Кайту
Роман (журнал варианты)
Пролог
Таң атмаган иде әле. Халидә арт бакчада шау-шу ишетеп уянды. Үзәкне өзеп, кош кычкыра. Берәү генә түгел шикелле. Аңышмыйча, беркадәр тыңлап ятты.
– Чр-р-р, чр-р-р... – Чакырулы, искәрткеч шомлы аваз җанны айкый. Ара-тирә ялгыз тамашачы кул чапкан кебек шап-шап итеп алган аваз да ишетелеп ала. Хәвефле уйлар биешә... Их син! Тагын ни булсын бакчада? Сыерчыклары, сыерчыклары! Җитез генә торды да кыз тәрәзәгә капланды.
– Их, бәгырьләр! – Күзләрен ача-йома кысып, җетеләндереп карады. Караңгылыкта «каралык» хәрәкәт итә: – Ах, кабахәт!.. – дип хафаланып пышылдады кыз һәм томырылып чыгарга ашыкты. Кабаланган саен киемнәре карышкан сыман: элгечтән әтисе кия торган өс киемен алып иңбашына салса, ишек төбендә ишле гаиләнең нәкъ менә бүген – кирәктә, аякка эләргә ник бер сыңар аяк киеме булсын?!.
Үзәк өзгеч тавыш тагын кабатланды. Халидә яланаяк бакчага атылды. Сыерчык оясы өстенә кара-кучкыл кош баскан да, оя авызына башын тыккан. Ата сыерчык очып килеп чукымакчы үзен, әмма хәтәр кош оя өстенә күтәрелү белән ул кире чигенергә мәҗбүр.
– Ах!.. Кө-ө-өш-ш! – Халидә, як-ягына каранып, җирдән таш-мазар эзләде. Хисмәт абыйсы ялт иттергән бакчада таш аунап ятамы соң инде? Коймага сөялгән күсәкне күрүенә сөенеп, аны, җилләнеп, бәдбәхеткә томырды. Тимәде лә. Әмма хәтәр кош, тузгыган озын чәчле, җилбәгәй җибәрелгән зур кара бишмәт кигән үзеннән дә хәтәррәк кызны күреп булса кирәк, ояны калдырып, читкәрәк очты. Шуны гына көткәндәй, әсәренгән сыерчык оя өстенә килеп кунды.
– Бәгырь кисәк! – Халидә, көчләрнең тигез булмавын күреп, чын йөрәктән кошны кызганды. – И, җанкаем! – Кыз, борчылып, аларны күзәтте. Җитмәсә, оя эчендә чи-чи килеп, балалары чырылдый.
Ана сыерчык та оядан чыккач, канатларын кага-кага, парлап, кабат чыр-чыр килеп, оя өстендә очтылар. «Серләшәсезме, и бәгырьләр?»
Урам баганасындагы уттан җәелгән сүрән яктыда шомлы кошның, кара-кучкыл канатларын җәеп, үзенә табан кәкрәеп торган тырнаклы саргылт аякларын суза төшеп, кабат ояга юл алганы шәйләнде. Ул якынлашу белән Халидә, аяк астыннан йодрык кадәр туфрак түмгәге алып, өскә томырды:
– Көш-ш, заразы! – Кысылган йодрыгын яман нык итеп болгады. Ни хикмәт, хәтәр кош кабат читкә борылды. Ераккарак – бәрәңге бакчасы артындагы куе агачлык арасына кереп югалды. «Килеп кенә кара!» Халидәнең уйлары гына түгел, күз карашы да җилкенгән йөрәк ярсуына ярашлы – әсәренгән. Йорт стенасына терәлеп, пар сыерчыкларның ояга кереп китүләрен, бераздан ата сыерчыкның чыгып, йомшаграк сызгыруга охшаш тавыш чыгарып оя өстендә торуын күргәч, күңеленә җиңү хисе оялады. «И әти кош! Маладис син! Яктырганчы саклыйм, яклыйм. Тидертмим, бәгырьләр!» – дип, күңеленнән тантана итте Халидә.
Иртә яздан бакчаларына кайтуын көтте бит аларның. Сыңар уч кадәр генә кош бит ул! Никадәр акыл, никадәр ярату бирелгән үзләренә. Озын юллар үтеп, михнәтләр кичеп кайтып, туган җирләрендә үзләренең нәселләрен дәвам итүләрен уйлап соклана ул аларга.
Төннең карасы тоныклана төшкән сыман. Халидә үзенең туңуын абайлап алды. Бәрәч, ул әле кичтән генә казылган туфракта яланаяк басып тора икән. Мәрхүмә әбисеннән калган, инде җиң очлары, түш турылары кыршылган плүш жакетны соңгы вакытта әтисе үз итә башлап, төннәрен тәмәке көйрәтергә чыкканда аркасына сала иде. «Әби чикмәне!» – бертуганнары шулай дип атыйлар аны. Халидә, «чикмән»нең итәк-чабуларын тарта төшеп, үз-үзен кочты. Шул мәлдә авыл күгендә Хисмәт абыйсының мәкамле азаны яңгырады. Димәк, кояш чыгарга сәгать ярымлап вакыт бар, дип уйлады ул. Сихри аһәң галәмне тын калдырды. Исемсез кош кабат килмәде.
Азан тавышы тыну белән сыерчыклар туктаусыз оя тирәли оча башлады. Интернетта шушы арада гына, кәгъбә тирәли очып, кошларның тәваф ясауларын тынсыз калып караган иде. Бу охшашлык аның исен-һушын алды. Күзләре киң ачылып кына калмады, аңы киңәйде, күңеленә аңлата алмаслык илаһи көч керде. Гүзәл гамь белән изрәп-йомшап өй стенасына сөялгән кыз, күзләрен йомып, мизгел эчендә иҗат дулкынына күчте: хәтәр кош белән сыерчыклар арасында булган хәл-вакыйга гомумкешелек дөньясына бәйле мәкалә булып туды. Хыялый акыл шул мизгелдә хушланып, язмасын мөхәррире өстәленә куярга да өлгерде. Әмма татлы хыял, үзенең югары ноктасына менгәч кенә, куанычы кителде. Их! Факт – фотосурәт кирәк иде бит?! Күңелен канәгатьсезлек биләде. Фотоаппаратын яки телефонын өйдән алып чыгарга өлгермәячәяген белгәнгә генә түгел, канатлы дусларын күзәтүсез калдырасы килмәве иде аның. Сыерчыклар төшәле-менәле бер түгәрәк ясап очалар. Шәт, ул мәлгунь инде килмәстер?! Кояш чыгарга күп вакыт калмагандыр. Күз ияләшүе генә түгел инде – чынлап яктыра бара. Иҗат хисе канатлы дусларыннан өстенрәк иде булса кирәк, сыерчыкларын озаклап бер күзеннән кичерде дә өенә юнәлде. Күңел тулы соклану: «Нәни генә җаннар саф күңелләрне алгысытырдай зур, нинди матур гамәлләр башкаралар! Әнә тумаган таң да тәмам туган кебек...» Ә кабахәт гамәлләр гел караңгыда эшләнә...
Кыз артына борылды: күз карашы сыерчыкларын барлады. Зәңгәр күкләрне колачлаган канатлы дусларына хыянәт итмәс – тәрәзәдән күзәтәчәге исәпләнгән.
Ә өйдә ул, өйдә... кинәт кенә зиһене ачылып киткән кебек, идән уртасында каккан казык сыман кузгала алмыйча торды. Кара, әтисе белән әнисе баш калкытып та карамадылар бит. Ышанмыйча, тыңлап торды: тигез генә тын алганнары ишетелә – йоклыйлар. «Ничек инде?! Ничек йоклый алала-а-р? – Җан авазы аны гаҗизләндерә – күзләрен яшьләндерә. – Бакчада кошлар чәкәләште. Каты орыш булды! Нәни кошларны явыз кош кыерсытты!..» Бер мәл әтисе белән әнисенә кызганып карап торды да акрын гына энесе бүлмәсенең ишеген ачты: Айдар әле клубка дип чыгып киткәннән кайтмаган иде. Сеңлесенең бүлмә ишеге ябык, ачып тормады. Өйдәгеләр барысы да камил ишетә: аяк башларына гына басып үтсә дә, ярты гасырлык агач идән шыгырдый. Йорт хуҗалары һич югы күзләрен ачарга тиеш иде. Ярар, азанны ишетмәскә күнгәннәр, ә ачыргаланып кычкырган кошларны ишетмәделәрме? Шаккатты Халидә. Туңган гәүдәсенә кайнарлык йөгерде. Алгы якка чыгып, тәрәзә буена килеп басты. «И ваемсыз дөнья! Ә сез – бәгырьләр, туган як, туган бакча дип, ерак җирләрдән җирсеп кайттыгыз инде...» Тәрәзә аркылы күренгән дөнья – рәшә аша күренгән кебек дулкынланамы, әллә шулай күренә генәме? Халидә бишмәт җиңе белән җитез генә пыяланы сөртте – күренеш үзгәрмәде. Тәрәзә шулай икеләтеп күрсәтә ләбаса! «Пыяласы сыйфатсыз!» дигән фикер сызылып үтте дә уйлар кабат иртәнге хәлләргә тоташты. «Их, дөньясы!..» Чарасызлыкта мәрхүмә әбисе әйтергә яраткан сыктану сүзенең искә төшүен кара син?!. Ә кызарып килгән ерак офык аның уйларын тагын да куәтләп, кыздырып җибәрде: «Ни булган дөньясына?!. Мин бер генә төрдә күрәм.. Кө-рә-шәм!» Бер чирканып киерелү белән, кара бишмәте сыдырылып аяк астына төште. Үткер караш тәрәзә аша ерак алсу офыкны иңли, уйлар катгый, куллар каләм-кәгазь капшый...
1
Ишектән килеп керү белән ике як стенада зур тәрәзәләр күзгә ташлана. Өченче стенада зур гына китап шкафы. Бу шкаф та ак төстә булгангамы, пыяла ишекләрендә көн сурәте – кояш нурлары ялтырагангамы, ул өченче тәрәзәне хәтерләтә. «Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә», диләр. Мөгаен, кояш нурлары да, хакыйкатькә тантана итеп, китап тирәсендә биешәдер. Хәбибрахман коттеджының беренче катына урнашкан редакция әнә шулай тоташ тәрәзәдән тора сыман. Дүрт эш өстәле бүлмәнең нәкъ уртасына бер-берсенә тоташтырып куелган. «Дүртенче өстәлдә кем утыра?» – дип сораганннарга Халидә: «Власть утыра!» – дип җаваплый. Бик сирәкләр генә аңлый. Баш күтәрми эшләргә һәвәс татар ярый ла чәй эчәргә ярата. Хакимиятнең дүртенче вәкилләре, әнә шул өстәл артына җыелып, гәпләшә-гәпләшә тәмләп чәй эчкәндә, тынгысыз җаннарына ял алалар. Авыл, ил тормышына битараф булмаганнарга, бигрәк тә нәрсә белән дә килешмичә, язмача ни дә булса калдырасы килүчеләргә шул өстәл артына утырып язарга тәкъдим итәләр алар. Авыл җирлеге булгач, бер йомышсыз да редакциягә сугылучы күп. Андыйлар, урын тәкъдим итсәләр дә, ишек төбеннән ары узмый. Хәбибрахманның әнисенең сеңлесе дә кереп утыргалый. Карчыкның бар зары – ялгызлыктан сукрану. Ә кайчак, күңеле кабул итә алмаган хәл-әхвәлләргә фикерен белдереп, ду китереп тузынып та ала. Дүрт ир баласы чит җирләргә таралган әбекәйнең. Баш мөхәррир үз кеше булгач, тартынмыйча түргә үк – тәрәзә буена, радио янына барып баса ул.
Зөлхәбирә, олы кеше итеп хөрмәтләп, бүген дә чәй ясап өстәлгә чакырды, ә Хәбибрахман, гадәттәгечә, тавыш терапиясе ясый – акрын гына ишетелерлек итеп «Күңел» радиосын кушты. Һәр кеше күңелендә үзгә моң яши шул. Җиһан каршында бермә-бер басып калганда, ул көйне бары үзе генә ишетә Кеше.Халидә яшь булса да, моңлы җырларны яратып тыңлый. Гөлҗиһан, ясалган чәйгә кагылмыйча да, изрәп утыра. Акрын гына кушылып җырлый – күп сөйләшеп комачауламый, рәхмәт төшкере:
Һаваларда торна тавышлары,
Ишетелә канат кагышлары.
Кошларда да кеше язмышлары,
Чит җирләрдән кайтып барышлары.
– Хәтерлисеңме, апа, әни ярата иде бу җырны, – дип әйтеп куйды Хәбибрахман. – Ни дип яратты икән? Улын сугышка озаткан кеше дә түгел иде бит.
– Өйләндерү шул инде – афәтле: әллә кайта бала туган йортка, әллә катын ягын каерып, эзсез югала. – Төртмә тел җанны пычак белән чыра телгән кебек телде – радио коткармады: – Әнкәң, «исемнән Хәйбрахманым чыгып торсын дип, Чишмәсу юлын көнгә ике урыйм», – дия иде.
Мөхәррир, карашын монитордан алып, бер мәл туган апасына карап торды да күңел җилкенүеннән клавиатурага ныграк басып эшли башлады. Инде ничәнче кат әйтә бу сүзен?! Җавапсыз кала алмый иде.
– Атнага бер көн булган ялны гаиләмә багышлыйсы килә иде шул, Гөлҗиһан апа. «Бусагамнан атлап кермәсен!» – дигәч, Надя безгә кайтудан баш тартты. Ялгызың гына зурлап кайтып булмый ул. Өйдәгеләргә сиздермичә, җилдереп кенә, берәр сәгатькә, «командировкага барышым» дип кайтып килә торган идем. Әйтмәсәм дә, син моны беләсең. Әнигә кәрәзле телефон алып кайтып тоттыргач, кайтулар сирәгәйде шул. Улларым, аларга еш кайтып йөргәч, Надяның әти-әнисен бик яратты. «Кайчан барабыз?» – дип, Дамир аптырата, ә ял көннәрендә: «Әби-бабай янына барабыз!» – дип иртүк торып, энесен дә котыртып куя иде. Балаларың кайда – үзең шунда инде, туганым-апа.
Әгәр мәгълүм «Җырлыйк әле» тапшыруында Зөлхәбирә катнашса, беренчелекне бирмәс иде. Җырга күңеленнән генә кушылып, җыр дулкынында тибрәлүен редакциядәгеләр белә.
– Гөлсу белән бергә эшли башлаган елларда Гөлсу җырлый иде «Кайту»ны. Концертларда. Берчак Булатның әнисе, алгы рәт урындык аркасына башын терәп, тыела алмый елады. Ул елый дип, мин дә елаган идем.
Халидә күзләрен зур итеп ачып:
– Ник еладыгыз? – дип аптырап сорады.
– Булат Чечняда иде ул чак.
– Ә-ә... Хәбибрахман абый, ә мин бер көнне Булат абыйны әллә нинди аңлаешсыз халәттә күрдем. Әби әйтмешли, дөньядан хали булган – шундый гамьсез чырайлы иде. Авырдыр аңа.
– Хәйбрахман, ул Сәлия кызы ирен санламый икән, пакыч. Тегесе, ни атлы әле, чәчәк күк катыны өстеннән ник гүләйт итә инде? Нәстә җитми инде аңар? И Аллакаем...
Халидә корт чаккан күк сискәнеп борылып карады. Карчык Халидәнең Рамил кызы булуын абайламый сөйли иде.
– Апа, монда андый сүзләр сөйләшергә ярамый! – дияргә ашыкты Хәбибрахман.
– Нәстә ярамый инде? Бөтен кеше сөйләгәнне.
– Гайбәт сөйли торган урын түгел редакция!
– Җарар алайса.
Халидә теләсә йомыкый холыклылар теленә ачкыч табучы, усалларның сүз рәвешен дә уңайга салдыручы, хәтта киребеткән кешеләрдән дә менә дигән итеп интервью алу остасы иде. Фикерләве җитез, һәр уңайсызлыкны дөрес юнәлешкә бору сәләте бар.
– Апа, син берчак, язган бәетләремне алып киләм, дидең. Әйдә, газетада чыгарыйм берәрсен?!
– Әйткәнием шул.
Урамнан кыйгак-кыйгак кыр казлары тавышы ишетелде. Халидә җитез генә урыныннан торды да, тәэсирләнеп, тәрәзәгә капланды.
– Кыр казлары кайтамы?! Шөкер! – дип, мөхәррир дә тәрәзә буена килде.
– Их, тавышлары-ы! Яз – уяну, сафлану, дип белми генә әйтмиләр инде! Нигә шушы күренеш җанны кузгата икән ул? Кайберәүләр «кошлар килде» дип сөйләшә. Аптырыйм шуңа. Килү белән кайтуның аермасы – тау кадәр.
– Аңлау җитми.
– Кошларның фитри иманнары бозылмаган шул, оланнар. Кайталар!
Халидә карчыкка борылып карады. Әбекәйнең күзләре яшьләнгән. Фитри иман диме? Ни дигән сүз соң әле бу?! Һавалардан әле дә «кыйгак-кыйгак» дигән тавышлар ишетелә. Халидә, тәрәзәдән тәрәзәгә күчеп, кошларны күз карашы белән озатты. Тамак төбенә төер утырды, ә күңелдә үзе сагышлы, үзе татлы сөенү хисе ургый. Гөлҗиһан әби күңелсезләнеп киткән сыман. Шулай булса да, кызның нияте үзгәрмәде: аның уе әбекәйне редакциядән кайтарып җибәрү иде. Юкса, Гөлҗиһан әби аның яза башлаган фикерен чуалта. Җитмәсә, якын көннәрдә ярты еллыкка язылу башлану уңаеннан күрше-тирә авылларга чыкмакчы булдылар. Аңа да әзерләнергә кирәк.
– Апа, җаныем, бүген кирәк иде! – Халидә, кулын кушырып, күкрәгенә куйды. Үзендә гомумән булмаган куштанлык белән, тырыша-тырыша, карчыкка ялварырга кереште: – Өеңә үзем барып алам. Газетага материал җитми бит. Эш каты. Хәбибрахман абыйның компьютер каршыннан купканы да, ашаганы да юк бүген.
Гөлҗиһан әбинең, ни дисәң дә, редакциягә бер кергәч чыгуы үз җае белән иде. Әмма бу юлы бәхеткә: «Һи, гәҗит дип инде, ул кадәр бетенеп утырмагыз! Эзлим әле алайса», – дип сөйләнеп, һич уйламаганда чыгып ук китте. Халидә, берникадәр тынычланып, «уф» дип куйды.
– Редакция зар түгәр урын түгел дип, ишеккә табличка язып куярга рөхсәт итегезче, Хәйберахман абый? – Исемен Гөлҗиһан әби әйткәнчә кабатлап, шаяртырга тырышса да, журналист кызның сүзе җитди әйтелде.
– Зар дип карарга түгел, Халидәкәй! Җәмгыять проблемалары! Ә редакция шуларны хәл итү юнәлешендә эшли.
– Ярар, Хәбибрахман абый. Беләм, әмма...
– Сез чәй эчәсезме?
Икесе берьюлы Зөлхәбирәгә борылдылар. Халидә тавышын күтәрә төште:
– Зөлхәбирә апа! Ну бәхетле кеше син! Бер кирәкмәс сүз ишетмисең. Ә кирәген син үзең юллап аласың. Уф... Әйдә, эчерт әле тәмле итеп. Зәйтүнә әбием әйтмешли, нирбым какшады. – Кыз, ярты көн мәкалә язып йончыса да, көләргә тырышты.
Зөлхәбирә әүвәл «әйтер сүзем бар» дигән сыман, күзләрен кысып карап торды, аннан электр чәйнеген утка тоташтырды. Шуннан соң гына:
– Кирәкмәсен ишетмәс өчен синең мөмкинлегең бар. Ә мөмкинлегең булу теләгән нәрсәне булдыра аласың дигән сүз. Ә мөмкинлек чикле булганда, нәрсәне генә алма, гомумән мөмкин дә түгел!
Халидә тирән уйга калды. Шушы өч җөмләне кат-кат уеннан кичерде.
– Ә булган мөмкинлекне дөрес файдалану өчен зирәклек кирәктер, зирәк булу өчен сабыр булу мөһим. Миндә сабырлык юк!
– Булыр. Ул яши-яши яулана торган сыйфат, борчылма.
– Үләмски! Картайтып бетерәсез инде. Яса әле тәмле чәеңне, Зөлхәбирә апам. Болай да туганда ук картаеп туган бала идем! – диде дә ап-ак, тип-тигез тешләрен балкытып, гадәттәгечә, кеткелдәп көлде.
Өчәве бергә чәй эчү гел Зөлхәбирәдән тора. Бергәләп эчүнең ямен-тәмен белә ул. Эш урыныннан торып, бергә утырып эчәргә кыстый. Ә кайчак, шулкадәр бирелеп язган чак була, эчәсе килә, ләкин сусаудан бигрәк, җан таләбе булган иҗат чишмәсенә кушылып агуыннан аерырырга җөрьәт итмичә, иренең нык иңнәренә салкынча кулларын сала, акрын гына чәбәкләп ала. Эш өстәленә тәмләп ясалган чәй йә каһвә китереп куя. Халидәнең Зөлхәбирә апасы язган тирән мәгънәле күләмле мәкаләләренә шаккатып: «Кайчан гына яза соң ул аларны?» – дип уйланганы еш була. Хәбибрахман, кәефе нинди булуына карамастан, хатынына рәхмәт белдереп, елмаеп баш кага. Фикере югалмасын дип, Зөлхәбирә эндәшми, күз карашыннан аңлый. Халидәне хезмәттәше буларак кына түгел, мәдәният учагында бергәләп янган яшь дусты буларак та, яшьлек дусты Лилиянең кызы дип тә ярата ул. Елмаеп кына аңа да чәй ясап, өстәленә куя. Аны да аркасыннан чәбәкләп, яратып ала. Нечкә билле, озын буйлы Халидәнең кечкенәдән ут борчасы булуы таныш аңа. Файдасы тимәсен белсә дә, кирәк урында киңәшләре белән аны «сүндерергә» тырыша. Бу чибәр кызда максимализм, тугрылык, туры сүзлелек хәттин ашкан. Соңыннан ул киңәшләрен кабат ватсапка яки Вконтактега шәхси хат итеп тә язып җибәрә. Белә: Халидә аларны ярсу хисле булганда укымый. Эш үткәч, «янгын» узгач, канатлары өтелгәч укый да Зөлхәбирә апасына ярты төндә җавап яза. Алар гадәттә гел бертөрлерәк була: «Мин синең кебек була алмыйм!», «Рәхмәт инде», «Син хаклы, Зөлхәбирә апа. Тик нишлим инде...» Бераз гына басылып йөри дә, кабат ярсу холкына тугры кала.
Халидә чыгасы санны соңгы тапкыр күздән кичерде һәм, баш мөхәрриргә белдерәсе килмичә, Зөлхәбирәгә ватсаптан хат юллады.
«Чыгарылыш сан. Бәйләнчек Халидә күзәтүендә! Беренче биттә аңны ача торган мәгълүмат – чама белән 90 процент негатив. Тоташ гайбәтче хатын рубрикасы диярсең, билләһи. Ачуланмагыз! Яратмыйм бу битне».
«Халидә! Иле шундый, тормышы шундый. Газета ничек шундый булмасын?»
«Ә бәлки мин илне яратмыймдыр?:)»
«Туган илеңне яратмаска хакың юк!»
«Яратырга тиеш, имеш... Кемдер гомумән тормышны сөйми. Мин тормышны яратам, тик нигә гаделсез соң ул шундый?»
«Аны без кешеләр шундый хәлгә төшерәбез. Гамәлләреңдә матурлыкны югалтма, үз кыйблаңа тугры кал! Калганы Аллаһ кулында. Игелекле эшләреңә иярәләрме, юкмы, кире түнмә, күңелеңне төшермә, яме. Таләп итәргә яратасың. Чакыр гына. Булсын ул телдән, булсын ул язмача – газетада. Кызганыч, син Аллаһка таянмыйсың...»
Халидә, сүз дингә кагылу белән, гел сүзне өзә. Газетаны беренче тапкыр кулына тоткан кеше сыман һаман әйләндерә дә тулгандыра:
– Шулар булмаса, укырлык нәрсә юк, диләр инде, – дип авыз эченнән генә мыгырданып алды.
Хәбибрахман абыйсы – баш мөхәррир, ә Зөлхәбирә апасы үзеннән өлкәнрәк булган өчен генә түгел, дөньяви уйлары, эш буенча фикерләре белән уртаклашырга, гомумән, аралашырга яраткан ачык йөзле кыз булганга, һәр нәрсәне уртага салып сөйләшергә ярата ул.
– Мине бер нәрсә борчый. – Кыз, үзенең күзәтүләрен белдерергә җай чыгуына куангандай, сүз башлады. – Җәнҗаллы вакыйганың кеше күз алдында булганын әйтмим, әйтик, «шундый-шундый хәл булган» дигән сүз чыгу белән, кешенең кызыксынучанлыгы арта, шуны беләсе килеп, тынычсызлана. Битараф булмауны күрсәтә инде үзе. Без – журналистлар да мондый нәрсәне кулдан ычкындырмаска тырышабыз, сүз дә юк. Вакыйганы яктырткан мәкалә газетада басылмый калмый. Ничә тапкыр күзәткәнем булды: чынлыкта шул вакыйганы үз күзе белән күргән кеше дә иң беренче шул язманы укый. Ни өчен? Нигә «мин бу хәлне үз күзем белән күрдем инде» дип, карашын башка язмага сикертеп үтми икән? Аеруча җәлеп итә торган язмалар берәү генә булмый бит газета битләрендә. Нигә укучы иң беренче шуңа каплана? Әйтик, республикада танылган гаҗәеп оста рәссам, авылдашыбыз Булат абыйның иҗатын матур итеп яктыртып язылган мәкаләне, иманым камил, күпләр укымый. Укыса да, иң соңыннан укыйлар. Илаһи матурлык турында, бөек сәнгать турында, горурланырлык үз кешеләре турындагы мәкаләләр күпчелекне кызыксындырмый! Тавышлы, ямьсез күренешле, җимергеч хәл булсын – укырга! Ә бит, мәсәлән, Булат абыйның шәхесе тормышта үзе бер җиңү, көчле үрнәк!
– Халидә! Афәрин! Шуны белгән хәлдә, саф йөрәгең аша үткәреп, үрнәк кешеләрне бәяләп язудан туктамыйсың икән – син инде кемнеңдер пычрак үзара мөнәсәбәтләрендә, ызгыш-талашларда казынучы түгел. Ә азчылык укуы синең проблема түгел. Бу нисбәттән, кешелек дөньясын агарту турында уйламыйча, бары тираж артыннан гына кусаң – кеше буларак та, белгеч буларак та, кем булуың яхшы аңлашылыр иде. Горурлан үзең белән! Син – алдынгы карашлы кызыбыз. Булдыра алганча кешелек дөньясын үз артыңнан иярт! Аз булсын иярүче, әмма дөньяны агартудан туктама.
– Иһи-һи, үсендереп җибәрдең әле, Хәбибрахман абый. Баланлы тауга барып, мәтәлчек атасы килеп китте. Тик каланы ташлап салага кайтучы – булдыклы булмастыр шул!
– Бик булдыклы! Игътибар итәсеңдер, сине күрмәгән булып кыланалар. Тормышта инде бу күренеш сыналган: хөсетле дуслар күралмый интексәләр, син – чынлап торып уңышка ирешкән кеше. Борын чөя күрмә түлке!
– Тәк тучны, иптәш полковниик! Иһи-һи, Хәбибрахман абый! Син ачуланмыйсыңдыр инде, иеме.
– Юк, Халидә. Сиңа ачуланып булмый бит ул! – Мөхәррир килешле мыегы астыннан теләр-теләмәс елмайса да, барлык сүзе, кызны мактавы чын күңелдән иде.
Зөлхәбирә апасы әңгәмәләрне игътибар белән тыңлый. Сүзгә кушылмаса да, берәр җөмлә әйтеп куя. Бүген дә:
– Заманалар авыр. Хәер, беркайчан җиңел булмаган. Кеше күңеленә якты өмет салырдай, җанына шифа булырдай язмаларны күбрәк бирергә тырышыйк әле без.
Мөхәррир, килешеп, баш какты.
– Ә шулай да, дуслар күп булса, рәхәт. Синең күп булгандыр ул, име, Хәбибрахман абый, урындагы кешене яраталар бит ул.
– Әйе. Эшләгәндә күп була алар... Әнә Зөлхәбирә апаң миңа Вконтактедан «бер Аллам бар» дип яза иде. Дистә еллар элек үк безнең җаннар бер дулкында иде.
Зөлхәбирә, чын күңелдән елмаеп:
– Хәбибрахман дөрес әйтә, Хәбибрахман дөрес сөйли! – дип шигъри юлга салды.
– Тормыш караңгы чакта гына якты күңелле кешеләр шәйләнә. Йолдызлар да төнлә генә күренә. Югыйсә алар беркая да китеп тормый, барысы да үз урынында! Син аларны караңгыда гына күрәсең. – Хәрбиләрчә калын, баритон тавышлы Хәбибрахманны, көнозын сөйләп утырса да, армыйча тыңлар иде Халидә. Сүзне һич өзәсе килми. Чөнки мөхәррир бик сирәк ачылып сөйләшә.
Зөлхәбирә күңеле белән үткәннәргә кайтты бугай:
– Әйе, шулай, Халидәкәй! Табадан төшкән иҗат җимешләребез белән уртаклаша идек. Бик рәхәт мизгелләр!.. Күңел хушлана иде. Аннан, иҗаттан башка, минем кулымда әнием ядкаре – бер кушучка сыйган утыз өч гәрәбәм бар иде. Караңгы төннәремдә дөнья киңлеге кадәр яктылык бирде шулар. Шундый авыр чаклар булды. Хәбибрахман, бер нәрсә сөйлимме? Халидәдән берни яшермим инде мин.
Баш мөхәррир: «Сөйлә, сөйлә, билгеле!» дигән сыман, яратып хатынына төбәлде.
– Мине игезәгем Хәбир белән хатыны Маша кияүгә озатмакчылар иде берчак. – Ансат кына әйтелгән сүзне дәвам итү Зөлхәбирәгә җиңел түгел иде бугай, дулкынлануы йөзенә чыкты, тукталып калды.
– Әллә нинди серләре бардыр әле бу Зөлхәбирә апаңның, – дип елмайды ир.
Сабырсыз Халидә сүзсез тора алмый иде бугай:
– «Ник озаймадың?» дияр иде миңа энекәш, – диде дә кеткелдәп көлеп җибәрде.
Зөлхәбирәгә җиңел булып китте.
– Ияртеп алып кайттылар өйгә бер ир-егет... Мин аны, «мин эмпат» дип куркытмакчы идем, ул курыкмады. Ә чынлыкта мин эмпат булуның аръягында идем ул чак.
– Нәрсә иде?! Эмпат?? – Халидә, телефонын кабызып, интернетка кереп китте.
– Аръягы! Алекситимия!
– Гөлсу әйтмешли, нинди блатной сүзләр казып чыгарасың син?
Зөлхәбирәнең сөйләргә тиеш булмаган сүзне сөйлимдер дигән уңайсызлануы юкка чыкты. Ул яшьләрчә җиңеллек белән сөйләргә кереште:
– Иһи-һи, мин бит серле сугышчан штабларда булдым. – Зөлхәбирәнең сөйләменә күңеллелек өстәргә тырышуын ире бик яхшы аңлады.
Халидә телефоннан укыды:
– «Эмпатия (сопереживание) – способность тонко чувствовать эмоции другого как свои собственные. Люди, которые могут делать это, называются эмпатами. Эмпат – это тот, кто чувствует эмоции и чувства других» дигән монда. Кем курыксын ир көе көйләп яшәгән хатыннан? Менә миннән куркалардыр ул!
Хәбибрахман рәхәтләнеп көлде.
– Ну, Халидә! Син оператив! Сезнең белән күңелле! Сугышчан штаб? Кем белән көрәштә ул, Зөлхәбирә?
– Үз-үзем белән көрәшкәндә.
Кызыксынучан холыклы Халидә, моңарчы үзенә таныш булмаган сүз дөньясына керсә, төбенә төшми туктамый.
– И причем алекситимия, Зөлхәбирә апа?
– Минем хисләрем үлә башлады. Бернигә дә борчылмый, кеше хәленә керми башладым. Шулкадәр арыдым ул чак. Ниләр кичергәнемне сөйләсәм, исегез китәр.
– Барысын да сөйләмәсәң дә, сөйлә инде бераз.
– Бу турыда сөйлисем килми шул. Монысын да әле, беләсезме ни өчен әйттем, газетада шундый сәхифә алып барырга ниятем бар – кешеләргә ярдәмем тияр, бәлки. Учтагы утыз өч гәрәбә – кушучтагы илаһи яктылыкка бәрабәр! Аның мәгънәсе шундый тирән! «Утыз өч гәрәбә» дип исемләсәм, отышлы булырмы икән?
– Шәп булыр! Тик нинди асыл ир алып китәсе иде сине?
Халидә кычкырып көлде.
– Такыр башлы. Менә синеке кебек шундый түгәрәк корсагы да шәйләнә иде.
– Миннән, миннән шәбрәк идеме? Тизрәк әйт инде.
– Юк инде-е.
– Тынычланам, алайса.
Көлеп туя алмаган кыз:
– И яратам да инде үзегезне! Хәбибрахман абый! Ә мәхәббәтне ничек югалтмаска? Берәр кагыйдәсе бармы аның? – дип, күзен кысып, шаяртып кына сорау бирде.
– Кагыйдәсе юктыр инде аның, Халидә. Гел таләп итә торган хис инде ул.
Кыз сүзне үзенчә аңлап, күзләрен уйнатты. Әйтәсе иде – оялды.
– Нәрсә уйлаганыңны аңладым, Халидәкәй. Саф мәхәббәт өчен беренче чиратта тән тартылуы түгел, җан тартылуы мөһим. Гаиләне саклау өчен өч кагыйдә үтәргәдер ул: «Бир!», «Гафу ит!», «Юл куй!»
– Ә? Ошамый! Ә кайда «ал!» дигән боерык?
– Алуга гына корылган мәхәббәт була алмый. Әнә шул өч кагыйдәне үтәсәң, барын да аласың.
– Ай-яй! Әби әйтмешли, лакей ясый икән бу мәхәббәт, чистый. Ә мин аны җүнле нәрсә дип торам тагын.
Рәхәтләнеп көлделәр.
– Кызлар! Очрашуга баргач, газета укучылар белән шулай ихластан иркенләп сөйләшербез, ямегез. Тиражны арттырып, күп подписчиклар җыеп кайтырбыз, иншаллаһ. «Әмин»егезне әйттегезме әле? – дип, Хәбибрахман компьютер артына барып утырды.
– Уенга бордыгыз да әйттереп бетертмәдегез, – диде Зөлхәбирә. – «Утыз өч гәрәбә» сәхифәсендә һәр чыгарылышка берәр яктылык чыганагы ясармын дип торам. Киңәшләшеп эшлибездер бит?! Шуңа әйтәм. Мәсәлән, беренче төймә-гәрәбә – сабырлык. Язманы шул сыйфатка багышлыйм. Икенчесе – шәфкатьлелек... Шулай утыз өч сыйфат табармын дип беләм.
– Каян утыз өчне җыймак кирәк! Адәмдә өч-дүрт уңай сыйфат бардыр булса?
– Алай ук саранланма әле, Халидәкәй! Күбрәктер... Аллаһының туксан тугыз исеме бар. Ул Аның сыйфатлары да! Зөлхәбирә, әйбәт булыр ул! Алар күңелне баета, яктырта, агарта торган тәрбияви сыйфатлар.
– Хәбибрахман абый, бу чыгарылышта «Безнең тормыш» рубрикасына район үзәгендә булган вакыйганы чыгарабыздыр ич? – дип сорады Халидә. Уңай җавап ишетәсенә аз гына да шиге булмаган халәттә тиз генә өстәле артына барып утырды.
– Бастыру ни ул?! Ә басканны кире алу мөмкин түгел! Әйткән сүз – аткан ук булуын беләсең. Ул кешенең язмышына авыр тәэсир итәргә мөмкин, дип күрәм.
– Ни-чек? – Халидә аңламаган кыяфәттә мөхәрриргә карап торды. – Мин ул вакыйганың үзәгендә йөрдем. Өстемә пычрак сүзләр яудыртып кайтып, җиде кат тиремне агызып, аргументларга нигезләнеп, көн буе шул фаҗигале бәхетсезлек дулкынында язма әзерләдем. Вакыйга булды – факт! Усал адәм коточкыч адым ясавына бары үзе гаепле. Ничек булган, шулай сөйләп бирү яклы мин.
– Анализ, вакыйганың сәбәпләрен ачыклау, тәнкыйть кирәк, әмма салып таптарга ук ярамый. Кеше ялгышырга һәм публикага чыккан тәнкыйтьне психологик яктан күтәрә алмаска мөмкин. Һич югында шуны бел: пәйгамбәребез кешенең гаебен уртага чыгарырга кушмаган. Син сурәтләп язганча газетага бирү – хәерлегә түгел. Монда – күпләрнең ялгышы, ачы язмышы. Сүз көчле ул! Кешенең гомерен дә чикли ала. Эш вакыты тәмамлангач әйтермен дигән идем, үзең сүз кузгаттың, рәхмәт. Тыныч халәттә язмаңны кабат карап чыгарга киңәш итәм.
Халидә, шомырт кара күзләрен идәнгә төбәп, озын керфекләрен күбәләк канаты сыман кагындырды да нечкә ирен читләрен аска төшерде. Актан-карадан эндәшмәсә дә, үз фикерендә калганы сизелеп тора иде.
– Бик зур хезмәт икәнен аңлыйм. Мәкаләдә тасвирланган вакыйгаңның хөкемдары да, яклаучысы да үзең бул! Язганнарыңны, «мәрхәмәтле» күзлек киеп, яңадан укып чык әле. Карашыңны яхшы якка үзгәртсәң, егылганны таптап узмассың.
Түзмәде кыз, торып басты. Җавапны да кискен бирде:
– Мөхәррир болай эшләргә тиеш түгел бит. Бу – гаепле кешене таптап узмыйм, дип кенә аның гамәлен акларга тырышкандай язу була, ягъни һөнәреңә хыянәт итү.
– Халидә! Әйе, син журналист, дипломлы белгеч. Ә Хәбибрахман абыең «Тау ягы» газетасы мөхәррире генә түгел – отставкадагы полковник! Бу вакыйга буенча журналистка караганда күбрәк аңлыйм. Һич югы, дөнья күргән олы кеше җавабы дип аңларга тырыш мине!
– Һмм, ярар алайса. – Халидә күңелсез генә урынына утырды.
Шул мизгелдә редакциягә Гөлҗиһан килеп керде. Халидә ачыла алмады. Тирән итеп көрсенде дә монитор экранына текәлде. Карчыкка ни дип әйткәнен оныткан да иде инде. «Менә, җаныем, алып килдем», – дип, өстәленә таушалган, иске бер дәфтәр куелгач кына әбекәйгә күтәрелеп карады. Гөлҗиһан, ни сәбәпледер, үзен оялчан кызлар сыман тота: карашы идәнгә төбәлгән, йөзе дә дулкынланган кешенеке кебек. Халидә, моңарчы кыю гына йөргән карчыкның кыенсынганына аптырап, аның тәбәнәк генә буена, нурлы йөзенең һәр җыерчыгына, бүген генә күргән кебек, озаклап карап торды. «Битенә алсулык йөгергән. Ашыгып килде микәнни?» Уңайсызланып китте. Ул бит аның килеренә ышанмаган да иде.
– Гәҗиткә, Баланлы тауга бәйле булганнарын гына бастыр, җәме, акыллым. Укы, уйлан! Иҗатның, дөньяның ни икәнен белгән берәр акыллы, яшь кызга укытасым килә иде шушы дәптәремне.
Халидә әле саргайган битле дәфтәрне ачкалады, әле карчыкның кызарып киткән йөзенә күз салды. Шигырь дә, бәет тә түгел иде язылганнар. Иртәнге якта авыр сүз әйтеп карчыкның күңеленә тигәнен дә онытты. Рәхмәтен әйтеп, олы кеше хакын хакларга кереште:
– «Әйтер сүзем – яшь кызларга» дипме, «Гөлҗиһан әби киңәшләре» дипме, шушы көннәрдә, һичшиксез, берәр язма әзерләргә тырышырмын, – дип, озатырга әзер булып торып басты.
Гөлҗиһан:
– Озат әле мине! – дип, кызны сәерсендереп, кулыннан эләктерде дә ишеккә таба атлады. Халидәнең озатмый чарасы юк иде.
– Дәптәрне нәкъ менә син укырга тиеш, олан. Хәйберахманнан чыгышлый, кибеткә кердем. «Ридәкседәге Мәува оныгы», – дип әйткәнмен сине. Кибетче катын «журналист Халидә ул», ди. Беләм инде гәҗиттә эшләгәнеңне. Укыйм ич! Кайчак исемнәрдә буталам шул. Зәйтүнә апа оныгы шул син!
Халидә кызыксынып күзәтә. Әбекәйнең төсе җуелган күзләрендә энҗе бөртеге сыман яшьләр кай арада барлыкка килде соң әле? Һәм ни өчен? «Әбиемне сагынамы икән? Сәер бу өлкәннәр», – дип уйлап көлемсерәде кыз.
– Бәетләр дәптәрем, дидем, гомерем буе яшереп йөрттем, кызым. – Әбекәй, нидер үтенгән сыман, Халидәнең кабат кулларын кысты. – Гөлҗиһан әбиеңнең сердәше бу! Яшь чактан язарга, укырга яраттым, олан. Укы, башка кеше кулына бирмә, юкса... мәет булырсың. Ачуланма. Шулай димәсәм, тыңламассың. Минем янга килерсең әле син. Шулай дип беләм.
Халидә, күзләрен зур итеп ачып, әбигә карап катты. «Бәет, мәет...» Курка белмәсә дә, Халидәнең башында шомлы уй калыкты. Үзен ниндидер ачылмаган сер көткәнен аңлады. Ә мондый халәт ошый аңар. Шуңа да, карчыкны озатуга, эш өстәле артына кереп утыру белән:
– Ярый, Хәбибрахман абый, мәкаләне син әйткән күзлекне киеп тикшереп чыгармын. Төзәтәсен төзәтермен. Аннан чиратта Гөлҗиһан әбинең язмасын «эшкәртәсем» була, – дип, бар зиһенен биләгән дәфтәрне тиз генә сумкасына салды.
2
«Кош балалары канат яргач...» Лилия, газетада басылган бу язманы башка мәкаләләрне укыган кебек укып үтте. Ахырында «адресым бары редакция өчен генә» дип күрсәтелгән. Кем язган икән моны? Әйтмәсен белсә дә, редакциядә эшләүче кызы Халидәдән сорарга булыр дип уйлады. ... Кем уйлаган шул язма кабаттан ярты төндә исенә төшәсен, уйларын пыран-заран тузгытып ташлыйсын?!
Кайнанасы Зәйтүнәнең: «Балаларың үсеп җиткәч, төннәр гел озын икән. Уйларың гел ул-кызларыңда, кияү-киленнәреңдә, оныкларыңда: кайда, нишләп йөриләр, кайттылармы, савыктылармы икән, дия-дия ай яктысында сәгатьнең угы йөргәнен күзәтәм», – дип әйткәне исенә төште. Шул язманы укыгач кынамыни аның төн ката уйланып ятулары?! Кияүгә чыкканнан бирле, иренең сөяркәсе кочагында булуын күзаллап, гарьләнеп, йокламыйча борсаланып үткәргән чаклары да күп булды шул. Инде ир басылды, дип тынычланганда, уллары Айдар «төн кошы»на әверелде... Халидәсе өчен күңеле тыныч. Кече кызы өчен борчыла. Аны яшьлектәге Лилия белән чагыштыра. Егетләр ягына борылып карарга кыймаган кыз бала тәртибе чамалы Рамилгә пар килгән идеме соң?! Ә Рамил самими һәм үзеннән күпкә яшь Лилияне лачындай күзәтте. Аннан капылт кына эләктереп тә алды. Лилиянең башка чарасы юк иде – егетнең «өйләнәм» диюенә чиксез куанды.
«Тау ягы» газетасындагы язманы укыгач, үткәннәргә кайта-кайта, шуларны уеннан кичерде ул. Әйе, газетада басылган һәр тирән эчтәлекле мәкаләгә карата үз фикерен олы кызына белдерә килә Лилия. Бу юлы да: «Сеңелең өчен борчылам», – дигәч, кырыс табигатьле Халидәсе: «Юк-бар уйлап, үзеңне бетерәсең», – дип орышты.
Тормыш – көрәш! Шунсыз яшәү дә юк! Гаиләне бербөтен итеп саклау җиңел генә бирелмәде Лилиягә. Авырлыгымыни җанын талкытты?! Хурлыгы! Хатынын тыярга кирәклеген әледән-әле Булатның «исенә төшереп» тормаса, көрәштә җиңү яуланмас иде. Хәйран саулыгы югалды – инсульт кичерде, чак үлемнән калды. Уйларның да гел күңелсезе, шиклесе генә туа шул баш шәрифендә.
Халидә журналист булып республиканың иң күп тиражлы, дәрәҗәле газетасына эшкә урнашкач та, туган йортына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды менә. Һөнәрен яраткан кыз, бәлки, әни дип кенә кайтмаган да булыр иде, кем белә? Әйе, кайтканчы ук «Тау ягы» газетасында вакансия барын белә иде. Һәм Хәбибрахман абыйсы, өмет белән: «Кайт! «Тау ягы» бары синең белән генә үсәчәк!» – дигән иде. Кызы – горурлыгы! Ничек шул кадәр йөрәккә үткәрерлек итеп язалар бу мәкаләләрне? Исе китә Лилиянең. Кызы: «Хатларны эшкәртәбез без», – ди. Укыды шул, университет тәмамлады Халидәсе. Язарга осталыгы бар.
Үзенеке генә җитмәгән, төн ката билгесез кеше язмышлары турында уйлап ята Лилия. Айдары, яшьтәше Суфияның кызы күз алдыннан үтте. Күп еллардан бирле сөешеп йөрделәр, инде ишетелгәнчә, кызны авырлы, диләр. Бу хакта сүз башлаган саен, улы сөйләшүдән баш тарта: йә чыгып китә, йә әйткәләшә үк башлый. Лилия, авыр уйларында чарасызлык тоеп яши торгач, үзен күрер күзгә бәхетле күренгән яшьтәшләре белән чагыштыра башлый. Гомер буе иренең яңа йорт җиткерергә керешүен көтте. «Баласы да, кайгысы да юк!» – дип, Зөлхәбирә тормышына кызыкты. Зөлхәбирә ике катлы коттеджда яши. Җитмәсә, Хәбибрахманы белән, егет белән кыз сыман, рәхәт итеп аралашалар. Авыл җире өчен гайре табигый күренә. Күпләр бу күренешкә елмая. Ә Лилиянең нигәдер ачуы килә. Спортчыларныкы кебек төз, матур гәүдәсенә килешле костюм-чалбар кигән Хәбибрахманның «MAZDA» машинасына утырып районга йә калага чыгып киткәне аңа тәрәзәдән күренеп тора. Күршесенең ул машинасын ялгыш «Мазга» дип әйтеп, көлкегә дә калды инде. Хәбибрахманнарның машинасын Рамиле «Мозга» дип атап йөртә хәзер. Гомере буе түрә ише хезмәттә булган классташының Зөлхәбирәсен машина ишеген ачып утыртуын күрә дә күңеленә кимсенүле авыр тойгы урнаша: «Мозгаң булса, барына да ирешеп була икән шул!» – дип, кәефсезләнеп озата. Ир кадерләп утырткан урын аның өчен хан тәхете сыман биек һәм бөек урын кебек тоела. Юк, көнләшү түгел, гарьләнү бу. Нишләгән әле Зөлхәбирә иреннән ул кадәр кадер-хөрмәт күрерлек? Кайнанасы әйткәндәй, бавыры бала басканмы, гомер буе өс-башын юып, көненә өч тапкыр җылы ризык ашатканмы, азгынлыгына, исереклегенә түзгәнме, катлаулы холкына күнгәнме, эшләгән акчасы коттеджына кергәнме?.. Әнә шундый сораулар калка күңелендә. Аннан кан басымы күтәрелә. Дөнья аңа карата аерата гаделсез булды. Инде әнә Айдары адәм рисвае итә – гомере буе дошман күргән Гөлсу кавеме белән кан катыштыра. Инде бер кат катышкан да иде...
Әнә шулай, газетада басылган мәкаләләрдән дә гыйбрәт чыгарып, булган вакыйгаларны уйлап, көнозын (гомере буена!) нәтиҗә ясап, төннәр сүтә Лилия. Кызы редакциядән алып кайткан газеталарны укый-укый ятлап бетерә. Ә Зөлхәбирә язмаларын укыганда, нигәдер ачуы калка. Шуңа күп вакыт укымый да...
«Тормышта, күрер күзгә күренгән белән чынбарлык гел аерыла. Син үзең күрергә теләгәнне генә күрәсең, башкалар да шулай – һәркем үзе күрә алганны гына күрә...» Зөлхәбирәнең язмасындагы әлеге сүзләргә кул астында булган сары маркер белән сызды Лилия. Аңлашылмый. Кызыннан сорамакчы. Гомумән, Зөлхәбирә мәкаләләре аның өчен кызыклы түгел…
* * *
«Кош балалары канат яргач..»
– Кем язды икән бу язманы? – Суфия инде Минвәлидән ике тапкыр сорады. Уенда шул гына булды. Бик беләсе килде. Ире бу язманы тетрәнеп укыды. Әнисе исенә төште, тирән уйга батты. Өйләнгәннән үк хәтта җәйге төннәр дә озын булды аңар. Бүген Минвәли Суфияның нотыгын тыңлап арыды. Озак кына ишегалдында йөреп керде. Ниятен тормышка ашыра алмаганына тагын бер үртәлде. Кат-кат бер үк нәрсәләрне сөйләгәч, иренең илтифатсыз булуына рәнҗеп, теләсә ни әйткәч, йә янап, каһәрләп туктагач, гадәттә, кызгандырырга теләп елый һәм соңыннан, беразга кына сөйләшми торган иде хатыны. Шуңа да, ятарга ашыкмады, эчәсе килмәсә дә, кабат чәй эчеп алды. Инде эндәшмәс дип, акрын гына барып ятты.
– Әй, сиңа әйтәм! Ник дәшмисең? – Суфия кабат терсәге белән төртте.
Хатынының «с»га басым ясап пышылдап әйтүе ысылдаган сыман ишетелә. Минвәли арты белән борылып ятты.
– Туганчы хәл итәргә кирәк. Корсагы борынына җитә бит инде. Иртәгә, миңа ияреп, син дә барасың! Нәрсә уйлап ята алар? Ясый белгән – өйләнсен! Туасы бала язмышы өчен Рамил белән Лилия дә кайгырырга тиеш. Малайлары да гаепле, кыз гына түгел! И-и, йөз әйттем! Җүнле кешеләр түгел дип.
Минвәли селкенмәде дә.
– Сиңа әйтәм! – Суфия ирен җилтерәтеп төрткәләргә кереште.
Ир гүя үле иде. «Аерылырга әзер идем бит!» Әти-әнисе исән чакта ук төп нигезгә кайтмавына бу көннәрдә ул тагын да ныграк үкенә, гел шул турыда уйлана.
– Чукрак мәллә син, ә?
Ул мәңге ишетмәскә дә риза иде.
– Әйт инде, әйт! Син дә шул булдың, үзеңә мәҗбүр итеп өйләндердең диген! – Суфия шыңшып еларга тотынды. Минвәли дәшмәде...
«Кьяк-кьяк-кьяк...» Күңелне телгәләп, кискәләп, каяндыр күктән тавыш иңә кебек. Әллә нинди, күңел кабул итми торган тавыш. Өзгәләнә күңеле! Минвәли дә кычкыра: «Ки-и-ит, ки-и-ит!..»
Минвәли бастырылды. Күзен ачты. Саргылт түшәмгә иртәнге таң нуры сузылган. Күргән төше аермачык күз алдына килде. Имеш, ул шоңкар икән. Башы – үзенеке. Канатын җәеп, аяз зәңгәр күккә күтәрелүе генә була, балаларының чыелдаша башлавын ишетү белән, җиргә төшәргә мәҗбүр. Кызык инде бу төш дигән нәрсә. Нигә Хәбир-Зөлхәбирәләр бакчасына төшә соң ул җимгә? Кабат күзләрен йомды. Төш озын иде шул. Хәтерләп ятасы килмәсә дә, төшеннән тиз генә арына алмады. Мәгънәсен табасы килде. Аның түшендәге аксыл каурыен томшыгына эләктергән дә карчыга очып бара. Көрәш-бәрелеш булмаган килеш каян эләктергән? Туган йортындагы күптән үлгән Тузик атлы этләренең оясы никтер хәзер яшәгән өй артындагы тирәккә эленгән. Сәер, кызык! Ләкин бер дә көләсе килми. Үзәк өзгеч тавыш кабатланган сыман тоелды. Өнендә! Ул тирәкне бу йортка күчкәндә үк өнәмәде Минвәли. Кисәргә дә кулы бармады. Ябышкак, ялтыравык яфракларының аз гына җилдә дә әйләнгәнләп торуы да хәтта эчен пошыра иде. Тирә-якка мамык очырган чагын бөтенләй яратмады.
Минвәлигә төш юрап ятаргамы соң? Кичәге сөйләшүләр күңелен тырмап тора. Бакчага чыгып китте. Шул тупылга беркетелгән юынгычта салкын су белән юынгач кына күңеле ачылып киткән кебек булды. Колхоз балансында булган шушы йортка күчкәннән соң утырткан агач үсентеләре үсмәде. Шуңадыр, бакча аның җанына якын була алмады. Югыйсә, бакча уртасына җәйге алачык «коеп», йортны да яңартып үстереп сала торгач, кулы тимәгән урын калмады да бугай. Ә туган йорт, тузган булса да, алма бакчасы белән күркәм иде. Карт булсалар да, хәзер дә шау чәчәккә төренәләр, алмалары күп була. Минвәлидә яшәү дәрте кузгалды: сөбханаллаһ, ата сыерчык көннең яктыруын да көтмәгән – гаиләсен туендыруга керешкән. Хатынының «йөрисең инде, вакытыңны бушка уздырып» дигәненә исе дә китмәстән, бүген төшенә кергән шул тирәккә үткән ел гына өч яңа оя ясап элгән иде ул.
Иртәнге чәйне эчкәндә, Суфия Рамилләргә кайчан барасын, Лилия нәрсә дип әйтсә, ул ни дип җавап бирәсен әйтеп сөйли башлаган иде: «Җитте! Әти, барма! Әни! Барсаң, бик үкенәчәксең, кара аны! Мин каршы!» – дигән тавыш яңгырады.
Суфия очынып алгы якка чыкты.
– Оятсыз! Син кичә дә төне буе йөреп кайтканда да йокламаган идем әле мин. Кара син аны! Монда ирсез бала үстереп ятасы түгел! – дип чәрелдәде.
Минвәли, ясалган чәен дә эчмичә, чыгып китте.
– Бу төнтек тагы чыгып киттемени инде? Ярар, ашаган җиренә сыер да кайта, – дип сөйләнде хатын.
– Әни! Булды. Миңа Айдар кирәкми, Халидәләр йортына аяк басарга җыенмыйм. Табам! Өйгә алып кайтма дисең икән, башка вариант карармын. Миңа барыбер!
– Үһү-һүүү! Тәртипсез! Атаң күк киребеткән! – Суфиянең башка чарасы калмады, үкереп еларга кереште.
– Суфияга охшаган, диләр миңа. Балантауның бөтен кешесе шулай, ди.
– Миңа охшасагыз, җүнле кешегә кияүгә чыга белер идегез. Апаң да акылсыз, син дә. Нәрсә дип үстердем?! Кеше көлкеләре!
«Синең шикелле!» – дип мыгырданды кыз юрган астында.
Суфия көнозын Сафияне битәрләп йөрде. Кыз колагыннан наушнигын алмады. Иренең төшке ашка кайтмаганын аңлады инде хатын. Ләкин кич тә җитте, Минвәли һаман күренмәде. Суфияның, Лилияләргә барып, әйтәсен әйтеп кайтасы килә иде. Эче пошты. иренең анда бармасын аңлады. Сафиясын ил-көн күзе алдында никахлы итәсе килә иде. Болай калуны зур җиңелү дип саный. Авыл имамы Хисмәтнең мәчеткә китеп барганын күрү «кияү» йортына барып керергә бер этәргеч булды. Әйе, гаилә башлыгы Рамилнең энесе Хисмәттән башкалар барысы да өйдә иде. Аягүрә каршы алдылар.
– Ишеттерделәр сүзегезне. Ни акыллы, ни тинтәк малаегызга тиңме соң минем кызым?! Ну ялгышты Сафия. Әйттем, ничә тапкыр әйттем, йөрмә аның белән, дидем. Хатын санлый торган нәселме соң? – Суфия Рамил каршына басып, усал итеп кысылган күзләрен әле Рамилгә, әле Лилиягә йөртә-йөртә, вәкарь белән дәвам итте. – Каликага калдырдың ич син хатыныңны. Кеше баласын мыскыл иттегез. Үзегезнең дә ике кызыгыз Сафия көненә төшсә ие. Гөнаһсыз бала рәнҗеше төшәчәк тә! Рәхәт күрмәячәксез!
«Каргышың казык башына», – дияргә көч тапты Лилия. Суфияны, ишектән кергәндә ничек каршы алган булсалар, шул көе аягүрә озатып калдылар. Халидә әле әтисенә, әле әнисенә карап гаҗизләнде. Ник бер сүз дә әйтмәделәр? Биленә таянган, мыскыллы елмайган әтисе тыңлап басып тора бирде. Ә күзләрен идәнгә төбәгән әнисе, Суфия тавышын күтәргән саен, куркынган сыман, күтәрелеп карап алды. Бик җавап бирәсе килде, әтисе белән әнисеннән узарга батырчылык итмәгәнгә түгел, барын да белгәнгә Суфияны да кызыксынып күзәтте Халидә. «Үз-үзенә ышанганга, һич тартынмый, сүзе – төзек, үзе – кызык», – дип уйлады. Бар җире килешле булуына да игътибар итте. Бары күзләре нурсыз. Суфияның энесе Гаделдән ишетеп, бу вакыйгага аның бөтенләй башка карашта булуын – Айдарга кияүгә бирәсе килүен белә иде ул. Ә Гадел, Зөлхәбирә апасы кебек, ялганлый белми. Элекке мәдәният хезмәткәре Суфияның һәр вакыйгада «театр уйнавын» әти-әнисе белсә дә, бу хәлгә чын мөнәсәбәтен бу өйдә бары Халидә генә белде. Шунысы аңлашылмый: ничек инде әтисе дә, әнисе дә үзләрен, улларын якламыйлар? Кызарынды Халидә, ачуы бүселеп чыкты:
– Их, сез! Ник үзегезне түбәнсетүгә ризалашып тордыгыз? Хәтта хаклы булмасагыз да, үз өеңдә, үз балаңны якларга тиеш ләбаса!
– Әйе шул, авызын ерган да басып тора, – дип, ризасызлык белдерде Лилия иренә карап.
– Нәрсә диясе иде ул звирьгә? Син әйт идең! Дуслар идегез ич сез яшь чакта, – дип, елмая төшеп төрттерде ата.
– Нигә көләсең, ә? Нинди кызык бар монда? Син бит улыңны, мине мыскыл иткәндә, яклап бер сүз әйтмәдең.
– Ә син нәрсә дип авызыңны ачып тордың?
Суфия янында үзен чак тотып торган иде Лилия, ярсуы белән:
– Чык әле бу якка! – дип кычкырып, улын дәште.
Айдар бүлмәсеннән чыкмады. Әнисе, ишеген ачып:
– Син өйләнәсеңме Сафияга?
– Юк, дидем ич инде.
– Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, ә, йөрмә ул кыз белән дип? Өйлән! Йоклап йөри белгәнсез бит!
– Юк, дидем.
Рамил:
– Нинди гадәт ул? Өйләнмим дип тора. Һәр уйнашчы корсаклы булган саен өйләнә башласаң...
«Ээ, себеркенең баласын үстерүче Булатлар юк, диме?» – диясе килгән иде Лилиянең, балалары алдында әйтергә кыймады. Әүвәл иренә, аннан улына әрнүле караш ташлады да, аш-су ягына чыкты. «Йә Аллам, бир сабырлык!» – дип куйды.
Җен ачуы чыкты Халидәнең:
– Булдыксызларга тынычланырга җай табыла икән. Нәрсәгә монда сабырлык? Кызулык кирәк монда! Их! – Кыз ярсып чыгып китте.
* * *
Сорарга иде ул, кояш сәгать ничәдә байый икән. Аны Хисмәт белә, Зөлхәбирә беләдер, ә Минвәлигә азан вакытын белү кирәк булмады. Исенә дә алмады ул кояш вакытын. Әнә бүген икәүдән-икәү бер-берсенә карашып утыралар. Кеше, күңеле сафланган саен, ялгызлыкка омтыла икән. Минвәли соңгы вакытта әнә шулай табигатькә сыгына: күңеле белән генә булса да, агым суын күзәтәсе, тавына менәсе килә. Кояш күрдеме икән аның уйларында ялгызы янып гомер итүен? Эчтән дөрләде! Тик бу янудан җылы юк иде шул. Киресенчә, күңел өшетерлек салкыннары күп булды. Айдар, бала хакын хаклап, Сафиясын хатын итеп алырга теләсә, сүз әйтә алмаса да, күңеле белән каршы килер иде. Яратса, өйләнер иде. Димәк, җан теләген түгел, бары тән таләбен үтәп йөргән. Оят эштән янулар... Үтте, үтте башыннан! Менә хәзер дә сүнеп барган кояш җылысы да йөзен кызарткан сыман – бите януын тоя. Кояш баешы сыман гынамы Сафияның холык-фигыле, гамәлләреннән кызарулар?..
Минвәли, тау итәгеннән салынган таш баскыч буйлап Яшьлек аланына күтәрелде. Туктап, бер мәл таланып беткән «Мин Яшьлек яратам» арт-объектына карап торды. Әйе, моны ул, яшьлектәге сөйгәне Зөлхәбирәнең идеясен тормышка ашырып, үз кулы белән тимердән койды. Остаханәне эчтән бикләп эшләде. Хатыны Суфия белсә, тавыш куптарачак иде. Җәнҗалдан туйган иде ир. Аңа бары тынычлык һәм хезмәт кенә кирәк булды. Хәрефләрдән торган статуэтка тимердән генә түгел бит – пластик белән тышлыйсы. Ә андый нәрсәләр белән эш иткән кеше түгел ул, җаен да белми кебек. Классташы Хәбибрахман белән икәүләп эшләделәр. Хәбибрахман гаять сер саклаучан кеше булып чыкты. Ул чакта бөркәүле ГАЗель Балантауда юк та иде әле. Хәбибрахман каладан чакыртты, һәм Минвәлидән алынган әзер статуэткалы машина кичкырын Зөлхәбирәләр капка төбенә килеп туктады. Әйе, бары да сөйләшенгәнчә: Зөлхәбирә дә Минвәли эшләгәнен белмәде. Шулай күпкә яхшырак иде. «Зөлхәбирә үз акчасына калада ясатып кайтарган», – диделәр... Минвәлигә акчаны Хәбибрахман түләде. Акчаны Зөлхәбирә биргәнен әйтмәде. Серле, катлы-катлы алдаулы булды ул. Акча... Акча да, хезмәт тә кызганыч түгел иде бу объектка. Тик йөрәк сыкрый: нигә кешеләр шундый матур нәрсәләрнең дә кадерен белми?! «Яшьлек»нең бары бер хәрефе – нечкәлек билгесе генә торып калган, «йөрәге» каерып алынган, аяк астына салып тапталган. Ә «Мин» дигән сүздәге өч хәрефнең берсенә дә кул тидермәгәннәр. Очраклылыкмы? Шәрә объектта «мин» дигән кызыл сүз шундый буш, шундый шыксыз күренә. Исендә бит! «Мин яшьлекне яратам» дип, тугыз хәреф һәм бер йөрәк ясадылар. Яшьлекне рәхимсезрәк тоелган еллар менә шулай берәм-берәм чүпләгәч, картлыкта гына яратып искә алалар, ахрысы. Булдымы яшьлеге Минвәлинең? Өзеп вазага куйган кыңгырау чәчәкләр гомере кебек кенә булды шикелле.
Бер ел гына армиядә хезмәт итеп кайтып, кулына Римманы тотканнан соң, яшьлек, әлеге дә баягы җете зәңгәрлеген җуйган кыңгырау чәчәк сыман, төссезләнеп калды. Шиңде аның уйлары. Егет чакта нинди максатлар белән янган иде бит ул! Ул хыяллар Зөлхәбирәле иде. Минвәли кыңгыраулар үсә торган урынга карап торды. Кәефе кырылды. Юк, җәй соңында инде тау бите зәңгәр кыңгыраулы түгел ул. Чәчәк аткан чагы булса да, яшьлектәге йөрәккә ятышлы күренешләр юк инде. Җил тау итәгендәге чәчәкләрне, яшел үләннәрне ялтыравыклы каплар һәм пластик шешәләр белән бергә, берсен-берсеннән аермыйча, тигез мәхәббәт белән иркәли. Кеше кыргыйлана бара сыман тоела аңа. Зөлхәбирә белән кулга-кул тотынып чәчәкләр арасында йөрүләр киноларда гына торып калган күренеш сыман. Шушы хозурлыкта, саф мәхәббәт хисеннән исереп, самимилектән әүмәкләнеп, шаярып, бер-берсенә сыенып, зәңгәр күккә карап яткан мәлләр хәтернең бер почмагында яктырып күренеп алдылар. Шундый татлы хатирәләргә бирелгәндә, кара сакалың кая барсаң да иярә дигән сыман, Сафиясының бүгенге халәте кабат исенә төште. Күз карашы тау итәген иңли. Тау өстеннән караганда бигрәк шыксыз, чүпле икән! Элек кайда булган соң бу көнкүреш калдыгы дигәннәре? Бар дөньясы чүп белән тулды!
...Кызы Римманың яшьлегенә сокланды ул. Җиде ел, инсафлы кыз булып, бер генә егет белән йөрде. Бик кадерле һәм бәхетле булырга тиеш иде кебек. Һич аңларлык түгел бу дөнья! Ә менә Сафияныкы нәкъ аларныкы кебек. Әнә Айдарга баласы гына түгел, Сафияның да кирәге юк. Юк, Айдарның балага ата булуын таләп итмәячәк ул, кызын якламаячак!
Минвәли, үткәннәренә кайта-кайта, Яшьлек аланыннан тау башына үрмәләде. Электән серле иде бу алан, дулкынландыра иде бу кызыл төсләргә бай Баланлы тау. «Үз иркең белән йөри торган түгел!» – диләр иде шул өлкәннәр. Күңеле кушканча ашыкмый гына үргә менде. Кояш инде офык читенә тәгәрәгән. «Шул ук ташлар, без генә үзгәргәнбез икән», – дип уйлады классташлары белән таң каршылаганда җыелып утырган ташларның берсенә кабат утыргач. Үз гомерендә икенче тапкыр гына менгән икән бит ул Баланлы тау түбәсенә – бер дә нәтиҗә ясаганы булмаган моңарчы. Беренчесендә – классташлары, беренче мәхәббәте белән кулга-кул тотынып. Һәм менә... Бу юлы нигә менде? Нигә ялгызы?! Чарасызлык ялгызлыкка чакыра бугай. Монда бары кояш кына бар. Ул да, көнне тәмамлап, югалып бара...
Их, кояш баешлары!.. Гүзәл манзара!.. Матурлык – шатлык ул! Тик кояш баешына гел моңсулык катыша. Бер ун минуттан җир читендә кояшның кызыллыгы гына калачак. «Серле төннәр ләззәте күрмәгән җанга чалт кояшлы көннәр дә куаныч китерми икән...» Бер атна элек газетада укыган мәкалә һаман онытылмады әле. Ах, бу сүз көче! Әлеге сүзләрнең мәгънәсен элегрәк уйлаганы булмады шул. «Тау ягы» газетасында басылган тирән фәлсәфи язманы, бер укып чыккач, кабат укыды. Укырга яратмаган Суфиясы да укыган булып чыкты әле.
Бик озын тоелган төннәр... Яратмаган хатын белән бер түшәктә ятулары газап иде Минвәлигә. Тоташ болытлы иде көннәр. Тәнне изәрлек авыр хезмәткә рәхмәт! Үзенә сырпаланган, ярату өмет иткән хатынын, сөймәү генә түгел, күрәлмау хисе белән көрәшү, ай, йөрәкне телгәли иде. Йокымсырау һәм талгын йокы – коткаручысы иде. Ә иртән алсуланып таң ату белән яраткан «КамАЗ»ына ашыкты. Гомер шулайрак, гел тормыш мәшәкатьләре белән үткән икән шул. Эштән кайту белән, кызлары Римма белән Сафия ике ягына килеп сарылды, туктаусыз тәтелдәделәр. Үз балаларыңны яратмаска мөмкинме соң?! Чиста өе, табын тулы ризыгы белән көткән, килде-китте сүзләре белән теле телгә йокмаган ачык йөзле Суфияга да ихтирам белән карарга тырышты ул. Үз тормышыннан, әти-әнисенә ярдәм итүдән бушаганда, Сәлия әбисенә, ә соңрак каенесенә ярдәмгә ашыкты. Игелекле, чиста күңелле Гаделгә хәзер дә булыша. Хезмәт аның бер юанычы иде бугай. Әйе, мәкалә авторы кебек, төннәрне яратмый иде ул да. Төннәр бит Суфия белән кушылдырды. Үзен җиңә алмаган чаклары еш була иде шул. Ярата алмады, юк, бары әдәп йөзеннән тырышты гына Минвәли. Алар икесе ике дөнья кешесе иде. Гаилә низаглары белән әти-әнисен борчыйсы килмәде. Ике йорт арасында йөреп мәшәкатьләнде. Ике кыз үсте, ата бурычымны үтәдем дип, туган йортка күчәргә генә уйлаганда, Суфия хәйләкәр, каршы булуына карамастан, бала тудырды. Салават үсәр, аңлар. Бүген! Бүген туган йортына туры кайтачак ул!
Офык кызыллыгы кими бара, уйлар куера. Максатына табан шул тиклем акрын баруына ризасызлыгы кабат калка. Өзлексез хак хаклауның талчыктыруын, тәмам гаҗиз итүен Минвәлидән башка тагын кем аңлый икән? Минвәлинең әдәп-әхлак богауларын күңеленнән йолкып ташлыйсы килә. Сафия гамәлләре яшьлектәге хәлләрне өскә калкытты. Минвәли ата-анасына нинди тетрәнүләр, әр-хур китерүен хәзер генә аңлады. Юк, Айдарга үпкәләми. Яратмаган хатын белән гомер кичерүне дошманына да теләми. Ә кыз йөгәнсез булып чыкты шул.
...Ут өзелгән иде монда. Ике яклы агач йортның бер генә бүлмәсендә дә ут кабынмады: берсендә лампочка янган, икенчесендә борып ук алынган – бөтенләй юк иде. Минвәли келәткә чыкты. Күзләрен йөгертеп, һәр почмагын капшады. Җиделе лампа күреп алды. Селкетеп карады. Эчендә сыеклык чайпалуын тойды. Аннан-моннан сөрткәләде дә өйгә алып керде. Никадәр шырпы сызды: кабынды да сүнде, аз гына үрләгән кебек булды да кабат сүнде. Филтәсе яман тузуын абайлап, кайчы белән кисеп ташлады – әйбәт кенә янып китте. «Каян гына башыма килде!» – дип сөенеп куйды. Күңеленә, шул саран гына ут кадәр булса да куаныч керде. Хатыны, улы шушы тузанлы кунык аша төшкән яктылык сыман тоныкланып калды. Өйгә ят ис – керосин исе таралды. Йомры куыгына кагылды. «Кызганчы сөртеп була әле», – дип, күз уңында торган әллә кайчангы газетаны йомарлап чистартты. Йорт эче яхшырак шәйләнде. Уйлар кабат гаиләсе янына кайтты. Эче пошты, әрле-бирле йөренде. Монда бары да таныш, шул ук вакытта чит тә иде. Әтисенең гел утыра торган урындыгына барып утырды. Уйлар, уйлар... Чиге юктыр аларның! Караңгыга ияләшенде. Инде лампа яктысы да җитә сыман. Йортта бар да тәртиптә булуы сокландырды. «Кайтып китәргә ишеге ачык булса, шуннан гайре берни кирәкми», – диде апалары. «Олан, син карадың әти-белән әнине, син бердәнбер ир бала – сиңа тиеш!» – дип әйтә тордылар. Үзенә рәсмиләштерелгәч, Суфия «сатыйк» дип ялварса да, Минвәлинең чит кулларга бирәсе килмәде. Шул чакта ук нигезне улына ниятләде. Тик үчле Суфия бу адымын гафу итмәячәген һәм улын үзеннән биздерәчәген чамаласа да, бүгенге адымы ныклы аның. Шеш тә тулгач – тишелә! Тулды, тулды. Туйды, муеннан туйды! Мәсьәлә чишелде: гомерен ялгызы яшәп төгәлләячәк. Ирнең күзе өстәлдә яткан филтәгә төште:
– Янды гомер – кисек филтә!..
Корымламый гына бер көе янарлык картлык өмет итә ул. Караңгы өй дә яктырып киткән сыман. Күз ияләшә ул. Тик үз асылыңа каршы килердәй нәрсәләргә гомер буе да ияләшә алмыйсың икән. Ә күңел әледән-әле «Тау ягы» газетасында басылган мәкалә авторы белән гәпләшә: «Бары олы кыйммәтләр хакына сабыр итәргә була. Түзүдән мәгънә булмаса – өзәргә!»
...Суфия сукыр лампа кабызылган, үзе кайчандыр килен булып төшкән йорт тәрәзәсен күрерлек халәттә түгел иде. Җиңел адымнар белән җитез атлап өенә элдерде. Күңеленең түрендә тантана урын алды. Ул хәтта каршысына очраган Хисмәткә дә өстән карап пырылдап узып китте. Бу нигез әрвахларына хәер-дога кылып йөргән Хисмәт, үтеп барышлый күз салу белән үк, тәрәзәләрне каплап тартылган пәрдәләр артында лампа яктысы күрде. Сагаеп карады, адымнарын салмаклатты. Яктыга кеше шәүләсе төшүе күренде. Димәк... «Хәерле булсын!» – дип үтте ул, капка чылбырында гадәттәге йозак булмавын күреп.
Айдарлар йортыннан чыкканда «әйтәсен әйттем» дип тынычланган Суфия, иренең өйдә булмавын күреп: «Мастерскойда куна калып, минем сүзне аяк астына салуыңмы?» – дип зәһәрләнде.
Гаилә тормышындагы һәр вакыйга кешене үз казанында кайната. Хисмәт кайтып кергәнче башланган зур сөйләшү Рамил белән Лилия йортында төнгә кадәр сузылды. Егет үз сүзендә нык торды һәм Сафия белән аралары тәмам өзелүен әйтте. Хисмәт кычкырышмаска, сабырлык белән уйлап хәл кылырга киңәш итте. Хуҗаның гадәттәге кара бишмәтне иңенә салып, берничә тапкыр тәмәке көйрәтеп керүен исәпкә алмаганда, инде кайсы кая йокларга ятканнар иде. Ә урам якта сызгырган тавыш ишетелде.
– Йә, Аллам! Сәлиянекеләргә безнең нәселдән башка кеше юкмы әллә ул, ә-ә-ә? – дип сузды хуҗабикә. Чакыручы Сәлиянең төпчек улы Гадел икәнен өйдәгеләр белә иде. Ике тапкыр сызгырып та чыкмаса, өченчегә ул сызгырмый. Чыкмый дип, кайтып кына китә. Өйдәге киеренкелекне белгән хәлдә Халидә бер сызгыру белән җитез генә урамга чыкты. «Машинаң белән килмә!» – дигән иде ул аңа. Иске машинасына утырырга ояла. Җәяүләп кенә урам әйләнеп килделәр. Кызып-кызып Айдар белән Сафияның тетмәсен теттеләр. Гаделнең Сафия белән дуслыгы бөтенләй юк иде. Апасының кызы булса да, ул аны хөрмәт итми, гомумән яратмый иде. Гадел бары җизнәләре Минвәли, Булат белән яхшы мөгамәләдә. Апалары белән ни өчен туганлык булмавын аңлады кыз: аларның тормышка карашы җир белән күк аермасы иде. Гаделнең холык-фигыле ошаганга гына дус итеп йөри Халидә. Араларында көчле мәхәббәт булмаса да, бер яктан да тел-теш тидерерлек түгел егеткә. Дөрес, аларның яшь аермасы ун ел. Ләкин бу сизелми. Гадел йөзгә дә, тәнгә дә, киенү рәвеше белән дә, шаянлыгы белән дә яшь егетләр сыман.
– Җизнинең мастерскоен үзгәртергә керештем, Халидәү! Ният – автосервис! Күптәннән киңәш итә иде инде.
– Тагын ни киңәш итә акыллы җизнәң?
– Өйлән, давай, ди. Шәп кыз ди сине.
– Иһи-һи. Хатыны кебек явыз икәнемне белми булса кирәк, әйеме?
Егет кирәкле сүзне генә күтәреп алучан.
– Безнең нигездә булган эшен шуңа бетерәсе килә бит. Сер бу! Гәҗиткә язып чыга күрмә! – Гаделнең, шулай шаярткан булып, сөйгән кызының танылган журналист булуы турында онытмавын белдерәсе килеп тора. Аның өчен Халидә – зур көч! Газетада мәкаләсе басылган саен хөрмәте арта, язуына соклана, усал, төртмә телле кызны чын күңеленнән ярата.
– Нинди серне язма дисең? Өйләнүеңнеме? – дип уенга борды Халидә. Шул күңелле мизгелдә Суфияның пычрак сүзләр әйтеп китүе кылт итеп исенә төште. – Өйләнү дигәннән, «аждаһа» килде бүген. Утын өрде дә чыгып сызды. Хет нишлә! Кызы әүлия булып, яклау кирәк булса да, кеше йортына килеп гауга ясамыйлар бит инде.
Аждаһа. Гадел сүзе бу! Хатын-кыздан аермалы тәртиптә яшәвен ошатмыйча, туган йортым дип, үз тәртибен урнаштырып, шуны таләп иткән чакларда, апасына шулай дип әйтергә мәҗбүр булуын әйткән иде ул берчак.
– Шулай да аңларга тырышам мин аны. Җиңелү аның холкына туры килми булса кирәк. Көрәше генә чиста түгел. Тумыштанмы шундый? Ә бәлки элекке һөнәренә тугрылыгыдыр, ә? – Халидә монысын ярым шаяртып, шул ук вакытта киная белән әйтте. Тик бер дә шаяртасы да, гамәлен аклыйсы да килми икән. – Ышандырып, оста итеп уйный, – диде ул, әле кичтән генә Суфияның әйткән сүзләренә әрнеп. – Тик мәдәният хезмәткәренең акылына шәфкать, мәрхәмәтлелек уралса гына нәфис, татлы сүзләр сөйли, якты гамәлләр кыла икән, ә хәйлә, мәкер белән каймаланган акыл – пычрак сүзләр яудыра икән шул. Болар барысы да безнең көнебезне бизәүче яки ямьсезләүче мини спектакльләр икән ләбаса. Менә шуны аңладым бүген «мифик» заттан.
– Гафу итә күрегез! Аны үзгәртеп булмый шул. Кызлары андый түгел. Сафияны да алай начар димәс идем мин. Кешечә түгел – үзенчә яши ул! «Айдарга кияүгә чыкмыйм», – диде бит инде. Тагы ни аңлашылмый икән аңар?!
Егет белән кызның сүзләре килешә. Халидә калада чагында яшь егетләрне үзенә якын да китермәде. Өлкәнрәк егетләр белән төрле темаларга иркенләп сөйләшү күңеленә хуш килә иде. Сөйләшер сүзләре бетмәсә дә, бүген: «Киләсе санга мәкалә өлгертәсем бар», – дип, кереп китү җаен карады.
Халидәне Гөлҗиһан әбинең саргаеп беткән дәфтәре көтә. Бу серле дәфтәрнең күз төшерергә генә өлгергән битләрендә бабасының исеме күренеп китү шулкадәр ымсындырамы соң әллә? Унсигез битле дәфтәрнең һәр битендә, әйтерсең, зәңгәр җеп белән нәкышлы чигүләр. Их, һәр минут исәптә бит! Гаджетлардан яңалыкларны күрергә өлгермәү дә журналист өчен зыянга булуын кем аңлый икән? Өстәлендә океан арты прозасы – бестселлер да кайчаннан бирле көтә. Ә монда авылдаш әбекәй «дәптәр»е үз хакын даулый. Нигә ике көнгә бер төн булмаган? Еллар дәвамында дым тартканга, «дәптәр»дә каләм карасы җәйрәгән. Һич тә зыянлы түгел үзе, киресенчә, матуррак та әле. Әйтерсең чигү җебенең калынрагын сайлаган. Гөлҗиһан карчыкның язу рәвеше матур булуы сокландырып кына түгел, көнләштереп тә куйды. Халидәнең каләм тотып язганы юк диярлек. Әбекәй гап-гади колхозчы булган югыйсә. Моңсу карашлы, сөйкемле карчыкның йөзе, буй-сыны да бик матур. Балантауда егерме җиде ел яшәп, аның картын гына күргәне булмады...
Ярты төн Баланлы тау, Чишмәсу тирәләре, «Чишмә» колхозы тарихы, авыл кешеләре турында, иң кызыгы, Гөлҗиһан карчык белән бабасы тимерче Шәйхетдин мәхәббәте турында укып үтте. «Егет-кыз чакта кем кем белән йөрмәгән?!» – дип уйлап елмаеп кына укыган иде югыйсә, ах, бабай, өйләнгән килеш Гөлҗиһан әби белән чуалган икән. Уку теләген гаделсез истәлекләр «җимерде». «Чәчәгемне койды!» – дигәнме? «Унҗиде яшемдә», – дигәнме? Бу урыннарны кабат кайта-кайта укыды Халидә. Бермәл барын да күзаллап тетрәнеп куйса да, «нәкышлы чигүләр»дә «чәчәгемне койды» дигән искиткеч оста чагыштыруга игътибар итте. Яшь кыз язмышының бар нечкәлеге күңеленә барып иреште. Чү! Әти, атасы кебек үк, яшь гөл сабагындагы чәчәккә кул сузган түгелме?! Хатирәләр... Гөлҗиһан әби, Гөлсу һәм Сафия. Юк, башка укый алмады, дәфтәрне яшереп куйды. Әбекәй башкалар кулына керүен теләмәде бит. Кисәтү сүзе дә гадәти генә түгел. Менә шул сүздән ниндидер мәгънә эзләде ул. Газетага Балантау турында язма әзерләргә туры килсә дип, «Гөлҗиһан әби хатирәләре» дип бирерлек урыннарны карандаш белән билгеләп үткән иде. Дәфтәр тышлыгының артында, эчке ягында, ак кәгазьгә игътибар итте. Яхшылабрак караса, скотч белән өр-яңа конверт ябыштырылган. Ашыгып куптара башлаган иде дә, язуына игътибар итеп тукталып калды. «Укып бетергәч кенә ачарга!!!» Ә теге, үзенә әйткән сүзе – «Бәет түгел! Мәет!..» – уйландыра, шомландыра!
3
Халидә, эшкә килү белән, төзәтелгән мәкаләне баш мөхәррир өстәленә китереп салды.
– Укучыны әллә ни кызыксындырмас. Туный торгач, җан тәслим кылды бәгырькәем! – Халидә эчке халәтен яшерергә тели – нечкә иреннәре кысылды, карашын идәнгә төбәде. Әмма телендә киная тантана итте. – «Бүре дә тук, сарык та исән» диләр инде мондый очракта. Ә юк! «Сарык шат» диясе. Эмоцияләргә баетмый, димәк ки, тәрбияви ягы да аксый. Почти үлде ул. Хәбәр! И всё! Ә бит бу вакыйга турында халык чын дөресен укырга, тирәнтен уйланырга тиеш иде. Һәм, бу юл белән барганда, тираж югала, хөрмәтле вә гыйззәтле Хәбибрахман абый. – Халидә, горур гына атлап, урынына барып утырды. – Яраклашып дөрес эшлисездер анысы.
– Ә син, Халидә туташ, хагын белдем дип уйладың, әйеме? Үзең ничек аңлагансың, шул фикерне өстен куеп язганың үзеңә күренми шул ул. Булган вакыйганы һәркем үз каланчасыннан торып күрә, шуңа үзенчә аңлый. Барлык фикер дөрес була алмый. Хакыйкать бер генә төрдә, ялганнар гына төрле-төрле.
– Усалланып йә мескенләнеп үзен яклый белгән пычрак җаннарны бик яхшы таныйм. Әмма шулкадәр сыгылып елап, кем ялган сөйләсен, гаеп эшен кем дөресләсен инде, йә? Керәшеннекен дә, христианныкын да, татарныкын да – барын да күреп торучы бер Аллаһ.
– Кешеләр Аллаһтан курыкса, җир йөзендә бер генә кабахәтлек тә эшләнмәс иде. Менә уйлап кара. Бу вакыйга безнең авылда булды, ди. Бер якта – Суфия белән Гөлсу, икенче якта, әйтик, Булат белән Зөлхәбирә, ди. Килгән журналистка беренчеләрдән булып кем сөйли вакыйганы? Килеп төшүеңне алар дүрт күз белән көтеп үк тора, шулаймы? Эзләп тә йөрисең юк. Каршыңда, әлбәттә, такмаклап сөйләп бөгелә-сыгыла елый, каршы якны сүгә, каргый. Беренчел информациянең кеше аңына үтемле кереп урнашканы фәнни нигездә расланган инде. Журналистка искәрмәсе юк. Кеше ышана, кызгана. Син үткән ел Булатның «күке» улы белән булган вакыйгада Суфия апаңның ролен оныттыңмыни? Халыкның Суфия ягында булуына гаҗизләнеп, нишләргә белмәдең бит! Әлеге дә баягы, шул мисалда аңлатсам, Булатка карата хаксыз нәфрәтләндең. Зыян күрүче кеше булса да, ул үзен якламады бит. Чөнки мондый вакыйга тыныч холыклы кешеләрнең җанын тетрәтә. Эчке кичерешләргә бирелгән кеше ялгыз калырга омтыла. Аны телгә алуым мисал өчен генә. Син ачыкларга тырышкан вакыйгада да сорауларыңа әдәп йөзеннән генә җавап бирелгән булырга бик мөмкин. Зыян ясаган каршы якка бер начар сүз әйтелмәгән. Бу хәлне күргәннәр фикерен белешкәнсең, әйеме? Мәсәлән, Суфияга каршы кемнең сүз сөйләгәнен ишеткәнең бар? Гайбәт тегермәне тарттыручы әшнәләр какшамас бер төркем булып яши беләләр. Суфия гаепле булган очракта да, Булатны хаксыз дип, беркатлы бәндәләрне ышандыру аларга авыр дип уйлыйсыңмы? Халык шундый ул: хаклыкны күзе белән күреп, йөрәге белән тоеп та, бер сүз эндәшмичә өйләренә тарала, ә кайткач, гаиләсендәгеләр белән фикерен уртаклаша. Менә сиңа бер вакыйга мисалы. Аңла дип сөйләдем.
Халидәнең ярсуы тавышын көчәйтә:
– Өнсезләнеп тормасын Булат абый ишеләр! Үзен үзе якласын, хаклы булгач.
– Менә монысы бәхәссез. Әмма, ни кызганыч, кеше акыл җыйган саен конфликтка керми, хаклылыгын чәчрәп расламый.
– Ярар. Аңладым.
Халидә өстәлендә яткан, әле һаман укырга җитешә алмаган газетаны тартып чыгарды. Куш битен ике яклап тотып укып чыккач, тирән итеп көрсенде дә: «И Аллакаем, Зөлхәбирә апа әйтмешли», – дип куйды.
– Нәрсә ошамый, Халидә туташ? Кайсы язма эчеңне пошыра?
Кызның йөзендә әллә аптырау чалымнары, әллә канәгатьсезлек – аңламассың. Ул газетаны урталай бөкләп, читкәрәк – ел дәвамында үткән зур вакыйгалар буенча язылган мәкаләләр папкасы өстенә җилләде.
– Ну аңлыйм инде, һәр ана үзенең баласын бәхетле булсын, тормышта уңсын дип үстерә. «Кош балалары канат яргач...» мәкаләсен тагын бер кат укып чыгуым шуннан иде: әнинең бар сөйләшкән сүзе, бар уе шул мәкаләдә булды бу көннәрдә. «Кем язган аны, кызым, әйт әле?» – дип тә шылтыратты. Кем язуы миңа бөтенләй кызыклы түгел. Әйтерсез инде, син ана түгел, бала гына әле, дип. Әнинең кем язганын беләргә теләве дә түгел, төне буе йокламыйча шуны уйлап яттым, диюе тынычсызлады. Ә кибеттә шул язма хакында зурлап сөйләшеп торганнарын ишеткәч, ачуым да килде. Чит кеше язмышларында казынып ятканга, безнең җәмгыять шушы көндәдер инде ул.
– Публицистикада гына түгел бит, әдәбиятта да шундый күренеш: сюжеты, эчтәлеге гаилә кысасыннан чыкмаган китаплар иң күп укылышлы санала.
– Кирәкми кешегә җәмгыять мәсьәләсе! Совет заманы классиклары ватанпәрвәрлек тәрбияләгән, әйеме? Ә Ватанга мәхәббәт икенче-өченче буында юкка чыккан диярлек! Кем гаепле? Тагын түрәләргә сылтыйсымы инде бу гаепне? – Кызның ризасызлыктан ачуланып әйтелгән сүзе көчлерәк яңгырады.
Баскыч буйлап икенче каттан җитез генә чибәр егет төште.
– Хәерле иртә!
Халидәнең аны ерактан күргәне бар. Тавышын кирәгеннән артык күтәреп сөйләшүенә уңайсызланып куйды. Элек тә әтисенә кунакка кайткалый иде ул. Ә бу җәйдә бөтенләйгә кайтты. Мәдәният йортында Римма белән еш аралашуын күрә ул аның. Хәбибрахман спорт мастеры исемен яулаган улын ничек авыл мәктәбенә укытырга кайтырга ризалаштырды икән? Халидәнең шуны бик-бик беләсе килә. Кайнар бәхәс бөтенләй сүрелде. Дамирның спорт белән чыныккан егет булуы күзгә ташлана. Күпме генә язма өстендә эшләргә тырышса да, Халидә әледән-әле тәрәзәгә күз төшерергә мәҗбүр булды. Мөхәррир улы тәрәзә турысында түтәлләргә су сибә иде. Зөлхәбирә үстергән чәчәкләр матур. Егет тә чибәр шул. Егет кеше чәчәк арасында түгел, әйтик, Гадел кебек, мазутка буялып техника тирәсендә кайнашырга тиеш кебек тоела аңа. Мәкаләләренең каһарманнары да шәһәр егете түгел шул аның. Ә барыбер күзләрен бакчадан ала алмый. Чү! Римманың йомышы ни? Римманы күргәч, беренче тапкыр кәефе китте. Редакциягәме ул? Әллә?.. Мәдәният йорты директорының челтәрле тимер капкадан үтеп, сукмак буйлап килгәнен күрде.
Римманың йомышы редакциягә генә түгел. Аның күңеле бүген аеруча нечкә. Күңелендәге хөрмәтен белдереп, рәхмәт әйтеп кайтасы килде. Әнисенә әйтә алмаганны Зөлхәбирә апасына йә ватсап мессенджерына, йә инстаграм социаль челтәренең директына яза, авыр мизгелләрендә киңәш ала. Шуның белән эчке көче ныгый. «Күңелеңдә гөлләр үссә, бакчаңда да чәчәкләр генә үсә инде ул», – дип уйлады ул капкадан керүгә. Шунысына игътибар итте: чәчәкләр барысы да гадиләр. Аллы-гөлле кашкарыйлар, саргылт циннияләр, зәңгәр кыңгыраулар, космеялар – буй-буй салават күпере бу бакчага төшкән дә чәчелгән диярсең. Гадилек күңелне иркенәйтә – ул үзен җиңелрәк хис итеп, йортның «редакция» дип язылган ишегенә юнәлде.
– Римма Минвәлиевна, исәнмесез!
Тавыш килгән якка борылды. Абау! Чәчәкләр хозурында сукмакка карап атлап, ике метрлы Дамирны күрми үткән! Әйе шул, соңгы вакытта тирә-якка игътибары кимүенә үзе дә еш кына канәгатьсез кала. Бер мизгелгә, таш сукмакка кадакланган сыман, атлап китә алмый торды. Жасмин куагы янында аерып алып та булмый икән шул аны: көләч аксыл йөз, ак футболка, аксыл чалбар. Ә ул хуш исле куак артында.
– Хәерле көн, Дамир! Миңа исем белән генә эндәшегез, яме.
– Яхшы. Театр түгәрәгенә бит әле бүген. Очрашканга кадәр, – дип елмайды егет.
Римманың күңеле хушланды, йөзе балкыды. Шул ук вакытта каушап та китте. Бу егетнең күз карашы әллә нинди – әсирләгеч. Онытылып торган сыман, тиз генә кереп китә алмый торды. Ә егет, сукмакка чыгып, Римманы кулларыннан тотты:
– Әйдә озатам сезне! – дип, җитәкләп редакция ишегеннән алып керде. Егеттән жасмин исе килә иде. Ул үзеннән күпкә озын буйлы егетнең нурлы йөзенә күтәрелеп карады. Йөрәгенең ниндидер кылы тартылды сыман.
Ул җитди сүз белән килгән иде:
– Халидә! Театр бинасы каршындагы тимер кыңгырауны аударганнарын газетага чыгаргансыз икән. Тирә-якка белдерәсе килмәгән иде. Кайда дигәндә, Балантау авылы клуб каршысында бит.
– Газета чын тормышны, бар булган хәлләрне чагылдыра. Шуның өчен газета ул. Йә шуннан ни?
– Әти шул көнне үк тагын да ныгытып бастырып куйды бит. Белми калсалар да яхшы иде.
– Аударганнар – тәртипсезлекне яктырттык. Бастырганнар икән – игелекне дә язып чыгарбыз.
– Рәхмәт инде. Яратмыйм негатив нәрсәләрне халык арасына чыгарганны.
– СССР заманында гына шулай булган. Безнең җәмгыять башка бит инде, һәр нәрсәне ялтыратып, шомартып утырырга түгел. Газета дөресен язарга тиеш.
«Тиеш нәрсә күп ул!» – диясе килгән иде, сүз озайтмаска булды Римма.
Зөлхәбирә апасы белән көн дә ватсаптан язышып, хәбәрләшеп торгач, сөйләшер сүзләре юк та аларның. Тик күрешү шатлыгы үзгә ул!
– Сагынган идем, – диде Римма, ниндидер бер рәхәтлек белән күчтәнәчен кулына тоттырды. Зөлхәбирә Римманы «хакимият» өстәленә мәҗбүриләп утыртты. Әле суынырга өлгермәгән чәйнектән шифалы үләнле чәй агызды, тәмле кайнатманы алдынарак этә төште. Хәбибрахман да килеп утырды. Аның хатынына да аерым хөрмәт белән урын тәкъдим иткәнен күргән Римма:
– Ай-яй сез! Һаман егет белән кыз сыман, – дип сокланды.
– Зөлхәбирә апаң сине бик ярата, Римма. Ни эшләр бетерәсең? – дип сүз кушты баш мөхәррир.
– Эш, эш, тагын бер кат эш, – дип елмайды Римма.
– Юк, үзеңне, гаиләңне дә онытырга ярамый!
Римма җавап бирмәде, башын ия төште.
– Нихәл соң ирең? Тернәкләнүгә, тагын барырга җыенмыйсызмы?
– Теләмәгән кешене бер нишләтеп булмый. Өмет, омтылыш, тырышлык гомумән юк аңарда, Хәбибрахман абый.
– Әле күп вакыт үтмәде бит.
– Өч ел! Эчәргә теләге бар, савыгырга омтылышы юк.
– Шулай инде, бик җиңел бит. Ләззәте дә күп, дәвамлы да.
Ясалган чәйләр эчелмәде. Сөйләшү гел Римманың ире турында барды. Юл фаҗигасеннән соң Фаикның аяклары хәрәкәтсез калса да, усаллыгы кимемәгәнен белгәнгә, Зөлхәбирә бу яшь гаилә язмышын йөрәгенә якын ала, шуңа да Риммага гел ярдәм итәргә тырыша иде. Хәбибрахман да бу турыда белә. Турыдан-туры сөйләшмәсәләр дә, ирен эчкечелектән дәвалау, ярдәм итү турында сөйләшеп алдылар. Халидә, компьютерыннан аерылмыйча, эшен дәвам иткән булып утырды. Сөйләшәсе килми иде аның. Ә Римма әнисенең гаугалы гамәлләреннән генә түгел, әтисенең хәлиткеч адым ясавыннан да бихәбәр иде әле. Үзенә илтифатсызлыкны тоеп: «Халидәнең эше күп, ахры», – дип юрады.
Мөхәррир киеренкелекне бетерергә теләп:
– Халидәбез көн озын дөрләп-янып яши. Ялкыны бары төнлә сүрелә бугай. – Йөзен балкытып, хатыны белән Риммага елмаеп карады да Халидәгә карап күз кысты.
– «Җилләнмәгез, тәртип белән генә йөрегез, уты пешермәсен!» дисеңме, Хәбибрахман абый. – Шаярткан булып, Халидә дә сүзгә кушылырга кирәк тапты. Холкының котылгысыз халәте – чәнечкеле яки астыртын көлү белән сөйләшми кала алмый шул ул. Әнә шулай яратып кына үз-үзеннән көләргә дә җай таба. Бүген дә баш-аягы белән эшенә бирелгән. Компьютердан күзен дә алмый фикерләре белән уртаклаша, йә идеяләрен, тормышка ашамы-юкмы, әйтмичә калмый:
– Безнең данлыклы Баланлы тауны фотога төшереп, берәү интернетка элгән. «Исем асты табыгыз әле!» дигән. Илле биш комментарий монда. Укыгач, хурланып үләрсең. Римма, син укып өлгермәгәнсеңдер әле моны? Театрның исеменә бәйләнгәннәр. Ярар, ни өчен «Зәңгәр кыңгыраулар» дип аталуын читләр белми бит инде. «Зәңгәр кыңгыраулар үсми тауда – пластик шешә үсә!» дигән берәү. Смайлик, күз яше белән, ун данә. Менә мин илле биш комментарийдан монысына игътибар иттем: «Совет заманында багана агарта идек, түрә килә дип. Ичмаса элекке кебек зур түрәләр килми Балантауга. Чүбен җыеп чыгар идек», – дигән. Уйлагыз әле, шәп идея бит бу! Нәрсәгә безгә түрә?! Үзебезнең җирдә – без үзебез түрә!
– Ай, Халидә! Рәхмәт, шәп әйттең! – диде баш мөхәррир чын күңелдән. – Идея синнән – оештыру бездән!
– Әйдәгез, җыеп чыгыйк әле шул чүпне.
Зөлхәбирә аптырап карап торды да:
– Әйтегез әле, каян килә ул чүп дигән нәрсә тау битенә? Элек алай түгел иде бит! – дип куйды.
– Каянмы? Элек сез көнбагышны табада кыздыргансыз да, кесәләргә бүлеп салып, симечке ярып, рәхәтләнгәнсез. Ә хәзер кибеттән алган ялтыравык капны ярып җибәрәләр дә-ә-ә, бушагач, тау битенә бүләк итәләр. Кулы, аяк киеме пычранса, кесәдә, сумкада юеш салфетка белән сөртә дә, җилләр иркенә җилфердәтә. Ә сезнең чигүле кулъяу- лыклар ялгыш та төшеп калмаган шул кесәдән, Зөлхәбирә апа. Элек чишмә суын өйдән бер чүмеч тутырып чөмереп чыккан, йә кайткач эчкән, ә хәзер кибеттән газлы су яки «кыздыра» торганын алып менү модада. Өйдә әниләре сөт тутырырга пластик шешә эзләп интексә дә, өйгә кайтмый – ятып кала шунда.
– Үтерәсең син, Халидә.
– Кыскасы, халык баеды, әдәбе кимеде. Мал кирәксезгә ятып кала, йә җилгә оча.
– Авыл көне дә үткәрәсебез бар. Чистартсак, бик яхшы булыр иде, – диде Римма.
Шул көнне үк хәл ителде. Мәктәп коллективы, мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр Баланлы тауга, Чишмәсу ярларында чәчелеп яткан чүпне капчыкларга җыеп өйделәр. Бу җыелган чүпнең кабат шушы ук җирләргә таралачагы көн кебек ачык иде. Киңәш-табыш иткәч, Хәбибрахман, халык исеменнән район хакиямиятенә хат язып, газетада бастырырга булды. Җыелган чүп-чарны урнаштыруны хәл итәргә кирәк иде. Бу көнгесен Яшьлек аланы янәшәсендәге чокырга салып таптадылар. Хәбибрахман анда чүпне салырга базмады. Үткәндә калган матур яшьлек еллары чүпләнә, таптала кебек тоелды.
– «Их, дөньялар, гомерләр!» дип уфтана иде әти мәрхүм. Бу чокыр дигәнебез заманында «безнең штаб» дип атала иде бит. Ә ул инде чүп полигонына әверелгән.
– Чокыр, ермак, тишек, кесә – чүп сала торган җир инде ул, – диде дә Гөлсу үз сүзеннән үзе кычкырып көлде.
Хәбибрахманнан башкалар бу күренешкә аптырамадылар. Тау итәгендә торып тауга күтәрелеп караганда, табигатьнең искиткеч бер манзарасы, әйтерсең, рәхмәт әйтеп калды. Җанга якын яшеллек. Балан тәлгәшләре кызыл төскә кинәнгән. Ак ташлар чал башлы тауга хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртә төсле. Римма Авыл көнен үткәрү планы белән таныштырды.
Кайтыр алдыннан гына Гөлсу аңа пышылдап:
– Апа, котырынып, иртәдән безгә килде бүген. Җизни төп нигезгә яшәргә күчкән икән. Син белә идеңме соң әле? – дип сорады. Бик сөйлисе килсә дә, кеше күп булгач, Рамилләргә барып тавышлануын әйтми калдырды.
Римма әнисенең әтисенә шалтыратканын исенә төшерде. Ул тәмсез сүзләрне тыңлап тора алмыйча, телефон тавышын өзгәнгә, әтисенең хәлиткеч бу адымы турында белми иде шул. Аптырап китте. Ни әйтергә дә белмәде. Татуланырлар әле, дип, артык әһәмият бирмәде. Дөресен генә әйткәндә, үзенең дә каядыр китәсе килгән көннәре күп аның. Әгәр мәдәният белән шаукымланып яшәмәсә, Фаиктан аерылыр иде сыман. Мәдәни дөнья аны шулкадәр бөтереп ала – башка барлык тормыш мәсьәләләре чүп булып тоела. Әйе, әнә шулай капчыкка җыя да ул аларны, әрдәнәләп өя – кирәксез алар, шуңа тиз онытыла.
Гомер иткән әтисе белән әнисенең аерылуы – зур мәсьәлә. Башта әтисе янына барды. Исәнләшеп, бусагага баскан килеш төртелеп калды. Күз карашы белән сорау бирде Римма.
– Кызым! Рәхмәт, акыллы булуың өчен! Минем иң яратмаганым, хатын-кызның йөгәнсезлеге. Сафияның бу мәсьәләдә тәртибе булмаганын чамалый идем. Тотылмаган – карак түгел, диләр бит. Инде күзгә күренгән корсаклы җилбәзәк кызыңны йөргән егете дә кияүгә алмавы бик нык хурландыра. Тыныч кына карый алмыйм. Әйтәм ич, бу ир-ат өчен бик авыр. Әнкәң ул җиңел уйлаучы кеше. Аннан, кызым, бу хәлләр минем яшьлектәге гөнаһларны кубарды. Минем аларның икесен дә күрәсем килми. Салават мине үскәч аңлар. Башта сезне ташлау яхшы эш булмас, дип яшәдем. Әнкәң мут, Салаватны шуңа тапты ул. Мин чыгып китмәсен дип. Эшлим дигән кешегә эш бетмәс. Үз баламны үзем үстерәм. Борчылма, кызым! – дип, әтисе аны кочып алды.
Никтер елыйсы килә шул. Яшен тыя төшеп, бер җүнле сүз әйтә алмыйча чыгып китте ул. Әнисе янына кагыласы булды. Аның ниләр әйтәсен яхшы чамалый иде. Дымланган күзләрен сөртеп, капкадан үтте. Ә бу вакытта Суфия күршеләрендә иренең тетмәсен тетү белән җанына тынычлык ала иде. Әнисенең өйдә булмавы Сафия белән сөйләшү өчен әйбәт мөмкинлек, әлбәттә. Балачагы бер-берсенә карата үрнәк мөнәсәбәтләрдә булган әби-бабасы янында үткәнгә, Римма гаиләдә аерылып тора иде. Соңгы вакытта килеп чыккан хәлләрдән аңа оят иде. Берни үзгәртә алмавын аңласа да, сеңлесе белән утырып бер сөйләшәсе килә. Бер генә мәсьәләне уңай чишеп була иде кебек. Сафияның Айдарга кияүгә чыгуын теләде, шуның белән гарьлек кимер кебек тоелды. Клубта үзе белән гел аралашып торгангамы, сүзгә оста, ярдәмчел Айдар аңа бик ошый иде.
– Нигә Айдар белән араңны өздең?
– Күпме әйтергә була: я-рат-мы-ыыйм!
– Бәтәч! Ник йөрдең соң биш ел буе?
– Үзе йөрде. Йөз куып җибәрдем.
– Ярар, сер бирмәгән булып кыланма!
– Вакытны күңелле үткәрәсе килде. Башка крутой егет юк ич авылда. Бала теләмәгән идем, шулай килеп чыкты. Син минем өчен кайгырма! Үз тормышыңны җайла! – Сафия, синең белән сүз бетте дигән сыман, алагаем зур корсагын сыпыра төшеп, утырган җиреннән торып китте.
– Син кая? Сөйләшмәдек тә ич әле. Утыр!
– Синең үз гаиләң турында утырып сөйләшергә кирәк! Ник торасың син ул алкаш белән?
Сафияның турыдан бәреп сөйләшүен күп тапкырлар ишеткәне булса да, әллә нишләп китте.
– Жәллим.
– Ә ул сине кызганамы?
– Ну, эчә ич инде ул. Эчкән кешенең акылы буламыни?
– Эчмәгән чагында ник акылга утырмый?
– Кимсенә! Эчеп онытыласы киләдер. Йөри алмый ич.
– Ә син аның белән яшәргә бер дә кимсенмисеңме?
– Ай-яй Сафия, каты бәгырьле син! Инвалид көенчә ничек ташлап китим?
– Ә синең аны куркытканың бармы соң? Китәм дип?
– Әйтмәгән кая инде?!
– Балаң булганчы ычкын син! Әнә Дамир! Күренеп тора. Сиңа гашыйк ул. Сине хөрмәт итә. Җүләр син, апа. Әйләндер шуның башын! Башың эшләми синең, билләһи!
– Синең эшләде. Менә нишлисең инде хәзер? – Ул сеңлесенең корсагына ишараләде.
– Нишлим?! Бер кергән – бер чыга. Тудырам! – Сафия бүлтәеп торган корсагын яратып сыпырып, ике кулы белән тотты.
Римма аның шундый горур, тыныч сөйләвенә шаккатып утырды. Нигәдер аның буй-сынында булган үзгәрештән ояла ул. Әбисе: «Кияүгә чыкмыйча ир заты белән йоклау гөнаһ, оят эш санала», – дип, кат-кат әйтә иде.
– Нигә чыкмыйсың син аңар кияүгә? – дип кабат сорады Римма.
– Рамил малае Айдар, Рамилдән ким дә, артык та булмас. Машинасы да юк. Оныттым да инде мин аны. Кирәкме ул миңа? Юк! Миңа тилемсә мужиклар кирәкми. Җүләрлекне үзем дә булдырам. До черта аңладым мин бу тормышта. Әти белән әнине генә ал! Дөрес эшләде әти. Үзеңне яратырга кирәк! Үзен яратмаган кешене кем яратсын? Нәрсә акаеп карап торасың? Аңгыра булма! Иземек икәнеңне күрсәләр, тагын да изәләр, көчсезлегеңнән файдаланалар гына.
Римма үзенең җыерылып, кечерәеп баруын тоя.
– Мин синең иреңне өч көндә кеше итәм. Любой мужик – бала. Уйнарга кирәк алар белән! Әни молодец ул безнең. Әти белән яши белде. Гөлсу апаны кара! Инвалид ич ире. Полный ход танылган рәссам итте шул чулак Булат җизнине.
Римма, әйтәсе сүзләрен дә әйтә алмыйча, исе китеп тыңлап утыра. Әйе, сеңлесе кечкенәдән ихлас түгел иде аның. Әйе, ул ярата да белми. Сафия, оратор сыман һаман сөйләвен белә:
– Син... син ир хатыны түгел ич! Мәдәният катыны! Театрны клубта түгел, өйдә уйна! Үлеп бетеп эшләп йөрисең. Кирәгең бетү белән оныта сине халык.
Римманың ачуы килде. Нәрсә нәрсә, әмма эшен түбәнсетмәсеннәр! Тавышы гаять көчле чыкты:
– Яхшылык онытылмый ул!
– И-и наивный да инде син! Ташла ул алкашыңны! Тик ятсын эчеп. Тизрәк дөмегер. Дамирга бер күз сирпеп каравың җитә. Чибәр хатын ич син. Казанга китәрсез.
– Кызый! Мин синең мәсьәләне хәл итәргә килдем. Кая барасың син балаң белән?
– Анысын уйласаң – син ал! Ничә ел тордыгыз, балагыз юк. Ә мин кияүгә чыкмый калмыйм. Тик Айдарга түгел! Мин бит әни кызы! Казанда да егетләрем менә моннан. – Сафия муенын бармагы белән сызып күрсәтте.
– Сеңлем булмасаң, мин синең янда бер минут та тормас идем.
– И апа, яраталар мине-е! Яратуга ярату белән җавап бирәм бит мин. Әти кайтачак ул! Менә әйткән иде диярсең. Бервакыт... Син ул көнне Чишмәсу яры буенда кызыл балчыкка башыңны бәрә-бәрә имтихангамы, зачеткамы әзерләнә идең. Мин дә кайткан идем. Әни белән көлешә-көлешә утырып, дөньябызны онытканбыз. Пилмән ясыйсы идек, кая-а-а, пилмә-ә-ән? Ит тә чыгарылмаган. Әйтәм ич, онытылып киткәнбез. Тәрәзәгә күз салсам, әти чүгәләгән дә түтәлдән чүп утый. «Менә ник утый инде ул аны?» – дип әни җенләнә-җенләнә тәрәзәгә төя. Вакыты җиткәч утала бит инде ул. Әни, өлгәшмәбез дип, кибеттән пилмән алып кайтырга кушты. Мин ишектән чыгып киткәч, яшергән акчага кире кереп, шыпырт кына шуны эзләп тора идем, әти өйгә кергән булып чыга инде, әнинең тавышын ишетәм: «Сагынды-ы-ым, Минвә-ә-әли...». Мин кыл да кыймылдатмый тордым. Болар чоланга кереп киттеләр. Ишектән чыгарга яхшысынмадым, кибеткә тәрәзәдән чыгып киттем.
Сафия шундый күңелле итеп көлеп сөйләсә дә, Римма шактый кызарып чыкты, әйтерсең, үзе оят эштә тотылды. Ә Сафия, апасының халәтен күрмиме, күрепме – көлә-көлә сөйләвен дәвам итте:
– Кайтса-а-ам, әти иттарткычны көйләп куйган да ит чыгарта. Әни камыр баса. Мин, тыңлаулы бала, кибет пилмәнен өстәлгә куйдым. Әни бөгелә-сыгыла көлде: «Юри генә әйткән идем, алып кайт дип, Минвәли. Иһи-һи.. Ну-у, Сафия, ышанмассың дип белгән идем», – диде дә, пилмәнле пакетларны туңдыргычка җилләде. Мин әнине сатмадым. «И-и, атагызга каткан кибет пилмәне ашатаммы соң ми-и-ин, Аллам сакласын», – дип сайрады. Ә әти шундый бәхетле – елмаеп иттарткычны әйләндерә. Көчле беләкләре уйнап, күзләре шатлык чәчеп тора. – Сафия, әйтимме-әйтмимме дигән сыман тукталып торды да кинәттән генә көчлерәк тавыш белән төксе итеп әйтеп ташлады: – Минем ир дә тормыш тоткасын шулай елмаеп кына әйләндерәчәк, апа бәгърем. Айдар да, җизнине әйтеп тә торасы юк – туң пилмәннәр алар! Ә син... үзең тоткан тотканы – иреңне тот!..
Римма бурлаттай кызарынды да бер сүз әйтмичә чыгып китте. Тыелырга тырышса да, юл буе елап кайтты. Сафияга ник үпкәләсен, аз гына хәтере калсын икән?! Гарьлек, хурлык! Гамәлләре дөрес булмаган сеңлесенең сүзләре дөреслеккә чыгуы хурландырды аны. Ачуы килә. Бу ачу иренә дә, бәхетсезлегенә дә түгел – гаделсез дөньяга юнәлә! Ник шундый соң бу дөнья?
Таш сыман җансыз гәүдәсе бусагадан үтте. Салмыш ир елмаеп, арбасының көпчәкләрен әйләндереп, хатыны каршына килде.
– Әллә минем кебек син дә эчтеңме? Кып-кызыл булгансың? – диде ир кыюсыз гына һәм эчкерсез елмаеп җибәрде.
Хатынның бу сүзгә ачуы килмәде. Ул кабат яшьле күзләрен тутырып иренә карады. Яклаучысыз күз карашы артында самими уе шәйләнә. Ни ди Сафия? Ирләр – бала, диме? Сеңлесе бит ир белән торып карамаган! Ирләр психологиясен каян өйрәнгән?! Үзеңнең беркатлылыгына гарьләнү һай көенечле соң! Иренең, хатыны бер тамчы хәмер эчмәвен белә торып, сүз булсынга гына әйтүен белә ул. Шуңа да сүзенә үртәлми. Ул, тормышындагы көйсезлеккә туган ачу-үпкәне кая юнәлдерергә белмичә, кызарып бүртенсә дә, яман сүз әйтмәскә көч тапты. Әрнүгә түзә алмыйча, шашынып елардай чакта, күңелен һәрчак шулай әдәп, сабырлык хисе бастыра тора.
– Син... Беләм инде. Ну, үлмәдем бит! Их! – Ир көчле тавыш белән иңрәп кинәт борылыш алды да куәт белән тәгәрмәчен әйләндереп җибәрде. Тизлеккә салынган арба өй түрендәге ата-анадан калган борынгы шкафка килеп бәрелде. Өстенә әдәби китаплар ишелеп төште. Ир гарьләнүдәнме, кимсенүле хисләрен йөгәнли алмауданмы шыңшып елап җибәрде.
«И бала! Чын бала! Яклаучы кирәк шул. Их, Сафия!..» Римма ирен кочып юатырга кереште:
– Йә, елама! Мин еламыйм бит. Әллә миңа җиңелме? Нык бул! Син бөтенләй эчәргә тиеш түгел!
– Нишлим соң?
– Мескенләнмә! Булат абый картиналар ясый.
– Мин рәсем ясый белмим.
– Башка шөгыль эзләргә кирәк!
– Мин берни дә эшли белмим.
– Ике кулың бар.
Бу сүзләр гел шулай кабатлана. Римма күп шөгыль тәкъдим итеп карады, әмма иренең берсен дә үзләштерәсе килмәде.
– Нишләп була? Кешенең үзенә бирелмәсә, берни эшләп булмый! Шулай ук ташлап та булмый, Сафия! Мин бит син түгел!
– Берни эшли алмыйсың икән, башыңа ишелеп төшкән китапларны укы! Аңыңны камилләштер!
– Ир башым белән китап укырга әллә син тагын?..
Кызгану хисе кинәт сүрелде. Сафия яныннан күзләре хәйран ачылып кайтты. Һәм, үзен тынычландырырга тырышып, ватсаптан Зөлхәбирә апасына хат язып җибәрде. Эч серләрен бары аның белән уртаклаша ул.
«Зөлхәбирә апа! Сафияның сүзләреннән хурландым. Фаикъта, фактта, мескенлек чире икән бит. Үзем гаепле икән! Мин ирне иркә балага әйләндерүче, ә Сафия көчле иргә әверелдерүче икән. Тик баштан ук ирне сайлый гына белергә! Ә мин сайлыйбелмәгәнмен икән. Үземнән үзем көләргә калды.»
«Кимсенү хисе шулай инде, Римма. Син бит аны ташлый алмыйсың. Яратуың да хак, кызгануың да бар. Ә ул, бернинди тырышлык куймыйча, җиңел хәл итә торган юл тапкан: исерткеч белән кәефен күтәрә. Күтәрелмәсә, һич югында борчулары онытыла. Инвалидларның халәте – стадияләп. Бик күп хатлар алам бит редакциядә «Утыз өч гәрәбә» сәхифәсе буенча. Газетаны укып бар! Аңа да укыт!»
«Үткән юлы тәкъдим иткән китапны да укымады. Булдыра алсам, көнләштереп, ирләр уе кертергә ниятләп торам әле.»
«Үзеңә кара, мин хупламыйм. Гадәттә, мескенләнергә һәвәсләр кызгандырырга, шуның белән үч алырга ярата. Бер-бер хәл ясап, сине куркыту белән мәшәкатьләнергә дә бик мөмкин.Аллам сакласын!»
ДӘВАМЫ АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ.
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Фото:
«Мәйдан» № 2, 2023 ел
Комментарийлар