Мәхәббәттә гөнаһ бар
Повесть.
1
«Нишләдең? Нишләдең? Нишләдең?!»
Мин карашымны каләм итеп тәрәзә пыяласына шушы сорауның җавабын язам… Язам да сызам, язам да сызам. Сыңар керфек какмаган төнге шәһәргә минем өзгәләнү-бәргәләнүләрем көлке югыйсә. Монда меңәрләгән адәм баласы сөя-сөеләдер, меңәрләгән адәм баласы йә ярын таба, йә югалтадыр. Әнә күпме таш йорт, күпме фатир… Ә Карасуда мин йөрәге зинданга ябылган бердәнбер мәхәббәт тоткыны идем. Ул авылда минем сыман берәү дә гыйшкыннан тилермәде. Әллә, Ходаем, шуның өчен үчләштеләр микән? Менә ничәнче мәртәбә берәм-берәм югары сыйныф кызларының шәүләсен күз алдыннан уздырам. Тик кемгә генә бармак төртсәм дә шикләндерә. Үзем кулларына сукмагач, гөнаһысыннан куркам, ди. Әмма кызларның кайсыдыр шырпы сызган бит инде! Һай, үз балаларымдай якын күргән үсмерләр миңа нинди явызлык белән түләде. Яшь-җилкенчәк ни-нәрсә аңлый соң?! Бу яратуны үзем ялварып, үзем теләнеп алдыммыни! Барысы да минем ихтыярдан тыш хәл ителде. Мин кырыс язмышымнан разый идем инде: табигать кануннары буенча, соңлаган хисләр белән соңлаган назлар бу елда да мине читләтеп үтәргә тиеш иде. Авылда җиләк сыман тәмле-татлы чибәр-сылулар хисапсыз иде, ләкин әллә капкаларны бутады, әллә күрәчәгем тартты — мәхәббәт нәкъ минем йөрәгемә шакыды…
«Сине авылдан сөрделәр мәллә?» Алдашырга өйрәнмәдем: мин коточкыч зур җинаять кылдым, мин аңнарымны җуеп яраттым. Әмма бу хакта иң якын сердәшләремә дә белгертү юк. Әүвәл үзем ул мәхшәр эчендә өр-яңадан яшәргә тиеш. Әле мин аңкы-миңке хәлдә: барысы да ватылды-уалды, кыскасы, дөньяларның асты өскә бергә укмашты. Тик аның исеменә генә җил-яңгыр тимәде. Аның исеме… Көтелмәгәндә генә кайдан пәйда булдың соң син, әй егет? Минем сукмагымда ялгыш кына эз салдың мәллә? Алай дисәң, адәм баласын язмышлар җитәкләп йөртә. «Син минем сукмагымны таптама, син минем юлымда буталма», — дип, кем кемне битәрли ала. Ә бит минем каядыр ашкынуларым тикмәгә генә булмаган икән! Алда, башлар югалтырлык маҗараларга юлыгасың, дисәләр, бәлки, мин урынымнан да кымшанмас, үземне йөз кадак белән кәнәфиемә кадаклап куяр идем. Ашкынулар хәерлегә түгел инде ул, мин, кырыкта кырыкка ярылган хатын, бу хакыйкатьне танырга тиеш идем. Ләкин бертөрлелек алҗыткан, тормышта нәрсәдер үзгәртәсе килә иде. Әйе, килә иде. Йөрәк кош сыман каядыр очарга талпынды. Кая? Үзе дә аңламады. Ә үзгәреш кирәк иде. Бүген үк кирәк иде. Югыйсә иртәгә яшәүнең бер мәгънәсе дә, бер кызыгы да калмас төсле. Әмма искеләрне яңартыр өчен, дөресрәге, җимереп-ишеп яңадан нигезен өяр өчен сәбәп кенә юк иде. Шушы адымымны, соңыннан үкенмәс өчен, «сәбәп» белән ныгытырга тиеш идем мин. Һәм ул үзе маңгае белән төртелде… Иске Татар бистәсендә сәнгать үрнәге саналган татар баеның агач йортын калын кесәлеләр бульдозер белән иштергәч, безне, өч гаиләне, Казан читенә күчерделәр. Киң такта баскычлардан йөгерә-йөгерә үскән кыз бала өчен шырпы тартмасы хәтле генә фатирда кысан иде, әлбәттә. Җитмәсә, куышым җиденче катта — биектә иде. Гүя аны бауга бәйләп күк белән җир арасына элгәннәр. Мин ул бүлмәне ничек тә сатып, берәр бистәдән агач йорт бөтәйтергә хыялланганда гына, авылдан әтинең апасы Мәүлидә килеп төште. Туп-туры мәктәпкә. Дәрес вакыты иде. Ул, нәкъ авылдагы кебек, рөхсәтсез-нисез генә сыйныф бүлмәсенең ишеген ачты да:
— Чүттин Әхмәдулла бай оныгы Диләрә мондамы? — диде һәм, Әби патша сыман, горур гына башын югары чөеп, өстәлгә табан теркелдәде. — Бак, Иске бистәдәге әбзи ызбасын кая илттегез?! Ник аны туздырдыгыз?! Җөзҗәшәрлек ие кана. Әбзи төсе җукмыни шылай, йа?!
Сорау арты сорау яудырган туганымны нишләтергә дә белмәдем. Сагынуымны белдереп, яратып кочакласам, ул гаепле: тәртип бозды, дәресемне өзде. Ачулансам, без ике иң якын туганнар бишбылтыр күрешмәгән. Ә балаларның әкият иленнән иңгән ак яулыклы, озын күлмәкле «капчыкка» исләре дә китмәде, алар бу тамашаны тиз генә үз файдасына борды: кемдер кәгазьдән самолет ясап очырды, кемдер кесә телефонын чәрелдәтте, кемдер күршесенең башына китап белән шапылдатты.
Мин кызардым-бүртендем һәм көтелмәгән кунакны җитәкләп коридорга чыктым.
— Дәрес бара, тугани апа. Әз генә көт инде, яме.
— Җук, көтмим! — диде карчык, кистереп. — Мине духтырларга җуллаганнар ие. Бүлнис капкасының келәсенә дә орынмадым мона. Чир өстәтеп җөрмим кана. Үзеңне бактым, хуп. Ызбаң да җук вакыт. Хуш, бәбкәч.
Тугани апаны аяк өсте генә озатсам да, ул үпкәләмәс иде. Әмма нәрсәдер мине аңардан аермаска тырыша: колагыма, туктат, туктат дип, тын белән өрә иде.
— Ашыкмале, тугани апа. Сиңа җитди сүзем бар. Дәрес хәзер тәмамлана ул.
Ни гаҗәп, пырдымсыз Мәүлидә әбием карышмады.
— Иту оланнарның сабагын җәт кенә очлат, — дип боергач, эскәмиягә чүгәләде.
Туганыма нинди мөһим сүз әзерләдем икән? — Табышмак. Бу мизгелдә мин ниндидер бер гайре табигый көчнең теләген үтим сыман. Ә ул үзе аңымда гына яши, аны реаль дөньяга күчерсәң, эреп таралырга тора. Ләкин мин бик нык хаталана идем. Карчыкның шәһәргә килүе дә, мәктәпкә сугылуы да юкка түгел. Мин әнә шулай күрәчәгемдә тамгаланган иң нечкә кыл — күпергә табан якынлаша идем…
Тугани апа фатирымны ошатмады. Төне буе ахылдады-ухылдады да, таң аткач еламсырап:
— Монда тагын ике көн җокласам, үләм, — диде. — Ташкапчык, ватый. Суларга һавасы да җук, — диде. Минем талчыккан йөз-кыяфәтемә күз сирпеп, чиремне дә билгеләде. — Җәп-җәш башыңнан үле-мүле җөрисең, бәбкәч. Дәрт-дәрманың шышы ташкала суыра, ватый, — диде.
— Якын-тирәдәге бистәдә берәр агач йорт сатылыр, бәлки, — дидем. Мәүлидә карчык ризасыз гына кашларын җыерды:
— Нәстәгә ул җорт сиңа, бәбкәч? Анау аулда хан тирмәсе! Апаеңны бүген-иртәгә Газраил кунакка дәшмәктә. Бакчамны да, мунчамны да, абзар-курамны да, шыл берәмлектән йортын да ай элгәре синең исемгә җаздырттым, бәбкәч. Духтырлар «чирең алайдыр-болайдыр» дигәч, җәт кенә эшләп аттым кыягазларын. Оланшакка сабак укытырга мәптеге дә өр-җаңа анау.
— Әй, юк-бар такылдама инде, тугани апа! Син тап-таза әле, — дидем.
Әйтерсең туксанны тутырып, йөзенче яшенә үрмәләгән карчыкка үлем турында кузгатырга иртәрәк иде.
— Монау син кайт та мал-мөлкәтне миннән кабул итеп ал, бәбкәч, — диде карчык. — Җат нигез түгел, атаң уйнап үскән җорт.
Туганымны рәнҗетмәс өчен генә «ярар» дидем. Авыл кечкенәдән үк минем дошманым булды. Җәйге ялларымда шунда болганмас өчен мин кыш айларында ук мең хәйлә корам, әмма әти бердәнбер иркә кызын, үкертеп елатып, Карасуга илтеп ыргыта, һәм бу әсирлекнең азагы аяк-кул сындырулар, баш ярылулар белән тәмамлана иде. Хак, соңыннан табигатьнең матурлыгы күзгә чалына башлагач, җиләкле аланнар, төрле төсләр белән бизәлгән чуар күбәләкләр, алтын сибелгән арыш-бодай басулары, чишмә буйлары бик-бик сагындыра, күңел яңадан шул манзара-күренешләрнең кабатлануын тели, тик ул теләк теләк булудан ары узмады. Чөнки Карасудан мәңгегә биздергән вакыйганың кайтавазы бөтен истәлек-хатирәләрне күмеп ташлады. Нинди гарьлек, миңа клубтан көн саен чабата Шәпәй малае Илдус тагыла иде. Ничек җөрьәт итте икән, ничек?! Мин — абруйлы университет талибәсе, ә ул — фермада ат караучы. Алай гынамы, авылда Илдус егет мыскылы санала, аңа кызлар исеме белән дә эндәшми, үзенең алдында ук «Ат тизәге» дип үрти иде. Менә шушы «тизәк» иң кәттә шәһәр кызына гыйшык тотсын инде, йә!
Мин аны бер кудым, ике кудым, өч кудым. Бәгыренә кадалырлык иң усал сүзләр белән чәнечтем.
— Фу, синнән ат исе аңкый! Фу, син тирескә буялгансың, ахры, бөтен урам сасыды.
Әй пычак тел, пычак тел! Кисте-телде, кисте-телде, ә моңа — «тизәк»кә — бу мыскыллауларны тыңлау рәхәт булды микән, егет, күктәге йолдызларны маңгае белән сөзеп, тик өскә карап елмая гына иде. Шул хәлләрдән соң Карасудан гайрәтем чикте. Авыл, дисәләр, ул ат исе сеңгән Илдус кыяфәтендә гәүдәләнеп чиркандыра торган булды.
— Илдус исәнме, тугани апа?
— Кайсы Илдус?
— Аның кушаматы Ат тизәге иде бугай.
— А-а, ватый кемне сүлисең икән. Капыл гына аулны ташлады ул олан. Шуннан бер-бер артлы атлары да үлде. Малларны Шәпәй малае күек оста караучы җуктыр ие Карасуда. Атка, бәбкәч, үзгә тәрбия кирәк. Ашату да, кул җомшаклыгы да.
Туганымны авылына озаткач, атна-ун көн аңгыраеп йөрдем. Аның исән килеш йортын миңа яздыртуы башыма сыймый иде. Менә сиңа мәзәк карчык! Сеңлесен Карасуга кайтып яшәр дип өметләнә микән? Бүгенге авыл нинди икән ул? Шәһәр сәгать саен үзгәрә, ә Карасуда нинди яңалыклар бар? Мәктәбе зурмы? Укучы балалар ничәү? Ниһаять, Мәүлидә апамны табиблар нәрсә дип Газраил белән өркетә?
Бу бәйләнчек уйлардан котылу юк иде. Беркөнне ялымда сәяхәткә киттем. Автобус Карасу уртасында туктаса да, басу кырыенда ук төшәсе иттем. Сап-сары бодай кыры мичтә пешкән күмәчне хәтерләтә. Сабагыннан тотып, бер башакны учыма игән идем, яңгыр тамчылары кебек бөртекләр чәчрәде.
Авыл башында йоны сирәкләнгән карт кына эт каршы алды. Һәм, койрыгын моңсу салындырып, артымнан иярде. Беренче урам тып-тын иде. Нигәдер ул миңа бик киң күренде. Элек тар иде, без, бала-чага, качышлы уйнаганда аңа сыймыйча, язгы ташкын төсле, басуга җәелә идек.
Эт белән култыклашып туганымның капка төбенә җиттек. Ул, хуҗа сыман, алгы тәпиләре белән капканы этте. Карчык тыштан өйалды ишеген тоткасы шомарып беткән кәкре таягы белән терәткән иде. Авылда иң ышанычлы «йозак»! Эт, моңсу койрыгын ике-өч мәртәбә болгагач, эшем эшләнде дигәндәй, буе белән җиргә сузылды. Ишегалдында билдән үлән үскән. Әй, исәр дә инде мин: шунда ятып туп кебек тәгәрисем килә! Сиздермичә генә балачак җанымны кытыклый. Авылны яратмаган идем шу-ул… Юньсез Илдус. Ник озаткан ул, йә? Әнә үзе дә шәһәргә олаккан, ди. Кинәт гармун күреге ыңгырашкандай капка шыгырдады. Үлән арасында чыкырдашкан чикерткәләргә ачуланып әле бер, әле икенче колагын шомрайткан эт нигәдер өрмәде, иренеп кенә күзен ачты да кире йомды. Галошларын чыштыр-чыштыр сөйрәтеп ишегалдына кергән карчыкны мин танымадым. Ул карачкы кебек әкәмәт кыяфәттә иде: таяк төсле ябык гәүдәле, баш түбәсенә, бу ябыклыгын тагын да купайтып, каз оясы хәтле бүрек чәпәлгән.
Карчык миннән ятсынмады, хәтта исемем белән эндәшеп, корыган агач ботакларына охшаган бармакларын учыма сонды:
— Арумы, Диләрә бәбкәч? Мәйтәм, Актырнак басуга табан теркелдәде, кыз кайта, мәйтәм, күршекәем этенә кушып калдырды инде сине каршыларга, ватый. — Әби нәкъ туганым кебек көйләп- җырлап сөйли иде. — Ызбага уз, Диләрә бәбкәч. Әмма әрбер үз урынында. Күршекәемнең җортындагы чүп үләненә дә тимәделәр. Аның рухыннан курыкты җәш-җилкенчәк, ватый.
Таякка үрелгән кулымны куырдылармыни, әллә нишләдем.
— Әллә, тугани апа… әллә? — дидем дә хәлсезләнеп җиргә чүмәштем. Карчык агач бармаклары белән аркамнан сыйпады.
— Үләргә җаткан төшеннән капыл торып калага җөгерде, мәрхүмә. Диләрә бәбкәчне эзлим, дир, васыятемне әтәм, дир. Шуннан кайтты да әҗәлетдингә тапшырылды, ватый. Урынын җәннәттә әйләсен, Ходай. Җакшы кеше ие. Кая, бәбкәч, син мине төсмерләдеңме суң? Сәрбиназ әбкәең мин, уң җак күршегез. Минем пич ташында тәгәрәткән кәлҗемәләремне җаратадыр иең син. Хәзер газ дигән әкәмәт бездә, бәбкәч. Андаен кәлҗеләр җук.
Газраил, тугани апа, Сәрбиназ әбкәй, кәлҗемә — барысы да башымда буталды. Минем инде кулым гына түгел, йөрәгем дә пешә иде. Исән чагында карт апам белән туганлык җепләрен ялгап, аралашып- күрешеп яшәмәдем мин. Шуңа күрә аның үлеме дә тетрәндермәскә тиеш кебек иде. Ә нигәдер алай булып чыкмады: бу хәбәрдән эчем-тышым елый иде. Ай тугани апа, тугани апа! Мин хәзер генә үземнең дөм ятим икәнемне аңладым. Үзем белән бергә яралган кимчелегемнән дә хурландым: мин — ташкурчак, миндә хис тә, наз да, җылы да юк. Ир-ат халкы, күрәсең, шуларны сизеп миннән тайчынадыр. Кичер, тугани апа, кичер, бәгырем!
Түбәсенә «каз оясы» чәпәгән карчык юатмады. «И Алла, и Алла» дия-дия ботак-бармаклары белән җилкәмнән сыпыргалагач, капкага юнәлде. Ул нәрсәдер әйтте бугай, тик аның соңгы сүзе генә колакка бәрелде.
— Әбкәче вафатыннан шат Актырнак ашамый, бәбкәч.
Юлда капкалармын дип, сумкама тавык казылыгы төреп тыккан идем. Күчтәнәчемне этнең савытына ташладым. Бичара, ят ризыкны өнәмәде, иснәде дә, борыны кытыкланып, өч тапкыр төчкерде. Хуҗабикәсе белән бергә картайган хайван да дөньядан туйган, ул да үләргә җыена кебек. Ә хәзер эт ялгызлыгымны бүлешердәй бердәнбер җан иясе иде. «Актырнакка җүнлерәк әйбер ашатырга кирәк! Ашатырга кирәк!» — Ничектер шушы уй, хәсрәтемне кысрыклап, күңелемә оялады. Йомшарган гәүдәмне сөйрәп өйгә кердем. Монда бөтенесе дә элеккечә иде. Дивар кырыенда күпертелгән мендәрләр өелгән сиртмәле тимер карават, тәрәзә буенда шакмаклы ашъяулык җәелгән өстәл… Тирәсенә аллы-гөлле корама чүпрәкләрдән тегелгән япмалы урындыклар… Тугани апа иртән үк утын ягып утлы күмерендә коймак чыжлаткан ак мич кенә сүтелгән. Эре чәчәкле чаршаулар да асылмалы болын төсле. Ишек башында борынгы «Аятел Көрси». «Җеннәрне куа», — дия иде тугани апа.
Тәрәзәләре урамга баккан алгы бүлемтектә һәммәсе дә балачагымның шаһитлары иде. Дивардагы агач рамнарда минем газизләремнең сурәте: бабай белән әби, әти белән әни һәм иң азакта мин — иркә кызчык… Мин елыйм, ә алар су тамчылары бөркегәндәй җем-җем итә. Тугани апа исәндер кебек. Олы тауда кәҗәсенә үлән чемчендерәдер кебек. Могҗизага өметләнгәндәй, суыткычның ишеген тарттым. Чынлап та, таш савытта тум-тулы кәҗә сөте иде. Өстендә сап-сары каймак. Мин аны Актырнакка чыгарып салдым. Әй, ялмаштырды да борынын янә җиргә төртте. Аның кайгысы минем белән чагыштырганда йөз өлеш куәтлерәк иде. Мин моңарчы тугани апасыз гына яшәдем. Ходай кушса, тагын яшәрмен, ә хайван, хуҗасына тугры хайван нишләр? Һәм мин аны хәзер кая куйыйм? Сәрбиназ карчыкның капкасына бәйлимме? Йорт васыять ителгән дип бу авылда кем төпләнә әле?! Туганымның ызбасын сатсам — хуш, сатмасам… барыбер хуш. Кичер инде, апам, кичер. Мин үз уйларымда үзем үк чәбәләнеп беттем бугай. Ә мәрхүмәнең хуҗалыгына тел-теш тидерерлек түгел: ул төзек-бөтен иде. Һәр почмактан шук балачагым чыркылдап көлә сыман. Әмма хатирәләрнең гел башына сугам: бергә уйнап үскән кызлар-малайлар, һәм, ниһаять, ат исе аңкыган Илдус миндә — шәһәр иркәсендә — барыбер сагыну хисләре уятмас шикелле. Әллә нинди идем шул мин, әллә нинди сәер зат идем!
Кичкырын Сәрбиназ карчык хәл белеште, ә иртән төне буе йокламаган мин бичараны эт һау-һаулап уятты. Башта кайда икәнемне төшенмәдем, кичәге маҗараларны хәтердән сөрткәндәй, бер мизгелгә онытып тордым. Чү, мин авылда, мин тугани апа өендә… Капкада исә кеше бар. Халатымны гына киеп болдырга чыктым. Ниндидер хатын, эттән өркеп, баганага елышкан иде.
— Тими ул, керегез, — дидем иртәнге салкынча һавадан иснәнеп. — Тик менә тугани апа… Юк бит инде.
— Ә минем синдә иде йомыш, Диләрә. — Хатын эткә кырын карый-карый болдырга менде. — Үз итеп эндәшәм, ачуланма берүк. Мәүлидә абыстай сине зерә ярата иде. Карасуга укытырга кайта бәбкәчем, урын әзерлә, дип тинтерәтте соңгы көннәрдә. Рәхим ит, бездә вакансия…
— Юк, юк! — Мин әрсез кунакны ярты сүздән бүләргә ашыктым. — Минем авыл мәктәбендә укытасым юк! Әллә Сез мәктәп директорымы?
— Үзе идем шул. Сәвия мин. Җәйге лагерьның җитәкчесе кичә генә вакытыннан алдарак бәбиләде.
Аңа алмашка укытучы кирәк иде.
Директор хатынның тел төбе аңлашылды. Мин тагын:
— Юк, — дидем. Бу иртәдә минем ише кәефсез бикәгә «юк» сүзе бик ошый иде.
— Лагерь урман аланында, зерә матур җирдә. Янәшәдә генә күл. Ярдәмгә физкультура укытучысы белән рәсемнеке була. Хет өч көнгә, ә?
Өч көн… Әле мин авыл белән исәп-хисап ясый-ясый бераз тоткарланырмын бугай.
— Ничәнче сыйныф?
— Унынчылар, — диде шатланып. — Гел кызлар гына. Унсигездә. Аланда куныштан, билгеле. Рәхмәт, Диләрә. Чәйләгәч, җыенып мәктәпкә килерсең.
Әйе, әйе, мин әллә нинди сәер зат идем шул. Башта «юк» дип кәкрәйдем дә аннары кинәт кенә турайдым. Өстәвенә мин явыз да идем. Мәктәп директорына изгелек эшлим дип түгел, тугани апамның рухыннан оялып кына ризалаштым. Йортымда өч көн дә яшәмәде, дияр, таш каласына сыптырды, дияр. Ә миңа мәңгелекнең үзе кебек тоелган ул сәгатьләрне ничек тә үткәрәсе иде. Сумка төбенә нибарысы тарак, яулык ише вак-төяк ыргыттым да (урманда кем куна ди) мәктәпкә юнәлдем. Ә анда автобуска төялгән үсмер кызлар мине көтә иде. Сөенеченнән балкыган мәктәп директоры ерактан ук кычкырып исәнләште:
— Саумы, Диләрә әллә кемовна, әтиеңнең исемен оныттым. Ә-ә, Әсәдулловна! — Сәвия автобусның ярым ябык ишеген ике якка каерды. — Балалар! Өч секунд тынлык! Яңа укытучыгыз белән таныштырам. Диләрә Әсәдулловна — сезгә дин сабаклары өйрәткән Мәүлидә абыстайның сеңлесе. Ул вакытлыча Наилә апагызны алмаштырыр.
Менә сиңа яңалык! Тиктормас тугани апа балалар да укыткан.
Мин кызларга елмайдым. Елмаюым ихлас иде. Гомеремне яртылаш кыскартсалар да, балалар ярата идем. Ә алар шәһәрдә дә, авылда да бер.
Кузгалабыз дигәндә генә, автобуска чикерткә сыман яшь кенә туташ сикерде. Аның матур йөзе зәһәрләнеп кыйшайган иде. Ул, сыбызгы сызгырткан әче тавыш белән чинап, шоферга акырды:
— Нишләп мине көтмисең, тинтәк?!
Авызын учы белән томалап хихылдашкан кыз-кыркынга да эләкте:
— Ә сез ыржаймагыз, урмандагы черки корбаннары!
Бәлки, ул юл буе тел тегермәнен әйләндерер, һәрхәлдә, аның ачу ташы тиз генә суынырга охшамаган иде, туташ ят кешене шәйләде һәм, идәндәге төргәкләргә абына-сөртенә, янымдагы буш урынга килеп тә утырды.
— Син яңа укытучы мәллә?
— Юк, иске. — Бу чикерткәне үртәп гел киресен сөйләргә әзерләндем. — Егерме ел мәктәптә укытканнан соң яңартмадылар әле.
— Мин Гаян Наиловна.
— Диләрә.
Без бер-беребезне бәяләп-үлчәп күзгә-күз караштык: «Әгәр мин унсигез-унтугызда кияүгә чыгып, бала тапсам, мөгаен, бүген кызым шушы тел тегермәне яшендә булыр иде». Күңелемнән әнә шундый уй йөгереп үтте. Ә Гаянның бөтен йөзенә: «Мин синнән яшь!» — дигән масаю җәелгән иде. Чү, очынып болытка үрелмә, кызый! Гомер агачында талпынган соңгы сары яфракның да үз матурлыгы бар…
— Мин үткән елда гына институт тәмамладым. Эп-эсвежи белемле, — диде Гаян, тагын бер өстенлеген сиздереп.
Карасуны дүрт тарафтан да урман чолгаган, без эт төчкергән арада турыдан гына «А» пунктына барып җитәргә тиеш идек, ә юл, офыкларны өч кат әйләнгәндәй, ялыктыргыч озын иде. Ниһаять, автобус, кәрлә куакларны маңгае белән сөзә-сөзә, эчкә керде һәм «байлыгы»н зур гына аланга бушатты. Кызлар, чебешләр сыман, җиргә сибелде. Мин әле төп вазифамны аңлап бетерми идем. Кем мин? Кайда мин? Шунысы гаҗәп: аңлау дәрәҗәм дә түбән иде. Әгәр артымнан этсәләр, барырмын, этмәсәләр, шып туктармын кебек.
Гаян чыркылдык кызларны, бер сафка тезеп, тыштан ат абзарына охшаган бинага табан кумакчы иде.
— Уйнасыннар, ирекләрен чикләмә, — дидем. Бу минем әз генә үз вазифамны үтәргә маташуым иде.
— Мәйлең, син җитәкче укытучы. Берәр этлек эшләсәләр, әти-әниләренә үзең җавап бирәсең. Алдан ук кисәтәм, бел!
Алан таныш түгел иде. Мин монда балачагымны хәтерләткән бер генә чәчәк тә, бер генә үлән дә күрмәдем. Аннан, күңел күзем дә сукрайган иде…
Авызын турсайткан Гаян «абзар»га йөгерде. Кызлар чыр-чуына күмелгән аланда ул бөтенләй артык иде. Битарафлык чире йоктырсам да, җилкәмә аударган йөктән котылу юк шул. Иртәгәсе көннән үк ял тәртибен төзергә кирәк. Бу яшь-җилкенчәккә мин кайсы ягым белән кызыклы була алам икән? Әллә алар яшенә кайтып төшимме? Яшьлегемнән мине нибарысы паспортыма язылган еллар гына аера. Күңел һаман да унҗидедә… Тән картайса да, җан картаймый икән.
Уйлана-уйлана әкрен генә бинага табан атладым. Чаттан борылганда, дәү генә «аю» белән бәрелештек. Әйе, әйе, кыска җиңле йонлач футболка кигән егет нәкъ аю иде. Ул, минем юлымны каплап, култык астына кыстырган тубын кулында сикертергә тотынды. Мөгаен, аңа әдәп кагыйдәләрен өйрәтмәгәннәр иде. Кинәт «урман хуҗасы» шаркылдап көлеп җибәрде.
— Арттырырга дисәң, Гаянга куш! Безгә җитәкче итеп Казан әбисен билгеләделәр, ди. Моның кай төше әби инде? Матур апа ич бу!
Мин бер сүз дә дәшмәдем. Мондый әдәпсез егетләр Казан урамнарында да сирәк очрый иде.
«Аю» кинәт җитдиләнеп китте:
— Гафу итегез! Үпкәләмәдегезме? — диде.
Мин һаман саңгырау идем. Егетне бөтенләй ишетмәмешкә салыштым. Әмма зәңгәргә буялган ишек тоткасына үрелгәндә, капыл гына артыма борылдым. Нигә? Белсәм икән… Егет тә урыныннан кузгалмаган, күзләре белән мине озата иде. Нигә? Белсәм икән…
Лагерь бинасы тыштан гына килбәтсез-котсыз икән, эче бик матур, һәр бүлмә нарат такта белән каймаланган иде.
— Безнең Карасуда туып үскән бай эшмәкәр Исмәгыйль шәһәрдә бозылган «кәбестә күчәне» өчен төзеткән иде моны, — диде Гаян. — Җәй саен хулиган малайны шушында кайтаралар иде. Ике тән сакчысы белән. Тәрбиялиләр, имеш. Хәзер хулиган институтта укый инде. Төзәлгән, ди, ахрысы. Шуннан соң Исмәгыйль йортны мәктәпкә бүләк итте. Лагерьның спонсоры да ул. Син Равил Сәйдәшевичны күрдеңме? Физкультура укытучысын, ә?
— Юк.
Телем йә сөйләми, йә алдаша.
— Күрсәң, үләсең! Шундый чибәр егет. Күрше авылдан. Бездә икенче ел туп типтерә. Миңа ни Равил, ни агач.
— Кайсы бүлмәгә урнашыйм, Гаян?
— Залда унсигез карават, анда кызлар йоклый. Ә синең куыш — иң соңгысы. Равил белән безнеке… янәшә, яме.
— Төнлә тәрәзәдән кереп урман пәриләре кытыклар дисеңмени?
— Егет бик мут, төнлә кызларны капшамасын, дим. Салам сыйракларның да күзе гел Равилдә. Әнә кара. — Кыз, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, урамга ымлады. — Равил тегеләрне туп уйната. Кара, кара, аңа юри ышкыналар, канатсыз чебешләр! Әнә теге колга буйлы сикергәк — безнең директорның кызы. Кияү инде. Кызына өйләндертә дә урынына куйдырта, ә үзе өйдән генә безгә фәрман очыртып ята. Тик менә кызы бака төсле: җәлпәк битле, җәлпәк борынлы, Равилнең бәхет савытында шылдырарлык алтын тәңкә түгел.
Гайбәт сөйләгән дә, тыңлаган да икесе тиң гөнаһлы, дияр иде тугани апа. Аның хикмәтле сүзләре ничек исемә төште соң әле?
— Кызларны җыеп килегез, Гаян Наиловна. Күрешик, танышыйк.
Төркем белән таныштым, билгеле. Ләкин бернинди ачыш та ясамадым. Бу кызлар да миллионлаган яшьтәшләре кебек үк көлә, хыяллана. Аларның тәү мәртәбә сөю газабының тамчысын татыган һәм җавапсыз мәхәббәттән канатларын өттереп, шуны зур фаҗигагә санаган иләс чаклары иде. Ә Равил, чынлап та, егет солтаны, һәм ул урманда бердәнбер. Әлбәттә, башы ике булса гына, мәктәп укучылары белән шаярыр. Чүлмәкче малаен алдан ук кыйнаган кебек, мин дә яшь укытучыны кисәтергә уйладым. Тик колак борырга һич җай юк, Гаян гел егет тирәсендә бөтерелә. Ә минем, һич кенә дә өченче кешенең кулына агач кашык тоттырып, гайбәт боткасын ташыта-ташыта болгаттырырга исәбем юк.
Кояш нуры мәтәлчек аткан аланда сәлә генә эңгер таралды. Кич якынлашты. Урманда кунмаска дигән кирелегем көчле иде, Гаянга кызларны тапшырып, җәяү генә авылга җилдердем. Дүрт-биш чакрымдагы Карасу, шәһәр тукталышлары белән исәпләгәндә, кул сузымында гына иде. Урман авызында артымнан кызыл машина куып җитте.
— Утырыгыз, үзем илтәм.
Рульдә Равил иде.
Нигәдер миңа ачу ташкыны китереп сукты. Чыраемны сытып:
— Лагерьдан читтә йөрергә сиңа кем рөхсәт итте?! — дидем. — Син анда сакчы да, егет!
Әйтерсең тирә-якта башкисәрләр мыжлаган, әйтерсең алар менә-менә аландагы кызларга ябырылачак иде.
— Борчылмагыз, бездә бик тыныч. Җил дә исми, яфрак та селкенми, — диде егет, көлемсерәп. — Йә, утырыгыз инде. Биш минутта илтәм дә лагерьга кайтам бит инде. Гаян, авылда кунасыз, ди, имеш.
Ялындыру мәгънәсезлек иде. Синең турында кайгыртканда, керпе сыман энәләреңне тырпайту килешми ул. Аннары, егетнең һаман колагына киртләнмәгән иде.
— Дустым, әгәр дә мәгәр лагерьда кыз-кыркын белән кети-кети уйнасаң, үзеңә үпкәлә.
— Ничек аңларга инде моны? — Равил уң кулын рульдән бушатты. Машина тәгәрмәче эре генә гырдага бәрелде.
— Туры мәгънәсендә аңла!
Мин артык каты бәгырьле идем бугай.
— Кем яманатымны сатты икән? Карасуда бер генә хатын-кызга да нәфесләнгән юк иде. Инде дә чәчби кызларны әйтсәгез… Һи, пешмәгән әче алма ич алар. Тешләсәң, үтең сытылыр. Миңа, беләсезме, кемнәр ошый? — Егетнең күзләре чүлмәктән май ялаган мәченекедәй ялтырады. — Сезнең кебек өлгергән җимеш тәмледер ул. Бәлки, бүген төнлә күрешербез, баг алмасы, ә?
Шунда мин үз-үземне тыялмадым: егетнең яңак төбенә кундырдым. Гомеремдә чебенгә дә сукмаган кулымның сөяге чатнады кебек. Машинадан ничек чыгып, ничек өемә кайтканымны томандай гына хәтерлим. Нәрсә булды соң, йә?! Элек тә ир-ат авызыннан әллә нинди тәкъдимнәр ишетә идем ләса! Кайберләреннән көлеп, колак яныннан гына шудырдым, кайберләренә үртәлеп еладым. Мин дә фәрештә түгел, мин дә адәмнәр төсле хаталар һәм ялгышлар җыелмасы идем. Ләкин бу егет актыгының миңа ымсынырга бернинди хакы да юк иде. Чөнки ул… яшь иде. Шуңа күрә миндә җеннәр өермә тузгытты. Ул яшь иде шул, яшь иде!
Директорга вәгъдә ителгән өч көнемнең берсе әнә шулай үртәлә-гарьләнә гамәлдән сызылды… Төнлә, тәрәзәдән бөркелгән ай яктысыннан сискәнеп уянгач, әлеге күренешне яңадан җанландырып, үземне сыек чыбык белән чыбыкларга керештем. Һай, Диләрә! Ник аңа кизәнеп-кизәнеп суктың?! Кыргый син, кыргый!
Әмма ишегалдындагы иске коедан бер чиләк су тартып, өстемә койгач, үкенүләрем су белән җиргә сеңде. Әле бу башы гына, әле уртасын һәм азагын көт! Мондый әрсез егетләрдән оят җәяү кача, ул сине адым саен ач күзләре белән ашар, ә соңыннан, шәхси фронттагы җиңүләре хакында лыгырдап, дусларына мактаныр. Йа Аллам, мин чамадан тыш күпертәм бугай. Хатын-кыз тарафыннан кире кагылган, өнәлмәгән ир икенче мәртәбә телендә сандугач биетер микән?
Иртәгәсен мин көнозын балалар белән кайнаштым. Без үләннәрнең дәвалау серен өйрәнә-өйрәнә урман айкап хәлдән тайдык. Гаян, башым авырта, дип, бүлмәсендә китап укыды, ә Равил Сәйдәшевич… өердән куылган яралы бүредәй, ерактан гына тыңлап-күзәтеп йөрде. Тамак ялгарга утыргач та яныбызга килмәде.
Кич белән, халык арып караватка егылгач, өс-башымны алыштырдым да шыпырт кына куаклыкка чумдым. Уч төбенә сыярлык түгәрәк көзге сыман шома күл көндез күз очыма эләккән иде. Нинди могҗиза, йа! Табигатьнең илаһилыгы рәссам тукымаларында гына чагыла дип уйлаган шәһәр кешесе бигрәк бәхетсез икән! Бу үләннәр, бу чәчәкләр һәм йөзендә нәни генә дулкын да тибрәлмәгән күл ничек шул шаукымга сыйсын ди?!
Су ләззәтен тоярга ашыккан тәнемне юри кымырҗытып әкрен генә чишендем. Ни гаҗәп, моңарчы мыжык карт төсле мыгырданган мин бу мәлдә шушы халәтемнән канәгать идем. Тынлык белән без икәүдән-икәү генә идек.
Ләкин күлне иңләп-буйлап рәхәтләнеп йөзәм дигәндә генә, кемдер:
— Эчкә үк кермә, — диде. Гүя тынлык үзе эндәшә иде. Мин ирексездән су төбенә чүмәштем. Ярда биленә таянып Равил басып тора иде. — Йөзәргә ярый, эчкә генә кермә, — диде егет, бала-чаганы кисәткәндәй.
Әмма миндә коену дәрте сүрелгән иде инде.
— Нишләп мине эзәрлеклисең, акылсыз?! Тавышым, дулкынга әверелеп, күл өстенә җәелде.
— Кем акылсыздыр бит әле монда. — Җавап та дорфа иде. — Бөтенләй таныш булмаган күлгә акыллы кеше аягын да тыкмый. Уртада аста салкын чишмә бөтерелә. Шунда батсаң, дөнья белән хушлаштым дип сана.
Камышларга киселә-киселә ашык-пошык киендем. Озын толымнарымнан чупыр-чупыр су акты.
Әле миңа дөнья белән хушлашырга иртәрәк иде… Горурлыгымны җиңеп:
— Рәхмәт, егет, — дидем.
Равил җилкәсе белән борылган иде. Кинәт ул ниндидер бер тәвәккәллек белән каршыма атлады:
— Диләрә!
Юк, бу кичәге оятсызлыкның дәвамы иде. Нинди «Диләрә»?! Ичмасам, кызлар кебек «апа» дисә икән!
— Мин сине чишенгән килеш тә күрдем бит, Диләрә. Юри килмәдем бит артыңнан, суга батмасын дип борчылып килдем. Буй-сының да сылу икән синең. Мә, оятсыз дип икенче яңагыма да сук инде.
Егет, алдыма тезләнеп, башын миңа табан янтайтты. Бер-беребезнең карашында йотылдык. Үзем дә сихерләнгәндәй аңа табан авыша башладым. Менә билемнән уратырга җыенгандай, көрәктәй зур кулларын өскә күтәрде. Әз генә алга талпынсам, егет, дулкын сыман, кочагына суырып алачак иде. Томаланган аңым көчкә ачылды. Нишлим мин, йә?! Берьюлы йөзәрләгән бал корты чактымыни, кадала-чәнчелә лагерьга йөгердем. Ирдән аерылганнан бирле берәүдән дә үптермәгән иреннәрем бизгәк суккандай дерелди, аяк-кулларым калтырый иде. Юрганымны башымнан ук бөркәнеп яткан идем, бер пештем, бер туңдым, аннан торып, арлы-бирле бүлмәдә йөрендем. Җаным дуфан иде, аны бастырырлык көч тапмагач, бу халәтемнән хурланып, тып-тын гына еладым… Йә, кем инде мин хәзер? Башта: «Тузан бөртеге дә очырмагыз, мин — ак болыт», — дип кабарындым-күперендем дә, соңыннан алдыма тезләнгәч, егетнең карашыннан җебедем… Ә ул, яшь төлке, тәҗрибәле иде, йомшаруымны сизде. Аңа шул гына кирәк тә. Менә иртәгә әрсезләнеп тагын сүздән бау ишәр. Егет — аучы, кинәт кенә табышына сикерми, аның эзенә баса-баса эзәрлекләп тәм таба. Ә мин корбан идем. И беркатлы җан! Башка хатын-кызлар кебек җиңел генә каптырам дип хыяллана микән?
Тәрәзә төбендә машина кычкыртты. Пәрдәнең читен генә этәреп, тышка карадым: Равил, тәгәрмәчләренә типкәли-типкәли, машина тирәсендә бөтерелә иде. Йөз-кыяфәтендә, атлап йөрешләрендә җиңүчеләргә хас тантана. Имеш, мин аңа утырам да, ул очыртып кына авылга илтә. Ә мин бүлмәмдә бикләндем. Моннан соң ялгыз калырга ярамас, моннан соң, такылдап туйдырса да, Гаянны янымнан җибәрмәскә кирәк. Кызык фикер! Ә нигә мин ялгыз калмаска тиеш әле? Кемнән куркам мин, кемнән? Шушы егет кисәгеннәнме? Кулыңны шаярып утка тыкмасаң, беркем дә мәҗбүр итми. Димәк, димәк… бердәнбер куркыныч зат ул мин үзем идем!
…Төнлә чек тә чек ишеккә чиерттеләр. Лагерь изрәп йоклый иде. Аяк очларына гына басып ишеккә килдем дә сулышымны эчкә кысып тыңландым. «Кем анда?» — дип сорау егетнең әрсезлеген хуплау билгесе иде. Дәшмәгән очракта өстенлек миндә калачак. Ә ул тагын чиертергә базмады. Таң минем өчен атса да атты, атмаса да атты.
Ә икенче көнне Равил, эш планын күрсәткән булып, колагыма пышылдады:
— Нишләп әрекмән төбенә посасың, баг алмасы? Мин сезнең халыкның психологиясен шәп өйрәндем. Сездә түземлелек чамалы. Әйдә, аулакта күрешик инде.
Мин бу тәкъдимне колак читенә дә элмәдем.
— Планыгыз әйбәт, — дидем. Һәм Гаянны чакырдым. — Экскурсиягә син дә барасың, Гаян Наиловна!
— Ә Равил Сәйдәшевич нишли? — Кыз чырае караңгыланган егеткә ымлады.
— Ул бүген лагерьда кизү, — дидем.
— Башы авырта мәллә?
— Әйе, Равил Сәйдәшевич күптән сырхау. Чиренә дәва да юк, ахрысы. Бусын егет ишетсен өчен кычкырып әйттем.
Ул ишетте һәм миңа сәерсенеп карап куйды. Бая гына масаюдан дөньяга җәелгән егет: «Ник көләсең?» — дип рәнҗи иде. Шуннан соң Равил көнозын күзгә-башка чалынмады.
Кичкырын Гаян бүлмәгә ирле-хатынлы ике ят кеше алып керде.
— Равил Сәйдәшевичның апасы белән җизнәсе ат җигеп килгәннәр, — дип хихылдады кыз. — Энекәшләрен эзлиләр, кыскасы.
— Ә Равил кайда? — Чәч бөртекләремә кадәр кызарды бугай.
— Аныкы кайда? Аныкы айда! Машинасы да юк, — диде Гаян, җилкәсен сикертеп. — Соң ул бит җегет кеше, күрше авылда кызлар аулыйдыр. Хатын-кыз исе иснәмичә яши алмый бит сезнең азгын энекәшегез, Суфия апа.
— Ул андый түгел, — диде хатын, уңайсызланып. — Миңа җитәкче белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе иде. Ислам, син дә чыгып тор әле. Гаян иркәм, ачуланма, син дә, яме?
Суфиядә Равил чалымнары бар иде. Хатын, япмасын кайтарып, карават читенә утырды.
— Мин Мәүлидә абыстайдан өшкертә ием. Әбиеңнең сулышы шифалы ие. Синдә дә андый сәләт юктыр, Диләрә?
— Сез миңа былтыргы танышым кебек эндәшәсез, Суфия. Без беренче тапкыр очрашабыз бугай.
— Гаепләмә, безнең гел авылча инде. Аннан… — Хатын да үзалдына кызара иде. — Син бит Равилнең теге чактагы «төнге кошлары»ның берседер. Урманга ул чакыргандыр инде сине.
— Нинди «төнге кошы»?!
— Ие, сез якынлыгыгызны яшерәсездер инде. Диләрә, зинһар, энемне аздырма! Өйләнмичә картая бит инде шул галәмәт себерелеп! Үз тиңе кирәк бит инде аңа! Әни әнә кайгыдан тагын урын өстенә егылды.
Бу хатын бутала иде. Һичшиксез, Карасуда Диләрә исемле тагын бер адашым яшидер, һәм Равилнең апасы аның белән гәпләшәм дип ялгышадыр.
— Сезгә икенче Диләрә кирәк, авылдагысы, — дидем.
— Мине җүләр димәгез, мин танып сөйләшәм. — Равилнең апасы еларга ук тотынды. — Мәүлидә абыстай бик йомшак күңелле ие, син дә бәхетсез кешеләрне кызганасыңдыр дип уйладым. Начар нәсел баласы түгел, дидем. Әни авыру бит безнең, бәлки, өч-дүрт атнадан якты дөньялар белән бәхилләшер. Шул гомерендә дә энекәш аны тәмуг утларында яндыра. Исән вакытында өйләндереп, карчыкны сөендермәкче идек, ә ул әнә һаман иске гадәтен куа икән. Хәерсез, ике ел гына тәнәфес ясады да…
Хатынның өтек-төтек сүзләреннән шул мәгълүм иде: мин яшь егетне аздыру нияте белән Карасуга кайткан юньсез Диләрә икән. Элек тә без аның белән мәхәббәт «пешергән» икән. Егеткә өйләнергә кирәк, ә мин, әлеге дә баягы юньсез Диләрә, аны бәйдән ычкындырмыйм икән. Күңелемә җирәнү сыман бер хис тулды. Суфия күз яшен сөртә, ә битендә буй-буй кара эз сызыла. Күрәсең, ул бәрәңге чүпләгән җиреннән капыл гына торып урманга йөгергән, ә безне ике көн эчендә кемдер фаш иткән һәм Равилнең туганнарына шылтыраткан иде. Кем? Гаянда кесә телефоны бар. Директор кызы да муенына бау белән «элемтә» аскан. Аш бүлмәсендә дә телефон. Пешекче кыз белән мин әллә ни аралашмыйм, ул Гаян карамагында. Менюны алар бергәләп төзи. Йә, кайсысына шик белдерим? Ләкин монысы баш ватарлык табышмак — бәла түгел әле. Кызык, Равил нинди «төнге кошлар» аулаган? Ул: «Мин сезнең халыкның психологиясен шәп өйрәндем», — дигәч, мин нишләп сагаймадым икән?
— Суфия, яшермә, барысын да сөйлә!
Ишекне ныграк тартып яптым. Хатын шешенгән күзләрен тасрайтты.
— Сиңа караганда мин күбрәк беләм дисең мәллә, Диләрә?! Казанда соңгы курсларда укыганда, өч бүлмәдәш егете белән энекәш үзләреннән олы бай хатыннарга «гыйшык хезмәте»нә ялланган. Бригада оештырган алар. Заказлар яңгыр төсле яуган. Укуын көчкә-мөчкә ялгап чыкты, җирбит. Төнлә «эштә», көндез арып йоклый ие, ди җизнәсе. Ислам бит, Казанга командировкага баргач, энекәштә куна иде. Түләвен яхшы түләдегез, Диләрә. Кичәге студент авылга яңа машина белән кайтты.
— Энегезнең шөгылендә минем бер катнашым да юк, Суфия. Мәүлидә әбекәем рухы белән ант итәм.
Мәрхүмәне кузгатып, әлбәттә, гөнаһ алдым. Нигә акланам, нигә?!
Хатын әллә нишләде: кара буй белән чуарланган йөзенә курку бәрде. Бернинди сөяркәләр асрамадым дип йөз кат тәкрарласам да, ул ышанмас иде, ә монда бер исем хөкемдар сыман бөтенесенә дә нокта куйды. Суфия тагын илаулап елады.
— Ай Аллам, нахакка сине каргыйм икән лә! Гайбәткә буялдым, йа Аллам! Иманлы нәсел баласы акча түләп җегет-җиләннән сөйдертәмени, тузга язмаганны! Кичер, Диләрә, кичер. Зинһар, Гаянга серемне тишмә. Равилнең маҗараларын күңелеңә биклә, зинһар!
Бу хатынга үпкәләмәдем. Гомер буе ак эт бәласен кара эткә сылтыйлар. Мин дөньяның сәер хәлләренә күптән әзер идем, миңа мондый ачышлар, гәрчә беренче мәртәбә ишетсәм дә, яңалык түгел. Мөгаен, андый чакларда җан шәрифләрем бик карт дәрвиш кыяфәтендә яшәешнең үзгә бер үлчәменә күчәдер. Алайса, нигә миңа кинәт кенә авыр соң әле? Нигә? Гаҗәп бит, әйеме? Ниндидер Суфия елый, ниндидер Равил бай хатыннар белән чуала. Йә, шуннан? Нишләп мин ятлар кулындагы ташны көчәнә-көчәнә төям, ә? Ватылсын-уалсын, аларга җиңел булсын, имеш.
Кинәт кенә җанымдагы авырлыкны читкә чөеп аттым һәм диварга кадакланган озынча көзге каршында әйләнә-тулгана башладым. Әйе, минем буй-сыным зифа, әйе, билләрем нечкә. Әйе, мин иң матур бакчаның иң сусыл алмасы. Күзләремдә нур да сүнмәгән, тере ут чәчрәп яна. Маңгаемда ике хыянәтче җыерчык кына «без, без» дип шәрран яра иде. Әгәр алар дөньяга каш җыерып караганга күрә тирәнәйгән дисәң, мин әле яшь идем, бик яшь идем. Әнә шулай үз-үземне юаттым-җылыттым. Тик… бу уйны күпме генә күңелемнән кусам да, ул барыбер кырмавыктай ябышачак иде. Димәк, Равил мине акчалы шәһәр бикәсе дип уйлаган һәм тасма телләнеп яуларга теләгән. Димәк, ул… юри гашыйк булып кылана. Минем өчен бу бик зур кимсетү иде. Ул хәсрәт аучы кайда икән? Шуны битенә бәреп әйтәсе иде. Мин дуамалланып әздән генә аны эзләп китмәдем. Мондый юләрлеккә кем генә базыр иде икән?! Әллә егет, миннән салкын бөркелгәч, чираттагы «акча капчыгы»н аулар өчен Казанга элдерде микән? Бәлки, ул шушы минутларда берәр бай ханымны назлап сөядер? Менә аңа «хезмәте» өчен уч тутырып акча түләрләр. Йа Ходай! Нинди әшәке уй тозагында чәбәләнәм! Кемнәндер көнләшәм мәллә?
Бәйләнчек уйларымнан качып җырлап карадым, ләкин тавышымны үзем дә танымадым. Эчемнән кайнар бәрә, эчем көя, чөнки күл буенда алдыма тезләнгән егет карашы белән бөтен гәүдәмне яндыра иде…
2
Иртән без Биләр тавына сәяхәткә җыендык. Урман аша туры юлдан гына тәпиләсәк — анда хәтле җиде чакрым тирәсе иде. Тик холыксыз Гаян киреләнде:
— Җыеныбыз хатын-кыз. Безнең урманнар калын, бүреләр ботарламас, ике аяклы җанварлар җитәрлек, — диде һәм, кемнедер югалткандай, күзе белән аланны айкады.
Ә минем күңелем аны таң аткач та эзләгән иде инде. Бу үзенә күрә аклану да иде: лагерьда мин — баш укытучы, ә Равил Сәйдәшевич «түрә» белән санлашмый, каядыр җил куып йөри.
— Син бит нәчәлник кеше, Диләрә, ник ул җегетне тыймыйсың? Аңа ирек бирсәң, атна буе лагерьга килмәс, — дип чәпчеде Гаян. — Ир-ат затыннан башка Биләрегезгә аяк та атламыйм, вәт шул! Директорга шылтыратыйм әле.
— Равилнең әнисе чирләгән. — Мин көпә-көндез кычкыртып алдаштым. — Сорады ул, кичкә кадәр.
Кыз җенләнеп кесә телефонын бәләкәй сумкасына ташлады.
— Сорады, дисеңме? Кайчан? Апасы кичә генә энекәшен таптырды бит.
— Суфия миңа килгән иде.
Нәни ялганга олысы өстәлде.
— Аңа синнән ни кирәк?
Гаянның төпченүе ачуымны кабартты.
— Күп белсәң, тиз картаерсың. Ярты сәгатьтән юлга кузгалабыз. Кыз һаман үзенекен сукалады.
— Арабызда гайрәт өчен ир-ат булмагач, ничу еракка сәяхәт итәргә, үзебезнең аланда гына болганыйк, — диде.
Гаянның өркәклеге кызларга да йокты, аларның алтысы гына батыраеп миңа иярде. Без бернинди хәвеф-хәтәрсез Биләргә барып җиттек. Ләкин безгә биеклекләр белән хозурланырга язмаган икән, кырмыскалар кебек үрмәләп тау түбәсенә менеп баскач кына һава бозылды: баш очында ямьсез соры болытлар укмашып, көннең якты чырае караңгыланды. Тамак ялгарга дип чирәмгә ашъяулык җәйгән генә идек, күкнең сүрүе ертылгандай, җиргә эре-эре яңгыр тамчылары коелды. Аяклар юештә тайгач, туп сыман аска тәгәрәштек. Табигатьнең көтелмәгән кыланышына шаккаттым: күк гөмбәзе, ни гаҗәп, табигатьнең җәйге кануннарына буйсынмыйча, бозлы яңгыр яудыра иде. Ара ерак, йөгереп кенә үтәрлек түгел, ышыкланырга да урын юк. Кызлар кызык табып, шырык-шырык көлешкән иде дә, юка күлмәкләре тәннәренә ябышып, суык агай борып-борып чеметкәч, боегып-бөрешеп, атлар-атламас булдылар. Ашыгудан ни файда?! Урман барыбер коткармый, ул, киресенчә, комсызланып болытларны үзенә суырды. Кайта-кайта миңа икенче нужа агай тагылды: басканда аягым авырта иде. Күрәсең, таудан тәгәрәгәндә ул каймыккан, ә мин кызулык белән моны сизмәгәнмендер. Әлбәттә, ыңгырашу- зарлану укытучы кешегә килешми иде. Аннары мин үземне иң артка чигердем: берүк шушы яшь чебешләр чирләмәсен. Табигатьне гаепләмәсләр, миңа кырын карарлар. Күк белән җирне тоташтырган яңгыр эченнән «агып» чыккан машинаны мин абайламыйча калдым. Ул кисәк кенә каршыбызда туктады.
— Ур-ра, Равил абый! — дип, кызлар аңа ташландылар. Егет тиз-тиз ишекләрне ачты.
— Әйдәгез, Диләрә Әсәдулловна! Башта сезне илтәм! Болай һәммәгез дә сыймыйсыз!
— Юк, юк! — Мин берәм-берәм кызларны машина эченә тутырырга керештем. — Бөгәрләнеп булса да утырыгыз! Минем арттан килеп мәшәкатьләнмәгез, Равил Сәйдәшевич! Әкрен генә үзем дә кайтам мин.
Йә, нәрсә лыгырдый бу юләр тел?! Яңгыр чиләкләп-чиләкләп коя, урманга болыт тартылган саен тартыла.
Егет тышка бүселгән кыз-кыркынны этә-этә көчкә ишекне япты һәм гамьсез генә минем тарафка бер сүз ыргытты:
— Ярар…
Гүя мин күлдәвекләр белән агып китсәм дә, аңа барыбер. Хәерсез көн, чыланган өс-баш, авырткан аяк — болар мине җебетмәскә тиеш иде. Мин, горурлыгыма таянган килеш: «Утырмадым шул, егет», — дип масаеп, ничек тә юлдан теркелдәргә тырыштым. Әмма иң карт, иң хәлсез ташбака да миннән җитезрәк кыймылдар иде. Тигез тротуардан гына йөреп өйрәнгән аякларым су белән балчыктан изелгән апара ерырга күнекмәгән. Тездән пычракка баттым. Җитмәсә, таеп та егылдым. Миңа болганчык күлдә чәбәләнгән мескен балык буласы гына калды.
Ә ул әйләнеп килде… Менә шулай, килде. Аңардан пар бөркелә иде.
— Бик каты кудым. Ике төштә тәгәрмәч тайды. Син шундый матур…
«Тасма телләнмә», — димәкче идем, теш арасында ком бөртекләре шыгырдады. Мин күлдәвектән су да эчкән идем.
— Әйдә машинага чум, анда йомшак япма бар, чишенеп шуңа төрен. Иту авырыйсың.
— Рәхмәт, үзем дә кайтам.
— Их сине, шәһәр кызы! — Егет мине капчык кебек кенә күтәрде дә арткы утыргычка утыртты. — Курыкма, сиңа карамыйм, синең чибәрлегең болай да күренә. Мин тышта көтәм.
Миңа калтыравык суккан иде. Коры япма белән урансам да, гәүдәм җылынмый, әйтерсең мин боздан катырылган сын идем.
— Каядыр туктап юынасы иде. Бу хәлдә лагерьга кайтуы уңайсыз, әллә ни уйларлар, — дидем.
Нихәтле генә телемне йозакка бикләсәм дә, егет белән сөйләшергә мәҗбүр идем. Их, горурлыгымны сындырды яңгыр, сындырды!
— Ә син кешеләр нәрсә генә уйласа да пошынмыйсың бугай, баг алмасы.
«Баг алмасы…» Аһ, шушы төче кушамат (әйе, ул миңа кушамат кебек ишетелә иде) җеннәремне йөз бауга тезеп атындыра иде. Йодрыкларым белән әздән генә егетнең җилкәсенә төймәдем: «Мин баг алмасы түгел, түгел!»
— Алда күксел дивар, берни күренми, бүре юлдан аркылы чыкса, таптала, — диде Равил. — Урманда төн кунмагаек әле. Сине лагерьдагылар Карасуда дип белә, ә мин… Апа кичә синең яныңа килдемени? Гаян әйтте. — Егет җавап көтеп машина маңгаендагы көзгегә текәлде. Арткы утыргычтагы юлдашны шуннан күзәтергә була иде. Мин, әлбәттә, кызганыч кыяфәттә идем. Нинди хурлык. Ниһаять, үрмәкүч тозагына эләктем. — Апаның сиңа йомышы зур идеме? Озак серләшкәнсез, ди. Ник дәшмисең, Диләрә?
Аның төпченүе йөрәгемне ярсыта иде.
— Төшер, җәяү генә кайтам, — дидем.
— Машинада кайтасың, — диде Равил. — Без хатын-кызны япа-ялгыз гына карурманда бастырып калдыра торган егетләр түгел!
— Дөньядагы барча хатыннарга да хезмәт күрсәтеп бетерә алмассың. Минем сиңа түләргә акчам да юк!
Егет нәрсәгә төрттерүемне аңлады. Ул шаркылдап көләргә тиеш кебек иде. Көлмәде. Машинаны кисәк кенә туктатты да газаплы бер ыңгырашу белән рульгә табан авышты.
— Их, апа, апа… Кешенең бәхетен җимерергә дисәң, аңа куш.
— Син минем бәхетем түгел, егет!
— Аның каруы син бәхетле, ахрысы. Без, ирләр, мәгънәсез халык инде. Каушавыбызны яшерер өчен әллә нинди тозсыз сүзләр сөйлибез. Рәнҗемисеңдер бит теге көндәгеләр өчен… Юри телемә салындым мин. Хет ышан, хет ышанма, сине беренче күргән мәлдә үк йөрәкне утта көйдердең, Диләрә.
Йа Аллам, ник син мине чукрак итеп яратмадың?! Ник, ник!!! Мин бу хәтле ясалма һәм төче сүзләр ишетергә тиешмени соң?! Миннән кычкырып көләләр, мине җәберлиләр. Йа Аллам, зинһар, колакларымны томалама!
Егет кул арты белән тирләгән тәрәзә пыяласын сөртте. Ул минем эчтән генә ничек үртәлгәнемне сизми иде.
— Йөз елга ике генә ява ул мондый салкын яңгыр. Табигатькә аптырама, диләр.
Яусын, яусын! Дөньясын су бассын! Монда минем үз хәлем хәл! Чү, нишлим мин? Тәүбә, тәүбә!
— Апага ышанма син, Диләрә…
— Минем сездә эшем юк!
— Апада, бәлки, юктыр, ә миндә бар, Диләрә.
— Мин кемгәдер акча түли-түли назланырга җыенмыйм, егет! Маңгаема «Сөяркә эзлим» дигән белдерү ябыштырмаганнар.
— Борчакны мул сипкән апа. Бүлмәдәш малайлар оештырган төркем юкса. Алар өчесе дә армиядән соң тәҗрибәле, чая егетләр. Хатын-кыз көенә оста бииләр. Мәгълүматлары турында сөйләп көләләр иде. Мин төнлә тимер юлда вагон бушата идем. Әни хакына. Ул ялган шеш авыруы белән чирләгәч, операция ясатырга акча эшләдем. «Байбичәләр белән өстерәлә» дигән дан шуннан таралды. Җизни алып кайтты ул хәбәрне апага. «Тәгәрмәч»не мин җәйге шабашкада эшләгән акчага юнәттем. Уф, бала-чага кебек акланып утыр инде, ә! Көлке, валлаһи!
Равил машинадан төшеп яңгырга коенды. Мин туңам, ул яна иде… «Җебенәсең, кер», — димәдем. Мин каты бәгырьле идем, мин таш идем. Егетнең хикәяте әллә чын, әллә ялган иде, аермадым. Моның мәгънәсен дә тапмадым. Минем хисләрем белән уйнамасыннар, миңа сүз белән тимәсеннәр, кыскасы, шәхси дөньяма тыкшынмасыннар — бердәнбер таләбем шул иде. Ә гайбәт, кысылып, апа белән энекәшне бозыштырган икән, бигайбә, ике туган араларын үзләре көйләсен.
Мөгаен, егет табигать белән көч сынаша иде. Тәрәзә пыяласын аска шудырып:
— Салкын тидерәсең инде, — дидем.
Тавышым йомшарган иде. Равил кулын уа-уа кереп утырды:
— Боз ява, валлаһи. Юл артык изелгән, көпчәкләр тарталмас, ахрысы. Якынрак авылдан өстерәтергә трактор-фәлән чакырмыйча булмастыр. Син машинада гына торып тор.
— Озак сибәләр микән? — дидем кәефсез генә.
— Күк йөзе көнчыгыштан агара, болытлар итәген җыяр.
— Көзге көннәрдән дә суыграк…
— Әниләр сагынган кояшлы җәйләр сирәк хәзер, Диләрә.
Бак, әле генә бер-беребезгә кадалган энәләр күптәнге ахирәтләр кебек чүкердәшә идек. Әйтерсең баягы «аңлашулар» кайдадыр үзелеп-коелып калды. Бәй, егет акланды да, аңа карашым үзгәрде, димим. Барысы да микъдарына кадәр үлчәүдә үлчәнгән иде инде.
Ул авылга китте, ә мин, һичкемнән тартынмыйча, иркенләп ыңгыраштым: аягымның авыртуына чыдар әмәл юк иде. Ниһаять, урман өстендәге кара-кучкыл болытлар кубарылып офыкка табан шуышты. Күкнең ярты ягы ачылды. Һай, егет кенә озаклады! Аяк сызламаса, мин, бәлки, җәяү генә Карасуга турылар идем. Бездәге кирелек потлап-потлап базарларда сатсаң да кимеми иде. Алай да, калтырануларымны җиңеп, юеш күлмәгемне кидем. Башымда яшендәй уй да ялтырады: таякка таянсам, барам да барам инде мин. Әй, бу кирелеккә дә охшамаган, җаным тоткынлыктан котылырга ашкына иде. Кинәт кенә качасым килә! Качасым, качасым… Нишләдем, йә?! Равилнең үзенә дә, сүзенә дә битараф хатын болай үрсәләнмәскә тиеш югыйсә. Гомер сәгатьләре кайда текелдәсә дә барыбер түгелмени?! Төн белән машина салоны җылынды бугай, гәүдәм изри-ойый башлады. Минем дөньям белән йокы дөньясы уртасында нечкә генә күпер сызылды. Мин йокыдан һәрвакыт куркам: шул чакта яңадан чын халәтемә кайталмам төсле. Ә бу юлысы аң нигәдер карышмый, мамык түшәк җәйгәннәрмени, әкрен генә утыргычка түнәм. Ниндидер сихри көч, аягымның да авыртуын оныттырып, үзе кайнар, үзе иркен куенга китереп сала. Мин монысына да карышмыйм, киресенчә, ләззәт һәм рәхәт тоеп, төшемдә елмаям. Саташкан димәгез! Ялгыз хатынның өнендәге мендәре — таш, юрганы — калай шул аның…
Үз-үземне җылытып, бөгәрләнеп озак йокладым, ахрысы, агач яфракларында яңгыр тамчылары кипкән; алар кинәнә-кинәнә җилдә лепердәшә. Ә Равил кем беләндер бәхәсләшә иде.
— Көт дигәч көт инде, абзый. Түлим, дидем бит мин сиңа!
— Көтмәгән кая! Өч сәгать бушка трактор тырылдатам!
— Сәгатен ничәдән?
— Нәстәнең сәгатен?
— Соң, сәгатьләп түләргәдер бит тракторыңа?
— Аңа акча нәстәгә, энем?
— Ярар, абзый, үзеңә ничәдән?
— Җәмгысы мең тәңкә, энем. Ну, уят теге кешеңне, озак йокы бүсә.
— Тимә, абзый, тагы әз генә йокласын.
— Җук, энем, мең тәңкәң дә кирәкми! Калхуз рәисе сугып үтерә мине хәзер.
Бәс, «ызгыш алмасы» мин икән ләбаса! Тырнак очы белән тәрәзә пыяласын кактым. Машинага сөялгән егет:
— Кузгалабыз, абзый, — диде. — Карасу башына хәтле тарттырып илтсәң, мең тәңкә синеке! Ул — җиңүче, аның күзләреннән тантана очкыннары чәчри иде. Моны үзе дә яшермәде:
— Менә эләктең бит. Сиңа кайчан шулай сокланыр идем. Йоклаганда син тагын да чибәррәк икән, — диде.
Мин иренемне тешләдем. Әлегә вакланырга исәбем юк иде. Ул да бүтән теленә салынмады. Без, пычрак ерып, Карасуга юнәлдек. Апалар турында «рәхмәт» әйтеп Равилнең борын төбендә генә капканы ябам дип уйлаган мин җиргә дә басалмадым. Аяк битем кабарып шешкән иде.
— Нишләдең, Диләрә? Егылдың мәллә? — дип, егет миңа ярдәмгә атылды.
Мин кулым белән аңа киртә ясадым:
— Кагылма! Үзем дә атлыйм!
Бер аякта сикерә-сикерә капка тоткасына үрелгәндә, Равил мине, капчык сыман гына култык астына кыстырып, баскычка утыртты. Аннары чиләктәге яңгыр суында кулын чайкагач, җиңен сызганып куйды:
— Каймыктыргансың син моны. Бераз дәвалыйбыз хәзер.
— Кагылма, дим!
— Ә син кычкырма, яме, шәһәр кызы! Әнә теге куактагы чыпчыкларны өркетерсең.
Күземә яшь тыгылды. Юк, авыртудан түгел, гарьлектән. Бу егет, әрсезләнеп, җаныма үрмәли иде. Моңа сәбәп артыннан сәбәп чыгып торуын кара син! Егет, алдыма чүгәләп, аягыма баскаларга кереште.
— Кай төштәрәк авырта? Сынмаган, димәк, әйбәт. Каймыккан бу нибарысы. — Ул муенымнан ефәк шарфымны суырып алды. — Каты гына кысып бәйлим. Туйга хәтле төзәлер, шәт.
— Нинди туй?
— Безнеке түгел, курыкма. Халыкта шундый әйтем бар.
Хәйләкәр Равил әкрен адымнар белән җаныма якынлаша иде. Өйгә кертмәскә кирәк! Мин аның ни теләгәнен беләм… Әйе, беләм… Аның минем белән уйныйсы, шаярасы һәм ахырдан җиңүе белән мактанасы килә. Студент бүлмәдәшләре кебек ул да бер көнлек мәгълүматларга кызыга. Бәйләп бетергәч, егет аягымны сыйпаган иде, кисәк кенә тибендем. Мондый тупаслык килешми иде, билгеле. Оят, миндә хатын-кызларга хас нәфислек үлгән иде, ахрысы. Хәтта ул да бу тәрбиясезлегемнән уңайсызланды. Капка төбендә исә, миңа табан борылып:
— Теге сүзләр уйнап кына әйтелде, — диде. — Мин сине уятырга жәлләдем, безнең әни дә синең кебек бөгәрләнеп йоклый, шул гына.
Егет минем белән саубуллашмады, ул гүя, «шул гына» дип, араларны шартлатып өзде. Хәер, нинди өзәрлек ара бар соң! Без бер-беребезгә ят идек, чит идек. Равил киткәч, нигәдер мине сагыш басты. Җитмәсә, үч иткәндәй, авылга эңгер иңде, ә ялгыз җаннарга кичләргә керүе бигрәк авыр иде. Төннәрдә тагын да авыррак анысы. Сине мендәреңнән башка берәү дә көтми. Караңгылыкны иш ясап, көчкә таң аттырган чакларың да була.
Сәрбиназ карчык капкадан гына башын тыгып сөйләнде:
— Этеңнең тамагы тук, мин мәет сакларга барам. Сәхибҗамал әбкәчең гүр иясе, ватый, — диде. — Иртәрәк шылды мәрхүмә. Җәш ие әле, җөзен генә ваклаган ие. Мәүлидә күрше үз катына җыя, ватый. Анда да тик җатмый, терекөмеш.
Әбине күңел белән тыңламадым. Мин үз сагышым дөньясында йөзә идем. Офыкка җәелгән кояш кызыллыгы бәгыремне көйдерде. Бөтен булмышымны ниндидер сәер тойгы биләде: авылда да тар, шәһәрдә дә тар, җаным Галәм сүрүенә сыймый иде. Аяк битемдә исә әле дә аның кул җылысы… Күр, мин егет белән ничек көрәшәм. Мондый хатын-кыз сирәктер ул. Әллә җаным таштан әвәләнгән микән? Кеше матур сүзләргә юри алданыр иде. И Ходай, моның хәтле акыл бирмәсәң лә. Шул акылга юләрлек кушып әз генә сыеклатсаң, бәлки, хәлләрем җиңеләер. Һәм бүген мин йолдызлар белән чуарланган җиһан уртасында япа-ялгыз каңгырап та утырмас идем. Ялгызлык… Мин аның ни-нәрсә икәнен аңлый башладым шикелле. Чү, тукта! Әгәр мин аңа ышансам? Әйе, әйе, Равил чынлап та гашыйк дип фаразлыйк. Әнә йолдызлар аның сүзләрен җепкә тезә: «Син минем бәхетем, ахрысы… беренче күргән мәлдә үк йөрәгемне утка көйдердең, Диләрә…»
Бу сүзләр өчен мин күккә рәнҗи алмый идем, чөнки хыялым үзе шулай тилертә иде.
…Төнлә шык та шык тәрәзә пыяласын миләш ботагы кыйнады. Ул әче җимешләреннән арыган иде бугай. Ә мин аягымның авыртканын да онытып… Ул килде дип… Күземнән эре-эре тамчылар тәгәрәде. Мин бәхетсез идем. Ялгызлык янәшәсендә шушы кимчелегем дә бар. Нигәдер бөтенесенә дә Илдус гаепле кебек тоелды: мөгаен, мине шул егет кенә каргаган. Нәкъ бүгенге сыман йолдызлы төн иде.
Илдус, әсәренеп:
— Диләрә, миңа кияүгә чыгасың син, ә мин туй бүләге итеп сиңа яңа яуган кардан да аграк акбүз ат бүләк итәм, дөнья читеннән табып, — дигәч, пычак телем:
— Син аңа үзең генә өйлән инде, хәчтерүш, — диде.
Шунда Илдус чәнти бармагымны кысты да:
— Бүләкне үзең эзләп килерсең, кызый, — диде. Хурлау-көлүләргә ни түзгән егет урталай сыгылып елады…
Бүген ул дөньяда микән? Очратсам, бәлки, мин аңардан кичерү сорар идем. Кичер, Илдус.
Таң алдыннан җил тынып, миләш шыкылдавыннан туктады. Тынлыктан колаклар сызлый иде. Мин бу авылдан югалырга тиеш. Кая? Кысан фатирыма, билгеле. Адәм баласы, уе белән дүрт тарафка чәчелсә дә, аяклары бер генә җиргә илтә — үз куышына. Иртәме-соңмы. Ул, адашкан җанын сөйрәп, нигезенә кайтып егыла. Миңа ашыгырга кирәк. Мин үз-үземнән куркам. Миләш шыкылдагач, ул дип алдандым. Димәк, аны көттем. Йа бер Аллам, көттем шул, көттем! Йөрәгемне мең киртә белән уратып, мең сакчы бастырсам да, мәхәббәт дигән үзе явыз, үзе мәрхәмәтсез, үзе өметсез хисләрнең тозагында чәбәләнеп ятам. Йа Аллам! Маңгаемны ташка орып сиңа ялварам: бүтән очраштырма! Бирмә миңа сөю җәзасы, бирмә!!!
Дәвамы: http://maydan.tatar/mexebbette-gonah-bar-povestnyn-devamy/
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар