Логотип «Мәйдан» журналы

Көй өзелсә, нишләрсең?

Адәм баласы, аз гына буш вакыты булдымы, үткәннәрне барлый, хатирәләрен яңарта.

Бу халәт һич кенә дә төшенкелеккә бирелү түгел, бары тик күлмәк итәгеңә уралып йөгергән сабый чагың белән очрашу мизгеле. Каяндыр тальян тавышы ишетелгәндәй булды. Сагаеп кына көй ишетелгән якка борылып, тын калдым. Балконда радиоалгычым эшләп калган икән. Радиодан данлыклы гармунчыбыз Гали Җәмлиханов турында тапшыру бара. Гармун тавышы гомерем буе мине озата килә сыман. Ямансу вакытларымда көй минем җанымны, зиһенемне дәвалады, күңелем төшенкелегендә миңа дәрт, илһам өстәде. Кайчакларда икеләнеп тә куя идем, куеныңа кереп кунаклаган бу кечкенә генә гармун дигәннәре ничекләр сыйдыра ала икән шулкадәр моңны… Хәзер дә гармун тавышы ишетсәм, җаныма дәва табам.
Гармун тавышы без кечкенә чакларда авылда өзелеп тә тормады, бугай. Безнең дә өйдә тальян гармун бар иде. Олы абыем гармуны ул. Әти-әни уйнамый, олы абыебыз эштән бушаган чакларда кулына гармунын алып, берөзлексез тальян суза иде. Миңа ике-өч яшьләр чагында гаиләбез алты почмаклы өй җиткереп керде, дип искә алган идем бит әле. Ишек-тәрәзәләрен икенче елында гына куйдылар, бәлки, әтиләрнең матди хәлләре шул чама гына булгандыр. Йорт эчендәге эшләрне эшләшергә Сахалиннан олы абыебыз кайтты. Берүзе өй мүкли. Ике юл бүрәнә арасын мүкләп чыга да, ял итәргә дип туктап, гармунын алып уйнап җибәрә. Ә мин, өч яшем генә тулып киткән сабый, аның бармаклары гармун телләрендә йөгергәнен күзәтеп, кызыгып карап торам. Абый гармунын беркемгә дә бирми, бозарсыз, дип кисәтә иде. Абый озаккарак урамга чыккан арада, мин тиз генә тальян телләренә кагылып алам. Һай, шул чактагы кызыгуларым!..
Йорт тәмам төзелеп, эчке эшләре беткәч, абыебыз кабат Сахалинга китеп барды. Үзе китте, ә аның тальянда уйнаган көйләре минем күңелемә кереп оялады. Ни өчендер абый гармунын үзе белән алып китмәде. Бәлки, минем аны кызыгып тыңлавым, гармун телләреннән күземне алмавым тәэсир иткәндер, ә бәлкем, сеңелем дә өйрәнер, дигәндер. Һәрхәлдә, мин шул уема инанып, гомерем буе гармунда уйнарга омтылдым.
Урта мәктәпне тәмамлап, авылдан калага күченгәч, сабыйлык хыялымны чынга ашыру өчен, иң элек аккордеон сатып алдым. Германиядә эшләнгән уен коралының тавышы мине кабат сихерләде. Ул чагында әле мин үзлегемнән генә уйнап, көй чыгырырга тырыша идем. Вакытым булды исә, кулыма аккордеонымны алып, ялгызым гына җырлап та җибәрәм. Еллар үткәч, нота серләренә өйрәнү теләге дә туды һәм мин түләүле курсларга язылып, баянда уйнау серләрен үзләштерә башладым. Озак та үтмәде, баян сатып алдым. Мине баян тавышы да шулай ук үзенә гашыйк итте. Баянда өйрәнгән беренче җырым Равил Фәйзуллин шигыренә Фасил Әхмәт иҗат иткән «Китәсез дә мени, аккошлар» иде. Мин аны шул кадәр бирелеп өйрәндем, әйтерсең лә, ул нәкь менә минем өчен иҗат ителгән җыр иде. Моңа кадәр дә аны ишеткәнем бар иде, ни могҗизадыр, шушы көйне уйный-уйный җырларга күнегеп, баянда уйнау серләренә дә өйрәнеп киттем. Нотага салынган көйләр, әйтерсең лә, минем баян алып, аның төймәләренә басуымны көтеп торалар. Шулай бервакыт, өйдә баян тартып, эчтән генә моңланып утырганда, ишектә кыңгырау чыңлады. Ишекне ачсам, күршедә генә яшәүче Фатыйма апа икән.
– Гафу итә күр, кызым, баян тавышын озак кына ишек артында тыңлап тордым да, кыңгырау төймәсенә басарга җөрьәт иттем. Минем әтием дә гармунда уйный иде бит. Сабый чакларым искә төшеп, күңелем тулышты, – ди Фатыйма апа.
– Әллә үзең уйныйсыңмы, балам? – дип сорап куйды.
– Әйе, – дим.
Күзләре яшькә тулышты. Менә-менә җыерчыклы битләре буйлап тәгәрәп төшәрләр сыман.
– Әллә елыйсың инде, Фатыйма апа?
– Болай гына. Шатлыктан… Әтием искә төшеп китте. Сагышлы вакытларда кешене көй-моңнар елата, юата шул. Әтием гармун тартып, эчтән генә көйләгән сыман булып китте. Сугышта, яу кырында ятып калды ул. Әниебез гомере буе көтте аны, ул да мәрхүмә инде…Рәхмәт сиңа, бәбкәчем…
Шулай диде дә Фатыйма апа, мине уйнаудан бүлдергәне өчен гафу үтенеп, чыгып та китте. Мин дә бермәлгә уйга калдым. Олы абыемнан күреп, кулыма гармун алуым да, аның уйнавына сокланудан туган иде бит. Бу миңа гомерлек бүләк кебек. Инде күптән онытылган көйне эзләп газапланам. Авылым көен, гөнаһсыз балачагым көен…
Кулыма күптән инде гармун тотканым юк иде. Авыл баласына фатир алып яшәүләр тиз генә тәтемәде шул. Фатирдан-фатирга күченеп, бар булганыңны да тиешенчә саклап кала алмыйсың. Баяным бер туганнарымда, аккордеоным икенче танышларымда калган иде. Кире сорап алырга кыймадым. Шулар турында бер сөйләшеп утырганда, виртуоз аккордеон остасы, музыкант, шактый көйләр авторы Марс Кәшипов үзенең аккордеонын бүләк итәргә сүз бирде. Үзең килеп алырсың, адресны беләсең бит, – диде ул. Тиз генә барып алырга вакыты да җитмәде бугай, ул да якты дөньядан бакыйлыкка күченде. Марс абыйның Мәскәүдә яшәүче кызы Айсылу узган җәйдә әтисенең вәгьдәсен үтәп, аккордеонын миңа китереп бирде. Ходайның рәхмәтләре төшсен аңа. Ялгыз калган чакларымда үткәннәрне искә төшереп, мин кабаттан кулыма аккордеон алып, яшьлектә уйнаган көйләрне барлыйм. Хәзер инде бармаклар да тыңламый башлаган. Ләкин аккордеон телләре барыбер моңлы тавышы белән күңел кылларына кагылып ала. Кеше хәтере шулкадәр серле-сихри ки, ул сине сабый чакларыңа алып кайта да, үзенә бөтереп ала. Кулыңа гармуның алмый кара, ул синең кулыңа үзе килеп керер дә, бармакларыңны гармун телләрендә йөгертер. Мин дә шулай, кайбер кичләрдә кулыма аккордеон алып, яшь чакка сәяхәт итәм. Элеккеге күршем Фатыйма апа ишетсә, янә ишек төймәсенә басар иде. Кызганыч, Фатыйма апа да күптән бакыйлыкка күченде шул. Гомер агышларын саный-саный аккордеон телләреннән яшьлектә калган көйләрне эзләп утырам. Ярый әле күңел түрләрендә мәңгелек көйләр яши. Көй өзелсә, нишләрсең?!
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: vk.com

 

 

 

 

Комментарийлар