Кызылъярда
– Бах-бах-бах! Кашкалаша, бах-бах!Кашкалаша ике чакыртып тормады. Хуҗасының бераз карлыккан тавышын ишетүгә юыртып килеп җитте дә борынын аның учына төртте.Елның елы, язга чыгып, умарталыкка күчкә...
– Бах-бах-бах! Кашкалаша, бах-бах!
Кашкалаша ике чакыртып тормады. Хуҗасының бераз карлыккан тавышын ишетүгә юыртып килеп җитте дә борынын аның учына төртте.
Елның елы, язга чыгып, умарталыкка күчкәч, көн дә кабатлана торган эш бу. Авылга кайтып килергә, йә берәр җиргә барырга кирәк булганда, Сәгыйдулла бабай әнә шулай бах-бахлап кына дәшә. Сизгер алаша исә юыртып килеп җитә дә хуҗасының уч төбеннән бер шакмак шикәрме, бер сынык ипи катысынмы калын иреннәре белән эләктереп ала. Тәмләп чәйнәгәндә яңагын, муен тирәләрен, ял төпләрен сөеп иркәләүгә рәхәтләнеп тора.
– Әйдә, Кашкалаша, кайтыйк. Бүгенгә җитеп торыр. Умарталарны чистарттык, шөкер. Иртәгә иртәрәк килеп, киртәләрне төзәтербез. Мал-туар кереп бимазаларлык булмасын.
Шулай сөйләнә-сөйләнә Сәгыйдулла бабай ат сыртына иярен салып бәйләде, җиз тәңкәләр белән бизәлгән каеш нуктаның тезгенен чишеп ял өстенә куйды, авызлыгын атның кытыршы ирененә терәде. Кашкалаша башын читкә борды, әмма артык карышып тормады, телен авызлык астында шудыргалап алгач, хуҗасына ияреп, эскәмия янына килде. Сәгыйдулла бабай башта эскәмиягә менеп басты, аннары җайлап кына ияргә атланды, аякларын өзәңгегә тыкты һәм үрелеп тезгенне тартты.
Тезген селкенүгә Кашкалаша урыныннан кузгалды, әмма бүген кайсы юлдан кайтабыз, дигәндәй, бераз гына икеләнеп тә калды. Тезген ни уңга, ни сулга тартылмагач, турыдан юыртып китеп тә барды. Бер минут та үтмәгәндер, Сәгыйдулла бабай тезгенне сулга тартты.
– Ливай, ливай!
Ат сулга, Кызылъяр сукмагына борылды.
– Уравычрак булса да, Кызылъяр астыннан чыгыйк әле, Кашкалаша. Анда кичү сайрак. Элек кенә ул җәен яткылыклары, ат йөзәрлек җирләре бар иде. Саекты Сөн, саекты. Синең тезеңнән дә артмас. Тегендә җайсызрак, баткак та. Салкын суда сине интектереп йөргәнче... Ашыкма, ашыкма. Әллә нигә быел йөрәк селкенебрәк тора әле.
Кашкалаша хуҗасының ни теләгәнен сүзләреннән түгел, аның тавышыннан, әйтелү рәвешеннән аңлады, адымнарын бераз әкренәйтә төште.
Сәгыйдулла белән кашкалар гомер-гомергә шулай бер-берсен аңлап, бер-берсен тыңлап яшәделәр.
...Сәгыйдуллага алты тулган елны әтисе Әмәкәй ярминкәсеннән кашка бия сатып алып кайткан иде. Авыл малаеның аягына басканы, артында шуганы ат өстендә.
– Бар әле, улым, бияне Сөндә коендырып мен әле, – дигән иде әтисе. – Кайткач ашарына бирерсең. Беренче тапкыр бик нык ачыктырып ашатырга кирәк аны хайванны. Шулай тизрәк ияләшә ул мал.
Сәгыйдулла базар биясенә атланып Сөн буена төште. Атны суда коендырып, рәхәтләндереп йөздерде. Өйгә кайткач улакка солы салып та бирмәкче булган иде, әтисе туктатты.
– Улым, ипи белән сыйла син аны, ипи белән. Ачыккан көе тәмлерәк ашатсаң, тизрәк ияләшә ул мал.
