Кычыткан әчесе
Илдар яшәгән урамга борылуга, иң беренче Фәния апалар йорты тора.
Мишәр ягыннан килен булып төшеп, бөтен гомерен шушында яшәсә дә, Фәния апа мишәрлеген югалтмады. Инде сиксәнне узса да, төсен җуймаган бу карчык авыл урамына борылган һәр машинаны, һәр җәяүлене капка төбендә беренче каршы алып, киткәндә, озатып кала иде. Дүрт бала табып үстерсә дә, ялгызы яшәп, ялгызлыгын капка төбендә утырып үткәрде ул.
Үз әнисе үлгәннән соң, аңарда әнисе чалымнарын күрә иде Илдар. Киеме дә әнисенеке кебек. Шундый ук күлмәк, аныкына охшаш яулык. Алай дисәң, авылда бөтенесендә бертөсле кием инде. Ә менә холыклары... Бер-берсенә охшаш холык бик сирәк. Фәния апада сыгылмый-бөгелми торган нык холык. Очкыннар чәчеп торган үткен тел. Илдар аны күбрәк шул яклары белән әнисенә охшатты бугай. Ул да холык-фигыле, нечкә җаны белән булыр-булмас мишәреңне егып сала торган иде. Шуңа да якын булгандыр. Бер кайтуларында Фәния апа, гадәтенчә, капка төбендә утыра иде. Баш кагып исәнләшкәч, хатыны: «Шушы апаны әнигә охшатам», – дип куйды. Илдарның бик күңеле булды әлеге сүзгә.
...Бу шимбәдә дә Илдар, гаиләсен алып, авылга кайтты. Апрель ае үз өлешенә тигән йомгакны чорнап, майга юл бирергә хәзерләнеп йөргән көннәр. Зират каеннары, яшел челтәр шәлләрен иңнәренә салып, карт наратлар ышыгыннан кояшны күзли. Капка төбендәге бәпкә үләннәренә тузан кунарга өлгермәгән, ә тәүге яңгыр берәр атна элек бар дөньяны юып алган иде. Койма буендагы кычытканнар, бу җирнең хуҗасы икәнлекләренә нык ышанган хәлдә, көннән-көн югары үрмәлиләр.
Алар урамыннан да тыныч, алар урамыннан да матур урам юктыр авылда. Исәнләшә-күрешә, уең белән һәр капка саен «туктап» кайтасың. Әнә Шакир абыйның төпчеге нинди йорт җиткереп куйды. Әбиләр күрсә, гүрнәчә кебек, дип тел шартлатыр иде. Илдар мәктәпкә йөргән чакта, көзен, төймә кадәр генә кып-кызыл кыргый алма булыр иде бакчаларында. Колач җитмәс топольләр, каеннар. Бер почмакта хәтта юкә белән имәнгә кадәр бар. Шул кыргый бакчада, зәңгәргә буяган шактый зур өйләреннән дә алга чыгып, ачылмалы тәрәзле, матур гына мунчалары утыра. Киң генә, озын, калын идән тактасыннан ясап куйган утыргычта, уклау йоткандай төп-төз Шакир абый утырыр иде. Нык, таза, калын муенлы; чәче кырып алынган, башына кара бәрхет түбәтәй кигән, кулларын тез өстенә салган, кәкре башлы таягын янына сөяп куйган. Илдар белгән дәвердә, янында гел карчыгы Сәкинә апа булыр иде. Нәкъ шулай, кәкрәйми-бөкрәйми, шәм кебек утырыр иде карты янәшәсендә. Алар инде күптән, икесе дә бер ай эчендә, капка төбендәге эскәмиядән күренеп торган «бабалары йорты»на күченделәр. Ә нигезләре гөр килеп яңарып, яшәреп тора.
Гөлфия апаның да Саматы йорт яңартып, виноградларга кадәр үстереп яши. Үзе дә әле ул кызлар кебек: май да басмый, биле дә юанаймый. Бәрәңге бакчасын өюне дә башкаларга ышанып тапшырмый. Биергә чыккан кызлар кебек, яулыгын чөеп бәйли, күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып куя да, ду китереп, бакчада эшли. Шуларның бөтенесен сагынып кайта Илдар авылга. Әнә, гомер буе шәһәрдә яшәделәр дә, Минәсгать абый белән Миңзифа апа да монда кайтты. Әтиләре Гайфи бабайдан калган өйне яңартып, гөл иттеләр. Хәзер балалары алар янына авылга кайтып йөри, Илдарлар кебек. Алар кебек, дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер: Илдар туган-үскән йортына кайта, ә Минәсгатьнекеләр – атасы йортына. Аерма бар!
Капка төбенә кайтып туктаганчы, әллә ниләр уйлап бетерде Илдар. Бу уй дигәнең, тизлек ягыннан теләсә нинди «иномарканың» борынына чиртә.
Машинадан төшеп, әйберләрен ишек төбенә китереп куюга, дүртесе дүрт якка сибелде. Илдар, тавыкларын чыгарырга, абзарга кереп китте, хатыны бакчага таба атлады. Ә балаларга авылда иркенлек – Әдилә күрше кызы Диана янына, Булат исә күршеләрнең эте Тайсын янына чапты. Бу үзенә күрә бер «разведка» гына. Өйгә кереп, киемнәрне алыштырганнан соң, ашап-эчеп, һәркем үз эшенә тотына.
Язын йорт тирәсендә, бакчада эш бетә торган түгел инде. Кыштан соң чүп җыярга, казырга, тырмаларга, түтәл ясарга... Су буендагы таллардан килгән әчкелтем кайры, үги ана чәчәге, койма буендагы кычыткан исләре башларны әйләндерә.
– Әти, мин бу кипкән яфракларны, чүпләрне бәрәңге бакчасына чыгарып яндырсам, төтене комачауламасмы икән? – диде, баз куышы артында кайнашкан Булат.
– Тукта, ашыкмый тор. Кичрәк яндырырсың, – дип, Илдар сарайга таба атлады.
Алар бакчада йөргән арада, капка төпләрен аз гына узып, чишмәгә төшә торган тыкрык башына җиңел машина килеп туктаган икән.
Илдар, сарайга бара торган җиреннән борылып, өйгә кереп китте.
– Кемнәр ул? – диде, ишектән керә-керешли.
– Авылны сагынып кайтучылар су буена, чишмәгә төшкәннәр. Балачакларын эзләп йөрүчеләр.
Хатыны, атна эчендә җыелган тузаннарны сөртеп, идән юарга әзерләнеп йөри иде.
– Ят машина күргәч, әллә безгә берәрсе килдеме, дигән идем, – дип, чыгарга борылды Илдар.
– Ата-аналары үлгәч, малай белән киленгә калмасын, дип, кызлар йортны саттырды бит. Хәзер йөриләр үзләре, капка каккан эт кебек, күршедән-күршегә, бер чишмәдән икенчесенә. Имеш, авылның кычытканын да сагыналар...
Гөлиянең тавышында ачу катыш эчке бер әрнүле кызгану чагылып китте.
Илдар хатынын тыңлап бетермәде, ишек алдына чыкты. Сарайга барганда, урамда мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышларга башын күтәрде.
– Исәнмесез, – диде, үсмер кызларның берсе Илдарны күреп.
– Әйбәт кенә әле, – дип, тавышын күтәребрәк җавап кайтарды ул. Бик фырт кына киенгән ике ханым белән ике җиткән кыз, Илдар белән исәнләшкән үсмер кызга ияреп, баш кагып кына узып киттеләр. Һәрберсе кулларына литр ярымлы икешәр пластик шешәдә чишмә суы тоткан. Ханымнарның яшьрәге кара күзлек кигән, пультка басып кына машинасының багажнигын ачты, җайлап кына шешәләрне тезеп куйдылар. Яшьләр артка, ханымнар алга утыргач, өлгергән чия төсендәге «КИА», бәбкә үләннәренә аксыл төтен тасмасы сузып, җай гына кузгалып китте. Машинада китүчеләр Фәния апаныкылар иде.
Машина артыннан сузылган төтен тасмасына уралып, Илдарның уйлары Фәния кызлары артыннан китте.
...Фәния апаны мәңгелеккә урнаштырып, өйгә кайтканда, әниләрен озатып калган өч кыз, төп йортның алдагы язмышын хәл итеп куйган иде инде. Аралашып йөргән күрше Резидәдә ашап-эчеп чыкканнан соң, туган-тумача, кардәш-ыру таралып бетте. Нуры сүнгән, хуҗабикәсен югалткан буш өйнең капка төбендә дүрт бала – Фәния апаның өч кызы белән бердән-бер улы Таһир, килен-кияүләр һәм койма буеның хуҗалары – көлтә-көлтә кычытканнар гына торып калды. Җыеп, юып чыгарган буш өйгә берәүнең дә керәсе килмәде.
– Менә, сеңелләрем, бөтенләй ятим калдык. Әйдәгез, бераз утырыйк әле капка төбендә, – дип, Таһир сеңелләренә күтәрелеп карады. Кызлар, берсүзсез абыйларына ияреп, капка төбендәге эскәмиягә утырдылар.
– Авыл белән бәйләп торучы җеп тә өзелде, – диде дә Хәлимә елап җибәрде.
– Нишләп өзелсен ди, өй бар бит. Көтеп торырга әни булмаса да, әти-әни яшәгән, без үскән шушы йорт бар. Ул өзми безне, – дип, Таһир туганнарына борылды.
– Җидесен үткәрәбез дә, кеше табылуга, сатабыз өйне, – диде Халисә урыныннан торып һәм капка баганасына сөялде.
– Ничек сатабыз... сатасыз? – дип, аптыраудан хәтта тотлыгып куйды Таһир.
– Шулай. Кемгә кирәк бу череп беткән йорт. Олы апа Себердән мәңге монда, авылга, кайтып утырмый хәзер. Хәлимә апа кайтмый. Минем үз йортым. Миңа кирәкми. Кайнана үзе белән каберенә алып китмәде. Өстенә чардуган итеп тә кормадык. Синең марҗаң монда кайтып утырамы? Гомердә дә юк. Шулай булгач, кемгә кирәк? Ишек алдында кычыткан үстереп ятаргамы? Бабачы черегенә әйләнеп, яраксызга калганчы сатып котылырга кирәк. Аз булса да акчасы булыр.
Халисә, автоматтан сиптергән кебек, туктап та тормыйча, тезде генә. Тын да алмады бугай. Үзе, бертуктаусыз, ире әле генә зираттан алып кайтып биргән, әниләрен гүргә иңдергән шадра сөлгене боргычлый иде.
Ике кияү келәт буенда нидер гапләшкән арада, килен, юган керләрне элеп, өйгә кереп китте.
– Ай-яй, сеңелем, бигрәк оста сөйлисең син... Каян моның кадәр өйрәндең? Синнән олы апаңнар дәшми тора. Син алардан узып сөйлисең, – диде Таһир, тынычлык сакларга тырышып.
– Абый, син ачуланма инде. Яшь бит әле, төксерәк тә килеп чыккандыр. Әнине озатып, өйләрне юганда, шулай сөйләшкән идек шул, – диде олылары Сания.
– Димәк, абыегыз белән исәпләшеп торуны кирәк санамадыгыз, – диде Таһир, чын йөрәгеннән рәнҗеп. – Марҗа имеш. Менә хикмәт нәрсәдә икә-ә-ә-ә-н. Кайтып утырмасак, кайтып-китеп йөрер идек. Әнә бит, кычытканның да үз урыны, үз нигезе бар.
Әчеттереп чагуына да игътибар итмичә, Таһир утыргыч читендәге кычытканнарны сыйпап алды. Тик аны җөпләп сүз әйтүче булмады. «Үзегез теләсә нишләгез» – дигәндәй, ике кияүнең берсе дә сүзгә катышмады. Сеңелләр дә, әллә авыр хәсрәттән, әллә абыйларыннан уңайсызланып, башларын игән килеш утыра бирделәр. Тоня гына, һаман үзенә эш табып, бер өйгә, бер тышка йөри иде.
– Тоня кайтмасын, дип сатарга булдыгыз инде алайса. Кайтып, әнине мунчалар керткәндә, пешереп ашатканда, юып кидергәндә сез кайда идегез соң, сеңелләрем? – дип, Таһир утырган урыныннан авыр гына кузгалды. Нидер эзләгәндәй, башта каршыдагы Чагыл тауга, аннан, борылып, әле кичә генә әнисе белән басып торган капка төбенә күз ташлады, озак итеп өйләренә карап торды.
– Сатып җибәрергә бер дә соң булмас, сеңелләр. Торсын. Җәйләрен шулай бергәләп җыелырбыз. Үзебез тәгәрәп үскән нигез-йорт бит. Бер генә дә кызганыч түгелмени сезгә? Бер генә дә шушы кычытканлы койма буенда, капка төбендәге әни утырган шушы эскәмиягә утырасыгыз килмәс дисезме? Шушы әчеттергән кычытканнар сагындырмасмы?
Таһир, теләктәшлек көтеп, Сания белән Хәлимәгә карады. Алар исә: «Ул хәл итә», – дигән кебек, башларын кече сеңелләренә бордылар.
– Ничек инде бөтенебезгә булсын, абый. Бөтенебезнеке – ул бит инде берәүнеке дә түгел дигән сүз. Аны кем карый? Ярый әни булганда карап торды йортны, – дип, Халисә абыйсыннан бушаган урынга килеп утырды.
– Алайса, үземә яздырыйк. Йорт элек-электән ир балага калган. Кайтып йөрерсез, кунак булырсыз, – диде ул, һаман да өметен өзмичә.
– Әйтәм бит, аларның Тоня белән йортка хуҗа буласылары килә, дип! – Халисә, сикереп торып, апаларына карады.
– Хәзер, марҗага йорт бирәбез ди. Тотсын капчыгын, – дип, ишек алдына кереп китте.
Алга таба сүз көрәштерү урынсыз иде. Таһир бер сүз дә дәшмәде.
– Туктагыз инде, күршеләрдән оят, әйдәгез өйгә керик, ичмасам, – диде Сания, яшьләрен сөртеп.
Ай да үтмәде, Фәния йортына Чирмешән ягыннан өч балалы яшь гаилә күченеп килде. «Изге урын буш тормый, бер мишәр урынына икенчесе күченеп килде», – дип елмаешты күршеләр. Гаиләсен алып килгәнче, әбинең «аламаларын» ике КамАЗ төяп, шәһәр чүплегенә илтте Сәет. Аннан гаиләсен алып килде. Бик уңган мишәр булып чыкты: ярты ел дигәндә, юан-юан нарат бүрәнәдән әзер бура алып күтәрде.
...Зират каеннары шәлләрен алыштырган бер көнне Бөгелмәдән Таһирны алып кайтып, Фәния карчыктан ике кеше аша гына урнаштырып куйдылар. Тоняның, ирен мәңгелеккә туган нигезенә алып кайтып, әле ярты ел элек кенә әнисен озаткан капка төбеннән генә булса да озатасы килә иде. Каен сеңелләре дә, шулай эшлик, дисәләр дә, Тоня ирен туп-туры зиратка алып кайтты. Чөнки, әнисен җирләп киткәндә, Таһир кат-кат: «Алай-болай була калсам, мине, әзерләп, турыдан зиратка гына алып кайтасың», – дип тукып кайтты. Шуңа күрә, Тоня иренең туганнары алдында начар булса булды, Таһирның сүзен үтәде.
Зират капкасы төбенә озатырга килгән күрше-тирә хатын-кызларга әзерләп кайткан сәдакаларын таратты, мәчет өчен дип, бер меңлекне мулланың кулына тоттырды да, Тоня, түбән иелгән башын күтәрмичә генә, машинага кереп утырып, китеп барды.
...Берсеннән берсе затлырак өч чит ил машинасы кайчандыр Фәния карчык яшәгән йорт каршына килеп туктады. Сания дә, Хәлимә дә ирләре, балалары белән машинадан төшеп, ымсынып, туган йортларына карап торганда, алар янына күрше Гөлфия карчык килеп басты.
– Эш көне бит. Бу вакытта эштә шул алар. Өйдә чаклары туры килсә, өегезне бер күреп чыгар идегез. Хатыны бик ачык. Килгәч тә, йортка дип Коръән укыттылар. Әбиегезгә дә, әти-әниегезгә дә, атап, дога кылдыртты, – дип, карашын астан өскә йөртеп, Фәниянең кызларына карады. – Машиналарыгыз бигрәк кыйбатлы күренә, әниегезнең өен саткан акчага алгансыздыр инде. Кара, Халисә күренми, әллә кайтмадымы?
– Кайтты, кайтты, Гөлфия апа. Кайгырма, – дип, моңа кадәр машинасыннан төшми утырган Халисә, үз дәрәҗәсен белеп кенә, апалары янына килде.
– И-и-и, монда икәнсең. Апаңнар янында күренмәгәч, әллә абыеңны озатырга кайтмадыңмы дип торам.
Гөлфия үзе шулай диде, үзе Халисәгә күтәрелеп тә карамады.
– Өегезне әрәм иттегез шул. Кереп, берәр чынаяк чәй эчеп китсәң дә рәхәт була бит ул әти-әни йортында. Исләренә кадәр башка бит туган йортның. Инде менә үземнең үләр вакыт җитте, шулай булса да «әниләргә барам» дип, төп йорттагы киленгә – Гүзәл апаңнарга барам әле. Әни дә юк, энем дә. Алланың рәхмәтләре генә яусын киленгә. Туган йорт җылысына җылынып кайтам. Карагыз инде, мин дә сүз белән сыйлыйм тагын. Әйдәгез, берәр чынаяк чәй эчеп чыгарсыз. Әйдәгез, әйдә, авылга кайтып чәй дә эчми китмиләр инде, – дип, кызларны ияртеп кереп китте. Аларга кияүләр иярде.
Ярты сәгать эчендә кызлар-кияүләр, күрше апаларына рәхмәт әйтеп, әйләнеп тә чыктылар.
Матур ридикюльләрен тоткан кызлар машиналарына җайлап утырып беткәндә генә, капка төбендә басып торган Гөлфия ике кулы белән ботларына чабып:
– Аллам гына икән, туктагыз, тукта, – дип кычкырып җибәрде.
Сания әле һаман машинага утырмыйча, үзләренең өйләренә карап тора иде, кисәк кычкырып җибәргән тавышка «дерт»ләп куйды.
– Туктагыз, тукта, хәзер, – диде дә, Гөлфия, ашыга-кабалана, алъяпкыч кесәсен капшарга тотынды. – Таһирны ишеткәч тә, онытылмасын дип, кичә үк кесәгә салып куйган идем. Өегезне алган Сәетнең хатыны биргән иде, сезгә дип. Клеенка астыннан килеп чыкты, ди. Мә, Сания, ал. Эчендә нәрсәдер, ачып карамадым.
Сания калтыранган куллары белән урталай бөкләнгән дәфтәр битен ачты. Ул, әнисенең көчсез бармаклары белән язылган язуга карап торды да, хәле китеп, машина ишегенә барып тотынды. Хәлимә белән Халисә, ашыгып, апалары янына килделәр. Сания, язуны сүзсез генә сеңелләренә сузды.
«Улым! Йортны сатма, нигезне таратма. Син – абый кеше, кызлар син әйткәнне тыңлар. Әниең».
Өч адым гына ара, тик үткәнгә юл ябылган. Үткәнгә генәме, каршыда торган туган йортка юл бикле.
Әчеттереп чага торган кычытканнар исә, берни булмагандай, үз нигезләренә үзләре хуҗа булып, утыра бирәләр иде.
Рәфкать ШАҺИЕВ
Фото: https://vk.com/albums-138833265?z=photo-138833265_457241463%2Fphotos-138833265
«Мәйдан» № 4, 2019 ел
Комментарийлар