Күмәчче оныклары (Повесть)
Бабаларымның якты рухларына багышлыйм.
1.
Әле кайчан гына Дилә апасының:
– Авылга кит тә берәр эш ач әле үзеңә,– дигәненә, иске авыздан яңа сүз, дип көлеп җавап биргән һәм бу киңәшне шаяртуга борып маташкан иде Рияз. Нинди авыл! Бер дусты, бер сыйныфташы калмаган Баланлыда яшәргәме? Тиреслектә казыныргамы? Бөкересен чыгарганчы эшләргәме?
Энесе кайтып карады бит әнә… Карады дип… әле дә шунда! Өстеннән кара халат төшми. Кулыннан көнгә никадәр капчык уза, башкасы. Хатыны белән концертка чыкса, клубта әби-чәби генә, дип, сөмсере коелып кайта, волейбол уйнарга команда җыя алмый, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга үз яшендә бер күршесе юк.
Якын тирәдәге урыс, мари авыллары әллә кайчан таралып бетте инде. Баланлы алай да яши. Ул сәвит заманыннан зур, нык калды. Асфальтлы юллардан җилдереп кенә авылга кайтканда, ерактагы таулар биеклегеннән аның кызыл, яшел, фирүзә төсендәге калай түбәле күпсанлы урамнарына, җәелеп яткан кырларына карыйсың да, күңел сөенә.
Су буйларында ял итеп йөргәнең, кызлар кочканың, печән чапканнарың исеңә төшсә, нечкәреп үк китә ул күңел дигәнең. Кайтуга ук, бала чагыңда кебек, сөзәк ярларында балык тотасы, мәктәп бакчасында туп тибәсе килә башлый. Тик… Капкадан керешеңә, әти-әниеңне күрүгә, боларның барысы онытыла, тагын эшле көн башлана.
Баланлының ике мәчете бар, мәктәбе. Теш дәвалау кабинетлары, пекарнялары, бәйләү фабрикалары эшләмәсә дә, почта да, мәктәп тә ябылмаган әле. Бик яптырмакчылар да, халык аяк терәп каршы тора. Алары да ябылса, районга кадәр йөрергә кала. Автобуслар күптән туктаган. Кая барам дисәң дә җаен табарга кирәк. Мәктәп директоры һәр җәй, укытучыларыма эш калмый, тагын бер ел, тагын бер ел, дип ялынып, тегендә чаба, анысын-монысын күрә… Инде барып чыкмас кебек тоелганда гына, сентябрь килеп терәлгәч кенә, үзенекенә ирешә.
Риязларның әнисе – укытучы. Әтисе башта спортсмен булган. Әбиләрен ялгыз итмим дип, үз янына алырга кайткан да Баланлыда яшәп калган. Аннан әллә ничә ел ул да мәктәптә эшләде. Өченче ел аннан китте. Дәрестә волейбол командасы тутырырлык сыйныфлар да калмагач, эшеңнең рәте дә, тәме дә юк, дип көрсенеп утырган иде... Гариза язган да кайткан.
Аның китүенә балалар бик кайгырган. Узган ел яңадан чакырып та килделәр, нәтиҗәләрең зур иде, тагын бераз тырышып карамыйсыңмы, диделәр. Әтисе мәктәпкә әйләнеп кайтасы итмәде. Яшьләргә эш юк. Директорга, институт бетергән ничә физкультурачы өендә тик ятканда, күңел тартмый, уңайсыз, дип әйткән ул. Урынын яшьләргә бирде дә маллар алып җибәрде. Укытканда, теләсә дә, күп итеп тоту көченнән килми иде. Хәзер вакыты җитә. Сәламәтлеге дә шушы килеш торса. Рияз аның эшен ташлавына кайгырмый. Үскән йортыңда кеше барда кайтып керүләре үзе бер рәхәт.
Авылның бөтен хәле, проблемасы, сабыйларга ияреп, иртән мәктәпкә килә, ди әнисе. Шул да ябылса, яшәүдән туктый да туктый инде Баланлы. Бу җәйдә әнисе беренче сыйныфка бала җыярга тиеш иде. Аңа кирәкле елда берәү дә тумаган булып чыкты. Нишләргә белми утыргач, яшьрәк балаларны дәшеп карарга уйладылар. Берсен болай да бирергәрәк торганнар икән. Аның янына кайдандыр кайтып төшкән, татарча бер сүз аңламаган таҗик баласы да кушылды. Шулай итеп, беренчегә ике укучы йөриячәк имеш.
Әнисе тагын ике сыйныфны кушып укытачак дигән сүз бу. Беренчегә бөтенләй хәзерлексез килгән балаларны оештырып җибәргәндә бик кыен булыр инде дип кайгыра. Үзе, артыннан ук, анысына да мең шөкер, ябылмасын гына мәктәп, ябылмасын гына, ди. Кайчан да бер булмас димә. Кешесе дә бит аның. Алдан ук аягын киенә башлады. Башлангычны тәмамлаган балаларын районга йөреп эшләүчеләр гимназияләргә, лицейларга күчерделәр.
Авыл бик кызык җир икән ул, дип уйлады Рияз, ниндидер күренмәс дошманың белән көрәшәсең. Синең күршең, дусларың дошман түгел бит юкса. Алар да бу хәлләрнең мәктәп ябылуга китергәнен белә. Юк, барыбер баласын районга илтә. Алай дисәң… Ник соң энесе Ильяз, укытучы баласы була торып, җәһәннәм читенә йөреп укымадымыни? Әнә шулай синең һәр көнең үз-үзең, әти-әниеңнең, күршеләреңнең фикере белән бәхәстә уза. Аларныкы да шулайдыр… Алар да монда үскән, монда тамыр җибәргән. Галәмәт инде: һәркем авылны яшәтү кирәклеген аңласа да, ул бурычны башкаларга йөкләргә тырыша.
Риязның уйлары тәмам Ильязка күчеп бетте. Менә ул ахырга таба нишләр? Әлегә түзә, әлегә эчендәге китәм-китәм, дип канын кайнатып торган икенче «мин»не җиңеп килә.
Ильяз та авылда мәктәп яшәгәнгә яши. Мәктәпкә барганда-кайтканда кибетенә сугылган балаларны күрү сөендерә аны. Энесенең малае туганда гына бакчасы ябылды җитмәсә. Бинасын тотарлык бала калмагач, районныкылар килеп җыелыш җыйдылар да авыр амбар йозагына бикләделәр дә киттеләр… Авылның яме булган ике катлы өр-яңа йорт иде ул. Ярый, мәгариф бүлеге сүзендә торды: көн дә эшкә йөргән ата-аналарга, берәр җаен табарбыз, дигән иде, шул елны укучылар бик кимеп китте дә мәктәптә бер төркем ачып җибәрделәр. Һәр яманнан да яхшы көт, дигәннәре шул буладыр инде.
Алтмыш балалы мәктәпне яптырмый саклаганда да, сыйныф белән институтка киткәннәрнең берсе дә әйләнеп кайтмагач, Баланлының яшәрәсенә өмет аз. Халыкның андый өмете булса, яңа гына төзелгән хуҗалык биналарын, нигезенә кадәр сүтеп, өйләренә ташып бетерерләр идемени… Балык башыннан чери диләрме әле. Бу эшне алар башламады башлавын. Иң элек балалар бакчасының авыр плитәләре, таш блоклы фундаментлары район җитәкчелегенең каралты-кураларына күчте…
Кайчак, авыл урамнарын, җимерекләрне күрмәскә тырышып, машинаңда җыр тыңлаган булып узасың. Аргы якларга ук чыксаң, анда-санда күренгәләгән ташлар, күгәреп яткан калайлар, череп ауган капкалар-ишекләр йөрәгеңә бәрә. Баланлыны белмәгән кешегә дә монда кайчандыр күпсанлы ферма биналары булганлыгын сөйлидер алар. Буралы келәтләрне сүтеп, ташып та тормаганнар. Алары инкыйлаб чорында ук төзелгән аның. Тәмам искереп килә иде инде. Стеналары имән идәннәренә җимерелеп кенә төшкәндер.
Бервакыт күрше авылга барышлый, тыкрыктан чыгып, келәтләр аша узганда:
– Ничек сайгаклары калган аның? – дип аптыраган иде Рияз. – Без аның икенче катка алып менә торган баскычларында йөгерешеп йөри идек. Ильяз, хәтерлисеңме?
– Без дип… Күбрәк Айгөл апа белән мин инде. Әйе. Тау башы ерымына җиләккә барганда уйнарга туктала торган идек. Син бит күбрәк әти янында маташтың. Сиңа йорт якын, безгә менә – кыр. Их, ул да монда булса, кеше өстенә кеше Мәскәвендә ятмаса!
– Ярый юк әле, диген. Җимерелеп җирдә черегән келәтләргә карап елап утырыр иде. Карале, нишләп сайгакларын урламаганнар моның?
– Әле башка әйбер күп булгандыр. Боларына да чират җитәр. Бүрәнә астында калгангадыр, мужыт. Фермаларныкын ташыганнар бит.
– Авыл тулы әби-чәби генә диләр дә… Алар чәлдермәгән бит инде боларны.
– Юк ла, инвесторлар эше ул. Иң башта районга якынрак авылларга, күбесен Күкселгә күчерделәр. Шәхси фермаларына да өлеш чыккандыр инде.
– Соң, без ул авыллар белән бер колхоз түгел идек бит.
– Аны синнән кем сорап торган!
– Авыл кешесе шунда да бер сүз әйтмәдемени соң? Фермерлар дәшмәгәч, авыл советы рәисең тын торгач, җитмеш яшьлек әбиләрең сәнәк күтәреп чыксынмы?
– Менә син…
– Ул бит авылга инвестор кертүгә каршы торудан башланды. Халыкның җирсез калырга риза түгеллеген югарыдагылар күреп торды бит. Өч җыелыш җыеп та үз теләкләренә ирешә алмагач, ялган протоколлар белән, кырларның иң яхшы җирдәгеләрен тарттылар да алдылар.
– Инде менә ул инвесторның эзе дә юк.
– Юлларны бетергәч, кырларның ашын суыргач качты инде.
– Әтинең тракторы да, машинасы да бар. Аласы иде шул син яхшы санаган җирләрне. Хет ул киткәч.
– Син авылны күрмәгән-белмәгән кеше кебек сөйләшәсең! – Ильязның абыйсына ачуы килде.– Әти әле мин институтта укыганда ук алырга йөрмәдемени? Аны кем сиңа бирә?! Район башлыгы белән судлашып, Казанга кадәр барып җитте. Ул да, башка кешеләр дә. Ала алдылармы соң?
– Ә менә Фәрит алган. Гомәр алган.
– Элекке глава белән эшләре шәп пешә иде Гомәрнең. Фәритне сөйләмә дә. Абыйсы рәис булгач, колхозның ярты техникасы аңа калды. Инвестор киткәч, аннан калган никадәр шәп җирне үзенеке итте.
Рияз да белә боларны, белә. Тиккә сүз көрәштереп маташа. Әнә хәзер инвестор да юк. Талар әйбер калмаганга юк алар, ди әтисе. Әле берсе иген чәчкән булып маташкан, әле икенчесе. Инде менә җирләрнең ашы суырылгач, юллар чатаклы-чотаклыга әйләнгәч, кем дә килми башлаган. Районның яңа башлыгы җир алырга рөхсәт тә биргән диләр дә... Кешегә генә кирәк түгел хәзер.
Ильязның боларны сөйләшәсе килмәгәне күренеп тора иде.
– Барыгыз да кайтып акыл өйрәтергә яратасыз. Закон белгән булып кыланасыз. Без дә беләбез ул законны. Авыл яныннан узып киткәнен авыл сәвите дә күреп калган.
Ильяз авыр сөйләшүне һәрвакыт шаяртуга борырга тырыша. Нәрсәгә аңа бәйләнеп бара соң әле? Син нишләдең дә, син нишләдең, дигән була. Дилә апасы министр белән очрашкан чагында Ильяз сөйләгәннәрне ачыктан-ачык әйткән.
– Бөтен авыл телевизорны авызын терәп, селәгәен агызып тыңлады, – дигән иде Ильяз. – Кайберәүләр ябышып та калганнар иде әле.
– Шуннан?
– Телләре ябышып калган. Инде авызларын ачарга да куркалар.
– Гел уенга борасың. Файдасы тидеме соң?
– Файдасы булганмы-юкмы икәнен күреп йөрибез бит синең белән. Хет бөтен ферма тирәсен ут төртеп яндыр. Инде кызганырлык әйбер калмаган монда.
Күңелсез иде. Авылны яшәтү өчен көрәшнең нәтиҗәсезлеген аңлаудан күңелсез иде. Әле генә матур торган көн дә үзгәреп киткәндәй тоелды. Җил исеп куйды. Элекке вакыт булса, ферма ягыннан килгән дуңгыз сасысыннан борыннары кысылыр иде. Гомер яратмаган чучкаларны да сагынып йөрсеннәр әле бүген! Бу җилдә ферманыкы түгел, авыл исе дә юк иде.
– Кешене урлый дип гаепләргә ярамый. Читкә, башка хуҗалыкларга китәсен белгәч, ташыйлар инде, үзләре төзегән йортлар, балалары корган колхоз бит, – дип куйды бераздан Рияз, Ильяз белән килешкәндәй. Бу аның җимерекләр арасында яшәгән авылдашларын аклавы сымаграк та иде.
– Кешегә ташырлык юньле әйбер калмаган да иде инде, – дип яңадан кабатлады Ильяз.
– Алай да якын тирәләр каралтыларын колхоз әйберләре белән шактый ныгытканга охшаган.
– Анысы гына булгандыр. Зур карак янында кечеләренә дә тама, диләр бит.
– Менә безгә бер нәрсә дә таммый.
Икесе дә кычкырып көлеп җибәрделәр. Җиңелрәк булып китте.
– Калхузник малае булып туарга иде, – дип куйды Ильяз.
– Без карак түгел, диген дә бетер инде.
Шул көнне, юл уңае бит дип, тимерчелек яннарын да әйләнеп китәргә булдылар. Ильяз җәйләрен Айгөл апасы белән бу тирәгә көн саен менми калмый иде. Ташландык тимерчелеккә дә кереп чыгалар. Анысының ул чакта ук инструментлары таралган, мичләре сүтелгән иде инде. Барыбер карамый үтә алмыйлар. Эшкә ярамаган тимер калдыклары арасында казыналар, уйнарга берәр нәрсә чыкмасмы, дип эзләнәләр.
Айгөл – Дилә апаларының авылда бераз яшәп алган кызы. Бергәләп бакчага да, беренче сыйныфка да йөрделәр алар. Ильяз белән җитәкләшеп, кырына да, ферма тирәсенә дә китәләр, чит авылларга кадәр барып чыгалар иде. Бар белгәннәре уйнарга, ашарга яраклы әйбер эзләү. Туксанынчы еллар булса да, өй тулы ризык, уенчык юкса. Апалары ташып кына тора. Боларга шәһәр тәмнүшкәләре кирәкми. Песи борчагы, кузгалак, кәҗә сакалы, борчак, башкасы булсын. Җәй уртасында якын басу тарымындагы җиләклектән кайтып кермиләр.
Шулай бервакыт бик яхшы җиләклек тапканнар да әллә никадәр җыйганнар, бу турыда күрше малайларына әйтмәскә сүз куешканнар. Урамда җиләккә йөрү безнекеләрдән башлана. Кеше безнең чиләк тотып кайтканны карап кына тора да, үзе дә тарымнарга, су буйларына йөгерә. Авыл аркылы узганда да дәшкән кеше белән сөйләшмиләр, җиләк турында сорашкан дусларына да ләм-мим икән болар.
Ул елларда радиодан турыдан-туры тапшырулар бик популяр иде. Ильяз белән Айгөл һәркөн районныкында олылар белән гәп куерта. Бала-чага инде үзләре, бар нәрсәне белгән кешеләр кебек кыланалар. Ильяз үзе язган шигырьләрен дә укый торгач бөтен районга танылып бетте. Тапшыруны алып баручы болар радио кабызып чәйләп утырганда:
– А-у, Ильяз, син бүген кайда югалдың? – дип сорап куймасынмы.
– Апа белән тау башындагы ерымнарны карадык.
– Анда нишләдегез?
Энесенең кылт итеп әйтмәскә куешкан сүзе исенә төшә. Ни дип әйтергә дә белмичә югалып кала.
– Ильяз, тагын югалдың. Әллә өзелде инде... Ильяз, ишетәсеңме, Ильяз! Анда нишләдегез?
– Карадык, дим бит, карадык.
– Өйдәгеләрегез ни эшләр бетерә?
– Гөлсөяр апа җиләк чистарта, Рифат абый печәндә, әби безнең белән чәй эчә, – дип сүзгә кысылган Айгөл.
– Җиләк күпме соң?
Айгөл шунда ук телен тешләгән, әмма инде эш узган.
Тамак ялгагач, уйнарга дип урамга чыксалар, бер малай калмаган, барысы җиләккә чыгып шылган. Икенче көнне инде никадәр район кешесе, машиналарга, автобуска утырып, Нократ буена килеп тулган. Ял җиткән булган. Шул елны юньләп җиләк кайнатмасы да ашамадылар. Елга буйлары саранча өере сырып кына ашаган да качкан кебек иде.
ΙΙ
Балачакта йөргән җирләрне бер узганнан соң, аңгы-миңгерәк калгандай булды Рияз. Казанга киткәч, эш белән бераздан онытылган кебек тә иде, Ильяз һич тынгы тапмаган икән. Абыйсы кайтканны – чираттагы ялны көтеп кенә торган булып чыкты. Әтисе хәзерләп куйган эшләр беткәч, кичкырын, телевизор каршында бушка вакыт уздырганчы, ферма тирәләрен дә әйләник әле, дип, яңадан авыл кырына чыктылар. Егетләр иң башта тегермән янында бик озак хәл алып утырдылар. Тышы кәкрәеп булса да басып тора икән әле. Эчендәге ташларының берсе дә калмаган... Кемгә кирәк булган ул кеше күтәрә алмаслык ташлар: өй салган, тегермән корган җан иясе дә юк лабаса.
Аның уйларын белгән шикелле:
– Тегермән ташы да районга шылган икән... – дип куйды Ильяз.
Алар бәләкәй чак кытлык елларга туры килде. Авылда мал бетте. Булганына да ризыкны кызганып кына бирәләр. Күрше Фәнзил абыйлары мал сыйлаганда гел әбисе сүзләрен кабатларга гадәтләнде:
– Апараны түксәгез! Һәй! Бабагыз тегермәнче түгел!
Маһиәсматтәй авырлыкта көн иткән, ферма өендә генә үскән. Аның янындагы тегермән стеналарыннан, почмакларыннан он тузанын үләнгә кушып пешергәннәр, шуның белән генә ачлык елларында да исән калган алар. Оныгы Фәнзилне тегермәнче итәргә хыяллана, алга таба дөньяның кая таба барасын белми иде ул. Белмәгән килеш китте дә.
Фәнзил абыйсы бала вакытында, урамга чыгып, гел, тегелмәнче булам, дип мактана икән. Син болай план корасың, язмыш алда үзенеке белән көтеп тора. Бабасы да тегермәнче булмаган, Фәнзил абыйсы да балта эшеннән кайтып керми. Алай булгач, атасы һөнәрен ташламаган лабаса. Аның әнә белмәгән эше булмаган ди, тик тегермән генә тартмаган, күмәч кенә пешермәгән...
Фәнзил абыйларында да, Ильяз белән Риязларның үзләрендә дә тегермән хәзер келәт эчендә утыра. Таңнан торып ярма вакларга, он тартырга тотына. Алай да, әтиләре һаман ризыкларын чәчкән малларга, Маһиәсматтәйләре кебек:
– Бабам тегермәнче түгел, түкми генә ашагыз, – дип куя.
Кеше яшәмәгән җирне кычыткан, тигәнәк баса. Туфракка, игеннәргә зыянлы дип, таратылмаган дуңгыз тиресләре өстендә элек берни үсми торган иде. Инде алар шактый сеңгән, җир белән тигезләнгән, дип уйлады Рияз. Җил искән саен, авылга тынчу исләре килерлек, шул тирәдә уйнап йөргән балаларны буяп кайтарырлык түгел. Авыл яшәсә, халык ферма исен иснәргә дә риза булыр иде әле. Тамакны тук иткән, яшәүгә мәгънә биргән эшле көнне барысы сагына.
И орышкан иде бервакыт әниләре аларны:
– Теләсә кайда йөрисез, дуңгыз исләренә кадәр килә үзегездән.
Тирә-якны сазлыкка әйләндереп бетергән иде ферма абзарларыннан көн дә тышка чыгарган тиресләр. Ялгыш шуларга кереп баттылар да көчкә генә чыга алдылар. Аннан, кайтышлый инешкә тукталып, киемнәрен юдылар, үзләре дә чистарындылар. Әниләре белмәсен дигәннәр иде дә, аларны дуңгыз исе сатты: барыбер бетмәде, киемнәреннән җилләмәде.
Хәзер менә тиреслек өстен шайтан таягы, тигәнәк баскан. Келәт тирәсендә кычытканнар күкрәп утыра. Тегермән яны бөтенләй ямьсез. Сукыр тычканнар аның янындагы чирәмнәрне тәмам ермачлаганнар.
– Мондагы кешеләрнең бакчасындагы яшелчәләргә көн беткән икән, – дип көлемсерәде Ильяз.
– Кем нәрсә утырта соң хәзер. Исләре китәдер. Яшелчәсе дә, җимеше дә синең кибетеңдә болай да бар ич. Шәһәр кибетләрендәгедән дә арзанрак.
Рияз утырган калкулыгыннан якындагы бакчаларга карады. Барысы яшел хәтфә үлән булып күзләрне иркәли. Абзар тирәсендә генә куерак яшел төс. Анысы бәрәңге түтәлләредер, дип уйлады. Ерактарак, кайберәүләр бакчасында алай да пластик парниклар да күренгәли. Ул ихаталарда яшьрәкләр торадыр инде.
– Нишлисең, һавасы да үзгәрде бит аның, әйберне яхшы туфракта да үстерә алмыйсың, – дип каршы төшкән иде шулчак энесе.
– Һава үзгәрде дип, өендә яткан, мал үстермәгән авыл кешесенең ике кулына бер эш ул.
– Казан каланчасыннан шулай күренә дә бит. Кайт, яшә, үзең фаразлаганча көн итеп кара. Яз башында яңа шыткан үсентеләреңне суык өшетеп китә, яңадан рәтләнеп кенә җитәләр, кырау төшә башлый, йә яңгыры белән, йә эссесе белән җаныңны куыра торган һава. Кайчак төннәрен Казанда ун градус җылыдыр, су иңкүлегендәге Баланлыңда – минус.
Ильяз бакчада әйбер үстерүнең авырлыгы турында дөрес әйтә. Хәзер һава торышын да алдан чамалый алмыйсың. Синоптиклар сөйләгәне Баланлыга туры килми дә килми инде. Алай да, ник менә алар бакчасында үсә соң ул яшелчәсе дә, җиләге дә? Ник менә кибет тоткан Ильяз үзе алып кайтканны ашамый, әбисе, әнисе үстергәнне ярата?
– Ялкауга сәбәп табыла, – дип куйды Рияз. Бу юлы Ильяз кайтарып берни әйтмәде. Күзләреннән шаяртасы килгәнлеге күренсә дә, тыелып калды кебек. Алай да, бераздан:
– Синең минем кибетне яптырасың килә, ахры, болай да ипи белән яшелчәдән башканы алган кеше юк, – дип көлде. – Авыл кешесе кием дип аңгыраймый, савыт-сабаны матурын күрдем дип алмаштырмый. Кышын – үзләре баскан итектә, җәен күбрәк – кәлүштә.
Рияз Ильяз кибетенә узышлый бер сугылган иде. Әйе шул, көндәлек кирәк-ярактан, ризыктан башка әйбер юк диярлек. Аракыны укытучы әтиләре саттырмый. Эшен ачып җибәргәндә үк, әниегез белән мин – аеклык тәрбияләп, син эчкечеләр үрчетеп ятсаң, йөзгә кызыллык китерсәң, мәңге ризалыгым юк, дигән. Ильяз ул чагында гадәтенчә шаяртып:
– Атаклы эчкечеләр үлеп беткән инде, шуның аркасында кибеттә сөйләшеп торырга да адәм заты юк, – дип көлгән. – Әби-бабайлар мәчеткә йөри, укытучыларга ярамый, балаларга закун тыя.
Бераздан Ильяз аңлады, халык, бәяләрне түбәнрәк итә дип, синең товарны алырга ашкынып тормый. Ул электән йөргән кибетен ташларга кыенсына, аннан әле аракы да сатылмый тормый икән, аракы янында инде башкасы да китә. Казылыгы да, кипкән балыгы да...
Кич җиттеме, кибет тирәсен машина баса: авыл аша үтеп баручысы да, башка җирләрдән килгәне дә яндагы зуррак, иркенрәк кибет янына туктала. Анда аракыдан, шәраблардан киштәләр җимерелерлек. Эчемлеккә кабымлык кирәк, салып кайтучы хатынының, балаларының күңелен күчтәнәч белән йомшата.
Әтисенә каршы килеп, аракы сату Ильязка барыбер табыш китермәс иде – лецензиясе бик кыйммәт. Аны алыр өчен, төрле алдауларга барырга кирәк. Күп кенә авылларда аракы заводлары белән килешү төзиләр дә аракыны алар исеменнән саттыралар, имеш. Ильяз мондый эшләрнең серен белә. Иң элек әле район җитәкчелеге белән яшерен килешү төзергә туры киләчәк. Нигә әле ул башка район заводына синең авылыңнан табыш алып утырырга җай бирсен? Аларга кибетләрнең сатуга рөхсәт алуы яхшырактыр да. Аеклыкны күпме генә пропагандаламасыннар, дөрестерме-юктырмы, хәмер сатуга югарыдан төшкән план бар, диләр.
Ильязның кибете арендада. Табышның күп өлеше шуңа китә. Ике йөз илле сумлык лицензия хакын ел буе аракы сатудан килгән файдадан да түли алмыйсың. Белмим, тагын күпме тотар ул кибетне... Унбиш мең түләп, ярты көнгә кибетче таба алмыйсың. Бөтен гаиләңнең гомере прилавка артында уза. Әле дә ярый алар булыша, дип, таңнан торып, Казанга товарга чабасың. Калса да, ярым йорты эшләгән кибетченең хезмәт хакыннан әллә ни артык файда да калмый. Хатыны да кибеттә кайнашкач, кеше башына бүлсәң, ул акча бөтенләй күренми.
Кибетчеңнең кайсы да синең товарга салган ун процент өстәмәңне саный, күрше кибеттәгеләрнең аз дигәндә утыз процентка арттырганын уйламый да. Ай ахыры җиттеме, алар шулай ала, без болай, дип аңгырайта. Аларның кибете егерме сәгать эшли, синеке күп дигән көнне дә – сигез. Аракы сатмагач, кичен анда ятудан мәгънә юк. Кеше ипигә-чәйгә иртән йөри. Шәһәр кибетләре әнә кием-салымның бәясен бермә-бер арттыралар, диләр. Арттырадыр, аларның алучысы бар, калада акча бар. Син алай эшли алмыйсың, сиңа халыкны тартырга, кибетне яшәтергә кирәк.
Ильяз әле әтисе машинасында йөри, йортында яши, газеле – кредитта. Кеше шуны белә дә югыйсә, табышыңны башкаларныкы белән бердер дип уйлый. Аларның әнә катлы-катлы йортлар, авыл саен яңа кибет, машина өстенә машина. Булсын. Бизнес шулай барырга тиеш дип саный Ильяз. Ул башкалар өчен сөенә генә, әмма кем дә сатудан җиңел генә баеп китәр заманнар узган.
Үз эшеңне элегрәк башлыйсы иде. Элегрәк... Башкалар тотынганчы. Дилә апасы киңәш иткәндә. Ул да, абыйсы кебек, тыңламады. Кибет ачасың мәллә, дип сүз башласа, эченнән, бызгыбикә, йөри шунда кирәкмәгән җирне кашытмакчы булып, ди торган иде. Казанга кызыкты. Укыганда дуслашкан малайлары күп иде. Кафесында да утыралар, футбол карарга да йөриләр, шашлыгы-машлыгы да ай саен дигәндәй. Әле берсенең туган көне, әле икенчесенең... Мәңге шулай барыр иде кебек... Эзләп-эзләп тә, юньле эш тапмагач, барыбер авылына кайтып төште.
Баланлы да бар кешене кочак җәеп көтеп тормый. Аның юллары Нократка килеп терәлә. Аның аркылы Иске Бөртамакка кайтучы урыслардан башка һичкем узмый. Монда нәрсә башлап җибәрсәң дә, Баланлы кешесен генә күздә тотарга кирәк. Әби-чәби генә калып барган авылда нинди бизнес ачасың?! Я җир сөрергә, я кибет ачарга гына кала. Ул менә файдасы юклыктан ябылган кибетне арендага алды.
Авылда яшәсә дә, Ильязның бакча, кыр эшләренә исе китми, югыйсә фермер да була алыр иде. Җирләре дә бар бит. Әтисе анысын да әйтеп караган иде, тыңламады. Субсидиягә алган техника белән тагын буш урында башларга кирәк иде ул эшне. Кибет ачканда товар алырга дип җыйган бурычын да яңа түләп бетерде.
Ильязның Габдрахман бабасы балалар укытса да, гел кыр эшләренә кызыккан имеш. Их, күмәчче оныгы бит мин, ди икән. Җәйге ялларында колхоз эшеннән бер дә бушамаган ул. Идел аръягына печәненә дә чыккан, балаларына да, аякка басуга, чалгы ясап тоттырган. Әтисе, чалгысы белән селтәнеп, алар алдыннан китсә, үләннәр кырылган чәч кебек кенә кала.
Ильяз печән эшләрен дә яратмый. Бабаңа охшаган дисәләр дә, тамырларыннан башка бабаларының каны күбрәк ага торгандыр. Әбисенең әтиләре әнә ничә кибет тотканнар, ничә тегермәннәре булган! Карале, алар да кибетләрендә үзләре пешергән күмәчне дә саткан ди бит!
– Малайдан менә күмәчче оныгы үстерергә булыр, Алла теләсә. Урамда бергәләп уйнарга башка балалар булмагач, һаман абзар тирәсендә, мал арасында кайнаша. Әле әбисе белән сөт аера, әле шуны җыючыга тапшыра, әле бабасына тирес түгешә, әле, пакетын өстерәп, минем янга кибеткә ипигә килә, – дигән иде ул бервакыт, сүз урынына сүз булсын дигәндәй генә.
– Уйнап үсмәве начар да инде аның, – дип каршы төште Рияз. – Без менә рәхәтләнеп чатыр чаптык. Болында үлән ат аунаган кебек ятып бетә, яз башлаган футбол тупларының күне кыршылып, икенче елга тибәргә яраксыз кала иде. Ярый әле әти шунда ук яңасын алып кайта.
– Безнең бабай футболчы түгел, күмәчче! Дилә апаңны тыңла! – дип көлде Ильяз.
– Без барыбыз да күмәчче оныклары булабыз инде алайса.
– Ул да! – дип җөпләде аны энесе.
– Аңа ышансаң, бездән көтәр көтәр дә, үзе пекарня төзер дә куяр.
– Нәрсәсен төзисең. Өең янындагысы буш тора.
– Әнә шунда ачсын да җибәрсен инде алайса.
– Анысы әллә кайчан астан гына элекке рәис туганнарына шылган инде аның.
Шул сүздән соң Рияз пекарня ишегалдын әйләнеп килде. Сатыла дип телефон номерын язып куйганнар. Керде. Өй телефоныннан гына номерын җыйды. Кылт иткән тавыш юк. Интернетка кереп карады. Элекке колхоз номеры икән. Монысында да алдау.
– Ильяз, фасун өчен генә сатарга куйганнар аны. Менә карап тор, колхозның кадастр кенәгәсендә киләсе елга ук рәис энесенең исемендә күренер.
– Аңлашылды. Күз буяу өчен генә язып куйганнар да үзләренә алганнар инде алайса, – дип куйды Ильяз да. – Әйтәм аны Фәрит айга ике булмаса бер шул тирәдә күренә.
– Пекарня белән ни майтарырга дип уйланып йөридер.
Рияз, тагын бер әйләнеп килим әле, дип, пекарня ишегалдына чыкты. Тигәнәкләр тапталып, машина юлы салынган. Ничек теге караганында күрмәде соң ул моны? Пекарняның зәңгәр ишекләренә дә яңа амбар йозаклары куелган икән. Әле документларда кемнеке дә түгел бит югыйсә. Әллә соң инде эшкә дә җиккәнме пекарняны Фәрит абыйсы?
Рияз, буяулары кыршылып, рамнары черә башлаган тузанлы тәрәзәләрдән эчкә карады. Киртәләп, ашлык капчыклары өеп куйганнар. Койма буйларын күсе тишекләре басып бетергән дип аптыраган иде әтисе. Борыннары яхшы сизә шул аларның. Фермер егет бар ашлыгын иске пекарняга тутырган булып чыкты.
ΙΙΙ
Бар иде вакытлар. Әле пекарняның сату тәрәзәсе ачылганчы ук, янәшә торсалар да, сеткалар тотып, алар чират алырга чыга иде. Яңа пешкән ипинең кайрысы, кибән башы бик тәмле була бит аның. Өйләренә алып кергәнче берсен тәмам каезлап бетерәләр. Алар болай да ипи пешерә. Пекарняныкын кайнар чагына кызыгып кына ашыйлар. Авыл кешесенең шул инде: өй башыннан бүленеп биргән ризыкны алдырмый кала алмый. Кибеттә алырлык әйбер калмаган чакларда бигрәк тә. Алар, бабалары тегермәнче булмаса да, онны да, кирәксә, башкасын да таба. Авыл пекарнясында пешкән ипинең үз тәме, әби пешергән кабартмаларныкы да үзенеке. Кайсы да тәмле! Кайсы да көч бирә.
Аларга көч кирәк, аларның эшлисе, уйныйсы бар. Кайвакыт туп тибәргә ялга кайткан Дилә апалары белән чыгалар. Ул чакта аны, йөгерсәләр, берсе дә куып җитә алмый, аны уздырып, капкага туп түгел, шайба да кертми. Хәзер биреште. Кайткач, авыр эшләргә дә катнашмый, уйнарга да атлыгып тормый, өй эшләре белән генә маташа, авыл кешеләрен күреп, хәлләрен белеп йөрүдән үзенә бер тәм таба. Моңаеп, әле кырларны, әле зиратларны әйләнә. Ә бит теләсә, аларны тыңлата алмаса, кайтып ипи пешерә башласын көт тә тор!
Алар нәселенә хас бер сыйфат бар. Риязның үзендә ул бөтенләй юк. Әллә соң син башка берәүләрнекеме, дип ирештерергә ярата аны энесе. Ул менә әти-бабасына тарткан. Дилә апасын әйтеп тә торасы юк. Башына бер нәрсә керсә, шунда ук эшләргә тиеш дип белә. Аны әле исәпләп карарга, бар нәрсәне аркылыга-буйлыга салырга, файдасы барлыгына ышанырга кирәк. Юк, апалары уйлый да, эшләп тә куя. Шуны башкалардан да көтә. Бер әйткән сүзеннән кайтмый да, онытмый да. Теңкәмне корытачак икән бу шул Баланлысы белән, дигән иде аны Рияз. Шулай булып чыкты да.
Әйе, кайчан гына апасының:
– Авылга кит тә берәр эш ач әле үзеңә, – дигәненә, иске авыздан яңа сүз, дип көлеп җавап биргән һәм бу киңәшне шаяртуга борып маташкан иде ул:
– Эшләп кем баеган. Эштән баеп булса, колхоз аты хет кәчтүм алып кияр иде. Ашау начарлыктан арыгып бетеп үлгәч, соңгысын үләт базына илтеп ыргыттылар. Бакча сукаларга ат та калмады. Хәзер әнә трактор белән ермачлыйлар. Җыен кызыл балчыкны өскә күтәреп бетерделәр.
– Атка эшләгәне өчен акча бирмиләр. Син менә, иренмәсәң, аның кебек шәп сукаласаң, бостон костюмнарда гына йөрерсең, – дип, көлеп җавап бирде апасы да. – Картайганга арык булгандыр ул. Гомере бетеп үлде, диделәр. Соңгы елны сука да тарта алмаган.
– Алай икән, аның урынына абыйны җикмәкче алайса сез, – дип сүзгә кушылды Ильяз. – Теләсә, үземнең дирбияләремне бирәм.
Апасының әйткәне җиңел узып китмәде. Ни хакында сөйләшкәннәрен, тарткалашканнарын барысы ишеткән һәм, Риязны сәерсендереп, башына каба ук башлаган шау-шу, юк-бардан көлешүләр кинәттән өзелгән иде. Өйне авыр тынлык, бәйрәмнәргә ят моңсулык басты. Рияз белә: йортка авыр тынлыкны өлкәннәрнең зур бер нәселнең юкка чыгуын, бабалар гасыр дәвамында башкарган эшләрнең тукталуын аңлаудан туган йөрәк сагышы урнаштырды. Ярый әле аны энесенең улы Аяз өзде. Борыныннан юеше дә кипмәгән бот буе малай, бик булдыклы кыяфәт чыгарып:
– Мин эслим, мин, мин! – дип, Дилә апасы янында бөтерелә башлады.
Барысы да, Рияз үзе дә елмайды. Аяз, үсеп җиткән булса, чыннан да, эшләр кебек иде. Анда бабасы Габдрахманнан Дилә апасына, атасына күчкән кайбер сыйфатлар күренә. Җитез дә, белергә тырышучан да, эш тә яратырга охшаган. Гәүдәсе вак та вагын.
Эш гәүдәдә генәмени?! Менә ул үзе буйга калку гына, әмма әлегә берни майтарганы юк. Майтарырга теләге дә юк. Теләгән һөнәренә укыган, торырга Казан кадәр Казанда фатиры бар, эше начар түгел, акчасы тамак туйдырырга гына җитә. Хатыныннан канәгать, инде менә берәр малай да табып бирсә. Ул үз балаларын һич кенә дә күмәчче булырлар да пекарня эссесендә пешегеп ятарлар дип күзалламый. Моны теләми дә! Сәламәтлеген уйлаган кеше ипи ашаудан туктаган бер заманда син шуны пешер имеш.
Эш гәүдәдә генәмени! Әтисе дә шулай ди. Буйга озын булмаса да, көрәшчеләр көче бар анда. Мускуллары уйнап тора. Алай дисәң, Рияз әтисеннән инде үзе дә калышмый. Ә дигәнче болында чапкан печәнен дә төяп куя, күз күргәнче, ул чалган малларны да тунап бетерә.
– Их, мин яшьтән күп күтәреп үсми калдым. Сез нигә болай вак соң? Көбәйнекеләр нәселе димәссең! – дип сөйләнгәли апасы. – Ул әнә моннан ике гасыр элек ике метрлы булган! Безнекеләр йөзгә кадәр яшәгән! Һәрбер ирдә, кимендә, өч хатын, әз дигәндә, бер дистә бала булган.
Апасы белгән кадәрле нәсел тарихын үзе дә ятлап бетерә бугай инде Рияз. Көбәй Шакирына хатыннары утыз бер бала үстереп биргән, шуның икесе ятим, диләр. Үлгәннәренең барысы да теркәлмәгәндерме... Дилә апасы шуның әтисеннән ишеткән егерме берен тапкан. Әллә шуннан артык булмаганнардыр да. Кеше арттырыбрак сөйләргә ярата. Үз нәселен белмәүчеләр синең токымыңны белерме.
Җай чыкса, Дилә апасының бар белгәне Көбәйнекеләр турында сөйләү. Белмим, аңа ник кызыктыр. Риязның бер дә исе китми. Кемгә кирәк ул нәселне белү, авылда татарча сөйләшүне дә сөймәүчеләр артканнан арта барган заманда. Анысы да алар өендәгеләрне генә борчый кебек. Иртән чатларны ачуы була, «Кто поедет Челныга», «Хәзер районнан эчсетчикларны проверәйт итәргә киләләр», «Кичә шундый шәп гуляйть иттек. Барыгызга да приветики!», «Очень жаль, фәлән авылда фәлән кеше умереть иткән. Папаларына, мамаларына нинди горе» кебек хәбәрләр бер-бер артлы тезелә башлый.
Апасы дигәннән, әтисенең сеңлесе ул. Өе Казанда булса да, пенсиягә чыкканнан бирле, авылдан киткәне дә юк. Теге әбигә чаба, бу әбигә. Бабайларны сораштырам, сезгә язып калдырасым бар ди. Риязның аннан моны сораганы юк. Балалары үскәч сорар. Мәктәптән язып килергә кушсалар. Әле алар юк, Риязга өй эше хәзерләргә иртәрәк.
Ну язар инде апасы, ну калдырыр… Менә үзенең кызлары авыл кешесе кебек сөйләшә. Аңа нәсел турында белү кызык та кебек. Риязга болар кирәкми! Аңа спорт турында уку, дуслар белән ял итү, болында туп тибү, спортзалда волейбол уйнау кызык. Айгөлгә менә бик кирәк тә, урыс арасында үскән, авылны түгел, Казанны сирәк күргән аның балаларына кирәк булырмы? Ай-һай…
Дилә апасының сүзеннән бераз тынып торсалар да, барысы истәлекләр сөйләшүгә күчте, мәҗлес тагын җанланып китте. Өлкәннәргә аның иң кызык вакыты иде бу. Сөйләшсеннәр. Аларның эшләр көне узган. Әнә Аязныкы алда әле. Малай, учына чорналган машина бавын сүтеп ыргытты да алар янына килде:
– Ә нәстә эслисе?
– Ипи пешерәсе, энем, ипи! Габделшакир бабаң кебек, Сабирҗан бабаң кебек! – диде Рияз, шаяртып.
– Минем андый бабайлал юк...
– Бар, энем, бар! Аларның барлыгын сиңа әтиләрең сөйләргә тиеш. Менә Рияз абыең, – дип өстәп куйды апасы.
Аяз, читкә ташлаган машинасын онытты. Титаклый-титаклый, аш бүлмәсендә бәлеш ачып торган әнисе янына йөгерде:
– Ипи песеләм, ипи песеләм! Әни, илтәгә ипи песелик әле. Бабай кебек.
Чулпан килен бу якныкы түгел, нәсел турында да, аларның ул килгәнче башкарган һөнәрләре турында да берни белми иде. Бабай дигәч, каенатасы дип уйлый иде. Аяз артыннан ачылып калган ишектән яшь киленнең, бабаңның ипи пешергәнен кайчан күргәнең бар, дип көлгәнен ишетте:
– Ул умарта тота. Син бал аертырсың. Җәен ул эшне сиңа кушарбыз.
– Юк, мин ипи песеләм, ипи песеләм! – дип үзенекен итте Аяз. – Бабай кебек, ипи песеләм.
– Ярар алайса. Түлке син үзеңчә пешерерсең! Һәр кешенең ипие бераз үзгә тәмдәрәк була ул. Мин өйрәтсәм, синеке менә бераз гына минекенә ошар. Иртәгә үк таңнан камыр куярбыз, улым.
Аяз кире Риязлар янына йөгерде:
– Мин үземсә песеләм! Мин илтәгә үк ипи песеләм. Мин илтүк толам. Мин сыел калалга сыкмыйм. Мин ипи песеләм!
Аяз һич туктар кебек түгел иде. Бераздан туктады, әнисен, хәзер үк пешерик, дип аптыратырга уйлап, аш бүлмәсенә чыкты. Кунакларны борчымасын дип, Чулпан уртадагы ишекләрне япты.
Риязга болар кызык булып китте. Бер карасаң, ул ниндидер эш башламаслык кеше түгел, тик, моның мәшәкатьләреннән туеп, кире Казанга качардай буласын да чамалый. Энесе Ильяз, авылга кайтып, кибет ачып җибәргән, шуның мәшәкате белән йөргән чакларны хәтерли әле. Ни кибетче табалмый, ни кеше яратырлык ипи. Җәһәннәм читләреннән китерәләр, тегесен алып карый, монысын... Алар бала чакта ашап үскән кибет ипиенең дә, әбиләре ике көнгә бер салган күмәчләрнең дә тамчы тәме юк! Товарың үтемле булмагач, ярыйм дип эшләгән кешене дә акча белән артык кинәндерә алмыйсың.
Авыл халкының яшьрәге тыз-быз районга йөреп тора. Икмәген дә шуннан ала, башка кирәк-ярагын да. Ике йортның берсе ябык авылга ничә кибет. Башка эш булмагач, шуны ачу гына кала инде. Җитмәсә, почтасы да сату итә, йортыннан гына товар таратучылар да юк түгел.
Ул да булмады, Аяз тагын күренде. Инде үз сүзен итә алмаган малай, әнисенә үпкәләп, Рияз абыйсы янына чыккан икән:
– Илтәгә песелмим. Бүген песелтмәгәс, илтәгә песелмим.
– Аяз, пешер инде, әтиең шуны сатар, ә мин сездән алырмын да менә ашап кына утырырмын.
Малай тагын әнисе янына йөгерде.
– Мин илтәгә песеләм, әти сата, Лияз абый асап бетелә.
Чулпан, теге яктан ишетелерлек итеп, Аязга дәште:
– Улым, барыбызга җитәрлек итәрбез. Өй ипиен үзебез дә бик яратабыз.
Малай аның саен:
– Лияз абый асап бетелә, Лияз абый асап бетелә, – дип үртәште.
Бу юлы Аязның ни такылдаганын бар кеше игътибарга алды. Көлештеләр. Дәү әбиләре:
– Бирсен Ходай. Амин! – дип, дога кылгандай битләрен сыпырды. – Дилә апагыз дөрес әйтә. Икмәк пешерү – бик саваплы эш. Ходай икмәкне кадерләгәннең урынын оҗмах түрләреннән итәр. Миңа, килен булып төшкәч, Габдрахман бабагыз бар эшнең серен үзе өйрәтте. Мәрхүм каенанам, беренче чәйне чәйләгәндә үк, таңнан камыр куярсың, дигән иде. Әллә ничек булып китте. Әйберләренең кайдалыгын белмим, мичләренең рәтенә төшенәсем бар. Ул куркып калуымны күрде булса кирәк, яратып аркамнан какты да:
– Килен, син бик булганга охшаган, кулыңнан килмәс эш юктыр, – диде.
Ильязка тел шомартырга җай чыкты:
– Әби, ярый ипи пешерүдән туктадың. Үзең ни күмәч ашамыйсың, ни бәлеш. Ну ул теманы яратасың инде.
Әбиләренең хәтерен калдыру дип уйлаган апаларының бу сүзгә кәефе кырылды, кырын күз белән генә Ильязка кисәтү ясагандай итте. Әбиләре ишетми. Каян үпкәләсен? Күмәч темасына күчкәч, ул кычкырып әйткәнне дә тыңламый, дип пышылдады аның колагына Рияз.
– Якын туганнары җыелган, рәхәтләнеп сөйләсен, – диде әкрен генә тынычланган Дилә апасы. – Кайсыгызның иркенләп аның белән сөйләшеп утырганы бар? Берегез кайтып керә, икенчегез чыгып китә. Көннәр буе дүрт стена арасында ул. Сез менә эшегездә кеше күреп кайтасыз.
Нинди ялгыз булсын? Аязның аның аяк арасында буталмаган чагы юк. Әбисенә аннан да зур юаныч бармыни?! Малайлар тыңламаса да, сөйли бит инде ул, дип уйлады Рияз, алай да апасының сүзенә колак салды, пышылдавыннан туктап, бар кешенең игътибарын үзенә алган әбисе ягына борылды. Тагын да шул бетмәгән күмәч темасы иде:
– Аңа кадәр дә мич тирәсендә гел кайнашсам да, бабагызга да сиздермәдем, икмәк салуны белмәмешкә салыштым. Ул миңа, әле бусагадан кергәнче үк, болай дигән иде: бездә яшь киленнәрне эш белән сыныйлар, син бер дә әнигә, анысын белмим, монысын белмим, дип каршы килмә, ярар-ярар, дип кенә тор. Үзем булышырмын, Габдрахман белмәгән нәрсә юк, күмәч пешерү – бабалардан калган һөнәр ул. Аны әнидән дә, әбидән дә беренче көнне үк салдырганнар...
Рияз да, Ильяз да яшь килен башыннан кичкән вакыйгаларны ятлап бетерделәр инде. Күмәччелекнең буыннан буынга күчкәнлегенә ни аптырамыйлар, ни исләре китми. Алар менә үзләрен, бил алышмасалар да, бөтен Көбәйнекеләр кебек, көрәшчеләр, йөгерешчеләр нәселенең дәвамчысы дип саный. Мәйдан тоту хирысы башка тармак туганнарында әле дә бик көчле. Алар бала вакытта Сабантуй батыры булганнар аз түгел иде.
Гобәйдулланың әтисе Нигъмәтулла да көрәшкән. Алты буын эчендә ничә батыр күренеп торгач, аңа кадәргеләр дә көрәшмәгәндер дип булмый. Аларын инде Рияз да, Ильяз да белми. Алай да, бер нәрсә бик кызык: Шакир бабаларының Хәсбиямал әбиләреннән туган тармагы көрәшне үз итсә, Шәмсебану балалары барысы да йөгерүне яраткан.
Сабирҗан бабалары да, Нигъмәтҗан да, Габдрахман да мәйданда гел беренче килгән. Аларның әтиләре дә шулай иде. Зур спортсмен чыгар дип кенә көткәндә, гаиләгә кайгы килү аның бөтен тормышын үзгәрткән дә куйган. Көтмәгәндә Габдрахман бабайлары үлеп киткән дә, авылга кайтып, мәктәпкә физкультура укытырга кергән ул.
Рияз менә моны булдыра алмый. Аның авылга исе китми. Әтисен дә дөрес эшләгән дип санамый. Дуслары төрле илләрдә яши. Рәсәй, дөнья чемпионнары. Уртача буйдагы гына әтисе алардан да кызурак йөгергән югыйсә... Нәрсәгә кирәк ул авыл! Инде менә укучысы бармак белән генә санарлык мәктәптән дә китте, мал үстергән, умарта тоткан булып маташа. Спортсмен булса, үз балалары да, кемнәрнекедер кебек, Канадасында, Америкада яшәр иде хәзер. Менә бу Аяз да, әле аннан соң туачак оныклары да.
Бар ярышларда беренче урында гына килсә дә, бабасын уза алмаган Риязның әтисе. Рияз менә әтисен уза микән инде? Бергәләп бер дә ярышып карамаган алар. Ул да шәп кенә йөгерә иде югыйсә. Казанда мәктәп укучылары олимпиадасында урын алганы да булды.
Бабасы белән ярышканда, әтисе яшьрәк булган әле Риязның. Габдрахман бабасы, балаларын гел җиңел генә узып китә дә, борылып:
– Әле сезгә-ә-ә! Илледән соң карарбыз! – дип кычкыра икән.
Илледә вафат булган да, бабасын әтисе уза алмыйча калган. Ә менә бабасы үз әтисен уза алды микән???
Әтисенең, бабасының бала вакытында мәйданны гел алар нәселе тоткан. Бабасының бар нәрсәгә кызулыгын күрсәтү өчен әнисе «сәмәлүтем» дип кенә йөрткән. Бабасының әтисе аннан да кызурак булган, алай да, ул да үз әтисен иллегәчә уза алмаган, имеш.
Патша заманнарында да йөзгәчә яшәгән аларның бабайлары. Сабирҗан бабасының бар акыл тешләре чыккан. Шуларны җемелдәтеп, язгы кояш астында өй нигезендә утыра икән. Совет власте килгәч, барысы да бик иртә киткәннәр. Ирләрнең гомерен гел хәвефле үлемнәр өзгән. Бабаларыныкын да. Риязларның әтисе иллене уза алды. Әле аннан башка йортта эш бармый. Әле бар нәрсәне улларына үзе планлаштырырга тырыша.
Аш өстәлен балкытып бәлешләр килеп утырды. Их, борайныкы түгел икән, дип уйлады Рияз. Бәрәңге бәлеше дә бик тәмле югыйсә, бүген борайныкын ашыйсы килгән иде. Чулпан анысын аеруча тәмле пешерә.
Рияз белән Ильяз Казанда банкта эшләгән кызларга өйләнделәр, әмма икесе дә башта пешекчелеккә укыган булып чыкты. Бигрәк тә әбиләре өчен гаҗәп иде бу. Менә бит, киленнәрнең йорт эшен белгәне килде, дип сөенде. Ул инде олыгайган, Ильяз гаилә корган елны гына авыл миченә ипи салудан туктаган иде. Яңа йортта бар нәрсә газга көйләнгән иде югыйсә, әтиләре барыбер мич төзеде. Аның да кулыннан бар нәрсә килә. Рияз андый эшләрне үзе дә аз-маз чамалый, һәр ял Казаннан әтисенә булышырга кайта. Ильяз көн дә кибеткә товар ташуда, сатуда, өй эшләренә вакыты калмый.
Аяз чыннан да булдырыр. Ул әтисе белән товарга да йөри, бабасы белән бакчада да казына, трактор-машина төзәткәндә дә карап тора. Ипине пешерә дә пешерә инде ул! Риязларның әле балалары юк. Абый булса да, соңрак өйләнде. Әтисе кебек, бабасы кебек. Ул ягы белән булса да охшаган бит инде ул нәселгә! Юк, ул да күп як белән әтисенә охшаган. Тик, аның кебек спортны яратса да, аның юлын сайлыйсы итмәде, КАИга укырга керде. Аннан сабыннар, шампуньнар ясый торган бер заводка оператор булып эшкә урнашты. КАИ белеме кирәк тә түгел иде югыйсә «Нәфис»тә: теге кнопкага басасың, монысына. Кирәк түгел, тик аннан башка эшкә дә алмыйлар. Җыен надан, белемсез синең башлыгың булып утыра, ә син, имеш, оператор. Кнопкага басарга дип укыдымыни ул биш ел! Эшне каян тапса, шунда керде. Эш инде акчасыз җирдә генә табыла...
Дилә апасы, мәктәпне бетергәндә, автомеханиклыкка укыгыз, дип бик белеп әйткән икән. Авылга кайтырсыз да, төзәтү мастерское ачарсыз, дигән иде ул. Эш булса, анда да тормыш начар түгел. Автомеханик авылда кемгә кирәк ул, дип көлгән иде Рияз, машинасы да ничә генә. Хәзер менә алар Баланлыны басты, төнге тынлыгын да качырды.
Әйе, авылда автомеханик кемгә кирәк ул, дип көлгән иде Рияз. Ә кемнеңдер башына бу уй килгән. Әнә бит, төрле шәһәрләрдән кайттылар, ачтылар, гөрләтеп эшлиләр. Шәһәр кешесе монда очсызрак, ышанычлырак дип саный. Кайберәүләре машиналарын калдырып ук китә. Яхшы төзәтүчеләргә күрше авыллардан да киләләр. КАИ белеме белән ул да ача ала иде югыйсә. Андый эшкә, чын дөресен әйткәндә, баштарак күңеле ятмады. Әтисе белән машина карый торгач, хәзер менә ошата, куллары остарып ук килә. Инде мастерскойлар ачарга соңдыр. Бар өстенә барны нигә башларга. Энесенең кешесез, әмма болай да өч кибетле авылда кибет эшләтеп җибәрүе кебек булачак ул.
Эшләр кибеткә дә, машина төзәтүгә дә кайтып калмаган. Башкасын да уйлап табарга булыр иде әле. Аның өчен авылда яшәү теләге кирәк. Иң башта шәһәрдә үскән хатынын шуңа кызыктыру кирәк, аны да эшле итү кирәк.
Бабалары күмәч пешергән имеш. Аннан соң барысы укытучылыкка укыган. Дилә апасы һаман шул эшкә кыстый. Ярар, хәзер олыгайган булсын да ди. Ник менә яшьрәк чагында үзе пешермәгән? Ул чакта заманасы башка иде, ди. Анысы шулай. Ник алайса бу эшне бурыч итеп нәкъ менә Риязга калдырганнар? Аңа тиен акчага укыту да якын түгел, авылга кайтып, икмәк пешерергә дә теләми. Район саен бит ул пекарня дигәннәре. Нинди район, авыл! Күкселдә генә дә тыкрык саен!
Әбисе, апасының сүзен җөпләп, сүз чыкты исә:
– Икмәк пешерү – саваплы эш, – дип өсти. – Игенчегә җәннәт капкалары ачык та ачык инде.
Ник үз улын, үз кызын шуңа укытмаган соң ул, җәннәт ишекләре дә бик киң итеп ачылырлык булгач?! Үзенә әйтсә, укытучы булу да – изге һөнәр, дип каршы төшәсен көт тә тора. Гыйлем, иман нуры таратучы ул, диячәк. Аңарга бар эш – изге. Эш эшләп, вакытыннан иртә картайсалар да, аркаларында шул эш бөкере булып өелсә дә...
Ашарга пешерә белү хатын-кызга гына кирәк ул. Хатының тәмле сыйлагач, өеңә кайтасың килеп тора. Мәҗлес өстәлләрен хәзер төп йортта гел яшь киленнәр хәзерли, табынга ризыкны алар чыгара. Көн буе мәш килгән әнисе дә, намаз карчыгы әбисе дә түр башында елмаеп, гәпләшеп аш килгәнне көтә.
Дилә апасы, уйланып утырган энесен күреп, кулына калагын тотырды:
– Нәрсә телеңне йоттың? Бәлеш суынгач тәмле булмый ул. Әнә ничек тәлинкәңә итле итеп салдым. Капкачының чәчәкле төшен синең алдыңа куйдым.
Бәлеш чыннан да бик тәмле икән. Яңа суйган иттән булгач, бигрәк тәмле чыккан бу. Рияз тагын-тагын салдырды. Уйларын да оныткан кебек булды. Ипи турында сөйләшүләр басылса да, Дилә апасы егетне тынычлыкта калдырмасын белә анысы. Ниндидер планнар белән кайткан, нәрсәдер әйтергә теле кычытынгандай аның. Сүзләре беткәнгә охшамаган.
Бәлешләр дә ашалып, чәйләр эчелгәч, туганнар җайлырак урыннарга күченделәр дә тагын хатирәләрен яңартырга керештеләр. Әтиләре мал карарга чыгып китте. Рияз, һава сулап керәм дигән булып, капка төбенә чыгып утырды. Әтисенең эше беткәч керер әле.
ΙV
Ильяз аның белән чыкмады. Бергә үссәләр дә, өч онык өч төрле иде. Айгөлнең күңеле – җырда, биюдә. Мәктәптә укыганда шигырь язып маташты, институтка кергәч, фәнгә кереп китте. Аннары барысын да ташлады да атаклы бер чит ил компаниясенә зур гына урынга эшкә урнашты. Минем юлдан китмисеңме соң, дигән әнисенә, кырт кистереп әйткән. Мин саннарны да яратам, алар да күз алдымда шигырь юллары кебек бии, алар белән эшләүдә дә иҗат бар, дигән.
Чит илдән кайтып керми, ипи ашамый Айгөл. Авылга кайтса, башкалар ит сырганда, яшелчә кимерә, чикләвек кетердәтә. Нервылары ахырдан барыбер чыдамый, аклана-аклана, чемченеп булса да куя:
– Шундый тәмле итеп ашыйсыз да авызымнан сулар китерәсез, көчкә котылдым мин ит белән ипи ашаудан.
– Авыл гадәтләреннән, – дип төгәллек кертә Ильяз.
– Бабаң күмәчче түгел мәллә? Әниеңнән сора әле, – дип төрттерә Рияз.
Айгөлгә болай сөйләшү ошый. Ул авылны да, аның гадәтләрен дә ярата. Малайларның шаяртып кына әйткәннәрен аңлый. Үзе турында:
– Инәнең җебе генә мин, – ди. Янәсе, ире артыннан ияреп йөрүче, ул кайда эшләргә кушса, шунда урнашучы.
Ә бит ипине дә, төрле-төрле бәлешләрен дә бик тәмле пешерә үзе. Ашамый гына. Аңа башкаларны сыйласа да бик җиткән.
Ильяз да үзенә бер төсле. Анда нәсел каны ныграк аккан кебек. Тынгысыз, анысын уйлап чыгара, монысын. Кыюлыгы да җитәрлек, телгә дә оста. Спортны аның кебек үк яратмаса да, мәктәп балаларын гына йөгереп уза әле ул да. Ул да баштарак шигырь дә язып маташты. Аның канында сәүдәгәрлектән дә тамчылар бар. Шакирныкыларның Казанда яшәгәннәре арасында җиһаз ясаучылар да, кибет ачкан кешеләр дә җитәрлек. Ильяз кебек, барысы да телгә беткән. Алар да барысы да язгалаган-бозгалаган да, имеш. Осталыкның каннан килгәненә бик ышана хәзер Рияз. Ул менә, нигәдер башкалар кебек, рәсем дә ясамый, шигырь дә чыгармый.
Ильяз күченеп кайтуга авыл чаты ачкан иде. Таңнан торуга, шунда табышмаклар, башваткычлар җибәрә башлый. Башта, хәерле көн, дип кенә язышкан авылдашлары, хәзер, телевизор караудан туктап, шуларны чишәргә тотына. Ул да булмый, авыл советы рәисенә теге проблеманы күтәреп хат яза, монысын... Барысы тагын шуңа кушыла. Апаларына кайчак бу ошамый. Барып, рәиснең үзе белән сөйләш, ул да бу хәлләр өчен борчылмый дип уйлыйсың мәллә, дип тә куйгалый. Аннан, энем, ярый әле син бар, чатны бозык теллеләрдән дә, ахмак язулардан да чистартырга сүзгә оста кем дә булса кирәк бит инде, дип көлә. Кайвакыт артыннан ук, язма, сиңа нәрсәгә ул, дим дә, авылны кайгыртырга да кем дә булса кирәк бит инде, дип өсти.
Шулайдыр. Апасы белми әйтмәс. Авылның хуҗасы авылда яшәүчеләр түгел. Аңа район башлыгы да хуҗа, көтмәгәндә барлыкка килгән йоткын инвесторлар да, Казаннан ук килеп, штраф салып йөргән гаишниклар да, башкасы да. Кулында акчасы, үз закуны булмаган рәис кенә мондагы тормышны үзгәртә алмый.
– Аңа да кешенең ярдәме кирәк булганга кузгатам бит мин ул проблемаларны, – ди Ильяз. Ул да хаклы кебек. Берни дәшми генә, барысына риза булып яшәсеннәрмени хәзер?
Борынгы бабалары беркемнән дә курыкмаган, әмма акыл белән эш йөрткән. Барыбер тапалганнар, барыбер изелгәннәр... Хәер, гаделсезлектән качып киткәннәре дә булган. Тик кая качып котыласың? Барыбер тотылганнар. Авыл кешесе коллыктан котылгач та кол булып калган ул. Үзең теләп коллык сайламассың бит инде?..
Рияз, фамилиясе аның исеменнән ясалгач, бәләкәйдән үк бабасының бабасы турында ишетеп белә иде. Сабирҗанныкылар Түбән очның да түбән очында яшәгән. Ул инде Баланлының иң борынгы урамы, имеш. Димәк, аның нигезен аның ук бабалары корган булырга мөмкин. Монысы менә күңелгә бер горурлык хисе бирә.
Авыл халкы, бик акыллы санапмы, Сабирҗан бабасын Карл Маркс дип йөрткән. Сакалы аныкы кебек көрәктәй, күзләре үткер, үзе төптән нык, сүзе саллы булган, имеш. Кара син аны, авыл кешесе надан булган дибез дә... Кайдадыр еракта яшәгән, бөтен Җир шарына алга барышның, яшәүнең үзе гадел дип санаган юлын салып биргән Карл Маркс турында ишеткәннәр булып чыга.
Дөньяның кай якка тәгәрәгәнен белгән Сабирҗан авылдагы яңалыкларга каршы тормаган. Колхозлашу елларында да балаларыннан да акыллырак булып чыккан ул. Әллә соң Марксны, Ленинны укыган иде микән? Шәһәргә сату-алу белән барганда гына ишеткәнме? Әллә соң әлеге кушамат аңа шуның өчен ияргәнме?
Риязның бер нәрсәгә игътибар иткәне бар: элек алар нәселендә кушамат буын саен алмашынган. Алмашынмас иде дә, буын саен кимендә ун бала. Ярты авылны баскан алар хәзер. Барысын бер кушамат белән ничек атыйсың? Сабирҗан бабаларын Күмәчче дип тә йөрткәннәр, Бай Сабирҗан дип тә атаганнар. Авылда тагын Сабирҗаннар бар икән дә, алардан аерырга кирәк булган имеш. Артык зур байлыклары да булмагандыр инде.
Колхозлашу заманында хәллерәкләр дә тегендә-монда качарга план кора башлагач, уллары сүзен тыңлап та, авылдан чыгып китмәгән Күмәчче Сабирҗан. Кая качасың? Үзең белән нәрсәңне генә аласың?
– Үзеңнән качып котылып буламыни, ахмак! – дип җикергән ул, «әткәй, китик әле кая да булса», дип катырак торган өлкән улына. – Мин инде болай да ике әзмәвер улымны гражданнар сугышында югалттым. Каберләрен дә белмим.
Сабирҗан бабайлары авылның шактый бай кешесе булса да, кемне дә ялламаган, үз көченә таянган. Инкыйлабтан менә барыбер куркып калган. Колхозлашудан бигрәк тә. Алай да, «Электро» колхозына хәлле кешеләр арасыннан иң беренче булып керә ул. Башта ярлыларның ни майтарганын бераз күзәтә анысы. Ахырдан раскулачиваниедән курку җиңә аны.
Бабалары Нигъмәтҗан бер якын кешесе белән:
– Ярлы-ябагай колхоз дигәннәрендә нишләп бетәр дә, бар әйберләрен сәвиткә илткәннәр белән ни булыр, – дип сөйләшеп тора. – Бик каты кыса башласалар, керсәм дә, анда да иң ахырдан гына булыр.
Тегесе Нигъмәтҗаннан ишеткәннәрен минуты-сәгате белән шул көнне генә районнан килеп төшкән ниндидер адәмгә илтеп җиткерә. Андагылар да көтеп тормый. Районнан конвой чакыртып, төрмәгә алып китәләр.
– Әле дә ярый озак тотмыйлар үзен, алай әйтмәдем, керәм мин, – дип котыла. – Менә күрерсез!
Берничә атна гына төрмәдә утыруы да фикерен үзгәртә бабаларының. Шул арада да суырылып, күзләре генә утырып калган була.
– Көн дә нигә сәвиткә каршы котыртасың, дип дапрусладылар, – ди ул каршы чыккан туганнарының аптырап калуын күргәч. – Бер ыстакан солыны суга болгатып эчерттеләр.
– Атмыни син солы суында тотарга?! – дип ачуыннан буылган бер энесе. – Ат дип санасалар, тагарак тутырып бирсеннәр иде!
Ачлыктан, йокысызлыктан йончып беткән, исән калыр өчен, колхозга керергә риза булыр хәлгә килгән улын күргәч, нинди нык Сабирҗанның да күзләренә яшь килә:
– Әйттем бит, улым, әйттем бит...
– Әткәй, әйтүен дә әйткән идең...
– Әйдәгез, аптырата башлаганчы ук керик калхузларына, дидем. Син менә, иң соңгы булып мин керәм, башта кырыйдан карап торам әле сезне, дип мактанып йөргәнсең. Кешегә ышанып, сер сөйләр заманмыни?..
– Көмештоякны үзең җитәкләп шуларга илтеп бирер идеңме? – дип сорый Нигъмәтҗан бабасы.
Әти кеше дәшми. Чабышкы аты шәп була Күмәчче Сабирҗанның. Шуны гына бик кызгана. Кара авыр эштә Сабантуйларда алдан килгән атны тәмам хәлдән тайдырырлар, имгәтеп бетерерләр дип курка. Кермәсәң, үзең шул мескен ат хәлендә калуың бар. Инде сөргененә үк сөрсәләр, туган туфраклардан аерылып ничек яшәрсең, дип уйлый.
– Элеккечә торыйк әле. Эш рәтен белмәгәннәр төзегән калхузы да шундыйрак кына булыр инде аның, – дип җыела моның янына тагын беркөнне балалары.
– Нигъмәтҗан ахмак сүз ычкындырып утырып кайтканны уйламыйсыз! Инде Галимулла син дә, Хәкимулла син дә шуның юлларын урап кайтмакчымы? Кемгә-кемгә, сәвитнең кулы иң элек безнең кебекләргә үреләчәк.
– Аннан гына курыккан кеше бармы? – дип, бик әтәчләнә Хәкимҗан.
– Син, улым, ике башны кайгыртасың. Хатының да үзең генә. Мин менә бөтенегезне уйлыйм. Киткән кызларым да минем өстә. Аларның да, сезнең дә туган-туачак оныкларыгыз да башымда.
– Атыңны кызганмасаң, безнең дә көч кергән мал башкаларга китсен, дисәң, кер инде алайса, – ди шунда үпкә беләнрәк Галимулла исемле улы.
Бабай бөтенләй кызып китә. Абзар бүрәнәләрендәге чөйләргә алган дирбияләрне алып килеп келәт алдына ыргыта. Шунда ук чабышкы атын да алып чыга. Әйбәтләп җиккәч, болай ди:
– Чыгарыгыз йорттагы барлык байлыкны, атка төяп карыйк, никадәр сыяр да, никадәр калыр?
Ләгәннәр, самавырлар, чалгылар, балталар, итек калыплары, ипи савытлары барысы арба өстенә өелә. Малайлар һаман ташыйлар да ташыйлар әле.
– Җитте! Күрәсез бит, арба тулды! – дип туктата аларны аталары. – Атны колхозга илткәндә, байлыгыбызның менә шушы арбага сыйганын алырлар. Калхузга кермәсәгез, барысын да алырлар да үзегезне этап белән Себергә сөрерләр!
– Анысы да кызганыч бит, әттә. Әллә качыйк кынамы соң? – дип, һаман үзенекен итә Галимулла.
– Качсаң, шул арбадагы байлыгың да үзең белән китмәс. Үзең дә болганып йөрерсең-йөрерсең дә, ачлыкка чыдый алмыйча, тагын авылыңа кайтып егылырсың.
– Анда инде нәрсә көткәнен әнә Нигъмәтҗан сөйләсен. Яңа гына күреп кайтты.
Шул көнне үк Көмештоякны, арбага сыйдыра алган байлыкны төяп, авыл сәвите ишегалдына илтәләр.
Сабирҗан бабаларының күмәч пешереп сатудан туктагач, беренче кушаматы әкренләп төшеп кала, колхозга кергәч, Карл Маркс диючеләр күбәя. Алай да, Бай Сабирҗан дигәне, инде байлыгы шактый кимесә дә, бөтенләйгә ныклап ябыша.
Сабирҗанның калхузга керергә дип карар кылуын, арбасына тутырук мал төяп, иң шәп атын калхузга илтүен белгәч, бөтен авыл шау итә. Үз күзләре белән күрмәгәннәр ышанмый. Баланлы Пүчинкәсендә инде бигрәк тә. Шунда күченгән Әшринекеләрең Мөнирә белән Шәмсеруй дигән кызлары үзләрендә кемнәндер ишеткән хәбәрне түкми-чәчми әтиләренә җиткергән. Шәрифҗан, ышанмыйча, Баланлыга чыгып киткән.
Риязларның Күмәчче бабаларын күреп кайткач, Әшрәфҗан Сабирҗанның кодасы Йосыфка әйткән, имеш:
– Иң элек бай Сабирҗан чукынган, аннан... Үзең беләсең инде. Ул булып ул чукынганны күрсәләр...
Әшринең сүзе бөтен авылга тарала.
Бераздан тагын Йосыфларга килә ул. Йөзеннән төсе качкан. Куллары дерелди, телләре тотлыга ди. Йосыфның каядыр чыгып киткән вакыты. Төп йорттагы улы Хәбибрахманның хатыны Мәгузәнең андый чакта теле чишелә дә китә инде. Тыныч кына сорый моннан:
– Ни хәлләрең бар, Шәрифҗан?
– Булмады инде, булмады…
Шәрифҗан кәпәчен әле кулында уалый, әле шуның белән башыннан аккан тирен сөртә. Аның саен кабатлый икән үзе:
– Булмады инде, булмады…
Мәгузә эшне бик тиз аңлап ала:
– Пәтәч, син дә чукындыңмыни?
Бик уңайсызлана теге. Алай да акылына килгән кебек була. Авыр сулап ала да:
– Бай Сабирҗан да чукынгач, без генә калмабыз инде. Бөтен карап, көтеп торганым ул иде.
Бераздан Йосыф та кайтып керә.
– Әллә бу акылдан язган инде? – ди ул, йорт почмагында посып утырган Шәрифҗанга күрсәтеп.
– Соң? Нәрсә булган? – дип сорый Әшрәфҗан, куркып кына, тилегә салынып.
– Нәрсә булсын, син дә кода бабай артыннан калхуз диеп чукынгансың бит, – ди аннан көлеп Хәбибулла.
Йосыф көләргә ашыкмый:
– Алай дисәң, улым, чукындыртырлык хәлләр көтмәгәе безне дә, – ди.
Мәгузә, аптырап, каенатасына караган.
– Килен, мин югында син дә телеңне тый! Мотыйкны алып киткәннәр, Нигъмәтҗан утырып чыккан. Кеше янында күп сөйләнсәң шулай ул.
Килен куркуыннан мич артына кереп киткән. Ире дә ни әйтергә белми тора икән.
– Атларны җик әле, Хәбибрахман! Тиз генә Баланлыга барып кайтыйм. Кода аңгыра кеше түгел, алдын-артын карап эшләгәндер. Инде ул да кергән булса...
Йосыф пар атта урман аркылы кодасына җилдергән. Суның бу ягында берәр кешедә калдырса, йөзеп тә чыга инде ул Нократны.
Каенатасы артыннан капка ябылуга, Мәгузә килене:
– Инде монысы да чукынырга китте бугай, – дигән.
– Хатын, чукынсак, барыбыз бергә чукынасы, син дә, – дип авызын ыржайткан Хәбибрахман. – Бар, әттә юкта, килендәшеңнең хәлен бел. Аталары турында хәбәреңне дә җиткерерсең.
Шул кичне үк уенлыкта:
– Яр буенда күңел тула,
Суга карап утырам.
Күңелләрем тулмас иде,
Бай Сабирҗан чукынган.
Урманнарга барып керсәм,
Агач тулы тукыран.
Әллә инде тукыран да
Калхуз диеп чукынган, – дип җырлаганнар, имеш. Бу җырның ахырын беркем белми. Инде Сабирҗанның оныгы Сания апасы да оныткан.
V
Бервакыт, су аръягындагы җиләклеккә дип, урам аша узганда, әле кечкенә вакытында, апасы каралып, кәкерәеп утырган бер йортка төртеп күрсәтте дә:
– Бу Сабирҗан бабабызның йорты, безнең авыл барлыкка килгәннән бирле яшәгән нигез, – диде. – Анда олы җиңгәбез Бибиәсма тора иде, хәзер вафат.
Апасы, бераз моңаеп карап торды да, эченнән нәрсәдер укыган кебек итенгәч, догасын шушы сүзләр белән бетерде:
– Барысының да, нәселгә зыян салганнарының да, игелек китергәннәренең дә урыны җәннәттә булсын. Ай-һай авырлыкларны күп китергән иде бабайларга Бибиәсма җиңги алай да...
– Ишегалдында яңадан кем яңа өй салган? Ул – безнең нәселнекеме? – дип сорады әнисеннән Айгөл.
– Юк, кызым, анысы читләргә, әмма гомер бакый безнең белән туганлашкан, ир-атларыбызга гел килен биргән токымга калды. Шул җиңгәгезнекеләр инде. Бибиәсманыкылар.
Шулчак апасының күзләре яшьләнеп китте. Кечкенә булса да, нәсел нигезен югалтудан туган сагыш яшьләре икәнлеген аңлады аның Рияз.
Соңрак, югары сыйныфларда укыганда, аларга татар теле укытучылары шәҗәрә ясарга кушкан иде. Ә аны кемнән сорыйсың? Дилә апасыннан билгеле! Ул:
– Шәҗәрә төзү – ярты эш кенә ул, син нәсел агачында яшәгән кешеләрне аз булса да күзалларга, аларның тарихларын, кылган гамәлләрен, һөнәрләрен белергә тиеш! – диде. – Сабирҗан бабаң ничек көн иткән? Нигъмәтҗан бабаң? Габдрахман?
– Бабайның укытканлыгын кем белми инде аның! – дип ирен турсайтты Рияз.
– Нигъмәтҗан бабайлар да, аннан элгәреләр дә итек баскан, аның белән сату иткән. Сугышка кадәр Яңа урам башындагы тауда итек артеле булган, сугыштан соң да эшләр дип, бик озак саклаганнар аны. Әле сез дә ул тирәне Артель тавы дип йөртәсездер.
Аның бу сүзләренә каршы:
– Әйе. Шулай булгач, итекчеләр нәселе бит инде без! – дип ярып салганын хәтерли Рияз. Ул әтисе яшәгән урыннан яңасына күченгәндә, келәт чормасында никадәр калып, чабата күргән иде. Чабаталарның бабасы Нигъмәтҗаннан калганлыгын белде, ә менә калыпларны Сабирҗан бабасыныкы, диделәр. Шулай булгач, белә бит инде ул нәселен, белә!
– Итекчелек – авыл халкының күбесенә хас һөнәр. Без итекчеләр генә түгел, без – иң башта күмәччеләр! – диде аңа шул вакытта Дилә апасы. – Сабирҗан бабаңның күмәчче даны еракларга киткән булган. Ул, үзе пешергән күперек күмәчләргә ягып ашасыннар өчен, ерактан яшел кәгазьгә төрелгән акмай кайтарткан, аны саклар өчен, салкынны яхшы саклаган тирән базлар казыткан. Аны тирә-як авыллар Күмәчче Сабирҗан дип тә йөрткәннәр, ул пешергән икмәкләрне алырга дип, урыс авылларыннан да килгәннәр.
Карале, апасы бер үк сүзләрне әллә кайчаннан сөйләгән икән аңа. Ул боларны оныткан да кебек булган иде. Соңгы елларда Дилә апасы тагын күмәч пешерү темасына кереп батты. Ну кайтсын инде, салсын пекарнясын, пешерсен ипиен. Менә аны кем тота?! Пенсиядә эш ачканнар да бар. Әнә Баланлының бер әбисе илле тавыкка ссуда алган банктан. Сораса, аңа күбрәген дә бирерләр, дип гел күңеленнән кирегә сукалый иде Рияз. Хәзер менә туктады.
Рияз каршы сүзләрнең үз-үзен әлеге эшкә мәҗбүр итәрлек көче юкка гына әйтелгәнлеген бик яхшы белә иде. Аннан да бигрәк, тегесенә кул куйдырырга, монысына кирәк. Гел кеше каршысына барасы. Район башлыклары да, башкасы да, кибет ачылган көнне үк, нәрсәгәдер ярдәм сорап килергә тотына. Беркем дә әле үзе дә муеннан бурычта дип тә уйлап карамый.
Ильязка да, Казаннан кайттың дип, эш башларга акча бирүдән баш тарттылар. Зур процентларга кереп бата алмый иде. Туган-тумачалар белән бергәләп ерып чыктылар тагын. Әнә шул нинди кыенлык белән ачылган кибетен ябып, районга күчеп маташа хәзер. Анда сатып алучысы да күбрәк, өстәмә бәяне дә арттырыбрак куясың, ди. Монда авыл халкын кызгана...
Сатучысы күбрәк тә, кем әле сине район үзәгендә көтеп тора?! Анда җирләр бүленгән, бизнес өләшенгән. Әйе, кайда да туганнар кирәк. Үзләре кибет тоткан тумачилары арендадагысын Ильязка бирергә булганнар. Түләве кыйммәт тә икән кыйммәтен, кеше йөри торган урыннар, дип сөенә. Шул тирәдәнрәк шәп кенә өй дә алганнар. Эшең кайда, яшәвең шунда булмый, кайда булсын. Аның да эшен бетереп керсәләр, Ильязның эшләре әллә тәгәрәп үк тә китәр...
Әле теге чакта, бәләкәй вакытында:
– Шушы кеп-кечкенә, каралып беткән йортта яшәмәс бит инде андый эшләр майтарган бабай! – диде Рияз, апасы сөйләгәннәргә ышанырга теләмичә.
– Дөрес әйтәсең. Монысы бабаңның өчъяклы ак мунчасы. Аны кырык бердә үк тол калган Бибиәсма җиңгәгез икенче ире белән торганда алга таба елга буеннан күчереп салган. Сугыштан соң утынга кытлык, агач өстерәтергә тракторы юк.
– Ат белән ташысаң да була аны.
– Аты да сугышка китеп беткән бит аның. Калганы – кыр эшендә.
– Ухалла белән ташысаң да була!
– Үзләре дә артык тырыш булмагандыр инде. Зур-зур каралтыларны сүтеп ягып бетергәннәр дә мунчага күченгәннәр. Аптырама, энем, әле мин үскәндә күп кешенең өе дүртпочмаклы һәм әлеге мунчаның алгы ягы кебек кенә иде.
– Башкалар өй кадәр өйне сүтеп якмаган бит әнә. Бала белән ялгыз калганнары да. Аның ни кызы, ни улы булмаган дисең.
– Анысы шулай...
– Болай гына әйтәм. Кешегә хәзер бай яшәгән дип сөйләргә дә кыен икән.
– Су буенда итек баса торган «кара мунчасы», ашлык келәтләре, ипи пешерү йорты булган аның. Савыт-саба, ипи калыбын саклаган шкафлары... Каралтының зурын тоткан, атларның елкылдап биеп торганын алган.
– Элекке йортыбызда җилпучлар, камыр кабарту кисмәкләре, агач тәлинкәләр, ипи формалары аз булса да бар иде шул әле, – дип сүзгә кысылды Ильяз. – Бер калыпны Дилә апа дачасында да күргәнем бар иде.
– Алары инде калдык-постык нәрсәләр генә.
Сабирҗан бабасының ишле гаилә белән торасы килгән икән.
– Кемне дә булса башка чыгарсам чыгарам, түлке Нигъмәтҗанымны түгел, – ди икән. Анысы эшкә дә бик җитез булып, олы килене Гарифә әбисенең дә күңеленә хуш килгән инде.
Ул шулай теләгән, уртанчы килен планны башкачарак корган. Эштән качу ягын гына карый торган ялкаурак бер кыз булган ул. Төпчек килен белән токымдаш булса да, бер дә анысына да, өлкәненә дә охшамаган. Эш кушсалар, гел, мин мулла нәселеннән, мин ак эш өчен генә үстерелгән, ди дә тора икән. Башка киленнәргә бызгысы белән дә көн бирмәгән.
Сабирҗан бабалары бер көн таңда йөрәге сызлап уянган да, балаларына дәшим дип, Галимуллалары яшәгән якка чыккан:
– Йөрәк нәрсәгәдер уйнаклап тора әле, улым. Киленгә әйт. Аның куллары шифалы. Бер-бер нәрсә кайнатып булса да эчермәсме?
Бер дәшеп карый Сабирҗан бабай, ике. Ни каршы төшкән кеше юк, ни мич башыннан бала-чага меселдәгәне ишетелми. Башта шунда күтәрелеп караса аңлый. Сәндерәдә урын-җирнең дәһеле калмаган!
Шунда ук йөрәген тотып, мич кырына утыра ата кеше. Нигъмәтҗаны вакытында кереп өлгермәсә, шул килеш китеп тә барган булыр иде. Урынына илтеп яткыра да келәткә йөгерә өлкән улы. Анда сатарга хәзерләп куелган 40 пар итектән дә, калыплардан да җилләр искән.
– Әттә, күңел сизенеп йөргән иде үземнең дә. Су аркылы гына Әсмабикәнең абзыйларына качмады микән болар. Бу көннәрдә ике арада бик сарулап йөрделәр.
Галимулласын итек юлыннан, Нигъмәтҗанын күмәччелектән җибәрергә планлаштырган булган икән бабалары болай да.
– Ярар, үзенекен алган, беткән, башка чыгуы шушы булыр, – дип куйган.
– Әттә, алайса мине нәрсә биреп чыгарасың? – дип сорый икән Нигъмәтҗан бабалары.
Бу сүздән ата кешенең яңадан йөрәге китереп тоткан. Рәткә кергәч:
– Сине башка чыгарып җибәрәсем юк! – дип кырт кына кискән ул. – Әнә Бибиәсмалар күчәр. Теле дә бик озын, кулы кыска, эшкә кадәр җитми.
Уртанчы киленгә шул гына кирәк тә.
– Беркая китмибез дә, китәсе кешегә әйбер дә бирмибез, – дип шунда ук чәчрәп тә чыккан. – Үзләренә ышанып киткәннәрдер. Монда безнең дә яшисе бар әле.
Көне буе барган бу тавышка Нигъмәтҗан бабайлары да, Мәргубә әбиләре дә чыдамаган. Берни алмый гына, кул арбасына кием-салымнарын төяп, чит йортка барып кергәннәр дә яңа башланып килгән урамда шул елны ук үз йортларын җиткергәннәр. Аннан келәтен дә, мунчасын да, абзарын да булдырганнар. Ун алмагачлы бакча да утыртып җибәргәннәр. Риязлар аның шау чәчәкләренә язларын янәшә тыкырыктан узганда кызыгып-кызыгып карый иде.
Нигъмәтҗан бабасы күмәччелекне ташлаган, итекчелеккә керешкән. Ул арада сугыш башланып киткән, халык бергәләп корыган артельне саклау аларга, хезмәткә яше чыкканнарга калган. Фронтта улын, ике ир туганын югалткан ул. Нәсел нигезе дә Бибиәсманың яңа иренә күчеп, усал килен яшьтән сукыраеп, бетләп беткән каенатасын йортыннан ук чыгарып җибәргән. Сабирҗан бабалары Баланлы Пучинкәсенә кызларына китеп барган.
Әбиләренең дә, балаларының да эче бик пошкан моңа. Өлкән белән төпчек киленнәре, чана тартып, бераздан каенаталарын барып алганнар да, малае Нигъмәтҗанда яшәп киткән ул. Картлыгында килгән рәхәтлеге озакка бармаган шул Күмәчче бабакайның. Яше булган инде аның. Барысына рәхмәтен әйтеп, хәер-фатихасын биреп хушлашкан.
Кешенең гомер юллары бормалы. Әле көчендә чагында, кулыннан эш килгәндә, Сабирҗан бабасы да алдагысын шулай булыр дип фаразламагандыр. Инде менә Риязның Дилә апасыннан ишеткән бу хикәятләрдәге кешеләрнең берсе дә юк. Хәтта үз бабасы да. Узганда яшәгән бабаларын ул хәзер берничек онытмас инде. Әбисе бүлмәсеннән көн саен һәрберсенең исеменә аерым-аерым дога кылганлыгы ишетелә. Алар арасында нәселне төп эшеннән аерган, каралтыларын сүтеп яккан, каенатасын йортыннан куып чыгарган Бибиәсма карчык та бар. Рияз бик аптырый моңа.
Әтиләре дә аның турында сүз чыкса, җиңги дә җиңги, диләр. Бөтенләй башка кеше белән яшәгән җиңгәсенә дә үлгәнче булышкан бабалары. Аннан инде әтисе. Кеше хәтере шулай кыска микәнни? Әллә анда урын олыгайган саен яхшы хатирәләргә генә кала микән? Инде менә Дилә апасы да Бибиәсма җиңгәсенең нәселгә китергән авырлыкларын, хәйләкәр дә усал да холкын, зәһәр телен бөтенләй искә алмый. Әллә ул да олыгая башладымы соң?..
Әле кайчан гына Дилә апасының:
– Авылга кит тә берәр эш ач әле үзеңә, – дигәненә шаярып җавап биргән иде Рияз. Нинди авыл! Казаным яшәсен, дип уйлаган иде ул чакта. Инде менә шул тынчу шәһәрдән ничек вакытында котылганмын дип сөенеп, боларның барысын башыннан ахырына кадәр уйлап, он тутырган йөк машинасында Баланлыга кайтып барышы.
Авылда рәхәт. Авылда эшең булганда яшәп була.
Бакчага чыксаң, бал кортлары безелдәшә. Абзарга керсәң, сыерлар мөгери. Өстәлгә атна саен бәлеш килә. Үз итең белән пешергән бәлешкә җитәмени! Әле аның күмәче дә, кара икмәге дә үзеңнеке бит!
Казанда элеваторда чиратта торганда, малаең туды, дигән хәбәр китерде аңа телефоны. Аңсызланган кебек үк булган иде дә баштарак, аннан сөенеченнән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. Машинасына ничек итеп капчыклар төягәнен дә сизмәде.
Шул әле үзе күрмәгән, буе да орчык кадәр генә булган бер малай күңелен тәмам үзгәртте дә куйды Риязның. Инде менә әллә кай заманнарда яшәгән бабаларына кадәр уйлап, аларның һәммәсенә бала туу сөенеченнән мең догаларын җиткерердәй булып, Баланлыга кайтып килә. Ничек сөенмисең?! Авылга күчеп, пекарнялар ачып, көчне юкка сарыф иттем, дигән борчулары үтә дә китә инде болай булгач. Эшемне кемгә калдырырмын дип баш ватасы калмады аңа. Дөньяга тагын бер күмәчче туды, дип хәбәр салган кебек булды бу телефон!
Рифә РАХМАН
Фото: https://pixabay.com/
«Мәйдан» №10, 2021 ел.
Комментарийлар