Логотип «Мәйдан» журналы

Миңсылу

(Бәян)

Әткәй нигә кайтмый?..

Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар бераз басылуга авыл урамнары бала-чага тавышы белән тула. Әнә Каенлы авылы уртасындагы Мәчет тавы да балалар тавышыннан гөрләп тора. Үрәчәле чанага төялеп, малайлар-кызлар рәхәтләнеп тау шуалар. Кар көртенә килеп төртелгән чана авып киткәндә, балалар тәгәрәшеп ак карга чумалар. Аннан кагына-кагына торалар да, янәдән чана тартып, кабат җилләрне дә узып, кар бураны туздырып шуып төшәр өчен тау башына менәләр.

Дөнья ап-ак. Урамнар, яланнар, тирә-як кырлар, офыкта күренгән әрәмәлекләр ак юрган ябынган. Өй түбәләре дә кар белән капланган. Түбәләрдәге морҗа торбасыннан сыек кына зәңгәрсу төтен күтәрелә. Һавага төтен катыш яңа пешкән икмәк исе тарала.

Чана эзе сызылып калган урам уртасыннан чабып кайтучы биш-алты яшьләр тирәсендәге кызчыкның өстендәге бишмәте дә, аягына кигән соры итеге дә, карда аунап, ак буяуга манып алган кебек булган. Кыз, тыкрык башындагы кечкенә генә дүртпочмаклы өй янына җиткәч, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына узды. Өй ишегеннән керүгә, илереп әнисенә эндәште:

– Әнкәй! Безнең әткәй юкмыни ул? Булса, нигә һаман кайтмый?

Урамнан күз яшьләренә буылып кайтып кергән кызының бу катгый соравы Миңлебикәнең бөтенләй һушын алды. Көн саен булмаса да, көн аралаш яңгыраган бу сөәлгә бала бәгыренә йомшаграк ишетелешле итеп ничекләр җавап бирергә?

Миңлебикә, җавап көтеп төбәлгән шомырттай кара күзләргә ничек карарга белмичә, сабыен үзенә таба тартып китерде. Үз яшеннән шактый кече күренгән, ябык гәүдәле, озын толымлы, сызылып киткән кыйгач кара кашлы кызны уймак авызы, нечкә иреннәре арасыннан ялтырап күренгән энҗе бөртекләредәй тешләре бигрәк самими, ягымлы, курчак кебек матур күрсәтә. Миңлебикә кызының ямаулы бишмәтен мич арасына киптерергә элде. Олтанлы бәләкәй киез итеген салдырып, эчендәге карын какты да мич башына бастырып куйды. Баласын юатырга теләп, кочаклап алды һәм өй түрендәге сәкегә килеп утырды. Кызының юешләнгән чәчләреннән, арык иңнәреннән җыерчыклы җылы куллары белән сыйпап, тынычландырырдай сүзләр эзләде:

– Кызым, кызыкаем! Тукта әле. Елама да. Син бит инде хәзер үскән кыз. Күр әле, кулларың туңып беткән, кил, өреп җылытам. Кая бияләең? Бүген дә югалтып кайттыңмы? Нәрсә булды? Йә, сөйлә...

Кыз, борын тартып, җавап кайтарды:

– Түбәноч Ясәви белән сугыштым...

– Сугышып йөрү кызлар эше түгел, дип ничә мәртәбәләр әйтә киләм, кызым, алай ярамый! Кызлар тәртипле булырга тиеш, балам.

Бала, күгәрчен тәпиедәй кызарган кулларын угалап, әнисенә күтәрелеп карады. Алсу битләрендә тамчылар җемелди. Сулык-сулык килгән кыз, үксүен тыялмый, әнисенә җавап итеп, эченә җыелган зарын түкте:

– Ясәви мине көн саен: «Синең әткәң юк», – дип үрти. «Әткәң булса, кырык ямаулы бияләй киеп йөрмәс идең», – ди. Ясәвигә әтисе Ижаудан тире бияләй, җонлы ыштан алып кайткан! «Безнең дә Ижауда туганнар бар, минем дә нәкъ синеке сыман бияләем, ыштаным булачак!» – дигән идем: «Сиңа кем алып кайтсын, синең бит әткәң юк», – дип үчекли. Аңа ияреп башкалар да көләләр...

– Ә бияләең кайда, кызым?

– Бияләйләремне карга күмеп, үзем яшереп куйдым... Әнкәй! Кайда соң инде ул безнең әткәй? Син бит аны кайта дигән идең!

Ана кеше кызын тагын да кысыбрак кочаклады. Кызга күрсәтми генә, керфек очына эленгән яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алды.

– Сабыр бул, кызым, әткәйсез бер син генә түгел бит. Ул начар малайларның белер-белмәс сөйләгән сүзләренә бер генә дә шаккатма моннан ары. Тора-бара алар үзләренең хаксыз икәнлекләренә төшенерләр. Ясәви белән дә үчекләшмә, балам, ишеттеңме? Без синең белән бик дус, тату гына яшәп ятабыз бит әле. Менә бу кышны исән-сау чыксак, Алла боерса, сине әкренләп мәктәпкә әзерләрбез. Сиңа дәфтәр, каләм салып йөрер өчен букча тегәргә дип саклаган шакмаклы шәлем бар, боерган булса. Ә бияләй белән ыштанга калса, алар синең күптән бар инде, укырга барсаң, кышлыкка шуларны киеп йөрерсең, барысын кызыктырып. Мин инде аларны быел җәйдән юнәлтеп куйдым, кызым.

– Ә әткәй кайчан кайта соң?

Тәмам бәгыренә төшкәннәр икән баланың.

– Кызым, кара әле, тыңла мине. Син аларга әйт: бар минем әткәем диген! Озакламый кайтачак диген! Әле сугыш беткәнгә дүрт кенә ел булып килә, көтәбез бит. Мин дә көтәм, кызым! Миңа да җиңел түгел... Мин бит сине аңлаучым, иптәшем, сердәшем дип беләм. Син булганга миңа җиңелрәк тә әле. Идәннәрне ялт итеп себереп куясың менә. Булышчым бит син...

Миңлебикәнең тамак төбенә йотып булмастай төер тыгылды. Әллә нигә генә каныкты шушы балага түбән оч Мөҗәһит малае Ясәви. Эштә – атасы, урамда – баласы...

– Йә, кызым, әтиеңне бергәләп көтәрбез! Өметне генә өзмәскә кирәк! Менә күр дә тор, көннәрнең берендә бөтенебезне шаккаттырып кайтып та керер әле атаң. Көтәбез бит...

Миңлебикә, күпме генә тырышса да, күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Сугышта хәбәрсез югалган Сәрвәретдинен сагынуданмы, кызы – балакаеның бер генә мәртәбә дә күрмәгән атасын көтеп газапланганын кабат күрүдәнме, эшенә барса, тол хатынның «хәленә керергә» теләүчеләрнең мут карашыннан туюданмы – барысы бергә кушылып, Миңлебикәнең күз яшьләре буасы ерылган елгадай акты. Кызын кочагына алып, туйганчы елады да елады.

– Ярар, әнкәй, елама... Бүтән алай сугышып йөрмәм. Әткәй кайткач, җитәкләшеп түбән очтан урарбыз әле, яме. Ясәви күрсен өчен. Әткәсе белән җитәкләшеп үткәндә, ул үзе миңа гел тел күрсәтә.

– И, бала, бала, бер түгел, биш урарсың. Бүтән алай кеше белән ачуланышып йөрмә, яме. Синең бит әткәң тынычлык өчен сугышкан. Сугышып йөргәнеңне белсә, яратмас.

– Безнең әткәйгә дә сугышка барасы калмаган ла. Ясәвинең атасы гел бармаган бит әнә... Язга чыккач, сиңа ияреп, сепарат аерткан җиргә дә бармыйм Ясәвиләргә. Сепаратның иң майлы өлешен гел аңа гына бирәләр. Миңа биргән көнне дә ул тартып ала, безнең сепарат ул, бик беләсең килсә, ди. Их, әткәй кайтса, үзебез сепарат алсак, туйганчы ялар идем дә Ясәви кебек шартлатып кикереп куяр идем...

Миңлебикә кызын кочагыннан ычкындырды да, бераз тынычланган төсле бер җиңеллек белән мич алдында чуенда томаланып пешкән кысыр ашны кызына да, үзенә дә салып, өстәл артына килеп утырды. Тамагыннан аш үтәрме-юкмы, кызын ашатып тынычландырырга дигән ният иде аның уенда. Бәлки, бүген: «Минем әткәй кая ул?» – дип кабатлап сорамас инде...

 

Ялгыз хатын язмышы

Миңлебикәнең керфек тә какмый үткәргән төннәрен исәпләсәң, чуты да юк. Бүген менә чираттагы озын төн. Әтиле кешеләрдән көнләшеп сабыйлыгы узып барган кызының бүгенге илерүе барлык уйларының астын өскә китерде. Язмышының ачылыгы өчен кемгә үпкәләсен соң, җә? Барысы да аның тәкъдиренә язылган, күрәмсең... Шулай булмаса, күрше авылның хатын аерган иренә барыр идеме? Әллә үз авылында юк идеме аңа күз атып йөрүчеләр?

Миңлебикә чибәр иде. Уртача буйлы, калын ике толымга аерып үрелгән кап-кара чәчләре, сагыш белән каймаланган шомырттай күзләре, пешкән чиядәй иреннәре, елмайганда ялтырап күренгән тип-тигез, керәчтәй ап-ак тешләре, чит карашларны тойган чакта алсуланган ике бит алмасы кызны бик гүзәл итеп күрсәтә иде. Буй җиткән чибәркәй, иңнәренә көянтә салып, аккош канатыдай ике беләген көянтәсе өстенә куеп чишмәгә суга төшкәндә, егетләр тал арасына посып кына күзәттеләр, читтән генә кызыгып йөрделәр. Чибәрлеге өстенә горур да була белде ул. Теләсә ничек чытлыкланып йөрмәде. Бәйләнерлек сәбәпкә юл калдырмады. Йөрәгенә ачкыч яратырдай, күңелен яулап алырдай үз тиңен көтте.

Көннәрнең берендә аларның капкаларын ят бер адәм ачып керде, ә аның артыннан кыяр-кыймас тагын бер шәүлә күренде. Юри вакытын чамалаганнар диярсең, барысы да өйдә чак. Әнкәсе Сәрбиямал баскычта тавыкларга тугым туглаган җиреннән, кулын тиз генә сөрткәли-сөрткәли ишек ачып, әткәсе Минвәлине дәшеп чыгарды. Мич каршында кер юып азапланган Миңлебикә кунакларны күреп өлгергән иде инде, кызыксыну катыш аптыраган йөзен тәрәзәгә төбәде. Ишек алдындагылар тыныч кына нидер турында гәпләшәләр, бәхәсләшеп тә алалар сыман. Кемнәр булыр бу таныш түгел чакырылмаган кунаклар?

Бераздан әтисе белән әнисе, кунакларны ияртеп, өйгә керделәр. Кунак-

лар түргә үтте.

Сәрбиямал, мич арасындагы чаршау читен ачып, кызына эндәште:

– Кызым, әйдә, кунакларга чәй ясап эчер әле! Үзең дә безнең белән бергә утыр.

Миңсылу керфек сирпеп кенә кунакларга күтәрелеп карады. Нәфис хәрәкәтләр белән чынаякларга сөтле чәй ясап, башта әнисе белән әтисе, аннары кунаклар алдына куйды. Кыенсынып кына үзе дә бер кырый-

да урын алды. Сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. Минвәли, йорт хуҗасы буларак, килүчеләргә сүзен өздереп әйтте:

– Ярый, кем, барысы да килешенгәнчә булыр. Изге эшне озакка сузмавың хәерле. Сәрбиямал белән тагын бер кат утырып киңәшербез дә сөйләшеп бетерербез.

– Ярый, димәк, килешендек. Рәхмәт, сүзебезне аяк астына салмадыгыз. Без кузгалыйк инде. Кабат күрешкәнчегә кадәр хушыгыз. Улым, әйдә!

Кунаклар киткәннән соң, әтисе белән әнисе Миңлебикәгә хикмәтнең серен ачтылар. Баксаң, аның кулын сорарга килгәннәр икән. Әйтәм җирле, егет сиздермәскә тырышып кына Миңлебикәне күзәтте. Имәндә икән чикләвек.

...Их, нигә генә риза булды Миңлебикә ул көнне, нигә генә әнкәсе белән әткәсенең сүзләренә каршы килә алмады?! Сәрвәретдиндә ирләргә бик үк хас булмаган ниндидер бер матурлык, мөлаемлык бар иде. Киң җилкәле, озын буйлы егетнең бөдрәләнеп торган күперенке кара чәчләрен, үткен карашлы коңгырт-кара күзләрен, җанга ниндидер тынычлык өстәүче сабырлык бөркелеп торган йөзен күрүгә, кызның күңеле әллә нишләде шул. Әнкәсенең бертуктаусыз: «Әйбәт кешегә охшаган, бик акыллы, төпле күренә!» – дигән сүзләрен ишетмәде дә инде ул...

 

* * *

Ир эшкә оста булып чыкты. Ихаталары ялт итеп тора. Кулында ут уйнаткан Сәрвәретдин йортны курчак өенә әйләндерде. Җиһазларны яңартып, өстәл, урындык, шкаф, карават ясап куйды. Миңлебикәсе бирнәгә алып килгән чигүле ак пәрдәләрне, үзе бәйләгән челтәрләрне элеп, тәрәзә төпләренә яран гөлләр тезеп утырткач, дүрт почмаклы өйнең эче яктырып китте. Карават өстенә дә йоннан сугылган, күз явын алырлык төсле җәймә җәелгән. Җәймә өстендә уттай янып торган роза чәчәкләре чигелгән пар мендәрләр кукраеп утыра.

Сәрвәретдин бер тапкыр да, авыр сүз әйтеп, Миңлебикәне җәберләмәде. Тик бәхет дигәннәре генә озын гомерле булмады шул. Фин сугышы башланды, ирне яуга алып киттеләр...

Сугыштан Сәрвәретдин бик үзгәреп, боегып кайтты. Аның сураеп калган йөзенә, эчкә баткан моңсу күзләренә карарга да авыр иде. Миңлебикә ирне ничек юатырга да белмәде. «Бар да әйбәт булыр!» – диде ул, иренең җилкәсенә сарылып. Бүтән сүз таба алмады.

Инде җай гына яшәп ятканда, тагын бер коточкыч хәбәр илне генә түгел, мирне селкетте! Сугыш! Тагын сугыш! Раббым Аллам! «Тагын ниләр күрәсе бар икән?» – дип ачынып сулкылдады Миңлебикә. Карынындагы сабые, монда мин дә бар дигәндәй, тибенеп алды. Йә Аллам, мин... без нишләрбез?..

Сугышның ни икәнен үз күзләре белән күреп кайткан Сәрвәретдин нәрсә әйтә алсын?! «Барысы да Ходай ихтыярында, Миңлебикә, ни язса шул, Аллага тапшырдык!» – диюдән ары уза алмады ул.

– Исән-сау әйләнеп кайтсам, яшәүнең тәмен белеп яшәрбез, Алла боерса! Малай туса – Муса, кыз туса Миңсылу кушарсың... Сиңа охшаса, ул бик сылу булыр!

Бу – ирнең хатынга әйткән соңгы сүзләре иде...

 

* * *

Миңлебикә сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрде, тозлы-борычлы тәмен туйганчы татыды. Нинди генә эшләрдә эшләмәде! Кырдан кайтып кермәде. Ире сугышка киткәннән соң гына дөньяга аваз салган кызын да кырда тапты ул. Баласын өстенә кигән юка кофтасына төреп имезде дә көлтә өстенә илтеп салды. Яулык белән эчен бәйләп, үзе кабат уракка тотынды. Авыл хатыннарының балалары да камылга тотынып үсә. Бер аның гына язмышы шундый түгел. Илгә килгәнне ил белән күтәрделәр.

Кышларын бигрәк тә кыен. Аяк-

лар туңа. Аякта тула оек белән чабата. Зәмһәрир суыкларда кияргә җылы кием юк. Кырык кат ямау салган сырган бишмәт өстеннән шакмаклы калын шәл урап бәйлисең дә эшкә чыгып китәсең. Бармый гына кара, башың төрмәгә эләгәчәк.

Кышын фермада мал караган Миңлебикә кырдагы эскерттән салам алып кайтырга ат җигеп китте. Ачлы-туклы ат та хатын кебек үк хәлсез, авырсынып кына йөкне тарта. Салам йолкыганда бияләйләре тишелгән, куллары туңган Миңлебикә ялан кул дилбегәне тарткалап, атны алга әйдәкли. Әле бер кулын, әле икенчесен куенына тыгып җылыта. Ярый фермада ышык. Йөгерә-йөгерә малларга салам салганда, тәненә дә җылы керә. Шунысы рәхәт, сыер сауган хатын кеше күрмәгәндә генә сөт эчеп куя. Җан асрарга шул җитә. Җае туры килгәндә, бер стакан сыешлы шешәгә тутырып, кызына да алып кайта. Кыш айлары бик озын булса да, көн язга авыша башлагач, күңел дә күтәрелеп киткәндәй була. Ә инде Сәрвәретдиннән хат килгән көн бәйрәмгә тиң.

 

* * *

Ниһаять, суыклар артта калды. Яз кояшы күзгә тутырып караганда алдагы көннәргә өмет уяна. Илдә сугыш барганлыгын да оныткандай буласың кайвакыт. Тик бик тиз искә төшерәләр. Әнә тагын таң тишегеннән тәрәзә кагалар.

– Миңлебикә, тор! Әҗәкүлгә заготзернога чәчүлек орлыгына барасыз.

Бригадирның кызгану өне иңгән усал тавышын ишетеп, хатын сукрана-сукрана урыныннан торды. Бишмәтен кигәнче, чабатасын бәйләгәнче, баласын уятып, имезеп бишеккә салды. Күрше карчыгына кереп, балага күз-колак булырга кушты да бәләкәй чанасын сөйрәп кәнсәгә йөгерде.

Килеп җиткәндә, аның кебек үк бәләкәй чаналарын тартып җыелышкан хатын-кызлар бригадирны тыңлый иде. Миңлебикә дә аларга кушылды.

Уфтанып басып торган юлдашларының күзләре дымланганын күреп, ни булса да булыр дигәндәй, бригадирга сүз катты:

– И Низаметдин абый! Ник бу нәрәтләрне юл бетәр алдыннан гына бирәсез соң? Язгы ташу вакыты җитеп килә. Тагын бата-чума барырга, чабаталар тузып, тишелеп беткәннән соң, карлы-бозлы юл ерып, яланаяк кайтырга туры киләчәк.

– Үзем дә беләм, Миңлебикә, аңлыйм хәлләрегезне. Районнан кушмыйча, сезне юлга чыгарып булмый бит. Алар хәл итә. Без нәрсә инде? Кем инде? Кушалар, үтибез. Ирләрегез сугышта булмаса, сезгә кушар идемме соң?! Каһәр суккан сугыш аркасында тормыш арбасын хатыннарга, менә шушы сабыйларга тартырга туры килә, – дип, бригадир карт урам буйлап кәнсәләргә таба чана тартып менеп килүче үсмерләргә ишарәләде.

Бригадир карт белмиме соң инде аларның аяныч хәлләрен?! Орлык ташучылар арасында хаста булып урын өстенә калганнар да, чирләп үлүчеләр дә булды. Кемне гаеплисең?! Ил тынычлыгын, мир тынычлыгын алган фашистларга булган нәфрәт, үч тойгысы менә шушы юка җилкәле хатыннарга, балалыктан иртә аерылган үсмерләргә ил йөген тартырлык көч бирә дә инде. Яратып, яратылып, балаларын назлап үстерәсе урынга, хатыннар юл газапларын күреп җәфа чигәләр.

– Ярар! Озын сүз бозау имезә. Кузгалырга вакыт. Барасы юлыгыз ерак. Якты күздә барып җитсәгез, кайту мәҗбүри. Капчыкларыгызны ныклап карап, тикшереп алдыгызмы? Симәнәгез юл буйлап коелып кайтмасын. Баш белән җавап бирәсе икәнен онытмагансыздыр, шәт.

Беренче Бөтендөнья сугышында бер аягын, бер кулын калдырып кайткан Низаметдин карт, таягына таянып, сәфәргә кузгалган төркем күздән югалганчы карап озатты. Фермага, ындыр табагына барганда да ,уйлары үзеннән калмады.

Авылда калганнарга да эш җитәрлек: басу кырыйларыннан печәнне фермага ташу, җыелган көл, тирес, кош тизәген басуга чыгару алар өстендә. Эш бар кешегә дә җитәрлек. Тик халык ач, ялангач. Ягарга утыны, суккан тиресе, саламы, ут тергезергә шырпысы, лампага салырга керосины, ашарга икмәге, тозы булмаган авыл кешесенең хәле бик авыр. Дәүләткә мәҗбүри һәм бушка дүрт йөз кило ит, ике йөз литр сөт, йөз данә йомырка, йон, тире, бәрәңге тапшырырга тиеш. Әгәр колхоз дәүләткә планын үтәп җиткерә алмаса, һәр гаилә үз хуҗалыгыннан дүрт кило ит, егерме литр сөт тапшырырга мәҗбүр. Ә акча бурычларының барысын да санап бетерерлек түгел. Авыл хуҗалыгы налогы, страховой, үзара салым, хәрби налог. Моннан тыш мәҗбүри заем. Фронт өчен җылы киемнәр җыеп җибәрү дә халык өстендә. Тун, киез итек, солдат бияләе, борын яулыгы, тәмәке янчыгы җыеп, фронтка озаталар. Бәлки, якыннарыбызга эләгер дигән өмет эштән арып кайткан хатын-кызга сукыр лампа яктысында кул эшләре тотарга булыша. Үзләренә калмаса калмый, фронтка җибәрәләр.

Әле тамаклары тук булса, бер хәл. Колхоз хезмәт көненә өч-дүрт пот арыш оны бирә. Семьяда бер-ике үсмер дә эшләсә, бу сан йөз-йөз утыз килога җитә. Хезмәт көненә акча түләү юк. Гаиләне туйдыру, дәүләткә бурычларны түләү өчен акча туплау чыганагы да сыер булды.

Өстәмә ризыкны ул елларда халык болыннардан, урман аланнарыннан, күл читләреннән, язгы басулардан, бакчалардан эзләде. Юа, гөлҗимеш, үлән, бәрәңге кәлҗемәсе, камыш төпләре яздан алып көзгә кадәр ач кешегә ризык, ак алабута – ачлык елның бодае булды. Алабута кушып пешергән икмәк бик күпләрне ач үлемнән саклап калды. Иген кырларында башакта кышлаган бөртекне ашап агуланганнарның гына гомерләре вакытсыз өзелде.

 

* * *

Сугыш бетте! Май башының гөлгә күмелгән чагында авылга шатлык-

лы хәбәр килеп иреште. Кәнсә янындагы биек төз багана башындагы кара тәлинкәдән ишетелгән хәбәр бар халыкны бергә җыйды. Кайгы һәм югалту тәме кушылган шатлыклы көн һәркемнең күңелендә өмет уятты. «Ирең үлде», «улың үлде» дигән кара хәбәр алганнар да, бәлки, исәндер, бәлки кайтыр дип, олы юлны күзәтә. Юл капчыгы аскан кеше күренүгә, бала-чага каршы йөгерә. Авылдаш икән, аннан алда чабып кайтып, сөенче алалар. Сугыш тәмамланды, кемнәрдер кайтты, кемнәрдер мәңгелеккә ятып калды...

Эх, исән кайтучыларны каршы алу шундый күңелле. Әнә күршесенең ире дә кайтканнан бирле ихатасын төзекләндерә. Түбәләре тузып, авышып килгән лапаслары да турайды. Тактасын да, саламын да кай арада юнәлткәндер. Ишегаллары да көлеп тора. Хәтфәдәй үлән өстендә каз бәпкәләре белән бергә кызлары, малайлары тәгәрәшеп уйный. Балалары элеккеге кебек баш иеп, аска карап йөрмиләр. Аталы бала – аркалы бала шул, аңа җил дә, яңгыр да тими.

* * *

Миңлебикәнең ире хәбәрсез югалды... Сәрвәретдиннең кайдалыгын кемнәр әйтер?! Бәлки, исәндер... Күңел һаман көтә. Ишетелгәли бит һаман: югалган дигән хәбәре килсә дә, кайтучылар бар икән.

Хатынның төнге уйларын бүлеп, кызы саташулы сөйләшеп алды. Һаман шул Ясәви белән саташа бала. Чистый бәгыренә төшә бу Миңсылуның. Әллә иртәгә атасы белән сөйләшеп караргамы? Юк, юк, юк! Эндәшәмме соң! Болай да кая гына барса да, каршысына чыгып җәфалый Мөҗәһит! Аллам сакласын!

– Чибәр син, Минлебикә! Чересчур чибәр! Шуңа ирәясең! Мин бит сине майда йөздерәм! Аңлыйсыңмы! Майда! Синең белән җокламасам, исемем Мөҗәй булмасын!

Көн саен юлында очраса, шул ук бер сүзләр, шул ук аңкып торган сарымсак катыш сасы ис... Буе буймы, йөзе йөзме?! Төнлә төшеңә керсә, куркып уянырсың. Сирәк чәчле кабакбашта киң маңгай, тырпаеп торган куе кашлар астында акайган күзләр, шадра битенең уң ягында кап-кара миң, калын иреннәр арасында саргайган эре тешләр күренеп тора. Шул хәсис авыл хатыннарының канын эчте. Сугыш бетсә дә, колхоз рәисе булып эшләп йөри. Райондагы җитәкчеләргә ярагач, тимәделәр.

Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле! Яңгырдан соң ялт итеп кояш та чыга. Ай да гел болыт артында гына тормый. Сәрвәретдинем генә кайтсын! Бар кылган гамәлләре өчен җавабын тотмый калмас. Чибәрлеген җуймаган хатыннан ирләрен көнләүчеләр дә булмады түгел. Ләкин Миңлебикәнең беркем алдында да гаебе юк. Сәрвәретдине алдында да намусы чиста аның. Кайтсын гына. Мөҗәй кебек шакшы авызларның селәгәйләре агып, күл булырлык итеп яшәрләр, Алла боерса!

Ярый әле кызы бар. Кичке ашны ашагач, кызын кочаклап йокларга ятты. «Без гомер буе көтәргә дә риза, әйеме, кызым?!» Ул кызына ныграк елышты да, өметле хыялларына бирелеп, йокыга китте.

 

Бар да әйбәт иде югыйсә...

Көннәргә тоташып айлар, ай артыннан еллар үтә. Тагын бер җәй, бер көз үтеп китте. Инде кыш та үзенең йокысыз озын төннәре белән әкренләп язга авыша бара. Көннәрнең җылына башлаганлыгы сизелә, кошлар да кар өстенә төшеп, үзенә күрә яз якынлашуга сөенеп чыркылдашкан кебек. И-и-и, язын күңел генә түгел, табигать тә җанлана шул. Өй кыегындагы боз сөңгеләреннән тамган тамчылар, кояш нурында җем-җем килеп, күзләрне чагылдыра. Инде кар эреп бетеп килә. Тиздән, бик тиздән кар сулары инешләргә барып кушылыр. Инешләр елгага, елгалар диңгезгә кояр.

Әнә кетәклектәге әтәч белән тавык-

ларның тавышларына кадәр үзгәрде. Әтәч сугышта җиңеп кайткан генерал кебек күкрәк киереп йөри. Аякларын тып-тып итеп басып атлавын күр! Горур кыяфәт белән тавыкларын барлаганнан соң куначага менеп сузып кычкыруга, ирләре фронттан кайткан хатыннармыни − тавыклар да кыт-кыт килеп аның тирәсендә бөтерелә башлый.

Миңлебикәнең мәшәкатьләре күп. Кызын мәктәпкә әзерләргә кирәк. Карлар эреп, җирләр кибүгә, өс-башын карап куясы булыр. Миңсылуның кыш буе кар астыннан җыйган сөякләре байтак, үзенә бер-ике пар оекбаш алырга җитәр. Бик тырышып, урам малайларыннан калышмыйча җыйды ул аларны. Хезмәтенең әҗерен күрсен инде.

Аяк киеме мәсьәләсен генә ничек хәл итәсе булыр, җәй буе берәр рәте чыгармы?

Бертуган энесе Сәлимгәрәй карап торышка ук күз явын алырдай, кеше кызыктырырлык чабаталар үрә. Авылда аның кебек ыспай, тыгыз итеп чабата үрүче юк та бүтән. Аяк киеме өчен артыгын борчыласы түгел анысы, берәр чүәк хәстәрли алмаса, энесенә Миңсылуның аяк үлчәвен илтәсе булыр. Сәлимгәрәйнең гомерен бирсен инде, Миңлебикәне ташламый. Яклаучысы да, саклаучысы да шул. Мөҗәһит ише комагайларны сыңар кулы белән дә борып кына атар иде югыйсә, курка Миңлебикә. Әләкләшергә базмый. Кыенсыну да бар инде. Авыл җирендә гайбәте дә тиз таралыр. Дөрес аңламаучылары да бар бит аның. Кеше хәлен кеше беләме?..

Өй каршындагы карт тупыл яфрак ярды. Юан кәүсәсенә колга белән бергә кадаклап куйган сыерчык оясында күңелле ыгы-зыгы сизелә. Җылы яктан кайткан пар сыерчыкларның әле берсе, әле икенчесе, безне күрәсезме дигәндәй, оядан башын чыгарып карый. Сирень яфрак яра. Яшел яфрак-

лар арасыннан чәчәк бөреләре дә керфек кагып дөнья күзләргә җыена. Табигать яшәрә, матурлана. Озак та тормас, бакчаларда, кырда кызу эш башланыр. Бәрәңге утыртсаң, тамак тук була анысы. Орлык бәрәңгесен барлап куясы бар. Күбрәк утыртырга кирәк. Сәрвәретдине әйләнеп кайтса, җитәрлек булсын. Бәлки, сыер да алып җибәрерләр. Кош-корт белән генә дөнья көтеп булмас. Миңлебикә, җир сөргәнче шыта торсын дип, орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, бәләкәй бакчага, кояш төшкән ышык урынга таратып куйды.

 

* * *

Мәшәкатьләре, бетмәс сынаулары белән җәе дә үтеп китте. Миңсылуның өстен-башын караулы итте Миңлебикә, шакмаклы шәлдән букча да тегелде. Чүәк тә ала алды кызына, саклап кына кияр инде. Сәлимгәрәй шыгырдап торган чабата үреп китерде. Бизгәк чиренә каршы өй борынча учлап дару өләшкәннәр иде, бу юлы яшел төстәгесе туры килде. Миңлебикә саклап кына тоткан марляны сүтеп, даруны суга салып сыеклап, шуңа манды. И, матур да чәчүргеч килеп чыкты! Беренче сентябрь көнне кызын киендереп, чәчен ике толымлап бантиклап үреп җибәрде.

Түбән оч Зәйнулла, сугыштан кайтканда, балаларына курчак алып кайткан икән, эчендә җаны гына юктыр, дип сөйләделәр бервакыт. Миңсылу да: «Әнкәй, әйдә барып карыйк!» – дип, байтак теңкәсенә тиеп йөргән иде. Ничекләр барсын инде, ни дипләр барсын?! Бала күзе кызыктырып йөрүне кирәк дип тапмады Миңлебикә. Ә менә бүген үзенең Миңсылуы ,сылуларның сылуы булып, каршысында басып тора!

– Бәпчегем! Син бит үзең курчак төсле!

Миңлебикәнең шатлыгы күз яшьләре булып төелде...

 

* * *

...Урак өсте башланганнан бирле өйдә торырга җае юк, Миңлебикә көне-төне ындыр табагында. Ярый әле инәкәе Сәрбиямал кызына да, дөньясына да күз-колак була.

Яңа уку елы башланды. Миңсылу, мәктәптән кайтып, әбисенә сарылып озак кына басып торды. Бик сагына ул әбисен дә, әнисен дә. Таңнан алып караңгыга кадәр кайтып кермәгән әнисен бигрәкләр дә нык юксына. Тагын сораулар белән әбисен тинтерәтергә тотынды:

– Әбекәй, әнкәй бүген дә мин йоклаганда гына кайтамы?

– Әле әйтермен дигән идем, кызым, әнкәң бүген иртәрәк кайтыр кебек, бар уйный тор! Әнкәң кайткач керерсез, ул, кайтып капкалагач, төнге эшкә барам диеберәк әйтте. Дәфтәрләреңне, язуларыңны күрсәтерсең, әйбәт укыганыңны күреп, сөенер әле әңкәң.

– Ә әткәй, минем әйбәт укыганымны ишетеп, кайткан чагында миңа матур курчак алып кайтыр микән, әбекәй?

Сәрбиямал дәшмәде. Нәрсә дисен? Сабыйны өметләндереп, алып кайтыр, дисенме? Өметен кисеп, кайтмас инде ул, дисенме? Дәшмәде...

Ирләр тавышы ишетеп, баскычка чыгып басса, капка төбенә берничә чит кеше килгәнен күреп аптырашта калды. Кемнәр булыр? Миңсылуның: «Әбекәй, әнкәй кайта!» – дигән тавышы да колакка чалынды. Каударланып, капка төбенә үк чыкты ул. «Я Ходам! Болар бит тентүчеләр!»

Кинәт кузгалган җил урам тутырып уйнаган балалар төркемен тузан өермәсе эчендә калдырды. Миңсылу, тузан пәрдәсен ертып, капкага таба томырылды. Ят кешеләрне күреп, күңеленә курку йөгерде. Өзелергә торган яфрак кебек калтыранган кыз, көч-хәл белән бәләкәй капкага тотынып басып торган әбисенә таба атларга да, әнисе каршысына йөгерергә дә белми аптырап туктап калды.

Миңлебикә кайтып җитүгә, тегеләр аны икесе ике ягыннан тотып алдылар. «Әнкәй!» – дип кочагына атылырга торган кызын якын да җибәрмиләр! Китте елаш, кычкырыш! Күршеләр җыелышты. Тентүчеләрнең берсе ихатага кереп, өйалдыннан сыңар кулына күтәреп бер янчык алып чыкты да, менә күрәсезме дигәндәй, эшлекле кыяфәттә башкаларга күз йөртеп алды.

Миңлебикәгә бер чынаяк чәй эчеп чыгарга да ирек бирмәделәр алар. Ишегалдына да кертмәделәр, кызыннан каерып алып, җигүле атка утыртып, районга алып киттеләр. Бер атнадан авылга алып кайтып, күргәзмә суд ясап, алты елга төрмәгә үк ябу турында хөкем карары чыгардылар. Миңсылуның клуб сәхнәсендә башын иеп басып торган әнкәсен йөгереп барып юатасы килде. Чәчләреннән сыйпап: «Әткәй кайткач, без сине әткәй белән барып алырбыз, әнкәем!» – дип, бер генә җөмлә булса да әйтәсе килде. Әнкәсен бу юлы ябулы машинага утыртып алып киттеләр. Җиргә ятып, ярсый-ярсый елап калган сабыйның ачы күз яше алып китүчеләрнең керфеген дә селкетмәде! Менә шулай итеп, әткәйсезлек өстенә әнкәйсезлек дә өстәлде.

Миңлебикәне Казан төрмәсенә үк озаттылар. Юлда барганда барысын да бер җепкә тезәргә тырышты ул. Кем эше булыр? Әллә... Һаман да шул комагай Мөҗәй эшеме? Беркөнне генә әйтеп торды бит, минем талканым коры, миңа синең кебек берәүнең дә каршы килгәне булмады, дип. Әмәлен табармын, һич югы төрмәгә олактырырмын, дип янады...

Югыйсә, чүпле, арыш дисәң хәтере калырлык кына әйбер иде инде ул. Алып кайткалады шул. Димәк, гаепле...

...Теге атнада арт урам Закир абзыйларга тентү кереп, бер капчыкка якын бодай табып та, чүп кенә булган дип, аны ярлыкадылар. Урынлырак эштә эшли торган туганы бар икән, диделәр шул.

Миңсылуның исә шул көннән балачагына бер селтәнүдә нокта куелды. Ул әле үзен алда нинди язмыш көткәнен белмәве белән беркадәр бәхетле дә иде...

 

Төрмә ишекләрен кем ачар?

Җиһанны акка манып, тагын кыш якынлашты. Бераз кар төшүгә, бала-чага чанасын тартып тауга ашыга. Миңсылу да, укудан кайтып тамагын туйдырды да чана шуарга чыгып китте. Сәрбиямал аның артыннан кычкырып калды:

– Кызым, Миңсылу! Дөньяңны онытып йөрмә. Өй эшләреңне эшлисең бар!

Миңсылу әбисенә борылып кул болгады да, күрше кызы белән бер-берсен узышып, тыкрыкка кереп югалдылар.

Бер сәгать үттеме, юкмы, кызның әче тавышы Сәрбиямалның колагына килеп бәрелде. Ишек ачып өйгә кермәс борын, Миңсылу әбисенә сораулы күзен төбәп эндәште:

– Әбекәй, минем әнкәй ристанмыни ул?!

Болай да хәсрәт катыш уй эчендә утырган Сәрбиямал кинәт кенә сискәнеп китте.

– Түбән оч малайлары мине: «Синең әнкәң ристан», – дип үртиләр. «Әнкәңнең кулы озын, бур ул», – диләр. «Бурдан бур туа», – дип көләләр миннән. Ясәви үзенең әйберсен мин күрмәгәндә генә яшереп куя да: «Син урладыңмы?» – дип, миннән таптыра. Башкаларга кызык. Тәгәри-тәгәри хихылдыйлар...

Бу малай-шалайлар чистый теңкәсен корыттылар баланың. Ул сүзләрне өйләрендә ишетмәсәләр, каян башларына килсен, җә! Шул сүзнең ни икәнен беләме инде алар? Бу Мөҗәһите дә берәр нәрсә күрергә ашкынамы инде?! Малае кем булып үсәр тагын?!

– Елама, кызым. Юкка елап, йөрәк итеңне ашама, йә әле, дәресләреңне караштырыйк, булмаса...

– Минем мәктәпкә дә барасым килми, әбекәй, мин әнкәйне сагынам. Әнкәй кайткач кына барсам ярамасмы соң, ә? Тагын да әйбәтрәк укыр идем.

– Юк инде, балам, әнкәң бит сине тырышып укый дип белә. Менә ныгытып язарга өйрәнгәч, аңа хат язып салырсың, боерган булса. Беләсеңме, ничек сөенәчәк ул.

Көндезен ару гына йөри, кич җиттеме, анасын сагынудан сыгылып елаганы үзәккә үтә. Менә бүген җитмәгәненә шушы хәл. Ниләр кыласы соң?!

Атна азагында Минвәлиенең Мөслим ягында яши торган туганы Мингали ат җигеп килеп җиткәч, өйдәгеләр аптырашта калдылар. Мондагы хәлләрне ярминкәдә ишеткән икән, аргы якның Гыйльметдине очрап сөйләп биргән. Сәрбиямал каударланып өстәл хәстәрләргә кереште. Арт якта нидер эшләп, кыштырдап йөргән Минвәлиен чакырып кертте.

Кунакның нәрсәдер әйтергә теләгәне, җитди сүзе барлыгы сизелеп тора. Сүз башлап җибәрергә генә җай тапмый кебек, әледән-әле тамак кыргалап куя.

– Карале, абзыкай, җиңги, тыңлагыз әле, менә шушы хәл килеп чык-

кан икән... Сезгә дә ике өй арасында йөрү авырга киләдер. Миңсылу безгә чит түгел, балага укырга кирәк, әбизәтелне. Әнкәсе кайтканчы бездә торып торыр. Бирегез баланы, менә шул. Фәгыйлә дә каршы түгел. Безгә дә бергә-бергә күңелле булыр. Миңа бәләкәчкә күз-колак булырга булышыр, алып кил Миңсылуны, дип калды. Мин инде МТСта эшләгәч, атналар буе кайтып булмаган чаклар да күп... Ашарга бар, Аллага шөкер. Сезне жәлләвем инде...

Миңсылу яңа җиргә, яңа өйгә ияләшә алмый җәфаланды. Хәзер инде әнкәсен генә түгел, әбекәсе белән бабыкасын да, өйләрен дә сагына ул. Әгәр әткәсе кайтса... Их, кайтсын иде дә, икәүләп инәкәен барып алырлар иде.

– Миңсылу! Кая олактың тагын?!

Кызның татлы уйларын җиңгәсе Фәгыйләнең чыелдык тавышы бүлде. Абау, бигрәкләр усал икән бу Фәгыйлә җиңгәчәй дигәннәре! Миңсылуны әллә яратмады, каты кагылырга гына тора.

– Хәсәнҗанга ботка пешереп куйдым, ашат! Кара аны, кайнар булмасын! Иманыңа ойыйсың да утырасың, бигрәк бер эшкә дә өйрәтмәгәннәр үзеңне.

Нишләп өйрәтмәсен ди әнкәсе эшкә Миңсылуны?! Әле ничек кенә өйрәтте! Чисталыкны, төгәллекне бик яратты. Һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте ул кызын. Монда нигәдер бер дә булышасы килми шул җиңгәсенә. Нишләргә инде, өзелеп кайтасы гына килеп тик тора. Аннан соң, эш артыннан: «Булдырасың, кызым!» – дип үсендереп торучы да юк. Мингали абыйсы өйдә көннәрне рәхәт анысы, җиңгәсе ул кадәр үк күтәрелеп каты бәрелми. Бу атнада кайта, Алла боерса! Җиңгәсе: «Мунча ягарбыз, мәктәптән кайту белән мунчага су ташып куярсың!» – дигәч, сөенеп риза булды. Чиләкләр зур, көянтәсе җайсыз, иңсәләре суела мунча яккан көннәрне. Үзләрендә булса, әбекәсе: «Авыр күтәрмә, балам!» – дип кенә торыр иде. «Кыз балага авыр күтәрергә ярамый!» – дияр иде дә бит. Минвәли бабасы ясап биргән бәләкәй көянтәсе генә ни тора! Ә җиңгәсе суны тутырып алып кайтмасаң: «Юри кабат-кабат барып, урамда озак йөрер өчен суыңны түгеп бетерәсең!» – дип тирги. Алай түгел, бик тырыша Миңсылу түкмәскә, авырлыгына чыдый алмыйча, бер иңсәдән икенчесенә күчерә торгач, түгелеп бетә шул...

Җитмәсә, бүген мәктәптән кайтып бер стакан чәй дә эчә алмады ул. Ипи кисәргә пычак тапмады... Ипие тора өстәлдә, пычак юк. Җиңгәсе гел шулай яшереп куя аны. Миңсылу сорап алырга курка. Бервакыт шулай сорагач, әллә каян гына тартып чыгарды да: «Менә шушы пычакны да күрмәскә, күзең тонганмы соң синең әллә?» – дип бик кычкырган иде. Бу юлы сорамады инде. Чөнки белә Миңсылу: үрелеп алыр җиргә яшерми ул аны.

Мунча әзер булгач, җиңгәсе, бик озаклап юынып чыкты. Миңсылу аның янына Хәсәнҗанны алып барып килде. Ярый әле бәләкәч ярата, апа, дип сарылып кына тора. Җиңгәсе кайткач та, Миңсылуга мунчага барырга кушмады әле нигәдер. Башка чакларда: «Бар, күрше Хәмдия белән юынып кайтыгыз! Карагыз аны, суын күп тотмагыз!» – дип кычкырып калса да, мунча кереп кайткач, рәхәт булып китә иде.

Абзыйсы кайткач, кызның кәефе күтәрелеп китте. Күчтәнәчләр дә алып кайткан үзенчә. Өйгә бәйрәм төсе керә ул кайтса.

Мингали мунчага киткәч, озак та үтми, җиңгәсе кереп: «Бар әнә, абзыең янына барып юынып кайт! Сине юындырып йөрер хәлем юк!» – дип, каты гына әйтеп чыгып китте. Миңсылу, өстенә салкын су койгандай, куырылып куйды. Ничек инде! Аның бит бер мәртәбә дә, хәтта бабасы белән дә мунча кергәне юк, бик бәләкәй чагында да. Аны гел әнкәсе, я булмаса әбкәсе бик кадерләп юындыра иде. Ничек инде?! Кыз дәшмәде, җиңгәсе кабатламады. Ә абыйсы аның мунча керми калганын белмәде дә. Шулай итеп, Миңсылу тагын бер атнага мунчасыз калды. Дәшмәде, әләкләшмәде. Җиңгәсенең бөтен кыланмышларына түзде дә түзде генә.

Икенче көнне абзыкае, ял көне булуга карамастан, китте. Миңсылуга бик күңелсез булып калды.

– Күлмәк ыштаннарыңны селтеле су белән ышкып куйдым, бар, бәкегә төшеп чайкап кайт! Укаң коелмас! Әйбәтләп чайка, мин киясе түгел, син киясе! Әнә, Саймә кызы ял саен шунда чайкый керләрен. Сиңа ни булган? Көн бик җылы!

И, Саймә апаның кызы алтынчыда укый шул инде...

Куллары өшеп, күшегеп кайтты Миңсылу. Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас. Кызның тезләре юеш-

ләнеп катып бетте, аяк бармаклары сызлый башлады. Бишмәт итәкләре суланып, бозланып ялтырады. Төшеп китмәсәм ярар иде дип, үрелеп керен чылата да үзенә таба тартып алып сыгарга азаплана, каткан кулларының көче җитми.

Кызның чыланып бозланып беткән өс-башын күреп, җиңгәсе бу юлы нигәдер бер сүз дә эндәшмәде әле. Әллә кызганып куйды, әллә куркып.

Ял көне шулай үтеп китте. Миңсылу әз генә дә уйнарга чыга алмый калды. Аяк-кулларының сызлавы үзәгенә үтте. Кич җитүгә, җиңгәсе, кәрәчин бетә дип, лампаны да сүндереп куйды. Утлар сүнгәч, Миңсылуның кайтасы килүе бигрәкләр дә көчәйде. Еракта бүреләр улаган тавышлар ишетелгәли. Куркып бетте, кайчан йоклап киткәндер, иртәнгә шыбыр тиргә батып уянды.

Дүшәмбе мәктәптә дә гел кәефсез генә утырды ул. Укытучы апасына, башым авырта, дип җавап бирде.

Мәктәптән кайтып җитәрәк Миңсылуга җиңгәсе очрады. Хәсәнҗанны күтәреп, каршы якта яшәүче туганнарына кереп барышы иде. Күрмәмешкәрәк салынса да, соңрак борылып: «Үзең аш бүлеп аша!» – дип әйтте алай да.

Өстәлгә бер телем ипи кисеп куелган, мич авызында чуенда аш утыра. Бу юлы аш бүлә торган чүмечне таба алмый йөдәде кыз... Калай чәркәсен күтәреп күпме эзләсә дә, таба алмады. Яшереп куйган! Ипие өстенә бераз тоз сибеп, шуның белән тамак ялгап алды да өй эшләрен карарга утырды. «Их, инәкәем, кайчаннар кайтырсың да, мине килеп алырсың икән? Нигә җибәрмиләр инде сине һаман? Бик тә кайтасым килә бит... Ерак та түгел кебек авыллары югыйсә, әллә качаргамы икән? Юк... абау Аллам, бүреләр тотып ашар...» Миңсылу, бүреләрнең үзләрен күргәндәй, бөтенләй куркып куырылып куйды да еларга ук тотынды. И елады, и елады. Үкси-үкси елады...

Кышлар, язлар, бер-берсенә охшаш көннәре белән җәйләр дә үтте. Көз килде. Каеннар сары шәл ябынды. Җил искәндә, Миңсылуның сагыныч тулы көннәре сыман, агачлардан бер-бер артлы яфраклар өзелеп төшә дә сары келәм булып җиргә түшәлә.

Ниһаять, Миңсылу өченче класс укучысы булды! Беренче сентябрь көнне укытучы апасы аны үз янына чакырып алды да йомшак кына итеп: «Кызым, хәлләреңне аңлыйм, күрми, берни дә белми дип уйлама, әллә детдомга бирикме сине?» – дип сорады. Күргәне бар Миңсылуның детдом балаларының ничек итеп киенеп йөргәннәрен дә, көнгә өч-дүрт тапкыр ашатканнарын да ишеткәне бар анысы... Шулай да Хәсәнҗан энесенә дә ияләште инде. Мингали абыйсы да яратмас. «Юк, апа, мин бер җиргә дә бармыйм инде, абыйларда гына әнкәйнең кайтканын көтәм!» – диде. Шулай итеп, әнкәсен көтә-көтә, тагын бер ел үтеп китте.

Язлар якынлашты. Көннәр матурланып, яз кояшы елмаеп караган саен, Миңсылу авылны ныграк сагынды. Хәтта бертуктаусыз үзенә каныгып торган Ясәвине дә бик күрәсе килде аның.

Мең тугыз йөз илле өченче елның бишенче март көне бала күңеленә онытылмаслык эз салды. Ул көнне мәктәптә ниндидер ыгы-зыгы булып алды. Нидер булган! Тиз генә укучыларны тезеп бастырдылар. Директор уртага чыгып басты да: «Иптәшләр! Балалар! Сталин үлгән!» – диде. Аның тавышы калтыранып чыкты. Зуррак класс кызлары мышык-мышык еламсырый башлады. Укытучылар күз яшьләрен сөрткәли. Ә Миңсылуга нәрсә, укулар булмый дигәч, сөенә-сөенә кайтып китте. Өйдә дә шул ук хәл. Абзыйсы өйдә чак. Алар да җиңгәсе белән икәүләшеп Сталинның үлемен сөйлиләр, ничекләр яшәрбез, дип кайгырышалар. Урамда да шул ук сүзләр. Миңсылуга да бераз шом керде. Инәкәсе өчен кайгыра башлады. Сталин үлгәч, төрмәләрнең ишеген кем ачар икән? Онытмасалар гына ярар иде дә, инәкәе кайта алмый калмаса ярар иде...

 

«Әйтмә дә, сөйләмә дә!»

Урам коесыннан судан кайтып килгән Миңсылу, үзенә таба йөгерә-атлый ашыккан арык кына гәүдәле хатын-кызны күреп, сәерсенеп китте. Кемгәдер охшаган. Әллә?.. Әллә әнкәсе инде?!.

– Әнкәем! Инәкәем! Кайттыңмы, кайттыңмы, әнкәем?! Мин бит сине көттем дә көттем!

Язгы урамда кызның шатлыклы тавышы яңгырады. Миңлебикә кызының иңсәсеннән шуып төшкән көянтә чиләкләрен читкә алып куйды да кызын кочагына алды. Миңсылуыннан да якын, Миңсылуыннан да кадерле беркем юк аның өчен.

– Әнкәем! Без бит өйгә кайтабыз, әйеме? Син бит мине калдырып китмисең, әйме?

– Әйе, балам, кайтабыз. Елама гына, мине дә елатасың алайса.

...Качып кайтып китәрдәй чаклары күп булса да, туганнары белән аерылышулары бик җиңел булмады. Хәсәнҗан: «Апа, апа!» – дип артыннан калмый. Миңсылуның ни усал җиңгәсе дә: «И Ходаем, ай Аллам!» – дип нәрсәгә барып тотынырга белми йөри. Өстәлгә чуенда пешкән бәрәңге килеп утырды. Ипине дә мулдан кисеп куйды җиңгәсе.

– Ашагыз, аша! Ерак юлдан килгәнсең, Миңлебикә! Кайтыр якка тагын шуның кадәр юл үтәсе. Атыгыз ял итсен. Хәзер инде көннәр озаеп килә, җитешерсез...

– Атны идарә кәнүшнәсенә вакытында илтеп тапшырырга кирәк, Фәгыйлә. Озакка сузмыйча гына юлга кузгалырбыз. Шулай бит, кызым?!

Шулай булмыймы соң! Тизрәк, тизрәк кайтыр юлга чыгарга кирәк! Миңсылуның йөрәге читлегеннән очып чыгарга теләгән кош кебек талпына. Озын-озакка сузсаң, кунып китәргә кыстый башларлар да, кайта алмыйча калырлар кебек тоела аңа.

Әнә, язгы кояш астында кары йомшара төшкән юлдан җигүле ат чаба. Чанада бабасының иске толыбына төренеп Миңсылу белән әнисе утыра. Алар бер-берсенә сыенганнар да юлны, юл буенда үскән карлы каеннарны, күзне чагылдырырлык юрган ябынган кырны күзәтәләр. Кояш та алар артыннан калмый, ияреп кайта. Менә-менә еракта күренгән әрәмәлек артына кереп качачак. Тик Миңсылуның йөзе май кояшыдай балкуыннан туктамый. Сөенече эченә сыймаган кызның кычкырып җырлыйсы, тыпырдатып биисе килә. Күңелләренә бетмәс шатлык төяп кайтып килгән юлчылар авылга кергәндә инде эңгер төшкән иде. И куаныштылар, и сөенештеләр әбкәсе белән бабасы: «Җиткән кыз булган Миңсылуыбыз!» – дип телләрен шартлаткан булалар.

Миңсылуның да теле телгә йокмый. И сөйләде, и сөйләде... Ләкин бер генә мәртәбә дә җиңгәсе хакында начар сүз ычкындырмады. Әнкәсе кайту шатлыгы, авылга кайту сөенече барысын да оныттырган иде.

...Бик күп яңалыклары белән көткән Миңлебикәне авыл. Югары оч Хәернисаның сугышта хәбәрсез югалган ире кайтып төшкән икән. Кайтканына елга якын ди инде. Безнең Сәрвәретдинне очратмадымы икән? Барып сораштырсаң, яхшы булмас инде. Һаман да шул ук бер сүз: ирсез хатынны сөеп тормаслар. Йә, ярар, очрамый калмас әле...

Мөҗәйне төрмәгә япканнар икән. Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр. Шулай инде, кеше «чагып» йөри торгач, үзе дә ятьмәгә эләккән. Шул кирәк, дип уйларга да курыкты Миңлебикә. Һәркемнең үз тәкьдире. Мөҗәһит кулга алынгач, гаиләсе каядыр Себер якларына ук чыгып киткән. Чыбык очы туганнары бар дип ишетелгән иде.

Амбар каравылчысы Хамматны да алып киткәннәр. Ишек алларында авызы бәләкәй генә тишекле бер чокыр булган. Шуннан гына икмәкне «агызып» яткан булган, ди. Кешеләрнең абзар-кураларына җен ияләшкән, төн җитүгә ихатадан ихатага йөри икән дип сөйләгәннәр иде, кешеләрнең һушларын алган җен-өрәк тә Хаммат булган икән, диделәр. Шулай кешеләрнең абзарларына посып, төн буе сагалап торып әләкләшә торган булган икән, баксаң.

Миңлебикә аптырый, ә Хамматны кем «чаккан» икән? Мөҗәйме? Карга күзен карга чукымый, диләр дә бит. Икесе бер булып йөрделәр югыйсә. Юллары да бер булган инде, алай булгач.

Миңлебикәгә эш табылды. Клубка тавык чебешләре кайтарып тутырганнар, көне-төне өерелешеп үлмәсеннәр өчен, шуларны болгатырга йөрде ул. Булышырга Миңсылуны да үзе белән йөртте.

Яшелчәдә дә эшләделәр. Кайда гына эшләсә дә, Миңлебикәнең эшеннән җитәкчеләр, бригадирлар канәгать булдылар, Аллага шөкер.

Гомер үтә торды. Миңсылу да, ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, җиткән кыз булды. Кыз, хыялындагы әтисен күзаллап, әтисенең кайтып кереренә ышанычын бер дә киметмичә, әнкәсенең уң кулы, бердәнбер куанычы булып үсте.

Бер өй аркылы гына яшәгән Кәшифә малаеның кызы янында чуалуын күреп тора Миңлебикә. Басынкы гына, оялчан гына бала. Шулай да, атасы бик холыксыз шул, Кәшифәгә бер дә көн күрсәтми. Кул күтәрә торган гадәте дә бар, диләр. Атасына охшамасмы?

Шулай бер-бер артлы узган көннәрнең берсендә, Сәрбиямал карчык белән Минвәли картка авыл советында кизү торучы кыз авыр хәбәр алып килде. Мингали абзый белән бердәнбер малайлары Хәсәнҗан мунча кергәндә ис тиеп үлгәннәр. Аларны күз алдына китереп и кызганды Миңсылу. Әбисе белән бабасы, әнкәсе барып кайттылар. Бик аянычлы үлем булган, җиңгәләре шашар дәрәҗәгә җитеп, чәчләрен йолкый-йолкый елый ди. «Мин генә гаепле, мин генә гаепле», – дип бертуктаусыз кабатлый икән үзе. Менә шулай итеп, яши генә башлап, тормышның ни икәнен дә аңламаган көе, гүр иясе булды Миңсылуның яратып өлгергән энесе Хәсәнҗан.

Кәшифә малаен бөтен авыл олылап армиягә озатты. «И бала, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен берүк! Чын җегет булып кайт, Алла боерса! Сугышлардан, афәтләреннән сакласын Аллам!» – дип, һәркем изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Миңсылу ямансулап калды. «Көтәрсеңме мине?» – дип сорагач та әллә нишләп сүзсез торды шул. Уңайсызландымы, теле бәйләнде, көтәм, дип вәгъдә бирмәде. Миңсылуга ерак диңгездән моряк сәламнәре белән җылы эчтәлекле озын-озын хатлар килә башлады. Ике арада конвертлар йөрде.

Гел өйдә генә боегып утырмассың бит инде, иптәш кызларың белән әзрәк күңел ачарга чыгып кайт, дигәч, Миңсылу, күрше кызларына ияреп, кичләрен яшьләр җыелган җиргә баргалый башлады. Яшьләр күп. Бииләр, күңел ачалар.

– Чибәр кыз нишләп берүзе генә күңелсезләнеп басып тора?

Миңсылу оялып кына борылса, бик матур, ыспай гына киенгән егетләр авызларын ерып аңа карап торалар икән. Болар аръякның түбән оч егетләре инде. Араларында Таһирҗан да бар. Ул Миңсылуга караганда алты-җиде яшькә олырактыр. Кайдадыр курсларда укып кайткан, ахры. Бик фырт күренә. Кыюрак та кылана.

– Әллә танышабызмы, сылу кыз? Исемең ничек соң?

– Ю-у-ук! Мин картлар белән танышмыйм, – диде дә Миңсылу, читкә китеп басты.

– Карарбыз! – диде Таһирҗан да, авызын ерып. Ул бик чибәр, үзенең матурлыгы белән башкалардан аерылып тора иде.

Көннәрнең берендә әнисе кызын үз янына чакырып утыртты да: «Тыңла әле мине, кызым! Аръяктагы түбән оч Сәлимҗан малае Таһирҗан читтән кайткан икән. Бик укымышлы да диләр. Үзе бик чибәр дә, акыл утырт-

канга да охшаган. Шул сине күреп бик ошаткан. «Миңлебикә апага кыз сорарга барабыз!» – дип әйткән ди.

– Соң, әнкәй, мин бит... минем бит...

– Әйтмә дә, сөйләмә дә, кызым! Бик иркен яшиләр. Мунчалары бар, мал-туар асрыйлар, баш бала. Өйләнешсәгез, башка чыгарырлар. Гомергә хәерчелектә интектек. Килсәләр, карышма, кызым!

Миңсылу бер нәрсә дә әйтә алмады. Нишли инде әнкәсе? Ул бит үзе сөйләгән иде ләбаса, минем рөхсәтемне сорап тормадылар, күрше авылның хатын аерган кешесенә бирделәр, дип. Әткәсе сорап килгәч, әнкәсенә авыз ачарга да ирек бирмәгәннәр бит әбисе белән бабасы. Нәрсә инде бу! Язмышлар кабатлануымы?!. Хәер, гомер иткән олы кеше белми әйтмәстер. Баласына бәхет кенә теләгән ана начар киңәш бирмәс.

 

Өмет

Миңсылуны иптәш кызлары белән бозау торагының эчен-тышын акшарларга эшкә билгеләделәр. Күңелле итеп, үзләренчә юктан да кызык табып, чырык-чырык көлешә-көлешә эшлиләр кызлар. Бригадир Хөрмәтулла абзыйлары аптырый инде аларның шулай бертуктаусыз чыркылдашуларына. «Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә диләр, ярыклар күп икән шул монда, менә нидә икән хикмәт!» – дигәч, тагын шаулашып көлешеп алалар үзләре.

Моңа кадәр гел күренгәне булмаган Таһирҗан абыйлары да «ялгыш» кына бик еш очраштыра башлады. «Сәлам кызларның асылларына! Рәхилә, Нәгыймә, Миңсылуларына!» – дип, такмаклап, көйләп, кызлар яныннан кирәксә-кирәкмәсә дә үтеп киткәли. Бик матур җырлый икән, искитмәле! Кызлардан ерак та түгел сарыклар торагы җиткерәләр. Җырлый-җырлый эшләгәне ул булып чыкты. Көн саен гармун тартып, бер төркем яшьләр белән урам әйләнүче дә шушы Таһирҗан абый икән ләбаса! Миңсылуның әле ул төркемгә ияреп урам әйләнгәне юк.

– Миңсылу! Миңлебикә апага сәлам әйтә тор!

Ничек, сәлам әйтә тор? Нигә алай әйтте икән Таһирҗан абый бүген серле генә итеп? Әллә чыннан да?..

Бөтен шикләрен таратып, кичкә чакырылмаган кунаклар килеп тә җиттеләр. Кунакларның берсе – Таһирҗан абыйның атасы Сәлимҗан абзый, берсе – кода ролендә килгәне, бер чалбар балагын кыстырып, берсен чыгарып шартын китергәне – күршеләре Салих карт, өченчесе – булачак кияү егете – Таһирҗан үзе.

Таһирҗанның өстендә утыртма якалы, энә-җептән генә төшкән бостон костюм. Костюм эченнән кигән күлмәге күзләре төсендә зәп-зәңгәр, аягында затлы күн түфли. Кулындагы сәгате дә килешле генә булып күренеп китә. Таһирҗанның каратут йөзен, туры борынын, борын астындагы кара мыегын, күпереп торган кара куе чәчләрен якыннан күреп, шаян очкыннар сипкән төпсез диңгездәй күзләренә төшеп батканын сизми дә калды Минсылу.

Яклар байтак кына сүз алышканнан соң, ниһаять, килешенделәр. Йоласына китереп, туган-тумачаны чакырып туйлап алырбыз дип, көнен билгеләп таралыштылар.

Күрше егеткә биргән вәгъдәсе булмаса да, кыз тиз генә ризалашмады. Тик күпме генә карышырга теләмәсен, Миңсылуны әнкәсе ишетергә дә теләмәде. Үз сүзе сүз: «Мин бит сиңа, балакаем, яхшылык кына теләем. Безгә дә бит инде гел газап чигеп кенә яшәргә димәгән. Күрәсен күрдек, күргәне җиткән...»

Миңсылу әнкәсенә бик озак карап утырды. Ә әнкәсе нидер сөйләде дә сөйләде. Кыз аның төрмәдә утырган вакытларын, аннан аны ничек итеп көтеп алуларын, әнкәсе кайткач, сикергәли-сикергәли куанган бәхетле минутларын берәм-берәм күз алдыннан үткәрде.

Әле дә хәтерендә: Сталин үлгәч, әнисенең төрмәдән амнистиягә (ул сүзнең нәрсә икәнен дә белми югыйсә, олылар сөйләшүе аркылы гына аңлый) эләгеп котылуын ишеткәч: «И ярый әле Сталин абый үлгән!» – дип сикергәләгән иде. Әнисе: «Чү, кызым! Кеше-кара ишетмәсен, берүк! Себер җибәрерләр!» – дип, куркынып, кызының авызын учы белән каплаган иде шул чакта.

Еллар узып, сугыш авазлары тына төшкәч, фәлән җирдә фәлән кеше сугыш чорында әсирлектә булып, соңыннан чит илгә чыгып качкан икән дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Үле хәбәре килмәгәнгә, әткәсенең исәнлегенә өмете әзгә генә дә кимемәде Миңсылуның. Безнең әткәй дә исәндер әле, дигән уй беркайчан да ташламады аны. Әллә әнкәсе уйламыйдырмы боларның барысын да? Төрмәдән кайткан мәлләрдә районга ничә мәртәбәләр чакырып җелеген корыттылар. Сәрвәретдиннең хәбәре юкмы, астыртын гына хәбәрләшеп ятмыйсызмы, янәсе... Төрмәдә утырып чыккан булгач, болай да кыңгыравы шалтырарга гына тора. Барган саен җаны уч төбендә булды Миңлебикәнең.

Кыз, уйларыннан арынып, әнкәсенә күз салды. Бик тә, бик тә кызганыч тоелды аңа күпне күргән газизе бу минутларда. Таһирҗанның кинода гына күргән артистларныкына охшаш кыяфәте күз алдына килгән чакларда Миңсылуның битләре кызарып пешкән алма төсенә керде. Шаярып сөйләгән сүзләре исенә төшкәндә, күзләренең зәңгәрлегеннән башы әйләнеп киткән мизгелләр хәтерендә яңарганда, кыз үзенең чын-чынлап гашыйк булганлыгына да инанды. Җитмәсә, кич саен гармунда уйнап, кыз яшәгән өй яныннан җырлап үтүне гадәткә кертте егет. Кызның да йөрәге таштан түгел. Аның да бәхетле буласы, әнисен дә бәхетле итеп күрәсе килде. Түзмәде, көнен дә, кичен дә үгет-нәсихәт биргән әнисен тынычландырып, ул көткән җавапны ишеттерде:

– Инәкәй, бер дә борчылма. Барысы да әйбәт булыр, кайгырма да. Таһирҗан абый минем үземә дә ошый анысы, тик менә...

– Аңлыйм, кызым, нәрсә әйтергә теләгәнеңне дә. Кәшифә малае да үзенә тиңен табар әле, боерган булса... Үземнең яшьлегем үтеп китте инде, бер рәхәт күрмәдем. Күп итеп, итәк тутырып балалар үстерербез дигән иде атаң, анысы да булмады. Япь-яшь көе суга төшкәндәй юк булды. Син – бердәнбер куанычым. Балачагың нужа боткасы ашап үтте, киләчәгең бәхетле булсын иде инде, балам.

 

* * *

Бик яраттылар киленнәрен кайнатасы белән кайнанасы. Ник бер күңел кайтышлы сүз әйтсеннәр! Миңсылу да эшкә чырыш, оста, уңган шул. Озаклап картлар янында яшәргә дә туры килмәде. Үзләренә бәләкәй генә өй салып, башка чыктылар. Бер-бер артлы ике уллары, өч кызлары дөньяга килде. Миңсылу иреннән бик канәгать иде. Әнкәсе Миңлебикәне дә ташламыйлар. Дөньялары түгәрәк. Балаларның олылары үсеп, кул арасына керә башлады, шөкер! Эшкә өйрәнеп, акыллы булып үсәләр, шунысы куаныч. Оныклары күп булганга әнкәсе дә сөенеп бетә алмый. «Сиңа үскәндә иптәш булмады, ичмасам балаларың бер-берсе белән аралашып яшәрләр», – дип гел кабатлап тора.

Тик бәхетсезлек дигәннәре «керимме» дип ишек шакып тормый шул, килә дә керә...

Миңсылуның түгәрәк бәхетенә күзләр тидеме? Көннәрдән бер көнне иңнәренә күкләр ишелеп төшкәндәй булды: Таһирҗан йөрәк өянәгеннән вафат булды. Беркайчан да зарлануның нәрсә икәнен белмәгән, һәрвакыт көләч йөзле, җор телле, гаиләсе, балалары өчен җан атып, гомеренең һәр мизгеленнән ямь табып яши торган Таһирҗанның кинәт үлеп китүенә бөтен авыл тетрәнде. Миңсылуга кушылып бөтен авыл елады ул көнне. Авыл гынамы, табигать тә күз яшьләрен тыеп калалмады – бөтен кайгы-хәсрәтләрне агызып китәрдәй итеп чиләкләп яуды яңгыр.

Балаларының зурраклары сабырлар инде, әнкәйләренә авыр булмасын өчен еламаска, түзәргә тырышалар... Бәләкәй кызлары Алсу гына көн саен: «Әткәй нигә кайтмый инде һаман?» – дип елап, Миңсылуның үзәген өзә. Шул чакларда Миңсылу үзенең дә инәкәсеннән бертуктаусыз әткәсен таптырганын исенә төшерә. Әнкәсе ничекләр түзгәндер!?

– Елама, кызым! Әткәң безне күкләрдән күзәтеп тора. Еласаң, яратмас. И минем кызым бик елак икән, үсми калыр инде, дип борчылыр – дип, кызын ышандырып юатырга тырыша.

Чи тирегә ут капмый шул инде. Яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Утынын кисәргә, печәнен чабарга.

«Безгә генә бәхетсез булырга димәгән», – дигән иде әнкәсе. Язмыш һаман сыный әле, исәбе бөтенләй сындырыргамы?! Юк, сыгылмаска, балалар хакына яшәргә кирәк! Әнкәсе әнә нинди авырлыклар каршында да сыгылып төшмәде.

Миңсылу да бирешмәде. Балалары хакына сабырлыгына таянды. Еллар үтте. Инде ике улы өйләнеп, үз дөньяларын кордылар, бик матур яшиләр. Өч кызы әлегә үз янында, шулар белән юана Миңсылу. Кече кызы Алсу да әтисенең инде кайтмаячагы белән килеште. Ә менә Миңсылу үзе әткәсен көтүдән туктамады әле. Өмет бит, өмет... Хөкүмәтнең сугыш чоры балаларына игьтибары булмавы әрнетә аны. Әткәләре сугыштан кайткан гаиләләргә төрле ташламалар булып торды, ә аларны искә дә алучы булмады. Бәлки, киләчәктә аларга карата да караш үзгәрер әле. Өмет соңыннан гына үлә ди бит.

Утны сүндереп, бәләкәй кызын кочагына алып йокларга ятканда, бөтен гомерен күзаллап, керфек тә какмый чыккан төннәре күп булды Миңсылуның. Аны әнкәсе дә шулай кысып кочагына алып ята иде кайчандыр. Ул да шулай йокламагандыр. Күз алдына төрлесе килә. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Матур яшәвебезгә кемнәрнеңдер күзе тидеме?! Әллә, инәкәе әйткәндәй, күрше Кәшифә малае Хәлилнең әрнүе көчле булдымы? Армиядән кайткан мәлләрне ачуыннан ярсып елап та йөргән, диделәр. Миңсылуның аны үзен генә очратканы булмады, Алланың рәхмәте. Өйләнде, өч баласы бар. Шулай да, холкы бер дә юк икән. Бу мәсьәләдә Миңсылуның әнкәсе хаклы булып чыкты.

Балаларга матур, тигез тормыш бирсен, берүк. Инәкәемнең язмышы миндә кабатланса да, балаларымны бәхетле ит, Аллам!

 

Барысы да истә

Яшьли генә тол калган Миңсылуны сорап килүчеләр булмады түгел,  ләкин ул барысын да кире борып җибәрә торды. Беренчедән, Таһирҗаны ни әйтер?! Икенчедән, аның балаларын чит бер ир кеше кабул итәрме? Балалары авылга иркенләп кайта алырлармы? Кайткан хәлдә дә, нишләргә белмичә куырылып, кысага кертеп куелган кебек утырмаслармы? Юк, балаларын туган йорттан, әнкә җылысыннан мәхрүм итмәскә кирәк. Миңсылу балаларының кеше күзенә карап яшәүләрен теләми. Андый хәлләрне ишеткәне бар. Соңыннан, бик якын булса да, терсәкне тешләп булмас. Кешеләрнең дә, күршеләрнең дә, әнкәсенең дә сүзенә колак салмады бу юлы Миңсылу. Авыр булса да, түзде. Малын асрады, печәнен чапты, утынын кисте. Булдыра алган кадәр балалары кайтып булышты.

Әнкәсе Миңлебикәнең генә соңгы араларда хәле авыраеп тора әле. Миңсылу аны үз янына алып килде. Төннәрен күз-колак булырга да уңайлы. Үземнең өйкәем дип, өен ташлап китәргә теләмәсә дә, үзсүзле Миңлебикәнең бу юлы кызы белән килешмичә хәле юк иде. Көннәре санаулы гына калганын чамалап, кызына бертуктаусыз әйтеп килде: «Картаймыш көнеңдә ялгыз калулар җиңел булмас, берәр яхшы кеше туры килсә, бар, кызым! Балаларыңның үз тормышы... ә син... Әнә Кәримә тора бит әле, өч балалы иргә барды, тыннары да юк...»

– Соң, әнкәччәем, әйттем бит инде, миңа ул хакта бүтән кабатлама. Кәримә сабыр булганга гына «тыннары» юк. Үз балалары кайтамы соң? Бүтән ул сүзне кузгатма. Миңа менә синең яныңда да бик рәхә-ә-әт!

– Соң, кызым, мин мәңгелек түгел бит.

Мәңгелек булмады шул әнкәсе. Матур бер кышкы иртәдә күзләрен йомды. Күп авырлыклар, сынаулар, газаплар кичергән инәкәе тыныч кына китеп барды. Миңсылу әнкәсенең тынычлап калган йөзенә карап беркавым тын торды да үкси-үкси елады. Якын, иң газиз кешесез калу авыр, бик авыр иде аңа...

...Озакламый кызы Нурия кияүгә чыгу турында сүз кузгата башлады. Сизенә иде Миңсылу, әмма кызының Тәлгать белән аралашуы вакытлыча гына буласына өметләнеп йөрде. Бер генәләр дә бирәсе килмәде кызын Тәлгатькә. Күңеле шуңа тыныч түгел бу арада. Ничек итеп әйтергә?

– Кызым, Нурия, бик яратасыңмы син ул Тәлгатьне? Аларның ничек яшәгәннәрен күреп, ишетеп торасың. Бер дә мактамыйлар, әрәм итәсең Нурияңне, дип йөрәккә шом салалар...

– Соң, әнкәй, Тәлгать нигә башкаларга охшарга тиеш соң? Ул бик йомшак телле, тәрбияле егет. Бөтен кеше дә бер төсле булырга димәгән бит инде.

Юк, кызын ничек тә җиңә алмады Миңсылу. Иртәгә кияү киләсе көнне соңгы тапкыр ялварыплар сүз катты ул Нуриягә:

– Кызым, тыңла әле мине! Кияүгә чыкканда, миннән ризамы син, барасың киләме шушы кешегә, дип сораучы булмады. Мин исә синнән сорыймын, ныклы карарга кил. Бәлки, кире уйларсың. Кунаклар чакырылган, туй билгеләнгән. Шулай булса да, әгәр син, әнкәй, кире уйладым, дисәң, шушы минутта ук кунакларның барысына да хәбәр салам. Һәм беркайчан да, син мине тыңламыйча шушы эшкә бармакчы булдың, дип исеңә төшермәм, уйла, кызым!

Юк, булмады, төшендерә алмады кызына Миңсылу...

Ана йөрәге алдан сизенә шул, аны бер нәрсә дә алдый алмый. Миңсылуның уйлаганы алдына килде. Йомшак кына сөйләшеп йөргән кияү дигәннәренең «теле ачылды», салгалап алган көннәрендә кулларын да «озайтты». Газап чигеп яшәп яткан кызына карап, Миңсылу да газапланды.

Кызы сабыр булды. Күз яшен башкаларга күрсәтмәде. Кыйналды, сугылды, сиздермәде. Озакламый биреште. Бүлнис юлын таптаучы чирле хатынны ире дә, ирнең туганнары да яратмадылар. Боларның азагы аерылышу белән бетте. Ни хәл кылмак кирәк? Кызы әнкәсен кочаклап бик озак елады...

– Гафу ит инде мине, сүзкәйләреңне тыңламадым. Нигә кешеләр шулай кансыз булалар икән ул? Югыйсә әйбәт хатын булырга тырыштым. Нәрсә җитми кешегә?! Гафу ит мине, зинһар, әнкәй!

Миңсылу ничек гафу итмәсен йөрәк парәсен. И, бала, бала дип, чәчләреннән, битләреннән сыйпады. Арык тәннәреннән кулы белән әкрен генә сыпырып үтте. Бигрәкләр дә ябыккан балакай, бөтенләй шыр сөяккә калган.

...Әкрен генә дөньялар жайга салына дип торганда гына, Миңсылуның үзенә әллә нәрсә булды. Кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китте. Балалары тикшеренергә тегендә-монда йөрттеләр. Уллары-киленнәре, кызлары-кияүләре нишләргә белмәделәр. Балаларына рәхмәтләре чиксез Миңсылуның. Кадерле ана булып яшәде. Алга таба да яшәргә иде әле. Балаларының ирешкән уңышларына куанып яшәүләргә ни җитә?! Дөньялары яхшы, күпләр сокланып туймаслык. Бәхетләренә күзләр тия күрмәсен!

Нуриясе бик тәрбияли. Бала кебек итә гүпчим. Башкалары даруын-ниен дигәндәй, нәрсә кирәк, барын алып килеп торалар. Бар да бар. Аллакаема мең шөкер! Бер булып, бердәм булып яшәүләре генә дә ни тора. Бар бит ул, бер анадан туып та, берсен-берсе күрә алмаган, туганын санга сукмаган туганнар да, Аллам сакласын! Сынауларым күп нәрсәләргә өйрәтте мине. Тормыш дәресе бирде. Балаларыма да дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Әбекәй-бабакайларым, инәкәем, җаннарыгыз тыныч булсын! Ятим кошыбыз дип йөргән кызыгыз, Аллага шөкер, үз балалары әйләнәсендә. Ятим кошыгызның җылы оясы бар! Миңа һәрвакыт яшәү көче, киләчәккә өмет биреп торган, бер генә мәртәбә дә күргәнем булмаган, әткәй дип әйтә алмаган әткәем, рәхмәт сиңа да! Әгәр син булмасаң, мин дә тумаган булыр идем. Минем газизләрем дә булмас иде. Мин бит сине гомер буе көттем. Теге дөньяларда очрашырбызмы? Мин сине бик тиз таныр идем. Минем күз алдымда хыялымдагы сурәтең гомер буе торды. Хәзер дә тора...

Фәгыйлә җиңгине дә күптән инде начар яктан искә алмыйм. Кем белә, бәлки, аның да үзәгенә үтәрдәй йөрәк яралары булгандыр. Дөнья бит ул, мин бала кеше, аңламаганмындыр гына. Бик кыен итеп, акылы җиңеләеп, олыгаеп кына картлар йортында үлгән диделәр. Балаларымның балаларына миһербанлык бир, Аллам!..

Миңсылу көн саен шушы сүзләрне мең кат кабатлый. Якыннарын күз алдыннан үткәрә.

Нурия әнкәсе яткан карават читенә килеп утырды.

– Ниләр уйлап ятасың, әнкәй?

– Барысын да уйлыйм, кызым! Ни хикмәт, бер нәрсә дә онытылмаган. Рәхмәт, балам, тәмле телеңә.

...Матур, кояшлы бер җәйге көндә зиратта яңа калкулык барлыкка килде. Бу – Миңсылу кабере. Авыр туфрагың җиңел булсын! Син инде хәзер балаларыңның, оныкларыңның ирешкән уңышларын, аларның халык арасында ихтирамлы кеше булуларын, кылган изге гамәлләрен күкләрдән генә күзәтеп белерсең. Күктән иңгән якты нур булып, балаларыңа якты юл күрсәтеп торырсың. Тыныч йокла, күпне күргән Миңсылу!

 

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар