Логотип «Мәйдан» журналы

«Күзләреңдә бәби бар»

Бүген Зәйтүнәнең ял көне. Кызын бакчадан үзе барып алды.

Юл уңаенда универмагтан Гүзәлгә җиләкле күлмәк кидерелгән, зәңгәр күзле, озын керфекле курчак сатып алдылар. Кызның куанычы эченә сыймады. Курчак, күзләрен ача-йома, тавыш бирә иде.
– Сүләсә, әни, – дип шатланды Гүзәл.
– Сиңа рәхмәт әйтә ул, – диде Зәйтүнә.
– Нигә?
– Сатып алган өчен.
Гүзәл бер мәлгә тынып калды Һәм:
– Син мине сатып алганда, мин сиңа рәхмәт әйттемме, әни? – диде.
Зәйтүнә ирексездән көлеп куйды.
– Әйттең, әйттең, – диде аннары.
Ишегалдында малайлар ду кубып хоккей уйныйлар иде. «Миңа җибәр, Сергей! Пас бир, Рөстәм! Го-о-ол!» Кадап куйган ике таяк арасыннан, ягъни капкадан тәгәрәп үткән туң бәрәңге койма тактасына дыңгылдап бәрелде. Кабыклары суелып чукылган бәрәңгенең тагын бер зур кисәге чуендай кителеп читкә очты.
Шул бәрәңге Зәйтүнәгә бала чагының бер көнен искә төшерде. Йөрәге кысылып, чәнчеп куйды. Барган җиреннән тукталды. Уен дәрте белән кызган малайларга: «Туктагыз! Бәрәңге белән уйнамагыз!» – дип кычкырырга теләде. Әмма ниндидер бер эчке дулкынлану аны тыеп торды. Малайлар үзләренекен итте, уңнан да, сулдан да бәрделәр. НиҺаять, бәрәңге таралды...
...Балалыкта ул да, Гүзәл кебек, курчак уйнарга ярата иде. Беркөнне эшкә киткәндә әнисе аңа: «Өйдән чыкма, кызым, әйбәт кенә уйнап утыр, яме!» – диде. Ул, риза булып, өй саклап калды. Чүпрәккә төргән курчагын алып уйный башлады. Курчак дигәннән, ул вакытта хәзергедәй күзләрен йомып «сөйләшә» белә торганнары юк иде. Булса да, Шәтке авылына кайчан килеп җитәр иде әле ул? Чөнки бу кырык дүртенче елга туры килде. Аның яраткан курчагы агач тукмак кына иде бит.
Шулай «курчагы» белән идән уртасында уйнап утырганда, һич көтмәгәндә ишек ачылып китте, аннан сәләмә киемле, иңенә зур янчык аскан бер хатын килеп керде. Зәйтүнә, курчагын кулына тотып, торып басты. Куркып калды.
Бу хәлне күргән әлеге хатын:
– Курыкма, кызым, мин хәер сорашучы гына... – диде һәм сорап куйды: – Әниең кайда соң?
– Ул эс-тә, – диде Зәйтүнә, шикләнә төшеп.
– Алаймыни...
Хәерче хатын, сагаеп, үз гозерен әйтте:
– Миңа бер генә телем ипиегез булмасмы соң, кызым?
– Әпи-не әни алып кайтмаган әле.
Зәйтүнәнең җавабы сүлпән чыкты, тавышыннан үзенең дә ашыйсы килгәнлеге сизелде.
Хәерче хатынның күзләре мич аралыгындагы бәрәңгеләргә төште.
– И-и, нинди матур бәрәңгеләрегез бар икән... Җәннәт сые инде бу, җәннәт сые...
Ул шулай диде дә, җәһәт кенә атлап, бәрәңгеләр янына килеп чүгәләде, аларны янчыгына тутыра башлады.
– Берәү, икәү, өчәү...
Кара, туктамый да!..
Кызчыкның түземлеге бетте.
– Безгә калмый ич! – диде ул ачыргаланып.
– Әниең тагын алып кайтыр әле, кызым, алып кайтыр...
Хәерче хатын сөйләнә-сөйләнә, бар булган бәрәңгеләрне ялт иттерде. Ишектән чыгып киткәндә, күлмәк итәге генә бөтерелеп калды. Өйалды ишеге келәсе шакылдап ябылуга, аяк тавышлары тыкрыкка таба китеп югалды. Зәйтүнә тәрәзәгә килеп караганда, ике хатын, кызу-кызу атлап, Мирәтәккә таба баралар иде. Берсе, кермичә, ишек төбендә калып торган икән. Зәйтүнә еларга да, еламаска да белмичә нәүмизләнде. Тик бу минутта аны кызганучы кеше юк иде. Тәрәзә каршында үскән ак каен ботагы, кызны кызгангандай, иелә-иелә җилдә тибрәнде.
Төшке аш вакыты җиткәндә, ул, бераз тынычланып, тагын курчагы белән уйнарга керешкән иде, бусага төбендә бер ят абый пәйда булды. Кызчык бу юлы тәмам өркеп калды. Ишекне бикләп куймаганына бик-бик үкенде. Үзе, чигенә төшеп, сәке яңагына сөялде. Курчагын кочаклап тоткан килеш, күзләрен абыйга текәгән иде. Абыйның ябык йөзен сакал-мыек баскан, иңендә – шинель.
«Бу абый да хәерче микән?» дип уйлады кызчык. Абый кеше никтер дәшми иде. Гаҗәпләнеп карап тора бирде. Ниһаять, кызчык, үзен нидәндер гаепле санап:
– Абый! Син дә хәерчеме? Безнең бәрәңгебез бетте бит инде, – диде.
Бу сүзләрдән абый кеше сискәнеп куйды. Ул иреннәре калтыравын сиздермәскә теләде, тешен кысты. Кулындагы биштәр идәнгә шуды. Куллары як-якка җәелде һәм карлыккан тавышы эчке бер дулкынлану белән тибрәнде:
– Кызым! Мин – әтиең ич...
Кызчык кулына тоткан курчакның шап итеп идәнгә төшүен сизми дә калды. Кошчыктай талпынып: «Әт-ти!» – диде Һәм аңа омтылды. Идән уртасына җиткәндә, әтисе кочагында «үсте», аны кочаклап кысты, күзләренә карады. Ә бер күзе юк.
– Бер күзең кая китте, әти? – диде ул гаҗәпләнеп.
Ата кызын куенына ныграк кысты.
– Кызым! – диде, Зәйтүнәне күтәреп, аннан идән уртасында тынып калды. Исән күздән бер тамчы яшь сытылып чыкты. Ниндидер көч бугазын кысты, сүзләрен өзек-өзек итте. – Ул күзне фашист кабахәтләр алып калды. Син аңа борчылма, кызым... Сугыш кына булмасын, сугыш кына... Тыныч дөнья ул бер күз белән дә ямьле күренә!..
Урамнан өенә кереп чишенгәч, Зәйтүнәне уйлары битараф калдырмады. Ул арлы-бирле йөренде. Кайсы эшкә тотынырга да белмәде. Колагына туң бәрәңге кыйнаган малайларның тавышы чыңлап керде. Һәм янә күз алдына мич аралыгындагы теге елгы бәрәңгеләр килеп басты. Әйтерсең аларга җан кергән, тереләр: хәерче хатынның ябык кулларына эләкмәскә тырышып, мич аралыгында биешәләр. Бәрәңгеләргә сузылган ябык куллар исә, йөрәген тырмап алгандай, тәнен эсселе-суыклы итте. «Ачлык! Ниләр генә эшләргә мәҗбүр итми ул адәм баласын?! Ул хатын да, бәлки, ачлыктан интеккән балаларын үлем тырнагыннан йолып калыр өчен шулай эшләгәндер? Гаепләргә алынмыйм. Әмма шунысына сөенәм: бүгенгеләр тук, бүгенге көн матур!»
Зәйтүнә тирән сулап куйды. Бетеп җитмәгән тегүенә утырды. Энә бии-бии җөйләр сузып калдырды. Нәзек кәтүк җебе тартылып-тартылып сүтелде. Әйтерсең ул Зәйтүнәнең уйлар агышы. «Узган гомер уза. Әткәй мәрхүмнең җир куенына кергәненә ун ел вакыт узып киткән... Бу машина – аның төсе... Көйле, җайлы тегә. Бер күзле энә җыры миңа һаман да: «Тыныч дөнья ул, кызым, бер күз белән дә ямьле күренә!» – дип, аның сүзләрен кабатлый сыман...
Ул утырган урыныннан кире торды. Эшкә кулы бармады. Курчагы белән уйнарга керешкән кызын кочагына алып яратты. Битләреннән үпте Һәм аның зәңгәрсу күзләренә карады.
Гүзәле шунда:
– Әни! Синең күздә бәби бар! – дип гаҗәпләнде.
Зәйтүнә көлеп җибәрде һәм кызын кочагына ныграк кысты.
– Бәби түгел, син ул, кызым! Син – минем бәхетем! – диде.
 

Нурислам ХӘСӘНОВ

 

Фото: Николай Туганов

Комментарийлар