Логотип «Мәйдан» журналы

МӨГАЛЛИМ

Шамилнең нияте Казанда калу, һичьюгы, яңа төзелә башлаган Түбән Камада урнашу иде.

Җан җәннәт тели, гөнаһ җибәрми дигәндәй, аның бу теләге барып чыкмады. Гомергә ишетмәгән, мәңге күрмәгән чит-ят җиргә киткәнче, ул туган ягына җибәрүләрен сорады. Ләкин яшь белгечләрне эшкә билгеләү комиссиясе аның үтенечен искә алмады.
Аягы тартмаса да, Шамил Мәскәү–Владивосток поездына утырды. Свердловск шәҺәрендә аңа төньякка баручы поездга күчәсе Һәм тагын шактый юл узасы кала әле. Ул, вагонга кереп, юлдашларына күз йөртеп чыкты да икенче каттагы буш ятакка менеп ятты. Китү хәстәрләре артыннан көнозын шәҺәрдә йөреп бик арыган иде ул. Бик теләсә дә, күзенә йокы кермәде. Бер елга куян тиресе дә чыдый, мин дә гомерлеккә китмим, дип, Шамил үз-үзен юатты.
...Ленинны да Себергә сөргәннәр әле... Билгеле Казан, Чаллы, Түбән Камага билгеләнүчеләр арасында булмавын ул авыр кичерде. Ни дисәң дә, яхшы укучы студентлар рәтендә булды, спорт ярышларында факультет данын яклады, җәмәгать эшләрендә катнашты. Ә ни өчендер Себер якларына билгеләнгән өч белгечнең берсе ул булды. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, Шамил юлга чыкты.
* * *
Шамил трестның баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Себергә атлыгып килмәсә дә, кул кушырып утырмады, вакыт белән исәпләшмәде, бар көчен куеп эшләде. Эш тәмамлангач та китәргә ашыкмады. Исерек эшчеләрнең тулай торакта, тәмәке төтене тулган коридор буйлап кычкырып йөрүләреннән тәмам туйган иде ул, шуңа күрә мөмкин кадәр эшендә тоткарланды. Хезмәттәшләре арасында, түрәләргә ярарга тырышасың, дип төрттерүчеләр дә булды. Шамил андый сүзләргә артык әҺәмият бирмәскә тырышты, күп очракта ишетмәгәнгә салышты. Аның карамагына җиңел машина бирелде, хезмәт хакы да ким-хур булырлык түгел. Гаилә корса, бернинди тоткарлыксыз фатир бирәбез, дип торалар. Йә, тагын ни кирәк адәм баласына? Юк, Шамилнең күңеле утырмады. «Сөрген срогы» тулу белән, бер көн артык тормый туган ягына кайтырга булды. Трест башлыгы аңа зур өмет баглавын сиздерсә дә, Шамил чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуны мәртәбәлерәк санады. Ул туган ягында төзелеш оешмасы ачылу турында хәбәрдар иде.
* * *
Шамил кайтуының икенче көнендә үк, район үзәгенә барып, төзелеш оешмасына керде.
– Әлегә буш урыннар юк, озак­ламый оешманың киңәюен көтәбез, мөмкинлек чыгу белән хәбәр итәрбез, – дип кырт кисте түрә.
– Мин сездән дәрәҗә түгел, эш сорыйм. Прораб, мастер, Һич югында бригадир булырга риза, – диде Шамил, башлыкка чигенергә урын калдырмый.
Ә түрә аның хезмәт кенәгәсенә ымлап:
– Шуннан соңмы? – дип сорады.
– Эшнең берсеннән дә чиркан­мыйм.
– Шул башың белән, оялмыйча, цемент болгатып, кирпеч күтәреп йөрмәссең инде, бераз сабыр ит, җае чыкмый калмас, – дип, башлык кеше сүзен төгәлләде.
Урамда бераз каңгырып йөр­гәннән соң Шамил, ачыкмаса да, вакыт уздыру өчен ашханәгә кереп чыкты. Китапханәдә булды, универмагның Һәр бүлегендә тукталды, товарларның ярлылыгына хәйран калды.
Ни гаҗәп, урамда Шамилгә бер танышы очрамады. ШәҺәр түгел ич, район үзәге булса да, кечесеннән алып олысына кадәр бер-берсен белгән гап-гади авыл. Гадәттә, авыл җирлегендә яшәүчеләр таныш булмаган чит кеше белән дә исәнләшә. Шуңа күрә Шамил Һәр исәнләшкән кешегә танышыдыр кебек игътибар белән карады. Тик өметләре акланмады. Көн үзәге җитте. Эсселектән агач яфраклары бөгәрләнеп бәлшерәйгән, өзелеп җиргә коела башлар кебек. Шамил пинжәген салып беләгенә куйды, галстугын бушайтып, күлмәгенең югары сәдәфләрен ычкындырды, җиңен терсәгенә кадәр сызганды. Беркавым кая барырга белми аптырап торганнан соң, ул, кинәт нидер исенә төшкәндәй, тиз-тиз китеп барды.
Мәктәптә математика укытучысы Энгел Әхмәтовтан гайре беркем дә юк иде. Яраткан укытучысы:
– Бәй-бәй, Шамил энем, байтактан күзгә-башка чалынганың юк иде, нинди җилләр белән пәйда булдың? – дип кулын сузды. – Сине Себергә «олактырганнар» икән дигән сүзләр ишеткән идек, – дип елмайды.
Шамил укытучысының шулай тиз тануын Һәм якын итеп күрешүен Һич көтмәгән иде. Әйтерсең лә кичә генә аерылышканнар.
– Шулайрак булган иде шул, Энгел абый, әмма мин сөрелгән революционер түгел, качып кайт­мадым, «җәза»ны тулысынча үтәп, «акланып» кайттым, – дигәч, көлешеп алдылар.
Алар бакчага кереп агач күләгәсендә шактый озак сөйләшеп утырды. Укытучысы Шамилнең сөйләгәнен бүлдермичә, дикъкать белән тыңлады.
– Энем, борынгылар, тормыш – инәсен ормыш, дигәннәр. Ул аңлап бетерә алмаслык катлаулы. Кайда югалтканыңны, кайда табарыңны белеп булмый. Әгәр сиңа эшең ошаса, бәлки Себердә калуың максатка яраклы булыр. Гомерлеккә түгел, бераз тернәкләнгәч, кайтып оя корырсың, диюем.
– Киңәшегез өчен рәхмәт, Энгел абый, әмма мин авыл малае, монда тудым, монда үстем, дигәндәй, кабат чит җирләргә китәсем килми. Сөйләшердәй, киңәшердәй якын кешең булмагач кыен шул. Эч сереңне кемгә сүтәсең анда?
– Мәрхүм бабам, үзеңдә булмаган акылны кешегә биреп булмый, дияргә ярата иде. Анысы да дөрес. Бер кеше акылы икенчесенә ярамавы ихтимал. Барын да үлчәп кара, плюс- минусларны чагыштыр. Аның берсе өстен чыкмый калмас.
– Рәхмәт, Энгел абый, уйларга, ниндидер фикергә килергә вакыт бар әле. Ашыгасы юк.
– Район тормышын хәл итүче дәдәйләр кадрларны читтән алуны хуп күрә. Югыйсә, үзебездә җит­леккән кадрлар бар. Сәбәбе нәрсәдә? Монысы беренче сорау. Икен­чесе. Районның бер генә оешма­сында да илледән дә яшьрәк җитәк­че булмавын ничек аңларга? Сорау­лар­ның асылына төшенә аласыңмы?
– Әлегә юк.
– Монда Америка ачасы юк. Ачылган. Велосипед уйлап чыгарасы юк. Уйланган, эшләнгән. Җавабы да бик гади кебек. Читтән килүчеләрне эштән азат итү, кире җибәрү артык гыйлемлелек сорамый. Гомумән, җыеп кына әйткәндә, алар белемле яшьләрдән шикләнә. Пенсиягә чаклы җылы урыннарын сакларга тырышалар. Авырга алма, энем, төзелеш оешмасында эшең пешәренә шикләнәм. Чакыртып алырлар, имеш. Дөрес, өметсез шайтан, дигәннәр, өметеңне өзмә. Тик мәсьәлә хәл ителгәнне көтеп ятма. Башка оешмалар белән бәйләнешкә кер. Бәлки мәгариф бүлегенә сугы­лырсың. Син бит укыганда көчле математик идең, бәлки мәктәптә үз урыныңны табарсың. Һавадагы торнага ымсынып, кулдагы чыпчыкны ычкындырырга ярамый.
Укытучысы киңәше белән Шамил мәгариф бүлегенә керде. Аны район үзәгеннән кырык чакрым ераклыктагы Алан җидееллык мәктәбенә физика Һәм физкультура укытучысы итеп билгеләделәр. Моңа кадәр укытучы булырмын дип уйлаганы да, күз алдына китергәне дә юк иде. Нишлисең, язмыш аны көтмәгәндә мәктәп тормышы белән бәйләде дә куйды.
* * *
Бүрәнәләре череп җиргә иңгән, тәрәзәләре чалшайган, эчтән Һәм тыштан баганалар белән ныгытылган «колонна»лы мәктәп бинасын күргәч, Шамил беркавым исе китеп, аптырап торды. Мәктәп озын Һәм тәбәнәк, түбәсе урыны-урыны белән басылып дулкынланган, яңгырда өелгән салам эскертен хәтерләтә. Куе сәрби Һәм сирин куаклары аша тәрәзәләре күренми диярлек. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр, эче дә шундый ук шыксыздыр, дигән күңелсез уйлар белән Шамил капканы ачты. Ишегалдында җан иясе күренми. Арырак кечкенә бүрәнә йорт янында юылган кер эленгән, димәк, биредә яшиләр. Ишегендә асылмалы зур йозак. Йорт артыннан бичәләрен ияртеп зур кызыл әтәч килеп чыкты Һәм, танырга теләгәндәй, Шамилгә текәлде.
Тышта эссе булуга карамастан, бина эчендә гүр салкынлыгы, ярым караңгы. Яңгыр үткән урыннарда түшәмнәр күгәргән. Буяулары кубып, ала-тиләгә әйләнгән, сирәк җәелгән идән сайгаклары баскан саен шыгыр-шыгыр килеп, әллә нинди ямьсез тавыш чыгара. Стеналарына эленгән стенд Һәм планшетларның кайчан эшләнгәнен чама белән дә әйтерлек түгел, уңып төссезләнгән. Оя ясаучы Һәм мүк яратучы кошларның «ярдәме» сизелә, бүрәнә ярыклары аша тыш күренә. Аргы баштагы бүлмәнең ачык ишегеннән ара-тирә тавышлар ишетелә. Шамил укытучылар бүлмәсенә килеп керде. Ишек янындагы почмакта, калай белән тышланган йомры мич алдында чүгәләп, өлкән яшьтәге ир кеше тәмәке пыскыта. Исәнләшкәч, Шамил директорны сорады. Түр якта, пыяласы ватык шкаф янында утыручы урта яшьләрдәге хатын-кыз күзлеген салып:
– Директор бүген булмый. Бирегә узыгыз, утырыгыз. Мин завуч булам. Сез нинди йомыш белән? – дип сорады. Шамил мәгариф бүлегеннән алган юлламасын сузды. Завуч аны ашыкмыйча, бик дикъкать белән укыды. Әйтерсең, Һәр сүзен хәтерендә калдырырга тырышты. Аннан:
– Җәмәгать, игътибар, физика укытучысы Шамил Гарипович Каюмов белән таныш булыгыз, – диде.
Укытучыларга арты белән торса да, Шамил бүлмәдәгеләрнең үзен күзәтүен кабыргалары белән тойды.
– Дәресләр җитәрлек түгел, башка фәннәр дә укытырга туры киләчәк, – дип сүзен дәвам итте завуч. – Бишенчеләрдән хезмәт, җиделәрдән сызым бирербез. Рус теле укытучысы декрет ялында, әгәр теләсәгез, ул килгәнче бер сыйныф­та аның дәресләрен укыта аласыз, – дип өстәде. «Күп төрле фәннәр була икән», – дип сүз башлаган Шамилне бүлдереп:
– Барыбыз да диярлек шундый хәлдә, Шамил Гарипович, иртәгә директор килгәч барын да аңла­шырбыз, – диде. Аннан, нидер исенә төшкән кебек, күзлеген салып өстәлгә куйды. Урыныннан кыймылдый башлаган Шамилдән сораштыра башлады.
– Үзегез кайсы яклардан, монда туганнарыгыз яисә танышларыгыз бармы?
Шамил аның Һәр соравына кыскача гына җавап бирде. Завуч мич янында тәмәке тартучы бердәнбер ир кешегә эндәште.
– Әхмәт абый, Шәйхенур утын сарае тирәсендә түгелме икән, әйтегез әле, Шамил Гариповичны фатирга урнаштырсын иде.
* * *
Мәктәпнең хуҗалык мөдире Шәй­хенур Шамилне фатирга Гайнекамал әбигә урнаштырды. Ул урам аша, мәктәпкә чапырыш, кечкенә өйдә ялгызы гына яши икән. Вакытында сыерын, сарыгын асраган, бәрәңгесен утырткан, яшелчәсен үстергән. Олыгаеп сәламәтлеге какшап, ку­лыннан эш киткәч, терлеген бете­реп, каз Һәм тавыклар гына калдыр­ган. Кышны икенче районда яшәү­че бердәнбер улында уздыра икән. Улы ничек кенә үгетләмәсен, бөтенләй күчеп килергә Һич ризалыгын бирмәгән. Бу турыда Шәйхенур Шамилгә мәктәптә чакта ук сөйләп өлгергән иде.
Алар кергәндә, Гайнекамал әби ишегалдында кош-кортлары ара­сында мәш килеп йөри иде. Шәйхенур аңа йомышын әйткәч:
– И-и-и, улым Шәйхенур, беләсең бит инде, кышлыкка улым янына китәм, – диде.
– Икенче фатир тапканчы булса да сездә торсын инде.
– Бер дә китмәс идем, ялгызым кыш уздырулар авыр шул. Утынын хәзерләргә, карын көрәргә кирәк. Чишмәсе дә әллә кайда, бураннарда сукмак та калмый.
– Борчылма, әби, утынын ките­рербез, Шамил авыл малае, карын да көрәр, хуҗалыктагы эшләргә дә ярдәм итәр.
– Кыз бала булса, ичмаса, суына да барыр иде.
– Егет алып кайтса да эчәргә ярый инде ул.
– Оялмыйча ир башы белән көянтә күтәреп йөрде, ди.
– Оялса өйләнер. Хәзер инде суга көянтә күтәреп йөрүче калмады диярлек. Фляга белән ташыр. Мәктәп ишегалдында да кое бар. Күпчелек кеше шунда йөри бит.
– Гаиләсе булса, бик яхшы булыр иде шул, – дип, Гайнекамал әби аларны өенә чәй эчәргә чакырды.
Шамил Гайнекамал әбиләргә вакытлыча яшәргә калды. Буш вакытларында ихатасын ныгытты. Бәрәңге алырга, базга салырга булышты. Мунча идәннәрен алыш­тырды. Ләүкәсен яңадан эшләде, мичен чистартып таш өстәде. Тышкы яктан нигезенә балчык өйде. Мунча ягарлык хәлгә килде.
...Бер кыз бала кергәндә, Шамил тышкы баскыч ишеген төзәтә иде.
– Гайнекамал әбекәй өйдәме? – дип сорады кыз.
– Юк, мунчада. Нәрсәгә иде?
– Әнкәй, әбиеңне мунчага алып кил, дигән иде.
– Бар, әйтеп кил.
Бала әйләнеп килгәч, Шамил:
– Әбиең нәрсә диде?
– Хәзер коенам да барам, – диде.
Гайнекамал әби Шамил икенче эшкә күчкәнче авылдан китмәде.
* * *
Уку-укыту бүлеге мөдире Хафаса Фазлыева укулар башланганчы Шамилгә дәрес планнары төзергә, нинди чыганаклардан Һәм ничек файдаланырга икәнен иренмичә, беренче сыйныф укучысына сөйләгән кебек бәйнә-бәйнә бөртекләп аңлатты. Һәр фән буенча тематик, еллык планнар, айлык, атналык тәрбия, класстан тыш эшләү, үз белемеңне күтәрү планнары... Йә Хода, нинди генә планнар юк! Чәчең үрә торыр. Укытучының чәче юкка гына агармый икән шул. Агару түгел, бөртеге дә калмас, дип уйлады Шамил. Җитмәсә, ата-аналар белән эшләү турында аерым дәфтәр булдырырга, анда кайчан, кайсы укучының өендә нинди темага сөйләшү булган, барын да язып барырга кирәк. Башкарган эшләрне дәфтәргә теркәп бару өчен барлык эштән азат ителгән махсус ярдәмчең булмаса ерып чыгарлык түгел, күрәселәр бар икән, дип уфтанды Шамил. Ул көннәр буе башын да күтәрмәде, язды да язды. Инде укулар якынлаша, әле Һаман эшнең очы-кырые күренми. Лекцияләр язу уен гына булган икән, теләсәң язасың, теләмәсәң юк, ник язмыйсың, дип, кулыңа сугучы юк. Биредә шомартып булмый, планнарны завуч яисә директор раслый.
* * *
Директор Һәрчак, бер-берегезгә «абый», «апа» дип әйтүдән туктагыз, нинди җәмгыятьтә яшәгәнегезне белмисезмени? Культуралы сөйләшү буенча сез башкалардан аерылып торырга тиешсез, дип искәртеп торса да, әнкәй, әткәй, абзыкай, түткәй, әбекәй, бабыкай дип сөйләшергә гадәтләнгән авыл кешесенә урыс­чалаштырып Фәлән Фәләнович дип сөйләшүгә күчү җиңел түгел. Бер-берен яшьтән үк белгәннәр өчен бу аерата кыен. Яңалык авыр үзләштерелә, ә аның авыл җирлегенә яңа гына керә башлаган чоры иде. Хәер, директорның үзенә дә Марат Сираевич, дип, сирәк дәшәләр. Шамилгә артык кыен булмады. Чөнки үзенә «Шамил Гарипович» дип дәшкәнгә күнеккән иде.
* * *
Укулар башланганчы беренче сыйныфка килүче балаларның өйлә­рендә булып, әти-әниләрен күреп сөйләшергә, мәктәп формаларын, уку-язу әсбапларын барлап чыгарга кушылды. Шамил йөрисе урамда алар өчәү. Өчесе дә малайлар. Ул соңгысына кергәндә кечкенә буйлы бала ипи белән сөт ашап утыра иде. Өстәлдә өч литрлы банка төбендә сөт, төрле зурлыкта сындырылган ипи кисәкләре, кимерелгән тавык сөяге калдыклары аунап ята. Аларны чуты-чамасы булмаган чебен сырып алган. Ипи кисәкләре өстәл астында да шактый күренә. Ирексездән Шамилгә балачагы исенә төште. Аның да әнисе, сыерлары бар вакыт­та, иртән эшкә киткәндә бер ста­кан сөт калдыра иде. Аркылы кара­саң, Мәскәү күренерлек юка итеп киселгән, бәрәңге кушып пеше­рел­гән алабута ипие яисә кәл­җемә белән сөтне «каплап» куя иде. Өстәлгә коелган валчыкларны бер урынга җыеп ялап ала иде.
Малай, ашавыннан туктап, ялт итеп Шамилгә борылды. Ябылмаган авызыннан сөт агып чыкты, аны җәҺәт кенә җиңе белән сөртеп куйды.
– Үскәнем, әти-әниең өйдә юк­мыни?
– Алар эштә. Әти маллар карый, әни сыер сава. Хәзер кайтып җитәр­ләр инде, әнә, сәгать тугыз тулып китте, – дип, стена сәгатенә күрсәтте.
«Бик ушлы малайга охшаган», – дип уйлап куйды Шамил.
– Абыең кая соң?
– Минем абыем юк.
– Укырга кем бара?
– Мин.
– Син кечкенә бит әле.
– Минем буем гына бәләкәй. Үктәбер бәйрәмендә сигез яшем тула.
– Яхшы. Мәктәп формаң бармы? Китап, дәфтәрләрең җитәрлекме?
Малай тиз генә стенага үзенең буе җитәрлек кадакка эленгән, шыплап тутырылган сумкасын Шамил алдына китереп тә куйды.
– Ярый-ярый, ышанам. Беренче сентябрь көнне матур итеп киенеп, соңармыйча мәктәпкә килерсең.
– Өскә нәрсә кияргә?
– Иң яңаларын, матурларын инде.
– Киез каталарны дамы?
– Аларны кыш көне киярсең, – диде Шамил елмаеп.
– Абый, быел безне Хәнә апа укытамы?
– Әйе.
– Ихкаем! Рәшидә апага эләкмим икән.
– Нигә алай дисең?
– Аны, йодрыгын кәҗә тоягы итеп йомарлап, маңгайга чәпи, диләр.
Шамил малайның сүзләрен ишетмәскә салышты.
– Абый, киләсе елга китәсеңме?
– Юк.
– Килгән укытучылар бездә бер елдан артыкка чыдамый.
– Нигә?
– Колхозның сыер караунигы да мәктәптән яхшырак бит. Кышкы салкыннарда бүрек, бияләй киеп дәрестә утырып кара әле. Үзең күр­гәч, тизрәк качу ягын карарсың әле.
– Мин беркая да китәргә җыен­мыйм.
– Сөйләделәр инде.
– Нәрсә дип?
– Бер яңа ир укытучы килгән. Гайнекамал әбиләргә фатирга ур­нашкан. Авыл кешесе түгелдер, бик купшы киенгән, озакка түгелдер, дип.
– Әкияттә генә барысы да тиз эшләнә, энем. Киләчәктә менә дигән мәктәп төзелер. Әлегә булганына канәгать итик, – диде Шамил, малай­ның башыннан сыйпап.
Бу кечкенә малайның зурлар кебек фикер йөртүенә Шамил хәйран калды. Хәер, бала бар йортта сер тормас, диләр, мөгаен, мондый сөйләшүләрне ул күп мәртәбә ишеткәндер.
* * *
Шамил соңыннан гына белде: аңа җитәкчелек итәргә бирелгән җиденче сыйныф мәктәпнең язвасына, ким дигәндә сукыр эчәгесенә әверелгән булып чыкты. Йөреш начар, өлгереш түбән, тәртип юк. Авырып дәрес калдыручылар да медицина белешмәсе алып килми. Өйдә яттым, хастаханәгә бара алмадым, дип акланалар. Югыйсә, медпункт фельдшеры биргән белешмә дә ярый. Дәрескә соңарып килү, ташлап китү гадәти хәлгә әйләнгән. Форма киеп йөрүне түбәнчелеккә, фәкыйрьлеккә санаучылар да юк түгел. Кайбер кызлар укытучылардан да матуррак киенә. Киемнәре дә кыйммәтрәк. Укытучылар бүлмәсендә Шамил укучылары турында шундый сүзләрне еш ишетә:
– Хәертдинов дәрестән сорамыйча чыгып китте, Камалиев та аңа иярде.
– Ярты класс өй эшен хәзер­ләмәгән.
– Дәрес алып бара торган түгел, кара яу.
– Шулардан быел исән-сау котылу насыйп булыр микән, Ходаем.
– Кызларын әйтер идем, күзләре тонып, акаеп чыккан. Муеннарында чылбыр, колакларында алка, Казан артистлары диярсең, буянып беткәннәр.
– Тамаклары тук, өсләре бөтен, кайгы-хәсрәтләре юк, нигә укысыннар? Без бәләкәй чактагы көннекчеләр кебек бер миске аш өчен ялланып эшләсәләр, бәлки аңларлар иде. Элек кызлар озын күлмәк киделәр, уйнаганда итәкләре күтәрелеп тезләре күренсә, зур гөнаҺ кылгандай кызаралар иде. Хәзер, адәм көлкесе, күлмәкләре чалбар каешы киңлегендә генә, – дип, укытучыларның бетмәс-төкән­мәс җавапсыз сорауларына, үз калан­часыннан торып, Әхмәт абый йомгак ясый.
Хафаса Фазлыевна алдан ук Шамилне кисәтеп куйган иде куюын.
– Коллектив бик таркау. Җитәк­челәре ел саен диярлек алмашынды. Узган уку елында алар белән педагогия училищесы тәмамлап килгән кыз эшләде. Үзе дә бик җилбәзәк булып чыкты. Мәктәпкә күңеле гүпчем ятмады. Балалар белән уртак тел таба алмады, дөресрәге, теләмәде кебек. Кичләрен клубта ихахай-михахай йөреп уздырды. Быел аларга икенче, тәҗрибәле укытучы билгеләргә исәбебез бик бар иде, тик аны каян аласың? Әхмәт абыйдан башка укытучыларның Һәммәсенең дә класслары бар, алышырга риза булучы юк. Мәҗбүр ителгән кеше барыбер чын күңеленнән эшләми, Һәм аның нәтиҗәсе дә уңай була алмый. Сезгә авыр булыр, кайчан Һәм нинди ярдәм кирәк, сорагыз. Булдыра алган кадәр булышырбыз. Укучылар белән ешрак аралашыгыз, тәнәфес вакытларында да күзәтү астында булуларын тойсыннар, әти-әниләре белән Һәрвакыт элемтәдә булыгыз.
Бу сөйләшүдән соң кайчандыр ишеткән бер гыйбарә Шамилнең исенә төште. Нигез корып, башка чыгарга җыенучы ир-егет, йорт саласы урынга көн саен килеп, төрле якта аунап, тәртипсез таралып яткан бүрәнәләргә, чәчелгән такталарга, өелмәгән кирпечләргә карый да, монда эш күп икән әле, дип, кыл да кыймылдатмый кайтып китә икән. Дөрес, яңа йорт салганда барлык төр эш, нигезеннән алып түбәсен япканчы билгеле бер тәртиптә бара. Ә биредә эшне каян башларга? Чуалган йомгакның очын ничек табарга Һәм сүтәргә? Бу сыйныф черегән ниргә бүрәнәләрен алыштырасы, чалшайган ишекләрен турайтасы, төзәтәсе, тишеп түбәсен ямасы, чатнаган тәрәзә пыялаларын алыштырасы нәкъ шушы иске мәктәпне хәтерләтә иде. Шамил бик озак уйланып йөрде. Йокысы качты. Себердә күрмәгәнен күрәселәре алда икән әле. Нинди гөнаҺларым өчен бу җәҺәннәмгә эләктем, дип уфтанды. Ярар, кемне дә булса гаеплисе юк, үзем эзләп таптым. Себергә дә аягым тартмаган иде, барыбер ким-хур булмадым, монда да бирешмәскә, сер бирмәскә кирәк, дип, үз-үзенә сүз бирде. Укучыларының шәхси эшләрен карады. Анда бер-беренә охшаш, бары тик исем-фамилияләре генә төрле булган, дүртенче сыйныфны тәмамлаганда бирелгән характеристика белән Һәр сыйныфның өлгерешен күрсәткән табельдән башка бернәрсә дә салынмаган. Югарырак сыйныфка күчкән саен өлгерешләре төшә барган. Дүртенчене «дүртле» Һәм «бишле» билгеләренә тәмамлаган ундүрт укучының нибары икесенең генә җиденчедә яхшы укулары күп нәрсә турында сөйли иде.
Кайбер укучылары белән Шамил колхозга бәрәңге алуда булышканда азмы-күпме танышкан иде. Берсе – Исхар. Махсус мәктәптә укырга тиеш. Тик әти-әнисе анда җибәрергә риза булмаган.
Исем-фамилиясен дә дөрес яза белми. Хәрәкәтләре сүлпән, акрын сөйләшә, тотлыга. Тотышына, кыланышларына, кылган гамәл­ләренә иптәшләре игътибар итми, күнеккәннәр. Башкалар дүрт-биш чиләк бәрәңге җыйганда, ул берне дә тутыра алмый.
Шамил аны кызганып, эштән азат итеп кайтарып җибәрмәкче иде, тик укытучылар, ярамый, иптәшләре арасында булсын, дигәч, тыелып калды. Ул елны яңгыр көн аралаш диярлек яуды, ә кайчагында икешәр тәүлек өзлексез сибәләп торды. Укучылар яңгырлы көнне мәктәпкә килде, яумаса кырга чыкты. Бәрәңге басуыннан бер сәгать эшли алмый борылып кайткан көннәр еш булды. Шул сәбәпле, сентябрь аенда юньләп бәрәңге дә алынмады, укулар да өзелде. Мәктәптә якын-тирәдә урнашкан биш авылдан йөреп укый­лар. Бәрәңге алу чорында уку­чылар үз авылларында эшләгәнгә, Шамил башка укучылары белән таныша алмаган иде.
* * *
Рус теле Һәм әдәбияты укытучысы Эсмеральда Хөснетдиновна укы­тучылар бүлмәсенә керү белән класс журналын өстәлгә ыргытты, елап җибәрүдән чак тыелып калды.
– Шамил, синең ул скотларың мине вакытсыз в гроб загоняют, уф, улям, – диде.
– Скотларым юк, мин берүзем, – диде Шамил көлеп.
– Тебе только смеяться.
– Нәрсә булды, Эсмеральда Хөснетдиновна?
– Стихи не выучили.
– Дәрестән соң алып калып ятлатырга кирәк.
– Только этого не хватало. Ул дубиналардан и так ялыккан, еще алар белән после уроков утырырга не хочу.
– Минем «дубина»ларның зиҺене дәрестән соң ачыла.
– Синең белән сүләшеп торам тагын мин җүләр.
– Көчле кеше сез, Эсмеральда Хөснетдиновна, үз юләрлеген аңлаучылар бу дөньяда бик сирәк.
– Нишләтим инде мин ул дундукларны, – дип сөйләнә-сөйләнә, рус теле укытучысы сумкасын актара башлады.
Ул шәҺәрдә туып үскән. Институт тәмамлагач, шушы районга билгеләнгән. Срогының соңгы елын эшли. Үзең теләмәгән җиргә эшкә мәҗбүри җибәрелүнең нинди газап икәнен Шамил үз башыннан кичергән кеше. Шуңа да ул аны бик яхшы аңлый.
Шамил шигырь ятламаган «скот»ларын дәрестән соң алып калды.
– Егетләр, Эсмеральда Хөснет­диновна сезне шигырь дә ятлый алмыйлар, бернинди ихтыяр көчләре юк, биологик яктан үскәннәр, башлары эшләми, миләре барлыгына дә шикләнәм, дүрт куплет шигырьне яттан сөйли алмадылар, ди. Шул дөресме? – «Скот»лар партизаннар кебек дәшмәделәр. Шамил аерым кәгазьгә шигырьне әйтеп яздырды. – Өегездә иренәсез икән, юлда кайтканда-килгәндә ятлагыз. Кәга­зегезне кулдан төшермәгез, оныт­кан урыннарын карап алырга уңай­­лы булыр. Кемнәр өлгерә, иртә­гә иртәрәк килегез, дәресләр баш­лан­ган­чы сөйләрсез, апагыз белән сөйлә­шер­мен, үзем дә киләм, ә хә­зер кай­тыгыз, – диде.
Икенче көнне Камил белән Хәйдән башкалар шигырьләрен сөйлә­деләр. Шамил аларны дәрестән соң кабат алып калды. Үтемле, алар аңлар­лык Һәм файдасы тиярлек нинди сүз әйтергә – үзенең дә анык кына фикере юк иде. Моңа кадәр тавы­шын күтәреп кычкырганы булма­ды. Кайбер укытучылар кебек, дәрәҗәсен төшереп, атамалар да кулланмады, барын да бердәй күреп, тиң итеп сөйләште. Ул сизеп йөрде, укучылары да аны күзәттеләр, өйрәнделәр. Кием алыштыруы да игътибардан читтә калмады. Итәк-җиңнәрен җыйнап йөрергә тырышты. Ул да сынау узды.
– Кеше, кайда гына булмасын, укыймы, эшлиме, ял итәме, Һәр җирлектә урнашкан кануннарны үтәргә, бурычларны башкарырга тиеш, – дип башлады Шамил сүзен. – Шунсыз мөмкин түгел. Бу аксиома, исбатлап торасы юк. Әйдәгез, без дә үзебезгә турыдан-туры кагылган мәктәп тормышын алыйк. Иң беренче Һәм иң төп бурычыбыз – «Укучылар өчен кагыйдәләр»не төгәл үтәү. Ул коридорда, шул исәптән Һәр класста язылып эленгән. Искә төшереп алабызмы?
– Юк, – диделәр бертавыштан.
– Ул вакытта эш нәрсәдә? Сезнең яшьтә күпчелек кеше шигырь яза. Ә сез язганны өйрәнергә карышасыз. Булдыра алмыйсызмы, әллә телә­мисезме? Берәр сәбәбе бармы?
– И-и-и, аңа ничек җавап бирәсең инде, – диде Хәй.
– Шулай да, әйтеп кара.
– Абый, мин укырга да соңга калып кердем, утырып та калдым. Яшьтәшләрем инде урта мәктәп тәмамлады. Кич мине шуларның күз алдында, сиңа клубка йөрергә иртә әле, дип куып чыгаралар.
– Менә, кайтып дәрес хәзерләргә кирәк.
– Күңел башка җирдә булгач, кайтасы килми. Унҗиденче яшь белән барам бит.
– Аңлыйм, Хәй. Бер ел түзәргә кала. Башкача юл юк. Сиңа гына аерым ташлама ясап булмый.
– Узган ел Тукай кичәсендә «Туган тел»не җырлаганда Мәлдә апа үзе дә ни сүзен, ни көен белмичә безнең авызга карап утырды әле.
– Нинди Мәлдә апа?
– Эсмеральда Хөснетдиновна, – диде Хәй, берни булмагандай.
– Ул шәҺәр кызы. Урыс мәктәбендә укыган. Тукайны өйрәнмәгән, белмәвенә гаҗәпләнү урынлы түгел. Урыс сүзләрен кыстырса да, татарча дөрес Һәм матур сөйләшә. Ә менә син урысча, ул татарча сөйләшкән кебек булдыра аласыңмы? Эсмеральда Хөснетдиновна татарча өйрәнергә тырыша. Татар телендә әдәби китаплар укый. Ә кешенең физик кимчелегеннән, исеменнән көлү, атамалар кушу начар гадәт. Бу – түбәнчелек.
– Ул гына кушаматсыз йөрмәс инде.
– Әллә миңа да таптыгыз?
– Шамкай, диләр, – дип, икесе дә көлеп җибәрде. Кызык булмаса да, башланган сөйләшүне өзмәс өчен, ул да аларга кушылып көлде.
– Аңа китсә, кемгә дә, шул исәптән сиңа да, Хәй, исемеңне үзгәртергә тәҺарәт кирәкми.
– Әллә кайчан үзгәрттеләр инде, абый.
– Ярый, Хәй, бөек рус шагыйренең рухын рәнҗетмә, шигырен ятла.
– Абый, Тукай да бөек, нигә аны рус мәктәпләрендә өйрәнмиләр?
– Бу без хәл итә алырлык мәсьәлә түгел. Һәр милләтнең үз бөекләре бар. Ә милләтләр күп. Барын да уку программасына сыйдырып булмый. Ярый, Хәй, бар, кайт, – диде.
Ул сүзсез генә башын какты да:
– Барлык укытучылар белән дә шулай сөйләшеп булсын иде, – диде.
– Шигырьне ятларсың, дип ышанам. Син көтеп торма, безнең Камил белән аңлашасы бар әле.
– Нәмәне тагын? Аңладым бит инде, мин дә кайтам, – дип, Камил урыныннан кузгалды.
– Ашыкма, утыр, син дә кайтырсың, бәйләп тотарга исәбем юк. ГөнаҺларың күпкә җыйналды, Камил. Һәрнәрсәнең чиге була. Нишлибез? Дәресләрне өзәсең, теләсәң киләсең, теләмәсәң китәсең. Бер уңайдан шуны да әйт әле, ни өчен кичә соңгы дәресне ташлап киттең?
– Корсак ачты.
– Була торган хәл. Үзең белән ипи ал.
– Оялмыйча ипи күтәреп йөрим ди.
Шамил берни әйтә алмый телсез катып калды. Шушы ундүрт яшьлек малай сумкасына ипи салып йөрергә ояла. Бу тупас, өлгермәгән, әти-әнисе каршында да бернинди бурычы юклыгына ышанган малай белән сөйләшүнең тиз генә нәтиҗә бирәчәгенә Шамил шикләнде. Шулай да ярты юлда калмаска уйлады.
– Иртәгә шигыреңне ятларга өлгерә аласыңмы? – дип сорады.
– Нәмәгә кирәк ул миңа?
– Синең белән аңлашу авыр икән, Камил, әти-әниеңә хәбәр итми булмас.
– И куркыттың.
– Тупас сөйләшмә, Камил.
– Җалыктым инде. Ничек үрәнгәнмен, шулай сүләшәм.
– Иптәшләреңнең колхоз рәисе малае булгач, Камилгә сүз әйтүче юк, дип уйлаулары ихтимал. Минем өчен барыгыз да тигез, бер өстенлегең юк. Ә хәзер аңлатма яз.
– Язган, ди.
– Нәрсә?
– Күп яздырдылар инде.
– Бас.
– Миңа болай да уңайлы.
– Бас! – Шамил аның янына барып җиткәнен дә сизми калды. Изүеннән эләктереп, тартып торгызды.
– Син... син... егет... сиңа бары да мөмкин, дип уйлыйсыңмы?
– Кит әле, бәйләнмә миңа.
Тыела алмады Шамил...
...Мич белән стена арасына киптерергә куелган утын өеме ара­сыннан Камилне өстерәп чыгар­ды. «Тәрбия» бирүне дәвам итүнең мәгънәсе калмады.
– Бар, чыгып кит, – диде Шамил, күтәрелеп карамыйча. Аның фикере чуалды. «Ничек болай булды? Нишләдем?» Ул төзәтә алмаслык хата ясаганына Һаман төшенә алмый утыра бирде. «Хата гынамы? Җинаять бу! Бүген үк гариза язарга. Моннан китәргә кирәк. Хәер, алай җиңел генә китеп булырмы?» Чуалып беткән уйларын бүлмәне җыештырырга кергән апа бүлде:
– Сине баскыч төбендә персидәтел малае көтә, – диде.
* * *
Камилнең тәртибе яхшыруга, дәрескә төгәл Һәм хәзерлек белән йөри башлавына укытучылар гына түгел, Шамил үзе дә гаҗәпләнде, берни сиздерми, яшерен генә сөенеп йөрде. Ни гаҗәп, башка шук малайлар да тынып калды. Камилне «җен алыштырды».
Сернең асылына беркем дә төшенмәде.
* * *
Эшли башлавының беренче көннәреннән үк кайбер укытучылар белән директор арасыннан кара мәче узганын тойган иде Шамил. Ләкин ни дәрәҗәдә киеренке булуы әлегә аның өчен сер булып калды.
Берчак тәнәфес вакытында, мич янында тәмәке тартучы Әхмәт абыйга директор, укытучылар бүлмәсендә, җитмәсә хатын-кызлар арасында төтен чыгару килешми инде, дип, җиңелчә генә кисәтү ясады. Әхмәт абый аңына килгәнче хатыны Әминә апа:
– Аерым урын бүлеп бир, аннан монда тартмас, – диде, коры гына.
– Чыгып тартсын, – диде директор хатыны, иренә ирек бирмичә. Аннан китте... Йә Хода! Үз рольләренә кергән артистлар диярсең. Каян шулкадәр үтемле сүз табалар, Шамил шаккатты. Ярый әле дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.
...Әхмәт Ханович Әмирханов озак еллар Алан мәктәбендә директор булып эшли. Аның дәверендә башлангыч мәктәпне җидееллыкка үзгәртәләр. Класс бүлмәләре җитмәү сәбәпле, колхозның файдаланмый яткан, искереп гамәлдән чыккан икмәк амбарын сүтеп, мәктәп төзи башлыйлар. Ул төзелеш материал­лары эзләп көне-төне чаба. Өендә куна алмаган чаклары да була. Хатыны, мәктәбең бездән кадерле булгач, шунда яшәрсең, дип, уку елы тәмамлану белән, өч баласын ала да Ташкентка сеңлесе янына китә. Әхмәт Ханович, укулар башланганчы кайтырлар әле, дип, артык борчылмый. Хат язып та, телеграмма җибәреп тә бернинди хәбәр алмагач, Әхмәт абый җитди карарга килә. Ык аръягында урнашкан кечкенә Акъяр авылының башлангыч мәктәп укытучысы Әминә Саматовага өйләнә. Никахлашканнан соң атна-ун көн үтми, хатыны кайтып җитә. Әхмәт абый өчен тынгысыз көннәр башлана. Бер-бер артлы мәгариф бүлегенә, район Советы Башкарма комитетына, райкомга чакыртып кына торалар. Барыбер беренче хатыны белән кушылырга күндерә алмыйлар. Хатыны нинди дәлилләрдән файдалангандыр, этәргечләр тапкандыр, кайсы төймә­ләргә баскандыр, Әхмәт абыйның шәхси эшенә партия шелтәсе язып, директор вазыйфасыннан азат итәләр.
Янында балалары булмагангамы, Әхмәт абый Шамилне бик тиз үз итте. Күп вакытларда, улым, дип дәшә иде. Берчакны ул Шамилгә, мәктәпнең бик начар булуы турында сүз чыккач:
– Иске-москылардан хан сарае төзеп булмый. Ә шулай да, төрле зурлыктагы аерым келәтләрне бер түбә астына кертү өчен минем көч аз кермәде. Гомергә такмаган орден-медальләрне түшкә тезеп, иренендә ана сөте кипмәгән күпсанлы начальник кабинеты ишекләрен шакырга, хәтта түбәнчелеккә төшәргә мәҗбүр булган вакытлар булды, – дип сөйләгән иде.
Озын буйлы Әхмәт абый, мәк­тәпнең тәбәнәк ишегеннән кергәндә, башын түбән ими. Бер аягын тупсадан эчке якка атлау белән чүгәләп янбашын алга уздыра, аннан соң гына башын тыштан тартып ала. Алтмыш яшен түгәрәкләп килсә дә, җирән чәчендә ак күренми. Борыны кишерне хәтерләтә, кызыл. Иреннәре юка, сизелми дә диярлек. Тәмәкедән саргайган тешләре, койма кебек сирәк булса да, таза, сызлый дип зарланганы юк.
Сугыш башлангач, тизләтелгән курсларда укып, ул кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Бер чишелеп киткәндә, штраф батальонына эләккәнен ычкындырып алган иде. Бик күп орден-медальләр алып, сугышны майор дәрәҗәсендә төгәлли. Аннан, ник бәйрәмнәрдә генә булса да бүләкләреңне такмыйсың, дип сора­салар, кемгәдер үпкәләгән сабый кебек:
– Ни файдасы бар соң аның, ялтыравык тимер-томыр белән без юләрләрне күп алдадылар инде, – дип кенә куя.
* * *
Директорлар киңәшмәсеннән кайткач, Марат Сираевич алдагы атнада инспектор тикшерүе килү ихтималын әйтте. Коллектив зур булмаса да, бер-берсен якын иткән, башкаларга белдермичә эч серләрен сөйләшә торган аерым-аерым төркемнәр барлыгын Шамил сизенгән иде.
Араларында үзен кемдер тарафыннан нахакка рәнҗетелгән, кимсетелгән, өлешсез калган дип санап йөрүчеләр бар. Алар нәрсәдәндер риза булмый, хезмәтенә тиешле бәя бирелмәде, дип, кемнедер гаепли, башкалар уңышыннан көнләшә. Сөйләшүләр башланды:
– Йөрерләр инде җан үртәп. Бәрәңге алудан яңа туктадык. Бала-чага буразнага керергә дә өлгерә алмады.
– Килеп, берәр файдасы тисә, ярар иде тагын. Нервыда уйнаудан башканы белмиләр.
– Тук ачның хәлен беләмени?
– Бер ел мәктәптә эшләмәгән тикшерүче егерме-утыз ел шушы җәҺәннәмдә кайнаган кешегә нинди киңәш бирә алсын инде?
– Гомергә җаным сөймәде шуларны. Бер тынгылык бирмиләр. Завуч белән директор тикшереп торгач, аларның нигә кирәге бар?
Икенче төркемдә директорны «сүттеләр».
– Юкка гына килмәсләр, эшеннән ала торганнардыр.
– Алырлык булсалар, уку елы башланганны көтмәсләр иде инде, киләсе елсыз булмас.
– Өендәге телевизор мәктәп өчен алынган, диләр.
– Казанда укыган малае шайкага эләккән икән.
– Хатыны да авырый, ди. Битләре, күзләре күгәргән, урыныннан да тормый, башын сөлге белән бәйләп ята, диләр.
Тикшерүчеләрне Һәм директорны иләктән алып киләпкә салып сүктеләр. Ничек кенә сөйләмәсеннәр, тикшермәсеннәр, битәрләмәсеннәр, эленке-салынкы йөрүләр бетте. Дәрескә терәлеп кенә килүчеләр дә җитезләнделәр. Тәнәфес саен мич алдында тәмәке пыскытучы Әхмәт абый да үзенә шөгыль тапты, китап-журналлар актара, нидер яза башлады. Дәресләре беткәч тә мәктәптән китәргә бик ашыкмыйлар. Дәфтәр тикшерәләр, план төзиләр, күргәзмә әсбаплар ясыйлар. Якшәмбе көнне дә мәктәп гөж килеп торды. Кем ничек Һәм күпме эшләгәндер, әмма барысына да эшлекле кыяфәт керде.
Инспекторларны афәт килгәндәй көттеләр. Атналар, айлар буе эшлән­мәгәнне берничә көндә баш­карып чыктылар.
Шамил укыганда да тикшерүчеләр килә иде, Һәм нигәдер алар укучыларның белемен, тәртибен тикшерәләр, дигән фикер калган. Хәер, аларга шулай аңлата иделәр. Тапланган китап, дәфтәрләрне чистарту, тышлау, ертылган битләрен беркетү, чәч алдыру, өс киемнәрен ямау, төшкән сәдәфләр тагу Һәм башка күп төрле эш башкара иделәр. Шамил үз классы укучыларына бу­лачак тикшерүләр турында әйтте. Ниләр башкарылырга тиешле, барын да алдан язып куйган иде, берсен дә калдырмыйча укучыларына җит­керде.
– Әй, абый, алар безне түгел, сезне тикшерәләр бит.
– ?!
– Шулай, беләбез инде.
– Син, Хәй, аңлап бетермисең. Дөрес, алар безгә дә күзәтчелек итәләр. Әйтик, программа үтәләме, укучылар аны үзләштерәме, түгәрәкләр эшлиме, аңа укучылар йөриме Һәм башка шуның ишеләр белән кызыксыналар. Ә алар сезнең фән нигезләрен үзләштерүегезне тикшерәләр, – дип аңлатты Шамил.
– Әнә, Әминә апа дәфтәрләрне әллә нигә бер, ул чакта өч-дүрт эшнең берсен генә тикшерә иде, ә бүген өләшкән дәфтәрләрдә Һәрбер эшкә билге куйган, – диде Камил, сүзгә кушылып.
– Әхмәт абый бүген нинди зур глобус алып кергән. Андый яңа, матурларын гомергә күргән юк иде, – диде Сәлим.
– Үзең дә әллә нинди приборлар алып кергән идең әле.
Монысын дәрестә сораганда авызыннан җөмлә түгел, сүз дә тартып алып булмый торган Әнис әйтте. Моннан соң укучыларны белми, аңламый, сизми дип уйларга Һәм балага санарга ярамый икәненә Шамил тәмам төшенде. Итәк-җиңнәрне җыеш­тырырга кирәк.
* * *
Соңгы партада утырган инспек­торга караштыра-караштыра, Шамил пар казаны турында яңа дәрес аңлата. Инспекторның беркемдә бернинди гаме юк кебек, башын да калкытмый яза да яза. Моңа кадәр аның дәресенә завучның да, директорның да кергәне булмады. Башкаларныкыннан тыңлап анализ ясый иделәр. «Минем дәрескә кайчан керәсез?» – дип сорагач, завуч:
– Укучылар белән ныклап танышкач, дәрес бирү күнекмәләренә өйрәнгәч тыңларбыз, – дигән иде. Ә Әхмәт абый аның колагына пышылдап кына:
– Син нәрсә, кычытмаган җиреңне кашыйсың, файдалы сүз ишетермен дисеңме? – дип гаҗәпләнә иде.
Инспектор Шамилнең дәресен тыңлыйм, дигәч, уку-укыту бүлеге мөдире Хафаса Фазлыевна:
– Әле ул быел гына укыта башлады, бераз өйрәнсен иде, – дигәч, инспектор:
– Яхшы, мин аның бары тик ничек эш башлавы белән генә кызыксынырмын, – диде.
Ни гаҗәп, Шамил каушамады, тезе дә калтырамады, теле дә тотлыкмады. Әйтерсең, гомере буе тикшерүчеләр катнашында дәрес биргән. Шамилнең кырык биш минутка сыешканы булмады, йә дәрес алдан бетә, йә соңга кала иде. Бәхеткә, беренче мәртәбә, өйгә эш яздыру белән кыңгырау шалтырады. Укучылар класстан чыгып беткәч, инспектор:
– Төгәллеккә өйрәнгәнсез. Бу хәл озак еллар эшләгән укытучыларда да сирәк очрый. Моны уңай күренеш дип бәяләргә кирәк. Башкаларын да яхшы үзләштерерсез, дип әйтергә урын бар. Дәрескә тулысынча тукталып тормыйм. Чөнки бер дәрес белән генә укытучыга объектив бәя биреп булмый. Бу нәүбәттән бер киңәшем бар. Уйлансыннар, эзләнсеннәр, нәтиҗә ясарга өйрәнсеннәр өчен, укучыларга проблемалы сораулар куярга кирәк. Мәсәлән, яңа теманы өйрәнгәндә, МТСта пар казаны шартлаган, ә сәбәбе нәрсәдә булды икән, дип сорау куйганда, укучылар аңа җавап эзләргә мәҗбүр булырлар иде. Алар басым үлчәү приборларының төзек булмавына, йә эшчеләрнең аның күрсәткеченә игътибар итмәүләренә Һәм пар казанында басымның кискен күтәрелү нәтиҗәсе икәненә төшенерләр иде, – диде.
Параллель сыйныфта, инспектор киңәшен тотып, Шамилнең проблемалы сорау бирүе булды, укучылар:
– Абый, ничә кеше үлгән? – дип кычкырдылар.
* * *
Тикшерүчеләр тарафыннан математика, татар Һәм рус телләре буенча алган язма эшләр көткәнчә булмады. Директор, завуч, фән укытучылары кара кайгыга төште. Өлгереш утыз процентка да җитми. Нәтиҗәсе мәктәп кысаларында гына калмый, бөтен районга таралачак иде. Директор: «Берничә сыйныфта мин дә тикшерү үткәргән идем. Нәтиҗәсе дә яхшы булды. Мондый хәл чыгар, дип, Һич уйламаган идем», – диде, укытучыларны акларга теләгәндәй. Директор үткәргән контроль эшләр өчен биремне, гадәттә, фән укытучылары үзләре сайлый иде. Тикшергәндә дә катнашучы булмады. Югары өлгереш күрсәтү өчен, укытучылар яшерен генә хаталарны төзәтә иде. Контроль эш өчен биремнәрне район мәгариф бүлеге әзерләгән, тикшергәндә инспекторлар катнашты Һәм хаталарны да кызыл кара белән генә төзәттеләр.
Инспекторлар кагылмаган, тикшермәгән бер почмак та калмады. Һәрнәрсә игътибар үзәгендә булды. Мәктәп ишегалдының ерак түрендәге хезмәт дәресләре уза торган саманнан эшләнгән торакта да булдылар. Биш көн тикшерү нәтиҗәләрен педагогик советта карау нибары сәгать ярым чамасы дәвам итте. Өлкән инспектор Мәрдән ӘҺлиевич Сафин кереш сүзен мәктәптәге уңай якларны санап күрсәтүдән башлады. Аларга гомуми белем бирү турындагы законның үтәлүе, мәктәптән читләшкән уку яшендәге балаларның булмавы, тиешле кадрлар белән тәэмин ителү, күрше авыллардан йөреп укучылар өчен интернат барлыгы керә иде. Чыгышның калган саллы өлеше уку-укыту, тәрбия эшенең торышы Һәм аның ничек үтәлеше турында барды...
* * *
Инспекторлар киткәч, мәктәптә ыгы-зыгы басылды. Тәнәфесләрдә тыз-быз йөрүләр бетте. Укытучылар дәрестән чыгалар да, дөньяда бер эшләре калмагандай, лып итеп утыралар, кычкырып сөйләшмиләр. Йокыдан торган, ләкин уянып бетмәгән кешене хәтерләтәләр. Бер-ике көннән аларга да җан керде. Нык тәнкыйтькә дучар булучылар да рәтләнеп китте, башкаларга кушылып сөйләшә башлады. Язма эшләрнең начар булуына инспекторларны гаеплиләр. Әйтик, авыр сүзләрне тактага яздырмаганнар, тема узган ел ук өйрәнелгән, укучылар онытканнар, кагыйдәләрне искә төшерергә рөхсәт итмәгәннәр, эшләргә вакыт җитмәгән Һәм башка төрле сәбәпләр китерәләр иде. Бер генә укытучы да гаепне үз өстенә алмады. Марат Сираевич, киресенчә, басымны укытучыларга ясады.
– Сәбәпне читтән эзләмәгез. Гаеп үзебездә. Аны кемгәдер сылтау берәүне дә бизәми. Җаваплы кешеләр барыбыз да биредә. Куелган «икеле»ләр укучыларныкы түгел, ә сезнеке. Программа Һәр нормаль бала үзләштерерлек итеп төзелгән. Мәктәп гел исәрләрдән генә тормыйдыр бит. Ник өйрәтмисез? Нигә аңлатмыйсыз? Бер генә укучы да тиешлесен үзләштермичә мәктәптән китәргә тиеш түгел. Дәрестә өлгерә алмыйсыз икән, алып калыгыз. Звонок булу белән дөньягызны көтәргә кайтып китәргә ашыкмагыз. Иртән лапас тулы терлекләрегезне карап, алҗып, мәктәпкә ял итәргә генә киләсез. Мин сезгә, мал асрамагыз, димим. Дөрес аңлагыз. Чамасын белергә кирәк. Төп эшегезне онытмагыз. Үзара дәрес тыңлау юк. Бер-берегездән тәҗрибә алмыйсыз. Моннан соң сүз өлгермәгән укучылар турында түгел, ә өлгермәгән, җитлекмәгән укытучылар хакында булырга тиеш. Озак көттермәсләр, тикшерү нәтиҗәләре нигезендә мәгариф бүлегенең боерыгы чыгар. Билгеле, таякның юан башы миңа төшәр, ләкин белеп торыгыз, таякның икенче, сезгә төшәсе нечкә башы да авырттырыр. «Бүләк» кыйммәтлелеге Һәр педагогның керткән «өлеше»нә карап бәяләнәчәк.
Исемсез төркемнәр арасында тагын чыш-пыш китте.
– Безгә пычагым да булмаячак, андый тикшерүләрне күп уздырдык инде. Аның өчен җавапны гомер-гомергә бер генә кеше – директор тотты.
– Директорлык өчен генә дә акчаны бездән күп ала. Чукынып китсен.
– Эшеннән алырга да күп сора­маслар әле.
Директорны, аның гаиләсен энә­­сеннән алып җебенә кадәр бөр­тек­ләп кабат тикшерделәр Һәм бар­лык сорауларга гомуми чишелеш таптылар: эшеннән алалар, шуңа котыра, дигән ахыргы фикергә килделәр.
* * *
Шамилне колхозның партия комитетына чакырттылар. Партком секретаре Әүхәт Галимович Ногманов:
– Партия мәгариф системасында укулар якынлаша. Партком әгъзалары белән киңәшкәч, сезне беренче бригада партия оешмасына пропагандист итеп билгеләргә килештек. Иртәгә районга семинар-киңәшмәгә барабыз, – диде, аның ризалыгын да сорап тормыйча. Шамил секретарь белән оешмага исәпкә басканда танышкан иде. Шуннан бирле очрашканнары булмады.
– Әле мәктәптә дә беренче ел, үз эшемнең дә асылына төшенеп җиткәнем юк. Булдыра алмам, бу бит минем өчен гел яңалык. Партия укуын ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады.
– Адәм баласы барын да башкара ала.
– Кырыкка ярылып булмый. Үз эшемә яхшылап өйрәним, кешеләр белән танышыйм, авыл гадәтләренә күнегим. Сүзне киләсе елга кадәр калдырып торыйк.
– Сез коммунист. Тискәре сүз йогынтысыннан чыгарга киңәш итәм.
Шамил дә характерын күрсәтте:
– Мин сездән киңәш сорап кермәдем. Бу – бер. Икенчесе – булдыра алмам диюем.
– Каршы киләсезме?
– Юк. Бу каршы килү түгел. Шикләнүем.
– Бүген партком утырышы. Сезне көтәм. Шунда сөйләшеп хәл итәрбез.
– Минем бүген планнар икенче, килә алмам, миңа мәктәп директоры эш кушты. Алдан кисәтергә иде, – дип саубуллашып чыгып китте.
Мәктәп директоры кергәндә, Шамил укытучылар бүлмәсендә план төзеп утыра иде.
– Шамил, партком секретаре белән арагызда ни булды? Партком утырышына бергә керергә кушты.
– Артык бер нәрсә булмады. Миннән пропагандист ясамакчы, әле монда да ярты эшем бетмәгән, ничек җитешим?
– Сүз дә юк, синең белән килешәм. Иң элгәре мәктәптә ныгырга ки­рәк. Парткомда аңлашырга тыры­шырбыз.
– Ул тагын үз сүзен сөйләсә, китәм, эш бетмәс, кендегем монда берекмәгән.
– Шамил, яшь тай кебек тәртәгә тибәр чагың түгел. Һәрхәлдә, сиңа теләктәшлек итәрмен. Әйдә, утырыш башланырга ун минут кына калып бара.
...Партком әгъзалары, партия бердәмлеген күрсәтеп, бертавыштан Шамилне пропагандист итеп раслады.
* * *
Партия мәгариф челтәрендә яңа уку елы КПССның тарихи съезды алды көннәрендә башланды. Укуга 21 кеше, нигездә, коммунист механизаторлар, терлекчеләр тартыл­ды. Беренче занятиегә колхоз­ның барлык белгечләре – агро­номнар, зоотехниклар, бухгал­терлар, брига­дирлар катнашып, алар утызга җитте. Бу күз буяу килгән райком вәкиленә, партия укулары зур оешканлык, активлык, җанлы Һәм кызыклы үтте, дип, югарыда исәп-хисап ясау өчен эшләнгәне көн кебек ачык иде.
* * *
Бервакыт савымчы Кәшифә апа занятиегә фермадан кайтышлый, силос исләре аңкытып килеп керде. Озак та үтмәде, йокымсырап китте. Өенә кайтып ял итәсе генә бит үзенә. Юк, нәрсә әйтсәләр шуны тыңларга, ни кушсалар шуны үтәргә күнеккән илле яшьтән узган бу риясыз тол хатын кайтып китмәгән. Ә көннәр буе эшләгән кыяфәт чыгарып, кая сугылырга белми аптырап йөргән, партия укуларының барын-югын белмәгән коммунистлар да бар. Партком секретаре йөрешне исәпкә алу кенәгәсенә аларны юк дип билгеләмәскә куша. Ләкин Шамил ялганга бармады, төгәл Һәм дөрес билгеләде.
Авыр физик хезмәттән соң арыган Кәшифә апа, кыска вакытта урнашкан тынлыктан сискәнеп, күзләрен ачты. Тирескә каткан бияләйләрен өстәл читенә этеп куйды:
– Хәзер яшьләр дүрт-биш ел укып югары белем ала да әллә кемнәр булып эшли. Мин шушы КПСС тарихын унҗиденче ел укыйм. Инде мин аны яттан белергә тиеш булсам да, хет үтерегез, бернәрсәсен дә хәтерләмим. Ни эшемә, ни гаиләмә файдасы тигәнен тойганым юк, – диде Кәшифә апа.
– Укуың чын күңелдән түгелдер, сыерларың шуңа сөтне киметә, – дип шаярттылар Кәшифә апаны.
– Сыерның сөте телендә, дигәннәр. Юньләп ашатырына булмагач, асларына КПСС тарихын түшәп, өсләрен Ленин китаплары белән ябып, торакларны кызылга төреп, түбәсенә флаг элсәң дә, сөтне арттырып булмас. Үзәгемә тигәнгә әйтәм.
Тракторчы Вазыйх Хәкимҗанов:
– Дә-ә-ә, Кәшифә түти, теге вакытлар булса, – дип сүз генә башлаган иде, партком секретаре белән райком инструкторы килеп керде. Шамил бу инструкторның мал табибы булып эшләгән вакытта хастаханәдә авырып ятуын Һәм табиб Гамбәр Кәлимуллин белән булган мәзәк хәлен ишетеп белә иде. Дәвалаучы табиб куелган диагнозның дөреслегенә тәмам ышану максатыннан, аннан сораштыра башлый.
– Мин хайваннардан сорамыйм, диагнозны үзем куям, – дигән мал табибы. Гамбәр Кәлимуллин да төшеп калганнардан булмаган. Шәфкать туташына:
– Бүген шундый-шундый уколлар ясарсыз, шундый дарулар бирерсез, иртәгә хәлләнмәсә, чалырсыз, – дигән, имеш.
Галстук астына шактый җиффәргән инструктор Касыйм Хәкимович, уку ахырында, көрмәкләнгән теле белән дәрескә анализ ясап җәфаланды. Ленин әсәрләрен укырга киңәш бирде. «Капитал»ны кулына тотып, тышын да укыганы булмагандыр үзенең. Кем язганын белде микән әле. Сөйләме лөгатьсез Һәм бәйләнешсез иде аның. Партком секретареның бик кыенсынып утыруын тойды Шамил.
* * *
Педагогика кысаларына туры киләме, юкмы Һәм нинди максат куйгандыр, Шамил моны аңламады, директор укытучылардан бер-бер артлы рус Һәм татар телләреннән диктант яздырды. Кем ничек язганын кызыксынып сорасалар да әйтмәде, Бермуд өчпочмагы калкытып чыгарды. Директор башлангыч класс укытучысы Рәшидә Әмировнага дәрес тыңларга керәчәген әйтте.
– Тыңларга кызыгы булмас, Марат Сираевич, диктант кына яздыра идем шул, – диде укытучы.
– «Кына» түгел, диктант укучының көзгесе ул, – диде директор. Аннан: – Укытучысыныкы да, – дип, басым ясап өстәде. Укытучылар сагаеп, сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар.
Икенче көнне, укытучы тарафыннан тикшерелгән диктантны директор кабат карап чыкты Һәм төзәтелмәгән күп хаталар тапты. Директор моны укытучының игътибарсызлыгы дип уйлады. Әмма әңгәмә вакытында укытучының белем дәрәҗәсе сай Һәм чикле булуын аңлады. Укытучыларның язган диктантлары да моны раслый иде. Танып белүнең чиге юклыгына, әмма шуңа омтылырга кирәклегенә иманы камил булган Марат Сираевич укытучының әйтелгән киңәшләрне кабул итмәвенә гаҗәпләнде. Ул кешенең нәрсәне дә булса белмәвен кимчелеккә санамады, бары тик аны вакытлыча булган җитешсезлек, иртәме-соңмы уңай хәл ителергә тиеш булган күренеш, дип уйлый иде. Сүзен бирергә өйрәнмәгән Рәшидә Әмировна директор фикерләре белән ризалашмады. Укытучының үзенә дә белемен күтәрү өстендә эшләү кирәклеген ишеткәч, чыгырыннан чыкты:
– Башлангычларга гына бирерлек белемем бар, ни әйтсәң дә институт дипломы миндә. Әле училище белеме белән дә югарырак классларда укыталар.
Бу математика укыткан директор хатынына ишарә ясап, аның бакчасына таш ату иде.
– Сүз диплом турында түгел, Рәшидә Әмировна, ә белем дәрәҗәсе хакында бара.
– Белемем булмаса, диплом бирмәсләр иде.
– Ни кызганыч, дөньяда шактый даҺиларның дипломы юк, мисал китереп тормыйм. Сез, Рәшидә Әмировна, әйткән киңәшләр турында кабат уйлансагыз иде.
– Сез, шул, терәге булмаганнарга гына бәйләнәсез. Башкаларга берни әйтмисез.
– Сез дөрес аңлагыз, бу бәйләнү түгел. Мин әйткәннәрнең киресен исбат итә алсагыз, берсүзсез кабул итәрмен. Кирәк Һәм урынлы санаган фикеремне Һәр кешегә әйтәм. Ялгышымны төзәтәләр икән, мин аңа рәхмәтле генә. Биредә бернинди хурлык юк. Ә сез нәрсә әйтсәм дә киреләнәсез.
– Чөнки мин үземне хаклы дип саныйм.
– Сез мине билгеле бер чикне узарга этәрәсез.
– Эчегездә калмасын, әйтегез.
– Әйтергә Һич тә исәбем юк иде, үзегез мәҗбүр итәсез. Күрәсең, шулай хәерле булыр. Белүемчә, ике сузык арасында «у» хәрефе язылмый. Ә сез диктантыгызда «уйнауы» дип язгансыз. Башка хаталар да җитәрлек.
– Һәр кагыйдәнең диярлек искәр­мәсе була, сез татар теле белгече түгел, «у» хәрефе язылган очраклар да була.
– Дөрес әйтәсез, мин татар теле белгече түгел, ләкин татар теле Һәм әдәбиятын мәктәптә укыган кеше. Ачышыгызны Казанга юллагыз, бәлки, гыйльми дәрәҗә бирерләр.
Мәктәптә директор кабинеты юк. Җыелышлар, дәрескә анализ ясау, нигездә, укытучылар бүлмәсендә бара. Бу сөйләшүгә, Һәрвакыттагыча, барлык укытучылар шаҺит булды.
Бермуд өчпочмагы серләре ачыла башлады.
* * *
Яңа елның ял көннәрен Шамил туган авылында, туганнарында уздырды. Китәргә җыена башлагач, ник бик тиз, каникуллар башланды гына, дигәч, директор сүзләре белән җавап бирде.
– Каникуллар укучылар өчен, без эш көннәрендә мәктәптә булырга тиеш.
Укыган вакытта укытучылар да ял итәләр кебек тоела иде аңа. Шуңа да, көзге каникулга туктагач, Казанга барырга җыенуын укытучылар бүлмәсендә сөйләнгән иде. Директор ишетеп:
– Болай да җәй буе ял итәсез, хет уку елы дәверендә эшләгез, – дип, башка сорау бирмәслек итеп аңлаткан иде. – Мәгариф министрлыгы инс­трукциясендә укытучылар өчен ял уку елы тәмамлангач каралган, – дип өстәде.
Яңа ел алдыннан белдерүләр так­тасына каникул чорында мәк­тәптә үткәреләчәк чараларны язып элделәр. Күрсәтелгән вакытка беренче яртыеллык уку нәтиҗәләре буенча педсоветка җыйналдылар. Ләкин билгесез сәбәп белән ике укытучы килмәде. Директор:
– Барыбыз җыелып беткәч сөй­ләшербез. Авырып түшәк өстендә генә ятмаса, Һәр укытучы педсоветта катнашырга тиеш. Әлегә үз эшегез белән шөгыльләнегез, – диде дә папкасын култык астына кыстырып чыгып китте. Укытучылар бераз аңнарына килә алмый утырды. Ушларын җыя алганнары үз классларына таралды. План төзүчеләр дә, дәфтәр тикшерүчеләр дә, ераграк бүлмәгә җыелып ләчтит сатучылар да, бияләй, оекбаш бәйләүчеләр дә, кая барып сугылырга белми йөрүчеләр дә булды. Шулай әштер-мөштер йөреп тагын берничә көн узып китте. НиҺаять, каникул бетәр алдыннан гына җыелып беттеләр.
Хафаса Фазлыевна мәктәп буенча өлгереш, йөреш Һәм програм­маларның үтәлеше турында шактый җентекләп сөйләде. Узган уку елы белән чагыштырганда йөреш уңай якка булса, өлгереш шактый түбәнгә тәгәрәгән булып чыкты.
Өлгерешне түбән биргән аерым укытучыларның информацияләре тыңланды. Әмма берсе дә, үземнең эшләвем җитеп бетми, дип әйтмәде. Директор үзенең йомгаклау сүзен дә озакка сузмады.
– Без балаларны кайчан боза башлыйбыз? Ни өчен башлангыч сыйныфларда өлгереш яхшы, ә югарыларда ифрат түбән? Кемнең бу турыда уйлаганы бар? Мин сезгә белем бирү Һәр тәрбия темасына лекция укырга җыенмыйм. Аның эзлекле Һәм даими барырга тиешлегенә басып ясап, кабат исегезгә төшерәсем генә килә. Башлангыч сыйныфларда алар бер генә укытучы кулында. Дүрт ел уку дәверендә бала укытучыга күнегә. Аның Һәр сүзен, Һәр хәрәкәтен аңлый. Безнең карамакка килеп җиткәч, аларны ныклап өйрәнмичә, төрлебез терлечә эшли башлыйбыз. Бер юнәлештә эшләү җитми. Уң кул эшләгәнне сул, сулы эшләгәнне уңы белми. Дәрес буе бала әрләп вакытны бушка сарыф итәбез. Программада әрләү өчен вакыт бирелмәгән. Менә шуңа да бала мәктәптә тиешле белемне ала алмый кала. Җитешә алмаганны өйдә эшләргә кушабыз. Ә өйдә алар мәктәптә алган белемнәрен ныгытырга гына тиеш.
Әйтергә кирәк, бу педсовет баш­каларына караганда искиткеч тыныч узды. Турыдан-туры да, төрттереп тә әйтүче булмады. Шамил гаҗәпләнеп утырды: болай ипле генә сөйләшкәндә дә аңлашып була икән.
Марат Сираевич хезмәт дис­циплинасын саклау турында сөйли башлады.
– Белүемчә, каникул чорында авыручылар булмаган. Ә ни өчен кайбер иптәшләр өч, дүрт көн мәктәпкә аяк та басмадылар? Моны ничек аңларга? Нинди башбаштаклык бу? Заманында ун-унбиш минут соңарсаң да хөкем иткән­нәр. Укытучы булып мәктәпкә килмәс­сезме икән, дип, өегезгә барганымны хәтерләмим. Менә, мисал өчен сез, иптәш Газизҗанова, кайда булдыгыз? Кемнән сорадыгыз, Һәм кем рөхсәт итте?
– Укулар башланганнан бирле әниләргә барганым юк иде. Олы яшьтә, ялгызы гына яши. Авырып тора. Йорт эшләренә булыштым, керләрен юдым, мунча ягып керттем, – диде укытучы.
– Була торган хәл. Рөхсәт сорауны түбәнчелеккә санадыңмы?
– Бик җайлы транспорт туры килде, утырдым да киттем. Сорарга вакыт булмады.
– Ул эшләрне сез якшәмбе көннәрендә дә башкара алган булыр идегез, бу сәбәп була алмый. Күрше авылдагы әниегез янына ярты ел буе бармаганыгыз өчен орден бирерләр, дип уйлыйсыңмы? Фикеремне ваклап тормыйм, бу көннәр өчен хезмәт хакыңны кисәм, утырыгыз. – Марат Сираевич алдындагы калын дәфтәренә нидер язып, ручкасын ипләп кенә өстәл өстенә куйды. Аннан башын күтәреп сүзсез генә Сания Гыйльмановнага текәләп карады. – Хәзер сезне тыңлап карыйк. Сез рекордчы. Бәлки без белмәгән, ишетмәгән җитди сәбәпләрегез булгандыр?
– Яңа елга ирем янына бардым. Кайтып җитәрмен, дип уйлаган идем дә, килеп чыкмады.
– Ирең кайда, җәҺәннәмдә түгелдер бит?
– Казанда. Читтән торып институтта укый, сессиягә киткән иде.
– Гомерлеккәмени?
– Кайтты инде.
– Көнлек хезмәт хакың күпме? Беләсеңме?
– Әллә, җиде сум тирәсе бугай.
– Менә шуны алтыга тапкырла.
– И-и-и, Марат Сираевич, киссәгез кисәрсез инде, рәхәте кырык тәңкәлек кенә булмады, – диде ул, исе дә китмичә.
* * *
Укытучының эше тавык чүпләсә дә бетә торган түгел, дигәннәре хак сүз. Ләкин бер күнеккәч, бу шулай булырга тиеш дигән фикердә тукталып, ныгыйсың икән. Тик вакытны дөрес файдаланырга, эшләргә тиешлесен кичектермәскә, көннекен-көнгә бетереп барырга кирәк. Ләкин эшнең өстәмәләре бихисап. Агитатор, пропагандист, доклад, лекцияләр уку, үзешчән сәнгать концертларына катнашу, фермада стена газеталары чыгару, атна саен диярлек оештырылган өмәләр, сайлау вакытларында исемлек алу, унйортлыкларда агитация алып бару, районга семинарларга йөрү вакытны күп ала. Укытучы вакыты белән хисаплашмау, аларны йөк аты итеп файдалану кайчан башланган Һәм кайчан бетә – Шамил Һич аңламады. Югыйсә, колхозда югары белемле агроном, зоотехник, мал табибы, инженер, өлкән бухгалтер, икътисадчы, махсус урта белемле механик, фельдшер, клуб мөдире, китапханәче бар. Китапханәче белән клуб мөдиреннән башкаларның бернинди җәмәгать эшләренә катнашканнары юк. Укытучыларның өстәмә эшләрен бераз җиңеләйтү – бу турыда Шамил мәктәп директоры Һәм партком секретаре белән дә сөйләшеп карады. Бу өстәмә эшләр барысы да колхоз хуҗалыгы өчен башкарыла. Ә ни өчен белгечләр читтә кала? Билгеле, Марат Сираевич күңеле белән Шамилне яклады. Ләкин элек-электән укытучыга аерып алмаслык булып береккән бу чараларны мәктәп директоры да, партком секретаре дә хәл итә алмый иде шул. Ачык авыз ачтан үлмәс, эш бетмәс, Һич югында запаста Себер бар, быел түзә алсам, киләсе елга мәктәпкә таба ике аягымның берсен дә атламыйм, дип уйлады Шамил. Теге беренче класс баласының, килгән укытучылар бер елдан артыкка чыдамыйлар, дигәне дөрес булыр, ахрысы.
* * *
Саф Һавада йөреп керим дип, Шамил укытучылар бүлмәсеннән коридорга чыкты. Барлык класс бүлмәләре диярлек киереп ачылган. Кайда нинди дәрес, кем укыта – ишетелеп тора. Якында гына Эсмеральда Хөснетдиновна, рус теленең бай булуыннан файдаланып, Шамилнең «скот»ларын пешерә:
– Ничә мәртәбә бер сүзне кабат­ларга була? Чурбан кебек уты­расыз, җыен ахломон.
Беренче Һәм өченчеләр бүлмә­сеннән укытучының йомшак тавышы, ара-тирә балаларның чыр-чулары, мышык-мышык борын тартулары ишетелә. Күршесендә Рәшидә Әмировна нәрсәдер яздыра.
Арырак бүлмәдән Әхмәт абыйның салмак тавышы ишетелә. Класс тып-тын. Әйтерсең, укытучыдан башка беркем юк. Укучылар йотлыгып тыңлый. Тарих дәресе кызык шул.
Марат Сираевичның да дәресе бар икән, Шамил әкрен генә ул бүлмәгә якынлашты. Ләкин кыңгырау шалтырады.
Шамилнең икенче дәресе дә юк иде. Тик йөргәнче хат булса да языйм дип, почмактагы өстәл артына кереп утырды. Дәрескә вакыт җитте булса кирәк, укытучылар класс журналларын ала башладылар. Директор, Шамилнең тыныч утыруын күреп:
– Шамил Гарипович, әллә дәресең юкмы?! – дип сорады.
Тагын нинди эш кушарлар икән, дип, Шамил башын күтәрде.
– Монысы буш сәгать иде.
– Мәктәптә буш сәгать булмый. Әйдә, дәрес тыңларга алып керәм.
– Кем дәресенә?
– Минекенә.
Гади укытучының директор дәресенә кергәнен ишеткәне юк иде, дәрестән чыккач, Шамил:
– Марат Сираевич, сез артист икәнсез, – диде.
– Урыны Һәм вакыты белән бераз артист булу да кирәк, ләкин тулысынча түгел. Укытучыны боксчы белән дә чагыштыралар, укучыларны үзеңнән читләштермәскә дә, шул ук вакытта бик якын җибәрмәскә дә кирәк. Араны дөрес сайлый белү мөҺим. Башка укытучыларның да дәресен тыңла, гомумиләштер, үтемле алымнарны файдалан, – диде Марат Сираевич, тагын бик күп файдалы киңәшен бирде.
Әхмәт абый гына көлеп:
– Да-а, егетләр үсәләр, Шамил дә директор дәресен генә тыңлый, – диде.
– Директорга ышанычым булса да, контроль ясауның зыяны булмас, – диде Шамил шаяртып. «Директор кебек дәрес бирү дәрәҗәсенә ирешү өчен бер пот тоз ашау гына җитмидер», – дип уйлады эченнән генә.
* * *
Укытучы Һәр биш ел саен, җәйге каникул вакытында, үзе укыткан фән буенча белемен күтәрү өчен Казанга курсларга барырга тиеш. Тик печән, утын хәзерләү, бакча эшләре чорында анда барырга бик ашкынып тормыйлар. Күпчелек укытучы өч-дүрт фән алып бара, андыйларга ел аралаш диярлек туры килә. Кемнең кайчан барасы алдан ук кисәтелеп куелса да, юлга җыенучы юк әле. Бервакыт мәктәп директоры Шамилгә:
– Шамил Гарипович, синең Казанга күптән барасың килә иде, әйдә, бер җилләнеп кайт, иртәгә мәгариф бүлегенә бар, анда барын да аңлатырлар, – диде.
Шамил шатланганын сиздермәде. Менә бит, кырык көн уразаның бер бәйрәме. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр.
Шамил Казанда калырмы? Кабат Себергә китәрме? Әллә кире Аланга кайтырмы? Әлегә аның анык кына өзеп әйтерлек җавабы юк...

 

Зәет МОТАЛЛАПОВ

Комментарийлар