Мәрьям-Мария
Хикәя.
Иртә белән салам түбәле йорт кыегыннан хәнҗәр сынга охшаган орчык кебек бозларга карап, һава, соңгы кар исен сулап, йорт алды бакчада чырык-чырык килеп үз телләрендә серләшкән чыпчыкларны күзәтеп, күршеләрдән йомышын йомышлап, үзләренең йорт ихатасына аяк басуга, йорттан үзәк өзгеч сабый бала елаганын ишетеп, Сания карчык дертләп китте. Җәһәт кенә озын, бөрмәле күлмәк итәген җыеп, өйгә таба үз алдына сөйләнә-сөйләнә адымнарын кызулата башлады. Ул:
– Ни булыр бу, сабыкаем, улыкаем, бәбекәем, – дип, такмаклый-такмаклый йорт эченә килеп керде дә, матчадагы кадакка эленгән бәллүгә иелде. Бәллүдәге нәни генә малай тыпырчынып, ачыргалынып, әрнешеп елый, җан җиреннән кып-кызыл төстә кан саркып чыккан. Сабый бала сөннәтләнгән иде. Сания карчык ачулы, шелтәле тавыш белән:
– Әстәгефирулла, тәүбә, тәүбә, шайтан коткысы! Килен, син кайда югалдың? Килен, дим, кем инде баланың кырыгына кадәр өйдә берүзен калдырсын! Ичмасам кайчысын да куеп чыкмадыңмы әллә? –дип килененә эндәште. Карчык үз алдына: «Әйтмәдем микәнни киленгә, оныттым микәнни, мин хәтерсез карчык. И, Аллакаем, хәерле генә булсын инде, дөньябызны бәла-казалардан сакла инде, Ходайкаем! Мираскаем, газизкәем, ниләр язды икән язмыш балакаем синең нәни маңгаеңа?»– дия, дия баланы бәллүдән күтәреп алганда, ике чиләген көянтәсенә элеп, иңенә салган килене Мәрьям кайтып керде.
– Нәрсә булды, бианам? Мирас улым нигә елый? – дип сорады Мәрьям. Ул аптыраудан, тулы чиләкләрен куярга да онытып, озак кына урынында басып торды.
Сания карчык оныгын кысып тоткан хәлдә аз сүзле, йөрәгендә ниндидер тирән сер яткан килененә якынлашып, аның ак чырайлы йөзенә, яулыгы арасыннан таралып төшкән салам төсендәге чәчләренә, зәңгәр күк сыман күзләренә карап, хәлне аңлатты.
– Валлаһи, кайчы куярга мин белмәдем, бианам. Мин бик гаепле, бик гаепле, – дип ачыргаланды килене Мәрьям. Килененең кинәт үз-үзен битәрләвенә, тирән үкенүенә, «мин гаепле» диюенә Сания карчык бик гаҗәпләнде. «Нигә килен гаепле соң?» – дигән уй аның миен бораулап үтте.
Сания карчыкның йөрәге сыкрап-сыкрап куйды. Улы Байрас Мария-Мәрьям киленне сугыштан соң алып кайткан көннән бирле әллә нигә йөрәге сыкрый башлады шул. «Йөрәгем, йөрәккенәм!» – дип урын-җиренә барып ятты карчык...
Әтисенең корырак, кырысрак кеше булуы Мирасның шук малай булып үсүенә әллә ни комачаулык итмәде. Кече яшьтән үк үзе артыннан дөньяга килгән җиде сеңел-энекәшләрен әнисенә карашырга-үстерешергә булышты, мәктәптә дә яхшы укыды. Аның иң яраткан уен урыны – әтисенең койма буена терәтеп тактадан ясалган верстак иде. Аннан берничә адым гына ике якка ачыла торган итеп эш кораллары саклана торган тимер әрҗә Мирасны көн дә үзенә әйдәп торды. Әтисе балта остасы булганлыктан, андагы эш кораллары бихисап иде. Малай кечкенә чагыннан шул тимер әрҗә янында уйнарга, буталырга яратты. Нәни кулларына чүкеч алып, такта кисәкләренә, әтисенә охшарга тырышып, кадаклар какты: янәсе дә нидер беркетергә тырышкан булды. Мондый вакытларда Мирас борын эченнән генә моңлы көйләр дә көйли иде.
Унынчы классны тәмамлагач, яшь егет шәһәргә барып техник училищегә укырга керде. Андагы уку еллары күз ачып йомганчы үтте дә китте. Егетләрнең кулларына юлламалар биреп, төрле шәһәрләрдәге завод-фабрикаларга эшкә җибәрделәр.
