Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел күзе

Повесть.

Соңыннан озаклап уйланырга мәҗбүр иткән, шактый дулкынландырган бу моңлы сөю-сөелү тарихын миңа Зөлфәт исемле танышым түкми-чәчми бер кич эчендә сөйләп чыккан иде, минем белән бер заводта инде хәтсездән үк эшләп йөри, бездән астагы катта урнашкан күпсанлы бүлекләрнең берсендә конструктор вазыйфаларын башкара.
Зөлфәт дигәнем беренче карашка күпмедер үз-үзенә бикләнгәнрәк тоелучы, башкалар белән ачылып китеп сөйләшергә бик үк атлыгып тормаган, яше утызның аргы ягында булып та һаман өйләнмәгән, гомумән, читтәрәк йөреп, кеше күзенә артык чалынмаучы бер буйдак хезмәткәр иде. Тыйнак һәм басынкы холыклы, кыскарак буй-сынлы, тупас җәенке борынлы, авыл баласы икәнен әйтеп, ерактан кычкырып торган артык гади чырайлы. Андый затлар кайчакта бераз сәеррәк тә булгалыйлар. Танышымның бар булган сәерлеге шул аз аралашуында һәм ялгызлыгында иде төсле. Шәһәрдә очраса да берьялгызы гына каядыр ашыгуы булыр. Компанияләрдә, төрле корпоратив мәҗлесләрдә бөтенләй катнашмас. Эштән барганда-кайтканда да гел берүзе. Ашханәгә дә ни өчендер кешегә ияреп төшми. Тик шулай да, минем ялгызым гына ашап утырган чакка туры килсә, башка өстәл эзләп йөрми, ашлы, кәтлитле подносын тотып тиз генә килеп утыра. Сирәк тешләрен күрсәтеп елмаеп куя. Ашау аралаш хәл-әхвәл сорашып та ала. Һәм шуның белән шул, дигәндәй, әңгәмә җайланып киткәнче, икебез дә ашап туеп, үзебезнең бүлекләргә кереп китәбез. Икенче тапкыр күргәнчегә кадәр Зөлфәт уема да керми, исемә дә төшми. Беткәнмени эштә хезмәткәрләр, барысын да күз уңында ничек тотмак кирәк.
Хәрби продукция җитештерүче безнең бу предприятиедә татарлар хәтсез генә булса да, аларның күбесе шәһәр татарлары, шуңадыр инде, аралашу гел генә диярлек урысча. Авылдан килгән чи татарлар да, заманчалашкан булып, вата-җимерә урысча сиптергән булалар. Безнең халыкның затсыз якларыннан берсе – аз гына «баеса» да «чабатасын түргә эләргә» тырыша ул. Хәтта гәҗитнең дә урысчасын гына укыган була. Тик Зөлфәт үзгәрәк иде. Милли җанлылыктан бигрәк гадилеге аркасындамы, аның миңа урысча сүз дәшкәне булмады төсле. Зөлфәтнең шулай азмы-күпме миңа тартылуы, үзебезчә аралашуы миндә үз ишен, һаман шәһәрләшә, заманлаша белмәгән үзе кебек үк авыл баласын күрүендә иде булса кирәк. Бүлекләренә кергән чакта мин аның өстәлендә татарча газета-журналлар, хәтта шигырь китаплары да күргәли идем. Ә ачылып китеп сөйләшү өчен җай, форсат кирәк булган икән.
Һәм андый җай килеп тә чыкты. Сентябрь азакларының пыскак яңгырлы шыксызрак көннәренең берсендә ерак командировкага җыенып йөрүем. Поездга билет хәстәрен күреп, тимер юл вокзалына сугылсам, касса янындагы зур булмаган чиратта Зөлфәт басып тора. Шунда ук сөйләшеп тә киттек.  Әллә ул да командировка-мазарга җыендымы дисәм, алай түгел икән. Яңа гына чираттагы ялын алган да Себер якларын урап кайтмакчы. Үзе анык итеп әйтмәсә дә, мин аның тел төбеннән бу булачак сәфәре ниндидер туган тиешле кешесенә кунакка җыенуы диебрәк аңладым. Артык сораулар биреп йөдәтеп тормадым. Юлга чыгарга дүшәмбедә генә ниятләгән булса да, икебезнең дә бер үк номерлы поезд булгач, бергә-бергә күңеллерәк булыр дип, билетны ул да якшәмбе көнгә аласы итте. Без ниятләгән шәһәрләр арасы да йөз чакрымнан да кимрәк булып, тәүлек ярым чамасы баргач, мин аңардан аз гына алдарак төшеп калачак идем.
Китәр көн килеп җитеп, купега кереп урнашкач, сүзләребез ялганыр-ялганмас кына башта бүлек хәлләре, аннан соң заводта килеп туган кайбер проблемалар турында фикер алышкалап бардык. Берничә тапкыр чәйләп алдык, тамбурны, коридорны урап кердек тә, бераздан сүзләр бетеп, тәрәзәнең теге ягындагы берөзлексез артка йөгерүче сары күлмәкле юеш каеннарга, кичне каршылап кабынып килүче таныш булмаган станция утларына карап, бермәл тынып калдык. Юл ерак, вакыт күп. Өске киштәгә урнашкан студент егет кебек, поезд селкеткән мәлгә китап укып барасы да килми. Шуларны уйлаганнан соң мин, артык кызыксынудан бигрәк, сүз югында сүз булсын, әңгәмә дәвам итсен дип, сорыйсы иттем:
– Кемең, кайсы туганың янына дип чыгуың соң юлга, Зөлфәт?
– Ул якта туганнар юк минем. Күптән күрмәгән бер кешене күрәсе бар иде. – Артыгын сөйләргә яратмый иде шул ул. Тәрәзәдән карашын алмый гына биргән бу җавап мине бераз гаҗәпләндерсә дә, әллә нәрсә аңлатмаганлыктан, мин, әрсезләнеп, сүзне үземчә кызыклырак якка борырга тырышып, төпченүемне дәвам иттем:
– Карале, Зөлфәт, яшең бара, һаман бер дә өйләнергә җыенганга охшамыйсың. Күңелеңә яткан кеше таба алмыйсыңмы әллә һаман? Әллә инде монысында, киресенчә, кәләш артыннан баруыңмы?
Соңгы сораудан аның чырае ничектер кисәк кенә үзгәреп китте. Миңа сәеррәк итеп карап куйды да, шактый гына дәшми торгач, янындагы чемоданын ача башлады. Бераздан аның кулында бер шешә кызыл шәраб һәм икенчесендә шоколад плиткасы пәйда булды. Минем аптыраулы карашыма җавап биргәндәй, ул тиз генә әйтеп тә куйды:
– Син сүзсез тора белмисең инде. Иртәме-соңмы, барып җиткәнче җанны бимазалап, бу турыда сораштырырга тотыначагыңны белдем мин синең. Әни дә, туганнар да кайткан саен күзне ачырмый. Акланып та туйдым инде. Тик синең белән бу турыда ныклап бер сөйләшеп алганда ярар иде. Башта менә шушы тел ачкычын аз гына кабып куйыйк әле. – Шешә ачу эшендә аның тәҗрибәсезлеге күренеп тора иде, аздан гына түгеп ташламады. Көпшәк бөкене кисәкләргә бүлгәли-бүлгәли зур кыенлык белән тартып чыгарды да сүзен дәвам итте. – Әле, бәлки, гел сорамасаң да сөйләгән булыр идем. Күптән кемгә булса да барысын да сөйлисем, тугарылып бер чишеләсем килеп йөри идем, менә бүген, ниһаять, җае чыкты да сыман. – Ул елмая иде. Әмма бу елмаю ниндидер бик мөһим эш эшләргә җыенгандагыдай шактый җитди, хәтта эшлекле елмаю булды бугай. Һәрхәлдә, юлдашымның элекке мыштымлыгыннан, бикләнгәнлегеннән бернәрсә дә калмаган иде төсле.
– Тапкан идем мин аны, син әйтмешли, күңелемә бик якын кешене, югалттым шул. Яшьлек үтте инде. Чын, илаһи ярату белән бер генә яратып калдым мин. Мине дә яраттылар. Шул вакытта ук андый мәхәббәтнең бүтән беркайчан да булмаячагын, кабатланмаячагын да белә идем. Шулай булды да. Аннан соңгылары аның, булганда да, шул вакыт уздыру, бер ваклашу гына булыр иде. Шуңа күрә ваклашмадым мин. Ә ул көннәр, ул сөю өчен мин Ходайга бүген дә рәхмәтле.
Кырлы стаканга салынган шәрабне, миңа ияреп, башта вак-вак кына капкалап барса да, юлдашым, дулкынлануын җиңәсе килеп булса кирәк, ирененә бер-ике терәп алганнан соң, түземсезләнеп, савытын бөтенләе белән авызына каплап куйды. Аз гына дәшми торгач, элеккечә өзек-өзек җөмләләр белән түгел, ә бәлки монологын күптән ятлаган мәшһүр артист кебек, илһамланып сөйли башлады. Сөйләгән саен аның йөзе һаман да яктыра, ачыла барып, күзләрендәге тирән моң акрынлап сөю, гашыйклык очкыннары белән алышына-алышына сөйләменә ниндидер илаһи эчкерсезлек өсти иде. Гүяки истәлекләре аша ул, шул бәхетенә яңадан кайтып, өр-яңадан сөю-сәгадәт мизгелләре кичерә, үзе дә сизмәстән, күптән үткән шул көннәр эчендә кабат яшәп китә иде. Вакытның күплеген, юлның озынлыгын тойган, тыңлаучысының аны ахырга кадәр тыңлап бетерәсенә инанган хәлдә, ул, сүзен ерактан ук башлап, лирик чигенешләр белән, вакыйгаларның бер алдына чыгып, бер артына калып, тәэсирләнеп, бик тә җанлы итеп сөйләде дә сөйләде. Мин исә аның тере теленә, аңа гына хас тасвирлау, сурәтләү рәвешенә сокланып, аны бүлдерми тыңлавымда булдым.
– Бу якты дөньяда яшәү үзе бер олы бәхет, куаныч бит. Тик без аны күпчак сиземләп кенә бетермибез. Ә инде сөеп-сөелеп яшәгәндә, ул бәхет дигән әйбер уны белән арта, ташып чыга, тирә-якны күз явын алырдай матур буяуларга манып, күңелне җиде кат күкләргә менгерә икән. Андый чакта аны сизми калу һич мөмкин түгел. Тик кыска, ифрат та кыска була икән шул андый мизгелләр. Аны озайта, дәвамлы итә белсәң иде икән дә бит...
Менә син бер гади генә сорауга җавап бир әле: маңгай күзе яхшырак күрәме, әллә күңел күземе? Кешеләр аларның кайсысына ныграк ышана? Дистә елдан артык инде шушы сорауга җавап таба алганым юк.
– Икесе белән дә яхшы итеп күрә белергә кирәктер инде, Зөлфәт. «Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге генә» диләр бит.
– Шулай сөйләнәләр дә, маңгай күзе белән күргән нәрсәләргә өстенлек бирәләр шул. Күбрәк маңгай күзен тыңлый адәми затлар. Тик мин һәрчак киресенә ышанасым килеп яшәдем. Аны очратканнан, яратканнан бирле. Ышанычым бетсә, күңелемдәге өмет утым да әллә кайчан сүрелгән, сүнгән булыр иде. Әмма сүндермәдем мин өметемне. Шушы көнгә кадәр...
Мин аны җәйнең һәм яшьлегебезнең иң гүзәл чорында, табигать кочагында эзләп тапкан идем. Самими һәм эчкерсез, көләч һәм риясыз бер табигать баласы иде ул. Һәм чәчәктәй чибәр дә иде. Әле дә, бәлки, шулайдыр, үзгәрмәгәндер.
Барысы да яхшы, бик яхшы иде. Тик мин аны очраткан, күргән, бар дөньямны онытып өзелеп сөйгән ул вакытларда аның сәламәтлеге, төгәлрәге, күзләре генә… Һәрхәлдә, Асия үзе андый аяныч хәле белән инде хәтсездән килешкән, яраклашкан кебек тоелса да. Әмма шушы якты, нурлы, мең төрле төс-бизәкле гүзәл җиһанны аермачык итеп күрүдән, карашлар талганчы аңа карап соклану-сөенүдән мәхрүм булу белән ничек килешмәк кирәк соң?
Әйе, рәхимсез язмыш баштан ук кыерсыткан, кимсеткән иде аны. Хыялый, дәртле, борчу-мәшәкатьсез, һәрчак ваемсыз һәм куанычлы да булырга тиеш яшь чакта, шул назлы җәйләр хозурында, сәламәт күзләр аша үтеп, күңелне, җанны иркәләүче яшел кыр-яланнар да, ал, кызыл, сары чәчәкләр белән чуарланган болын-тугайлар, зәңгәр сулыклар, йомшак түшәктәй ак болытлар аккан якты күк йөзе дә Асия өчен бар да, юк та иде төсле. Бичаракай, бары безне, камил күзлеләрне рухландырган шул фирүзә күкләрдә карашны камаштырып яктылык чәчүче бөек яктырткыч – кояшны гына яхшылап шәйли, яктыны караңгыдан гына аера, чамалый иде. Аклы-караңгылы шәүләләрдән, олы әйберләрнең чалымнарыннан гына торган төссез һәм нурсыз дөнья иде аның дөньясы...
Зөлфәт тәмам тәэсирләнгән иде. Сөйләүдән гел дә туктамыйча, стаканына тагын тутырып шәраб агызды да, аны шунда ук яртылаш эчеп, элеккедән дә ныграк хисле сөйләменә яңа төс-бизәкләр өсти-өсти дәвам итте:
– Ул вакытлардан соң инде шактый гомерләр үтте, күп сулар акты.
Айлар, еллар гел кабатланып торса да, чәчәктәй сылу Асия белән булган уртак кичләребез, сөенеч-шатлыкларыбыз, йөрәкләребезне мөлдерәмә тутырган ашкын мәхәббәтебез генә кире әйләнеп кайта алмады. Ерак җәйләр, иртә көзләр эчендә адашып калды. Язмыш аңа, ниһаять, бар булган игелеге белән борылып, бәхет елмайгач, ул күпмедер дәрәҗәдә сәламәтләнгәч кенә...
Барысына үзем гаепле булдым мин, үзем. Чамасыз һәм тыелгысыз кыюсызлыгым, тышкы шыксызлыгым тудырган өркәклегем, җебеклегем, булдыксызлыгым, үз-үземә ышанмавым нәтиҗәсе булдымы ул? Әллә язмыш көлүеме? Ихтимал, икесе дә булгандыр, ахрысы. Кара инде син миңа, чибәр кызлар ярата алырдай егет шундый буламы? Әллә мине гел көзгегә карамый, дип уйлыйсыңмы?..
Ул җәйне без, ду кубып, дәртләнеп, Кама аръягы районнарының берсендә, кыр уртасында дигәндәй, авыллардан бераз читтәрәк салына башлаган зур булмаган катнаш азык, ягъни комбикорма заводы төзүдә эшләдек. Без дигәнем, ел буе уку дәвамында шәһәр шау-шуыннан инде ныклап туйган унсигез-егерме яшьлек көр күңелле, егәрле студент егетләр. Максатыбыз – башны шактый катырган лекцияләрдән, зачет-имтиханнардан, тузанлы, шау-шулы, ыгы-зыгылы, таш диварлы шәһәрдән ике-өч айга гына булса да котылып тору, яңа уку елына көч җыеп, саф һава сулап, эшләп тәнне ныгыту гына түгел, мөмкин булса шуларга өстәп, иш янына куш дигәндәй, кайткач азмы-күпме өс-башны карарлык акча да юнәтү. Шунлыктан җылы җәйләргә, безне урап алган илаһи тынычлыкка, янәшәдәге өлгереп килүче иген кырларына, талгын җил яланнардан, болын-тугайлардан алып килгән татлы һәм назлы исләргә – барчасына-барчасына сөенеп-куанып, без эшләдек тә эшләдек.
Төп отряд бездән кырык чакрымнар тирәсе ераклыктагы икенче бер төзелештә калганлыктан, биредә барысы ун кешедән торган бригада гына иде. Алай булуы бер яктан әйбәт тә. Ыгы-зыгы, буталчыклык азрак, эш тә җитәрлек, тыныч, аулак та. Коллектив кечкенә булганлыктан, бөтенебез дә диярлек дустанә мөнәсәбәттә. Барыбыз да тырыш, эштә сер бирүчеләрдән түгел. Бригадабызның унберенче әгъзасы – кыз кеше, башлыгыбыз чутланучы кара бөдрә чәчле, мыеклы, каратут йөзле Рөстәмгә беренче көннән үк ачыктан-ачык гашыйк пешекче кызыбыз Галия. Ул медицина институты студенты булганлыктан, бер үк вакытта  киселә, яралана, имгәнә калсак, табиб вазыйфаларын да башкарырга тиешле кеше. Уртача буйлы, сары чәчле, сөйкемле, эчкерсез, чибәр, бик тере кыз. Үткән елгы стройотрядта ташчы булган, ягъни кирпеч тезгән, диделәр. Шәһәр кызы булса да, уңган-булганлыгы, тәвәккәллеге җитеп арткан, теләсә нинди эшне умырып эшли. Әрсезлеге дә бераз бар.
Бригадирыбыз Рөстәм, беренче карашка болай тыйнак күренсә дә, мин башлык, дип, үзен бераз өстен куйгалый инде кайчак. Бәлки, укырга армия хезмәте үтеп кергәннәрнең күбесе кебек, без – әле ике-өч ел элек кенә мәктәпне бетергән «сары авыз»ларга караганда ушлырак, шомарак булгангадыр. Ни генә булмасын, элекке сержант эш куша да, үтәлгәнен тикшерә дә белә. Тик шулай да бригадир, медик кызның бернинди тартынусыз, оялусыз килеп култыклап алуларыннан, җилкәсенә кулын китереп куюларыннан, арттан килеп муеныннан кочаклап алуыннан көчсез. Андый чакларда ул, читенсенеп, тизрәк измә калагына, йә булмаса көрәгенә тотына. Галия моңа һич үпкәләми. Чөнки белә, кич җиттеме – Рөстәм аның янында булачак. Йә шунда аш-су бүлмәсендә, йә булмаса төзелеш артындагы кечкенә каенлыкта. Кайчакларда, төн урталары узып барганда, башлыгыбызның шыпырт кына кызның тар карават куелган кечкенә бүлмәсеннән чыккалаган чаклары да дустым Касыймның очлы күзеннән читтә калмаган. Тик без алар турында начар уй уйламыйбыз. Фәкать беләбез, чамалыйбыз гына:  Рөстәм кыз белән чын-чынлап йөрми, вакыт уздыра, уйный гына кебек. Әмма гаепләргә дә тел тартмый, бригадирның гамәлләре бәйләнчеклеккә, әрсезлеккә җавап кына булып тоела безгә. Ләкин күпчелек Галия яклы булып, Рөстәмгә кырынрак карый. Бригадирдагы астыртын мин-минлек аркасындамы шунда. Ятагы минеке белән янәшә торган Фәрит тә ачу белән бер әйтеп куйган иде:
– Казанда йөргән кызы була торып нәрсә кылана бит!
Фәритнең ни өчен алай сөйләнгәнен Касыйм белән без чамалый идек. Галиябезгә астан гына үзенең күзе төшеп, тегеләрнең аралары суынганын көтебрәк йөри иде булса кирәк ул. Кала егете Ирек тә кыз ягына еш караштыра. Мин генә, оялчанның да оялчаны, шәһәр кызларыннан, чаялардан, чибәрләрдән бөтенләй үк курка идем. Өметемне ул якка гел дә сузмадым. Кая безгә, каткан тезгә... Ә Рөстәм белән Галия, безне, безнең уй-фикерләрне бар дип тә белмәстән, йөрүләрендә булдылар.
Әйткәнемчә, физик эш шактый тансыклаткан. Күбебез өчен кызлар кайгысы һич кенә дә төп кайгы түгел. Төзелештән җиде чакрым ераклыктагы район үзәгеннән көн саен килеп йөрүче прораб Мәхмүт абый ни кушса шуны эшлибез. Иртән җидедә үк тотынабыз, кичке алты җитмичә туктау юк. Бетон җәябез, кирпечен дә тезәбез, җирен дә казыйбыз. Берсендә түбә ябу эшен дә шактый оста башкарып чыктык. Баш эшли, өйрәткәнне шунда ук эләктереп алабыз. Көч күп, дәрт-дәрман ташып тора. Кич җитәрәк, бетон ташый торган үзбушаткычка төяләбез дә, җыйнаулашып, ике чакрымда гына агучы мул сулы Ушма елгасына коенырга китәбез. Яшь чак, һәрчак күтәренке рухлы, шатлыклы вакыт. Бәлки шунлыктандыр, Ушманың салкынчарак суы шул арада безнең бөтен арыганлыкларыбызны гел булмагандай итеп юып та төшерә. Яңадан туган кебек булып төзелешкә, үзебезчә әйткәндә – лагерьга кайтабыз да, Галия пешергән тәмле ашларны, күпме бар, кабат бүлә-бүлә, тиз арада ялт иттереп, сыпыртып та куябыз. Кичләрен дә тик ятмыйбыз, төрле уеннар, ярышлар оештырабыз. Кайчакта җәяүләп, машина-фәлән туры килгәндә машинага төялеп, райүзәккә кинога да баргалыйбыз. Күпчак төзелеш саен бихисап булган агач, такта кисәкләреннән учак ягып, шуның тирәсендә гитара чирткәләп, җырлап утырабыз.
Башкалардан аерылмасак та, без – Касыйм, мин, Фәрит һәм Фаил, үзара татарча гына сөйләшүче, авылда туып үскән егетләр һәрчак бер тирәдәрәк. Эшләгәндә дә бергә булырга тырышабыз. Рәсми булмаган «җитәкчебез» – Фәрит моны күз уңында тота төсле, аеры-чире булуга бик юл куймыйча, бергәлекне бригадир белән килештерә. Гомумән, ипле, максатчан егет булганга безнең алда ул дус кына түгел, күпмедер абруйлы киңәшче санала...
Көннәрдән бер көнне, шулай җайланып киткән стройотряд тормышы белән инде өченче атна эшләп, яшәп, булачак  цех идәненә күмәкләшеп бетон җәеп, эчке стеналарын күтәреп ятканда безнең янга әллә каян гына өлкәнрәк яшьтәге ак яулыклы бер апа килеп чыкты. Яулыгын аркасына таратып, әбиләрчә бәйләгән булса да, әби дип әйтергә аз гына иртәрәк сыман үзенә. Яныбызга якынлашты да, матур итеп бөтенебез белән дә исәнләшкәч, кыенсыныбрак кына гозерен белдерде:
– Балакайларым, морҗамны чыгарып бетерергә ике генә дистә кирпеч җитеп бетмәде. Шуны биредән сатып алып булмасмы, дип килүем иде. Ходай кушып, ярдәм итә алмассыз микән?
– Бирәбез, апа, бирәбез! Ике дистә түгел, өчне бирәбез. Монда аның ише нәрсә бетәсе түгел. – Шәһәр малайлары, телләрен сындырып, көрмәкләндереп нәрсәдер әйткәнче, Касыйм татар апасына чатнатып җавабын да кайтарды.
– И-и, рәхмәт төшкерләре. Игелекле, шәфкатьле җаннар икәнсез. Башлыкларыгыз ачуланмасмы соң? Сүзе булмасмы? – апа Касыймга карабрак сөйләсә дә, барыбызга да мөрәҗәгать итә иде.
– Булмас, егерме кирпеч өчен кем сүз әйтсен. Курыкма, апа, нәчәлниклар әйбәт безнең.
– Шулай да башлыкларыгызга әйтеп куясы, алар белән килештерәсе иде бит, оланнар. Рөхсәт булса, иртәгә берәрсен яллап, иртәнге якта килеп алып та китәр идем.
Касыйм, бетон каткан көрәген стенага сөяп үк куеп, башланган әңгәмәне дәвам итә:
– Сез, апа, кайдан соң әле? Ике дистә кирпечкә кеше яллаганчы, бәлки үзебез генә илтеп бирербез.
– Мин биредән, якыннан гына, улым, Яссытугайдан. Әнә теге калкулык астында җәмгысы егерме генә йорты калган кечкенә авыл бар. Яссытугай дип йөртәләр. Шунда минем өем.
– Алай булса аңладык. Бераз исәплибез. Каравылчы Исхак абзый безгә суны шуннан, сезнең авыл чишмәсеннән ташый бугай инде.
– Шулайдыр, улларым, шулайдыр. Чишмәбез бик тәмле сулы, бик сихәтле безнең. Моннан санаганда өч кенә чакрым ара. Шуннан ташымыйча әллә каян алмассыз инде суны.
– Алай булса, һич кайгырып йөрмә, апа. Иртәгә иртәнге якта Исхак абзый су алырга барганда, шуның арбасына салып, үзебез үк илтеп бирербез. Үзем барырмын, илтешермен.
– И-и, рәхмәтләр төшкере бала. Бигрәкләр дә инсафлы, мәгънәле җан булып чыктың. Ходай мәрхәмәтеннән ташламасын үзеңне. Ата-анаңа исәнлек-саулык бирсен. Авырсынмасаң, башлыкларыгыз сүз әйтмәсә, рәхим итеп шулай эшли күр инде алайса, олан. Буш итмәм, Алла боерса.
Икенче көнне Касыйм шулай эшләде дә. Исхак абзый суга иртә җыенганлыктан, иртәнге ашны озаклап ашап тормастан, каравылчы абзый белән юлында булды. Без эш башлап, бетон алып килгән икенче машинаны бушатып ятканда, су тутырылган ак алюмин флягалар янына утырып, авызын ерып, ул кайтып та җитте. Кулында литрлы банка белән яңа аертылган аксыл-сары, куе авыл каймагы.
– Менә, мәгәричен дә бирделәр: йөрү бушка китмәде. – Каймакны тиз генә Галиягә кертеп чыкты да, суларны бушатышкач, минем янга килеп, көрәгенә тотынганчы ук әйтеп куйды:
– Малай, ышанасыңмы, шаккатмалы хәл. Исхак абзый белән чишмәдән су алганда сукыр көтүче кызны күрдем. Унҗиде-унсигез яшьләр булыр. Үзе шундый чибәр, талчыбыктай зифа.
– Әкият сөйләмә инде, Касыйм! Сукыр кеше ничек көтү көтсен. Аның үзен көтәргә кирәк ич.
– Көтүче дип инде, шунда утлап йөрүче берничә сыер, таналар янында басып тора иде. Кулында чыбык. Кечкенәрәк эте дә бар. Без якынлашканда, моңлы итеп җырлый иде. Исхак абзый чишмә янында чиләк, флягалар белән шакылдый, тавышлана башлагач тынды.
– Сукыр икәнен каян беләсең? Үзеннән сорадыңмы әллә? – монысын безнең янга килеп җиткән Фәрит әйтте.
– Исхак абзый сөйләде. Тумыштан сукыр икән. Бернәрсәне дә күрми дисәң, караңгыны яктыдан, ак шәүләне кара шәүләдән аерып, кояшны гына бераз чамалый, ди. Ә чибәрлеге тәгаен. Абзыйның алашасын куарга дип, инеш буена төшеп, талчыбык сындырганда үзем күрдем. Иң гаҗәбе шул, сукырга гел охшамаган да үзе. Ачык күзле, озын керфекле. Тик күзләре, карашы гына хәрәкәтсезрәк. Каравылчы абзый әйтә, шул малларны иртән тугайга алып чыга, кичен алып кайта, ди. Үзләренекен генә түгел, имеш, күрше-тирәләрнекен дә. Чындырмы? Аның сүзләренә бик ышанып та бетмәдем. Әмма чибәрлеге белән моңлы итеп җырлавы хак. Валлаһи, малай.
Үзем күрмәгәч, бу сөйләшү, Касыймның бу кыска хикәясе бөтенләй онытылган да булыр иде, бәлки. Тәкъдиргә буйсынып, ул тугайга, ул чишмә буена барып чыкмаган, Асия белән сукмаклар, язмышлар кисешмәгән булса.
Хәзер дә бик яхшы хәтерлим, шушы сөйләшүдән соң бер атна вакыт та үтмәгән иде әле. Шул бөкрәебрәк йөрүче, илле биш яшьләр тирәсендәге аз сүзле каравылчы Исхак абзабызның бер иртәдә, инде кайтырга җыенганда, кисәк кенә өянәге кузгалды. Астма белән җәфаланып, шуның аркасында инвалид саналучы каравылчыга кинәт сулыш, һава җитми башлады, буылды, зәңгәрләнеп чыкты. Гөнаһ шомлыгына каршы, андый чакта авызына, дөресрәге, тын юлларына сиптерә торган даруы да өендә онытылып калган булган. Әле өченче курсны гына бетергән, шактый кыю булуына карамастан, каушаудан абзыйдан да ныграк агарынган Галиябез, кабаланып, ниндидер сәдәфләр, сыек дарулар биреп, эчереп  карады. Изүләрен ачып борын төбендә озаклап һава җилләтте. Ясалма сулыш кына алдырмады чак. Хәле аз гына җиңеләйсә дә, өянәге тәмам бетмәгән каравылчыны, прорабны алып килгән йөк машинасына утыртып, район хастаханәсенә озаттык.
Машина китеп берәр сәгать вакыт үттеме, юкмы, инде бөтенләй тынычланып өлгергән Галия, йөгән күрмәгән яшь тай кебек сикерә-атлый, тагын безнең янга килеп җитте. Калганнарыбызны бик күрмәстән, бригадирыбызга ешынып ук бетеп:
– Рөстәм, сорамыйсың, кызыксынмыйсың, су фляга төбендә генә калды ич. Төшке ашны пешерергә җитмәячәк. Көянтә-чиләк алып өч чакрымга суга йөри алмыйм бит инде. Ашыйсыгыз, эчәсегез килсә, миңа йөгертеп кенә су алып кайтып бирегез, – дип белдертте дә, үзенә томырылып карап торган Фәриткә күз дә сирпемичә, борылып китеп тә барды.
Әйткәнемчә, суны безгә атнага ике тапкыр, пошмас алашасы белән шул көтмәгәндә чирләп киткән Исхак абзый китереп бирә иде. Көн саен, караңгы төшкәнче, дилбегәләрен тарткалап, атын пошкырта-пошкырта килеп җитә дә, алашаны тугарып, төне буе каравылда торганнан соң, иртәнгә төзелеш тирәсендә үлән кимереп туйган бахбайны тышаудан арындырып, җайлап кына җиккәч, тагын өенә, район үзәгенә кайтып китә. Тын бетә дип зарланып йөрсә дә, янында, арбада һәрчак кыска саплы чалгысы булыр. Бер көн калмый, кайтышлый бер-ике урында туктап, азмы-күпме печән чабып арбасына салырга онытмый. Үзе сөйләвенчә, җәй буена шулай җыя-җыя сыерын кыш чыгарырлык курмы җыела икән. Тик иртән, кузгалып кайтып киткәнче, гадәттә, пешекчебездән сорап куя: «Суың бармы әле, кызым?» Су бетү чигендә булса, зарланмый, иренми генә  авыл чишмәсеннән безгә су китереп китә.
Галияне тыңлаганда ук, Рөстәм бер миңа, бер Касыйм белән Фәриткә карый башлаган иде инде. Тәккә башлык итеп куймаганнар шул аны. Андый эшне кемгә кушарга белә. Анысы, шәһәр малайларын җибәргәндә дә барыбер алып кайтырлар иде, бәлки. Дилбегә тарткалап кына бара беләләр. Тик аларга атның тышавын салдырып, тәртә арасына кертеп, җигеп, әзерләп бирергә кирәк шул. Арбаның кайсы баштан җигелгәнен бик белеп бетермиләр. Кем әйтмешли: «Балык бирсәң бәйләп бир, башын-күзен чәйнәп бир». Ә безгә күрсәтәсе, өйрәтәсе юк. Алай да Касыйм тәвәккәлләмәде. Алдагысы көнне бераз билен авырттырган иде. Сулы фляганы күтәргәндә тагын кузгалыр, дип курыкты бугай. Фәрит исә төзелеш эшләрен барыбыздан да яхшырак белүче санала. Башлаганда да, төгәлләгәндә дә аның сүзе кирәк. Аның анда барып йөрүе бригада өчен кулай түгел. Шулай итеп су алып кайту миңа йөкләнде.
Мин Асияне күрсен, очратсын өчен чирләткәнме язмыш каравылчыны, Касыймны да суга ул җибәрмәгәнме? Әллә очраклылыкмы бу? Мондый сорауларга җавапны соңыннан озак эзләсәм дә таба алмадым мин...
Инде күптән ашап туйган алашаны, тышавын салдырып алып килеп җиктем дә, Галиядән алып чыккан флягаларны арбага ыргытып, башакланып килгән игенне икегә аерган кыр юлыннан атны әйдәләп Яссытугай авылы ягына юнәлдем.
Биек өянкеләр арасындагы сирәк урнашкан йортларны, шул йортларга терәлеп диярлек агучы чиста сулы зур булмаган инешне, инеш яры буйлап еракларга сузылган сөзәк яшел тугайларны, сирәк әрәмәлеккә охшаган, утрау-утрау булып утырган тал куакларын мин калкулык башын узгач ук күреп алдым. Ачылган манзара ничектер  аерым бер аһәңле,  матур иде. Җәйләрен тау өсләреннән яисә калкулык башыннан торып, күп җирләрдә шундый гүзәл урыннарны, җәйге табигатьнең сокландыргыч сихри почмакларын күзәтергә була. Тик минем, шәһәргә чыгып китеп балалыктан аерылганнан бирле, хәтсездән андый матурлыкны, иң мәшһүр рәссам да, күпме генә тырышса да, сурәтләп бетерә алмас төсләрне күзәткәнем юк иде. Тансыклаткан, сусаткан, күрәсең, атны шып туктаттым да, арбага басып, тирә-якны урап алган, тургай тавышлары гына күпмедер киметкән затлы тынлыкта капылт кына ачылган шул манзарага, җәйнең бөтен матурлыгы, төсләре, яме, моңы сеңгән шул күренешкә әсирләнеп карап тордым.
Касыйм әйткән мул сулы чишмә авыл башына җитәрәк, инеш ярыннан аз гына өстәрәк булырга тиеш иде. Юл бетеп, дөресрәге, төп юл авылга таба каерып түбәнгә төшә башлагач, атны шул үзем исәпләгән, чамалаган тарафка, чишмәгә юнәлттем. Хәер, юнәлтмәгән булсам да тапкан булыр идем. Карт алаша юлны ятлаган иде бугай инде, мине туп-туры авыш урындагы тәбәнәк таллар янына, үлән ныграк яшелләнеп торган урынга таба алып та китте. Шулай булса да, чишмә тирәсен ат белән таптарга базмыйча, бераз баргач, дилбегәне тартып атны янә туктаттым да, арбадан сикереп төшеп, беленер-беленмәс сукмак буйлап җәяүләп кенә аска атладым.  Олы агач улактагы көмеш су, зур көзге кебек биек үлән арасында әллә каян ялтырап күренеп ята иде. Тик шул чакны, чишмә чылтыравын менә-менә ишетәм дигәндә генә, мин гел икенче чың, гел икенче моңга юлыктым.
Мөлдерәмә сулы улактан аз гына астарак, эре кыяклы камышларны салмак тибрәтеп, тын, ипле генә агучы инешкә иелеп үскән зирекләр ягында моңлы итеп берәү җырлый иде. Яшь кыз, ахрысы. Моңсу-ямансу, аз гына сагышлы да тоелучы бу җыр, игътибарны тәмам җәлеп итеп, шунда ук күңелемә дә кагылды. Кагылмаслык түгел иде шул ул:
 
Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим.
Хыялымда гына дәшәмен,
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.
 
Бераздан мин җырның иясен дә күреп алдым. Беренче тапкыр аны күрдем. Билләренә җиткән озын кара толымлы, унсигез яшьләр тирәсендәге бер кыз, тезләрен кочаклап инешкә карап утырган да, матур, яңгыравыклы тавыш белән тирә-якка назлы-ямансу җырын яңгырата. Шул чагында ук бу җырны бер мин генә түгел, тирә-яктагы бөтен табигать, бөтен тереклек илһамланып тыңлаган сыман тоелган иде.
Җырлаучы минем якынлашканны сизмәде дә. Ә җыр акты да акты. Кыз шундый мавыгып, теләп, яратып җырлый иде, җырда табигать гүзәллеге, мәхәббәт, җәйләр яме генә түгел, ниндидер аңлап, сөйләп бетереп булмый торган юксыну, тирән наз, югалту да ярсып агыла төсле күренде миңа:
 
Таңга каршы чыгып,
Күпме еллар сине
Табу уе белән яшәдем,
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.
 
Ара биш-алты адымнар калгач, мин туктадым. Баскан урынымнан кузгалырга кыймыйча, иләсләнеп, сокланып, тугайны, чишмә буйларын сихри моңга күмгән шул җырны тыңладым да тыңладым. Һәм шунда кинәт Касыймның ярымсукыр кыз, аның чибәрлеге, моңлы итеп җырлавы турындагы кыска бәяне, сүзләре исемә килеп төште. Ирексездән, якынрак барып кызга карыйсым, аның Касыйм сөйләгән шул гүзәл кыз булуына ышанасым килә башлады. Шактый якын идем инде. Атлый башласам, аз гына селкенсәм, җырчы кыз мине ишетер дә җырлаудан туктар төсле тоелды.
Ләкин шулай бирелеп тыңлаганда, җыр барыбер кинәт кенә өзелде. Моның сәбәпчесе, әллә каян, су янындагы шул алкалы зирекләр яныннан өрә-өрә килеп чыгып, миңа шактый якынайгач та гауга куптарудан туктамаган, киресенчә, аның саен ярсып өргән, түше белән койрык очы гына ак булган тәбәнәгрәк соры бер эт иде.
Җыр бүленде. Миңа ни өчендер бик уңайсыз булып китте. Үземне караклыкта тотылган кеше кебек сизә башладым. Тиз генә гафу үтенеп борылып китәсем килде. Ләкин ниндидер көч мине туктатты.
– Актүш! Актүш! Тукта инде, тынычлан. Нигә алай өрәсең? – Эт, үз исемен ишетеп, өрүдән туктады, койрыгын болгап, кыз янына килде дә аңа карап сырпалана башлады. Мине бөтенләй онытты.
– Сез кем буласыз? – Кыз тормады, утырган килеш калды. Борылып та карамыйча, башын бераз янтайта төшеп, миңа шул сорауны бирде.
Булачак танышымның Касыйм күргән кыз булуына, күрмәвенә шигем калмаса да, мин әле шактый оялып, күптәнге гадәтем буенча, кызарып чыктым. Кем икәнлегемне ничек аңлатырга соң?
– Мин чишмәгә суга дип килгән идем. Суыбыз бетеп китте дә менә... Безнең стройотряд калкулыкның теге ягында эшли, комбикорма заводы төзелешендә...
– Исәнмесез, алайса, – бу вакытта кыз, урыныннан торган булса да, һаман минем тарафка бик күтәрелеп карамыйча, аркасы белән үк булмаса да, ничектер, яны беләнрәк тора иде. Өстендә аксыл җирлеккә алсу бизәкләр төшерелгән гади ситса күлмәк. Кулында ялгыз кыңгырау чәчәк белән берничә ромашка. Ул аларга сакланып кына бармаклары белән кагыла, тоткандай, барлагандай иркәләп, назлап сыпырып ала, йөзенә таба китереп иснәгәндәй итә.
Ара шактый якын булганлыктан, шул мизгелдә мин аның чибәрлеген дә, якындагы инешнең төз камышыдай зифа буй-сынын да күреп, исәпләп алдым. Ләкин, ни гаҗәп, аның чибәрлеге мине каушатмады, оялтмады:
– Исәнмесез, чибәр туташ. Бигрәкләр дә моңлы итеп җырлый идегез. Бүлдергәнем өчен гафу итегез инде, – бу сүзләрне мин һич көчәнүсез, иркен итеп әйттем, һәм үз кыюлыгымны үзем дә танымадым шикелле. Әллә инде шунда онытылып киттем. Югыйсә, мин бит мондый чибәрләр белән түгел, үземә охшаганрак уртакул кыз-кыркын белән сөйләшкәндә дә, сүз кушканда да җиде тапкыр кызарып, күбрәк аскарак, кырыйгарак карап сөйләшүче, тирләп-пешеп чыгучы, шул оялчанлыгым аркасында күп вакыт үз-үземне күрә алмаучы бер куркаграк һәм кыюсыз җан шунда. Хәзергечә әйтсәк, кимчелекләр комплексы белән тулы бер егет аламасы. Ә монда кинәт кенә геройландым да киттем. Болай кылануымның сәбәбен дә чамалый, исәпли идем үзем. Турысын әйтергә кирәк, бу гүзәл кызның мин ямьсез, шөкәтсезне күрмәве мине чын егет ясады да куйды. Исең китәр. Арыш саламыдай куе сары кашлы, бәрәңге борынлы, калын иренле икәнемне дә ул белми, күрми ич. Нигә каушарга, мескенләнергә? Шулай уйлап, Ходай үзе тел ачкычлары бирдеме, кыюлыгыма, сүзгә осталыгыма үзем дә сокланып, мин әңгәмәне дәвам иттем:
– Сезне бу сихәтле чишмәнең хуҗасы, сакчысы диделәр. Рөхсәт итсәгез, мин бер-ике генә фляга шушы көмеш суыгызны үзебезнең егетләргә алып китәр идем. Гаҗәеп үзлекләргә ия бу суны аз гына эчсәк тә, бөтен талчыгуларыбыз югала, арулар кимеп, яңа көч-куәт белән эшли башлыйбыз. Сез саклаганга тылсымы, сихәте шулай көчледер инде, – шаяртырга тырышуларым, үзем танып бетермәгән әрсезлекләрем бушка китмәде. Миңа карамаса да, кызның матур йөзендә елмаю чагылды. Аңа карап, минем дә эчемә җылы йөгерде.
Кыз янә телгә килде. Елмаюдан туктамыйча, гади, эчкерсез, ихлас итеп әйтеп куйды:
– Су бездә бушлай. Бар кешегә дә җитәрлек. Күпме кирәк булса, шулай алыгыз. Ә сезгә суны һәрчак Исхак абзый илтә иде түгелме соң? – Бу юлы ул туп-туры миңа таба караган төсле тоелды. Шунда аз гына югалып калдым. Бәлки ул күрәдер? Мине ничек бар шулай итеп күрер дә, башка кызлар кебек битарафлык, хәтта дорфалык та күрсәтеп, чыраен турсайтып, башын читкә борыр. Шикле уйларым басымы астында йөземне тиз генә кырыйга юнәлттем. Кызлардан бәхетем юк шул минем. Бөтенләй күңеле кайтып куймасын. Шулай да сүзсез калмадым:
– Исхак абзый авырып китте шул әле. Ә сез үзегез монда ничек килеп чыктыгыз? Ни эшләр эшлисез биредә? – Мин бу сорауны биргәндә, кыз инде миңа таба түгел, инеш ягынарак карый төсле иде. Барыбер шул мизгелдә мин аның җәйге күк төсендәге якты күзләрен, озын кара керфекләрен, тулышкан чиядәй иреннәрен, үзебезнең татар кызларына хас түгәрәк йөзен абайладым. Ялгышмаганмын, ул бик тә чибәр иде.
– Әй, белсәгез, мин монда зурдан кубып ике эш башкарам әле. Юньләп берни күрмәсәм дә. Астарак, басма янында тимер казыкка озын бау белән бәйләнгән сыерыбыз үлән чемченә. Янында кышлау танабыз да бар. Күршеләрнеке дә шунда. Актүш белән икәүләп шуларга күз-колак булып торабыз инде менә. Актүштә – күз, миндә – колак. Иртән әти китереп бәйләп китә дә, көне буе шунда ашап туйгач, без аларны кичен өйгә алып кайтабыз. Көндез мин аларга инештән су да эчерәм әле. Актүш белән тагын да бер эш башкарабыз без. Сез дөрес әйттегез, чишмәне саклыйбыз. Мал-туардан. Үлән ашый-ашый монда килеп җитеп чишмә тирәсен пычратулары бар. Мин үзем инде исәпкә – бар, санга – юк, дигәндәй. Күбрәк Актүш тырыша. Якынлаша башласалар, әллә кайдан күреп алып, өрә-өрә куып җибәрә. Бу тирәләрдә бүтән чишмәләр юк. Җәен дә, кышын да авыл кешеләре шушында йөри. Шуңа күрә бик кадерләп, бик зурлап саклыйбыз аны. Авылыбызда көтү дә юк шул безнең. Көтүче дә. Шулай булса да, йорт саен сыер, бозаулар. Сарык, кәҗә ише маллар да хәтсез. Җәен алар барысы да үз иркендә. Барысы да шушы тугайларда утлый. Карап, исәпләп тормасаң, чишмә янына килергә дә күп сорамыйлар, улакка борыннарын тыгалар. Кеше су алган җиргә. – Кыз, үз халәтенә юмор аша караган төсле, аз гына елмаеп, көлеп, шул ук вакытта ниндидер беркатлы ышаныч белән, гади итеп әйтте бу сүзләрне. Мин су кирәклеге турында да, өстә бернинди караусыз калган атым турында да бөтенләй онытып, аның чибәрлегенә, яңа гына танышсак та, дустанә мөнәсәбәтенә, ягымлы, җылы елмаюына сокланып, аны тыңладым. Ул сөйләүдән туктагач кына аңыма килдем. Яңадан үткер егетләр роленә кереп сорыйсы иттем:
– Исемең ничек соң синең, чишмә сылуы? Сер булмаса?
– Сер түгел. Асия исемле мин. Ә сез кем исемле? – бу юлы да яңа танышымның бөтен сөйләмендә, соравында сабыйларча самимилек, чисталык, пакьлек, аерым бер ихласлык, әңгәмәдәшне үз, якын итү сизелә иде.
– Авылыбыз мулласы мине Зөлфәт дип атаган. Шул исемне егерме ел күтәреп йөрим менә. Асия, син үзең көн саен биредәме? Чыкмый, өйдә калган көннәрең дә буламы?
– Әй, өйдә утырып кышларын да туеп бетәм инде. Яңгыр яумаганда, көннәр матур торганда шушында инде мин. Җылы җәйләр болай да кыска, болай да тансык ич. Ничек өйдә калмак кирәк? Аннан пыскак яңгырлы шыксыз көзләр, эчпошыргыч кышлар җиттеме – бикләнгән кебек дүрт стена арасында. Ә биредә иртә таңнан алып матур итеп кошлар сайрый, чишмә чылтырый. Ә исләр... Нинди генә хуш исләр юк бу болыннарда. – Ул кулындагы чәчәкләрен тагын йөзенә якынрак китереп иснәгәндәй итте. Ә сез безнең якларга озакка килдегезме?
– Бер-ике айсыз китмибез әле. Сентябрь урталарына чаклы биредә булачакбыз. Көннәр тәмам көзгә авышкач, шәһәрдә укуларыбыз башлана. Шуңынчы сезнең чишмә суын әле шактый эчәчәкбез. – Шунда өстә ялгызы гына калган җигүле атым исемә төште. – Асия, рөхсәт итсәң, мин синең белән гәпләшергә-сөйләшергә тагын килермен әле, ярыймы? Аш пешерүче кызыбыз сусыз аптырыйдыр анда. Өскә менеп су тутырыйм инде.
– Килегез. Мин монда көне буе Актүш белән, үләннәр, агачлар белән, юләр кеше кебек үз-үзем белән дә сөйләшеп тик йөрим. Янда сөйләшер кеше булганда рәхәт ул.
Су алгач, чишмә ягыннан мин бик тә күтәренке күңел белән, канатланып, үз-үземне бик тә хуп күреп, шундый чибәр кыз белән лаеклы итеп, чын егетләрчә сөйләшә алганыма куанып, шактый канәгать булып кузгалдым.
Минме соң бу?..
 
Үскәндә үк мин шактый оялчан, басынкы бер бала булып үстем. Шау-шулы, гаугалы, эткәләш-төрткәләшле уеннарны өнәп бетермәүче, ялгызлыкка тартылучы, юашрак бер җан идем шунда. Төскә-биткә дә алай бик үк сөйкемле булмаганмындыр, күрәсең. «И, бигрәкләр дә матур бала инде», дип, башкаларны тупылдатып сөйгәндә, башларыннан сыйпаганда, мин читтәрәк кала килә идем. Ул гына да түгел, башлангыч сыйныфларда укыганда ук, тәбәнәк һәм юантыграк булгангамы, ямьсезлегем аркасындамы, кисәк кенә «Бурсык баласы» дигән кушамат та тагып куйдылар. Ул кушамат миннән мәктәпне бетергәнче калмады, ияреп йөрде.  Бераз үсә төшкәч, «Бурсык баласы»ннан гади «Бурсык»ка әйләндем.  Кимсендерә иде ул шыксыз кушамат мине, тик кая китәсең? Пычранган кием түгел, салып ташлап булмый. Ә кызларга килгәндә…  Хәер, анысын мин соңрак, бераз үсә төшкәч аңладым.
Шулай өлкән сыйныфларга җитеп, борын астына мыек төртә башлагач, мин дә, башкалар кебек, ныклап торып кызлар белән кызыксына башладым. Беркая да китә алмыйсың, табигать барыбер үзенекен итә, миңа да көтмәгәндә мәхәббәт килде. Сигезенче сыйныфта укыганда, үзем дә сизмәстән (кешегә белгертү турында әйткән дә юк инде), шыпырт кына гашыйк булдым да куйдым бит. Хәтердә, Гөлйөзем миннән алдарак, икенче рәттә утыра иде. Дәрес барышында, башны бик бормый гына, җай чыкса-чыкмаса да гел аңа карыйм. Тәнәфесләрдә дә ике күзем, бар игътибарым шул тиктормас кызда. Сүз катмый, дәшми генә аны күзәтәм. Ә ул мине күрми дә, белми дә. Әллә бар мин сыйныфта, әллә юк. Һаман чырык-чырык көлүендә. Яшь булса да шактый чая, үткер, күп сүзле. Шулай астан гына мәхәббәт утында янып йөргәндә, моның туган көне килеп җитте.  Хисләремне азмы-күпме белдерергә, ягъни аны котларга җай чыгуына сөенеп, үземә ошаган бик матур бер открытка сатып алдым да, булдыра алганча хисле итеп тәбрикләү сүзләре язып, кыз күрмәгәндә, шыпырт кына көндәлеге эченә тыгып та куйдым. Шуннан соң куанып, Гөлйөземнең якты карашына, миңа карап елмаюына өметләнеп йөри башладым. Миңа башкасы кирәк тә түгел иде. Тик күпме өметләнсәм дә, ул көнне дә, икенчесендә дә, кыз ягыннан минем тарафка ник бер сүз, игътибар, бер җылы караш, рәхмәт булсын. Гүя мин ул открытканы гел куймаган аның көндәлегенә. Өченче көнне, уйламаганда-исәпләмәгәндә, кызның партасы өстендә таныш матур сурәт күзгә чалынып китте. Тик бөтенләе белән түгел. Чәчәкле открытканың бер кисәге генә ябык китаптан чыгып, күренеп тора. Түзмәдем, кыз үзе каядыр чыккан арада йөгереп барып китапны ачтым. Ни күзем белән күрим, Гөлйөзем минем бүләкне, буйга кискәләп, китапка, бит араларына куярга кыстыргычлар ясаган. Аптырап, каушап, шуларга карап, күзләремне челт-челт йомып торганда коридордан көтмәгәндә Гөлйөзем үзе килеп керде дә, усал тавыш белән: «Кая тыгыласың? Актарынасы булма минем әйберләрдә», – дип, китабын шапылдатып япты да букчасына тыгып ук куйды. Шунда миңа беренче тапкыр бик тә кыен булган иде. Көлү үк булмаса да, бу инде чынлап торып санга сукмау бит. Өметләр тапталды. Берничә атнадан кызның түбән очтагы унынчы сыйныф малае белән йөргәнлеген дә ишеттем. Нәфрәтләнмәсәм дә, бу хәлләрдән соң инде күзләрем һәр мизгелдә аны эзләүдән туктады. Сигезенче сыйныфта башланган иң тәүге мәхәббәт әнә шулай сүнде.
Әйе, кызлар мине артык  яратмады. Ымсындырып күзләремә тутырып караучылар да, алларыма килеп ихластан елмаючылар да, ушлары китеп мәхәббәт хатлары язучылар да булмады. Нигә икәнен шул Гөлйөзем открытка белән бергә беренче гыйшкымны кискәләгәч аңладым төсле. Барысы да шул кыска буем, аксыл-сары кашларым, тупас борыным, камыт аякларым аркасында. Аннан соң, шуңа өстәп, әйткәнемчә, шактый кыюсыз да идем. Үзегез дә аңлыйсыздыр, шундый төс-кыяфәт белән ничек кыю булып булсын инде?
Гөлйөзем сабагыннан соң ике еллап вакыт үткәч, унынчыда укыганда, тагын шундыйрак бер хәл булып алды әле. Бик күңелле үткән Яңа ел кичәсеннән соң, булган бөтен батырлыгымны җыеп, параллель сыйныфта укучы, хәтсездән күңелем төшеп йөргән Миләүшәне озата киттем. Башкалар көн саен, атна саен озата ич әле кызларны. Миңа да ярыйдыр инде. Озату булгандырмы ул, нәрсә булгандыр, башта куып җитәргә шөлләп, шәүлә кебек артыннан бардым. Капкаларына җитәргә нибары илле-алтмыш адымнар каларак кына янәшә атлый башладым. Ясалма кыюланып, сөйләштерергә теләп сүзләр катсам да, Миләүшә җәмгысе ике-өч сүз әйтте микән? Әле исәбем, кайтып җиткәч кыз белән капка төбендә бер биш кенә минут булса да гапләшеп тору, дуслык тәкъдим итү дә иде бит. Беркатлы тиле. Кая ул, мин аны-моны абайлаганчы, Миләүшә минем тарафка шактый усал караш ташлады да, капкаларын шапылдатып ябып тиз генә кереп тә китте. Мин, юаш җан, тагын җинаять өстендә тотылган кеше кебек, уттай кызарып койма буенда басып калдым. Тагын ифрат та кыен булды миңа. Башта тораташтай катып калсам, соңрак, исемә-акылыма килеп, җан көчемә үзебезнең урамга таба чаптым. Гөлйөзем дә шушы урамда яшәгәнгәме, бүтән монда аяк басмаска дип үз-үземә сүз бирдем. Шуның белән бетте-онытылды дип, өч-дүрт көннән тынычланган да идем. Тик ул гына булмаган икән әле. Шимбә көнне клубта Миләүшәнең миннән өч яшькә өлкәнрәк абыйсы Рәсим үземне читкәрәк чакырып алды да, йодрыгы белән икенче кулының учына суккалап: «Яңадан сеңелкәш артыннан төшсәң, кара аны, Бурсык, тешләреңне кесәңә тутырып җибәрәм», – диде. Мин янә тирләп чыктым, ык-мык иттем, үземне яклап бер каршы сүз дә әйтә алмадым. Миннән биегрәк, тазарак, тәртипсез һәм һәрчак мактанчык булса да, сугар бу, дип курыкмадым. Мине аның сүзләреннән, янавыннан бигрәк, Миләүшәнең шул арада ук әләкләшүе, абыйсын эшкә җигүе гарьләндерде. Мин гарип-гораба да, тиле-миле дә түгел бит, нигә ул мине шул арада күралмаган? Биленнән, йә булмаса кулыннан гына тоткан булсам да бер хәл. Үрелмәдем дә бит. Шулай кабаланып, сөйләшеп тә тормый кереп киткәч, абыйсына әйтмәгән очракта да, ул очка аяк басмый идем бит инде. Әләкче. Ярый үзе бер коеп куйган чибәр, сыйныфларында беренче кыз булса. Минем кебек үк кыска буйлы. Кыргызларныкыдай кысык, кыйгач күзле, какча гына бер нәрсә шунда...
Ә минем камыт аяклар? Ә җәенке борын? Бөтен мәктәп белгән кушамат… Мин күпкә ямьсезрәктер шул. Шушы хәлләрдән соң миндә ныклап кимчелекләр комплексы формалашты. Күз төшәрлек, үземә ошарлык кыз-кыркыннан курку, оялу комплексы иде ул.
Ләкин мәрхүм бабай әйткәли иде. Һәрбер начарлыкның барыбер бер яхшы ягы була аның, дип. Укуым яхшы иде минем. Шуның белән алдырта идем. Сигезенчедән башлап мин тагын да тырышып, яратып, күңел биреп укый башладым. Урыс белән немец телен чутламаганда, «дүртле»ләремне дә бетердем. Уку буенча сыйныфта беренче булуның тәмен, ләззәтен сиздем. Сыйныфның миңа күтәрелеп тә карамаган алма битле кызлары тырышып та көчкә «дүртле» алганда, миңа укытучылар мактый-мактый «бишле» куеп утыралар иде. Яхшы уку минем бердәнбер дигәндәй юанычым, мактанычым, горурлыгым да булып китте. Кызлар игътибарына эчтән генә һаман өметләнсәм дә, алар минем яхшы укыганга гына кызыкмадылар. Аларга матур төс-кыяфәтле, кара кашлы, яңа чыккан кара мыеклы, сүзгә оста, үткер егетләр кирәк булгандыр шул...
Шуларны уйлый-уйлый, суны алып, кире төзелешкә, үзебезчә әйтсәк, лагерьга кайткач, Касыймга да, Фәриткә дә, башкаларга да яңа гүзәл танышым Асия турында бернәрсә дә сөйләмәдем. Аны ошатуым, язгы бөредәй инде тулыша башлаган ихлас гыйшкым, шатлыкларым болай да әле йөземә, тышыма, үз-үземне тотышыма чыккан сыман тоелды миңа ул көнне. Кызарып китәрмен, хисләремне йөгәндә тота алмам, сиздерермен дип курыктым. Шуңа дәшмәүне хәерлерәк күрдем. Көндезен дә, кич җиткәч шаярыша-көлә су кергәндә дә уйларым гел Асия тирәсендә бөтерелде. Күңелем тыелгысыз шул чишмә буена, олы яшел хәтфә келәмдәй җәелгән киң тугайга тартылды. Шул көнне үк кичен яңадан анда бара калсам, ничектер әдәпсезлек, бер әрсезлек булыр дип, анда кылачак сөенечле вә өметле сәяхәтемне икенче көнгә калдырдым.
Гүзәл җиһанга кинәттән, көтмәгәндә генә тагын да ныграк нурга төренгән дөньяга, ниһаять, яңа көн туып, ул чиксез озын тоелган көнне үткәреп тә җибәргәч, ашкынуым тагын да көчәйде. Бүтән юньле сәбәп таба алмыйча, башым авыртып тора дигән булып, су коенырга барып тормадым. Егетләр элеккечә җыйнаулашып, шаулашып Ушма буена юл алуга, яшәгән бүлмәбезгә кердем дә, яңа чалбарым белән кешелеккә кия торган бердәнбер аксыл-яшел күлмәгемне урындык башыннан тиз генә алып киеп, ашыгып, Яссытугайга илтүче кыр юлына чыктым. Күңелем тулы сөенеч булып, ул гүзәл кыз белән дуслашып китәчәгемә ышанычым зур иде минем.
Күзләрем бер аны гына күрергә теләгәнгәме, Асияне мин бу юлы ерактан ук күреп алдым. Ул, инеш агымы буенча исәпләгәндә, элек очраган урыннан, чишмә яныннан астарак булып, акрын гына, сакланып түбәнгә, маллары ягына таба бара иде. Кулындагы кечерәк колгадай чыбыгын алдан шудырткандай итеп бара. Үзе әледән-әле, башын күтәреп, инде шактый тәбәнәкләнгән кояшка карагандай итә.
Мин шунда ук аңладым. Яхшылап күрмәве аркасында, беренчедән, якты кояшка карап, бару юлын чамаласа, икенчедән, аның офыктан биеклегенә карап вакытны да якынча билгелидер. Сәгатьне исәпләп, бәлки, мине дә көтәдер әле ул? Кичке якта киләм, дигән идем ич. Их, шулай булсачы!
Кызга якынлашканда, мине беренче булып тагын өрә-өрә Актүш каршылады.
– Актүш! Их син, Актүш! Хәтерсез. Мине оныттың дамы әллә? – шулай сөйләнеп, кыз барган сукмакка килеп җитә язган идем инде. Шунда әллә шәүләм чагылып китте, дөресрәге, ул тавышымнан таныды булса кирәк, беренче булып үзе сүз кушты:
– Бу сезме, Зөлфәт? Исәнмесез!
– Әйе, мин бу, Асия, исәнме. Ачуланмасаң, әрсезләнеп менә тагын килеп җиттем әле. Әйдә, сыер белән танагызны бергә алып кайтабыз.
– Кыенсынмасагыз, мин ике куллап риза инде. Соңгы араларда танабыз чыгымсызлана, кайтканда сыерга иярми башлады. Шул тирәдә булса, анысын да икәүләп алып кайтыр идек. Үзем генә анысы артыннан йөри алмыйм шул. Сыерыбыз инде ашап туйгандыр. Кояш шактый тәбәнәк әнә. Әни дә саварга көтәдер.
Юлны, дөресрәге, сукмакны, чыбыгы, сизгер аяклары белән дөрес абайласа да, шактый начар күрүен исәпкә алып, мин, бөтен тәвәккәллегемне, барлы-юклы кыюлыгымны бергә җыйдым да, янәшә килеп, аны култыклап алдым. Ул да, болай баруга ризалыгын белдергән төсле, култыгы белән кулымны кысып куйды да, без беренче тапкыр шулай, бер-беребезнең сулышын, җылысын тоеп янәшә атлап киттек.
Артык дулкынлансам, каушасам да, бу мизгелләрдә мин моңарчы гел булмаганча чиксез бәхетле идем. Карагызчы, нинди кызны култыклап барам! Иң куанычлысы, Асия дә миңа карата яхшы мөгамәләдә, шат, күтәренке күңелле, бик ачык. Бу хәл мине тагын да канатландырды, бәхет савытымны мөлдерәмә итте. Аның йөзендәге көләч елмаюлары белән сүзләрендәге гадилеге, без бераз шулай баруга, миңа элек үземдә һичкайчан тоймаган булганлык һәм кыюлык та өстәп куйдылар. Гүя мин бер егет солтаны.
Ул көнне без малларны алып кайтып Асияләрнең зәңгәр капкаларыннан кертеп җибәрдек. Тыштан такта белән тышланган тәбәнәгрәк алты почмаклы йортлары ишегеннән сыер белән таналарын каршы алырга чыккан, мине күргәч аз гына гаҗәпләнебрәк калган, салкын гына исәнләшкән әнисенә Асия:
– Әни, без Зөлфәт белән бер генә сәгать су буйларында йөреп кайтабыз, ярыймы? – дип әйткәч, кире борылдык та, мин аны кабат сак кына култыклаган килеш тугайга таба төшеп тә киттек. Минем кыенсынганлыкны сизепме, Асия шунда ук әйтеп куйды:
– Мин әнигә Зөлфәт исемле студент егет белән таныштым, дип әйткән идем инде. Сезне, студентларны, авылда мактыйлар. Тырышлар, булдыклылар, намуслылар, диләр. Читенсенмә, әни шикләнмәс, бер сәгать өчен генә сүз әйтмәс әле, – диде.
Шулай дисә дә, янында аның белән сөйләшүче, чыбыгын ташлатып култыклап йөртүче булганга күңеле яктырган кыз, мин нәрсәдер әйткәнче, әңгәмәне дәвам итеп, шунда ук сорыйсы да итте:
– Син яхшы егет бит, әйеме? – ул елмаеп миңа карады.
– Яхшы икәнемне белмим, Асия. Тик начар кеше түгелмен. Уйларым моңарчы гел изгелектә булды.
– Мине кыерсытмассың, рәнҗетмәссең, дип уйлыйм, ышанам инде сиңа. Бәлки әле ныклап дуслашып та китәрбез. Мин сиңа үзебезнең тугайларны, инеш буйларын күрсәтермен, бергәләп үләннәрнең, болын чәчәкләренең хуш исләрен иснәрбез. Рәхәтләнеп сөйләшербез. Кош сайрауларын, чишмә чыңнарын тыңларбыз. Мин сиңа шушы кечкенә авылыбыз, күршеләребез турында сөйләрмен. Син дә миңа дусларың, бергә укыган иптәшләрең, шәһәрегез, институтыгыз турында җиткерерсең. Ярыймы, Зөлфәт, килештекме?
– Бик рәхәтләнеп, Асия.
Шул беренче көндә, беренче сәгатьләрдә үк мине иң гаҗәпләндергәне – әйткәнемчә, аның үтә дә бер эчкерсезлеге, гадилеге, табигыйлеге булды. Моны сизми, искәрми калу һич мөмкин түгел иде. Вакыт-вакыт шаярткаласа да, хәйләләп бер сүз дә сөйләмәс. Кылануның ни икәнен белмәс. Башка күп кызлардагы борын чөю, һавалану, чытлыклану турында әйткән дә юк. Асиядә сабыйлар самимилеге, сабыйлар  сафлыгы иде. Шул ук вакытта ул бар нәрсә белән дә ныклап торып кызыксына, сорау арты сорау да бирә, кирәк булса олылардай җитди дә була белә:
– Зөлфәт, укып чыккач, син кем булачаксың? Кайда эшләячәксең? Авылдамы, шәһәрдәме?
– Шәһәрдә каласы булыр инде. Эшкә берәр заводка билгеләрләр, дип уйлыйм.
– Авыл кешесенә шәһәрдә яшәү читендер ул, әйеме? Анда һәрчак шау-шу, ыгы-зыгы, тузан, пычрак, кая сугылсаң да акча түләргә кирәк, диләр. Шулаймы?
– Яшәп киткәндә кыенрак туры килә шул. Ә аннан соң акрынлап барысына да күнегәсең. Тик барыбер авыл сагындыра.
– Бар нәрсәне яхшы итеп күреп-белеп йөргәндә дә шәһәрдә яши алмас идем мин. Бездәге тынычлык, иркенлек булмагач. Дүрт-биш яшьлек чагымда, әле азмы-күпме күргән вакытта, әни алып барган иде бер шәһәргә, хастаханәгә. Шунда бик биек йортлар күргәнем, бик нык арыганым гына истә калган. Башка бернәрсә дә хәтерләмим...
Бер сәгать дисәк тә, бераз артыграк йөрдек без ул беренче көнне. Тик сәгать ярымы да аның бик аз вакыт шул. Мизгел эчендә үтте дә китте. Кайтканда, йомшак җылы куллары белән ул үзе мине култыклады. Капкаларына җиткәндә, сөйләшә-сөйләшә каушауларым кимегән, беткән иде инде. Аны кертеп җибәргәнче кыюланып сорадым:
– Асия, иртәгә дә шулай бер-ике сәгатеңне миңа багышлый алмассыңмы, килсәм?
– Көтүче булудан курыкмасаң, кил, Зөлфәт, – ул үзалдына гына елмаеп, бер генә секундка кулын җилкәмә терәп алды да, шул рәвешчә очрашуларга риза икәнен сиздереп, борылып, ипләп кенә кереп китте. Капка белән өй ишеге арасында ул күзлеләрдән дә тәвәккәлрәк, кыюрак  йөри иде төсле.
Мин дә кайтыр якка борылдым. Тик шунда, дүрт-биш адым атлауга, күрше йортның капкасы ачылып китеп, аннан көянтә-чиләк аскан, утыз-утыз биш яшьләрдәге мөлаем гына хатын килеп чыкты. Инде мин, авыллардагы гадәт буенча, исәнләшеп, яныннан үтеп китәм дигәндә генә, апа кеше, шактый гына сынаулы карап:
– Зөлфәт дигәннәре син буласыңмы әллә, энем? – дип куйды.
– Әйе, апа, мин булам.
– Мин Асияләрнең күршеләре, Хәтимә апасы. Син, энем, бик карап, бик саклап йөрт инде Асияне. Үзең күрәсең, болай да бәхетсез бит ул, берүк кыерсыта күрмә. Татар егете булсаң да, бу як кешесе түгелсең, килерсең дә китәрсең, ә аңа бәхетле булырга тырышырга, яшәргә кирәк. Гади, эчкерсез, кешеләргә бик ышанучан кыз булганга сөйлим бу сүзләрне. – Аерым бер җитдилек белән, аналарча кайгыртып әйтелгән сүзләрдән азрак гаҗәпсенсәм дә, алай сер бирмәдем:
– Һич кайгырмагыз, Хәтимә апа. Кулыннан гына тотып, кирәк икән күтәреп кенә йөртермен. Миннән начарлык көтәргә кирәкми. Мин үзем дә бик гади, кызлардан да оялчанрак бит. –  Соңгы араларда гына әллә кайдан пәйда булган кыюлыгым үзем белән иде әле, каушап калмадым, тигез сөйләштем.
Шулай итеп Асияне бик якын иткән, яраткан күрше апасы белән дә танышып, азмы-күпме гәпләшеп алган идек ул көнне.
 
Соңыннан ике айга якын сузылган эчкерсез дуслыгыбыз, тыйнак, ләкин шул ук вакытта ашкын да булган мәхәббәтебез, көн саен диярлек безне янәшә йөрткән сөю бәйрәмебез әнә шулай башланып киткән иде безнең.
Һәр көнне, кич җитеп эшләр төгәлләнгәч, мин, сөенеп һәм дулкынланып, эчтән балкып, чираттагы очрашуга ашкынам. Кичке сәяхәтем, кая баруым турында беркемгә бернәрсә әйтмәсәм дә, беренче атнада ук егетләр барысын да аңладылар. Шул ут күз Касыйм барысын да тиште булса кирәк аларга. Чөнки беренче ул төшенде. Икенчеме, өченчеме көнне үк, эш бетеп, ашар алдыннан юынып йөргәндә, миңа чекерәеп карап, астыртын елмаеп ул дәште:
– Кич җитте, Зөлфәт, башың сызлый башладымы әле, юкмы? Су коенырга бүген дә бармыйсыңмы? Гашыйк кешенең башы түгел, йөрәге җилкенергә, сызларга тиеш.
Аның бу дорфалыгына ачуым кабарды:
– Үзем беләм мин кай җирем авыртканын, син әйтмәсәң дә. Төрттермәсәң, төпченмәсәң мишәр булмассың. Кычытмаган җиреңне кашыма әле, яме.
Ләкин егетләрнең дә, Касыймның да төрттерүләре-шаяртулары атна-ун көннән артыкка бармады. Аннан күнектеләрме, гел бер сүз сөйләүдән ялыктылармы, туктадылар, тындылар. Башта шактый еш әйтелгән «кияү» сүзен дә оныттылар. Минем хәлләрне онытыбрак торырга Рөстәм белән Галия арасындагы мөнәсәбәтләрнең куерып китүе дә ярдәм итми калмагандыр.
Шулай болар кичләрен каенлыкта кочаклашып һәм үбешеп, Галиябез иңнәренә үскән канатларын җилпеп күкләрдә йөргәндә, пешекчебезнең кулына Рөстәмнең шәһәрдәге кызына дип язып, вакытында конвертка салынмаган, ни хикмәт беләндер кесәсеннән шуып төшеп калган хаты килеп эләккән. Хатта «сагындым, саргайдым»нардан башка, «яратам, синсез яши алмыйм» кебек ихластан, бары бер кешегә генә әйтелергә тиешле бик күп башка мәхәббәт сүзләре дә шактый булган, имеш. Галия боларны укыганда кара янып чыгып, ул көнне ашын да тозсыз иткән. Аннан соң, төшке ашны ашап урыныннан торып килүче бригадирның кулына хатны кисәк кенә тоттырган да бер генә сорау биргән:
– Син яздыңмы?
Рөстәм ык-мык килгән арада, өлгер кыз, бөтен бригада алдында, очраклы туры килгәнме, баштан ук әзерләп куйган булганмы, почмактан бер чиләк салкын суны алып, шаулатып егетнең башына да койган.
– Икейөзле оятсыз! Кырыема киләсе булма бүтән!
Мин ул көнне, ватылып туктаган бетон бутагычны карап, соңгарак калган идем. Соңыннан Касыйм тәфсилләп, бөтен төс-буяуларга манып, бер көлеп, бер җитди итеп сөйләде ул хәлләрне. Рөстәмнең ничек итеп кием киптерүләрен дә, кичке ашка нигә кермәвен дә.
Фәрит тә бик төшеп калганнардан түгел икән, бер атна үттеме, юкмы, ни күзебез белән күрик, Галиябезне бик килешле итеп биленнән алган да, икәүләп күптәнге гашыйклардай сөйләшә-көлешә, безне бераз аптыратып, Ушма ягыннан кайтып керделәр. Белдекле Касыйм гына, олы сер сөйләгәндәй, моны миңа үзенчә аңлаткан булды:
– Яратмый ул Фәритне, болай гына йөри. Рөстәмнең килеп ялынганын көтә. Кичә кич ашаганда күрдем инде ничек сулыгып бригадирга караганын.
Касыймның сүзләре, бер колагымнан кереп, икенчесеннән чыгып та китте. Кешедә бер кайгым да юк шул. Уйларым гел икенче якта. Чөнки мин, канатлы гашыйк, көн саен, җиде тулганчы Яссытугайның яшел тугаена, ул тугайның беренче бизәге, иң гүзәл чәчәге Асия янына килеп җитәм. Ул Актүш белән йә чишмә янында, йә аз гына читтәрәк, күптән авып яткан өянке кәүсәсе өстенә утырып, тын гына җырлап, моңаеп мине көтә. Аннан соң без җитәкләшеп маллар артыннан китәбез. Аларны анасына кайтарып тапшыргач, кичке эңгер-меңгергә чаклы булган сәгать ярым, ике сәгать вакыт бары тик безнеке генә.
Өченчеме, дүртенчеме очрашуыбызда, шул өянке өстендә утырганда, мин аңа күптән бирәсе килгән сорауны бирдем:
– Карале, Асия, сорыйсым килеп йөри, бу тугайларда, авыл башында, инеш буйларында син ничек итеп адашмыйча, гел абынмыйча, егылмыйча шулай иркенләп диярлек йөри аласың? Авылга кергәч тә, һич ялгышмыйча, капкагызны ничек табасың? Малларны алып кайтасың? Димәк, син аз булса да күрәсең?
– Бөтенләй күрмим, дип әйтә алмыйм инде. Тик әти генә, синең күрү күрү түгел инде ул, караңгыны яктыдан аеру гына, ди. Көн яктысында олы әйберләрнең форма-рәвешләрен, чалымнарын чамалыйм мин. Менә бас әле. – Асия мине үзе каршына бастырып куйды да, аз гына артка чигеп, күзләрен минем тарафка төбәде. – Синең шәүләңне аермачык күрәм мин. Менә башың, киң җилкәле икәнсең, ә буең минеке чама. Ә менә күзләреңне, йөз чалымнарыңны күпме генә тырышсам да күрә алмыйм. Бик күрәсем килсә дә. – Ул кабат яныма килде дә бер кулын ипләп кенә сузып, йомшак итеп мине башта чәчләремнән, аннан маңгаемнан, күзләрем, яңакларымнан сыйпап, сыпырып чыкты. – Менә болай бармакларым белән мин яхшырак күрәм.
Бик үк таныш булмаган җирләрдә Актүш тә ярдәмгә килә миңа. Муенчагына кыска каеш бәйлим дә, ул кая алып барса, шунда барам. Кечкенәдән үк мине йөртеп, мине озатып өйрәнгән инде ул. Иң тугры юлдашым. Син менә «малларны ничек алып кайтасың?» дисең, алар белән. Актүш белән булганда бөтенләй аптырамыйм, курыкмыйм мин. Ят малларны Актүш читкә, ә үзебезнекеләрне өйгә таба куарга өйрәнгән. Кичләрен мин аларны түгел, алар мине алып кайталар. Сыерыбыз бик акыллы безнең. Беркайчан да сөзми, холыксызланмый. Сауганда ашаячак туралган бәрәңгегә, көрпәле суга исе китеп, бәйдән ычкындыру белән туп-туры өйгә кайта. Мин аның сыртына кулымны куям да капка төбенә җиткәнче янәшә атлыйм. Тана безгә иярә. Башка очракларда, гел үзем генә булганда, катырак чыбык яисә таяк ярдәмгә килә. Шуны алгарак сузып, шуның белән җирне капшап әллә кайларга барып җитәргә була. Гәрчә аяк астындагы әйберләрне чамалау авыррак булса да. Чөнки анда бар нәрсә дә караңгы. Ә биек әйберләрне күрү җиңелрәк. Күк яктысы ярдәм итә.
Бу тирәдәге сукмакларны, агачларны, чокыр-чакырларны, аларның урынын, торышларын мин ятладым инде. Шуңа кайчакта кулыма чыбык та алмыйм хәтта. Шулай булса да, син әйткәнчә, бик иркенләп йөри, йөгерә алмыйм. Тик куркып, бөтенләй хәрәкәтсез, тик утыру да дөрес түгел бит. Бу инеш буйларында йөз тапкыр йөрелгән инде. Такыр сукмакны яки үлән каплаган тигез җирләрне таяксыз, чыбыксыз да, аяк белән дә бик яхшы белеп, танып була. Аяк киеме кигән килеш тә. Бу тирәләрне, авыл башын, инеш ярларын аркылыга да, буйга да дигәндәй таптап, ялан тәпи йөреп үстем мин. Кечкенә чагымда күрүем яхшырак иде әле. Башта ишек алдыбызны, өй тирәсен, каралты-кураларны яхшылап өйрәнгәнмен. Анда бар нәрсә дә ун-унбиш ел элек ничек торган булса, хәзер дә шулай, үзгәрешсез. Мин анда, гомумән, йөгереп йөри алам. Миңа уңайсызлык тумасын өчен, әти бар нәрсәне урынында тота, үзгәртми. Тышта, ишек алдында келәт-абзарларны, агачларны, башка эре әйберләрнең чалымнарын  билгеләп-исәпләп булса, өй эчендә бөтенләй үк караңгы. Күзләр белән тәрәзәне генә ялгышмыйча абайларга мөмкин. Әмма өйдә дә һәрнәрсә үз урынында. Кирәк әйберне мизгел эчендә таба алам. Тугайда, су буенда язын, май айларында гына бераз кыенрак. Берәр атна вакыт ияләшү-танышуга, кабат искә төшерүләргә китә. Егылган, бәрелгән-сугылган вакытлар да булгалап тора. Быел гына әле, бер тапкыр онытылып китеп, инешкә дә төшеп киткәнмен. Ярый ул сай. Үзем чыгып, үзем өйгә кайтып киемнәрне киптердем дә тагын су буена юнәлдем. Шулай өйрәнәм, танышам инде яз саен. Кыш буе өйдә торып, тагын онытыла башлый. Аннан бәрелә-сугыла-яралана тагын исемә төшерәм.
Күрү генә димәгән ич, Зөлфәт. Менә һәрнәрсәнең үз төсе бар, диләр. Төсләрне мин күрмим. Ләкин күп әйберләрнең үзләренә генә хас исе, шул ук вакытта үз тавышы да бар. Инешкә егылып төшкән көнне мин бик хисләнеп кечкенә радиоалгычымнан җыр тыңлап бара идем. Күпчак янымда шул радио минем. Вакытны да гел әйтеп торалар. Җырлар да тапшыралар. Тик татарча азрак. Русча белмәсәм дә, әти санарга өйрәткән иде инде күптән. Шунлыктан, вакытны кайсы телдә әйтсәләр дә, яхшы аңлыйм. Шул радионы тыңлап, инешнең салмак агымын, ипле итеп чылтыравын ишетмәгәнмен.
Бар җан иясенең үз тавышы, дим, менә тыңла әле, камышлар ничек кыштырдыйлар. Алар «без монда, без – камышлар» дип торалар бит. Тал яфраклары да үзләренә бер төрле тавыш чыгарып лепелдәшәләр. Аларны зирек, йә булмаса шомырт яфраклары шавы белән һич бутарлык түгел.
Ә исләр! Алар үзләре бер дөнья бит. Инешнең, яр буеның үз исе бар. Чишмә тирәсенең дә үзенә генә хас исе. Үләннәрнең исе дә бер-берсеннән шактый аерыла. Менә хәзер кара әле. Якында гына, алда, кул сузымында кәҗә сакалы үләне булырга тиеш. Мин аның исен аермачык тоям. – Чынлап та, каршыбызда, бездән бер метрда гына, үсә-үсә озынаеп билгә җитә язган, инде ак чәчәк аткан ике кәҗә сакалы утыра иде. Мин Асиянең мондый сизгерлегенә, «күрәзәчелегенә» шаккаттым. Борынымны тартып күпме генә иснәсәм дә, ниндидер аерым ис сизмәдем.
– Дөрес әйтәсең, берәү түгел, икәү.
– Суга якын урыннарда алар бер төрле исле. Биек урыннарда икенче төрлерәк. Чәчәкләрнең күбесен исе буенча аеру бөтенләй җиңел. Телисеңме, мин сиңа биш минут эчендә бер бәйләм ромашка җыеп  китерәм? Кулларым да аларны яхшы таный.
– Юк, Асия, рәхмәт. Болай да ышанам. Мин сиңа үзем чәчәкләр бирермен, үзем җыярмын, яме. – Кул сузымында гына үскән ялгыз ромашканы өзеп алам да Асиягә иснәтәм, бирәм. Шигырь юллары исемә төшә:
 
Ромашкаларның таҗлары –
Сылу кыз керфекләре.
Әллә чык тама керфектән,
Әллә яшь бөртекләре.
 
Ул мине тыңлап, аз гына хисләнеп тын тора да тагын сөйләп китә:
– Әйе шул, иртәләрен чәчәкләрнең керфекләре һәрчак чыклы, яшьле була. Караңгыны, салкынча шыксызлыкны күтәрә алмыйча төннәрне шулай елап үткәрәләр микән әллә алар? Ә мин еламыйм инде, күнектем. Менә шулай, Зөлфәт, башкалар бик сиземләмәгән исләр, калганнар ишетергә теләмәгән тавышлар алар барысы да минеке. Миңа хезмәт итүчеләр. Күпмедер дәрәҗәдә күзләрем алар. Исләр, тавышлар булмаса, бик тә кыен булыр иде миңа. Ул чагында, чыннан да, дөм сукыр булыр идем, ихтимал...
Берсендә, килешли, Асиягә дип, кыр юлы читләрендә анда-санда үскән, инде өлгереп килүче иген сабакларына елышып утырган  кыңгырау чәчәкләр җыйдым. Күрмәсә дә, барыбер таныр, сөенер, дип өздем аларны. Дөрес фаразлаганмын, җиде-сигез чәчәктән торган кечкенә бәйләмне кулына тоттыру белән, ул аларны аз гына иснәгәндәй итте дә, елмаеп шунда ук әйтеп тә бирде:
– Кыңгырау чәчәкләр.
– Асия, аларның гел исе юк ич, каян белдең?
– Бар аларның исе, бар. Мин сиңа әйттем ич инде. Һәр чәчәкнең, һәр үләннең, һәр агачның, бар нәрсәнең дә үз исе бар. Иссез әйбер юк ул дөньяда. Зөлфәт, ә кыңгырау чәчәкләр нинди төстә?
– Зәңгәр алар, Асия, синең кичә кигән күлмәгең кебек.
– Ә зәңгәр төс нинди була? Аны сүзләр белән аңлатып буламы?
– Белмим шул, аңлата алырмынмы. Зәңгәр төс ул күк төсе, синең күзләрең төсе. Ерактанрак караганда, елга-күлләр дә зәңгәр булып күренәләр. Күкчәчәкләр дә күк түгел, ә зәңгәр төстә.
– Ул төс матурмы соң?
– Бик матур, Асия. Төсләрнең барысы да диярлек матурлар. Шуның өчен төсләр ич алар. Төсләр булмаса, дөнья бик тонык, бик күңелсез, шыксыз булыр иде. Төсләрсез мин дөньяны күз алдыма да китерә алмыйм. – Шушы мизгелдә мин кинәт тотлыгып туктап калдым, телемне тешләдем. Кирәкмәгәнне, артыгын сөйләп ташлаганымны аңладым. Шуны уйлап, янымдагы, инде миңа нык якынайган эчкерсез, саф, тик бәхетсез шушы кыз баланы рәнҗетмәдемме, дип, аңа карап куйдым. Юк, ул аз гына да кимсенмәгән иде.
– Син күк зәңгәр дисең. Ә мин аны ак, аксыл тонык яктылык итеп күрәм.
– Дөрес әйтәсең. Күк ул аксыл зәңгәр, күксел. Ә кич җитеп, кояш тәмам баегач, йолдызлар калыккач, ул кара зәңгәргә әйләнә. Һәрбер төс якты да, караңгы да була ала. Кояш көлгәндә, көндезләрен төсләр күбрәк якты була.
– Мин кояшны бик яхшы күрәм. Ул ап-ак һәм сәдәф кебек түгәрәк. Башкалар кояшка туры карый алмыйбыз, диләр, ә мин әллә күпме карап тора алам. Зөлфәт! Син шундый кызык итеп, мавыгып сөйлисең. Кыенсынмасаң, миңа барча-барча төсләрне дә аңлатып-тасвирлап бирче. Минем аларны бик беләсем, истә калдырасым килә. Төсләрнең исләре дә, тавышлары да юк шул. Балачактагы төсмерләрне мин оныттым инде. – Ул куллары белән култыгымнан алып миңа сыенды да, башын күтәреп, озын толымнарын тагын да аскарак төшереп, инде тәбәнәкләнгән кояшка, күккә карады.
Минем үземнең дә бу дөньяның, шушы ямьле җәйнең, табигатьнең барча төс-бизәкләрен аңа белдерәсем, сүзләр белән сурәтләр ясап бирәсем, сөйгәнемне, бик аз дәрәҗәдә булса да, төсләрне күрерлек күзле итәсем килә иде. Тик ничек итеп барысын да аңлатырга соң аңа?
– Беләсеңме, Асия, бу дөньяда салават күпере дигән әйбер, күренеш бар. Менә шул салават күпере җирдәге барча төсләрне дә үзенә җыйган, сыйдырган. Кызылын да, сарысын да, зәңгәрен-яшелен дә, барысын-барысын да.
– Ишеткәнем бар. Әтием бер сөйләгән иде андый күпер турында. Чынлыкта ул юк, бары күзгә генә күренә, дип.
– Әйе, төсләрдән генә ясалган бик матур ярымәйләнә ул. Аны тотып карап булмый. Елга күпере аша чыккан төсле, аның аша чыга да алмыйсың. Ул бары тик менә шушындый көләч җәйләрдә, яңгыр явып үткәннән соң, кояш чыккач кына чыга. Менә шул түгәрәк күпернең буеннан-буена, бер башыннан икенче башына чаклы матур тасмалар булып мин әйткән төсләр сузылган. Аларның иң-иң беренчесе – кызыл төс. Кызыл төс ул ут төсе, кан төсе, беряктан караганда, хәвеф-хәтәр төсе дә. Икенче яктан караганда, ул төскә бәйләнерлек сәбәпләр дә юк сыман. Матур төс ул. Синең менә аягыңа кигән сандалийларың кызыл. Салкынчарак кичләрдә җилкәңә элә торган кофтаң да шундый төстә. Кызыл төсне балалар, кызлар бик ярата. Кызыл ситсадан тегелгән күлмәкләр синең кебек чибәр кызларга ифрат та нык килешә. Кояш чыкканда яки батканда, офык та, һәркөнне диярлек, алсу-кызыл төскә манылган була. Канәфер, роза чәчәкләре күбесенчә кызыллар. Тик болары, ни кызганыч, болын-тугайларда үсмиләр генә. Аларны күбрәк бакчаларга утыртып үстерәләр.
– Ә кояш? Кояш нинди төстә, Зөлфәт? Мин аны дөрес күрәмме? Акмы ул? Башка төстәме?
– Син аны дөрес күрәсең, Асия. Җәйләрен ул ак. Акка аз гына сары төс йөгертелгәндер, бәлки. Ә менә батканда һәм калыкканда ул комачтай кызыл. Ә болай ул аксыл-сары.
– Алай икән. Ә сары төс тагын кайларда соң?
– Салават күперендәге кызыл янәшәсендәге икенче төс менә шул сары төс инде. Сары төс тә үзенчә бик матур. Шулай булса да, кайчакларда аны бик яратып та бетермиләр. Чөнки ул сагыш-кайгы төсе. Авыру-сулу төсе. Көзләр җиттеме, бар табигать моңсуланып, сагышланып сары күлмәген кия, бөтенләй сары төскә манчыла. Ямьле җәйләр беткәнгә кайгырып, шулай сарыдан киенә бар дөнья. Вакыт үтеп киткәнгә, гомерләре беткәнгә шулай хәсрәтләнә табигать. Үләннәр дә, яфраклар да, хәтта чәчәкләр дә. Телисеңме, көз турында, мәхәббәт турында үзеңә моңлы бер шигырь укыйм?
– Укы, рәхәтләнеп тыңлыйм. Шигырь тыңларга яратам мин. – Ул шулай дигәч, мин дәртләнеп сөйли башлыйм:
 
Урманнарда яна, яна сары балкыш,
Сизелми дә җиткән көз, дисең.
Үзең әле һаман кырлар буйлап
Яшеллеген җәйнең, яшеллеген җәйнең эзлисең.
 
Сизәм, Асия тын да алмыйча, бирелеп тыңлый.
– Җитәрме, әллә дәвам итимме? – Ул, «әйе» дигәнне аңлатып, җилкәмә башын тери. Мин дәвам итәм:
 
Яшьлекнең дә мәңге, мәңге булырына
Ышанмадыкмыни, ышандык.
Тик нигә соң синең күзләреңдә
Көзләр нуры кергән, көзләр нуры сеңгән уйчанлык?
 
Таҗын өзеп соңгы, соңгы чәчәкләрнең
Язмышларны юрап карыйсың.
Яратмаска сине мөмкин түгел,
Яратырга инде, яратырга инде соң дисең.
 
Мин туктап, икебез дә беркадәр тын торгач, Асия, беренче телгә килеп:
– Матур, мәгънәле шигырь. Син шигырьләрнең барысын да ничек яттан беләсең? Ничек онытмыйсың?
– Ошаган шигырь ничектер үзеннән-үзе истә кала. Мондый моңлы-сагышлылары бигрәк тә. Сары төс турында сөйли идем бит. Бу төс, әлбәттә инде, сулуга, сагышка гына кайтып калмый. Чәчәкләр арасында сарылары да хәтсез. Тузганак чәчәкләреннән башлап ромашкаларга чаклы. Син исеннән таныган, яраткан ул ромашкаларның уртасы сап-сары, әнә. Күзләре сары, ә керфекләре ап-ак аларның.
Менә тагын бер сары әйбер. Вакытыннан алда өзелеп төшкән тал яфрагы үлән арасында ята. Ни сәбәптәндер, көчле җилдәнме, чыбыгыннан өзелгән дә, бөтенләй юкка чыгар, үләр алдыннан саргайган. Әче сагышлы кеше дә шулай сары була. Күтәрә алмаслык хәсрәт саргайта, бөрештерә, сулдыра аны.
Әле әйтмәгәнмен, кызыл белән сары арасында әфлисун төс тә бар тагын. Ул сыегайтылган, сары өстәлгән кызыл. Әфлисун кабыгы нәкъ шундый төстә.
Ә төсләрнең төсе, иң яхшы төс ул, әлбәттә инде яшел төс. Көләч кояшлы, җылы, тургайлы җәйләрдә һәммә табигать, тирә-як яшел була. Агачлар да, болыннар да, кырлар да. Без торган шушы тугай да хәзер менә ямь-яшел. Яшел төс күзне, күзне генә түгел, күңелне сөендерә, иркәли, назлый. Ул җанны тынычландыра. Яшел төс ул ярату төсе дә, яшьлек, шатлану, елмаю-көлү, яшәү төсе дә. – Асиянең бирелеп, яратып тыңлаганын, һәр җөмләне күңеленә салып барганын аңлаган хәлдә, мин үземчә бөтен осталыгымны, хисле сөйләмемне эшкә җигәргә тырышам. Ул үзе дә сүзгә кушылгалап куя.
– Яшеллекне күрмәсәм-белмәсәм дә, җәйнең назлылыгын мин тоям, күңелем белән, тәнем-җаным белән гел сизеп торам. Битне, тәнне иркәләүче җылы йомшак җилләр, кош сайраулары, төрледән-төрле, мең төрле хуш исләр, яфрак шаулары – җәйләргә нәрсә генә җитәр икән. Кыш буе өйдә, дүрт стена арасында утырып, мин дә көзге үләннәр кебек сулып бетәм. Җәйләр җитеп шушы тугайга чыктыммы – тагын тереләм. Канатланам. Гел йөгерәсем, очасым килә. Минем кебек күзсезгә дә җәй иң ямьлесе, иң тансыгы шул. Иң кирәкле, иң гүзәл төс яшел дә булмас иде, әйе бит, Зөлфәт?
– Әйе, Асия. Яшел төстән соң салават күперендә башта күк, аннан соң зәңгәр төс килә. Ул төсләр турында, бигрәк тә зәңгәре хакында сөйләдем инде. Зәңгәр төс тә бик матур. Ләкин салкынчарак төскә чутлана. Ул, мөгаен, чиксезлек, галәм төседер. Мин шулайрак уйлыйм. Ә салават күперендәге иң соңгы төс – табигатьтә сирәк очрый торган шәмәхә төс.
Аннан соң, онытып торам, ак төс тә бар ич әле. Син күргән яктылык шул ак төс инде ул. Ак төс, галимнәр әйтүенчә, бөтен төсләрнең бергә җыелуыннан ясала икән. Ягъни ак төсне таркатсаң, менә шул мин тасвирлаган салават күперенең барча төсләре килә дә чыга. Бу төс тә бик күркәм. Кешеләр бер-берсенә ак бәхетләр телиләр. Кәләшләрнең туй күлмәге дә актан була. Чисталык, пакьлек, сафлык төсе ул ак төс. Кышын, үзең дә азмы-күпме чамалыйсыңдыр, карлар яугач, бар дөнья акка төренә. Менә тагын бер шигырь искә төште әле:
 
Җәйләр, көзләр күргән бу күңелем
Бик сусаган икән ак төскә.
Кыш салкыны баса кайнарлыгым,
Күңелләрдә ап-ак җил исә.
 
Ап-ак уйлар, ак хыяллар килә,
Туй күлмәге керә төшемә...
Ап-ак карның салкын мәгънәсенә
Кемнәр генә икән төшенә?
 
Укып бетердем дә, шигырь охшадымы икән дип, шыпырт кына аңа карадым. Бу юлысы, артыграк тырышып, сылукаемны ныграк тәэсирләндердем, ахрысы, аның керфекләре яшьле иде. Бармакларым белән сак кына ул яшьләрне сөрткәндә, ул кисәк кенә әйтеп куйды:
– Ап-ак туй күлмәкләре киюләр, гөрләтеп туй ясаулар, синдәй затлы егет белән гаилә корулар насыйп булмас инде миңа, Зөлфәт.
– Асия, бәгырькәем, нигә алай дисең? Мине үзең белән болай гына, кызык өчен генә йөри, дип уйламыйсыңдыр ич? Сиңа булган хисләрем чын булмаса, баскан урынымда җир йотсын, валлаһи.
– Әле шулай дисең дә бит, укып бетереп тиешле белем, белгечлек алгач, гаилә корырга җыенгач, гел икенче төрле уйлый башлаячаксың. Үзең уйламасаң да, синең әле әниең, туганнарың бар. Юньләп бер эш эшли алмаган, укымаган, бөтенләй диярлек сукыр кызның килен булуына ризалык бирерләрме соң алар?
– Синең саф, игелекле күңелеңне аңлау, зифа буй-сыныңны, матурлыгыңны күрү белән алар риза булачаклар. Безнең туган-тумача арасында таш бәгырьле, масаючан, исәп белән генә яшәүчеләр юк. Бәлки әле без сине аңынчы терелтә дә алырбыз. – Минем соңгы сүзне Асия ничектер игътибарга алмыйчарак, әңгәмәне гел икенче якка борды:
– Зөлфәт! Син мине гел матур, дисең. Күңелемне үстерү өчен әйтәсеңдерме, чынлаптырмы? Әле менә төсләрне дә сөйләп, аңлатып чыктың. Тик, белүемчә, мин кызыл да, яшел дә, зәңгәр дә түгел бит. Мин күлмәкләремне генә алыштыра, төрле төстәгесен кия алам. Аңлатып бирче, кешенең матурлыгы, ямьсезлеге нәрсәдә? Үзең менә төсләрнең төсе, иң матур төс ул яшел төс, дидең. Яшел кием кигән кешеләр барысы да матур булалармы? Менә мин бүген әнием әйтеп кулыма тоттырган, ул әйткән аксыл-сары күлмәктән. Ямьсезме мин?
– Һич алай түгел, Асия. Хәзер аңлатам. Матурлыкка, әлбәттә, төрлечә бәя бирергә, төрлечә тасвирларга була. Миңа калса – матурлык ул  кешенең тышкы бер камиллеге, кешенең битендәге, гәүдәсендәге үлчәмнәрнең дөреслеге. Мәсәлән, күзләр дә, авыз да дөрес уелган, борын да, колаклар да нәкъ үз урынында, алар зур да түгел, кечкенә дә түгел, кыек та ясалмаган, зәгыйфь тә булмаган икән, бу әлеге кешенең йөз камиллеге инде. Кешеләр арасында шундый гадәт инде – бер-береңнең чыраена, гәүдәсенә артык игътибар итешле. Кемнеңдер куллары, йә булмаса танавы кәкре, яки артык озын, йә, киресенчә, бик кыска икән, андый кеше, башка әгъзалары бик дөрес булганда да, ямьсез булыр иде. Яки зур авызлы, йә шунда артык калын иренле. Чибәрлек ул шул йөз үлчәмнәренең, пропорцияләрнең тач урталыкта булуы, дип уйлыйм мин. Бу буй-сынга да кагыла. Әлбәттә, йөз-кыяфәт, чырай рәвешләрен, төзелешен беркем дә сантиметрлап үлчәми. Аны һәркем күз карашы белән дә ярыйсы төгәл белми. Билгели һәм үзенчә нәтиҗә чыгара. Йә ошата, йә ошатмый.
– Алай бәяләү дөресме соң ул? Ул үлчәмнәр шул дәрәҗәдә әһәмиятлемени? Аңа карап нәтиҗә ясауны мин аңлап бетерә алмыйм. Ә яхшы кеше ничек? Яхшы кеше матур булмыймыни? Менә безнең күршедәге Хәтимә апа. Ул һәрчак ягымлы, ярдәмчел, кеше җанлы, игелекле. Бөтен кеше белән дә дус. Мине гел чәйгә чакыра да үзе пешергән тәмле ризыклар белән сыйлый. Минем өчен аңардан да чибәр кеше юк. Ә ире киресенчә. Еш эчә. Эчсә сүгенә, талаша. Ул ямьсез, кыек күзле, алагаем колаклы кешедер, һичшиксез.
– Шулай булсачы. Тик алай ук түгел шул. Тышкы матурлык бер нәрсә, ә эчке матурлык, күңел матурлыгы – икенче. Дөнья шулай яратылган инде, күп очракта алар тәңгәл килмәскә дә мөмкин.
– Гаделме соң инде шулай, Зөлфәт? Игелекле, мәгънәле, иманлы кеше ни өчен һәрдаим матур саналмый? Күңеле, җаны, гамәлләре матур кеше генә матур булып исәпләнергә хаклы түгелмени?
– Их, Асия! Мине дә күпчак шундый уйлар борчый да бит. Артык катлаулы шул бу дөнья. Гаделлек тә күп түгел биредә. Кешенең күңелендәге йөзендә булмый шул. Шулай күнегелгән, гадәтләнелгән инде, башта чырайга карыйлар. Тышкы кыяфәткә, тышкы чалымнарга карап йә нәфрәтләнеп йөз чөерәләр, йә, киресенчә, гашыйк булалар. Битараф калырга да мөмкиннәр. Менә мин үземне бер дә матур кешегә санамыйм. Син күрмисең генә. Күрсәң...
– Андый сүз әйтмә, Зөлфәт. Матур син. Минем өчен син иң-иң чибәр егет. Чөнки синең күңелең нурлы, сүзләрең мәгънәле, үзең ягымлы, һәрчак игътибарлы. Син сөйләгән тышкы матурлык нәрсә генә бирә соң ул тирә-яндагыларга? Ә күңел матурлыгы бар нәрсә дә бирә. Шулай дөрес, гадел ич. Нигә кирәк ул үлчәмнәр, син әйткән ниндидер пропорцияләр?
– Их, Асия, гүзәлкәем! Бар кеше дә синең кебек изге җанлы һәм шул ук вакытта күз явын алырлык чибәр булса икән. Синдә ике матурлык бер-берсенә шундый тәңгәл килгән, исең китәрлек. Тормышта, кешеләр арасында бик сирәк буладыр андый хәлләр. Тик, уйлавымча, барыбер, күзләрең яхшы күреп, мине бәяли алсаң, үз, якын итмәссең төсле тоела. Ярата да алмас идең.
– Юк, яратыр идем.
– Яратмас идең, чөнки мин ямьсез.
– Юк, Зөлфәт, син матур, шундый матур. Беркайчан да бүтән андый сүз әйтмә миңа, – ул башын җилкәмә куйды да ике куллап мине кочаклап алды. Гүзәлемнең фани дөньяны юньләп күрүдән мәхрүм күзләрендә тагын яшь бөртекләре ялтырый иде. Шунда мин беренче тапкыр Асиянең, күзләре тәмам ачылып, мине аерымачык итеп күргән вакытта да хәзергесе кебек якын итәренә, яратырына ышанып куйдым. Соңыннан, исемә килеп, күп тапкырлар шикләнсәм, икеләнсәм дә.
Дөресен әйтергә кирәк, матурлык турында башланып, ахыр чиктә минем ямьсезлек белән тәмамланган бу сөйләшү, аның сүзләре, күз яшьләре ул көнне мине тетрәндерде. Күңелемне бөтереп алган, бар көченә ярсып дулаган хисләр давылы мәңге тынмас, туктамас төсле тоелды. Йә, Хода, нинди дөнья соң бу? Ялгышмы бу, әллә язмышмы? Даһи бер гаделсезлекме, әллә соңгы дәрәҗәдәге гаделлек, хакыйкать чагылышымы? Шактый шөкатьсез, ямьсез егет һәм бөтенләй диярлек сукыр гүзәл кыз. Язмыш безне очраштырды, табыштырды. Бер-беребезгә әлегә ныклап әйтергә кыймасак та, бик белгертмәсәк тә, йөрәкләр сизә – өзелеп яратышабыз. Сәер дә, сагышлы да иде безнең ул мәхәббәт. Дәвамы, киләчәге булырмы аның? Булса, нинди булыр?
Ничек кенә булса да, әлегә мин һаман да арта баручы шатлыктан канатланып, аның янына киләм. Аны, эчкерсез, ихлас, риясыз җанны, бар нәрсәдән артык күрәм. Сүзләрен, миңа ачкан тойгы-кичерешләрен сокланып һәм гаҗәпләнеп тыңлыйм. Аның барлыгына, аны очратканыма чиксез сөенәм.
Кайчагында сагышлы-моңлырак тоелса да, без баккан дөньяны безнеңчә күрүдән мәхрүм булса да, Ходай аңа төшенкелек түгел, ә күңел матурлыгы, уйлар сафлыгы белән бергә тормышны ярату хисе, сөенә-куана белү сыйфаты, күрмәсә дә, шушы тирә-як табигатькә, тереклеккә олы мәхәббәт тә биргән. Аның киң күңеленә бөтен чәчәкләре, хуш исләре белән шушы иркен тугай-болыннар да, саф сулы инеш тә, ерак кыр-яланнар, челтерәп аккан чишмәләр дә – барысы да сыйган иде.
Шушы шатлыклы да, сагышлы да мизгелләрдә мин, хисләр ташкынын йөгәнләп, могҗиза беләнме, могҗизасызмы, ничек булса да аны күзле итү, бу халәттән йолкып алу теләге белән яна башладым. Тик моның өчен нишләргә? Күңелемдә инде икенче тәүлек йөргән, әлегә кечкенә генә булган бер өмет чаткысы шулай да бар иде.
Сөйләве буенча, аны ике-өч яшьлек вакытында, әле бүгенгедән яхшырак күргән чакта, берничә тапкыр табибларга алып барып, күрсәтеп караган булганнар. Имче карчыклар да читтә калмаган. Тик нәтиҗәсе генә булмаган. Табиблардан өметле сүз ишетмәгәч, кызгансалар да, әти-әнисе язмыш белән, чарасызлык белән килешеп, тынганнар, кыз исәя төшкәч тә беркая да алып бармаганнар.
Минем баштан чыкмаган, инде ике тәүлек буе мине эзәрлекләгән өмет чаткысының башы курсташ малай Иректә, төгәлрәк итеп әйткәндә, аның әтисенең олы шәһәрдә күз хастаханәсендә эшләвендә иде. Стройотрядтагы, бригададагы егетләр төрле курслардан, төрле группалардан булу сәбәпле, мин аның әтисе турында башта, әлбәттә инде, белмәдем дә. Үткер Фәрит ул хакта кайчан ишетеп өлгергәндер, Асия белән шушы истә калган сөйләшүдән ике көн алда, мине үртәүләр, төрттерүләр инде онытылып беткәч, төшке ашны ашап туеп күләгәдә ял иткәндә яныма килде дә:
– Ну, хәлләр ничек, «кияү»? – дип сүз башлады. Тагын үртәргә җыена бу дип, мин читкә борыла башлаганчы, шунда ук дәвам да итте. – Ирек белән сөйләшеп кара әле. Әтисе күптән күз клиникасында эшли икән. Яхшы белгеч санала, ди. Бәлки, хәлне аңлатып, әтисенә хат язып карар. Өметсез шайтан гына, диләр ич. Тикшереп, синең ул гүзәлкәеңә, бәлки, берәр төрле ярдәм күрсәтә алырлар. Медицина олы адымнар белән алга барганда.
Фәритнең шул сүзеннән соң бөтенләй өметләнеп китеп, эчемә ныклап җылы йөгереп, шул көнне үк үтенечемне Иреккә белгертергә уйласам да, ничектер тәвәккәлли алмадым, бүтән көнгә калдырдым.
Һәм менә ул көн килеп җитте. Асия яныннан кайту белән, соңгы сөйләшү, аңлашудан әле суынмаган да килеш, егетне читкәрәк чакырып алдым да гозеремне сөйләдем. Ирек дигәнебез аз сүзле, һәрчак тыныч һәм җитди, шул ук вакытта барыбыздан озын һәм ябык булгангамы, читтән караганда көлкелерәк тә күренгән бер егет иде. Ул мине бүлдермичә, игътибар белән тыңлады да, сөенечемә каршы, теләгемне үтәргә, ягъни хат язарга шунда ук риза да булды.
Тик сөенеч белән янәшә шул мизгелдә күңелдә башка уй да чагылып үтте. Хыянәтчел һәм шикле уй иде ул: Асиянең үзенә белдергән шикләрем яңадан кайттылар. Күзләре ачылса, ул мине бүгенге кебек якын, үз итә алырмы? Булган бөтен килбәтсезлегемне, сары кашларымны, бетчәле борынымны күргәч, башкалар белән чагыштыргач, аның миннән бөтенләй күңеле кайтмасмы? Ихтимал, кайтыр. Андый очракта, төс-кыяфәтемне исәпләп, үземнән-үзем чирканып, үзем үк качмаммы аңардан? Алай да булырга мөмкин ич.
Ләкин аның бәхете, язмыш елмаеп, ул аңа ирешкән очракта, минем бәхетсезлегемнән күпкә өстен бит. Ничек мин шуны аңламыйм? Ямьсезлек әле ул чарасызлык, гариплек түгел. Күзсезлек – менә иң олы бәхетсезлек. Шунда мин үз уйларымнан үзем үк гарьләнеп, оялып куйдым.
Җаен туры китереп, тирә-якка билгеле хастаханә хакында да, Ирекнең әтисе, каралу, савыгу турыда да Асиянең үзенә әйтәсе, аны ипләп кенә шуңа хәзерли торасы булыр. Каршы килмәс, киресенчә, шатланып риза булыр ул. Бу уйны да күңелемә беркетеп куйдым...
Тик барысы да без дигәнчә генә түгел икән шул. Бәла аяк астында, диләр, дөрес икән. Шулай кичләрен кыска вакытка гына очрашып, күрешеп, шатланышып йөргәндә, аерылышканда аны бит очыннан гына назлы итеп үбеп, гөнаһсыз мәхәббәт бәйрәмебезне дәвам иткән вакытта, һич уйламаганда җан сөйгәнем бәлага юлыгып, чак кына олы күңелсезлек булмыйча калды.
Берсендә шулай, гадәттәгечә ашкынып, йөгерә-атлый үзебезнең көндәлек очрашу урынына – инеш буенда авып яткан шул юантык өянке янына килсәм, Асия күренми. Аптырабрак калдым. Башка вакытларда мин килүгә ул һәрчак биредә була торган иде. Тал өстенә утырып бераз көткәч, башта авылга, өйләренә сугылып чыгыйммы, дип уйлап, кузгала да башлаган идем. Аннан соң туктадым. Беренчедән, яхшысынмадым, икенчедән, аның бу вакытта өйдә торганы юк иде ич моңарчы. Кайдан эзләргә? Бәлки, тугайның аскы өлешендәге маллары янындадыр? Шулай уйлап, аска табарак юнәлдем.
Бер мөгезенең очы сынган олы гәүдәле, саргылтрак йонлы сыерлары, инде ашап туеп, бәйләнгән җирдә, үлән өстендә мыш-мыш килеп сулап, күшәп ятып тора. Сөйгәнем монда да юк. Кайда гына булыр соң ул? Болай килеп чыкканы юк иде ич әле. Берничә мизгелгә тагын югалыбрак калып, шул урында әйләнгәләп тордым да сукмак буйлап тагын аска атладым. Авыл башы тирәсендә, су буйлап агачлар берән-сәрәнрәк булсалар, төшә-төшә куаклар шактый ешаеп, сирәк әрәмәлек сыман урыннар башлана иде. Авыл яклап ярлар бөтенләй сөзәк. Каршы якта гына, кайбер урыннарда бик үк текә булмаган кара ярлар күренгәли. Ярты чакрымнар шулай баргач туктадым. Тагын да аскарак төшкәндә берничә вак күл, язын су кереп кала торган сазлыклы уйсу җирләр, камышлыклар башлана иде. Әрәмә дә бу тирәдә куерак. Эзләгән кешем юк. Әллә авырып киттеме соң? Кирегә, авылга кайтып өйләренә, һич югы ишегалларына сугылмый торып белеп булмас, ахрысы. Шундый ният килеп, инде кузгалам дигәндә генә колагыма кайдадыр эт чинаган тавыш ишетелгән төсле тоелды. Берничә мизгелдән тагын шул ук тавыш. Туктале, Актүш түгел микән бу? Никләр чиный ул? Мин учларымны авызыма китердем дә, бар көчемә кычкырып, этне чакыра башладым.
– Актүш! Актүш!
Шулчак чинау кинәт кенә өрүгә алышынды. Эт ярсып берара өреп алды да тагын чиный башлады. Кисәк кенә күңелемдә шөбһәле уйлар кузгалды. Эт юкка чинамас. Муенындагы каешы берәр нәрсәгә эләкмәгән булса, эт үзе берничек тә бәлага юлыга алмый ич. Ә Асия кайда? Әллә соң Асиягә бер-бер хәл булганмы? Шикләрем көчәеп, торган саен ныграк хафаланып, мин, каршы очраган талчыбыкларны аралый-аралый, сукмак буйлап тавыш килгән якка йөгердем. Ярты  минут та чапмадым, бар яктан да тал, шомырт, балан куаклары урап алган кечкенә аланга килеп чыктым. Гаҗәпләнүемә, алан уртасында Асияләрнең аклы-кызыллы ала таналары тыныч кына үлән чемченеп йөри. Шик-борчуларым бермә-бер артты. Ә Актүш кая соң? Шул вакыт, уйларымны укыгандай, каршыдагы куаклар арасыннан өрә-өрә, томырылып таныш маэмай килеп чыкты. Чыкты да, өрүдән гел туктамыйча, аллы-артлы мине әйләнеп чабып йөреп, тагын агачлар арасына кереп югалды. Мине инде хәтсездән үз иткән, һәрчак ялагайланган, сырпаланган этнең миңа карап шулай өрүе, чабулавы болай да йөрәгемне урыныннан кузгаткан иде, ниндидер хәвеф-хәтәр килгәнен инде ахырынача аңлап, тал-шомыртларга сыдырыла-сыдырыла эт артыннан алга ыргылдым. Һәм янәдән ачык урынга, дөресрәге, өстен яшел келәмдәй суүсемнәре каплаган озынча сулыкка, тагын да төгәлрәк әйткәндә тәмам сазлыкка әйләнгән күлгә юлыктым. Актүш мине инешнең элекке юлы, үзәне булган, хәзер баткаклыкка әйләнгән бу күлнең биек үлән каплаган ярына алып чыкты. Яр буйлап ялгыз үскән олы бер зирек, аңа терәлеп торган тал куагы янына килеп җитсәм, ни күзләрем белән күрим, ярдан өч-дүрт адымда гына, сазлыкка ук кереп үскән бер нечкә генә тал чыбыгына күкрәкләренә чаклы суга иңгән, куллары белән чытырдатып ябышкан, бөтенләй пычранып беткән, хәлдән тайган Асия тора. Егетлегем шуның чаклы гына булдымы, бу күренештән мин башта каушадым, аптырап калдым. Аннан соң гына аңыма, зиһенемә килеп:
– Асия, мин монда! Кузгалма, хәзер чыгарам! – дия алдым. Шулай дисәм дә, сазлык күргән кеше түгел идем шул мин. Берәр ныклырак колгамы, озынрак ботак ише нәрсәме сындырып алып сузасы гына булгандыр. Тик мин аларны уйлап торырлык хәлдә идемме соң? Килгән шәпкә түфлиләремне генә салып аттым да, геройланып, диңгездә суга батучыны коткарырга ашкынган фидакарь матрос кебек, Асияне тоткынлыкта тоткан шул черек сулыкка сикердем. Һәм...аңардан ярты гына адымда үзем дә күкрәктән диярлек лайга, пычракка баттым. Бу бала-чагалык һәм бер уйсызлык иде, әлбәттә. Шулай бик кызганыч һәм мәзәк килеп чыкса да, кызуым җиткән, бирелергә исәбем юк иде әле. Сөйгәнемә таба иелдем дә аны сазлыктан йолкырга, җан көчемә өскә күтәрергә тотындым. Күтәргән саен үзем төпкәрәк төшә барсам да бирешмәдем. Көчәнә торгач, Асияне бил тиңентен саздан аера да алдым шикелле. Тик озак тотып торып булмады, арып, кулымны аз гына җибәрүгә, ул кире элеккечә күкрәгеннән баткаклыкка иңде.
– Зөлфәт, нигә сикердең? Нигә кулыңны гына сузмадың? Икәүләп бетәбез, батабыз ич! – аның тавышы калтыранып, олы шөбһә белән һәм шактый зәгыйфь чыкты. Сазлык белән көрәшеп ул тәмам арыган, хәлсезләнгән иде булса кирәк. Йөзенә кабат өметсезлек кайтты, инде кибә башлаган күз яшьләренә яңалары өстәлде. – Зөлфәт, бәгырем, харап булабыз бит. Ходаем, бер гөнаһыбыз, бер гаебебез юк ич. Ни өчен соң бу? Коткар, Ходаем!
Бу минутларда ярдагы Актүш тә, хәлнең мөшкеллеген үзенең бөтен булган акылы, җаны белән аңлап, коерыгын бот арасына кыскан хәлдә, тәмам куркып, шомланып, ярсып чиный, шыңшып яр буйлап әле бер, әле икенче якка чаба, гаҗизләнә иде.
– Асия, кулыңдагы чыбыгыңны үзеңә тарт, чыбыгыңны...Ә мин тагын сине күтәрәм, – батучы саламга ябыша дигәндәй, башыма шундый уй килеп, тизрәк шуны киңәш иттем. Мине тыңлап, сыек тал чыбыгын ике куллап ныклап тарта гына башлаган иде, бәхетсезлегебезгә, ул шунда ук суелып чыкты, төптәге тамырыннан бөтенләй аерылды.
– Зөлфәт, булмый! Харап булабыз! Миңа карама, үзең булса да чыгарга тырыш. Син сәламәт, син яшәргә тиеш. Мине онытма! Бәхил бул! – бичара кызның язмышына тәмам буйсынуы булды микән, озын керфекләре тагын мөлдерәмә күз яшьләре белән тулды, күрмәү сәбәпле, без тарган бу бәлане төзәлмәс фаҗига итеп аңлап, ул бөтенләй коелып төшкән иде.
Ә минем, киресенчә, баштагы каушавым акрынлап кимеп, ашыгып уйлый, нәтиҗәле чаралар күрү турында баш вата башладым. Чөнки инде мин икебезне әсир иткән бу сазлыкның, башка сазлыклардан аермалы буларак, торган саен төпкә суырмавын, Асиянең дә, үземнең дә бары бер метр чамасы калынлыктагы ләм һәм аның өстендәге болганчык су капкынында икәнебезне аңладым. Күкрәктән сазда булсам да, аякларым ләм катлавы астындагы чагыштырмача катырак җирне тоя иде.
– Асия, борчылма, тынычлан! Хәзер чыгабыз! Сабыр бул. Башта сине чыгарам. Аннан соң ничек тә үзем чыгармын. – Булдыра алган чаклы аңа таба авышып, яңадан сөйгәнемне ике култыгыннан алып күтәрә башладым. Аякларымның каты дип бәяләрлек җирдә торганын дөрес чамалаганмын, аны күтәргәндә инде бүтән төпкә китмәдем. Асияне су өслегеннән янә биленә чаклы күтәргәч, аңа дәштем:
– Бер аягыңны акрын гына сөйрәп чыгарып кара әле. – Мин аны шулай күтәреп торган арада, Асия, шактый хәлсез булса да, соңгы көченә башта бер аягын, аннан соң икенчесен саздан тартып ала алды.
– Хәзер аякларыңны миңа терә дә, мин әйткәч кинәт кенә этеп җибәр. Яр син йөзең белән борылган якта. Мин сиңа ярдәм итәрмен. Аннан соң аягыңа басарга тырышма. Мүкәйләп, үрмәләп, йөзгәндәй итеп суны, ләмне иш. Шулай итсәң, чыгарсың. Әйдә, бер, ике, өч – мин аны ләм, баткаклык өстеннән җан көчемә ярга таба шудыртып җибәрдем. Мин кушканча тыпырчынып, шуышып, инде бөтенләй болганган суны ишеп, ул көч-хәл белән ярга үрмәләп чыкты. Тапкырлыгыма күңелем күтәрелеп, аны мактагандай иттем:
– Менә ич, тырыша торгач булдырдың бит. Инде икебез дә аз гына хәл алыйк. Бу суыра торган сазлык түгел, куркасы юк. – Бу вакытта Асия бөтен өс-башы, чырае, куллары ләмле, пычрак хәлдә ярда утырган килеш тын гына елый иде. Җавап итеп миңа баш кына какты. Ә миндә курку беткән иде инде.
– Тынычлан, матурым. Син чыктың, мин үзем ничек тә чыгам инде. Монда төн кунарга җыенмыйм. – Шулай дип талпынырга, янымдагы сыек боламыктай ләмне кулларым белән чокырга керештем. Әгәр дә баскан җиремнән, Асия кебек, аягымның берсен генә булса да тартып алып, әллә кайчангы токмачлы шулпадай куе һәм исле шушы болганчык су өстенә ята алсам, берсүзсез чыгам инде.
Гөнаһ шомлыгына, күпме генә тыпырчынсам, чокысам да, аякларымны тартып ала алмадым. Төптәге лай шактый куе булып, аякларны богаулаган иде. Күкрәк белән сазга, пычрак суга ятып, шул су астындагы сыеграк ләмне ишәргә маташканда да авызга, борынга исле, болганчык су тула. Сөйгән кешемне азат итүемә, коткаруыма бик сөенсәм дә, күңелгә акрын гына тагын хафалы уйлар, шом керә башлады. Көн инде күптән кичкә авышкан, кызу беткән булып та йөземә кабат шыбыр тир бәреп чыкты. Шунда Асия дә, нидер сизенеп, телгә килде:
– Үзең генә чыга алмассың. Ашыкма, арыма. Мин хәзер берәр колга ише әйбер эзләп карыйм. – Ул торып басты да күк яктысында якындагы агачларны шәйләргә тырышып як-ягына карана башлады.
– Туктап тор, Асия. Колга-мазар эзлим дип яңадан суга төшеп китә күрмә. Күрмәгән килеш барыбер таба алмассың.
– Табам, капшанып берәр зуррак ботак булса да сындырам хәзер. Аннан соң сиңа сузам. – Бу очракта ул миннән акыллырак, зиһенлерәк булып чыкты.
– Алай булгач, әнә артыңда тал куагы. Сакланып кына бар да, шуннан берәр колгамы, тазарак чыбыкмы сындырып кара әле. – Ул гадәтенчә кулларын алга сузыбрак, ипләп кенә мин әйткән тал янына килде дә тезләнеп төбенә үрелә, берәм-берәм ботакларны капшый, барлый башлады.
– Әнә шунысы озынча күренә. Булдыра алсаң сындыр шуны. Нәкъ төбенә бас, төбеннән суелып чыкмасмы? Каушама, курыкма да. Мин барыбер монда калырга җыенмыйм. – Баштанаяк пычрак булса да табигый гүзәллеген җуймаган Асия авыл баласы шул. Барысын да ярты сүздән аңлады. Ул мин күрсәткән колганы нәкъ мин кушканча итеп сындырды. – Ярга артык якын килмә. Тагын ярты адым гына атла да, булды. Хәзер миңа таба суз. Аз гына сулгарак. Менә шулай. Икенче кулың белән артыңдагы зирек ботагына ябыш. Тик җибәрә, ычкынып китә күрмә.
Шулай икәүләшеп тырыша, көчәнә торгач, ниһаять, мин дә котылдым ул черек урыннан. Ә Асия мин уйлаганнан көчлерәк, хәллерәк булып чыкты. Аның ярдәме белән, бөтенләй кара төскә кергән шул исле, болганчык суны бер кул белән ишеп, су астындагы ләм катламын аякларым белән сөреп ярга, каты җиргә чыгып ята алдым. Чыгып та яттым, үзенең дә өс-башы, бөтен тәне лычма пычрак Асия, яныма килеп, ләм, сазлык үләннәре ябышкан күкрәгемә капланып, тагын калтыранып елап җибәрде.
– Рәхмәт сиңа, кадерлем. Аллага шөкер, котылдык. Нинди бәхет, нинди шатлык.
– Үзеңә рәхмәт. Югалып калмадың, тапкыр булдың. Тәки тартып чыгардың.
Котылуыбызга чиксез сөенгән Актүш тә безгә килеп кушылды. Асия белән икәүләп пычрак кулларыбыз белән аны сыйпадык та сыйпадык. Без юлыккан бәхетсезлек бәхет белән алышынган иде инде.
Аннан соң мин Асияне җитәкләп, Актүшне дә ияртеп инешкә алып чыктым да, тездән аз гына арткан чиста агымсуда бар борчу, газапларыбызны тәмам онытып, көлешә-көлешә озаклап юындык. Шул сай суга Асияне башы-аягы белән яткырып, бөтенләй чумдырып алдым да, өстендәге парчалы зәңгәр күлмәген, йөзен, беләкләрен, тыгыз нәфис ботларын булдыра алганча  юдым, чистарттым. Күлмәге аша кечкенә туптай кабарынкы күкрәкләренә кагылып узганда да Асия миңа сүз әйтмәде. Чыраена якты елмаю, көләч шатлык чыгарып, ул үзен тулысынча минем ихтыярыма, аны тырышып һәм назлап юучы кулларыма тапшырган иде.
Бик теләмәсә дә, без Актүшне дә юындырдык. Әллә ләмле кулларыбыз белән без бөтенләй пычратып бетергән йонына су тиюдән, әллә хуҗасының исән-имин калу шатлыгыннан, ул, койрыгын болгый-болгый, тагын тирә-якны яңгыратып өреп алды да, судан чыгу белән икебезгә дә чәчрәтеп йонын селекте. Без Асия белән аның кыланмышларыннан рәхәтләнеп көлештек.
Мин чалбарым белән күлмәгемне яхшылап сыгып селки-селки киптергәндәй итеп киенеп куйдым да, без, кабат кулга-кул тотышып, бераз соңарып булса да малларны алырга киттек. Шунда кайтышлый Асия, инде хәзер шаяртып, көлеп, ничек итеп ул сазлыкка юлыкканын сөйләде.
Күзе күрмәгәннәрнең колагы яхшы ишетә, диләр, бу хәл Асия мисалында да дөрес иде. Ул Актүш өргәнне бер ялгышмыйча башка этләр тавышыннан аерган кебек, сыерларының, таналарының мөгрәгәнен дә һичбер башка сыер белән бутамый, ялгышмый иде.
Тугайның аскырак ягында  таналарының мөгрәвен ишетеп, алып кайтырына бик ышанмаса да, Актүшне ияртеп ул шунда юнәлгән булган. Әмма, үзе белгән, ияләнгән урыннарны узып китеп, андагы сирәк әрәмәлек арасында адашып калган, кайтыр сукмакны югалткан. Камил күзле кеше юри дә бутала алмас җирдә, ялгыш юнәлеш алып, очрашу вакыты җиткәнен дә чамалап, көттерәсе килмичә, ашыга, кабалана ук башлаган. Шул кабалану харап иткән дә инде кызны, үзе юньләп барлыгын да белмәгән, уйламаган сазлыкка төшеп киткән. Өстәвенә, каушаудан ярның кайсы якта икәнен абайламыйча калып, эчкәрәк тә кергән. Билдән ләмгә, күкрәктән ләм өстендәге суга батып, хәрәкәтсез калган. Бичаракай кычкырып, ярдәмгә чакырып караган. Авылга ара хәтсез шул, ишетүче булмаган.
– Ярый Актүш янымда булып, син дә вакытында килеп җиттең, нишләр идем? – диде ул, хәзер исән-сау булуына, минем белән янәшә атлавына сөенеп.
– Әлләни геройлык күрсәтмәдем инде анысы. Мин килмәгән очракта да сине барыбер эзләп тапкан булырлар иде. Кешене йота торган куркыныч сазлык түгел. Караңгы төшеп тә кайтмасаң, бөтен авыл эзли чыккан булыр иде.
– И-и, Алла белсен инде, Зөлфәт. Мин инде беттем, хараплар булдым, дип уйлаган идем.
Ул көнне, икебез дә юеш булу сәбәпле, инеш буена бүтән төшеп тормадык, икенче көнне иртәрәк очрашырга сүз куешып саубуллаштык...
Иртәнге ашны ашаганда, Рөстәм белән Фәрит арасында сүз чыкты. Рөстәмнең Галияне кайтарасы килеп, бәйләнгәләп, Фәритнең шуңа эче пошып, кызны бүлешә алмыйча дигәндәй, күптән бер-берсенә кырын карап йөриләр иде инде. Күзләрендәге очкыннардан көтмәгәндә ялкын кабынды да куйды. Фәрит, кистереп, бетон эшеннән баш тарты:
– Бик теләсәң үзең эшләп ал әнә! Мин ташчы, бетонга бармыйм бүтән!
– Бармыйсың икән коэффициентыңны төшерәм, йә эш көнеңне бөтенләй язмыйм.
– Язма! Мин синең төнлә урлап шифер сатуың турында төзелеш җитәкчесенә җиткерәм.
– Булмаган яла ягаргамы исәбең! Бар әйт, стройотрядтан куыласың килсә!
Фәрит дәшмәде. Әмма барыбыз да аның бетон җәяргә бармасын белә идек инде. Оста ташчы булганга гына түгел, әйттеме, сүзендә тора инде ул. Гаделлек кайсы якта булганны да чамалый. Рөстәмнең соңгы арадагы көйсезлекләреннән башкалар да сәерсенә башлаган иде. Касыймның миңа әйткән фаразлары дөрескә чыкмады, Галиябезнең хисләре бүтән яңармады булса кирәк. Рөстәм, кызның үзе янына яңадан килеп, сүз кушып, яңадан муенына асылынуын көтеп йөрсә дә. Анысы булмагач, Галия тирәсендә үзе килеп бөтерелгәләнсә дә, хәл үзгәрмәде. Фәритнең «Бирмим мин аңа Галияне!» диюе дә ишетелгән, шул сүз Рөстәмнең мин-минлегенә тигән иде булса кирәк. Шунлыктандыр, Фәритне осталык әлләни таләп ителми торган авыр эштә өч атналап тотуы башкаларга да аңлашылып бетми иде. Тик бу юлы җиңелсә дә, бригадирның алай тиз генә бирелмәячәген дә аңлый идек...
Галиябез исә, теге хат вакыйгасыннан соң, Рөстәм белән арасы бозылгач, бөтенләй диярлек үзгәреп куйды. Әрсезлеге дә каядыр югалды, ничектер җитдиләнеп калды. Әмма сөйкемлелеге кимемәде...
Ә тагын өч көннән миңа бер атнага үзебезнең якларга кайтып китәргә туры килде. Соңгарак калып булса да, колхоз культуралы көтүлек дигән ясалма болыннан чабып алырга печән биргән. Әнидән шул хакта хат яисә телеграмма килеп төшәсен көтебрәк йөри идем инде. Бердәнбер таянычы мин булганны яхшы аңлаганга, хәбәр ирешү белән вакытны сузмадым, бригадирыбызның рөхсәтен алып, Асиягә дә әйтеп, икенче көнне үк җыендым да кайтып киттем.
Ә аңынчы, иртәгә китәм дигән көнне, Касыйм белән дә бер күңелсез сөйләшү булып алган иде.
Август башының кызу кояшы астында тирләп-пешеп хәтсез генә кирпеч өйгәннән соң, булган измә беткәч, ял итеп алырга, тәмәке көйрәтергә дип, читкәрәк китеп утыру белән, сүз башлап, Касыйм кисәк кенә әйтеп куйды:
– Карале, малай, күптән әйтәсем килеп йөрим, үз-үзеңне алдап, кызның күңелен яралап, йөрмә инде син бүтән ул Яссытугайга. Киләчәгегез барыбер юк ич сезнең.
Аның кинәт кенә әйткән бу сүзе күңелгә кадалды. Саф, якты хисләремә, бәхетемә гүя бер чиләк юынтык су сиптеләр. Андый сүз һич көтмәгән идем дус саналып йөргән бу егеттән. Көнләшмидер бит инде? Шулай да кызмыйча гына әйттем:
– Минем кызык өчен йөрмәгәнне, аны яратканны беләсең ич. Нигә алай дисең?
– Тагын дүрт-биш атнадан моннан бөтенләйгә китәчәкбез. Аннан соң нәрсә эшләрсез? Ул нишләр? Язмыш аны болай да кыерсыткан бит инде. Өч йөз чакрым ара үтеп монда килеп йөри алмаячаксың. Китәчәксең дә югалачаксың. Югалмаган очракта да ярты елга бер дә күрешмәячәксез. Хатларыңны да укый алмаячак бит ул.
– Хат укытыр кеше генә табылыр. Мин аңа атна саен җылы, күңелен яктыртырдай назлы хатлар язып торачакмын. Кышкы каникулда да, җәйгесендә дә янына барып кайтачакмын. Безнең өчен кайгырмасаң башка кайгың юкмы әллә?
– Ә аннан соң нәрсә? Әниең, туган-тумачаң сине үлгәндә дә сукыр кызга өйләндермәячәкләр. Син шуны ничек аңламыйсың? Өйләнсәң дә, бик тиз суыначаксың. Кереңне дә юа, ашарыңа да пешерә алмаса? Ничек дөнья көтәрсез?
Мин, үземнән аермалы буларак, кайбер дус, танышларымда, хисләрнең азрак, ә салкын хисапның һәрчак күбрәк икәнен әллә шунда ялгышып, әллә ялгышмыйча, моңарчы да чамалый, белә идем инде. Касыймда ул сыйфат тиешледән дә күбрәк сыман тоелды. Шул мәлдә ачуым кайнап чыкты:
– Минем анда йөрүемдә, аны ярату-яратмавымда, киләчәгебездә синең эшең булмасын. Син, гомумән, алдан барысын да чутламыйча гына яратуның, ихлас сөюнең барлыгын, ни икәнен беләсеңме соң? Ә күзләренә килгәндә, күрәчәк ул, барыбер күрәчәк. Ирекнең әтисеннән хат килдеме, килде. Киңәш-табыш иткәннән соң чакырып карамыйча, тикшермичә калмабыз, дигәнме – дигән. Бөтен илгә танылган күз клиникасында операция ясасалар, күзләре ачылачак аның, менә күрерсең.
Касыйм шуннан соң бер сүз дә дәшмәде. Артык сүз сөйләнеп хәтеремне калдырганын аңлады булса кирәк.
Ходай биргән ул печәнне чабып, киптереп, алып кайтып урнаштыргач, мин шунда ук юлга да кузгалдым. Ара бик якын түгел иде, отряд, ягъни бригада урнашкан урынга, безнеңчә, лагерьга, кичен генә кайтып җиттем. Кызуда көне буе эшләп шактый талчыккан егетләр юынып, ашарга утырырга әзерләнеп йөриләр. Арыган булсалар да, мине елмаеп, көлеп каршы алдылар. «Бик вакытлы киләсең үзең тагын, мактап йөрисең икән, «отпускник», – дия-дия, табынга дәштеләр. Егетләр арасында мин алай оялчан түгел, кыстатып тормыйм, алар әйтмешли, «ял итеп» килсәм дә, беренчеләрдән булып утырдым. Шуны күреп, Касыйм әле шаярткан да була: «Төш узгач ук килгән иде инде ул, эшләмәс өчен ярты көн арткы яктагы бодай басуында качып ятты. Күчтәнәчкә берәр ак башлыны алып килмәгән булса, ашатмыйбыз үзен», – ди.
Шунда ашау бүлмәсенә күз төбе зур булып кара көйгән Рөстәм килеп керде. Минем белән сүзсез генә күреште дә, ничектер кырын-кырын, шыпырт кына өстәл артына килеп утырды. Мин, бернәрсә дә аңламый, авызымны ачып аңа карап торган арада, Галия, кәтлитле бәрәңге боламыгы салынган әлүмин савытны шулай шапылдатып тегенең алдына китереп куйды, бөтенебез «дерт» итеп киттек. Мин шунда үзем югында биредә ниндидер олы күңелсезлек  килеп чыкканына төшендем.
Соңыннан Касыйм белән Фаил сөйләделәр: ике көн элек, караңгы төшкәч, бригадирыбыз каравылчы Исхак абзый белән шактый гына кәефләнеп ала да, төн урталары тирәсендә, башына ниндидер мәкерле уй килеп, Галиянең бүлмәсенә үтә. Куркынган кызны башта мөнәсәбәтләрне яңадан җайларга, Фәритне ташларга үгетләп карый. «Ул авыл йолкышы сиңа нәрсәгә? Кемгә алыштырдың син мине?» – дип бәйләнә. Кыз, аңлашудан баш тартып, моны үз катыннан куа башлагач, ярсып аңа ташлана, киемнәрен ерта, кулларын каерып, урын өстенә ега башлый. Кызның ярдәм сорап кычкырганына уянып, Фәрит белән Фаил килеп кергәндә, Рөстәм тәмам ярсыган, Галиянең эчке күлмәген бөтенләй аерып төшергән була. Тәвәккәл Фәрит килеп тә керә, бригадирны кыз өстеннән йолкып алып сугып та ега. Тавышка башкалар да уяна. Эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп, җыйнаулап моны җилтерәтеп тышка алып чыгалар да  башы белән яңгыр суы җыела торган тимер кисмәккә тыгып алалар. Шуннан соң барысы да тынычланып кала. Икенче көнне, Рөстәмнең бәхетсезлегенәме, төзелешкә отряд командиры килеп чыга да, әлеге хәлләргә хәбәрдар булгач, Рөстәмне бригадирлыктан алып, аның урынына Фәритне билгеләп китеп бара...
Табынга утырсам да, никтер ашыйсым килми. Миндә тамак кайгысымы соң хәзер? Күңелем белән мин инде күптән Яссытугайда, Асия янында. Аны тизрәк күрәсе килгән түземсезлектәнме, башка сәбәпләр аркасындамы, ризыкның тәмен дә юньләп сизмим. Тик ашамый да булмый. Тамак та ялгамый чыгып китәсемне белсәләр, үртәшә башлаячаклар. Бераз ашап, өйдән күчтәнәчкә дип алып килгән җиләк кайнатмасы белән каймакны өстәлгә чыгарып куеп, тиз генә бер тустаган чәй эчкәч, булачак күрешүне күзаллап дулкынлансам, сагынудан гаҗизләнсәм дә, ашыкмагангарак салышып, өстәл артыннан торып әйберләремне кайсын-кая урнаштырдым да, тегеләр каймакны мактый-мактый икенче-өченче чынаяк чәйләрен эчкәндә, арткы ишектән шыпырт кына чыгып та сыздым.
Күкләр караңгыланып, ара-тирә яшеннәр яшьнәп, яңгыр яварга исәпләп торса да, минем кабаланып, йөгерә-атлый барып җитүемә Асия гадәттәге урынында – ярдан ун-унбиш адымнар читтәрәк үтүче сукмак янында авып яткан өянке кәүсәсе өстендә утырган килеш акрын гына җырлый, моңая иде. Бик ачык ишетелмәсә дә, миңа шулай тоелды. Актүш исә каядыр читкәрәк киткәнме, яр буендагы куаклар арасында иснәнеп йөриме, өйдә калганмы, күренми. Ара әле хәтсез генә булса да, гүзәлемне күрү шатлыгыннан хисләремне, үземне тыя алмыйча, иләсләнеп кычкырып җибәрдем.
– Асия! Исәнме, Асия! – гүя яр буенда моңаеп утырган бу кызның башка кеше түгеллегенә, ә бәлки мин бөтен күңелем белән үз итеп өлгергән, яраткан кешем икәненә ышанасым килә иде. Һәм кычкырган шәпкә йөгереп тә киттем. Асия дә торып басты. Яткан агачны ничектер җиңел генә атлап чыгып, ике кулын алга сузыбрак, ашыгып, тавыш килгән якка, минем тарафка атлый башлады.
– Асия, тукта! Урыныңда тор, килмә! – Егылмасын, абынмасын гына ул берүк. Ә үзем, янына җитеп, кулларым белән аны ике нәфис кулыннан тотып алганчы, сөртенә-сөрлегә диярлек, сулышым кабып, каршысына чаптым, кочагына атылдым.
– Көттеңме, матурым? Бердәнберем минем.
– Зөлфәт, синме бу? Шундый сагындым үзеңне, шундый сагындым. – Ул да, янындагы кешенең мин икәненә ышанасы килгән сыман, кулларын кулымнан алып, хисләнеп һәм ашыгып ике як яңагымнан, күзләремнән, маңгаемнан, аннан соң иңбашларымнан, чәчләремнән сыпырып, барлап чыкты да, «ах» итеп, талчыбыктай зифа гәүдәсе белән миңа сыенды. Без кочаклаштык. Бу мизгелләрдә йөзендә кояштай якты елмаю, чиксез шатлык иде аның. Мин исә аңардан да ныграк куандым. Сөенечтән, күрешү бәхетеннән дулаган хисләремнән аз гына айнып:
– Мин дә сине күрергә зар-интизар булдым. Мин дә сине бик сагындым. Назлы гөлем, тугай чәчәгем минем, – дия алдым. Дулкынлануларым һаман кимемәстән, тыелып кала алмыйча, башта ике як битеннән, аннан соң тулышкан чиядәй алсу иреннәреннән татлы итеп үбеп алдым, юка гәүдәсен кабат җан көчемә күкрәгемә кыстым. Бу минутларда икебез дә янәдән үтә бәхетле идек без.
Сөенечебезгә, җил борылып, яңгыр болыты да, күкрәүләре белән төньякка, безнең төзелеш ягына авышып маташа иде. Без кузгалдык та, гадәттәгечә җитәкләшеп, күп тапкырлар йөргән сукмак буйлап, акрын гына үзебезнең тугай-болыннарны барларга тотындык.
– Ярый килдең әле, Зөлфәт. – Асия үзенең кечкенә учы белән кулымны кыса-кыса биш-алты адым тын гына барды да, сүзен дәвам итте. – Син югында әллә нәрсәләр уйлап бетердем шунда. Төшенкелеккә бирелдем, коелыплар төштем. Бүтән гел килмәссең, мине бөтенләйгә онытырсың сыман тоелды. Көн саен очрашканда башыма андый уйлар керми иде. Синсез калгач, әллә нишләп кинәт кенә шикләрем куерды. Башка, элекке көннәрне дә болай гына, йә кызганып, вакыт үткәрергә генә йөргәнсеңдер, дип уйлап хафаландым, икеләндем. Сукыр кыз белән кем җитди итеп йөрсен дә, кем аны чынлап торып яратсын? Кияүгә чыгулар турында бөтенләй уйламыйм да инде мин. Кичә өйдә шуларны тагын бәйнә-бәйнә уйладым да, елап та алдым. Аннан соң, үзем үк, сине яклап, ул яхшы егет, алай уйлама, дип, үземне орыштым. Моңарчы син минем белән чын, ихлас, эчкерсез булдың бит, Зөлфәт, әйеме? Мине сокландырган, кайчакта тетрәндергән шигырьләрне дә чын күңелеңнән, мине якын итеп, үз итеп укыдың, шулаймы? Син аз гына да алдашмадың, икейөзлеләнмәдең, мәгънәсез тәкъдимнәр дә ясамадың, ул турыда уйламадың да бит, Зөлфәт, дөресме?
– Дөрес, матурым.
– Шулар исемә төшкәч, яңадан бөтен барлыгым белән сиңа ышана, сине көтә башладым. Начар уйларны үземнән бөтенләй кудым. Дөрес эшләгәнмен бит, әйеме? Күкләр күкрәп, яңгыр яварга торса да, әйткән көнендә, сәгатендә килеп җиттең ич, менә.
– Яңгыр түгел, таш яуса да килә идем, Асия. Вәгъдә иттем ич. Эш вәгъдәдә дә түгел. Сизмисеңме әллә, син дә минем өчен бик якын, бик газиз кешегә әйләндең, Асия. Минем турыда беркайчан да начар уйлар уйлама, яме. Күрмим, дип тә кимсенмә. Ходай насыйп итсә, без синең күзләреңне ачтырабыз. Терелтәбез әле. Менә күрерсең. Әйткәнемчә, Ирек дигән егет өч атналар элек үк әтисенә синең хакта аңлатып хат юллаган иде. Үткән җомгада, мин авылга кайтып китәр алдыннан, җавап та килде. Аз гына сабыр итсен, көзгә таба үзебезгә чакырып тикшерербез, шуннан соң нәрсә эшләргә кирәклеге ачыкланыр, дигән. Ирек әйтә, аз гына өмет булса да, әти ярдәменнән ташламаячак, барысын да эшләячәк, ди. Бирсен генә Ходай. Кирәк булса, Мәскәү профессорларына да барып җитәрбез. Син бит дөм сукыр түгел, димәк, өмет тә бар. Тереләчәгеңә чын күңелдән ышанам мин. Башкача була алмый.
– Рәхмәт яхшы сүзләреңә. Юатуыңа. Минем өчен борчылып, мәшәкатьләнеп йөрүләреңә. Язмыш, бәлки, бер шулай елмаеп та куяр әле. Тик син минем хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә савыкканымны беләсеңме соң әле, Зөлфәт? – бу юлысы гүзәл кызның йөзендә серле бер елмаю иде.
– Ничек, Асия, син яхшырак күрә башладыңмы әллә?
– Ничек аңлатыйм соң? Күзләрем элеккечәдер бәлки. Тик алар, кем әйтмешли, маңгай күзләре генә ич. Ә менә күңел күзем...Әйткәнемчә, син кайтып киткәч, мин озак уйландым. Хисләрне барлау, аларның чынлыгына инану өчен, бәлки, шулай вакытлыча аерылып тору кирәк тә булгандыр. Һәрхәлдә, шушы бер атна эчендә мин синсез ничек ямансу, ничек кыен, синсез дөньямның ничек караңгы икәнен аңладым. Кешегә ияләшү генә тиз икән ул. Соңгы көннәремдә сине юксынудан еларга җитешеп, башта шикләнеп, соңыннан өметләнеп,  килгәч сиңа әйтәсе сүзләремне кабатладым. Ә аннан соң, барлап-кабатлап бетергәч, бүген көне буе әйтергәме-юкмы, дип икеләнеп йөрдем. Әйтим әле, янымда син булганда әйтеп калыйм. Беркөнне китеп барырсың да кемгә әйтермен аннары?
Асия азга гына тынып калды. Мин дә, никтер, сүз ката алмадым. Әйт, димәдем. Икебез өчен дә бик мөһим сүзләр әйтеләсен сизә идем. Бары акрын гына барган җирдән аны тагын туктаттым да, ике куллап биленнән алып үземә якынрак китердем. Ул кабаттан томырылып кочагыма сеңде. Шулай икебез дә берничә мизгел сүзсез торгач, ул, ничектер бераз каушабрак, тотлыгыбрак сүзен дәвам итте:
– Зөлфәт! Хәзер генә, сине очраткач кына мин шуны аңладым: юньләп күрмәсәм дә, яктыны караңгыдан гына аера алсам да, баштагы дөньям, сиңа кадәр булган синсез дөньям чыннан да дөм караңгы булган бит. Көннәрем дә төннәр кебек һичбер яктысыз, нурсыз булганнар. Ә бүген күңел күгемдә кояшым бар минем. Күңелем якты, шатлыклы, балкышлы хәзер, күзләрем ачылган кебек. Син, бары тик син генә ачтың миңа аларны. Эчкерсез дуслыгың, саф күңелең, керсез яратуың белән, шигырьләрең белән. Күпме яңа төсләр, бизәкләр хәзер җанымда. Рәхмәт сиңа, Зөлфәт, мәңге рәхмәт. Күктәге ерак кояш нәрсә ул? Син бит минем күңелемдәге кояш. Күңел күгемдәге батмас кояш. Яртылаш савыктым, дим икән, күңелемдә илаһи яктылык, җанымда син китергән олы сөенеч, сөю булганга әйтәм. Яратам мин сине, Зөлфәт. Китмә, югалма гына. Син китсәң, сүнсәң, миңа ни булыр? Нишләрмен мин? – Асия күкрәгемә башын куйган килеш аккош канатыдай куллары белән мине кочаклады. Ул җиңелчә генә калтырый иде.
Җанымны биләп алган хисләр өермәсеннән мин башта сүз әйтә алмыйча тордым. Икенче мизгелдә, яратудан бөтенләй исереп, аны битеннән, күзләреннән, мәхәббәт тулы кабарынкы алсу иреннәреннән ярсып үбәргә тотындым. Үбә-кочаклый, сулышым кабып:
– Мин дә сине өзелеп сөям, бәгырем. Без мәңгегә бергә калачакбыз, – дия алдым.
Мондый сылу кыз белән үбешү-кочаклашуны әйткән дә юк. Егерме яшькә җитеп әле моңарчы беркемнең дә миңа андый сүзләр әйткәне, яратам дигәне юк иде. Килеш-килбәтемне, мөмкинлекләремне яхшы белгәнгә, Асияне очратканчы мин андый сүзләрне беркемнән дә, беркайчан да көтмәдем дә. Яшьлегемнең иң гүзәл, иң кабатланмас мизгеле эчендә икәнемне мин бу вакытта яхшы аңлый идем. Шушы чиста җанлы, моң тулы күңелле чәчәктәй кыз миңа гомергә онытылмаслык сүзләр әйтте. Сөюен белдертте. Бәхетем язгы ярсу ташудай, шушы киң тугайларга сыя алмыйча тулышып, ургып ташый иде. Миңа андый сүзләр әйтүче, мине кояшка тиңләп күкләргә күтәрүче, ихлас сөюче кеше бүтән беркайчан да булмаячагын, очрамаячагын да ул вакытта ук белә идем. Бу тәгаен иде. Язмыш кая гына ташласа да, башка Асия, аңа тиң зат булмаячак. Ә күзле чибәрләрне мин үзем үк ярты чакрымнан урап узачакмын. Урап узмасам да, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Чөнки алар барысы да башта кешенең буй-сынына, йөзенә, килешенә карыйлар. Шуңа карап йә битараф калалар, йә яраталар. Ә мине күп вакыт гомумән күрмиләр дә. Алар өчен мин бөтенләй юк. Кешенең күңеле, эчке дөньясы аларны аз кызыксындыра. Маңгай күзе булу аларны азындыра. Азындырып кына калмый, күңел күзен дә каплый, сукырайта. Асия мине күңел күзе белән күрде, күңел күзе белән яратты. Күзләре камил булып, мин ямьсезне күрсә, ничек булыр иде икән? Ул бәлки мине андый очракта да ярата алыр иде.
Ул чакны, шул тугайда Асияне тыңлап, бәхетемнән башым әйләнеп, хисләрем мөлдерәмә тулганда, мин шулайрак уйладым. Мин кыюсыз, куркак кына, андый вакытта аның янына килә алган булыр идем микән? Ярар, хәзергә бу турыда баш ватырга кирәкмидер. Язмыш шундый кыз белән очраштырган икән, Ходайга рәхмәт кенә укыргадыр. Ул минутларда мин бәхетле, бик бәхетле идем…
Санаулы көннәр үтә тордылар. Үтү генә түгел, вакыт агышы ничектер тизәйгән дә сыман иде ул соңгы көннәрдә. Сентябрь җитте. Төзелештәге алдан килешенгән эшләрне без эшләп бетердек. Вак-төяк мәшәкатьләр, исәп-хисап ясау ише нәрсәләр генә калды. Нинди  булуларына карамастан, ул соңгы эшләрдә кайгым юк иде минем. Асия белән аерылышу мизгелләре якынайганын сизеп, күңелем сыкрап ямансулый, ныклап борчыла башлады.
Көннәр һаман саен кыскара барганда, без аның белән, әнисенең рөхсәтен алып, кичләрен шактый соңара башладык. Ләкин, ашап туймаганны ялап туеп булмый дигән сыман, бу гамәл дә безгә әлләни юаныч китермәде. Без бергә булган өч-дүрт сәгать вакыт, элекке бер-ике сәгатьлек очрашулардагы кебек, бик тиз үтеп  китә иде.
Ике-өч көннән китәбез дигән болытлы, җилле кичләрнең берсендә җан сөйгәнем дә бөтенләй күңелсезләнеп калды. Сүзләрендә элек мин тойган шаянлык, йөзендәге мин авылдан килгәннән соң яңарган көләч шатлык бөтенләй диярлек юкка чыкты. Үзебез дә сизмәстән, сүзләребез гел бер тирәдә куерды. Шулай бер төшенкелек җилгәргән, балтабыз суга төшеп йөргән сәгатьләрдә Асия үпкә катыш эчкерсез бер моңсулык белән әйтеп куйды:
– Бүгенгә без бергә дә бит, Зөлфәт, тик ике көннән арабызга йөзләрчә чакрымнар ятачак. Аннан соң нәрсә булыр, нишләрбез соң, кадерлем? Шушы кадәр сиңа күнеккәч, бу сагышлы көзләрдә, салкын, шыксыз кышларда мин синсез нишләрмен? Нигә генә монда килдегез соң сез? Нигә очраштык, нигә табыштык, нигә яратыштык соң без? – Ул, гадәттәгечә, иңемә башын салды да тавышсыз гына шыңшый башлады. Бу мәлне минем дә күңелем моңсулык белән тулып, пошаманлыгым чыраема чыккан иде. Аны гына түгел, үземне дә тынычландырыр, җайлар өчен сүзне икенче якка борырга тырыштым. Моның өчен икебез дә бу сәгатьтә онытып җибәргән сәбәп тә бар иде. Ул да булса, Ирекнең әтисеннән ирешкән теге өметле хатның һаман да булса җанга җылылык өстәп торуы. Әйе, аңа, ул хатка, баштан ук Асия белән мин генә түгел, бөтен бригада сөенгән иде. Сентябрь башында тагын бер хат килеп, дустыбызның әтисе Асиянең чиренең билгеләре, күрү дәрәҗәсе турындагы мин яздырган сүзләрне үзенең коллегасына – исеме билгеле күз профессорына күрсәткәнлеге дә мәгълүм булды. Тегесе, хат буенча, беренчел диагноз ук булмаса да, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, якын араларда чакыру кәгазе җибәрергә дә вәгъдә иткән. Монысына янә сөенештек.
Элегрәк булса, бәлки «булмый» гына диярләр иде. Хәзер хәл үзәргән. Акыллы Ирекнең сүзләре дөрескә чыгарга охшый. Без шуңа өметләндек. Соңгы ун-унбиш ел эчендә офтальмология фәне алга олы сикереш ясады, дип әйткән иде ул. Белмичә сөйләмәгәндер. Бу инде, ни дисәң дә, безнең файдага иде.
– Борчылма, елама, гүзәлем. Менә Ходайның рәхмәте, Ирекнең әтисенең ярдәме белән үзеңә чакыру да килер. Берәр айдан, Алла боерса, тикшерү, карау үтәрсең. Аннан соң, җайлап кына сине операциягә дә әзерли башларлар. Мин аның уңышлы буласын беләм, сизәм. Киләчәк бәхетләребез, якты көннәребез, Асия, барысы да алда әле. Син шуңа ышан. Әйдә, икәүләшеп сөенешик әле. Аерылышабыз дип ямансуламыйк. Мин сиңа көн аралаш хат язып торырмын. Әниең сиңа аларны укып барыр. Җавапка үзең дә берничә сүз булса да әйтеп яздырырсың. Кабат очрашканчы бер-беребезгә булган бөтен яратуыбызны, күңел җылыбызны, сагынуыбызны да без шул хатларга сыйдырырбыз. Ә аннан соң, күзләрең ачылгач, сине котларга, сөенечеңне уртаклашырга мин шунда ук үзем кайтып җитәрмен. Аннан соң бергәләшеп якын киләчәккә яңа планнар корып куярбыз. Кавышу, гомергә бергә булу турында сөйләшербез.
Бу сүзләрне әйтеп, теләгемә күпмедер дәрәҗәдә ирештем. Әти-әнисе, ул үзе дә якты дөньяны бөтен матурлыгы белән күрә алуына ныклап ышанмасалар да, бу мизгелдә Асиянең йөзендә елмаю чагылды, сүзләрендә өмет сизелде:
– Хатларыңны син Хәтимә апа исеменә язарсың, яме. Әнидән мин оялам. Шыңшуларым өчен гафу ит инде, сөенечләрем онытылып киткән. Киләчәк чакыру кәгазе өчен, минем хакта ут йотып борчылып йөрүләрең, өмет, ышаныч белән януың өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлем. Язган булса, син сөйләгән төсләрне, салават күперләрен, үзебезнең яшел үзәннәрне, ал, зәңгәр болын чәчәкләрен мин дә күрермен әле бәлки. Үзем дә, әти-әнием шикелле, язмышым белән килешкән вакытта син килешмәдең, үз дигәнеңә ирештең. Миңа профессорларга күренергә юллама киләчәк менә. Ярдәм итә алсалар, моның нинди куаныч булачагын мин әлегә башыма да сыйдыра, күзлеләр әйтмешли, күз алдына да китерә алмыйм. Шатлыктан шул көнне үк кире сукыраермын сыман. Кара инде, әле генә нинди юләр сүзләр әйттем бит. Имеш, ник бирегә килдегез, ник очраштык? Акылыма килеп аңладым, Ходай Тәгалә үзе җибәргән сине миңа, Зөлфәт, үзе. Тартып кына алмасын инде берүк. Моннан соң мин сине гел көтеп, сагынып яшәрмен инде. Савыгуымны көткәннән дә ныграк итеп көтәрмен. Син бик соңга калмый гына кайтырсың, әйләнерсең бит, Зөлфәт, әйеме? Кайтмый калмассың бит?
Мин «әйе» дигәнче, Асия, аз гына карлыккан тавыш белән, моңлы итеп, тын гына җырлый да башлады. Мин, кабат аны кочагыма алдым да, соңгы кат, сөеп һәм сокланып, ямансулап аны тыңладым:
 
Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Ул моңны мин отып аламын.
Сагышларны тизрәк басар өчен
Кавышуны көтеп каламын.
 
Тыңла әле, бер моң ишетелә.
Таныш алар, күптән-күптәнге.
Таныш моңнар аша сине көтәм,
Якын итә алмыйм бүтәнне...
 
Менә Асия белән үткәргән иң соңгы кич, иң соңгы очрашу да артта калып, без бөтен бригадабыз, бөтен отрядыбыз белән җыелып шәһәргә дә кайтып киттек. Сагынуымны басасым, һич суынмас хисләремне кәгазь битләре аша аңа ирештерәсем килеп, мин, вәгъдәмне бозмыйча, Яссытугайга атна саен ике-өч хат юллап тордым. Атна-ун көнгә бер Хәтимә апа кулы белән язылган, артык озын булмаган җаваплар да килеп җитә иде. Ул хатларны һәрчак көтсәм дә, Асия үзе язмагач, дөресрәге, яза алмагач, мин аларда еракта калган сылуымның күңел җылысын, мәхәббәтен тоймый идем төсле. Тик барыбер һәр хат шатлык белән бергә дулкынлану китереп, җәен аның белән үткәргән бәхетле сәгатьләр аерым бер төсләр белән яңарып, кинодагы кебек һәрдаим бер-бер артлы яңадан күз алдымнан үтә иде.
Октябрь азакларында алган хаттан Асиянең әнисе белән бер атна элек күрше республика башкаласындагы тирә-якка билгеле күз клиникасына юл алганнарын белдем. Аннан соң өч атна бер хәбәр дә булмады. Ә дүртенче атна киткәч, янә хат килеп, мин гүзәлемнең инде тикшеренү-карау узганын, аңа тумыштан килгән катаракта, ягъни күз хрусталенең тоныкланып, үтә күренмәлелеген бөтенләй диярлек югалтуы дигән диагноз куелып, аны шактый катлаулы операциягә әзерли башлаганнарын белдем. Шунда мин үземнең булган бөтен мин-минлегемне, аңа булган ашкын сөюемне, булган һәм булачак бәхетемне дә җиңеп, корбан итәргә әзер хәлдә, Ходайга ялварып теләк теләдем: «Бергә була алмасак алмабыз, бары тик ул сәламәтләнсен, күзле булсын», дидем.
Шул тоныкланып беткән хрустальне күз алмасыннан ничектер аерып алып, анда икенчене, ясалманы куймакчылар икән. Хәтимә апа шуңа бик сөенеп, ниһаять, күрә башлар бәлки балакай, дип, бераз дулкынланып та язган иде әлеге хатны. Тумыштан килгән бу күз чиренә операцияне инде күптән, кызга ике-өч яшь чагында ук ясыйсы булган икән. Ул чагында ясалма хрусталь дә, ихтимал, кирәк булмаган булыр иде. Вакытында ныклап йөрмәгәннәре, махсус клиникаларга барып җитмәгәннәре өчен күршеләре Асиянең әти-әнисен шактый ачуланып та куйган иде хатында. Ясалма хрусталь йөз процент күз күрœен кайтармаса да, шуңа шактый якын була, дип аңлатканнар икән клиникада.
Хат миңа олы сөенеч китерде. Укып чыккач, урынымнан сикереп тордым да, бүлмәдә кеше юклыктан файдаланып, идәнне дөбердәтеп биеп тә алдым хәтта. Шулай итеп, барысы да барып чыкса, минем сөйгәнем тиздән, бик тиздән күзле булачак.
Тик ни гаҗәп, берничә сәгатьтән сөенечем шактый кимеп, теләгән теләгем дә искә төшеп, күңелемә янә үзем һаман аңлап, төшенеп бетмәгән катлаулы халәт, боеклык кайтты. Шул ук мизгелдә моңарчы тирәндәрәк ятып бик сизелмәгән, үз-үземә юнәлтелгән олы нәфрәт тә уянды. Дөньямны онытып шатланыр, сөенечне дәвам итәр вакытта ничек болай көенергә, пошаманга төшәргә кирәк? Нәрсә соң бу? Мәгънәле, инсафлы кеше андый халәттә кала аламы?
Үземә юнәлтелгән ул ачу, ул нәфрәтнең бер өлеше шул әлеге дә баягы шыксыз төс-кыяфәтемә төбәлгән иде. Дөресрәге, шул тышкы шыксызлык китереп чыгарган көчсезлегем, үз-үземә ышанмавым, һәрчак кирәкле-кирәксезгә хафалануларым, куркуларым җимеше иде ул ачу. Кимчелекләр комплексы минем ихтыярымны, аңымны богаулаган иде. Әйе, Асия минем ямьсезлекне күрмәгәндә, мин әле егет, хәтта ки бер калай әтәч тә идем. Ә хәзер менә, ул терелмәс борын, җебедем дә куйдым, дегеткә әйләндем. Ничек соң үз-үзеңне кыйнамый калмак кирәк? Үземдәге ул чамасыз куркаклыкны, үз-үземә ышанмаганлыкны җиңәрлек көч сизми идем шул мин. Юк инде миндә андый көч. Шунлыктан ул сәламәтләнгән очракта безнең бергә кала алмаячагыбыз да, үземнең, анда кайтып, аның күзенә күренеп йөрү-йөрмәүләрем дә шик астында калдылар. Күңелемдәге үземне, егетлегемне юкка чыгаручы шик-шөбһәләр «син аңа тиң түгел, тиң түгел» дип тукып торалар иде.
Мине моңарчы бик якын күргән, яраткан Асия, күзләре яхшылап күрә башлагач, ямьлене ямьсездән, камиллекне килбәтсезлек, шыксызлыктан тиз аера башлаячак ич. Аннан соң инде элекке кебек өендә генә ятмас, район үзәге тирәсендәме, башка урындамы эш табып эшләп китсә, анда аңа пар булырдай асыл егетләр дә тиз табылыр. Ә мин… минем һаман шул турсайган иреннәр, бетчәле ямьсез бәрәңге борын, куе сары кашлар. «Бурсык» шул мин, «Бурсык»!
Тагын-тагын шулай үз-үземне битәрләп, уйларымда казынып, бер сөенеп, бер көенеп йөреп, ярар, иң башта ул савыксын, терелсен әле, аннан соң күз күрер, дип, үзем, төс-кыяфәтем хакында бик искә төшермичә, инде күпме көтеп, ниһаять, аңа елмаячак биниһая олы бәхет, шатлык турында уйларга тырыштым мин ул вакытта.
Һәм менә ул көн килеп тә җитте. Теләгәннәрем тормышка ашты. Декабрьнең чатнама суык бер шимбәсендә Яссытугайдан куаныч-шатлык белән туп-тулы хат алдым. Хатны барысын-барысын да төгәл тәфсилләп, аңлатып, озын итеп, бу юлы да шул киң күңелле күршеләре язган булса да, шул апаның ярдәме, өйрәтүе беләндер инде, иң аста кәкрерәк басма хәрефләр белән Асия зур итеп исемемне, исем белән янәшә «яратам» сүзен дә язып куйган. Хатны укып чыккач, янә сөенечем күңелемә тулып, тамагыма төер утырды, күзләрем яшьләнде. Сылу Асия, мине әле дә өзелеп яратучы гүзәлләрнең гүзәле, хәзер башкалар кебек үк күрә, якты дөньяга, аның гүзәллегенә, төсләренә соклана, камшанмыйча, төртелмичә йөри ала.
Әлегә тышка, ап-ак кар яткан ишек алдына, урамга чыкканда кара күзлек кисә дә, алар шул гомерлек дус күрше апасы белән авыл урамын да, без җәйләрен җитәкләшеп яланаяк йөргән тугайларны, чишмә буйларын да әллә ничә тапкыр ураганнар. Асияне хәзер һич кенә дә өйдә тотып булмый икән. Әйе, аның, аның гына түгел, Асияне яраткан барча кешеләрнең бәхетләре чиктән ашкан чак җиткән иде.
Шул көннән соң да мин, үз-үземнән, Зөлфәт, сиңа – үз шәүләңнән куркып йөрүче егет аламасына нишләргә инде хәзер, дип, мең тапкыр гына сорамаганмындыр. Үз-үземне күралмас була башладым. Әйе, егет асылы булсам, үз-үземә ышанган, үткер, булдыклы булсам, хәзер үк, шушы минутта ук җыеныр идем дә, бары берничә сәгатькә генә булса да анда кайтып, аны котлап, бергәләшеп сөенеп, шатлыгын уртаклашып килер идем. Тик Ходай андый сыйфатлар миннән кызганган, насыйп итмәгән шул. Алай ук тәвәккәл булмаган уртакулрак холык-фигыльле зат, кышкы, һич югында җәйге каникулны көтәр иде. Ә мин, хәтсез генә баш ватып, ипле бер фикергә килә алмагач, ярар, җәйгә чаклы барысы да хәл ителер дип, тагын үз-үземне юатып, алдап, җебеклегемне аклап, үземне тагын тынычландырдым. Вакыйгаларны янә кичектердем. Ул вакытка чаклы элеккечә хатлар аша хәбәрләшергә, хатлар аша аңлашырга, сөешергә булыр. Үземне күп чакларда сүгеп, җан көегенә чыгарсам да, хатларны җылы, назлы, мәхәббәтле итеп яза беләм мин. Шул Хәтимә ападан гына бераз уңайсызрак.
Хатларны күрше апасы язса да, хәзер алар Асия исеменнән язылып, ул мине инде яздан ук кунакка чакыра, бер көнгә генә булса да күренеп китәргә кыстый иде. Кыстау гына да түгел, Асия инеш буендагы, болынлыклардагы шомыртларның ничек итеп шау чәчәккә төренгәнен дә, бөтен тугайга ул моңарчы күрмәгән илаһи яшеллек иңгәнен дә, шулкадәр сокланып, яратып, таң калып, син дә ул матурлыкны күреп кит, элек шуларны күрмичә ничек яшәдем икән, мин бит яңадан тудым, дип яза, дөресрәге, яздырта иде. Ә инде җәен, июнь-июльләрдә «Зөлфәт, тугай тулы аллы-гөлле чәчәкләр, ялгызым гына былтыр парлашып йөргән сукмаклар буйлап сине уйлап, сине сагынып, моңаеп, җырлап йөрим, шул чәчәкләрдән такыялар үрәм, син генә һаман юк та юк», дип язган чакларда тынычлыгымны тәмам югалтып, үз-үземә урын таба алмый идем.
Тик яз да, җәй дә, мин менә барам, менә барам дип йөргән август ахыры да үтеп китте. Асияне өзелеп сагынсам да, бик күрәсем килсә дә, ни кайтып килмәдем, ни күңелемдәге икеләнү-борчуларымны, шик-шөбһәләремне аңлата алмадым. Вакыт үткән саен шул икеләнүләрем һаман да ныграк җанны җәрәхәтли, күңелне тырный, мине тилмертә, тинтерәтә иделәр. Бигрәк тә моңлы тавышы, җырлары, эчкерсез сөйләшүләре белән төшләремә кергән вакытларда үз-үземне күралмас хәлләргә дә җитеп газаплана, ярсый ук идем мин.
Менә көз дә килде. Сентябрь җитеп агачлар сарыга төренә башлагач, мине моңарчы булмаган ниндидер сары сагыш биләп алды. Акылдан шашар хәлгә җиткәнлегемне, сәерлегемне аңлый башладым. Ерактагы Яссытугай, шул кечкенә авылның гүзәл табигате кочагында һаман да булса мине уйлап, мине сагынып, шушы көнгәчә яратып йөрүче гүзәл кыз барына мин бер ышандым, бер ышанмадым. Иң олы газап, иң олы фаҗига, үзем сайлаган, үземә-үзем билгеләгән фаҗига – мин аның янына кайта алмавыма төшендем. Һәм барысына да нокта куярга, аңа соңгы хатымны язарга булдым. Минем өчен башка вариантлар калмаган иде.
«Исәнме, Асия! Исәнме, минем мәңге кабатланмас мәхәббәтем! Исәнме, назлы чәчәгем!
Бу хатымны, синең тәмам хәтереңне калдырачак, сине миннән мәңгегә читләштерәчәк, бөтенләйгә аерачак бу сүзләрне бәлки баштарак язасы, күңелемне инде хәтсездән тинтерәтеп, тилмертеп, гаҗизләндереп йөрткән уй-кичерешләремне сиңа элегрәк, бер ярты ел алданрак белгертәсем бугандыр. Күптән җыенып йөрсәм дә, эчемдәгене ачып салырга моңарчы кыюлыгым, тәвәккәллегем, егетлегем җитмәде, сиңа булган ашкын мәхәббәтем дә ирек бирмәде.  Ләкин моннан ары сине дә, үземне дә алдап йөртә алмыйм. Соңрак булса да мине аңларсың, гафу итәрсең дигән өметтә калам.
Сине өзелеп сагынсам да, бик күрәсем килсә дә, элеккечә,  ярсып яратсам да, үпкәләмә, Асия, яныңа кайта алмыйм. Чөнки без барыбер бергә кала алмаячакбыз. Хәтереңдәме, берсендә, үзем турында «мин ямьсез» дигәч, син миңа каршы чыгып: «үзең турында бүтән андый сүз әйтмә, син матур, син бер дигән егетсең», дигән, мине яклаган идең. Тик ул чакта син әле күрми идең шул. Хәзер күрәсең. Минем төс-кыяфәтемә, чыраема күз сирпү белән үк, ямьсезлегемә таң калып, үзең дә сиңа тиң түгеллегемне аңлаячаксың. Күңелең суынып, шунда ук булмаса да, иртәме, соңмы, барыбер яратмый башлаячаксың. Шунлыктан күзләреңә күренеп, сине сискәндереп, күңелеңне төшереп, күпмедер дәрәҗәдә борчып йөрүдән тыелып калам. Синдәй гүзәл кызга мин ямьсез, шуның өстенә куркак һәм үз-үзенә ышанмаган егет пар түгел, дип уйлыйм. Һәркемгә үз тиңе, үз яры.
Шушы көнгә кадәр мин синең хәтереңдә күркәм, булдыклы, хәтта кыю һәм затлы да тоелган бер егет идем. Минем синең уйларыңда моннан соң да, гомерлеккә шундый кеше булып каласым килә. Мине яратуыңның да тиз генә юкка чыгуын, бетүен теләмим. Шунлыктан, гафу ит, үземне сиңа күрсәтә алмыйм.
Мин сине мәңге сөячәкмен, Асия. Шул мәхәббәтем миңа гомерем буена җитәрлек сөенеч тә, газап та, гаҗизлек тә, килер көннәремне яктыртырлык нур да бирәчәк. Мәңгегә хуш, исән бул, Асия. Хуш, гүзәл тугай чәчәгем. Үзеңә тиң мәхәббәт, гомерлек бәхет теләп, Зөлфәт»…
Ул сөю, күңелне җилкеткән ул ашкын мәхәббәт әнә шулай тәмамланды. Дөресрәге, тәмамланырга тиеш иде. Шул соңгы хатны почта тартмасына ташлап бер атна да үтәр-үтмәстән мин җыенып, диплом алды практикасы узу өчен башка шәһәргә киттем. Дүрт елдан артык яшәгән тулай торакка ярты елсыз әйләнеп кайта алмадым.
Әмма үз-үзеңнән, хисләреңнән качу бик кыен икән ул. Газапланып, аптырап араны шулай өзсәм дә, Асиягә булган тойгыларымны күңелемнән тиз генә чыгарып ташлый алмадым. Алар мине озак, бик озак озатып йөрделәр. Шушы, бүгенге көннәргә, сәгатьләргә чаклы янәшә булдылар. Бәхетле мизгелләр күңелдә яңарып, мәңге җуелмас якты истәлекләр кайчакта чиксез сөендерсәләр, кавыша, бергә була алмау сәбәпләре искә төшкән вакытларда утларга сала, көендерә иде.
Гомер үтә торды. Студент еллары да тәмам артта калды. Берсендә, шулай, Касыймны очратып, Асиянең тормышка чыгу, ире белән читкә китү хәбәрен дә ишеттем. Каян белгәндер, төпченеп тормадым. Кыен булса да, нишләмәк кирәк, барыбер бер шулай булачагын чамалый идем инде мин. Гомере буе мин пешмәгәнне көтеп ятмас ич. Әмма, ни генә булмасын, акырынлап буйдак исеме ябыша башласа да, башкаларга карый алмадым, сихерләнгән төсле, уйларым һаман да бер тирәдә әйләнделәр дә әйләнделәр. Күңелем һаман Асияне эзли, аны сагына иде. Артык хисле, моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Ул әле яртылаш дивана, юләр дә була – минем кебек үткән елның карын эзләп йөри икән. Әмма үзеңне, холкыңны, табигатеңне үзгәртү мөмкин түгел. Ә бәлки кирәкмидер дә…
Бер ай чамасы элек, август урталары узып барганда, бар булган ялларымны алдым да, күпме еллар үткәч, кыюланып шул районга, Яссытугайның шул тугайларына җыендым. Бу, әлбәттә, үзенә күрә бер күптән сугышып туктаганнан соң йодрык селтәү кебегерәк гамәл иде. Тик, ни өчендер, элекке төсле икеләнеп тормадым. Хәзер инде үземнең тышкы кыяфәтемнән элекке сыман шүрләми, курыкмый идем кебек. Аек ниятем, әлбәттә, сагыну-сагышларымны бераз басар өчен һич югы мине кайчандыр бик бәхетле иткән шул инеш буйларын, ямьле тугайлыкларны манзара кылып чыгу, алар белән күрешү һәм хушлашу булса,  өметләремнең кысыр, хыялый өлеше дә юк түгел иде – күз кырыем белән генә булса да Асияне күреп кайту, бергә чакларны искә төшереп, аз гына булса да сөйләшү иде. Бәлки читкә китмәгәндер. Бәлки әле берәр могҗиза аркасында ул да ялгыздыр. Һаман да мине көтәдер. Утызны узсам да, шундый беркатлы уй-хыяллардан да азат түгел идем әле мин.
Кичкә таба гына райүзәккә килеп төшеп, кечкенә кунакханәдә төн үткәргәч, таң белән үк тордым да, дулкынлануымны тыя-тыя, җәяүләп кенә, кайчандыр үзебез төзешкән комбикорма заводы аша Яссытугайга юнәлдем.
Калкулык башына җиткәч ачылып киткән манзара миңа гел дә үзгәрмәгән, бөтенләй үк элекке сыман тоелды. Гүя дистә елдан артык гомер үтмәгән, яшәлмәгән. Мин күпмедер вакытка үземне канатланып Асия белән очрашуга ашыгучы элекке кыюсыз, оялчан, ләкин эчкерсез һәм гади яшь студент егет итеп тойдым. Бәлки чыннан да шулайдыр? Әмма ләкин, ни кызганыч, алай түгел иде шул.
Менә ун елдан артык йөрелмәгән таныш та, таныш түгел дә сукмаклар. Әнә боргаланып агучы инеш, әнә мин аны тәүге тапкыр күргән чишмә буе. Инеш ярларындагы тал, шомырт куаклары, сирәк әрәмәлекләр, камышлар... Елга үзәне буйлап аска, әллә кайларга чаклы сузылган яшел хәтфә тугайлыклар. Ерактарак утлаучы маллар да нәкъ элекке кебек – үз урыннарында иделәр сыман.
Менә-менә чишмә буендагы тәбәнәк куаклар янында өстенә кызыл парчалы аксыл күлмәген кигән, кулына чыбык тоткан Асия күренер төсле иде бу мизгелдә. Тик ул күренмәде…
Авылга кермәстән, туры инеш буена, кайчандыр миңа кабатланмас ашкын сөю бүләк иткән шул тугай-болыннарга таба атладым. Кайчандыр бергә җитәкләшеп йөргән урыннарны гизеп, уйларымда шул югалткан бәхетемә кайту, соңгы тапкыр хәтеремдә ул куанычлы көннәрнең бөтен мизгелләрен барлау, яңарту, яңарту гына түгел, күңелемдәге Асия белән, аны үстергән шушы гүзәл табигать белән мәңгелеккә хушлашыр өчен дә юнәлдем ул тарафларга. Шулай кирәк, шулай тиеш иде.
Барып җитеп, башта безне очраштырган, таныштырган, һаман шаулап, челтерәп аккан саф чишмәгә, аннан соң инешнең сөзәк ярларына, шул көннәрдәгедәй тыныч агымына озаклап карап тордым. Сукмаклар буйлап атладым. Сукмаклар да шул ук, үләннәр – шул, чәчәкләр дә нәкъ шул элекке кебек иде. Тик кайчандыр сыек тал-шомыртлар, зирекләр генә, гомернең тыелгысыз агышын искәрткән төсле, биегәйгәннәр, зурайганнар, ныгыганнар. Инешнең салкынча суында битемне юганнан соң торып, бирер кешем булмаса да, моң, сагыш, юксыну белән тулы күңелемне алгысытып, берничә ромашка, кыңгырау чәчәкләр өздем.
Шактый ерак араны узып кайтсам да, авылга кереп тору-тормавымны да тәгаен белми идем әле. Тагын шул каһәр төшкән икеләнœләр,чиксез хислелек, кыюсызлык әсирлеге.
Әмма… Шул халәттә тагын биш-ун адым атладым микән, кисәк туктап калдым. Авыл ягыннан җыр ишетелгән төсле булды. Бик тә таныш сыман иде ул җыр. Аякларым, үземнән дә сорамыйча, үзләреннән-үзләре, авыл ягына каердылар. «Бүтән кайтмаячаксың, бар, авыл белән, үзең табынган, алиһәгә тиңләгән шул кызны үстергән авыл белән дә хушлаш инде», дигән фикер кисәк кенә башымнан чагылып үтте. Ә җыр атлаган саен көчәя торды. Таныдым, таныдым мин аны. Соңгы очрашу кичендә Асия җырлаган җыр бит бу!
 
Тыңла әле, бер моң ишетелә,
Ул моңны мин отып аламын.
Сагышларны тизрәк басар өчен
Кавышуны көтеп каламын.
 
Баштарак, барган җайга, җыр якынайган кебек тоелса да, мин беренче өйләр белән тигезләшкәч, ул кинәт тынды. Соңыннан аңладым, бу аһәң кемнеңдер радио уйнатуы түгел, ә мин анда сугылсын өчен бер сәбәп, күкләр җибәргән бер билге булды, ахрысы. Йөрәк тибешемнең тагын да ешаеп китүен тоеп, мин авыл урамына кердем.  Әнә, Асияләрнең өйләре. Тәрәзләре каршындагы чаган да гел элеккечә. Капкалары гына икенче, яңача бизәкләп ясалган, бүтән төскә буялган. Ишек алдында кеше күренми. Хәер, мин хәзер дә барыбер туры анда керә алмас идем. Юлга чыккандагы кыюсыз, әллә үтәләчәк, әллә үтәлмәячәк ниятем, исән-сау булса, Хәтимә апаларга сугылу, барысын да аңардан сорашу, белешү иде бит.
Ишек шакуыма йөгерә-атлый килеп чыккан Хәтимә апа башта мине танымый торды. Таныгач кочаклап ук алды, аз гына гаҗәпләнде дә төсле. Шунда ук өйгә чакырды. Мөлаемлеге шулай ук булса да, күрше апасын еллар бик кызганмаган – йөзенә беренче җыерчыклар чыккан, чаларган чәчләре дә хәтсез күренә. Хәл-әхвәл белешеп, ике-өч сүз белән генә үзе турында сөйләп алды. Ире Рәшитнең, инде өч еллап булыр, ялган аракы эчеп агуланып, гүр иясе булуын да, үзенең райүзәктә мәктәп ашханәсендә эшләвен, кышын аяклары бик сызлап ике ай урын өстендә ятуын да, авылда бүгенгесе көндә нибары унике генә йорт калуын да, чәй кайнаган арада тиз генә миңа бәян итте. Чәй эчкәндә, сүзне капылт кына икенчегә борды да, шулай элеккечә сөйкемле елмаеп, мине ачуланырга тотынды:
– Куркакның да куркагы, оялчанның да оялчаны булдың шул син, энем. Хәзер булса да шуны аңлыйсыңмы, юкмы? Нәкъ дистә елга соңга калып кайттың бит, булмаган. Бәлки, хәзер тәвәккәлләрсең?
Мин ничектер сискәнебрәк киттем. «Асия дә минем кебек һаман бер үземе әллә? Тормышка чыкмаганмы? Әллә шушы гомер буе мине көткәнме?» Тик сорарга кыймадым.
– Әле дә шулайдыр, бик үзгәрмәгәнсеңдер әле. Утызны узып өйләнми йөрмәс идең. Соңгы хатыңны алгач, Асия балакайның елаганнары шунда. Әле алай да, шул хаттан соң да, кул селтәмәде, мине хат язарга күндерде. Аннан соң бик озак җавап көтте. Айлар буе күңелсезләнеп, боегып йөрде. Ялгызы гына чыгып, һаман шул тугайларны урап кайта иде. Тагын бер елдан, райүзәккә барып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Шунда туган тиешле бер апаларында яшәп торды. Ә ике еллап гомер үткәч, чая гына бер шофер егеткә кияүгә чыгып, Себер ягына, олы төзелешкә китеп бардылар.
Шушы урында Хәтимә апаны тыңлап капылт кына кабынган, мине ешрак сулыш алдыра башлаган теге өмет чаткысы тагын сүнде.
Хәтимә апа дәвам итте:
– Шунда төпләнеп тә калдылар. Үзенә ике тамчы су кебек охшаган бер кыз бала табып, шуны үстереп ятканда, кызлары мәктәпкә керәсе елны, юл һәләкәтенә очрап, ире үлеп китте. Ел саен җәйләрен өчәүләп, күңелле генә итеп кайтып китәләр иде ялга, ул елны кайта алмады. Былтыр исә икәү генә кайттылар. Безгә кергәч, тагын сине искә төшереп алдык. Ул сиңа аз гына да ачу, үпкә сакламый, киресенчә, күңелемне дә, күземне дә ул ачты бит минем, ди. Артык кыюсыз, үз-үзенә ышанмаган, әмма ифрат та нечкә күңелле, саф йөрәкле иде ул, дип, сине хәтерендә яңартып, ничектер ямансулап утырды. Их син, егет кисәге, шундый кызны кулыңнан ычкындырдың. Әз генә тәвәккәл булсаң, шушы көнгә кадәр ялгызың йөрмәс идең, икегез бергә сөеп, сөелеп, гөрләшеп яшәр идегез хәзер. Бар, каңгырып йөрмә, эзләп тап үзен. Соң булса да уң булсын. Иманым камил, аз гына да каршы булмаячак. Бәхеттән качып йөрмиләр гомер буе.
Мин Хәтимә апага җавап бирә алмадым. Ул каяндыр чыгарып биргән адресны, кулларымны калтыратып, түш кесәмә тыктым да тора башладым. Яңадан кабынып, күңелдә яңабаштан дөрләгән хисләр давылын, яңа сөенечле өметне аңлатырлык сүзләр бармы соң ул? Халәтемне аңлапмы, хуҗа хатын алай бик кыстамады. Капка төбенә чаклы чыгып озатып калды.
Шунда, шул минутта мин барысын да хәл иткән идем инде...
 
Зөлфәт сөйләп бетерде. Тынып калды. Мин дә тынлыкны бозарга, сүз катарга кыймадым. Вагонда инде бар халык күптән йоклап беткән, бер хәрәкәт тә, тавыш та сизелми, ишетелми иде. Тәгәрмәчләр генә, элеккечә, рельсларга бәрелеп, һаман да шулай армый-талмый үзләренең моңсыз һәм ялыктыргыч җырларын суза иде. Купе шул көйгә элеккечә бишектәй һаман тирбәлде дә тирбәлде. Йоклап китәр алдыннан Зөлфәт, миңа таба борылып, соңгы сүз итеп сорап куйды:
– Минем кая, кем янына барганны күптән аңлагансыңдыр инде син. Көтә микән ул мине? Уйлыймы икән минем турыда? Риза булырмы ул, соңарып булса да, язмышларны бәйләргә? Аның күңел күзе һаман да шулай якты итеп күрә, сөя алырмы мине?
Мондый сорауларга уңай җавап алырга Зөлфәткә санаулы гына сәгатьләр калган иде. Һәрхәлдә, мин шулай фаразладым.
 

Наил ШӘРИФУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/tree'>Tree фото создан(а) freepic.diller - ru.freepik.com

 

Комментарийлар