Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел бушанулары

Күңел түрендә ниләр барЯзмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр инде без дә каз-үрдәкләр саклап үскән ин...

Күңел түрендә ниләр бар


Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, һәркемгә туган җире, кендек каны тамган нигезе, тәпи йөреп киткән сукмаклары кадерле. Шуңадыр инде без дә каз-үрдәкләр саклап үскән инеш-чишмә буйларын, җиләкле урман аланнарын, чәчәкле болыннарны сагынып яшибез. Туган ягым, гамьле бала итеп үстергән авылым да минем өчен бик кадерле һәм якын. Авылны икегә бүлеп агучы сай гына елга ярларында авылым кешеләренең үткәне яңара кебек. Анда күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Агымсу да әйтерсең лә еракта калган сабый чак истәлекләрен, авылым тарихын җанландыра сыман. Су хәтере мәңгелек бит ул. Агымга карап, халкымның сагыш-моңын ишеткәндәй булам. Кичке уенда уйнап- җырлаган көйләр, тальян моңнары яңара. Еллар узган саен, без дә, хәтеребезне чарлап, нәсел җепләребезне барлап, туган якка сәҗдә кылабыз. Туган якның киңлеге, иркенлеге, чиксез күкләрнең биеклеге сабый чагыма алып кайта да бәбкә үләне арасыннан йөгертә. Без шулай гомер буе үзебезнең яшәү мәгънәсен аңларга, аның асылына төшенергә тырышып яшибез. Таба алдыкмы соң без аны?!. Монысын үзебез дә әлегә белмибез. Ялгыз гына калып, еш кына шул хакта уйланып та алабыз. Хакыйкатьнең чын дөресен ача алу, аңлау үзе үк фәлсәфи тәгълимат бит! Һәм инде аны үз тормышыңда куллана белү күпләргә бирелмидер дә. Моның өчен синең рухың ирекле булу кирәк. Без шулай еш кына фәлсәфи уйларга чумып, үзебезнең табигый башлангычыбызны табу һәм аны тормышка ашыру өчен омтылабыз. Кайчакларда үтелгән гомер сукмаклары буйлап та йөгерәбез. Һай, бу гомер – күз ачып йомган ара... Хөрмәтле укучым, сезгә үземнең тормыш хатирәләремнең кайбер мизгелләрен тәкъдим итәргә уйладым. Минем истәлекләрем аша кайберәүләр бәлки үзләрен дә таныр һәм аларга да кайчан да булса үз тормыш мизгелләрен сагынып искә алыр өчен бу язмалар бер этәргеч бирер, дип ышынып калам.
 

Балачакка кайту


Бөек Ватан сугышы тәмамланып җиде елдан соң, гаиләдә җиденче бала булып, дөньяга аваз салганмын. Әниемнең тугыз баласын да күршебездә генә яшәүче кендек әбиебез кабул итеп алган. Әниемә Яңа ел бүләге булып аваз салганмын мин. Кышның зәмһәрир салкыннарыннан да курыкмаганмын, тизрәк якты дөньяны күрергә ашыкканмын. Безнең өчен «7» санының үзенә бертөрле сихри көче, мәгънәсе бар икәнен дә беләбез. Кендек әбием дә мине үз күрде, бугай: үземне белә башлаганнан бирле, ул мине гел күлмәк кесәсеннән алып кәнфит, кипкән җимешләр белән сыйлый иде. Бүген дә әбиемә рәхмәтемне әйтеп, аны белгән догаларымнан калдырмыйм. «Дөньяга син бик авырлык белән тудың, хәлсез идең, шулай да бирешмәдең, әниеңә һәрчак рәхмәтле була күр, балам», – дия иде мин бераз үсә төшкәч.
Мин туган елны аръяк басуына арыш чәчкәннәрен, әниемнең, мине күкрәгенә кысып, күкчәчәкләр җыярга барганын да еш сөйли иде кендек әбием. Чәчкәләрдән минем башыма тәкыя үреп кидергәч, ничек куануларымны, күкчәчәкләрдән төнәтмә ясап, ничәмә- ничә тапкыр коендыруын әнием дә күңеле бушаган вакытларда еш искә ала иде. Үзем үсеп буйга җиткәч кенә бу чәчкәләрнең дәвалау серләрен белдем. Бәлки, шуңадыр да, басу-кырларга,чишмә-суларга гомерем буе табынып яшимдер. Басу-кырларда күкчәчәкләрне күрсәм, бүген дә битараф кала алмыйм, мин аларга да мәңге рәхмәт укыйм.
Балачакның тагын бер зәхмәтле вакытын искә алмый үтсәм, бу язмам тулы булмас шикелле. Миңа ике-өч яшьләр чагымда, гаиләбез алты почмаклы йорт күтәргән. Ишек-тәрәзәләре дә уелмаган шул өйдә уйнап, мин бик каты салкын тидергәнмен, ахрысы. Инде сулыш алуым да сизелми башлагач, авыл табибын чакыртканнар. Ул исә, күңелегезгә авыр алмагыз, балагыз үлгән, дип чыгып киткән. Әни бәгырь ничекләр күтәргәндер бу сүзне, ләкин бирешергә уйламаган. Казан астына ут ягып, су кайнаткан, шунда ниндидер шифалы үләннәр салып, мине шул суда манылгын чүпрәккә төрә-төрә, ана карынындагы мохитне тудырып, дәваларга керешкән. Ходайның рәхмәте белән терелүгә таба барганмын. «Сине бер дә ялгызыңны гына калдырмадык, берәр эш эшлисе булсак, әтиең белән алмашлап, cиңа җылы чүпрәкне көнгә күп тапкырлар алыштырып тордык. Бер кичне, кабат әтиеңне искәртеп, сыер саварга чыгып киттем. Кергәндә, баскычтан ук күзем тәрәзәгә төште, карасам, тәрәзә төбенә нәни бармакларың белән ябышып, урамга карап торасың. Сөтле чиләгем кулымнан ычкынып, баскычтан аска тәгәрәде. Тиз генә өйгә керсәм, әтиең наряд эшләп утыра. Онытылып киткән, күрәсең. Сиңа әйтәм, әй, әтисе, кызыбыз аякка баскан бит, дип кычкырып җибәрдем», – дип әни сөйли иде. Әти дә тиз генә мине күтәреп, кочагына алган да, шатлыгыннан елап җибәргән. Шулай итеп, мин үлеп терелгәнмен булып чыга. «Үлеп терелдең бит син, кызым, шуңадыр да син бигрәк кадерлесең», – ди торган иде кендек әбием дә. Әниемнең шифалы йомшак куллары, көчле ярату хисе гомерем буе озата килә. Мең-мең рәхмәт аңа!..
Еллар узган саен күпне күргән кендек әбием сөйләгән истәлекләр дә хәтердә кабат яңара…
– Әни иртә яздан ук көзге чебешнең йомырка салуын көтә башлый иде. Язның ничек килерен менә шул чебеш йомыркасы аша юрый иделәр, – дип башлый иде үзенең хикәясен кендек әбием, сабый чагын искә төшереп. – Моны бөтен авыл халкы көтә, ире-хатыны, олысы-кечесе... Чебеш йомыркасының батынкысы очлы башта булса, яз иртә киләчәк, сабаныңны әзер тот. Әгәр дә батынкы җире йомры башта булса – язның соңарып килүенә. Монысы инде авыл халкы өчен борчу-мәшәкать тудыра, игенче күңеленә шом сала. Чөнки чәчелгән орлык соң өлгерә, яңгырга эләгеп чери, йә булмаса, корылык килергә мөмкин. Ир-атлар да яз башында аз сүзлерәк, уйчанрак, хәтта, җитдиерәк тә күренә. Җир эше, сукага чыгу нәкъ алар җилкәсендә бит...
Кендек әбиемнең инде тоныклана барган күзләреннән еракта калган хатирәләрне укыйм. Моңсу-сагышлы да, сабыр-түзем дә алар. Ул хатирәләр тулы күңел сандыгын салмак кына бушатуын дәвам итә...
– Гади генә бер чебеш йомыркасы бөтен авыл халкын аякка бастырсын әле!.. Телдән-телгә күчкән әлеге тылсымлы йомырканы күрер өчен, авыл халкы бергә җыела. Аны, кулдан-кулга йөртеп, иң элек теләк телиләр, аннары суга салып пешерәләр. Хуҗа хатын, йомырканы озаклап учларында тотып, эчтән генә дога укый һәм бик саклык белән генә әрчи башлый... Халык бермәл тын калып көтә... Ниһаять, хуҗа хатынның ирен читләрендә елмаю күреп, олысы-кечесе яхшы хәбәр буласын сизенә. Әйе, алар ялгышмаган, хуҗа хатын, йомырканың батынкысы очлы башта, дип хәбәр сала. Бала-чага йөгереп урамга атыла. «Яз иртә килә, яз иртә килә, йомырканың батынкы ягы очлы башта» дигән тавышлар минуты белән бөтен авылга тарала. Сөенче алган балаларның башларыннан сыйпап, һәммә кеше аларга рәхмәт әйтә. Гомер кичергән авыл картлары, дога кылып, сука хәстәрен күрә башлый. Бу көнне бөтен халык бәйрәм итә. Табынга ипи дә мулрак куела, чәй дә сөт белән эчелә, хәллерәк гаиләләрдә мич ашы да пешә иде, – дип дәвам итә кендек әбием.
– Беренче буразна салу да авылның иң өлкән, иң абруйлы кешесенә йөкләнә. Гадәттә, сабанга чыгу йоласы нәселдән-нәселгә күчеп, буыннан-буынга зур мирас итеп тапшырыла иде. Басуга былтыргы оннан ипи пешереп алып чыгалар. Иң элек буразнага ипи исе сеңдерәләр. Икмәкне, кисәкләргә бүлеп, һәркемгә өләшеп чыгалар. Ел юмарт килсен дип, теләк теләп, янә дога укыла. Игеннәр уңсын, исән-сау җыеп алырга язсын, яңа икмәктән дә мул итеп ипекәйләр пешереп ашарга насыйп булсын...
Теләкләр бер-бер артлы явып кына тора.
Аннан, беренче буразна салган авыл карты, пар бөркеп торган җиргә утырып, тагын бер кат дога кыла. Дога укылып беткәч, иелеп, беренче буразна туфрагын кушучына ала, аны иреннәренә тидерә, пышылдап, нидер әйтә, аннан ипләп кенә җиргә куя. Без, авыл балалары, өлкәннәрнең бар хәрәкәтен тын да алмый күзәтәбез...
Кендек әбиемнең күп еллар элек сөйләгән бу сүзләре минем дә бала чакта күрше-тирә татар авылларында беренче май көнне, өйдән өйгә йөреп, йомырка җыю бәйрәмен искә төшерде. Еллар узып, инде үзем олыгая төшкәч тә, әлеге күркәм йола безнең якларда сакланып калганына сөенәм. Беренче булып туган якларга кайтучы кошларны каршылау, чишмә башында учак ягып, бәрәңге пешерүләр, кыр казлары кайтканда, салам җыеп, йорт казлары оясына салулар... Һәм башка бик күп хатирәләр әле дә булса яз исен, яз тәмен, яз ямен гел искә төшереп  тора.
 

Казлар каңгылдаша


       Бала чакта бездән бер өй аша «Каюм ишегалды» дигән ачык чирәмлек урыны бар иде. Без анда каз бәбкәләре саклый идек. Авылда иң ишле каз безнеке була торган иде. Өч ояга кырык бишләп бәбкә. Барысы да кыр казлары төсендә булыр иде. Кечкенә чакта иртә язда кыр казларының күктән «кыйгак-кыйгак» дип аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, бер-беребездән уздырып, салам бөртекләре җыеп кайтабыз да, казлар утырган ояга салабыз. Кыр казлары килгәндә, никадәр күп салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр күбрәк бәбкә чыга, имеш. Бу – әби-бабалардан калган ырым гына булмагандыр. Һәрхәлдә, мин аңа бөтен барлыгым белән ышана идем. Чирәмлектә каз бәбкәләре саклау бала чакның гүзәл бер мизгеле булып хәтергә сеңгән. Бәбкәләр йомыркадан борынлап чыгуга, күрше-күлән, якын-тирә авыллардан әнигә каз белешергә киләләр иде. Яхшы нәсел, имеш. И-и, ул әнинең юмартлыклары, берәүне дә буш җибәрми торган иде.
Әти-әниләр вафатыннан соң, төп йортта энекәш кенә калды. «Ир-атка каз асрау кыен булыр, кемгә дә булса бир, савабы булыр», – дим. Ул шулай эшләде дә. Авылга кайтулар сирәгәйде. Күңелне әти-әнинең юклыгы сагышландыра. Көннәрдән бер көнне авылдан энекәшемнән хат килеп төште. Исәнлек-саулык язылган хатта, «кайтып кил әле, зинһар, сөйләшәсе сүз бар иде», дигән. Хатның соңында бер генә саплам шигырь.

                                      Төшләремдә, оя-оя булып,


                                      Кыйгаклашып елый йорт казлары.


                                     Ак болытлар тарафыннан сиңа


                                     Ишетелми мәллә җан авазы?!


Бу юлларны укыгач, йөрәк сулкылдап куйды, күзләргә яшь килде. Мин, берәр хәл булгандыр дип, икенче көнне үк юлга кузгалдым. Эңгер төшкәндә, авылда идем инде.
– Бу юлы бигрәк озакладың, – диде энем. – Сине көтә-көтә көтек булдым… Көннәре еллар кебек тоелды.
Мин дәшми генә аны тыңлыйм.
– Хәтереңдәме икән, ана казны, син әйткәнчә, берәүләргә биреп җибәргән идем. Шул вакыттан бирле колагымнан казлар тавышы китмәде. Аларның елау-сыктау авазы булгандыр ул. Чынлап та, бик юксынган булгандыр ул төп йортын. Шул каз лапаска кайтып үлгән бит, бәгырькәем, – диде дә, үзе дә елап җибәрде.
Менә бит ул, җирсү адәм баласына гына тансыкмыни?!. Кош-кортлар, җәнлек-җанварлар да шул халәтне кичерә, күрәсең. Моны күргәч, ничекләр түзде икән ул?!. Юкка гына төшләренә казлар елавы кермәгәндер дә, ак болытлардан җан авазы ишетелмәгәндер инде аңа.
Бүген исә мин Киек каз юлына, ак болытлар тарафына күзем текәп, сагышларымны таратам. Ә колагымда бәгырькәйләремнең җан авазы, әнкәм казларының каңгылдашуы яңара.
 

Әнкәм чишмәсе


Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре. Әйтерсең лә, нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәннәргә алып кайтыр да, гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңа сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр.
Авылыбыз башындагы тау өстеннән тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата-тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә-сикертә, киң улак буйлап агып килә дә, юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә-күзәтә, авылыбызны нәкъ урталай бүлеп, инеш булып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла.
Килен булып төшкән ап-ак алъяпкычлы апаларның, чибәр-чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә-көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәп торган чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди тулы, ташып тора аларның! Эх, мин дә шул апалар кебек дәү үссәм, аларныкы кебек алмалы көянтәләрем дә булса!.. Чишмә суына йөрерлек булып тизрәк үсү турында күпме хыялландым мин! Бераз үсә төшкәч, ныклап аякка басып йөри башлагач, әнием миңа Теләче базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә, мин чишмәгә суга йөгердем. Үзем йөгерәм, көянтә башыннан чиләкләрем төшеп китә, туктап, аларны иелеп алам да тагын йөгерәм. «Менә мин үсеп җитәрмен, чиләкләремне чишмә комында тырышып-тырышып агартырмын, батист яулыкларыңны, алъяпкычларыңны сөттәй ак итеп юармын да чишмәгә барып чайкармын, әнием. Мин дә шул апалар кебек тырыш булырмын, сиңа булышырмын. Син миңа зур чиләкләр дә алып кайтырсың әле, яме, әнием», – дип сөйләнә-сөйләнә, чишмәгә килеп җитәм. Юа-юа су шомартып бетергән вак ташларга ялан тәпиләрем белән басам да, нәни чиләкләремне агымга куям. Су ташкыны минем чиләкләремне ияртеп алып китә. Салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә мин чиләкләрем артыннан йөгерәм, аларны янә агымга куям. Чишмәгә якынрак килеп, аның агуын күзәтеп торганда, әниемнең башымнан сыйпап: «Кызым, мин сине менә шушы көмеш сулы чишмәдән алып кайттым бит», – дигән сүзләре исемә төшә. Һәм әниемнең мине ничек итеп шушы чишмәдән алып кайтуын күз алдыма китерәм. Мин дә менә шушы улак буйлап агып килгәнмендер дә, әниемнең тулы чиләкләренә килеп кергәнмендер. Әнием мине тиз генә ак алъяпкычына төргәндер дә, өйгә алып кайтып, сиртмәле бишеккә салгандыр, мөгаен. Шуңадыр, ахрысы, әниемнең бу сүзләренә сабыйларча ышанып, мине дөньяга тудырган изге чишмәмне, аның текә ярын, яр астындагы бихисап вак ташларын да үлеп яратам мин. Аның шифалы суы минем күзләремне ачкандыр, тәпиләремә көч биргәндер… Аның моңы бишек җыры булгандыр.
Чишмә буенда иртә язда кече көтү көтүләребезне, анда ут ягып, көлдә бәрәңге пешереп сыйланулар, балачак уеннары онытыла ди мени?!. Аннары сусауны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга чишмәдән су эчүләр, барысы да хәтер сандыгында саклана.
Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнә иде. Хатирәләр, хатирәләр… Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. Озаклап чишмәгә карап торабыз. Менә шунда карашларыбыз янә  очраша. Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән үсмер чакта югалып калган гөнаһсыз күзләрне эзләдем. Әле дә булса яшүсмер чакның шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая сыман миңа.
Чишмәләр, әйтерсең лә, кичен йолдызларга, көндез кояш яктысына бер өзлексез сер сөйли. Гасырлар буе да сөйләп бетмәгән серләре кояш күзләренә күчә, ди. Сез дә игътибар белән күзәтегез әле аларны, бәлки, сезгә дә ул тылсымын күз карашы аша белдерер.
Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.
Чишмә үзенең үтәр юлын дәвам итеп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага…
Чылтырап аккан суларыңда мең гомерлек шифаң бар синең, барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа, изге чишмәм!
Менә кабат сине күзәтәм. Кояш нурлары битләремне сыйпый, мин синең йомшак суыңда коенгандай булам, колагыма моңлы көй ишетелә. Ул көй – минем сабый чагым истәлеге, синең агышың. Дөньяда күпме рәхәтлек, ләззәт алсам, һәммәсе өчен дә сиңа бурычлымын, чишмәм. Мине сөендергән өчен тагын мең рәхмәт сиңа!
Мин әнкәм чишмәсенә адашып калган балачагымны эзләп килдем, дип дәшәм. Кешеләр генә түгел, чишмәләр дә үзе белән күзгә-күз очрашканны көтеп тора сыман. Ә менә бүген авыл халкы тимер торбалардан килгән суга шулкадәр ияләшеп җитте ки, алар өчен чиләк-көянтә асып суга бару искелек калдыгы сыман тоела кебек. Кыз-кыркын су тәмен татырга өлгерми кала, ә өлкәннәрне тормыш мәшәкате баскан. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре чиксез күкне күзли бүген. Алар яшь парларның вәгъдә бирешкән мизгелләрен сагына. Авылда әниләре чишмәдән алып кайткан сабыйларны да очратмассың хәзер. Кендек әбиләре дә юк бит инде, шуңадыр чишмәдән «бәби алып кайтмыйлар». Әллә Теләче базарында бизәкле көянтәләр сатучы да юк микән? Чишмә юлын күптәннән оныткан инде авылдашлар. Әнә яр буйлары, чишмәгә илтүче сукмак, ничәмә-ничә тапкыр ишелеп төшкән дә, текә кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә, аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Туган җир җылысы, чишмәләр җыры безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең…Чишмәләр дә, үзенә илтүче сукмакның суынмавына өметләнеп, безнең килүне көтә. Чишмәләргә килеп, су тәмен татып ләззәтләник, чишмә күзләренә багып, изге теләкләребезне җиткерик әле, авылдашлар...
 

Көй өзелсә, нишләрсең?


       Адәм баласы, аз гына буш вакыты булдымы, үткәннәрне барлый, хатирәләрен яңарта. Бу халәт һич кенә дә төшенкелеккә бирелү түгел, бары тик күлмәк итәгеңә уралып йөгергән сабый чагың белән очрашу мизгеле. Каяндыр тальян тавышы ишетелгәндәй булды. Сагаеп кына көй ишетелгән якка борылып, тын калдым. Балконда радиоалгычым эшләп калган икән. Радиодан данлыклы гармунчыбыз Гали Җәмлиханов турында тапшыру бара. Гармун тавышы гомерем буе мине озата килә сыман. Ямансу вакытларымда көй минем җанымны, зиһенемне дәвалады, күңелем төшенкелегендә миңа дәрт, илһам өстәде. Кайчакларда икеләнеп тә куя идем, куеныңа кереп кунаклаган бу кечкенә генә гармун дигәннәре ничекләр сыйдыра ала икән шулкадәр моңны... Хәзер дә гармун тавышы ишетсәм, җаныма дәва табам.
Гармун тавышы без кечкенә чакларда авылда өзелеп тә тормады, бугай. Безнең дә өйдә тальян гармун бар иде. Олы абыем гармуны ул. Әти-әни уйнамый, олы абыебыз эштән бушаган чакларда кулына гармунын алып, берөзлексез тальян суза иде. Миңа ике-өч яшьләр чагында гаиләбез алты почмаклы өй җиткереп керде, дип искә алган идем бит әле. Ишек-тәрәзәләрен икенче елында гына куйдылар, бәлки, әтиләрнең матди хәлләре шул чама гына булгандыр. Йорт эчендәге эшләрне эшләшергә Сахалиннан олы абыебыз кайтты. Берүзе өй мүкли. Ике юл бүрәнә арасын мүкләп чыга да, ял итәргә дип туктап, гармунын алып уйнап җибәрә. Ә мин, өч яшем генә тулып киткән сабый, аның бармаклары гармун телләрендә йөгергәнен күзәтеп, кызыгып карап торам. Абый гармунын беркемгә дә бирми, бозарсыз, дип кисәтә иде. Абый озаккарак урамга чыккан арада, мин тиз генә тальян телләренә кагылып алам. Һай, шул чактагы кызыгуларым!..
Йорт тәмам төзелеп, эчке эшләре беткәч, абыебыз кабат Сахалинга китеп барды. Үзе китте, ә аның тальянда уйнаган көйләре минем күңелемә кереп оялады. Ни өчендер абый гармунын үзе белән алып китмәде. Бәлки, минем аны кызыгып тыңлавым, гармун телләреннән күземне алмавым тәэсир иткәндер, ә бәлкем, сеңелем дә өйрәнер, дигәндер. Һәрхәлдә, мин шул уема инанып, гомерем буе гармунда уйнарга омтылдым.
Урта мәктәпне тәмамлап, авылдан калага күченгәч, сабыйлык хыялымны чынга ашыру өчен, иң элек аккордеон сатып алдым. Германиядә эшләнгән уен коралының тавышы мине кабат сихерләде. Ул чагында әле мин үзлегемнән генә уйнап, көй чыгырырга тырыша идем. Вакытым булды исә, кулыма аккордеонымны алып, ялгызым гына җырлап та җибәрәм. Еллар үткәч, нота серләренә өйрәнү теләге дә туды һәм мин түләүле курсларга язылып, баянда уйнау серләрен үзләштерә башладым. Озак та үтмәде, баян сатып алдым. Мине баян тавышы да шулай ук үзенә гашыйк итте. Баянда өйрәнгән беренче җырым Равил Фәйзуллин шигыренә Фасил Әхмәт иҗат иткән «Китәсез дә мени, аккошлар» иде. Мин аны шул кадәр бирелеп өйрәндем, әйтерсең лә, ул нәкь менә минем өчен иҗат ителгән җыр иде. Моңа кадәр дә аны ишеткәнем бар иде, ни могҗизадыр, шушы көйне уйный-уйный җырларга күнегеп, баянда уйнау серләренә дә өйрәнеп киттем. Нотага салынган көйләр, әйтерсең лә, минем баян алып, аның төймәләренә басуымны көтеп торалар. Шулай бервакыт, өйдә баян тартып, эчтән генә моңланып утырганда, ишектә кыңгырау чыңлады. Ишекне ачсам, күршедә генә яшәүче Фатыйма апа икән.
– Гафу итә күр, кызым, баян тавышын озак кына ишек артында тыңлап тордым да, кыңгырау төймәсенә басарга җөрьәт иттем. Минем әтием дә гармунда уйный иде бит. Сабый чакларым искә төшеп, күңелем тулышты, – ди Фатыйма апа.
– Әллә үзең уйныйсыңмы, балам? – дип сорап куйды.
– Әйе, – дим.
Күзләре яшькә тулышты. Менә-менә җыерчыклы битләре буйлап тәгәрәп төшәрләр сыман.
– Әллә елыйсың инде, Фатыйма апа?
– Болай гына. Шатлыктан… Әтием искә төшеп китте. Сагышлы вакытларда кешене көй-моңнар елата, юата шул. Әтием гармун тартып, эчтән генә көйләгән сыман булып китте. Сугышта, яу кырында ятып калды ул. Әниебез гомере буе көтте аны, ул да мәрхүмә инде…Рәхмәт сиңа, бәбкәчем…
Шулай диде дә Фатыйма апа, мине уйнаудан бүлдергәне өчен гафу үтенеп, чыгып та китте. Мин дә бермәлгә уйга калдым. Олы абыемнан күреп, кулыма гармун алуым да, аның уйнавына сокланудан туган иде бит. Бу миңа гомерлек бүләк кебек. Инде күптән онытылган көйне эзләп газапланам. Авылым көен, гөнаһсыз балачагым көен…
Кулыма күптән инде гармун тотканым юк иде. Авыл баласына фатир алып яшәүләр тиз генә тәтемәде шул. Фатирдан-фатирга күченеп, бар булганыңны да тиешенчә саклап кала алмыйсың. Баяным бер туганнарымда, аккордеоным икенче танышларымда калган иде. Кире сорап алырга кыймадым. Шулар турында бер сөйләшеп утырганда, виртуоз аккордеон остасы, музыкант, шактый көйләр авторы Марс Кәшипов үзенең аккордеонын бүләк итәргә сүз бирде. Үзең килеп алырсың, адресны беләсең бит, – диде ул. Тиз генә барып алырга вакыты да җитмәде бугай, ул да якты дөньядан бакыйлыкка күченде. Марс абыйның Мәскәүдә яшәүче кызы Айсылу узган җәйдә әтисенең вәгьдәсен үтәп, аккордеонын миңа китереп бирде. Ходайның рәхмәтләре төшсен аңа. Ялгыз калган чакларымда үткәннәрне искә төшереп, мин кабаттан кулыма аккордеон алып, яшьлектә уйнаган көйләрне барлыйм. Хәзер инде бармаклар да тыңламый башлаган. Ләкин аккордеон телләре барыбер моңлы тавышы белән күңел кылларына кагылып ала. Кеше хәтере шулкадәр серле-сихри ки, ул сине сабый чакларыңа алып кайта да, үзенә бөтереп ала. Кулыңа гармуның алмый кара, ул синең кулыңа үзе килеп керер дә, бармакларыңны гармун телләрендә йөгертер. Мин дә шулай, кайбер кичләрдә кулыма аккордеон алып, яшь чакка сәяхәт итәм. Элеккеге күршем Фатыйма апа ишетсә, янә ишек төймәсенә басар иде. Кызганыч, Фатыйма апа да күптән бакыйлыкка күченде шул. Гомер агышларын саный-саный аккордеон телләреннән яшьлектә калган көйләрне эзләп утырам. Ярый әле күңел түрләрендә мәңгелек көйләр яши. Көй өзелсә, нишләрсең?!.
 

Әтием сабаклары


            Әтием Заһретдин Гайнетдин улы Теләче районы Олы Тиләҗе авылында туып үскән. Чындырмы, ялгандырмы, Тиләҗе авылының исеме килеп чыгуга, шунда элек яшәгән бер кеше сәбәпче булган, дигән ярымшаян сүзләр дә сөйлиләр иде. Имеш, бу авылның бер кешесе җиде ел эчендә йортын җиде урынга күчереп салган. Тиледер ул, дигәнрәк сүзләр дә әйткәләгәннәр аның турында. Ләкин, Тиләҗе халкының ерак бабасы авыл өчен урынның иң яхшысын эзләгән, оныклары өчен тырышкан, дип чамаларга кирәктер. Бүген тирә-юньдәге авыллар арасында иң тәмле су да Тиләҗе чишмәсенеке ич!
Әтиемнең бабалары бай нәселдән булган. Заманында ике катлы йортлары булып, аскы катында кибет тотканнар. Әни дә ул  хакта миңа еш сөйли иде.
Бераз авыл тарихын да искәртеп үтим инде. Авылда шактый зур мәчет булган. Аны төзү өчен материалларны гарәп илләреннән кайтарганнар, дип сөйлиләр иде. Чыннан да, аның эчке бизәлешләре алтын белән йөгертелгән кыйммәтле ташлар, төрле фигуралы чынаяк кирпечләрдән эшләнгән булган. Мәчеткә вәгазь-нәсихат тыңларга күрше авыллардан да килгәннәр. ХYI гасырның икенче яртысыннан башлап, Казанда һәм башка шәһәрләрдә мәчетләр төзү тыелганнан соң, ХYIII гасырның беренче яртысына кадәр, мөселманнарның дини тормышы бернинди законнарсыз һәм рәсми  идарәсез үз иркендә кала. Шулай итеп, авылларда кабат мәчетләр төзелә, мәхәлләләрдә мәдрәсәләр эшли башлый. Ул вакытта власть мәчетләр белән кызыксынмый, дин әһелләрен исәпкә алмый, ревизия ясаганда да аларны «крестьяннар» дип яза. Олы Тиләҗедә мәхәллә оешкан ел билгесез. ХХ гасыр башына кадәр сакланган мәчет 1908 елда төзелгән. 1836 елда Фәйзулла Фәйзуллин авылда имам-хатыйб булган. 1856 елдан бу вазыйфаны Надырша Гатиятуллин башкара. Ул 1883 елда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. 1883 елдан имам булып Кәшәфетдин Рахманкулов торган. Кызганыч ки, Совет чорында мәчетне сүтеп, аның кыйммәтле, алтын белән йөгертелгән ташларын, чынаяк кирпечләрен туздырып бетерәләр. Авыл кешеләре дә аларны өйләренә алып кайта. Аларның кайберләре бүген дә авыл халкында саклана әле. Соңрак ул урында җидееллык мәктәп торгызыла. Заманалар узу белән, бу мәктәп тә бетә, хәзер авылда башлангыч мәктәп кенә эшли. Шөкер, авылда әлеге көндә халыкка җыйнак кына мәчет тә хезмәт күрсәтә. Янәшәсендә мәдәният йорты да бар.
Районыбызның Туган якны өйрәнү музеенда Олы Тиләҗенең 1873 елда төзелгән картасы да бар. Мин аны, фотога төшереп, үземдә дә кадерләп саклыйм. Әлеге карта эшләнгәнгә кадәр, авыл зур янгыннарга дучар булган. Авылга кайсы елны нигез салынганын гына төгәл белә алмадым. Авыл яныннан үтә торган таш юлны Әби Патша салдырган булган дип сөйлиләр иде. Юл буйларында ялгыз каберләр дә очратырга була. Тиләҗе авылы кырыенда да шундый бер ялгыз кабер бар. Без кечкенә чакларда аны «Хәлил зираты» дип йөртәләр иде. Язма чыганакларда, Җөри  юлы (бу юл Тиләҗе аша да үтә) буйларында, бу ялгыз каберләр азатлык хакына яуга күтәрелгән гаярь егетләрнең асыл сөякләре күмелгән, дигән  язмаларга тап буласың.
1930нчы еллар башында, колхозлар оеша башлый. Олы Тиләҗе авылы ул вакытта «Чулпан-1» колхозы исемен йөртә. 1960 елдан күрше-тирә авыллар берләшеп, «Муса Җәлил» колхозы оештыралар.
Олы Тиләҗе авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый Нигъмәтуллинның, сугыш тәмамлангач, Татарстан китап нәшриятында «Мин сафта барам» дигән китабы да басылып чыга. Ул безнең күршебездә генә яшәде. Көн дә диярлек безгә кереп утыра иде. Маңгаенда ядрә тиеп эчкә батып торган ярасын үзем дә күргәнем булды. Ул әлеге китабында  сугышта һәм госпитальләрдә үзе кичергәннәрне язган. Китапның икенче өлеше «Кеше өчен» дип атала. Анысы – совет медицинасы вәкилләренең олы батырлыгы хакында. Хәниф абый истәлекләрендә: «Бу кечкенә генә китабым Германиягә кадәр барып иреште, немец теленә үтеп керергә куәте җитте», – дип яза. Авыл халкы өчен болар бик тә кадерле. Бу якларның тарихын алга таба да искә алырбыз әле.
Әтием Заһретдин гомере буе игелекле гомер кичерде. Шул еллардагы авыл балалары кебек, аңа да артыгын укырга туры килмәгән. Бары тик дүрт сыйныф кына белем алса да,  куйган хезмәте белән үзен СССР күләмендә таныта алды ул. Авыр сугыш еллары аша узган әтием, рядовой булып сугышка алынган. Ул еллар турында сөйләргә яратмый иде әти. Иртән-иртүк мичкә ягып җибәрә дә, дәшми-тынмый гына утка карап, озаклап уйланып утырырга ярата иде. Шул арада тәмәкесен дә көйрәтеп ала. Ниләр турында уйлангандыр, анысы безгә мәгълүм түгел, еш кына җыерчыклы битләре буйлап күз яшьләре тәгәрәгәнен дә сизә идек. Авыр сугыш елларын искә алып чылангандыр аның битләре.
Әти, шөкер, сугыштан исән-сау кайткан. Аннан колхозда башта бригадир, аннан соң озак еллар ферма мөдире булып эшләде. Ул чаклар СССР заманы. Районнан да, Казаннан да еш кына аның хезмәте  белән кызыксынып килүчеләрне мин дә хәтерлим әле. Бәлки эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга килгәннәрдер. Лаеклы ялга чыкканчы эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарды ул. Ел саен төрле ял йортларына  юллама белән бүләклиләр иде үзен. «СССР Хезмәт ветераны» иде ул. «СССРның Халык хуҗалыгында  ирешкән уңышлары өчен» 1975 елда ВДНХның Алтын медале белән дә бүләкләделәр. Ул вакытта әти бу олы бүләкне Мәскәүгә үзе барып алды.
«Бөек Ватан сугышы ветераны» исемен дә горур йөртте әтиебез. Сугыш медальләрен әти вафатыннан соң музейга дип, өйгә килеп алдылар. Аларның ни дәрәҗәдә сакланганын әйтә алмыйм. Әтинең сугыш ветераны кенәгәсе, «СССР хезмәт ветераны» медале һәм ВДНХның Алтын медале бүген дә үземдә саклана. Хәтта хәрби часть биргән контроль талонын да кадерләп саклыйм.
Без үскәндә, кием-салым да мактанырлык түгел иде. Әти эшкә һәркөн ап-ак күлмәктән, пөхтә костюм-чалбардан йөри иде. Җәй көннәре әти төшке ашка кайткан арада да әни аның күлмәген көндез дә бер кат юып-үтүкләп кидерә иде. Кеше арасында йөри, чиста булсын, дия торган иде әнием.
Әти мине башлангыч сыйныфларда укыганда ук наряд тутырырга өйрәтте. Синең язуың матур, дия иде ул. Бәлки, мине шулай үсендерүе генә булгандыр. Счет төймәләрен тартырга да шул вакытларда ук өйрәндем. Әтиебез безне кечкенәдән үк эшкә күнектереп үстерде. Югарырак сыйныфларда укыганда, җәйге каникул вакытларында колхоз эшенә чыгара иде. Сез эшләмәсәгез, мин башкаларны ничек эшкә кушыйм, – дия торган иде. Бик яшьли печәнен дә чаптык, бәрәңге-чөгендерен дә җыйдык, авыл җирендә ул вакытларда барысы да кул хезмәтен сорый иде.
Урта мәктәпне тәмамлаганда, районнан миңа авыл хуҗалыгы институтына керергә юллама да алып кайткан иде. Мине авылда калдырасы килде әтинең. Әнием исә, минем кебек мал-туар арасында тилмерәсең килмәсә, авылда калма, кызым, диде. Бәлки әнием сүзе үтемлерәк булгандыр. Шулай итеп, мин мәктәпне тәмамлап, шаулы шәһәр мохитенә кереп чумдым. Ләкин әтиемнең счет төймәләрен тартырга өйрәтүе миңа берникадәр ярдәм дә итте әле. Мин башта Чабаксарда План-экономика техникумын, аннан соң читтән торып Казан финанс институтын тәмамладым. Бу белемнәр генә аз тоелды, бугай, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында да белем алдым. Һәм нәкъ менә соңгысы минем үземнеке булып чыкты. Гомеремнең күп өлеше журналист һөнәре белән бәйле узды.
 

Әниемнең шифалы куллары


       Әнием Миңлебикә Мөхәммәтситдыйк кызы Иске Җөри авылында туып үскән. Тарихи документларга күз салсак, Иске Җөри авылы урнашкан җирләргә, Мишә елгасының каршы ягына, 1500 еллар элек – безнең эраның бишенче гасырында борынгы кешеләр килеп урнашкан, дигән язмаларга тап буласың.
Җөри авылы Казан ханлыгы чоры документларында искә алына. Иске Җөри авылы зиратында Н.И.Воробьев һәм Һ.Йосыпов 16нчы йөзнең беренче яртысына караган кабер ташын билгелиләр. Узган гасыр галиме И.А.Износков үзенең 1894 елгы хезмәтендә бу авыл янында шәһәрлек табуы турында яза. Монда элек Җөри шәһәре булганын билгеләп үтә, ул Мишә суына  килеп тоташкан була.  Шушында йөргәндә, Җөри ханның бик тә яраткан, буй җиткән кызы, кинәт кенә авырып, дөньядан китә. Аның кабере Мишә болынындагы калкулыкта бүген дә кадерләп саклана. Җөригә кайткан-киткән һәркем аны зиярат кылуны изге бурычы дип саный. Мин үзем дә авылда булганда, әлеге ялгыз каберлеккә килеп, белгәннәремне укып китәм.
И.А.Износков хезмәтләрендә (1884елда басылган) Иске Җөри авылы турында мондый юллар бар: «Иске Җөри авылы Мишә елгасы буена шәһәрдән 83 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда 278 ир-ат һәм 278 хатын-кыз көн итә. Авыл янында Мишә елгасы буенда шәһәрчек бар. Бу шәһәрчек Җөри шәһәре булган. Шуңа күрә авыл яныннан уза торган юл Җөри сәүдә юлы дип атала». Әлеге таш юл Олы Тиләҗе аша да узган.
Иске Җөри авылында географик атамалар да күп. Коры, Назулат, Әтрәч, Олы, Кече Җәңгел, Өсмәкәй, Кәшифә үзәне елгалары бар.Ә изгеләр чишмәсе турында мондый риваять килеп җиткән. Бик ерактан килгән бер кеше шушы урында үлеп калган. Ул җирдән чишмә тибеп чыгып, су ага башлый. Шуннан «изгеләр чишмәсе» дигән исем барлыкка килә. Бу авылда Бай тавы дип аталган тау да бар. Элек бу тау Николай тавы дип йөртелгән. Николай бик бай кеше булган, атлары, сыерлары, сарыклары һәм этләре күп булган. Аның ишегалды уртасында чишмә дә агып торган. Йортлары белән янәшә тауда тирән базы булган. Ул баз әле хәзер дә бар дип сөйлиләр. Бу кеше пыяла заводы хуҗасы булган. Бай тавы дигән атама әнә шуннан калган. Әбиләрнең, байга ялланып, 12 тиенгә урак урганнары турында сөйләгәннәрен дә хәтерлим әле мин.
Янында зур тегермән салынган булганга, Тегермән елгасы исемен алган елга бар. Чүнник елгасы янына умарталык урнашкан булган. Чабыла торган, зур булмаган бер атауны Иске Җөри халкы Шылан болыны дип атаган.
Мишә елгасының Иске Җөри авылы яныннан үтә торган борылышында Кызыл Яр дигән яр бар. Халык хәтерендә бу урын белән бәйләнешле күптән булып узган бер фаҗига сакланган. Имеш, берәү үзенең хатыны белән баласын капчыкка салып, таш бәйләп шул ярдан ташлый. Шуннан соң бу урынны халык «Кызыл Яр» дип атый башлый.
Шәйхи урамы исеме алган урамга беренче булып Шәйхи атлы кеше нигез салган. Авылдагы иң зур һәм турыга сузылган, авыл кибете урнашкан урамны халык электән үк Кибет урамы дип атаган. Тиләҗе урамы Тиләҗегә чыга торган оч булганга шундый исем алган. Колхозлашу елларында, 1929 елда Иске Җөридә Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы әртиле төзелә. Соңрак, 1960 елдан якын-тирәдәге биш авыл берләшеп, Муса Җәлил исемендәге эре күмәк хуҗалыкка әверелә. Менә шундый тирән тарихлы ул минем әниемнең туган авылы – Иске Җөри.
Бай тавы турында искә алгач, моннан шактый еллар элек булган бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Аны күптән инде Мәүлет дигән бер өлкән абыйдан, авылга кайтканда, автобуста ишеткән идем. Аның үзе сөйләве буенча, инде күптән читтә яшәсә дә, туган авылына кайтып, туганнары һәм улы каберенә дога кылып китәргә кайтышы икән. Кайткандагы уйланулары бала-бәгырь дигән йөрәк әрнеткеч сүзләр белән бәйле.
Әйе, әйе, моннан күп еллар элек бакчада алмалар пешкән, чикләвекләр өлгергән вакыт иде. Бакча эшләре беткәч, бала-чага бергәләп җыелып, Бай тавына чикләвеккә бара. Яшьтәшләремә мин дә  иярдем. Йөри торгач, дус-ишләремнән адашып калуымны абайладым. Кычкырып та, сызгыргалап та карадым, ләкин җавап бирүче булмады. Кичке эңге төшкән иде инде. Күңелгә шом керде. Куркуымны никадәр генә куарга тырышсам да, урман чытырманлыгында ялгызың калу авыр икән ул. Шулай буталып күпме йөргәнмендер, әйтә алмыйм. Һәм көтмәгәндә еракта бер шәүлә абайладым. Минем ише чикләвек җыючыдыр дип, чытырманлыкны ера-ера аңа таба ашыктым. Теге кеше исә, бөтенләй игътибар итмичә, үз җаена атлый бирә. Ә мин менә әлеге кешегә бөтенләй якынлаштым, сәлам бирдем. Ул дәшми генә баш какты.
— Син кем буласың?.. Кайс авылныкы? дип сорау бирдем мин кабат әлеге кешегә. Җавап ишетелмәде. Төс-кыяфәте сәеррәк булган әлеге карт, миңа куркыныч булып тоелды. Кулындагы таягы белән суккалый башлар кебек иде ул. Күпмедер тын торганнан соң, Әллә син чукракмы? дип кабат сорау бирдем.    
Һем, чукрак булсам, нишләр идең? диде ул соравыма каршы. Минем эчемә җан кергәндәй булды. Димәк, сөйләшер кеше бар.
Бай тавының караңгы чытырманлыгында сүз бик акрын ялганды. Ләкин минем башка чарам юк иде, шуңа күрә әлеге кешедән аерылып китәргә курыктым.
Син юлны яхшы беләсеңме? дип сорау бирдем кабаттан. Теге кеше «әйе» дигәнне белдереп, баш какты. Әйдә, алайса, мине юлга алып чык, дидем мин ялвару белән. Ә ул дәшми генә атлый бирде. Мин дә аның артыннан иярдем.       
Тәмам караңгы төште. Күзгә төртсәләр дә күрмәссең. Мин абына-сөртенә юлдашымнан калмаска тырышып атлыйм. Кичке салкын да төште. Курыккан җанны ул да  өшетеп ала сыман. Күпмедер баргач, теге кеше туктады да, миңа арты белән баскан килеш кенә, кунып чык, соң инде, диде. Көтелмәгән бу тәкъдимнән мин әллә нишләп киттем. Бераз дәшми торганнан соң, кайда кунарга, дип калтырый-калтырый гына сорау бирдем.
Теге кеше Бай тавының без басып торган урынында корган агач ботакларын аралап, тау куышына кереп китте. Минем йөрәгем «жу» итте. Кабат тынлык урнашты…
Курыкма, дигән кырыс тавышка тәнем чымырдап китте. Теге кеше, куыштан башын чыгарып, миңа кулларын сузды. Син курыкма, иртән озатырмын, диде ул, кабат мине тынычландырып. Мин теләр-теләмәс кенә аның артыннан текә баскычлар аша куышка таба атладым. Мондагы һава минем тынымны кыса, шомландыра иде. Бер кулым белән теге кешегә ябышып, икенчесе белән балчык стенага тотынып, баскычтан аска төштек.    
Утыр, диде теге кеше бер сүз белән генә. Мин, кулларым белән капшанып, утырыр урын эзләдем. Калтыранган куллар сәке кебек итеп эшләнгән урынга тиде. Аңа кипкән үлән җәелгән. Урыны шушыдыр инде, дип сак кына сәке кырыена утырдым. Бу шыксыз караңгылыкны теге кеше куыксыз гына сукыр лампага кабызган ут җанландырып җибәрде. Мин нидер әйткән саен, сукыр лампа уты лепердәп ала. Әйтерсең лә, ут минем йөрәк тибеше.
Син каравылчымы әллә? дип сорадым мин беркавым тын торганнан соң.    
Шулайрак, диде ул. Йокла, ял ит, дип өстәде аннан соң.       
Минем бөтенләй йокым качты. Йоклап китсәм, бу куыштан исән-сау чыга алмам, дигән шик тә төште күңелемә.
Сөйләшеп утырыйк, син ни саклыйсың соң монда, исемең кем, кайсы авылныкы, дип, бер-бер артлы сораулар яудырдым мин кабаттан.
Шушы тауны саклыйм, диде ул, саран гына җавабында.   
Нәрсәсен саклыйсың аның, әкият сөйләмә әле, дидем аңа каршы. Тауны саклыйсы юк аны, үз урынында тора бит ул.
— Торадыр да, хикмәтләре күп шул, бала-бәгырь, диде ул.   
Мин аның бу сүзләреннән кабат калтыранып куйдым. Картның «бала-бәгырь» дигәне миңа әти-әниләрне искә төшерде. Төн йокысын калдырып, әниләр эзли чыккандыр, елап өзгәләнәләрдер, дигән уй йөгереп үтте… Курку-шөбһәмне басарга тырышып:
Нинди хикмәтләре бар соң бу тауның, дип сорадым.
Син аңларлык кына түгел, бала-бәгырь, диде ул, авыр сулап.      
Ник аңламаска? Кешеләр сөйләшеп аңлашалар инде. Әллә монда кешеләрдән качып ятасыңмы? дим мин курку катыш.    
Кендегем шушында береккән, тәкъдирем шунда, бала-бәгырь, диде миңа теге кеше тагын да серлерәк итеп.      
Тауга кендек беркә димени, юләр сүзләр болар.    
Әйтәм бит, аңламассың дип, ярый, йокла инде, тиздән таң да беленер, диде ул.        
Мин бермәл сүзсез тордым. Иптәшләремнән аерылып калуыма газапландым, яктырак чакта кайтыр юлга кузгалмавыма үкендем…   
 «Мин барыбер йоклый алмыйм, үзең турында сөйлә, булмаса», дип үтендем әлеге кешедән.    
Бала-бәгырь, минем язмыш сиңа кызыклы булмастыр, сиңа аның кирәге дә юк. Мин шушы тау кешесе. Шушында туып-үскәнмен. Мишә буйлары, бу болынлыклар, бу тау минем дә ерак бабам биләмәләре булган. Янәшәдәге басу-кырлар да минем бабамныкы. Бу җирләрдә, әле мин дә тумаган заманда, каты яулар булган, талау-үтерүләр… Үлемнән качып, бабамның бабалары шушында сыену урыны тапкан. Алар күптән вафат инде. Туганнарны үзем җирләдем. Әни үләр алдыннан: «Бала-бәгырь, нишләрсең инде япа-ялгызың», дип өзгәләнә иде. Минем өчен әле дә җаны тыныч түгелдер сыман. Шулай берүзем гомер кичерәм. Кешеләр янына бармадык, курыктык. Миңа күп калмагандыр инде. Ходай биргәнен яшәп бетерәсем бар,   диде ул үзенчә бер үкенү хисе катыш. Өзек-өзек җөмләләр белән үзенең үткәне турында сөйләде дә сөйләде. Мин аны балчык стенага сөялеп утырган килеш шомлана-шомлана тыңладым.
Үземең бала-чага белән Бай тавына җиләккә, чикләвеккә йөрүемне, әле дә ваемсыз булуымны кабат күз алдыннан үткәрдем. Тауның тере тарихы, сулышы барлыгын тоймый, битараф булып үсүем өчен газапландым. Бер төн эчендә олыгаеп киткәндәй булдым. Әйтерсең лә, мин бүген сабый чагым белән бөтенләйгә саубуллашам. Балачак ваемсызлыкларымны Бай тавы куышында калдырып чыгармын, ахрысы. Һай, бу тормыш, дип эчтән генә моңсуланып алдым.
Ә хәзер заманнар тыныч бит, нигә авылга кайтып тормыйсың? Кыендыр бит ялгызыңа, дидем мин, берникадәр уйларымнан арынып.        
Күнеккән инде. Мин бит башка тормышны белмим. Мине авылда кем генә көтеп торыр икән, олан. Монда нәсел-ыруым белән бергә бит мин. Тәкъдирдә язылганы шушыдыр, диде ул авыр сулап.
Бәлки тагын әллә ниләр сөйләгән булыр иде әле, тау куышына, нәзек кенә булып, таң яктысы сузылды. Теге кеше, әйдә, дигән ишарә ясап, мине куыштан яктыга алып чыкты. Авыз эченнән генә белгәннәрен укый-укый туганнары җирләнгән урынны күрсәтте. Инде җир белән тигезләнгән кабер өсләрендә үзе генә белә торган билгеләр бар. Һәр кабердә кайсы туганы ятканын яхшы хәтерли, аларга көн дә дога кыла икән. Аннары минем күзләремә багып: «Берүк мине фаш итеп йөри күрмә, бала-бәгырь. Тау рәнҗеше төшәр, дип, тау итәгенә кадәр озата төште дә, артына борылып карамый гына үз юлына китеп барды серле кеше.
Мин шушы көннән соң Бай тавына башка беркайчан да менмәдем. Үзем күргәннәрне дә беркемгә дә сөйләмәдем. Ләкин гомерем буе «бала-бәгырь» дигән сүз минем күңелемнән чыкмады. Элегрәк мин аны сирәгрәк искә төшерсәм, хәзер исә, сүз саен кабатлыйм. Минем дә гомерем күп калмагандыр. Бу истәлек-хатирәне үзем белән алып китә алмыйм, теге кеше дә күптән гүр иясе булгандыр, диде ул аркамнан сыйпап. Һәм, минем белән саубуллашып, алдагы тукталышта төшеп калды, ә мин аның кичерешләрен күңелгә сеңдереп, юлымны дәвам иттем.
Менә шундый хатирәләр яңара бүген күңелдә. Болар барысы да әти-әниемнең һәм үземнең дә туган як тарихы истәлекләре.
Әнием Миңлебикәгә, белемгә бик омтылса да,  башлангыч мәктәптә генә уку насыйп була. «Син бездән күбрәк беләсең», – дия торган булган укытучылар аңа. Ул, наданлыкны бетерү елларында өйдән-өйгә йөреп, өлкәнрәк авылдашларын укытып йөргән әле. Ул хакта әни еш сөйли иде. Әтием Заһретдин белән тормыш корып җибәрәләр алар. Әни Олы Тиләҗе авылына килен булып төшә. Әнием тугыз бала таба. «Ана Даны» ордены белән дә бүләкләнә ул. Эшләр беткәч, кичләрен җыелышып идәнгә утырып китап укуларны, әниебез сөйләгән кызыклы әкиятләрне, бәетләрне тыңлап утыруларны бүген дә сагынып искә алам.
Әниебез гаҗәеп  юмарт кеше иде. Җәй көннәре эштән бушаган арада капка төбенә чыгып утырганда, алъяпкыч күкрәкчәсенә ниндидер әйбер тыгып чыгар иде. Узган-барган кешегә шул хәстәрләгән күчтәнәч-бүләген биреп җибәрер. Бирә торган «чирем» бар, дия иде ул юмартлыгы турында. Мин калада яши башлагач та, ялга кайткан саен юл хәере итеп, акча биреп җибәрә иде. Эшли башлагач, юк әнием, юк,  минем акчам бар, кирәкми, дип алмый торган идем. Алмасам да, барыбер сумкама тыгып куя да, « төшеп калмасын кызым, сумкаңның шул җиренә тыктым», дип саубуллашып кала иде. Шушы кадәр юмартлык кайлардан килгәндер, бәгырькәемә?!.
Әниемнең куллары да шифалы иде. Кемнең дә булса берәр җире авыртса, сихәт алырга аның янына киләләр иде. Кыз туганнарының берничәсе дә шулай ук куллары белән дәвалый иде. Әнием сөйләшеп утырганда миңа еш кына: «Урамның теге ягыннан барган кешенең авыруын күрәм», – ди торган иде. Владивостокта яшәгән Бәдерниса апасында да кешене үтәли күрү сәләте булган. Әнием үзе генә белгәнчә, һәммәсенә дә сихәт-дәвасын таба торган иде.
Абзар тулы мал асрадылар алар. Әниебез җәйләрен «уфалла» тартып урманга китәр  иде. Без әнинең ничәләрдә кайтасын чамалап, «Ташлык елгасы» буена «уфалла»сын этешеп менгерергә бара идек. И-и, әниемнең шул чактагы сөенүләре!.. Безгә рәхмәтләр әйтеп, бәхетле булыгыз, балакайларым, дия-дия башыбыздан сыйпар иде. Ишегалды тулы каз-үрдәкләр дә бар иде бит әле. Аларын да карарга кирәк.
Мин әниемнең иң яраткан баласы булганмындыр, һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде, гәрчә әни кеше өчен һәр баласы кадерле булса да. Сабый чагымда үлемнән йолып кала алганы өчендер, бәлки, әнием миңа үзем яраткан ризыкларны гына әзерләп ашата иде. Кечкенәдән ашауга бик талымсак идем шул. Хәзер дә шулай әле.
                  

Гомер бер мизгел


       Еллар узган саен әти-әнине сагыну хисе яңара гына бара икән ул. Шулай бервакыт көзге яңгырлы иртәдә мичкә ягып җибәрдем дә, бәрәңге тәгәрәтеп пешердем. Хуш исе бөтен өйгә таралды. Мин мичтә тәгәрәткән ярмалы бәрәңгеләрне учларымда уып көлен коям да, урталай бүлеп, киндер тастымалга тезәм. Әнием тукыган тастымалга... Усал җил өй каршындагы кызыл баланнарны парланган тәрәзәләргә китереп бәрә. Әйтерсең лә «безне дә җылыга сыендыр» дияләр сыман. Баланнарны тәрәзә каршына әтием белән әнием бергәләп утыртканнар иде. Көзләр җиткәч, мәмрәп пешәләр дә, «кышка калдырмагыз безне, җыеп алыгыз» дип, башларын иеп, тәрәз аша ялваралар сыман. Мин бер мәлгә әнием күзләре белән очрашкандай булам...
Бу йортның тулы бәхетле, бәрәкәтле чагы әле генә иде бит. Әтием дә мич каршында җылынып утыра кебек. Хәтер шул чакка кайта.
Бервакыт шулай әти кинәт кенә әнидән:
– Ничек уйлыйсың, карчык, җир йөзенә кеше ник мәңгелеккә килмәгән икән? – дип сорап куя.
Әнием, бермәл уйланып торганнан соң:
– Нигә мәңгелеккә килмәсен ди, җанны кая куясың, ул бит без киткәч тә яшисе! – дип җавап кайтара.
– Бәлки, без икәү бергә китәрбез, бер-беребезгә иптәш булырбыз, – ди әтием.
– Нинди сүз сөйлисең син, авызыңнан җил алсын мондый уйны. Булмас нәрсә турында сөйләнеп торасың, тәүбә диген, – ди әнием.
– Нишләп? Без бит яратышып вәгьдә бирештек. Бер-беребезгә хыянәт итми яшибез. Ялгыз калу икебезгә дә кыен булыр дим...
– Һәркем Ходай биргән гомерен үзе яшәп бетерергә тиеш. Син дә, мин дә...
– Рәхмәт сиңа, ярый әле син бар. Синнән башка  ничек яшәр идем
икән?
– Сиңа да рәхмәт...
Без сабый чакта әти белән әнинең сөйләшкән сүзләренең шушы мизгеле әле дә хәтердә калган.
Тоташ яуган яңгыр, тәрәзәгә килеп бәрелгән кып-кызыл баланнар, мичтә тәгәрәтеп пешергән ярмалы бәрәңге, моннан күп еллар элек әти белән әнинең эчкерсез дустанә сөйләшүе – кайтаваз булып, күңел кылларына кагылды. Без әле ул чакта идәндә уйнап утырган сабыйлар гына идек бит. Бүген исә, салкын җилләрне дә өйгә кертмичә шул чактагы җылыны саклаучы иске өй: «һәркем Ходай биргән гомерен үзе яшәп бетерергә тиеш», дип пышылдый сыман. Ул чакта әтием әйткән сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде микән әллә? Алар икесе тигез гомер итеп, бер атнада фани дөньядан мәңгелек йортка күченделәр. Урыннары оҗмахта булсын ...
 

Атларга гашыйк исәр


      Без үскәндә, атлар утлап йөрүен күзәтмәгән авыл баласы бик сирәк булгандыр. Бик күпләр, шул атларга атланып, бөтен тирә-юньне әйләнеп узу турында хыялланды. Ә мин исә сабый чагымнан ук атлар белән дус була алдым. Әтинең аты бар иде. Ул аны, эше беткәч, ишегалдында тугара да, Кече елгага алып чыгып, бераз ашатып, елгада су эчереп кайтырга миңа куша. Мин рәхәтләнеп иркенлектә ат менеп уйныйм. Баштарак егылып төшкән чаклар да булды, әлбәттә. Тора-бара мин чын «кавалеристка»га әйләндем бугай. Минем белән берничә малай да Кече елгада ат саклый иде. Мишә буендагы болынлыкта да атта җилдергән чаклар еш булды.
Ә безнең авыл юл өстендә генә урнашкан. Шәһәрдән кайтучы юлаучыларны авылларына кадәр озатып куярга атын әтием миңа гына ышанып бирә иде. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа! Арбага аягүрә басам да, дилбегәне болгый-болгый, җыр сузам. И-и-и, хыялый чаклар!.. Бер елны күрше авыл Сабантуенда ат чабышында да катнашырга туры килде әле. Үзем ише малайлар арасында мин бердәнбер кыз бала. Баштарак чабышка кертмәскә дә уйлаганнар иде, үземне күреп-белүче абыйлар ярдәмгә килде. Шунда әтием аты белән беренчелекне алуым әле дә хәтеремдә. Тәүге тапкыр бүләккә чигүле сөлге дә эләкте әле!.. Сорамыйча гына атын алып киткән өчен, өйгә кайткач, шәп кенә әтием шелтәләде үземне. Шулай да әтием күңеле белән минем өчен горур иде. Соңрак атлар минем әдәби әсәрләремдә һәм рәсем сәнгате аша картиналарымда яңарды. Атларга гомерем буе гашыйкмын. Татар халкы гомер-гомергә ат яраткан, аны якын дусты, юлдашы итеп күргән. Ат – аның тормышы, яшәеше, хыялы, борчу-сагышы, киләчәккә өмет уты... Авыр елларда да иң олы йөкне атлар тарткан, яуга да беренчеләрдән булып кергән тугры җаннар. Ләкин беркайчан да дустына хыянәт итмәгән алар.
Атлар еш кына төшләремә кереп тә мине хыял илендә йөгертәләр. Мишә буендагы болында җилдән җитез җилдерүләр, тәүге тапкыр абыйлар белән ат иярләүләр, чабышкыларның тояк тавышлары күңелдән китеп тә тормый бугай. Бүген дә үземнең сабый чагыма гомер сукмаклары буйлап атлар кешнәгән кайтавазлар тәэсирендә кайтып килеш.
 

Гореф-гадәтләргә бай минем туган яклар


           Безнең якларда Мишә буенда болынлыкта бик матур җомга уеннары узар иде. Ул борынгы бабаларыбыз заманыннан ук килгән. Аның ерак тарихын әбиләрдән дә ишеткән бар. Элек заманнарда бу төбәккә Казаннан Тукмаков дигән бай килеп урнашкан. Аның зур гына тегермәне дә булган. Якын-тирә авылларда яшәүче җирле халык аңа ялланып эшли торган булган. Ул мөселман кавеменә җомга көннәрдә ял биргән, ә инде җәйнең ямьле кичләрендә үз йорты яныннан ерак түгел җиргә – Мишә болынына граммофон алып чыгып уйната торган булган. Ул чакларда авыл кешесенең мондый могҗизаи музыкаль аппаратны күргәне-ишеткәне дә булмаган. Аны тыңларга тирә-яктагы барча авыллардан халык җыела икән. Тора-бара бу тамаша зур бәйрәм төсен алган. Тирә-яктан атларга төялеп җомга уеннарына килгән кибетләр гөрләп эшләп торган. Соңрак бу хикмәтнең төп сәбәпчесе – граммофон онытылган, мәйданга тальян гармун чыккан, төрле уеннар, биюләр, такмак әйтешүләр вакытында Мишә буе гөж килеп торган. Егетләр-кызлар шушында күрешеп-танышып киткәннәр, тәүге мәхәббәт хисләре дә шушында бөреләнгән.
Җомга уеннары көннәр җылытып, болын кардан арчылуга башланып киткән дә, Сабан туена кадәр атна саен кабатланып барган. Совет чорында җомга эш көне дип игълан ителгәч, бу уенны якшәмбегә күчергәннәр. Шушы чорда аны кайбер түрәләр, искелек калдыгы, дип туктатырга да тырышып караганнар. Район үзәгеннән килә торган кибетләрнең дә юлын ябып маташканнар, тик гади халык барыбер үзенекен иткән. Заманында күпме кысып та баш бирмәгән бу йола-бәйрәм, кызганыч ки, 80 нче елларда үзеннән-үзе сүрелә. Аның сәбәбе яшьләрнең шәһәргә китеп баруында, билгеле. Якшәмбе көнне, җомга уены вакыты җитеп килгәндә, аларга юлга кузгалырга кирәк. Шөкер, җомга уенын безнең буынга да күрергә, азмы-күпме аларда катнашып, күңел ачарга насыйп булды. Без аңа ашкынып бара идек. Тезелеп-тезелеп киткән кибетләрдә дә җанлылык сизелеп тора. Ул заманның иң тәмле ризыклары шушы кибетләрдә генә сатылгандыр кебек тоела иде миңа. Болын тулы яшь-җилкенчәк. Түгәрәк-түгәрәк булып, әллә ничә җирдә уен бара, андагы гармун тавышлары, бию, җыр, әйтеп бетергесез гаҗәеп матур уен-йола иде ул җомга уены. Менә шундый матурлык-гүзәллек дөньясын күреп, күңел ачкан чаклар хәтер түрендә җылы хатирә булып саклана.
 

 Төсләр балкышында


        Балачакта һәммәбез дә рәсем ясарга яратабыз. Без үскәндә, төсле буяулар бик эләкмәде дә бугай. Авыл балалары ич. Шулай да табигатьнең гади күз белән күрә алмаган төсләрен, аяк табаннарын кытыклап үскән чирәм исенең тәмен бары тик авыл баласы гына илаһи итеп тоядыр, мөгаен. Без хәтта күктәге болытларны да ниндидер җәнлек-җанварларга охшатып, аларга кул изи идек. Ак кәгазь бите белән төсле карандашлар  кулга эләксә, тизрәк шуларны «җанландырырга» ашыктык. Хәтта ясаган рәсемнәребездә чәчкәләр исен, җиләкләр тәмен дә татып була иде бугай. Рәсем сәнгате рухи үсешебезгә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Бүген дә бу сәнгатьнең тәрбияви көченә ышанам мин. Юкка гына борынгы грек рәссамнары рәсем ясауны, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйламаганнардыр. Чыннан да, рәсем төшерү логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне, фантазияне үстерә. Ул хәтта үз-үзеңә ышанычны да арттыра. Боларны тормыш тәҗрибәмнән чыгып та дәлиллим. Үземнең рәсем сәнгатенә килүемне дә очраклы дип санамыйм. Бала чагымдагы үтә күзәтүчәнлегем, кызыксынуым да сәбәп булгандыр. Кызганыч, без үскәндә, авыл җирендә рәсем ясарга өйрәтә торган түгәрәкләр дә, сәнгать мәктәпләре дә юк иде. Бәлки, район үзәкләрендә булгандыр алар. Анысын мин хәтерләмим. Мәктәпне тәмамлап, калада яши башлагач, кесәмдә бераз акчам булса, күргәзмә залларында йөрергә ярата идем, хәзер дә шулай. Шундагы сәнгать әсәрләре мине чын мәгьнәсендә тылсымлы сихри көче белән үзенә бөтереп ала, бу хис бүген дә шул халәтендә. Бала чакта андый күргәзмәләрдә йөрү эләкмәде шул. Кайчакларда мин шул картиналарның эчендә йөзәм сыман хис итәм. Элегрәк буяулар, киндерләр сатыла торган кибетләргә керәм дә, андагы күз явын алырлык матур буяуларга озаклап карап тора идем. Күп очракта сәгатьләр буе кызыгып күзәтеп торып та бер генә буяу да алмыйча чыгып китәргә туры килә иде. Һай, ул чактагы кесәнең такырлыгы... Шөкер, хәзер андый вакытларны еракта калган яшьлек хатирәсе итеп кенә искә алам. Бүген исә тормыш та, мөмкинлекләр дә башкачарак, вакытың гына булсын, рәхәтләнеп иҗат ит. Ә инде минем әлеге шөгылемне күреп, үземә киңәш- фикерләре белән ярдәм иткән остазларымны телгә алганда, иң беренче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык рәссамы Илдар абый Зариповка, Башкортостанның һәм Татарстанның актазанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имашка һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Газиз Гобәйдуллинга олы рәхмәтлемен. Остазларым минем беренче шәхси күргәзмәләремне оештырып, аларны ачу тантаналарында да катнаштылар. Аларның хәер-фатихасы белән рәсем сәнгате нигезләрен тирәнтенрәк үзләштереп, бүген дә аларның әйткән киңәшләрен истә тотып иҗат итәм, күргәзмәләрем дә Россия киңлекләрен узып, ерак чит илләрдә дә узгалый. Кызганыч, Илдар абый белән Рәшит абыйлар мәрхүмнәр инде, ләкин аларның иҗатлары мине һәрчак рухландырып тора.
Авыл баласына табигать якын инде ул. Табигать үзе дә сабый бала кебек саф, үсмер кызлар сыман нәфис һәм гомер йөген сабыр гына иңнәрендә күтәрә алган өлкәннәр төсле зирәк тә бит ул. Туган ягымның искиткеч гүзәл табигатен, чишмә буйларын, бормаланып аккан инешемне ничәмә тапкыр киндергә төшерсәм дә, аның барлык бизәкләрен сурәтләп бетерә алмадым шикелле. Әнә, чишмә сукмагы әле дә булса балачак эзләребезнең җылысын саклый сыман. Туган җиремнең туфрагы да үз баласын әллә кайлардан танып алгандай, елмаеп каршылый, күктән кояш нурларын сибә, шаян җилләр иңнәремә кагылып үтә, әйтерсең лә, әнкәм куллары!..
Рәссамнар белән һәрвакыт аралашып, остаханәләрендә булып, бихисап тапшырулар эшләргә дә туры килде. Әле дә алар белән  элемтәм тыгыз. Бу – минем өчен зур бәхет. Һәр рәссамнан үзенчә кызыклы, яңа фикерләр ишетәсең, үзең өчен генә булса да ачышлар ясыйсың. Татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән халык рәссамы Бакый ага Урманче белән дә берникадәр аралашу насыйп булган иде. Бакый аганың хатыны Флора апа Әхмәтова-Урманче Төмәндә яшәүче Бибинур апа белән авылдашлар. Бибинур апа Сабирова белән без дә ахирәтләр. Ул Казанга Бакый агаларга килә иде. Кайчакларда мине дә шунда дәшә. Шулай танышып киттек. Бакый аганың Идел буенда учак тергезеп, балык шулпасы пешергән чагында объективка алган фоторәсеме дә саклана әле миндә. Уң кулында икмәк, сул кулы кесәсендә, ә уйчан күзләре учакка төбәлгән. Янәшәсендә моторлы көймә тирбәлә. Бу күренеш – үзе бер иҗат әсәре!.. Мөгаен, яшәеш, иҗат, туасы көннәр хакында уйланып баккандыр ул. Моннан ярты гасыр элек төшкән фото, бераз саргая төшсә дә, гаҗәеп ихлас фотосурәт! Аның остаханәсендә әкрен генә халкыбыз җырларын көйләп иҗат иткән чаклары беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Олы иҗатына багышлап тапшырулар эшләргә, аңа шигъри юллар багышларга да насыйп булды үземә. Бүген дә аны бик юксынабыз.
Татарстанның халык рәссамы, сынчы-рәссам Әхсән абый Фәтхетдинов белән дә шактый гына аралашып яшәү бәхете тиде. Әхсән абый шигьри сүзгә, моңлы көйгә, борынгы җырларыбызга гашыйк иде.Ул үзе дә күңеле тулышкан чакларда җыр суза иде. Инде без оныта төшкән, халык бәгыреннән чыккан җырларны көйләп йөрергә ярата иде ул.
Сәнгать – ул Кеше дигән бөек затның Табигатькә сихри кагылуыннан туган илаһи көч, гүзәл манзара дигәннәр борынгылар. Ә күренекле рәссам Әхсән абый үзе бу һөнәргә килүен болайрак аңлаткан иде:
– Ул һөнәргә тартылуым миңа тормыш бүләк иткән әти белән әнидән. Эш сөюем,тырышлыгым – бу дөньядан бик иртә киткән әнием Мәгьмүрәдән, ә рәсем ясау сәләте – урманчы, умартачы, балта остасы, бакчачы һәм башка күп һөнәрләр иясе әтием Саримнан.
         Рәссам гади генә баганаларны да, без уйлансын  өчен, «Вөҗдан баганалары» дип атый. Баганалар кеше күңелендә яши, сөйли, көйли... Аларга карап, кеше туган җирен, авылын искә төшерә. Баганалар – хәтер сакчысы, – дигән иде Әхсән абый үзенең бер әңгәмәсендә.
Аның мөлдерәгән күзле атлары безне кабат уйга сала, бер-беребезне аңлап, тормыш йөген бергәләп күтәрергә дәшә сыман. Әхсән абый соңгы әңгәмәсендә атлар хакында мондыйрак аңлатма биргән иде:
«Атларны халык язмышы белән тиңлим. Алар газаплы елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән җан ияләре. Ерак офыкларга күз салганда, миңа гел атлар карап тора кебек. Атларның күзләренә карагыз әле, аларда никадәр моң, сагыш... Кешеләр атларга якынрак булса, аларның вөҗданнары уяныр иде», – дигән иде ул.
Ул агач һәм рәсем сәнгате белән үрелеп эшләнгән әсәрләре турында да үзәккә үтәрлек фикерләрен әйткән иде:
«Мин агачларны аеруча яратам. Аларны аңлаган кешенең бәгыре саф була. Агачлар да, кешеләр кебек, еллар узгач үлә, юкка чыга. Мин аларның язмышын кешенекенә тиңлим».
Күп еллар буе кеше кулы тимәгән, моңсуланып торган иске киртәләр, баганаларга гашыйк иде Әхсән абый. Ул аларны тере итеп күрә, алар белән сөйләшә, серләшә, аларның телен аңлый иде.
Рәссам соңгы елдагы иҗатын «вакыт поезды» белән чагыштырып, аңа үзенчә нокта куярга омтылды. Әлеге тукталыш аның сүзләре белән болайрак тасвирлана: «Үземне шушы яшемдә рәссам дип саныйм. Бу мизгелем – «вакыт поезды»нда барган кебек. Кайсы тукталышта төшеп каласыңны белеп булмый. Бу дөньяга туганнан алып, киткәнгә кадәр яшәгән чорымда менә шушы хезмәтләрем кала. Ул хезмәтләрне ничек итеп бәяләрләр, ни рәвештә сакларлар, болар – алар вөҗданында», – дигән иде ул соңгы сөйләшүебездә. Аның күңел түрендә йөрткән эчке кичерешләрен, уй-хыялларын, теләк-фикерләрен магнитофон тасмасына яздырып калуым белән мин үземне дә бәхетле саныйм. Чөнки вакытлар узу белән яңа буыннарның хәтере саегырга мөмкин. Ә олуг рәссамның безгә әйтеп калдырган фикерләре еллар үтү белән дә кыйммәтен җуймас.
Үземне рәсем сәнгатенә алып кергән, иҗатка хәер-фатихасын биргән тагын бер остазым – Татарстанның халык рәссамы Илдар абый Зарипов белән дә шактый еллар аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшәдек. Остаханәсендә булып, иҗат турында сөйләшеп утырганда, аның күзләре очкынланып ала да, күңел капчыгындагы хатирәләрен сөйләп китә. Искиткеч җанлы әңгәмәдәш иде Илдар абый. Шуңадыр да, картиналары да безне балачак дөньясына алып кайта кебек.
Үзенең 70 яшьлек юбилее алдыннан остаханәсен төзекләндереп, стеналарын картиналары белән бизәгән иде. Алардан, әйтерсең лә, алмагачлар арасында гүзәл туташлар карап тора сыман, кайберләре исә алмага үрелгәндәй елмая.
– Сиңа ошыймы, Даниякәй?
– Бик гүзәлләр.
– Рәхмәт. Башкалар да ошатты.
Шулай бервакыт Татар cынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында «Казан экспозициясе» күргәзмәсе ачылган иде. Анда Илдар абый үзенең «Яшәсен, социализм» дигән эшен куйган. Бер караганда, әлеге картинаны «Уракта» дип атарга да булыр иде. Ул эше турында үзеннән сорагач, Илдар абый ялкынланып китте:
– Әйе, социализм – кеше турында уйланган сүз бит ул, мәсәлән, социаль яклау. Чит илләргә генә кара син, бездә алай ук яхшы димәс идем, бездә социализм юк әле, әйтмим бөтен нәрсә дә начар дип. Әкрен генә чыгарга кирәк иде безгә, кытайларча, яхшырак та торган булыр идек, – дип тә өстәп куйды.
Илдар абый Зариповның шактый иҗатын хатын-кыз һәм атлар образлары алып тора. Ул үзе дә, хатын-кыз беренче урында торса, атлар икенче урында, дияргә ярата иде. Алар минем иҗатымда туташ-ханымнар белән гел янәшә бара, дия иде. Заманында шәрә хатын-кызларны ясаган өчен Өлкә Комитетның Идеология бүлегенә чакырып, шелтә дә бирәләр үзенә.
– Ходай Тәгалә иңдергән матурлыкны ничек ясамыйсың инде. Хатын-кызларны матур чәчкәгә тиңлим мин. Алар мине иҗатка рухландыра, илһам бирә, – дия иде ул сөйләшеп утырганда. Илдар абый чын мәгьнәсендә ирекле рәссам иде, күңеленә ни-нәрсә якын, шуларны киндергә төшерә торды, хәтта совет заманында да үз-үзенә тугры кала алды. Иҗат кешеләре арасында бу бик сирәк күренеш.
Сәнгать училищесында укыганда, акварель белән дә рәсемнәр төшергән ул. Аннан соң майлы буяуларны үз итә. Төрле комбинацияләр кушып җибәрә, дәү әнисе чулпысындагыча, гүзәл ханымнар толымына тәңкәләр ябыштырып, картиналарына төрле фактура, колорит, үзенчәлекле форма кертеп җибәрергә ярата. Киндерләрен дә гел үзе тарттырып эшләде. Аларның кат-кат буялганын, иске киндерләрне үз итте ул. Берничә кат буяу сеңгәненә рәсем ясау ошый иде аңа.
– Аларның үзенчә биокыры бар, үземнең энергетика сеңгән, җылылык бөркелеп тора, аңлап бетермәслек могҗиза бар аларда, – ди торган иде ул. Берьюлы берничә эшкә тотына, берсеннән арыса, икенчесен, өченчесен ясый башлый. Шул арада үз-үзеннән ниндидер хата эзли, төзәткәләп куя, аягы белән этеп җибәрергә дә күп сорап тормый. Бер утыруда мең төрлегә әйләнергә мөмкин иде ул. Көне буе шулай җил-давыл куптарып иҗат итәр иде. Иҗат җимеше аны канәгатьләндерсә, көннәр буе аңа карап, сокланып та утырырга мөмкин иде рәссам. Ул аларны тере җан итеп хис итә иде булса кирәк, югыйсә, шулкадәр ихластан алар белән сөйләшеп утырмас иде. Чын мәгьнәсендә Олы талант иясе иде Илдар абый.
Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Рәшит абый Имаш белән дә шактый аралашып яшәдек. Миңа ул бүген дә елга порты ягындагы остаханәсендә иҗат итеп утырадыр кебек тоела. Ни кызганыч, җир җимертеп, зур иҗат дәрте белән янып йөргән Рәшит абый да бүген арабызда юк инде. Мин аңа да үзе исән чакта ук остазым, дип дәшә идем. Рәшит абый чыннан да миңа сәнгать юлымда кечкенә генә иҗатымны олылап, үзенең бәясен бирергә өлгергән остазым иде. Татарстанда узган барлык күргәзмәләремне ачуда да, Россия төбәкләрендә үткән күмәк күргәзмәләргә эшләремне сайлауда да ул миңа зур таянычым булды. Әллә хатыны Тәнзилә апаның якташым булуына мине шулай якын итте инде, ул миңа гел «матурым» дип дәшә иде.
Рәшит абыйның остаханәсендә еш булдым. Ул яңа эшләрен күрсәтеп, аларга карата минем фикерләремне тыңларга да ярата иде.
Рәшит абый Имашның таланты аеруча тарихи шәхесләребезне сурәтләп бирә алуында күбрәк чагылыш тапкандыр, мөгаен. Бервакыт мин аның Габдулла Тукай музеенда портретлардан гына торган күргәзмәсен карап хәйран калган идем. Ул портретларда Тукаебызның бөеклеге дә, Җәлилнең ачы-фаҗигале язмышы да, Хәсән Туфанның шигьри осталыгы да нечкә тоемлау аша сурәтләнеп, алар яшәгән чорны, яшәешне күз алдына китереп бастыра. Беренче адымнарыннан ук кеше психологиясен өйрәнеп, эчке хисләрен ачып бирергә сәләтле булып формалашкан рәссам өчен бу, бәлки, күнегелгән хезмәт кебек кенә саналгандыр, анысын әйтүе кыен. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда ук, диплом эшендә гади генә авыл укытучысын сурәтләп бирергә алынган ул. Сәнгать аша кешенең күңел нечкәлекләрен, яшәү мәгьнәсен, тормыш гамен ачып бирә алган чын оста иде Рәшит абый. Ул – рәсем сәнгате, газета-журнал графикасы остасы да иде. Бигрәк эчкерсез иде инде Рәшит абый!
Аның иҗаты күпкырлы. Сатирик әсәрләр иҗат итүче дә, күп кенә бөек шәхесләребез турында истәлекләр язган каләм остасы да иде әле ул. Шул истәлекләр китабын остаханәсендә дә саклады. Әле тагын бер китап чыгарырга исәбем бар дип, алдагы көннәргә планнары да зурдан иде. Әмма, ни кызганыч, өмет-хыялларын да үзе белән мәңгелеккә алып китте.
Бервакыт мин аңардан:
– Рәшит абый, син үзеңне башкортмы, әллә татар дип саныйсыңмы? – дип сорадым.
– И матурым, мин Башкортстанда – башкорт, Татарстанда – татармын. Ике республиканың да үз улы мин, – дигән иде ул. Әлеге җавабы белән хаклы да булгандыр. Иҗат кешесе өчен монысы, бәлки, бик үк мөһим дә түгелдер. Шулай да ул Казанда үзен үз кеше итеп тоя иде. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?
Минем тыйнак кына иҗат юлымда мондый олы шәхесләр белән очрашып аралашуларым бихисап, барысы турында да сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу истәлек-язмамда бары тик шушы сәнгатькә кереп китәргә миңа хәер-фатиха биргән кайбер остазларымны гына әйтеп уздым. Чыннан да алар бик күп. Аларның олы ышанычларын аклап, рәсем сәнгате аша матурлык тудырырга өйрәнеп, Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Санкт - Петербург, Түбән Новгород, Төмән кебек калаларда һәм Төркиядә, Парижда узган күргәзмәләрдә дә катнашу бәхете тиде үземә. Бу шулай ук авыл баласы өчен зур бәхет.
 

Шәхесләребездән үрнәк алып


        Үткәннәрне барлый башласаң, шактый хезмәт урыннарында эшләргә, искиткеч талантлы шәхесләр белән аралашып яшәргә насйп булган икән. Бу сәхифәдә аларның барысын да язып бетереп булмастыр, шулай да кайберләрен искә алып үтми ярамас. 1975-1981 елларда Татарстан китап нәшриятында эшләп алдым. Ул вакытта нәшриятның Бауман урамындагы 19нчы йортта гөрләп эшләп торган чагы. Директоры Гарәф абый Шәрәфетдинов иде. Өлкән мөхәррир күренекле язучы Вакыйф абый Нуруллин. Берничә елдан аны шагыйрь Харрас Әюп алыштырды. Мин эшләгән әдәби редакциянең җитәкчесе күренекле шагыйрь Шәүкәт абый Галиев. Балалар редакциясен язучы-драматург Шамил Рәкыйпов җитәкләде. Әдәби редакциядә безнең белән шулай ук Кыям Миңлебаев, Рәис Даутов, Наис Гамбәр, Равил Рахмани һәм башка күренекле шәхесләребез эшләде. Алар без – яшьләргә һәрвакыт хәер-фатихада булып, үтемле киңәшләре белән ярдәм итәләр иде. Ул вакытта кадрлар бүлеген танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева җитәкләде. Шул елларда Гөлшат апа белән дуслашып, фикердәшләр булып киттек. Аның янына еш кына композитор Сара апа Садыйкова килә иде. Аның белән танышып, дуслашып китүемә дә Гөлшат апа сәбәпче булды. Ул елларда шушы бинада Г.Тукай клубы гөрләп эшләп торды. Атна саен нинди дә булса кичә, очрашулар уза. Без дә ул кичәләргә яратып йөрдек. Нәшриятта эшләгән елларда мин комсомол оешмасы җитәкчесе вазыйфасын да алып бардым. Шул елларда комсомол туе ясап, мине кияүгә дә бирделәр. Нәшриятта һәрчак төрле бәйрәмнәр уңаеннан очрашулар узды, күренекле артистлар да бездә еш чыгыш ясый иде. Биредә күренекле шәхесләр белән бергә эшләгән елларымда алардан күп нәрсәгә өйрәнеп, берникадәр тәҗрибә тупладым, алдагы көннәрдә дә алар белән аралашып, фикерләшеп яшәдем. Шул елларда үзем дә ныклап иҗатка кереп киттем бугай. «Татарстан яшьләре» газетасы каршында «Яшьлек» әдәби иҗат берләшмәсе эшли иде. Без аның актив әгъзалары. Анда шагыйрьләр Р.Миңнуллин, М.Вәлиев, Р.Низами, М.Хөснуллин, язучылар Р.Гыйззәтуллин, Н.Гыйматдинова, Ф.Хуҗиәхмәтова һәм башка күп кенә иҗатчылар йөри иде. Бу берләшмәне элегрәк елларда язучылар Зыя Мансур, аннары Шәрәф Мөдәррис җитәкләгән. Без йөргән елларда «Яшьлек» әдәби берләшмә консультанты шагыйрь Әхсән абый Баян иде. Анда әдәби темаларга сөйләшүләр, кайнар бәхәсләр, шигырьләр, поэмалар укулар да уза иде. Иҗат иткән әсәрләребез матбугат битләрендә дөнья күрә, әдәби берләшмә утырышларыннан язмалар, фотолар басылып чыга. Бу еллар истәлекле вакыйгаларга шактый бай булды.
Аннан киткәч, берничә ел балалар-яшьләр клубында педагог-оештыручы булып та эшләп алырга туры килде әле. Монысы, яшәр урын, кечкенә генә куыш алу өчен кирәк булды. Чыннан да, ул вакытта безгә җыйнак кына фатир да бирделәр. Аннан соң күренекле язучы Мөсәгыйть абый Хәбибуллин Татарстан Язучылар берлегенә эшкә чакырып алды. Ул вакытта берлекне  Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин җитәкли иде. Мөсәгыйть абый – Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркатибе вазифаларын башкарды. Анда мин язучылар берлеге каршында оешкан СССР әдәби фондының Татарстан бүлегендә эшләдем. Бу дәвердә дә күренекле шәхесләр, язучы-шагыйрьләр белән аралашып яшәдек. Россия Язучылар берлегеннән дә, төрле республикалар язучылар берлекләреннән дә кунаклар өзелеп тормады.
90нчы еллар азагында мине Татарстан радиосына эшкә чакырдылар. Башта берничә ай Язучылар берлегеннән китмичә генә тапшырулар оештырып, күнекмә алдым. Аннан 91нче ел башыннан «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенә эшкә күчтем. Инде без шактый укып, үзе белән аралашып калган күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен дә, әйтерсең лә, әлеге шигырь юллары аша миңа да шушы дулкынга  кушылырга дәшкән:
Казан сөйли!
Казан сөйли!
Тыңла, туган,
Тыңла,
Тыңла!
Казан дулкыны куәтле,
Кушыл син безнең
Дулкынга!
«Казан сөйли!» дигән шигырь юлларын кайсыбыз гына хәтерләми икән? Шушы радиода эшләү үзе бер ачылмаган дөньяга тиң.
Атаклы композитор Җәүдәт Фәйзи дә истәлекләрендә болай язган:
« Казанда радиотапшырулар станциясе ачылачак, дигән хәбәр күптәннән таралган иде инде. Менә ул көн килеп җитте. Октябрь революциясенең унъеллык бәйрәме көнендә Казан радиосы эшли башлады. Менә берзаман: «Слушайте, слушайте! Тыңлагыз, тыңлагыз! Говорит Казань! Казан сөйли, Казан сөйли!.. дигән сүзләрне ишеттем. Йөрәк ярсый, күңел дулкынлана. Үземне-үзем онытып, ишектән:
– Радио! Казан сөйли! – дип кычкырдым», – дип искә алган.
Идел җиле.
Дулкын тавышлары
Шаулый һаман минем күңелдә…
Дулкын эчендәге көймә кебек
Чайкала җан әле бүген дә, – дип, шигъри юллар белән зурлаган танылган шагыйребез Хәсән Туфан.
Шагыйрь Хәсән ага Туфан белән дә берникадәр аралашып калдык. Язучылар берлегендә эшләгәндә, гел килеп йөри иде. Аннан соң хәлен белешергә Аккош күле буендагы бакчасына да баргалый идек. Анда шулай ук күренекле язучылар – Нәби Дәүли, Гомәр ага Бәширов һәм башка күп кенә күренекле иҗатчылар яшәде.
Менә, ниһаять, мин дә шушы данлыклы, әти-әниләребез тыңлап үскән радиода эшли башладым. Ул вакытта радио Горький урамында 15нче йортта урнашкан иде. Мин балалар-яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир. Шушы дус-тату коллективта башка бер дөнья ачтым кебек. Язучы Шамил Усманов тарафыннан оештырылган радио үзенең беренче көннәреннән үк республикадагы барлык әдәби көчләрне үзенә тарткан. Төрле елларда биредә Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники кебек күренекле әдипләр хезмәт куя. Радионың үткән юлында музыкаль редакция хезмәткәрләре Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Фасил Әхмәт, Ифрат Хисамов, Исмай Шәмсетдинов, Рафаэль Ильясов кебек композиторлар, музыка белгечләре, җырчылар эшләгән. Татарстан радиосында 1960 елдан бүгенгә кадәр радио эшчәнлеген җитәкләүче Тәүфыйк абый Сәгыйтов та шушы шәхесләребез арасында. Күпме кызыклы тапшырулар, күренекле шәхесләребез, талантлы яшьләр – балалар белән очрашулар оештырылды. Болар үзе бер тарих.
90нчы еллар башында җәмгыятьтә барган үзгәрешләр балалар дөньясына да йогынты ясамый калмады. Заманча балалар җырларына кытлык кичергән вакытлар иде ул. Менә шушы бушлыкны тутыру, балалар җыр сәнгатен баету нияте белән, 1992-93 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе «Җыен» фонды белән берлектә без дә композиторлар һәм текст авторлары арасында «Балалар җыры» конкурсы оештырып җибәрдек. «Җыен» фондының ул вакыттагы җитәкчесе режиссер Дамир Сираҗиев, галим Миркасыйм Госманов, шагыйрь Разил Вәлиев – балалар җыры үсешенә шактый зур өлеш керткән шәхесләребез. Шушы эшчәнлегебез хакында Дамир Сираҗиев «Бәхетле балачак» дигән истәлекләрендә дә (Дамир Сираҗиев. Шәхесләребез сериясе,2009 ел) язып калдырды. Анда ул шул вакытта «Татарстан»  телерадиокомпаниясе директоры вазыйфасын башкарган Т.Сәгыйтовка, шагыйрь Р.Вәлиевка, шул исәптән миңа да олы рәхмәтен белдереп яза.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Җыен» фонды белән башлап җибәргән конкурсы, матди кыенлыклар нәтиҗәсендә, ике елдан артык яши алмады. Шулай да нәниләр өчен 10 ел дәвамында безнең компания, «Казан» милли мәдәни үзәге белән берлектә, «Җырлыйсым килә» дип исемләнгән конкурслар үткәрде. Бу бәйгеләргә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән – Пермь крае, Киров өлкәсе, Мәскәү, Казахстан, Башкортстан,Үзбәкстаннан да киләләр иде. Ул елларда балалар өчен җыр студиясе булдыру уе белән дә хыялландык. Ләкин бу уебыз да, матди кыенлыклар нәтиҗәсендә, хыял гына булып калды. Шулай да радиода балалар тапшыруларына һәрчак юл ачык. Бүген дә радиода нәниләр өчен дә, мәктәп балалары һәм яшүсмерләр өчен дә шактый тапшырулар әзерләнә. Болардан тыш, мин үзем атнага бер тапкыр әдәбият-сәнгатькә багышланган «Татарстан дулкынында» дигән тапшырулар да алып барам. Бу язмамда 90 яшен узып киткән радиобызның үткән тарихына кагылудан бигрәк, тыңлаучыларыбыздан килгән кайбер кызыклы хатларга тукталып үтәм. Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче радиотыңлаучыларыбыздан килгән хатлар алар. Араларында милләттәшләребез дә, җыр-моңнарыбызга гашыйк бүтән милләт вәкилләре язганнары да бар.
Менә Американың Уитон  (Иллинойс штаты) каласыннан килгән хат. «Сезнең тапшыруларны 90нчы еллардан бирле тыңлыйм. Башта Азиядә яшәп, нефть компанияләренең берсендә эшләдем. Менә, ниһаять, Америкага әйләнеп кайткач та, кабат сезне тыңлау бәхетенә ирештем. Ике телдә – русча һәм татарча хәбәрләр белән башланып киткән тапшыруларыгыз җырлар, әңгәмәләр белән аралашып бара. Мин үзем русча бераз беләм.Ә татарча сөйләгәннәрен тоемлыйм гына. Әбием себер татары булган, исеме – Бибиайшә», – дип тә өстәгән. Әнисе сөйләве буенча, әбисе бу җирләргә беренче бөтендөнья сугышы чорында килеп чыга. «Аның гел моңланып елаганын искә ала иде әни, җырларыгыз бигрәк күңелне кузгата торган моңлылар», – дип яза хат авторы.
Ә менә монысы Япониядә яшәүче радиоһәвәскәр, тапшыруларыбызны даими тыңлаучыбыз Токачи Навадан килгән хат. Шунысын да әйтеп үтим, аның белән мин үзем 2 еллап хат алышып тордым, инглиз телендә, әлбәттә.
«Миңа 44 яшь, укытучы булып эшлим. Сезнең ”Татарстан дулкынында” тапшыруларын Япониядә тыңлый алуыбызга бик шатмын. Мин инде сезнең тапшыруларыгыз аша аларны әзерләүчеләр белән дә берникадәр таныш. Татарча аңламасам да, җыр-музыка аша татар милләтенең моңлы да, шаян да милләт икәнен тоемлап була. Мин хәтта тапшыруда яңгыраган җырларның үземә ошаганнарын, бик матур җыр дип, күңел түремә салып та куям. Без үз йортыбыз белән яшибез, йорт тирәсендә сирень агачлары үсеп утыра. “Татарстан дулкынында” тапшыруларын оештыручыларга үземнең рәхмәтемне җиткерәм һәм сезгә япон халык музыкасы тупланмасын бүләк итеп җибәрәм», – дип тәмамлый үзенең чираттагы хатын Япониядә яшәүче тыңлаучыбыз Токачи Нава. Әлбәттә, мин үзем дә аңа җавап итеп татар халык җырлары тупланган диск бүләк итеп җибәрдем. Хат аша аралашып яшәүнең нәтиҗәсе буларак, ул соңгы хатларын, «Хәерле көн, дуслар», дип башласа, «Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар», дип тәмамлый иде. Мондый аралашуларга ничек сөенмисең!
Испаниянең Барселона шәһәрендә яшәүче радиотыңлаучы Франциско Рубтодан килгән хат та безне бик шатландырды. Ул безнең тапшыруларны кайсы вакытта тыңлавын, анда чыгыш ясаучыларны һәм матур җырлар ишетеп хозурлануын яза. Бу кадәр матур сөйләм яңгырашын сезнең тапшырулар аша гына ишетәм, дип соклануын да яшерми ул.
Бөекбританиядән Лазло Кескер исемле тыңлаучы исә тапшыруларыбызны дискка күчереп һәр тапшыруга карата фикерләрен, кемнәр чыгыш ясауларын, ниндирәк музыка-җырлар яңгыравын дәлилләп язган. Ул да бер хат белән генә чикләнмичә, үзен битараф калдырмаган тапшыруларга карата алга таба да фикерләрен җибәрә торды.
Брук Джонсон хаты Америка Кушма Штатларының Сан-Лоренсо каласыннан. Тапшырулар яхшы ишетелә, чит-ят тавышлар керми, тыңлавы рәхәт, дип яза ул. Шул ук вакытта, тапшыру ниндирәк теманы күтәрә, кемнәр чыгыш ясавын, ниндирәк җырлар яңгыравын да билгеләп үтә. Тапшыруларыгызны көтеп алам, һәрберсе күңелемә якын, җырларыгыз өчен аеруча рәхмәт, ди хат авторы.
Төркиядән Фәрит Бикчуриннан килгән хат та безне бик куандырды. Кытайда туып, Төркиядә 60 елдан артыграк гомер итүче Фәрит абыйның әнисе Башкортостанның Борай районыннан, әтисе Пензадан күченгән милләттәшләребез икән. 2014 елда Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан Истанбулда уздырылган чараларда катнашканда, мин Фәрит абыйның үзе белән дә очрашып, әңгәмә кору бәхетенә ирештем. Ул үзе гомер буе инженер-механик булып эшләгән. Татарча бик матур сөйләшә. «Бусаганы атлап керүгә, без һәрвакыт үз ана телебездә генә аралашабыз», – ди Фәрит абый. Ике кызлары һәм оныклары да татарча сөйләшәләр икән. «Төркиягә күченгәч тә Япониядән, Кытайдан килгән эмигрант татарлар белән аралашып яшәдек. Элегрәк “Тукай яшьләре” түгәрәге бар иде.Аннары ул “Казан төрекләре” исеме белән эшләп килде. 80нче елларда алар ябылды, оешма активистлары калмады. Шулай да таралышмадык, һәрчак аралашып яшибез, бәйрәмнәрне бергәләп уздырабыз», – диде ул, үзе белән булган  әңгәмәдә.
Хатыны да Пенза ягы татары икән. Акгвардияче хәрбиләр белән Кытайга килеп чыккан булганнар. Татарстан радиосы аша хәбәрләр белән танышып, җырлар тыңлап юанабыз, ди Фәрит абый.
Ә менә бу хатны без тыныч кына укый да алмадык, күңелләребез тулды.
«  Хөрмәтле Татарстан радиосы хезмәткәрләре!
Сезгә зур рәхмәт һәм барчагызга да кайнар сәламнәр җибәреп, Латвиянең Салдус шәһәреннән Фәхразый Хәкимов хат яза. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр өчен әзерләнгән тапшыруларыгызны тыңлап барам. 50 минут эчендә Татарстан яңалыклары, милләттәшләребез тормышы белән дә таныштырасыз.Тагын бер кат мең-мең рәхмәт сезгә.
Мин туксанның өске яшендәге карт солдат. Хәрефләрне күрмим, яза да алмыйм. Язмыйча да түзә алмыйм.
Укытучы Әминә Каюмованың  тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән тапшыруыгызны сулыш алмыйча диярлек йотлыгып тыңладым. Ул тапшыруда  Әминә исән чагында язып алынган язмада, сугышта үлеп калган иренең каберенә – Латвиянең Салдус районы Пампали авылына баруы турында да әйтә. Мине – карт солдатны аның сөйләве тетрәндерде. Мин ул тапшыруны хәлсез кулларым белән өстәлгә таянып, аягүрә тыңладым. Утырсам, нидер ишетми калырмын, дип курыктым.
Әминә ханымның ире белән күршеләр икән бит без! Ул җирләнгән зират белән мин торган Салдус шәһәре арасы нибары 25 чакрым. Без фронтта да бер тирәдәрәк сугышканбыз икән. Пампалидагы “Туганнар каберлеге”ндә 6 мең кеше җирләнгән. Салдус районында 19 туганнар каберлеге бар. Анда 25 мең совет солдаты ята. Һәр елның 22 июнендә һәм Җиңү көнендә монда яшәүче милләттәшләребез белән Латвия җирендә ятып калганнарны искә алабыз. Әминә ханым бүген үзе дә мәрхүм икән инде, тапшыруыгыздан ишетеп белдем. Пампалига барган саен мәрмәр таштан аның иренең исемен эзләп табып, сезнең һәм балаларыгыз исеменнән дә аның алдында баш иямен. Бу хат белән Әминә ханымның ире мәңгегә ятып калган “Туганнар каберлеге”нең фотосын да салам. Онытмагыз, балалары өчен ул барыбер алар белән. Мин үзем тумышым белән Әлмәт районы Миңлебай авылыннан.1922 елда туганмын, авылдан 1936 елда чыгып киттем. Сугышта 4 мәртәбә яраландым, IIнче группа сугыш инвалиды.
Сезгә тагын бер кат зур рәхмәт һәм сәламнәр юллап, Әминәнең балаларына аерым хат юллыйм. Сез аны фотолары белән бергә үзләренә тапшырырсыз», – дип тәмамлый Латвиядә яшәүче даими тыңлаучыбыз Фәхразый Бари улы Хәкимов.
Әминә апа турындагы бу тапшыруны мин үзем эшләгән идем. Әлбәттә, мин Фәхразый абый язган хатны һәм ул җибәргән «Туганнар каберлеге»нең фотосын шул чакта ук галим, сәясәтче Индус абый Таһировка тапшырдым. Соңрак, бертуган Индус һәм Энгель абыйлар белән бер очрашу вакытында мин әлеге хатның язмышы белән кызыксындым. Хат Энгель абый архивында саклана икән. Аларга да зур рәхмәт.
Болар – Татарстан радиосы эшчәнлегендәге бер мизгел генә. Мин бүген дә Татарстан радиосында эшләвем белән нык горурланам. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем – әлеге вакытта «Татарстан» Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе җитәкчесе Фирдүс Салих улы Гыймалетдинов, радио җитәкчебез Тәүфыйк Камартдин улы Сәгыйтов, озак еллар әдәби редакцияне җитәкләгән, инде бакыйлыкка күченгән язучы Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов, музыкаль редакциянең җитәкчесе булып шактый еллар хезмәт куйган данлыклы җырчыбыз Рафаэль Зариф улы Ильясов, «Татарстан» радиосының йөзен билгеләүче, милләт сагында торучы, әдәби тел эталоны булган хөрмәтле дикторыбыз Тәлгать Гали улы Хаматшин, үзенең җор сүзе белән һәркем күңеленә үтеп керә торган Нәсим Рәшит улы Акмал, яшьләр арасыннан бик тә тырыш Раил Садри һәм башка күпләрне санап үтәргә була. Радио эше тавык чүпләп бетермәслек күп һәм шул ук вакытта кызыклы, мавыктыргыч та. Бу бәхетле елларым, яшәвемнең бөтен мәгънәсе дә радиобыз һәм аның данлыклы кешеләре белән кадерле.
Соңгы егерме ел дәвамында без бер төркем балалар белән Төркиядә Дөнья балалары фестивалендә катнашып килдек. Быел гына  фестивальгә бара алмадык. Шул еллар дәверендә Төркиянең бик күп шәһәрләрендә чыгышлар ясарга, очрашуларда катнашырга туры килде. Башка бер илдә дә мондый зур тамашаларны ишеткән- күргән юк. 50дән  артык илдән балалар коллективлары җыела иде анда. Атна дәвамында барган бу бәйрәм чын мәгънәсендә күп илләргә өлге булырлык. Шуларның берничәсендә Төркиянең Илбашы – Тайип Эрдоган һәм аның хатыны белән дә очрашу насыйп булды. Бу очрашулар балалар чыгышларыннан  соң төрле илләрдән килгән делегация җитәкчеләре белән кунак табыны янында фикер алышу белән тәмамлана иде. Шундый күңелле сәяхәтләр еллар узган саен кадерлерәк була бара. Болар барысы да  матур хатирә булып яңара тора.
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА


Фото: https://pixabay.com/

 
Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
 

Комментарийлар