф-сафа корып ятты. Ә миңа ышанды рульне, көн эшләдем, төн эшләдем, республикада беренче урынны алдык бит. Персидәтелнең хезмәт хакын түлисе килмәде. Хәзергесе белән дә премияләрне алу өчен ничә ел судлашабыз, ләкин барыбер алам. Алгач, шәһәргә китәм. Хамис абыйга бүләккә бирелгән мотоциклны да бирдермәде персидәтел Закир абый.
– Әйе шул, – диде Вакыйф. – Быел кыш Шакирҗанов Галимҗан Мамадыштан барда ташыды. Кырык чакрым барасы, кырык чакрым кайтасы «Беларусь» тракторы белән. Кайсы тәүлектә – дүрт, ә берсендә алты рейс ясаган. Хезмәт хакы баш бухгалтердан да, персидәтелдән дә артык чыга, дип, түләмәделәр. Галимҗан дулап йөри, китәм Зәйгә, туганнарым янына, ди. Китә дә! Нәрсә булган инде бер-ике ай акча эшләп алса, аның каравы, фермадагы маллар тук. Сөт күп. Әллә ничә техника куасы да юк.
Рифат тельняшкасын җемелдәтеп килеп тә җитте, консерва ачып алдылар...
Әле Вакыйф Хөсәен улының Мамадыш районы комбайнчылары арасында беренчелекне аласы еллары алда иде.
Әле Әлфәт Нигъмәтулла улының 1986 елда, колхоз рәисе белән каршылыкка кергәч, райкомның беренче секретаре һәм военкомат аша Чернобыль афәтен сүндерергә җибәреләсенә дә, медальләр, «Батырлык» ордены белән бүләкләнәсенә дә шактый еллар бар иде...
***
Нишләп бу Дөлмиев Равил тракторын ташлап умарталыкка китә икән?! Әле генә Зәйнуллин Шәйдулла абыйны һәм аны медаль белән бүләкләгәннәр иде.
– Хикмәте менә шунда да инде аның, – диде Закиров Хатыйп. – Сине зурлап бүләкләгәннәр икән, син дә тыңларга тиеш. Казанның да, районның да умартачылыкка игътибары зур. Менә бездә хәзер Шакирҗан абый умарталыгы Су-Елгада, Харис абый умарталыгы Мокат уязында, Гәбденур умарталыгы Хәсән чүннигендә, ә Равил абый умарталыгы Чеби аланына урнашкан. Барсы да чәчәкле-чуклы урыннарда. Бал да бирерләр, пакет та сатарлар. Безгә нәрсә, колхоз кассасына акча керсен дә хезмәт хакы алыйк. Кем дә булса хастаханәдә икән, хәлен белергә барганда, сеткаңда банка белән бал булсын. Минем үземә бал әллә бар, әллә юк. Аннан, Равил абый сәламәтлеген тә чамалы дигән иде. Ул бик чәүчәләк. Аңа әле умарталыгын юктан бар итәргә кирәк, җиңел эшкә китмәде. Ләкин малайлары, кызлары бар. Хатыны Земфира апа тырыш. Корырлар умарталыкны. Янәшә басуга карабодай чәчтем, ул тирәдә Яке елгасы тармаклары, аннан күпьеллык басуы.
– Ел бар нәрсәгә дә уңай килә әле. Бәрәңге сабагы да куе яшел төстә, утырткан яшелчәләр дә көн дә үзгәрештә, елгада малларга үлән дә җитәрлек, Аллага шөкер, – дип элеп алып китте Норманың Хөснулла Шәмсетдинов.
– Сабан туйлары тыныч кына үтте. Печән ега башлыйбыз, косилка тагабыз бүген, комбайннар да чабарга әзер. Иртәгә тотынабыз. Рәхимша абый бездәге базларны да, Нормадагы силос базларын да чистартты. Ферма атчылары баз төбенә басудан узган елгы саламны ташыдылар. Тиздән безне баз таптатырга куярлар, – диде Фәнис Ахунҗанов.
– Мине дә шунда инде. Бергә эшләрбез, ташлап бетермәссең, – дип шаяртып алды Хатыйп абыйсы, әле күптән түгел генә механизаторлар гаиләсенә кушылган яшүсмергә. – Исән-сау эшләргә язсын. Нинди генә хәвеф-хәтәр булмады инде безнең механизаторлар арасында.
Нормада машина авып, Хаҗиев Рафаил абый, Корбангали үлде. Аннан, 1966 елда, уналты яшендә Хәснетдинова Гөлдәүсә китеп барды. Мөхәммәдиев Хатыйп абый тракторга тапталды. Исмәгыйлев Вакыйф әздән генә калды. Сафин Вәккас абыйны комбайн, кирза итегеннән эләктереп, әздән генә турап атмады. Кара төтеннәр атып, үкереп суыра икән барабан. Әлфәт Зәйнуллин килеп сүндереп кенә калган.
– Сез, яшьләр, хәтерләмисездер дә, әле тумаган да булгансыздыр, бу паркның уртасында җирне казып эшләнгән заправка бар иде. Солярка, бензин, майлар шунда саклана. Гаять зур землянка, подвал. Өсте балчык белән күмелгән. Заправщик булып Сафин Хамис абый – Дию Хамисе – эшләде. Күрәчәге булгандыр инде – куыклы лампасыннан капты микән, әллә шырпы сызганмы, кем белә – подвал яна башлаган. Бензин, солярка, майдыр аның җиренә дә сеңгән инде. Коты чыккан Хамис абый, сүндерергә азапланып, янып-көеп беткән иде. Үзе аксак бит әле, бер аягына гына ныклап баса. Коты чыккан инде аның, ничәмә-ничә тонна ягулык салынган мичкәләр шартлар да, ярты авылны янгын чорнап алыр дип. Озак ятты больницада, – дип сүзен тәмамлый Илдус Морзаханов.
– Кая, урып-җыюга дип бүленгән солярка, бензинны, майны ташып бетердеңме әле, Вәкил? – дип сүз ката шофер Миннеханов Мостафа.
– Абыкаем, күп калмады. Силос, сенаж сала башларга җитә. Әле заправкадагы сыемнар туп-тулы. Мине шуңа туктатты баш инженер.
– Ә Илсур Хәсәнеч автомашиналарга запчастьләрне алып кайттымы?
– Автомеханик Якуповның үзеннән сора, Мостафа абый. Ул бит бортовой машина белән йөри тимер-томырга. Кайбер нәрсәләрне генә сельхозтехникадан мин кереп алам, доверенность биргәндә.
– Менә, машинаны төзәтеп бетердем, яңа аккумулятор алып кайтам, дигән иде.
– Әйткәч, алып кайтыр.
– Ярар, китим әле, Мостафа абый. Заправщикны күрәм, сыемнар берәр машина солярка салырлык бушамады микән?
Ягулык ташучы Шакиров Вәкил белән саубуллашты гына, паркка тимер-томыр төягән машина дөбердәп керде, склад ишеге янына туктады. Кабинадан чыгучы Илсур Хәсәнечнең күзлек пыялаларында кояш биеп алды.
– Әллә инде, әллә инде? Нихәлләрдә йөреп кайттыгыз, Хәсәнеч?
– Сине сөендерергә йөрим, үзебезнең Норма кияве син, Мостафа абый!
– Әллә инде, әллә инде?!
– Бар, йөгер, Мәрданова Рәшидә янына, менә документы, 75ле өр-яңа аккумулятор яздырып ал. Аннан, бик тәрбияләп, саклап йөр, урлатма, искегә алыштырмасыннар. Бик авырлык белән алдым. Бездәге техникаларга да йөзләгән аккумулятор кирәк: ул йөк машиналары, җиңел машиналар, белгечләр йөри торган мотоцикллар; нинди генә трактор, комбайн юк. «Пүлт-пүлт» тракторлары гына да бер ай көтә.
– Ярар, чаптым, саклап-кадерләп тотармын, рәхмәт.
– Беләм мин сезне, рельсны да вата торган егетләрне!
Автомеханик Илсур Якуповның соңгы сүзен әллә ишетте Мостафа, – Кафтан – кушаматы шундый, – әллә юк. Инде аның күңеленә шатлык тулган, күзендә «бутылка-хлеблар» түгел, аккумуляторлар ялтырый иде. Шулай булмый соң!
Сабан туйлары әйбәт кенә узды. Тагын шофер Хәбибуллин Нурулла батыр калды. Хезмәттәш. Абзары тулы мал-туар: сыеры, танасы, кәҗәсе, сарыгы. Инде Сабан туена да урманнан сәрдә чабып алып кайттылар, «Муравей»га төяп. Күпмегә генә җитте ул!? Сарай артларында киртәләгән урын бар, көтүдән кайткан маллар шунда ябыла. Сыер маллары аерым, кәҗә-сарык аерым. Һәр көнне дөнья печән кирәк, сауганда да, төне буе ашап чыгарга да. Менә, Алла боерса, яңа аккумуляторны алып машинасына куйсын әле, китә шуннан малларга офыклар ачылып. Өй тулы балалары: Илсур, Рәзинә, Ильяс, Илгиз. Умырып ашый, күзгә күренеп үсә торган чаклары – сөтсез, итсез буламы соң?! Хатыны суганын, кыярын, помидорын, кабагын да үстерә, билгеле инде, бәрәңгесен дә утырталар. Тавык, каз, үрдәк асрамыйча да булмый. Аларның Яке урамындагы өйләре аулакта, каршыларында өйләр юк. Нәрсә булса да, Мостафаның машинасы йөреп торырга тиеш. Ат аунаган җирдә төк кала, ди. Машина тартмасында печән, салам, сенаж кайта. Икмәк ташысаң, кош-кортка җитәрлек арыш, бодай, арпа себереп алалар, иренмә генә. Авылда, техникада эшләмәсәң, яшәү бик авыр. Ким куеп, ат җигәргә кирәк.
Менә куйсын әле ул яңа аккумуляторын, бисмилласын әйтеп.
***
Автомеханик Илсурның да бик кәефле көннәре. Әнисе Миңлекамал апа исән-сау. Энекәшләре Илдус, Ильяс, сеңлесе Гөлсинә кайсы эшли, кайсы укый, кайсы эшли дә, укый да. Үзе Яңа авыл кызы Рәмиләгә өйләнде, хатыны колхозда бухгалтер, кызлары Ләйлә үсә, Аллага шөкер. Гаиләңдә тәртип булмаса, күңел тыныч булмый ул. Эштә дә тынычлык кирәк. Менә Сафин Кәниф абыйсын да сөендерсен әле. Аның комбайнына да олы аккумулятор апкайтты. Хөрмәт итә Илсур Сафиннарны. Вәккас, Кәниф абыйлар – комбайнчы, уллары Наил белән Фаил – ярдәмчеләре. Мостафа абый белән аларның әтисе Хуҗа – бертуганнар. Мостафа улы Мәсгуть абый да улы Илдар белән комбайнда. Сафин Мулләхмәт тә улы Әсәт белән эшли. Сафин Миннехан абый да улы Рәис белән ашлык суга.
Гаилә подряды күмәк хуҗалыкка зур файда китерә. Сафин Миннәхмәт тә утыргалый комбайнга. Урып-җыюда Сафиннар – төп көч. Әнә Кәниф абый бирегә килә. Мостафа абыйдан ишетте микән?
– Нихәлләр?
– Әйбәт әле, Кәниф абый. Сөенчегә нәрсә бирәсең?
– Әгәр дә аккумулятор алып кайткан булсаң, нәрсә әйтсәң, шуны.
– Ярар, бер каз оясы үреп бирерсең, Рәмилә сорый анда, ләкин бушка түгел.
– Син, Илсур, безнең туган икәнне белмисең, ахры.
– Ничек?
– Сез Фәрхуллина Шәмсеруй апаларга, аның кызы Хөснуруй апаларга туганмы?
– Якын туган, Кәниф абый.
– Без дә Шәмсеруй апаларга бик якын туган бит.
– Менә сиңа әтәч, таң атып беткәч! Туганыма алып кайтканмын икән аккумуляторны. Бар, яздырып чык бухгалтериядән, документын Мостафа абыйга биреп керткән идем.
Автомеханикның кәефе тагын да күтәрелде. Беләсезме, ни өчен кәефле ул? Белмисез шул!
Моннан бер атна элек Мамадыш сельхозтехникасында аны «Пятилетка» совхозы директоры эзләп тапты, рәеш киемнән.
– Якуповмы? – ди.
– Әйе, Илсур Хәсәнович Якупов, «Кызыл партизан» колхозы автомеханигы.
– Бабаңнарның кем икәнен әйт әле, Илсур Хәсәнеч.
– Галләмов Фатыйх әни ягыннан, Якупов Юныс – әти ягыннан.
– Менә, менә! – дип елмаеп җибәрде совхоз директоры. – Синең бабаң, Илсур Хәсәнеч, безнең «Пятилетка» совхозының беренче директоры, аны төзегән, ныгыткан, исемен илгә чыгарган кеше. Без кичә генә совхозның юбилеен зурлап бәйрәм иттек. Бабагызның исемен еш телгә алды ветераннар. Исән түгел икәнен дә ишеттем. Юныс аганың Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинны эшкә алганын да, бергәләп эшләгәннәрен дә сөйләделәр. Гафият абый һәйкәле янында булды тантананың башы. Табыннар да шәп иде, кеше дә күп иде. Тик менә минем күңелдә төер калды: Юныс ага ягыннан бер кунак та чакырылмаган икән, ә мин – яшь җитәкче, Норма, Кече Кирмән халкын белмим. Таяк бит ике яклы, совхоз кадәр совхоз төзегән кешене дә онытсак, мине алга таба кем искә алыр, кул астында чакта эшчеләремне тәрбияләмәсәм, дим. Шулай бит инде, Илсур Хәсәнович?
– Дөрес.
– Бүгенме, үзегезгә уңайлы көннеме, безнең идарәгә кереп чыга алмассызмы? Иркенләп сөйләшеп утырыр идек, Юныс ага Якуповны искә алып.
– Бик зур рәхмәт, бабайны онытмавыгызга, чакыруыгызга. Аерым көнне килеп мәшәкатьләп йөреп булмас, үзегез беләсез, Сабан туе үтте, ял бетте. Көн дә запчасть ташыйм. Берәр сәгатьтән тимер-томырны алып бетерәм, шофер белән юл уңаена кереп чыксам ничек була соң? Әле бит сәгать бер генә.
– Бик шәп булыр, Илсур Хәсәнеч! Күрешкәнгә кадәр, сау булыгыз.
– Сау булыгыз. Рәхмәт.
Машинаны төягәч, ашханәгә кермичә булмас, дигәннәр иде Шәрифуллин Гарифулла белән, Ходай турылады. Керәсе ризык тешеңне сындырып керер, ди.
«Пятилетка»да Илсур белән Гарифулланы бик тә хөрмәтләделәр. Юныс бабасы, нәселләре, туганнары, үз гаиләләре турында да сөйләргә туры килде табын артында. Әтисе Якупов Хәсәннең Бөек Ватан сугышыннан соң Казанда уздырылган тальянчылар конкурсы лауреаты булганын әйткәч: «Талантлы нәсел һәрьяклап булдыра шул», – дип баш селкеп тордылар. Күчтәнәчләр бирделәр, гозерең булса, кил, булышырбыз, дип озатып калды хуҗалар. Килми Илсур, ул бит «Кызыл партизан»да эшли, «Пятилетка»да түгел, ләкин әйтүләре, бигрәк тә авылдашы Гарифулла янында Якуповлар нәселен зурлаулары күңелдә иксез-чиксез горурлык уятты, йомшап-йомшап та киткәләде ул. Күзлек парлана, дип кулъяулыгы белән күзләрен сөртте. Изгелек җирдә ятмый, халык белмәсә, балык белер, дип дөрес әйтәләр.
Озак бушаттылар машинаны. Һәр тимер-томырның үз бүлеме бар: подшипникмы, рычагмы, ременьме, лампамы. Әнә, Кәниф абыйсы да кәгазь тотып килә, кош тоткан диярсең. Хәзер аккумуляторын бирә. Складны бикли. Бишекле мотоциклын кабыза, хатынына дәшәр дә Нормага, туган авылында төшеп китәр, чөнки эш сәгате чыкты, тимер-томыр сорап килүче күренми.
Әйе, «Кызыл партизан» колхозының машина-трактор паркы гөрләп тора. Эшне ишле, тырыш, бердәм нәселләр башкарды. Бу парк, анда эшләүчеләр Кәнифкә шулкадәр якын, комбайнындагы детальләрне ничек белә, хезмәттәшләрен дә шулай белә. Нәселләрен, һәркайсының күңел тирбәлешен, холкын-фигылен дә. Алар да Кәнифне белә. Менә шундый гаиләдән ул Кәниф Сафин.
Механизаторлар дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар: Америка президентын да парк капкасы янындагы сазда чайкап алалар, райондагы сәясәткә дә бәя бирәләр.
Көндезге ашны ашаганнан соң, парк капкасы янәшәсендәге озын өстәлне әйләндереп алган утыргычларга кунаклап, уен-көлке сөйләшү ир-атларга Аллаһ насыйп иткән иң рәхәт ял иде. Кәниф белән Вәккастән: «Нәрсә ул ял?» – дип сорасаң, мөгаен, ашханә янындагы өстәл янында гөрләшү, урамнан үткән-сүткәнне күзәтү, я механизаторлар көнен урман аланында уздыру, дип җавап бирерләр иде.
III бүлек
Вәккас
Ә Вәккаснең: «Ял бөтенләй кирәк түгел ул!» – дип ычкындыруы да мөмкин.
Әйтергә хакы да бар.
Бирәләр күмәк хуҗалыкка санаторийга, ял йортларына юллама. Баручыга бер тиен акча түлисе түгел, барырга-кайтырга, юл чыгымнарына да бухгалтерия, профсоюз акча бирә. Ә баручы юк.
Берәвенең койма тотасы, капка ясыйсы бар икән. Менә аның бәрәңге аласы, базга саласы бар икән, быел бәрәңге уңышы әкәмәт тә күп, аны кая куеп бетерерсең?! Менә аларның сыеры бозауларга тиеш икән. Кыш көне абзарда бозау катып үлсә нишләрләр? Өегез тулы кеше, карап торырлар әле, дип ялына профком рәисе.
– Алар кешемени?! Әтиләренә салынган бәндәләр!
– Менә улын өйләндерәсе бар.
– Менә кызы кымшанырга тора.
– Бушка дәваланып, ял итеп кайтырсың, ди профком. Эшләмичә торсам, чирлим мин, – дип боргалана Вәккас Сафин.
Профсоюз рәисе, аптырагач, Вәккасне колхоз рәисе Закир Сафа улы Сафин янына чакырттыра. Хуҗага каршы әйтмәсен белә чөнки.
– Вәккас, син безнең колхозның иң алдынгы комбайнчысы, комбайныңны куюга, фермага слесарь эшенә төшәсең. Гомерең буена бер көн ял иткәнең бармы синең?
Вәккас Закир абыйсының гадәтен белә: аңа синең җавабың бөтенләй кирәк түгел, ул үзе сорый, үзе җавап бирә.
– Менә шул шул, утыз биш ел яшәгәнсең, бер көн ял иткәнең юк. Дөрес, син төптән юан егет, бәлки, биш-алты елга чыдарсың да, ләкин кырыкка кадәр генә яшәргә уйламыйсыңдыр, балаларың үзләре генә тормыш арбасын тарта алмас тагын биш-алты елдан. Ата кеше – өй тоткасы да, ил тоткасы да. Аннан, авырып китсәң, сине кем алыштырыр? Аннан, ул комбайныңны кемгә бирәбез, жәлкедер үзеңә дә. Быел ничә тапкыр көйсезләнде комбайның урып-җыюда?
Закир абыйсы озак туктап торгач җавап бирде Вәккас:
– Өч тапкыр, берсендә күчәр сынды.
– Менә, синең өч тапкыр гына көйсезләнде комбайның, ә күпләрнең утыз өч тапкыр, кайбер механизаторның көн саен, я сәгать саен. Ә ни өчен шулай? Чөнки син комбайныңны җиренә җиткереп ремонтлыйсың, майлыйсың, тәрбиялисең. Моторын да, агрегатларын да. Көн саен двигателен, радиаторын шланг белән өрдереп чүптән, тузаннан чистартасың. Гел тузан болыты эчендә йөрисең бит, ә синең үпкәңне кем чистарта? Юк шул! Менә шуңа зыянланган, имгәнгән җирләреңне дәвалап, сихәтләнеп кайт. Аннан, нишләп сына инде ул тимер? Усталость металла дигән нәрсә бар. Тимергә дә ял кирәк, ярый да аны яңага алыштырып була, ә безнең йөрәкне, үпкәне – юк! Аннан, менә үзең язгы чәчүдә дә катнашасың. Ни өчен пар җире калдырыла? Җир күплектәнме? Юк шул, безне газиз икмәге белән туйдыручы Җир-Ана да ял итәргә тиеш. Аңладыңмы?
Персидәтел озак туктап торгач, әйтте Вәккас:
– Аңладым, Закир абый.
– Синең беркайчан эчкәнеңне күргәнем юк, тәртип бозганыңны күргәнем юк, шулай булгач, кемне җибәрим мин Көнбатыш Украинага? Бар, әзерлән, хәерле юл, иртәгә минем машина белән тимер юл вокзалына илтеп куярлар.
Профсоюз рәисен алып калып әйтте хуҗа:
– Үзең барасың вокзалга озатырга, Казанны чыгып китеп офыкка күмелгәнче карап кал, төяп җибәргәч. Мин Нәфыйков Шәүкәт Абдулловичтан шелтә алдым инде, колхозчыларны санаторийга җибәрмәгәнгә, ә сиңа үзем сылармын.
Казанда вагонга алып кереп, урынын күрсәтеп, багажын урнаштырып, хезмәт күрсәтүче апага кырык тапкыр киртләгән Хөсәен Хәбибуллович платформадан теркелдәп, бер генә түгел, ике кулын болгап, ике метрлы гәүдәсен алга-артка ташлап, төче елмаеп, озатып калды.
Өстеннән биш потлы арыш капчыгын җиргә селкеп атты. Ләкин капчыгы амбардагы көшелгә түгел, вокзал буфетында селкеп атылганга, берничә тапкыр шешә, стакан чәкелдәшкән тавышлар чыгарды.
Вакыт тиз уза ул. Матураеп, ял итеп кайткан иптәш Вәккасне күмәк хуҗалык рәисе поезддан каршы да алдырды, капка төбенә кайтарды, өенә тәпиләтте. Кереп рәхмәт тә әйтеп чыгачак әле, мәгънәле кеше ул Вәккас, дип йөргәндә, комбайнчы өлгермәдеме, ул ял иткән җирдән колхоз идарәсенә хат килде.
Анда колхозның алдынгы комбайнчысы иптәш Сафинның эчеп-исереп милициягә эләгүе, участокка китерелүе, беркетмә төзелүе, штраф түләгәне язылган иде. Хокук саклаучылар иптәшне колхоз җыелышында механизаторлар алдында тикшереп, чара күрүне тәкъдим итә.
Әйтте Закир Сафич:
– Вәккаскә дә мондый хат килгәч! Ышанмыйм! – диде. – Тикшермибез. Әгәр дә тикшерсәк, кабат беркем дә санаторийга бармаячак.
Бетте шуның белән.
Ә вакыйга Көнбатыш Украина шифаханәсендә болай булган. Бер Николай атлы хохол егете белән яши Вәккас. Шәп егет, ләкин иркенәергә ярата, бөтен дәваны да ала, һәркөнне кызмача үзе, бигрәк тә кичкә таба. Күрше бүлмәдәге Иван, Андрей белән кунакка йөрешәләр.
Көннәрдән бер көнне, бүлмәләр тар тоела башладымы, төштән соң ямь-яшел чирәм белән капланган алма бакчасына чыгып кунаклады болар. Вәккасне дә өстерәде Николай, прәме сагыз сыман ябышты инде. Алар белән бер тапкыр да аракы эчмәгән Вәккас иярсә дә иярде, иярмәсә дә иярде. Вакытны ничек тә уздырырга кирәк иде.
Андрей дигәне куеныннан аракы шешәсе, Иван дигәне җыелма стакан, Николай дигәне закуска тартып чыгарды. Чирәмгә Николай башына пилотка итеп ясаган гәҗит җәелде. Башланды шуннан.
Бераз гына читтәрәк, алмагач төбенә чүгәләгән Вәккаскә чират килеп тә җитмәде. Башта Андрей, аннан Иван, аннан Николай стаканның төбен кояшка чөйделәр. Китте кычкырып сөйләшү, көлешү, аны-моны абайламау. Вәккас эчүдән баш тартты. Китте икенче әйләнешкә стакан һәм ... яңадан Николайга барып җитте.
Һавадан очып төштеләрме, җил булып истеләрме, алмагачтан алма булып тамдылармы, әллә язмышка яздылармы – ике милиция пәйда булды. Күз ачып йомган арада Андрей – юк, Иван – юк, Николай – юк! Әллә алдан күреп торганнар?
Китте документ сорау, китте тикшерү. Эчмәдем, дип тә карады Вәккас, аның эчмәгәне чиста, догалы, нурлы йөзенә дә язылган иде. Ләкин, ләкин... Милициягә дә эш күрсәтергә кирәк, агайне, бәлки нәчәлство да яратыр, бәлки премия дә язар. Ә монда нәрсә?! Ни земляк түгел, ни акча төртми, ни юньләп русча белми, шуңа үзен яклый да алмый. Милиционерларга нәчәлство якын, Аллаһ ерак иде.
Ял дигән сүздән гайрәте чигүнең беренче очрагы шулай булды.
Ә икенче очрак... Мамадыш хастаханәсенә салдылар Вәккасне. Гомер буе авыр күтәргәнсең, авыр эш эшләгәнсең, бүсер, диделәр. Операция уңышлы чыкты. Кизү торучы врач та, операция ясаган табиб та:
– Абзый, ял кирәк сиңа, үз-үзеңне сакла, – диләр. Ун-унбиш кенә әйтмәгәннәрдер. Тамагына да ашый Вәккас, коридорга да чыга башлады. Анда теге хирург тагын очрады:
– Абзый, хәлләр ничек, ял кирәк сиңа, – ди.
Хирург узып кына китте. Ял кирәк икән, ял инде! Вәккас коридор дивары янына чүгәләде, комбайн янында чүгәләгән сыман инде. Шуннан, дисезме?! Операция ясаган һәм тегелгән эче ярылып та китте, аны арбада тәгәрәтеп, яңадан операция бүлмәсенә кертеп тә салдылар. Менә сиңа – ял! Шушы хәлләрдән соң да «Ял!» дип әйтмәкче буласызмы сез Вәккаскә!? Әйтмәгез дә, бармый да! Аңа ял – кырларында, фермада, машина-трактор паркында! Әйтмәгән саен!
Хәвеф-хәтәр, дигәннән, ул да, Вәккасләр урамыннан иртән елга үзәненә, кич үзәннән авылга агылучы көтү сыман, үтеп-сүтеп йөрде. Вакыт-вакыт алар аша да узды.
1935 ел. Вәккаскә өч яшь иде. Ул да абый булды! Энесе Вакыйф туды. Аңа сөенүләр, аңа шатланулар! Ләкин куанычлары озын гомерле булмады.
Беренче октябрьдә күршеләре Латыйфатти дә кыз алып кайтты. Фагыйлә исемле сабыйлары. Ике өйдә дә бәйрәм. Бер-берсенә кунакка йөрү дисеңме, коймак, дучмак ташу дисеңме, ул гөрләшеп чәй эчү дисеңме – әйтеп, санап та бетерерлек түгел! Миңледоха белән Латыйфа сабыйлары белән мунчага да бергә керәләр. Чәп-чәп ошый сабыйларга, ул әниләренең тәмле теллелеге, ул изге теләкләр әйтү дисеңме – барсы да шәп инде менә!
Үтә берничә атна. Вакыйф кисәк кенә үлеп тә китә. Һәркем үзенчә кайгыра. Ә зират киртәсеннән яңа кабергә һәр көнне карап торучы кеше Вәккас була. Хәзер инде ул абый түгел – энекәше юк бит.
Кайгылы көннәрнең берсендә әтисе Галинең апасы Миңлеҗамал әби төшә, хәл белергә. Күчтәнәчләре дә бар. Сүз иярә сүз чыга, Миңледоха күршесе Латыйфа белән сабыйларын бергә мунчага алып керүләрен сөйли.
– Әй, сеңлем, ялгышкансыз. Ике яңа туган сабыйны бер мунчага алып керергә ярамый ич, ырымы бар.
– Хараплар гына иткәнмен икән, – дип сыгылып төшә Миңледоха.
– Үлгән артыннан үлеп булмый, туганым, белмәгәнсең бит, Аллаһтан мәрхәмәт сорыйк, кичерсен, яңа сабыйлар биреп сөендерсен. Әмин. Кая, Вәккас эшеңә булышамы соң? – дип сүзне капылт кына икенче юнәлешкә бора Миңлеҗамал апасы.
Телиме-теләмиме, Миңледоха җавап бирергә тиеш. Ул сүрән генә елмая да, Вәккасен кочып ала:
– Бөтен өметебез Вәккастә инде, әтисе Миннехуҗа көне-төне тегермәндә. Улым йөгереп кенә йөри, өйдә миңа иптәш тә, сөйләшкәнем дә – ул, серләшкәнем дә – ул. Исән-сау гына булсын.
– Ярар, сеңлем, чәйләрең, коймакларың бик тәмле булды. Рәхмәт. Кайтыйм инде. Хөснеруйга ун яшь, ул укуда, ә менә Сөнгатуллага өч кенә, әниләре Шәмсеруй сәфәрдә иде.
– Бик зур рәхмәт, апа, күңелдәге авыр таш уалды сыман, җиңеләеп калдым. Как, бөккәннәрең өчен дә рәхмәт, апакаем. Зират кырыендагы тал-тирәккә кадәр озатыйм әле, аерыласы да килми синнән.
Вәккас тә иярә. Тал-тирәккә кадәр сөйләнеп-серләшеп менә әнисе белән Миңлеҗамал әбисе. Аннан Вәккас белән әнисе зират киртәсе аша Вакыйф каберенә карап торалар. Әнисе медер-медер дога укый. Вәккаскә дә кулларын янәшә куйдыра, кыйблага карап бас, ди. Нәрсә икән ул кыйбла? Сорарга кыймый малай.
Аннан өйгә кайталар. Әнисе сөйләшмәгәч, Вәккас тә эндәшми. Ә бүтән көннәрдә ул бу сукмактан чатыр-чотыр чаба. Тал чыбыгы сындырып ала да кычытканнарның, әрекмәннәрнең башын кыя иде. Бүген ярамый.
Таллыкта кошлар чыр-чу килә. Мәндер тугае янында сандугач өздереп сайрый. Әнисе бүген аларны ишетми. Көчкә-көчкә генә кайтып җиттеләр. Әнисен өйгә кертеп җибәрде дә, Мәндер тугаена чапты Вәккас. Анда кызык. Анда тыныч. Олылар эштә. Бер Гаяз абыйсы очраса гына инде. Латыйфәтти малаена ун яшь, көчле. Ул Вәккасне йөзәргә дә өйрәтте, Казыган тау янына җиләк ашарга да алып бара. Андагы җиләк! Кая анда куллар һәм авызлар гына, киемнәр дә буялып бетә. Андагы Алмагач чишмәсе! Кереп бассаң, үзеңне дә агыза! Аның салкынлыгы! Ә шунда балыклар йөзә. Суы тәмлегә, ди Гаяз абыйсы.
Яр кырыена килеп утырды да су өстен күзли башлады. Нинди генә боҗралар ясамый вак балыклар. Олылары дулкын чыгара, салмак кына йөзәләр. Энекәше Вакыйфны балык тотарга да өйрәтер иде, җитәкләп, кочтырып та йөрер иде... Вакыйфны җилкәсенә күтәргән хәрәкәт ясаган иде Вәккас, утырган җире җимерелеп тә китте, суга да чумды. Бу шулкадәр тиз булды, таш кебек су төбенә китте. Төшә-төшә, һич төпкә төшеп җитә алмый. Аяклары ташка бәрелүгә, иң беренче әнисенең кайгылы йөзен күрде. Әле генә Вакыйфын күмгән әнисе. Дертләп китте Вәккас, аяклары белән этенеп, кулларын чәбәләндереп, су өстенә чыгарга тырышты. Бик озак вакыт узды сыман. Күз аллары яктырып китте дә, ул умырып сулыш алды. Утырган җирендә яр биек, анда менеп булмый, су агып төшкән җиргә каршы барып булмый, көче җитми. Түбәнгә таба барыр иде, ерак, хәле бетеп, төпкә китәчәк. Бердәнбер юл – каршы ярдагы таллыкка. Анда да барып җитә алмас, хәле беткәннән-бетә бара.
Шул мизгелдә аның янәшәсенә тал бөгелде. Вәккас хәлсез куллары белән яшь талга ябышты. Ябышуы булды, тал аны шыбырдатып судан суырып та алды, тураеп, Вәккасне чирәмлеккә тәгәрәтте. Торып утырырга көч тапты малай, үзен кем коткарганын күрергә теләде. Әнисе аны һәр яхшылыкка рәхмәт әйтергә өйрәтте. Ләкин тирә-юньдә беркем дә юк!.. Хәтта кошлар да сайрамый. Бары аны судан чөйгән талдан гына шыбыр-шыбыр тамчылар тама. Озак карап торды Вәккас, исендә дә калдырды: агач кәүсәсендә ике күз бар. Әллә Вәккаскә генә шулай тоелдымы? Ул әле бу күзләр белән 1942 елның июнендә очрашасын белми иде...
Җылы чирәмнән, кайнар җирдән хәл җыйгач кына торып басты Вәккас, киемнәрен салды, сыкты да ботакларга элде. Әнисенә юеш кием белән күренергә ярамый, сораштырыр, ә ялган сөйләү гөнаһ икәнен Миңлеҗамал әбисе гел әйтеп тора.
Хәвеф-хәтер дигәннән... Әнисе Миңледоха Вәккаскә берничә дога өйрәтте.
– Сакланганны саклармын, дигән, әйдә, колхуалланы өйрәнеп карыйк әле, балакаем. Вакыйфыбыз да, әнә, – дип алъяпкычы белән күзләрен сөртә-сөртә кабатлады. – Колхуаллахы әһәде... Я, әйт әле, улым, син аны өйрәнәсең. Миңлеҗамал әбиеңә дә укып күрсәтерсең...
Миңлеҗамал әбиләренә менделәр генә, бусаганы атлауга, Вәккас колхуалласын укып та бирде. Миңлеҗамал әбисе аны кочып алды. Афәрин дә афәрин, ди. Нәрсә дигән сүздер? Аннан чоланга чыгып йөгерде, матур итеп төрелгән как алып керде дә Вәккаскә тоттырды. Алма тәме килә кактан.
Сүз бит как турында түгел иде әле. Хәвеф-хәтәр турында. Менә хәзер Вәккаскә 80 яшь. Нәрсә генә күрмәде, нәрсә генә кичермәде?! Әнисе, әтисе янына төрмәгә барып кайткач, әйткән иде:
– Вәккас, улым, әтиең сиңа ышанам, су буендагы таллыктан утын хәстәрләсен, диде. Быел кыш бик суык була, диләр яшәгән кешеләр. Иң башта юан тал-тирәк тирәсендәге корып коелган ботакларны җыештырсын, аннан таллыктан әзерләсен, ди. Авырларын бергәләп өстерәрбез. Уфалла арбасы, аннан чана белән ташырбыз, улым. Сиңа тугыз яшь, Кәнифкә дүрт кенә әле. Мин колхоз эшендә, энекәшеңне үзең белән йөртерсең инде, өйдә ялгыз каласы килмәс.
– Ярар, әни.
Юан тал-тирәктән коелган ботакларны да ташыды Вәккас. Нечкә ботакларны балта белән дә чаба, аннан әрдәнәгә өяләр. Сөенәләр Кәниф белән, үсә әрдәнә. Аннан инеш буендагы яшь таллыкны кыра башлады. Бау белән бәйли дә, сукмактан өйгә ташый. Бүкәндә балта белән турый. Кабат Кәниф белән әрдәнәгә өяләр.
Мәндер тугаендагы таллыкка да чират җитте. Шактый биек, бастырык юанлыгындагы тал янына килде малай, моны егып турасаң, утыны күп чыга инде. Әнисе дә сөенәчәк. Җайлап басты, күрше Гаяз абыйсы кайрап биргән балтаны уң якка болгап, кирәмәйләп селтәнүе булды... Кемдер аның балтасын шап итеп тотып алды. Сискәнеп, катып калган Вәккас артына борылганда, балтасы ике-өч адым читтәге агач төбенә чабып куелган, тирә-юньдә беркем дә юк иде. Хәле киткән Вәккәс балтасы чабылган төпкә утырды. Өч тапкыр колхуалласын укыды.
Дөньялыкка кайткач, үзе балта күтәргән талга күтәрелеп карады. Аңа агач кәүсәсеннән ике күз карап тора иде. Кайчандыр, кайдадыр күргән таныш күзләр. Эсселе-суыклы булып китте Вәккас! Гүя өстенә әле кайнар, әле салкын су сиптеләр! Күз алдында яшен ялтыраган кебек булды! Алла саклады! Бу бит аны Мәндер тугаенда суга батудан коткарган тал!!! Үскән икән коткаручысы. Ә ул алты ел буена бер тапкыр да аның янына килеп карамады. Кая карау!? Бөтенләй оныткан!
Агач төбенә ипләп чабылган балта сабын сыйпап утыручы, башына әтисе Миңлехуҗаның бүреген, өстенә Гали бабасыннан калган солдат шинеленнән кыскартып тегелгән кием кигән, билен Халикъ бабасының каешы белән буган, әтисенең чалбарыннан кыскартып-кисеп, көйләп әтмәлләгән ыштан кигән бу ир заты: «Кичер, рәнҗемә. Аһ, ничек ялгышканмын!?» дигән сүзләрне белми, шуңа әйтә дә алмый. Ләкин ул үзенең нинди хәвеф-хәтәрдән сакланып калганын сизде. Камырга әйләнгән аякларына торып басты. Алпан-тилпән атлап, тал янына килде, ике күзгә күзләрен мөлдерәтеп карап торды, яшьләре актылар да актылар.
Аңа инде 80 яшь. Җитмеш бер ел дәвамында Тал-Тирәк янына хәл белергә йөри, йөрешәләр. Тал-Тирәк тә исенә еш төшә, төшләренә керә, янәшәсендә атлый. Аллаһ аны суга батудан, Тал-Тирәкне харап итүдән – һәлакәттән саклап калды.
Инде аның чәчләре ап-ак, битендә җыерчыклар. Хатыны Гамилә дә олыгая. Балалары Наилә, Гәүһәрия, Нурия – кияүдә, оныклары күп, улы – данлыклы комбайнчы. Наилнең дә үз тормышы, өстәге урамда гына яшиләр, матур яшиләр килен белән, кызлары үсә, уллары бар. Ә төпчек улы Хәлим үз яннарында, әйбәт егет, өйләнмәве генә...
Ә тал-тирәк исән-сау, бер корыган ботагы да юк. Тормышның үзе кебек ямь-яшел! Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки ул Тал-Тирәк өч яшьлек малайны, ятим малайны, Кешене – Сафин Вәккас Миңлехуҗа улын үлемнән коткарды!..
Хәвеф-хәтәр дигәннән...
Гомере буе комбайнда эшләде Вәккас. Алдынгы да булды, урталыкта да барды. Бер сүз белән әйткәндә: карт бүре, шомарган таш. Югыйсә, акыл керергә тиеш иде. Ләкин күрәчәкне күрмичә, кереп булмый гүрләргә, диләр. Ә ул гүрләргә керергә бер күнитек кадәр генә калган бәндә. Ә ни өчен күнитек кадәр генә, аңларсыз.
***
1968 ел аерата уңышлы булды Вәккаскә. Сентябрьнең соңгы көннәре идеме, әллә октябрь башымы – инде хәзер хәтерләми дә, аның әһәмияте дә юк. Ә шулай да, ул көн календарьда аның өчен кызыл белән язылырга тиеш.
Колхозда комбайнчылар арасында ярыш бара. Беренчелекне Мөбарәкшин Хамис бирми дә бирми инде! Аның ярдәмчесе Зәйнуллин Әлфәт бик тә черәш, яктырыр-яктырмас комбайн тирәсендә кем бөтерелә дисәң, шул Әлфәт булыр, подшипникларны шприц белән майлап чыга, каешларны тикшерә –бушамаганнармы? – чистарта, хәстәрли. Пычак бүлемнәре исәнме, берәрсенең очы сынмаганмы, алыштырасы түгелме? Ул бөтен эшне бетергәндә, Хамис менә дә, басуга беренче булып кузгалалар.
Ә Вәккәснең ярдәмчесе – кызы, ул мәктәптә укуда. Октябрь аена керделәр, беренче чирекнең сентябре тәмам инде, болай да унбиш көн колхозда бәрәңге алдылар. Бәрәңгесе дә ике йөз гектар шул.
Икенче булып энесе Кәниф кузгалды. Ул да бик тырыш.
Өченче булып Вәккас үзе – күпьеллык басуына, люцерна җиренә. Кәрван сыман тезелеп парктан чыгып киттеләр. Түбәнге зират тавыннан төшеп, инешне чыкты, янәшәдә Трайт чишмәсе калды. Тукта әле, нишләп «Трайт» дип атала икән ул? Гаҗәп бит – Трайт! Ни «Бакырчы» түгел, ни «Чегән», ни «Алмагач» түгел. Исмәгыйль карттан сорыйсы булыр, ул – Аргыякта иң өлкән кеше.
Каршы таудан гөрелдәп менделәр дә Сәлахи тавына юнәлделәр. Уңда нефть эзләүчеләр бораулау манарасы куйган урын бар. Бетон белән катырылган нигездән торба тырпаеп тора, нефть агып тормасын дип, аның башы йомылган. «7нче скважина, март, 1953 ел» дип сварка белән язылган. Сталин үлгән чорга туры килә. Вәккас армиядән кайткан ел, Кәнифкә – 16, Рәфәгатькә – 13 яшь иде. Өч малай, Кәнифкә, ничек булса да өй салырга, башка чыгарга иде. Моның өчен даими акчалы эш кирәк. Ә авылда әле хезмәт көненә эшләү, пенсия юк. Әтисе сугышта түгел, төрмәдә үлде. Әнисе Миңледоха авырый. Уңга карасаң да – юк, сулга карасаң да юк...
Сәлахи тавыннан төштеләр, инешне чыктылар, Казыган тауга менә башладылар, аралык сакларга кирәк, комбайнның каешлары буксовать итәргә дә мөмкин.
Аллага шөкер, Хамис бер бүлем алып эшли башлады, икенчесенә Вәккас, өченчесенә энесе Кәниф керде. Энесенә күңеле булды Вәккаснең: абыйсына юл куя, югыйсә Хамис янындагы җиргә дә керә ала иде. «Бисмиллаһи-иррахман-иррахим. Эшебезне уң ит, газиз Аллам». – Бу әнисенең апасы, Миңлеҗамал әбиләре өйрәткән, сеңдергән гадәт.
Аллага шөкер, урып-җыю төгәлләнеп килә. Иң соңыннан орлыкка люцерна сугыла. Әкәмәт тә кыйммәт аның орлыгы – әллә мең сум, ди, центнеры, әллә артык та. Үзләренең күмәк хуҗалыгына да чәчүлек орлык булыр, аннан, һәр елны люцерна орлыгына Себердән дә киләләр, анда җылылык җитмидер инде, сабакка үсәдер, ә орлыгы өлгерми. Сатып алсыннар гына. Хәзер 1968 ел, инде хезмәт көненә акча түлиләр, еллык нәтиҗәләр буенча әйбәт чыга. Хатыны Гамилә сыер сава, үзе – комбайнчы, кызы – аның ярдәмчесе. Тонна-тонна икмәк алалар. Ларлар мөлдерәмә. Ул келәттәге капчык өемнәре! Алдагы еллардагысын ак он тегермәнендә, фураж тегермәнендә дә тартып торалар. Тегермәннәр үзләрендә. Берсендә – Хөҗҗәтов Тәхиятулла абыйсы, икенчесендә Дөлмиев Рагун эшли. Ару-талуны белми торган ир-атлар. Персидәтел Закир абыйсы кайда кемне куясын белә.
Урып-җыю уңышлы төгәлләнер сыман. Ул комбайнчылар ярышында өченче бара. Беренчелек Хамистә, сүз дә юк! Кәнифне дә куып җитә торган түгел, бу басуны үзе генә суктырса да. Ярар, Аллаһ исән-сау эшләргә язсын.
Кичә төшкәләгән яңгыр тамчылары кибеп бетмәгәнме, люцерна подборщикка тыгыла, урала гына. Әллә ничә тапкыр туктарга, пычак сигменты белән кискәләргә, уралган тезмәне суырып алырга туры килде. Андый чакта бүтәннәр сәгать кебек эшли, гел синең комбайн гына тыгылган, туктаган шикелле. Аннан, бауга әйләнгән люцерна сабагыннан подборщик шнегын чистарту – күп көч сорый торган мәшәкатьле эш. Алты тапкыр комбайнын сүндереп чистартты ич инде. Бераз гына киткән иде, тагын тыгылды. Монысында җене кузгала башлаган Вәккас комбайнын сүндермәде, ургыч алдына чыгып, күн итеге белән типте генә, люцерна өемен подборщик бармаклары умырып алды. Ләкин бармаклар печән белән бергә Вәккаснең күн итеген дә каптырды, аягы белән бергә суыра башлады. Аяктан күнитеген салып булмый, нык эләккән. Вәккаснең уң аягы подборщик белән шнек арасына кысылган хәлдә, аны шнек берөзлексез эчкә өстери. Сул аягы җирдә. Ул атлаган хәлдә. Җиргә егылып куллары белән люцерна камылларына ябышмакчы була, алар чәрексез, ни билчәне, ни кара әреме дә юк, аларга тотынсаң әйбәт буласы да... Куллары белән җирне тырмый, чокырсыман тотыну урыны ясарга тырыша. Ләкин берөзлексез аякның йолкынуы чокыр кырыйларын җимереп бетерә. Хәл беткәннән-бетә бара. Тырнаклар сынды, бармаклардан кан саркый. Ләкин Вәккас боларны тоймый. Аның күз алдына төрмәдә үлгән, кабере дә билгесез булган сөекле әтисе Миңлехуҗа килде:
– Улым, чыда, миңа җиңел булдымы, нахакка гаепләнеп, төрмәдә газаплану?! Әниең Миңледохага җиңел булдымы, аның үлгәненә дә ун ел, 1958 елда. Мин бит үлсәм дә, барысын да белеп яшим. Җиде тапкыр эченнән су гына суыртты бит әниең, беләсеңме?
– Беләм, әти.
– Улым, без – Сафиннар! Җир кешеләре, Җиргә ныграк таян, ныграк ябыш, улым!
– Ярар, әти.
Вәккас, гәүдәсен дырт-дырт итеп, күнитекле аягын өстерәгән шнекка, бәхетсез язмышына үч итеп, җирне, соңгы көчләрен җыеп, тырмый башлады. Кинәт аның ике кулын да нәрсәдер келәшчә белән кыскандай эләктереп алды да, җиргә кадаклап куйды.
Рульдә Хамис абыйсы иде. Әлфәт, икенче әйләнешкә киткәндә, Вәккас абыйсы комбайнының туктаганын, кара төтеннәр атып эшләп утырганын күргәч, әйтте:
– Нәрсәдер булган, ахры, Вәккас абый үзе дә күренми, ә комбайны үкерә генә.
– Бар, Әлфәт, барлап кил әле. Ярдәмчесе дә юк бит аның, кызы мәктәптә.
Илле-алтмыш адымны чабып үткән Әлфәт хәлне бер күрүдә аңлады, баскычтан кабинага томырылып менде дә, комбайнны сүндерде.
Ишелеп кенә төште Вәккәс абыйсы. Аның бөгәрләнеп җыелган күнитекле аягын подборщик белән шнек арасыннан чыгару үзе бер тарих. Вәккас кан тамчылап торган ике кулын җирдән ычкындыра алмый.
– Бисмиллаңны әйт, улым, – диде әтисе Миңлехуҗа.
– Бисмиллаһир-иррахман-иррахим.
Куллар ычкынды.
– Беткән идем, хәл дә беткән иде, ярый син килдең, Әлфәт. Рәхмәт сиңа! – дип әйтергә көч тапты Вәккас абыйсы.
– Тагын берәр ярдәм кирәк түгелме, Вәккас абый?
– Юк, кәкә, Алланың рәхмәте яусын, Хамискә дә рәхмәт әйт. Сау бул, исән-сау эшләгез.
Әлфәт киткәч, Вәккас үкереп елап җибәрде, үзе тирә-юненә күз салды, кеше-кара күрмиме, янәсе. Шуннан җиңеләеп калды. Комбайнга туралгач, Гамиләсенең, балалары Наилә, Гәүһәрия, Нурия, Наиленең, энеләре Кәниф, Рәфәгать, барлык туганнарының кайгылы йөзен күрде ул җирдә тырмашып ятканда.
Уң аягыннан итеген салды, кирза нык шул, аяк тубыгын, бармакларны да җәрәхәтләргә ирек бирмәгән, бераз сыдырган гына. Аллага шөкер. Гәүдәне язу өчен үрмәләп йөри башлады, куллар, аяклар языла, каткан билләр турайды. Ул торып басты. Дөнья искиткеч матур иде!..
Үзе дә гаепле инде, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозды бит. Ә Аллаһ саклады. Кисәтте. Аның кулларын җиргә кем шулай беркетте икән? Кая, барып карасын әле. Үзе тырмашкан җиргә килде, ә анда? Ә анда... бернинди кул ябышырлык әйбер дә тапмады!? Димәк, ул яшьлегендә шушы кырларны плугар булып сөргән, чәчкеч артына басып чәчкән, комбайн руле артында игеннәрне урган-суккан Миңлехуҗа белән Миңледоха Сафиннарның олы улы Вәккас, Туган Җиренә, авылдашларына, гаиләсенә, туганнарына кирәк әле! Аллаһ шулай хәл итте...
Миңа рәнҗемә инде, дигән сыман, сүрән генә торган комбайнының да бер гаебе юк! Алдагысы хәерле булсын! Башланган эш – беткән эш, ди. Ыңгыраша-сыкрана баскычтан кабинага менде Вәккас. Утыргычка чүмәште. Менә аның Тәхете! Каршында – Казыган тау белән Ләүрәнтәй тау арасындагы иркен басу. Монда йөз меңнәрчә сумлык люцерна орлыгы. Колхозчыларның хәләл хезмәт хакы, күмәк хуҗалык ихтыяҗларына дигән акча да – монда! Тәвәккәллик, комбайным. Аллаһ исән калдырган икән, димәк, тереләм инде.
Хамис белән Әлфәт үзләрен узып киткән Вәккас комбайнын күреп, гаҗәпкә калдылар.
– Авылга кайтып китәр дә, исән калганына сөенеп, төтен чыкканчы эчәр иде бер кеше булса, черәш тә инде бу Сафиннар! – диде Хамис абыйсы.
Бәла-каза, хәвеф-хәтәр, дигәннән... Алары да агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри шул...
Утызынчы-кырыгынчы елларның ачы михнәтен күргән Гамилә белән Вәккас, балаларга да ярдәм итәрбез, дип, саклык кассасына акча сала башлады. Ашау – тыйнак, киенү – тыйнак, өйләр – тыйнак, техника-транспорт юк. Рәешкә Гамиләнең бер жакеты, Вәккаснең яңа фуфайкасы бар. Сыер сауган Гамилә дә, комбайнчы Вәккас тә, авыл советы рәисе Наилә дә, башка балалар да акча эшләде. Кешедән ким яшәмәделәр. Еллар узган саен, кассадагы акча да ишәйде, нульләре күбәйде, күзне генә түгел, күңелне дә җылыта иде. Һәм... 1991 ел килде. Мәрхәмәтле хөкүмәт Сафиннарның хәләл, тиенләп җыйган илле биш мең сум акчасын крокодил сыман йотты. Иген кырларыннан бөртекләп, сыер җилененнән тамчылап җыйган газиз тиеннәрне. Игенче, терлекченең күз яшен, балалар, сабыйлар хакын...
IV бүлек
Рәфәгать
Бәла-каза, хәвеф-хәтәр, дигәннән...
Армиядә Урта Азиядә өч ел хезмәт итте Рәфәгать. Үзбәк, таҗик, төрекмәннәр белән иркен аралашкан егет армиядә калды. Озак еллар хат алыштылар, аннан элемтә өзелде. Бу Вәккаснең дә, Кәнифнең дә җанын көйдерде. Әфганстанда икәнен беләләр ич!
Ниһаять, 1984 елда энеләре кайтты. Ул сөенеч, ул шатлык! Рәфәгать калынайган, каралган. Атлаганда, каршыңа ышанычлы, көчле, гайрәтле көрәшче килә сыман.
Әфган сугышы турында берни сөйләми, хакы юктыр. Сөйләсә, түбәндәгечә булыр иде.
Хәрби берләшмәгә килүгә үк, мөселман егетләрен сайлап алдылар. Башланды тикшерү: нәселне, энәсеннән җебенә кадәр, әтисенең төрмәдә нәрсә өчен утыртылуын да сорадылар. Әйтте Рәфәгать:
– Миңа ул чакта бер яшь булган. Әти – тегермәнче, күрше авыллар тегермәндә фронтка җибәрергә дип тартылган онны урлаган. Тикшерми-нитми әтине кулга алалар, озакламый төрмәдә үлә. Ятим үстем. Инде 1958 елны әни дә үлде.
Тикшерүче:
– Дөрес сөйләдең, Сафин. Без сине гаепләү өчен сорамадык, тикшердек кенә. Безгә ышанычлы кешеләр кирәк. Мин үзем дә татар. Ләкин һәр сорауга дөрес җавап бир.
– Ярар.
– Догалар беләсеңме?
– Беләм. Гали бабайның апасы Миңлеҗамал әби өйрәтте.
– Я, укып күрсәт, читенсенмә, мәкам белән укысаң, тагын да шәп.
Рәфәгать белгән догаларын көйләп укый башлады.
– Ярар, Сафин, шәп! Син – безгә кирәкле кеше!
– Чит телләр беләсеңме? Башкортны беләсең, ә казах, үзбәк, таҗик, төрекмән телләрен?
– Бергә хезмәт итәбез, аларның телләре аңлашыла, исемнәребез, фамилияләребез дә бертөрлерәк. Барыбыз да – мөселман.
– Син, солдат, бу егетләр белән нык аралаш, телләрен өйрән, гореф-гадәтләре белән таныш. Кышлакларга чыгып, җирле халык белән дә аралашырсың. Гражданский кием дә алырсың кибеттән. Әле без сине укытачакбыз да.
Җитмеш тугызынчы ел илгә хәвеф китерде. Армиягә чакырыласы булган гаиләләр ун ел буе куркып, кайгырып, ут йотып яшәде. Баш өстендә Әфган сугышы кылычы торды, ул кылга асылган иде.
Күрше авыл егете Ирекне госпитальдән алып кайтып җирләделәр. Авыр яралы килеш аны Ташкент шәһәренә алып чыкканнар. Хәлен белергә Татарстаннан килгән әтисе белән ул көлә-көлә сөйләшкән, сер бирмәгән. Аннан өзлеккән. Аңа егерме яшь иде. Авыл мәктәбендә укыганда, бик кызыксынучан малай иде. Дәрес беткәч, тарих укытучысына сорау яудыра-яудыра, мөгаллимнәр бүлмәсенә кадәр озата иде.
Илфат, Нуретдин, Ренат та нык үзгәреп кайттылар. Әфган сугышы турында берни сөйләмәделәр, нык кисәтелгәннәр, күрәсең.
Рәфәгать абыйның да анда икәне сизелде. Ике абыйсы да берни сөйләшмәде, ләкин Зөлфәтләргә кич утырырга менгәндә ахлап-ухлап куялар иде, чөнки авыл тормышы, колхоз мәшәкатьләре турында сөйләшү, иртәме-соңмы, Әфган сугышына барып ялгана иде.
– Инде әз күргән идекмени? – ди Хөснеруй апалары да. – Миңа унбиш иде немец сугыш башлаганда. Сиңа, Вәккас – тугыз, Кәнифкә – дүрт, Рәфәгатькә бер яшь иде. Бөек Җиңүгә утыз дүрт ел гына узды.
Рәфәгатькә 39 яшь. Балалар үстереп, тыныч кына яшәп ятасы иде дә. Армиядә хезмәт иткәннән соң да алып калып, шул үзбәк-таҗик арасында яшәттеләр бит.
Ташкентта ул базарда бер авылдашка очраган. Шаккаткан тегесе: үзбәкләрне сатып кына җибәрә, теле-телгә йокмый икән. Пуштун, таҗик телләрендә дә гәпләшкән, аерып булмый, ди. Кабат Мөдәррисне, авылдашны, базар халкы: «Кемең ул?» – дип аптыратып бетергән. Ә Рәфәгать әйтмәскә кушкан. Күп еллар үткәч кенә, сугыш учагы сүнгәч кенә бертуган энесе Илдустан:
– Ул-бу ишетелмиме Сафин Рәфәгать турында? – дип сораган.
– Мин Алабугада яшим, абый. Ләкин беләм: Рәфәгать абый авылда түгел, ике абыйсы гына комбайнда эшлиләр. 1984тә, әллә 1985тә микән, кайтты авылга серле офицер. Өстә – кара, модалы плащ, башта – фетр эшләпә, затлы күлмәк, галстук, ботинкалар – ялт-йолт, чалбар сыры печән чабарлык. Туганнарны әйләнеп йөри, күчтәнәчләре белән. Байлыгы томырылып тора! Сөйләмендә бер килмешәк сүз юк, татар теленнән башка бер тел дә белми бу дип уйларлык менә. Һәркемне тыңлый белә, бүлдерми. Үзен сөйләшкән кешесе алдында түбәнгә куебрак аралаша.
Гәүдәсе түп-түгәрәк, калын. Чишенгәндә, киенгәндә мускуллары кәчтүмен, плащын шытырдатып ярып җибәрер сыман. Идән сайгаклары аның белән сөйләшеп бара. Тәмәке тартмый. Чәй генә эчә. Ләкин бакчага чыккач, алмагач яфракларын, аның нәни алмаларын озаклап сыйпап тора. Юан, куе яшел бәрәңге сабакларын да җил тараган сыман бармаклары белән сыпырып ала.
Сизде Зөлфәт: сагынган! Әллә саубуллашамы абыйсы?! Рәфәгать абыйсы белән Аргыяктан Урыс юлы тавына төшкән җиргә, төп нигезгә дә төштеләр, әтисе Хаҗиәхмәт утырткан шомырт янында да моңаеп басып торды яугир, догалар укыды, ниндиен генә белми икән?! Бабасы Халикъ чишмәсеннән су эчтеләр, кулларын, битләрен сихәтләделәр.
– Болай гына булмый, энекәш, әйдә, сабый чакта колач салып йөзгән Тегермән алды тугаенда коенып та чыгыйк, булмаса. Кеше-кара күренми. Ә син бернәрсәгә дә гаҗәпләнмә һәм ... сорау бирмә.
Төштек инеш буена, чишенде. Хәзер Рәфәгать абый ап-ак шалкан тәнле Сафин түгел икән. Үзбәкләр кебек дип әйтимме, индеецлар сыман дип әйтимме?! Андый матур, кояш тигез ашаган тәннең безнең авылда булганы бөтенләй юк. Бу – бер!
Икенчедән, минем каршыда станокта сәнгати кырып ясалган мускуллы атлет басып тора иде. Эшне бер әйбер генә боза – ул да булса, түп-түгәрәк матур йөздәге бәрәңге борын! Менә монысы инде безнеңчә, авылча, Сафиннарский!
Өченчедән – монысы бигрәк тә аяктан егарлыгы – станокта кырып ясалган сыман мускулларда аркылы-торкылы сызган сызыклар, җөйләр, энә белән тегелгән яралар. Бу – Әфганстанның сугыш хәрәкәтләре картасы, ахры. Су коендык. Эссе көндә могҗиза бит ул туган авылның сөйкемле инешендә хозрулану!
– Яр кырыендагы кәс астыннан кул белән тотып чирәмгә ата идек кызыл канатларны, син энекәшең белән чиләккә тутыра идегез. Әле бакаларны да ата идек, кызык итеп.
– Истә, Рәфәгать абый, әле биштәргә тутырып, өйгә дә биреп җибәрә идегез.
– Энекәш, монда күргән монда калсын. Мунчага да абыйлар борчылмасын дип, үзем генә кердем.
Инеш буйлап, Трайт, Госман, Бакырчы, Чегән чишмәләренә сугылып, безнең өйгә кайттык.
– Иртәгә китәм инде, кабат күрешеп булыр микән, юк микән, әфган җиле нәрсә әйтер тагын? – дип аш өстәлендәге клеенканы юан бармаклары белән шытыр-шытыр тырмап утырды туганыбыз.
– Мин, апа, сезгә берни дә сөйли алмыйм, белмисез минем хәлләремне! – дип авыр гына көрсенде.
Рәхмәт әйтеп саубуллашты, Актүшне озак кына иркәләп торды. Бу безнең соңгы күрешү иде. Икебез дә моны бик яхшы аңладык. Дөньялар моңсу иде...
Кулын бирде дә, соңгы сүзен әйтте Рәфәгать абый:
– Энекәш, бу безнең соңгы күрешү микән, белмим, бер Алла белә. Чөнки минем сезнең янга кайту да могҗиза! Җиде татар идек. Бер миңа тәтеде бу бәхет, энекәш. Алар ахирәттә, мин генә дөнья гизәм.
Мине шытырдатып кочып алды да, бензовоз машинасына утырып, шәһәргә китте Рәфәгать абый, күзләре мөлдерәмә иде...
Дөрес, Мамадыштан бер хәбәр кайтты, анысы.
Вакыйга болай булган.
Шәһәрнең Ялкаулар чатындагы ашханәсенә кергән Рәфәгать Сафин. Борчак ашы алган, сыра китерткән, кипкән балык юнәткән. Чәй эчәргә күнеккәндер, чәй дә китереп тезгәннәр кызлар. Утыра икән иркенләп, тегендә гел тау-таш арасында йөргән командир, хозурланып.
Ә бит һәр матурлык янында – ямьсезлек, һәр сандугачлы бакча янында алабуталы, җимерек базлы, кыйшайган капкалы нигез очрарга мөмкин... Күрәчәктер...
Һәр ашханә тирәсендә, бигрәк тә сыра күбеге чәчрәгәнендә, башкалар хисабына ашап-эчеп, ямьсез әрсезләнеп, кешеләргә бәйләнеп, тәмле ашның тәмен, мәҗлеснең ямен җибәреп йөрүче алабайлар була. Алар һәркөнне монда. Инде алардан ашханә эшчеләре дә гарык. Бар монда да андыйлар. Икәү. Берсе Николь – Николай, икенчесе Кәрим – Күләгә. Бигрәк тә авылдан килгән кешеләргә каныга алар. Авыл агае башкалардан аерылып тора шул.
Ни кызганыч! Алар ишектән шаулап, бүселеп килеп кергәндә, инде авыл халкы кайтып киткән, халык сирәгәйгән. Бер бәрәңге борынлы авыл тумасы кәмнәмер килеп, борчак ашы сыптыра, сыра чөмерә, юл киеменнән, сумкасы да бар. Әллә ничә стакан чәй китерткән. Точно – авыл гыйбады. Бу – безнең клиент дигәндәй, кулларын угалап, кассир Гөлия яныннан кыланчыкланып, бер урап та килде Николь. Үзе көзге юеш җил ыжгырган сыман шыңшый, ниндидер блатной җырны имгәтә. Бер урады Николь, ике урады. Кәрим-Күләгә тып итеп каршына да килеп утырды, ләкин Бәрәңге Борын ыжламады да. Нумер барып чыкмады, ашханә амбразурасыннан пешекче Мариянең чикылдавы Никольне нык рәнҗетте. Ул иң башта бер стакан чәйне каплап куйды. Кәрим-Күләгә кипкән балыкка үрелде.
– Егетләр, тынычлап ашарга ирек бирегез, ерак сәфәргә кузгаласым бар, - диде Бәрәңге Борын.
– У тебя нос неправильный, мне не нравится, – дип, колга буйлы Николь Бәрәңге Борынны якасыннан алды да, – Я тебя, гололобый! – дип әйткәнен хәтерли. Ләкин... Кабат, хет үтерегез, берни хәтерләми! Сорамагыз да! Чөнки, дип әйтәм, чөнки...
Калганын Гөлия, ашыгып-кабаланып, милиция бүлегеннән менгән Нурислам белән Раифка сөйләгән: Бәрәңге Борын янәшәдәге буш урындыкны алып, Никольнең башына кидерткән, урындык чәлпәрәмә килеп чәчелгән, Николь күз алдыннан юк булган, яшен суккан сыман! Ә Бәрәңге Борын битенә чәй сипкән Кәрим-Күләгәне күтәреп алып диварга ыргыткан.
– Бу шулкадәр тиз булган, әллә күрдем, әллә күрмәдем!? – дигән Гөлия. – Шуннан, Бәрәңге Борын ватык урындык өчен акча түләде, чек алды, – дигән.
Ә Мария бер чиләк су алып чыгып, Николь-Николайның да, Кәрим-Күләгәнең дә башыннан койган. Һаман да, нәрсә булганын аңламыйча, аунап яталар икән идәндә.
– Шул. Иллә дә шәп булды! Бер көнне дә тынычлык юк иде ашханәдә, гарык без болардан. Ул бушка ашау дисеңме, ул тавыш-гауга. Кеше керми башлады ашарга!
Ике милиционер Бәрәңге Борын янына килеп документ сораганнар.
– Документ белән танышкач, үрә катып честь бирделәр! – дип сөйләгән Гөлия.
Ә иңке-миңке Николь-Николай белән Кәрим-Күләгә, исемен әйтүгә үк йөрәк тибеше ешая торган оешма офицерына, сугыш батырына һөҗүм итүдә гаепләнеп, тиешле җәзаларын алганнардыр. Кабат аларны ни пешекче Мария, ни кассир Гөлия дә ашханәләрендә күрмәгәннәр...
Ә Нурислам белән Раиф Бәрәңге Борынны бер күрүдә төсмерләделәр. Төсмерләми, Нурислам Рәфәгать абыйсыннан ун яшькә генә кече. Ул малай-шалай булып йөргәндә, Рәфәгать абыйсы плугарь иде, аннан тракторга утырды. Аргыякта яшәделәр, Миңледоха апа малайлары: Вәккас абый, Кәниф абый – алдынгы комбайнчылар. Аннан, Нурисламнар да, апасы Нурфиганың малае Раиф та ферма янәшәсендә яшиләр. Комбайннарын саклауга куялар да, чистартып, юып, тәгәрмәчләрен акшарлап, каешларын салдырып, моторларына япма кидертеп, икенче көнне үк сыер фермасына төшә Сафиннар, тирес тә чыгаралар, терлекләрне су белән дә тәэмин итәләр, сөтне дә суыталар. Нинди эшең бар – сыпыралар да салалар.
Ферма мөдире Рәзинә апалары да гел мактап кына тора Вәккас, Кәниф абыйларын. Сүгенә дә белмиләр инде, җәннәт кошлары, ди. Таныдылар Нурислам белән Раиф Рәфәгать абыйларын! Смирнога басып, честь тә бирделәр. Бирерлек тә!
Халкыбызга йөрәк җәрәхәте алып килгән Әфган сугышы да тәмамланды. Ә матди зыян?! Ә шәһитләр?! Аларны кем санаган да, кем бәяләгән?! Сугышны башыннан ахырына кадәр кичкән, дошман тылында да, сугыш кырында да, солдатларны, разведчикларны яуга әзерләүнең дә эчендә кайнаган Рәфәгать туганыбызның бүләкләре дә, яралары да күбәйгәндер.
Инде ул туган авылына кайту бәхетенә ирешмәде. Аксай шәһәрендә яшәде. Аллаһ хозурына күчәр алдыннан ике кәлимә сүз әйткән. Берсе: «Вәккас абыемның кызы Наиләдән хат юкмы?» Икенчесе: «Лә Иләһә Иллаллаһы Мөхәммәд рәсүлүллаһе...»
V бүлек
Туган авыл
Рәфәгатьнең туган авылы, дистә еллар буена өзгәләнеп сагынган туган авылы, Әфган иленең тоташ очлы тау-ташлардан торган җирләрендә дә йокылардан йолкып уята торган газиз туган авылы, һәр талы саен бер сандугач сайраучы Мәндер тугайлары, Яһүдә таллыклары, инешендә яшен яшьнәтеп үрләүче балыклары, әллә кайдан эндәшеп, кул сузып килүче халыклары, ул мең җирдә мең төрле су эчсә дә тәме югалмаган, бабасы Халикъ исемен чыңлатып яшәтүче газизләрдән-газиз чишмәсе, ул гынамы, тагын йөзләгән чишмәләре белән киләчәккә бара, кыйблага юнәлгән мәчет ае һәр таңда кояш нурларына коена. Изге Аллаһ йортыннан азан яңгырый. Уяна каеннар, уяна гомер кичкәндә хәл итәсе ваемнар, чыга урамга таба ризыгы исе, чыга урамга көтү куучы, эшкә баручы кешеләр.
Авылның булдыклы ир-аты Хәсәнҗан Мөбаракшинның улы «Булат» исемен йөртүче фермер хуҗалыгы каралты-куралары тирәсендә механизаторлар кайнаша. Нәкъ «Кызыл партизан» колхозының машина-трактор паркындагы сыман. Кеше һәм техника саны гына азрак, ә гамәлләр, мәшәкатьләр шул ук. Әле күбрәк тә. Алар арасында Сафин Хәлим дә бар. Күрше Норма авылы зираты янәшәсендә Илдус Хәсән улы Якупов тудырган, яшәткән фермер хуҗалыгында да эш кайный. Атларны елгага куалар. Дөпе-дөпе килә гараж түбәсе, димәк, такта тезәләр, кадаклыйлар. Бульдозерны кабызганнар, ул авылдан фермага, аннан зират юлына булдыклы авылдашлары Илдус ташыткан комны тигезли дә өстенә вак таш түши. Берничә кешегә эш бар авылда, ә колхоз беткәч, халык эшсез калган иде.
Кулдан-кулга йөрде бабайларның имана җире, аты-сукасы, арба-чана, тырмасы, сыер-танасы, ургычы-җыйгычы, табагачы-чабагачы белән күмәкләшкән газиз колхоз байлыгы. Пай җирләре дип бүлделәр, ләкин халыкның ул җирләрдән файдалана алмаячагын алдан күрделәр. Тиздән бу җирләрнең эре хуҗалар, инвесторлар кочагына барып керәсе дә фаразланган иде.
Гел бушка китмәсен дип, кем шәһәрдә яшәүче балалары кушканча, кем бер спортивный ыштанга, кем чылтыраучы акчага пай җирләрен саттылар. Хәсәнҗан Хамис улы Мөбарәкшин, әтисе, абыйлары, туганнары, кода-кодагыйларының пай җирләрен рәсмиләштереп, фермер хуҗалыгы төзеде. Районның юл идарәсе җитәкчесе Харис абыйсы аңа терәк булды. Алар авылга кызыл кирпечтән Аллаһ йорты да төзеделәр.
Калган меңләгән гектар җирләрне, район күләмендә, Түбән Ушмы авылының уңышлы эшмәкәре Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллин алды. Пай җирләрен сатып алды, ә сатмаган кешеләргә көзге уңыштан икмәк бирә башлады. Эре терлекчелек комплекслары төзегән эшмәкәр элек колхоз эше гөрләп торган авыллардан, басулардан игенне, печәнне, сенаж-силосны да меңләгән сыер асралучы үзәккә ташытты, мул итеп сөт җитештерде, районның дәүләт алдында йөзен аклады.
Ә авыллардагы шау-гөр килеп эшләгән, авыл халкын туендырган, киендергән, тиендергән фермалар ташландык хәлдә, җимерелделәр, таралдылар, җан өшеткеч хәрәбәләргә әйләнделәр. Бу – хакыйкать.
Дөрес, язгы, җәйге, көзге айларда авылның унбиш-егерме кешесе Мотыйгуллинның «Азык-төлек берлеге»ндә эшләде. Бу әйбәт. Ләкин йөзләгән кешене эшле-ашлы иткән күмәк хуҗалык түгел шул.
Яшьләр, йөрәкле һәм пенсиягә чыгасын да уйлаган авылдашлар Чаллыга, Түбән Камага, Алабугага, Казанга, ким куеп, Мамадышка барып сыенды. Акча эшләде, авылдагы каралты-курасын ныгытты. Пенсиягә чыккач, авылга яшәргә кайтты яки шәһәрләрдән алып кайтып туган авылы зиратына күмелде.
Шәһәрдә дә тынычлык юк, ахры – бөтенләй ят кешеләр дә Кирмән Башыннан буш йортлар сатып алды, бәрәңгесен утыртты, яшелчәсен үстерде. Ләкин алар олы яшьтәге кешеләр. Балалар тумый, мәктәпнең язмышы хәл ителгән – көзге пәрәвез сыман, гомере өзелергә тора...
Әгәр дә Рәфәгать Сафин яңа гасырда газиз туган авылына кайткан булса, кайнар йөрәге белән Миңлеҗамал әбисе, Миңледоха әнисенең салкын тимер чардуганнарына гына түгел, ә 1996 елның 29нчы февралендә Аллаһ хозурына күчкән Фагыйлә җиңәчәсенең, 2006 елның 16нчы мартында дөньялыктан узган Кәниф, 2015 елның маенда күмелгән Вәккас абыйсының җан өшеткеч кабер ташларына бәрелер иде. Авылны, күмәк хуҗалыкны чәчәк-чук итеп тоткан игенчеләр, терлекчеләр, әбиләр, әниләр, әтиләр, газиз туганнар, Шәмсеруй апасы, аның кызы Хөснеруй апасы каберләренә. Күршеләре Шәмсетдинов Фазлыяхмәт, Хаҗиев Нурыяхмәт, Каюмов Гаяз абыйсы, Мәрфуга, Шәмсениса, Латыйфа әбиләре каберләренә.
Авылдагы асфальт юлны да, кич ялт итеп яктыртылган урамнарны да, һәр йортка кертелгән суны, газны күреп ихлас шатланыр иде.
Тамаклары тук, өсләре бөтен авылдашларының. Йолаларны, гореф-гадәтләрне үтиләр. Намазга басучылар арткан. Кәниф абыйсы белән Фагыйлә апасы үзләреннән иманлы балалар калдырганнар: Әлфия белән кияүләре Хамис төп нигезне тергезгәннәр, койма белән уратканнар, иске-москы каралтыларны сүтеп, утынга тураганнар, яшелчә үстерәләр икән. Күршеләре Хаҗиева Фагыйлә, Шәмсетдинова Гамилә апалары белән чиктә Хәниф абыйсы белән хатыны утырткан чыршы инде күкләргә үрләгән. Ә бакча башындагы чыршылар ун-унбиш метр биеклектә генә, чөнки аларны Хамис кияү белән Әлфия сеңел утырткан. Биш чыршы – биш туганга: Әлфия, Гөлсинә, Фаил, Вакыйф, Нәкыйфкә – Хәниф абыйсы кызлары, улларына. Үсәләр! Инде оныклары да бер ишле оя.
Вәккас абыйсының хатыны Гамилә җиңгәчәсенең исәнлегенә сөенер иде Рәфәгать. Ул улы белән яши, Хәлим – эшле, ашлы. Казанда яшәүче кызы Нурия кайтып тәрбияли өлкән яшьтәге әнисен. Ни әйтсәң дә, хатын-кыз янында хатын-кыз булырга тиеш.
Олы кызлары Наилә Югары Ушмыда кияүдә, Газинуры белән уллары, кызлары булганга куанып гомер итәләр. Гәүһәрияләре Кече Сонда, фельдшер. Камиле, балалары белән гаҗен дә гөҗен.
Барлык балалары да кайтып, хәл белеп йөриләр, борчыганнары юк, дип сөенә Гамилә, ул аларга риза-бәхиллеген калдырып китәр инде.
Наилләре бер урам өстә генә яши. Горурлыклары! Бигрәк тә әтисе Вәккас сөенә иде. «Кызыл партизан» колхозында, Гаянов Фәргатьнең «Трудовик» җәмгыятендә, Рифат Мотыйгулинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында эшләгәндә дә Наилләре гел алдынгы булды. Төрле комбайннарда йөрде: СК-5, Дон-1500, хәзер инде чит ил агрегатларында.
Район гәҗите «Нократ»ны – элек «Коммунистик хезмәт өчен» исеме белән чыкты – ачып җибәрә дә комбайнчылар ярышын карый иде Вәккасе. Авырып йөргән чагы булса да, йөзе ялт итә: тагын улы Наил алда бара икән!
– Менә, менә, менә! – диюдән узмый үзе.
Язмаган шул Рәфәгатькә газиз туган авылы Кирмән Башына икенче тапкыр кайтып хозурланулар. Ләкин аның, Ватан өчен үзен корбан иткән солдатның, данлы игенчеләр нәселе Сафиннар улының, җаны Туган Җирендә. Аллаһ шулай хәл иткән. Юньле кешеләрнең җаны Туган Нигезгә барыбер кайта икән.
Халикъ, Гали бабаларының да, әтисе Хаҗиәхмәтнең дә төрмә зиратыннан кайткан, Миңлеҗамал, Шәмсеруй, Хөснеруй апаларының, Әһлиулла, Хикмәтулла, Вакыйф туганнарының, барлык күршеләренең, Бөек Ватан сугышында һәлак булган 142, ачтан, чирләрдән үлгән 216, Татарстан яшәгән 100 ел эчендә Аллаһ хозурына күчкән барлык авылдашларының да җаны Туган Җиргә, Кирмән Башына кайтканын тоя, сизә Рәфәгать солдат, чөнки аның җаны да монда! Туган авылы исән, яши!
Аның фикерен раслагандай, авылның иң өске, Яке урамы дип йөртелгән урамында комбайн кабыздылар. Бу – Вәккас абыйсының олы улы Наил иде. Аның исәбе – әтисе, Кәниф абыйсы, туганнары, барлык Сафиннарның гына түгел, тагын йөзләрчә механизаторларның гомерләре салынган Кирмән басуында үскән игенне югалтусыз җыеп алу. Комбайн авылны ваемсызлык кочагыннан йолкып алды, уятты, дәртле гөрелтесе белән эшкә өндәде.
Өч бертуган Сафиннар: Вәккас, Кәниф, Рәфәгать – Туган Җирнең Арышы, Бодае, Арпасы иделәр. Уңдырышлы газиз туфракка орлык ничек төште, алар да шулай яши башладылар. Язлар, җәйләр, көзләр, кышлар аша үттеләр. Яшенле, карлы-бозлы яңгырлар да, җирне генә түгел, күңелләрне, тамырларны яралый, өзә торган корылык та, карсыз, салкыны үзәккә үткән 1941 ел кышы да, ачлык-ялангачлык, ятимлек тә, һәр өйгә, һәр нәселгә исәпсез-хисапсыз кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы да, уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирмәгән 1978 елгы каһәрле көзнең ачы, юеш җилләре дә, ун елга сузылган, йөрәкләргә хәнҗәр белән сызган Әфган сугышы да аларны сындыра, юк итә алмады. Рәфәгатьләренең нәсел тамырын сугыш көйдерсә дә, Вәккас, Кәнифнең бишәр баласы Татарстанда яши: биш малай, биш кыз! Ә оныклар?!
Димәк, дога һәм җыр дәвам итә. Түбәнге зиратка да, Югары зиратка да сукмак өзелми. Аксай шәһәренә дә барып кайтасылары бар... Килгәч, китәсе була шул...
Алар – өч бертуган: Вәккас, Кәниф, Рәфәгать Сафиннар, Хаҗиәхмәт уллары – гомер юлларын лаеклы үттеләр...
Могҗиза бар ул җирдә, бигрәк тә болыннар, чишмә-инешләр, күлләр, урманнар, арыш, арпа, бодайлар куенында, сандугач, тургай моңында тирбәлүче авылда!
Ә Сафиннар нәселенең гомер юлы могҗиза түгелмени?! Могҗиза!..
Алар җирдән уҗым булып күтәрелделәр, иген булып яшәделәр, газиз туфракка яңадан әйләнеп кайттылар.
[1]Каюм бабай – халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насырый
[2] Соколка авылының борынгы исеме.
[3] Кәкә - бездә яшьрәк кешегә шулай эндәшәләр

Рафаил ГАЗИЗОВ
Фото: https://pixabay.com
«Мәйдан» №11, 2021 ел
Комментарийлар