Озын буйлы, таза гәүдәле, төскә-башка чибәр, кара кашлы, кара күзле, саф күңелле, аркасына биштәрен аскан, күкрәк янындагы күлмәк кесәсенә әнисенең яшь чагында төшкән фотосурәтен салып алган Мирас та, төнге поездга утырып, иртән таң атуга юлламада күрсәтелгән шәһәргә килеп тә төште. Кешеләрдән сорашып, заводның кайсы тирәдә икәнен белешеп, кадрлар бүлегенә таба юнәлде. Берничә минуттан ул чигә тирәсендәге кара чәчләре агара башлаган, илле яшьләр тирәсендәге чем-кара зур күзле, базык гәүдәле, ачык чырайлы кадрлар бүлеге җитәкчесе белән эш, яшәү шартлары турында сөйләшеп утыра иде инде.
– Шәһәр ошадымы соң, Мирас энекәш? Әллә инде өч елга гына килдеңме? Ә мин шушында туып үстем. Шәһәребез искитмәле матур иде дә бит сугышка кадәр. Урамнарны тирә-якта ак шәлен бөркәнгән зифа каеннар, мине оялтасың, карама шулчаклы дигәндәй, төп-төз карамалар, шифалы яфраклары белән юкә агачлары бизиләр иде. Бакчалардагы җимешләрнең ниндиләре генә юк! Шундый шәһәребезне җимерде, кырды, яндырды бит явыз фашист, – дип, урыныннан култык таякларына таянып, исән калган аягына басты җитәкче. Ә икенче ботындагы буш чалбар балагы сыңар калган аягының калтыравыннан җилферди иде.
– Йә, ярый, Мирас туган, күп сүз китапка яхшы, дигәндәй, иртәгә иртәнге сәгать сигездә сине эш көтә, соңга калма. Сине эшкә өйрәтү өчен үзеңнән ике яшькә генә өлкән апага беркетәм. Ә бүгенгә ял ит, урнаш, – дип тулай торак бүлмәсенең ачкычын егетнең учына салды.
Эшкә соңга каламы соң Мирас! Завод капкасыннан килеп кергәндә, чак сигезенче ярты булып килә иде.
– Хәерле иртә! Мин Бүләк булам, сезне эшкә өйрәтәчәкмен, – дигән сүзләрне ишетүгә, Мирас артына борылып карады. Аңа күк йөзе кебек зәңгәр күзләре белән бер кыз карап тора иде. Мирас кара күзләрен тутырып, аңлатып та булмый торган чамасыз, артык гаҗәпләнүдән баскан урынында таш кебек катып калды.
Менә шулай әкренләп уңган егет, Бүләкнең һәрбер әйткән сүзен тыңлап, аңлап, эш серләренә дә төшенә башлады. Шулай итеп, бер атна вакыт үткәнен сизми дә калды. Ул үзенең авылдан икәнлеген, әтисе Байрас, әнисе Мәрьям исемле икәнлекләрен, үзенең сигез бала арасында иң өлкәне булуын төшке ял вакытларында сөйләгән иде инде. Киләсе елга кызны ялга, авылга кунакка алып кайтачагы турында да әйтеп өлгерде киң күңелле егет. Чөнки Бүләкнең тыныч холкы, уңганлыгы, матурлыгы, диңгездәй зәңгәр күзләре Мирасны беренче күрүендә үк әсир иттеләр шул. Ул кызга бөтен булмышы белән гашыйк иде.
Бүген ял көне. Мирас шәһәр белән бераз танышыйм, дип урамга чыгып китте. Урамның икенче ягыннан чәчәк гөлләмәләрен күкрәгенә кысып, алтын төсендәге сары чәчләрен җәйге саф җилләргә тибрәлдереп Бүләк атлый иде. Егет ашкынып кыз ягына чыкты. Кинәт каршында пәйда булган Мирасны күреп, сискәнеп куйды кыз, дулкынланудан кып-кызыл иде ул.
– Исәнме, Бүләк! Үзең төсле матур чәчәкләрне тотып, кайда юл тотасың? – диде егет.
– Нәнәем каберенә чәчәкләр салырга зиратка баруым. Мине көтеп ятадыр, мөгаен. Атна саен янына барып торам, – дип җаваплады Бүләк.
– Мине дә үзең белән иярт булмаса.
Зират аларны сагышлы каршылады. Нинди генә агачлар юк монда! Бик күптән утыртылганнары күк йөзенә, һавага тоташкандай тоела. Кайберләре, искән җилләргә буйсынып, ботакларын иеп-иеп сәлам биргән кебекләр. Күптән түгел утыртылып, инде тамыр җәяргә дә өлгергән, әмма бу дөньяга тиз генә ияләшә алмаган тәбәнәк агачлар, кеше гомеренең бер мизгел, шулкадәр аз, кыска, чикле булуына, кеше чынлап та җиргә кунак кына булып килүенә борчылгандай, тын гына карап торалар.
Бүләк нәнәсенең кабере. Яшел төскә буялган чардуганлы кабер эчендә мәңгелеккә йокыга талган ул. Кабер өсте чистартылган, бер нинди чүп үләнен күрмәссең. Җир өсте хәтфә үлән белән каплаган. Ямь-яшел үлән өстенә җәйнең бөтен матур төсен җыйган күбәләк кунды да, кабер өстендә тыз-быз килеп йөгерүче бөҗәкләрне күзәтә башлады. Бөҗәкләр дә беләләр: чардуганнан чыкмый гына үз эшләре белән мәшгуль булып йөриләр, чөнки аларны башка җирдә таптыйлар, изәләр бит.
– Мине көттеңме, нәнәем?! Килдем, килдем, бердәнбер саклаучым, яклаучым, кадерлем минем! Менә син яраткан чәчәкләр, нәнәем, – дип Бүләк кулындагы гөлләмәне кабер өстен сак кына сыйпап салып куйды. Кабер өсте ничектер яктырып китте, әйтерсең лә, Бүләкнең нәнәсе елмайгандай итте.
Алар кайтыр юлга чыктылар. Зират капкасын ябу белән егетне бер уй борчый башлады. Нишләп, бердәнберем, нәнәем соң? Кайда соң Бүләккә җан бирүче әти-әнисе? Мирас уйланып килә торгач:
– Бүләк, нәнәең әтиеңнең әниседер, чөнки истәлек итеп куелган кабер ташына «Мәйсәрә Булатова» дип язылган иде. Син бит миңа бервакыт әнием икенче милләт кешесе дигән идең.
– Әйе, Мирас, минем әнием икенче милләт кешесе булган. Үземне белә башлаганнан бирле мин әтиемне дә, әниемне дә күргәнем булмады. Әтием татар кешесе – Зөфәр исемле булган. Сугыш яланында ятып калган. Тормыш тыныч вакытта алар мәктәп елларында ук танышып, озак кына дуслашып йөргәннәр. Әнием күрше урыс авылы кызы булган. Дуслык олы, бөек мәхәббәткә юл ачкан, күрәсең. Сугыш башланганда, әнием йөкле булып кала, әтием белән никахларын законлаштыра алмый калалар. Әтием: «Каты сугышка керәбез, бәлки бу соңгы хатым булыр, Мариям – мәңгелек мәхәббәтем минем, васыять итеп язам, берүк үти күр, мәхәббәт җимешебезне күз карасыдай сакла! Кызыбыз туса – Бүләк, улыбыз туса – Мирас исеме куярсың», – дип яза. Кызганычка каршы, чынлап та бу әтиемнең соңгы хаты була. Әнием, исемемне әтием теләге буенча Бүләк дип куйган да ул... Әмма өч әзмәвердәй улларын, газиз ирен югалту кайгысыннан кара чәчләре ап-ак төскә кергән, елаудан ике күзе дә сукырайган, ач-ялангач калган, соңгы сыерын да недоимка (дәүләт салымнарын) түләр өчен сатып җибәргән, кәлҗәмә ашап җанын саклап калган әтиемнең әнисенә мине калдырып, сугыштан кайтып килгән солдатка ияреп чыгып киткән. Әниемнән бары тик нәнәем саклап калдырган, нәнәем җан бирер алдыннан миңа тапшырган бердәнбер фотосурәте генә саклана. Мин ул фотоны һәрвакыт үзем белән йөртәм. Хәзер, хәзер, Мирас, сумкамда гына ул.
Бүләк озынча матур ак бармаклары белән кечкенә сумкасыннан сак кына Мария әнисенең еллар дәвамында шактый саргая башлаган фотосурәтен китереп чыгарды.
Фотога күз ташлау белән, Мирас баскан урынында кинәт чайкалып, «Апакаем минем!» – дип җиргә сыгылып төште. Кара җир өстенә егетнең дә түш кесәсендә генә саклап, кадерләп йөрткән, Бүләкнең кулындагы кебек, бер үк төсле фотосурәт – Мәрьям әнисенең фотосы – шуып төште.
Кинәт килеп чыккан куе, кара болытлардан яуган яңгыр астында фотосурәт ята бирде. Эре яңгыр тамчылары, әйтерсең лә, Мәрьям-Марияның рәхимсез гөнаһларын юарга тырышалар иде.
Резеда ШАКИРОВА
Фото: https://ru.freepik.com/photos/water'>Water фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com
Комментарийлар