Җидегәннән төшкән нур
Романның дәвамы.
9.
Иреккә чыкканның икенче көнендә үк Нәкый фабрикага китте. Туп-туры Халик Садри янына барып керде.
– Исәнмесез, Габдулхалик абый!
– О, Нәкый! Саумы, исәнме! Котылып чыктыңмыни?
– Алардан котылу мөмкин түгел, Габдулхалик абый. Җыен тузга язмаган гаепләр тагалар. «Җидегән» дигән төркем оештыруда катнашмадым, аның әгъзасы булып тормыйм дип бардым. Гаепсез дип таптылар, күрәсең, менә чыгардылар. Минскийны да чыгарган булырга тиешләр. Тикшерүче шулай диде. Кутуй белән Ченәкәй әле калдылар.
– Нәрсә, алар таныйлармыни «җидегәнче» булуларын?
– Ченәкәй үзе язган бит.
– Шулай шул. Каян алып язгандыр? Бәлки чынлап та бардыр ул «Җидегән».
– Бәлки. Бар дип барсалар, җавабын да бирәләр инде. Мин белмим дип бардым.
– Йә, ярар, эшкә дип килдең инде алайса?
– Эшкә инде, Габдулхалик абый. Мин югында бөтеләй бетерешкән Гөлсем, мескенкәем. Укуын да ташлар хәлгә җиткән. Өйдә өч бала ашарга сорап утыра.
– Шул ишегалды себерүче инде, алай булгач, Нәкый дускай. Башка урын юк.
– Шуңа да канәгать. Физик эшнең файдасы зур аның. Кеше гимнастика, физкультура белән махсус шөгыльләнә.
– Алайса, башла бүгеннән үк. Үз участогыңны беләсең. Анда синең участокны Хөрмәтулла карап торган иде моңарчы. Сөенер инде. Бик арыта дип зарлана иде.
Нәкый эш киемнәре, себерке белән көрәкләре саклана торган чоланны ачып, коралларын алып чыкты да үз территориясенә китте. Килсә, Хөрмәтулла әллә ни тырышмаган аның өчен: кояш төшмәгән күләгә урыннарда әле һаман катып бозга әйләнгән кар өемнәре тора. «Боларны лом белән ватып, кояшка таратырга кирәк, тизрәк эреп бетсеннәр. Тагын бер атнадан Ленин туган көн, шимбә өмәсе, бөтен фабрика халкы эшкә чыкканчы бу карларны калдырмаска кирәк ишегалдында», – дип уйлап, ул чоланга кире барып, бер очына балта көйләнгән лом белән калайдан эшләнгән көрәген алып килде. Астында су яткан боз, лом белән аз гына сугуга кителеп, тиз ватылып барды. Шулай да, мәйдан шактый булу аркасында, эш озакка сузылды. Нәкый күлмәге лач су булып тирләде. Ватылган бозны бәләкәй арбага төяп фабрика территориясеннән Кабан күленә ташый торгач, кичке дүртләр тулганын да сизми калды.
– Аргансыңдыр. Күлмәкләрең манма су булган, – дип каршы алды аны хатыны.
– Кибәр. Аның каравы төрмәдә утыру түгел. Иректә, саф һаваны сулап, рәхәтләнеп эшләдем, – диде Нәкый. – Сагындырган эш. Ниемә кирәк булгадыр инде бу язучылык эше. Баштук шундый авыр эштә эшләп киткән булсам, төрмәсенә дә эләкмәгән булыр идем. Йөрим хәзер менә киек кебек. Кайтышлый урамда Мөхәммәт абый очрады.
– Кайсы Мөхәммәт?
– Галиев. «Крәстиян гәзитәсе»ндә эшләүче.
– Шул. Нәрсә ди соң?
– Өрәктән курыккан шикелле коты алынып, мине күргәч, урамның теге ягына ук чыгып китте.
– Нәрсә булган?
– Нәрсә булсын, «җидегәнче» дип курка. Үзен дә гаепләрләр дип уйлыйдыр, мескен. Менә шулай, кеше куркытып йөрергә туры килә хәзер.
– Соң, гаебең булмагач, чыгарганнар бит инде.
– Чыгарса соң. Әле аның шикелле куркучылар күп булыр.
– Язуыңны ташлый алмассың кебек.
– Ник ташламаска?
– Пьесаларыңнан гонорар килеп тора иде. Язуны ташласаң, ул да бетәр бит. Миңа да укуны ташларга туры килмәгәе дип уйлап торам. Кәзәңкәдә тузан җыеп яткан кәгазьләреңне караштыра башларга кирәк.
Кәзәңкәдә, мич артында, Нәкыйнең Уфадан ук күтәреп килгән кәгазьләре ята иде. Ул кәгазьләрдә аның ничәмә ел буе Башкортостан авылларында йөреп җыйган халык авыз иҗаты – әкиятләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр, балалар уеннары, такмазалар. «Идегәй»нең ничә варианты гына бар алар арасында. Уфада чакта ул аны бер текстка туплап, аерым китап итеп бастырып чыгару өчен, утыз дүрт битлек кереш мәкаләсе дә язып, Гыйльми Үзәккә тапшырып калдырган иде. Ни өчендер башкортлар аны чыгарырга җыенмыйлар бугай, ахры. Инде бу «Җидегән» вакыйгасы килеп чыккач, чыгарсалар да, Исәнбәт исемен төшереп калдырулары бик ихтимал.
– Мин алар турында оныткан да бит, әй. Гөлсем, бәгырем, бүген үк карап чыгыйм әле сандыкны.
Ул шулай диде дә, кәзәңкә артына юнәлде.
– Йә, ашыкма инде, ашыйсың да килмиме әллә? Башта ашап ал. Алмаштыр ул тирле күлмәгеңне.
Шулай дигәч, Нәкый хатынының сүзенә каршы килмичә, киемнәрен салып ташлап, почмакта торган юынгычта бил тиңентен юынып алды. Ике ай ярым әтиләрен күрми яшәгән Арлат белән Празат аның аяк астында чуалдылар.
Ашап-эчеп алгач, Нәкый кәзәңкәдәге сандыкны алгы якка алып чыкты һәм анда төрле папкаларга аерып тутырылган язмаларны актарырга кереште. «Спартак» фабрикасында эшли башлагач аның башына борынгы Италиядә коллар һәм гладиаторлар юлбашчысы булган Спартак турында трагедия язу турында уй килгән иде. Сандыктан шул пьесаның кыскача эчтәлеге, катнашучылары һәм сюжеты язылган кәгазьләр килеп чыкты.
– Фольклор белән генә утырып булмый икән әле монда, – диде ул, бу кәгазьләрне күргәч.
– Нишләп?
– «Спартак» дигән трагедия язарга ниятләп йөргән идем бит фабрикада эшли башлагач. Менә шуның кулъязмаларын сандыкка тыгып куйган булганмын. Син пьеса язарга дисең. Чынлап та, беренче булып шул эшкә тотынмыйча булмас, ахры.
– Менә бит.
– Сиңа да эш бар монда. Мәкальләрне картотекага сала башларга кирәк.
– Бу эшләрдән тиз генә акча эшләп булмас. Нәкый, әллә берәрсеннән эш алабызмы? Нигъмәтулла абзый гарәп сүзлеген карточкага салырга сорый дигән идең кулга алынганчы.
– Сораган иде дә. Бу хәлләрдән соң белмим инде, фикере үзгәрмәгән булса. Хәзер бик күренеп тә йөреп булмый институт тирәсендә.
Нигъмәт Хәким Исәнбәттән бер ярты елга гына соңлап Ленинградтан кайтып төште Казанга. Монда ул Көнчыгыш педагогия институтында укытырга җибәрелгән иде. Ул Уфадагы дусты Давыт Юлтый аша Нәкыйнең «Идегәй белән Морадым» дастанына караган башкорт кобайырлары белән легендаларын җыю, бергә туплау һәм өйрәнү буенча күпмедер эш башкаруы хакында белә иде. Хәтта Казанга күчеп китәр алдыннан, бу хезмәтләрен аерым китап итеп бастыру өчен Гыйльми Үзәккә тапшыруы хакында да хәбәрдар иде. Шуңа күрә, Казанга килеп эшкә урнашу белән, ул Исәнбәтне эзләп тапты. Сөйләшер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде. Җитмәсә, икесе дә Башкортостанның бер тирәсендә – берсе Йөрүзән, икенчесе Ия елгалары буендагы авылларда туган якташлар да. Ләкин Исәнбәт белән әллә ни озак аралашырга туры килмәде. «Җидегәнчелек» дигән нәрсә килеп чыкты. Исәнбәтне шул ук Башкортостаннан күчеп килгән әдәбият галиме һәм партия-совет эшлеклесе Газыйм Касыймов шушы төркемне оештыручы дип гаепләде. Шуның аркасында Нигъмәтнең Исәнбәт белән бик аралашасы килми иде. «Алла сакланганны саклармын дигән бит, сакланмаса, ике дә уйламыйча, “Нәкый Исәнбәт белән хезмәттәшлек итә, “җидегәнчедер” дип, аны да гаепләүләре, утыртып та куюлары бар», дип уйлады. Шулай да Исәнбәт, бәлки гарәп сүзлегенә картотека ясарга бирер дип, сөйләшергә институтка, ул эшләгән татар теле кафедрасына барып килергә булды.
Кафедра ишеген ачып керсә, уңайсыз булып китте, түр башында Исәнбәт өнәп бетерми торган Җамал Вәлиди утырып тора иде. Нигъмәти аның белән бер бүлмәдә утырып эшли икән. Вәлиди «җидегәнчелек» килеп чыккач, аларны тикшерүгә багышланган ТАПП җыелышларының берсендә, Галимҗан Нигъмәти белән Газыйм Касыймовка кушылып, Исәнбәтне тәнкыйтьләп чыгыш ясаган иде. Нәкыйне күргәч алар да куркышып калган шикелле булдылар, берни дә әйтмичә бер-берсенә карашып алдылар. Шулай да Нәкый, килгәч-килгәч гозеремне әйтмичә китмим инде дип, алар белән сөйләшергә булды.
– Исәнмесез! Курыкмагыз, мине «җидегәнче» түгел дип таптылар. Чыгардылар менә, – диде Нәкый.
– Исәнме, Нәкый, – диде Нигъмәт Хәким. – Курыкмыйбыз, нидән куркыйк. Син бит бүре түгел.
– Бүре дә түгел, сез уйлаган «җидегәнче» дә түгел. Бер гаебем дә юк совет власте каршында. Менә сезне күрергә килгән идем, Нигъмәт абый.
– Үземнең дә сине күрәсе килеп йөри идем, Нәкый дускай. Килеп яхшы иттең әле. Үзем эзләп барсам, гаепкә дә алган булырлар иде.
– Мине эзләп йөрмәвегез бик яхшы, Нигъмәт абый. Чынлап та нәрсә генә сөйләшсәк тә гаепкә алулары мөмкин. Минем бер гозерем бар иде, шуның өчен генә килдем сезне эзләп.
– Әйтеп бак. «Җидегән»гә керергә димләргә теләмисең инде болай булгач. Куркыныч юк, – дип шаярткан булды Нигъмәт Хәким.
– Юк, Нигъмәт абый, андый теләгем юк. Мин әле «җидегәнчелек»тә гаепләнгәнче үк, бер очрашкач, гарәп сүзлеген картотекага саласы бар, дигән идегез. Менә шул хакта сөйләшергә дип килгән идем.
– Хәзер дә бар ул эш. Нәрсә, үзең эшләмәкче буласыңмы?
– Юк, минем эш бар «Спартак»та. Гөлсемгә эш кирәк.
– Әйбәт булыр иде. Югыйсә, кафедрада бу эш белән шөгыльләнергә һич кеше табып булмый.
– Алайса, иртәгә Гөлсем килеп алып китәр әле.
– Килештек.
Җамал Вәлиди аларның сөйләшкәнен тыныч кына тыңлап утырды. Бу вакытта ул әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнүдән туктап, башы белән тулысынча лингвистикага кереп чумган иде. Тел, грамматика мәсьәләләре белән шөгыльләнеп, дәреслекләр төзү эше белән мәшгуль булды. Аның максаты үзенең әдәби карашлары белән Татарстанда әдәби процесска идарә итүне тулысынча үз кулына алган Ибраһимов белән яңа конфликтларга керүдән тыелу иде. Ләкин латин графикасына каршы петициягә кул куйган сиксән ике кеше арасында булганлыктан, ул милли мәсьәләдә үзенең хәлен нык катлауландырды. Әгәр дә милләтчеләрне эзәрлекләү башланса, Вәлиди үзенең гаепләнүчеләрнең беренче сафында булачагын сизенә иде. Ә ул көнгә ерак калмады, аның беренче карлыгачлары инде егерме җиденче елда ук канатларын сындырды. «Солтангалиевчелек»тә гаепләнүче милләтчеләрнең беренче дулкынында Бөдәйле, Сүнчәләй, Урманчелар инде хаталарын төзәтү өчен Соловки лагерена озатылдылар. Чиратта «җидегәнчеләр» иде. Ләкин, ГПУның бу афёраны оештыруда килеп чыккан чатаклыклары аркасында, Исәнбәт белән Минский азат ителделәр. Ченәкәй белән Кутуйның гаепле булуларын исбат итү дә барып чыкмаска охшап тора. Ә инде өченче дулкынга әзерлек ныклап алып барыла. Милли-буржуа әдәбиятын тудыручыларга карата бернинди йомшаклык та күрсәтелмәячәген Вәлиди аңлый иде. Шуңа күрә ул Нәкый белән «Җидегән» турында да, «җидегәнчеләр» хакында да сүз куертырга теләмәде. Аның институтка килеп, нәкъ менә алар кафедрасына керүенә дә эче пошып утырды. Шәһәрдән беркая да чыгып китмәскә дигән шарт белән иреккә чыгарылган Исәнбәтнең артыннан, һичшиксез, күзәтү алып барылганын ул чамалый иде.
Шулай итеп, Гөлсемгә эш чыкты. Азмы-күпме, гаиләнең тамагын туйдырыр өчен акча керә башлады.
Халик Садри фабрикада эшчеләргә мәдәни хезмәт күрсәтү буенча чаралар үткәрүгә җавап бирә иде. Аның тырышлыгы белән фабрикада итекче-читекчеләр өчен җырчылар, артистлар, язучылар белән төрле кичәләр, концертлар, очрашулар үткәрелә. Очрашуга килгән язучылар, артистлар арасында Исәнбәтнең фабрикада эшләп йөргәнен белүчеләр дә бар. Һәр кичәдә аның «җидегәнче» булуын искә төшермичә, аны эштән куарга кирәк дип әйтмичә калмыйлар иде. Бу аның бик кәефен кыра, эчен пошыра. Җәмгыять кай арада гына шулай сәясиләшеп китте дә, кешеләр шулай коммунистик карашлы булып киттеләр соң әле дип аптырый Нәкый.
Ә бер көнне шундый очрашуга Уфадан Казанга гастрольгә килгән театр артистлары чакырылган иде. Араларында Уфа театр техникумында Нәкый укыткан артистлар да бар булып чыкты. Шулардан Зәйтүнә Бикбулатова, Имашев, Арсланов дигән артистлар фабрика ишегалдында, алдына киндер капчыктан кисеп тегелгән альяпкыч бәйләп куйган, кулына зур себерке тоткан Нәкый абыйларын күреп исләре китте. Кайчандыр бит аларга әдәбият дәресләрен укытып, артист булырга әзерләп йөргән кешенең бүген шундый хәлгә төшүен күрү алар өчен гаҗәп һәм кыргый бер күренеш иде. Җитмәсә, әле кайчан гына алар Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча диплом спектаклен уйнап театр артисты булырга фатиха алдылар. Аны сәхнәгә чакырып чыгарып, үзләренең зур рәхмәтләрен әйттеләр. Бүген остазлары алар каршында ишегалды себерүче кыяфәтендә басып тора. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул.
«Җидегәнчеләр» күптән инде төрмәдә утырсалар да, Совет язучылары оешмасында да, ТАППта да, җыйналышып, «җидегәнчеләр»не фаш итүгә багышланган гәп сатулар әле һаман да тынмагын, язучылар әледән-әле Кутуй белән Ченәкәйне гаепләп чыгышларын дәвам иттерәләр; Исәнбәт белән Минский турында да кызып-кызып бәхәсләшәләр иде. Шундый җыелышларның берсенә Уфадан Давыт Юлтый белән Булат Ишемгуловны да чакырганнар иде. Икесе дә җыелыш башланганчы башта Исәнбәтләргә килделәр.
– Ничек курыкмыйча монда килергә җөрьәт иттегез? – диде Исәнбәт, шаулап-гөрләп Уфадагы дуслары килеп кергәч.
– Без сине өйдә туры китермәбез дип кенә курыккан идек. Ә болай нәрсәдән куркасың, синең «җидегәнче» түгеллегеңне яхшы беләбез, – диде Юлтый.
– Ничек алай? Бөтен Уфа шаулый ди бит анда.
– Шаулый. Бездә дә көн бирмиләр Агиш белән Кудашка. Әмма сездәге кебек аларны төрмәгә утыртучы булмады. Ченәкәй хатыннан соң бөтен Уфа мәш килә. Ике көннең берендә җыелыш: әле БАППта, әле Башкортостан язучылар оешмасында. Агиш белән Кудашның җоннарын җолкып бетерделәр, мескеннәрнең. Сезне төрмәгә ябып куркытканнар да чыгарганнар. Аларны иректә килеш тетмәләрен тетәләр.
– Безнең яшь артистлар төркеме Казанга барып кайткач, синең хакта сөйләделәр. Аяк киемнәре фабрикасында күреп кайтканнар үзеңне, – диде Булат Ишемгулов. – Нәрсә, техникумнан сөрделәрмени?
– Юк, бу «Җидегән» килеп чыккач, үзем киттем. Төрмәгә дә үзем гариза язып кергән идем.
– Ничек алай? Шулай да буламыни ул?
– Син мине беләсең бит, Булат дус, мин куркак кеше түгел. Дөреслек яратам. Дөрес сүзне кешенең күзенә туры карап әйтәм. Мине «җидегәнче» дип Ченәкәй түгел, Газыйм Касыймов кабахәт чыгарды бит. Шул әләкне дөресме, юкмы икәнен тикшерегез дип, ГПУга үзем хат белән мөрәҗәгать иттем. Ә алар мине ябып куйдылар. Тикшерүләре шул булды. Әмма гаепле икәнемне раслый алмадылар. Чыгардылар. Ә халык һаман ышанмый, җыелышлар ясап, гайбәтемне чәйнәүне дәвам иттерәләр. Менә сезне дә чакырып китергәннәр хәтта.
Кунаклар килеп кергәч тә Гөлсем чәй кайнатырга куеп җибәргән иде. Дуслар сөйләшкән арада ул кайнап та чыкты. Утырышып, кунаклар алып килгән тәм-томнар белән чәй эчеп алдылар.
– Бездә монысы да бар иде дә, җыелышка барасы булгач, ачып тормыйбыз инде, – дип, Давыт сумкасыннан бер ярты чыгарып Гөлсемгә тоттырды. – Мә, Гөлсем, җыеп куеп тор әле, без җыелыштан кайткач утырышып алырбыз, – диде.
– Әйдә, җыен, Нәкый, бергә-бергә барып кайтык, – диде Булат.
– Юк, егетләр, йөрмим мин ул чүбек чәйнәүчеләр җыенына. Аларсыз да гарык, – дип, Нәкый кулы белән бугазыннан сызып алды.
– Ярый алайса, без барып килик. Кайткач сөйләрбез.
Нәкый дусларын Мәдәният йортында булачак җыелышка озатып керде дә, инде күптән башларга дип йөргән «Спартак» пьесасына керешергә дип уйлады. Алар Гөлсем белән якшәмбе көнне Сорочий базарына барып иске китаплар рәтендә йөреп кайтканнар иде. Анда ул Рим империясе тарихына караган китаплар эзләде. Башта китапханәгә генә барып килергә уйлаган иде. Аннары «җидегәнче»гә китап бирмәсләр дигән фикергә килде дә, базарга чыгарга гына килештеләр. Барулары бушка китмәде. Ул тарихи китаплар сатучы букинисттан Рим тарихына багышланган берничә китап тапты. Кунаклар киткәч, сандыктан табылган караламалары белән бергә шул китапларны карап чыгарга дип утырды. Коллар, гладиаторлар, Римның идарәчеләре, патрицийлар тормышы, борынгы Римдагы иң зур коллар восстаниесе һәм шуларны бүгенге заман вакыйгалары белән бәйләп трагедия язарга дигән максат куйды үз алдына Нәкый.
Юлтый белән Ишемгулов төнге сәгать бердә генә кайтып керделәр. Нәкый инде бүгенгә җитәр дип, кәгазьләрен җыештырып, эшен түгәрәкләргә җыенып утыра иде. Кунакларның озаклавына Гөлсем дә борчыла башлаган иде. Аның кайнаткан чәйләре дә суынып, чәйне яңартырга туры килде.
– Ай-яй озак йөрдегез, – дип каршылады аларны Нәкый.
– Сездә хәлләр бездәгегә караганда күпкә катлаулырак икән, – диде Юлтый. – Инде котылып чыккансың дип тормадылар, теттеләр генә тетмәңне. Китәсең калмаган Уфадан. Мәктәптә тыныч кына укытып яткан булыр идең. Ә монда куркыныч «халык дошманы»на әйләнгәнсең. Вак буржуа милләтче язучыга.
– Язучылыкны күптән ташлаган идем инде. Бүген искә төшереп, яңа бер нәрсә язарга утырдым әле. Ул тәнкыйтьчеләрнең сүзенә карап утырып булмас дигән уйга килдем.
– Нәкый, нәрсә кунакларны сүз белән сыйлыйсың? Чәем суынып бетте инде. Озак йөрдегез, ашыйсыгыз килеп беткәндер, – дип, Гөлсем ирен бүлдерде дә аларны табын янына чакырды: – Утырышыгыз. Аш состым анда.
– Гөлсем, кая теге зәмзәм суы? Аны да капкалап утырырбыз, – дип, Юлтый үзләре белән алып килгән күчтәнәч турында искә төшерде.
– Утырыгыз, утыр. Ул да табында сезне көтә-көтә суынап бетте инде, – диде Гөлсем.
Кунаклар чынлап та ачыкканнар иде. Алларына куелган ашны ашаганда, кашыклары озак уйнамады, бик тиз капкалап йоттылар. Алып килгән зәмзәм суын аз-азлап кына тоткалап, җыелышта булган хәлләр турында сүзгә керештеләр.
– Барып чыкмаячак аларның «Җидегән» төркеме дигән әкиятләре. Оештыручыларның үзләренә төшәчәк күтәргән таякларының икенче башы. Ул Кавига да, Гомәр Галигә дә, Галимҗан Нигъмәтигә дә рәхмәт әйтмәячәкләр әле барып чыкмаган бу эшләре өчен. Газыйм Касыймовның да исенә төшерәчәкләр үткән елларындагы эшчәнлеген, – диде Нәкый сүзне башлап.
– Мин карап йөрим дә, үзләрен пролетар язучы дип күрсәтергә теләгәннәрнең барысы да мулла малайлары бит. Вак буржуа әдәбияты тудыручылар дип бер-берсен гаепләп кенә пролетар язучы булып булмаганын аңламыйлар, – дип, Юлтый аның сүзен куәтләде.
– Садри Җәләлнең «Дим буенда»сын тәнкыйтьләделәр.
– Үзе бар идеме соң?
– Авырып киткән, хастаханәдә ята икән. Үзеннән башка гына сүтеп җыйдылар повестен.
– Ундүртенче елда ук язган нәрсәнең нинди зыяны бардыр инде хәзерге тормышка? – диде Нәкый, тәнкыйтьнең урынсыз икәненә ишарәләп. – Ул заманнарда каян белсен инде ул инкыйлыб булыр да, морзалар тормышы тарихка калыр дип. Җәләл белән беррәттән Мөхәммәт Галине, Кәрим Тинчуринны, Исмәгыйль Рәмиевны, Кәрим Әмирине дә инкыйлаб белән яңа чор арасындагы тормышны чагылдырган әсәрләр язучылар дип атарга була. Шунда ук Ченәкәйне дә кертергә ярыйдыр. Ләкин бит алар контрреволюцион эшчәнлек алып бармыйлар. Үзләре яшәгән чор әдәбиятын тудыру белән генә шөгыльләнәләр. «Җидегәнчеләр»гә дә шундый ук гаепләр ягалар анда.
– Инкыйлабка кадәрге әдәбиятны «буржуаз» дип атаучыларга Җамал Вәлиди дә каршы бит, – диде Ишемгулов, Нәкый санаган исемлеккә аның да исемен өстәп.
– Вәлиди ачыктан-ачык каршы булса да, соңгы вакытларда ут белән уйнаганын аңлады булса кирәк, – диде Нәкый. – Беркөнне педагогия институтына барып килгән идем, Нигъмәт Хәкимне күрергә дип. Вәлиди белән бер бүлмәдә утыралар икән. Нигъмәт абый белән сөйләшкәндә тынын да чыгармыйча утырды. Язучыларны «буржуаз» һәм «пролетар»га бүлүгә каршы чыгышларыннан китеп, тел, лингвистика мәсьәләләре белән генә шөгыльләнә башлаган бугай.
– «Җидегәнче» дип нык бәрелделәр анда сиңа, Нәкый дус, – диде Булат.
– Кешеләрнең чын йөзен ачты ул «Җидегән». Дус дип йөргәннәрнең барысы да диярлек качып беттеләр. Урамда очраганда да, әллә өс-башыбызның начарлыгыннан безне оялтмыйк дипме, әллә бездән куркыпмы, исәнләшүче дә калмады. Күрүгә, әллә каян урап үтә башладылар, – дип сүзгә читтән генә тыңлап утырган Гөлсем кушылды.
– Әллә ни исебез китеп тормый аңа карап, – диде Нәкый. – Аллага шөкер, икебезнең дә эшебез бар әлегә. Тугры дусларыбыз да калды. Исмәгыйль Рәмиев белән җәмәгате Камәр ханым, Һади абыйның улы Җан Сәгъдиләр безне ташламадылар. Кичләрен килеп, бергәләп чәйләр эчеп, сөйләшеп, күңел ачып утырабыз. Әле дә Гөлсемем бар әле дип сөенәм.
Дуслар таң атып беткәнче утырдылар. Апрельнең соңгы төннәре шактый ук кыскарган, кояш иртә чыга башлаган иде инде. Бик аз гына йоклап, иртәнге җиделәрдә, кунаклар, иртәнге чәйне эчеп, юлга да кузгалдылар.
Май бәйрәмнәреннән соң көннәрнең берендә фабрикадан арып-талып кайтып кергән Нәкыйгә Гөлсем шаккатыргыч яңалык әйтте:
– Садри Җәләлне кулга алганнар. Рабфакта барысы да шул хакта сөйли, – диде.
– Кит аннан! – диде Нәкый. – Аларны да «җидегәнчелек»тә гаепләгәннәр микәнни? – Аны хастаханәдә ята дигәннәр иде бит Юлтый белән Булат.
– Хастаханәдән алганнар, ди. Җамал Вәлидине дә алганнар. Икесен дә бер үк көнне.
Садри Җәләл белән Җамал Вәлиди генә түгел, «солтангалиевчеләр»нең яшерен оешмасы әгъзалары дип унсигез кеше кулга алына алтынчы май көнне. Алар арасында язучылардан Гали Рәхим, элекке хәрби мулла Мостакаев, «Үзара ярдәмләшү җәмгыяте» идарәчеләреннән Аитов, Камил Якуб фабрикасы директоры Вахитов, «Гасыр» нәшрияты җитәкчесе Хәсәновлар була. Аларны әле егерменче еллар башында ук кулга алынган «солтангалиевчеләр» Вәлидов, Мохтаров, Бөдәйли, Борындыков, Енбаевлар белән элемтәдә торганнар дип гаеплиләр. Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Галимҗан Шәрәф, Садри Җәләлләр әле өченче гыйнварда ук ГПУга Кави Нәҗми язып биргән экспертиза язмасы нигезендә Октябрь революциясен кабул итмәүдә, большевикларның карашларын һәм өндәмәләрен якламауда гаепләделәр.
Бу кулга алынулар «җидегәнчеләр»не хурлап шигырь язган Такташка нык тәэсир итте. Ул үзен Кутуй дусты алдында гаепле итеп сизә башлады. Иртәгесен ул «Авыл яшьләре» гәзитәсенең сәркәтибе, шагыйрь Исхак Хәйруллин белән, Кутуйның хәлен белешергә дип, Красин урамындагы төрмәгә киттеләр. Аларны очрашуга кертмәделәр. Алып килгән әйберләрен алып, язган хатларына җавап биргәнен көтәргә куштылар. Берәр сәгатьтән соң Кутуйның хатын чыгарып бирделәр.
«Такташ...
Хәйруллин...
“Бәхил булыгыз!” Сагынганда, яхшы кеше, дус кеше, иптәш кеше иде, дип кенә сагыныгыз...
Кем белә... бәлки, “бу зур эш”кә сезнең вакытыгыз да булмас. Ф.Әсгатьне оныткан кебек, мине дә онытырсыз.
“Дөнья матур...
Ләкин ни кызыгы калыр...
Мин үлгәч...”
Шулай инде... Яхшылык белән искә төшермәсәгез, лото уены вакытында – “лото” уйнарга чакырып (үлгән вакытларында да) безне юеш калошка утырткан иде, – дип, азарт белән искә төшерерсез...
Мин киттем... киттек белән киттем...
Мине әллә нинди эшләр белән... әллә кайлардан килеп чыккан... әче-төче бәндәләр... әллә кайларга алып киттеләр....
До свидания, мой друг, до свидания
Без руки и слова...
Шул...
Үлем – ул минем иң соңгы көрәшем һәм иң соңгы җиңүем булыр...
Дускай Такташ, синең миңа биргән азыклы бүләгең – татлы бүләгең – батыр кояш нурлары алдында ашалган пар алмаң булыр...
Рәхмәт...
Хушыгыз...
Гадел».
Җавап язуын язды Кутуй, ләкин аның күңелендә Такташка карата тирән үпкә хисләре калды.
Климашев, Нәкыйдән яздырган кебек үк, Кутуйдан да каләмдәшләренә характеристикалар язып бирүне сорады. Ул да язды. Татар әдәбияты казанында кайнаган барлык язучылар турында да үзенең уйлаганнарын, нинди төркемнәр булуын, нинди бәхәсләр баруын, кайсы язучының пролетар, кайсының әле буржуаз милләтчелектән чыгып җитә алмавын, барысын да бәйнә-бәйнә күрсәтеп язып тапшырды. Нәкыйнеке күбесенчә Ибраһимов йогынтысына бирелүчеләр, аның әдәби процесстагы роле хакында булса, Кутуй ТАППка берләшкән язучыларның сәяси характеристикаларын төзеде. Нәкыйдән аермалы буларак, ул «җидегәнчелек» юк дип бармады, киресенчә, үзенең әле пролетар язучы булырга өлгермәвен, нәтиҗәдә «җидегәнчелек» баткагына тәгәрәвен, шул ук вакытта бу төркемнең пролетар әдәбият белән көрәшергә бернинди уе да булмавын әйтте.
Май аенда «солтангалиевчелек»тә гаепләп татар зыялыларына карата репрессияләрнең яңа дулкыны башланды. «Җидегәнчелек» ГПУның төптән уйлап җиткерелмәгән акциясе булып калды. Кулга алынучыларны контрреволюцион төркем оештыруда гаепләр өчен җитәрлек дәлилләр таба алмаганлыктан, аларның барысын да азат итәргә карар кылынды. Исәнбәт белән Минскийдан соң дүрт ай үткәч Кутуй белән Ченәкәй дә, гаепләре расланмау аркасында, азат ителделәр. Ләкин «җидегәнче» дигән яманат аларга мәңгегә сыланып калды. Яңа кулга алулар һәм аларның әледән-әле кабатланып торуы «җидегәнчелек»тә гаепләнүчеләрне һәрвакыт курку һәм аларга ышанмаучылык халәтендә тотты.
10.
Яңа уку елы башланды. Ләкин Гөлсем рабфакта укуын дәвам иттерә алмады. Ул җир эшләре комиссариатына эшкә урнашты.
Көннәрнең берендә аларга тагын бер төркем милиционер килеп керде. Тагын алалар икән инде дип уйлады Нәкый. Ләкин бу юлы аны кулга алырга килмәгәннәр иде. Алар яши торган «Музуров номерлары» йортын милиционерларга бирергә булганнар икән. Исәнбәтләрне Комлев урамында яшәгән бер милиционердан бушаган зур гына бер бүлмәле квартирага керттеләр. Революциягә хәтле Чернояров дигән бер дворян яшәгән йортның җиде тәрәзәле зур гына бу бүлмәсендә моңа кадәр дә бик күп кешеләр яшәп киткәләгән. Аларның һәрберсе бүлмәне үзләренә уңайлы итеп үзгәрткәннәр. Бүлмәне җылытыр өчен кызыл кирпечтән, торба белән бер-беренә тоташтырылган ике юллыклы зур гына мич ясаганнар. Ике катлы тәрәзәләрнең, кайсының эчке, кайсының тышкы як пыялалары ватылып, аларны фанера белән алыштырганнар. Обой ябыштырылган түшәм кап-кара булып беткән. Бүлмәнең идән асты баз ролен үти: кышын анда бәрәңге саклана, җәйгә кар тутырып, суыткыч итеп файдаланганнар. Көзге, кышкы суыклар башлангач, мичкә ягарга утын кирәк иде. Алар башта иске, кирәкмәгән китаплар белән тәрәзәләрнең пыяласы ватылган өлгеләрен томаладылар. Вакытында утын хәзерләп калынмагач, кышын аны табуы бер проблемага әверелде. Гөлсем, эштән бушаган арада, көннәр буе утын сатучы булмасмы дип теләнеп йөри башлады. Утын юк, табылган очракта да Гөлсемнең аны сатып алырга акчасы җитми торган булып чыкты. Бер көнне Нәкый эштән шатланып кайтып керде.
– Таптым ягулык! – дип сөенде ул.
– Кайдан?
– Фабрикада аяк киеме калыбын ясау өчен агач кулланыла. Шул агачны кискәндә күп кенә йомычка кала. Шуны чүплеккә чыгарып аталар икән. Зуррак капчык кирәк, төяп алып кайтырга шул йомычканы.
Гөлсем каян табарга икән капчык дип уйлый торгач, матрас сүрүен сүтеп, капчык ясарга булды.
Нәкый шулай итеп фабрикадан чүплеккә чыгарыла торган йомычкаларны өйгә ташый башлады. Гөлсем, ул эштән кайтыр алдыннан, икенче трамвай тукталышына аны каршы алырга бара. Чаналары юк, әлбәттә, алар алагаем зур, авыр капчыкны икәүләп сөйрәп кайтырга мәҗбүр. Аның каравы, мич ягарга ягулык булды. Салкын көннәрдә өйдә температура 7 градустан өскә күтәрелмәгән өй җылынып китте. Балалар мич башында җылынып, җырлашып утыра башладылар. Моңа кадәр кичләрен өстенә тун, башына бүрек, кулларына бияләй киеп язарга утырган Нәкый дә мич җылысында рәхәтләнеп эшли башлады. Ул кич саен утырып эшли торгач, утыз икенче елга чыкканда «Спартак»ны язып та бетерде. Сәяси яктан гаепләрлек булмасын өчен, әсәрен Җан Сәгъдидән урысчага тәрҗемә иттереп алды һәм Мәскәүгә язучылар оешмасына тикшертергә җибәрде. Бераздан Прут дигән тәнкыйтьчедән уңай рецензия килде. Ләкин Нәкый әсәрен беркемгә дә күрсәтмәде, яхшы вакытлар җиткәнче дип, өстәл тартмасына салып куйды. Ул Уфада чакта да шулай итә торган иде. Язган пьесаң юкмы дип, театрлардан килеп сораучылар булганда гына биреп җибәрә. Беркайчан да язган әсәрен кире боручы булмады, барысын да ошатып, куеп бардылар. Монысын да куярлар, дип уйлады.
Кутуй белән Ченәкәй акланып чыгарылгач, аларны «җидегәнчелек»тә гаепләп җыелышлар үткәрү тукталды. Ләкин җәмәгатьчелектә аларга караш әллә ни үзгәрмәде. Беркая да эшкә алырга теләмәделәр. Дус дигәннәрнең дә күбесе дуслыкларын яңартырга әллә ни ашкынып тормады. Кутуй белән Такташ арасы да элеккеге кебек үк якынаймады. Монда Кутуйның да гаебе юк түгел, әлбәттә. Ул Такташка нык үпкәләгән иде. Такташ берничә мәртәбә аның белән якынаерга омтылыш ясап караса да, Кутуй моны игътибарсыз калдырды. Тик уйламаганда, көтмәгәндә, Такташ үлеп китте. Аны соңгы юлга озатканда, Кутуй хушлашырга килеп, чыгыш ясарга теләсә дә, аңа сүз бирмәделәр. Элекке дустына үпкәләп йөрүләре Кутуй өчен үкенечкә әйләнде. Кутуйның халык арасындагы элекке абруе төшкән иде инде. Радиостудиядә дә, театрда да, редакцияләрдә дә аны элеккеге шикелле колач җәеп каршы алмадылар. Гаиләсендә дә әледән-әле әйткәләш-чәкәләшләр чыккалап торды. Галимәсе институтын тәмамлагач, ике баласын алып, Ютазыга эшкә китте. Кутуй бер ел үзе генә яшәде. Аның вакыты күбәйде, иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре артты. Ул үзенең Галимә белән булган мәхәббәте, ике араларында чыккан мәхәббәт маҗаралары хакында повесть язарга утырды.
Минский белән Ченәкәй дә әдәби мохиттән читләштерелделәр. Казанда эш табу кыенлашты. Бер мең тугыз йөз утыз икенче елда Татарстан Язучылар союзы оештыруга хәзерлек башлануы хакында хәбәр чыкты. Аларның берсен дә союзга якын да җибәрмәделәр. Шуннан соң Минский Чиләбе якларына чыгып китте. Анда «Төзү ударнигы» дигән гәзитәгә эшкә урнашты. Кырык яшен тутырып та, әле һаман өйләнеп гаилә корырга өлгермәгән Ченәкәй дә, яңа гына музыка техникумын тәмамлаган, берничә ел элек Муса Җәлилне үзенең дусты Мөбинә Габитовага өйләндерергә йөргән танышы Мөнирәгә өйләнеп, Үзбәкстанга китеп барды.
Язучылар союзына Исәнбәтне дә алырга теләмәделәр. Югыйсә, ул әле егерменче еллар башында ук шигырьләре белән танылган шагыйрь, комедияләре белән Уфа, Казан, Мәскәү тамашачыларының күңелен яулаган драматург иде инде.
Язучылар союзын оештыру эшен Кави Нәҗмигә тапшырдылар. «Җидегәнчелек»не фаш итү җыелышларын гел Кави оештырып йөрсә дә, ул Исәнбәт белән арасын өзмәде. Өйләренә кереп, гел хәлләрен белешеп торды. Үзләренә әйтеп бетермәсә дә, ул «Җидегән»нең булмавын, уйлап кына чыгарылган нәрсә икәнен, шуңа күрә Нәкыйнең бернинди дә гаебе юклыгын белә иде. Шуңа да карамастан матбугатта аларга каршы мәкаләләр язып торды.
Гөлсемнең улы Булат дүртенче класска укырга барганда да ярдәме тиде Кавиның аларга. Нәкыйгә сәяси гаепләр тагылганда улына зыяны тимәс микән дип курка иде Гөлсем. Шул хакта сөйләшү өчен ул Кави Нәҗми янына барды. Максаты: «Кызыл армияче» гәзитәсендә эшли торган кеше буларак, аның аркылы улын Казан гарнизонының беренче полкына тәрбиягә урнаштырып булмас микән дип белешү иде. Кави бу идеяне хуплады, «Гаиләгез өчен бу авыр көннәрдә аның сезнең белән яшәмәве, бәлки, яхшыга булыр», – дип, Булатны полк мәктәбенә урнаштырды.
Шулай бер көнне Кави Исәнбәтләргә килеп керде. Кулында Мәскәүдә чыга торган ниндидер гәзитә.
– Нәкый, менә монда бер миллионер колхоз турында очерк язганнар. Укып чык әле. Шуның буенча берәр пьеса язып карамассыңмы? – ди бу. – Кызык кына сюжет булырга охшаган.
Нәкый гәзитәне алды да:
– Уйлап карарга кирәк. Ә нигә үзең язмыйсың? – дип сорады.
– Синең тәҗрибә зур. Син башлап кара әле, аннан соң, бәлки, мин дә кушылырмын.
– Алай булмый инде ул, – диде Нәкый.
– Алайса, үзең генә язарсың. Әйдәле, без болай итик: иртәгә сез безгә Түбән Осланга дачага кунакка килегез. Шунда сөйләшербез барысын да, – диде Кави.
Икенче көнне дачага барсалар, Кави анда роман язып утыра икән. Сәрвәре, чыгып йөрмәсен, утырып кына эшләсен дип өстеннән бикләп үк куйган. Нәкыйләр килеп төшкәч, Сәрвәр, кунаклар килде дип, бүлмәсен ачып керсә, Кави юк. Кая киткән инде бу җүнсез, дип, тәрәзәдән барып караса, тегесе арткы якта йөри.
– Куяннар, тавыклар асрыйбыз. Шулар янында йөри. Күр инде син бу язучы кисәген! – дип орышып алды Сәрвәр, тәрәзәдән качып арт курага чыккан ирен.
Нәкый, Кави биргән гәзитәне укып, кызыклы гына нәрсә язып була бу сюжет буенча, дип барган иде. Ул аны Кавига сөйләп алды.
– Үзең генә яз инде болай булгач, – диде Кави. – Минем яза торган эшем дә бар.
Алар башта дача белән танышып йөрделәр. Кави асраган куяннарны карадылар. Аннары, ашап-эчеп алгач, Иделгә балыкка киттеләр. Гөлсем икенче көнне Казанга кайтып китте. Нәкый пьеса язарга калды. Үзенә генә тынычлап эшләргә буш бүлмәләре дә бар икән. Ул аннан «Сирень чәчәк атканда» дигән өч пәрдәлек комедия язып кайтты.
Җир эшләре халык комиссариаты Черек Күл бакчасында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә ябылгач, анда ясалган корылмаларны сүттеләр. Күп кенә агач, фанера калдыкларын чыгарып түгәргә җыендылар. Гөлсем җитәкчеләрдән аларны үзләренә бирүләрен сорады. Алып кайтып китәр өчен ат та бирделәр хәтта. Зур олау төяп, кайтарып та куйдылар. Нәкыйгә өйне рәтләр өчен бер дигән материал булды. Аның кулыннан эш килә иде. Тоташ зур бүлмәне икегә бүлеп, ике бүлмәле фатир итеп ясап чыкты. Үзенә утырып эшләр өчен аерым кабинет барлыкка килде. Балаларның да үз почмаклары булды. Шаулашып, уйнап, әтиләренә комачауламый башладылар. Өйне кешегә күрсәтерлек булып китте. Бер генә җитешсезлек – тәрәзәләрдәге ватык пыялаларны алыштырасы гына калды. Шул кадәрле күп тәрәзә эшләргә каян башларына килгәндер инде бу йорт хуҗаларының? Җитмәсә, галәмәт зурлар. Андый зур пыялаларны каян табып куйдырасың?!
Утыз өченче елның кышына кергәч Нәкый янына Галимҗан Шәрәф белән Әкрам Кайбышев дигән кешеләр килеп керде. Ул аларны күреп белми, танышлыгы бары тик гәзитә-журналлардагы язмалары аша гына иде. Өйдә ремонтның әле бетеп җитмәгән чагы. Мич сүтелгән. Тәрәзәләр китап белән томаланган. Килгән-кергән кешене утыртырлык урындыклар да юк диярлек. Буялмаган булса да, берничә табуретка бар барын. Гөлсем, килгән кешене утыртып сыйларлык уңайлыклар булмагач, бераз кыенсынып та куйды. Ләкин кунакларның чәйгә кыстамаганга бик исләре китмәде кебек. Галимҗан Шәрәф танышып, бераз сөйләшеп, хәлләр белешеп алгач, ниндидер хәбәр әйтергә теләгәндәй:
– Җитди сүз бар иде, – дип куйды.
– Җитди сүзләр белән куркытмагыз әле, егетләр. Болай да гел куркып, үз күләгәмнән дә өркеп яшәп яткан көннәр, – дип шаяртты Нәкый.
– Алай ук куркыныч сүз түгел, – диде Әкрам.
– Син бит язучы кеше. Тел-әдәбият укытучысы булып эшләдең техникумда. Сиңа, Нәкый, әдәбиятка якын эш кирәк. Шулай түгелме?
– Шулаен шулай да ул, кем алыр соң әле мине андый эшкә бу заманда?
– Без монда химия-технология институтында татар әдәбияты бүлеге ачтык. Сине шунда рабфакка укытучы итеп чакырырга килдек, – диде Галимҗан.
– Иртәгә үк эшли башларга мөмкин, – дип өстәде Әкрам.
– Йә Хода! Каян килеп шифалы җилләр исеп куйды соң әле монда? – диде Нәкый, риза икәнлеген белдереп. – Бар икән бит безнең турында да яхшы уйлаучы затлар! Югыйсә, нинди кешегә ошамый торган бәндәләр булып калдык соң әле, дип уйлап йөри идек инде.
– Алайса, килештек! – дип, Галимҗан Нәкыйнең кулына сукты.
– Килештек. Иртәгә үк килеп булмас, эшлим бит әле мин. Халик агай янына барып, эштән китү турында гариза биреп кайтасы бар.
Шулай итеп Нәкый студентларның кышкы каникулларыннан соң яңадан укыту эшенә керешеп китте. Белмәгән эш түгел, киресенчә, сагындырган эш иде бу аның өчен. Дәресләрне бик мавыгып алып барды. Студентлар да яратып тыңладылар. Хәтта мавыгып китеп, тәнәфескә кыңгырау шалтыраганны ишетми калган чакларында да берни әйтмичә тыңлап утыралар иде. Икенче дәрес укытучысы килеп кереп, яисә дәресләр беткән булып, соңгысында икешәр сәгать утырганнары да булгалады. Бу хәлләр кулында сәгать булмаганлыктан, студентлардан «сәгать ничә?» дип сорарга да читенсенүе аркасында килеп чыга торган иде.
Институтта укыта башлагач, нәшрияттан да вак-төяк эшләр, тәрҗемәләр биргәли башладылар. Ул, бәлки, язу, иҗат итү өчен дә мөмкинлек туар дип өметләнә башлады.
Хәлләре бераз рәтләнә башлагач, Нәкый артык кеше-карага күренмичә генә авылга кайтып, утызынчы елда әтисе Себергә сөрелгәч асрау кыз белән генә яшәп калган әнисен һәм шул кызны Казанга алып килде.
Алар полк мәктәбендә тәрбияләнүче уллары Булатны да үзләренә алып кайттылар. Бер мең тугыз йөз утыз алтынчы елда Нәкый, бөтен эшен ташлап, бары тик язучылык белән генә шөгыльләнүгә күчте. Театрлар белән килешүләр төзеп, Мольерның «Тартюф», Шекспирның «Король Лир» әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр»е, Мөхәммәт Галиевнең «Яңгырсыз елларда» хикәясе, Мәхүпҗамал Акчурина хикәяләре белән аваздаш булган трагик мәхәббәт темасына «Миркәй белән Айсылу» дигән биш пәрдәле трагедия иҗат итте.
Март аенда Уфадан Казанга Нәкыйнең күптәнге дусты Мәкәрим Мәһдиев килде. Нәкыйләр Казанга күченгәннән бирле күрешкәннәре юк иде инде. Аннан соң никадәр вакыйгалар булып узды. Сөйләшер, искә алыр нәрсәләр күп иде. Алар төн буе Уфа-Казан хәлләре хакында гәпләшеп чыктылар.
Мәкәрим үзе Казан губернасының Бөгелмә өязендәге Түбән Ука авылында туып үскән. Авыл мәдрәсәсен тамамлаганнан соң Казан укытучылар мәктәбендә белем ала. Шунда шәкертләр белән театр куеп йөри торгач, революция елларында бишенче армия политбүлеге каршында эшләп килүче Кызыл Армия театрында артист булып эшли башлый. Уфа татар-башкорт күргәзмә театрында уйный. Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумын тәмамлагач, Казанга кайтып татар дәүләт театрына урнаша, театр техникумында директор булып эшли. Бер мең тугыз йөз егерме алтынчы елда Уфа дәүләт театры директоры Мортазин-Иманский чакыруы белән Башкортостанга китә. Уфада яшәгәндә Мәһди яңа пьеса яздыру өчен Нәкыйләрнең өендә көннәр-атналар буе ята торган иде. Нәкыйләргә килеп кергәч тә ул аннан яңа пьеса сорады:
– Кая, ач өстәл тартмаңны. Ничә яңа пьесаң бар? – диде.
– Бер! – диде дә, Нәкый аңа тартмадан «Миркәй белән Айсылу»ны чыгарып бирде.
Мәһди пьесаны алгач, Гөлсем әзерләгән чәйне дә онытып, шуны укырга тотынды. Өч сәгать буе, бер минутка да тукталмыйча укыды. Укып бетерде дә шап итеп тезләренә сугып куйды.
– Шәп! Мин моны Казанда ук куеп китәм! – диде.
Мәһди Казанга театр чакыруы буенча спектакль куярга махсус килгән иде. Бер ай дигәндә репетицияләрен дә ясап, сәхнә бизәлешен дә ясатып, «Миркәй...»не Казанда куеп та китте. Репетиция барган көннәрдә театрда аның үзенең дә ике тапкыр иҗат кичәсе булды. Кичә турында «Кызыл Татарстан»да мәкаләләр басылып чыкты. Мәкаләләрдә аның татар театры сәхнәсендә «җидегәнче» Нәкый Исәнбәтнең яңа пьесасын куярга әзерләнүе турында хәбәр иткән коткы сүзләре дә бар иде.
Спектакльне тамашачы яратты. Ул унсигез көн буе аншлаг белән барды. Әмма, «Ятим баланың алдына борчак салсаң, түгелә», дигән сүз бар бит. Каяндыр салкын җилләр дә исә башлады. Казанда тагын кемнәрнедер кулга алдылар, хөкем иттеләр. «Җидегәнчеләр»не фаш итүдә, вак буржуа тарафдарларын тәнкыйтьләүдә аеруча күп көч куйган Фатих Сәйфи-Казанлыны да кулга алып куйганнар иде. Утыз җиденче елга кергәч гәзитәләрдә язучыларның берсе өстеннән берсе яла яккан мәкалә-язмалары күбәеп китте. Икенче бер язучыны тәнкыйтьләп һәм гаепләп язсам, партия һәм ГПУ алдында пролетар язучысы булып күренәм дип уйладылар ул мескен язучылар. Көннәрнең берендә Язучылар союзыннан Нәкыйне җыелышка чакыру хаты килде. Нәкый дә, Гөлсем дә куандылар: Нәкыйгә зур хөрмәт күрсәтеп, әле союз әгъзасы булмаса да язучылар арасына кертеп, җыелышка чакырганнар! Димәк, аны да үз кеше итеп саныйлар! Үзләре белән бер хокуклы итеп күрәләр. Бер мең тугыз йөз утызынчы елдан бирле матбугатта бер әсәре дә чыкмаган иде, бәлки бу борылыш ясауларыдыр, аның әсәрләрен дә бастыра башларлар. Дошман санасалар, болай чакырып торырлар идемени?!
Нәкый юынды, әйбәтләп кырынды. Гөлсем аның өстенә үзенчә әйбәт дип уйлаган күлмәген үтүкләп кидерде. Бәйрәмгә барган кебек җыенып чыгып китте Нәкый өйдән. Ә Гөлсем аны чыгып китүгә, нәрсә дип кайтыр икән дип, ут йотып көтә башлады.
Язучылар берлегенең Тукай кабинеты халык белән шыгрым тулы иде. Союзда торучылар да, Нәкый шикелле әле Союзга алынмаганнар да, гәзитә-журнал хезмәткәрләре дә, партия өлкә комитеты вәкилләре дә бар иде арада. Кутуйны да күрде Нәкый. Ләкин алар исәнләшмәделәр. Исәнләшсәм, «җидегәнчеләр» бер-берсен сагынышканнар дип әйтерләр, дип курыкты. Кутуй да аны күрсә дә, күрмәмешкә салышып, алгы рәтләргә таба узып китте. Менә өлкә комитетыннан килгән берәү җыелышны ачыр өчен трибунага күтәрелде.
– Иптәшләр! Без моңа кадәр эшләпә булганбыз икән. Әле чын йөзләре ачылып фаш ителеп бетмәгән «халык дошманнары» Исәнбәт, Фәтхи Бурнаш, Риза Ишморат, Кутуй утыра монда безнең арада! – диде бу беренче сүзе итеп. – Аннары, халыкның гөрләшеп алуына да игътибар итмичә, сүзен дәвам итте: – Без алар белән бергә утырырга тиешме? Нигә чакырганнар аларны монда?
Арадан: «Чыгып китсеннәр!» – дигән тавышлар ишетелде.
Фәтхи белән Кутуй сикереп торып сүз сорый башладылар.
– Бирмәскә!
– Чыгып китсеннәр! – дигән сүзләр тагын яңгырады.
Шунда әле союз әгъзасы булырга өлгермәгән яшь шагыйрь Сибгат Хәким торып, йомшак кына ягымлы тавышы белән:
– Иптәшләр! Сүз бирик, болай дөрес булмас. Алар да язучылар бит, сүзләрен әйтсеннәр, – диде.
Ләкин истерика белән: «Чыгып китсеннәр!» – дигән тавышлар яңадан кабатланды.
Җыелышны башлаучы исемнәрен атаган Нәкый, Бурнаш, Кутуй һәм Ишморат җыелыш залыннан чыгып, ишек төбенә җыелыштылар.
– Нәрсә, егетләр, нишлибез, берәр ресторанга кереп утырабызмы? – диде Бурнаш.
– Юк, ярамый, – диде Нәкый. – «Җидегәнчеләр» җыелып сөйләшергә киттеләр дип, хәзер сәяси гаеп тагачаклар. Кайтып китү хәерле булыр.
Алар шуның белән өйләренә таралыштылар.
Чыгып киткәненә ярты сәгать тә узмаган Нәкыйнең кайтып керүенә исе киткән Гөлсем аны:
– Ни булды? Нишләп кайттың? Җыелыш булмадымыни? – дип каршы алды.
– Бер күрергә зарыкканнар да, күргәч күңелләре булып, залдан куып чыгардылар, – диде Нәкый.
– Шаяртма инде. Чынлап та, ни булды?
– Ни булсын, әйттем бит инде, куып чыгардылар.
– Нигә дип чакырганнар соң алай булгач?
– Театр куйдылар. Кем икәнебезне яңадан исебезгә төшерергә уйлаган булганнардыр. Төшерделәр менә.
– Инде нишлибез? – диде Гөлсем аптырап һәм ире өчен борчылып.
– Нишлисең. Берни эшләр хәл дә юк. Чыгып китегез дип кычкыручыларны махсус әзерләгәннәр булырга тиеш. Алар да мескен хәлдә. Кушканнар, кычкыралар. Берни эшли алмыйлар. Кычкырмасалар, үзләре безнең хәлгә төшәчәк. Юк, бу өстән, Мәскәүдән алып барыла торган сәясәт булырга тиеш. Утыз беренче ел яңадан кайта бугай. Тотып алып, яңадан ябып куюлары да бик мөмкин. Ченәкәй белән Минский дөрес эшләделәр, киттеләр бу карагорухлардан качып. Ә без кая бара алабыз? Гаилә зур. Сезне ташлап кая кача алам мин? Мин булмасам, сезне дә төяп алып китүләре бар. Бу – Сталинның егерме ел буе тоткан тимер кулы, рәхимсез хөкеме. Кешеләр шуның автоматына әверелгән. Алар шуны аңламыйлар. Алар – шушы хәтәр сәясәтнең корбаннары. Патша заманында да юк иде бит иҗат кешесен болай мәсхәрәләү. Нигә кирәк булды икән соң бу коммунистларга мондый тормыш? Халыкны изеп, куркытып яшәтү. Әле бит шушы тормышны мактап әсәрләр язып ятабыз. Революциянең егерме еллыгына багышлап «Октябрь» дигән пьеса язып ятам. Бөтенебезне икейөзле куркак мескеннәргә әверелдерде бит ул кабахәт.
– Чәү, күп сөйләшмә, балалар ишетмәсен. Алар кеше алдында сөйләрләр шул хакта. Сине генә түгел, бөтенебезне җыеп атарлар, – диде Гөлсем, ярсыган ирен тыеп, пышылдап кына.
11.
Нәкыйнең утыз беренче ел яңадан кайта дигән сүзләре хакка охшый башлады. Җыелыш вакыйгасыннан соң берничә көн үткәч театрда да зур җыелыш башланды. Ул, спектакльләрне туктатып, берничә көн барды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: «халык дошманнары»н фаш итү. Беренче дошман – «җидегәнче» Исәнбәт. Бер мең тугыз йөз утыз бишенче/утыз алтынчы елгы сезонда иң күп куелган спектакль «Миркәй белән Айсылу» булган. Дошманлыгы фаш ителеп бетмәгән килеш кем рөхсәте белән куелган да, ни өчен аңа гонорар түләнгән? Исәнбәт кенә түгел, үз араларыннан дошман эзләү бара. Аннары утыз дүртенче елда Исәнбәтнең «Спартак» трагедиясен уку булган иде театрда. Анысы да кем рөхсәте белән укылган? Әмирхан Еники шул вакытта чыгыш ясап: «Чишмәне таш белән күпме бастырып, томалап куйсалар да, ул барыбер юлын таба, бәреп чыга... Менә Нәкый ага да үзенең иҗаты белән шундый чишмәне хәтерләтә», – дип сөйләгән иде. Шул протоколны әллә каян казып чыгарып, шул сүзләре өчен Әмирхан Еникине дә тетеп салалар.
Җыелыштан соң бер көнне Исәнбәтләргә бер хатын килеп керде.
– Исәнмесез. Мин Вахитов район суды вәкиле булам. Сезнең өйдәге әйберләргә опись ясарга килдем, – диде.
– Нинди опись? Ни өчен?
– Татар академия театры судка сезнең өстән иск бирде. Театр күрсәткән суммада әйберләрегезне конфисковать итәбез, йә акчасын кире кайтарасыз.
– Нинди акча? Театрга бирерлек нинди әйберебез булсын безнең? – диде Нәкый.
– «Миркәй белән Айсылу» дигән пьесагыз өчен гонорар алгансыз. «Король лир» пьесасын тәрҗемә иткән өчен гонорар түләнгән. Театр шул акчаларны кире кайтаруны таләп итә.
– Моңа аларның ни хаклары бар? – диде Исәнбәт.
– Сезне язучылар җыелышыннан «халык дошманы» дип куып чыгарганнар. «Җидегәнче» дип төрмәдә утырып чыккансыз.
– Чыкса соң, минем гаебем расланмады. Аларның җыелышта кычкырып утырулары ул әле минем «халык дошманы» дип раслануымны сөйләми.
– Минем анда эшем юк. Мине бары күрсәтелгән суммага җитәрлек малыгызга опись ясарга җибәрделәр. Калганын суд хәл итәчәк, – диде хатын.
– Яхшы, карагыз, эзләгез. Табарсыз микән бездә мал. Мин каршы түгел, – диде аптырагач Нәкый.
Суд вәкиле ике бүлмәне дә карап чыкты, бер генә дә кулга тотарлык, затлы мал дип әйтерлек әйбер күрмәде. Соңыннан Нәкый белән Гөлсем алдында утырып, «Театр күрсәткән сумманы капларлык имущество табылмады, конфискацияләрлек әйберләре юк», дип акт төзеп, өйдән чыгып китте.
Шул көннән төн йокылары качты Исәнбәтләрнең. Нәкый «Октябрь» дигән пьеса язып ята иде.
– Кемгә кирәк инде бу нәрсә? – диде ул, инде тәмамланып килгән пьесасын кулында селкеп. – Тотарга да чыгарып атарга. Халык дошманы дип барыбер куймаячаклар.
– Кызма әле, Нәкый. Язып бетер башта. Дөньялар гел болай гына бармас, рәтләнер.
– Ул дөньялар рәтләнгәнче, алып китмәсләр димисеңме? Күреп торасың бит, төне буе йөри кара машина, тыз да быз. «Халык дошманнары»н ташыйлар.
Нәкый көндез яза, кичке сигезләр җитү белән, Гөлсем аның язганнарын күлмәк эченә тыгып, яшереп биленә бәйләп куя. Янәсе, килсәләр, таба алмаслар. Үзләре кайчан килерләр дә алып китәрләр икән дип, төне буе тәрәзәдән урам саклыйлар. Машина үтеп киткән саен, безгә генә туктамасалар ярар иде дип, котлары очып тора. Җитмәсә ике бәләкәй бала бар. Булат инде шактый зур, кул астына керә башлады. Арлат белән Празат та тугыз-ун яшьләрен тутырып киләләр. Гөлсем утыз бишенче, утыз җиденче елларда бер-бер артлы ике бала – Үзбәк белән Йолдызны тапты. Йолдыз әле бәләкәй, ике айлык кына. Нәкыйне тагын алып китсәләр, нишләр Гөлсем ул балалар белән? Әле ярый әнисе Таибә абыстай белән асрау кыз Зөлһи бар балаларны карашырга. Алар да бу хәлләр өчен эчләре пошып, борчылып яшиләр.
Язучыларны берәм-берәм чүпләп кенә торалар. Язучылар җыелышыннан соң да алтынчы мартта Кави Нәҗми белән Гомәр Галине, актив журналист Сафа Борһанны, алар артыннан күп тә тормый Шамил Усмановны алдылар. Көзгә кергәч Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәтиләрне ябып куйдылар. Җитәкче коммунистларны чүплиләр. Шөкер, Нәкый җитәкче дә, коммунист та түгел. Бәлки, тимәсләр. Бәлки... Бөтен өмет шул бәлкидә. Нәкый инде күптән укытмый. Җан саклап өйдә утыра. Ләкин өйдә утырып тормышны алып барып булмый. Нишләргә? Аптырагач бер көнне грамотасыз наданнарны укыту үзәгенә барып эш сорап карады. Кая ул, якын да җибәрмәделәр.
Шулай да, «җидегәнче» дип, һәм аннан соң утыз алтынчы елларда «Миркәй белән Айсылу» уңаеннан эзәрлекләнгән заманнарда да чын дуслары Нәкый белән араларын өзмәделәр. Алар арасында иң тугрылары Әхмәт Фәйзи белән Фәтхи Бурнаш булдылар. Әхмәт белән аларның дуслыгы әле бик күптәннән, Уфадан ук килә. Әхмәт белән Гөлсемнең бала чаклары бер ишегалдында үтә. Алар икесе бер йортта туып үсәләр. Бер мәктәптә укыйлар. Унҗиденче-егерме өченче елларда туган ягы авылларында укытучы булып эшләп алганнан соң Уфага күченеп, дүртенче татар мәктәбендә эшли башлагач, Нәкый, егерме дүртенче елда Оренбургтан кайтып ФЗӨ мәктәбендә тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли башлаган Әхмәт Фәйзи белән якыннан аралашып яшәделәр. Утыз беренче елда Мәскәүдә яши башлагач та, Фәйзи Казанга туры Нәкыйләргә кайта иде. «Җидегәнче» дигән гаеп тагылса да, ул башка дуслар кебек Нәкыйдән качып йөрмәде. Фәтхи Бурнаш та шундый ук тугры дус булды. Әхмәт утызынчы елларда Казаннан читтә яшәгәнгәме, аңа «халык дошманы» дигән ялалар ягылмый калды. Ә менә Бурнаш андый эзәрлекләүләргә күп тарыды.
Нәкый сигез яшендә чакта авылда әтисенең җәдит мәктәбендә бер ел укыганнан соң, әтисе аны Уфага, үзе белән бергә мәдрәсәдә укыган яшьлек дусты Сабир хәзрәтнең «Хәсәния» мәдрәсәсенә илтеп бирде. Шунда укыганда ул Тукай шигырьләре тәэсирендә шигырьләр яза башлады.
«Хәсәния»дә шигырь язучы шәкерт укуы хакында башка мәдрәсәләрдә дә хәбәрләр тарала. Бу хакта ул вакытларда «Галия» мәдрәсәсендә укып йөргән Шәехзадә Бабич та ишетә. Ул «Хәсәния»гә килеп, Нәкый белән таныша, аның шигырьләрен укып чыга. Алардан канәгать калып, яшь дустына багышлап шигырь яза:
Мин сине тәбрик итәм шигърең белән, Әхмәтнәкый,
Бик шат улдым, мәмнүн улдым сиңа, рәхмәт, Нәкый!
Мин өметлемен сиңа, истикбалең парлак синең,
Һәм булачак (иншалла) мәртәбәң «чарлак» синең!
Ихтирам илә кардәшеңез Мхм. Бабичев.
Бер мең тугыз йөз ундүртенче елда Нәкый «Хәсәния»не тәмамлап, Казанга килде, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керде. Менә шунда ул инде бу вакытта мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укып йөрүче Фәтхелислам Бурнашев исемле егет белән танышты. Фәтхинең дә канатланып, дәртләнеп әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган еллары бу. Үзенең беренче пьесаларын иҗат итә. «Ак юл», «Аң» журналлары битләрендә Шәехзадә Бабич фатихасын алган Исәнбәт белән Фәтхи Бурнашның да шигырьләре, поэмалары басыла башлады. Ярыша-ярыша шигырь, поэмалар язып, алар үзләрен инкыйлабка кадәр үк талантлы яшь шагыйрьләр итеп таныттылар. Менә шул еллардан бирле килгән дуслык егерме елдан артык инде дөньяның бернинди аһ-зарына да карамыйча дәвам итә.
Театр белән ике арада барган матавыкны ишетеп бер көнне Нәкыйләргә Фәтхи Бурнаш белән Әхмәт Фәйзи килеп керде.
– Тагын башладылармы сиңа каршы һөҗүмнәрен? – диде Фәтхи кергәч тә беренче сүзе итеп.
– Тыныч кына яшәргә бирмиләр, кабихләр. Бөтен нәрсәдән гаеп табарга гына торалар. Үзләренең хәлләреннән килми, кеше язганга эчләре поша.
– Мулла малайлары булуыбыз тынгылык бирми аларга. Буржуа калдыгы дип гаеп тагалар. Мулла малайларыннан өчәү генә калдык бугай инде. Фатих Кәрим, син һәм мин. Әхмәткә рәхәт аңа, ул мулла малае түгел, итекче-читекче малае гына.
– Мине Мәскәүдә яшәвем коткара, егетләр. Кеше күзенә күренеп йөрмәвем.
– Мин инде, аптырагач, бернәрсә дә язмыйча, тәрҗемә белән генә шөгыльләнә башладым, – диде Фәтхи.
– Беләсезме нәрсә, мин дә күзләренә күренеп йөрмәскә кирәк дип уйлыйм, – диде Накый, дусларын үзенең эш өстәле янына чакырып.
– Кая барасың? Казанны ташлап кая чыгып китәсең бу ишле гаилә белән?
– Алар Казанда кала. Булат инде зур. Арлат белән Празат та әниләренә булышчылар. Әни дә зур булышчы Гөлсемгә. Йолдызны ничек тә үстерерләр, – диде Нәкый, күрше бүлмәдә бәләкәй Йолдызны уйнатып утыручы малайларына ишарәләп.
Ярты ел элек кенә аларның утыз бишенче елны туган уллары Үзбәк кинәт кенә чирләп үлеп киткән иде.
– Нинди план кордың инде тагын?
– Каядыр Казаннан ерак булмаган берәр районга барып эшкә урнашырга микән дип уйлап йөрим. Мәктәп тирәсенә.
– Уку елы бетеп килә бит инде, – диде Әхмәт.
– Бетә торсын. Клуб-мазар, китапханә тирәсендә эшләсәң дә начар түгел. Халык арасында йөреп, фольклор җыеп йөрсәң дә ярый. Күз көеге булып өйдә яту түгел.
– Дөрес уйлагансың. Әле мин бу хәлләрдән соң кәефең юктыр дип уйлап кергән идем. Йөреп кайт, – диде Фәтхи, Нәкый дустын хуплап. – Без монда ничек тә гаиләңә ярдәм итәргә тырышырбыз.
– Рәхмәт. Син шулай да үзең турында да уйла. Мулла малае икәнеңне онытма. Егерме дүртенче, утызынчы еллардагы хәлләрның кабатлануы бик мөмкин.
– Озакламаслар, мине дә алырлар, ахрысы, – диде Бурнаш. – Ләкин беләсезме, мин биш йөз сум заёмга язылдым.
Бер мең тугыз йөз егерме дүртенче елда Татарстан җитәкчеләреннән утыз тугыз кеше, шулар белән бергә Фәтхи Бурнаш та, республикадагы җитешсезлекләр һәм аларны бетерү буенча тәкъдимнәр белән Сталин исеменә хат язганнар иде. Шуннан соң ул хатка кул куйган җитәкчеләрнең барысын да диярлек «солтангалиевчелек»тә гаепләп, кайсын төрмәгә утыртып, кайсын атып үтереп бетерделәр. Утызынчы елны Бурнашны да партиядән чыгарып ташлаганнар иде. Партиянең Үзәк Контроль комиссиясенә апелляциягә биргәннән соң, гаепсез дип партиягә яңадан алдылар алуын. Ләкин ул чакта «солтангалиевче» дип гаепләнеп хөкем ителмичә калганнарның берничәсе генә исән бүгенге көндә. Шуларның берсе Фәтхи Бурнаш, һәм бу утыз җиденче елларда аны онытканнардыр дип уйларга һич тә ярамый. Уяу булырга кирәк.
Гөлсем аларны чәй өстәле янына чакырды.
Фәтхи шунда җырлый башлады.
– Моңлы бала түгел идем,
Моңнар төште башыма.
Карурман аша,
Карурман аша,
Кошлар сайраша ла,
Башлар адаша.
– Эх, егетләр, – дип куйды Әхмәт. – Нинди моңлы җыр бит.
– Заманалар авыр, михнәтләр күп. Түзәргә кикрәк, – диде Нәкый.
Икенче көнне Нәкый иртәнге чәйдән соң Гөлсемгә:
– Әнисе, мин Әтнәгә барып кайтырга булдым әле, – диде.
– Нишлисең анда?
– Берәр авыл мәктәбенә укытучы итеп алмаслармы. Авылда болай түгелдер хәлләр, тынычрактыр.
– Бу вакытта нинди укыту ди инде ул. Уку елы бетеп бара бит, – диде Гөлсем.
Май ахырлары җитеп килә иде шул. Дөнья шау чәчәктә. Чияләр, алмагачлар ак күбеккә баткан. Сиреньнәрдән, шомыртлардан хуш исләр аңкый. Кышкы йокыдан уянып чыккан бал кортлары өчен урак өсте җиткән – чәчәк аткан куак-агачлар аларның безелдәвеннән гөҗ итеп тора.
– Болай өйдә ятып булмый, кая да булса барыбер берәр җае килеп чыгар, бәлки. Әнә бал кортлары да дөньяларын онытып эшкә чумган, – диде Нәкый, бакча тәрәзәсеннән күренгән алмагачны сырып алган бал кортларының безләвенә ишарә ясап. – Эшкә урнашып булса, ялларга кайтып йөрермен. Ничек тә түзәрсез.
Нәкыйнең эш сорап килүен әйтерсең лә көтеп торганнар иде Әтнә мәгариф бүлегендә. «Җидегәнче» дигән даны чыккан булуына да исләре китеп тормады.
– Безнең өчен төшкә дә кермәгән бәхет бит сез, Нәкый абый! – диде, аның ни өчен Әтнә якларына килеп чыгуы турында гозерен ишеткәч, роно мөдире. – Методик кабинетка мөдир кирәк.
– Курыкмыйсыңмы минем кебек кешегә шундый вазыйфа тәкъдим итәргә?
– Безнең укытучылар белән эшләргә нәкъ менә сезнең кебек белгеч кирәк, Нәкый абый. Сез мөгаллим дә, шагыйрь дә, драматург та, әдәбият белгече дә! Сезнең кебек педагогны яктыда шәм яндырып эзләсәң дә табып булмас иде!
– Алайса, мин риза. Кайчан эшли башларга?
– Бүген үк.
Шулай итеп, Нәкый килгән көненнән, 20 майдан Татарстан наркомпросының Әтнә районы мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире булып эшли башлады. Эш муеннан иде. Беренче көннәреннән үк мәктәпләрдә хәлне өйрәнә башлагач, ул квалификацияле, ягъни педагогик белеме булган укытучылар җитешмәгәнлеген ачыклады. Әтнәнең үзендә, Күлле Киме, Бәрәскә, Олы Бәрәзә, Күәм кебек зур авылларда мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитешми иде. Хет тот та үзең бар укытырга. Әле шулар өстенә, Әтнәдә Нәкый Исәнбәт эшли башлаганын ишетеп, Арча педучилищесы директоры аннан җәйге чорда читтән торып укучыларга туган тел дәресләрен укытуын сорап килде.
Август урталарында район укытучыларының август киңәшмәсен үткәргәннән соң, ул методик кабинет мөдирлегеннән гади хезмәткәр булып күчте дә, Әтнә һәм Олы Бәрәзә мәктәпләренә татар теле укытучысы булып урнашты. Расписаниеләрне бер-берсенә комачауламый торган итеп төзеде. Утыз җиденче елны эшсезлектән интегеп, үзенең дә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә теләге дә булмыйча үткәрсә, утыз җиде – утыз сигезенче яңа уку елы аны кайнап торган эш казанына салды. Өлгер генә! Әле шулар өстенә, авыл җирендә яшәү аны халык авыз иҗатына якынайтты.
Беренче сентябрь көнне ул әдәбият дәресен Олы Бәрәзә мәктәбендә үткәрде.
Ике ел буе туган тел буенча дәресне өзек-тәзек укыган, татар теле буенча махсус белеме булмаган укытучыдан белем алган малайлар-кызлар яңа укытучыны кызыксынып һәм түземсезләнеп көтеп алдылар. Аларны ни җитте генә кеше түгел, Нәкый Исәнбәт исемле шагыйрь һәм драматург укытачак диләр! Мәктәпкә Әтнәдән йөреп укучы малайлар да бар иде. Алар бу кеше турында кайбер нәрсәләрне беләләр иде инде. Аның авылларга чыгып, авыл картларыннан бәетләр, мөнәҗәтләр, табышмаклар, мәкальләр җыеп йөрүе хакында да ишеткәннәр.
Ни өчендер ул дәрескә соңлап килеп келде. Укытучыны Әтнәнең үзеннән үк килә икән диделәр. Соңга калуының сәбәбе шулдыр инде. Зифа, төз буйлы, куе кара чәчле, шомырт кара күзле абый килеп керүгә, укучылар, парта капкачларын шапылдатып, үрә торып бастылар.
– Исәнмесез, балалар, – диде Нәкый, класска килеп кергәч тә.
– Исәнмесез!
– Мин Нәкый абыегыз Исәнбәтов булам. Миңа Нәкый абый дип дәшәрсез. Мин сезнең белән татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып барачакмын. Бүген без татар әдәбияты дәресен үтәбез.
Нәкый танышканнан соң беренче сүз итеп балалардан Габдулла Тукай турында сорады. Бишенче класс балалары, әлбәттә, Тукай турында ишеткәннәр, аның шигырьләрен яттан белүчеләр дә бар иде. «Нинди шигырьләрен беләсез?» – диюгә:
– «И туган тел»!
– «Пар ат»!
– «Сабыйга»!
– «Шүрәле! – дигән исемнәрне атадылар.
– Ә «Теләнче» шигырен беләсезме? – дип сорады укытучы.
Балалар белмиләр иде. Шуңа күрә, дәшүче булмады. Ул шунда шигырьне үзе сөйли башлады:
Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә;
Җил куа карны, һаман да кар: «Төшәм», – дип тартыша.
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗет катында дөм сукыр бер карт тора.
Кичә, көндез ушбу җирдә, тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.
Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәгезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен...
Балаларның Тукай шигырьләрен шулай оста итеп сөйләгән кешене әле моңарчы очратканнары юк иде. Алар аны бөтен дикъкатьләрен биреп, дөньяларын онытып тыңладылар.
Аннан соң ул балаларга Тукайның тормыш юлы, нинди әсәрләр иҗат иткәнлеге, татар әдәбияты тарихында тоткан урыны хакында сөйләде.
– Нәкый абый, Нәкый абый, минем сез язган шигырьләрне дә укыганым бар! – диде шулвакыт алгы рәттә утырган бер малай, кулын югары күтәреп селки-селки.
– Шулаймыни? Нинди шигырьләрне укыганың бар?
– Безнең авылда ул шигырьне җырлыйлар да әле! – диде малай, Нәкыйнең исен җибәреп.
– Әйе шул, минем берничә шигыремнең көе дә бар. Кайсын әйтәсең икән?
– Җырлап күрсәтимме, Нәкый абый? – диде малай.
– Яле, тыңлап карыйк әле. Кайсы җырым икән?
– Аны без узган елгы смотр концертында өч малай бергә җырлап, беренче урынны алдык район буенча.
Малай шулай диде дә, җырны бергә җырлаган ике иптәшенә дәште:
– Дәмин, Госман, әйдәгез, җырлап күрсәтик абыйга.
Дәмин белән Госман дигән малайлар да такта янына чыгып бастылар.
– «Уракчы кыз» Нәкый Исәнбәт сүзләре, татар халык көе, – диде беренче малай.
Алар салмак кына итеп җырлап та җибәрделәр.
– Ай урагың салып иңбашына,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да,
Салкын чишмәләрдән су алдың.
Басма өстенә басып су алганда,
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда,
Кем исеменә җырлар җырладың?..
Малайлар җырлап бетерүгә, Нәкый аларга рәхмәт әйтеп, кулларын чапты:
– Афәрин, егетләр! Әйбәт!
Бу җырның шигырен Нәкый әле туган ягында, Үрге Кыйгы авылында укытучы булып эшләп йөргән чагында ук язган иде. Шул чакта, егерме икенче елның җәендә иде бугай, алар берничә укучысы белән җәйге каникулда Башкортостан авыллары буйлап татар халык авыз иҗаты әсәрләре җыеп йөргәндә бер карт бик матур көйгә шушы җырны җырлады. «Уракчы кыз» дип аталса да, сүзләре бөтенләй башка иде. Нәкый ул көйне скрипкәдә уйнарга өйрәнеп, отып калды да, Кыйгыга кайткач, шушы шигырьне язды. Бик матур, моңлы, заманча җыр килеп чыкты. Халык арасында популяр җыр булып китте.
Нәкыйнең скрипкәдә уйный белүе фольклор экспедицияләре вакытында авыл җырчыларыннан язып алган көйләрне отып калырга нык ярдәм итә иде. Үзенең әле уналтынчы елда ук язган «Туган ил» дигән шигырен дә шул елларда язып алган көйгә җыр тексты итеп сайлады. Бик матур, моңлы җыр килеп чыкты. «Син сазыңны уйнадың» шигырен дә экспедиция вакытында отып алган көйгә салды.
– Афәрин! Әйбәт, егетләр! Әйбәт. Фольклор экспедициясендә йөргәндә язып алган көйгә язылган җыр иде ул. Фольклор дигән сүзнең нәрсә икәнен беләсезме?
– Беләбез, – диделәр балалар.
– Нәрсә була инде ул?
– Ул халык авыз иҗаты дигән сүз, – диде җырлаган малайларның берсе.
– Әйе. Халык авыз иҗаты әсәрләрен фольклор дип йөртәләр фәндә. Ә халык авыз иҗатында нинди әсәрләр була?
– Җырлар.
– Тагын?
– Әкиятләр.
– Мәзәкләр.
– Табышмаклар.
– Мәкальләр.
– Тагын?
– Шулар инде.
– Тагын бик күп нәрсәләр бар әле халык арасында сөйләнә торган. Әйтик: такмазалар, тизәйткечләр, әйтешләр, тел шомарткычлар, санамышлар.
– Бишек җырлары да халык авыз иҗаты! Шулай бит, абый?
– Шулай. Нинди бишек җырларын беләсез инде? Яле, җырлап күрсәт әле менә син? – дип, Нәкый алгы партада утыручы кыздан сорады.
Кыз торып басты да, җырлый башлады:
– Әлли-бәлли бәбкәсе,
Бадьян агач сиртмәсе.
Май китерер әбкәсе,
Бал китерер бабасы.
Әлли-бәлли итәргә
Тал бишеге бар аның.
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның.
– Менә бит, бишек җырларын да беләсез икән.
Бер мең тугыз йөз унҗиденче–бер мең тугыз йөз егерме өченче елларда, туган ягындагы мәктәпләрдә укытучы булып эшләп йөргән чакта, балалар белән күпме фольклор әсәрләре җыйдылар алар! Менә хәзер дә шуны кабатларга була: балаларга өйгә эш итеп халык авыз иҗаты әсәрләрен язып килергә кушарга.
– Нәрсә, балалар, өйгә эш итеп үзегез белгән җырларны, мәзәкләрне, мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне язып килергә кушсам, эшләрсезме?
– Эшләрбез, абый! – диделәр балалар.
– Бик әйбәт! Бу безнең алдагы дәрескә генә түгел, бөтен уку елы буе башкарырга тиешле эшебез булыр. Килештекме? Һәр дәрескә нәрсә дә булса язып киләсез, миңа күрсәтәсез. Ә уку елы беткәндә, шул эшләрегезгә карап көндәлеккә еллык билге чыгарырбыз. Ризамы?
– Риза, абый!
Ялгызы авыллар буйлап җыеп йөргәнгә караганда күпкә отышлырак: балалар да өйрәнә халык авыз иҗаты турында, аның өчен дә бер дигән материал туплана. Тәртипкә китереп, фәнни яктан эшләп чыгарга гына кала. Туган ягындагы Атау, Үрге Кыйгы, Тазтүбә мәктәпләрендә укытканда да шулай җыйган иде бит фольклор әсәрләрен. Менә хәзер Әтнә мәктәпләрендә дә кушарга кирәк дигән фикергә килде. Әтнә, Күәм, Бәрәскә, Күлле Киме мәктәпләрендә дә кушып чыкты.
Икенче дәрескә балалар чынлап та әллә никадәр табышмак, мәкаль, җыр, мәзәк язып килгәннәр иде. Балалар белән шулай эшләү аларның татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата мөнәсәбәтен яхшыртты. Аның дәресләренә кызыксынып, яратып йөри башладылар. Мәзәкләрне, табышмак, мәкальләрне үзләре уйлап чыгарып та килә торган булдылар. Моны Нәкый шундук сизде. Ләкин ул аларга бернинди кисәтү дә ясамады. Һәр дәрескә ниндидер яңа әйбер алып килү мөмкин дә түгел иде. Ә үзләре уйлап чыгару балаларның иҗади куәсен арттыра, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияли.
Ни гаҗәп: балалар язып килгән мәзәкләрнең күбесе Хуҗа Насретдин турында иде. Насретдин – ул бөтен төрки халыкларның уртак көлке каһарманы. Нәкыйнең башында Хуҗа Насретдин турында мәзәкләр нигезендә комедия язу уе туды. Ләкин халыкка киң билгеле мәзәкләрне бер тәртипкә салып, бер сюжет корып кына пьеса язу өчен әлләни акыл кирәк түгел. Уйлый торгач, ул әсәрнең нигезенә төркиләрнең Хуҗа Насретдиныннан Европа халыкларында популяр булган образларны типиклаштырган образлары кебек каһарман тудырырыга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
Әтнә мәктәбендә Нәкый әдәбият дәресеннән өлкән классларда укучы балаларга керде. Алар белән дә ул дәресне Тукай турында сөйләшүдән башлады. Аннары урыс әдәбияты буенча белемнәре белән кызыксынды.
– Ярый, балалар, Тукайны беләсез. Ә урысның нинди язучылары, шагыйрьләре бар?
– Пушкин, – диде шунда кайсыдыр.
– Әйе, Александр Сергеевич Пушкин. Тагын кемнедер әйтергә телисең, ахры? – диде ул малайның кул күтәрүенә.
– Ие. Пушкин белән Леромонтов турында Тукай да язган. «Мин Пушкин белән Лермонтавтан үрнәк алам, әкрен-әкрен өскә таба үрләп барам», – дигән.
«Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул», –
дигән Тукай. Ә Пушкинның остазы булган шагыйрь Державин турында ишеткәнегез бармы?
– Бар абый. Ул Пушкинның лицейдагы укытучысы булган.
– Ә Державинның татар морзаларыннан чыккан кеше икәнлеген беләсезме?
Җавап ишетелмәде. Нәкый балаларга урысның бөек язучылары Тургенев, Аксаков, Куприн, Буниннарның Алтын Урда морзаларыннан чыккан нәселләрдән булуы турында сөйләде. Аның Суворов, Кутузов, Шереметьев, Карамзин, Мусин-Пушкин кебек атаклы кешеләрнең татар канлы булулары хакында хикәятләрен балалар исләре китеп тыңладылар.
Рафис КОРБАН
Индира Вәлиева рәсеме
Романның дәвамын киләсе саннарда сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №9, 2021 ел.
Комментарийлар