Логотип «Мәйдан» журналы

Көтәрмен, дигән идең... (Повестьның дәвамы)

8Ка­ен­нар­ның ал­тын тәң­кә­лә­ре бо­так­лар­дан ае­ры­ла да, җы­лы һа­ва агы­мын­да тиб­рә­лә-тиб­рә­лә, те­ләр-те­лә­мәс ке­нә җир­гә юнә­лә. Зур-зур кү­бә­ләк­ләр сы­ман әй­лә­неп-тул­га­нып, ко­я...

8
Ка­ен­нар­ның ал­тын тәң­кә­лә­ре бо­так­лар­дан ае­ры­ла да, җы­лы һа­ва агы­мын­да тиб­рә­лә-тиб­рә­лә, те­ләр-те­лә­мәс ке­нә җир­гә юнә­лә. Зур-зур кү­бә­ләк­ләр сы­ман әй­лә­неп-тул­га­нып, ко­яш­та җы­лы­ныр­га өмет­лә­неп ят­кан өр-яңа күк­сел ас­фальт­ка ку­на­лар...
Би­ре­дә дә ка­ен­нар... Алар Ка­ми­лә­не го­мер буе оза­тып йө­ри сы­ман: мәк­тәп юлын­да, өй­дә... ин­де хә­зер Уфа­да... Ка­ен­ны кай­гы ага­чы, ди­ләр... Аһ, Ка­мил бе­лән алар бә­хет­ле бу­ла ал­мас ми­кән­ни? Әл­лә шу­ңа са­га­лый ми­кән алар­ны ка­ен­нар? Юк-юк, бу ак сын­лы зи­фа­кай­лар­ның нин­ди га­е­бе бул­сын? Ник бә­хет­сез­лек юрый әле ул тик тор­ган­нан? Ба­ры­сы да ях­шы бу­ла­чак! Бар­лык авыр­лык­лар, бит­кә ки­леп са­рыл­ган пә­рә­вез­не алып таш­ла­ган­дай, җи­ңел ге­нә сы­пы­рып ал­ган­дай юк бу­ла­чак!
Җан­га якын та­ныш гәү­дә­не, адым­нар­ны әл­лә ка­ян та­нып алып, Ка­ми­лә сөй­гә­не­нә та­ба йө­гер­де. Су­луы ка­бып, егет­нең ко­ча­гы­на таш­лан­ды. Аның киң, җы­лы күк­рә­ге­нә сы­ен­ды. Һәм ка­ра­шын күк­кә тө­бә­де. Кү­бә­ләк-яф­рак­лар тир­бәл­гән зәп-зәң­гәр төп­сез күк... Би­ек­тә, төп­сез зәң­гәр­лек­тә гамь­сез Уфа кү­гәр­чен­нә­ре оча. Җә­ен ул тәр­би­я­ләп очыр­ган кош­чык­лар да шу­лар ара­сын­да тү­гел ми­кән?
Кыз­ның кү­ңе­лен нин­ди­дер җи­ңел­лек, чик­сез рәх­мәт хи­се би­ләп ал­ды. Шул би­ек зәң­гәр күк­кә­ме, яз­мыш­ка­мы – ул мо­ны үзе дә аң­лый ал­ма­ды. Аһ, нин­ди бә­хет­ле Ка­ми­лә! Аңа баш­ка бер­кем дә, бер­нәр­сә дә ки­рәк­ми! Аның ко­ча­гы ту­лы бә­хет. Ул бә­хет­нең исе­ме дә, җи­се­ме дә бар. Ка­мил исем­ле ул! Төп­сез күк­тәй зәп-зәң­гәр күз­ле, куе коң­гырт чәч­ле, каш­ла­ры кар­лы­гач ка­на­ты­дай сы­зы­лып кит­кән, алар бер-бер­се­нә ку­шы­лыр­дай бу­лып то­ра. Ан­дый каш­лы ке­ше­ләр­нең хә­ләл җе­фе­те якын-ти­рә­дән бу­ла, ди­гән­не ишет­кә­не бар Ка­ми­лә­нең... Кы­зык, ә алар өй­лә­не­шер ми­кән? Шу­лай дип уй­лый үзе, ә те­ле баш­ка­ны сөй­ли:
– Ка­мил, дуң­гыз! Мин кү­рал­мыйм си­не! Са­нап ка­ра­ле, ни­чә көн уз­ды! Ни­чә сә­гать!
Уфа­га кил­гән­нән бир­ле ике-өч көн са­ен кү­ре­шеп тор­са­лар да, сөй­лә­шеп сүз­лә­ре бет­мә­де, сер­лә­шеп сер­лә­ре ки­ме­мә­де алар­ның. Дө­рес­рә­ге, Ка­ми­лә сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Уку­ын ярат­ма­вын, әти-әни­сен ха­фа­лан­ды­ру­дан кур­кып кы­на укып йө­рү­ен, алар алып бир­гән ике бүл­мә­ле фа­тир­да яшә­вен сөй­лә­де. Үзе­нә ип­тәш­кә ту­тый­кош, ак­ва­риум, ал­тын ба­лык алып җи­бәр­гән икән. Бе­рен­че сес­си­я­сен уңыш­лы тап­шыр­са, әти­се ма­ши­на бү­ләк итәр­гә вәгъ­дә ит­кән. Әле пра­ва­га укып йө­ри. Во­ди­тель­ләр кур­сын­да Ка­ми­лә­гә бил­ге­лән­гән инст­рук­тор кай­сы ягы бе­лән­дер Ка­мил­гә ох­шаш бу­лып чы­гып, кыз­га га­шыйк бул­ган икән. Ка­ми­лә­дән кү­зен ала ал­мый, ди, чак кы­на юл чи­тен­дә­ге ба­га­на­га ба­рып бә­рел­мә­гән­нәр икән...
– Са­гын­дым... – ди Ка­мил, бер­тук­тау­сыз сөй­лән­гән кыз­га сок­ла­нып, яра­тып ка­рап.
Кыз дәш­ми.
– Мин дә, – ди ан­нан... – Ми­ңа син җит­ми­сең! Кү­зе­мә баш­ка бер­нәр­сә дә, бер­кем дә кү­рен­ми. Тик мин шу­ны гы­на аң­лый ал­мыйм: син ми­не яра­та­сың­мы?
Ка­мил, аны би­лен­нән ко­чак­лап, үзе­нә тарт­ты.
– Яра­там, яра­там... – дип пы­шыл­дап, аны һу­шын­нан яз­ды­ру­чы хуш ис­ле чәч­лә­ре­нә йө­зен яше­реп, ты­нып кал­ды. Йө­рә­ге аш­кы­нып дөп-дөп тип­те.
– Ярат­кач, ник бер ел буе бер­ни дә сөй­лә­мә­дең? Бер ел, уй­ла­вы гы­на да кур­кы­ныч хәт­та!
– Бер ел ук тү­гел!.
– Ә ми­нем өчен – бер ел. Юк, бер ел да тү­гел – мең ел!
– Мин һа­ман да си­ңа бер­нәр­сә дә әй­тә ал­мыйм, Ка­ми­лә. Ва­кы­ты җит­кәч, ба­ры­сын да сөй­ләр­мен әле бер...
– Ә ник кө­тәр­гә? Мин­нән яше­рер­лек, ми­ңа әй­тер­гә яра­ма­ган нин­ди зур сер ул?
Егет ба­шын тү­бән иде.
– Ка­ми­лә, әй­дә, баш­ка­ча бу хак­та сөй­ләш­мик, яме! Әйт­тем бит, бу – ми­нем өчен бик уңай­сыз те­ма. Ышан ми­ңа, ва­кы­ты җит­кәч, үзем әй­тер­мен... Шу­лай ки­ле­шик. Һәм мин­нән бер ге­нә үте­неч: без­нең оч­ра­шу­лар ха­кын­да әти-әни­ең бе­лер­гә ти­еш тү­гел.
– Ә син бе­лә­сең­ме, – ди Ка­ми­лә аңа, бар­мак янап, – мин алар­ның бер­дән­бер кы­зы! Алар си­нең бу сү­зең­не ишет­сә, ниш­лә­тер­ләр иде си­не! Алар бит ми­не бик кө­теп ал­ган. Ун­биш ел көт­кән­нәр! Күп­ме ел­лар хас­та­ха­нә юлын тап­та­ган­нар. Ахыр­да кар­тә­ни бер кар­чык­ка ба­рыр­га ки­ңәш ит­кән. Ул әби әни­ем бе­лән әти­е­мә Хо­дай­дан ба­ла те­ләп до­га кыл­ган. Авыр­га ка­лып, ми­не тап­кач, әни аңа яңа йорт бү­ләк итәр­гә җы­ен­ган. Ал­ма­ган те­ге кар­чык, ки­рәк­ми, ми­нем үз өем бар, ди­гән. Лә­кин бер сүз әйт­кән.
– Я, нин­ди сүз ин­де?
– «Ал­ла­һы Тә­га­лә си­ңа со­ра­га­ның­ны, бик ка­дер­ле нәр­сә­не бир­де. Лә­кин ул си­не сы­нар, син­нән нәр­сә­дер со­рар, дип уй­лыйм», – ди­гән. – «Ни со­ра­са да би­рер­мен», – дип җа­вап­ла­ган әни. Шун­нан бир­ле әни ел да кор­бан чал­ды­ра, Коръ­ән аш­ла­ры җыя... Әти бе­лән хәй­рия кон­церт­ла­рын кал­дыр­мый­лар. Шә­һәр­гә бар­сак, кем хә­ер со­ра­ша – бер­се­нә дә сә­да­ка бир­ми кит­ми­ләр – мин оя­лып бе­тәм. Кыс­ка­сы, ми­нем өчен ут­ка ке­рер­гә, су­га си­ке­рер­гә дә әзер әни­ем.
– Ар­тык нык игъ­ти­бар­ны кү­тә­рер­гә дә ки­рәк бит әле... – ди­де егет. – «Ги­пе­ро­пе­ка», ди­ләр аны пси­хо­ло­ги­я­дә.
– Мин өй­рән­гән ин­де, – дип көл­де кыз. – Ми­ңа бер дә кы­ен тү­гел!
 
9
Ка­мил бе­рен­че курс­тан ук шә­һәр­нең иң зур хас­та­ха­нә­лә­ре­нең бер­се­нә са­ни­тар бу­лып ур­наш­кан иде. Өчен­че курс­тан – өл­кән са­ни­тар, бе­раз­дан медб­рат бу­лып эш­ли баш­ла­ды. Төн­ге сме­на­да эш көн­дез­ге­гә ка­ра­ган­да бе­раз ты­ныч­рак. Кө­не уку­да үт­сә, тө­не – эш­тә. Аның ка­ра­вы, ак­ча­га ин­тек­мә­де. Әни­сен­нән ал­мас­ка ты­рыш­са да, ул да кайт­кан са­ен би­реп җи­бә­рер­гә җай та­ба, «Без­гә ин­де әл­лә нәр­сә ки­рәк­ми, улым, син – яшь ке­ше, те­лә­гә­нең­не аша, те­лә­гә­нең­не ки», – ди.
Медб­рат бу­лып эш­лә­вен кай­бер төр­кем­дәш­лә­ре аң­ла­мый. Өч ти­ен­гә йө­ри­сең ин­де, ди­ләр. Тик Ка­мил ке­ше сү­зе­нә ка­ра­мый. Иң зур фай­да шун­да – Ка­мил һәр­чак авы­ру­лар бе­лән та­биб­лар ара­сын­да. Те­ге­лә­ре­нең дә, бо­ла­ры­ның да кә­еф­лә­рен тын алыш­ла­рын­нан си­зә ул хә­зер... Лек­ци­я­дә би­рел­гән бе­лем­не хас­та­ха­нә­дә үзе күр­гән-бел­гән­нәр бе­лән ны­гы­тыр­га ты­ры­ша. Са­ни­тар­лар­ны да алыш­тыр­га­ла­ды. Иң пыч­рак эш­ләр­дән дә чир­ка­нып тор­ма­ды: клиз­ма­сын да куй­ды, «үр­дәк» тә та­шы­ды. Эш­нең оя­ты юк.
Авы­ру­лар­ны кү­зәт­те. Һәр ке­ше – үзе бер ки­тап ке­бек. Укый бе­лер­гә ге­нә ки­рәк. Ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­ша-ара­ла­ша, алар­да­гы ур­так як­лар­ны кү­рә баш­лый­сың. Чы­нын­да, авы­ру­лар ке­бек үк, алар­ны да төр­кем­ләп, сис­те­ма­га са­лып бу­ла. Әнә ко­ри­дор­дан туп ке­бек тә­гә­рәп бе­рәү ки­лә. Ди­а­бе­ты бар­лы­гы, йө­рә­ге авыр­туы ана­лиз­лар­сыз да бил­ге­ле. «Ках-кох» ютәл­ләп, озын, ябык Тро­фи­мов ат­лый, гыж-гыж су­лый, авы­руы тын юл­ла­рын­да, я үп­кә­дә ин­де аның.... Ос­таз­ла­ры алар­ны авы­ру­ның күз ал­ма­сы­на, йө­зе­нә җен­тек­ләп ка­рар­га өй­рә­тә. Күз агы­ның тө­се, чис­та­лы­гы күп­не сөй­ли. Нерв чир­лә­рен ча­ма­лау өчен дә күз ал­ма­ла­ры хә­рә­кә­те­нә, кул чук­ла­ры­на игъ­ти­бар итү ки­рәк. Бит­тә пәй­да бул­ган тап­лар да эч­ке ор­ган­нар ха­кын­да хә­бәр би­рү­чән.
Пе­ди­ат­рия бу­ен­ча га­мә­ли дә­рес иде. Җы­е­лы­шып, па­ла­та­га кер­де­ләр. Бер ябык кы­на ма­лай­ны ка­ра­ды­лар. Бо­рып эче авыр­та. Бар­лык ана­лиз­лар ап­пен­ди­цит­ны­кы­на ту­ры ки­лә. Авы­ру та­ри­хы бе­лән та­ныш­ты­лар. Укы­ту­чы­ла­ры, ал­тын кул­лы хи­рург Мә­җит Асан­ба­ев: «Йә, кол­ле­га­лар, нин­ди ди­аг­ноз ку­я­сыз?» – ди­де. «Ап­пен­ди­цит», – ди­еш­те бө­те­не­се дә. Шул­чак Ка­мил кар­шы төш­те:
– Ә ди­зен­те­рия? Ул бер­ни­чә көн элек ке­нә Кы­рым­нан, ла­герь­дан кайт­кан. Сен­тябрь ба­шы, юыл­ма­ган җи­ләк-җи­меш, го­мум ва­гон... Ди­зен­те­рия бе­лән ап­пен­ди­цит ва­кы­тын­да ана­лиз­лар тәң­гәл ди­яр­лек. Ә иң мө­һи­ме – Басс­лер симп­то­мы юк.
Мә­җит Мид­хәт улы­ның йө­зе ачы­лып кит­те.
– Мо­ло­дец, сту­дент! Син­нән ях­шы хи­рург чы­га­чак! – дип, дәү ку­лы бе­лән аның җил­кә­сен­нән как­ты.
Па­ци­ент­та, чын­лап та, ди­зен­те­рия бу­луы рас­лан­ды, аны ин­фек­ция бү­ле­ге­нә кү­чер­де­ләр.
Ал­га та­ба да Асан­ба­ев егет­не игъ­ти­ба­рын­нан чит­тә кал­дыр­ма­ды. «Ә­зер­лән, озак укыр­га, хас­та­ха­нә­не ту­ган йор­тың итәр­гә әзер бул, син үсәр­гә ти­еш!» – дип ка­нат­лан­ды­рып, үгет­ләп тор­ды.
Кай­чан­дыр ка­нат­ла­ры сы­на яз­ган Ка­мил­гә бу сүз­ләр ки­рәк, бик ки­рәк иде! Дө­рес, кай­бер курс­таш­ла­ры мо­ны ошат­ма­ды, «лю­бим­чик» дип, чыш-пыш кил­де­ләр. Ка­мил алар­га үп­кә­лә­мә­де. Ул та­гын, ба­тып бар­ган ке­ше­дәй, бер­кем­нең сү­зе­нә, бер­кем­нең кө­лү­е­нә ка­ра­мый­ча, тор­мыш ар­га­ма­гы­ның ялы­на теш-тыр­на­гы бе­лән ябы­ша­чак. Үзе өчен ге­нә тү­гел, аның өчен җа­нын да жәл­лә­мә­гән әни­се, тил­ме­реп урын­да ят­кан әти­се, мә­хәб­бә­те – Ка­ми­лә­се ха­кы­на!
Хас­та­ха­нә­дә тор­мыш үз көе бе­лән ага. Учи­ли­ще тә­мам­лап кы­на кил­гән яшь шәф­кать ту­таш­ла­ры Ка­мил­гә күз ат­мый тү­гел. Кай­сы­сы сөй­лә­шер­гә, эч-ба­вы­ры­на үтеп ке­рер­гә ты­ры­ша, кай­сы­сы, юк сә­бәп­не бар итеп, яр­дәм со­ра­ган бу­ла. Ә Ка­мил­дә алар­ның кай­гы­сы юк: баш-ая­гы бе­лән эш­кә чум­ган. Аз­рак буш ва­кы­ты бул­са, Ка­ми­лә яны­на оча. Ин­де өй­лә­не­шү ту­рын­да уй­лый­лар. Бы­ел ав­густ­та ни­ках укы­ту алар­ның исә­бе. Ка­мил­нең укый­сы озак бул­са да, Ка­ми­лә­не­ке тә­мам­ла­нып ки­лә бит. Баш­ка­ча укый­сы кил­ми аның, эш­кә ур­наш­мак­чы. Әти-әни­се ма­гист­ра­ту­ра­га кыс­та­са да, бу юлы Ка­ми­лә теш-тыр­на­гы бе­лән кар­шы тор­ды. Кыз­ла­рын ма­гист­ра­ту­ра гы­на тү­гел, ас­пи­ран­ту­ра тә­мам­ла­тыр­га әзер то­ру­чы, аның фән док­то­ры дә­рә­җә­се­нә үсү­ен те­ләү­че ата-ана ниш­лә­сен, күн­де­ләр.
Өй­лә­нү уе егет­нең көн­нәр-төн­нә­рен би­зи, эш­лә­гән эш­лә­ре­нә, яшәл­гән миз­гел­лә­ре­нә тәм би­рә. Хы­ял­лар тат­лы, тик кү­ңе­лен мә­че­дәй тыр­на­ган уй­лар да бар. Нәр­ги­зә ха­ным, ай-һай, ри­за бу­лыр ми­кән алар­ның ни­ка­хы­на?.. Бар­лык өмет – ва­кыт­та! Дүрт ел эчен­дә оны­тыл­ган­дыр, бәл­ки, үт­кән­дә­ге хәл­ләр, «ю­гал­ган» те­ле­фон ва­кый­га­ла­ры... Шул ва­кый­га­лар­дан соң Ка­мил те­ле­фон ки­бет­лә­ре янын­нан да җә­һәт­рәк үтеп ки­тәр­гә ашы­га... Ип­тәш­лә­ре адым са­ен те­ле­фон алыш­тыр­са, ул аны бик ки­рәк­кән­дә ге­нә ку­лы­на ала.
Ме­нә бү­ген дә ул, ал­дан шал­ты­рат­мый­ча гы­на, ки­зү то­ру­ын­нан соң кич­кы­рын җәя­ү­ләп ке­нә Ка­ми­лә­се яны­на ки­теп ба­ра. Кы­зын ике-өч көн күр­ми тор­са, дөнь­я­ның бер яме дә кал­мый ке­бек. Аның хәт­та юк-бар­га көй­сез­лә­нү­лә­ре дә са­гын­ды­ра сы­ман. Кич­ке җи­ләс һа­ва, шо­мырт чә­чә­ге исе... Бер шәл­ке­мен өзеп, ку­лын­да­гы рау­за гөл­лә­мә­се эче­нә яшер­де – Ка­ми­лә­гә! Ме­нә – та­ныш подъ­езд.
Лә­кин бү­ген ишек ачык, эч­тән нин­ди­дер шау-шу ише­те­лә. Ка­мил, са­га­еп, фа­тир­га атыл­ды. Һа­ва­да хә­мер исе, идән­дә рау­за чә­чәк­лә­ре ау­ный. Һәм... төп­тәй юан гәү­дә­ле, кыз­ма­ча Ра­дим Ка­ми­лә ал­ды­на тез­лән­гән. Кыз, кур­кы­нып, ди­ван­га ме­неп бас­кан, ку­лын­да­гы мен­дә­рен кал­кан ке­бек тот­кан.
Ка­мил, кы­зып, Ра­дим­га ба­рып ябыш­ты. Тик су­гы­шыр­га ту­ры кил­мә­де. Ра­дим чай­ка­ла-чай­ка­ла ая­гы­на бас­ты да, Ка­мил­нең ку­лын­нан ыч­кы­нып, ха­хыл­дап кө­лә баш­ла­ды:
– Ха-ха-ха! Ә-ә, ме­нә нәр­сә! Әй­тәм аны, Ка­ми­лә та­на­вы­на чи­ләк эл­гән! Син йө­ри­сең­ме­ни әле мон­да бу­та­лып, кияү еге­те!
– Си­нең ни эшең бар?! – ди­де Ка­мил, ачу­лы итеп.
– Ә си­нең?
– Син­нән рөх­сәт со­ра­мыйм!
– Те­ге чак­та җит­ми кал­ды­мы әл­лә? – ди­де Ра­дим, ата күр­кә ке­бек ка­ба­ры­нып.
– Те­ге чак­та нәр­сә бул­ган?
– Аз бул­ды­мы?
– Нәр­сә аз бул­ды?
– Ха-ха-ха! – дип, янә ха­хыл­да­ды Ра­дим. – Яра­там шун­дый са­ми­ми ке­ше­ләр­не!
Ка­мил­нең ку­лы үзен­нән-үзе Ра­дим­ның яка­сы­на су­зыл­ды. Шул­чак ара­ла­ры­на Ка­ми­лә ке­реп бас­ты.
– Егет­ләр, җит­те! Ра­дим, син – исе­рек! Бар, кайт син! Йөр­мә бо­лай үз бә­яң­не үзең тө­ше­реп!
– Их, Ка­ми­лә, ял­гы­ша­сың! – ди­де Ра­дим, ки­нәт йом­ша­рып. – Бел­ми­сең, мин си­не бит дүр­тен­че класс­тан бир­ле оша­тып йө­рим!
– Аң­ла­дым, Ра­дим! Тик син кайт ин­де, яме? – Ка­ми­лә аны үгет­ләр­гә то­тын­ды. – Син ары­ган­сың. Бар, кайт, ял ит!
– Их, Ка­ми­лә! Ми­нем си­не ни­чек яра­ту­ым­ны бел­ми­сең! Мин си­не гөл­гә кү­мәр идем. Ми­ңа чык­саң, бер хәс­рәт тә күр­мәс идең, кү­тә­реп ке­нә йөр­тер идем үзең­не, их!
Ка­мил, аны тук­та­тыр­га те­ләп, якын­рак кил­де. Әле ге­нә йом­шап төш­кән Ра­дим, кы­зыл чүп­рәк күр­гән үгез­дәй, янә ка­бы­нып кит­те:
– Син кар­шы төш­тең без­нең ара­га! Син дә, әти­ең ке­бек, ке­ше бә­хе­тен тар­тып ал­мак­чы­сың?
– Ни сөй­ли­сең син, Ра­дим? – дип, ачыр­га­ла­нып кыч­кы­рып җи­бәр­де Ка­ми­лә. – Ни­чек те­лең ба­ра шун­дый сүз­ләр сөй­ләр­гә?
– Мин ни сөй­лә­гә­нем­не бе­леп сөй­лим! – ди­де Ра­дим, имән бар­ма­гын кү­тә­реп, янап. – Бе­лә­сең­ме, Ка­ми­лә, аның әти­се бе­лән ми­нем әти – бер­ту­ган­нар. Бе­лә­сең­ме, кар­тә­ни ми­нем әни­не туй кө­нен­нән баш­лап ярат­ма­ган. Кая ан­да ярат­мау, кү­рал­ма­ган! Ул олы ки­ле­нен – Ка­мил­нең әни­сен ге­нә ярат­кан! Ми­нем әни әй­тә: кур­чак­ны­кы­дай күз­лә­рен мөл­де­рә­теп бер ка­ра­ган да си­хер­лә­гән би­а­най­ны, ди. Төп ни­гез төп­чек ма­лай­га ка­лыр­га ти­еш, ә кар­тә­ни ми­нем әти­не – төп­че­ген – ку­ып ди­гән­дәй чы­га­рып җи­бәр­гән! Йорт Ка­мил­нең әти­се­нә кал­ган!
– Син ни сөй­ли­сең, Ра­дим! Ул әл­лә кай­чан бул­ган хәл­ләр ник ки­рәк? Сез шул ис­ке йорт­ка мох­таҗ­мы? Өе­гез өч кат­лы бит!
– Бул­са соң! Ә ми­нем әти­нең төп йорт­та ка­ла­сы кил­гән!
– Ра­дим, өл­кән­нәр үз­лә­ре бе­лә­дер. Алар­ның эше­нә кы­сыл­мыйк!
– Кар­тә­ни ми­не дә ярат­ма­ды! Аның иң ярат­кан оны­гы Ка­мил бул­ды! Син дә, Ка­ми­лә... Си­нең дә ул дип кү­зең тон­ган! Бү­тән­нәр­не күр­ми­сең дә, кү­рер­гә дә те­лә­ми­сең! Их, Ка­ми­лә!
– Ра­дим, син ары­ган­сың. Си­ңа кай­тыр­га, ял итәр­гә ки­рәк! Бар, кайт, Ра­дим, ял ит...
– Ярый, ярый, син дә шул Ка­мил як­лы ин­де. Ярар, ки­ле­шәм, си­нең­чә бул­сын! Жәл тү­гел, әй­дә, бө­тен дөнья аңа бул­сын! Бө­тен кыз­лар аны­кы бул­сын! – дип, сөй­лән­гән Ра­дим­ны, кеч­ке­нә ба­ла­ны юма­ла­ган­дай, көч-хәл бе­лән ишек­тән чы­га­рып җи­бәр­де Ка­ми­лә.
Ул кич­не Ка­мил бе­лән Ка­ми­лә бик озак сөй­лә­шеп утыр­ды­лар. Сүз­лә­ре ки­лә­чәк ха­кын­да иде. Ра­дим­ның ви­зи­ты алар­ның бер­гә бу­лу те­лә­ген кө­чәйт­те ге­нә ке­бек.
– Тик әни нәр­сә әй­тер! – дип уф­тан­ды Ка­ми­лә. – Мин бе­ләм: ул без­нең ни­ках­ка те­ше-тыр­на­гы бе­лән кар­шы бу­ла­чак! Ул бит ми­не әле те­ге, әле бу егет бе­лән та­ныш­ты­ра, кия­ү­лек­кә кан­ди­дат­лар буа бу­ар­лык, ди, ка­ян та­бып өл­ге­рә­дер! Ярый әле, элек­ке­ге ке­бек, Аль­берт дип авыз су­ын ко­рыт­мый.
– Аль­берт­ка ни бул­ган? – ди­де егет, ап­ты­рап.
– Ул бит ун­бер­не тә­мам­лау бе­лән өй­лән­де дә куй­ды, яр­ты ел­дан иге­зәк­лә­ре ту­ды. Үзе ки­бән ке­бек та­за­рып кит­кән!
– Ә без кар­та­еп бет­тек! – ди­де егет.
– Әйе! – дип ти­рән итеп көр­сен­де кыз. – Уй­ла­вы ук кур­кы­ныч: без­гә ин­де егер­ме ике­шәр яшь! Го­мер үтеп ба­ра!
– Иң кыз­га­ны­чы – ул ае­рым-ае­рым үтә! – ди­де егет, ри­за­ла­шып.
– Ка­мил, бәл­ки, без­гә то­тар­га да бер­гә яши баш­лар­га­дыр? – ди­де Ка­ми­лә. Күз­лә­рен­дә ча­ра­сыз­лык һәм өмет ча­гыл­ды. – Әнә бит без­нең та­ныш­лар­дан ни­чә ке­ше шу­лай яши!
Чын­лап та, сту­дент­лар­ның бай­та­гы, яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, укы­ган ел­ла­рын­да ук граж­дан­лык ни­ка­хы бе­лән яши баш­лый. Еш кы­на әти-әни­лә­ре бу хак­та бел­ми дә ка­ла. Яки бе­леп тә бер сүз дә дәш­ми. Го­му­мән, бер­кем дә га­җәп­лән­ми дә, бер­кем дә га­еп­ләп сүз әйт­ми. Ки­ре­сен­чә, Ка­мил бе­лән Ка­ми­лә ке­бек­ләр ак кар­га тү­гел­ме икән әле!
Тик Ка­мил бик күп­тән бу мәсь­ә­лә­не хәл ит­кән иде ин­де: ул ур­лаш­ма­я­чак, ал­даш­ма­я­чак! Һәм ул тү­зәр­гә дә, күп­ме са­быр итәр­гә дә ри­за.
– Ир­тә­ме-соң­мы, ба­ры­сы да үз­гә­рә­чәк! – ди­де ул, кыз­ның җи­тен төс­ле чәч­лә­рен­нән яра­тып сый­пап. – Кө­тик, Ка­ми­лә. Тү­зик. Ме­нә кү­рер­сең, ба­ры­сы да без те­лә­гән­чә, без ди­гән­чә бу­ла­чак!
– Ап­ты­рыйм мин си­ңа! – ди­де кыз. – Нин­ди чи­бәр кыз үзе си­нең ко­ча­гы­ңа ке­рер­гә ат­лы­гып то­ра. Бе­рәү бул­са, ике дә уй­ла­мас иде! Ә син? Син бу дөнь­я­га соң­га­рак ка­лып ту­ган­сың, ах­ры, Ка­мил! Ач кү­зең­не – урам­да егер­ме бе­рен­че га­сыр!
– Мә­хәб­бәт ис­кер­ми, – ди­де егет, үз-үзе­нә дә, сөй­лә­гән сүз­лә­ре­нә дә нык­лы ыша­ныч бе­лән. – Мә­хәб­бәт ис­кер­мә­гән ке­бек, Хо­дай куш­кан за­кон­нар да ис­кер­ми!
Егет Ка­ми­лә­нең яшь­ле бит­лә­рен­нән үп­те. Шул­чак, шо­мырт чә­чә­ген исе­нә тө­ше­реп, бая бер чит­кә ыр­гы­тыл­ган рау­за гөл­лә­мә­сен эз­ләп тап­ты.
– Си­ңа сюрп­риз иде, – дип, гөл­лә­мә­не кыз­га суз­ды. – Тик шо­мырт чә­чә­ге су­лып та өл­гер­гән...
– Без дә шу­шы чә­чәк­ләр ке­бек бу­лыр­быз­мы? – ди­де кыз, ачы­нып. – Мин кур­кам, тү­зем­ле­гем җит­мәс дип кур­кам!
 
10
Җәй бы­ел бик ма­тур кил­де. Язын җы­лы яң­гыр­лар си­бә­ләп ке­нә то­рып, бак­ча­лар­да­гы агач-ку­ак, җи­ләк-җи­меш, ба­су-кыр­лар­да­гы иген­нәр дәр­рәү кү­тә­ре­леп кит­те. Көн­нәр эс­се дә тү­гел, сал­кын да – нәкъ ки­рә­ген­чә, бик та­ман. Июнь сес­сия мә­шә­кать­лә­ре бе­лән үт­те, ә июль­дә ка­ни­кул­га кайт­ты Ка­мил. Ка­ми­лә дә, чит­лек­тә­ге зәң­гәр ту­тый­ко­шын, ак­ва­риум­да­гы ал­тын ба­лы­гын үзе бе­лән алып, фа­ти­рын бик­ләп, әти-әни­се яны­на ял­га кайт­ты. Эш­кә сен­тябрь­дән ге­нә ке­ре­шә­чәк.
Көн­нәр то­ра-ба­ра бик эс­се­гә кит­те. Ка­мил бу­а­га су ке­рер­гә төш­кә­лә­де. Шун­да ба­шы­на бер уй кил­де: Ка­ми­лә бе­лән Ас­лы­күл­гә су ке­рер­гә ба­рыр­га ки­рәк! Дәү­лә­кән­дә, Фә­гый­лә апа­сын­да тор­ган­да, ан­да бер­ни­чә тап­кыр бул­га­ла­ды Ка­мил. Бик гү­зәл урын­нар.
Әл­бәт­тә ин­де, Ка­ми­лә бик сө­ен­де. Кем-кем, Ка­мил бе­лән җир чи­те­нә ки­тәр­гә дә әзер ул! Аз­рак хәй­лә­ләш­ми дә бул­ма­ды: Ка­мил – ту­лай то­рак­та эш­лә­рем кал­ган дип, Ка­ми­лә – Уфа­да дус кы­зым­ның ту­ган кө­не дип, ир­тән үк по­се­лок чи­тен­дә оч­ра­шып, Ас­лы­күл­гә сы­пырт­ты­лар.
Ка­мил­нең, әти­се­нең ма­ши­на­сын ре­монт­лап, руль­дә йө­ри баш­ла­вы­на бер ел иде ин­де. Дус еге­тен­нән па­лат­ка, ка­зан бе­леш­те. Кич­тән үк утын, су са­выт­ла­рын ба­гаж­ник­ка ту­ты­рып куй­ды. Ашау ягын Ка­ми­лә хәс­тәр­лә­я­чәк.
Ме­нә алар трас­са­дан җил­де­рә. Ачык тә­рә­зә­ләр­дән – ир­тән­ге саф һа­ва, маг­ни­то­ла­дан клас­сик «Битлз» моң­на­ры агы­ла.
Ка­ми­лә ел са­ен чит ил­гә ял­га оч­са да, Ас­лы­күл­дә бул­га­ны юк икән.
– Диң­гез­дән ким тү­гел ул! – дип, Ка­мил Ас­лы­күл­не мак­тый.
– Диң­гез күр­гә­нең бар­мы соң? – ди кыз, ел­ма­еп.
– Ниш­ләп бул­ма­сын! Си­ге­зен­че сый­ныф­тан соң Ана­па­да ла­герь­да бул­дым бит, оныт­тың­мы­ни?!
Кыз, ба­шын арт­ка таш­лап, кө­леп җи­бәр­де:
– Ана­па­ны диң­гез ди­сең­ме?
Егет­нең ачуы ки­лә баш­ла­ды:
– Си­нең бе­лән яры­шып бул­мый ин­де...
– Чү, чү, үп­кә­лә­мә, җа­ным, – ди­де кыз, йом­шак учы бе­лән аның чә­чен сый­пап: – Ас­лы­күл диң­гез бул­са, аның ти­рә­сен­дә ях­шы-ях­шы ял йорт­ла­ры, са­на­то­рий­лар тө­зер­ләр иде, бө­тен ха­лык ан­да агы­лыр иде...
– Бе­леп ке­нә бе­тер­ми­ләр, – ди Ка­мил. – Әл дә бел­ми­ләр әле: ке­ше аз­рак бул­са, биг­рәк ях­шы – ау­лак!
– Әйе шул! – дип, аның бе­лән бик тиз ки­леш­те Ка­ми­лә.
Ас­лы­күл алар­ны ел­ма­еп, да­ла­дай киң өс­ле­ген­дә фи­рү­зә дул­кын­на­рын җем-җем би­е­теп, дым­лы саф су­лы­шын бөр­кеп кар­шы ал­ды. Көн дә шул­ка­дәр ма­тур! Ноут­бук зур­лы­гын­да­гы бер­ни­чә бо­лыт ки­сә­ген исәп­лә­мә­гән­дә, күк йө­зе чалт аяз.
Би­ек яр ба­шын­нан күл өс­те­нә күз таш­лау­га, Ка­ми­лә «аһ» ит­те:
– Чын­лап диң­гез бит бу!
Зур су­ның бер ях­шы ягы бар – ул си­нең бар бул­мы­шың­ны үзе­нә тар­та, бө­тен бул­ган эре­ле-вак­лы уй-бор­чу­ла­рың­ны оныт­ты­ра. Ке­ше тук­сан си­гез про­цент су­дан то­ра, ди­ләр. Мө­га­ен, без­нең тә­не­без, үзен­нән мең­нәр­чә тап­кыр зур су­лык янын­да үз-үзен оны­тып, аның дул­кын­на­ры­на, аның би­о­ритм­на­ры­на көй­лә­нә­дер. Һәм нин­ди­дер көй­сез­лек­ләр, дө­рес бул­ма­ган тир­бә­неш­ләр үзен­нән-үзе юк­ка чы­га­дыр...
Ка­мил бе­лән Ка­ми­лә дә, дөнь­я­ла­рын оны­тып, Ас­лы­күл­нең ягым­лы ко­ча­гы­на таш­лан­ды­лар. Теш­лә­ре теш­кә бә­ре­лә, кө­зән җы­е­ра баш­ла­ган­чы рә­хәт­лә­неп су кер­де­ләр, чы­гып, та­бан­на­рын авырт­ты­ра-авырт­ты­ра вак таш­лы яр буй­лап җи­тәк­лә­шеп йөр­де­ләр, ко­яш­та кы­зын­ды­лар. Яр­га якын гы­на ба­лык то­тып йө­рү­че үр­дәк­ләр­не кү­зәт­те­ләр. Алар бик кы­зык­лар: ике ба­ла­сын иярт­кә­не бар, бер ана кош өч бәб­кә үс­те­рә ал­ган. Ана­ла­ры ялт итеп су­га чу­ма да озак кы­на, бер егер­ме­гә са­на­ган­чы юга­лып то­ра. Һәм том­шы­гы­на бар­мак зур­лык, кө­меш тәң­кә­ле ба­лык ка­бып кал­кып чы­га. Ау­ның уңыш­лы бу­лу­ын бәб­кә­лә­ре­нең яман кыч­кы­рып пи­пел­дә­шү­ен­нән бе­леп бу­ла. Алар, ачы итеп кыч­кы­ра-кыч­кы­ра, җан-фәр­ман­га әни­лә­ре яны­на ча­ба. Йөз­ми­ләр, ә кыс­ка ка­нат­ла­рын ка­гы­нып, гүя, су өс­тен­нән йө­ге­рә­ләр.
Кич­кә, ко­яш көн­ба­тыш­ка авы­ша баш­лау­га яшь­ләр па­лат­ка кор­ды, әй­бер-ка­ра­ла­рын ур­наш­тыр­ды. Учак ягып җи­бәр­де­ләр. Ко­ры утын­нар­ның ак тә­не буй­лап, ча­тыр-чо­тыр ки­леп, сар­гылт-кы­зыл ял­кын тел­лә­ре үр­мә­лә­де, тө­тен то­лым­на­ры сү­те­леп, тәм­ле тан­сык ис та­рал­ды... Шаш­лык кыз­дыр­ды­лар, көл­гә бә­рәң­ге күм­де­ләр.
Ти­рә-як­та ха­лык күп. Күп­ләр га­и­лә бе­лән кил­гән, ба­ла-ча­га су­га таш атып, ком­нан йорт өеп рә­хәт­лә­нә ге­нә. Күр­ше­дә­ге бер пар мо­биль мун­ча кор­ды. Па­лат­ка эчен­дә – җы­ел­ма­лы мич: аны яга то­ра­лар, дөп-шап се­бер­ке бе­лән ча­бы­на то­ра­лар. Ан­нан кып-кы­зыл бу­лып йө­ге­реп чы­га­лар да күл­гә чу­ма­лар. Мун­ча­ны бик тан­сык­ла­ган ке­ше­ләр бул­ды, ах­ры, мо­биль мор­җа кө­но­зы­ны­на тө­тә­де.
Кем­нәр­дер көй­мә­дә, кем­дер сы­ңар кү­бә­ләк ка­на­ты­дай җил­кән ас­тын­да тар гы­на ка­ек­лар­да йөз­де кем­дер ба­лык тот­ты...
– Класс­но! – дип сөй­лән­де Ка­ми­лә. – Нин­ди ир­кен, нин­ди рә­хәт – һәм ба­ры­сы да буш­лай! Мон­да ял ба­за­сы ачар­га ки­рәк!
– Эко­но­мист­ка уку­ың буш­ка кит­мә­гән, – дип ша­яр­та аны Ка­мил. – Алар­ча фи­кер­ли баш­ла­ган­сың! Ә мин, бе­лә­сең­ме, ни­чек уй­лыйм?
– Бе­ләм!
– Ка­ян?
– Син бит – бу­ла­чак хи­рург!
– Шун­нан?
– Бер хи­рург трам­вай­га кер­гән дә сө­е­нә, имеш: «Ка­ра, күп­ме па­ци­ент!» – ди икән. Син дә шу­лай­рак­тыр ин­де...
Ка­мил ел­мая. Чын­лап та, би­ре­дә та­биб күз­ле­ген­нән кү­зә­теп ятар­га бик уңай. Әм­ма ял­га йө­рү­че­ләр – га­дәт­тә, сә­ла­мәт ке­ше­ләр. Сә­ла­мәт бул­ма­саң, бу би­ек яр­лар­дан ме­неп-тө­шә, сал­кын су­га чу­мып, кай­нар ко­яш­та кы­зы­на ал­мый­сың. Чын сыр­хау­лар урын­да ята... Ка­мил­нең исе­нә әти­се, аның моң­су ка­ра­шы ки­леп тө­шә. Нәр­ги­зә ха­ным­ның ки­сә­тү­ле йө­зен хә­тер­ли. Лә­кин гү­зәл Ас­лы­күл­гә күз са­лу бе­лән, алар­ның су­рә­те то­нык­ла­на, дул­кын­нар­га ку­нып уй­на­ган нур­лар­га ку­шы­лып эри, юга­ла...
Көн кич­кә авыш­ты. Өс­тә­ве­нә, көн­ба­тыш офык­та кү­бек сы­ман ка­ба­рып, бо­лыт­лар җы­е­ла баш­ла­ды. Күл өс­тен­нән яң­гыр ил­че­се – сал­кын­ча җил исеп үт­те. Бая гы­на кө­леп-ел­ма­еп ят­кан күл­нең йө­зе ки­нәт җи­ме­рел­де, ул ачык фи­рү­зә-зәң­гәр­дән күк­сел-ка­рач­кыл­га әй­лән­де. Җил ар­тын­нан ия­рер­гә ты­рыш­кан­дай, ак ял­лы вак-вак дул­кын­нар кү­тә­рел­де. Ко­яш­ка кар­шы як­та ике кат­лы са­ла­ват кү­пе­ре ка­лык­ты.
Бо­лыт­лар озак көт­тер­мә­де: күк гөм­бә­зе­нең чи­тен, ан­нан – чи­ре­ген, яр­ты­сын һәм ме­нә ин­де бө­тен­ләе бе­лән кап­лап та ал­ды­лар. Тәү­ге там­чы­лар су өс­тен чу­ар­ла­ды, аяк ас­тын­да­гы вак таш­лар­га, кыз­гылт-са­ры бал­чык-ком­га тып-тып там­ды. Һа­ва сал­кы­най­ды, ерак­та күк күк­рә­де, ут­лы кам­чы бу­лып яшен тас­ма­ла­ры күк­не тел­де. Тас­ма­лар – тор­ган са­ен ча­гу­рак, күк­рәү­ләр дәһ­шәт­ле­рәк бу­ла бар­ды. Гүя, нин­ди­дер бер алып зат га­лә­мәт зур ар­ба­сы бе­лән күк юл­ла­рын­нан ар­лы-бир­ле дө­бер-ша­тыр йө­ре­нә. Яңа гы­на чыр-чу кил­гән яр кар­лы­гач­ла­ры яр­да­гы өн-оя­ла­ры­на ке­реп кач­ты, ки­нәт күз ал­дын­нан югал­ды, үр­дәк­ләр дә, әр­сез ак­чар­лак­лар да юк бул­ды. Алар гы­на тү­гел, әле ге­нә чыр-чу кил­гән яр буе ты­нып, бу­шап кал­ды – ба­ры­сы да я па­лат­ка­ла­ры­на, я яр ба­шын­да­гы ма­ши­на­ла­ры­на ашык­ты.
 
11
Ка­мил­ләр тиз­рәк па­лат­ка­га кер­де. Җы­лы­рак ки­ем­нә­рен ки­еп, бер-бер­се­нә сы­ен­ды­лар. Яң­гыр там­чы­ла­ры ару-та­лу­сыз, ти­шәр­дәй бу­лып, па­лат­ка тү­бә­сен кый­ный. Ас­та – өреп ка­бар­тыл­ган мат­рас, ко­ры да, җы­лы да. Ике яшь­нең кай­нар су­лы­шын­нан ике ке­ше­лек па­лат­ка бик тиз җы­лын­ды. Лә­кин бе­раз шом­лы­рак иде.
– Абау, яшен сук­ма­сын та­гы! – ди­де Ка­ми­лә, кур­кы­нып.
– Сук­мас, Ал­ла­һы бо­ер­са, – ди­де егет, үзе дә сиз­мәс­тән, өл­кән­нәр­чә. – Ник без­не сук­сын ул, – дип ба­ты­рай­ды. – Без­нең ни гө­на­һы­быз бар?
– Әйе шул, – ди­де Ка­ми­лә, аңа ышан­ган­дай итеп. – Тик шу­лай да ке­сә те­ле­фон­на­рын сүн­де­реп ку­йыйк әле. Үт­кән ат­на­да гы­на яңа­лык­лар­да бар иде: нәкъ шу­шы күл бу­ен­да бер егет­не яшен сук­кан. Ә ул те­ле­фон­нан сөй­лә­шеп тор­ган бул­ган.
– Яши­сең ки­лә икән, – ди­де Ка­мил, ел­ма­еп.
– Ки­лә, бик ки­лә! – ди­де кыз, аңа ныг­рак сы­е­нып. – Си­нең кил­ми­ме­ни?
– Әл­лә, бу ту­ры­да уй­ла­га­ным юк...
Кыз аңа ту­ты­рып ка­ра­ды да:
– Без бит әле шун­дый яшь! Без әле озак яшәр­гә ти­еш! Һәм без бик бә­хет­ле бу­лыр­га ти­еш, җа­ным! – дип, Ка­мил­нең му­е­ны­на са­рыл­ды. Озын, йом­шак, хуш ис­ле чәч­лә­ре егет­нең му­е­нын кы­тык­ла­ды. – Бел­сәң икән, мин шун­дый бә­хет­ле, җа­ным! Син яным­да бул­саң, ми­ңа баш­ка бер­ни дә ки­рәк­ми! Син – ми­нем һа­вам, син – ми­нем су­ым, ко­я­шым! Ми­нем ко­ча­гым­да – бә­хет үзе. Ул – син!
– Син – ми­нем Су­сы­лу­ым! – ди­де Ка­мил.
– Кем ул Су­сы­лу?
– Мин – За­я­тү­ләк...
– Ә-ә, баш­корт те­ле дә­ре­сен­дә үт­тек бит, – ди кыз, ир­кә ге­нә. – Мин оныт­кан­мын ин­де ул ле­ген­да­ны...
– Су­сы­лу – су пат­ша­сы­ның кы­зы. Ул Җир еге­те За­я­тү­ләк­кә ша­шып га­шыйк бу­ла. Аны үзе­нә ку­нак­ка алып тө­шә. Ан­да­гы хә­зи­нә­ләр­не, эн­җе-мәр­җән­нәр­не күр­сә­тә. Ә егет җир­не са­гы­на, ту­ган ягын­да­гы Бал­кан­тау­ны юк­сы­на... Тик мин шу­ны уй­лап баш ва­там: Бал­кан яры­мут­ра­вы бе­лән Дәү­лә­кән­дә­ге Бал­кан­тау ара­сын­да нин­ди бәй­лә­неш бар?
– Исе­мә төш­те! – ди кыз, аның соң­гы сүз­лә­рен тың­лап та тор­мый­ча. – Җен-пә­ри­ләр Бал­кан­тау­ны яр бу­е­на ки­те­реп куя. Егет­нең са­гы­нуы ба­ры­бер ба­сыл­мый, ул ту­ган иле­нә кай­тып ки­тә. Кы­рык көн­нән әй­лә­неп ки­лер­гә вәгъ­дә би­рә. Кыз аны кө­тә-кө­тә дә сар­га­еп үлә... Нин­ди кыз­га­ныч! Шу­лай ин­де, кыз­лар егет­ләр дип җан ата, ә егет­ләр­нең уен­да баш­ка нәр­сә.
– Нәр­сә? – ди Ка­мил.
– Уку, эш, ма­ши­на... Та­гын әл­лә ни­ләр... Тик ми­нем Су­сы­лу бу­ла­сым кил­ми. Син дә За­я­тү­ләк бул­ма!
– Алай­са кем без?
– Син – Ро­мео, мин – Джуль­ет­та! Юк, ки­рәк­ми, алар да ка­вы­ша ал­ма­ган!
– Алай­са, Йо­сыф бе­лән Зө­ләй­ха бу­ла­быз, – ди Ка­мил. – ­А­лар бит, күп­ме кы­ен­лык үт­сә дә, бер­гә ка­ла. Йо­сыф­ны төр­мә­гә яба­лар, на­хак бә­ла та­га­лар...
– Ярый, мин ри­за, – ди Ка­ми­лә. Ә ан­нан өс­тәп куя: – Мин бит си­не шун­дый нык яра­там, хәт­та үз-үзем­нән кур­кып ку­ям. Ми­нем яра­ту­ым­ны су­га әй­лән­дер­сәң, ул ме­нә шу­шы Ас­лы­күл ке­бек бу­лыр иде. Ут­ка әй­лән­дер­сәң, ул Ас­лы­күл­не ян­ды­рып, пар итеп күк­кә очы­рыр иде! Ба­лык­ла­ры ку­ы­ры­ла, әзер аш бу­лып, ты­пыр-ты­пыр яр бу­е­на ява, бө­тен ти­рә-як хал­кын туй­ды­рыр­га җи­тә.. Шәп бит, ә?!
– Мин яра­там си­не, Ка­ми­ләү! – Егет ты­нып кал­ган кыз­ны ко­ча­гы­на ал­ды...
– Ка­мил, ми­нем си­не­ке бу­ла­сым ки­лә! – ди­де кыз, кай­нар пы­шыл­дап.
– Син ми­не­ке бу­ла­чак­сың! – дип җа­вап­ла­ды егет, сал­кын кан­лы бу­лыр­га ты­ры­шып.
– Ә күп­ме кө­тәр­гә?
– Ки­рәк­сә, го­мер буе! Мин си­не го­мер буе кө­тәр­гә дә ри­за, Ка­ми­лә! Ә син?
– Мин дә...
Ко­яш, су из­рә­тә, ары­та. Ка­ми­лә, ти­гез су­лап, йо­кы­га тал­ды. Яң­гыр да, ни­чек ки­нәт баш­лан­са, шу­лай ки­нәт тук­тап та куй­ды. Егет­нең ге­нә йо­кы­сы ачыл­ды, кер­фек тә ка­га ал­ма­ды, йө­рә­ген кап­ма-кар­шы­лык­лы уй­лар ян­дыр­ды...
...Бы­ел алар төр­кем­нә­ре бе­лән ка­фе­да утыр­ды. «Бер ге­нә яши­без. Тор­мыш­тан бө­те­не­сен дә алып ка­лыр­га ки­рәк!» – дип, курс­таш­ла­ры тост әй­теп, шам­пан шә­ра­бы кой­ды. Тост бө­те­не­се­нә дә оша­ды. Әле­ге сүз­ләр Ка­мил­нең хә­те­ре­нә уе­лып кал­ды. Чын­лап та, бер ге­нә яши­без­ме? Бу дөнья, син үзең, баш­ка­лар, яры­на дул­кын­на­рын как­кан шу­шы Ас­лы­күл – алар баш­ка­ча ка­бат­лан­ма­я­чак, үлү бе­лән си­нең өчен бо­лар ба­ры­сы да юк­ка чы­га­чак­мы? Ди­мәк, әле яшәп, яшәү­дән ләз­зәт­лә­неп өл­ге­рер­гә ки­рәк­ме? Ме­нә әле дә, уй­лап ка­ра­саң, Ка­ми­лә аны бә­хет­кә әй­ди ке­бек. Лә­кин Нәр­ги­зә ха­ным шун­дый да нык кар­шы тор­ган­да, алар­ның бә­хе­те ту­лы бу­ла алыр­мы икән? Ай-һай! Бә­хет­не ур­лап алып бу­ла­мы? Юк­тыр! Бә­хет бит ул ко­яш ну­ры ке­бек, аны өзеп йол­кып алып, ко­ча­гы­ңа ту­ты­рып бул­мый, ул, бү­ген­ге яң­гыр ке­бек, яу­са, ко­ча­гы­ңа үзе ява... Ул си­не баш­та­на­як шат­лык­ка, ләз­зәт­кә кү­мә...
Әйе, тор­мыш­тан, ке­ше­ләр­дән, якын­на­рын­нан ба­ры­сын да алыр­га, хәт­та та­лар­га чир­кан­ма­ган ке­ше­ләр дә бар... Май бәй­рәм­нә­ре ара­сын­да хас­та­ха­нә­гә бер карт­ны сал­ды­лар. 75-80 яшь­ләр­дә бу­лыр. Ка­рар ке­ше­се юк­тыр­мы, япа-ял­гыз. Ки­ем­нә­ре ис­ке, сә­лә­мә ди­яр­лек. Үзе бик ип­ле, чәч-са­кал­ла­ры ап-ак, күз­лә­ре мө­ла­ем. Аңа­мы­ни ин­де ел­ма­ер­лык! Ка­мил аның тиш­кә­лә­неп бет­кән бе­лә­ге­нә сис­те­ма энә­сен ка­дап ма­та­ша, үзе, аның тын алы­шын, кан та­мы­ры ти­бе­шен тың­лый. Авы­ру­ның чи­ре та­вы­шы­на да чы­га. Йө­рәк чир­ле ке­ше­ләр­нең та­вы­шын­да кур­ку, ча­ра­сыз­лык но­та­ла­ры бу­ла, шу­лар бу­ен­ча ЭКГ­сыз да, авы­ру та­ри­хын ка­ра­мый­ча да күп нәр­сә аң­ла­шы­ла. Бу карт та йө­рәк чир­ле. Өл­кән шәф­кать ту­та­шы­ның әй­тү­ен­чә, ха­ты­ны, мал-мөл­кә­тен үзе­нә яз­ды­рып, урам­га ку­ып чы­гар­ган. Ба­ла­ла­ры­ның бер­се – Аме­ри­ка­да, бер­се – Ка­на­да­да, ди. Карт кө­нен­дә ха­тын­сыз, ба­ла­лар­сыз, фа­тир­сыз то­рып кал­ган, мес­кен. Ә үзен егет­ләр­чә то­та. Зар­лан­мый. Йө­зен­дә – ел­маю. Әй­тер­сең, баш­ка­лар бел­мә­гән нин­ди­дер бө­ек сер­не бе­лә!
Ул ха­тын һәм ул ба­ла­лар – «Бер ге­нә яши­без. Тор­мыш­тан бө­те­не­се­сен дә алып ка­лыр­га ки­рәк!» – дип яшәү­че­ләр­дер.
Мал – бер хәл, ке­ше го­ме­ре­нә кул су­зу­чы­лар да бет­мә­гән. Пы­чак кор­бан­на­рын көн са­ен ди­яр­лек ки­те­рә­ләр хас­та­ха­нә­нең ка­бул итү бү­ле­ге­нә.
Ка­мил, ирек­сез­дән, ул сук­бай карт­ны үзе бе­лән ча­гыш­тыр­ды. Ка­мил­нең дә бит сөй­гә­нен тар­тып ал­мак­чы бул­ды­лар... На­му­сын, ире­ген, ях­шы исе­мен, хәт­та ки­лә­чә­ген тар­тып алыр­га әзер­ләр иде...
Бу уй­лар шул­ка­дәр авыр! Па­лат­ка эче тын­чу, эс­се бу­лып кит­те. Егет, Ка­ми­лә­не уят­мас­ка ты­ры­шып, тыш­ка чык­ты.
Күк­рә­ген ту­ты­рып, сал­кын дым­лы һа­ва­ны су­лап, ти­рә-як­ка күз сал­ды. Җи­ләс яң­гыр­дан соң гы­на бу­ла тор­ган тәм­ле ис та­рал­ган. Ка­раң­гы­лык­ны ер­тып, көн­чы­гыш та­раф­тан ал­су-сар­гылт як­ты­лык шәй­лә­нә баш­ла­ган. Йол­дыз­лар кү­рен­ми, сы­ек тө­тен сы­ман бо­лыт­лар, ашы­гып, яң­гыр юлын­нан агы­ла. Яр кар­лы­гач­ла­ры – өн­нә­ре­нә, ке­ше­ләр па­лат­ка­ла­ры­на ка­чыш­кан... Җи­тез бо­лыт­лар ар­тын­нан ияр­мәк­че бу­лып аш­кын­ган дул­кын­нар чай­па­луы гы­на ише­те­лә...
Якын-ти­рә­дә бер­кем юк, көн­дез шау-гөр кил­гән яр буе тын. Юк, уң як­та­гы па­лат­ка тө­бен­дә җы­ел­ма­лы урын­дык­та бер ке­ше уты­ра. Ка­мил аңа көн­дез үк игъ­ти­бар ит­кән иде. Ил­ле яшь­ләр ти­рә­сен­дә­ге, чан­дыр, лә­кин ко­яш­та ян­ган көч­ле гәү­дә­ле бу ке­ше би­ре­гә ял­гы­зы гы­на кил­гән иде, ах­ры. Па­лат­кам­ны ка­раш­ты­рып тор­са­гыз­чы, дип, Ка­мил­дән үтен­де дә көн буе җил­кән­ле так­та­сын­да күл­дә йөз­де.
– Нәр­сә, күр­ше, йо­кы ал­мый­мы әл­лә? – дип эн­дәш­те ул Ка­мил­гә.
– Бө­тен­ләй йок­лап бул­мый!
– Әй­дә соң, кил ми­нем ян­га! Сөй­лә­шеп уты­рыйк. – Күр­ше­нең ара­ла­ша­сы ки­лә иде бу­гай.
Егет тә, әң­гә­мә­дәш та­был­ган­ган­га сө­ен­гән­дәй, тиз ге­нә па­лат­ка­дан җы­ел­ма­лы утыр­гы­чын, курт­ка­сын алып чы­гып, те­ге­нең яны­на ба­рып утыр­ды.
– Яң­гыр яу­ды, көн бо­зыл­ды бит... – ди­де күр­ше.
– Аны­сы бер хәл...
– Та­гын ни­дер бор­чый­мы?
– Кү­ңел ты­ныч тү­гел!
– Си­ңа­мы­ни ин­де бор­чы­ла­сы! – Та­вы­шын­нан ук күр­ше­се­нең ел­май­га­нын си­зеп бу­ла иде. – Яның­да нин­ди чи­бәр кыз. Үзең яшь. Әле бит – си­нең иң бә­хет­ле ча­гың.
– Бик бә­хет­ле бу­лып бул­мый шул, – Ка­мил­нең тик тор­ган­нан те­ле чи­шел­де. Шу­лай бу­ла бит ул. Сә­я­хәт­тә­ме, хас­та­ха­нә­дә­ме оч­рак­лы юл­да­шы­ңа иң ти­рән сер­лә­рең­не сөй­ләп таш­лый­сың.
– Ник?
– Аның әни­се кул-ая­гы бе­лән кар­шы! Ми­не кү­рал­мый­лар. Без­нең әти­ләр ара­сын­да нин­ди­дер конф­ликт бул­ган. Очы ми­ңа да ти­де. – Ка­мил ун­бе­рен­че сый­ныф­та бул­ган кү­ңел­сез хәл­не сөй­ләп бир­де. – Ми­ңа, шу­лай итеп, күр­ше ра­йон­га ки­тәр­гә, ел­га якын Ка­ми­лә бе­лән ара­лаш­мас­ка ту­ры кил­де. Ми­нем сөй­гә­нем­не тар­тып алыр­га те­лә­де­ләр... Ни өчен? Шу­ны аң­лый ал­мыйм. Ми­нем ни га­е­бем бар иде? Ярат­ка­ным өчен­ме­ни?
– Син дә бит әни­сен­нән бер­дән­бе­рен – ун­биш ел кө­теп ал­ган кы­зын тар­тып ал­мак­чы бул­ган­сың! Ул ха­ным кы­зы­ның яз­мы­шын үзе те­лә­гән­чә ко­рыр­га те­лә­гән­дер. Ә син аның бө­тен ма­тур хы­ял­ла­ры­на аяк чал­ган­сың!
– Ул ял­гы­зы тү­гел әле. Бер­гә уй­нап үс­кән, бер класс­та укы­ган ике­ту­га­ным да ми­не дош­ман кү­рә. Ул Ка­ми­лә­гә га­шыйк. Ми­ңа үч­лә­шә. Мин кай­чак уй­лыйм: бө­те­не­се ми­нем мә­хәб­бә­те­мә кар­шы ке­бек. Ин­де әни дә алар ягы­на бас­ты: кайт­кан са­ен, ми­ңа күр­ше кы­зын дим­ли.
– Ә син сок­ла­нып кул ча­бар­лар, ал­кыш­лар яу­ды­рыр­лар, ба­шың­нан сый­пар­лар дип көт­кән идең­ме? Ач кү­зең­не, дөнья бу! Ул – ярыш, кө­рәш! Бә­хет яу­лап алы­на, аны, ка­шык­ка са­лып, авы­зы­ңа кап­тыр­мый­лар.
– Ми­ңа хә­зер ниш­ләр­гә? Ка­ми­лә, әй­дә, бер­гә яшик, ди. Фа­ти­ры­на ча­кы­ра. Үзем­нең дә ту­лай то­рак­та бе­рү­зе­мә бер бүл­мә. Фән­ни мә­ка­лә­ләр язам бит, алар өчен ях­шы сти­пен­дия тү­лә­нә. Бер ка­ра­саң, без бү­ген­нән бер­гә яши алыр идек? Әти-әни­се дә, факт ал­ды­на куй­сак, бер­ни хәл итә ал­мас­лар, кү­нәр­ләр иде.
– Шун­нан?
– Тик мин бу адым­га ба­ра ал­мыйм. Юк... Ка­ми­лә ми­нем өчен ар­тык ка­дер­ле. Бер­ни­гә ка­ра­мас­тан, әни­сен дә хөр­мәт итәм. Ур­ла­ша ал­мыйм. Бу үз-үзең­не тү­бән­се­тү бу­лыр иде. Шу­лай дип уй­лыйм да, ан­нан үз-үзем­не га­еп­ли баш­лыйм. Мин, мө­га­ен, мес­кен, көч­сез, кур­как ке­ше.. Мин, ах­ры, үз-үзе­мә зы­ян ки­тер­мәс­кә бу­ла, Ка­ми­лә­гә якы­на­ю­дан кур­кам. Ахыр чик­тә, алар ми­ңа та­гын бер-бер эт­лек эш­ләр­гә мөм­кин­ме? Мөм­кин!
– Син, кур­как бул­саң, әл­лә кай­чан Ка­ми­лә янын­нан эз су­ыт­кан бу­лыр идең ин­де! – ди­де әң­гә­мә­дә­ше. – Ә сез, кү­рү­ем­чә, бер­гә. Юк, син мес­кен тү­гел! Лә­кин си­не баш­ка кур­кы­ныч са­га­лый.
– Нин­ди? – ди­де егет, са­га­еп.
– Бар­ча явыз­лык кор­бан­на­ры­на яна­ган кур­кы­ныч.
– Янә аяк ча­лыр­га мөм­кин­нәр­ме?
– Юк, син үзең явыз­га әве­ре­лер­гә мөм­кин­сең. Кор­бан­лык­тан па­лач­лык­ка – бер адым. Бе­раз­дан син аяк­ка ба­сар­сың, көч туп­лар­сың. Дил­бе­гә си­нең кул­га кү­чәр­гә дә мөм­кин. Бу – тор­мыш за­ко­ны. Чөн­ки тор­мыш ул ку­ла­са ке­бек. Шун­да син­дә үч алу той­гы­сы куз­га­лыр. Лә­кин оныт­ма: явыз­лык­ка явыз­лык бе­лән җа­вап бир­мәү күп­кә авыр­рак.
– Ми­не мә­хәб­бәт кот­ка­ра­чак! – ди­де егет зур ыша­ныч бе­лән. – Кү­ңе­лем ту­лы мә­хәб­бәт бул­ган­да, ан­да баш­ка уй-хис­ләр баш кал­кы­та ал­ма­я­чак! Мин ба­ры тик Ка­ми­лә бе­лән ге­нә бә­хет­ле бу­ла алам! Ә ул ми­нем бе­лән! Тик ни­чек? Ми­нем шу­ңа ба­шым җит­ми! Бә­хет бе­лән без­нең ара­да гра­нит сте­на. Аны урап та, си­ке­реп тә үтәр­лек тү­гел. Җи­ме­рү дә мөм­кин тү­гел.
– Ә син те­ләк те­лә! – ди­де күр­ше­се.
– Ни­чек?
– Көн дә, төн дә, һәм шун­дый кай­нар итеп те­лә, аның кай­нар­лы­гы күк­тә­ге фә­реш­тә­ләр­не бор­чый баш­лар. Алар те­лә­гең­не бө­тен бар­лык­ның Ху­җа­сы­на ил­теп җит­кер­ми бул­ды­ра ал­мас. Уең чын йө­рәк­тән бул­са, кү­рер­сең, үз­гә­реш­ләр озак көт­тер­мәс! Гра­нит кир­тә гөр­лә­век­тәй эреп агар!
– Сез – фи­ло­соф икән! – ди­де Ка­мил, ел­ма­еп. – Алай җи­ңел ге­нә бул­са, бар ке­ше дә те­ләк ке­нә те­ләр дә, үз ди­гә­не­нә ире­шеп уты­рыр иде. Кыл да кый­мыл­да­та­сы бул­мас иде.
– Уй – бе­рен­чел! Те­ле­фо­ны­ңа ка­ра! Аны кем­дер иң элек үз хы­я­лын­да бар­лык­ка ки­тер­гән. Төн­нәр йок­ла­мый уй­ла­ган. Хә­зер аның хы­ял җи­ме­шен бө­тен ке­ше­лек кул­ла­на! Иде­я­ләр бит күк­тә, га­ләм Ху­җа­сы­ның хө­ке­мен­дә. Алар­ны то­тып ала бе­лер­гә ге­нә ки­рәк! Алар их­лас кү­ңел­ле­ләр­гә һәм бик ты­рыш­лар­га гы­на ачы­ла! Я бул­ма­са, мин йөз­гән җил­кән­ле так­та­ны ал. Ул да хы­ял, те­ләк, бе­лем­нән ту­ган! Ка­рап то­ру­га, га­ди ге­нә так­та ки­сә­ге бе­лән юка гы­на ка­выр­сын! Ә алар яр­дә­мен­дә мин ки­чә көн буе күл өс­тен гиз­дем!
– Ә сез хы­ял бе­лән яши­сез­ме? – дип со­ра­мый бул­ды­ра ал­ма­ды Ка­мил төн­ге әң­гә­мә­дә­шен­нән. Ул исә, дул­кын­ла­нып, фи­ке­рен дә­вам ит­те:
– Тор­мыш – су ке­бек тот­рык­сыз, үз­гә­рү­чән. Бер көн аяз бу­ла, икен­че көн­не – яң­гыр. Җил дә син те­лә­гән як­тан ис­ми. Лә­кин йө­зәр­гә ки­рәк. Җил­кән итеп хы­я­лың­ны ко­ра­сың, бе­лем-һө­нә­рең – аяк ас­тың­да­гы так­та. Һәм, әй­дә, ал­га! Җил ега, я кем­дер төр­теп тө­ше­рә икән, алар бе­лән су­гы­шып, кө­чең­не, ал­тын­дай ва­кы­тың­ны әрәм ит­ми­сең: үз-үзең­не жәл­ләп, я кем­гә­дер үп­кә­ләп тә тор­мый­сың, так­та­ңа үр­мә­ләп ме­нә­сең дә – янә йө­зәр­гә! Ке­ше ма­тур хы­ял­ла­ры бе­лән бә­хет­ле!
– Ә шу­лай да мин – ре­а­лист! – ди­де Ка­мил, күр­ше­се­нең ро­ман­тик «чы­гыш­»ы тә­мам­лан­гач. – Те­ләк-хы­ял­лар ка­бул бул­ма­са, ниш­ләр­гә?
Күр­ше­сен бер со­рау бе­лән дә ап­ты­ра­тыр­лык тү­гел иде, ах­ры.
– Ул чак­та те­ге гра­нит сте­на бе­лән, аның бар­лы­гы, аны куз­га­тып яи­сә җи­ме­реп бул­мау фак­ты бе­лән ки­ле­шер­гә ки­рәк! Ди­мәк, шу­лай ки­рәк бул­ган. Ул кир­тә нәкъ си­нең юлы­ңа, нәкъ шу­шы ва­кыт­та чы­гып ятар­га ти­еш бул­ган.
– Ә шун­нан? – ди­де егет, чик­сез га­җәп­лә­неп.
– Шун­нан ин­де кап­ма-кар­шы юнә­леш­тә хә­рә­кәт итә баш­лар­га. Йөз сик­сән гра­дус­ка бо­ры­лыр­га!
– Шун­нан?
– Җир ша­ры тү­гә­рәк бит?
– Әйе, тү­гә­рәк!
– Йөз сик­сән гра­дус­ка бо­ры­лып хә­рә­кәт итә­чәк­сең дә те­ге гра­нит сте­на­ның нәкъ ар­гы ягы­на ба­рып чы­га­чак­сың! Һәм сте­на­га рәх­мәт укы­я­чак­сың. Син күп­ме ил­ләр гиз­дең, дөнья күр­дең, акыл җый­дың бит аның сә­бәп­ле!
Кү­ңе­ле бе­лән фәй­лә­сүф­мы, ша­гыйрь­ме бу ке­ше бе­лән бик озак сөй­лә­шеп утыр­ды Ка­мил. Гыйль­ми инс­ти­тут­та фән­ни хез­мәт­кәр бу­лып эш­ләү­че, кыш­ны, үзе әй­түе бу­ен­ча, чаң­гы­да, җәй­не дул­кын өс­тен­дә үт­кә­рү­че әң­гә­мә­дә­ше үзе дә, аның сөй­лә­гән сүз­лә­ре дә га­дә­ти тү­гел иде. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, Ка­мил­нең чу­ал­ган уй­ла­рын тәр­тип­кә са­лыр­га, кү­ңе­лен­дә ыша­ныч той­гы­сын ны­гы­тыр­га яр­дәм ит­те ул. Кыз­га­ныч, исе­мен со­рый ал­мый кал­ды. Ә ир­тән то­ру­га, төн­ге әң­гә­мә­дәш­нең үзе дә, па­лат­ка­сы да юк иде ин­де…
...Гүя, ки­чә яң­гыр яу­ма­ган – ир­тән күл өс­те ты­ныч, күк йө­зе дә ая­зай­ган иде.. Күл­ләр дә, ке­ше­ләр ке­бек, дул­кын­ла­нып, яр­сып ала да, янә үз бул­мы­шы­на кай­та, дип уй­лап ал­ды Ка­мил. Ты­ныч­лы­гын боз­са да, яң­гыр­лар аны ту­ен­ды­ра гы­на бит! Алар яшен ял­ты­ра­тып һәм күк­ләр күк­рә­теп ява да ки­тә, ә Ас­лы­күл бер­кая да кит­ми, югал­мый, го­рур ты­ныч­лык бе­лән җәй­рәп яту­ын бе­лә. Ко­ры­лык­ка да би­реш­ми. Ке­ше­ләр кил­сә, алар­ны киң кү­ңел бе­лән кар­шы ала, кит­сә­ләр дә, ар­тык по­шын­мый. Ки­ек кош­лар­га, су кош­ла­ры – ба­лык­лар­га – тө­як би­рә. Йөз­ләр­чә, бәл­ки, мең­нәр­чә ел шу­лай дә­вам итә­дер...
Юеш яр буй­ла­ры, дым­лы үлән­нәр ге­нә төн­ге яң­гыр­га ша­һит. Ак­чар­лак­лар җим эз­ләп оча, җи­тез яр кар­лы­гач­ла­ры бө­җәк ау­лый. Яр буе тын. Ке­ше­ләр әле йок­лый.
– Әй­дә чиш­мә­гә! – ди­де егет.
– Әй­дә! – ди­де кыз.
Яр ба­шы­на ме­неп, җи­тәк­лә­шеп, юл­дан бер чит­тә­ге чиш­мә­гә та­ба ат­ла­ды­лар.
Чиш­мә бик ма­тур иде. Агач­тан җый­нак кы­на бу­ра яса­ган­нар, ата­ма­сын да язып куй­ган­нар. Гөл­би­кә икән ул. Агы­шы шун­дый көч­ле! Ә суы теш­ләр­не сын­ды­рыр­дай сал­кын, тәм­ле! Бит-кул­ла­рын юып, су­сау­ла­рын бас­кач, чиш­мә­дән өс­кә, тау ба­шы­на ме­неп кит­те­ләр. Ан­да-сан­да кып-кы­зыл җи­ләк­ләр кү­ре­нә. Ка­ми­лә тиз ге­нә бер тәл­гәш җи­ләк җы­еп ал­ды да егет­кә суз­ды.
Күз кү­ре­ме җир­дә җәй­рәп ят­кан Ас­лы­күл­гә ка­рап тын кал­ды­лар. Би­ре­дә, би­ек­тә, уй­лар җи­ңел­рәк тә, киң­рәк тә иде сы­ман. Бар­лык вак-тө­як бор­чу­лар үзен­нән-үзе юк бу­ла... Кул­лар­ны ка­нат итеп җә­я­се дә күл өс­тен­нән кы­е­лып очып ки­тә­се ки­лә.
– Ка­мил!
– Әү!
– Рәх­мәт си­ңа, җа­ным! Мон­да­гы та­би­гать, тау­лар, Ас­лы­күл – нин­ди ма­тур! Нин­ди бә­хет­ле без!
– Мин яра­там си­не, Ка­ми­лә!
– Мин дә, җа­ным... Үлеп! Нык-нык итеп! Тик син ми­не таш­ла­мас­ка ми­ңа сүз бир!
– Би­рәм! Ме­нә, Ас­лы­күл ал­дын­да сүз би­рәм!
– Ни ге­нә бул­са да бер-бе­ре­без­не кө­тәр­гә! Бү­тән­нәр­гә күз дә сал­мас­ка!
– Ки­леш­тек, Ка­ми­лә!
 
12
Ас­лы­күл­дә­ге ял­дан соң Ка­мил үзен­дә ыша­ныч хи­се арт­ка­нын той­ды. Төн­ге сөй­лә­шү дә кү­ңе­лен кү­тә­реп җи­бәр­гән иде. Ка­ми­лә­нең дә кә­е­фе ях­шы. Һәм алар әти-әни­лә­ре бе­лән сөй­лә­шеп ка­рар­га, туй ту­рын­да сүз куз­га­тыр­га ни­ят ит­те. Сә­бә­бе дә чы­гып то­ра – кыз­ның ту­ган кө­не якын­ла­ша иде.
– Син баш­та әти бе­лән сөй­ләш, – дип ки­ңәш бир­де Ка­ми­лә. – Мин аңа чит­лә­теп-чит­лә­теп ке­нә әйт­тем ин­де, ул кар­шы тү­гел ке­бек. Ә ту­ган көн­гә мин бер­кем­не дә ча­кыр­ма­я­чак­мын. Әти-әни, мин – өче­без ге­нә бу­ла­чак­быз.
Ал­да­гы ял­да Ка­мил, бер ко­чак рау­за чә­чәк­лә­ре кү­тә­реп, Ка­ми­лә­ләр­нең өе­нә юл тот­ты. Аның ки­леп ке­рү­е­нә Ка­ми­лә­нең әти­се Марс Кә­ли­мул­ло­вич бер дә ап­ты­ра­ма­ды. Үзен бик ты­ныч тот­ты. Нәр­ги­зә ха­ным гы­на, Ка­мил­не кү­рү бе­лән ага­рып-кү­гә­ре­неп, чәй­нек­тәй кай­нап чык­ты. «Ах, ту­ган көн үт­кә­рәм, дип, ме­нә нин­ди план кор­ган бул­ган­сың син!» – ди­гән­дәй, сый ту­лы та­бын янын­да бө­те­ре­лү­че Ка­ми­лә­гә зә­һәр ка­ра­шын таш­ла­ды.
Өй­дә ки­е­рен­ке ха­ләт ур­наш­ты. Нер­вы­лар ск­рип­ка кы­лы­дай тар­тыл­ган. Ту­ган көн та­бы­ны ти­рә­сен­дә­ге сөй­лә­шү­ләр дә кер­де­ле-чык­ты­лы бар­ды. Дө­рес­рә­ге, Ка­ми­лә сөй­лә­де дә сөй­лә­де, бер­тук­тау­сыз көл­де. Бик нык дул­кын­лан­ган­да шу­лай итә ул. Та­бын ур­та­сын­да­гы бик тәм­ле кү­рен­гән бә­леш­нең тә­ме то­ел­ма­ды да.
Бе­раз­дан Марс Кә­ли­мул­ло­вич бе­лән Ка­мил бак­ча­га чык­ты­лар. Ке­ше ара­сын­да тарт­ма­са да, Ка­ми­лә­нең әти­се тә­мә­ке ка­быз­ды. Егет­кә дә тәкъ­дим ит­те, аны­сы баш тарт­ты.
– Эч­мим дә, тарт­мыйм да, ди­сең ин­де... – дип ел­май­ды ул, сы­нау­лы ка­ра­шын тө­бәп.
– Әйе, – дип җа­вап­ла­ды Ка­мил.
– Сез, яшь­ләр, бү­тән бу­ын шул, – ди­де Марс Кә­ли­мул­ло­вич. – Сез­гә ба­ры­сы да җи­ңел­гә­рәк ту­ры ки­лә. Хәт­та на­чар га­дәт­ләр­гә мо­да бет­те, – дип кө­леп куй­ды ул.
– Һәр за­ман­ның үз авыр­лы­гы, – ди­де Ка­мил, җит­ди итеп. – Без­гә дә авыр­лык­лар оч­рап кы­на то­ра. Мә­сә­лән, без Ка­ми­лә бе­лән өй­лә­не­шер идек. Лә­кин Нәр­ги­зә апа мо­ңа кар­шы тө­шәр дип шик­лә­нә­без.
Марс Кә­ли­мул­ло­вич егет­кә та­гын ка­рап ал­ды. Бу юлы йө­зен­дә­ге ел­маюы сү­рел­гән иде.
– Ай-һай, Ка­мил, – ди­де ул, ба­шын чай­кап. – Аның ри­за­лы­гын алу­га ка­ра­ган­да, таш­тан су чы­га­ру җи­ңел­рәк бул­ма­гае! Кем-кем, Нәр­ги­зә апаң – үз­сүз­ле­лек бу­ен­ча ра­йон­да бе­рен­че! И во­об­ще, хә­зер дөнья ха­тын-кыз ку­лы­на ка­лып ба­ра, си­зә­сең­ме? Алар без­нең бе­лән өй­дә дә, кай­да да ида­рә ит­мәк­че. Тик, ми­нем уем­ча, бу уңай тен­ден­ция тү­гел.
– Ә сез? – дип, Марс Кә­ли­мул­ло­вич­ның күз­лә­ре­нә туп-ту­ры ка­рап со­ра­ды Ка­мил. – Сез дә кар­шы­мы?
– В при­ци­пе, мин кар­шы тү­гел, – ди­де Ка­ми­лә­нең әти­се, ел­ма­еп. – Яшь­ләр­нең тор­мыш­ка үз ка­ра­шы. Җа­ны те­лә­гән – елан ите аша­ган. В прин­ци­пе, мин сез­нең со­юз­да кур­кы­ныч нәр­сә күр­мим: ике­гез­нең дә һө­нә­ре­гез бар. Ку­лың­нан эш ки­лә. Ка­ми­лә си­не оша­та...
– Рәх­мәт! – ди­де егет, ба­сын­кы гы­на.
Марс Кә­ли­мул­ло­вич тә­мә­ке­сен тар­тып бе­тер­гәч, алар өй­гә кер­де.
Иң авыр сөй­лә­шү ме­нә хә­зер бу­лыр­га ти­еш. Ка­ми­лә, зат­лы чы­на­як­лар­га юка гы­на ли­мон те­лем­нә­ре са­лып, чәй яса­ды. Үзе­нең ку­лы кал­ты­рый: ак фар­фор чәй­нек­нең озын неч­кә бо­ры­ны, чы­на­як­лар­ның ал­тын яла­тыл­ган чит­лә­ре­нә ти­еп, зең­гел­дәп-зең­гел­дәп ки­тә. Ме­нә Нәр­ги­зә ха­ным аш бүл­мә­сен­нән кер­де. Ку­лын­да­гы под­нос­та өе­ме бе­лән ви­ног­рад: яше­ле, кы­зы­лы, ка­ра­сы... Аны бә­леш уры­ны­на куй­ды. Ку­лы бо­кал­га ти­еп, аны­сы авып кит­те. Буш иде, ва­тыл­ма­ды.
Ки­е­рен­ке­лек шун­дый дә­рә­җә­гә җит­те ки, гүя, тын­лык шарт­лап өзе­лер сы­ман иде...
– Әни! – ди­де Ка­ми­лә, – тын­лык­ны бо­зып. – Ка­мил­нең си­ңа сү­зе бар иде.
– Аның ми­ңа нин­ди сү­зе бу­лыр­га мөм­кин? – ди­де Нәр­ги­зә ха­ным, кы­рыс итеп.
Арт­ка юл юк иде.
– Без Ка­ми­лә бе­лән өй­лә­не­шер идек! – ди­де Ка­мил.
Нәр­ги­зә ха­ным­ның бо­лай да неч­кә ирен­нә­ре җеп ка­лын­лы­гын­да ка­лып кы­сыл­ды. Му­е­ны­на кы­зыл тап­лар чык­ты, йө­зе ачу­дан кый­ша­еп кит­кән­дәй бул­ды.
– Ка­мил, үс­кә­нем, мин си­ңа элег­рәк әйт­мә­гән идем­ме­ни? Толь­ко че­рез мой труп! Си­ңа... үз ти­ңең­не эз­ләр­гә ки­рәк! – Та­бын ур­та­сын­да­гы тә­лин­кә­дән берь­ю­лы биш-ал­ты ли­мон те­ле­мен үре­леп алып, ал­дын­да­гы чә­е­нә сал­ды.
Бу сүз­ләр, бу боз­дай ты­ныч­лык, гүя, Ка­мил­нең йө­рә­ген оч­лы хән­җәр бе­лән үтә­ли тиш­те. Егет, үзе дә сиз­мәс­тән, сул ку­лы бе­лән йө­рәк ту­ры­на үрел­де. Аһ, су­лыш алуы нин­ди авыр!
Ка­ми­лә үк­сеп елап җи­бәр­де. Янын­да­гы зур, ит­ләч яф­рак­лы гөл­гә бә­ре­леп, зал­дан чы­гып йө­гер­де. Гөл­нең зат­лы са­вы­ты чат­нап ва­ты­лып, имән пар­кет идән­гә кап-ка­ра бал­чык тү­гел­де.
Егет үз-үзен бик тиз кул­га ала ал­ды. Бак­саң, ул хас­та­ха­нә­дә ге­нә тү­гел, тор­мыш­та да үзен чын та­биб­лар­ча то­та баш­ла­ган икән бит. Нәр­ги­зә ха­ным та­гын ни­дер сөй­ли, ә Ка­мил аның сыр­лар ер­гач­лый баш­ла­ган йөз ти­ре­сен күз­дән ки­че­рә: тын алы­шы­ның авыр­рак бу­ла ба­ру­ы­на игъ­ти­бар итә; кү­зе кул бу­ын­на­ры­на тө­шә, алар­ның җил­се­нү­ен, ка­ба­ры­нып то­ру­ын абай­лый. Гәү­дә­се­нә то­таш күз са­ла да, эч­ке бер сык­ра­ну бе­лән, «Арт­рит!», дип уй­лап куя... Яр­су, ачу, үп­кә хис­лә­ре ор­га­низм­ны ки­ме­рә. Бо­лар ба­ры­сы да ак­рын, әм­ма үҗәт авы­ру га­лә­мәт­лә­ре тү­гел­ме? Тик ул Нәр­ги­зә ха­ным­га үп­кә­ли дә, ачу­ла­на да ал­мый... Ул – Ка­ми­лә­нең әни­се! Өс­тә­ве­нә, авы­ру ке­ше, нер­вы­лар бет­кән...
Марс Кә­ли­мул­ло­вич­ны да баш­та­на­як күз­дән үт­кә­рә. Аның, бар­лык җи­тәк­че ке­ше­ләр­гә хас бул­ган­ча, ки­леш­ле, шо­ма чы­ра­ен­да ары­ган­лык бил­ге­лә­ре си­зе­лә, кор­сак шак­тый ка­лы­ная төш­кән, ди­мәк, ару­ны, ст­ресс­ны ри­зык бе­лән ба­сар­га те­ләү хи­се көч­ле...
Һәм Ка­мил ярат­кан кы­зы­ның усал әни­се һәм киң кү­ңел­ле әти­се бе­лән тү­гел, гүя, па­ци­ент­лар бе­лән сау­бул­лаш­кан­дай, ты­ныч кы­на хуш­ла­шып, бу ма­тур, зат­лы һәм бай йорт­тан чы­гып кит­те. Ка­ми­лә кү­рен­ми. Ул, мө­га­ен, бүл­мә­се­нә ке­реп бик­лән­гән­дер. Ки­чен шыл­ты­ра­тыр­мын, дип ка­рар ит­те егет һәм үз­лә­ре­нә ат­ла­ды.
...Әни­се бак­ча­да кар­лы­ган җыя иде. Бы­ел кар­лы­ган шун­дый уң­ган, ку­ак­лар­ның бо­так­ла­ры, җи­меш­лә­ре күп­лек­тән, җир­гә сы­гы­лып-бө­ге­леп төш­кән. Әни­се бер сүз дә дәш­мә­де, әм­ма Ка­ми­лә­ләр­дә сөй­лә­шү­нең ни­чек бет­кән­ле­ген бе­лә­се бик ки­лүе йө­зе­нә үк языл­ган иде. Ка­мил, бер чит­тә­ге бү­кән­не якын­рак этә­реп, шу­ңа утыр­ды да үзе дә кар­лы­ган җы­е­ша баш­ла­ды. Мәк­тәп­тә укы­ган ча­гын­да шу­лай яр­дәм­лә­шә иде ул әни­се­нә.
Ба­ры­сын да сөй­ләп би­рер­гә ту­ры кил­де.
Әни­се, эшен­нән тук­тап, бе­раз дәш­ми тор­ды да үз сү­зен әйт­те:
– Сан­ла­мый­лар, тиң­сен­ми­ләр без­не, улым! – ди­де. – Без кем алар­га? Мин – га­ди укы­ту­чы, син – сту­дент. Әти­ең – ин­ва­лид. Кем бе­лә, бәл­ки, алар га­е­бе бе­лән­дер әле!
– Син ни сөй­ли­сең, әни? – дип, си­ке­реп тор­ды егет. – Нин­ди га­еп?
– Нин­ди бул­сын, әти­ең та­ры­ган ава­ри­я­не дә алар оеш­тыр­ма­ды ми­кән дип шик­лә­нәм! Ул чак­та тик­ше­реп йө­рү кай­гы­сы бул­ма­ды, әти­ең­не кот­ка­рып ка­лыр­га ки­рәк иде. Бат­та­лов бе­лән ачу­ла­ныш­кан иде бит ул шул җәй­дә!
– Ниш­ләп?
– Бер Уфа ба­е­на җир бир­дер­мә­де әти­ең. Ба­ры­бер ал­ды­лар. Җәй­ләү ура­мы ар­тын­да­гы, Агый­дел бу­ен­да­гы, чә­неч­ке­ле кой­ма бе­лән ура­тыл­ган җир­ләр­не бе­лә­сең­ме? Өч кат­лы йор­ты да бар. За­кон­сыз учас­ток ул! Аның ху­җа­сы бе­лән Бат­та­лов – элек­тән үк әш­нә­ләр. Бат­та­лов­ны – рә­ис, ан­нан үзе ке­бек де­пу­тат ит­кән ке­ше.
– Ник син бо­лар­ны элег­рәк сөй­лә­мә­дең, әни? – ди­де егет, ачы­нып.
– Ә нәр­сә? Әл­лә бе­рәр нәр­сә үз­гә­рер иде­ме? Син дә атаң ке­бек ки­ре бет­кән бит! Бер-бер нәр­сә­не ал­ды­гыз­га ал­са­гыз, хет шарт­ла – бер­ни эш­лә­теп бул­мый! Әй­теп аң­ла­тыр­лык тү­гел! Тик ме­нә хә­зер үзең дә бел­дең Бат­та­лов­лар­ның кем икә­нен! Авы­зың пеш­те. Ин­де бер ге­нә тү­гел, икен­че­гә!
– Их, әни! – ди­де Ка­мил, үр­сә­лә­неп. – Мин бер­ни дә эш­ли ал­мыйм. Мин Ка­ми­лә­не яра­там. Нык итеп! Һәм мин аңа сүз бир­дем!
– Әти­ең­не, ми­не, без­не... дош­ман күр­гән, сан­ла­ма­ган ке­ше­ләр­нең кы­зын яра­тып бу­ла­мы­ни, улым? Уй­лап ка­ра, аз­рак акы­лың бул­са! Без­не уй­ла­ма­саң, үзең­не уй­ла! Алар – кур­кы­ныч адәм­нәр! Әти­ең­не ха­рап ит­те­ләр, си­не дә ха­рап итәр­гә күп со­ра­мас­лар! Ике тап­кыр ки­сәт­те­ләр, өчен­че­сен­дә ки­сә­теп тә тор­мас­лар! Баш­ка­ча Нәр­ги­зә кы­зы дип авыз да ача­сы бул­ма! Кыз­лар бет­мә­гән! Әнә, күр­ше Фә­ния апаң­ның кы­зы Ди­а­на! Үзе акыл­лы, үзе ип­ле. Ә бо­лар! Кем бул­ган­нар, ди­ген! Ярар, дөнья ку­ла­са ул, бер ки­те­реп, бер ба­са. Җил ис­кән ке­бек ке­нә бу­лыр, тә­хет­лә­рен­нән ни­чек очып төш­кән­нә­рен сиз­ми дә ка­лыр­лар.
– Җит­те, әни! – дип, аны бүл­дер­де Ка­мил. Кар­шы­лык­лы уй-хис­ләр­дән җа­ны әр­не­сә дә, сүз­не ша­яр­ту­га бо­рыр­га үзен­дә көч тап­ты: – Син – укы­ту­чы ке­ше лә ин­де. Мон­дый сүз­ләр сөй­ләү ки­ле­шә тор­ган эш тү­гел!
Әни­се аңа ап­ты­рап ка­рап-ка­рап то­ра да, үзе дә те­лә­мәс­тән, кы­сыл­ган ирен­нә­ре йом­ша­ра, хәт­та ел­ма­ю­га та­ба еры­ла...
Аңа ия­реп, Ка­мил дә ел­мая. Тик өй­гә ке­реп, әти­се ят­кан түр бүл­мә­гә узу бе­лән, йө­рә­ге­нә шик ял­кы­ны ка­ба. Юк, гүя шик чы­ра­сы ке­реп ка­да­ла да, йө­рә­ге тип­кән са­ен, сул­кыл­дап-сул­кыл­дап, үзен сиз­де­реп то­ра! Әгәр әни­се сөй­лә­гән­нәр ба­ры­сы да чын бул­са? Әти­сен ха­рап ит­кән ке­ше­ләр­нең кы­зын яра­ту мөм­кин­ме? Әл­лә Нәр­ги­зә ха­ным алар­га шул сә­бәп­ле кар­шы тө­шә­ме?
Юк, мо­ны баш­ка сый­ды­ру мөм­кин тү­гел! Әни­се юк­ка шик­лә­нә! Аны да аң­лап бу­ла. Аңа авыр, бик авыр. Авы­ру ирен дә тәр­би­я­ләр­гә ки­рәк, җит­мә­сә, Ка­мил бе­лән күп­ме проб­ле­ма!
Ул, авыр су­лап, йок­ла­ган әти­се­нә ка­рый һәм аны жәл­ләү хи­сен­нән ты­ны кы­сы­ла. Әти­се­нең хә­ле көн­нән-көн на­ча­ра­ю­га ба­ра. Уты­рып то­ру да авыр аңа хә­зер. Аша­вы да юк. Әни­се, кыр­гыч­тан уып, вак­лап, изеп, төр­ле­сен­нән аша­тыр­га ты­ры­ша, тик ор­га­низм хәл­сез, ри­зык­ны ка­бул итә ал­мый. Бар­лык аша­га­ны, дө­рес­рә­ге, эч­кә­не – кө­не­нә бер­ни­чә чы­на­як сөт­ле чәй һәм бер-ике те­лем җе­бе­тел­гән ипи. Ка­мил­гә бо­лар­ны кү­рү ае­ру­ча авыр. Үзе­нең, та­биб­лык­ка укы­са да, әти­се­нең чи­ре ал­дын­да көч­сез бу­лу­ын, ме­ди­ци­на­ның шак­тый ал­га кит­сә дә, те­ше үт­мә­гән оч­рак­лар да бар­лы­гын аң­лый... Лә­кин бер­ни хәл кы­ла ал­мый. Кай­чан­дыр суд зал­ла­рын­да күз ка­ра­шы бе­лән ке­ше­ләр­не кал­ты­ра­тып тот­кан­дыр әти­се, та­вы­шын­да ти­мер чың­на­ры чың­ла­ган­дыр. Ә бү­ген...
Һәм Ка­мил шу­ңа да тө­шен­гән­дәй бу­ла: ке­ше­ләр яз­ган за­кон­нар, бәл­ки, ях­шы­дыр да, лә­кин, ме­ди­ци­на­ның ку­ә­те чик­ле бул­ган ке­бек, ха­ким­лек ия­лә­ре дә – ни­ба­ры ке­ше, ила­һи код­рәт ия­лә­ре тү­гел. Көч тә, ха­ким­лек тә, ис­кән җил сы­ман, ва­кыт­лы­ча. Ул за­кон­нар да, тор­мыш­ның, яшә­еш­нең бар­лык ти­рән­ле­ген иң­ләп, ке­ше­ләр кыл­ган кы­лык­лар­ны иң­ләп бе­те­рә ал­мый...
Ди­а­на, ди, әни­се. Ә бит за­ма­нын­да аның әни­се, күр­ше Фә­ния апа, Ка­мил­нең әти­се ар­ка­сын­да яр­ты ел ко­ло­ни­я­дә йө­реп кайт­кан. Сөт це­хын­да ни­чә­дер тарт­ма май югал­гач, Фә­ни­я­не га­еп­лә­гән­нәр. Әни­се кайт­кан­чы, Ди­а­на­ны кар­тә­ни­се ка­ра­ган. Бо­лар­ны кай­чан­дыр әни­се сөй­лә­гән иде. Бер ка­ра­саң, әти­се бу хәл­не йо­мып та ка­ла алыр иде, икен­че як­тан, Фә­ния апа­га га­е­бен та­ны­ма­са да, бар­лык дә­лил­ләр кар­шы бул­ган, хәт­та ша­һит­ләр дә та­был­ган...
Шул­чак Ка­мил мон­нан дүрт ел элек үзе бе­лән бул­ган хәл­ләр­не хә­тер­лә­де. Ул чак­та да ша­һит­лар­га кыт­лык юк иде тү­гел­ме соң? Дө­рес, әти­се со­ңын­нан Фә­ния апа­га яр­дәм ит­кән: аның яр­ты ел­дан ук урап кай­ту­ын­да әти­се ял­ла­ган ад­во­кат­ның яр­дә­ме зур бул­ган. Тик ба­ры­бер дә кү­ңел­ләр­дә юш­кын кал­ган­дыр... Ан­дый нәр­сә­ләр оны­тыл­мый...
Һәм бү­ген әни­се Фә­ния апа­ның кы­зы Ди­а­на­ны аңа дим­ләп ма­таш­мак­чы. Дө­рес, Ди­а­на – ях­шы кыз. Чи­бәр, тый­нак, әдәп­ле. Лә­кин Ка­мил­нең йө­рә­ген­дә Ка­ми­лә ге­нә. Ка­ми­лә­нең бер га­е­бе дә юк. Ул ир­тән­ге чык там­чы­сы­дай саф! Баш­ка бер­кем дә ки­рәк­ми Ка­мил­гә!
Га­җәп, бү­тән­нәр сы­нар­дай, чи­ге­нер­дәй ва­кыт­лар­да Ка­мил­гә, ки­ре­сен­чә, әл­лә ка­ян өс­тә­мә көч ки­лә, кү­ңе­лен­дә үз-үзе­нә ыша­ну, үҗәт­лек той­гы­сы кал­кып чы­га. Кар­шы­лык ту­са, ул, ки­ре­сен­чә, та­гын да ны­гый гы­на. Кау­ша­мый да, юга­лып та кал­мый. Ос­та­зы да аны шу­ның өчен мак­тый. «Син­нән ях­шы су­гыш­чы чы­гар иде. За­рар юк, ях­шы хи­рург чык­са да на­чар тү­гел. Сал­кын­кан­лы­лык – хи­рург­ның ат­ла­нып ча­бар аты», – ди.
Ме­нә әле дә, те­ге чак­ны теш кы­сып им­ти­хан­нар­га әзер­лән­гән­дә­ге­дәй, ты­ныч кы­на үзе өчен хәл итеп куй­ды: ни бул­са да, ба­шы­на таш яу­са да, ул Ка­ми­лә­дән баш тарт­ма­я­чак! Күп­ме кө­тәр­гә дә әзер. Ки­рәк­сә, го­мер бу­е­на да кө­тәр! Ка­ми­лә ге­нә ки­ре уй­ла­ма­сын! Ә ма­тур хы­ял­лар, би­реш­кән вәгъ­дә­ләр алар­га ка­нат бу­лыр!
 
13
Ул ара­да уку­ын­да бай­так яңа­лык­лар бул­ды. Мә­җит Мид­хә­то­вич аны икен­че курс­тан ук опе­ра­ци­я­ләр­гә ас­сис­тент итеп ала баш­ла­ган иде ин­де. Бы­ел ул тәү­ге опе­ра­ци­я­сен яса­ды. Ос­та­зы ка­рап-кү­зә­теп тор­ды да, азак­тан: «Ку­лың җи­ңел­гә ох­ша­ган. Чын­лап­мы икә­нен па­ци­ент­ның хә­ле­нә ка­рап бе­лер­без», – ди­де. Ә па­ци­ент, рәх­мәт төш­ке­ре, бик тиз аяк­ка бас­ты, җөе дә бик тиз уңал­ды. «Хи­рург бик бе­лем­ле дә, ос­та да бу­лыр­га мөм­кин, – ди­де Мә­җит Мид­хә­то­вич шун­да. – Лә­кин кул­га да ка­рый. Аны­сы – Хо­дай­дан. Бә­хет­не бир­сә – би­рә ул, бир­мә­сә – юк. Бә­хет­ле хи­рург­ка эләк­кән па­ци­ент та бә­хет­ле».
Мин бә­хет­ле­ме соң, дип, озак кы­на уй­ла­нып йөр­де шун­нан соң Ка­мил. Ме­нә ул, хас­та­ха­нә аш­ха­нә­се­нең со­ры сте­на­ла­рын күз­дән ки­че­реп, та­ры бот­ка­сы ашап уты­ра. Бә­хет­ме бу? Кем өчен­дер бу ко­ри­дор­лар, авы­ру­лар, ак ха­лат­лы кол­ле­га­лар кү­ңел­сез, төс­сез то­е­лыр. Ә аның бө­тен тор­мы­шы шу­шын­да уза... Мон­да­гы ки­е­рен­ке­лек­кә, тиз­лек­кә ин­де шул­ка­дәр өй­рән­де. Баш­ка­ча яшәү­не күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый. Авы­ру­лар­ның рәх­мә­те аны күк­кә кү­тә­рә. Баш­ка­лар авыр­сы­ныб­рак баш­кар­ган эш­ләр­не ул «һә» ди­гән­че, яра­тып, җи­ңел ге­нә эш­ләп куя. Ип­тәш­лә­ре аңа га­җәп­лә­неб­рәк тә ка­рый, фа­на­тик, дип иреш­те­рә.
Кем­нәр­дер ата-ана­сы кыс­та­вы бе­лән ге­нә укыр­га кер­гән: дип­лом алу бе­лән авы­ру­лар ягы­на әй­лә­неп ка­рар­га да җы­ен­мый, лек­ци­я­ләр­гә йөр­ми, сес­сия чо­ры җит­сә, ях­шы ма­ши­на­лар­га уты­рып, кап­чык-кап­чык күч­тә­нәч тө­яп, им­ти­хан би­ре­шер­гә әти-әни­лә­ре ки­леп җи­тә. Кем­нең­дер уе – карь­е­ра ясау, бү­лек мө­ди­ре, бә­хет ел­май­са, баш та­биб бу­лу. Бе­рен­че, икен­че курс­тан ук уку­ны таш­лау­чы­лар да юк тү­гел. Кем­дер, алар исә төр­кем­дә биш-ал­ты ке­ше, үз эше­нең чын ос­та­сы бу­лыр­га ом­ты­ла: лек­ци­я­ләр­не «йо­та» гы­на, га­мә­ли за­ня­ти­е­ләр­дә укы­ту­чы­ның авы­зы­на ке­реп ки­тәр­дәй бу­лып тың­лый, со­рау­лар яу­ды­ра. Ка­мил дә алар исә­бен­дә.
Бә­хет тү­гә­рәк­лә­нер өчен га­и­лә ки­рәк. Лә­кин ул як­тан Ка­мил аң­ла­еш­сыз, би­ек, чик­сез сте­на ке­бек кар­шы­лык­ка оч­рый да куя. Әл­лә ин­де Ка­ми­лә бе­лән бер­гә ка­лу яз­ма­ган ми­кән аңа, дип тә уй­лый. Ка­ми­лә­нең дә кә­е­фе юк соң­гы ва­кыт­та. Көй­сез­лә­нә. Көн­ли дә баш­ла­ды. Аны аң­лар­га да бу­ла. Эшен­нән кай­та да кө­не буе дүрт сте­на эчен­дә. Эше кат­лау­лы – шә­һәр ха­ки­ми­я­тен­дә фи­нанс бү­ле­ге бел­ге­че. Ки­бет­ләр­дә йө­реш­те­рә, фильм­нар ка­рый. Ка­мил бе­лән көн дә кү­ре­шер­ләр иде, егет де­жур­лык­та ка­ла. Ба­ры­сы да бар ке­бек Ка­ми­лә­нең... Әти­се бе­лән әни­се өр­мә­гән җир­гә утырт­мый­лар, һәр те­лә­ген үтәр­гә ге­нә то­ра­лар. Ә ул, көз­ге чә­чәк ке­бек, көн­нәр үт­кән са­ен су­ла... Ка­мил ха­фа­ла­на ук баш­ла­ды: авыр­мый ми­кән аның Ка­ми­лә­се? Күз ак­ла­ры­на си­зе­лер-си­зел­мәс ке­нә са­ры өр­тел­гән, ябы­га да төш­кән ке­бек... Үзе­нең шик­лә­рен, тик­ше­ре­нер­гә ки­рәк­ле­ген әйт­кән иде, кыз кул гы­на сел­тә­де, хас­та­ха­нә­дә си­нең көн-төн исәр­лә­неп йө­рү­ең дә җит­кән, ди­де.
Тик егет­нең шик-шөб­һә­лә­ре дө­рес бу­лып чык­ты. Ка­ми­лә­гә эшен­дә, төш ва­кы­тын­да прис­туп бул­ган. Ярый, җә­һәт ке­нә «А­шы­гыч яр­дәм» ча­кыр­кан­нар, хас­та­хә­нә­гә алып кит­кән­нәр. Һәм кая ди­сез? Ка­мил­ләр прак­ти­ка үтә тор­ган 12нче хас­та­ха­нә­гә. Ап­пен­ди­цит­ның кат­лау­лы тө­ре. Опе­ра­ци­я­не Ин­на Ха­ли­ков­на яса­ды. Ул, бик ос­та­лар­дан са­нал­ма­са да, на­чар хи­рург тү­гел. План­нан тыш опе­ра­ция, аның де­жу­ры, сай­ла­нып то­ра ал­мый­сың. Ка­мил – ас­сис­тент.
Ка­ми­лә­нең ага­рып кал­ган йө­зе, кип­шен­гән ирен­нә­ре, су­лып төш­кән гөл­дәй хә­рә­кәт­сез гәү­дә­сен кү­рү нин­ди авыр! Үзәк өз­геч!
Тик егет үз-үзен бик тиз кул­га ал­ды. Җе­беп, ар­тык хис-той­гы­га би­ре­леп то­ру аның үзе­нә һәм Ка­ми­лә­гә зы­ян­га гы­на бу­ла­чак. Жәл­ләү хи­се авы­ру­га яр­дәм­гә тү­гел, зы­ян­га гы­на! Һәм ул, га­дәт­тә­ге­чә, эч­тән ге­нә бис­мил­ла­сын әйт­те: «А­рыс­лан йө­рәк­ле, бөр­кет күз­ле бул, Ка­мил!» – дип, үзен ны­гыт­ты, ки­рәк­ле дул­кын­га көй­лә­де. Ас­сис­тент хи­рург­ка ни ки­рә­ген күз ка­ра­шы­на, ымы­на ка­дәр үк то­яр­га, опе­ра­ция ба­ры­шын ал­дан ук кү­зал­лар­га ти­еш. Һәм ки­нәт... Ни күр­сен – Ин­на Ха­ли­ков­на ял­гы­ша тү­гел­ме? Яра­дан там­пон алын­ма­ган, ә ул те­гәр­гә то­тын­мак­чы! Егет, ап­ты­рап, аңа күз сал­ды. Ан­нан, үре­леп, Ка­ми­лә­нең ап-ак йө­зе­нә ка­рап ал­ды. Ул шул­ка­дәр хәл­сез... Ка­мил­нең йө­рә­ге кы­сы­лып куй­ды. Та­гын Ин­на Ха­ли­ков­на­га, аның кеч­ке­нә ку­лы­на, нә­зек бар­мак­ла­ры­на күз тө­шер­де.
Алар гүя Ка­ми­лә­гә кә­фен­лек те­гә! Бу бар­мак­лар­ны тук­та­тыр­га ки­рәк! Хә­зер үк! Һәм аның сул ку­лы хи­рург­ның бе­лә­ге­нә оры­на, уңы яра эчен­дә­ге кан­га ту­лыш­кан там­пон­ның кү­ре­неп тор­ган очы­на иша­рә­ли. Ин­на Ха­ли­ков­на­ның зур күз­лә­ре та­гын да зу­ра­еп, тү­гә­рәк­лә­неп, ап­ты­рап, аңа те­кә­лә, бер миз­гел үтү­гә, ап­ты­ра­вы рәх­мәт хи­се­нә алы­шы­на. Там­пон алы­на, ки­рәк­ле хә­рә­кәт­ләр эш­лә­нә...
Бу миз­гел­не Ка­мил го­ме­рен­дә дә оныт­ма­я­чак... Якы­нын пы­чак ас­ты­на сал­ган бу көн, кап­ма-кар­шы­лык­лы той­гы­лар, чик­сез җа­вап­лы­лык хи­се, әҗәл­нең би­та­раф һәм боз­дай сал­кын су­лы­шы хә­те­ре­нә ут­тай янып тор­ган бит­ләр, сә­хи­фә­ләр бу­лып язы­ла­чак. Һәм ул кү­ңе­лен­нән ге­нә ант би­рә: эш ва­кы­тын­да бер­кай­чан да игъ­ти­бар­ны җуй­мас­ка! Кем­нең кем­ле­ге­нә ка­ра­мый­ча, эшең­не на­мус бе­лән баш­ка­рыр­га!
 
14
Ка­ми­лә­гә опе­ра­ция яса­ган­ның икен­че кө­нен­дә хи­рур­гия бү­ле­ген­дә кө­тел­мә­гән хәл бул­ды. Ишеп яң­гыр яу­ган иде. Бе­ло­рет – Уфа юлын­да, «Ә­би те­ле» ди­гән хә­веф­ле урын­да зур ава­рия бу­лып, шун­нан им­гән­гән ке­ше­ләр­не ки­тер­де­ләр. Зур гы­на пас­са­жир ав­то­бу­сы бе­лән йөк ма­ши­на­сы бә­ре­леш­кән. Марш­рут ав­то­бу­сы­ның егер­ме си­гез яшь­лек во­ди­те­ле, юеш ас­фальт­та ида­рә­не югал­тып, аяк ки­е­ме тө­ял­гән фу­ра­га ки­леп бә­рел­гән. Ике ке­ше үл­гән, җи­де ке­ше­не – трав­ма­то­ло­ги­я­гә, ту­гы­зын би­ре­гә – хи­рур­ги­я­гә ки­тер­гән­нәр.
Кем­нең ба­вы­ры изел­гән, кем­нең үп­кә­се за­рар­лан­ган – ба­ры­сын­да да ди­яр­лек авыр җә­рә­хәт­ләр, ашы­гыч яр­дәм ки­рәк. Яшь та­биб­лар­га, шул исәп­тән Ка­мил­гә дә, кул­ла­ры­на скаль­пель алыр­га ту­ры кил­де.
Бә­ла­гә, кай­гы­га, авыр­ту­га кү­не­геп тә, би­та­раф ка­лып та бул­мый. Әйе, ос­та­лы­гың ар­та, тик авы­ру­лар­ның кур­кын­ган хәл­сез йөз­лә­рен кү­рү, алар­ның си­ңа тө­бәл­гән ял­ва­ру­лы ка­раш­ла­рын кү­тә­рү авыр. Ку­лын­нан кил­сә, Ка­мил һәр­кем­нең әр­нү­ен җи­ңе­ләй­тер, һәр­кем­гә яр­дәм итәр иде. Тик син мог­җи­за ия­се тү­гел. Бел­гә­нең­не эш­ли­сең дә Хо­дай­га тап­шы­ра­сың. Кал­га­ны – бә­хет эше. Ки­те­рә­ләр бер бай па­ци­ент­ны. Ак­ча тәкъ­дим итә, тү­ләү­ле па­ла­та­га ята, оҗ­мах җи­меш­лә­ре ге­нә аша­мый. Шун­да күр­ше па­ла­та­га алып ки­лә­ләр бер бомж­ны. Ике­сен­дә дә бер ди­аг­ноз, бер дә­ва­лау кур­сы. Те­ге бомж күз­гә кү­ре­неп тер­нәк­лә­нә, дә­ва ки­ле­шә, ә күр­ше­се­нең хә­ле көн­нән-көн на­ча­рая...
Ара­да алт­мыш өч яшь­лек ха­ным­ның яра­ла­ры җи­ңел­рәк иде. Ка­быр­га­ла­ры сын­ган, кор­сак ти­ре­сен­дә җи­ңел­чә яра бар, те­гәр­гә ки­рәк. Аны Ка­мил­гә тап­шыр­ды­лар. Ка­мил, аның йө­зе­нә ка­рап, ап­ты­раб­рак та куй­ды. Ниш­ләп­тер, йө­зе, үтә авыр чир­ле­ләр­не­ке ке­бек, су­ы­ры­лып, ияк-бо­ры­ны оч­ла­еп кал­ган. Ка­ра­шын­да – ти­рән га­зап. УЗИ­дан җен­тек­ләп ка­ра­ган­нар, юк­са, эч­ке ор­ган­нар да за­рар­лан­ма­ган, ана­лиз­лар да ар­тык на­чар тү­гел. Ка­мил, шу­лай да, те­ге уч киң­ле­ге, бер сан­ти­метр ти­рән­ле­ге яра­ны те­гәр­гә то­тын­ган­чы, па­ци­ент­ның эче­нә янә бас­ка­лап ка­рар­га бул­ды. Юк, нәр­сә­дер дө­рес бар­мый! Сул як­та шеш­сы­ман ты­гыз сы­ек­лык. Укол би­рер ал­дын­нан юк иде бит ул. Әл­лә кан сау­ган­мы? УЗИ та­би­бын ча­кы­рып, та­гын бер тап­кыр ка­ра­тыр­га ки­рәк­тер. Лә­кин ул тиз ге­нә ки­леп җи­тә ал­ма­ды. Ун ми­нут­лап ва­кыт үт­те. Ул да тү­гел, авы­ру­ның кан ба­сы­мы тө­шә баш­ла­ды. УЗИ та­лак­ның за­рар­ла­ну­ын, кор­сак ку­ыш­лы­гы­на кан җы­е­лу­ын күр­сәт­те. Тиз ара­да Асан­ба­ев­ка хә­бәр ит­те­ләр. Опе­ра­ция ясал­ды. Лә­кин соң иде ин­де. Ха­ным опе­ра­ция өс­тә­лен­дә җан бир­де...
Ка­мил­нең тәҗ­ри­бә­сен­дә аның күз ал­дын­да җан бир­гән бе­рен­че па­ци­ент иде бу ха­ным. Егет ни­чек итеп ар­ка үзә­ге буй­лап сал­кын дул­кын тө­шеп ки­тү­ен, йө­рә­ге­нең «жу» итеп кую­ын сиз­де. Кал­ты­ра­ну­ын сиз­дер­мәс­кә ты­рыш­са да, инст­ру­мент­лар са­выт­ка га­дәт­тә­ге­дән яң­гы­ра­выг­рак чың­лап тө­шеп ят­ты, тә­нен­нән сал­кын тир бә­реп чык­ты.
Опе­ра­ция бло­гын­нан ор­ди­на­тор­лар бүл­мә­се­нә ба­рыш­лый, кар­шы­на бер яшь пар оч­ра­ды. Са­ры чәч­ле чи­бәр кы­зы­кай аңа атыл­ды:
– Әй­те­гез­че, сез Юны­сов бит? Әни­ем ни­чек? Опе­ра­ци­я­не сез ясый, дип әйт­те­ләр. Әни­не кай­чан чы­га­рыр­лар икән? Ул бит без­нең туй­га дип ки­лә иде!
Яшь та­биб, тук­та­лып тор­мый­ча, ор­ди­на­тор бүл­мә­се­нә ке­реп кит­те. Лә­кин те­ге кыз аның ар­тын­нан бүл­мә­гә ия­реп кер­де. Ул та­гын да ныг­рак кур­кын­ган иде.
– Әни­ем­нең хә­ле ни­чек? Ник дәш­ми­сез?
Ка­мил­нең ба­шы иел­гән­нән-ие­лә бар­ды. Әйе, па­ци­ент­лар һәм алар­ның якын­на­ры бе­лән үзең­не ни­чек то­тар­га өй­рә­тү­че мах­сус фән дә кер­де алар­га. Лә­кин ул тә­мам юга­лып кал­ды. Һәм, ага­рын­ган йө­зен кү­тә­реп:
– Без кул­дан кил­гән­нең ба­ры­сын да эш­лә­дек... – дип ке­нә әй­тә ал­ды.
Кыз ела­ма­ды. Йө­зе кар­дай ап-ак бул­ды. Ка­ра­шын­да­гы ял­ва­ру, со­рау той­гы­сы ти­рән ачы­ну, ан­нан кү­рал­мау хи­се бе­лән алы­шын­ды. Һәм ул, бер сүз дә әйт­ми­чә, ко­точ­кыч бер җан­вар­га тап бул­ган ке­ше­дәй, ар­ты бе­лән чи­ге­нә-чи­ге­нә, ачык ишек­тән чы­гып кит­те. Әйт­сен иде ул бе­рәр сүз, ачу­лан­сын, кыч­кыр­сын иде! Бо­лай ул үзе­нең тау­дай авыр кай­гы­сы­ның яр­ты­сын Ка­мил­гә өеп кал­дыр­ды.
Бу көн, кыз­ның йө­зе, сөр­мә­се ак­кан кү­зен­дә­ге нәф­рәт­ле ка­ра­шы бе­лән Ка­мил­нең хә­те­ре­нә мәң­ге­гә уе­лып ка­ла­чак...
Ул тәү­лек хи­рур­гия бү­ле­ген­дә Ка­мил бе­лә-бел­гән­нән бир­ле иң шау-шу­лы, иң кай­гы­лы көн­нәр­нең бер­се бул­ган­дыр, мө­га­ен. Иге­зәк сту­дент егет­ләр­нең бер­се нар­коз­дан ай­ный ал­ма­ды, таң ал­дын­нан җит­меш яшь­ләр­дә­ге әби ва­фат бул­ды...
Ава­рия ту­рын­да яңа­лык­лар­ның һәр чы­га­ры­лы­шы са­ен сөй­лә­де­ләр, фо­то­ла­ры бе­лән Ин­тер­нет тул­ды. Ав­то­бус чын мәгъ­нә­сен­дә ти­мер өе­ме­нә әве­рел­гән иде. Пас­са­жир­лар­ның әй­бер­лә­ре чә­че­леп ти­рә-як тул­ган. Әнә уен­чык аю ята, аның бер тә­пие өзел­гән. Әнә ал тас­ма бе­лән бәй­лән­гән, янь­чел­гән торт са­вы­ты. «Туй кө­не­гез бе­лән!» дип языл­ган... Тас­ма­да – куе кы­зыл тап­лар...
Икен­че көн­не та­биб­лар ки­ңәш­мә­гә җы­ел­ды. Асан­ба­ев­ның кә­е­фе на­чар иде. Әл­бәт­тә, ул бер­кем­не дә га­еп­лә­мә­де. Лә­кин Ка­мил­гә әй­теп бе­тер­ге­сез авыр. Сә­бә­бе бул­ма­са да, ул үзен га­еп­ле си­зә. Та­лак­ка ава­рия ва­кы­тын­да ук зы­ян кил­гән бул­ган, авы­ру­ны ка­тал­ка­дан опе­ра­ция өс­тә­ле­нә кү­че­реп сал­ган­да, кан та­мы­ры өзел­гән ди­гән нә­ти­җә­гә кил­де Асан­ба­ев. Тик кү­ңел­гә бо­е­рып бул­мый... Үлем­гә кү­не­гү мөм­кин тү­гел... Җит­мә­сә, Ка­ми­лә дә авы­ру...
 
15
Ка­мил па­ла­та ише­ген ачып күз сал­ды да сак кы­на эч­кә үт­те. Ка­ми­лә йок­лый. Бер миз­гел, сок­ла­нып, аңа ка­рап тор­ды. Йө­зе ябы­га, су­ы­ры­ла төш­сә дә, бу аның ма­тур­лы­гын боз­ма­ган, ки­ре­сен­чә, нәз­бе­рег­рәк кы­я­фәт өс­тә­гән. «Тур­ге­нев кыз­ла­ры» дип укый­лар иде урыс әдә­би­я­тын­нан. Дво­рян кыз­ла­ры бе­лән ох­шаш­лы­гы юк тү­гел шул Ка­ми­лә­нең... Ялан чә­чә­ге дип бул­мый аны. Ул – оран­же­ре­я­дә, җил-яң­гыр бел­ми­чә, ышык­та үс­кән рау­за гө­ле, юк – нә­фис ор­хи­дея...
Яшь ор­га­низм бит, бик тиз са­вы­гу­га ба­ра. Марс Кә­ли­мул­ло­вич бе­лән Нәр­ги­зә ха­ным опе­ра­ция ясал­ган көн­не үк ки­леп җит­те­ләр, ре­а­ни­ма­ци­я­дән чы­га­ру бе­лән кыз­ны тү­ләү­ле, ике урын­лы па­ла­та­га кү­чер­де­ләр. Мон­дый авы­ру­лар­ны, га­дәт­тә, хас­та­ха­нә­дә озак тот­мый­лар, лә­кин Ша­ки­ров­лар озаг­рак ятар­га ка­рар ит­те. Нәр­ги­зә ха­ным кы­зын ку­на-тө­нә сак­ла­ды. Ка­мил бер дус­ты бе­лән үт­кән ат­на­да­гы де­жу­рын ал­ма­шыр­га мәҗ­бүр бул­ган иде – кү­зе­нә кү­ре­неп, са­ру­ын кай­на­та­сы кил­мә­де Нәр­ги­зә ха­ным­ның. Аңа бит бо­лай да җи­ңел тү­гел! Бү­ген дә Нәр­ги­зә ха­ным­ның ки­бет­кә чы­гып кит­кән ча­гын ту­ры ки­те­реп ке­нә ке­рүе. Биш-ун ми­нут­ка гы­на!
Ка­ми­лә­гә да­ру ка­да­ган­нар, ах­ры, ти­рән йо­кы­да... Ка­мил, урын­дык­ны тар­тып ки­те­реп, аның баш очы­на­рак утыр­ды. Бар­мак оч­ла­ры, үзе дә сиз­мәс­тән, кыз­ның би­тен сый­па­ды, ирен­нә­ре­нә ка­гыл­ды... Җан­нан баш­ка тән ни ул? Тән-гәү­дә өн­сез, тын­сыз... Сан­ду­гач­сыз таң, гөр­лә­век­ләр­сез яз, тә­рә­зә­ләр­сез йорт, ко­ры­ган агач ул гүя... Кая ел­ма­ю­лы Ка­ми­лә, кая аның моң­су да, наз­лы да күз ка­ра­шы?
– Си-и-ин?!
Егет уры­нын­нан тор­ды. Нәр­ги­зә ха­ным­ның кап­кын­га эләк­кән җән­лек­не­ке­дәй ут ян­ган яшел күз­лә­ре бер ях­шы­лык та вәгъ­дә ит­ми иде. Ка­мил, ур­ла­шып то­тыл­ган ке­ше­дәй, үзен га­еп­ле си­зеп, ишек­кә та­ба юнәл­де. Лә­кин шул­чак ха­ным аның бе­лә­ге­нә ка­гыл­ды.
– Ка­мил, акыл­лым, тук­та әле!
Ап­ты­рау­дан­мы, егет абы­на язып тук­тап кал­ды.
– Ка­мил, әй­дә, сөй­лә­шик­че!
Ул ка­ра­ва­ты­на утыр­ды, Ка­мил, Ка­ми­лә­нең баш очын­да тор­ган урын­дык­ны шу­ды­рып, аның кар­шы­сы­на ур­наш­ты. Ка­ми­лә исә бер­ни ишет­ми, бел­ми, ти­рән йо­кы­да. Мәрт­кә кит­кән ди­яр­сең.
Ха­ным, тум­боч­ка­да ят­кан ап-ак сөл­ге­не алып, би­те­нә кап­лый, күз яшь­лә­рен ты­яр­га ты­ры­ша, лә­кин юк­ка... Яшь ара­лаш бә­гы­рен­нән өзе­леп сүз­ләр та­ма:
– Ка­мил, акыл­лым, үте­нәм!
– Нәр­ги­зә апа...
– Ка­мил, ди­мәк, сез дүрт ел буе оч­ра­шып йөр­гән­сез? Мин бе­лә идем. Тик син бит – акыл­лы егет! Ни­чек аң­ла­мый­сың? Ка­ми­лә – ми­нем бер­дән­бе­рем! Ул ми­ңа үзем­нән дә ка­дер­ле­рәк! Мин аны ни­чә­мә ел­лар елап-ял­ва­рып, Ал­ла­һы Тә­га­лә­дән со­рап ал­дым! Үте­нәм, ти­мә аңа, кал­дыр аны! Ул ми­ңа бик-бик ка­дер­ле! Аң­лый­сың­мы шу­ны? Ише­тә­сең­ме ми­не?
Һәм ул ки­нәт идән­гә, Ка­мил­нең ал­ды­на тез­лә­нә...
Ка­мил, уңай­сыз­ла­нып, ая­гү­рә ба­са, ие­леп, Нәр­ги­зә ха­ным­ны тор­гыз­мак­чы бу­ла. Лә­кин фай­да­сыз...
– Ни­чек ышан­ды­рыйм си­не, Ка­мил? Ая­гы­ңа ятып ялы­ныйм­мы? Ни­чек аң­ла­тыйм йө­рә­гем­нең ни­чек яну­ын? Үте­нәм, зин­һар, ти­мә аңа, кит син аның юлын­нан! Бә­хет­сез ит­мә аны!
Нәр­сә-нәр­сә, күз яше ал­дын­да көч­сез-ча­ра­сыз Ка­мил. Сүк­сен­нәр, тип­кә­лә­сен­нәр аны, «эһ» тә ит­мә­я­чәк, ә ме­нә күз яше аны бу­ын­сыз кал­ды­ра...
– Нәр­ги­зә апа... Ка­ми­лә үзе бит...
– Ул оны­тыр, оны­тыр, оны­та­чак... Ул бит әле шун­дый яшь... Ул бит әле бер­нәр­сә дә бел­ми, дөнь­я­ны аң­ла­мый. Үтә­чәк, ба­ры­сы да үтә­чәк! Аның әле бар тор­мы­шы ал­да! Ми­нем аны бә­хет­ле итеп кү­рә­сем ки­лә, Ка­мил!
– Ә ник сез аның өчен ба­ры­сын да хәл итеп ку­я­сыз? Бәл­ки, Ка­ми­лә бә­хет­не үзен­чә аң­лый­дыр? Ул хак­та уй­ла­га­ны­гыз юк­мы?
– Ул си­не күр­де дә кап­лан­ды. Кем­дә бул­ма­ган бе­рен­че мә­хәб­бәт? Үтә тор­ган нәр­сә ин­де ул! Син­нән баш­ка­га күз сал­га­ны да бул­ма­ды бит аның. Ме­нә са­вы­гыр, си­не оны­тыр, кү­зе­нә баш­ка­лар да ча­лы­на баш­лар.
– Дүрт ел буе уни­вер­си­тет­та бер­се дә та­был­ма­ды­мы икән­ни, Нәр­ги­зә апа? – дип со­ра­мый бул­ды­ра ал­ма­ды Ка­мил. – Неф­тя­ной – егет­ләр оя­сы бит, ниш­ләп бер­се дә кү­ңе­ле­нә ят­ма­ды икән соң, шу­ны уй­ла­га­ны­гыз бар­мы?
– Ул әле яшь бит. Бө­тен­ләй дә тәҗ­ри­бә­сез. Кем­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­те бул­ма­ган? Бу­ла да бе­тә ин­де ул. Оны­ты­ла. Ми­не­ке бул­ма­ган, ди­сең­ме? Ә бит Марс абы­ең бе­лән утыз биш ел ме­нә ди­гән итеп яши­без!
Ни ди­сен Ка­мил? Ул шу­ны гы­на бе­лә: ул Ка­ми­лә­не яра­та. Си­зә, си­зә ге­нә тү­гел, ыша­на: Ка­ми­лә бе­лән алар бик бә­хет­ле бу­ла­чак. Тик өзе­леп сөй­гән ке­шең­нең әни­се, юлы­ңа ар­кы­лы тө­шеп, ал­ды­ңа тез­лән­гән­дә, ни хәл кы­лып бу­ла? Ул да бит бер­дән­бер кы­зын өзе­леп сөя, аңа бә­хет те­ли. Кем хак­лы? Ка­ми­лә­гә кем­нең ха­кы күб­рәк: Ка­мил­не­ке­ме, Нәр­ги­зә ха­ным­ны­кы­мы? Ми­не­ке, ди йө­рә­ге. Мин – аны, ул ми­не өзе­леп яра­та­быз. Без бик бә­хет­ле бу­ла­чак­быз. Аны­кы, ди акы­лы. Ул – Ка­ми­лә­нең әни­се. Ул аны ун­биш ел кө­теп, Хо­дай­дан со­рап ал­ган. Ул аңа хә­ләл сө­тен име­зеп үс­тер­гән. Егер­ме ел буе ул дип җан ат­кан... Һәм йө­рә­ге дә мо­ның бе­лән ки­ле­шә баш­лый. «А­ның әни­сен бә­хет­сез итеп, бә­хет­ле бу­ла алыр­сың­мы?» – дип ике­лә­нә.
– Ка­мил, үс­кә­нем! Үте­нәм, зин­һар, тар­тып ал­ма мин­нән Ка­ми­ләм­не!
Ка­мил тә­мам юга­лып кал­ды. Соң­гы хәл­ләр, Ка­ми­лә­нең авы­руы, ки­чә­ге бә­хет­сез оч­рак, төн йок­ла­мау – бо­лар ба­ры­сы да аны тә­мам ал­җыт­кан, кө­чен су­ыр­ган иде. Ул ки­нәт ки­чә­ге кыз­ны, аның нәф­рәт бе­лән ка­ра­ган, сөр­мә­се ак­кан зәп-зәң­гәр күз­лә­рен хә­тер­лә­де. Аның, ко­точ­кыч бер нәр­сә күр­гән­дәй, нәф­рәт­лә­неп, ишек­кә чи­ге­нү­ен күз ал­ды­на ки­тер­де. Ул да бит Ка­мил­не га­еп­лә­де. Әни­сен тар­тып алу­да га­еп­лә­де. Ник? Ник соң бу хәл­ләр ба­ры­сы берь­ю­лы өел­де? Ин­де ме­нә Нәр­ги­зә ха­ным өмет ка­тыш нәф­рәт ту­лы ка­ра­шын аңа тө­бәп җа­вап кө­тә. Ул Ка­мил­не сү­гә, кы­зын тар­тып алыр­га те­ләү­дә га­еп­ли. Ки­нәт Ас­лы­күл бу­ен­да­гы төн хә­те­ре­нә кил­де. «Син дә бит әни­сен­нән бер­дән­бе­рен – ун­биш ел кө­теп ал­ган кы­зын тар­тып ал­мак­чы бул­ган­сың!» – ди­гән иде аңа оч­рак­лы төн­ге сер­дә­ше. Бу уй аны хәл­сез-бу­ын­сыз итә, йө­рә­ген ян­ды­ра. Юк, ул явыз па­лач тү­гел. Тү­гел!
Һәм аңа та­гын, ин­де ни­чән­че мәр­тә­бә, яз­мы­шы­на буй­сы­ныр­га ка­ла... Ул, ки­чә­ге ке­бек үк ба­шын иеп, үз сү­зен әй­тә:
– Сез­нең те­лә­ге­гез нин­ди соң, Нәр­ги­зә апа?
Ха­тын­ның йө­зе­нә өмет ну­ры йө­гер­де. Тез­лән­гән җи­рен­нән то­рып, Ка­мил­нең кар­шы­сы­на бас­ты, аның ку­лын үзе­нең йом­шак учы­на ал­ды.
– Син аның тор­мы­шын­нан юга­лып тор, Ка­мил! Һичь­ю­гы – бер ел­га! Ан­нан ка­рар­быз! Ме­нә кү­рер­сең, ба­ры­сы да ях­шы бу­ла­чак! Ба­ры­сы да үз­гә­рә­чәк! Син – ты­рыш, акыл­лы егет, юга­лып кал­ма­я­чак­сың! Марс Кә­ли­мул­ло­вич сез­нең рек­тор бе­лән элек­тән үк ях­шы дус­лар. Си­ңа бик ях­шы урын­га ста­жи­ров­ка сөй­лә­шә ала. Те­ли­сең­ме?
– Ярар! – ди­де егет. Ка­ми­лә­нең әни­се­ме, баш­ка бе­рәү­ме аның ар­ка­сын­да яшь кой­ма­сын һәм аңа нәф­рәт­лә­неп ка­ра­ма­сын өчен ул җир чи­те­нә ки­тәр­гә дә әзер иде бу ми­нут­та... – Тик... әни ге­нә кар­шы кил­мә­сен.
– Әни­ең бе­лән үзем сөй­лә­шер­мен, – ди­де, җан­ла­нып, кә­е­фе кү­тә­ре­леп кит­кән Нәр­ги­зә ха­ным. – Әти­ең өчен дә кай­гыр­ма. Яр­дәм итә­чәк­без! Син­нән мин шу­ны гы­на үте­нәм: бер ел бу­е­на Ка­ми­лә бе­лән бәй­лә­неш­кә чык­мас­ка!
– Ә Ка­ми­лә ниш­ләр соң? Аңа ни­чек аң­ла­тыр­сыз?
– Аны­сы өчен кай­гыр­ма, – ди­де, кә­е­фе кү­тә­ре­леп кит­кән ха­ным. – Мин – аның әни­се бит. Аңа ни әй­тер­гә ки­рәк­ле­ген мин­нән дә ях­шы­рак кем бел­сен?
Ка­мил үзен иң бор­чы­ган со­рау­ны би­рер­гә үзен­дә көч та­ба:
– Ми­не ни өчен шул­ка­дәр кү­рал­мый­сыз? Ми­не кы­зы­гыз­га тиң тү­гел дип уй­лый­сыз­мы?
– Сә­бәп син­дә ге­нә тү­гел, Ка­мил акыл­лым...
– Ә нәр­сә­дә, Нәр­ги­зә апа? Мин бел­мә­гән та­гын нәр­сә­дер бар­мы әл­лә? Бәл­ки, ул ми­нем әти бе­лән бәй­ле­дер?
– Әйе, – ди­де Нәр­ги­зә ха­ным. – Си­нең әти­ең бе­лән дә бәй­лә­неш бар!
Шул­чак Ка­ми­лә ың­гы­ра­шып куй­ды, кул-ая­гын сел­ке­теп, бо­ры­лып ят­мак­чы бул­ды. Ана ке­ше, ат­лы­гып:
– Кы­зым, күз ну­рым! – дип, аның яны­на ашык­ты.
Ка­мил, ти­рән уй­га ба­тып, ко­ри­дор­га чык­ты. Төш­ке аш­ка әзер­лә­неп, кыр­мыс­ка оя­сы­дай кай­на­ган ко­ри­дор­дан хи­рур­гия бү­ле­ге­нең ар­гы очы­на ат­ла­ды. Иң­сә­лә­ре төш­кән, алар­га гүя авыр тау өеп куй­ган­нар иде.
Уй­ла­мый­ча­рак сүз би­реп таш­ла­ды тү­гел­ме? Аның бит Ас­лы­күл бу­ен­да Ка­ми­лә­гә бир­гән сү­зе-вәгъ­дә­се дә бар. Шу­ны­сы гы­на кү­ңел­не җы­лы­та: бер ел ул әле бер го­мер ди­гән сүз тү­гел... Өмет яны­на елан бу­лып шик тә ки­леп урал­ды һәм агу­лы те­лен чы­га­рып ысыл­да­ды: ди­мәк, Нәр­ги­зә ха­ным ни­дер бе­лә. «Си­нең әти­ең бе­лән дә бәй­лә­неш бар», – ди­де бит әнә...
 
16
...Ка­мил, җа­ным... Ни бул­ды? Ник син ми­нем хат­ла­рым­ны җа­вап­сыз кал­ды­ра­сың? Ник бер-ике сүз бул­са да яз­мый­сың? Те­ле­фон но­ме­рың­ны да алыш­тыр­ган­сың... «Бәй­лә­неш­тә»­ге би­тең­не яңарт­мый­сың. Тик си­нең бит аны кө­не­нә әл­лә ни­чә мәр­тә­бә ачып ка­ра­га­ның кү­ре­неп то­ра... Мин яз­ган­нар­ны укый­сың син, бе­ләм...
***
...Ник тил­мер­тә­сең ми­не, Ка­мил? Бе­лә­сең бит, син­нән баш­ка бер­кем дә ки­рәк­ми ми­ңа! Син – ми­нем кү­гем­дә­ге ко­яш. Си­нең як­тың ми­нем көн­нә­рем­не нур­лы итә. Син­сез мәң­ге­лек төн бу­лыр иде дөнья... Иң кы­е­ны – кай­да икә­нең­не бел­мим. Бер­көн урам­да әни­ең кар­шы­га ки­леп ята иде. Ми­не күр­де дә, убыр­лы кар­чык­ка оч­ра­ды­мы­ни, ко­ты очып, юл­ның икен­че ягы­на чы­гып кит­те. Ә мин аны ку­ып җит­тем дә си­нең хак­та со­ра­дым. Си­нең ерак­та, ста­жи­ров­ка­да бу­лу­ың­ны бел­дем. Кай­да? Ни өчен? Бо­ла­рын әйт­мә­де. Эш­кә ашы­гам, дип, йө­ге­реп ди­гән­дәй ки­теп бар­ды.
***
...Мин бе­ләм – син ми­нем яз­ган­на­рым­ны укып ба­ра­сың. Мин си­нең ми­нем хак­та уй­ла­га­ның­ны си­зәм. Әнә, тә­рә­зә­дән туп-ту­лы, түп-тү­гә­рәк ай ка­рап то­ра. Син дә аңа ка­ра, әй­дә, ка­раш­ла­ры­быз ай­да оч­раш­сын...
***
...Ми­ңа авыр... Без­нең ишек тө­бен­дә­ге ка­ен­дай, мин дә сар­га­ям. Сә­бәп­че­се – син! Си­нең бер ка­ра­шың, си­нең бер җы­лы сү­зең җи­тәр иде, шат­лы­гым­нан җи­де кат күк­кә кү­тә­ре­лер идем, бә­хе­тем оке­ан­дай та­шар иде... Лә­кин син юк.
***
...Ә син бе­лә­сең­ме, мин ши­гырь яза баш­ла­дым, Ка­мил. Мәк­тәп­тә укы­ган­да әдә­би­ят дә­рес­лә­ре­нә исем дә кит­ми иде. Әле ши­гырь ки­тап­ла­рын су уры­ны­на эчәм... Урыс­ча да укыйм, та­тар­ча да. Бе­раз юа­ныч бу­ла җа­ны­ма. Бер мин ге­нә тү­гел икән әле са­гын­ган-сар­гай­ган­нар. Бү­тән­нәр­нең дә кү­ңе­ле ту­лы, йө­рә­ге ту­лы аһ-зар икән... Үз ба­шы­ңа төш­кәч ке­нә аң­лый­сың икән...
 
Сә­лам,
Сә­лам,
Һәр­бер СМС­та
Тон­на са­гыш.
Әй­тел­мә­гән
Сүз­ләр,
Та­тыл­ма­ган наз­лар...
***
Без оч­раш­ма­ган­га җи­де ай үт­те. Шу­шы җи­де ай эчен­дә си­не уй­ла­ма­ган кө­нем бул­ды ми­кән, Ка­мил җа­ным?! Юк­тыр...
Тыш­та кыш. Тәү­ге кар бөр­тек­лә­ре тө­шә... Мин алар бе­лән сөй­лә­шәм: «Әй кар бөр­тек­лә­ре! Сез бит би­ек­тән, күк­тән тө­шә­сез. Бәл­ки, сез ан­да, өс­тән Җир­гә ка­рап, ми­нем Ка­ми­лем­не күр­гән­сез­дер... Кай­да ул? Ник аңар­дан бер хә­бәр дә юк?» – дим. Алар дәш­ми...
Син ми­нем хә­лем­не дә со­ра­мый­сың... Хә­лем әй­бәт тү­гел. Бер дә ны­гып ки­тә ал­мыйм.
Әни Че­хи­я­гә ба­рыр­га кыс­тый. Ан­да­гы ми­не­раль су­лар үлеп бет­кән ке­ше­не дә те­рел­тә, ди. Ә ми­нем ба­ра­сым кил­ми. Кит­сәк, син кай­тып тө­шәр­сең дә без­гә ки­лер­сең, без өй­дә бул­ма­гач, ки­теп ба­рыр­сың, янә озак­ка, бик озак­ка ае­ры­лы­шыр­быз ке­бек... Әйе, мин си­не югалт­кан ки­леш янә югал­ту­ым­нан кур­кам, җа­ным...
Әл­лә те­ге бә­ет­тә­ге За­я­тү­ләк бе­лән Су­сы­лу ке­бек бул­дык­мы без? Кем­нәр кар­га­ды, кем­нәр аер­ды икән без­не? Ник мон­дый га­зап­лар ми­ңа? Ми­ңа бит бә­хет­ле бу­лу өчен син, си­нең яным­да бу­лу­ың ки­рәк. Көн дә та­вы­шың­ны ише­тү, хә­рә­кәт­лә­рең­не, ка­ра­шың­ны тою ки­рәк. Ал­дым­да ут диң­ге­зе бул­са, ар­тын­да син бул­саң, эһ ит­ми дә ки­чеп чы­гар идем. Тик си­нең кай­да икән­ле­гең­не дә бел­мим – шу­ны­сы иң авы­ры...
 
Кал­чы.
Җан­сыз ак­каунт бу­лып кал
бәй­лә­неш­тә.
Ши­гы­рем бу­лып кал,
асы­лы­ма кай­та­рыр.
Бу та­гын
ар­тык хис­ле исәр, ди­мә.
Кан та­мы­ры­ма
як­ты са­гыш
ту­тыр­ган
сен­тябрь...
Те­ле­фон­ның те­ге очын­да*.
***
Ба­ры­сы да аң­ла­шыл­ды. Ме­нә, кай­да икән­ле­гең­не дә бел­дем, Ка­мил... Ни­чек, ди­сең­ме? Де­ка­ны­гыз­га шыл­ты­рат­тым. Күп­тән шу­лай итә­се бул­ган. Җи­тәк­чең­нең кы­зы Гай­шә бе­лән бер­гә икән­сез. Аның «Бәй­лә­неш­тә»­ге би­тен эз­ләп тап­тым. Диң­гез ярын­да ко­чак­ла­шып төш­кән фо­то­ла­ры­гыз­ны ка­ра­дым. Сез – ма­тур пар! Рәх­мәт. Сүз­лә­рең, вәгъ­дә­лә­рең чүп­кә дә тор­мый икән. Хуш! Мин баш­ка­ча си­ңа хат­лар язып ап­ты­рат­мам, ко­ма­чау­ла­мам. Ка­дер­ле ва­кы­тың­ны ал­мам. Си­нең бит баш­ка эш­лә­рең дә, аң­ла­вым­ча, му­ен­нан. Ми­не оныт! Мәң­ге­гә хуш!
17
Шу­шы хат­тан соң Ка­ми­лә­нең язуы тук­тал­ды. Егет Ин­тер­нет­та­гы бит­лә­рен, элект­рон поч­та­сын кө­не­нә әл­лә ни­чә тап­кыр ачып ка­рый – юк, җан­га якын ад­ре­сат­тан хә­бәр­ләр өзел­де. Иң ачы­сы – кыз «Бәй­лә­неш­тә»­ге, «Фейс­бук»­та­гы бит­лә­ре­нә баш­ка­ча кер­мә­де, аның чел­тәр­дә уты­ру-утыр­ма­вын да бе­леп бул­мый иде хә­зер. Үзе­нең ку­лы ни­чә мәр­тә­бә­ләр Ка­ми­лә­гә хат язар­га, я те­ле­фон но­ме­рын җы­яр­га үрел­мә­сен, янар ут­ка якы­най­ган­дай, тук­та­лып кал­ды, үзен тый­ды. Юк, Нәр­ги­зә ха­ным­нан кур­ку тү­гел иде бу. Бу – бир­гән вәгъ­дә­не бо­зар­га те­лә­мәү иде. Бир­гән сү­зен бо­за ал­мый иде. Ул вәгъ­дә аның өчен үз ир­ке бе­лән ки­гән бо­гау бул­ды! Ка­ми­лә­нең бо­лай га­зап­ла­на­сын бел­сә, юк, ан­дый сүз­не әйт­мәс, ан­дый адым­га бар­мас иде. Лә­кин әйт­кән сүз – ат­кан ук, ки­ре кай­та­рып бул­мый.
Бер юа­ны­чы – ва­кыт, бик ак­рын, бик көт­те­реп ке­нә бул­са да, яз­гы көрт өе­ме сы­ман, эри, азая... Ста­жи­ров­ка­ның биш ае гы­на ка­лып ба­ра. Үзе­нең хәл­лә­ре на­чар тү­гел. Уй­ла­саң, кем­дер өчен – үре­леп буй җит­мәс­лек бә­хет, Кы­тай­ның көн­чы­гы­шын­да, иң көч­ле кли­ни­ка­лар­ның бер­сен­дә реф­лек­со­те­ра­пия курс­ла­рын­да укый. Ке­ше гәү­дә­се­нең бө­тен нок­та­ла­рын бе­рәм­тек­ләп өй­рә­тә­ләр. Хи­рург бу­лам дип уй­ла­ган ке­ше­гә ме­нә ди­гән өс­тә­мә бе­лем! Үзе ге­нә тү­гел, ип­тәш­кә Гай­шә бар. Ос­та­зы­ның кы­зы, Ка­мил­дән дүрт яшь­кә өл­кән. Ул ин­де ме­ду­ни­вер­си­тет­ны тә­мам­ла­ган, рес­пуб­ли­ка үзәк хас­та­ха­нә­сен­дә УЗИ та­би­бы бу­лып эш­лә­гән. Җае чык­кач, Кы­тай­да укып кай­ту­дан баш тарт­ма­ган, әл­бәт­тә. Га­и­лә­се юк, кай­чан­дыр кем бе­лән­дер язы­лыш­мый гы­на яшәп ал­ган­нар да юл­ла­ры ае­рыл­ган.
Ул – акыл­лы, са­быр кыз... Инг­лиз те­лен су ке­бек эчә. Чит ил­дә, чит ха­лык ара­сын­да бер­гә-бер­гә күп­кә җи­ңел­рәк, уңай­лы­рак бул­ды. Бер­нәр­сә­не дә яше­реп, бор­га­ла­нып-сыр­га­ла­нып тор­мый, аты-юлы бе­лән ту­ры­га яра. Про­фес­сор кы­зы ди­мәс­сең дә. Гел джин­сы­дан, рюк­за­гы, гүя, ар­ка­сы­на ябы­шып үс­кән, ә би­ек үк­чә, күл­мәк-итәк ди­гән­не бө­тен­ләй бел­ми, ах­ры. Бө­тен дөнь­я­ны урап чык­кан. Бул­ма­ган җи­ре юк. Ка­мил­нең тәү­ге көн­нәр­дә үк эч се­рен ал­ды. Һәм нә­ти­җә­сен чы­га­рып та куй­ды: «Син – бә­хет­ле! Би­реш­мә бер­кем­гә дә! Тәү­ге мә­хәб­бә­тең бе­лән бер­гә ка­ла алу һәр­кем­гә дә тә­те­ми!» Гай­шә бе­лән пляж­да төш­кән фо­то – төр­кем­нә­ре бе­лән диң­гез кү­рер­гә бар­гач тө­шел­гән дус­лар­ча бер фо­то иде.
Чит җир­дә са­гын­ды­ра. Әти­сен, әни­сен, өен юк­сы­на Ка­мил. Урам очын­да­гы кал­ку­лык­ка ме­неп, по­се­лок өс­те­нә күз са­ла­сы, ту­ган як­ның җы­лы җи­ле­нә би­тен ку­еп то­ра­сы ки­лә... Хәт­та пе­си­лә­ре Ак­би­кә төш­кә ке­реп йө­дә­тә. Ярый әле Ин­тер­нет бар. Аның аша ул ип­тәш­лә­ре­нең, сый­ныф­таш­ла­ры­ның хә­лен бе­лә. Кыз­га­ныч, үзе ге­нә яза ал­мый – яра­мый. Ра­дим­ны ар­ми­я­гә ал­ган­на­рын шун­нан бе­леп, бу яңа­лык­ка ае­ру­ча сө­ен­де. Һич югы, Ра­дим Ка­ми­лә­нең ба­шын ка­тыр­мас.
Әни­се, әти­се бе­лән скайп аша ара­ла­ша­лар. Әти­се та­гын да би­реш­кән. Аны уй­ла­са, биг­рәк авыр Ка­мил­гә. Аңа дип төр­ле да­ру­лар ала, по­сыл­ка­лар җи­бә­рә. Оны­ты­лыр­га те­ләп, бө­тен кө­чен уку­га, спорт­ка са­ла.
Ки­тап­ха­нә­дә уты­рыр­га тел бел­мәү ко­ма­чау­лый. Шу­лай да кы­тай те­лен ипи­лек-тоз­лык бе­лә ке­бек. ин­де Кай­бер сүз­лә­ре та­тар­ча­га да ох­шап то­ра ке­бек. «Чәй», «чын» ди­гән­нә­ре бө­тен­ләй без­нең­чә. Бау­ны «банг» ди­ләр, «һу­ан» ку­а­ныч бу­ла, хәт­та таң­на­ры да – «дан». Көй­лә­рен әй­тә­се дә тү­гел. Алар, Ру­си­я­дән кил­гән ста­жер­лар, кы­тай сту­дент­ла­ры­на урыс те­лен­нән дә­рес­ләр би­рер­гә бу­рыч­лы иде. Кы­тай­лар­га урыс те­лен өй­рәт­те, үзе кы­тай те­лен өй­рән­де. Инг­лиз те­ле дә чар­ла­на. Ни өчен ди­сәң, ту­лай то­рак­та Һиндс­тан егет­лә­ре бе­лән яши, ә алар бе­лән инг­лиз­чә ге­нә ара­ла­шып бу­ла.
Кө­не-тө­не ку­лын­да те­ле­фон. Ка­ми­лә­дән хат кил­мә­гән­ме дип, се­кунд са­ен ка­рый­дыр, бил­лә­һи. Ноут­бук эк­ра­нын­да – Ка­ми­лә­ләр­нең ишек тө­бен­дә­ге яшь ка­ен фо­то­су­рә­те. Лә­кин аның «бо­так»­ла­ры­на яңа хат­лар күп­тән ин­де «э­лен­ми». Ә элек­ке­лә­ре­нең һәр сү­зе ят­ла­нып бет­кән... Алар­ны ач­са, гүя пыс­кып ят­кан куз­га, көл ас­тын­да пыс­кып ят­кан учак­ка җан ке­рә: той­гы­лар куз­га­ла, йө­рәк дөр­ләп яна. Көн ту­са, ку­лы янә те­ле­фон­га үре­лә, җә­һәт­рәк поч­та төй­мә­се­нә ба­са: юк­мы кош те­ле­дәй ге­нә хә­бәр?
Ка­ен­ның «тө­бе­нә», куп­шы «эс­кә­мия ас­ты­на» ка­ра­ла­ма хат­лар, ад­ре­сат­сыз хат­лар өе­лә... Алар ху­җа­сы­на юл­ла­на ал­мый. Лә­кин тап­шы­рыл­ма­ган хат­лар көн са­ен кү­бәя, ар­та... «Хат­лар зи­ра­ты» ди­я­се кил­ми алар­ны. Алар – оя­да­гы кош­чык­лар! Җи­тәр бер көн – алар, ка­нат­ла­нып, очып, ти­еш­ле ад­ре­сат­ка ба­рып ире­шер.
***
...Агач­лар яф­рак яра, Ка­ми­лә. Яз Кы­тай­да да яз икән. Күк тә шун­дый ук зәң­гәр, бо­лыт­лар ак! Яшел­лек күп. Парк ту­лы чә­чәк.
Исең­дә­ме, син ка­ен­нар ту­рын­да сөй­лә­гән идең. Би­ре­дә дә ка­ен­нар бар. Кай­бер­лә­ре­нең ту­зы ку­бып-ку­бып то­ра. Үз­лә­ре ал­су төс­тә. Бо­рын­гы­лар ке­бек, туз­га хат язам әле си­ңа!
***
...Көн уку­да уза, ки­чен – спорт­зал­да­мын. Көн­чы­гыш кө­рә­ше­нә йө­рим. Укы­ту­чым – су­пер! Юк-бар уй­ла­мас­ка шул­ка­дәр әй­бәт! Кай­тып, баш­ны мен­дәр­гә төр­тү­ем бу­ла, шун­дук йо­кы ба­са. Та­гын бер ис­ки­тәр­лек яңа­лык: Гай­шә кия­ү­гә чы­га! Һәм кем­гә ди­сең­ме – бер аме­ри­кан­га! Әти­се, Асан­ба­ев, кил­де, ка­фе­да кеч­ке­нә мәҗ­лес үт­кәр­де­ләр. Мә­җит Мид­хә­то­вич ап­ты­ра­ды, тик ниш­лә­сен!
***
...Бү­ген без им­ти­хан бир­дек. Ан­нан диң­гез бу­е­на кит­тек. Без яшә­гән Да­лянь ди­гән шә­һәр Са­ры диң­гез бу­ен­да. Диң­гез­гә ка­рап, си­не уй­ла­дым... Ми­нем хис­лә­рем дә диң­гез ке­бек, Ка­ми­лә... Тик син ге­нә кө­тә күр! Ас­лы­күл­не ис­кә тө­шер­дем. Исең­дә­ме, без вәгъ­дә би­реш­кән идек? Мин ыша­нам, ул көн си­нең хә­те­рең­дә! Мин ыша­нам, син ми­не кө­тә­сең. Кө­тәр­мен, ди­гән идең бит?
***
...Ва­кыт ахы­ры­на якын­ла­ша. Тик син­нән ге­нә хат-хә­бәр юк... Юк, мин си­не га­еп­ли ал­мыйм, мо­ңа бер ха­кым да юк... Бил­ге­сез­лек уты хә­зер ми­ңа да бик ях­шы та­ныш. Әни, авы­зы­на су кап­кан­дай, си­нең хак­та ләм-мим... Дус­лар­дан со­рар­га кый­мыйм. Со­рап та нәр­сә кы­ла­сың ин­де. Ә дө­ре­се – на­чар хә­бәр ише­тү­дән шүр­лим, ах­ры... Әй­тер­сең, мин – бә­гы­ре таш­тай кат­кан кыя-тау! Ми­не та­мыр­ла­рым­нан ка­дак­лап куй­ган­нар. Кым­ша­на да ал­мыйм, куз­га­ла да. Хәт­та пы­шыл­дап эн­дә­шә дә ал­мыйм...
***
...Ка­ми­ләм, ап­па­гым, ки­чер ми­не! Мин га­еп­ле! Без­нең ае­ры­лы­шу­ы­быз­га, си­нең авы­ру­ы­ңа... Кы­ю­сыз­лы­гым кар­шы төш­те. Бү­ген­ге акы­лым бул­са, бө­те­не­се дә баш­ка­ча бу­лыр иде, бәл­ки.
Ка­лен­дарь­да мин без­не бү­леп тор­ган көн­нәр­не сы­за ба­рам. Ни­ба­ры бер ай кал­ды, утыз көн... Са­мо­лет­ка би­лет алын­ган, Ка­ми­лә. Ише­тә­сең­ме, утыз көн! 720 сә­гать!
***
...Са­гы­ну­ым шун­дый көч­ле – мин ин­де си­нең хак­та да, үзем­нең хак­та да уй­лый да ал­мыйм. Мин ба­ры оч­ра­шу көн­нә­рен кө­тәм...
 
18
Ул җит­ди бу­лыр­га ты­ры­ша. Лә­кин шат­лык­тан авы­зын да җы­еп ала ал­мый. Ме­нә так­си ту­ган йорт ал­ды­на ки­леп тук­та­ды. Җан­га якын кой­ма­лар, зәң­гәр­гә бу­ял­ган, пар кү­гәр­чен­нәр тө­ше­рел­гән кап­ка. Ишек тө­бен­дә­ге карт ал­ма­гач... Ал­ма­сы ише­леп уң­ган. Бу­я­вы кы­ры­ла төш­кән, шун­дый та­ныш, ка­дер­ле бу­са­га, был­тыр Ка­мил үзе дер­ман­тин бе­лән тыш­лап кит­кән авыр ишек... Ул да тү­гел, мун­ча ягын­нан пе­си­лә­ре Ак­би­кә ки­леп чы­га. Ка­мил­не кү­рү­гә, бар­лык кы­я­фә­те­нә кур­кын­ган төс чы­га, кой­ры­гы ти­ен­не­ке сы­ман ка­ба­ра, күз­лә­ре – гүя тә­лин­кә! Оныт­кан абый­сын! Ка­мил ишек тот­ка­сы­на үрел­гән җир­дән ку­лын пе­си­гә су­за:
– Песс-песс-пес...
Кая ки­лү, пе­си, ко­ты очып, ки­ре мун­ча ар­ты­на эл­дер­тә.
Шул­чак ишек­тән би­ле­нә алъ­яп­кыч бәй­лә­гән әни­се кү­ре­нә. Ая­гы­на да ки­ми­чә, оек­чан гы­на йө­ге­реп ки­леп, улы­ның ко­ча­гы­на таш­ла­на.
– Са­гын­ды­рып бет­тең бит... И ба­лам!
Ка­мил әни­се­нең йө­зен күз­дән ки­че­рә. Ул би­реш­кән, ары­ган, тал­чык­кан­рак кү­ре­нә. Со­рау­ла­рын яу­ды­ра:
– Ни­чек кай­тып җит­тең? Юл­да бик ин­тек­мә­дең­ме? Әти­ең кө­теп-кө­теп кө­тек бул­ды ин­де! Арып йок­лап кит­те...
– Ни­чек хә­ле?
– Әк­рен­ләп ин­де, ба­лам! Аны­сы­на да шө­кер...
Ка­мил өй­гә ашы­га. Бер­нәр­сә дә оны­тыл­ма­ган. Аяк­ла­ры, кү­не­гел­гән­чә, түр як бүл­мә­гә ат­лый. Тә­рә­зә янын­да­гы ка­ра­ват­та ка­дер­ле, га­зиз ак сын ята... Кул­ла­рын юр­ган өс­те­нә су­зып сал­ган. Бе­ләк­лә­ре нәп-нә­зек. Күк­сел та­мыр­ла­рын­да кан тип­кә­не бе­ле­неп то­ра, хәт­та. Би­те шун­дый ябык­кан – как сө­як!
Ки­нәт әти­се, ни­дер си­зен­гән­дәй, күз­лә­рен ач­ты. Баш­та бер­ни дә аң­ла­мый, ап­ты­рап ка­рап тор­ды, челт-челт кер­фек­лә­рен йом­ды. Ан­нан сор­гылт күз­лә­ре­нә як­ты­лык, җы­лы­лык сир­пел­де!
Та­ны­ды, дип уй­лап куй­ды Ка­мил. Йө­рәк ту­ры­сын че­мет­те­реп, рә­хәт җи­ңел бер той­гы уз­ды.
– Әти! Мин кайт­тым, әти!
Аның кү­ре­шер­гә су­зыл­ган кул­ла­рын әти­се ике кул­лап то­тып ал­ды. Көч­сез ге­нә хә­рә­кәт­ләр бе­лән улы­ның уң ку­лын сы­пы­рыр­га, сый­пар­га ке­реш­те. Күк­сел ирен­нә­ре авыр­лык бе­лән пы­шыл­да­ды:
– И-и-и... Исән­ме, улым? Юл­да өше­мә­дең­ме?
Һа­ман үзен тү­гел, ми­не уй­лый, ди­гән уй­дан кү­ңе­ле неч­кәр­де Ка­мил­нең, кү­зе­нә яшь эр­келл­де.
– Юк, әти, Кы­тай­да җы­лы бит, юл да бик уңай­лы бул­ды...
– Һе, алай икән! – дип, чын кү­ңел­дән ап­ты­ра­ды әти­се.
– Үзең ни­чек соң, әти? Бик сыз­лан­мый­сың­мы?
– Ю-ук. Ашыйм, йок­лыйм. Тик син ге­нә, ниш­ләп­тер, бик озак йөр­дең, улым.
– Әти, мин га­еп­ле. Ачу­лан­ма ми­ңа! Озак­ла­дым шул. Бер ел­лап бит! Шу­лай ту­ры кил­де шул, әти...
– Мин си­не көт­тем, улым! Гел көт­тем! Көз үт­те, кыш, яз... Ин­де ав­густ җит­те...
– Мин вәгъ­дә бир­гән идем бит, әти. Җә­ен кай­тыр­мын дип. Ме­нә кайт­тым. Укып, дип­лом­лы бел­геч бу­лып кайт­тым. Си­не дә дә­ва­ла­я­чак­быз, әти. Энә­ләр, нок­та­лы мас­саж бе­лән!
– Шу­лай­мы? – Әти­се, са­бый ба­ла­дай их­лас ыша­ну, өмет бе­лән улы­ның йө­зе­нә ба­га. – Ярар, улым, ярар, дә­ва­лар­сың... – Һәм, арып, күз­лә­рен йо­ма. Үзе һа­ман Ка­мил­нең ку­лын сый­пый... – Ал­лаһ­ка шө­кер, ме­нә бит, кайт­тың, улым.... Алай­са, ап­ты­ра­ган идем... Озак йөр­дең шул...
Әни­се­нең бә­ле­шен ашап та­мак ял­гап ал­ды егет, кы­тай күч­тә­нәч­лә­ре бе­лән сый­ла­нып, ту­ган-ту­ма­ча, күр­ше-кү­лән ту­рын­да­гы яңа­лык­лар­ны тың­лый-тың­лый чәй эч­те. Ан­нан ишек тө­бен­дә ба­я­дан бир­ле аны кө­теп тор­ган юл биш­тә­ре яны­на кил­де. Ан­нан әти­се­нә, әни­се­нә, ту­ган-ту­ма­ча­га ди­гән бү­ләк­ләр чык­ты. Ара­да­гы нә­фис куп­шы төр­гәк ке­нә ачыл­ма­ды. Бу, әл­бәт­тә, Ка­ми­лә­гә атап алын­ган бү­ләк иде.
Улы­ның сүз­сез со­ра­вын әни­се сиз­ми бу­ла­мы ин­де, сиз­де...
– Син ми­ңа ачу­ла­на­сың­дыр ин­де, улым, – ди­де, авыр көр­се­неп. – Үзең дә со­ра­ма­дың. Нәр­ги­зә ки­леп, әй­теп кит­те бит ми­ңа. Си­ңа Ка­ми­лә ха­кын­да бер сүз яз­мас­ка, Ка­ми­лә­гә си­нең хак­та ләм-мим дәш­мәс­кә. Ин­де дә шул­ка­дәр кы­лан­ма­са! Су­мас­шед­шая ма­моч­ка!
– Ка­ми­лә ни­чек? – дип, егет, тү­зем­сез­лә­неп, әни­сен­нән кыз ха­кын­да хә­бәр көт­те.
– На­чар, – ди­де әни­се.
– Ни­чек, ник?!
– Чир­ли. Ни бул­ган­дыр, сә­бә­бен бел­ми­ләр, ди... Йөрт­мә­гән җир­лә­ре кал­ма­ды. Мөм­кин­лек­лә­ре бар бит ин­де, ак­ча­га ин­тек­ми­ләр.
Ка­мил, бу шак­кат­кыч хә­бәр­дән ка­тып кал­ды.
– Кит, кө­я­лән­мә шул­ка­дәр ке­ше ба­ла­сы өчен, – ди­де әни­се, Ка­мил­нең йө­зе ка­чу­ын абай­лап. – Үзең­не күп­ме ким­сет­те­ләр... Хо­дай бар ул, бе­лә... – Әни­се шу­лай дип сук­ра­нып-сөй­лә­неп кал­ды, Ка­мил, ба­шы­на су­гып исән­ге­рә­тел­гән ке­ше­дәй, чай­ка­ла-чай­ка­ла өй­дән иха­та­га чык­ты.
Нәр­сә-нәр­сә, мо­ны­сын көт­мә­гән иде ул... Төр­ле­сен уй­лап бе­тер­гән, төр­ле­сен күз ал­ды­на ки­тер­гән иде. Лә­кин бу хәт­ле­сен тү­гел. Күр­ше кы­зы Ди­а­на­ның чит­лә­теп-чит­лә­теп яз­ган­на­ры ме­нә әле ге­нә ба­шы­на ки­леп җит­те.
Ул яңа­дан өй­гә кер­де, әзер­лә­гән бү­лә­ген, чә­чәк гөл­лә­мә­сен ал­ды да янә ишек­кә юнәл­де. Әни­се, яр­сып, ике ку­лын ка­нат­тай җә­еп, юлы­на кар­шы төш­те.
– Те­ге­ләр­гә кит­тең­ме? Җи­бәр­мим!
– Җи­бәр, әни! Мин хә­зер үк Ка­ми­лә­не кү­рер­гә ти­еш!
– Юк!!! Алар си­ңа күп­ме бә­хет­сез­лек ки­тер­де, улым! Ми­не күп­ме кан-яшь елат­ты­лар! Әти­ең­не са­гын­ды­рып сар­гайт­ты­лар!
Ка­мил, чи­ге­неп, ба­шын ике кул­лап то­тып ди­ван­га утыр­ды. Күз ка­ра­шы тә­рә­зә­гә төш­те. Карт ал­ма­гач­ның бо­так­ла­ры, пы­я­ла­га са­рыл­ган­нар. Яф­рак­ла­ры кы­сык­лык­тан гүя изел­гән, бө­тәр­лән­гән.
Ка­мил урын­нын­нан то­рып:
– Мин бар­мый тү­зал­мыйм, әни! – дип, әни­сен урап үтеп, ишек­кә юнәл­де:
– Оныт­тың­мы үзең­не те­ле­фон бу­ры ит­кән­нә­рен? Алар ар­ка­сын­да Фә­гый­лә апаң­да бер ел яшә­вең... Ан­нан Кы­тай­га олак­тыр­ды­лар. Мин дә – ана! Ми­нем дә йө­рә­гем бар! Ми­нем дә ба­лам бер­дән­бер! Ин­де дә бар­саң, ха­рап итә­чәк­ләр си­не, улым, аң­лый­сың­мы шу­ны! Әл­лә нин­ди га­еп та­га­чак­лар, ба­шың­ны төр­мә­дә че­ре­тә­чәк­ләр! Адәм тү­гел­ләр бит алар, адәм тү­гел!
– Әни, бо­лар­га Ка­ми­лә­нең бер ка­ты­шы да юк... Ка­ми­лә ми­не яра­та, әни. Мин мо­ны ях­шы бе­ләм. Ул ми­не кө­тә...
– Бу ка­дәр дә бу­лыр икән! Си­хер­че­дер ул кыз! Си­хер­лә­гән­дер си­не! – дип, әни­се бө­ге­леп тө­шеп елап кал­ды, Ка­мил, кү­зе­нә ак-ка­ра кү­рен­ми, Ка­ми­лә­ләр­гә йө­гер­де. Урам­да кем­нәр­дер оч­ра­ды – исән­ләш­те, кем­нәр­дер та­ны­ды – алар­га баш как­ты. Кем­дер кул бир­де, ул да кул су­зып, җә­һәт ке­нә тар­тып ал­ды да та­гын ал­га чап­ты. Хә­зер бер­кем дә аңа кар­шы то­ра ал­мас. Ул бир­гән сү­зен­дә тор­ды. Ул бү­ген үк Ка­ми­лә­нең ку­лын со­ра­я­чак! Бү­ген аның иң бә­хет­ле кө­не бу­ла­чак! Бик озак көт­те ул бу көн­не!
 
19
Ишек тө­бен­дә­ге та­ныш ка­ен. Сә­лам, ка­ен­кай, сә­лам! Тик бер бо­та­гы­ңа са­ры төш­кән тү­гел­ме соң? Әле җәй ге­нә бит?
Ка­ми­лә өй­дә ял­гы­зы иде... Зал ур­та­сын­да, идән­гә җә­ел­гән зур йом­шак ке­ләм­дә те­ле­ви­зор ка­рап уты­ра. Өс­тәл­дә зур ва­за­да ал­су ал­ма­лар. Зур эк­ран­да сә­я­хәт­че­ләр ту­рын­да нин­ди­дер тап­шы­ру ба­ра. Ә ул ка­рый да, ка­ра­мый да ке­бек. Уты­рып, зу­ра­еп кал­ган күз­лә­рен­дә буш­лык... Йө­зен­дә бер хис әсә­ре юк, бер той­гы ча­гыл­мый. Үзе шун­дый ябык­кан.
Ка­мил, ки­леп, аның кар­шы­на утыр­ды. Ку­лын­да­гы рау­за бу­ке­тын, көп­шә сы­ман бө­те­реп тө­рел­гән ал­су туз­лар төр­гә­ген суз­ды. Һәм ел­ма­еп, шат­ла­нып, кыз­ның кү­зе­нә тө­бәл­де.
Сал­кын хәл­сез ка­раш егет­нең йө­зе, гәү­дә­сен­нән йө­ге­реп үт­те дә ка­я­дыр ерак­ка, бил­ге­сез­лек­кә тө­бәл­де.
– Ка­ми­лә! Исән­ме, җа­ным! Мин кайт­тым, Ка­ми­лә!
Кыз ел­май­ган­дай ит­те... Ку­лын кү­тә­рер­гә ит­кән­дәй бул­ды, тик хә­ле җит­мә­де. Га­җиз­лә­неп, кы­ен­сын­ган­дай итеп, Ка­мил­гә ка­ра­ды. Кип­шен­гән ирен­нә­рен­нән:
– Син... – ди­гән бер сүз чык­ты.
Ка­мил, ку­лын­да­гы чә­чәк­лә­рен, бү­лә­ген бер чит­кә ку­еп, кыз­ны ко­ча­гы­на ал­ды. Йө­рә­ген жәл­ләү хи­се кы­сып ал­ды: сөй­гә­не­нең гәү­дә­се, кош­ны­кы ке­бек, юп-юка кал­ган лә­са!
Ки­нәт аяк та­выш­ла­ры ише­тел­де. Нәр­ги­зә ха­ным икән. Ул Ка­мил­не кү­реп ап­ты­ра­ма­ды. Кү­рә­сең, аның ки­лә­сен бел­гән, көт­кән.
– Исән­ме, Ка­мил! – ди­де ары­ган та­выш бе­лән.
– Ни бул­ды, Нәр­ги­зә апа? – ди­де егет. – Зин­һар, әй­те­гез, ни бул­ды Ка­ми­лә­гә?!
– Без­нең хәл­ләр ме­нә шу­лай­рак ин­де, үс­кә­нем... Көн­нән-көн су­ла. Та­биб­лар бер чи­рен дә тап­мый. Аша­вын да ашый, ана­лиз­ла­ры да на­чар тү­гел. Тик хә­ле юк. «Деп­рес­си­я», ди­ләр. Әби­ләр­гә дә алып бар­дык. Алар, кы­зың са­ры­га са­быш­кан, ди. Марс абы­ең­ны күр­сәң! Яр­ты ел­да чә­че ап-ак бул­ды!
– Ә авы­руы ни­дән баш­лан­ды соң?
– Че­хи­я­гә ял­га бар­ган идек бит. Әл­лә урын алыш­ты­ру оша­ма­ды. Чит ке­ше­ләр, чит га­дәт­ләр. «Юк бе­лән ба­шын ка­тыр­ма­сын», дип, ан­нан кайт­кач, әти­се Ин­тер­не­тын да чик­лә­гән иде. Ка­ми­лә аның өчен дә бик ха­фа­лан­ды, ела­ды. Марс­ка әйт­тем, тың­ла­ма­ган бул­ды, «Си­не тың­лап, шул көн­гә кал­дык», дип, ми­не би­тәр­лә­де.
– Аң­ла­шы­ла... – ди­де Ка­мил.
Үзе шу­лай ди­де, әм­ма нәр­сә аң­ла­шыл­га­нын ул үзе дә тө­ше­неп бет­ми иде әле. Тик шу­ны бе­лә: аның бе­ле­ме бар. Көн­ба­тыш яр­дәм итә ал­ма­са, бәл­ки, Көн­чы­гыш яр­дәм­гә ки­лер! Юк­ка гы­на­мы ул бер ел буе Көн­чы­гыш ме­ди­ци­на­сы сер­лә­рен өй­рән­де! Әнә аның кул­ла­ры, өй­рә­нел­гән хә­рә­кәт­ләр бе­лән кыз­ның кан та­мы­ры ти­бе­шен «тың­лый», лим­фа тө­ен­нә­рен бар­лый, би­о­нок­та­лар­ның «кү­мел­гән» бу­лу­ын си­зем­ли...
– Мун­ча ягы­гыз, Нәр­ги­зә ха­ным! – ди Ка­мил. – Мин көн дә сез­гә ки­леп йө­ри­я­чәк­мен. Көн дә мун­ча ки­рәк бу­ла­чак...
Ка­мил кыз­ны ко­ча­гы­на ала, чәч­лә­рен­нән, сал­кын яңак­ла­рын­нан сый­пый...
– И җа­ным! – дип ка­бат­лый да ка­бат­лый. Ка­ми­лә­не, нә­ни ба­ла­дай, көй­ли, юа­та баш­лый. – Син са­вы­га­чак­сың, җа­ным! Ал­ла­һы бо­ер­са, ми­нем дә­вам ки­ле­шә­чәк си­ңа! Мин бит баш­ка та­биб­лар кул сел­тә­гән авы­ру­лар­ны дә­ва­лар­га укы­дым... Ме­нә мун­ча өл­гер­сә, бер көн – ка­ен, икен­че көн­не имән се­бер­ке­се бе­лән ча­бар­быз. Бү­ген си­ңа җы­лы­да, бал бе­лән мас­саж ясар­быз. Ир­тә­гә – тоз бе­лән... Ан­нан гор­чи­ца, кам­фо­ра мае, кыр­мыс­ка спир­ты бе­лән... Сө­лек са­лыр­быз, бан­ка ку­яр­быз. Дә­ва­лау алым­на­ры йөз­лә­гән! Бе­раз хәл җый­гач, ур­ман­га чы­гар­быз, ел­га бу­е­на... Ки­леш­тек­ме?
Ка­ми­лә «ә» дә ди­ми, «җә» дә. Бу дөнь­я­да, гүя, гәү­дә­се ге­нә, ә җа­ны әл­лә кай­лар­да сә­я­хәт итеп йө­ри. Кем­не эз­ләп йө­ри ул ан­да? Ка­мил­не­ме? Ка­мил­не эз­ләп, аның җа­ны адаш­кан­мы?
– Мин бит мон­да! – ди Ка­мил, кыз­ның уч­ла­рын үзе­нең би­те­нә ти­де­реп. – Мин кайт­тым! Син ми­нем бер хә­бәр дә бир­мә­гә­не­мә, бер хат-хә­бәр дә яз­ма­га­ны­ма, бер тап­кыр да шал­ты­рат­ма­га­ны­ма ап­ты­ра­ган­сың­дыр... Яра­мый иде бит, җа­ным. Мин әни­е­ңә вәгъ­дә бир­гән идем. Мин вәгъ­дәм­дә тор­дым. Си­не югалт­мас өчен мин әни­ең­нең сү­зен то­тар­га ка­рар ит­тем. Тик си­нең ге­нә тү­зем­ле­гең җит­мә­гән, Ка­ми­лә... Исең­дә­ме, Ас­лы­күл бу­ен­да без бер-бе­ре­без­не кө­тәр­гә сүз ку­еш­кан идек? Син бит ми­не кө­тәр­мен, ди­гән идең...
Ка­ми­лә­нең озын кер­фек­лә­ре тир­бә­леп, йө­зен­дә ти­рән ачу­мы, чик­сез га­зап­мы той­гы­сы ча­гыл­ган­дай бул­ды. Ике кү­зен­нән сы­гы­лып, тә­гә­рәп ике яшь там­чы­сы төш­те. Бу ях­шы фал иде. Ачу­лан­сын Ка­ми­лә, ела­сын, үк­се­сен, тик би­та­раф кы­на бул­ма­сын! Би­та­раф­лык бе­лән бил­ге­сез­лек – ко­точ­кыч!
 
20
Ка­ми­лә янын­нан егет тиз­рәк өй­гә аш­кын­ды, аны ан­да за­ры­гып, тил­ме­реп, әти­се кө­тә. Улы­ның ку­лы ка­гы­лу­ын ул шул­ка­дәр рәх­мәт хи­се бе­лән ка­бул итә ки, хәл­сез ка­ра­шы бал­кып ки­тә. Үзе көн­нән-көн ябы­га, ки­бә ба­ра... «Ит­тән тө­шә», – ди әни­се. Әй­тер­сең, җип-җи­ңел гәү­дә­дә җан ди­гә­нең шул бер тын­гы бел­мәс, йод­рык зур­лык ит ки­сә­ге­нә элә­геп кал­ган да, ты­ры­шып-үҗәт­лә­неп, як­ты дөнь­я­га ябы­ша... Аны ни­дер то­та би­ре­дә, аның әле сә­га­те-сә­бә­бе җит­мә­гән, ашар ри­зы­гы, эчәр суы бет­мә­гән... Һәм Ка­мил мог­җи­за­га ыша­на – аның яр­дә­ме ти­я­чәк! Әти­се аны көт­кән, аның укып, аны те­рел­тер­лек гый­лем җы­еп кай­ту­ын көт­кән! Әнә бит Ка­ми­лә­дә дә ал­га ки­теш си­зе­лә. Әти­се­нә дә хәл ке­рә­чәк!
Ул да тү­гел, Ка­мил­гә укыр­га ки­тәр­гә ва­кыт җит­те. Һәм Нәр­ги­зә ха­ным Ка­мил үзе әй­тер­гә кый­мый йөр­гән уй­ны әй­теп сал­ды:
– Ка­мил, әл­лә Уфа­га йө­реп ке­нә укый­сың­мы? Ма­ши­на ир­тән ил­тер, ки­чен алып кай­тыр, аны­сын үз өс­те­без­гә ала­быз. Җит­меш чак­рым ерак ара тү­гел. Әти­ең­не дә­ва­лау­ны да дә­вам итә алыр идең, – ди­де.
Аның күз­лә­рен­дә­ге ял­ва­ру­ны кү­реп, егет:
– Ярый, ярый! – ди­яр­гә ашык­ты. – Мин үзем дә руль­дә бит хә­зер.
Әл­бәт­тә ин­де, әни­се бу хәл­не өнә­мә­де, арый­сың, җи­тәр, үз­лә­ре баш­ка юлын тап­сын, ә әти­ең­не үзем дә ме­нә ди­гән итеп ка­рыйм, ди. Си­ңа ты­ныч­лап укыр­га ки­рәк, ди. Ан­да бу­та­лып йөр­сәң, Ка­ми­лә­нең хә­ле на­чар­ла­нып-фә­лән кит­сә, та­гын яла ягып, утыр­тып ук ку­яр­га да күп со­ра­мас­лар, дип тә өс­ти. Элек гел уңай­га сөй­ләп тор­ган әни­сен­нән мон­дый сүз­ләр ише­тү җи­ңел тү­гел Ка­мил­гә. «Әйт­тем бит ин­де, әни, бу те­ма­га сөй­ләш­мик», – дип, сүз­не чит­кә бо­рыр­га ты­ры­ша. «Ник бу ка­дәр ка­ты баш бул­дың син?!» – дип сук­ра­на да тук­тый ан­нан. Олы­гая шул, нер­вы­ла­ры би­ре­шә­дер. Авы­ру ке­ше­нең, үзен­нән биг­рәк, аны ка­рау­чы­лар­га чи­тен ди­ю­лә­ре, ай-һай, дө­рес ул. Бө­тен бу авыр­лык­лар бә­гы­рен тә­мам ка­тыр­ды, үзә­ге­нә үт­те бул­са ки­рәк...
Кай­чак­та Ка­мил­гә дә төр­ле уй­лар ки­лә. Әни­се­нең сүз­лә­рен­дә дө­рес­лек бар ке­бек то­е­ла баш­лый. Әгәр Ка­ми­лә авы­рып кит­мә­сә, Нәр­ги­зә ха­ным Ка­мил­гә әй­лә­неп тә ка­ра­мас, кы­зы­ның яны­на якын да җи­бәр­мәс иде бит!
Яңа ел­га әни­се, Ка­мил­нең ай-ва­е­на ка­ра­мый­ча, та­бын әзер­лә­де. Күр­ше кы­зы Ди­а­на­ны яр­дәм­лә­шер­гә ча­кыр­ган иде. Үзе, сә­бәп та­бып, ка­я­дыр чы­гып кит­те.
Ди­а­на бе­лән Ин­тер­нет аша ара­ла­шып тор­са­лар да, Кы­тай­дан кайт­кач, күр­ше кы­зын якын­нан тәү кү­рүе иде егет­нең. Ул та­гын да ма­ту­ра­еп кит­кән. Ут янып тор­ган ка­ра чи­бәр. Ка­мил хәт­та бе­ра­ра ка­ра­шын ае­рып ала ал­мый тор­ды. Әни­се дө­рес әй­тә: бер ка­шык су бе­лән ка­бып йо­тар­лык... Өс­тә­ве­нә, шун­дый үт­кен... Аш-су­га да ос­та. Яшел­чә­ләр­не шун­дый тиз ту­рый, кул­ла­ры­на күз ияр­ми.
Ка­ми­лә дә авыр­ган­чы шу­лай җи­тез иде...
Егет ки­нәт корт чак­кан­дай сис­кә­неп кит­те: тук­та, Ка­ми­лә бе­лән ча­гыш­ты­ра тү­гел­ме соң Ди­а­на­ны! Ә ник, ча­гыш­тыр­са соң, дип, нин­ди­дер бер ят та­выш кар­шы төш­те. Син – сә­ла­мәт ир-егет. Ма­тур, сә­ла­мәт кыз­га күз ату­ың язык эш­ме­ни, юк, бер га­е­бе дә юк. Ка­ра, нин­ди сөй­кем­ле итеп ел­мая си­ңа... Ка­ми­лә – авы­ру. Авы­ру­ын җи­ңә ала­мы-юк­мы, бил­ге­сез... Ә си­ңа өй­лә­нер­гә, ба­ла­лар үс­те­рер­гә, эш­ләр­гә, карь­е­ра ясар­га ки­рәк... Го­ме­рең­не авы­ру ка­рап үт­кә­рер­гә җы­ен­мый­сың­дыр бит...
– Ка­мил, Кы­тай ту­рын­да сөй­лә әле! – ди Ди­а­на, их­лас­тан кы­зык­сы­нып, мө­ла­ем ел­ма­еп. – Кы­тай­лар ба­ка ашый ди­ләр, шул дө­рес­ме? – Кыз аяк­ла­рын бөк­ләп урын­дык­ка утыр­ды да җә­һәт-җә­һәт пил­мән бө­гә, ә үзе егет­кә тө­бәл­гән. Ка­мил­нең сөй­лә­шә­се кил­ми. Те­ле­ви­зор­га флеш­ка куя һәм Кы­тай ту­рын­да­гы фильм­ны ача. Йорт эче­нә та­тар көй­лә­ре­нә ох­шаб­рак то­ру­чы нә­фис му­зы­ка, чиш­мә чел­те­рә­ве, кош­лар сай­ра­вы та­ра­ла...
– Си­нең һө­нә­рең ях­шы! – Ди­а­на сөй­ләш­ми­чә тү­зә ал­мый. – Эш­сез кал­ма­я­чак­сың! Шәх­си кли­ни­ка ач­саң да бу­ла. Ә ме­нә мин эко­но­мист дип­ло­мы бе­лән бер­кая да ба­ра ал­мыйм. Карь­е­ра­ның юга­ры бас­кы­чы – су­пер­мар­кет­та кас­сир! Ми­нем ке­бек эко­но­мист, юрист­лар ра­йон­да, бе­лә­сең­ме, күп­ме? Буа бу­ар­лык!
Ка­мил дәш­ми. Ди­а­на­ның сү­зе бе­тә тор­ган тү­гел. Үз со­рау­ла­ры­на үзе үк җа­вап би­реп тә ба­ра. Нин­ди шат ул! Ка­мил янын­да, гүя, эч­кер­сез са­бый. Ә Ка­мил үзен ин­де җит­меш-сик­сән ел го­мер яшә­гән ке­ше­дәй хис итә... Соң­гы ел­лар­да­гы ва­кый­га­лар шул­ка­дәр из­де, шун­дый олы­гайт­ты аны. Хәт­та чи­гә чәч­лә­ре ча­ла­ра баш­ла­ды. Үзе­нең кай­чан кү­ңел ач­ка­нын, му­зы­ка тың­ла­га­нын, бәй­рәм та­бы­нын­да сый­лан­га­нын да оныт­кан тү­гел­ме соң? Уку, хас­та­ха­нә, әти­се бе­лән Ка­ми­лә­не дә­ва­лау...
Их, ни­чә­мә ел­га су­зыл­ган бил­ге­сез­лек, ки­е­рен­ке­лек­не оны­та­сы, бер ки­зә­нү­дә сел­тәп ата­сы иде! Сел­тәп ата­сы да мәк­тәп ел­ла­рын­да­гы бер кай­гы­сыз чак­лар­га әй­лә­неп кай­та­сы иде! Ка­ми­лә бе­лән бер­гә үт­кәр­гән бә­хет­ле көн­нәр, кай­да сез? Нин­ди чоң­гыл­лар ар­тын­да кал­ды­гыз?
...Ал­лы-гөл­ле чу­ар күл­мә­ген ки­гән дә, мәк­тәп бу­ен­да­гы ак ка­ен­нар ара­сын­нан ко­яш­тай бал­кып, аңа та­ба Ка­ми­лә йө­ге­рә, имеш. Ка­ен­нар­ның озын чук­ла­ры аның шә­рә бе­ләк­лә­ре­нә бә­ре­лә... Озын сар­гылт чәч­лә­рен­дә көз­ге яф­рак­лар­дан, чә­чәк­ләр­дән үрел­гән куп­шы та­кыя... Их, Ка­ми­лә! Нин­ди гү­зәл син, си­нең хак­та­гы уй­лар нин­ди тат­лы!
Ка­мил кү­зен ача. Ди­ван­да­гы кыз сы­нын тәү­дә Ка­ми­лә дип ча­лым­лый. Әм­ма су­рәт ачык­ла­на тө­шә...
Ка­мил­нең йө­рә­ге жу итеп кит­те. Ни­чек оныт­кан! Ни­чек ул Ка­ми­лә­дән баш­ка яши ал­сын, ди! Таш яу­са да, юлы­на ут та­вы ка­лык­са да ба­ра­чак ул аның яны­на! Җан җы­лы­сын өреп те­рел­тә­чәк! Алар, һич­шик­сез, бә­хет­ле бу­ла­чак! Һәм ул мо­ңа җа­ны-тә­не бе­лән ыша­на. Аны бер­кем дә Ка­ми­лә ке­бек яра­та ал­ма­я­чак! Аның үзе­нә дә бу дөнья Ка­ми­лә бе­лән ге­нә ямь­ле! Әле сә­гать ни­чә? Ди­вар­да­гы сә­гать­нең ук­ла­ры­на күз тө­шер­де. Ту­гыз! Ә ул кич­ке җи­де­дә Ка­ми­лә­ләр­гә ба­рыр­га ти­еш иде!!!
Өс­тәл­дә­ге бәй­рәм аш­ла­ры­на, ир­кә мә­че ба­ла­сы­дай сөй­кем­ле Ди­а­на­га та­гын бер ап­ты­рап күз таш­ла­ды да, га­фу үте­неп, эл­геч­тән курт­ка­сын эләк­те­реп, ишек­кә атыл­ды. Лә­кин ишек тот­ка­сы­на то­тын­гач, аны ни­дер тук­тар­га мәҗ­бүр ит­те. Бо­ры­лып, әти­се ят­кан бүл­мә­гә кер­де. Әти­се бая да шу­шы рә­веш­ле ята иде. Күп­ме ва­кыт үт­те бит! Шом­лы хә­веф той­гы­сы­на би­ре­леп, Ка­мил әти­се яны­на атыл­ды. Ул тә­рә­зә ягы­на ка­рап бө­гәр­лә­неп ят­кан. Бо­ры­ны оч­ла­еп, күз ал­ма­ла­ры ба­тып тор­ган ябык са­ры йө­зен­дә аң­ла­еш­сыз ел­маю. “Ә­ти!” ди­де Ка­мил, аның кул­ба­шы­на ка­гы­лып. Һәм бер миз­гел­дә зи­һе­не­нә шул уй ба­рып җит­те: әти­се­нең гәү­дә­се ин­де су­ы­нып, ка­тып ба­ра! Бу сал­кын ка­ты­лык йө­рәк­кә үр­лә­де, бу­га­зын кыс­ты һәм га­зап­лы ти­рән аһыл­дау бу­лып тыш­ка атыл­ды:
– Әти!!!
Ник бер та­выш ише­тел­сә! Әл­лә ин­де ише­тел­де­ме икән? Ди­а­на бе­лән кө­ле­шеп-сөй­лә­шеп, му­зы­ка тың­лап утыр­ган Ка­мил ишет­ми кал­ды­мы?
Һәм Ка­мил, үзен ко­точ­кыч га­еп­ле то­еп, ка­ра­ват яны­на тез­лә­нә. Ди­а­на да, ап-ак бу­лып, дер кал­ты­рап төш­те. Лә­кин, тиз ге­нә исе­нә ки­леп, те­ле­ви­зор­ны сүн­дер­де һәм өй­дән чы­гып йө­гер­де.
Егет, үзе дә сиз­ми, күр­ше кы­зын га­еп­ләр­гә то­тын­ды. Әгәр ул кер­мә­гән бул­са, бо­лай да бул­мас иде, Ка­мил, га­дә­тен­чә, әти­се ти­рә­сен­дә бу­ла­шыр иде! Нин­ди үке­неч! Ни­чек бул­ды соң әле ба­ры­сы да? Әйе, аш бүл­мә­сен­нән алар зал бүл­мә­се­нә кер­де. Те­ле­ви­зор ка­быз­ды­лар. Әти­гә ише­тел­мә­сен, дип, Ка­мил түр як бүл­мә­нең ише­ген ябып куй­ды. Аңа ка­дәр әти­се­нә яңа пеш­кән шул­па эчерт­мәк­че бул­ган иде. Ул аша­ма­ды. Өс­тәл­дә­ге җи­ләк-җи­меш­кә ге­нә ым­ла­ды. Кып-кы­зыл бер ал­ма­га үрел­де. Ка­мил, аның ка­бы­гын әр­чеп, яр­ты­га бү­леп, әти­се­нә ашат­ты. Икен­че яр­ты­сы өс­тәл­дә­ге тә­лин­кә­дә кал­ды. «Рәх­мәт, улым! Мин йок­лыйм ин­де... Яңа ел кар­шы­лап тор­мам. Ми­нем өчен ел­ның ис­ке­се, яңа­сы юк хә­зер. Үзе­гез уты­ры­гыз ма­тур итеп», – ди­де дә, ары­ган кы­я­фәт­тә тә­рә­зә­гә та­ба бо­ры­лып ят­ты. Пуль­сы га­дәт­тә­ге­чә, тем­пе­ра­ту­ра­сы-фә­лән юк иде. Кан ба­сы­мын үл­чә­мә­гән иде Ка­мил. Ул-бу си­зел­мә­гән иде бит. Ба­ры­сы да га­дәт­тә­ге­чә ты­ныч иде...
Тып-тын... Ди­вар­да­гы сә­гать ук­ла­ры­ның лерт-лерт күч­кә­не ише­те­лә хәт­та. Ба­ры­сы да элек­ке­чә ке­бек. Җы­лы, ты­ныч өй. Әти­се дә йок­лый гы­на ке­бек. Лә­кин ул баш­ка бер­кай­чан да күз­лә­рен ач­мас, са­бый­лар­ча их­лас ыша­ну­лы ка­ра­шы бе­лән Ка­мил­нең күз­лә­ре­нә бак­мас... Как сө­як­кә кал­ган хәл­сез кул­ла­ры бе­лән аның бар­мак­ла­рын кы­сып: «У­лым, өше­мә­дең­ме?» – дип ка­бат­ла­мас... Ба­ры­сы да элек­ке­чә, тик га­зиз әти­се юк! Аның җы­лы ты­ны юк!
Әни­се кайт­ты...
«Фә­рит, җа­ны­ем!» – дип, ка­ра­ват­ка таш­лан­ды, егер­ме биш ел го­мер ит­кән ире­нең бит­лә­рен, кул­ла­рын, ел­май­ган ке­бег­рәк ярым ачы­лып кал­ган ирен­нә­рен сый­па­ды. Лә­кин кул­лар авы­ра­еп, сал­кы­на­еп, тү­шәк­кә са­лы­нып төш­кән, ирен­нәр­дә җан әсә­ре юк иде ин­де. Кал­ты­рап-кау­шап кит­сә дә, әни­се ела­ма­ды. Ире­нең бер нок­та­га те­кә­леп кал­ган күз­лә­ре­нә, мәң­ге­гә хә­те­рен­дә кал­ды­рыр­га те­лә­гән­дәй, йо­ты­лып ка­рап тор­ды-тор­ды да алар­ны ип­ләп ке­нә йом­дыр­ды.
Кай­гы­лы хә­бәр­не ише­теп, ту­ган ти­еш­ле ке­ше­ләр, күр­ше-ти­рә җы­е­ла баш­ла­ды... Әти­се­нең бә­лә­кәй ба­ла­ны­кы­дай кеп-кеч­ке­нә, яп-ябык гәү­дә­сен, так­та­лар те­зеп, ти­мер ка­ра­ват­ка су­зып сал­ды­лар, ки­ем­нә­рен алыш­тыр­ды­лар. Газ ми­чен сүн­де­реп, ка­ра­ват ас­ты­на кар ту­ты­рыл­ган ял­гаш куй­ды­лар. Көз­ге-пы­я­ла­лар­ны җәй­мә-ту­кы­ма­лар бе­лән кап­ла­ды­лар. Га­дә­те шу­лай. Га­и­лә­не миз­гел эчен­дә ял­мап үт­кән әҗәл су­лы­шы­ның җан өшет­кеч сал­кы­ны, әй­тер­сең, йорт, аның ди­вар­ла­ры, тү­шәм-идән­нә­ре­нә дә ягы­ла...
Ка­мил тыш­ка чык­ты. Һәм, шун­да Ка­ми­лә исе­нә төш­те. Нәр­ги­зә ха­ным­га, ан­нан Марс Кә­ли­мул­ло­вич­ка шыл­ты­рат­ты, тик алар­ның бер­се дә те­ле­фон­на­рын ал­ма­ды. Мо­ны­сы ни хәл? Ни бул­ды икән?
Ул, җил­кә­се­нә тау хәт­ле кай­гы­сын йөк­ләп, де­кабрь­нең көз­ге сы­ман шо­ма бо­зы­на тая-тая, та­ныш урам, тык­рык­лар­дан Ка­ми­лә­ләр­гә та­ба йө­гер­де.
Мон­да да нин­ди­дер ыгы-зы­гы, га­дә­ти бул­ма­ган шау-шу! Нин­ди та­выш бу? Кем­дер елый­мы? Әл­лә? Һәм ул, ин­де ба­ры­сы­на да әзер бу­лып, ишек­тән эч­кә ат­лый...
Ә ан­да, идән­гә бө­гәр­лә­неп ятып, Ка­ми­лә үк­си... Елап ше­ше­неп бет­кән! Чәч­лә­ре, юеш­лә­неп, маң­га­е­на ябыш­кан. Ме­нә ул Ка­мил­не кү­реп кал­ды. Күз­лә­ре зу­ра­еп кит­те! Һәм, тал­пы­нып, тез­лә­неп бас­ты. Ка­мил, ук­тай аты­лып ки­леп, аның яны­на тез­лән­де, ша­шып-ша­шып, аның тоз­лы ирен­нә­рен­нән, яшь­кә чы­лан­ган чәч­лә­рен­нән үп­те. Ян­на­рын­да бө­те­ре­лү­че Нәр­ги­зә ха­ным­ны да, Марс Кә­ли­мул­ло­вич­ны да күр­ми иде алар. Яңа­дан ка­выш­кан Сак-Сок ке­бек, бер-бер­се­нә ом­тыл­ды­лар...
– Чү, акыл­лым, ела­ма, җа­ны­ем! Мин мон­да! Мин си­нең яның­да!
– Ка­мил! Мин си­не шун­дый озак көт­тем! – дип пы­шыл­да­ды Ка­ми­лә, нәкъ элек­ке­ге ке­бек үк үп­кә­ли тө­шеп... – Кая югал­дың? Ник син бү­ген кил­мә­дең?
– Мин дә көт­тем, Ка­ми­лә җа­ным! – дип җа­вап­ла­ды егет... – Мин син­нән озаг­рак та көт­тем...
– Син кай­да бул­дың?
– Мон­да гы­на! Ә син?
– Хә­тер­лә­мим. Мин тик шу­ны гы­на бе­ләм: мин гел си­не эз­лә­дем, Ка­мил... Әл­лә нин­ди чоң­гыл­лар, бу­ран­нар... Кыч­кы­рам, кыч­кы­рам – ишет­ми­сең. Кү­рен­гән дә ке­бек­сең, ә үзең дәш­ми­сең... Ан­нан та­гын ба­ры­сы да бу­та­ла, мин ада­шам. Аяк-кул­лар­га гер эл­гән ке­бек, куз­га­туы да кы­ен. Үзе сал­кын! Шун­нан әни­нең, кай­чак әти­нең та­вы­шы ише­тел­гән ке­бек бу­ла. Шул та­выш­ка йө­гер­мәк­че бу­лам да, әл­лә нин­ди уп­кын­га очам...
– Әни­ем! – Шун­да гы­на Ка­ми­лә әни­сен, аның ар­тын­да тор­ган әти­сен кү­реп кал­ды. – Әти!
Алар, ко­чак җә­еп, кыз­ла­ры­на аты­ла.
Ка­мил, зал­да ан­да-мон­да ят­кан әй­бер­ләр­не ал­га­лап куй­ды да, ди­ван­га ба­рып утыр­ды. Аны оныт­ты­лар тү­гел­ме? Чы­гып кит­сә дә ярый­дыр...
Һәм ул, үз кай­гы­сын йө­рә­ге­нә уч­лап, ял­гы­зы гы­на төн ка­раң­гы­лы­гы кап­ла­ган тып-тын урам­га чы­га. Ан­нан ки­ре­дән өй­гә ке­рә. Марс Кә­ли­мул­лич­ка кай­гы­лы хә­бә­рен әй­тә, янә, су­луы ка­бып, үз­лә­ре­нә йө­ге­рә...
 
21
Әти­се­нең җе­на­за­сы­на бик күп ха­лык җы­ел­ды. Ба­ры­сы да иха­та­га сый­ма­ды, күп­ләр урам­да тор­ды. Зи­рат­ка куз­гал­гач, җи­ңел ма­ши­на­лар урам буй­лап озын ко­лон­на­га те­зел­де.
Күр­ше ра­йон­нан Фә­гый­лә апа­сы да ки­леп өл­гер­де. Марс Кә­ли­мул­ло­вич бе­лән Нәр­ги­зә ха­ным, әти-әни­се бе­лән Ра­дим да кил­гән­нәр иде. Авыр кай­гы­ның дош­ман­лык той­гы­ла­рын, чик­ләр­не җуя тор­ган сә­лә­те бар... Әҗәл кар­шын­да бар­лык тарт­ка­лаш-бә­хәс­ләр бә­һа­сен югал­та!
Сүз алып сөй­ләү­че­ләр күп бул­ды. Бер авыл­ның мул­ла­сы әни­се бе­лән Ка­мил­гә рәх­мәт әйт­те: «Фә­рит эне­кәш га­дел ке­ше иде. Ул ми­не за­ма­нын­да на­хак га­еп­ләү­дән кот­ка­рып кал­ды. Ях­шы ке­ше, на­мус­лы ке­ше иде, мәр­хүм. Сез аны ун ел буе “өф” итеп ка­ра­ды­гыз, бар­ча ха­лык исе­мен­нән зур рәх­мәт сез­гә!» – ди­де. Бу сүз­ләр­не ишет­кәч, Ка­мил­нең авыр уй­ла­ры бе­раз та­рал­ган­дай бул­ды. Үзен га­еп­лә­ве, әти­се­нең соң­гы су­лы­шын­да аның бе­лән бер­гә бу­ла ал­мау ачы­сы аз­га бул­са да чи­ге­нә төш­те ке­бек.
Ме­нә җе­на­за на­ма­зы укыл­ды. Җип-җи­ңел, җый­нак гәү­дә­не ир­ләр ка­бер­гә иң­дер­де. Ка­мил, га­зиз ке­ше­се­нең сы­нын мәң­ге­гә хә­те­рен­дә кал­ды­рыр­га те­лә­гән­дәй, ка­бер чи­те­нә якын кил­де. Мо­ңар­чы ис­кән ачы төнь­як җи­ле ки­нәт тук­та­ган­дай бул­ды. Дөнья тып-тын... Ка­ян­дыр бе­рәм-сә­рәм эре кар бөр­тек­лә­ре пәй­да бул­ды. Алар әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге ке­ше­ләр­нең баш ки­ем­нә­ре­нә, тун­на­ры­на кун­ды, дүрт­кел­лә­неп ка­ра­еп то­ру­чы ка­бер авы­зы­на тө­шеп югал­ды, ка­ра­лы-кы­зыл­лы бу­лып ят­кан бал­чык өе­мен­дә эре­де... Күр­ше ка­бер­ләр­дә­ге ка­ен­нар­ның чук­ла­ры, моң­су­ла­нып, тү­бән иел­де. Би­те­нә кун­ган кар бөр­тек­лә­рен сөр­тер­гә те­ләп­ме, баш­лы­гын са­лып, Ка­мил йө­зен кап­ла­ды…
Әти­сен җир­ләп кайт­кач, өче бе­лән җи­де­сен укы­тыр­га Коръ­ән мәҗ­ле­се­нә җы­ел­ды­лар. Ха­лык бик күп иде. Ме­нә ке­ше­ләр та­ра­лы­ша баш­ла­ды. Тик көн буе яр­дәм ите­шеп йөр­гән Нәр­ги­зә ха­ным гы­на сау­бул­ла­шыр­га ашык­ма­ды. Иң азак­кы бу­лып, ул да кай­тыр­га җы­е­на баш­ла­ды. Бү­ре­ген, ту­нын ки­де. Ка­мил бе­лән әни­се аны оза­та чык­ты­лар. Ки­нәт Нәр­ги­зә ха­ным тук­тап кал­ды. Кы­ю­лы­гын җы­еп: «Сез­гә әй­тә­се сү­зем бар», – ди­де.
Ка­раң­гы чо­лан ягын­нан кип­кән мәт­рүш­кә, үлән ис­лә­ре аң­кып кит­те. Ка­мил­нең хә­те­ре­нә келт итеп мон­нан ал­ты ел элек бул­ган ва­кый­га­лар ки­леп төш­те. Нәкъ шу­шын­да бул­ган иде Ка­ми­лә­нең әни­се бе­лән ул чак­та­гы сөй­лә­шү...
– Ки­че­рә ал­са­гыз, зин­һар, ки­че­ре­гез ми­не, – ди­де ха­тын, кай­гы­лы, га­еп­ле ка­ра­шын яше­реп. – Ике­гез ал­дын­да да га­фу үте­нәм. Фә­рит ал­дын­да – өл­гер­мә­дем! Мин аң­ла­дым. Ба­ры­сын да. Тик мин бик кур­кам! Ка­ми­ләм та­гын чир­ләр, дип, ко­тым оча. Аны югалт­сам, мин яши ал­ма­я­чак­мын! Ул бит шун­дый яшь! Ул яшәр­гә ти­еш! Мин акыл­лы­рак бул­сам, бу хәл­ләр ки­леп тә чык­мас иде. Бә­хе­те­гез­гә кар­шы төш­тем, Ка­мил, си­ңа, кы­зы­ма күп­ме кы­ен­лык­лар ки­тер­дем... Өй­лә­не­шә кал­са­гыз, Ка­ми­лә бә­хет­сез бу­лыр, дип ку­рык­тым. Сә­бә­бе – син дә, әти­ең ке­бек, ар­тык дө­рес, ар­тык ту­ры­сың, Ка­мил. Мин ку­рык­тым. Ан­дый ке­ше­ләр­гә бу тор­мыш­та яшә­ве бик авыр бит! Тик мин бик нык ял­гыш­тым! Ул... Без... Без си­ңа мох­таҗ, Ка­мил үс­кә­нем! Зин­һар, таш­ла­ма без­не! Ка­ми­лә нык­лап аяк­ка бас­кан­чы бул­са да...
Нәр­ги­зә ха­ным, ба­шын иеп, авыр адым­нар бе­лән урам як ишек­нең як­ты уе­мы­на ат­ла­ды...
– Тук­та! – ди­де ки­нәт Ка­мил­нең әни­се. – Ми­нем си­ңа со­ра­вым бар.
Нәр­ги­зә ха­ным, тук­тап, ки­ре бо­рыл­ды.
– Мин күп­тән со­ра­мак­чы бу­лып йө­ри идем. Син... Син Фә­рит­нең ниш­ләп ава­ри­я­гә эләк­кә­нен бе­лә­сең­ме, Нәр­ги­зә? Тик дө­ре­сен әйт!
Ха­ным уй­чан гы­на баш чай­ка­ды.
– Юк! Без ул чак­та ра­йон­да да тү­гел идек бит! Әле дә хә­те­рем­дә, Ка­ми­лә ул ел­ны кыш-яз буе ал­лер­ги­я­дән ин­тек­те. Һәм без, июнь баш­ла­ну бе­лән, бө­тен эше­без­не таш­лап, та­биб ки­ңә­ше бе­лән диң­гез­гә оч­тык... Кай­ту­ы­быз­га Фә­рит ту­рын­да­гы на­чар хә­бәр­не ишет­тек...
Ка­мил, сау­бул­ла­шып, ба­шын се­лек­те. Әни­се, кап­ка тө­бе­нә чы­гып Нәр­ги­зә ха­ным­ны оза­тып кал­ды.
Өй­гә ке­рү бе­лән әни­се ди­ван­га ки­леп утыр­ды да үк­сеп-үк­сеп елый баш­ла­ды.
– Әни, ни бул­ды? – дип, Ка­мил аның яны­на атыл­ды.
Ике көн кү­зен­нән сы­ңар бөр­тек яше чык­ма­ган әни­се­нең кү­зен­нән яшь­лә­ре ике чиш­мә ке­бек ак­ты.
Әй­дә, ела­сын, дип уй­ла­ды егет. Ст­ресс­ның «ко­ры»­сы­на ка­ра­ган­да, «ю­еш­»е хә­ер­ле­рәк, дип, чын та­биб­лар­ча нә­ти­җә ясап куй­ды.
Бе­раз­дан әни­се сүз әй­тер­лек хәл­гә кил­де. Кал­ты­ран­ган кул­ла­ры бе­лән янын­да уты­ру­чы улы­ның ба­шын­нан сый­па­ды һәм янә, ике учы бе­лән йө­зен кап­лап, ба­шын чай­ка­ды:
– Юк, мин аңа ышан­мыйм! Син те­лә­сә нәр­сә ди­ген, тик мин Бат­та­лов­лар­ның га­еп­сез бу­лу­ы­на ыша­на ал­мыйм! Мон­да бул­ма­са­лар ни, ки­рәк­ле ке­ше­ләр бе­лән сөй­лә­шеп ки­тү проб­ле­ма тү­гел! Ин­де хә­зер мин­нән си­не тар­тып ал­мак­чы­лар­мы? Юк, мин си­не алар­га би­рер­гә җы­ен­мыйм! Син хә­зер – ми­нем бер­дән­бе­рем! Без си­нең бе­лән икәү­ләп алар­га кар­шы то­рыр­га ти­еш!
– Әни, ты­ныч­лан, бер­кем дә ми­не тар­тып алыр­га җы­ен­мый! – дип, әни­сен юа­тыр­га ты­рыш­ты Ка­мил. – Син дә икен­че Нәр­ги­зә ха­ным­га әве­рел­мә ин­де! Ул ты­ныч­ла­нып кы­на бет­кән иде, ин­де син аның җы­рын җыр­лый баш­ла­дың!
Әни­се, бер­ни тө­ше­нә ал­мый­ча, аңа ка­рап тор­ды, бе­раз­дан ап­ты­ра­вы сү­ре­лә төш­те. Ирен­нә­ре­нә ел­маю төс­мер­лә­ре кун­ды. Лә­кин ул ба­ры­бер үзе­нең уен­нан кайт­ма­ган иде, ах­ры.
– Кы­рын эш кы­рык ел­дан соң да бе­ле­нә! – ди­де ул, кем­гә­дер яна­ган­дай. – Го­ме­рем бул­са, мин ул көн­нәр­не кү­рер­мен әле. Ки­рәк­сә, го­ме­рем буе кө­тәр­мен! Бәл­ки, га­еп­ле ке­ше­ләр­нең эзе­нә үзем үк тө­шәр­мен!
– Ярый, әни, ярый, тө­шәр­сең... – дип, аның сүз­лә­рен җөп­лә­де Ка­мил. Һәм үзе­нең та­гын әл­лә ни­чә ел­га олы­га­еп ки­тү­ен той­ды...
 

Дилбәр БУЛАТОВА


Комментарийлар