Әтисе өйдән бербөтен арпа ипие алып чыкты, тураклап улына бирә торды, Сәгыйдулла базар биясен шул ипи кисәкләре белән сыйлый торды. Базар биясе, нинди рәхмәт яугыры малай соң әле син, бик ачыккан идем, арпа ипиең зерә дә шәп булды бит әле, дигән төсле, башын чайкый-чайкый ашады.
– Булдымы, улым? Танавыннан ипи исе киткәнче менеп атлан да урам әйләнеп кил. Сыйлаган көе сине тыңлый да, тизрәк ияләшә дә ул мал.
Иптәш малайларын кызыктырып, базар биясенә атланып, Сәгыйдулла урам әйләнеп тә кайтты.
– Инде, улым, солы бирсәң дә була. Мәле, мәле, улакка үзең сал. Син биргәнне белеп торсын.
– Тизрәк ияләшер дисеңмени, әткәй?
– Шукланма, яме, – дип әтисе Сәгыйдулланың башыннан сыйпады.
Базар биясе кетер-кетер солы ашый. Сәгыйдулла белән әтисе аңа сокланып карап тора.
– Улым, ни исем кушабыз соң базар биясенә, ә? Актырнакмы, Алабаймы?
– Эт түгел лә ул, Актырнак булырга!
– Әй, шулаймыни? Актырнак эт кушаматымыни? Алайса ни кушаек соң? Карәле, әнкәсе, Сәгыйдулла эт кушаматы ди бит әле без әйткәнне. Аптыраган әле монда, ни уйларга да белгән юк.
Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып елмаеп алдылар.
– И, үчекләмәсәнә баланы!
– Әти, без аңа Кашкабия кушыйк.
– Бәй, бик әйбәт булыр. Әйдә, син әйткәнчә булсын, алайса. Кашкабия булсын. Кашкабия, Кашкабия! Бисмиллаһир-рахманир-рахим! Кашкабия, Кашкабия!
Әтисенә кушылып Сәгыйдулла да Кашкабияне сыйпаштырды.
– Кашкабия-ә-ү!
Кашкабия ел саен бер колын китерә торды. Барсы да үзенә охшаган кашкалар. Аларның колыннары да, колыннарының колыннары да күбесе кашка булып туалар. Сәгыйдулла шулар белән бергә үсте. Егет булып килгәндә аның үзенә дә Кашка кушаматы тактылар. Хәзер дә шул кушамат. Хәер, умарталыкта эшли башлагач, малайлар, бал белән сыйласын өчен генә Бал бабакай дип ялагайланган булдылар булуын. Ләкин ансы умарта менәр, бал алыр көннәр алдыннан гына. Ә чынлыкта Кашка Сәгыйдулласы, бетте-китте, вәссәләм! Бик яратып әйткәндә дә Кашка бабакай гына.
Авыл кешесенең бәхете ат белән, бәхетсезлеге атсызлыкта. Сәгыйдуллаларны Кашкабия нәселе бәхетле итте. Шул Кашкабия нәселе Сабирасы белән таныштырды, кавыштырды.
Ансы инде аның җитмеш еллар элек булган хәл.
Сөн елгасының борылып ага торган бер җирендә, Кызылъяр янындагы болынлыкта ел саен җыен үткәрәләр. Кем җыен ди, кем – сабантуй. Татар җыенының ни күркәм бәйрәм икәнен татар үзе генә белә. Йөгереш, көрәш, ат чабышы...
Кашкабия дә ат чабышында ел саен катнаша килде. Алай әллә ни чабышкы ат дип булмый иде бияне. Беренчегә чыкмаса да, ахырга калып хуҗасын хур иткәне дә булмады.
Ул елны Сәгыйдулла Кашкабиягә менеп чабышта үзе катнашты. Ни хикмәт, моңа чаклы булмаган хәл – җыен мәйданына Кашкабия беренче килеп җитте. Чабып килүче ат муенына чигүле сөлгене чак-чак ыргытып өлгерделәр. Төп бүләкне – пөхтәләп, бизәп, матурлап эшләнгән каешлы камытны исә бераз гына соңрак мәйдан уртасында тапшырдылар.
Бүләкне күрше авыл камытчысы Хәсән ага үзе эшләгәнне һәркем белә иде. Ә менә чигүле сөлге кайсы чибәр эше икән? Гүзәл кызның күз нурлары төшкәнме аңа, уңган бер киленнекеме?
Күп тә үтми ансы да ачыкланды. Хикмәт өстенә хикмәт, дигәндәй, сөлге иясе Хәсән останың кызы Сабира матур икән.
– Хәсән абзыйларның ике бүләген алдың. Бүләк ике булмый. Бер йә өч була. Өченчесен дә кулыңа төшер, – диде Сәгыйдуллага чыбык очы кодача апасы Филисә. – Сабира тиклем дә уңган кызны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
– Ничек инде, мин бит аны бер дә белмим...
Филисә кодача тоткан җиреннән сындырмый, тешләгән җирдән өзми кала торган хатын түгел. Бу юлы да Сәгыйдуллага авыз ачарга ирек бирмәде.
–Белмәсәң белерсең. Авызыңны ачып утырсаң белми дә калырсың. Ашъяулыкка төреп кулыңа китереп тоттырмаслар сиңа кызны. Ә-әнә утыра арбада. Кашкаңны куй да хәзер үк янына бар. Әй, юк, Кашкаңны җитәклә дә бергә киттек. Әйдә, әйдә, ник тораташ булып каттың? Менә, Сабиракай, диген, сөлгең миңа бүләккә чыкты бит әле, диген. Бигрәкләр дә матур чиккәнсең, диген, үзеңне дә күрәсем килде бит әле диген. Кызлар кыю егетләрне ярата ул. Җебеп торма, телеңдә сандугач сайрат.
Сәгыйдулла Филисә кодачага, Кашкабия Сәгыйдуллага иярде.
– Тукта, ашыкма, күрмисеңмени, әнә, арба янына Хәсән абзый үзе килде. Нидер актарына. Әлегә безгә аның кирәге юк. Артык кисәү. Әһә, китте. Ни карап торасың, әйдә тизрәк.
Сабира утырып торучы хуш исле печән салынган арба янына килгәч, Филисә кодачаның теленнән ялгыз сандугач кына түгел, куш былбыллар оча башлады.
– И, Сабира, күрми дә торам, синмени әле бу? Бигрәкләр дә әйбәт булды бит әле бу! Хәсән абый кая китте? Әнкәң килмәдемени? Ярар, ярар, аларның булмавы бик әйбәт бит әле ул. Менә бит, Сабира, син чиккән сөлге Сәгыйдуллага туры килде бит әле. Сәгыйдулла әйтә, бигрәкләр дә уңган кыз чиккән икән бу сөлгене, ди. Шул кызны күреп танышасым килә, табып күрештер әле дип буып кына алды бит. Вакытым да бер генә дә юк ие, югыйсә. Ничек тыңламыйсың инде мондый батыр егетнең сүзен. Моның чаклы да уңган, моның чаклы да батыр, моның чаклы да булган егетнең сүзен аяк астына салып таптасаң, кит аннан, адәм тәганәсе булырсың. Килдек әле менә. Хәсән абзый хакына, синең хакка гына килдем. Син чиккәнсеңдер бит бу сөлгене, бигрәкләр дә матур чиккәнсең. Ничекләр шул чаклы оста чиктең аны?
– И, аны гына инде...
Сабира теле белән шулай дип әйтсә дә, күңелендә, тәгаен, бу гына түгел иде.
– Сәгыйдулла, нигә анда торасың? Кил якынрак. Күрәсем килә, күрәсем килә, рәхмәт әйтәсем килә, дип үзең теңкәмә тидең бит. Кил, таныш, сүзеңне әйт.
– Рәхмәт инде, Сабира...
Шуның белән Сәгыйдулланың теле тотлыкты. Ләкин кыз өчен шунсы да җитә калды. Сабира кызарды, керфеген түбән төшерде, нәфис куллары белән бер үлән сабагын бөгәрли башлады. Ләм-мим сүз ычкындырмады. Сәгыйдулланың да күзенә сөлге хуҗасының алсу бармакларыннан һәм шул бармаклар бөгәрли торган үлән сабагыннан башка берни дә күренмәде.
Ул арада Филисә кодача әле Кашкабия алдына чыкты, әле арба артыннан әйләнеп килде. Егет белән кызның сүзсез басып торуларының сәбәбен дә яхшы аңлый иде ул, алай-болай әти-әниләре килеп чыкмасын дип саклануы да иде.
– Сөйләшеп тә бетердегезмени? Бигрәкләр дә тиз тоткансыз тагын. Ярар, хәзергә җитеп торыр. Бөтен сүзне беренче күрешүдә үк сөйләшеп бетермиләр аны. Кич шушында уенга чыгарсыз. Хәсән абзыйдан сорап бер-ике көнгә утырмага алып калам үзеңне. Каласыңмы, Сабира? Бәй, калмыйча! Әйдә, Сәгыйдулла, монда озаклап тормыйк, кеше-караның әллә ни уйлавы бар. Кичке уенга үземә ияреп чыгарсың, үземә ияреп кайтырсың, бер дә курыкма, Сабира.
Филисә кодача апасының әйтүе әйтү булды, эшләве эшләү булды. Менә шушы Кызылъяр болынлыгындагы беренче кич үк язмышларын хәл итте аларның. Иген-кураны җыеп алгач, көзгә туйларын да ясадылар.
Еллар үтә торды, Кашкабия нәселеннән кашка колыннар туа торды. Сәгыйдулла белән Сабираның да башта беренчеләре Шәрхемулла, аның арты Шәрхәптулла, аның арты Гайнулла, аның арты Гыйниятулла, аның арты Лотфулла, аның арты Фазулла, аның арты Хәбирә дөньяга килде. Алты малай, бер кызның кендек әбисе Филисә кодача, монсы төпчегегез, бәхетле булсыннар, диде. Ансы колхоз оешып таралган, яңадан оешкан ел. Шул елны Кашкабия колынының колыны яңа Кашкабия дә колхоз утарына күчте. Утарга күчерсә дә Сәгыйдулла Кашкабияне берәүдән дә җиктермәде. Шәрхемулла, Шәрхәптуллалар да кашка атларны гел үзләре җиктеләр. Инде менә сиксән ел шул Кашкабия нәселе килә.
Колыннар да шушы Кызылъяр болынлыгында ат булып җитеште, малайлар да шушында аунап-тәгәрәп ир-егет булып үсте. Кызылъяр болынлыгы – ул Сәгыйдулла белән Сабираның шатлыгы. Кызылъяр болынлыгы – ул ир белән хатынның олы хәсрәте. Буй җиткән олы уллары Шәрхемулланы кашкасын җигеп буранлы төндә шушыннан кайтканда бүреләр талап үтерде. Ул чакта башлары балта белән ярылган ике бүрене, канга баткан Шәрхемулла гәүдәсен һәм кашка атның сөякләрен кар астыннан чокып алдылар.
Әнә ул болынлык, ә-әнә генә. Югыйсә, авыл да ерак түгел. Сөннең теге ягында гына Алкаби тавы. Тау артында гына авыл. Күп тә калмаган булган да бит, нишләмәк кирәк, язмыштыр...
Алкаби ягына карагач Сәгыйдулла тау башында кешеләрне күреп алды. Егетләр дияргә әле иртәрәк, малайлар дисәң ачулары килә торган яшүсмерләр болар. Сөндә боз киткәннән башлап, көннәр җылынганчы тау башы аларныкы инде.
Шөкер, Сәгыйдулланың күзе бик шәп күрә. Тугызынчы дистәсен тутырып килсә дә, гәзит укыганда күзлек кигәне юк. Менә шул йөрәк кенә быел нигәдер ялгышрак селкенеп куйгалый. Балалары, оныклары бик кыстагач духтырга күренгән иде дә, ансы да юньле-рәтле сүз әйтмәде.
– Йөрәгеңә көч китермә, – диде ул. – Сине әле һаман атка атланып йөри диләр, дөресме шул?
– Әйткәч дөрестер инде.
– Чабуыңнан тукта. Йөрәкне бик җилкендерә бит ул. Үзем дә беләм. Мотоциклга утырсам, куган саен куасы гына килеп тора. Арбага төш.
– Арбасы сиңа калсын инде, улым. Мин шул ияргә күнеккән.
