Логотип «Мәйдан» журналы

Мирас

– И-и-и, шу­шы­ны рә­хәт­лә­неп авыз ту­ты­рып аша­саң иде, ди­яр иде, мәр­хү­мә.

Ка­лак очы­на элеп алып ка­бар иде дә, тә­мен те­лен­дә озаг­рак сак­лар өчен, ар­тын­нан чә­ен дә эч­ми то­рыр иде. Яңа аерт­кан кай­мак­тан да ныг­рак ярат­ты хө­кү­мәт­нең ка­лай са­выт­та­гы кат­кан­чы ку­ерт­кан ши­кәр­ле сө­тен. Кыз­ган­ма үзең­нән, аша, ди­сәң, ачу­ла­ныр, бү­ген бе­тер­сәм, ир­тә­гә ни ка­лыр ди­яр иде. Югый­сә, ки­бет­тә өзе­леп тор­га­ны юк ан­дый нәр­сә­нең. Ай­лар бу­е­на ята. Авыл хал­кы бит үзе­не­кен ашый. Үз сы­ер­ка­ем­ның агын шу­ңа алыш­ты­рам­мы соң?
– Яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, биг­рәк ка­ты бул­ды ул. Ба­ла-ча­га­га бер тап­кыр да кән­фит суз­га­ны бул­ма­ды. Әл­лә ни­гә бер йо­мыш бе­лән ки­леп тә, авыл­даш дип чәй куй­ма­ды. Ашау ва­кы­тын­да ба­рып кер­гән­дә дә ча­кы­рыр­га ашык­ма­ды. Хәт­та чы­на­я­гын-ни­сен тиз-тиз ге­нә җы­еп ку­яр иде. Та­бы­нын­да бер­нин­ди ри­зык та күр­гә­нем бул­ма­ды. Нәр­сә ашап яшә­гән­дер.
– Үзен дә кыс­ты ул.
– Кыс­мый әл­лә... Пен­си­я­ләр юк кы­на бит ин­де, ти­ен ге­нә. Ты­рыш­ты­рып-та­мы­зып кы­на яши­без.
Хез­мәт кө­не­нә эш­лә­гән за­ман­нар­ны ки­чер­гән әби­ләр­нең кү­ңе­лен шик кор­ты ки­ме­рә.
– Ыша­нып бул­мый, аны­сын да бе­те­реп куй­ма­гай­ла­ры әле. Без­нең го­мер­гә җит­сә ярый ла ул.
– Ә бит эш­лә­гән чак­та кә­му­низ тө­зе­дек тә кә­му­низ тө­зе­дек.
– Бү­ген ир­тән ге­нә шу­шы­лар­ны сөй­лә­шеп утыр­ган идек. Тәкъ­ди­ре­нә языл­ган бул­гач, ме­нә, кит­те бар­ды Сәр­би.
– Бә­хе­те бар мә­гәр, сыр­хау­лап ят­ма­ды: үзе дә ин­тек­мә­де, баш­ка­лар­ны да ин­тек­тер­мә­де... Ямь­ле җәй кө­нен­дә кит­те.
...Фә­кыйрь җи­һаз­лы өй эчен зә­гыйфь ут як­тыр­та. Ун­ла­ган кар­чык тәс­бих тар­та: мәң­ге­лек йор­ты­на кай­тып ки­тәр­гә әзер­лән­гән Сәр­би­я­мал кар­чык мә­е­те өс­тен­дә, ара-ти­рә са­быр гы­на көр­се­неп, тәх­лил әй­тә­ләр.
Баш­лар иел­гән, күз­ләр йо­мыл­ган. Җи­ңел­чә кал­ты­ран­ган бар­мак­лар төй­мә кү­чер­гән са­ен, ирен­нәр: «Ләә илә­ә­һә ил­ләл­лаһ»­ка кый­мыл­дый. Өч тап­кыр чык­ка­ны, бел­гән до­га­ла­рын эчен­нән ге­нә бар­лый-бар­лый, кал­ган­нар­ны кө­тә. «И Ал­ла­һым, үзең сак­ла», «И Ал­ла­һым, ка­бул кыл», – дип пы­шыл­дап ала. Дис­бе­сез­ләр, до­га­сыз­лар шул ара­да кай­сы йо­кы­сы­на оеп, кай­сы уе­на йо­мы­лып уты­ра. Төн сак­лау­чы­лар, дис­бе­лә­рен­нән бе­раз­га ае­ры­лып, янә ху­җа­би­кә ту­рын­да сөй­лә­шеп ала­лар. Ил-көн­нә­ре бер­гә бул­гач, үз көн­кү­реш­лә­ре, үз тор­мыш­ла­ры­на да кү­чеп ки­тә­ләр.
Ан­на­ры та­гын төй­мә са­ен Ал­лаһ­ны олы­лау дә­вам итә. Мәр­хү­мә­нең кы­зы бе­лән оны­гы, алар­ның сү­зе­нә кы­сыл­мый гы­на, соң­гы «күл­мәк» ки­сә­ләр.
Чор­даш­ла­ры-ил­дәш­лә­ре яз­мы­шын ур­так­лаш­кан, мих­нәт-га­зап­ны җи­тәр­лек та­ты­ган мең­нәр­дән бер га­дә­ти авыл кар­чы­гы иде Сәр­би­я­мал. Ни бер ях­шы-яман ягы бе­лән дә яшь­тәш­лә­ре ара­сын­да ае­рыл­ма­ды: тел­гә-теш­кә кер­мә­де. Япь-яшь ире Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­нан кайт­ма­ды, бер­дән­бер кы­зын ял­гы­зы ка­рап үс­тер­де. Үсеп буй җит­кер­гәч, үз авыл­ла­рын­да­гы егет­кә кия­ү­гә бир­де. Кияү бул­ган ке­ше, олы­га­еп бар­ган­да, мәр­хә­мәт­ле­рәк тө­як эз­ләп чы­гып кит­кән җи­рен­нән әй­лә­неп кайт­ма­ды. Исән тү­гел ди­гән хә­бә­рен җит­кер­де­ләр. Ана­лы-кыз­лы ике­се тиң те­рәк­сез­ләр, бер-бер­се­нә әл­лә ни яр­дәм итә ал­ма­ды­лар. Ин­де оны­гы да күп­тән га­и­лә­ле, ерак шә­һәр­дән кай­тып йө­ри. Бәл­ки, ба­ла­сы­ның ба­ла­сы­на тор­мыш шәф­кать­ле­рәк бу­лыр. Кыс­ка­сы, яз­мы­шы шат­лык­лы ми­нут­лар­ны кыз­ган­ды Сәр­би­дән.
Сәр­би­я­мал соң­гы ел­ла­рын үзе ке­бек үк бай­так го­ме­рен ял­гыз кич­кән Са­ния кар­чык­тан кал­ган йорт­та сүт­те. Ки­лен бу­лып төш­кән ни­ге­зе­нең рә­те кал­ма­гач, кол­хоз ида­рә­се, рәх­мәт төш­ке­ре, әле­ге йорт­ны са­тып алып бир­де аңа. Шу­ңа да, ир­ле ха­тын­нар ке­бек, аяк те­рәп сөй­лә­шә ал­ма­ды, ачы­лыр­га-ара­ла­шыр­га дәрт­сен­мә­де. Тар­ты­нып-кы­ен­сы­нып, үз ал­ды­на тын гы­на яшә­де Сәр­би. Көн­кү­ре­шен яшер­де, ке­ше кил­гән­не өнә­мә­де.
– Ләә илә­ә­һә ил­ләл­лаһ...
Хә­зер ин­де үзе янын­да ти­рә­ли утыр­ган кар­чык­лар­га ачу­ла­на да, алар­ны тук­та­та да ал­мый Сәр­би­я­мал: уй­ла­ры­на ни кил­сә, шу­ны әй­тә­ләр.
– Уң­ма­ды: ни ил­дән, ни ир­дән ди­гән­дәй. Ире ятып кал­ды, ки­я­ве юк­ка чык­ты.
– Сан­ды­гын­да ки­е­ме дә хәт­сез бул­ган. Ә бит бер­сен дә ки­гән ча­гы кү­рен­мә­де.
– Су­гыш чы­га-ни­тә кал­са, дип сак­ла­ган сә­лә­мә ту­ны да бар әле аның. Ка­ян чык­кан ни-нәр­сә­дер ин­де ул. Чүп итеп ник тот­кан­дыр.
– Бе­ре­без дә юнь­ле ки­ем күр­мә­дек ин­де без. Бул­са да кия ал­мый аны авыл ке­ше­се. Чөн­ки ба­шы ту­зан-пыч­рак­тан чык­мый. «Сал ин­де шу­шы кат­кан күл­мә­гең­не», – дип тир­ги ми­не дә ба­ла­лар. Ару­ра­гын ки­сәң, бе­рәр җир­гә ба­ра­сың­мы­ни, ди­ләр. Шу­ңа кү­рә ел­лар бу­е­на сан­дык­та са­бын исе сең­де­реп ята­лар.
– Хә­ер­лек­не мул­дан җый­ган. Өч елын үт­кәр­гән­дә дә җи­тәр­лек. Бер әй­бер­се дә хә­ер­дән кер­гән тү­гел, са­тып ал­ган­га ох­ша­ган.
– Са­ран дип әйт­мәс­сең дә...
Бу сә­гать­ләр­дә ана­сын мөм­кин ка­дәр ка­дер­ләп оза­ту мә­шә­кать­лә­ре­нә баш­та­на­як чум­ган кы­зы сүз агы­шы­на кеч­ке­нә бер тө­зәт­мә кер­тү­не ки­рәк са­на­ды:
– Ба­ры­сын да та­ра­тып бе­те­рер­гә куш­ты.
Ник ар­ты­гын дә­шеп, хә­тер­ләү­ләр­гә ку­шы­лып, сыз­ла­ну­дан тук­та­ма­ган кү­ңел җә­рә­хәт­лә­рен ак­та­рыр­га? Ачык­тан-ачык сөй­лә­шү алар­га бо­лай да тоз сип­те. Тө­зә­тү, өс­тәү яра­лар­ны та­гын да ерып, ти­рә­нәй­теп ке­нә җи­бә­рә­чәк бит. Ан­на­ры, дө­рес сүз­гә җа­вап юк. Авыл­даш­лар­ның тор­мы­шы уч тө­бен­дә.
...Таң ат­ты. Йорт­ка җәй­ге як­ты­лык үтеп кер­де. Көн кү­зен­дә өй эчен­дә­ге ялан­гач­лык ко­точ­кыч төс ал­ды. Ил-көн­нәр ты­ныч тор­ган­да, мон­дый да мох­таҗ­лык кү­ңел­гә ае­ру­ча авыр тәэ­сир итә. Би­ре­дә бер ми­нут­ка да тот­кар­ла­на­сы кил­ми, чы­гып ки­тә­се ки­лә.
Бе­раз­дан Сәр­би­я­мал бе­лән хуш­ла­шыр­га баш­ка авыл­даш­ла­ры ки­лә баш­ла­ды. Мәр­хү­мә бе­лән соң­гы әң­гә­мә­гә җы­е­лу­чы­лар бе­раз хәл алып ки­лер өчен куз­гал­ды­лар.
– Төр­ле хәл­ләр ха­кын­да сөй­ләш­тек, зар­ла­ныш­тык. Яра­ма­га­нын Хо­дай үзе га­фу кыл­сын. Бул­га­ны­на шө­ке­ра­на кы­лып, үзе­без­гә са­быр­лык, ба­ла­лар­га ита­гать со­рап яшик. Ан­да бар­гач, дөнья ма­лы ки­рәк­ми.
«Бик ва­кыт­лы кит­те Сәр­би», – ди­еш­те әби­ләр, ое­ган бил-аяк­ла­рын көч-хәл бе­лән яз­ды­рып.
Га­дәт­лән­гән­чә, Сәр­би кар­чык­ны соң­гы юл­га бө­тен авыл бе­лән озат­ты­лар. «Без­гә дә чи­рат җи­тә­дер, мө­га­ен», – дип авыр су­лап кал­ды яшь­тәш­лә­ре.
Мә­ет­не кап­ка ал­дын­нан кы­рык адым алып кит­кән­че: «Ләә илә­ә­һә ил­ләл­лаһ...» кә­ли­мә­се яң­гы­ра­ды.
Кол­хоз исә­бен­дә­ге йорт­ны кө­нен­дә үк тәр­тип­кә ки­те­рер­гә сөй­ләш­те­ләр. Иге­лек­ле бул­сын, та­гын шу­лай ятим­нәр­не сы­ен­ды­рыр­лык бай­так ел­лар­га җит­сен, дип те­лә­де­ләр. Се­бе­реп-юып чы­гар­ды­лар. Сәр­би­я­мал­ның әй­бер­лә­рен кы­зы­на, оны­гы­на бер­сен дә кал­дыр­мый алып ки­тәр­гә куш­ты­лар.
Тү­бә так­та­сы­на кыс­ты­рыл­ган кип­кән үлән­нәр­не алып таш­лыйм дип, чор­ма­га мен­гән оны­гы өс­те ябу­лы әр­җә­гә тап бул­ды. Ачып җи­бәр­сә, шак­лар кат­ты. Ашык­ты­рып-ка­ба­лан­ды­рып әни­сен ча­кыр­ды. Әни­се га­җәп­лә­нү­ен­нән бот чап­ты. Хә­ле ки­теп чор­ма туф­ра­гы­на утыр­ды. Кыч­кы­рып җи­бәр­мәс өчен, ба­шын­да­гы яу­лы­гын са­лып, авы­зын кап­ла­ды, ела­ган та­выш чы­га­рып ал­ды, ела­гы бу­га­зы­на тө­ел­де. Ул, күз яшь­лә­ре тү­геп, шау­ла­тып то­рып елый ал­ма­ды. Нәр­сә­дер әй­тә­се кил­де: ык-мык ит­те, кул­ла­рын бу­та­ды. Са­нау­лы се­кунд­лар эчен­дә ана­сы­ның, үзе­нең тор­мы­шы күз ал­дын­нан үт­те, ба­ла­сы­ның ки­лә­чә­ген уй­ла­ды, төн сак­лау­чы­лар­ның сөй­ләш­кән­нә­рен ис­кә ал­ды.
«Дөнь­я­ны бе­лә­без»­гә исәп­лә­гән бу икәү­не өн­сез-тын­сыз кал­дыр­ган, бу­ын­на­рын ал­ган, зи­һен­нә­рен то­ма­ла­ган нәр­сә әр­җә ту­лы... ку­ер­тыл­ган ши­кәр­ле сөт (сгу­щен­ка) иде. Ва­кыт үтү бе­лән са­ры йө­гер­гән төр­ле би­зә­леш­ле ка­лай са­выт­лар­га ка­рап, ни кы­лыр­га бел­ми хәт­сез утыр­ды ике ва­рис.
Аз­мы-күп­ме уй­лау, сөй­лә­шү сә­лә­те кайт­кач, бе­рәм­ләп бу­ша­тып, са­ный-са­ный ки­ре ту­тыр­ды­лар: төп-тө­гәл йөз бан­ка исәп­лә­де­ләр.
Ми­рас­ны зур сак­лык бе­лән чор­ма­дан тө­шер­де­ләр, ан­на­ры, ке­ше-ка­ра кү­зен­нән сак­лар өчен, өс­тен нык­лап кап­ла­ды­лар да, кул­ла­ну ва­кы­ты бе­лән дә кы­зык­сы­нып тор­мас­тан, ике­се ике ягын­нан кү­тә­реп, кай­тыр як­ка ат­ла­ды­лар.
Дөнья хә­лен бе­леп бул­мый...
 

Зимфира ГАЛИМОВА

 

Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

Комментарийлар