Логотип «Мәйдан» журналы

Карач

Хикәя.

Шәяхмәт шук бала — агач башына менеп козгын оясын бәреп төшерде. Әниләрен чакырып акырышкан козгын балалары тавышына аның бабасы Җамали карт чыкты.

— Нигә төшердең аларны? — диде ул, оныгының колагыннан борып. — Кулың кычытамыни соң?

— Бетерергә кирәк аларны, алар каз бәбкәләрен чукыйлар! — дип чәрелдәде Шәяхмәт, бабасы алдында акланырга теләп.

— Кем әйтте?

— Әнкәй әйтте!

— Исеңдә тот! — диде карт. — Козгын бервакытта да тере каз бәбкәсен алып китми, ул үләксә генә ашый. Бар, хәзер үк кире менгереп куй!

Кара борынлы, кәкре аяклы Шәяхмәт, ыңгыраша-ыңгыраша, кош балаларын кире ояларына менгереп куйды. Бәлагә юлыккан газиз балалары өчен борчылып, һавада каркылдаган ана козгын һич кенә дә тынычлана алмады — Шәяхмәт каушавыннан берсен куак арасында онытып калдырды. Аны икенче көнне генә табып алдылар. Бер аякка чатанлаган козгын баласының ике канаты да бик нык зәгыйфьләнгән иде.

Җамали карт аны кызганып өенә алып кайтты. Шыплап тутырылган утын агачлары өемендә бер буш урын калдырып, иске-москыдан оя сымак нәрсә әмәлләп, аны кунарга калдырды. Әнә шулай итеп козгын баласы карт йортында яшәп калды. Әкренләп ул бабайга, ә бабай аңа ияләште. Кап-кара булганга аңа Карач дип исем куштылар.

Карач бик тиз үсте. Ашарга бик яратты. Көннәр буе, карбыз сымак кызыл дәү авызын зур итеп ачып, хуҗасыннан ит кисәге соранып йөрде. Иттән гайре азык атсаң, аны авызы эчендә тиз генә әвәләп кире чыгара торган иде. Аналары тәрбиясендә үскән ике козгын баласы инде күптән очарга, үзләренә азык табарга да өйрәнде. Тик Карач кына оча алмады. Көч-хәл белән титаклап койма башына менеп кунудан ары узмады. Хуҗасы Җамали карт күренү белән, койма башыннан очып төшәр иде дә, кызыл дәү авызын ачып:

— Кар-р! Кар-р! — дип, әче яман тавышы белән сәлам бирер иде...

Бу һәр көнне кабатлана торгач, бабайның килене Физалия, моңардан тәмам гарык булып, бу шайтан кошыннан тиз арада котылырга булды. Карачны капчык эченә салып, шуны Шәяхмәткә тоттырды да, бабасына әйтмичә генә, козгынны елгага илтеп батырырга кушты. Әнисе сүзенә каршы килә алмаган Шәяхмәт, капчыкны күтәреп, елгага йөгерде. Тик батырырга җөрьәт итмәде: яр кырыенда калдырып кайтты. Бабасы, минем Карачым кая китте икән диеп, аны өй яныннан да, урманлыктан да эзләп карады.

Таба алмагач, бик нык борчылды, юксынды. Шунда гына Шәяхмәт, бабасының Карачны бик тә яратканын, аны сагынганын аңлап алды. Ләкин гаебен танырга батырчылык итмәде. Бәхеткә каршы, аны көтүчеләр, яр буеннан табып алып: «Бабай, бу синең козгының түгелме соң?» — дип, Карачны үзенә үк китереп тапшырдылар. Карачны кабат күрүенә бик нык сөенгән карт аны кулыннан төшермәде, көннәр буе аның яныннан китмәде.

— Бабай, син миңа ачуланмыйсыңмы? — диде шулчак Шәяхмәт, гаебен танырга ашкынып.

— Ни өчен, улым?

— Карачны елга буена мин илтеп аттым. Әнкәй шулай кушты, — диде ул, еларга җитешеп.

Карт оныгын ачуланмады. Монда кем кулы уйнаганын яхшы аңлый иде ул. Әнисе баласын изгелеккә өйрәтәсе урында, аны һаман да явызлыкка тарта иде.

— Козгын — изге кош ул, олан, аңа тияргә ярамый! — диде карт, аның башыннан сыйпап. — Козгын тавышын ишетсәң, илгә изге хәбәрләр килер, дигән борынгы бабаларыбыз.

Ләкин бу күрешү бәхете озакка бармады. Физалия килен барыбер үзенекен итте. Авыр, юан таяк белән башына бәрә-бәрә кыйнагач, Карач бабай йортыннан китеп югалды. Ул озак кына колхозның тавык фермасында яшәп алган икән. Файдасы да тигән: тавык чебиләрен чүпләүче бер генә карганы да ферма тирәсенә китермәгән. Анда эшләүчеләр аны тавык йомыркасы белән сыйлаганнар, ләкин гел тавык йомыркасы ашарга гына өйрәнгәч, Карачны аннан да куып җибәргәннәр...

Шуннан соң инде ул башка күренмәде. Тик Җамали картның гына аның үлеменә ышанасы килмәде. Һавада козгын тавышы ишетсә, сискәнеп куяр иде. Карачны сагынган картка да, аның оныгы Шәяхмәткә дә, менә ул һавадан очып төшәр дә, карбыз сымак дәү кызыл авызын ачып:

— Кар-р! Кар-р! — дип, аларга сәлам бирер кебек тоела иде. Тик беркем дә очып төшмәгәч, бабасы оныгының җилкәсеннән кагып болай дияр:

— Исеңдә тот, улым, әгәр дә анасы өйрәтмәсә, кош баласы беркайчан да очарга өйрәнә алмас...

 

Хәбир ИБРАҺИМ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар