Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел кошы

Нәсер.

Күңел кош сыман. Ул гомере буе кунарга урын сайлый. Кунып сайрар талын тапкан күңел кошы – наз тулы бакчаның бизәге. Ул бакчада гөлләр шаулап чәчәк ата. Күңел оча, канатлана. Тик бу халәт бәхетле мизгелләрдә генә кабатланмас җыр булып яңгырый.

Кунган агачының ботагы сынса, күңел кошы сыкрап елый. Караңгылыктан чыгу өчен, яралы канатын кагып, күңел иреккә омтыла. Төрле куакларга, агач башларына кунып сайрый ул. Тик җыры башка, моңы башка, көе үзгәрәк.

Көе-моңы үзгәрсә дә, күңел түрендә өмет яши. Кайчандыр бәхетле булган мизгелләре кире кайтыр төсле тоела. Кош үзенең пар канатын, дөньяны гөлгә күмеп яшәгән чакларын сагына.

Якты өмет киләчәккә әйди. Инде таптым, инде бәхетем янәшәдә дигәндә, күңелнең канаты тагын каерыла. Инде башка очалмас та кебек. Тирә-якта күзгә төртсәң күренмәс караңгылык. Тик шул мәлдә еракта, шул караңгылыкның иң түрендә өмет чаткысы кабына. Шул чаткының яктысыннан илһам алып, хәлсез канатларын җилпи-җилпи, күңел кабат әкренләп биеккә күтәрелә.

Күңел – төпсез кое. Сагыш-сагыну, табу-югалту, күрешү-аерылышу, егылу-тору, кабыну-сүнү, янә бетмәс көч табып, яшәр өчен өмет уты кабызып күтәрелү – күңелнең мәңгелек халәте.

Калсын иде ул тәүге яры белән кушылган, аерылу сагышын, югалту ачыларын, кайгы-хәсрәтләрне белмәгән мизгелендә. Дөнья ул чак шау чәчәкле, сандугачлар тулы бакчага охшар иде.

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepic.diller

Комментарийлар