Үзе шулай шаярткан иде дә Сәгыйдулла бабай, икенче көнне үк докторның хаклы икәнен аңлады. Умарталарны чыгарган көнне авылга чаптырып кайтмакчы иде, йөрәге ярсуга түзә алмыйча, кашканы ярты юлда ук тыярга туры килде. Бүген дә шулайрак...
– Әкеренрәк, Кашкалаша, әкренрәк... Кайсы ул анда Алкабинең текә ярыннан тәгәрәп төшеп килә? Кем баласы ул? Фазулла оныгы түгелме соң? Туктар әмәле юк бит инде моның. Сөнгә чума бит инде бу. Йә салкын суда көзән җыерып харап була, йә шарлавыкка эләгеп тончыга бит бу. Җәй көне каз йөзәрлек кенә булса да, язгы ташудан соң хәтәр дуамал кылана бит әле ул Сөн дигәнең. Төште. Егылды. Әнә ага, и бала! Үзе йөзеп маташкан була, и бичара! Йөзүе генә әллә ничек көчек йөзүе төслерәк чыга. Дүрт яшьлек баладан ни көтәсең тагын! Пир-ред, Кашкалаша!
Сәгыйдулла бабай өзәңге тимере белән Кашалашаның кабыргасына бәреп алды. Хуҗасының һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән ни әйтергә теләгәнен аңлаучы Кашкалаша аткан ук булып алга омтылды.
Кешенең уйлары бар нәрсәдән дә тизрәк оча. Бу мизгелләрдә Сәгыйдулла бабай белән дә шулайрак булды.
Кызылъяр астындагы сукмакка, сулга борылсак, соңга калабыз, дип уйлап алды ул. Ага-йөзә килүче бала шарлавыктан упкынга эләгәчәк. Анда инде син аны коткарам дисәң дә коткара алмыйсың. Турыдан, Кызылъярның үзенә... Әһә, әнә, Алкаби башындагылар да күреп алды баланы, чабышып төшәләр. Юк, аралары ерак, болар өлгерми, харап була бала. Турыга, Кызылъярның үзенә... Ныграк, Кашкалаша, ныграк! Син дә җан иясе бит. Җанлы җанлыны коткарыр. Җансыз җанлының җанын алыр. Сөн – җансыз, син – җанлы, Кашкалаша. Шәбрәк, Кашкалаша, Кызылъярның үзенә...
Анда чабып та нишлисең! Ике дилбегә озынлыгы җитми торган биек ярдан ничек төшәсең? Кашкалаша белән бергә сикерергәме? Ул, бахыр, карышмаячак, сикерәчәк. Хайванны харап итәргәме? Их, йөрәк кенә чыдасын. Ярга җиткәнче чыда, йөрәгем, чыда. Күп калмады, утыз-кырык адым гына. Пиред, Кашкалаша!
– Правай, Кашкалаша!
Сәгыйдулла бабай кинәт кенә уң тезгенне тартты. Кашкалаша борылган арада уң аягын өзәңгедән ычкындырды. Әмма сулын тиз генә арындыра алмады. Шул сәбәпле генә, чабып килгән шәпкә ярдан сикермәкче булса да, барып чыкмады, сул җилкәсе белән яр читенә килеп бәрелде.
Ядәч сөягемне сындырдым, йөрәк эшли, дип уйлады ул Кызылъярдан Сөн суына очканда. Монда су тирән түгел, шарлавыкның да тынычланган җире. Аягөсте төшәсе иде бит, ә...
Язның болганчык салкын суы тәнен чеметтереп алуын әллә сизде, әллә сизмәде Сәгыйдулла бабай. Әмма тагын кайсыдыр сөяге сынуын үзе дә тойды. Бер кулы белән яр читендәге тал тамырын умырып тотарга да, икенчесен агып килүче балага сузарга да өлгерде ул.
Чабышып килеп җиткән малай-егетләр су читендә тыпырчынучы баланы бабасы кулыннан каерып алдылар.
Кызылъяр өстендә, нигә минем тезгенне тарттың, бергә сикергән булыр идек бит, дигән сыман Кашкалаша кешни. Су читендә аңын җуйган Бал бабакай.
Чәрдәкләнгән сөякләре ялганырмы? Ярсу йөрәге бу авырлыкны күтәрә алырмы?
Әлегә моны беркемдә белми.

Индус СИРМАТОВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар