Килмешәк (хикәя)
Ибраһим үзе белән нәрсә булганын һич кенә дә аңлый, төшенә алмый иде.
Әллә ул бастырыла, әллә төш күрә, саташамы? Өнме бу, әллә төш кенәме?! Төш дисәң, барысы да үз төсләрендә. Алы да бар, гөле дә, алсу, яшеле дә, көрәне дә... Төштә ак белән кара төсләр генә хакимлек итә диләр, ә монда төсләр балкышы. Күз алдында – әйтеп аңлатып булмаслык гүзәл әкияти табигать почмагы. Тау битләрендә, кыя башларында алма, хөрмә, әфлисун – җаның нәрсә тели, бар да үсеп утыра. Кыя башларыннан тау итәгенә аллы-гөлле чәчәкләр белән үрмә гөлләр сузылып төшкән. Бөтен тирә-якка ямь өстәп, оҗмах кошлары сайрый. Кыяның төрле урыннарында, төрле биеклектә ап-ак бәзгә төренгән берничә кыз арфада салмак кына көй сузалар. Аста, тигез үзәнлектә, шундый ук киемнәрдән кызлар һәм егетләр, салмак кына, әдәп белән бииләр. Өсләрендәге киемнәрен җил уйната. Алар төрле төсләргә кереп үзгәрәләр.
Бу нинди җир?! Ибраһимның туган авылы Балкыш дисәң, мондый матурлык Балкышка каян килсен. Иртәме бу, әллә кичме?! Таңмы, әллә кояш баешымы? Таң булса, кая күршесе Әхмәдинең абзарында малларына – сыер, сарык, күркә, тавыкларына – җиде катлы сүгенү тавышлары? Җил дә исми монда, эт тә өрми. Ул үз-үзен чеметмәкче булды, әмма чеметә алмады. Шулвакыт колагына: «Дөньялыкның куян елында, арыслан йолдызлыгында, унбишенче сәнәсендә, ун сәгать ундүрт минут илле өч секундта, җир йөзенә сынау шарты белән җибәрелгән, Гыйззәтулла углы Сәмигулла, Сираҗетдин кызы Гөлсемнең уртак никахы аша җан өрелгән Сәмигулла углы Миңлеибраһим Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән җир йөзендә илле тугыз ел да унике көн, унбиш сәгать, унөч минут йөреп, мәңгелек йортына кайтты», – дигән сүзләр ишетелде.
«Ничек кайтты?! Кая кайтты?!» Шушы сорауларга җавап табалмаган Ибраһимның күз бәбәкләре орбитасыннан чыга яздылар. Ул сикереп тормакчы булды, селкенә алмады. Күзләре, җир белән күк арасында эленеп торган, алтыннан коелган кәрзиндә кулларына сургучланган мөһер сугылган боерык тоткан ап-ак гарәб әмирләре киеменнән ике адәми затка төште.
– Болары тагын кемнәр? Нинди асыл кошлар? – дип мыгырданды Ибраһим борын астыннан.
– Без, Нөнкир вә Мөнкир, хөрмәтлебез, синең гозереңне үтәдек, бу бәндәгезне хозурыңа кабул итеп ал!
– Нөнкир, Мөнкир? Неужели эш шунда ук барып җитте? – диде Ибраһим бар көченә. – Чеметегез мине! Минем уянасым килә! Мин бастырылам! – дип акырып җибәрде.
Җавап бирүче табылмады.
– Күпмеләр әйттем шул ферма мөдире Галәветдингә, алма, алма шул Гыйләҗ кибетеннән аракы, аракы түгел, самопал сата ул, дип! Менә хәзер ят инде җен-пәриләр белән саташып...
Ибраһимның күз алдын томан, сихри көй баса башлады. Алтын кәрзин, күктә айкала-чайкала, кыялар артына кереп югалды. Тирә-яктан, тау-таш араларыннан, ярыклардан, кыя артларыннан адәми затлар уянганы сизелде. Ибраһимның күзе аягындагы кап-кара түфлиенә төште. Ул кинәт шатланып: «Ә нигә минем аягым түфлиле?! Нигә салдырмаганнар?! Димәк, мин исән! Димәк, мин төшләнәм, саташам гына», – дип уйлады.
Шундук ят җирен капшап карады: «Анадан тума чишендергәннәр, түфлине салдырмаганнар! Яшь хатын Айсылу эше. Соңгы юлга озатканда да Айсылу үзенчә эшләгән». Курка-курка гына өстендәге киемен тикшермәкче булды. Сискәнеп китте: «Кәфенлек!!! Әйе, әйе, минем өстә кәфенлек! Уф, буылып, бастырылып үләм!»
Кулы муенына үрелде, бармаклары муенындагы галстугы белән очрашты. «Әйтәм бит, яшь хатын Айсылу галәмәте дип! Үзенчә – тормыштагыча эшләгән. Үзенә кирәген салдырган, галстукны калдырган. Шахматистка! Җитди хатын җиде адымны алдан уйлый. Кайчан да булса монда киләсен белә. Мине, галстуктан, зур начальник буларак каршы алырлар дип уйлагандыр».
Галстукны салмакчы булып галстук төененә тотынуга, янына, салмак адымнар белән очкан халәт ясап, пышылдый-пышылдый кысрыклап килгән әрвахларны күреп, курка-курка көч-хәл белән алга үрмәләде. Моннан шактый еллар дөньялыктан киткән әнисе Гөлсем, аның артыннан атасы Сәмигулланың, пышылдап: «Улым, балакаем, Миңлеибраһимым?.. Кайттыңмы, балакаем?» – дигән сүзләреннән айнып, куркып, үз-үзенә: «Мин кайда?» – дип сорау бирде. Шундук кинәт:
– Хатын!.. Хатын, Айсылу, атаңның аты коргыры, син кая олактың?! Уяна алмыйм. Бастырылам, чемет әле?! – дип акырды.
Шул ук минутта анасының:
– Улым, Миңлеибраһимым, тәүфыйклы бул, – дигән сүзләренә Ибраһим куркынган хәлдә:
– Булырсың сезнең белән тәүфыйклы! – дип пышылдады.
Атасы да сүзгә кушылды:
– Балакаем, син Ходай йортында...
Каяндыр Җәмилә тавышы ишетелде:
– Бу – дөньялык түгел, монда сүгенергә ярамый...
Гыйләҗи белән Сираҗи да:
– Ярамый, ярамый, – дип кабатладылар.
– Сүгенмәссең сезнең белән! Тәмам бугаздан алдыгыз. Улым, Илфак, Зөфәр, уятыгыз әле мине? Айсылу, тип әле миңа, бастырылам! – дип гыжылдады ир, ничек уянырга белмичә.
Шулвакыт төркем арасыннан Гыйләҗи ага чыкты да Ибраһимның галстугына үрелде:
– Сал, сал муеныңдагы элмәгеңне! Элмәгеңне сал, Ибраһим. Биредә элмәкләрнең меңнән берен генә – халык элгәнен генә кабул итәләр. Үз-үзләренә элмәк элгәннәрне биредә кичермиләр, – диде.
– Кит әле моннан, хәшәрәт! Нәрсә син минем муенга, галстукка үреләсең! Син кидерткән галстук түгел. Бу галстук өчен мин, беләсеңме, күпме җир себердем. Җир өстендә ниләр генә эшләмәдем! Кайберәүләр әле аны җитмешне тутырып, сиксәнгә чыкканда да салырга теләмиләр. Ә син минем галстугымны алтмышым тулыр-тулмас салдырмакчы буласың!
Шул мизгелдә Ибраһим кыя башында тутый кош тоткан бер сабыйның мөлдерәмә күзләре белән үзенә карап торганын сизде. Бала аңа кемнедер хәтерләтә иде. Сабыйның борыны, күзе Ибраһимның атасы Сәмигулла абзыйныкымы, әллә...
Ибраһим түзмәде:
– Олан, син нигә миңа болай бактың? – дип сорады.
– Әти, син мине танымыйсыңмыни?
Сабый янәшәсендә басып торган ханым Ибраһимга яшь чагында шаярган Мәрфуганы хәтерләткәндәй булды. Ханым да телгә килде:
– Ибраһимчик, таныйсыңмы, ул – безнең уртак җимеш, ул – безнең улыбыз!
Ибраһимның артыннан бер сабый килеп, муеныннан кочып алды:
– Син – минем әти!
Аңа таба өченче сабый да якынлаша иде:
– Минем дә әти...
Ибраһим, аягындагы ботинкасын кулына алып, сикереп торды, ярсып:
– Анагызны!!! Бабагыз түгелме тагын?! – дип акырды.
Аның муенындагы кан тамырлары чәнти бармак юанлыгы кабарган, менә-менә шартлап, кан чәчрәр төсле, авызыннан төкереге чәчелә, үзе, сөзәргә җыенган үгез кебек карап:
– Таптылар бит юаш кеше! – дип ыңгырашты. – Өнеңдә бу кадәр балаң булса, алименттан башың чыкмас! Әле аның җир өстендә йөгереп йөргәннәре дә җитәрлек... – Ибраһим, төкеренеп, кәфенлегенә маңгаен сөртеп алды. – Уф, бастырылып үләм бугай инде. – Күзе кабаттан кулындагы, битен сөрткән кәфенлеккә төште.
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла... Кая олакты соң бу биләмче хатын – Айсылу?! Илфагы белән Зөфәрен дә әйтер идем инде, валлаһи, үлгәндә, иренеңә су да тидермәсләр.
Шулчак Җәмилә:
– Үзең гаепле. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр! – дип куйды.
Ибраһим Җәмиләне күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча, сискәнеп:
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, күземә күренәме, – дип, күзләрен бер ачып, бер йомды, кулы белән күзен уды. Башын чайкап: – Күпмеләр әйттем шул ферма мөдире Галәветдингә: «Алма, алма шул Гыйләҗ кибетеннән аракы, аракы түгел – самопал сата ул», – дип. Юк, тыңламады! Менә хәзер ят инде мәетләр белән саташып! Махмыры ничек булыр әле... Күзне ачкач та, җен-пәриләр күренә. Шундый чакта юньле-рәтле төше дә керми бит аның! – дип сөйләнде.
Җәмилә, авыр сулап:
– Булды, Ибраһим. Шаярма. Монда шаярырга ярамый, – диде.
Ибраһим, үз-үзеннән канәгатьсезлеген сиздереп, үкенгән хәлдә, башка болай эшләмәс идем, дигән кыяфәт белән:
– Нәрсә ди? Булды, Ибраһим, шаярма. Монда шаярырга ярамый, диме?.. Кем шаярадыр әле, – дип мыгырданды. – Шул Галәветдин кулыннан аракы эчмәм дип, күпмеләр үз-үземә сүз бирдем... Аның кулыннан аракы эчсәң, йә кайтып хатын белән сугышырга кирәк, йә табак-савыт ватарга, йә булмаса, беренче очраган, кул астында эшләгән хезмәткәрне кыйнарга кирәк.
Җәмилә янәдән телгә килде.
– Биредә маймылланганны яратмыйлар!
– Менә, менә, дивана кебек, үлгән кеше белән сөйләшеп утыр инде, – дип, Ибраһим үз-үзенә сөйләнеп алды. Күзләрен тезләренә текәгән килеш бераз торгач: – Неужели, белогорячка башланды инде? – дип, уйчан кыяфәт белән әңгәмәдәшенә карады. – Ярый, мин кичтән күбрәк төшергәнмен инде. Мин маймыл хәлендә, ә син үзең кем буласың?
– Җәмилә!
Ибраһим шаркылдап көлеп җибәрде:
– Җәмилә! Моннан унҗиде ел элек җир өстендә «конькиларыңны ташлап» качкан Җәмиләме?! Моннан унҗиде ел элек миңа ыштансыз ике малай калдырып качкан Җәмиләме?! Минем беренче никахлы хатыным, Зөфәр белән Илфакның аналарымы? – Көлүдән кинәт туктап, үз-үзенә, – «Менә, малай, хәзерге аракы нишләтми?! Ну боздылар, ну боздылар аракыны! Утырган җиремнән төш күреп утырам бит, ә», – дип пышылдады. Җәмиләгә карап: – Бөкерең кая?– дип сорады.
– Дөньялыктагы бөкереме? Сине укытам, кеше итәм дип, тормыш йөген тартканда чыккан бөкерене әйтәсеңме?! Ходай аны миннән алып, хуҗасына тапшырды.
– Кеше бөкересе кешегә ябышмый, сафсата!
«Бу махмырдан күзгә нәрсәләр генә күренми! Моннан бишбылтыр үлгән атаң белән култыклашып йөрсәң дә гаҗәпләнмәссең...»
Шулвакыт атасы Сәмигулланың: «Мин монда, улым Миңлеибраһим!» – дигән сүзләренә:
– Точно! Миндә белогорячка! – дияргә дә өлгермәде, әрвахлар арасыннан, бәрелә-сугыла, шатлыгыннан үз-үзен кая куярга белмәгән бер малай атылып чыгып, аның алдына тезләнде.
– Нихәл?! Мин дә монда, Ибрай...
– Ә син кем? Что за птичка? Мин сине белмим бит?
– Беләсең. Мин бу – Сирай! Синең сабый чак дустың Сираҗетдин! Мишә буенда, таллар арасында уйнап үскән, каз оясы белән балык сөзгән Сирай!
– Нәрсә?! Син!.. Тишек ыштанлы Сирай... Ышанмыйм! Тишек ыштаның кайда, хәерче Сирай?! Бу акбәзне кайдан алып бөркәндең?!
– Оҗмах, оҗмах бирде, дустым Ибрай! – Ул шундый шат. Шатлыгыннан авызын җыеп алалмый. Май кояшыдай балкый. Әйтерсең, аңа мәңгелектә – оҗмахта бер генә нәрсә җитмәгән: ул да булса, сабый чак дусты, ахире Миңлеибраһим. Әйтерсең, ул үзенең җир өстеннән кыска гына гомер сукмагын узганда, бер генә дә сынаулар, авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр кичермәгән. Ун яшеннән әти-әнисеннән ятим калып, өй рәте буенча көтү көтеп, абзарларда, кеше мунчаларында йоклап йөрмәгән. Ундүрт яше тулар-тулмас якты дөньядан китеп бармаган...
Ибраһим, муен тамырын кашып, мәкерле елмайды.
– Оҗмах, дисең инде? Әйттең әле син. Сиңа тагы, оҗмах?! Күкәй карагы Сирай! Каракка да оҗмах тәтегәч, Хәмдүнә әбинең кетәклегеннән соңгы мая йомыркасына кадәр чәлдергән бәндә дә оҗмахка эләккәч, монда килүнең нинди кызыгы бар?! Сирай икәнсең, Сирай бул, чёрт с тобой. Төшемә кергәнсең икән, файдаң тисен, чемет әле мине, Сирай? Уянасым килә.
Сирай, читенсенеп, берни дә аңламагандай читкә китте. Аптыраган хәлдә сабый чак дустына карап:
– Ничек? Әллә шаярасың инде. Чеметсәм дә, сизмәссең. Монда авыртуны сизмиләр, – диде.
– Ә син чеметеп кара!
– Яхшы! Мә, алайса. – Сирай, йөгереп килеп, Ибрайны чеметеп алды.
Ибраһим, авыртуга чыдый алмый, акырып җибәрде. Бу акыруны, бу аяныч тавышны ишетеп, бар әрвахлар дә читкә тайпылды. Алар өчен бу көтелмәгән сәер хәл иде.
– Нишлисең син, җен әвәләгән нәрсә! Син бит чеметмисең, тиремне туныйсың. Сабый чак дустың, сабый чак дустың... Син Сирай түгел, син –җен! Син – палач! Шулай чеметәләрмени? Сирай ул юмарт иде. Сирай ул, ач булса да, соңгы сынык икмәген хайваннарга, судагы балыкларга бирә иде... – дип иңрәде Ибраһим.
Сираҗетдин тагы да җанланып китеп:
– Телисеңме, бер нәрсәне исеңә төшерәм? – диде.
– Нәрсәне?
– Икәү генә белә торган җырны җырлыйм.
– Икәү генә белә торган?
– Әйе. Теге чакта, таллыкта син мине тәмәке тартырга өйрәткәндә, икебез чыгарган җырны.
– Ну-ка, ну-ка?..
Сираҗетдин торып басып җыр сузды:
Ак тавыгым бар иде,
Йомыркасы ак иде.
Ибраһим түзмәде, янәшәсенә торып басты да аңа кушылды.
Безнең дә бит туып-үскән,
Туган җирләр бар иде.
Ибраһим каты итеп Сираҗетдинне чеметте. Сираҗетдин бернигә дә исе китмичә, чеметүне, авыртуны сизмичә, җырны дәвам итте. Ибраһим янәдән үзен чеметте.
– Ә минеке авырта, валлаһи, авырта! Ышанасыңмы, Сирай, минем тәнем авырта. Тагын бер тапкыр чемет әле мине, Сирай. Минем тәнем авырта. – Үзе тагын кычкырып җырлап җибәрде.
Безнең дә бит туып-үскән,
Туган җирләр бар иде.
– Әйе, әйе, мин исән! Әйе, әйе, минем әле туган җирем бар. Әле минем тәнем авырта. Мин тормыш сынауларын үтәм генә. – Ибраһим, түзмичә, шатлыгыннан үкереп елап җибәрде.
Мондый галәмәтне күргән әрвахлар аңа шикләнеп карадылар. Алар арасында ул бер сөйкемсез сөяк иде.
– Айсылу, Айсылу, кая олактың син, Айсылу, дим? Айсылу, ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга кирәк! Һичшиксез, миндә белогорячка башланган. Әнә, әнә, янәшәмә, салмак адымнар белән, моннан бишбылтыр үлгән Мәрфуга килә. Әнә, әнә, ишетәсеңме, ул миңа нәрсә ди? Ышанма, ышанма аның сүзләренә. Ул безнең мәхәббәтебездән көнләшә. «Ибраһим, Ибраһимчик... Монда Айсылу юк. Син хәзер мәңгелектә, – ди. – Синең өчен җир өстендә калган Айсылу да, Гөлсылу да, Нәзирә дә, Сәлимә дә, Галимә дә юк. Синең өчен биредә бары тик мин генә бар», – ди. Поты бер тиен аның! Исән чагында да туйдырганы җитмәгән, хәзер төшкә кереп азаплый, – диде Ибраһим, нишләргә белмичә.
Мәрфуга:
– Алай димә, Ибраһимчик. Бу төш түгел, бу – мәңгелек сөю! Миңа син җитмисең. Синең куеның җитми... Мин – якты дөньяда үз-үземә урын табалмаган, синең куеныңнан җылы алалмый бирегә күчкән бәхетсез бер әрвах. Миңа – синсез, сиңа минсез салкын булыр бу тәмуг утларында. Кил, кил минем яныма, – диде, кулларын сузып.
Ибраһим куркуыннан читкә сикерде: «Нишләгән бу, тәмам шашкан? Элеккегә караганда да дәртлеләнгән. Килгән, диярләр!»
Мәрфуга, колачын җәеп:
– Кил, кил, син минем куен җылысын беләсең, – дип пышылдады.
– Рәхмәт инде, кыстама. Болай да шабыр тирдә.
– Синең урының безнең арада – улыбыз Габдулла белән минем арада.
– Улыбыз, улыбыз... Нинди ул?! Минем синдә улым, балам булмады.
Мәрфуга сабыйга төртеп күрсәтте.
– Алдашма, Ибраһимчик, алдашма! Әнә, әнә ич... Карынымда килеш, синең кушу, минем теләк белән дөньялыкны күрми мәңгелеккә кайткан, без озаткан сабыебыз, Габдуллабыз. Андыйларга Ходай үзе Габдулла дип исем куша. Әнә, әнә ул безнең ялгышыбыз да, язмышыбыз да – Габдулла.
– Габдулла, Габдулла... Уятыгыз мине! Минем уянасым килә! – дип кычкырса да, үз-үзенә: «Сабыр, сабыр, сабыр, Ибраһим. Синдә белогорячка. Сине җеннәр котырта. Тәрәзәдән, тәрәзәдән сак бул, Миңлеибраһим. Белогорячка тәрәзәдән сикертә, диләр. Кулыңа пычак ала күрмә, Миңлеибраһим. Юри котырталар, җеннәр котырта. Мәрфуга, Гөлсылу, Нәзирә, Галимә кыяфәтенә кереп, җеннәр котырта. Җеннәргә кадыйм дип, хатыныңа, балаларыңа кадый күрмә. Нык бул. Үзеңне-үзең кулга ал, Миңлеибраһим», – дип пышылдады. Тик шундук, кинәт тиле кеше кебек шаркылдап көлеп: «Ә мин сездән курыкмыйм! Ә мин кулыма пычак алмыйм!» – дип үкерде.
Мәрфуга аны:
– Син авыру түгел, әрвахлар авыру булмый. Синең авыруларың, үткән юлың җир өстендә калды, – дип бүлдерде.
Ибраһим, ачуына чыдый алмый, Мәрфуганы каты итеп бар көченә чеметте дә:
– Авыртмыймы – авыртмый. Чөнки син – җен! Шуңа күрә авыртуны сизмисең, – диде. Үзен чеметте: – Ә минем авырта. Димәк, мин – кеше! Тере кеше!
Шулчак өченче бер кеше аның каршысына килеп:
– Син, Миңлеибраһим әрвахетдин әти, үз юлың белән, ә без үз юлыбыз белән барабыз. Синең юлың тәмуг, ә безнең юл – оҗмах. Дөньялыкта, җир өстендә бик күп сынауларны үтә алмый гөнаһ кылдың. Сине бик күп газаплар көтә. Шуңа, синең тәнең авыртуны сизә, – диде.
Сабый да, алгарак чыгып:
– Син – гөнаһлы әти, – дип өстәде.
Ибраһимның атасы Сәмигулла абзый, башын түбән игән килеш, кайгылы хәлдә аның янәшәсенә килде.
– Әй улым, улым! Озакламый Мөнкир белән Нөнкир килер. Ай, сорау алырлар... Ай, алырлар... Шулай бит, энем, – дип, янәшәсендә басып торган Гыйләҗигә ым какты.
– Тизрәк муеныңдагы элмәгеңне салып ташла. Менә мин дә элмәккә менгән өчен гүр газапларында янам, – дип ашыктырды Гыйләҗи.
– Син мине үзең белән чагыштырма! Мин син түгел. Мин синең кебек колхоз амбарына ут төртмәдем. Мин синең кебек мәчет манарасы кисмәдем. Мин үзем, үз авылымда мәчет манарасы күтәрдем. Китегез, кит, күземә күренмәгез! Мин тереләм, мин бу газаплардан барыбер арынам! – дип каршы төште аларга Ибраһим, карлыкканрак тавыш белән.
Шунда Җәмилә:
– Соң инде, – диде.
– Соң инде?.. Нәрсә, минем җир өстендә эшләгән бер генә эшем дә саваплы булмаганмени?! Нәрсә, миңа төшемдә генә булса да оҗмах күрергә Ходай насыйп итмәгәнмени?! – дип кычкырды. Хур кызларының көлешкәннәренә колак салып: – Менә сез!.. Сез, чибәркәйләр, керегез минем төшләремә, – дип, сикереп торды да, хур кызларын кочарга дип, алар артыннан йөгерергә тотынды.
Ә тегеләр шундый җитезләр, шырык-шырык көләләр дә күбәләкләр кебек гөлгә куналар, тагын, очып, Ибраһимның җилкәсенә, башына куналар, янәдән үз кыяфәтләренә – кеше зурлыгына әвереләләр.
Ул алдына төшеп кунган хур кызының үз рәвешенә әверелгәнен генә көтеп алды да аңа үрелде, әмма куллары катып калды.
– Коткарыгыз, коткарыгыз, кулларым күтәрелми! – дип акырып җибәрде Ибраһим. Бер мәлгә ул үрмәкүч пәрәвәзенә эләккән чебен хәлендә иде.
Кулы үз хәленә кайткач, кылган килешмәгән гамәленә үкенә белми торган Ибраһим икенче хур кызына сүз катты. Әмма аңа үрелергә курка иде ул. Җир өстендә үзенә корал итеп алган бөтен хәйләләрен туплап, үзенекен эшләргә тырышса да, куркаклык адәм баласыннан – Ибраһимнан өстенрәк иде.
– Нәрсә карап каттың? Кер, кер минем куеныма! Минем куен – серле урман. Җиләкле аланнары да, чәчәкле болыннары да бар, – дип теленә салынды ул, хур кызына күзләрен майландырып карап.
Өченче хур кызына:
– Син дә кер! Нәрсә, керсәм – чыгалмам, дисеңме?! – дип шәпләнеп, күкрәгеннән кәфенен ачты. Тырпайган күкрәк йоннарын бармаклары белән тарады. – Нәрсә, мондагы шүрәлеләр кытыклап үтерер, дисеңме?
Читтәрәк җирдән ялгышып вакытыннан алдарак Мәңгелеккә адашып килеп эләккән адәм баласы Ибраһимның моңарчы Мәңгелектә күрелмәгән ямьсез, килешсез гамәлләрен күзәткән дүртенче хур кызына карап:
– Син дә читтә калма. Чибәркәйләр өчен минем куеным иркен. Сездәй чибәркәйләр бу куенда бик күп эределәр. Әгәр куен җылым җитмәсә, байлыгым җылытыр. Мин бай! Элек бөтен район, район авылларының байлыгы меңләгән кешенеке булса, ул бүген бары тик минеке генә. Барысын да сатып алам! Оҗмахны да, кирәк икән, тәмугын да... – дип остарды. Шундук әрвахларга борылып: – Уятыгыз, уятыгыз гына мине... Минем уянасым, кеше буласым килә! – дип иңрәде.
Әрвахлар барысы бертавыштан:
– Соң, соң инде, – дип шаулаштылар.
Ибраһимның аяклары хәлсезләнде. Ул, чайкала-чайкала, кыяның кечкенә генә бер түмәренә утырды, башын тезләренә куйды. Әрвахлар томанга бер-бер артлы кереп югалалар, әйтерсең, күз алдында эриләр иде.
Кыяның иң биек өлешендә пәйда булган Мөнкир сүзен болай дип башлады:
– Гыйззәтулла углы Сәмигулла...
Кыяның икенче иң биек ноктасында басып торган Мөнкир, кулындагы сургучлы боерыкны сүтә-сүтә, сүзгә кушылды:
– Сираҗетдин кызы Гөлсемнең уртак никахы аша... Җир йөзенә сынау шарты белән 59 елга, унике көнгә, унбиш сәгатькә, унөч минутка җибәрелгән...
Икесе бергә озын итеп, бар бакыйлыкка ишетелерлек итеп:
– Сәмигулла углы Миңлеибраһим... – дип яңгыраттылар.
Нөнкир:
– Мәңгелек йортына, Ходай хозурына кайтканыңа инандыңмы инде?!
Ибраһим тетрәнеп китте, башын күтәрде, йөзеннән нур качты, күзләре төссезләнде. Җир өстендәге кебек калын көчле тавышы белән тирә-юньне куркытмакчы булды.
– Сез кемнәр?!
Әмма тавышы элеккечә чыкмады. «Икеле» алган өченче сыйныф баласы хәлендә иде ул. Җир өстендә үзе хакимлек иткән җирдә, районда үзенең кул астында эшләгән, хезмәт иткән кешеләрне кимсетеп әйтә торган, телендә киң кулланышта булган «Что за арлы?!» җөмләсе бу очракта үзенә әйләнеп кайтканын Ибраһим сизде.
– Барыгыз, бар, юлыгызда булыгыз! Кеше куркытып, кызлар өркетеп йөрмәгез! Юньле-рәтле төш кенә күрә башлагач, козгын кебек кыя башына менеп, кызлар өркетү егетлек түгел, – дип шәпләнә башлады ул, кулларын болгаштырып.
Нөнкир тагын телгә килде:
– Сәмигулла углы Миңлеибраһим... Син мәңгелек йортыңа кайтуыңа инандыңмы?!
– Юк! Сез бигрәк кызык. Алдан чакыру юк. Барасыңмы, юкмы, дип сорау юк. Әштер-өштер иске ботинка кидерәләр дә, шәрә арт санга галстук тактырып, йокыдан да уятмыйча алалар да китәләр. Җирдән, адәм рәтле оркестр уйнатып, халык җылатып, машиналар туктатып, озату юк. Без җирдә ни өчен яшибез?! Үз гомеребездә бер генә тапкыр булса да, үлгәч макталыр өчен! Юньле-рәтле каршы алу юк, банкет юк, банкеттан соң кызлар юк та юк– что за бардак?! Нинди җир, нинди оешма бу?! Нинди оешмаганлык?!
Мөнкир, рәхимле елмаеп:
– Сәмигулла углы Миңлеибраһим, җир йөзендә сиңа сәлам биргән, синнән сәлам алган таныш-белешләрең, туган-тумачаларың белән хушлашу тантанасына чакырабыз.
– Рәхмәт инде, ай рәхмәт! Шундый зурладыгыз, сарык кына суймадыгыз! – дип чәпчеде Ибраһим, тыны кысылып.
...Шунда аның колагына матәм маршы тавышы килеп керде. Караса, алдында туган авылының элеккеге парторгы – хәзерге мулласы, мәктәптә Ибраһимнар классына, хәзергечә әйтсәк, сыйныфына өч ел рәттән утырып калганнан күчкән, колакка каты, бераз гына аңгырарак, дин мәсьәләсендә ике аятьтән гайре бернәрсә дә белмәгән Билалетдин һәм районның башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әгъләметдин Әһлетдиновичлар басып тора. Шунда мулла Билалетдин сүз алды:
– Җәмәгать, өстенә туфрак төшерә башласагыз да ярыйдыр.
Ибраһим нишләргә белмичә чәбәләнде, дөньяны ярып кычкырырга тотынды:
– Ташламагыз, авылдашлар, райондашлар, ташламагыз! Зинһар, туганнар, ташламагыз! Минем күмеләсем, җирләнәсем килми! – Ул, күпме генә тартышса да, сүзен сүз итәрлек, тәнен селкетерлек хәлдә түгел. Аның җәсәден каплаган ләхет тактасына, яңгыр яуган тавыш чыгарып, туфрак коела иде.
Билалетдин үзенең эш стихиясенең иң күңелле мизгеленә – йөрәгенә якын җиренә якынлашканны сизеп, дәртле аваз, куаныч вә шатлык белән чираттагы сүзен башлады:
– Җәмәгать, мәрхүмне соңгы юлга озату тантанасын башлыйбызмы?
Ибраһим, кодрәтеннән килсә, ләхет такталарын чәчеп, өстендәге ике метр калынлыгындагы туфракны бәреп чыгып, Билалетдиннең муен тамырына шундый итеп тартыр иде!
– Нәрсә ди?! Тантана, диме?! Вот, карт ишәк! Шушы тинтәккә, үземне күрсәтәм дип, район акчасына мәчет салып бирдем бит!
Халык арасыннан каткан ботинкасының уңын-сулга, сулын уңга шак-шок бәреп, ара-тирә борын астын каткан пальтосының каешланган җиңенә сөртә-сөртә, туңудан дер-дер калтыранган, хәер өчен генә килгән, авылның бердәнбер тулыр-тулмас кешесе – Барый Габбасы:
– Башлыйк, хәсрәт, башлыйк, – диде.
Мулла абзый түзмәде:
– Әй син, Барый малае, сиңа ничә тапкыр әйтергә була?! Мин хәсрәт түгел, мин – хәзрәт!
– Ярый инде, хәзрәт, ярый. Үпкәләмә инде син аңа, үпкәләмә, – диештеләр халык арасыннан. Габбас:
– Мин бит, хәсрәт, «з» авазын әйтә алмыйм, – дип, «з» авазын аерымачык аңлаешлы итеп, муллага җиткерде.
Ибраһимны җирләргә килгән халык рәхәтләнеп туйганчы көлде.
Халык шаулаша башлады. «Хәзрәт, өйләгә кадәр өлгерик!» – диючеләр дә булды. Ибраһимның: «Туктагыз әле, сабыр итик, халык бик аз бит», – дигән фикерен, әйтерсең, халык арасыннан берәү ишетеп алган да, үз сүзе итеп, Ибраһимның уен муллага җиткерә.
Мулла абзый шуны ишеткәндәй:
– Башлыйк, башлыйк, килмәгән халыкны эт өстереп кусаң да килми инде ул, – ди.
– Әллә бераз көтикме? Малайлары кайтмасмы? – диючеләр дә табылды.
Арадан берәү:
– Юк, кайтмыйлар. Байлык өчен канга батып сугышып яталар. Байлык бүләләр, – дип кысылды.
Ибраһимның үлгән тәненнән тир бәреп чыкты.
«Вот, сволочьлар! Аталарына башы кәкрәйгән иске ботинка кидереп озаттылар да, хәзер мал бүлешәләр, диме?!»
Мулла Билалетдин чапанын рәтләп:
– Ярый, җәмәгать, бик ашыгам, вакытым юк. Кичә көтүдә кәҗә тәкәмнең ят җирен сыер сөзгән, чебен җыела. Алла сакласын, шуны кайтып бәйлисем бар, – дип каударланды.
Әгъләметдин Әһлетдинович сүзгә кушылып:
– Дөрес, хәзрәт, дөрес, вакытны әрәм-шәрәм итеп булмый. Без дә халыктан аерылмыйбыз. Бәрәңге үстерәбез. Үземнең дә бакчамны колорадо корты басты. Кайтып, бәрәңгедән корт җыясым бар. Аллага тапшырыйк, хәзрәт, – дип раслады.
Арадан берәү:
– Ашыкмыйк әле. Әнә түбән очтан өч кеше чыкты, монда килмиләр микән? – дип сорады.
– Юк, юк, монда килмиләр. Юньле-рәтле кешене җирләргә дә хәзер кеше табып булмый. Ходайга тапшырам, – диде хәзрәт.
«Яхшылыкны оныткан, иблис. Районда мунча директоры булып эшләгәндә кылган яхшылыкларымны оныткан. Култык астына тас кыстыртып, миче сүтелгән мунчага кертеп, район тарихында калдырганымны оныткан. Шул пичсез мунча аркасында нинди популярлык казанды!»
– Җәмәгать, безнең арабыздан мәңгелеккә киткән Сәмигулла улы Миңлеибраһим әйбәт кеше идеме?
Сафланып баскан ирләр бертавыштан:
– Әйбәт кеше иде, әйбәт кеше иде, – дип кабатладылар.
Ибраһимга бу җөмлә хуш килде, ул урынына җайлап ятты:
– Әй сез, аты коргыры, кемнәр әле?.. Нөнкир белән Мөнкир, протоколыгызга язып куегыз, әнә, әйбәт кеше иде, диләр.
– Җәмәгать, үзегез күрәсез, беребез дә бу якты дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Кайчан да булса, барыбыз да анда барасы. Гаделлек, дөреслек – ул йортта – Адәм балаларының мәңгелек йортында.
«Гаделлек, дөреслек... Миннән өч яшькә картрак син, ә бер дә монда килергә ашыкканың күренми. Мине, Ибраһимны, кычкыртып, тереләй, 59 яшемдә таптый-таптый күмәсең».
– Менә Сәмигулла абзыйның улы Миңлеибраһимны да җир куенына салдык. Мин инде, сезнең кадерле вакытыгызны алып, Коръән-ясинны кабер өстендә укып тормам, дөресен генә әйткәндә, мәетне күтәреп алып чыгарга кеше булмау сәбәпле, мәет күтәргәндә, тәһарәтем бозылды. Кайтып, тәһарәтемне яңарткач укырмын. Арагызда мәрхүмгә карата әйтәсе сүзләрегез юктыр, дип беләм.
– Әйтми калсак, дөрес булмас, хәзрәт. Халык дөрес аңламас, – дип, Әгъләметдин Әһлетдинович мулланың колагына пышылдады.
– Сүз районыбызның башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әгъләметдин Әһлетдиновичка бирелә.
«Сөйкемсез сөягегез булдым инде. Сволочь глава, үзе килмәгән, мин синең крышаң дип, күпме акчамны сауды».
Әгъләметдин Әһлетдинович куен кесәсеннән бөгәрләнеп, тузып беткән, исемнәрен генә алыштырып, һәр мәетне озатканда укый торган шпаргалка кәгазен чыгарып, күзлеген батырып киеп укый башлады:
– Хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле районыбыз халкы! Арабыздан кичә генә җир җимертеп йөргән, әле 59 яше дә тулмаган, эшкуар иптәшебез, Сәмигулла улы... – кинәт тукталып, пышылдап кына, янәшәсендә басып торган бер карттан: – Исеме ничек иде әле? – дип сорады.
Теге карт әллә колакка каты булып чыкты, әллә түрәне мыскыл итәсе килдеме:
– Нәстә дисең? – дип җаваплады.
– Исеме ничек, дим.
– Минемме?
– Юк, мәетнең?
– Миңлеибраһим улы Сәмигулла!
Урынбасар ялкынланып нотыгын дәвам итте:
– Миңлеибраһим улы Сәмигулла иптәшебезне...
Арадан берәү пышылдады:
– Ибраһим...
Әгъләметдин Әһлетдинович сагаеп калды:
– Ничек, Ибраһим... Ә Сәмигулла?
Мулла тиз генә төзәтергә ашыкты:
– Миңлеибраһим вафат. Миңле Ибраһим!
Әгъләметдин Әһлетдинович:
– ...Миңлеибраһим китеп барды. Безне, бөтен район халкын, тирә-юньне ятим итте... – дип, берни булмагандай нотыгын сөйләп китте.
Ибраһимның күзенә яшь тыгылды, бугазына төер утырды. Өзек-өзек аваз чыгарды:
«Шаулашмагыз әле, пожалуйста. Авыл клубына, колхозның отчёт-сайлау җыелышына килгәннәрмени? Мөнкир белән Нөнкир, сез тыңлыйсызмы? Бөтен район халкын, тирә-юньне ятим калдырып китеп барды, ди хуҗа. Протоколыгызга язып куегыз!»
– Аның җир өстендә эшләгән эшләре, кылган гамәлләре халкыбыз күңеленнән беркайчан да чыкмас, онытылмас.
«Беркайчан да чыкмас, онытылмас, дип язып куегыз!»
– Ибраһим улы Сәмигулла... Әй, то есть, Сәмигулла улы Ибраһим, партиябез кушуы буенча нинди генә җаваплы эшкә алынса да...
Арадан берәү пышылдап:
– Әгъләметдин иптәш, партия моннан утыз биш ел элек бетте бит инде! – диде.
– Бетсә соң, – дип телләште урынбасар. – Ике көн саен үлеп торган һәр кешегә яңа нотык язып булмый инде. Кулга кайсы эләкте, шуны алып килдем. Тәртәсенә керсә, ярамаган! Алла боерса, сине җирләгәндә яңасын язарбыз. Министр күммибез ләбаса. Мәрхүмнең исемен дөрес әйткәнмендер бит.
– Дөрес, дөрес, Сәмигулла улы Ибраһим.
Билалетдин җитди кыяфәт алып, үзен бик укымышлы итеп күрсәтергә теләп, гәүдәсен турайтып, башын югары тотып, бик белдекле булып:
– Җәмәгать, грамотный булыгыз. Аның минем кебек мулла кушкан исеме бар. Миңлеибраһим... Миңле Ибраһим ул! – дип өстәп куйды.
Әгъләметдин Әһлетдинович сүзен дәвам итте:
– Исемен дөрес әйткәч, булган инде. Тавыш, иптәшләр, тавыш! Ибраһим улы Миңлесәлимгали...
Билалетдин чыгырыннан чыга язып:
– Сә-ми-гул-ла улы Миңле Ибраһим, Миңлеибраһим! – дип пышылдады.
Әгъләметдин үзенең районда тоткан урынын һич кенә дә оныта торганнардан түгел иде. Үз исемен оныткан чаклары булгалады аның, әмма районда үзе тоткан урынны...
– Син нәрсә, йомырка өстендә утырган каз кебек ысылдыйсың?! Минем кемлегемне оныттыңмы әллә?! Син кем дә, мин кем! Мин – район
вәкиле. Әйтсәң, кычкырып әйт. Өч карт биредә басып тора, аның да икесе юньле-рәтле ишетми, саңгырау! Аннары, минем өч тапкыр инсульт алганны да онытып бетермә. Хәлемне үзем генә беләм.
Чыннан да Әгъләметдин хәтер ягыннан мактана алмый иде. Кеше исемнәрен истә тоту түгел, ул үзенең исемен дә еш кына оныта. Өенә кайтырга чыккач, байтак кына урамнарга кергәләп чыккалый, юлда очраткан таныш-белешләренең «нишләп йөрисең?» дигән соравына, өйгә кайталмый азапланам, дими, киресенчә, урамнар төзеклеген, чисталыгын тикшерәм, дип җавап кайтара.
Юкка гына кызып киткәнгә, ул озак кына нәрсә турында сөйләгәнен онытып, акыллы кыяфәт ясап, ботинкасы башына карап торганнан соң, күзе Билалетдиннең башындагы чалмасына төште, кабер янында басып торганын онытып, Билалетдиннән:
– Сүз нәрсә турында бара иде әле? – дип сорап куйды.
Мулла кулындагы таягы белән кабергә төртте.
– Ә, әйе. Мәрхүм нинди генә җаваплы эшкә алынса да, үз эшен намус белән башкарып чыкты...
Ибраһим, бу сүзләрне тыңлаганда, елый-елый шешенеп беткән иде инде.
«Ишетәсезме, намус белән, диме? Протоколыгызга язып куегыз! Менә ул районны кем җитәкләргә тиеш! Намус белән, ди бит. Намус белән! Дәвам ит, Әгъләметдин иптәш, дәвам ит».
– Ул, шәһәрдә культура-агарту институтын тәмамлап кайту белән, мунча директоры вазыйфасын үз өстенә алды. Алынып кына калмады, ел ярым дигәндә, барлык район халкын чистартып, агартып, алюмин тасларны цветметаллга җибәреп, мунчаны япты.
«Ялгышты. Монысын язмагыз! Арттыра. Минем хезмәтем андый тирәнгә кергәне булмады».
– Мунча урынына гөлбакча ясап, үзенең пивной барын ачып җибәрде. Бүгенгесе көндә районыбыз яшьләре, чит ил музыкасы тыңлап, анда культуралы ял итәләр. Бу аның районыбыз тарихында беренчеләрдән булып демократик юлдагы тәүге адымы иде. Аның бу хезмәтен район администрациясендә дә олы бәяләделәр. Әледән-әле шунда барып, аның эшеннән ләззәт алып кайтучы җитәкчеләребез районыбызда җитәрлек. Яшьләребез белән беррәттән, картлар тормышында да, социаль-көнкүреш мәсьәләләрендә дә үзенең көчен кызганмады. Районыбыз мәдәният йортында директор вазыйфасына алынгач, ул культура йортын тиз арада мәчеткә әйләндерде һәм аңа районыбызның иң мөхтәрәм, хөрмәтле кешесе – районыбыз башлыгы Сираҗетдин Галәветдинович исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Сираҗетдин мәчете дигән исем кушты.
«Кирәк бит, ә? Чыннан да бик күп эшләр эшләгәнмен икән. Бу хакта үземнең дә уйлаганым юк иде әле. Үлмәсәм, кем санар иде бу эшләремне?! Әй сез, язып куегыз! Өтерен дә төшермичә, мәчет ачкан, диеп язып куегыз. Рәхмәт сиңа, Әгъләметдин Әһлетдинович, рәхмәт!»
– Сәмигулла улы Ибраһимның районыбыз өчен эшләгән эшләрен санап китсәң, ярты көн кирәк булыр иде. Иптәшләр! Вакытыгызның тар булуын истә тотып, мин аның иң соңгы эшен әйтми кала алмыйм. Ул үзе туган нигездән ерак түгел, инеш буенда, чишмә буенда район халкына, килгән кунаклар өчен ял йорты ачты. Элек тимер кружка да тормаган чишмә буен чистартып, аны бикләп, районыбыз чишмәсенең данын бөтен тирә-якка, күрше һәм үзебезнең республикабызга, илебезнең төрле почмакларына яңгыратты. Нинди генә шәһәргә барып, нинди генә кибеткә керсәң дә, районыбыз суы, 28 сумлык мөһер тагып, кибет киштәләрендә горур басып тора. Шул чишмәбез суын сатып алып эчкәннән соң, күзгә яшь килә, туган районыбызга, туган авылыбызга карата горурлык хисләре арта. Ирексездән күз алдына районыбызның булдыклы, демократик егете Ибраһим килеп баса. Тыныч йокла, хөрмәтлебез, Сәмигулла улы Миңлеибраһим туганыбыз. Авыр туфрагың җиңел булсын. Без ышанабыз, синең урының һичшиксез оҗмахның түрендә булыр.
Ибраһим исән чагында Әгъләметдингә эшләгән этлекләрен, аның өстеннән язган шикаятьләрен исенә төшереп, еламсырап: «Җитте, җитте, Әгъләметдин Әһлетдинович, җылатып үтерәсең. Болай икәнеңне белгән булсам, беркайчан да синең өстән шикаять язмаган булыр идем. Нишлисең?! Тормыш – көрәш! Адәм баласының җир өстендәге лозунгы шул! Минем хакта башкачарак, әлбәттә, “кеше китә, җыры кала!” – диләр. – Хушыгыз, авылдашлар, райондашлар, туган-тумачалар...»
Акырып-кычкырып еламакчы иде дә, өстәгеләр, кабер янәшәсендәгеләр ишетерләр, ишетерләр дә аның елаганына куанып: «Ниһаять, җир өстендә әллә кем булып, җир җимерергә йөргән Миңлеибраһим Сәмигулловичның да үкенгәнен, елаганын ишеттек!» – диярләр иде бугай, дип, үз-үзен кулга алды. Җирләргә килгән өч-дүрт картның уенда нәрсә?! Этем белсен...
Ул күзләрен ачарга курыкса да, һаман да җирдән аерылырга теләми иде. Кулларын күтәреп, як-ягын капшап карады. Уңда-сулда туфрак, өстә – такта. «Бетте! Барысы да бетте! Өстә ләхет такталары!»
Бар көчен туплап, күзләрен ачты, караса, үзеннән ерак түгел генә ун-унбиш метр ераклыкта берничә хур кызы арфада моңлы, күңелгә рәхәтлек бирә торган көй сузалар. Калганнары Ибраһимны әйләндереп алганнар да салмак кына, әдәп белән бииләр. Ибраһимның тәне буйлап таракан йөгереп узгандай булды, каз тәне чыкты. Башыннан әллә нинди матур: «Эләктем! Алланың биргәненә шөкер, оҗмахның нәкъ үзәгенә эләктем! – дигән уйлар йөгереп узды. Хур кызларына күз ташлап: Болар Айсылу да, Гөлсылу да, Нәзирә, Сәлимә, Мәрфуга да түгелләр. Болар – сортовойлар! Билләре генә ни тора! Умарта кортларымени! Наверно, миңа боларны сайларга җибәргәннәрдер. Кайсысы миңа булыр икән? Әллә барысы да миңа микән?» – дигән хыял белән озак кына карап ятты. Әмма ул аларның да кимчелекләрен табарга өлгерде. Нишлисең, адәм баласында нәфес зур. Әле генә җиһаннан бакыйлыкка беренче адымын атлаган адәм баласыннан нәрсә көтәсең?!
Ул хур кызларының күкрәкләрен Мәрфуга күкрәге белән чагыштырды. Үзе дә сизмәстән, авыз кырые белән генә елмаеп: «Мәрфуга күкрәге – боларныкы янында Һималай тавы...» – дип сөйләнде. Аны иң гаҗәпләндергәне – хур кызларының кендексез булулары иде... Әле генә куллары белән ләхет такталарын капшап яткан Ибраһим үзе дә сизмәстән сикереп торды. Куллары белән ботинка табанына, тезләренә сугып алды да, «цыганочка» позасына басты. Аның хыялы хур кызларын капшап карау иде. «Аһ, мать якасын!» Цыганочкага биеп китте. Кулларын җәйгән булып, кызларның арт санына үрелде. Ул үрелгән кыз, шырык-шырык көлеп, түгәрәктән чыгып качты. «Монысы түгел икән. Ялгыштым», – дип, икенче кызга үрелде, анысы да түгәрәктән чыгып шылды.
Ибраһим, кәефен төшермәс, үз-
үзен юатыр өчен, хур кызлары бер-берсеннән берни белән дә аерылмасалар да: «Монысы да булмады. Зыян
юк, монысы миңа картрак!» – дип мыгырданды.
Шул рәвешле, хур кызлары берәм-берәм түгәрәктән качып беттеләр. Араларыннан берсе генә басып калды.
– Менә син нинди икән. Димәк, син минеке?! Кил, кил минем яныма! – дип, колачын җәеп, хур кызына таба атлады.
Шулчак хур кызы телгә килеп, бармагын ирененә китереп:
– Чү, бу нишләвең?! – диде.
Ибраһим аңа якынаерга теләсә дә, кинәт аяклары катып калды.
– Гашыйк булдым...
– Миңамы?
– Әйе, сиңа!
– Миңа – әбиеңәме?!
Ибраһим, аптырап, өзек-өзек тавыш белән:
– Әби? – дип пышылдады.
– Әйе. Анаңның анасының анасының атасының анасынамы?! Миңлебибикәримә әбиеңәме?!
Шырык-шырык көлеп, кыз Ибраһимның култык астыннан чыгып качты.
Ибраһим аны тотып калмакчы булды. Әмма «әби» күбәләк кебек очып юкка чыкты. Ибраһим нәрсә эшләргә дә белмичә, аптырап, гаҗәпләнеп:
– Нәстә ди?.. Биби... биби... әбиең, диме? – дип сөйләнеп калды.
...Йөрәккә якын көйне кинәт чыккан салкын җил куып таратты. Ибраһимның күңеленә шомлы бию көе килеп керде. Караса, аның каршына, шашып-шашып, изүләрен ачып, күкрәкләрен дер селкетеп бии-бии Мәрфуга, аның артыннан кыямәт көнен көтеп яткан әрвахлар килә!
– Китегез, кит, бәдбәхетләр, тәмуг кисәүләре! Дөньялыкта да туйган сездән. Мәрфуга, ей богу, Мәрфуга, Марфа! Дөньялыкта да гарык синнән! – дип, кулларын болгап, арты белән борылып басты ул.
Мәрфуга Ибраһимның каршына ук килеп, шаша-шаша биеп:
– Нигә алай дисең, Ибраһимчик?! Күңелем сиңа тартылмаса да, күрмисеңмени, күкрәкләрем сиңа тартыла, – дип шаркылдады.
Ибраһим, өстенә килгәннәрнең кыяфәтләреннән куркыпмы, әллә Мәрфуганың килеш-кыяфәтеннән, чамадан тыш зур күкрәкләренең аралашып, бер-берсен уздырып сикерүеннән, менә-менә хәзер өзелеп төшәләр дә җирдә чәлпәрәмә киләләр болар, бу тәмуг кошлары, дигән уйдан куркыпмы, янәшәсендәге ике-өч метр биеклектәге кыяга сикереп менгәнен сизми дә калды. Кыяга сикергәндә, авызыннан чыккан: «Күкрәкләрең, артсаннарың – бөтен запчастьларың белән кадалып кит! Яныма гына килә күрмә!» – дигән сүзләрне әллә ул әйтте, әллә уйлады гына. Аны иң гаҗәпләндергәне үзе иде: ничек әле ул тиз арада ике-өч метр биеклектәге кыя башына менеп кунаклый алды соң?! Аның урыны әлегә шушылар арасындамы?!
– Уйларың хак, синең урының минем янда, – дип, Мәрфуга, аны үчекләгәндәй, сөзәк кыя битеннән бии-бии аңа таба менеп барган җиреннән кинәт туктап, колачын җәеп, ямьсез итеп үкереп елап: – Кил, кил, Ибраһимчик, кил яныма! Кил, кил, бер генә тапкыр үзеңне пәп итим?! – дип өзгәләнде.
Чигенер урыны булмаганга аптырап, Ибраһим:
– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, кыямәт! Пожар! Янам! Коткарыгыз! Көчлиләр! – дип, теленә ни килсә, шуны кычкыра башлады.
Кинәт күк күкрәгән, яшен яшьнәгән тавышка, күчәреннән ычкынып, Җир шары асты-өскә килгәндәй булды. Бераздан сихри көй агылып, кыя башлары алсуланып, аннары яктырып китте. Кыяның иң өске як өлешендә Нөнкир белән Мөнкир пәйда булды. Алар, сихри нурга күмелеп, горур кыяфәттә Ибраһимга карап торалар. Алар алдында кулларын сузып тезләнгән хәлдә, Ибраһим:
– Алыгыз, алыгыз ул Мәрфуганы минем яннан! Юкса, бәреп үтерәм! – дип ялынды.
Нөнкир белән Мөнкир янәшәсеннән ике тутый кош очып узды. Кошлардан ике каурый каләм төшеп, фәрештәләрнең кулларына очып кундылар. Нөнкир каләмен Ибраһимның йөрәк канына манды.
– Ай! Нишләвең бу? Авырта ич!
– Каләмемне синең каның белән сугарам һәм узганыңны – җирдә кылган гамәлләреңне – йөрәк каның белән язып, «Үзенә» тапшырам.
– Җир йөзенә Ибраһим аты белән йөргән Сәмигулла улы Миңлеибраһим...
Мөнкир дә Нөнкир эшләгәннәрне эшләп, һәр соравы саен Ибраһимның йөрәк канына каләмен манчып:
– Син хәзер Ходай хозурында җавап тотасың! – диде.
Нөнкир:
– Дөньялыктан үткән, узган вакытларыңда...
Мөнкир:
– Авыр сынау вакытларында... Җир йөзенә сиңа ярдәм кулы сузган...
Нөнкир:
– Ялгыш юлга җибәрмәгән...
Мөнкир:
– Хәзер мәңгелек йортларына – Ходай хозурына кайткан туган-тумачаларың белән очрашырга телисеңме?
Ибраһим җитди генә:
– Юк! Кирәкләре сукыр бер тиен! –
дип куйды.
Нөнкир белән Мөнкир икесе бергә каләмнәрен Ибраһим йөрәгенә кадап:
– Хөкем алдыннан соңгы гозерең?! – дип сорадылар.
Ибраһим сорауны да тыңлап бетермичә, ашкынып, алга омтылды. Әмма йөрәк тибеше, дәрте бүтән иде. Йөрәккә манылган каләм үз эшен эшләп, йөрәк көчен алган. Ул, хәлсезләнеп:
– Кызлар! Күп, күп итеп хур кызлары! – дип пышылдады.
Аның авызыннан чыккан «хур кызлары» аның үзен мыскыл иткәндәй яңгырады.
– Мөмкин түгел! – диде аңа фәрештәләр.
Ибраһим озак кына уйланып, хәлсезләнеп торганнан соң:
– Кызганыч... Туган-тумача, дус-иш, дисез инде... Саескан Гыйләҗиеннән өч тәңкә акча аласым калган иде, шуны очратып, җиденче бабасын исенә төшерсәм, ничегрәк булыр икән... – дип торды да, – мин риза! – дип әйткәнен сизми дә калды.
Кыя араларыннан бөркелеп томан күтәрелде, кыя башларына, әйтерсең, болыт эленеп калды. Томан белән бергә сихри көй агылды. Әкрен генә томан таралды. Нөнкир белән Мөнкир юкка чыкты. Ибраһим ялгызы үзәнлектә ике тезен кочаклаган хәлдә ямансу гына утырып калды. Аның яныннан, шаярып, ап-ак киемнән бер үк төсле, өчесе дә бөдрә чәчле, ун, унике, унөч яшьләр тирәсендәге балалар узганын күреп, Ибраһим дәшми калалмады:
– Әй, егетләр, туктагыз әле?!
Алдагы бала иптәшләренә:
– Әнә теге әрвах безгә эндәште бугай... – диде. – Безгә дәштеңме, Әрвахетдин?
Ибраһим җирдәге хозурлыгын исенә төшереп, кырыс кына:
– Нигә өлкән кеше белән исәнләшмисез?! – диде.
Уртадагы бала:
– Исәннәр мәңгелеккә килми! – дип кырт кисте.
– Сәламәтлегемне сорагыз!
Беренче бала шундук:
– Мәңгелектә һәрбарчабыз да сәламәт! – дип җаваплады.
– Килегез әле минем янга!
Малайлар аның янына килделәр. Ибраһим алдагы балага кулын сузды, астыртын елмаеп, дөньялыктагы адәм баласының хәйләкәр тозагын корып:
– Бир бишне?! – диде.
Малай гаҗәпләнде:
– Нәрсә соң ул биш?
Ибраһим, син нинди аңгыра соң, дигән уй белән, гаҗәпләнгәнен йөзенә чыгармаска тырышып, дусларча итеп:
– Биш ул – биш!.. Биш ул – санау берәмлеге... Әллә сез саный да белмисез? – дигән булып елмайды.
– Юк, белмибез! – дип җавап кайтардылар тегеләр.
Ибраһим, бармакларын берәм-берәм бөкләп, саный башлады:
– Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү...
Малайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр.
– Нигә көләсез?..
Икенче бала:
– Кызык ич.
– Нәрсә кызык? – дип сорады Ибраһим, аптырап.
Өченче бала:
– Сан! – диде.
Беренче бала:
– Аның нигә кирәге бар? – дип гаҗәпләнде.
Ибраһим аннан да болайрак гаҗәпләнеп:
– Акча санар өчен!
– Нәрсә соң ул акча? – дип аптырашты малайлар.
– Акча... Акча – акча инде ул... Акча ул – байлык!
Балалар:
– Байлык нәрсә? – дип сорадылар.
Ибраһим күркәдәй кабарынып, ике кулын җилпи-җилпи:
– Энекәшләр! Байлык ул – власть! – дип кычкырды.
Алдагы малай, бернәрсәгә дә исе китмичә:
– Мәңгелектә акча да, власть та юк! – дип әйтеп салды.
Икенче малай:
– Шулай булгач, сан да юк! – дип нәтиҗә ясап куйды.
Өченче малай:
– Сан ул – җирдәге хаким!
Беренче бала:
– Сан ул – куркыныч!
Икенче бала:
– Сан ул – рәхимсез!
Өченче малай:
– Сан ул – җирдәге адәм баласының үз-үзенә каршы уйлап чыгарган куркыныч коралы! – дип, бер-бер артлы тезелеп, чәт-чәт нәтиҗә ясап тордылар.
Ибраһим исе-акылы китеп каршы төште:
– Җирдәгеләр алай уйламый. Менә синең исемең ничек?
– Әрвахетдинчик!
– Ә синең исемең?
Икенче малай да:
– Әрвахетдинчик! – диде.
Ибраһим, аптырап, өченче баладан:
– Ә синеке? – дип сорады.
Ул да:
– Әрвахетдинчик! – дип җаваплады.
– Чик, чик!.. Алай икән, юкәдә икән чикләвек... Ә сез минем исемемне беләсезме?
Малайлар шаркылдап көлештеләр:
– Беләбез!
– Йә, ничек?
– Әрвахетдин!
Ибраһимнең үзенә дә ничектер кызык булгандай, көлеп җибәрде.
– Әрвахетдин... Минем исемем – Ибраһим!
Өченче малай, аның каршысына аякларын бөкләп утырып, җитди генә:
– Дөньялыктагы исемегез Миңлеибраһим, – диде.
– Ә сезнең дөньялыктагы исемегез ничек? – дип, сүз чынлыгы өчен генә сораган булды Ибраһим.
Икенче малай аның янәшәсенә тезләнеп:
– Без өчебез дә Габдулла! – дип ярып салды.
Ибраһим алар янына җайлабрак утырды.
– Әйтегез әле, егетләр, җирдә рәхәтме, әллә мәңгелектәме?
Сабыйлар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар да:
– Белмибез! Без җирдән узмадык! – диделәр.
– Зәңгәр күкне дә күрмәдегезме?
– Юк, күрмәдек.
– Зәңгәр күлдә дә йөзмәдегезме?
– Йөзмәдек.
– Күкрәп икмәк үскән басу-кырларны да күрмәдегезме?
– Юк, күрмәдек.
– Икмәк исен дә иснәмәдегезме?
– Юк, иснәмәдек.
Ибраһим гаҗәпләнеп, аптырап:
– Ни өчен? – дип сорады.
Сабыйлар урыннарыннан кубып:
– Җир йөзеннән синең кебек куркаклар узган өчен! – дип кистерделәр.
– Кем куркак, минме?! – дип, сикереп урыныннан торды Ибраһим.
– Син!!!
Өченче малай, биленә таянып:
– Безгә җан өреп тә, безнең дөньялыкка килүебездән курыккан...
Икенче сабый тагын да дулкынланып:
– Безгә зәңгәр күк...
Беренче бала, моңсуланып:
– Яшел болыннар, икмәк исе аңкып торган киң басулар...
Өченче сабый, еракка-еракка карап:
– Чәчәкле аланнар күрсәтергә курыккан, әти булырга тиешле, әй, гонаһлы куркак бәндә син!
Ибраһим, бу тезеп-тезеп әйтелгән гаепләүне ишетеп, озак кына бер ноктага карап торганнан соң, калтыранган зәгыйфь тавыш белән:
– Рәнҗемәгез миңа, зинһар, рәнҗемәгез!.. Мин генә гаепле түгел, – дип иңрәде.
Беренче сабыйны куенына алып, башыннан сыйпады.
– Менә синең дөньяга килүеңә... – Өченче баланың беләгеннән тотып, үз янына китереп: – Аның әнисе каршы булды, – диде.
Өченче малайга:
– Кил әле яныма... Синең җиргә тууыңа, – икенче сабыйга күрсәтеп: – Менә аның анасы каршы булды, – диде.
Икенче малайга:
– Ә менә синең тууыңа, анаң каршы булды... Дөнья, кешелек – куркыныч. Җир өстендә «минеке генә» дигән төшенчә яши, – дип, акыл сата башлады.
Икенче сабый аны:
– Ә минем бик тә, бик тә туасым килгән иде, яланаяк җирдән атлыйсым килгән иде... – дип бүлдерде.
Беренче малай болай дип өстәде:
– Минем анда сөйгәнем калды, чәчәкле аланнан чәчәк җыеп, тәкыя кидертәсем калды...
Өченче сабый:
– Анда минем туганнарым калды... – дип еламсырады.
Беренче сабый да авызын бөрде:
– Җирдә минем җырланмаган җырым калды...
Кинәт күк күкрәгән, яшен яшьнәгән тавышлар ишетелде. Икенче малай утырган урыныннан сикереп торды:
– Егетләр, әйдәгез, әйдә, әнә күрәсезме, җир өстеннән мәңгелеккә тагын бер әрвах кайтты!
Малайлар дәррәү килеп:
– Урра!.. Кыямәт якынлаша! – дип сикергәләп, кыялар артына кереп югалдылар.
Ибраһим алар киткән якка кулларын сузып:
– Улларым!.. Балакайларым!.. Алыгыз!.. Алыгыз мине дә үзегез белән, алыгыз?! – дип кычкырып калды.
Өметсезлектән, тезләре гәүдәсен тоталмый җиргә тезләнде. Көчле күк күкрәде, яшен яшьнәде. Ибраһим, тезләнгән килеш, кулын күккә күтәрде.
– Кемнәрдер мәңгелеккә күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп килсә, мин пыскып килдем, – дип, куллары белән йөзен каплады. – Мин биредә – килмешәк!
Шулай озак утырды ул. Үз-үзен белә башлаганнан алып, шушы минутка кадәр узганын барлады. Артыннан килеп, Сирай кулларын аның иңсәсенә салмаса, тагын күпме утырыр иде әле.
– Дустым, нишләп утырасың? – дигән соравына, теләр-теләмәс кенә, иренгәндәй башын күтәрә төшеп:
– Сиңа рәнҗеп утырам, Сираҗетдин. Инешкә батканда, мин бит сиңа кулымны суздым. Нигә үз яныңа алмадың, бу кадәр, бәлки, керләнмәгән булыр идем, Сирай, – диде, үпкәләп.
Сираҗетдин аның янәшәсенә килеп утырды. Ул кулын Ибрайның иңсәсенә салды, карашын еракка төбәде.
– Җирдән матур узарсың дип ышандым, Ибрай. Җирдә – син, мәңгелектә – мин оҗмах ясарбыз, дип ышандым мин, Ибраһим, – диде.
– Әгәр кире кайтыр юл булса, җиргә кайтыр идеңме, Сирай?
– Җиргә кайтмыйлар, дустым, мәңгелекккә генә кайталар. Җиргә баралар гына. Ә мин җиргә кайтыр идем, Ибраһим. Йөгереп кайтыр идем. Биш кенә минутка булса да сабый чагыма, инеш буйларына, өянкеләрем янына, яр буенда калган тишек сандалиларым янына кайтыр идем. Таудан «уфалла»сын тартып, бер төркем кәҗәләрен иярткән, минем суга батып үлүем хәсрәтеннән акылдан шашкан газиз әнкәмнең каршына төшеп, арбасын тартышып менәр идем. Җир өстендә калган, иңнәренә кулларымны да салалмаган, алсу иреннәре тәмен дә татымаган сөйгәнемне күреп җырлар идем...
Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса...
Ибраһим тын алырга да кыймыйча, озак кына утырганнан соң, көрсенеп:
– Юләр син, Сирай. Җирдә чибәрләргә хуҗалар күп. Тапкандыр үз тиңен, – диде.
– Адәм баласы җиргә үз тиңе, үз пары белән килә. Очар кошның пар канаты кебек, бер җан, бер тән булып. Җирдәгеләр генә шуны аңламый. Берсен атып – икенчесен яралаганнарын... Бер җан, бер тән булганда гына парлар җир өстеннән матур узалар. Барыйм әле. Бүген мәңгелектә бәйрәм. Тагын бер җан җирдән мәңгелеккә кайткан, диләр.
– Җирдән кеше китү – мәңгелеккә бәйрәммени, Сирай?
– Олуг бәйрәм! Әрвахлар өчен шатлыклы бәйрәм. Тиздән кыямәт туар. Изге җаннар – оҗмахка, гөнаһлылар тәмугка очар. Дөньялыкны күрмәгәннәр сөйгәннәре белән кавышыр.
– Ә мин кем белән кавышырмын соң, Сираҗетдин?!
– Дөньялыкта мәхәббәтләрен саклый алмаганнар тәмугларда елап йөрерләр. Барыйм әле, күрим әле... Матур җанмы, изге җанмы, күрим әле...
Миңлеибраһим, дусты Сираҗетдин киткән якка карап, аның сүзен кабатлап калды:
– Матур җанмы, изге җанмы? ...Кызык. – Шунда артына кача-поса кыя кырыеннан барган Гыйләҗине күреп: – Әй, Гыйләҗи, шыпырт-шыпырт кына миннән кая качасың?! – дип кычкырды.
Гыйләҗи уңга-сулга каранды да, янәсе, тирә-ягында читләр колак салып тормыйлармы, йә булмаса, чит-ятларның тынычлыгын югалтмыйбызмы, дигән рәвеш-кыяфәт ясап, бераз гына чүгә төшеп, пышылдап: «Ну акырасың да инде, Ибраһим! – диде дә, бераз сүзсез торгач, – акырма инде. Пожар чыкмагандыр ләбаса... Ботинкаңны биреп тор әле?» – дип өстәде.
Ибраһим да аның тонына күчеп, үзе дә сизмәстән пышылдап:
– Нигә? – дигәнен сизми дә калды.
– Өйгә кайтып килмәкче идем, – диде Гыйләҗи, менә-менә старт капкасыннан чыгып чабарга торган чабышкы сыман, баскан урынында бии-бии.
– Өйгә?..
– Әйе, өйгә. Безнең районның юлларын үзең беләсең: катканаклы. Синең кебек бәндәләр, асфальт сатып, үзләренә чын Сарайлар салдылар. Безнең баш булмады, аякны булса да сакларга кирәк, ахир, аякны...
– Саташасыңмы әллә, Гыйләҗи? Кайтырсың моннан өйгә, бар. Өстеңә тонналап туфрак өйсеннәр дә, – дип, елар-еламас көлемсерәде.
– Мин елына бер-ике-өч тапкыр кайтып киткәлим. Әле менә синең өчеңне үткәрәләр, шунда кайтып, Коръән укып китәргә чакырдылар.
– Сиңа тагын Коръән уку, аңгыра! Әлифне таяктан аермаган башың белән сөйләшеп торган буласың. Бер класста биш ел утырып калганын оныткан...
– Кешесенә күрә укыйм мин!
– Коръән, дигән була. Тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстә!
Ибраһим, уйга батып озак кына тынып торганнан соң, ачуы басыла төшеп, уфтанып:
– Кайтулар бетте инде ул. Хуш, Аллаһ әкбәр! Якты дөньялар хыялда гына калдылар... Урыс әйтмешли, назад пути нет! Син миңа шуны әйт, кайчан теге өч тәнкәмне кире кайтарасың?! – диде.
– Кайсы?! – дип, чыраен сытып, җирәнгән кыяфәт ясады Гыйләҗи.
– Исән чагыңда, дөньялыкта алган, – дип кабарынды Миңлеибраһим.
– Дөньялыкта алган – дөньялыкта калган, – дип, битен сыпырып куйды Гыйләҗи. – Аллаһ әкбәр! Аннары, мине җирләгәндә, мулла сездән: «Дөньялыкта бурычы калмадымы?» – дип сорагач, син бит беренчеләрдән булып, «юк-юк, калмады!» дип кычкырдың. Мин шул чагында сине, бигрәк юньле бәндә инде, дип уйлаган идем, син, на самом деле, икейөзле икәнсең... Оялмыйча, шул өч тәңкәсен сорый. Судка бирмәгәнемә рәхмәт әйт. Шул өч тәңкәләрегез, биш тәңкәләрегез аркасында бауга мендем дә. Сез акча биреп торып алкаш ясамасагыз, мин дә менә хәзер оҗмах турында уйлап яткан булыр идем, – дип, борын астыннан гына мыгырданып, җөмләсен төгәлләде.
– Менә сиңа мә! Ит яхшылык, көт яманлык! Әйттем исә, кайттым, – дип мыгырданды Ибраһим, аптырап.
– Әйтмә дә, кайтма да. Дөньялыкта кайсыбызның аласы да кайсыбызның бирәсе калмаган!
– Аллага шөкер, бер кешегә дә бирәсем калмады.
Гыйләҗи тәмам чыгырыннан чыгып, авызыннан төкерекләрен чәчә-чәчә Ибраһимның өстенә килеп:
– Нәрсә?! Беләм, синең кебекләрне бик яхшы беләм! Бергә үттек тормыш сукмагын. Сезнең кебекләрнең беркайчан да бирәсе булмый. Аласылары гына була. Ә монда – киресенчә. Шуңа да сездәйләргә авыр биредә! – дип акырды.
Ибраһим утырган урыныннан тезләнеп, Гыйләҗетдингә борылып:
– Нигә? – дип сорады.
Гыйләҗетдин аңа каршы тезләнеп, менә-менә каршы як өстенә ташланырга җыенган әтәч кыяфәтенә кереп:
– Бирүче юк! Алалмыйсыз! Барыбыз да тигез! – дип күкрәк киерде.
– Ашыкма! – диде Ибраһим, ипләп кенә. – Алай димә. Кыямәт көне әле килмәгән. Кемнәрдер, минем кебекләр, оҗмахка, кемнәрдер... Менә синең кебекләр...
– Өметләнмә дә! Ходай синең белән мине биредә тагын очраштырды инде. Җир өстендәгеләр нәрсә диләр әле? «Оясында ни булса, очканында шул булыр!» – диләрме? Менә шул, тегендә нәрсә чәчсәң, монда шуны җыярсың. Без бергә! Телисеңме, җырыңны исеңә төшерәм?
Эч аракы, тарт тәмәке,
Оҗмахларга керерсең!
– Нигә кушылмыйсың, кушыл!
Ибраһим әллә онытылып, әллә үзен исән, җир өстендә итеп тоеп, Гыйләҗига кушылды:
Оҗмахларга керерсең...
Оҗмахларга кералмасаң, –
Ибраһим кинәт җырлавыннан туктап калды да:
– Чеметегез, чеметегез мине! Мин исән! Мин үлмәдем! – дип кычкырып җибәрде.
Гыйләҗи аның кычкырганына әз генә дә игътибар бирмичә, җырлавын дәвам итте:
– Оҗмахларга кералмасаң... – Ибраһимның иңсәсенә кулын салып: – Нигә кушылмыйсың?!
Ибраһим аның кулын алып ташлап, читкә борылды:
– Тфү, паразит!
Гыйләҗи аңа тагы да борыла төшеп:
– ...Кругында йөрерсең! – дип җырлап бетерде.
Кайчандыр адәм баласы булган бу ике әрвах, озак кына тынлыкта бер-берсенә дәшми утырганнан соң, Ибраһим тавыш килгән якка колак салып:
– Нишлиләр анда? – дип сорады.
– Ниндидер җанны кабыгына кертергә зиратка алып баралар.
– Монда да зират бармыни?!
– Булмыйча...
– Берни аңламыйм?
– Аның нәрсәсен аңлыйсың? Кайбер җаннар, адашып, дөньялыктагы сынауларын бетермичә, буталып, мәңгелеккә кайталар.
Ибраһим кинәт тезләнде. Очкынланган күзләре белән, Гыйләҗетдиннең иңсәсенә ябышып:
– Бәлки... Бәлки, мин дә буталып кына кайтканмындыр, ә? Үлгәнемә бер дә ышанасым килми, – дип пышылдады.
– Кем-кем, ә син, Ибраһим Сәмигуллович, бутала торганнардан түгел. Син инде нәкъ үзәгендә! – дип, иңсәсендәге кулларны җайлап кына алып, Миңлеибраһимның тез башына җайлап кына куйды да, дустының кулларын сыйпап: – Син инде нәкъ үзәгендә! – дип, җөмләсен кабатлады.
– Карале, Гыйләҗи, мине дә киредән җирләмәсләр микән? – дип, өметен өзмәде Ибраһим.
– Белмим шул... Сорап кара, җиргә синең кирәгең бар микән соң? Синең... – Гыйләҗетдин җөмләсен, әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмады, янәшәләреннән үтеп барган, семейный трусиктан, култык астына мендәр кыстырган бер әрвахмы, әллә адәми затмы дип, аның артыннан ияргән әрвахларны күреп, Ибраһимга пышылдады: – Тсс! Әнә, берәүне озаталар!
Ә култык астына мендәр кыстырган ярымшәрә зат:
– Ярар, җәмәгать, әйтермен, әйтермен. Дөньялыкта калган туганнарыгызга, түкми-чәчми, барыгызның да сәламнәрегезне җиткерермен, – дип кабатлады.
Шулчак мендәрленең алдына бер сабый йөгереп чыкты. Малай аңардан калмаска тырыша иде. Алга йөгереп чыга да мендәрлегә борыла. Әрвахларга йөзе белән әйләнеп, барыр юлына арты белән басып, артка таба чигенә-чигенә:
– Абзый, абзый, дим! Мөслим абзый, дим! Минем анда сөйгәнем калды. Исеме аның Гөлгенә, тирә-якка бер генә! Әйт шуңарга, тизрәк мәңгелеккә кайтсын. Сине анда Габдуллаң көтә, диген. Парсыз – дөньялыкта сансыз! – дип кычкырды.
– Сәйфетдин абзаң эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Әманәтеңне түкми-чәчми кайтарып тапшырырмын, улым! – диде мендәрле, кызу-кызу барган җиреннән тукталмыйча.
«Сәйфетдин?! Сәйфетдин абзаң, диме?! Сәйфетдин абзаң эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел, диме? Мать якасын! Бу бит – Сәйфи! Сәйфи, Сәйфетдин! Кичә без бит шушы Сәйфи-Сәйфетдин белән бер бардельда салдык».
Ибраһим бар көченә:
– Сәйфи! – дип кычкырмакчы булды. Кычкыралмады, тавышы чыкмады.
– Чемет, чемет әле мине, туганым Сәйфи, Сәйфетдин! Минем дә синең белән җир өстенә барасым килә! – дип кычкырып карады, тавышы чыкмады.
Шулчак Сәйфетдин каршына Сираҗетдин чыкты:
– Мөслим туганым! Минем әнкәй дөньялыкта «уфалла» арбасы тартып арыгандыр. Улың – Сираҗетдинең көтә, диген.
– Әйтермен. Сираҗетдинең көтә, диярмен.
Ибраһим кат-кат кычкырып карады да, тавышы чыкмагач, яныннан, янәшәсеннән узып барган Сәйфетдиннең култык астындагы мендәреннән эләктереп алды:
– Туган, ал мине үзең белән?
Сәйфетдин мендәрен тарткалап:
– Кая? – дип сорады
– Җиргә инде! – Ибраһим, аягындагы түфлиләрен салып, Сәйфетдингә сузып, – ал үзең белән. Менә мин сиңа түфлиләремне бирәм, – дип инәлде.
– Син нәрсә, килешмәгәнне...
– Ал, башы кәкрегә карама, әле алар яңа. Моннан унбиш ел элек кенә кибеттән алдым мин аларны.
– Шулай дисеңме?..
– Шулай димен. Яхшылап ялтыратып җибәрәсең, син әле боларын тагын ун-унбиш ел кияләсең. Миңа әлләни киң урын кирәкми...
– Җиргә кайтасың киләмени?
– Үлеп!
– Взятка бирәсең?!
– Син нәрсә инде, туган...
– Мин – көтүче, аңлыйсыңмы, көтүче, минем взятка алганым юк!
– Син нәрсә инде, мин чын күңелемнән. Нигә, оныттыңмени?! Кичә синең белән бергә егылдык түгелме соң?
– Кайда?
– Бардельдә!
– Нинди бардель?! Мин – көтүче! Аңлыйсыңмы, көтүче! – Сәйфетдин түфлиләрне кулында әйләндергәләп карап: – Чын күңелдән, дисең инде.
– Валлаһи менә!
– Ярар! Яхшы, алайса! – Түфлине киеп: – Үземә теккән кебек. Җидеңне үткәргәндә, киеп барырмын, – дип ыржайды.
Ибраһим һаман да мендәрдән тарткалап:
– Ал, ал мине үзең белән! Мин стенага сыланып кына ятармын. Синең гәүдәңә ялгыш та орынмам! – дип ялынды.
– Кит, бәдбәхет! Оятсыз! – дип, Сәйфетдин мендәрен тартып алды. – Вот оятсыз, нахал! Гәүдәмә орынырга син минем хатыныммы әллә?! Минем гәүдәм янында, стена ягында, хатыным Мәймүнә җиңгәң йоклап калды бит, аңгыра! Минем гәүдәм авылда калды, түшәк өстендә йоклап. Мин бит мәрткә киткәнмен... Җәсәдемне күмгәнче кайтып, әй, сезнеңчә ничек әле, барып җитәргә кирәк. – Шулвакыт ул үз-үзенә, – кирәк бит ә, кирәк бит... – дип сөйләнде. – Илшатларга печән алып кайттык, шуны өйдек. Ну инде икебезгә, кызып китеп, ике шешәне сындырганбыз. Өйгә кайтсам, Мәймүнә җиңгәгез мунча ягып куйган. Мунча кереп чыктык та җиңгәгез белән йомшак ястыкка чумдык. Соң ир белән хатын ястыкка чумгач, үзең беләсең инде... Өстәвенә, ике кешегә бер литр төшергәч тә... Тирләп-пешеп... Мендәремне менә шушылай култык астыма кыстырып, изрәп йоклап киткәнмен. Иртән уянып булмый. Таң атты, уянып булмый! Барысын күреп, белеп ятам, юк, уянып булмый. Мәймүнә җиңгәгезгә терсәк белән төртеп: «Бастырылам бугай, төрт, йә булмаса чемет әле», – димәкче булам. Терсәк тә кузгалмый, авыздан сүз дә чыкмый. Берзаман Мәймүнә җиңгәгез уянып китте дә мине дер селкетә башлады. «Әй син, гомергә булмаганны, нишләп арт саныңа кояш төшкәнче йоклап ятасың? Көтүне куарга онытканбыз бит», – ди. Ә мин уяна алмыйм. Мәймүнә сагаеп калды. «Сәйфетдин үлгән!» – дип, урамга чыгып йөгерде. Биш балам янәшәмдә үкереп җылап утыралар. Үзләрен бик кызганам, уянып булмый. Авыл халкы җыелды. Медсестра кыз килде. Арт саныма бер-бер артлы җиде укол салмасынмы?! Авыртуга чыдап булмый, уянып та булмый. Кешеләр кереп-чыгып йөргәләгәндә, авылның исерек Исрафилы кул сәгатемне салдырып кесәсенә дә тыкты. «Алма!» дип әйтеп булмый, пытамушты уянып булмый. Медсестра кыз: «Үлгән! – ди. – Тизрәк районда ярдырырга да, исләнгәнче күмәргә кирәк», – ди. Ичмасам, «җирләргә» дә дими, «күмәргә» ди!
Ибраһим Сәйфетдиннең җанына, кабыгына керердәй булып, үзе белән дә булган охшаш хәлләрне тоепмы:
– Шуннан, шуннан... Дәвам ит, туган, – дип пышылдады.
– Чукынды! Минәйтәм, тереләй турап күмәләр икән!
Ибраһим үз гәүдәсендә тегелгән җөйләр юк микән дип, курка-курка гына күкрәк, корсак тирәсендәге тегелгән урыннарны эзләде. Бармаклары шома корсак аша узгач, шатлыгыннан:
– Мине ярмаганнар!.. Димәк, мин әле исән! – дип кычкырмакчы булды, тавыш чыкмады. Гәүдә исән, гәүдә сизә, ә нигә тавыш чыкмый соң?!
– Элек болай булганың бар идеме, агай-эне? – дип, Сәйфетдиннән сорады.
– Бар иде. Ну, болай ук түгел иде.
Шулчак әрвахлар арасыннан Мәрфуга чыгып:
– Ул чагында ничек уянган идең? – дип кысылды.
– Ул чагында мин үз-үземне белештермәслек хәлдә исерек идем...
Ибраһим, аякларын бөкләп, җиргә утырды:
– Үз-үзеңне белмәслек хәлдә исерек идең?.. Дәвам ит...
– Дәвам ит тә дәвам ит... Сиңа әйтергә җиңел! Ашыгам бит, туган. Гәүдәмне күмеп куймагайлары дип куркам. Ышан аларга! Хатынга да әллә ни хөрмәт күрсәткән бәндә түгел инде мин. Алла сакласын. Күмеп куймагайлары дип куркам бит, – дип кабатлады Сәйфетдин, тиз генә кузгалып китмәкче булып.
– Борчылма. Ходайдан әмер булмыйча күммиләр, ахир. Аннары, кеше күмү – бик расхутлы ул. Тууга караганда, үлү мәшәкатьлерәк. Тугач, азмы-күпме акча биреп алдыйлар да, аннары картаеп үлгәнче, тиреңне салдырганчы, ишәк урынына җигеп эшләтәләр дә, үлгәч, таптый-таптый күмәләр. Акчаң булса. Акчаң булмаса, сасып, күмелмичә ятуың да бар. Безне – авыл халкын бигрәк кызык иттеләр! Ни пенсиясен рәтле-башлы кешечә итеп бирмиләр, ни эше юк. Хатыныңның кәфенлек алырлык та акчасы юктыр әле. Урам буйлап хәер сорашадыр, – дип остарды Ибраһим, ничек тә Сәйфетдингә иярергә тырышып.
– Каян килсен акча?.. Биш бала белән. Шул минем әнкәйнең пенсия акчасына көн күрәбез инде.
– Шуннан, шуннан... Дәвам ит, туган. Исемең Сәйфетдин бит әле? – дип җайлабрак утырды Ибраһим.
– Шуннан, шул. Өстәл артында утырган җиремнән өстәл астына егылып төшкәнмен дә йокыга киткәнмен. Берзаман төн уртасында тамагым кибеп уянып китсәм, бөтен дөнья караңгы. Йөрәгем җу итеп китте. Курка-курка гына уң кулым белән уң ягымны капшап карыйм, стена! Сул кулым белән өсне капшыйм, стена, такта. Чукынды, минәйтәм! Үлгән дип уйлап, гробка салганнар да күмгәннәр...
Әрвахлар арасыннан Сирай башны чыгарып:
– Ничек гроб, ничек гроб... Син бит мөэмин мөселман! – дип кычкырды.
– Шаярма. Мин – бывший коммунист!
Ибраһим Сираҗетдинга йодрык күрсәтте:
– Бүлдермә әле! Сөйләгез, сөйләгез, иптәш.
– Куркуымнан кычкырып җибәрүем булды, йоклап яткан балалар да, хатын да, көчкә-көчкә таякка таянып йөргән туксан өч яшьлек әни дә таягын ташлап, урамга чыгып чапмасыннармы?! Ә бу юлы – серьёзно. Кычкырып карыйм – тавыш чыкмый.
Ибраһим бар көчен җыйды. Бармакларын йодрыкка алды. Каты итеп йодрыгын кысты да, бар көченә, бар тавышына:
– Коткарыгыз! Коткарыгыз! – дип кычкыра башлады.
Тавышка барлык әрвахлар кайсы кая качып беттеләр. Бераздан, шактый гына тынлыктан соң, Сәйфетдиннең качкан җиреннән башы күренде, ике күзе ялтырады.
– Нишләвең бу?!
Ибраһим урыныннан сикереп торып, биленә кулларын куйды.
– Минем тавышым чыга!
Сәйфетдин Ибраһимның җүләрлегенә аптырап, озак кына башын селкеп торды да:
– Син чамалап! Йөрәкне яра яздың ләбаса. Бөтенләйгә биредә калдырасың бит. Менә шул... Бу юлы район больницасына ярырга алып бармасалар, валлаһи, тереләй күмәләр иде. Ярый әле яручы врач ушлый булды. «Бу үлмәгән. Моның йөрәге тибә. Бу мәрткә генә киткән», – димәсә, тере Сәйфетдин абзагызны, таптый-таптый, авыллары белән күмәләр иде. Вәт медицина! Берсе – үтерә, икенчесе – терелтә! Берсе йөрәкне туктата, икенчесе эшләтә. Сенсация! Әйдәгез, туганнар, тизрәк мине җирләгез! Татарның акылы төштән соң. Җаным кайтканчы, гәүдәмне күмеп куймасыннар тагы. Йөрерсең аннан гәүдәңне эзләп. Моннан соң да Мәймүнә җиңгәгез кадеремне белмәсә, өченче тапкыр чынлап үләм, – диде.
Әрвахлар барысы бергә бертавыштан телгә килделәр:
– Әйдәгез, әйдә, өйлә якынлаша, соңармыйк.
Ибраһим Сәйфетдиннең алдына тезләнде, аягына ябышты:
– Ал мине дә үзең белән! Минем дә җирләнәсем килә!
Гыйләҗи әрвахлар арасыннан чыгып, Миңлеибраһимның җилкәсеннән тотып аякларына бастырмакчы булып, үзалдына сөйләнде:
– Ярап булмый бу адәм баласына. Әле генә, мине җирләмәгез, дип ялвара иде. – Сәйфетдин һәм аның артыннан әрвахлар, тәкбир әйтә-әйтә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән кыя артына кереп югалдылар.
Миңлеибраһимның колагына янәшәсендәге кыя башыннан таныш тавыш ишетелде:
– Улым, Миңлеибраһимым...
Ул тавыш килгән якка борылды. Кыядан, кулларын Ибраһимга сузып, ап-ак кәфенлектән анасы Гөлсем төшеп килә иде.
Ибраһим сискәнеп китте:
– Әнкәй!.. Нигә сузасың кулларыңны, әнкәй?! Соңгы вакытларда төшләремә нигә кердең, әнкәй?! Минем әле яшисем килә иде бит, әнкәй?!
– Ходайның әмере җиткәнен аналар сизәләр, балам.
– Нигә ашыктыралар, әнкәй?!
– Ходайдан бирелгән вакытың узган, балам. Җир йөзенә берәү дә мәңгелеккә килми.
– Эшлисе эшләрем калды бит, әнкәй.
– Бер генә адәмнең дә җир йөзендә эшен эшләп бетерә алганы юк, балам. Җир йөзеннән адәми зат, җан иясе, күз ачып йомганчы уза да китә. Син шул арада үзеңнән соң калганнарга изге эшләр эшли алдыңмы, балам?
– Белмим, әнкәй.
– Ходай белә, балам.
Ана, килеп, Ибраһим янына тезләнде, улының маңгаеннан назлап:
– Әнә, маңгаеңа сырлар кунган, – диде.
– Дөнья кудым бит, әнкәй.
– Кеше, адәм дөнья куалмый, балам. Дөнья адәмне куа.
– Маңгайдагы сырлар нәрсә соң ул, күңел сырланмасын, әнкәй. Күңел картаймый бит, әнкәй. Яшисе дә яшисе килә!
– Күңел картая ул, күңел тарая ул, күңел тупаслана, керләнә ул, балам. Дөньялыктан киң күңел белән киткәндә генә, синнән соң калганнар алдында намусың саф, күңелең пакь була ул, улым.
– Күңелне көзгедән карап булмый шул, әнкәй.
– Тормыш – үзе көзге! Җир йөзеннән узган һәр адәми зат янәшәсеннән узган адәмне үтәли күрә. Аның йөзендә синең күңел көзгең.
– Мин начар яшәмәдем. Мине җылап озаттылар.
– Күз яшьләренә ышанырга ярамый... Күз яшьләрен Ходай кайгыдан да, шатлыктан да бирә. Күз яше – сынау шарты! Күз яше – сынауларга яраклашу өчен ул, балам.
– Әйт әле, әнкәй, мин дөрес яшәдемме? Сыналдыммы әллә сынаттыммы?
– Ана баласына беркайчан да дөрес бәя бирә алмый, балам. Ананың баласына булган бәясен беләсең килсә, ананың җаны чыкканда, йөзеннән укырга кирәктер.
– Кичер, әнкәй. Сине дөньялыктан озатканда, яныңда була алмадым шул.
– Ә мин сине көткән идем. Менә-менә кайтып керерсең, дип көткән идем...
– Яшәргә кирәк иде бит, әнкәй. Кеше төсле яшәргә, кеше булырга, кеше булу өчен – укырга кирәк иде.
– Үзем гаепле. Ходайга барып ирешерлек бәхиллек бирә алмаганмын, ахры. Күп тә кирәк түгел иде ләбаса. Иренемә бер тамчы су тидерү дә җитә иде. Көч-куәтемне җыярга бер тамчы су! Телем белән бәхиллек бирер өчен янәшәмдә бер тамчы су булса, канат сырты белән генә иренемне чылатучы булса, бәлки, син бу хәлгә калмас идең. Синең күзләреңә карап, күңелем белән бәхиллек бирә алмаганмындыр, күрәсең. Кичер, балам.
Әнкәсе Ибраһимның аякларын сыйпады.
– Сабый чактагы чебиле, нәни аяклар... Җир өстеннән атлап, дөнья гизеп, дәү булганнар. Бу аяклардан җир өстендә эзләр калдымы, балам?
– Белмим, әнкәй.
– Ул эзләргә гөлләр үсәрме, балам?
– Белмим, әнкәй.
– Чебиле аяклар... Хәтерлисеңме, яз көне яланаяк йөреп, аякларың чебили иде дә, мин аны җылы су белән юып, май сөртә идем. Ә син: «Кирәкми, әнкәй. Үссеннәр, үссеннәр дә бераздан чуар тавыкка кушарбыз», – дия идең.
– Хәтерләмим, әнкәй.
Гөлсем улының балтырларын, аягын сыпырды, балтырындагы җөен күреп, сыкранып:
– Җөй! Өч яшьлек чагыңдагы ярадан калган җөең һаман да булса саклана икән, – диде.
Ибраһим аягына карады:
– Кая, нинди җөй? Күргәнем юк иде. Беренче тапкыр үз тәнемдәге җөйне күрәм. Хикмәт. Валлаһи, беренче тапкыр күрәм, – диде, гаҗәпләнеп.
– Әле менә монда да җөең булырга тиеш, – дип, әнисе улының тез астына карады. – Әйтәм бит, менә.
– Кызык син, әнкәй. Үзем дә белмәгән җөйләрне табасың.
– Сиңа ул чагында тугыз гына ай иде. Эссе җәй. Бүгенгедәй хәтеремдә... Борчак чабып, кырдан кайтып киләм. Син «уфалла»да. Авыш җирдән узган чакта арбам авып китмәсенме? Син тәгәрәп, җиргә төштең. Төшкәндә, аягың күчәр чөенә эләкте. Үкси-үкси елыйсың, үзең ач, сөтем юк. Аягыңнан кан ага. Нишләргә дә белмим. Юл читендә үсеп утырган үги ана яфрагын өзеп алып, телем белән яламакчы булам. Телем аңкауга ябышкан. Ничек итсәм иттем, яфракны йомшартып, аягыңдагы яраңа капладым. Ә син һаман елыйсың. Басу читендә адашып чыккан өч-дүрт бөртек арыш башагын кулларымда удым да авызыма каптым. Чәйнәп, башымдагы яулыгыма төреп, имезлек ясап, сиңа каптырдым. Син шуны суырып, изрәп йоклап киттең...
Ана калтыранып куйды. Кулларын өскә күтәрде:
– Йә Раббым Ходам, үтенеп сорыйм, аз гына сабыр ит? – Улына борылып карады да: – Әй, бала, бала... – диде. – Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа да ана булырга санаулы вакытлар гына калып бара. Озакламый син – мине, мин сине белмәбез. Мәңгелектә «ана» һәм «бала» дигән төшенчә юк. Бу – ике җанның мәңгегә аерылуыдыр...
Гөлсем апа кинәт чайкалып китте. Күк күкрәгән, җир тетрәгәндәй булды.
– Вакыт чыкты, балам. Ходай вакыт чыкканын сиздерде, – диде ул, авыр сулап. Шундук кулларын сузып, Ходайга ялвара башлады: – Ходаем, йә Раббым, бер Ходаем, тагын бераз гына балам белән бергә булырга вакыт бирсәңче? Соңгы очрашу, соңгы мизгел, йөрәгемнән өзелеп төшкән нарасыем белән мәңгегә хушлашу. Хуш, балам! Хуш, күз алмам, бавыр җимешем...
Кинәт кенә анасы юкка чыкты. Ул күзләрен бер ачты, бер йомды, куллары белән күзләрен уды. Гаҗәпләнеп, сәерсенеп калды. Колагында һаман да анасының: «Хуш, балам. Хуш, күз алмам, бавыр җимешем», – дигән сүзләре, кайтаваз булып, кабат-кабат ишетелеп киткәндәй булды. Ибраһим, үкси-үкси елап, җиргә капланды. Йодрыклары белән җирне кыйнады.
– Әнием, әнкәй, зинһар, китмә?! Ал мине үз яныңа, ал! Җир өстендә чылтырап аккан чишмәсе дә, чәчәкле аланнары да кирәкми миңа. Мин хәзер сабый хөкемендә. Миңа хәзер синең ярдәм кирәк, әнкәй. Ал мине, ал үз яныңа!
Җавап ишетелмәгәч, башын күтәрде, тирә-яктан анасын эзли башлады. Сискәнеп китте. Каршында басып торган атасы Сәмигулланы күреп, гаҗәпләнеп:
– Әткәй?! – дип, тезләнгән килеш атасына таба бара башлады.
Сәмигулла абзый тыныч кына:
– Чү, бала... Нишләвең бу... Мәңгелектә күз яше түгү – чүлдә адашкан юлчының авызына бер тамчы су салу белән бер. Мәңгелек йорт күз яшьләренә ышанмый, – диде.
– Әнкәем белән соңгы тапкыр очраштым.
– Адәм баласы дөньялыктан Мәңгелеккә кайтканда, соңгы тапкыр сулыш алганда, соңгы тапкыр күзен йомганда да өмет белән китә. Биредә өмет сүнә. Дөньялыкта сиңа җан өргән, җир өстендә Ана ролен башкарган җан хәзер авыр йөгеннән азат.
– Нинди йөк ул?
– Уй! Уй, балам! Адәм баласына Ходай тарафыннан җир өстенә биреп җибәрелә торган йөк – уй! Җир өстеннән узган бер генә башка җан иясе дә күтәрә алмый торган авыр һәм газаплы йөк – уй! Әлеге йөктән ул Мәңгелеккә килгәч тә арына алмый, үз җилкәсендә күтәреп йөри. Җир йөзендә үзе җан өргән иң соңгы баласын мәңгелектә каршы алгач кына, ул авыр йөктән арына. Менә минем дә ул йөктән котылырга санаулы гына вакытларым калып килә. Хушлашырга ашыгыйк, улым.
– Әйт әле, әткәй. Мин төш кенә күрәмме, әллә инде үлдемме?
– Син туарга җыенасың!
– Мин бит инде бер тапкыр туган идем.
– Нарасыйның елый-елый ана карыныннан төшүе әле ул туу түгел. Кеше дөньялыкта сынауларын җиренә җиткереп башкарып, мәңгелекнең капкасын ачканда гына туарга мөмкин.
– Аңламыйм...
– Җир өстендә син калдырган эзләрдә гөлләр шытып чыкса, шул гөлләргә су сибүчеләрең табылса, димәк, син тугансың, димәк, син яшәгәнсең! Әгәр инде дөньялыкта соңгы тапкыр күзеңне йомгач та, сине онытсалар, син тумагансың да, яшәмәгәнсең дә, – диде атасы Ибраһимга.
– Әйт әле, әткәй! Синеңчә, мин тудыммы?
– Атаның баласына булган бәясен җир өстеннән эзләргә кирәк, улым.
– Ничек итеп?
– Капка шыгырдавыннан.
– Нинди капка, әткәй?
– Нигез капкасыннан.
– Нәрсә сөйлисең син, әткәй? Нинди нигез, нинди капка? Синең Мәңгелеккә киткәнеңә дә – егерме биш ел! Синең ул нигез капкаң әллә кайчан череп ауды, әткәй, – дип иңрәде Ибраһим, башын куллары белән тотып.
– Минем нигезем, минем капкам син идең. Шул капка һәр кешегә елмаеп ачылып, тирә-юньгә нур чәчеп, җирдәгеләргә яшәү яме биреп ачылып торса, шул бәндәләрнең йөзеннән атаңның сиңа булган бәясен укырсың.
– Минем капкам биек. Келәсе бикле! Аның урынына мин сезнең икегезгә дә, кешеләрнең күз явын алырлык һәйкәл, кабер ташлары куйдым. Көмешкә тиң чардуган куйдым.
– Сандугачлар кунып сайрыймы?
– Сандугач тавышын танымыйм. Сандугач тавышы тыңларга минем вакытым булмады. Әнә көтүче Абдулладан сора, ул белә, ул сандугач тавышын аера.
– Күңеле белән сандугач сайравын аңламаган кеше җир өстендә якты эз калдыра алмый.
– Нәрсә?! Сандугач тавышын, сандугач сайравын аерган Абдулла җир өстендә якты эз калдырганмени?
– Аның атасы Тәлгат, анасы Гөлназ кабере өстендәге агач чардуганда сандугачлар оя кора, бала очырта. Ә син куйган мәрмәр таш – салкын таш!
– Ә мин аңа күңел җылымны салдым...
– Ул ташларны синең күңел җылың гына җылыта алмый. Ул ташларны җир өстендә икмәккә дә туймаган бәндәләр күңеле генә җылыта ала. Салкын ташлардан мәрхүмнәргә һәйкәл куеп булмый. Минем һәйкәл – дөньялыкта минем дәвамым булып калган син идең. Синең һәйкәл – синең арттан килүче киләчәгең, синең дәвамың – балаларың.
Кинәт Сәмигулла чайкалып китә.
– Хәбәр килде, улым. Хушлашу вакыты җитте.
– Ашыкма, әткәй, әйтеп кал әле. Минем дөньялыкта кылган яхшылыкларым юкмыни?
Сәмигулла китәр юлыннан туктап, артына борылды.
– Белмим, улым. Сират күперен ничек кичкәнсеңдер...
– Мин бит әле сират күперен кичмәдем...
– Сират күпере – дөньялыкта син узган юл ул, балам.
– Ә мин кайсы якта? Оҗмахтамы, әллә...
– Анысы – дөньялыкта кылган эшләреңдә, гамәлләреңдә.
Ибраһим кинәт атасына таба үрмәләде, як-ягына каранды да ишетелер-ишетелмәс кенә атасына пышылдады:
– Әткәй, оҗмахны сатып алып булмыймы?
Ата озак кына улына карап торды.
– Була. Җир өстеннән узганда, намус белән яшәп!
Ибраһим карашы белән атасы Сәмигулланы күздән югалганчы озатып калды. Бераздан, үзалдына сөйләнеп:
– Кылдан нечкә, кылычтан үткен... Дөньялыкта циркач булып яшисем калган икән, – диде.
– Тормыш – үзе цирк!
Артыннан ишетелгән бу тавыштан ул кинәт куркып калды. Борылыргамы, әллә борылмаскамы?! Тагын кайсы минем белән мәңгелеккә хушлашырга җыена инде? Тавыш таныш. Күңелгә якын тавыш... Әмма аңа борылып, соңгысында югалтмаммы дип курыкты ул. Шуңа, борылмый гына, артында басып торучыдан:
– Ә ул циркта мин кем? – дип сорады.
– Маймыл! Байлыкка, дан-дәрәҗәгә алданган маймыл!
– Маймыл?! Юк, мин беркайчан да маймыл булмадым. Мин – дрессировщик! Күпләрне мин дрессировать иттем!
Җәмилә, күбәләктәй очып, Ибраһимның янәшәсенә килеп кунды да кулы белән аның авызын каплады.
– Чү! Рәнҗетәсең! Ходай Тәгаләне рәнҗетәсең! Җир йөзендәге барлык тереклек белән дә фәрештәләр идарә итә.
– Ә фәрештәләр кемнәр?
– Яхшылык һәм яманлык.
Ибраһим Җәмиләнең кулларын үз кулына алды.
– Син кем, фәрештәме?
– Юк. Мин – Җәмилә.
– Син – хур кызы...
– Юк. Мин – Җәмилә.
– Җәмилә?! Минем балаларымның – улларым Илфак белән Зөфәрнең анасы Җәмилә? Ышанмыйм. Синең белән танышкандагы минем беренче сүземне әйт.
Боларны әйткәндә, ул үз-үзенә урын табалмады, сүзләре дә өзелеп-өзелеп чыкты, дулкынланды.
– Күгәрченем! – диде аңа Җәмилә.
Ибраһим коелып төште. Югалып калды. Җәмиләнең кулын тагын да кысыбрак тотты. Янәсе, ул менә-менә аның кулыннан ычкына да очып китә. Әле генә Җәмилә авызыннан чыккан «күгәрченем» сүзен үзалдына берничә тапкыр кабатлап торганнан соң, хыялга чумып, үзе дә сизмәстән, «Ак күгәрчен», – дип, авыз эченнән генә мыгырданды. Кинәт уянып киткәндәй, Җәмиләсен күкрәгенә кысты да сулкылдап елый башлады:
– Ак күгәрченем! Җәмиләм, ак күгәрченем, сагынасыңмы без тәүге тапкыр очрашкан инеш буендагы карт өянкеләрне? Бер генә минутка, бер генә секундка гына булса да кайтып күрәсең киләме аларны, Җәмилә?!
– Килә.
– Әйдә, кайтабыз!
– Мәңгелектән качып, үткәннәргә кайтып булмый.
– Ул өянкеләр әле дә булса сине сагыналар, Җәмилә.
– Дөрес түгел! Алар инде юк!
– Бар, бар алар, Җәмилә. Алар бит озын гомерле, алар бит икешәр йөз ел яшиләр.
– Кирәкми, Миңлеибраһим, кирәкми, Мәңгелек ялганнарны кичерми. Инеш кипте, өянкеләр бетте, сукмакларга үләннәр үсте. Авыл бетте. Кире кайтыр юл бетте...
– Бар, алар бар, Җәмилә. Инеш тә бар, өянкеләр дә бар, сукмакларга гына үлән үскән, Җәмилә.
Җәмилә үз кулларын тоткан Ибраһим кулларына карап:
– Ул өянкеләрне шушы куллар кисте. Киләчәгебез, милләтебез таганы асылган ул өянкеләрне синең кебекләрнең куллары кисте. Тамырларны синдәйләр чапты, – диде.
Ибраһим, ярсып:
– Кем өчен кисте?! Кем өчен?! Үзем өченме?! Балаларыбыз өчен бетердем. Киләчәгебез өчен – Илфак белән Зөфәр өчен бетердем. Тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен бетердем. Ул урында ял йорты төзедем. Үзем өченме? Алар өчен! – дип кычкырды.
– Мин бит барысын да күреп торам. Анда хәзер таллар инешкә ятып иркәләнми, анда хәзер сандугачлар талга кунып сайрамый, анда хәзер сабыйларның үз телендә шат авазлары ишетелми. Барысын да күреп ятам мин. Мәңгелектән бары да күренә. Илфагым белән Зөфәремнең сабый чакларында инеш буендагы карт өянкедәге таганда атынганнарын да, инештән каз оясы белән балык сөзгәннәрен дә, хәзергесен дә. Алар таганда атынганда, мин аларга бар көчемне җыеп, күкрәгемнән чыккан назлы сулышымны җибәреп, таганнарын зәңгәр күктә тибрәлдерә идем. Аларның хыяллары ерак-еракларда – чиксез галәмнәрдә иде...
Ибраһим үзенә адресланган бу сүзләрнең хаклыгын яхшы белсә, аңласа да, Җәмилә белән килешәсе килмәде. Адәм баласының җирдәге кирелеге мәңгелектә дә хөкем сөрәсе килә иде шул.
– Нәрсә, мин аларга үз җылымны бирмәдемме? – дип акланмакчы булды.
– Син үз җылыңны башкаларга өләштең, син үз җылыңны кеше хатыннарына өләштең...
– Ялган! Сафсата! – дип, Ибраһим урыныннан сикереп торды да читкәрәк китте.
– Тел сөйләсә дә, күңел алдый алмый. Үз-үзеңне алдап булмый, хәтерне алдап булмый, – диде Җәмилә тыныч кына.
– Мин аларга җил-давыл тидермәдем. Үз канатым астында үстердем!
– Кагынырга ирек бирмәдең, Ибраһим. Очарга өйрәтә алмадың, Ибраһим. Телсез, динсез итеп үстердең, Ибраһим! Карт өянке төбендәге вәгъдәңне үти алмадың. Нәфесле булдың... Күпләрне җылытмакчы булдың, әмма берсен дә җылыта алмадың. Мәңгелеккә киткәннәрен дә, җирдән узып баручыларын да. Шуңа күрә уң кулың белән капшасаң да – такта, сул кулың белән капшасаң да – такта, баш очыңда да такта. Мәңгелеккә килүең дә кыйблаңа туры килми. Юк шул, Миңлеибраһим, юк, нигез капкаң елмаеп ачылмас, эзләреңә гөлләр үсмәс, үссә дә, аларга су сибүчеләр табылмас. Баш очыңда ясин чыгучылар булмас. Хуш, Ибраһим, Миңлеибраһим!
– Китмә, Җәмиләм! Ак күгәрченем, ал мине, ал үзең белән! Минем дә синең кебек ак күлмәк киеп, ак хыялларга чумып, синең белән җитәкләшеп, ак кыялар арасына кереп югаласым килә! – дип ялварып, Ибраһим аның артыннан чапмакчы булды.
Җәмилә Мәңгелекнең иң биек кыясының иң калку өлешеннән дөньялыкта моңарчы бер генә җан иясе дә ишетмәгән сихри, моңлы аһәң белән:
– Ак күлмәктә – ак хыял, ак намус, киләчәк, милләт язмышы, Ибраһим, – диде.
Ибраһим шашынып, Җәмиләсе басып торган якка карап, чәчләрен умырып тоткан халәттә:
– Җәмилә... Җәмиләм! Ак күгәрченем! Калдырма, калдырма мине ялгызымны! Сал, сал җилкәмә ак күлмәк! – дип иңрәде.
– Соң инде. Язмыш безгә туй көнне ак күлмәк бүләк итте. Саклый алмадык... Минекен дә, үзеңнекен дә тапладың. Ул тап балаларыбыз язмышына барып тоташты. Хуш! Әле минем улларымны көтәсем бар, – диде Җәмилә, ерагаеп барган тавыш белән.
– Ашыктырма, зинһар, ашыктырма аларны... Мин үз капкамның ябылуын теләмим, теләмим. Ишетәсеңме?! Мин капкамның ябылуын теләмим! – дип кычкырды Ибраһим, йодрыгы белән кыя-ташны төя-төя.
* * *
...Таң сызылып килә иде. Урамда көтүченең чыбыркы шартлатуыннанмы, әллә ямьсез итеп малларга русчалатып сүгенү сүзеннәнме, шабыр тиргә батып уянып китте ул. Теле аңкавына ябышкангамы, 80 яшьлек Ибраһимның:
– Су, су! – дигән сүзе үзе яныннан ерак китә алмады. Китсә дә, аны ишетер кеше, аңа су китерүче, ирененә су тидерүче юк иде...
Аның: «Су... Су бирегез!» – дигән ялварулы соравына бары тик шушы алагаем зур йортның өйалды ишеге генә җавап кайтара, җил искән саен шыгырдап, аңа – Миңлеибраһимга – ясин чыга иде.
Данил САЛИХОВ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар