Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укыгыз
Җил очырган авыл
Сатирик повесть.
1
Франгиза Сәгыйтовна – математика укытучысы. Вуз тәмамлаганнан соң килеп, Тәпәләп авылы урта мәктәбенә эшкә урнашуына да ике дистә еллап вакыт узган. Эшен җиренә җиткереп башкара ул. Усаллыгы да җитәрлек. Гаделлекне ярата. «Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы торса да курыкма» дигән ныклы караштан чыгып эш итә. Хакыйкать өчен судлашырга да күп сорамый, тегенди-мондый түрәләр алдында да баш иеп йөри торган заттан түгел. Шуңа күрә авыл халкы да, коллегалары да, укучылар да үзен хөрмәт итә. Ләкин хөрмәтнең дә төрлесе бар: чын йөрәктән хөрмәт, ясалма хөрмәт, дусларча хөрмәт, курку катыш хөрмәт... Менә соңгысы нәкъ Франгиза Сәгыйтовнага кагыла да инде. Мисалга укучылар арасындагы сөйләшүне ишеттерү дә җитәдер дип уйлыйм:
– Малайлар, «матем»нан кем өй эшен эшләде? Күчерергә бирегез әле, әтүсә Франция, дәрестән соң калдырып, нервыда уйнаячак. Үзегез беләсез, о-о, крутая!
«Франция» – укучылар арасында Франгиза Сәгыйтовнага тагылган кушамат.
– Берегез дә эшләмәдемени?! Алай булгач, бүген дә төштән соң футбол уйнап булмый инде... Ә син, Уйкыя, нәрсә карадың? Кыз башың белән ялкауланасың. Тырышкан – таш ваткан, диләр. Нигә таш ватмыйсың?
– Сез малай башыгыз белән ватмаганга күрә! – Кызыкай авызын бүлтәйтеп малайларга телен күрсәтте дә читкә китте.
Менә бүген дә Франгиза Сәгыйтовна, гадәттәгечә, мәктәптән бер кулына – бер кочак дәфтәр, икенчесенә авыр сумкасын тотып, үзәк урам буйлап соң гына кайтып килгәндә, тирә-юньдә ниндидер үзгәреш сизгәндәй, уйларыннан бүленде. Уйларыннан бүлүчесе – купшы шомырт һәм сиреньнәрдән аңкыган хуш исләргә кушылган буяу исе иде. Укытучы, туктап, үткер карашы белән дөнья йөзен айкады. Кинәт күңеле күтәрелеп китте: бөтен коймалар да зәңгәр төскә буялып, ялт итеп балкып тора. Урамның ике ягыннан, гүя, зәп-зәңгәр чишмәләр чылтырап агып ята.
«Самат Сәлимовичның тырышлыгы бу. Молодец! Сүлпәнрәк кыланса да, кулынан килгән, – дип уйлап куйды ул күңеленнән авылның хакимият башлыгы турында. – Зират коймаларын да ул яңартты. Сигез класс белеме белән дә алдыра егетең. Вуз белеме алганнарның да күпләре хуҗалык эшен тарта алмый.»
Әнә теге башта берничә хатын-кыз, көлешә-көлешә, пумала тотып койма буйый. Тавышлары җил агышына ап-ачык ишетелә. Җил көчәя барып, агач яфракларын да шыбыр-шыбыр сөйләндерә, Франгиза Сәгыйтовнаның косынкасын да тарткалый.
«Ярый, коймамны буяп өлгермәгән идем әле. Ә бит сарыга манарга иде исәп», – шушы уйлар белән ул үзе яшәгән тыкрыкка борылды. Ләкин анда бер үзгәреш тә күрмәде. Үз йорты да, тыкрыкны тыкрык иткән калган биш-алты йорт та әүвәлгечә кояшта ашалган – кайсы яшел, кайсы сары, кайсы кызыл коймалы. Күрәләтә мондый гаделсезлек гомер буе яшь буынны гаделлеккә өйрәткән укытучының йөрәген тетрәтте. Бәлки, өлгермәгәннәрдер, иртәгә буйыйлардыр, дигән өмет алай да сүнмәде.
Франгиза Сәгыйтовна тимерне кызуында сугарга ярата. Иртәгәсе көнне көтеп тормады ул, мәсьәләгә бүген үк, хәтта минуты-секунды белән ачыклык кертергә булды. Ул, өенә дә кереп тормыйча, сумка-дәфтәрләрен күтәрмә өстенә куйды да буяучылар янына ашыкты. Юлындагы һәрбер тыкрыкка күз салды: Пролетар тыкрыгы да, Сазламык һәм Мәктәп тыкрыклары да, сугышта ирләре ятып калган тол апалар яшәгән Хәтер тыкрыгы да буялмаган.
Саулык сорашкач та, Франгиза Сәгыйтовна сүзнең агышын үзен борчыган төп мәсьәләгә борды:
– Кызлар, Үзәк урамның коймаларын буяп бик тә матур иткәнсез. Ә менә тыкрыкларны нигә калдырдыгыз, әллә иртәгә буярга уйлыйсызмы?
– И-и, бездән генә торса икән ул, – дип җаваплады мәдәният йортында техничка булып эшләүче Зөбәйдә, – коймаларны гына түгел, тоташ авылны буяп чыгар идек. Тәпәләп, исемен алмаштырып, Зәңгәркүл авылына әйләнер иде. Нәчәлство ничек боера, шуны үтибез.
– Нәчәлство боерса, өеңнең түбәсен дә буяп төшәрбез, ялт итеп торыр, – дип Зөбәйдәнең сүзен куәтләде мәдәният йорты методисты Тәлига. – Әнә, Самат Сәлимовичка мөрәҗәгать итегез. – Ул хакимият бинасыннан чыгып үзләренә таба атлаучы авыл хакимияте башлыгына ишарәләде.
– Исәнмесез, Франгиза Сәгыйтовна! – Башлык, ак бейсболкасын салып, маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирләрен шакмаклы кулъяулыгы белән сөртте.
– Исәнмесез, Самат Сәлимович!
– Йә, башкарган эшләребез сезгә ошыймы? Нинди бәһа куярсыз? – дип сорады башлык елмаеп.
– Икеле, – диде укытучы, күз дә йоммыйча.
– Икеле? – Башлык, аптырап, авыз ачкан килеш калды. – Ни өчен?
– Үзегез дә белеп торасыз. – Франгиза Сәгыйтовнаның йөзенә кызыллык йөгерде. Юк, оялудан түгел, башлыкның белмәмешкә салышуына ачуы кабарып. – Үзәк урамны буягансыз, ә тыкрыкларны калдыргансыз!
– Ә... менә сез нәрсә турында... Харашо, аңлатып бирәм. Эш болайрак тора бит, Франгиза Сәгыйтовна, – Самат Сәлимович түгәрәк башындагы ак бейсболкасын маңгаена табан этеп, киң җилкәсен кашып куйды. – Иртәгә авылга олы нәчәлство килүе көтелә. Үзегез беләсез: яңа мәдәният йортын төзеп бетердек. Менә хәзер кызыл тасманы кисеп ишекләрен ачып керергә дә биеп-җырлап гомер итәргә... Нәчәлство район үзәгеннән генә түгел, башкаланың министрлыгыннан да килә икән. Ә лимит буенча коймаларны буярга бирелгән буяу чамалы. Шуңа күрә җитәкчеләр күзенә чалынасы Үзәк урамны гына матурларга булдык. Тыкрыкларга буяу калмады.
Бу җавап, әлбәттә, укытучыны канәгатьләндермәде.
– Урамны буя, тыкрыкларны калдыр, имеш. Күзгә төртеп торган гаделсезлек! Алай гына да түгел! – диде Франгиза Сәгыйтовна, тагы да кыза төшеп. – Ә беләсеңме, кемнәр яши анда? Фронтта, яу кырында ирләре башын салган әбиләр, авыр сугыш елларында илебезгә җиңү китергән тыл батырлары, Әфганда, Чечняда кан коеп, яраланып, инвалид булып калган егетләребез... Менә үзегезнең коймагызны, тыкрыкта утырса да, буяткансыз бит.
Хакимият башлыгының битен аклы-кызыллы тимгел-тимгел бөрчекләр каплады:
– Минем йортым тыкрыкның бирге башында, ягъни килгән кунакларга күренеп тора. Бәлкем, өйгә кереп, чәй эчеп тә чыгарлар, кем белә, – диде ул. – Үз акчама сатып алып буйыйммы соң?
– Сез – хакимият! Табыгыз! Халыкны сортларга аермагыз! Урыныгызда мин утырсаммы, билләһи, табар идем дә, буятыр идем дә! – дип төкерде укытучы ачынып.
Эх, алдан белгән булса икән Франгиза Сәгыйтовна бу төкерекнең нинди хафаларга илтәчәген! Әллә кайдан бөтерелеп чыгып, көчәеп киткән җил, җиргә очып төшеп барган төкерекне күтәреп алып, хакимият башлыгының битенә чәпәде.
Үз кулы астында эшләүчеләр алдында оятка калган башлыкның күңелендә акман-токман бураннары уйнады. Шулай да ул үзен сабыр тотарга көч тапты:
– Күрдегезме?! – диде, төкерекне пинжәгенең җиңе белән сөртеп.
– Әйе, – диделәр куркышып Зөбәйдә белән Тәлига, алар белән бергә малярлык итүче китапханәче Динә, мәктәптән ярдәмгә җибәрелгән социаль педагог Камәр, химия укытучысы Мәчтүрә.
– Әйе. – Шаһитлар да күп икән...
– Сезгә төкерергә теләмәгән идем, җил гаепле бит, – дип, тәүдә Франгиза Сәгыйтовна хакимият башлыгыннан гафу үтенергә дә теләгән иде, ләкин тегенең шаһитлар җыюын күреп, эндәшмәскә булды. «Әйдә, алсын кирәген!» – дип, эченнән хәтта сөенеп тә куйды.
– Иртәдән бирле бөтен нәрсә аркылы тора. Тфү, шайтан! – дип ләчкелдәтеп җиргә төкерде Самат Сәлимович. – Абынып егылырымны алдан белгән булсам, артыма мендәр салган булыр идем, дигән берәү.
Соң, үзегез уйлап карагыз: җиргә очкан төкерек шунда ук Франгиза Сәгыйтовнаның җил кабартып алга күтәргән күлмәк итәгенә килеп төшмәсенме! Менә кайда ул тантана! Укытучының йөзе хәтта яктырып ук китте:
– Кызлар, шаһит булырсыз: Самат Сәлимович мине «шайтан» дип мыскыл итте һәм итәгемә төкерде. – Шушы сүзләр белән укытучы, укучыларга картина күрсәткәндәй, итәген җәеп, төкерекне койма буяучыларга күрсәтеп чыкты. – Дистә еллар бергә яшәп, иремнән дә мондый яманлыкны күргәнем булмады.
– Сезнең белән телгә килешеп, башны төрмәгә тыгарга мөмкин, – дип кул селтәде Самат Сәлимович һәм буяучыларга боерык бирде: – Зөбәйдә! Хәзер үк чиләгеңдәге буявың белән Франгиза Сәгыйтовнаның коймасын буяп кил. Өне тыгылсын. Ярдәмгә Тәлиганы да ал!
– Ярый, ярый. Ә калган өйләрнекен?
– Юк! Бары тик шушы комсыз укытучыныкын гына!
Бу сүзләр Франгиза Сәгыйтовнага төкергән ише генә түгел, башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. Ул исәңгерәде, күз аллары караңгыланды. Соң шулай булмый ни, үзе өчен тырышамыни ул, халык өчен бит! Укытучы, үз-үзен белештермичә, Зөбәйдәнең кулыннан буяулы чиләкне тартып алды да Самат Сәлимовичның башына кидерде. Башлыкның түгәрәк башын каплап торган ак бейсболкасы буяуга манчылып, җиргә шуып төште, чем-кара чәчләре дә, вельвет костюмы да, тулышып кызарган бите дә яңа буялган койма төсенә керде. Беравык ул ни эшләргә белми өнсез торды, теле тотлыкты, бушап калган чиләкне башыннан тартып алып, җиргә куйды:
– Ха-ра-шо! Сыер дуласа, аттан уздыра. Адәм дуласа, эттән уздыра. – Ул чалбар кесәсеннән шакмаклы кулъяулыгын алып, тәүдә авыз тирәсеннән, аннан күз кабакларыннан буяуны сөртергә маташты. Каршысында берчә куркышып, берчә түрәнең тышкы кыяфәтеннән көлүләрен чак тыеп торучы буяучыларга карап, сүзен озакка сузуны кирәксез тапты:
– Менә күрдегез. Бөтенегез дә понятой булырсыз. Этеннән дә, бетеннән дә үземне мыскыл иттерә алмыйм! Бу криминалга нокта куярга кирәк! – Франгиза белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеген аңлап, ул тәвәккәл адымнар белән хакимият бинасына кереп китте һәм милиция бүлегенә шылтыратты.
Ярты сәгатьләп вакыт үткәндерме, юкмы, мигалкаларын яндырып, сиреналарын үкертеп, авылга милиция машинасы килеп тә җитте. Тәүдә ул хакимият бинасына килде, аннан туры Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовна йорты каршысына барып туктады. Өенә кайтып, тынычлану түгел, көндезге ашын да ашарга өлгермәгән укытучыны, ай-ваена карамый, милиция бүлегенә алып та киттеләр.
Кече яшеннән пионер, комсомол оешмаларын җитәкләп үскәнгә, төрле рангтагы чиновниклар белән аралашканга һәм, әйтергә кирәк, кырыс табигатьле совет мәктәбендә заман сулышын тоеп чыныкканга күрә, бүгенге властьлар каршында Франгиза Сәгыйтовна бөгелеп төшмәде:
– Дөреслек барыбер җиңәчәк! Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә, докажу! – дип кычкырды ул пистолетлы, погонлы бәндәләргә ярым урысчалатып, һәм, башын горур тотып, югары чөеп, «Варшавянка»ны җырлый-җырлый, машинага кереп утырды. Җыр тавышы машина авылдан чыгып киткәнче ишетелде:
...Вихри враждебные веют над нами,
Темные силы нас злобно гнетут...
Шушы хакта укытучыны озатырга чыккан күршеләре сөйләде.
2
Мәктәп директоры кабинетында телефон шылтырады.
– Тәпәләп мәктәбе директоры Мөслим Надирович Яушев тыңлый! – дип трубканы күтәрде утыз-утыз биш яшьләрдәге ир заты.
– Исәнмесез, Мөслим Надирович! Бу мин – урындагы хакимият башлыгы.
– Исәнмесез, Самат Сәлимович! – Гүя, бүлмәсенә башлык үзе килеп кердемени: урындыгын артка этеп, ул аягүрә торып басты. – Сезне, хөрмәтле Самат Сәлимович, тавышыгыздан ук танып торабыз. Бөтен зиһенем белән тыңлыйм сезне...
Трубка беразга тынып торды.
– Алло! Алло!
– Ничек анда, иртәгәге тантаналы чарага, кунакларны каршыларга әзерме сез?
– Ә-ә-ә...
– Укучыларны әзерләдегезме, димен?
Олы түрәме ул, кечесеме – үзеннән өстәгеләрдән курка торган гадәте бар Мөслим Надировичның. Өстән нинди боерык төшсә дә, сәгате-минуты белән үтәргә әзер. Әгәр: «Югарыдан әмер булды: суы кайнап торган казанга сикер!» – дисәләр, ыһ та итми сикерәчәк. Әле дә каушау катыш җавап бирде:
– Җиң сызганып әзерләнеп яткан көн, Самат Сәлимович. Җыр, бию, шигырь номерларыннан торган менә дигән монтаж әзерләдек.
– Харашо. Анысы яхшы. Әмма ләкин минем сезгә әйтә торган бик важный сообщение бар. Имынны сезгә үпкә белдерәм һәм имынны сезгә боерык та бирәм.
– Бернәрсә дә аңламыйм, Самат Сәлимович, мөмкин булса, ачыклабрак сөйләгез әле. Нинди үпкә ул? Сезне үпкәләтерлек эшләр кылмадым шикелле. Бирегез боерыкны, үтәрмен. Сез дигәндә – мин идәндә...
– Харашо, аңлатып бирәм. Укытучыларыгыз белән абсолютно эшләмисез бит, бөтенләй тәртәдән чыкканнар! Нәчәлствога кул күтәрәләр. Әле генә берсен төрмәгә озаттым...
– Гафу, кемне? – Шаккатырлык хәбәрдән каушап калган директорның кулыннан ручкасы төшеп китте.
– Франгиза Сәгыйтовнагызны! Үзенең урам коймасын буятмаган өчен ул тәүдә битемә төкерде, аннан башыма бер чиләк буяу кидерде. Нехарашо бит. Понятойлар җитәрлек – бөтен халык күрде. Әле дә өс-башымнан буяу тамып тора. Кичекмәстән үзен статьялап эштән куарга кирәк!
Боерыкны ишеткәч, Мөслим Надировичның башында вулкан кайнады. Кайнар да, чөнки, беренчедән, сигез класс белемле мужик сиңа, ягъни югары белемле җитәкчегә боерык биреп утырсын, җитмәсә, син аны җиренә җиткереп үтәргә тиешсең. Икенчедән, үтәмәсәң, бу буйсынырга теләми дип, үзеңне дә кәнәфиеңнән очырулары мөмкин. Өченчедән, эшеннән бушаткан хәлдә әрсез математик барыбер тынгы бирмәячәк. Менә шушы ике ут арасында калды директор.
– Сезнең боерыкка нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Башка сыймастай хәл. – Ә хакимият башлыгының тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә барды:
– Башка сыймастай хәл, дисез. Ләкин чиләкне сыйдырды бит башыма!
– Шулаен шулай да... Франгиза Сәгыйтовнага укыту өлкәсендә бәйләнерлек урын тапмыйм: дәрескә вакытында килә, белем дәрәҗәсе әйбәт, дәфтәр-планнары тәртиптә, – дип карышты директор.
– Мөслим Надирович! – Трубкадагы тавыш колак барабанын ярырдай булып яңгырады. – Миңа калса, кеше битенә төкергән, җитәкчегә кул күтәргән кешенең яшь буынны тәрбияләргә хокукы юк. Дөрес әйтәмме?
– Ыһы...
– Шуңа өстәп, «Укытучылары нинди – директоры да шундый» дигән халык мәкале дә бар. Тәрбия сезнең аркада аксый ләса. Сез армиядә хезмәт иттегезме?
«Карале син аны, мине директорлыктан бушатып, армиягә озатырга уйлый микәнни?»
– Ике ел хезмәт иттем, – дип җаваплады ул.
– Харашо. Приказ нәчәлникә – закон для подчиненного. Подчинятса итәргә өйрән, ягъни хәзер үк ул җенле бичәне эшеннән алып ат! Аңладыңмы?
– Аңладым. Димәк, сезнең сүзләргә таянып, Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовнаны эшеннән бушату турында боерык язам. – Директор, авыр сулап, телефон трубкасын куйды.
3
Олы юлдан, авылга табан очып барган аккошлар кебек, бер-бер артлы тезелешеп килүче машиналар колоннасы күренде. Иң алдан, мигалкаларын яндырып, милиция машинасы, аның артыннан берничә яңа ак «Волга» күпер төбендә икмәк-тоз белән кунакларны каршы алучы халык янына килеп туктады. Тәртип сакчылары, өркешеп торган агай-энене артка кысрыклап, машинадан төшүче җитәкчеләргә юл ачты.
Гармун һәм курай моңнары астында кунаклар бизәкле тастымал өстенә салынган икмәк-тоздан, аз гына әчкелтем «зәм-зәм» суы өстәлгән кымыздан авыз иттеләр. Кичтән Самат Сәлимович махсус рәвештә техничка Зөбәйдәгә әйтеп, һәр чирек кымызга берәр шешә «зәм-зәм» суын өстәп салырга кушкан иде. Бирелгән нарядның үтәлү-үтәлмәвен иртән иртүк үзе тикшерергә дә онытмады.
– Ничек, мин әйткәннәрне үтәдеңме? Кымызның куәтен арттырдыңмы, дип соравым.
– Арттырмыйча соң! Аракы да өстәдем, «төнлә туган»ны да куштым.
– Харашо, – дип канәгатьлек белдерде хакимият башлыгы, эчелгән бер чәркә кымызның күңелен күтәрүен чамалап. – Син ничек тә кунакларның авызын шушының белән ныграк «майларга» тырыш. – Ул муенындагы галстук очы белән авыз читен сыпырып куйды.
– Авылга аяк басу белән, кымызны тирән фужерларга салып сыйлаячакбыз, Самат Сәлимович.
– Харашо, килештек.
Чынлап та, кунакларны ихлас күңелдән кыстый-кыстый сыйлады шушы чарага беркетелгән, аның тиешле дәрәҗәдә үтүе өчен җаваплы хезмәткәрләр. Техничка Зөбәйдә дә, методист Тәлига да, кубызчы Исрафил да, гармунчы Миңлебулат та, музыка астында күбәләктәй очып бии-бии, такмаклар әйтте:
Әйдә, биергә төшик,
Уйнат, егет, кубызны.
Күтәрелсен күңелегез,
Әйдә, эчик кымызны!..
Уфадан килгән вәкил дә, район хакимияте башлыгы да, башка кунаклар да йола шартларын тиешенчә җиренә җиткереп үтәделәр: кымыздан да авыз иттеләр, гади халык белән күңелле аралашып, биергә дә төшеп киттеләр.
Яңа мәдәният йортын ачу тантанасы ишеккә аркылы бәйләнгән кызыл тасманы кисү йоласы белән башланды. Әлбәттә, андый үтә җаваплы бурычны Уфадан килгән вәкилгә тапшырдылар.
Кулына кайчы тотып тасманы кисәр алдыннан өлкә кунагы җыелучылар алдында чыгыш ясады:
– Хөрмәтле әфәнделәр! – диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп. – Сезнең бөтенегезне дә яңа мәдәният йорты ачылу белән ихлас котлыйм. Бу йортта мәдәният уты, культуры учагы беркайчан да сүнмәсен. Хәерле сәгатьтә! – Шушы җылы сүзләр белән ул, тасманы кисеп, бер кисәген – кала һәм район хакименә, икенчесен Самат Сәлимовичка тапшырды. Аның артыннан район үзәгеннән килгән башка абруйлы кунаклар да, берсеннән-берсе уздырып, яңа йортка мәдхия укыдылар. Чыгышларның һәрберсе көчле алкышларга күмелде. Әллә кунак сые авыл халкының да авызын читләтеп үтмәгән – тирә-як шаян көлке, күтәренке кәеф астында шау-гөр килеп торды.
Бары тик авыл башлыгы трибуна артына чыгып сүз башлагач кына, гөрләп торган халык, бер мәлгә авызына су уртлагандай, тынып калды. Әллә Самат Сәлимовичның килештереп сүз сөйләвенә колак салды агай-эне, әллә зәңгәр чәчле башын күреп һушыннан язды, белмәссең. Әйе, әллә ничә төрле шампунь белән дә, сабын белән дә ышкып, кат-кат юып та караган иде буяу ябышып каткан чәчләрен Самат Сәлимович: иртән әтәчләрдән алда уянып көтү киткәнче дә, кичен көтү кайткач та, тик чәчләр һаман зәңгәр күктәй зәңгәр килеш калды. Хәтта бермәл чәчләрен хатыны Әнисәдән үткер пәке белән кырдырып алдырырга да ниятләгән иде, тик бу уеннан кире кайтты. Нинди генә төскә кермәсен, чәч бит әле ул! Чәчләреңнән бер колак кактың исә, колак артын күреп булмагандай, яңадан өч-дүрт айсыз кулга тарак алам димә! Дөрес, битендәге буяуларны Әнисәсе озын тырнак очлары белән авырттырып, җәрәхәтләп булса да куптарып төшерде, артыннан ияк очларына тиклем хуш исле крем сылап куярга да онытмады.
– Иптәшләр! – дип сүз башлады Самат Сәлимович, тамак кырып. – Менә күрәсез: яңа мәдәният сарайлы булдык. Элек, совет чорында, клуб бар иде. Агай-эне, бакчасында клубника үстереп, шул йортта клубника сатып, акча эшли иде, шуңа клуб дип атаганнар аны. Ә менә сарайга килгәндә, авылыбызда ат сарае гына бар иде. Колхозларны тараткач, ул сарай да атлары белән бергә юкка чыкты. Нәкәнис, менә бүген халыкка да сарай төзедек, мәдәният йорты дип атала. Харашомы бу? Харашо! Хәзер уйна да бие, башкасын да майтар. Ләкин, хакимият буларак, катгый әйтәм: төнге якта, эчеп килеп, анда сугышып, күз чыгарып ятмыйк. Конюх Бадыхшан агай ат сараен ничек пөхтә тота иде, исегездәме?! Мәдәният сарае да ат сараеннан бер ягы белән дә калышмасын! Ә көндез җиң сызганып эшләргә, иптәшләр!
Шулчак кала кунагы җиткергән наказ, авиапочта шикелле, кылт итеп Самат Сәлимовичның исенә килеп төште. Хәзер ул: «Наказыгызны тиешенчә үтәрбез!» – дип әйтергә тиеш ләбаса! Нәрсә дигән иде әле? И бу тишек хәтерне, искә төшми тора... «Учак... учак сүнмәсен... Культуры учагы... «Нәрсә ул культуры? – Башы, компьютер кебек, шалт та шолт җавап эзли. – Тә-ә-әк. Культуры – ул гәзит-журналлар, китаплар, бию, җыр... Бию белән җырны, әлбәттә, учакка ягып булмый. Болары отпадает... Гәзит-журнал, китап ягаргамы? Ә нигә утын якмаска, брикет, күмер дә җитәрлек... Гомумән, җылыткыч торбалар үткәрелгән мәдәният йортына ни пычагыма кирәк икән ул учак, янгын чыгарыргамыни?!» Баш та әйләнә, аңа ияреп күзләр дә орбитасыннан чыгардай булып зырылдап әйләнә. Ә җавапны уңай бирү сорала. Ниһаять, ул күтәренке рух белән сүзен дәвам итте:
– Учакны без аны, хөрмәтле җитәкчеләребез, беркайчан да сүндермәскә сүз бирәбез. Мәдәни учакка да утын, күмер өстәп торырбыз. Ишек алдында да айлы кичтә учак ягып, күктәге йолдызларга карап, санап утырырбыз. Ә менә мәдәният йортына мотлак рәвештә җыйнак кына бер мич чыгарып куярга бөтенегез алдында вәгъдә итәм. Торбасы да җылытсын, морҗасы да. Килештекме? Харашо.
Чыгыш тәмамлаганнан соң озакка сузылган алкышлар, язгы ташкындай, тиз генә тынмады.
– Һай, маладис! Һай, афәрин! Башың юморлы икән. – Кунакларның кайсысыдыр хәтта Самат Сәлимовичның аркасынан сөеп куйды.
Макталудан канәгать елмаючы хакимият башлыгының авызы колагына җитте:
– Әйе, башым туганнан бирле йомры, – диде ул, кунакның сүзен җөпләп. – Шуңа анда кәпәч тә юньле-рәтле тормый, шуа да төшә. Мәктәптә укыган елларда яшьтәшләрем мине гел генә «кабакбаш» дип йөртәләр иде.
Кичәнең тантаналы өлеше тәмамлангач, кунакларны табын артында сыйлау гадәте бар. Тәпәләплеләр дә бу изге йоладан читкә тайпылмады. Рюмкаларга «Федор Шаляпин» шешәләреннән хәмер коела, этикеткасына сайрар кошлар кунаклаган озын муенлы «Калина»лар үз чиратын көтә. Арада биш йолдызлы «Наполеон» да корсак киереп утыра. Ә закускаларның ниндие генә юк: заморский кызыл уылдык, аның янында табак-табак каклаган каз, пешкән үрдәкләр... Авызны гына ач – үзләре очып керергә әзер торалар.
Самат Сәлимовичның урыны нәкъ министрлык вәкиленең каршысына туры килде. Бай табын артында сүз байлыгы да ташып торучан.
– Сезнең башыгыз – океан, – диде, сыйдан кызарган йөзен балкытып, өлкә кунагы.
– Рәхмәт зурлавыгызга. – Әйе, кем генә үзен мактаганны яратмый икән бу фани дөньяда. Иркәләп, колак артын кашысаң, сыер да, муенын сузып, рәхәтлек кичерә. Самат Сәлимович та сүзен дәвам итте:
– Хакимият эше үтә җаваплы. Шуңа күрә глобаль масштабта, океандай тирән фикерләргә туры килә.
– Юк, мин ул мәгънәдә түгел. Чәчләрегезнең зәңгәр төскә буялуына ишарә итүем. Әллә берәр төрле оешмада әгъза булып торасызмы?
Әле генә үзен океанга тиңләгән өлкә кунагының мактау сүзләреннән горурлык хисе кичереп утыручы Самат Сәлимовичның колагына кинәт күңелгә җәрәхәт салган «зәңгәр» сүзе килеп кергәч, кикриге шиңеп төште. Шулай да аңа кунаклар алдында үзен сынатмау бурычы йөкләтелгән.
– Аңлап бетермәдем? – диде ул, буяулы башын кашып.
– Ярый, тирәннәнрәк аңлатыйм. – Вәкил, рюмкасын бушатып, артыннан тозлаган кыяр кисәге кабып куйды. – Хәзер бит төрле төркемнәр, әкәмәт оешмалар дөнья тулы. Әйтик, скинхедлар, панклар, гел генә кара киемнән йөрүче готлар, эмо, рэпер, металлистлар... Мин «голубой»лар турында да болай ишетеп беләм, ләкин алар беркайчан да чәчләрен зәңгәр төскә буятмыйлар.
Мондый сүзләрне ишеткәч, Самат Сәлимович чәчен кырдырмавына үкенеп тә куйды, хәтта кичә булган хәлләрне сөйләүдән чак тыелып калды. Ярый әле, узган вакыйгалардан хәбәрдар булган район хакимияте башлыгы сүз дилбегәсен вакытында үз кулына алды:
– Безнең яклар шифалы чишмәләргә, елга-күлләргә бай. Су байлыкларын саклау өчен, безнең уңган Самат Сәлимовичыбыз «Зәңгәр су» оешмасын төзеде. Анда дистәдән артык егет һәм кызларыбыз әгъза булып тора. Әйтик, читләр килеп, күлдән рөхсәтсез балык тота икән, Самат Сәлимовичның бөркетләре чик сакчылары кебек килеп тә җитәләр, балыкларын тартып алып, күз алдында учак ягып, пешереп тә ашыйлар. Мондый үтемле чарадан соң тегеләрнең эзләре суына.
– Уйлап эш итәләр, әтнәке, молодцы! – дип хуплады өлкә кунагы.
– Менә шушы бөркетләр, – дип дәвам итте башлык, – бөтенесе дә чәчләрен зәңгәр төскә буяп йөри.
– Ләкин мин монда зәңгәр башлы бер Самат Сәлимовичны гына күрәм. – Вәкил, ата каз шикелле, башын югары сузып, тирә-юньне айкады. – Калганнары кайда?
– Бүген бездә экологик өмә уздырыла. Шуңа күрә калганнар бөтенесе дә чишмә башларын чүп-чардан тазартып, буралап йөриләр.
– Мондый хезмәт сөючән халык алдында мин билгә чаклы баш иям, – дип өлкә кунагы аягөсте торып басты, ләкин түбәтәй астына күбрәк «төягәнлектән», аяклары йомшарып китте, һәм аны, башын аска салындырган килеш, ике яктан ике кеше култыклап алып, халык аша ерып чыктылар да машинага салып озаттылар. Ә ул, ни өчендер, бәләкәчләр генә җырлый торган «Голубой вагон»ны җырлап китте.
4
Милициянең дежур бүлегенә китергәч тә Франгиза Сәгыйтовна начальник белән очраштыруларын таләп итте. Ләкин кызыл тасма таккан дежур лейтенант та, аның ярдәмчесе кече сержант та сүзне коры тотты:
– Җитәкчеләрнең эш сәгате чыкты. Сезнең белән иртәгә тикшерү органнары шөгыльләнер. Ә бүгенгә, гражданка, кылган җинаятегез өчен изоляторга ябабыз.
– Мин бернинди дә җинаять кылмадым. Бу – миңа каршы оештырылган провокация. Хәзер үк иреккә җибәрүегезне таләп итәм!
– Җибәрә алмыйбыз, гражданка, – диде лейтенант тыныч кына һәм укытучы алдына кәгазь белән каләм куйды. – Авыл хакимияте башлыгына кул күтәрүегез турында аңлатма языгыз. Тәртип шул.
Гарьлегеннән дөньяның астын өскә китерердәй иде Франгиза Сәгыйтовна бу минутларда. Теле белән туктаусыз үзенең гаепсезлеген исбатлап, кулы белән бит ярымлык аңлатма язып бирде. Анда Самат Сәлимович адресына әләктән башка бернәрсә дә юк иде: төкерү дә, кул күтәрү дә – гүя, уйдырма...
– Миңа хәзер үк адвокат китерүегезне таләп итәм. Закон буенча сез теләгемне кире кагарга тиеш түгелсез, – дип чираттагы дәгъвасын белдерде ул.
– Адвокат та булыр, тикшерүче дә, тик барысы да – таң аткач! – Дежурный шуның белән сөйләшү тәмамланганын аңлатып, ярдәмчесенә кулга алынучыны изоляторга озатырга боерды.
Иртә белән сорау алу башланды. Бәхетенә күрә, сорау алучы капитан – үзенең кайчандыр вузда бергә укып йөргән танышы, соңыннан һөнәрен алыштырып, читтән торып юрфакны тәмамлаган, бүген килеп тикшерү органында эшләүче Илгиз Хәррәмович Мәрдәнов булып чыкты. Аны күргәч, укытучы беравык аптырап калса да, тикшерүче аптырамады, чөнки ул очрашыр алдыннан ук вакыйга белән танышып өлгергән иде.
Франгиза Сәгыйтовнаны изолятордан озата килүче сержант артыннан ишек ябылып, кабинетта икәүдән-икәү генә калгач, Илгиз Хәррәмович җылы караш белән елмаеп, күрешергә кулын сузды... Уңайсыз хәлдә калып, кызарынып торган элекке курсташына ул ничек тә ярдәм кылырга әзер иде.
– Син, Франгиза, вакыйганы ничек бар, шулай, бер эпизодын да калдырмыйча сөйләп бир, – дип башлады ул сүзен. – Миннән курыкма: барысын да протоколга кертмәбез.
– Ярый, сиңа ышанам, Илгиз. Тик, зинһар, миңа ярдәм ит, кемнәндер мыскылланасым килми. – Укытучы башыннан кичергәннәрен энәсеннән җебенә кадәр үзенә генә хас кызулык белән сөйләп биргәч, капитан күпмедер вакыт ручкасын өстәл өстендә биетеп утырды.
– Да-а, наломала дров, – дип куйды ул бераздан, көрсенеп.
– Менә күр дә тор, Илгиз Хәррәмович, гаделлекнең җиңүе өчен көрәшәчәкмен. Дөреслек – ул һәрвакыт җиңә! – Укытучы борчулы уйлар эчендә үткәргән йокысыз төннән соң кызарган күзләрен куллары белән уып алды.
– Шулаен шулай да... Тик менә авыл хакимияте башлыгының башына чиләк каплавыгыз комачаулый бит. Җитмәсә, бу мәхшәрне анда эшләүче бөтен халык күреп торган. Ничек кенә итмә, бу фактны гамәлдән сызып булмый...
– Кайгырма, Илгиз Хәррәмович, анысын үз өстемә алам.
– Нишләмәкче буласың?
– Бөтен понятойлар белән дә сөйләшеп чыгачакмын.
– Шуннан?
– Алар күрсәтмәләреннән баш тартачаклар. Һәрберсе белән шәхсән сөйләшеп, килешеп куячакмын. Әйе, авызларына су уртлаячаклар! Дәресләрем кала, Илгиз Хәррәмович, зинһар, җибәр мине...
– Җинаятең өчен сине мәктәп директорың эштән бушатып та өлгергән. Бер нәрсәне колагыңа киртеп куй: кешегә кул күтәрү – җинаять дип санала.
– Юк, Илгиз Хәррәмович. Минем очракта болар – гаделсезлек җимешләре. Гаделлек тантана итсен өчен барысына да барачакмын. Дөреслек үзе генә җиңә алмагач, ярдәмгә ялганны чакырган, диләр бит. Изге ният өчен ялганнан да баш тартмам! Үземә яхшы гына адвокат та яллыйм һәм бүген үк хакимият башлыгы белән мәктәп директорын судка бирәм! Ятмасыннар мин-минләнеп! Беренчесен – халыкны сортларга аерып, койма буятканы өчен, икенчесен – мине бер гаепсезгә эштән бушатканы өчен. Максатыма ирешми калсам, исемем Франгиза булмасын!
– Тел төбеңне аңладым, сабакташ, – диде капитан. – Ярый, әлегә җибәреп торам. Тик үзеңне кулда тот, чыгырдан чыкмаска сүз бир.
– Йөз процент белән бирәм. Моннан соң бары тик акыл көче белән көрәшәчәкмен, – дип хушлашты укытучы тикшерүче белән.
5
Әйе, Франгиза Сәгыйтовнаның мәшәкатьләре ерып чыккысыз: әле ул суд юлын таптый, әле кулыннан эш килердәй булдыклы адвокат эзли. Барысы да олы чыгымнар сорый. Июнь аеның гүзәл чәчкәседәй күпереп сокландырып торган урта яшьләрдәге ханым, октябрь аеның салкынга бөрешкән яфраксыз агачлары кебек, күзгә күренеп шиңде: ут янып торган көләч күзләре эчкә батты, уң күзе, бу шыксыз җәмгыятьне күрәсем килми дигән шикелле, читкә кыйшаеп калды. Табибларга барган иде, «нервыларга зыян килгән» дип кайтардылар. Биргән даруларына өстәп, күбрәк бал белән мәтрүшкәле чәй эчәргә куштылар, саф һавада йөрергә, күңелле ял итәргә һәм, әлбәттә, йокларга.
Йокларсың монда, алдыңда таудай проблемалар өелеп торгач! Хәзер теге буяучы хатыннарны күреп, һәрберсе белән сөйләшеп, килешеп чыгарга тиеш ул.
Тәүдә, мәдәният йортына сугылып, идән юып йөрүче техничка Зөбәйдәне күреп сөйләште:
– Саумы, Зөбәйдә, хәлләрең ничек?
– Ярыйсы, Франгиза Сәгыйтовна, – диде тегесе, резин перчаткаларын салып. – Үзегез ни хәлдәсез?
Укытучы суд юлларында йөрүе турында кыскача сөйләп бирде.
– Сине дә шаһит итеп чакырачаклар, – диде ул. – Әгәр дә минем теге чак кул күтәрүем турында сорасалар, андый хәл булмады, диген... Тел белән генә әйтештеләр, диген. Авылның бөтен коймаларын да буятырга теләвемне җиткер судьяларга!
– Ой, ул судларыннан куркам. Ә бөтенләй бармасам, нәрсә көтә?
– Барырга тиешсең, Зөбәйдә! Мин сиңа ышанам. Повестка белән чакыргач – баралар. Бармаганнарга җинаять эше ачу каралган...
– Ә ялган сүз сөйләдең дип җәзага тартмыйлармы?
– Тарталар, әлбәттә. Шуңа күрә мин әйткәнне башкаларга да җиткерергә тиешсең.
– Ой, куркам, харап бит, – диде Зөбәйдә, уфтанып. – Ә ничек бар, шулай сөйләсәм, нәрсә була?
– Менә монысы категорически ярамый. Мин баш бирмим, судта җиңәчәкмен. Судьяларны төбе-тамыры белән сатып алдым. Ә сиңа, сүземне ексаң, бик начар булачак. Теге чак Чатан Галәви минем белән алышкан иде, исеңдәме?
– Исемдә. Үзен шоферлыктан алдырттыгыз да эшсез калдырттыгыз...
– Менә, менә, аңлыйсың. Гади укытучы дигәч тә, минем тоткаларым күп һәм ныклы. Ә синең мәктәптә белем алучы өч балаң бар. Мин класстан класска күчерәм ул шыр наданнарны. Күчерми дә калдыра алам. Җитмәсә, эчкече ирең өйдә эшсез ята. Бөтен керемегез – синең техничка зарплатасы...
– Аңладым, Франгиза Сәгыйтовна. Ызгышканыгызны күрмәдем дә, белмәдем дә.
– Молодчина! Шушы фикереңне судта әйтерсең!
Методист Тәлиганы да, шушы ук куркыту юлын кулланып, укытучы үз ягына аударды.
Китапханәче Динә дә койма буяп йөргән иде ул көнне. Аның белән сөйләшү аеруча җиңел булды. Ни дисәң дә, кодагыйлар бит. Кодагый ашы белән бер-берсен сыйлашкан чаклары әллә ничек якынайта үзләрен. Динә – юмарт хатын ул. Тәкә суйдырса да авыз итәргә кодагыена кертә, каз өмәсе үткәрсә дә табынның иң түрендә, йомшак мендәр өстендә кодагые урын ала. Әлеге мөһим үтенечен җиткергәч тә, Динә Фатыйховна тарткалашып тормады:
– Франгиза кодагый, – диде ул, – кирәксә, синең өчен утына да, суына да керергә әзермен. Шулай булмый ни, безнең гаиләгә килгән уртак бәла бит бу. Димәк, кайгыңны да уртак күтәрербез.
– Рәхмәт, кодагыем, изгелегең җирдә ятмас, берчак безнең урамда да кояш чыгар әле, изгелегеңне һәрчак исемдә тотармын. – Күңеле тулган математикның күзләреннән кайнар яшьләр атылып чыкты.
Кеше белән ничек эш итәргә белә стажлы педагог. Теге мәхшәр көнне яннарында тагы кемнәр булды икән? Әһә, коллегалары: социаль педагог Камәр Кыямовна белән химия укытучысы Мәчтүрә Зиннәтовна, о-о, болар – усал халык. Гади куркыту юлы белән генә алдырып булмый. Син дә мин белгәнне болар Батый хан заманында ук киптереп элгән. Әйе, боларга карата башкачарак әмәл уйлап табарга кирәк. Көч белән ала алмаган нәрсәне хәйлә белән алалар түгелме соң?..
Боларны кичкырын кунакка чакырды Франгиза ханым, ирләреннән башка, «кыз сырасы»на. Өстәлне мулдан әзерләде. Картына ишек алдындагы тавык җименә ияләшеп киткән берничә күгәрченне тотып суярга кушты. Аннан аларны тиз арада эшкәртеп, табага бәрәңге белән бергә турап салып пешерде дә табын уртасына куйды. Коймак-пәрәмәчләр дә өстәл өстен бизәде. Олы корсаклы графин белән «сәмигулла»сын да утыртырга онытмады.
– О-о! Нинди мул табын! Президент өстәле дә болай бай булмыйдыр, – дип сокланды килгән кунаклар табынга үткәндә. – Булмаса, монда, бәлкем, күгәрчен сөте генә юктыр!
– Әйе, күгәрчен сөте юк, әмма күгәрченнең ите бар, – дип, хужабикә таба капкачын ачып җибәрде.
– Кит әле?!
– Чынлап әйтәм, әйдә, авыз итегез – деликатес!
Чәнечке алып, иттән ышанмыйрак авыз итүче коллегаларыннан:
– Йә, ничек, ошадымы? – дип сорады.
– Искиткеч! – Укытучылар тел шартлаттылар, баш бармакларын өскә күтәрделәр. – Күгәрчен ите майсыз була икән ләбаса.
– Дөрес чамаладыгыз. – Хуҗабикә фикерне күтәреп алды. – Холециститка каршы менә дигән ризык. Менә мин әйтте диярсез: киләчәктә хуҗалыклар, тавык-каз асрамыйча, күгәрчен үрчетәчәк...
Тозланган кыяр чәйнәп, аның белән бергә дошманнарын да «чәйнәп», йорт хуҗаларына йөрәккә май булып ятарлык мактау сүзләре яудырып, төн уздырды укытучылар. Революциягә әзерләнгән эшчеләр шикелле, бу мәҗлестә гел генә революцион җырлар яңгырады, аеруча «Смело, товарищи, в ногу!» күңелләренә хуш килде:
Смело, товарищи, в ногу,
Духом окрепнем в борьбе...
Икенче көнне Франгиза Сәгыйтовна күтәренке кәеф белән эш урынына – мәктәпкә барды, ишек шакып тормыйча, әмма рөхсәт сорап, директорның бүлмәсенә үтте. Утыргычка барып утырды да, бер аягын икенчесе өстенә куеп, өстәл артында кәгазьләр актаручы директорга мөрәҗәгать итте:
– Мөслим Надирович, – диде ул, – мин юристларга бардым... Сезнең боерык дөрес түгел. Аны гамәлдән чыгаруыгызны сорыйм, юк, таләп итәм. Мине хәзер үк вазифама кайтарыгыз!
– Җинаять кылган бәндәне яңадан эшкә алырга башыма тай типмәгән. – Директор элекке математикка үтәдән-үтә тишеп карады.
– Үкенерсез, – дип сүзен дәвам итте Франгиза Сәгыйтовна. – Юридик консультациядә миңа, директор сүзенә карамыйча, суд булганчы хезмәт урыныма килеп, эш сәгатемне тутырып йөрергә куштылар. Ә мин сезнең өстегездән судка бирдем!
– Бирсәгез биргәнсегездер, ләкин сез җиңеләчәксез!
– Кара аны, егет, – диде укытучы, –эшсез яткан көннәрем өчен кесәңнән чыгарып түләргә туры килмәсен! – Ул, директорның кабинетыннан чыгып, туры укытучылар бүлмәсенә үтте һәм, эш көнен файдалы уздыру максаты белән, педагогик журналлар актарырга кереште.
...Франгиза Сәгыйтовна суд эшләре буенча районга киткән көннәрнең берсендә, озын тәнәфес вакытында Мөслим Надирович коллективны актлар залына җыеп алды:
– Хөрмәтле коллегалар! – дип сүз башлады ул. – Бөтенегез дә беләсез, Франгиза Сәгыйтовна мәгарифкә зур кара тап төшерде. Ә без яшь буынны эт-песиләргә дә мәрхәмәтле булырга өндибез. Кыскасы, мин аны эшеннән азат иттем. Ул, әлбәттә, хезмәт урынына кире кайтырга тели, хәтта мине судка да биргән. Безнең бүгенге җыелуыбызның төп максаты да шушы мәсьәләгә бәйләнгән. Мине район мәгариф бүлегенә чакыртып алып та сөйләштеләр. Сездән яшереп тормыйм: карар кабул иткәндә аз гына хата җибәргәнмен – боерыкны ашыгыбрак язганмын. Шушы хатаны сезнең белән бергәләшеп хәзер үк төзәтергә кирәк.
Коллективта бер мизгелгә давыл алдыннан гына була торган сәер тынлык урнашты.
– Нинди хата ул, сер булмаса? – дип сорап куйды бераздан профсоюз оешмасы рәисе Вәсим Ширкәтович Әхмәтхуҗин.
– Ул шуннан гыйбарәт, – директор тамак кырды, – боерык язардан элек, безгә профсоюз җыелышы үткәрергә кирәк булган. Анда укытучыбызның гаебен фашлап, аны вазифасыннан бушату турында карар чыгарып, шуны администрациягә, ягъни миңа тапшырасыгыз калган. Профсоюзның шушы протоколы нигезендә боерык чыгарырга тиеш идем. Мин аны, беләсез, Самат Сәлимович кушуы буенча, теге мәхшәр купкан көнне үк чыгарган идем. Димәк, бүгенге җыелышны да артка күчереп, шул көнгә туры китереп, протокол язарга кирәк. Юкса, бөтен бәла-казаның минем җилкәгә төшүе ихтимал. Мин сезнең бөтенегезгә дә яхшы хезмәт хакы түләп киләм. Хәлемә керерсез, дип уйлыйм. Әйе, кем әйтмешли, соң булса да, уң булсын... – Директор коллективка төбәлеп тынып калды.
Ләкин җил ул теләгән якка гына исмәде. Иң элек профсоюз рәисе каршы төште:
– Франгиза Сәгыйтовна – прекрасный укытучы. Андый белемле педагоглар урамда аунап ятмый. Хакимият башлыгының башына чиләк каплаган икән – поделом! Утырмасын анда кешеләрне сортларга аерып! Безнең укытучы дөреслек өчен көрәшкән. Моннан тыш, чиләк каплау-капламау вакыйгасын исбатларга кирәк тәүдә. Ялган яла ягу өчен дә законда статья каралган. – Профсоюз лидерының курыкмыйча болай аяк терәп сөйләшүе директор ягына авышкан коллективны икегә бүлде. Әлеге җыелыштан алдагы көннәрдә Франгиза Сәгыйтовна профсоюз рәисен дә ныклап әзерләп куйган иде шул.
– Вәсим Ширкәтович, Өммегөлсем Баяновна, – дип мөрәҗәгать иткән иде ул табын артында, ирле-бичәле Әхмәтхуҗиннарны чәйгә алып. – Сезнең үзегезгә директор йөгәнен кулга алырга вакыт. Сез, Вәсим Ширкәтович, яшь тә, шәп тә, энергиягез дә ташып тора. Ә Мөслим Надировичка килгәндә, ул гади укытучы булырлык та түгел... Үз фикере юк, флюгер кебек: җил кая иссә, шул уңайга карый. Бер сүз белән әйткәндә – шыр куркак. Үз күләгәсеннән дә өркеп яши. Югарыда минем танышларым бар. – Математик баш бармагы белән түшәмгә күрсәтте. – Алар синең кандидатураңны ошаттылар, перспективалы, диделәр. Син – яшь кенә түгел, үсә торган шәхес, оча торган бөркет. – Дөрес әйтәмме, Өммегөлсем Баяновна?
Олы корсаклы графиннан «чәй» чөмереп, бит алмалары кызарган җыр укытучысы:
– Мин только за, – диде дә, «Аккошлар» җырын сузып та җибәрде. Җырны тыңлап бетергәч, хуҗабикә, темадан читкә тайпылмыйча:
– Йә, Вәсим, директор булырга ризасызмы? – дип сорады.
– Барып чыкса – риза, – диде тегесе. – Ярый, мин сезгә таяныч булырга сүз бирәм. Күмәк көч яу кайтарган. Коллективны үз ягыгызга аударырга кирәк. – Хуҗабикә аны кичекмәстән директорга каршы үзе корган тозаклар белән таныштыра башлады.
Әле менә бүгенге җыелышта профсоюз лидеры әтәчләнеп китте:
– Йә әле, әйтегез, – диде ул, трибуна артыннан кул болгап. – Кем күргән битенә төкергәнне дә башына чиләк кидергәнне? – Светофордай янып торган яшел күзләрен директорга төбәде.
Тегесе, утырган җиренән ияген алга сузып, ул көнне хакимият үтенече буенча мәктәптән койма буярга җибәрелгән социаль педагог белән химия укытучысына ымлады:
– Менә, алар күргәннәр: Камәр Кыямовна белән Мәчтүрә Зиннәтовна.
– Юк, юк, без күрмәдек, – диеште теге укытучылар, бер-берсенә сынаулы карашып.
– Шунда пумала тотып, буяу белән булашкач, ничек инде күрмәдегез?! – Үзенә кирәкле җавапны ишетмәгәч, җитәкче аларга сөзеп карады.
– Безнең башкаларда эшебез юк, алар талашканда, без артыбыз белән тордык, койма буядык, – диде Камәр Кыямовна.
– Авыртмаган башыма тимер таяк суктырып, судларына аяк та басмаячакмын! – дип җаваплады Мәчтүрә Зиннәтовна.
– Сезне, шаһит буларак, повестка белән чакырачаклар, ә миңа каршы чыгасыз икән, бүгеннән үк үз теләгегез белән гариза язып, эштән китегез!
Әйе, Мөслим Надирович өйдә – арыслан, кырда – куян холыклы.
– Нишләп китик ди, китмибез!
– Үзегез китә белмәсәгез, китәргә ярдәм итәрмен! – Түрәнең металл тавышыннан коллектив дертләп куйды.
Шулчак республиканың атказанган укытучысы Галимә Мәрдәновна сүз сорады. Ул, гадәттәгечә, бераз кабаланыбрак һәм кызыбрак сөйләргә кереште:
– Халык арасында сүз чыккан икән, бу, һичшиксез, дөрес. Йөрмәсен Франгиза хулиган булып. Кеше башына буяулы түгел, буяусыз чиләк кидерергә дә хакы юк аның! Тәрбия гаиләдән килә. Менә без ишле булып үстек. Беребез дә кеше башына чиләк кидермәде. Дошман кешенең җанын кыйсак кыйдык, әмма – тел белән, кул белән түгел. Рәхмәт әти-әниемә акыллы тәрбия биргәннәре өчен. Мин, икеләнүсез, директор яклымын. Эштән куып, ул дөрес эшләгән.
Үзенә ышык табудан батыраебрак киткән директор арткы рәттә башын иеп, посыбрак утыручы мәгариф алдынгысы Халит Хәмитовичка мөрәҗәгать итте:
– Бу факт буенча сез ни диярсез?
Үткән атнада гына әлеге югары исемне алган оялчанрак укытучы сискәнеп китте, кая куярга белмәгән озын кулларын кушырып, бераз уйланыбрак торды да сабыр тавыш белән:
– Мин директор яклы, – диде. – Әйтсәң, яман буласың, әйтмәсәң, ишәк буласың. – Ул кара костюмының түш кесәсе өстенә беркетелгән җиде таҗлы курай һәм китап төшерелгән билгегә карап алды. – Миңа кадәрге оратор сөйләгәнчә, кешегә кул күтәргән кешенең педагог булырга хакы юк!
– Рәхмәт, – диде директор, күңеле булып. – Әйткәндәй, хезмәттә ирешкән уңышларыгыз өчен сезне акчалата премиягә тәкъдим иттем.
– Сезнең тарафтан һәрчак хәстәрлек тоеп яшәвем белән бик бәхетлемен. Сезгә киләчәктә дә озак еллар шушы коллективны җитәкләргә язсын, хөрмәтле Мөслим Надирович! – Юашланып калган Халит Хәмитович басынкы гына кире урынына утырды.
– Сүз Әдһәмов Айнур Гыйндулловичка бирелә, – диде директор.
Беренче хезмәт елын башлаган яшь укытучы да директорны мактады.
– Абыйлар, апалар, – диде ул, коллективка карап. – Мин шушы мәктәпне тәмамлагач, институтның математика бүлегендә укыдым. Үз авылыма кайтып эшлисем килде. Ләкин Франгиза Сәгыйтовна, математика дәресләре үземнән артмый, диде. Ә менә директор абый арттырды: аның дәресләренең бер өлешен миңа йолкып алып бирде, шуңа күрә мин – директор яклы.
– Яхшы, – диде җитәкче. – Тиздән бөтен сәгатьләрне дә сезгә йөкләтәчәкбез.
– Хужалык эшләре буенча мөдир Әкрәм Барлыбаевич нәрсә дип әйтер? Сүз дилбегәсен сезгә тоттырабыз, иптәш Кодакаев.
– Мин нәрсә дип әйтим? – диде тегесе басып, кулындагы таушалган кәпәчен сулы чүпрәк боргандай бора-бора. – Иптәшләрнең сүзенә кушылам. Дөрес әйтә алар...
– Тукта, бөтенебез дә иптәш монда, – дип директор аның сүзен бүлдерде, – син минем яклымы, әллә миңа каршымы?
– Нишләп каршы булыйм, мин сезнең яклы, теге списать иткән компьютерларның искесен миңа бүләк иттегез, яңасын үзегезгә алдыгыз. Юкса, минем компьютер алырлык акчам бармыни! Балаларым хәзер, дөньяларын онытып, төннәр буе компьютер алдында утыра.
– Нишләп яңа компьютерны списать иттегез? – дип сикереп торды профсоюз рәисе.
– Икесе дә иске алар, хан заманындагы ватык-мотык, – дип тынычландырды директор. – Утыр, аңгыра баш! – Ияк кагып, Кодакаевка утырырга кушты.
– Әйе шул, – дип, тегесе, кәпәчен йомарлый-йомарлый, урынына сеңде.
Нәтиҗәдә, профсоюз җыелышы илле бер процент тавыш белән: «Укытучы Франгиза Сәгыйтовнаны эшеннән бушатырга!» дигән карар кабул итте. Протоколга ул шушы хакта боерык язылган дата белән теркәлде.
6
Суд бинасына керүче кешеләрне пристав металл әйберләрнең барлыгын-юклыгын тикшерә торган ишек аша үткәрде. Әлеге тикшерү суд әһелләрен кораллы һөҗүмнән саклау чарасы буларак башкарыла. Металл әйберең бар икән, ишек сызгырган тавыш чыгара. Килгән халыкның күбесе кесәләрендәге ачкычларын, тимер башлы каешларын, йөзек-беләзекләрен салып карады. Ләкин, кесәләрендә бу чаклы күп тимер-томыр йөртүчеләргә шаккаткан шикелле, ишек сызгыруын дәвам итте. Инде каешсыз чалбар белән бер кат күлмәктән торып калган Халит Хәмитовичны үзсүзле ишек үткәрми торгач, шикләнгән пристав укытучыны баштанаяк – чалбар төпләренә кадәр тикшереп, капшап чыкты.
– Бернәрсә дә юк миндә, үзем дә ике күзем, – диде укытучы, кызарынып.
– Әһә, тешләрегез тимер икән дә ләса! – Пристав Халит Хәмитовичны залга үткәрде, әмма дулкынланудан нервылары какшаган педагог судья кабинеты янәшәсендә урнашкан бәдрәфкә кереп китте. Аның шунда үткәргән биш минут вакыты суд приставына биш сәгать кебек тоелды.
– Шикле күренә бу адәм. Террорист түгел микән?! Биш минут буе нәрсә эшләгән ул анда? Берәр төрле шартлаткыч куймаганмы? – Шушы уйлар кимерде приставның башын.
– Нәкәнис! – дип җиңел сулап куйды ул, Халит Хәмитович бәдрәфтән чыккач, һәм, атлыгып, аның артыннан бәдрәфкә үзе кереп китте. Әгәр дә мәгәр шартлаткыч матдә тапса һәм террорны булдырмау чарасын күрсә, о-о-о, приставка медаль бирәчәкләр, ә, бәлкем, президент үзе... Ярый, боларын соңрак уйлар ул. Әлегә шартлаткычны табарга кирәк. Нык сызгырды бит ишек. Авыздагы тимер теш өчен бу кадәр озак сызгырырга тиеш түгел иде югыйсә... Ишек төбендәге кәгазьле кәрзинне актарып карады, су багын да, бәдрәф тишеген дә калдырмады. Шикләнерлек бернәрсә юк.
Яшь иде шул әле пристав, армиядән яңа гына кайткан иде, кырык яшьтән өлкәнрәк ир-атларның күпчелегенә хас простатит авыруы турында ишетеп тә белми иде әле.
Медальгә өмете өзелгән пристав калган халыкны тиз үткәрде.
– Кемнәр янә тимер тешле? – дип сорады ул.
Биш кеше авызларын ачып күрсәтте. Тешсез, сыңар күзсез, уң аяксыз, бер колаксыз бәндәне үткәргәндә ишек сызгырып тормады: «Рәхим итегез!» – дип, ягымлы гына эндәште дә, яшел ут яндырып, шар ачылып китте.
– Менә бу әфәндедән куркыныч янамый, бер тимер әйбере дә юк, – диде пристав.
– Минем сынган кулбашымны тимер таяк тыгып ялгадылар. – Урман кискәндә агач астында калган хезмәт укытучысына суд залына шулай аклана-аклана керергә туры килде.
– Басыгыз, суд килә!
Залдагы бөтен халык аягөсте басып суд әһелләрен каршылады. Һәркайсы үз урынын алгач, суд утырышы ачык дип игълан ителде, һәм прокурор сүз алды. Ул Франгиза Сәгыйтовнаның мәктәп директоры белән авыл хакимияте башлыгы өстеннән биргән гаризасын укып ишеттерде дә шушы мәсьәлә уңаеннан алып барылган тикшерү эшләре белән таныштырды. Аннан соң сорау алулар башланды.
Судья Мөслим Надировичны бастырды.
– Үзегез хакында белешмә бирегез, – диде ул.
– Мөслим Надирович Яушев булам, Тәпәләп урта мәктәбе директоры.
– Сезгә шундый сорау: ни өчен сез Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовнаны үз теләгеннән башка эшеннән кудыгыз?
Директорның йөзенә кан йөгерде, тамак төбенә төер утырды. Шуңа тавышы карлыгып чыкты:
– Беренчедән, ул хакимият башлыгының битенә төкергән, башына буяулы чиләк кидергән; икенчедән, авыл хакимияте башлыгы миңа шылтыратып, аны эшеннән бушатырга боерды...
– Димәк, югарыдан боерсалар, сез әти-әниегезне дә атып үтерергә әзерсез?! – Бу сорауны каршы якның адвокаты бирде.
«Эх, хәзер үземнең адвокатым булса, яклашыр иде дә, ялламадым шул», – дип уйлап куйды эченнән директор, һәм әйтер сүзе булмагач, гаепле укучы шикелле, башын аска иде.
– Аннан башка да сәбәп бар, – диде бераздан.
– Нинди сәбәп? – Адвокат һөҗүмен дәвам итте.
– Мин боерык язардан алда, без мәктәпнең профсоюз җыелышын үткәрдек. Анда коллектив күпчелек тавыш белән Франгиза Сәгыйтовнаны амораль гамәле өчен эшеннән бушату турында карар кабул итте. Шушы карар нигезендә мин боерык чыгардым.
– Дөрес түгел, ялган сөйли, – дип сикереп торды урыныннан Франгиза Сәгыйтовна.
– Тынычланыгыз, гражданка Үлмәскулова, сезгә әлегә сүз бирелмәде, – дип, судья кисәтү ясады.
– Гафу итегез, ваша честь. – Математик урынына утырды.
– Тагы да өстәр дәлилләрегез бармы? – дип сорады судья директордан.
– Юк.
– Утырыгыз.
– Ул чакта Франгиза Сәгыйтовнаны тыңлап китик, – диде судья. – Ни өчен сез директор сөйләгәннәр белән килешмисез?
– Ваша честь! – дип, өзелгән сүзен дәвам итте дәгъвачы. – Аның бөтен сөйләгәннәре дә дөреслеккә туры килми. Ни өченме? Беренчедән, мин хакимият башлыгына төкермәдем. Үзегез уйлап карагыз: дөямени мин тиктомалдан кеше битенә төкерергә?! Буяулы чиләкне дә башына кидермәдем. Аның аңгыра башына каплаганчы, берәр тол калган әбинең коймасын буярга тотам мин ул буяуны...
– Гражданка Үлмәскулова, кешене кимсетмәвегезне сорыйм! – Судья кисәтү ясады.
– Гафу итегез, Ваша честь, дулкынланам.
– Дәвам итегез!
– Икенчедән, директор боерыгын профсоюз җыелышы үткәнче чыгарган; власть кулланып, протоколга соңыннан үзе теләгән датаны куйдырткан; ә бу – законны тупас рәвештә бозу; беләсезме, аңа статья каралган.
– Әйткәннәрегезне исбатлый аласызмы?
– Әлбәттә, шаһитларым буа буарлык.
– Ярый, утырып торыгыз. Хәзер Тәпәләп авылы хакимияте башлыгы Самат Сәлимович Фәйзуллинның судка белешмә бирүен сорыйбыз.
Самат Сәлимович – кеше белән артык эләгешеп бармыйча, нинди мәсьәләне дә тыныч юл белән хәл итәргә тырышучы шәхес. Аның суд йортына тәү тапкыр аяк басуы иде. Шуңа да ул, үз исемен ишетүгә, теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Теге чак милициягә хәбәр иткәненә, директорга шылтыратуына хәтта үкенеп тә куйды. Тик йөрсен иде Франгиза мәктәбендә укытып. Ә буяуга каткан костюмын ул әллә кайчан утка салып яндырды инде. Чәченә ябышып каткан буяуны да уңган хатыны юып төшерде. Нәрсә белән, дисездер, мөгаен. Нәрсә белән булсын, әлеге дә баягы – шул трактор соляркасы белән. Ике-өч көн буена ачытып, эшләп торган двигатель кебек кызып йөрде башы. Радиаторы булса икән башның, юк бит. Кояш астында йөреп керә дә су краны астында суыта «двигателен».
Судья биргән сорау уйларыннан арындырды:
– Сезгә гражданка Үлмәскулова төкердеме, кул күтәрдеме? Чиләк вакыйгасы дөреслеккә туры киләме?
Әллә каушавыннан, әллә хөкемдарларның үзенә төбәлгән сынаулы карашларыннан ничектер кечерәебрәк калган хакимият башлыгы, бер алга, бер залга күз салгач:
– Булды андый хәл, – диде. – Битемә дә төкерде...
– Төкермәдем, – дип кычкырды урыныннан дәгъвачы. – Менә син минем күлмәк итәгемә төкердең. Бөтенесе дә күрде. Бу – факт.
– Сезнең күлмәк итәген җил кабартканга мин гаепле түгел. Мин ачуымнан җиргә төкергән идем.
– Вәт, вәт! Менә мин дә, синең шикелле, җиргә генә төкергән идем. Ә син, биткә төкерде, дисең. Димәк, җил гаепле.
– Гражданка Үлмәскулова, мин сезгә сүз бирмәдем. – Судья янә кисәтү ясады.
– Гафу итегез, Ваша честь.
– Гражданин Фәйзуллин, сүзегезне әйтеп бетерегез.
– Харашо, дәвам итәм. Битемә дә төкерде, башымны да, күптән түгел генә промтовардан сатып алган өр-яңа вельвет костюмымны да зәңгәр буяуга батырды.
– Ни рәвешле? Ачыклабрак әйтегез.
– Ун литр сыешлы буяулы чиләкне койма буяучы Зөбәйдәнең кулыннан тартып алды да көтмәгәндә башыма каплады.
– Аңлашылып бетми. Чиләк капларлык хәлгә нәрсә җиткергән гражданка Үлмәскулованы?
Самат Сәлимовичның чигә тамырлары кабарып, йөзе кызарып, маңгаена тир бөрчекләре бәреп чыкты.
– Харашо, аңлатам. Өстәге җитәкчеләрнең ярдәме белән, авылда яңа мәдәният йортын төзеп бетердек. Аны ачу тантанасына зур түрәләр килә, диделәр. Урам коймаларын буятырга куштылар. Харашо, мәйтәм, буярбыз. Ләкин лимит буенча бүленгән буяу Үзәк урам коймаларына гына җитте.
– Димәк, гражданка Үлмәскулованың дәгъвасында күрсәтелгән фактлар дөрес? – Судья сораулы караш ташлады. – Димәк, чынлап та ветераннар яшәгән тыкрыклар буялмаган?
– Чынлап та, – Самат Сәлимович карашын тәрәзәгә борды.
– Сезнеңчә, халык яшәгән урамнарның берсен буятып, икенчесен буятмау дөресме?
– Юк, әлбәттә.
– Димәк, хатагызны таныйсыз?
– Харашо. Таныйм.
– Укытучы миңа кул күтәрде, дисез. Шаһитларыгыз бармы?
– Нишләп булмасын ди, клуб хезмәткәрләре, китапханәче, укытучылар...
– Ялган! – дип кычкырды дәгъвачы.
– Гражданка Үлмәскулова, тыныч утыруыгызны сорыйм. – Судья янә кисәтү ясады.
– Шаһит буларак, сүз Сәфәргалиева Зөбәйдә Муллагали кызына бирелә. Үзегез белән таныштырып китегез.
Җитди карашлы чит-ят суд әһелләре алдында үзен ничегрәк тотарга белмичә, Зөбәйдә сул кулының имән бармагын уң кулы белән боргалагандай итте:
– Мин, ни... клубта эшлим, техничка булып. Ни, хакимият башлыгы безгә койма буярга кушты. Ни, койма буяганда яныбызга Франгиза Сәгыйтовна килде...
– Сүзегезне бүләм... – диде судья – Сез хакимият башлыгы әле генә әйткән фактны раслый аласызмы? Бер нәрсәне исегезгә төшереп үтим: ялган мәгълүмат биргән өчен законда шаһитны җәзага тарттыру статьясы каралган...
Төне буе Франгиза Сәгыйтовнаның сәмәен чүмереп, иртә белән судка аны якларга килгән, әле айнып та бетмәгән әйле-шәйле Зөбәйдә, судьяның кисәтүен ишеткәч, куркып калды, теле кирегә сукалый башлады:
– Бәй, ни... мин... без... алар эләгешкәндә барысын да күреп тордык. Тәүдә Франгиза Сәгыйтовна лач итеп... – Ул, сискәнеп, нәрсә әйтер икән дигәндәй, читтәрәк утырган укытучыга күз салды, тегесе өттергеч усал карашы белән астан йодрык күрсәтте. Ә Сабан туйларында хатын-кызлар арасында үткәрелә торган кул көрәше бәйгесендә бу дәгъвачының ел саен җиңү яулаганын бик яхшы хәтерли Зөбәйдә. Аның чукмар йодрыгы башыңа төшсәме? Буяулы чиләк төшкән ише генә булмас. Аннан тукмалып көн күргәнче, төрмәдә ятуың биш артык, дип уйлап алды ул һәм ашыга-кабалана сүз агышын үзгәртте: – Ни... лач итеп хакимият башлыгының битенә чәпәр, дигән идек, ул җиргә төкерде, ә буяулы чиләккә тотынмады да. Аңа тотынып, ап-ак кулларын пычратмас бит инде.
– Димәк, сезнеңчә, гражданка Үлмәскулова гражданин Фәйзуллинга кул күтәрмәде?
– Юк-юк. Ул кешегә түгел, черкигә дә тими.
– Ә нәрсә генә эшләделәр соң алар очрашкач? – дип төпченде судья.
– Алар икесе дә җиргә төкерә-төкерә сөйләштеләр. Ни... Франгиза Сәгыйтовна бөтен коймаларны да буярга кушты. Самат Сәлимович, ни... тыңламады. Менә шул.
– Утырыгыз. Шаһит буларак, гражданка Каюмова чакырыла. Үзегез белән таныштырып китегез.
– Мин Каюмова Тәлига Мөҗәһит кызы булам. Тәпәләп авылының мәдәният йортында методист вазифасын башкарам.
– Гражданка Үлмәскулова гражданин Фәйзуллинга кул күтәрдеме сез буяу эше белән шөгыльләнгәндә?
– Мин, мәсәлән, күрмәдем. Алар югары тонда сөйләштеләр үзара... шушы койма буяу мәсьәләсендә. Франгиза Сәгыйтовна Самат Сәлимовичтан авылдагы бөтен коймаларны да буятуын үтенде.
– Димәк, кул күтәрмәде? – Сүзгә адвокат кушылды.
– Нишләп күтәрсен инде, – дип җаваплады Тәлига Мөҗәһитовна. – Хакимият башлыгы белән укучыны аермаска, Франгиза Сәгыйтовна сукыр түгел бит, надан укучыларның тимер кебек туң башларын төеп тә куллары авыртып бетәдер аның...
Камил ФАЗЛЫЙ
Фото: Николоай Туганов
Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укыгыз
Комментарийлар