Мәхәббәттә ярлыкау юк
Повесть.
I
Ул, ниһаять, үз-үзенә җентекләп күз атты.
Югыйсә, һәр иртәдә юынгыч янына килә дә, киселмәс өчен кырынгычына текәлеп, мыегын яшь төктән аралагач, көзгене читкә алып куя иде. Хатын-кыз сыман күз-каш буяп, сыткы, бетчә акшарлап юанмас ич? Аннары көзгегә багар өчен сәбәп тә кирәк бит әле. Янәсе, көзге туташ, бүген мин фәлән-фәлән кешеләр белән аралашам, кыяфәт ничек, фатихаң булырмы? Серле пыялага сөалең булмаса, аңа күтәрелеп карауның да хаҗәте юк. Башыңа кыршылып беткән кәпәч яисә эшләпәңне эл дә, ничек бар, шулай эшеңә элдерт. Анда этенең дә бетенең дә күзләре күнеккән, кемнәрдер үз иткән, ә кемнәрдер урап үткән һаман шул Әдһәмсең инде син...
Ә бүген ул көзгедәге шәүләсен җентекләп барлады. Каршы яктан баккан туткыл, түгәрәк битле, яшькелт күзле, купшы мыеклы ир аңа күз кысып куйган булды. Чәчләр бөдрә булмаса да, Ходайга шөкер, тере, курпы сыман күпереп тора. Чигәләрдә ара-тирә көмешләре дә ялтырый. Күпне күргән баш бизәк-чуксыз да булмас шул. Әйдә, калыксын, ялтырасын! Тик күз карашы гына күңеленә ятып бетмәде. Дәрт, чаткы әсәре күренми, сагыш саркый... Көчәнеп елмаю гына бар. Күз тирәсен әллә нинди җыерчыклар баскан икән. Түнгән карт диярсең... Һәй, җитте, Әдһәм иптәш, кайгы сөременнән арынырга вакыт! Бүген кәләш күзләргә барабыз. Аңладыңмы, ферштейн?
Юынып маташкан ирне уйларыннан зал ягыннан килгән чыр-чу бүлде. Фәридә йокысыннан торган, гадәтенчә, нәрсәнедер килештермичә, әбисе белән тарткалаша бугай. Ул да булмый, чәче-башы тузган бала ванна бүлмәсенә йөгереп керде:
– Әти, әйт, садка бармаска!..
– Барырсың, – дип кычкырды, оныгы артыннан титаклап килгән Факиһә карчык. – Һаман көйләтергә телисеңме? Көйләрмен мин сине... Чыбык белән.
Эчтән шактый ук ярсыган анасын Әдһәм ихлас кызганып куйды. Чынлап та, кечкенә Фәридә, әбисенең нерваларын аяп тормый шул, көйсезләнеп көйләтергә ярата. Ни хәл итәсең, бала кешесе...
– Әни, садикка нишләп барсын ул? Бүген ял бит! Мин дә эшкә җыенмыйм...
Фәридә, кулларын чәбәкләп, сикереп куйды, яшь аралаш көлеп үк җибәрде.
– Ура, ял, ял!.. Әти, велик белән мине урамга алып чыгарсыңмы?
– Чыгам, бәләкәчем, уйнап керербез, – Әдһәм кызының башыннан сөеп алды. – Йә, әбкәң белән чәй эч, рәсем ясый тор!
Бу күренешкә башын иеп, уңайсызланып торган Факиһә ана дәшми түзәлмәде:
– Бу таш зинданда зиһенеңнән дә язарсың шул. Улым, исән-имин чакта, өемә кайтарып куй инде син! Өйләнмәсәң, нянкәме ал... Кайтыйм!
Үз өстендә әнисенең гозерле, инәлүле карашын тоеп, Әдһәмнең йөрәге чәнчеп куйды. Аның өе әни кешегә читлеккә әйләнгәнме? Ярты еллап онык саклый... Озаккарак киткән шул. Туган туфрак, үз нигезе тарта күрәсең... Булды, ошатсам, иртәгә үк Фәридәгә әни алып кайтам. Сайланыр чакмы?
Шулай ул янә «кәләш» турында уйланды. Аның белән күрешү иртәнге якка билгеләнгән, инде кузгала башласаң да була. Шкаф янына килеп, күптән кул якмаган зәңгәрсу күлмәген, үзенә бик килешле аксыл пинжәген сайлады. Октябрь башы бит, иртәнчәк шактый салкынча. Кара күн плащын җилкәсенә салса да зыян итмәс...
Күз күрмәгән, мәгәр колак ишеткән, гомумторак коменданты Вәзирә турында уйлана биреп киенде. Кантур сәркәтибе Ләйсән компьютер клавишасында бөртек чүпләгән тавык сыман чокына-чокына аның хакында нинди генә татлы сүзләр сипмәде бит: «Әй, Әдһәм абый, ул апакайның итагатьлелеге! Әллә нинди йомшак, күңелгә ятышлы сүзләр белә. Авызына гына карап торырлык. Тәртипле, кәеф-сафа корырга яраткан кызлар аңардан яшеннән курыккан кебек кача. Ир-ат белән каш-күз уйнатканын да һич күргәнем булмады. Сезнең Фәридәгә менә дигән әни булыр әле ул...»
Тол ир, янә көзге каршына килеп баскач, килеш-килбәтеннән бик канәгать калды. Утыз дүртенче яшенә чыккан, һөнәре буенча инженер-прораб Әдһәм Сәхәпов. Элек һич күренмәгәнчә, бик мәртәбәле, зыялы бер кыяфәткә кергән... Инде Фәридәне көйләп-чөйләп юлга чыгасы гына калды.
– Кызым, – диде ул зал ягына күз салып, – мин базарга гына чыгып керәм. Сиңа нинди тәмнүшкәләр кирәк?
– Уйнарга чыкмыйбызмыни? Әйттең бит! – Фәридә, карандашларын атып бәреп, атасы каршына килеп үк басты. – Велик белән чыгабыз, дидең.
– Чыгабыз, кызым, чыгабыз, кайтканны гына көт!
– Алдакчы!
Әдһәм турсаеп каршысына баскан кызының башыннан сыйпады да ишекне ачты. «Әйе, кызым, мин алдакчы! Алдамас идем дә, сиңа әни, миңа хуҗабикә кирәк шул. Йә, турсайма, атаңа хәерле юл телә!»
Фатирыннан чыккач, Әдһәм үзен җәтмәдән арынган балык кебек хис итте, күңеле кузгалды. Әнә көн ничек матур! Кояш томаннан арынып килә. Көзнең салкынча, дымлы тыны тәнгә көч, дәрт бөрки. Изге нияткә моннан да кулайрак чак туры килә аламы соң?
Әле үткән атна азагында әзерләгән документларга имза салдырырга кергәч, кантур хуҗасы Вәсил Сарбаев бик дустанә сөйләшеп торды.
– Матәм кайгысы дигән нәрсәдән котылып барасыңдыр бит, энекәш? Балтаң суга төшкән кебек йөрүдән әллә ни файда юк. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшьсең әле... – Нәчәлникнең йөзеннән көтелмәгән мутлык чалымы йөгереп узды. – Мондый вакытта онытылыйм дисәң, уҗымга чыгу файдалы, диләр. Синең колакка ятышсызрак сүздер, кәнишне. Но хәлне дөрес аңлата. Егет чагындагы сыман свиданиеләргә йөри башласаң, мәрхүм җанкисәк кайгысы акрынлап җуела диләр кәнишне. Баштан кичмәде, шөкер, но теоретический дөрес бу, күп кешедән ишеттем моны, энекәш.
Сырлап куйган имзасы һәм тормыш күргән ага буларак биргән киңәше өчен, рәхмәт сүзләре әйтүдән башка чара калмады. Әллә ни уйланмады да... Әмма хәзер ул нәчәлниге әйткәннең язгы орлык булып күңеленә төшүен аңлады. Берәр нәфис зат белән танышу, хисләнү... чынлап та, бикләнеп, түнеп торган тормыштан ирекле һавага күчү, атап әйтсәң, җан, йөрәк хисләре ургыган дөньяга аяк басу түгелме соң бу? Дөрес, Әдһәмдә Дон Жуанлык галәмәте булмады. Аның өчен дөнья гаме һәрчак кызлар хәсрәтеннән өстенрәк торды. Аннары, аңарда чәчбиләр мохитенә сагаеп карау, читләшү дә бар иде. Адәм кабыргасыннан яратылганнармы, башкаданмы, карап торышка кеше инде алар. Тик нәфислек кенә чамасыз. Аяклар, куллар да нәфис, тавыш та нәфис. Каләм каш, уймак авыз турында әйтәсе дә юк. Малай чакта, су кергән кызларның буй-сыннарын күрергә дип, камышлык эчендә качып торуларын яхшы хәтерли Әдһәм. Сокланыр нәрсә булмаса, гөнаһ җыймаслар иде. Күз кызыктыра торган як бар инде нәфис затта! Тик кызлар белән ешрак аралашкан, аларны ныграк таныган саен, буй тарткан үсмер үзенең беркатлылыгына, нарасыйлыгына таң кала барды. Сөйләшкән, уйлаган нәрсәләре ят. Нәрсә теләгәннәрен дә аңламассың... Ислемай, иннек исләре аңкыган, яшен уты кебек елмаюлар аткан кызлар төркеменә тап булсаң, үзең дә ис-акылың җуелганны сизми каласың. Телең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетми. Кул тотканны күз искәрми. Кая атлавына аяк хисап бирми... Алышырып куялармыни? Әкиятләрдә пәри, убыр, албасты, юха сыман юлъяздыргыч һәм мәкерле затларны юкка гына хатын-кыз җенесенә кертеп сөйләмиләрдер шул. Әйтәсе юк, электән ук аны шикләндерде, шүрләтте гүзәл зат. Алар белән елгыр егет-җилән кебек каш-күз уйнатмады, йөрешү уены корып, тирәләрендә дә чуалмады ул. Тик ярату, гыйшык тоту, яр булып йөрү кичерешләреннән мәхрүм «туң йөрәк» дип тә әйтеп булмый аны. Кайсы кордашы мокыт дип хәтерләр?
Себердә, Төмән җирендә, «кукурузник» самолеты артыннан кул болгап озатып калган Әдилә-көлтә чәч ирнең йөрәген әле дә сыкрата... Бар инде бар Әдһәмдә дә йөрәкне парә-парә телүче гыйшыклык хисләре, шатлык-әрнешләр. Хатынын җирләгәч, буйдак санап, әлеге чуар, азгын хисләр дөньясы аны янә үзенә тартып алыр микән? Олыгаеп барган иргә, инде ата булган кешегә кирәкме соң бу? Баш бәласе алсаң, нишләрсең? Аяклары автобустан төшеп өйгә таба каерырга әзер торсалар да, акыл дигәне аны урындыкка кадаклады: «Күрешүгә барасың. Кызыңа әни кирәк. Синнән нинди тәрбияче?» Тәгәрмәчләр үзләре өстендәге җайдакны, ай-ваена карамастан, җилтерәтеп кала үзәгенә алып киттеләр.
II
Димче Ләйсән кушуы буенча, Әдһәм нәкъ сәгать унбердә Ильич һәйкәле янәшәсендә басып торырга тиеш иде. Әле әйтелгән вакытка алты-җиде минут чамасы калса да, ул кулын шәһәр советы бинасына әйдәп торган мәһабәт юлбашчы сыны каршына барып басты. Аның уңын, сулын күзәтте. «Владимир Ильич, Вәзирә исемле хатынны күрмәдегезме?» – дип сорыйсымы әллә? Эндәшмә! Кечелеклек күрсәтеп: «Кыяфәте нинди соң?» – дисә, «Белмим...» – дип, телеңне тешләрсеңме?
Ләйсән-саескан әйтте лә ул, тик аксыл плащ, кызыл шарфлы үткән-сүткән хатын-кыз белән мәйдан тулган. Аларның кайсысы Вәзирә? Кибәннән энә эзләү кебек үк булмаса да, Әдһәмнең хәле шактый мөшкел булып чыкты. Менә карт юләр. Урамга басып кәләш күзли, имеш!
Үз-үзен битәрләп шактый гына таптанып торгач, ниһаять, автобуслар тукталышы ягыннан ак плащлы сылу бер ханым күзенә чалынды. Кулына дәү генә хуҗалык сумкасы күтәргән. Шул, шул, дип йөрәге сулкылдап куйды ирнең.
– Гафу итегез, сез Вәзирә бит!
Ау бүресе кебек юлын кисеп каршысына чыгып баскан ирдән шүрләп, хатын кисәк туктап калды. Аптыраудан шардай булган зәңгәр күзләрен аңа текәде. Аннары гына телен әйләндерде:
– О, боже! Что Вам надо, мужчина?
– Извините, обознался...
Хатын, куркытылган маэмай сыман үчегеп, сукрана-сукрана китеп барды. Бу тамашага юлыккан кешеләр дә Әдһәмгә шикле караш сала-сала уздылар. Ир, үзе дә сизмичә, һәйкәлдән читкә тайпылды. Синең шәхси тормыш мәрәкәләреңдә юлбашчының ни катнашы бар?
Көзге суыклар бәрсә дә, әле һаман чагу яшеллеген җуймаган гөлҗимеш куаклары рәтеннән дә өч-дүрт тапкыр урап үтте ул. Мәгәр һаман күрешү өмете кузгатырлык зат күзенә чалынмады. Монда янә киләп сару өметсез иде. Ул, эчтән генә аты-юлы белән сүгенде дә, тукталыш ягына юнәлде. Скверны чыгып барганда, ихтыярсыздан аның күзе шактый читтә, ялангач юкәләр янәшәсендә басып торган хатын-кызга төште. Аксыл плащ кигән, муенында җете кызыл шарф, һәм тагын да җәлеп иткәне шул: ул да Әдһәмгә текәлгән. Мөгаен, байтактан күзәтеп тә торадыр. Шул, Вәзирә бу!
Ир кырт борылып хатынга таба юнәлде:
– Вәзирә, бу ни хәл, без күрешергә тиеш кешеләр түгелме соң?
Ягымлы, көмеш тавыш кайтаваз сыман яңгырады:
– Мин яныгызга килергә курыктым...
– Йә Хода! Мин шулай куркытырлык кешемени?
– Юк, Ләйсән сөйләгәннән чыгып, сезне башкачарак күзаллаганмын... Гафу итегез, юкка мәшәкатьләгәнмен сезне...
Ниһаять, Әдһәм, гаепле кеше сыман башын иеп, сөйләнеп торган хатын каршына килеп басты. Әмма ни әйтергә тели Вәзирә – төшенмәде. Ирне азсынамы-күпсенәме?
– Ярар, күрешик!
Буйга, какча гына гәүдәле хатын кулын сузганда күтәрелеп карады. Йә Хода! Килешле ак йөздәге иләмсез зур, озын борын ирне, ток бәргәндәй, сискәндереп куйды. Ә-ә-ә, менә нигә тайчана икән... Буратинога гына ятышлы шул мондый борын. Ир-ат битендә, бәлки, шәрран ярып кычкырып тормас та иде ул. Ихтыяр көче, зиһен чагылышы булып аны бизәргә дә мөмкин әле. Һичьюгы купшы мыек үстереп күләгәләргә була бит әрсез борынны... Ә хатын-кыз ялан уртасындагы ялгыз тирәк сыман чекерәеп торган шыксыз борын белән нишли? Мыегы юк... Ихтыяр да, көч, зиһен дә кирәкми хатын-кызга. Аңа тик нәфислек, матурлык кына кирәк ләбаса! Ай-һай, мондый хатын белән парлашып ничек кеше күзенә күренерсең, Әдһәм...
Ир уйлаганнарны Вәзирә аның йөзеннән укыды бугай:
– Әйтәм бит, сезгә пар түгелмен, Әдһәм.... танышып булашмыйк та.
Яшьле, бимазалы чаткылар биешкән зәңгәр күзләр камышлар арасыннан ялтыраган күлне хәтерләтте. Ниндидер тарту көче бар, якты хисләр ята аларда... Тик сөйләгәне йөрәктән чыга микән соң?
– Туктагыз әле, Вәзирә, беркем дә Таһир-Зөһрә булырга җыенмый. Пар дигәннән әйтәм. Инде икебез дә өлкән яшьтә... Сөйләшик, танышыйк. Әнә, паркны барып күрсәк тә ярар. Көзге урманга чыккан бармы әле сезнең?
– Кая инде урман? – Вәзирә тыенкы гына елмаеп куйды. Йөзе кисәк яктырды, нурлар кунды... Әй, борыны да килешле булса?!
Әдһәм өндәвенә күнеп, Вәзирә аның белән янәшә атлап китте. Сүз артыннан сүз чыкты, ятышлы гәп куерды. Дөнья күргән, ирешкәннәре әллә ни зур булмаса да, тирә-ягына алсу пыяла аша каравы сизелә. Үзендә шактый гына төртмәле сүз осталыгы да бар. Һәрхәлдә, якты күңелле кеше бу. Шул сыйфаты Әдһәм белән күрешүгә китергәндер дә инде...
– Ул Ләйсән, әллә гашыйк булган, әллә миңа яхшылык эшләргә тели, һаман-һаман сезне сөйләде бит. Нинди чибәр хатыныннан язды, каты кайгыра дип кызганды, кечкенә кызын тәрбияләү бигрәк авыр аңа дип, күргән нужаларыгызны сөйләде. Хәзер инде картайганчы өйләнеп калса иде дип кайгыра. Ул сөйли, ә мин кызганам. Инде менә сезнең белән очрашуга күндергәч, мин, юләр, җил куган болыт сыман, күтәрелеп килдем шул. Әйтәсе юк, күркәм кешесез... Эчмисез, тартмыйсыз да бугай. Хатын-кыз тагын нәрсә теләсен? Менә мин үзем генә Ходай матурлык өләшкәндә йоклап калганмын шул. Болай, Аллага шөкер, һич ялкау-хөрәсән түгелмен дә бит... Ир-ат халкын беләбез инде, алдын-артын тикшерми, иң башта йөзгә кадала ул. Аңа кәртинкә кебек чибәрне давай...
Вәзирә парк сукмагыннан атлый-атлый, көйләп куйган патефон кебек сөйләде дә сөйләде. Ирдән дә әйткәннәренә карата җылы сүз көткәндер дә бит, тик тегесенең күзенә һаман-һаман шөкәтсез борын чалынып, җанын айкады. Ир белән хатынны бергә бәйләгән нәрсә никах дип сөйлиләр дә ул. Бер-береңнең канын уйнатып, тыннарың куырылганчы үбешмәсәң, хәләлем, дип авыз чайкаудан ни файда? Матурлык туйда гына түгел, ир белән хатынга көн итәр өчен дә бик кирәк шул. Йөз, сүз, гамәл матурлыгы! Гүзәллек шул чагында гына дөньяны коткара ала ул, иптәшләр-әфәнделәр!.. Инде үбәм дип ымсынганда, чирканмас өчен, кәләшеңнең борынын каплап куярсыңмы? Кит, тузга язмаганны.... Мәхәббәт канунын бозма, тарихын пычратма, Әдһәм!
Акылы күрешүгә килгән хатын белән ничек кенә якынаерга тырышмасын, үҗәт хисләрен җиңәлмәде Әдһәм. Салкын, битараф кеше булып калды Вәзирәгә. Тегесе дә аңардан башканы көтмәде бугай. Тукталышка килүгә: «Әй, минем автобус!» – дип кычкырды да, сикереп менеп, салон эченә атылды. Җитез икән үзе...
Аның каравы, ир өенә ашкынмады. Кыз чыр-чуы, ана сыкравы биздергән икән аны. Өе күптән шыксыз дивар инде аның. Җан тарткан гүзәл зат белән һәмишә бизи алмый шул... Базар беткән, таралган, сиңа үтмәс товар гына калган... Яр сайлар чакларың да үткән икән шул, Әдһәм буйдак!
Бу мизгелләр кабатланмый... Җиләк вакыты елга бер генә килгән сыман. Менә шул чакта, чын сәүдәгәр кебек, товар таный белергә, сайлау маһирлыгын күрсәтергә булган бит сиңа, иркәй!
III
Ул, Вәзирә әйткәнчә, картиналарда сурәтләнгән гүзәл сыман иде. Борын да бик нәфис, авыз да уймак, иреннәр дә чиядәй чагу, сусыл, ә керфекләре ясалманы өстәмичә дә чамасыз озын һәм куе иде. Бит туткыллыгы, чәч өере һәм тагын әллә нинди төсмерләре белән мисыр гүзәле Клеопатрадан әллә ни кайтыш булмагандыр. Тик дистә елдан артык бергә яшәп, күзләренең генә нинди төстә икәненә анык төшенмәде Әдһәм. Гадәти хәлдә, йә чәй эчкәндә, йә эч пошканнан тегене-моны сөйләшеп торганда, яшькелт күренгән күзләр, үзара кычкырыш китсә, кинәт зәңгәрләнә, зәһәр чаткылар чәчә-сибә башлый. Инде гыйшрәт халәтендә назлап сыйпаштыра башласаң, хатын үзе дә мәче кебек сырпаланса, бу күзләргә әллә нинди утлы элпә куна, коба төскә керә... Хатын күзләрендәге бу хамелеонлык галәмәте кем-кем, әмма ир дикъкатенә чалынмый калмады. Һәм аны еш-еш уйландырды да. Күзләрдәге әверелеш кызык бизәкләр уены гына түгел, җан халәте шул. Төрлегә керә, үрсәләнә, димәк. Шатланыргамы, кайгырыргамы моңа? Хәер, кайсы ирнең кәртинкә кебек чибәр хатын белән тыныч кына яшәп ятканы бар? Тук мәче тырнагына эләккән бичара тычкан хәлендә инде ул. Үле дә, тере дә түгел. ...Мәрхүмә хакында тик сагышлы хисләр кичереп, хәтта күз яшьләренә манчылып утырган ир бу уйдан соң кинәт үз-үзен танымаслык бер халәткә төште. Һәм Сәрия белән үткәргән көннәренә ул хәзер бөтенләй башка күз белән бакты. Бәрәч, ир дә хамелеон була ала икән ләбаса!...
Узган гасырның туксан беренче җәе узып барган чак иде. Участок мастеры Әдһәм Сәхәповны, телефонга партком секретаре Галина Зайцева чакыртып алды:
– Адигам Зиннурович, каршы килмәссез бит, без сезне газетага чыгарырга булдык. Мактап, әлбәттә! Бригадаңның күрсәткечләре яхшы. Үзең коллективка һәр яктан үрнәк. Кыскасы, менә дигән хезмәт герое! Бүген үк сезнең участокка корреспондент барыр. Әйбәт сөйләш! Булдымы?
– Булды, Галина Леонтьевна!
Үзләренә киләсе кешене Әдһәм фотоаппарат таккан олпат ир, хәтта мыекбай булыр дип көткән иде. Гәзит-журнал тирәсендә абруйлы ирләр эшли бит. Шулай фаразлап, будкада эш кәгазьләренә, сызымнарга уралып, күтәрәсе өйне күзаллап ятканда, ачык ишектән күбәләк кебек үткән җыйнак шәүләне абайламады да. Теге исәп-хисапчы Камәр түти белән сөйләшә башлагач кына башын күтәрде:
– Мин мастер Сәхәпов. Нәрсә кирәк?
– Өлкә гәзитеннән журналист, Сәрия Сәләхова!
– Ә, сезмени әле ул? – Егет кисәк кенә урыныннан торып кыз янәшәсенә килеп басты. – Мин сезнең карамакта... Утырыгыз!
– Утырырга өлгерербез әле. Әйдәгез, эш урыныгызны күрсәтегез. Нәрсә төзисез? Эшчеләрегез белән танышыйм. Кыскасы, эш фронтыннан башлыйк, мастер Сәхәпов, – дип, әлеге кызыкай тезгенне үз кулына алды.
Хәер, кем генә булмасын, берничә урында ташчылар белән шалт-шолт фотога төшерер дә югалыр дип көткән иде Әдһәм. Аннары гәзиттә сурәте чыгуын көтәргә генә калыр... Әмма Сәрия яшь мастер хакында очерк язу максатын куйган икән. Атна буена диярлек аяк астында уралды. Тик киноларда күргән гәзитчеләр кебек, әйткән бер сүзеңне блокнотына теркәп бармый бу. Татар, үзе тотып карамаса, ышанмас, дигәндәй, башына каска киеп, төзелеш мәйданына да күтәрелде. Мастерок тоткан эшчеләр белән янәшә басып кирпечләр дә тезде. Күрмәгән, сорамаган нәрсәсе калмады үзенең. Ташчыга кул алмаш булырга җыена диярсең... Нәрсәләр язарга тели, ничек яза корреспондент, болар хакында хәбәрдар булмады Әдһәм. Үз эшен бик чәмләп эшләргә омтыла икән, тотынганын, кирпеч салгандай әйбәтләп сылап, шомарта бугай бу дип, үз алдына нәтиҗә дә ясап куйды. Күренеп тора, бракодел түгел!
Билгеле, аны чынлап җәлеп иткәне – кызның чибәрлеге булды. Хәтта онытылып текәлеп-текәлеп тә торды ул. Кашыкка салып йотарлык дигәннәре шундый була күрәмсең... Тик сокланудан ни файда? Сәрия егет өчен башта әллә нинди ят дөньядан килгән гүзәл зат кына булып күренде. Сиңамы соң аңа үрелергә?!
Республика гәзитендә зур булып, рәсемнәр белән бизәлеп чыккан урысча очерк, Әдһәм мастер көткәнчә, кып итеп торган эш булды. Сүзләр, җөмләләр җөйсез-нисез бер-берсенә үрелә, күренешләр эзмә-эзлекле күзаллана. Авылдан килеп, сөекле башкаланы ташкала ясап бизәргә керешкән Әдһәм Сәхәпов дигән төзүче егет тә укучылар каршында җанлы булып килеп баскандыр әле... Язманы будкада әбәдкә керешер алдыннан бөтен бригада белән җыелышып укыдылар. Язылганнар барысына да ошады. Тик, Камәр түти генә борынын салды: «Минем турыда бер сүз юк. Өч рәт чәй эчердем бит үзен».
Шул ук көндә тресстан Галина Зайцева шалтыратты:
– Газетаны күрдегезме, Адигам?
– Күрдем, Галина Леонтьевна! Бригада белән укыдык... Ничаво диләр.
– Ничаво гына түгел, шәп! Корреспондент – талант... Син – настоящий герой, хезмәт герое! Молодцы, трестны яңгыраттыгыз! Соң рәхмәт әйттеңме әле авторга? Кара аны, мондый чакта герой җавапсыз калырга тиеш түгел, Адигам Зиннурович. Анысы шулай да ул, тик каләм кешесенә рәхмәтеңне ничек ирештерәсең? Нинди бүләк сайларга? Зыялы кешеләргә чәчәк бирү килешә диләр дә соң... Букет күтәреп, редакцияләренә барырсыңмы? Герой түгел, шыр юләр икән бу, диярләр. Озак баш ваткач, егет журналистны кафе яисә ресторанга чакырырга булды.
Будкада аулак чакны туры китереп, ул телефон номерын җыйды. Белеп торды, бу ерактагы Курган авылындагы Әдилә белән «исәнме-саумы, хәлләр ничек анда» дип, җиңелчә телеңә килгәнне сайрашу түгел, Сәрия белән сөйләшү шактый четерекле булып чыкты:
– Свиданиегә чакырасыңмыни, иптәш мастер?
– Соң, язган әйберең өчен рәхмәт әйтергә исәп...
– Алай... Тик мин ресторанга йөреп өйрәнмәгән, ишегенең кай якка ачылганын да белмим бит әле, Әдһәм иптәш...
– Да-а, сүз эзләп кесәгә кермисез, туташ ?!
– Ярар, күрешик булмаса, аннары күз күрер... Иртәгә шимбә, төш уртасына Ленин һәйкәле янына кил. Үзәк мәйдан бу. Адашмассыңмы? – дип көлде Сәрия тезгенне үз кулына алып..
Баш әйләндергеч, әллә нинди көн булды бу... Иң башта Сәрия һушын алды егетнең. Чәчәк кебек киенгән, нур бөрки. Күптәнге якыны-яры сыман балкып кул бирә...
– Сөбханалла, күркәмсез!
Аннары халык белән гөжләп торган мәйданда, оркестр чыңы башка капкан паркта нишләрләр, кая юнәлерләр, нәрсәләр сөйләшерләр дип, чәбәлчекле уйлар эчендә торганда, кыз әйтеп салды:
– Син, мастер иптәш, фатир алгансың икән. Ник әйтмәдең, мин исә героемны тулысынча ачтым дип торам...
– Сорамагач – әйтмәдем. Әйдә киттек, күрсәтәм!
Һәм алар юл уңаеннан азык-төлек магазинына кереп, күз төшкән затлы ризыклар төяделәр дә, көлешә-көлешә, Әдһәм фатирына юнәлделәр... Әле җиһазландырылмаган да кола ялан кебек өйне кунак иңләп туялмады:
– Нинди иркен! Ничек шәп! – Сәрия шулай күңелле пырхылдап әле бер, әле икенче тәрәзә каршына очты. – Моннан Караидел агып ята бит... Әнә, парахут та килә! Вәт язарга шәп урын!
Кыз фатир белән сокланып кына калмады, биленә алъяпкыч урынына сөлге урады да, кухняга кереп, таба чыжлатырга кереште.
Ә Әдһәмне:
– Бар, хатыншаланма, өстәл көйли тор! – дип шаяра-көлә залга озатты.
Ниһаять, татлы исләр бөркеп ризыклар тезелде, Сәрия дә сөлгесен биленнән алып, өстәл янына чүмәште. – Йә, Әдһәм, игътибар белән тыңлыйм!
Чынлап та, кунак мәктәп укучысы кебек кулларын кушырган һәм, тыңларга әзермен дигән кебек, елмая биреп, Әдһәмгә текәлгән иде. Ул исә, каушавын яшерер өчен, тәүдә шешәгә үрелде, бокалларга чыжлаган сыекча койды.
– Эһем-эһем... Сәрия! Син, әйткәннәре буенча да, минем уемча да, бик шәп корреспондент! Безнең гади генә күренгән төзелеш мәйданыннан, хезмәт процессын җентекләп өйрәнеп, барысы да яратып укырлык әйбер яздың... Рәхмәт! Каләмеңә зур казанышлар, үзеңә уңышлар телим Сәрия! – Һәм шактый ук дулкынланган, хәтта маңгаена тир бәреп чыккан егет бокалга үрелде. – Әйдәгез, әйткәнне куәтләп уртлап куйыйк!
– Рәхмәтеңә рәхмәт! – Сәрия да кулына бокал алды, торып басты. – Әйдә соң, ике төрле һөнәр иясен бергә очраштырып, ямьле табынга утырткан һәм әллә нинди татлы ризыклар белән сыйлаган бүгенге кояшлы көн хөрмәтенә күтәрик!
Тамакны рәхәт яндырып төшкән эчемлек тәмам күңелләрне ачты, телләрне чиште. Әллә кайчан сүз беркеткән җан дуслар диярсең!
Тик эш кешеләре, җан дуслар булып кына калалмады шул алар... Ходай Көн белән Төнне, Ут белән Суны, Үлем белән Яшәүне, хәтта Кәҗә белән Кәбестәне бер-берсеннән аеры тотып яшәү әмәлләрен биргән, ә менә бу уңайдан егет белән кыз гыйффәте хакында уйланмаган, күрәсең. Ир һәм хатын иминлеген никах саклый. Тик кыз белән егеткә бер табыну да юк. Динчеләр «гөнаһ» дигән пәрдәне араларына элсәләр дә, замана кызы, замана егете өчен ул киртәме? Магнит сыман бер-берсенә тартылуны җиңәрлек көчме бу? Аулакта калган кыз-егет акылы да ташка үлчим шул. Хәер, Әдһәм инде Сәрияне озатырга җыена иде. Тәрәзәләрдә шәфәкь уты биешә. Кызны көтәләрдер... Менә туташ сумкасын кулына алды, ишек төбенә елышты:
– Озатма! Бусагаңда әби-чәбиләр утыра, күрерләр... Юлны беләм. Һәм кыз егеткә тутырып күз атып торды. – Эштә, валлаһи, чәчеңнән сыйпап карыйсым килде... Күпереп тора... Чык төшкән кебек ялтырый. Нинди шапмунь белән юасың? – Һәм Сәрия йомшак кына аның чәченә кагылды...
Кыз шунда егетнең көчле кочагына уралып, сулышы киселүен дә абайламый калды... Тик күпмедер вакыттан соң гына, нәрсә уйларга да белмичә, мыштым яткан Әдһәм, колак төбендә үк ягымлы пышылдау ишетте: «Менә хәзер ышандым, син,чынлап та, минем герой икәнсең...»
IV
Сәрия белән үткән көне хакында ир, кайта-кайта, озак уйланды. Уйланмаслыкмыни? Стенаны бозсаң, шундук ватып, яңадан салырга була. Измәң катса, су белән йомшартасың. Ә бу хәлдә нишләргә? Вәгъдәләшкән кызы була торып, көтмәгәндә кочакка эләккән гүзәл белән яшәп китсенме Әдһәм? Кая мәхәббәт дигән изге хис? Бармы синдә кешелеклелек?
Кулына вуз дипломы алып, чын тормыш кешеләре арасына барып кергәч, шуның өстенә үзе дә өйләнердәй егет булгач, аның кызлар хакында төрлесен ишеткәне булды. Янәсе, хәзергеләр, кәбестә күбәләге төсле мәтәвекләп, акчалы, фатирлы ирләрне эзлиләр... Янәсе, юаш егетне кармакка эләктерә дә: «Башыма җиттең...», – дип куркытып, үзенә өйләндерә хәзер каланың чәчбие. Уттан курыкма, бозык кыздан курык, син малай...
Хәер, «мин ышандым, син алдадың», кебек дәгъвалар белдереп, бер-берсен эзәрлекләүче кыз, егет буа буарлык инде хәзер. Каласында да, саласында да хәттин ашкан...
Бу уйлардан ничек кенә чирканмасын, Әдһәм дә шүрләп Сәриядән берәр ым салу көтте. Шалтыратыр яисә фатирына ук килеп чыгар... Тегесенә дә, монысына да җавабын әзерләде инде ул. Колагын томаларлык булыр... Баскычтан ничек төшкәнен дә сизми калыр фахишә! Аннары әлмиссакка кадәр очрашмаслар да... Әллә бар Сәрия Әдһәм өчен, әллә юк!
Тик атна үтте, ике, өч... Яңа ай да калкып картайды. Иртәнге чык сыман, күңелдәге шик, ярсулар эреде. Бумеранг булып үз ахмаклыгы үзенә кайтты егетнең. Күз алдындагы яман Сәрия инде хәзер янә чибәрләнеп китте. Иртә-кич егетнең хыялын уйната кыз. Юк, кыз гына түгел, алиһә ул! Кочып-сөюе тик төш кенә түгелме? Әдһәм ихлас шикләнеп мендәрен капшый. Моннан җанын айкап, чынлап та, баш әйләндергеч исләр бөркелә... Егетне шулай көтмәгәндә кыз сагышы килеп басты. Һәм ул, ниһаять, аңлады. Аны һичкем түгел, тик кәртинкәдәге кебек гүзәл шәүлә һәм баш әйләндергеч татлы исләр иясе Сәрия генә бу сагыштан аралый, коткара ала...
Эштә, Яңа ел бәйрәменә тукталыр алдыннан, Әдһәм телефоннан таныш саннарны җыйды:
– Сәрия, сагындым, кил!
– Ничек кил?
– Чемоданың белән кил...
Кыш бабай бәйрәмен алар бергә, ир белән хатын буларак каршылады...
Нәрсә булды бу? Чын ярату галәмәтеме, сихерләнеп тозакка кабуымы? Әллә чибәр хатын табаны астына төшәсе ирнең котылгысыз язмышымы? Әдһәм моңа һаман анык җавап табалмый. Югыйсә, Сәрия белән дистә еллап яшәлгән гомергә нокта куелган, ачыласы ачылган бит инде... Хәер, ир-хатын мәгыйшәтенә хөкемдар-казый бармы? Кем күпме гаилә кодексыннан читләшә, язык кыла, исәпкә-санга керәме? Юк, болар чутка алынмый, тик мәгыйшәт сере булып кала. Ходай бер түбә астына ышыкланып һәм уртак түшәккә баш куеп яшәгән ир белән хатынның үзләренә акыл, тәүфыйк бирсен инде! Әдһәмнең күңелендә күбәләк кебек бары шул теләк бөтерелде.
Тик менә Вәзирә авыр уй-хисләрен таркатып, карашлары үзгәргәч, әлеге күбәләк тә кисәк кенә очудан туктады, канаттан язды. Соң тәүфыйк теләгәнче аларга үзләрен ир һәм хатын итеп тоюларына ирешергә кирәк булган бит әле! Зур адым атлап, ташлыйсын ташлап һәм алдагысы өчен кирәк буласын барлап, кеше гомерендәге чикне узарга кирәк булган бит Әдһәм егеткә, Сәрия кызга. Юкка гына никахлашмыйлар. Илаһият, фәрештәләр каршында да, халык алдында да егет белән кызның ир һәм хатынга әверелүен раслый торган вакыйга бит бу. Чын-чынлап яшәүнең яңа фасылына аяк басу! Менә син, фәлән углы, син, фәлән кызы, һәр икегез ярты җан, инде Аллаһ ризалыгы белән кавышып, бербөтен булыгыз, бергә яшәп, әвеш-тәвеш итегез! Ә алар нишләде? Бер мәмләкәт белән икенче мәмләкәт арасын качып үтүчеләргә охшады түгелме? Кая ул никах! Сәрия бу хакта ишетергә дә теләмәде. Янәсе, ул идеология хезмәткәре бит. «Эштән кууларын телисеңме син мине, Әдһәм?» Загска кереп теркәлүләре дә кешеләрчә булмады бит боларның. Югыйсә, шаһитлар белән барып, Мендельсон маршы астында теркәлү, аннары машиналарга төялеп кычкырта-кычкырта мәйданнардан, урамнардан узу гомерлек хатирә ләбаса. Шул истәлекне аяк астына салып таптамас өчен генә дә бер-берсенә тугры калып яши ир белән хатын. Дөрес, әлеге бәйрәмгә ирешү өчен, ярты еллап көтәргә кирәк иде. Гаризалар күп. Сәрия исә язылышуны танышлары аша хәл итте. Берничә шампан шәрабы алып бардылар да арткы ишектән генә рәсми теркәлеп чыктылар болар... Тезгенне генә түгел, дилбегәне дә кәләш кулына тапшырган икән Әдһәм! Ә нәтиҗәсе нәрсә? Ир, хатын килешүе белән корылган гаилә юк. Җитлекмәгән. Берсе һаман ирекле, җете кызыл замана кызы, икенчесе әлеге дә баягы кирпеч белән измәдән башканы белмәгән муенсыз егет булып калган. Менә кая ул төштән соңгы татар акылы!
Ай алла, мондый фәһемнән соң ничек сыктап искә аласың Сәрияне... Гөнаһ дип, булганына да күз йомаргамы? Мәҗлес, кичәләрдән тәмам саруы кайнап, хатыннан гына түгел, дөньясыннан бизеп кайтулары хак түгелмени? Ымсындыргыч буй-сынны чит-ят хатын-кызда шәйләү генә кызык икән. Күрдең дә уздың... Ә менә хәләлеңнең гаурәтләрен чит-ят күзләр капшаса, тынычлыгың җуела шул... Тегендә-монда җыена башлап, көзге алдына баскач, хатынын әллә ничә тапкыр искәртте ир. Көлеп тә, каш җыерып та әйтте. Янәсе, базарга товар чыгарасыңмы? Исе китә Сәриянең, өстендәге бар булганын селтәп ата да ир каршында бөтерелә: «Ә нәрсә, чыгармаслыкмы? Безнең тормыш үзе базар бит, бәяңне белсеннәр!»
Әдһәм – мәҗлестә тыйнак кеше. Үзе кебек басынкы берничә ир-ат, мыштым тол хатын белән почмак кора да, тәкъдим иткән тостларны күтәреп, сөйләгәннәргә кул чабып, рәхмәтле тамашачы кыяфәтен ала. Ул тыңлаучылар, ә Сәрия тамаша куючылар рәтендә. Аңардан да татлырак тост әйтүче табылмый. Җырлашу китә икән, хатынының көмеш тавышы барысын биләп ала. Ә берәр тинтәге бәхәс чыгарса, Сәрия тыныч каламы? Әллә нинди дәлилләр табып, әтәчләрне шундук урыннарына утырта бу, кылычсыз кисә. Юкка гына өлкә гәзитендә эшләми шул... Кыскасы, һәркайда күз өстендәге кашка әйләнеп китә тормыш иптәше. Мондыйга кем тыныч, битараф калсын? Янәшәсендә сырпаланучылар, комплимент әйтүчеләр күбәя. Танцы-манцыга чакыручыларны әйтәсе дә юк. Кочып биеп алгач, әрсезләнеп Сәрия кулын үпкән майлы күзләргә ничек тыныч карасын Әдһәм? Тагын кәеф китә. Эчне тырнаган нәрсәләр күбәя. Чибәр хатындагы уйнак кан ир тынычлыгына янаучы иң куркыныч сөңге шул ул... Түзмәде, үзләрендәге бер корпоратив кичәдән соң, хатынының тотышында ачу китергеч нәрсәләр күргәч, бар дәгъвасын әйтеп салды:
– Син бит хатын кеше, минем хатын... Тыйнак бул! Үзеңә төртеп күрсәтә башладылар бит, затсыз!
Сәрия дә җавапсыз калмады:
– Нәрсә, борынгы татар байлары кебек мине дүрт стена эчендә яшәтер идеңме? Мин заман кызы! Ничек телим, шулай яшим. Кем икәнемне белеп өйләндең, муеныңа асылынмадым. Туйгансың икән, китәм синнән, бел!
Авырга калгач кына басылды Сәрия. Ә инде Фәридә туып, ананың бала белән өйдә утырган ике ел вакыты ир өчен нәкь әнә шул сары сагышка батырып сагындыра торган чагы. Бала күтәргән... Сабыйны яңа коендырган, аваз сала нәни... «Ә шулаймы, ачыктыңмы?» Ул бәләкәчне күкрәк сөтенә юллый. Мәчкелдәтеп имгән зәгыйфь ымнарга кайчакта әсәрле җыр моңы килеп кушыла...
Шул образ Әдһәмне эшкә озатты: «Әттә, тырышып эшлә, имгәнә күрмә. Карап торганыбыз син... Безгә кесә тутырып акча алып кайт, яме, әттә...»
Шул образ Әдһәмне эштән каршылады:
«Әттә, кайттыңмы, талчыктыңмы? Әйдә, юын да өстәлгә утыр! Без сиңа тәмле ашлар пешердек, әттә».
Тора-бара шул образ Әдһәмне янә хафага салды:
«Әттә, мин үстем, йөрим, инде зурмын хәзер. Әнине эшкә җибәрик, әттә. Каләменә тотынсын, язсын ул. Юкса, үзен җуяр, томаланыр. Ә мин яслегә йөрермен, әттә, ярармы?»
Сәрия, Фәридәне балалар бакчасына урнаштырып, эшенә китте. Өйдә утырсын иде дә бит! Акчага кытлык булмады. Каләм күгәрер дип кайгырса, редакциясеннән эш алып язышырга була бит. Ничә әйтте. Очерк кына түгел, булдыра алсаң, кыйсса, роман иҗат ит... Аңламады Әдһәм, гәзиткә нәрсә тартты хатынын шулай. Бала ташлап... «Әннә!» – дип, яшькә батып үзенә ымсынган, ыргытылган Фәридәне ташлаудан да кыенсынмады Сәрия, каты бәгырьле, кырыс булды. Вак-төяге җуела инде. Ә менә аның, сабыйны ата кулына калдырып, Кырымга китүе, хәзер дә салкын тиргә батыра. Ничек җөрьәт итте... Дөрес, Сәрия моны гәзит эше, хезмәт таләбе дип аңлатты. Имеш, редактор курорт оешмасы белән бик отышлы килешү төзегән. Гәзит хәзер ял йортларыннан, санаторийлардан рекламалар оештырырга, махсус битләр бирергә тиеш. Корреспондент булып ул – Сәрия Сәхәпова билгеләнгән. Нишлисең, хезмәт урыны кадерле. Бер-ике атна түзәрсез!
Бәйләп куялмады, китте хатын... Көне ярый, тынгысыз эштә үтә. Иртә-кич Фәридә мәшәкате белән мәшгуль. Ә төннәрен кадак өстендә үткәрде Әдһәм. Ярар, рекламаны эшләр, тик калган сәгатьләрен кая куя хатынкай? Кемлеген танытты бит инде... Сорау артыннан сорау. Ник хәләл дигәнең тузга язмаслык эшләре белән аны шулай утка сала? Ни хакы бар? Чибәрлек өчен, наз өчен түләүме бу? Әллә саф мәхәббәткә хыянәт хакымы? Күз алдында һаман-һаман Әдилә калыкты. Бәгырьне болай яраламас идең бит син! Бу җитлекмәгән гаиләдәге Сәрия корган мәче-тычкан уены төгәлләнмәс кебек иде...
1999 елның тугызынчы октябрендә булды бу хәл. Әдһәм Сәхәпов эш көнен төгәлләп килә иде инде. Бик кабаланып Камәр түти аны телефонга чакырды. Кадрлар бүлегеннән Хисмәтов эзли икән.
– Сәхәпов, синме бу? – тавышы үтә сәер, борчулы. – Ни бит... Нәрсә дияргә дә белмим... Короче, малай, милиция безгә сине үлгән дип хәбәр салды. Юлда, машинада хатының белән авариягә эләгеп янгансың... Шулай диделәр! Монда халык хәзер гөж килә... Давай, тиз Октябрьский ГАИсына сыпырт! Көтәләр. Янучыларны танырга кирәк...
Әдһәм өс-башын алмаштырып тормады, үз машинасына утырып юлга чыкты.
«Октябрьский каласында нефтьчеләр слеты ачыла. Репортаж язам...» Хатыны өйдән шулай дип чыгып китте. Юлда бәрелгәнме? Нишләп Әдһәмнең үзен дә үлгәнгә саныйлар? И, Ходаем, ниләр күрәсе бар анда?
Күргәне, ташка уелган сыман зиһендә яшәп, Әдһәмне үлгәнче эзәрлекләр... Тик канны катыра торган хәл тасвирлауга бирелми, бары фоторәсем хәлендә кала...
Мәгәр мыеклы, каракучкыл битле өлкән яшьтәге ГАИ капитаны Аралбаев авария сәбәбен бик тыныч һәм гади генә итеп аңлатты:
– Хәл болай булган, иптәшкәем, рульдәге катын тормозить итәм тип кабаланып акселератор педаленә баскан да, машина, ук булып, прицептагы торбаларга барып кадалган. Юл гаме булмаган инде был бисәлә. Кыз-катынга руль тоттырмавың хәерле дә бит. Күрәсәгедер инде..
ГАИ хезмәткәрләре автомобиль номеры буенча аның хуҗасын ачыклаганнар иде инде. Сәхәповка, көек исләре аңкыган мәет-гәүдәне карап, хатыны икәнен расларга гына калды. Ә аның янәшәсендә җан тәслим кылган ир кем соң?.. Моны ике көннән соң гына ачыкладылар. Хәер, аның фамилиясе гавамга чыгарылмады. Татарстандагы нефть корольләренең берсе икән... Бары шуны белде Әдһәм. Шуннан башкасын ул инде колагына да эләргә теләмәде. Миен бер генә сорау бораулады: «Бу бәндә дә Сәрия «герое» булды микәнни?»
Хәер, Сәрия Фәкил кызының мәетен җир куенына тапшырган көндә аңа тагын көтелмәгән бер яңалык ишетергә туры килде. Матәм мәҗлесе тәмамлангач, туганнар, сүз ара сүз чыгарып, кияүгә дәгъва кебек нәрсәләр белдерә башладылар. Ир була белергә кирәк иде, фәлән фәсмәтән... Әдһәм дә җавапсыз калмады:
– Сез Сәриягә машина алып бирмәсәгез, бүген исән-сау булыр иде әле. – Ир үзе дә аңлый, болай үпкә белдерү балаларча иде инде. Тик әлегәчә читтә бүселеп утырган Фердинанд, ток суккандай, кинәт дертләп китте:
– Нинди машина?
– Соң, әфәнделәр, Саяповлар мирасын бүлешкәнсез бит. Сеңелегез миңа машинаны шул мирас акчасына алам, диде. Миндә югыйсә әндрәй казнасы юк...
– Саташма абзый, сине кәкре каенга терәгәннәр, Сәриягә нинди мирас? Әти бар булганын миңа яздырды... Ярар, базар тәмам, кайтабыз, – дип, Фердинанд ишеккә таба юнәлде.
Үлгән хатын менә шулай ир җанын яралап янә бер сөаль калдырды. Машина кадәр машина аңа каян килгән? Бүләк иткәннәрме?
...Иртән свиданиегә дип дәртләнеп өеннән чыгып киткән ир кичке якта Агыйдел аръягындагы зиратка килеп чыкты. Аңышмады да, уйланып күзләре бәйләнгән, ә аяклары мыштым гына менә кая тарткан аның...
Әдһәм рәшәткәләп алынган бәләкәй мәйданчыкка керде. Алдында кара таш... Ә андагы кечкенә уентыда мәрхүмә сурәте.
– Нихәл, Сәрия?
Елмаюлы таныш йөзгә байтак вакыт текәлеп торды ул. Сурәттәге очкынлы караш, теге чакта, фатир бусагасында, «чәчең күпереп тора, чык төшкән кебек ялтырый», дип сыйпарга үрелгәндәге чагын хәтерләтә түгелме соң? Әйе, кабатланмас матурлыкка соклану хисен җиңеп булмый. Үзгә нәрсә бу, табигатьтән килә. Ә табигать үз кадерен, үз бәһасен күтәрә белә ул. Миңа таш атканчы, әнә заманыгызны тикшерегез, янәсе. Баллы мичкәгә дегетне шул шайтан сала түгелме соң? Хәзер инде сызланулар басыла төшкәч, тормышка да аеграк карый башлыйсың икән. Авыр уй-тойгыларын шулай үзе белән үзе фәлсәфә корып таратырга тырышты ир. Тик ничек кенә тырышмасын, бүгенге очрашу күз алдыннан җуелмады. Ләйсән... Димче булган, имеш. Тапкан иш!.. Буйдак дигәч тә... Шул шөкәтсез Вәзирә белән яшәтергә җыенганмы? Аллам сакласын. Кылыч борынга кадалганчы, ялгыз гомер сөрүең артык. Ишетәсеңме мине, Сәрия?
Ир, сабый чагындагы сыман сулкылдап, күзләрен каплады...
V
Уңышсыз очрашудан соң, кызына әни табу турында уйламаска тырышты Әдһәм. Хәтәр мәрәкә икән шул, шөпшә оясына кагылган кебек, чагылмаган җирең калмый... Әнисе әйткәнчә, Фәридәгә «няня» табу турында уйларга кирәк булыр. Йортны төзеп тапшырсыннар да. Хәзергә исә участок начальнигы Сәхәпов, баш-аягы белән эшкә чумып, үзе әйтмешли, объектны яңа елга чаклы сафка кертү өчен тырыша. Аннары инде Фәридә мәсьәләсен дә хәл итәр, әнисен дә авылга кайтарып куяр.
Шулай дип уйлап тора иде Әдһәм Зиннурович... Шөкер, болгавыр тормышта бизнес, акча, мал, урын өчен бер-берен өзгәли башласалар да, кешелеклелек сыйфатлары әлегә исән-сау саклана, күрәсең.
Беркөнне трестның хезмәтне саклау бүлегеннән Маһирә Сәхиевна килеп төште. Кырку табигатьле, ваемсызларны «әпипә»гә бастырып, эштә тәртип урнаштырырга яраткан очлы күзле хатыннан беркемгә дә тынгы юк. Башта ул түбә ябучыларга ябышты.
– Кая сезнең саклык каешлары? Махсус ботинкаларыгызны ник кимәдегез, ә? Төшеп кадалсагыз, миңа Себер китәргәме?
Аннары рубильник, кабель, утлы тимерчыбыклардан тиешенчә файдаланмаган өчен электрик Гайфине, итәк-җиңнәрен җыеп йөри белмәгән хатынга тиңләп, тетеп ташлады. Кемдер әтмәлләгән шикле плитәдә чәй кайнатып, эш вакытында табын корган маляр, штукатур хатыннарга да эләкте Маһирәдән. Инде китә, озатам дип торганда, бу Әдһәмнең үзен дә «эләктерде». Бинаның аскы катына ук төшкән иделәр, кеше юкмы, дигәндәй алан-йолан каранды да хатын сүз башлады:
– Мин бер хәбәр ишеттем әле, Әдһәм Зиннурович... Сез солидный ир, нәчәльник кеше, саескан Ләйсән сүзен тыңлап, ниндидер очраклы хатыннар белән танышып-күрешеп йөрисез икән? Мәсхәрә бит бу. Әлбәттә, Ләйсән корган мәсхәрә! Теләсә кемне тагып, сезнең күңелне кайтарырга, аннан: «Ярар, эзләмим инде, үзең генә миңа кияүгә чык, Ләйсән», – дидертәсе килгән. Сазаган кыз, нафталинга баткан. Ир-атка сусагандыр шул... Менә кем кармагына эләккән кеше сез, Әдһәм Зиннурович!
Ир, колагына һич ятмаган сүзләрне ишетеп, ни әйтергә дә белми аптырап калды. Мәгәр кантур хатыннарының Вәзирә белән очрашуы хакында гайбәт сатулары хак. Тик хәзер нишләргә? «Минем шәхси эшкә тыгылмагыз!» – дип, керпе кебек тырпаергамы? Бәлки, бу ханымның, кем әйтмешли, конструктив тәкъдиме бардыр? Порукага алырга җыенган төсле бит.
– Соң, Маһирә Сәхиевна, мин-буйдакның гаилә хәле шундый әһәмияткә ия булгач, ник әле Ләйсән белән генә чикләнергә? Сезгә тәкъдим ясый калсам, ни әйтерсез? Ә нәрсә, яшь бер тирәдә. Уртак тел табарбыз әле ?!..
Әдһәм бу сүзләреннән соң кырку хатын, өстенә бер чиләк салкын су томырылган сыман, куырылып калыр дип көтте. Яисә елан өстенә баскан кебек булыр... Әмма, ни гаҗәп, хатынның коңгырт күзләрендә бер зәһәрлек чаткысы шәйләнмәде. Киресенчә, әллә каян, төптән саран елмаю килеп чыкты:
– И Әдһәм, соңгарак калгансың шул... Гаиләм бар! Югыйсә, ике дә уйламый барган булыр идем. Хатын шаркылдап, рәхәтләнеп көлде. Һәм аннары, янә баягы җитди, эшлекле кыяфәтенә кайтып, өстәп куйды. – Ну ничего, сиңа менә дигән кәләш табабыз. Хәбәр бирермен, көт!
Шаярта, дип уйлаган иде Сәхәпов. Әмма эшлекле хатын сүзне җилгә очырмый икән.
– Әдһәм Зиннурович, смотринага чакырам. – Телефонны тутырып көлеп алгач, ул аңа кайчан һәм кая барасын аңлатты. – Ике куянны атабыз... Әдһәм Зиннурович. Смотрина да, чыршы бәйрәме дә. Әйдә, вперед!
Берничә атнадан соң «ике куян» атарга ул бик күтәренке кәеф белән барды. Җилкәдән йөк төште. Объектны вакытына өлгерттеләр, 145 фатирлы йортны комиссия «яхшы» билгесенә кабул итте... Инде хәзер бераз үзе өчен дә яшәп алсын Сәхәпов!
Төргәкләр күтәреп, елмаеп бусага аша үткән олпат кунакны өй төрле төстәге утлар белән уйнап, якты йөз белән балкып каршылады:
– Әйдүк, Гөбәйдүк!
Ярый әле, Маһирә Сәхиевна шаяра белә. Югыйсә, кыз күзләргә килгән кеше ят мәҗлес эченә ничек кереп китәр иде.
Өс-башын салгач та, Маһирә кунакка Кыш бабай битлеге кидереп куйды һәм ирне җитәкләп залга атлады.
– Менә җәмәгать, Кыш бабай! Төлке, бүре, аю һәм башкалар үз урыннарыгызга рәхим итегез! Мәҗлесне башлыйбыз. Кыш бабай, син менә монда утыр! Тартынма! Сиңа пар Карсылу бит инде, Снегурочка! Йәгез, тотыгыз бокалларны. Башлыйбыз бәйрәм кичәсен!
Менә шулай Яңа елны каршылау тантанасы, әкияткә охшап, серле, гаҗәп кызык төс алды. Ну, Маһирә... дип баш чайкыйсы гына калды. Аның өстәлбаш белән соклануы артыккарак киткән, күрәсең, колак төбендә үк пышылдау ишетте:
– Бездә кавалерлар кызлар артыннан ухаживать итә, Кыш бабай... Снегурочка артыннан бигрәк тә... Карсылу чыркылдап көлеп куйды:
– Деревня!..
Ишетмәсәң – ишет! Өстенә салкын су койдылармы? Ул ирексездән сул ягына кылтаеп купшы чәч толымына уралган битлеккә текәлде. Арык кына, корышкан гына бер кемсә... Мондыйның, әлбәттә, теле әче... Инде Сәхиевна да аның белән шаярырга җыенамы? Тапкан Челән!
– Виноват, мадам! Төзәлермен... Сезгә нәрсә кирәк? Әйдә, нәрсә яратасыз?
– Әнә тегендәрәк... Тавык боты... Кызара төшкәнен сайла. Балык та алып куй. Семга әнә өстәл уртасында, күрәсеңме?
Әдһәм кыз кушканны эшләде.
– Рәхмәт!
Тавышына караганда бу бик яшькә охшаган, мөгаен, егермесе дә тулмагандыр...
– Снегурочка... сеңлем. Сиңа ничә яшь?
Җете зәңгәр күзләр битлек ярыгыннан Әдһәмгә текәлеп тордылар. Аларда аптырау катыш гаҗәпләнү төсмерен тойды ир.
– Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Әшнәлек яшьлектә тә дә, картлыкта да була, абзый. – Кыз чыркылдап көлеп җибәрде. – Хәзер бит яшь арасына табу юк. Син согласна, мин согласна, ник йөрибез напрасно, диләр бездә...
Кыш бабай телен тешләрдәй булды. Нинди сукыр тәкә уены соң бу? Ичмасам, туташның йөзен күрәсе иде. Бәлки күңелгә ятыр?
Өстәлбаш тәнәфес игълан итте. Ашкынулы бию ритмнары яңгырауга, Карсылуны шундук чакырып алдылар. Әдһәмгә ничектер җиңел булып калды, башын күтәреп тирә-юненә карады. Әллә соң яхшы чакта берәр сәбәп табып ычкыныргамы моннан?
– Нәрсә балтаң суга төште, Кыш бабай? – Янына Маһирә Сәхиевна килеп баскан икән, үзе көлә. – Молодец, сынауны «отлично»га үттең. Снегурочка утка-шутка! Аңладыңмы? Мадам тикшерергә теләде. Бабник түгелме... Әйдә, хәзер минем арттан!
Һәм хатын шау-шулы залдан чыгып, Әдһәмне ябык бүлмә каршына алып килде. Җиңелчә генә кагылып битлеген салдырды.
– Монда аулак, танышыгыз! Бар, кер. Түлке уң аягың белән үт!
Ишек ничек ачылып-ябылганын абайламыйча да, ул тонык яшькелт яктылыкка чумган бүлмә эчендә торып калды. Аның каршына зифа буйлы, күзлекле ханым атлады һәм күрешергә дип кулын сузды:
– Лилия Нәбиевна, педагог!
Ир үз чиратында исем-шәрифләрен атагач, беравык Лилиягә текәлеп торды. Күзлек пыяласы аша балкыган сусыл көрән күзләр Әдиләнең карашын хәтерләтте. Ул да шулай кешегә тутырып, томырылып карый иде. Һәм кыз нәкъ әнә шул ихлас йөз кыяфәте белән йөрәккә ягылып калды да... Моның да әсир итү көче шунда, томырылып каравында бугай.
– Нишләп аяк өсте торабыз әле, утырып сөйләшик, – диде ханым, һәм, икесе дә өстәл янына урнашкач, сүзгә сүз ияреп, гәп ачылды.
– Сез төзегәнсез, ә мин китап корты булдым. Әти-әни гап-гади эш кешесе, югыйсә. Үрнәк алам, нәсел эшен дәвам итәм дияселәр юк иде минем. Тик без үскәндә уку культы зур булды бит. Мәктәпне алтын медальгә бетердем. Университеттан кызыл диплом алып чыктым. Аннары гади укытучы булып эшләп, диссертация дә якладым мин. Тауга менелгән, дәрәҗә дә бар. Шулай да дөньям китек... Ахирәтләрнеке кебек түгел. Дискомфорт. Тормыштан канәгатьлек юк. Хатын-кыз күңелен түгәрәкли, көйли торган нәрсәләр минем шәхси тормыштан читтә калган шул... – Хатын тынып калды, йөзенә гасабилык төсмерләре калыкты. – Әй, Әдһәм Зиннурович, мин инде Маһирә Сәхиевна бик кыстагач, сезнең белән күрешергә килдем дә бик куркам шул. Инде соңдыр, мөгаен... Ир холкы бик кырку була бит. Яраклашырга да кирәк.
– Алай димәгез әле сез, Лилия. Иң мөһиме – күңелләр тартылсын. Бер-беребезгә ошап яшәп китсәк, гаилә сезгә һич тә комачау булмас. Мин бер дә куркыныч түгелмен... Ышаныгыз!
– Әдһәм Зиннурович, турысын гына әйтегез әле. Нигә өйләнәсез? Арка җылытучы кирәкме сезгә, хуҗабикәме? Ә бәлки гаилә йөген бергә күтәрүче кеше булсын янымда диясездер. Дөрес, акчага сусау юктыр сездә. Тик алдагысын кем белә бит. Терәк кирәк, страховка, кем әйтмешли. Йә, кайсы мөһим?
– Сез бигрәк кызык инде, Лилия ханым. Ничек бәялим сез әйткәннәрне? Хатын кирәк миңа дисәм, барысы да бергә укмаша инде...
– Юк, соравым бик урынлы. Хәзер бит ир белән хатын мөнәсәбәтләрен брачный контракт төзеп беркетүчеләр бар. Кем нәрсәгә ия – алдан ук ачык. Нәрсә тели, нәрсәгә хокуклы... Милек якларын ничек килештерәләр?
– Миңа зур эш йөкләнгән, йортлар салабыз, Лилия. Вазифамны яхшы башкарыйм дисәм, иртәдән алып кичкә кадәр йөгерергә кирәк миңа. Димәк, яхшы тылың булу шарт. Җәмәгатең диюем инде...
– Аңлыйм. Тик хатынны үзегезгә тыл дип кенә карыйсызмы? – Лилиянең тавышында сагаю сизелде. Ә ул үзе дә җитди эш кешесе булса, нишләргә?
– Минем авыз пеште инде. Хатынга олтан булырга исәп юк. Ныклы гаиләдә атабаш кәсеп итә, мал таба, ә хатын учак уты тота, бала үстерә. Ул Сез әйткән вазифа дигәннәргә ничек кенә карасаң да, хатын бала белән мәшгуль кеше инде. Ул бала кыз булса, бигрәк тә... Әни кирәк аңа. Дон Жуанлык түгел, шул хәсрәт йөртә мине.
– Алай... кызыңа ничә яшь соң әле? Әнисен һаман сагынамы? Өйдә әле кем карый аны? Холкы ничек?
Әдһәм, тынычланып, Фәридә хакында байтак нәрсәләр сөйләде. Быел инде мәктәпкә төшәсе елы, үзенә аерым игътибар кирәклеге ачык, дип тә өстәде ул. Янәсе педагог булмаса да, ата кеше белә инде бала мәшәкатьләрен. Ә үзе эчтән юанып уйлап куйды: «Фәридә синең кебек тәрбия белгече кулына эләксә, өстән тау төшәр иде дә бит...»
– Бала педагогиканың һәрчак иң катлаулы проблемасы инде, Әдһәм Зиннурович. Иң куркытканы да кызың...
– Сабый булмаса, педагогика нәрсәгә соң? – дип, үзе дә сизмичә ычкындырды ир. – Педагог бала өчен яратылган бит!
Галимә хатын бу репликадан, нокаутка эләккән боксер кебек, миңгерәүләнеп калды. Әллә инде үз эчендә берәр кискен борылыш булды, эндәшми торды. Аннары кисәк урыныннан күтәрелде:
– Ярар, таныштык... Безне югалтканнардыр, залга чыгыйк!
Әдһәм әле генә күңел кылларын йомшак чиерткән, ымсындырган мөлаем хатынның ашкынып, башын югары күтәреп, кәс-кәс басып ишеккә юнәлүен күреп, кинәт сыкрап куйды. Бетте, юкка өметләнгән... Хәзер урамга чыгып хәер өстәгән саилче хәлендә тойды ул үзен. Бала хакына... Ярдәм итегез! Шулай булмый ни, ката башлаган агачтан дуга бөгәргә тырышкан кебек, буйдакның гаилә тергезү теләге дә исәрлек дип санала бугай. Монда яр-яр уены коручы юк. Каршыңда үз мәнфәгатеннән чыгып исәп коручы кеше генә бар. Җитмәсә, синең бала дигән шүрләткеч нәрсәң дә өстәлә, буйдак... Кысыр хатын шәфкатен күптән май каплаган. Ялгыз ир, үксез бала гамьнәре ни аңа? Ир, шундый уйлар белән үртәлеп, бүлмәдән кузгалды. Бәйрәм шавыннан гөрләп торган залга ялгызы килеп чыгуның мәгънәсе юк иде. Кунагын кунак, тик тегеңә сыланып, моңа сөртелеп йөрергә күнегелмәгән шул. Яңа ел төнен кызы, әнисе белән үткәрү саваплырак, дөресрәк булыр, ир ишек катына юнәлде. Әмма киенеп чыгарга өлгермәде, каршына күзләрен шарландырып Маһирә Сәхиевна килеп басты:
– Әдһәм Зиннурович, ни хәл бу? Нәрсә, ошатмадыңмыни?
– Матур хатын, галимә, үз-үзен бик сөя...
– Соң?
– Синең педагог, дөресен әйткәндә, минем кыздан шүрләде, Маһирә Сәхиевна... Син аңа бүтән яр эзлә инде. Тик үзенә шуны җиткер. Танышырга җыенса, әллә нинди сынаулар кормасын. Кәмит ясап... Тестлар да төземәде микән әле, сора? Гыйлем иясе!
Урамда тыныч һәм декабрь төне өчен гадәттән тыш җылы иде. Тиздән Яңа ел сәгате дә сугар.
Өйләрдәге хисапсыз тәрәзәләрдә дә, урамның үзендә дә бәйрәм шаукымы сизелә. Буасын ерган елга төсле, менә-менә хисләр ташкыны ыргылыр. Шатланырлар, котлашырлар, тәбрикләрләр... Тик Әдһәм генә монда дөнья ятиме. Яр табам дип хыялланып килде дә, янә көлделәр үзеннән, мыскылладылар. Чынлап та, нишләп мондый каһкаһәле хәлгә тарыды әле ул. Әллә соң рәнҗеш, каргыш, ләгънәт дип сөйләүләре дөрес, хак нәрсәме? Җанын актарып, күңелен айкап, аңа янә Әдилә томырылып карады...
VI
Тол ирнең Себердәге Какчырлы авылы кызы Әдилә Карачуринаны еш-еш искә алуына карап, тынны куырырлык мәхәббәт кыйссасы ишетергә теләү урынсыз булыр. Барысы да бик гади һәм «Широка страна моя родная...» дип җырлап яшәгән чорның романтик рухлы егет, кызларына хас булганча ифрат гадәти. Мең тугыз йөз сиксәненче елның җәендә төзелеш институтының дүртенче курс студенты Әдһәм Сәхәпов стройотряд комиссары сыйфатында Төмән җиренә урман кисәргә барды һәм татар авылы Какчырлыда очратты да инде көлтә чәч Әдиләне.
Хәер, отрядтагы егетләрнең һәркайсы Себер кызлары белән танышып, йөрешеп, үзләренчә әвеш-тәвеш килделәр. Әдһәм белән Әдиләнең болардан аермасы тик шунда: тегеләре аерылыштылар да сүрелештеләр, ә Әдһәм исә, Мәҗнүн сыман сөю хисләреннән айный алмыйча, янә җәйне көтеп, акча юнәлтеп, Әдиләсе янына юл тотты. Мәхәббәт утында янган ике йөрәк мәңге бергә булырга, беркайчан да бер-берсен ташламаска вәгъдәләште... Бары шул, берничә җөмләгә сыярлык тарих. Ә менә йөрәктәге уелышын, уйлардагы кайтавазын иңләрлек түгел.
Әдһәм белән Әдиләнең танышу тарихын, мөгаен, чуаш егете кыбырсык һәм юан Үләмасовның, корыган агач богатына бәреп, аяк балтырын ертудан башлап китәргә кирәктер. Ул, Тукай шүрәлесе кебек акырып җибәргәч тә, янына берәм-берәм агач бунап яткан иптәшләре килеп җитте. Фонтан булып кан сиптергән аякка жгут салып, тегеннән-моннан йолыккан чүпрәк белән яраны бәйләп куйдылар. Әмма егетнең ашыгыч рәвештә табиб ярдәменә мохтаҗ булуы ачык. Инструкция кушканча эш итсәләр, стройотряд штабыннан медик Алешинны чакырып китерергә кирәк. Эштәге бәхетсезлек очракларын хәл итү аның кулында. Бу пунктуаль адәм яралыны дәвалап кына калмый, аны терки, башлыкларга җиткерә. Шуннан сүз китә, Соловьевның линейный отрядында боец Үләмасов шундый-шундый аяныч хәлгә тарыган, имеш, чөнки монда саклану кагыйдәләре үтәлми... Командир дисциплина таләп итми. Комиссар тәрбия эшләрен тиешенчә алып бармаган. Һәм тагын да аянычлысы шул: әлеге бәхетсезлек очрагы, «Факел» линейный отрядының хисабында минус булып саналып, аласы хезмәт хакларына сугачак. Уставта «Югары хезмәт хакы аласың килсә, бәхетсезлек очрагына юл куйма!» дигән пункт бар. Боларның барысын истә тотып, сакал-мыек баскан Соловьев егетләргә эндәшергә мәҗбүр булды: «Нишлибез?»
Мондый гадәттән тыш хәлләрдә, әлбәттә, командирдан тыш иң элек комиссар баш ватарга тиеш. Һәм Сәхәпов көтелмәгән шундый тәкъдим ясады:
– Беренчедән, Үләмасовны жгут белән озак тотарга ярамый, икенчедән, моннан өч чакрым ераклыкта медпунктлы авыл бар. Какчырлы. Шунда алып барыйк яралыны, Андрей!
– Тактика дөрес, дәгъва куючы булмас. Сәхәпов, әйдә машинага утырт та Үләмасовны медпунктка алып кит!
Ярты сәгать тә үтмәде, куәтле вездеходта әлеге пункт каршына килеп тә туктадылар. Бәхеткә ул ачык, эшли. Комиссар кеше эчкә кереп уралып тормады, шофер егет ярдәме белән, бәлагә тарыган студентны носилкага сузып салып, ишеккә ыргылдылар:
– Доктор, доктор кая? Ашыгыч ярдәм кирәк!
Коридорда Әдһәм күзенә ак халатлы яшь кенә шәфкать туташы чалынды:
– Иптәш, нәрсә шәрран ярасың? Ишетәбез. Менә бу бүлмәгә кертегез яралыны.
Берничә минуттан әлеге сылу кыз инструментлар белән коралланып, өстәлдә яткан Үләмасовка операция ясарга керешкән иде инде...
Ярты сәгатьләп вакыт узгач, чуваш егете бүлмәдән үз аягы белән килеп чыкты. Елмайган булды:
– Докторның куллары шифалы, пүчтәк тә авыртмады. Әллә матурлыгын күреп сизмәдем инде. Вәт, чибәр!
Бераздан ак халатлы туташ, бүлмәсеннән чыгып, отряд вәкиленә күрсәтмәләрен бирде:
– Авыруга катгый постельный режим. Канын күп югалткан. Виноград согы эчерегез. Һәйбәт калорияле ашау булсын. Бер көннән соң перевязка ясармын... Китәргә мөмкин.
– Рәхмәт, доктор!
– Мин доктор түгел, иптәш... Фельдшер Әдилә Карачурина!
Үләмасовны өч тапкыр медпунктка китергәч, Әдһәм Әдиләгә тәмам ияләште. Инде бүтән Какчырлы юлын таптамаска кирәклеген аңлагач, ни булса шул булыр дигәндәй, кызга туры карап пышылдады:
– Әдилә, минем йөрәк сызлый. Төннәрен керфек какмый чыгам. Дәвала әле мине!
Кыз томырылып карап куйды:
– Кил соң... Дәваларбыз!!!
Ничә кат шулай булды инде. Сыкраулы көннәрендә, күңеле үрсәләнсә, кыерсытылса, ул җаны белән Әдиләгә сыенды. Әнисенең кочагында да тоймаган җылылык, тынычландыра торган әллә нинди хуш исләр, тел белән әйтеп булмаслык илаһи бер якынлык сирпелде бу кыздан. Тавышында да күңелне арбый торган гаҗәеп бер аһәң тибрәлә сыман. Тыңлыйсы да тыңлыйсы гына килә үзен...
– Бик еш догалар укып, Аллаһыга ялварам мин. И Ходаем, бер Аллам димен, мине әйбәт егет белән кавыштыр. Ул мине үлеп яратсын. Мин дә, падишаһым-солтаным, дип, гомерем буе хәләлемне сөеп торыйм. Туачак балаларыбыз күңеленә дә миһербанлылык, шәфкатьлелек утлары сал, Ходаем. Картлык көннәрендә, икебезгә дә оныклар белән юанып, һаман да сөенеп яшәргә язсын, димен. И Ходаем, бер Аллам, алтын теләмим, зиннәт сорамыйм синнән, зинһар, ялварган шушы теләкләремне гамәлгә ашыр!
Догага охшаш сөйләмнән соң медпункт бүлмәсе беразга тынып кала. Кызның йөрәк тибеше генә стенада текелдәгән сәгать тавышын куәтли кебек..
– Әдилә, телең шифасы дарулардан да кодрәтлерәк синең. Каян оттың боларны?
– Минем пациентлар өлкән яшьтәгеләр бит. Әбиләр белән серләшәм, бабайларны тыңлыйм да киләчәгемә карата үз теләкләрем туа.
– Менә синең янда нишләп рәхәт икән!
– Терелдеңме? Рәхәтеңнән тәмам эреп китә күрмә. Инде кузгал, әнә караңгы да төшеп килә... Урманда артыңа аю төшмәсен тагын! – Ул гадәтенчә егеткә тутырып карап елмая. – Йә хуш!.. Сөйләгәндә безне дә куш!..
Кеше күңеленә ничаклы тирән үтеп керсә, аның белән аерылышу шул чаклы кыен, сагышлы, икән... Бу – Әдилә сабагы! Моңарчы кул болгашуларга ул үтә җиңел карады. Хәер, Какчырлы авылын, Төмән җирен калдырып китүенең тәүге мәлләрендә егет кыз белән хушлашу сагышын әллә ни авыр кичермәде дә. Ул янәдән монда әйләнеп кайтасын белде, ә кыз көтәргә вәгъдә бирде... Гашыйк ярлар өстенә төшкән җитди сынауның әҗере кавышу булачагы да ап-ачык иде. Әдилә Ходайдан ялварганча, ир белән хатын булып, балалар үстереп, чөкердәшеп яшәрләр иде хәзер... Кайда Әдһәмнең хатасы? Нишләп тимерне кызуында сукмады соң ул?
Ә бит Какчырлы авылы аны кияү дип таныды. Авызыңа капканны нишләп йотмадың, Әдһәм? Язның бер көне ел туйдыра дигән сыман, ярлар бәхете дә егетнең тәвәккәл адымыннан торгандыр. Бер адым... Гомерлек үкенечләр, аһ-зарлар, китек язмышлар чыганагы шул бит, шул, үз вакытында кыюлык җитеп ясалмаган бер адым...
Эх, Какчырлыга сәяхәтен кабатлап булса! Теге чакта Мәҗнүн студент сәфәре хакында иртәрәк сөрән салды бугай. Очам, фәлән вакытта, фәлән рейсны каршыла, дип, Әдиләгә телеграмма сукты. Күрешү кинодагы сыман булсын дигәндер инде. «Як-40» самолетына утырып, Төмәнгә килгәнче, аннары Какчырлы тарафына очучы кукурузникка менеп кунаклаганчы, сәгать телләре аэропорттагы табло кушканча түгел, кырыс һава шартларына карап йөрде. Ачыклап әйткәндә, кызны өч сәгать аэродромда көттерде егет. Министр килә диярсең!... Ә бәлки хәбәр бирми генә сюрприз ясарга кирәк булгандыр аңа. Менә ул, ниһаять, медпункт баскычына килеп баса да ишек кага: «Тук, тук!»
– Кем анда? Керегез!
Һәм ул ялт итеп ак халатлы көлтә чәчле чибәр кыз каршына килеп баса:
– Әдилә, җанкисәгем, йөрәгемне дәвала!
Нинди матур күрешү, нинди татлы кочаклашу булыр иде бу!
Какчырлыга кунакка өч көнгә генә килсә дә, Әдһәмгә кайда торасын да уйларга кирәк булгандыр. Авылда кунакханә фәлән юк бит! Шул булса, башкаладан килдем, командировка, дип, паспортын сузар иде дә, күзгә-башка чалынмыйча яшәр иде әле. Билгеле, Әдилә аны пунктына фатирга кертә алмый, өйләренә алып кайтса, мосафирны кем дип атар? Ярый әле, шыпырт кына сөйләшеп, Самания әбине тыңлаткан кыз. Шәһәрчә ыспай киенгән, сумка аскан яшь кешегә әлеге кортканың йөтәс йонлы, карлыккан тавышлы «Пират»ыннан башка игътибар итүче булмады кебек. Әмма өйгә кереп, туфлиләрен сала башлагач та, Самания әби кунагыннан сорамый түзмәде:
– Какчарлыга кияү буласың инде, бәбкәм! Әдиләне монда туйлап аласыңмы, кый... Әллә шәһәреңә алып китәсеңме?
Менә телне, терсәкне тешләр сәбәп кайда. Кыңгыраулар кагып, Әдһәм авыл каршында үзен кияү итеп таныткан ләбаса... Әдилә кияве! Мондагыларны алдый алмыйсың, әллә нинди самолетларда очып, акча түгеп бушка гына йөрмиләр. Өйләнергә кайткан бу егет. Башлы-күзле булырга. Мәхрүм калабыз инде духтырдан... Әдиләнең теңкәсенә тигәннәрдер, әллә нәрсәләр сорап тинтерәткәннәрдер инде...
Мәгәр Какчырлыда үткән өч көн татлы төш кенә булып тоелды. Әллә бар дөнья, әллә юк Әдһәм – Әдилә өчен. Табигать – болар чатыры, җәннәт! Кемдер аларның күл буенда кызынып ятканнарын күргән. Кайсыдыр егет белән кызның Пләтән урманы аланында тәгәрәшеп җиләк җыюларын искәргән. Ә өченчесе, безнең Әдилә ниндидер бер ят егет белән райүзәк кафесында сыйланып утыра иде, дип сөйләп ята. Ул сиңа гына җиде ят, безнең фельдшерга җанаш, энем. Сарафан радиосын тыңламыйсыңмыни, Уфадан өйләнергә кайткан мәгъшук ул, дип төзәтәләр.
Әй, гавам телендә генә төрләнеп каласы иде дә бит... Әдһәм китәр көндә иртән, Самания әби йортына тәмам сөмсере коелып Әдилә килеп керде. Егет атлыгып кызга каршы атлады, төчеләнеп сәламләде.
– Сәламеңә сәлам дә, дускаем, әти Сафура бураннарын уйнатты бит. Сине чакырды.
Хәзер инде тәвә кошы кебек башны комга тыгу файдасыз. Әдилә, егетен җитәкләп, урамның бер башыннан алып икенче башына кадәр үткәч, урыс капкалы, сандык кебек пөхтә корылмалар тезелгән ихатага керде. Ул да булмый башына эшләпә элгән, җиңен сызганган кырыс агай җилт-җилт басып егет каршына килеп басты:
– Шулмы безнең кияү?
Өй ягыннан ишек шыгырдады:
– Әтисе, өйгә кереп сөйләшегез! Күршеләр ишетер.
Хуҗа кеше борылып та карамады, Әдһәмгә күзләрен кадаган көе, һава селкетеп алды:
– Бар, эшеңдә бул. Миңа инструкция кирәкми! Син дә, кыз, олак. Монда ирләрчә гәп булыр.
Егет, аның әмеренә буйсынып, бакча сыман аулак урынга керде. Күзенә түтәлләр, җимеш куаклары чалынса да, тамаша кыла торган чак түгел, ул киеренке бер хәлдә Әдиләнең әтисен тыңларга әзерләнде. Нинди гәп куертырга җыена ул? Нишләп шулай ярсыган? Теге дә кылдый-былдый йөренде дә егет каршына килеп басты:
– Син кем буласың?
– Исемем Әдһәм, фамилиям Сәхәпов... Төзелеш институтын әле яңа бетереп, төзүче-инженер дипломын кулга алган кеше булам. Прописка Уфа шәһәрендә...
– Какчарлыда нәрсә калган сиңа? Ни югалттың?
– Әдиләне күрергә килдем!
– Ну, күрдең... Шуннан нәрсә, китәсеңме?
– Китәм. Билет алынган...
– Алай... – диде хуҗа һәм, тыннан язган автомобиль камерасы кебек бушанып, хәлсезләнеп өстәл янына чүмәште.
– Син китәсең дә ул... Хәзер Әдиләгә нишләргә? Безгә ничек кеше күзенә күренергә. Сине бит безнең кияү дип таныйлар. Дан чыккан... Энем, минем мужикларча бер сорау бар сиңа. Эшне шул хәлгә җиткергәч, ник өйләнмисең? Әйт шуны!
– Без Әдилә белән өйләнешәбез. Сүз юк, килешенгән. Тик быел түгел әле.
– Кайчанга планлаштырылган инде ул хәл?
– Эшкә урнашыйм, квартира алыйм...
Ата кеше ботына чапты:
– Шәһәрдәгеләр фатирны гомер буе көтә...
– Юк, мин яшь белгеч булгач, закон буенча ике ел эчендә алам аны. Бәлки иртәрәк тә булыр. Әдиләне интектерергә теләмим мин. Фатирлы булгач та өйләнешәбез.
– Әй, балакай, – дип сузды хуҗа. – Беләсеңме, мин ничек, нинди хәлдә башлы-күзле булдым? Ызбада өч энекәш, сукыр ана. Карават куярга урын калмаган да диярлек... Ә мин өйләндем. Солдаттан кайткан чак бу. Йөргән кыз шәһәр ягына каера. Башкага димләүче дә бар. Ике уйларга ярамый, колак кагасың, тоттым да алып кайттым. Уңдым. Нинди балалар үстердек. Кызыкмаслык булса, Уфадан тикле килмәс идең әле... Ну, шуны әйтәм, өйләнер өчен йөрәк кирәк! Тәвәккәллек. Тегесен уйлап, монысын исәпләп, сыныкка сылтау эзләсәң, өйләнеп булмый. Әнә шул хәлгә төшкәнгә, дөнья дуадаклар белән тулган хәзер. Мин кызымның шундый кеше кулында калуын теләмим...
Һәм абзый кеше янә гайрәтләнеп аягына басты:
– Болай итәбез, кем, Әдһәм, инде сез бергә булырга вәгъдәләшкән икәнсез, хәл берьякка авышсын, хәзер үк сезгә никах укытабыз. Буламы?
– Никах? – дип сузды егет нәрсә уйларга да белмичә.
– Әйе, никах! Кешеләр алдында да, Ходай Тәгалә каршында да үзегезне ирле-хатынлы исәпләрсез. Җаваплылык артыр. Сезнең дә безнең дә җан тынычланыр...
– Әдилә риза булса, мин каршы түгел...
Абзыкай кинәт алмаштырып куйгандай булды, кайнарланып, Әдһәмне кочаклады. Әллә инде яшьләнде дә:
– Дөрес, кияү, дөрес... рәхмәт!
Бабайның иркен өендә ишле туган-тумача катнашлыгында үткәрелгән никах мәҗлесе дә өзек-төтек күренешләр, сөаль-җаваплар тезмәсе булып аның хәтерендә калды:
– Син, Әдһәм Зиннур углы, үзеңә хатынлыкка Әдилә Кирам кызын алырга ризасыңмы?
– Ризамын!
– Син, Әдилә Кирам кызы, үзеңә хәләл ир итеп Әдһәм Зиннур угылын саныйсыңмы?
Аннары тагын аның аңында үзе утырган «кукурузникның» шытыр-пытыр килеп һавага күтәрелүе һәм тәрәзәдән Әдиләнең яшьле күзләрен сөртә-сөртә яулык болгавы сурәтләнеп калды. Вакыт тарафыннан да җуелмый, хисләр ташкыны белән дә юылмый торган сурәт!
Нинди генә шәфкать иясе булсаң да, хыянәтне кичерү авырдыр ул… Кичерә алдыңмы син мине, Әдилә?
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар