Логотип «Мәйдан» журналы

Җидегәннән төшкән нур

Романның ахыры.

12.
Халык авыз иҗаты буенча әллә никадәр материал тупланды Әтнәдә. Ул балалар фольклоры дисеңме, мәзәкләр, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, фразиологик әйтелмәләр, җырлар. Ни генә юк балалар язып китергән язмаларда. Иркенләп өйрәнергә, тәртипкә салырга вакыт кына юк. Уфада яшәгәндә вакыты күп булган икән. Аның өчен кайдадыр эшләп йөререгә түгел, өйдә утырып эшләргә кирәк шул. Нәкый Гөлсемнәрдә торганда Атау авылыннан килгән Һади абыйсы белән фольклор экспедицияләреннән җыеп кайткан байлыкны өйрәнеп яткан чакларын искә төшерде. Тупланган нәрсәләрне сортын сортка аерып, үзара бәхәсләшә-бәхәсләшә бергә эшләгәч күңелле дә, нәтиҗәле дә иде. Иң катлаулысы, әле моңа кадәр җүнләп өйрәнелмәгән, тәртипкә салынмаган мәкальләрне тәртипкә кертү аеруча кызык булды алар өчен. Халыктан җыйнаган мәкальләрне беренче тапкыр күпмедер тәртипкә кертеп бер мең сигез йөз сиксәненче елда бер китап итеп туплап чыгаручы Мөхәммәт-Шакир Салихов атлы кеше булган. Каюм Насыйри, Хуҗа Бадигый, Таиб Яхин кебек галимнәрнең мәкальләрне өйрәнү буенча хезмәтләре бар.
Мәкаль ул – хикмәтле сүз. Сүз генә дә түгел, әйтә торган фикереңне тапкыр тел белән матур итеп тыңлаучыга җиткерү чарасы. Мәкаль белән сөйләү ул кешенең зирәклеген, тапкырлыган, гыйлемле булуын күрсәтә. Кайбер халыкларда мәкальне борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе дип атаганнар. Хуҗа Бадигый «Мәкальләр» дигән китабының тышына «Борынгылар әйткән сүзләр» дип тә өстәп куйган.
Нәкый Әтнә авыллары буйлап халык белән очрашуларга йөргәндә шулай бервакыт халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышланган җыелышка туры килде. Элек мәчет булган бинаны, манарасын кисеп клуб итеп үзгәрткәннәр дә, бернинди дә мәдәни чара үткәрелми икән. Үткәрергә теләсәләр дә, халык үч итеп, кичәләргә йөрми, ди. Бу эш белән колхоз председателе дә кызыксынмый икән. Клуб мөдирен, авыл советы, колхоз җитәкчеләрен шактый тәнкыйть утына тоткан чыгышлардан соң бер абзый сүз сорады.
– Мөмкинме миңа бер-ике сүз әйтергә? – дип сорады ул җыелышны алып баручыдан.
– Әйдә, сөйлә, Рәхимҗан абый.
Телгә оста кеше булып чыкты Рәхимҗан дигән абзый:
– Безнең клуб турында ни әйтәсең? Аның хәле мәгълүм инде, ачык та тишек, тәрәзә дә ишек. Ул бик тыныч яши, төнлегеннән җил өрми, ишегеннән кеше керми. Бигрәк тә анда безнең пердседатель керми. Нигә керсен? Аның үз өе алтын бишек, кеше өе үтә тишек, – диде.
Халык гөрләшеп алды. Председательгә карап алдылар да көләргә тотындылар. Председатель нәрсә дияргә дә белмичә аптырап калды, комач кебек кызарып чыкты. Стакан белән графинга кагып, халыкны тәртипкә чакырды:
– Шаулашмагыз! Тавыш! Тынычланыгыз! Рәхимҗан абзый, ни дигән сүз инде бу?!
Абзыйның артык исе китмәде.
– Нигә көләсез? Дөрес әйтмәдемме әллә? Бер дә гаепкә алмагыз. Тел – минеке, сүз – мирнеке, – дип, халыкның да, председательнең дә авызын томалап куйды.
Тапкыр сүзләр белән әйтеп, Рәхимҗан абзый әнә шулай үзенең халык фикерен белдердерүен күрсәтте.
Нәкый куен дәфтәрен чыгарып шунда ук аның сүзләрен язып алды. Бу – мәкальнең тормышта никадәр үтемле булуын күрсәтеп торучы бер дәлил. Абзыйның һәр әйткәне үзе бер хикмәт, үзе бер кинаяле сүз иде. Менә бит нинди әһәмияткә ия мәкаль!
Мәкаль – кыска гына, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне үз эченә алган төгәл җөмләле хикмәтле халык авыз иҗаты әсәре. Аны берәү дә алдан махсус уйлап чыгарып утырмый. Телнең нечкәлекләрен тирән белгән кешеләр үз фикерләрен үтемле итеп белдерү өчен әнә шундый хикмәтле җөмләләр уйлап чыгарып сөйлиләр. Еш кына кеше кайчандыр, кемнеңдер авызыннан әйтелгән шул сүзләрне искә төшереп, үзенең сөйләшендә кулланып, әйтәсе сүзенең мәгънәсен тирәнәйтә.
– Беләсеңме, мәкальләрне сайлаганда аларның сыйнфый үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк, – диде Һади абзый, Нәкый белән аның экспедициядә җыеп кайткан мәкальләре турында сөйләшеп утырганда. – Бигрәк тә хәзер, буржуа мәдәнияте белән пролетар мәдәният хакында сүз барганда.
– Ничек була инде бу? Аңлап бетермәдем. Халык авыз иҗатының пролетар мәдәнияткә нинди катнашы булсын?
– Бар икән шул менә, – диде Һади. – Мәкаль дә шигырь шикелле үк, кем мәнфәгатьләрен кайгыртып әйтелүенә карап, буржуа яклы да, пролетариат яклы да булырга мөмкин. Менә, «Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр» дигән мәкаль нәрсә турында сөйли? Яки, «Бай килене булганчы, ярлы кызы булсамчы». «Даланың бие булганчы, каланың эте бул». Боларны һич кенә дә үзең төзи торган җыентыкларга кертә күрмә. Харап булып куярсың.
– Алайса, инкыйлабка кадәрге тормышта чыккан күпме мәкаль төшеп калачак икән.
– «Сабыр иткән – морадына җиткән» дигән мәкальне беләсең бит. Йә «Сабыр төбе сары алтын» дигәнен.
– Әйе.
– Аны да төрлечә аңлатырга мөмкин. Бер караганда бернинди дә сыйнфый сүз әйтмәдең шикелле. Бары тик сабырлыкка чакыру гына кебек. Нинди вакытта, нинди максаттан чыгып әйтелүенә карап, әйтик менә байлар заманында, байның изүенә сабыр итеп яшәүне күз алдында тотып әйтелгән булуы мөмкин. Теге дөньяга киткәч, рәхәттә яши башларсың, дип. Бер мең тугыз йөз унҗиденче елның көзендә Ленинга эшче делегатлар килеп, Октябрь революциясен алданрак ясарга сораганда, ул аларга вакыты җиткәнче сабыр итәргә, тыелып торырга кушкан икән, бу да сабыр итү. Димәк, бая синең сыйнфый дошманың файдасына хезмәт итә торган мәкаль дип, сызып ташлаган мәкалең революциягә хезмәт итте булып чыга.
– Әйе, бик катлаулы нәрсә икән.
– Шулай шул. Мәкальләрне сайлаганда уйлап, сак эш итәргә кирәк.
– Мәкальләр бөтен халыкта да бар. Еш кына бер телдәге мәкаль икенче телгә күчә. Ул бик җиңел генә тәрҗемә юлы белән күчереп куела һәм шул халык телендә хикмәтле сүз булып хезмәт итә башлый.
– Әйе шул. Моның мисалларын күп очраттым мин дә. «Ни чәчсәң, шуны урырсың». Урыста – «Что посеешь, то и пожнёшь». «Ике тәкә башы бер казанга сыймый» – «Две бараньи головы в один котёл не лезут». «Тимерне кызуында сук» – «Куй железо пока горячо»...
– Менә нәрсә киңәш итәм мин сиңа, Нәкый энем: мәкальләр күп. Аларны гомерең буе җыйганда да җыеп бетерерлек түгел. Шуңа күрә, акрынлап кына, җае туры килгән саен җыя барырга, китап итеп чыгару турында ашыкмаска кирәк.
Нәкый, Һади абыйсының киңәшен тотып, җае чыккан саен мәкальләрне туплау белән шөгыльләнде. Китап итеп чыгарырга ашыкмады. Җыеп, бер китапка туплап чыгару ул әле ярты эш кенә. Мәкальләрне тәртипкә салырга, классификацияләргә кирәк. Менә шул эшләрне башкарганда гына синең эшеңнең мәгънәсе, кешеләргә файдасы булачак. Ул һәрвакыт шуны уйлап яшәде. Әтнәдә халык авыз иҗаты әсәрләрен туплаганда да мәкальләрне тәртипкә салудан бигрәк, бары тик җыю белән генә чикләнде. Тәртипкә китерүне киләчәктә башкарасы эше итеп калдыра барды.
Исәнбәтнең Әтнәдә яратып йөри торган икенче бер урыны Әтнә халык театры булды. Олы Әтнәгә килеп тора башлагач та аны театрның җитәкчесе Котдус Баязитов эзләп тапты.
Әтнәдә халык театры бер мең тугыз йөз унсигезенче елдан бирле эшләп килә икән инде. Шул заманнан бирле төбәк халкына хезмәт күрсәтеп килгән, күп кенә спектакльләр куярга өлгергән коллективны бер мең тугыз йөз утыз икенче елда Татар дәүләт академия театрының күчмә колхоз-совхоз театры филиалы итеп үзгәрткәннәр. Труппада Галимә Сибгатуллина, Котдус Баязитов, Юныс Фарсин, Мөбарәк Хәсәнов, Зәкия Сафиуллина, Гөлсем Габдрәшитова, Гарифулла Төхфәтуллин кебек артистлар эшли. Еш кына Казаннан артистлар чакырыла.
– Әйбәт спектакльләр чыгару өчен артистларыгыз әзрәк икән, – диде Нәкый труппа белән танышып чыккан көнне үк. – Үзешчәннәр белән эшләргә кирәк. Укытучылар арасында бер дигән артистлар бар.
– Илдар Мәҗит эшләгәндә укытучыларны да чакыра иде, – диде Юныс Фарсин.
– Нәкый абый, колхоз-совхоз театрларының төбәк һәм республика смотрлары бара. Шунда катнашу өчен берәр спектакль әзерләргә иде.
– Репертуарыгызда нинди спектакльләр бар соң?
– Яңа әйбер чыгарырга иде.
– Ярар, мин Казанга кайткач белешеп килермен егетләрдән.
– Үзегездә берәр яңа әйбер юкмы соң?
– Барын бар да, минем кәмитләр белән ерак китә алмассыз. «Халык дошманы»ның әсәрен куйганнар дип, урын алу түгел, күзегезне дә ачырмаслар.
– Без Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» дигән пьесасын әзерләгән идек. Аны да төрмәгә утыртып куйдылар, каһәр. Әрәм китте эшебез.
– Алайса, Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын куярга кирәк. Халык бик ярата. Беркем дә бәйләнмәс.
Бу елларда укытучылар төрле драмтүгәрәкләр оештырып, район мәктәпләре арасында да төрле смотрлар үткәрелә иде. Методик кабинет җитәкчесе буларак Нәкыйга ул смотрларда жюри рәисе сыйфатында утырырга туры килде. Һәвәскәрләр арасыннан иң талантлыларын ул Әтнә театрына чакырып, спектакльләрдә катнаштыра башлады. Әтнә артистлары бик талантлы булып чыкты. Алар беренче елны ук Арчада үткәрелгән төбәк смотрында беренче урынны яуладылар.
Бер мең тугыз йөз утыз сигезенче/утыз тугызынчы уку елының икенче яртысы башланып, ай ярым да вакыт узмады, Нәкыйне Казанга эшкә чакырдылар. Бер мең тугыз йөз утыз тугызынчы елның сигезенче февраленнән ул өлкә методик кабинеты мөдире булып эшли башлады. Бу вакытка инде Казанда «халык дошманнары»н эзләү тукталган; утыртасын утыртып, атасыларын атып, гаепсез дип табылганнарны төрмәдән чыгарып бетергәннәр иде диярлек. Иң хәвефле утыз җиденче, утыз сигезенче елларда Әтнәдә яшәү Исәнбәтне бу афәттән коткарып калды. Иң мөһиме – Әтнәдә Нәкый әдәби иҗатка кабат әйләнеп кайтты. Халык авыз иҗаты, балалар фольклоры буенча күп әйбер туплады. Балалар өчен «Мыраубай батыр маҗаралары», «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки утыз ялган» дигән әкият-повестьларын, «Былтыр кысты», «Җиде кыз» исемле әкият-пьесаларын ул әнә шуларга нигезләнеп язды.
Театр белән тәмам дошманлашып, аларның яңа эзәрлекләүләреннән качып, Әтнәгә китәргә мәҗбүр булган Исәнбәтне театрда сагынганнар булып чыкты. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, яңа сезонга чыгарыр өчен пьеса язарлык драматургларның барысын да чүпләп бетергәннәр. Таҗи Гыйззәт белән Әхмәт Фәйзи калган да, Хәбиб Фәтхуллин атлы ниндидер студентның «Күзләр» дигән һәм Салих Батталның «Сынау» дигән нәрсәсен куярга әзерләнеп йөриләр. Бер-ике ел күзгә-башка чалынмаган Нәкый Исәнбәтнең Казанга кайтып төшүен бик тиз күреп алдылар театрда.
Наркомпросның өлкә методик кабинетына Нәкыйне эзләп театрга диплом спектакле куярга кайткан Кәшифә Тумашева килеп керде.
– Мөмкинме, исәнмесез, Нәкый Сираҗетдинович!
Нәкый Кәшифәне әле театр техникумында укытып йөргән көннәреннән белә. Бер мең тугыз йөз утызынчы елда Казанга килеп, техникумга эшкә урнашкач та алар икесе бер коллективта татар театрының булачак артистларын әзерләделәр. Нәкыйдән ике генә яшькә кече Тумашева үзе дә бер мең тугыз йөз егерме алтынчы елда техникумны тәмамлап чыккан беренче төркем шәкерте булып, шунда ук укытырга калган иде. Бер мең тугыз йөз утыз икенче елда ГИТИСка укырга кереп, бер мең тугыз йөз утыз сигезенче елның ахырында театрга диплом эше итеп спектакль куярга кайткан.
– Исәнмесез. Рәхим итегез.
– Мин академия театрының яшь режиссёры буларак килдем сезнең янга, Нәкый Сираҗетдинович.
– Тыңлыйм, Кәшифә ханым, нинди йомыш белән йөрисез театрның куркыныч дошманы янында? – диде Нәкый, театр белән ике арада чыккан конфликт турында яшь режиссёрның белү-белмәвен үзе өчен ачыклау теләге белән.
– Ишеттем мин ул конфуз хакында, – диде Кәшифә. – Ул заманнар артта калды бугай, Нәкый Сираҗетдинович. Сез кичерегез инде театр җитәкчеләренең ул чактагы хаталануларын.
– Кичердем дә ди. Ә сез нишләп йөрисез минем янда?
– Портфеле буш театрның, Нәкый Сираҗетдинович. Ишеткәнсездер, ел ахырында гына диплом эшем итеп Хәбиб Фәтхуллинның «Күзләр»ен чыгардым. Салих Батталның «Сынау» дигән нәрсәсен укып чыктык. Менә шул бөтен байлыгыбыз.
– Портфелегез буш икән шул.
– Сездә яңа әсәрләр булмас микән дип килгән идем.
– Сезгә әйбер бирү дә куркыныч бит. Акчасын кире сорый башлыйсыз, тотып бетергәч. Болай да тиен-миен түләнә. Анысын да судка биреп, кире таләп итәсез.
– Әйттем бит инде, Нәкый Сираҗетдинович, башка булмас андый хәл.
– Ике әйберем бар барын. Нишләп утыз бишенче елда «Совет әдәбияты»нда басылып чыккан «Спартак»ны куймыйсыз?
– Ул чакта театрга биргән идегезме соң?
– Ул чакта бит «Миркәй...»нең тетмәсен теттеләр театрда. Ник куйганнарына үкенеп бетә алмадылар. «Спартак»ны кую кайгысы юк иде. Менә хәзер куярсыз, бәлки. Ул заман артта калды дисез бит.
– Шулай да кулъязмасын бирсәгез әйбәт булыр иде. Тагын бер кат укып чыккач, һичшиксез куярбыз.
– Яңа әйберләремне Уфада куйдырырмын бәлки дип тора идем.
– Үзебез куябыз, Нәкый Сираҗетдинович. Бернинди Уфа турында да уйламагыз. Нинди әйберләрегез бар?
Нәкый өстәл тартмасыннан әлерәк кенә язып тәмамлаган «Болак арты республикасы» дигән драмасын чыгарып, Кәшифә кулына тоттырды.
– Менә, укып карагыз. Бәлки куярлык дип табарсыз.
– Ике әйбер дигән идегез бит, Нәкый Сираҗетдинович.
– Икенчесе тәмамлау стадиясендә. Комедия. Фольклор нигезендә язылды, Әтнәдә.
– Сез комедия язу остасы инде! Вак буржуа элементларын тәнкыйть итү түгелдер инде монысы да?
– Үзегез ул заман үтте дисез, үзегез сатирадан куркасыз. Юк, бу юлысында андый нәрсә түгел. Беркемне дә тәнкыйтьләмим. Бары тик халык авыз иҗаты үрнәкләре нигезендә тарихи көлке хәлләрне генә бәян итәм. Хуҗа Насретдин мәзәкләрен ишеткәнегез бармы?
– Хуҗа Насретдинны белмәгән татар кешесе юктыр инде ул. Насретдинмыни?
– Әйе, Хуҗа Насретдин. Комедия.
– Анысын да безгә, Нәкый Сираҗетдинович. Үзебез куябыз.
– Килештек. Бер кат карап, төзәткәләп чыгуга, үзем китереп бирермен.
– Коллективка үзегез укыйсызмы, Нәкый Сираҗетдинович.
– Башта үзегез укып чыгыгыз әле. Аннары сөйләшербез.
Тумашева кош тоткандай сөенә-сөенә чыгып китте Исәнбәт кабинетыннан.
Театр бер мең тугыз йөз утыз җиденче елгы тетрәнүләрдән соң шактый ук сыегаеп, төссезләнеп калган иде шул. Кәрим Тинчурин, Гомәр Исмәгыйлев, Гали Ильясов, Мохтар Мутин кебек театр корифейларының юклыгы сизелә. Ширияздан Сарымсаков баш режиссёр вазыйфаларын башкарудан читләштерелә. Исәнбәтнең «Болак арты республикасы» аның баш режиссёр буларак куйган соңгы эше булды. Яшь режиссёр Сөләйман Вәлиев-Сульвага бу җаваплы эшне тапшырырга батырчылык итмичә, бер мең тугыз йөз утыз сигезенче/утыз тугызынчы еллар сезонында театрның сәнгать җитәкчесе итеп Зур рус театрыннан Великанов чакырыла. Ә бер мең тугыз йөз утыз тугызынчы елның декабрендә бу вазыйфага Воронеж театрыннан килгән Амантов билгеләнә.
Нәкыйнең «Хуҗа Насретдин»ны китергәнен театрда дүрт күз белән көтәләр иде. Алгач ук озакка сузмыйча укып та чыктылар. Гыйнвар ахырларында шушы сезонда ук кую турында приказ да чыкты. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе итеп Амантов, режиссёры итеп Тумашева билгеләнде.
Спектакль өстендә эшләү гаять бай халык иҗатын, халыкның тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен, тарихын дөрес, ышандырырлык итеп бирү режиссёрдан да, сәнгать җитәкчесеннән дә, артистлардан да зур белем һәм осталык сорый иде. Репетиция бик авыр барды, озакка сузылды. Тумашеваның тәҗрибәсезлеге үзен нык сиздерде. Аптырагач, администрация партия җыелышы үткәрергә булды. Артистлар үз эшләреннән канәгать түгел иде. Бигрәк тә Хуҗа ролен башкаручы сәхнә остасы Әбҗәлилов җыелышта кискен тәнкыйть белән чыкты, Кәшифә Тумашеваның режиссёр буларак бу спектакльне ерып чыга алмаячагын, аны алыштырырга кирәклеген әйтеп чыгыш ясады. Артистларның да эленке-салынкы эшләүләреннән, дисциплинаның түбән булуыннан ризасызлыгын белдерде. Амантов та аптырашта калган иде. Нәтиҗәдә, өстәмә режиссёр итеп Уразиков билгеләнде. Спектакльгә музыка кертү турында да киңәшләр булды. Амантов аны музыкаль комедия итәргә кирәк дигән тәкъдим ясады. Музыка язуны Җәүдәт Фәйзигә тапшырдылар. Әсәрдән кайбер эпизодларны төшереп калдырырга кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Артык шау-шулы, төшереп калдырганда да сюжетка бернинди дә зыяны булмаган шәрык базары күренешен кыскартырга дигән фикергә килделәр. Текст өстендә кабат эшләгәндә, Нәкый шулай ук кайбер көлкеле ситуацияләрне дә кыскартырга кирәк дип тапты. Шундый сөйләшүдән соң гына эш җайга салынды. Нәтиҗәдә спектакльне апрель аенда ук чыгару мөмкин булды. Егерме өченче апрельдә аның премьерасы үткәрелде. Комедия тамашачыларга да, тәнкыйтьчеләргә, театр белгечләренә дә бик ошады. Матбугатта Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Латыйф Җәләйләрнең аны мактаган мәкаләләре, рецензияләре басылып чыкты. Спектакльне театрның җәйге гастрольләре репертуарына кертү турында карар кабул ителде.
Комедиянең уңышы барыннан да бигрәк Нәкый белән Гөлсемнең күңелен күтәрде.
– Китәм методик кабинеттан. Ташлыйм бөтен эшләрне. Иҗат белән генә шөгыльләнә башлыйм! – диде спектакльнең уңышы белән канатланган Нәкый.
Комедиянең уңышлы баруы, халык тарафыннан яратып кабул ителүе, ай саен килеп тора башлаган гонорарлар аңа хезмәт хакы алмыйча да яшәргә мөмкинлек бирә иде. «Җидегән» тарихы да онытылды. Кутуй да «Тапшырылмаган хатлар»ыннан соң үзенең популярлыгын кабат кайтарган. Гәзитәләрдә аның мәкаләләрен бастыралар. Оптимистик рухлы кеше булуы, төшенкелеккә бирелми торган характеры аның билен турайткан, актив тормыш алып бара башлаган иде. Утыз тугызынчы елда аларның икесен дә Татарстан совет язучылары союзына кабул иттеләр.
 
13.
Шулай канатланып, дөньялар тынычланды бугай дип, матур уйлар белән генә яшәп яткан көннәрнең берендә, егерме дүртенче августта, Кызыл Байрактагы дачасында язып утырган җиреннән Фәтхи Бурнашны халык дошманы дип кулга алдылар. Йөрәгенең бер тамыры өзелгәндәй булды Нәкыйнең! Менә, ышан син бу коммунистларга!
Тагын ике көннән, бер мең тугыз йөз кырыгынчы елның егерме алтынчы августында партия Үзәк комитеты Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате Декадасы үткәрү турында карар кабул итте. Утызынчы августта Татарстан өлкә комитеты да Декадага хәзерлек турында карар чыгарды һәм аның программасына Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясен кертү турында әйтелгән иде. Ләкин бу хәбәр аңа бернинди дә шатлык алып килмәде. Аның иң якын дусларының берсе үлемгә илтә торган юлга аяк атлады.
Бу вакытта җиң сызганып әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә башлаган Исәнбәт тагын да бер зур хезмәт өстендә эшли иде. Ул да булса – «Идегәй» дастаны.
Нәкый Идегәй тарихын бик яхшы белә. Идегәй әкият герое түгел, ә Алтын Урда дәүләтендә яшәгән шәхес. Һәм менә шул шәхес, әмир, үзенең эшчәнлеге белән Алтын Урда дәүләтенең таркалуына китергән тарихи вакыйгаларның үзәгендә тора. «Идегәй» дастаны менә шул тарихи вакыйгаларны тасвирлауга багышлана; ул шушы дәүләттә яшәгән иҗат кешеләре тарафыннан тудырылган әсәр, халык авыз иҗаты әсәре булып санала. Исәнбәт – Алтын Урда биләмәләренә кергән халыклар арасында, кайсында чәчмә сөйләмдә, кайсында шигырь рәвешендә яшәп килгән шушы әсәрнең төрле вариантларын җыйнап, бер сюжетка, текстка салырга тиеш. Бу эш белән аңа хәтле дә шөгыльләнүчеләр булган. Нәкый «Идегәй» дастаны өзекләре белән беренче тапкыр бер мең тугыз йөз егерме өченче–бер мең тугыз йөз утызынчы елларда Уфада яшәгәндә СССР Фәннәр Академиясенең Башкортостан экспедициясе составында республика кантоннары буенча фольклор экспедицияләрендә йөргәндә танышты, аларны чичәннәрдән язып алып кайтты. Уфада чакта ук ул бу дастанның инде якташы Нигъмәт Хәким тарафыннан күпмедер өйрәнелгән булуын белә иде. Нигъмәт аның тулырак вариантын бер мең тугыз йөз унтугызынчы елда себер татарлары яшәгән Яланкүл авылында Ситдыйк Зәйнетдинов исемле кешедән язып алган. Әле Нигъмәткә хәтле дә бер мең сигез йөз җитмеш беренче–бер мең сигез йөз сиксән дүртенче елларда Казанда яшәгән этнограф Радлов та себер татарларыннан «Идегәй» дастанын язып алган булган. Нәкый бер мең тугыз йөз утызынчы елның башында Уфада «Идегәй белән Морадым» дастанын, утыз дүрт битлек кереш мәкалә язып, төрле вариантларына искәрмәләр белән Гыйльми җәмгыятькә тапшырып калдырган иде. Соңгы ике елда ул вакыты булган саен да, махсус утырып та «Идегәй» дастанының үзе тапкан вариантларыннан җыйналма текст төзү белән мәшгуль булды. Чәчмә текстларны да шигырь белән язып, тарихи-фәлсәфи роман дәрәҗәсенә җиткерде. Бер мең тугыз йөз кырыгынчы елда төрки халыклар «Идегәй» дастанының дөньяга чыгуына биш йөз ел тулуны билгеләп үтәргә дигән карарга килгәннәр иде. Нәкый «Идегәй»не шул уңай белән эшләде. «Совет әдәбияты» журналының унберенче-уникенче саннарында ул басылып та чыкты.
Премьерадан соң ярты елдан аз гына артык вакыт үтүгә, алтынчы октбрьдә, «Хуҗа Насретдин»ның йөзенче тапкыр уйналу тантанасы булды.
Бу көннәрдә тамашачылар үз хәтерләреннән оныттырылган Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев иҗат иткән музыкаль драмаларны искә төшерделәр. Нәкыйнең «Хуҗа...»сы шуларның драмалары кебек үк зур уңыш белән барды. Ләкин бу елларда Сәйдәшев театрдан да, радиодан да читләштерелгән, хәтта театрның музыкаль бүлек җитәкчесе вазыйфасыннан да азат ителгән иде. Аның урынына Җәүдәт Фәйзи билгеләнеп, Декада программасына да Сәйдәшнең бер әйберен дә кертмәделәр. Нәкый Сәйдәшне үзе белән тиңләде: ««җидегәнче», «халык дошманы» дигән гаепләр якмасалар да, ул да нык кыерсытылган, җәберсетелгән кеше бит бу җәмгыятьтә. Җитмәсә бик йомшак, нечкә күңелле. Минем шикелле нык ихтыяр көчле, авыр хәлләрдән чыгу юлын эзләп көрәшә торган кеше дә түгел. Янында Гөлсем шикелле тугрылыклы таянычы да юк», – дип уйлады ул Сәйдәш белән үзе арасында параллель үткәреп.
Җәүдәт Фәйзидән дә зарланырлык түгел, «Хуҗа Насретдин»га бик әйбәт музыка язды.
«Хуҗа Насретдин»ны Декада өчен яңача кую турында карар кылынды. Сәнгать җитәкчесе итеп Амантов урынына Мәскәүдән махсус чакырылган режиссёр, РСФСРның атказнаган артисты Бебутов билгеләнде. Куючы режиссёры итеп яңадан Тумашева калдырылды. Җәүдәт Фәйзигә музыкаль бизәлешне яңадан эшләргә кушылды. Башкаручы артистлар урынына да яңа ачылган опера театрыннан опера җырчылары Галия Кайбицкая, Мөнирә Булатова, Нияз Даутов, Усман Әлмиевлар кертелде.
Бер мең тугыз йөз кырык беренче елның егерме икенче мартында Декадага хәзерлек эшләре буенча үткәргән киңәшмәсендә, Мәскәүгә алып барыла торган әсәрләрне тагын бер кат карап чыкканнан соң, Совнаркомның сәнгать эшләре буенча Идарәсе начальнигы Назаров Исәнбәткә мөрәҗәгать итеп:
– Нәкый Сираҗетдинович, без монда киңәштек тә, Декадага алып барыла торган әсәрләр арасында татар халкының тарихи үткәнен чагылдыра торган эпик әсәр юк дигән фикергә килдек, – диде. – Былтыр «Совет әдәбияты» журналында сезнең эшкәртүдә «Идегәй» дастаны басылып чыкты. Менә шул дастан нигезендә драма иҗат итүгә алынсагыз начар булмас иде.
– Мин үзем дә андый әсәр иҗат итү хакында уйлый идем. Бик яхшы булыр, – диде Нәкый. – Бу уңайдан тагын бер тәкъдим бар. Галимнәр тарафыннан «Идегәй»нең бик күп вариантлары табылган һәм алар әдәби эшкәртүне көтеп ята. Мин эшкәртеп чыгарган – ул мин эшкәрткән нәрсә генә. Менә шуның ИЯЛИ белән берлектә яңа, эшкәртелгән, тулыландырылган вариантын әзерләргә иде. Бу эштә ИЯЛИ галимнәренә ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер.
Киңәшмәдә ИЯЛИнең татар фольклоры буенча өлкән фәнни хезмәткәре Хәмит Ярми катнаша икән. Назаров шунда ук аңа мөрәҗәгать итте:
– Хәмит Хөснетдинович, Нәкый Сираҗетдиновичның тәкъдиме хакында институтта уйлашырга кирәк. Кайткач, секторда бу мәсьәләне уңай хәл итәрсез дип уйлыйм. Ә сез, Нәкый Сираҗетдинович, кичектермичә «Идегәй»не драма итеп язу эшенә керешсәгез иде.
Икенче көнне Нәкый Язучылар союзына, Муса Җәлил янына китте. Муса ул вакытта берьюлы ике урында эшли иде. Яңа ачылган опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкара һәм язучылар оешмасына җитәкчелек итә. Ике оешма да Декадага катнаша торган булганга, Мусаның бу көннәрдә эше бик тыгыз. Ул аларның әле берсенә, әле икенчесенә йөгерә. Декада белән бәйле мең төрле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Үзенең Мәскәүгә алып барылырга тиешле «Алтынчәч» операсының либреттасын яңадан карап чыгу белән дә мәшгуль.
Нәкый утызынчы елларга кергәч «җидегәнчелек» белән бәйле рәвештә язучылар арасында гел эт типкелендә йөргәнлектән, Җәлил белән бик якын элемтәдә яшәмәде. Муса күбрәк Мәскәүдә булды. Казанга әллә нигә бер кайткалап китә иде. Анда да күбрәк үз эшләре белән чаба да, гел Ченәкәй тирәсендә була. Алар Исәнбәт Язучылар союзына кабул ителгәннән соң гына аралаша башладылар.
– Ишеттем, ишеттем, Нәкый абый, «Идегәй» драмасын язарга алынгансыз икән. Өйдә утырып язып булмас, гаилә, балалар, дигәндәй. Кайсы иҗат йортына барырга телисез? Васильевогамы, Левадиягәме? Декадага баручыларның күбесе Левадиягә җибәрелә. Салих абый Сәйдәшев тә Левадиягә китә.
– Ә нәрсә, ул да барамыни Декадага?
– Аңа «Наёмщиг»ын опера итеп үзгәртеп язарга кушылды. Әгәр дә эшләп чыга алса, барачак.
– Опера дип юкка тинтерәтәләр Сәйдәшне. Аның жанры түгел ул. Аның стихиясе – музыкаль драма. Бер дигән жанр. Менә шуны гына алып барасы. Татар театрының казанышы югыйсә!
– Шулаен шулай да, яңа музыкаль драмалары юк бит.
– Нигә, шул «Наёмщик»ны алып барсалар ярамаганмыни?
– Таҗи абыйның болай да ике әйберен алып баралар шул – «Ташкыннар» белән «Таймасовлар»ын. Музыкаль комедия буларак сезнең «Хуҗа Насретдин» бара.
– «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Хан кызы», «Дим буенда»! Нинди гүзәл спектакльләр!
– Авторлары... Авторлары кемнәр икәнен беләсез бит, Нәкый абый.
– Авторы – Салих Сәйдәшев!
– Үзе генә түгел шул.
– Соң, мин дә бит «җидегәнче» дип җәфа күргән кеше.
– Сез башка, сез бит акландыгыз. Ярар, ул хакта бетерик сөйләшүне. Кайсы иҗат йортына барырга булдыгыз инде?
– Миңа Түбән Ослан булса да әйбәт. Бер дигән тыныч урын, табигать.
– Яхшы. Уңышлар телим.
Җәлил шулай диде дә, юллама язып Нәкыйгә тоттырды:
– Бүген үк барып урнаша аласыз. Буш йортлар әлегә бар. Теләгәненә кереп, рәхәтләнеп яшәп кайтыгыз. Язып, дип әйтүем.
Исәнбәт алдына зур һәм җаваплы, җитди бурыч куелды. Ул бу хакта үзе дә уйлап йөри иде. Тик драма дип түгел, трагедия итеп эшләргә җыена иде. Хәтта аның фабуласын да эшләп, пәрдәләргә бүлеп, һәр пәрдәнең вакыйгаларын аерып язып та куйган иде. Болар барысы да трагедия язуны тизләтергә мөмкинлек бирде.
Нәкый чемоданына «Идегәй»гә кагылышлы кәгазьләр белән бергә Әтнәдә туплап кайткан балалар фольклоры язмаларын да тутырды. Ул ни дә булса язарга утырса, гадәттә ял итәргә туктагач, һәрвакыт икенче эш белән шөгыльләнә башлый. Еш кына физзарядка ясап, тәнен язганнан соң, йә мәкальләрен тәртипкә китерергә керешә, йә балалар фольклоры әсәрләрен карарга тотына.
«Идегәй»нең халыктан язып алган төрле вариантлары бар. Аларның кайсы риваять формасында, прозада, кайсы шигырь белән язылган. Иң камил булып саналган Нигъмәт Хәким язып алган вариантында мең ярым шигырь юлы, калганы чәчмә формада сөйләнә. Нәкый җыелма текст язганда утыз ике чыганактан файдаланып, әсәрне тулысынча шигырь белән эшләп чыкты. Күп кенә мәкальләр кертте. Барысы җиде мең шигырь юлыннан торган әсәр барлыкка килде. Пьеса язганда шигырь юлларын киредән сөйләм теленә әйләндерергә кирәк иде. Алдан ук сәхнә әсәре итеп эшләргә әзерләнгәч, эш җиңел барды. Нәкыйнең диалоглар корырга осталыгы зур. Текстны шигырь белән ул бары тик икенче пәрдәнең икенче сәхнәсендә, Туктамыш хан үткәргән мәҗлес өлешендә генә эшләде. Калган пәрдәләрдә берничә урында чичән Субра чыгышларын гына шигырьгә салды.
Трагедия тиз язылды. Февраль башында Нәкый аны инде театрга тапшырды. Февральдә спектакльнең репетицияләре дә башланды.
ИЯЛИдә генә беркадәр ризасызлык килеп туган иде. Галим-голәмәнең күбесенә Нәкыйнең чәчмә текстларны тезмәгә әйләндереп эшләве ошамаган.
Спектакльнең репетицияләре дә авырлык белән барды. Сәхнә бизәлеше, декорацияләр, бутафория, киемнәр буенча да тоткарлыклар килеп чыкты. Спектакльне комиссиягә тапшыру вакыты егерменче июньгә билгеләнде. Ләкин бу вакытка да әзерләп бетереп булмаячагы ачыкланды. Ахыр чиктә, егерме икенче июньдә башланып киткән сугыш бөтен планнарны да җимереп ташлады. Декаданы үткәрү билгесез вакытка кичектерелде. Моның өчен әле Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгарга кирәк иде.
 
14.
«Җидегәнчелек» чыккач, Татарстан совет язучылар оешмасын җитәкләгән Галимҗан Нигъмәти хәрби комиссариатка барып Исәнбәтне ышанычсыз элемент дип хәрби исәптән төшерткән иде. Шуннан соң Нәкыйнең яңадан хәрби исәпкә басу турында уйлаганы булмады. Ничектер шулай килеп чыкты: аны әледән әле ышанычсыз элемент дип каккалап-суккалап тордылар. Әллә шуңа күрә, сугыш башлангач башка язучыларга фронтка җибәрү өчен хәрби комиссариатларга чакырулар килә башлагач та аның турында уйлаган кеше булмады.
Кутуй да хәрби исәптә тормый иде. Башта аны да хәрби комиссариатка чакыручы булмады. Ләкин ул бнр мең тугыз йөз кырык икенче елга кергәч, хәтта төрмәдән кайтып, узган ел ахырында үз теләге белән фашистларга каршы сугышка Фатих Кәрим дә китеп баргач, үзен фронтка җибәрүләрен сорап комиссариатка гариза белән мөрәҗәгать итте.
«Мин, совет Язучылар союзы члены, әдәби хезмәт белән шөгыльләнүем сәбәпле, соңгы елларда беркайда да эшләмәдем һәм хәзерге көндә дә эшләмим. Дәһшәтле сугыш көннәрендә, барлык совет халкы социалистик Ватанны саклау өчен ерткыч фашистларга каршы сугышка күтәрелгәндә, мин өйдә кала алмыйм. Мине Хәрәкәттәге армия сафларына кабул итүегезне сорыйм. Дошманны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын, тормышымны партия эше өчен бирәчәкмен. Мылтыктан ата һәм фронт хәбәрләре яза алам. Комполитсоставның теләсә нинди боерыгын үтәргә әзермен. (1903 елда туганмын, партиясез).
Чакыруыгызны, өемнән чыкмыйча, һәркөн саен сәгать 12гә кадәр көтәчәкмен.
Минем адресым:
Казан, Комлев урамы, 33, кв. 1.
Кутуев Гаделша».
Кутуйны алдылар.
Декадага хәзерлек барганда Казанда Фәрит Яруллин белән берлектә иҗат иткән «Шүрәле» балетының репетицияләрендә яткан Әхмәт Фәйзи дә сугыш башлануга Мәскәвенә кайтып китте. Аның да тиздән фронтка китүе хакында белде Нәкый.
Әле узган елны ук сугышка алынып, Курски өлкәсендә политруклар әзерли торган курслардан Минзәләгә кайтып укуын төгәлләгәннән соң, кырык икенче елның февралендә, Муса Җәлил дә фронтка китеп барды. Аны алтынчы февральдә Язучылар союзының Тукай кабинетында зурлап озату булды.
Күп артистлары сугышка китсә дә, театр үз эшен туктатмады. Утызынчы октябрьдә «Идегәй»нең премьерасы булды.
ИЯЛИның Гыйльми үзәге, төзүчесе Нәкый Исәнбәт булган «Идегәй» дастанын яңадан редакцияләп, соңгы вариантын эшләп бетергәннән соң, бастырып чыгару өчен Татар китап нәшриятына тапшырды. Хезмәт Фәннәр Академиясеннән хуплау алу өчен Мәскәүгә дә җибәрелде.
Сугыш Исәнбәтләр гаиләсен дә читләп үтмәде.
Малай чагында Кави Нәҗми булышлыгы белән Казан гарнизоны мәктәбендә укып йөргән Булат мәктәпне тәмамлагач үз алдына хәрби булырга дигән максат куйган иде. Ул сугыш башланыр алдыннан гына Казан пехота училищесын тәмамлады.
Нәкый Булатны үз улыдай күреп, башка балалары белән тиң күреп үстерде. Беркайчан да кимсенеп яшәргә юл куймады. Малай үз әтисенең фамилиясе белән Гыйззәтуллин булып йөрде. Ләкин паспорт алганда, аны бирүчеләр хатасы белән, атасын Гыйндулла диясе урынга, Миңнулла улы Гыйззәтуллин дип күрсәткәннәр иде.
Училище тәмамлагач, болай да хәрби частьтә хезмәт итәргә тиешле лейтенант Булат Гыйззәтуллинны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрделәр.
Исәнбәтнең театрда ике спектакле бара: «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй». Һәр көнен эш белән үткәрергә, бер генә минутын дә әрәм итмәскә өйрәнгән Нәкый пьесалар өстендә эшләгәндә аз гына мөмкинлек чыгуга, ялга туктаган сәгатьләрдә балалар фольклоры әсәрләрен тәртипкә салу белән шөгыльләнде. Түбән Осланда «Идегәй» трагедиясен язганда да ул бер үк вакытта «Татар халкының балалар фольклоры» дигән китап әзерләде; Казанга кайткач аны китап нәшриятына тапшырды. Сугыш башлангач фольклор китабы басылып та чыкты. Кара сакалың кая барсаң да калмас дигән шикелле, «җидегәнче» дигән яманаты нишләсә дә калкыды да чыкты, калкыды да чыкты Нәкыйнең. Кайсыдыр җүнсезе бу китап турында обкомга җиткергән. Имеш, «җидегәнче» Исәнбәт, башкалар сугышта кан койганда, балалар фольклоры чыгарып ята. Әле ниләр яза диген?! Корьәннән догалар!
 
«Әгузе, бисмилла,
Тор бәбкәм, Хөснулла.
Җиңгәң коймак пешергән,
Абзаң ашап бетергән.
 
Әгузе биллаһи,
Мин шалтыратыйм, син дөбердәт!
Бисмиллаһи рахман иррахим,
Төрткәләмә әле, Габдрахим!
 
Шундый такмазалар белән балаларны дини итеп тәрбияли!»
Өлкә комитет секретаре Зиннәт Ибәтович Моратов нәшрият директоры Закир Тинчуринга шалтырата:
– Халыкны изге сугышка мобилизовать итә торган әсәрләр язасы урында Нәкый Исәнбәт анда ниндидер балалар такмаклары китабы чыгарырга йөри икән. Андый китап чыгарга тиеш түгел!
– Басылып чыкты инде ул китап, иптәш Моратов, – ди Закир Вәлиевич.
– Ничек чыкты?! Кичекмәстән юк итәргә! Яндырыгыз!
– Юк, иптәш Моратов, алты мең данә китап өчен дәүләтнең күпме акчасы китте. Бу эшне мин башкара алмыйм.
– Яндырырга! Юк итәргә! – дип кычкыра Моратов.
– Мондый җаваплылыкны мин үз өстемә ала алмыйм, иптәш Моратов! Сез язма рәвештә миңа боерык төшерегез, үз имзагызны куегыз. Шуннан соң мин хөкүмәт китапларын яндырырмын.
– Боерык та төшерермен, кулымны да куярмын. Сез яндырмасагыз, яндыручылар табылыр!
Закир Тинчурин, бу җүләрләрдән барысын да көтәргә була дип, алты мең данә китапны нәшрият складының бер почмагына ташытып, өстен Ленин томнары белән каплатып, яшертеп куя. Икенче көнне чынлап та обкомның куштаннар командасы килеп «Балалар фольклоры» китапларын сорый.
– Без ул китапларны кичә үк юкка чыгардык инде, сезгә эш калмады, – ди Тинчурин.
Яндырырга килүчеләр складка төшеп бөтен дөньяны актаралар, ләкин бер китап та таба алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булалар.
Шул хәлдән соң Закир Тинчурин үзенә Исәнбәтне чакырып китерде. «Идегәй» буенча бер-бер хәл булды микән инде дип, шикләнеп кенә килеп керде Нәкый, Тинчурин кабинетына.
– Нәрсә, Закир Вәлиевич, тагын берәр гаеп тапканнармы «Идегәй»дән? – диде ул, ишектән керә-керешкә.
– Каян белдең? – диде Тинчурин. – Тик әлегә «Идегәй»дән түгел, фольклор китабыңнан. «Идегәй»дән дә табарлар, – дип көлде.
– Нинди гаеп инде тагын? Балалар өчен эшләнгән шул хезмәттән дә гаеп тапсалар...
– Тапканнар. Тапканнар да обкомга җиткергәннәр. Моратов китабыңны яндырырга дип әмер биргән.
– Яндырдыгызмы? – дип сорады Нәкый, ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
– Ничек инде китап яндырыйм, Нәкый Сираҗетдинович? Яшереп куйдым. Тик дөньяга чыгарганчы китапта совет хөкүмәтенә каршы әйтелгән бернинди дә фикер юклыгын исбат итәргә кирәк. Югыйсә, чынлап та юк итәргә туры киләчәк. Кемгә биреп рецензия яздырыйк икән?
Нәкый бу сүзгә шатланды да, борчылып та куйды. Тинчуринның китапны яндырырга юл куймавы өчен шатланды. Тик менә кемнән яклау сорарга? Ышанычлы егетләр бар да сугышка китеп беткән. Ичмасам балалар фольклорын яклардай Әхмәт Фәйзи дә юк.
– Белмим инде, Закир Вәлиевич. Кемгә барып ялынырга да юк.
– ИЯЛИнең фольклор секторында берәрсе юкмы соң?
– Бар инде. Хәмит Ярмигә барып сорасагыз гына.
– Ә нәрсә. Бердәнбер кеше шулдыр да.
– «Идегәй»не эшләгәндә нык каршы торган кеше булды. Тулысынча шигырь белән язып чыгуымны яратып бетермәделәр. Аяк терәп исбат итәргә туры килде үзләренә.
– «Идегәй» башка мәсьәлә. Балалар фольклорында балаларны социалистик җәмгыять төзүчеләр итеп тәрбияләүгә каршы эшли торган берни дә юктыр дип уйлыйм.
– Алайса, мөрәҗәгать итеп карарга кирәк. Мин үзем сорый алмыйм инде. Дөрес аңламас.
– Юк, мин үзең сөйләш дип әйтүем түгел. Киңәшләшер өчен генә чакырдым, – диде Тинчурин.
Берникадәр вакыттан соң «Балалар фольклоры» китабы сатуга чыкты. Китапта бернинди дә яман фикер юк икәнлеге расланган иде. Нәшрият шулай иттереп Исәнбәтнең зур хезмәтен юк ителүдән саклап калды.
Нәкый ул арада яңа драма өстендә эшли башлаган иде. Ул илдә, дөньяда сугыш барганда, героик-патриотик темага, совет халкының фашист илбасарларына каршы көрәшен чагылдырган трагедия язарга дигән уйга килде. Белоруссия җирендә сугыш хәрәкәтләрен күрсәткән вакыйгалар мисалында, фашистлар кулыннан батырларча һәлак булган шәфкать туташы турында «Мәрьям» дип аталган трагедия. Ул аны тиз язды. Сугыш башланып биш ай үткәндә әсәр инде әзер булды. Исәнбәтнең сугыш темасына яңа пьеса язуы һәм аның театр репертуарына кертелүе, аны урыс теленә дә тәрҗемә итеп, ике театрда да куелачагы хакында бер мең тугыз йөз кырык беренче елда ук «Красная Татария» гәзитәсендә хәбәр ителде. Ләкин пьесаны коллектив белән уку бер мең тугыз йөз кырык икенче елның унҗиденче гыйнварында гына үткәрелде. Фикер алышуларда артистлар да, режиссёрлар да әсәргә уңай бәя бирделәр. Шулай да, тәнкыйть сүзләрен әйтүчеләр дә булды.
– Тулаем алганда миңа пьеса ошады, – диде Зәйни Солтанов. – Илдә сугыш барганда мондый пьесаны сәхнәләштерүнең әһәмияте гаять зур булачак. Фашистларның рәхимсезлеген күрсәтү һәм совет халкының аяусыз сугышта рухын күтәрү, аны дошманга каршы көрәшкә рухландыру йөзеннән пьеса бик зур әһәмияткә ия теманы ачкан. Әсәрдә бернинди артык образ да юк. Һәркемнең үз урыны, үз роле. Автор аларны тулы һәм ышандырырлык итеп сурәтләгән.
Солтановның сөйләп бетергәнен дә көтмичә, сүзгә Шакир Шамильский кушылды:
– Килешәм, иптәшләр, пьеса чынлап та бик вакытлы һәм кирәкле теманы күтәрә. Ләкин, менә мин дикъкать белән тыңлап, һәр персонажга, һәр эпизодка бәя биреп утырдым, режиссура ягыннан чыгып әйтәм: әсәрне сәхнәләштерү бик кыен һәм катлаулы булачак. Ни өченме? Беренчедән, бер генә артык образ юк дигәндә дә, пьеса озын килеп чыккан. Һичшиксез, кыскартасы бар. Диалоглар озын, сүз күп. Икенчедән, фашист Иоһан образы бик катлаулы. Психологик яктан аны ачып бирү артистан зур осталык һәм сәләт сораячак. Мине шулай ук Мәрьям образы да ышандырып бетермәде. Иоһанның, үз канын биреп үлемнән саклап калган Мәрьямне, спектакльнең ахырында асып үтерүе, ничектер, ышандырып бетерми шикелле.
– Юк, мин моның белән килешмәс идем, – диде шунда Шакирны бүлдереп Хөсәен Уразиков. – Бу эпизод, киресенчә, әсәрнең кульминациясе һәм ул фашизмның никадәр вәхшилеген күрсәтә, халыкта аларга карата нәфрәт уята. Уятып кына калмый, нәфрәт хисен тагын да көчәйтә.
– Кушылам бу фикергә, – диде, Уразиковның сүзен хуплап, Зәйни Солтанов. – Трагедиянең бу финал эпизоды Шекспир әсәрләре дәрәҗәсендә килеп чыккан. – Аннары ул Шакир Шамильскийның бу эпизодны ышандырмый дип әйтүен искә төшереп, сүзен дәвам итте: – Ышандырырлык итеп уйнарга кирәк, Шакир Ганиевич. Бу рольне башкаруны миңа ышанып тапшыругызны сорар идем. Иоһан – әсәрнең героинясы Мәрьямнең төп дошманы. Үзен рәхимсез үлем тырнагыннан йолып калган кызны вәхшиләрчә һәлак итүен күрсәтү, чынлап та, зур психологик кичерешне күрсәтүне сорый.
Сүзгә спектакльдә үзенә роль эзләп утырган Рәшидә Җиһаншина кушылды.
– Монда, иптәшләр, Мәрьям образы да бик катлаулы. Пьесаның башында йомшак, тыйнак кына кыз булып бирелгән, үз мәхәббәте өчен дә көрәшә алмаган кыз, алга таба куркусыз, кыю шәфкать туташына әверелә. Әсәрдә аның Ватанны яклау һәм аны өскә килгән афәттән коткарып калу өчен ничек итеп рухи яктан көчле каһарманга әверелүен тамашачыга ачып бирү шулай ук артисттан зур осталык, сәләт таләп итәчәк. Әгәр дә шушы рольне башкарып чыгуны миңа тапшырсагыз, бу минем дә бөек җиңүне якынайту өчен үземнән керткән бер хезмәтем булыр иде.
– Рольләрне бүлешү буенча аерым сөйләшербез. Бүген пьесаны кабул итәргәме, юкмы, шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк, иптәшләр, – диде, Рәшидәне дә, башкаларны да ашыкмаска чакырып, Шакир Шамильский. – Монда тагын бер бик җитди мәсьәлә күзгә күренеп тора. Ул – сәхнә бизәлеше. Спектакльдә сугыш хәрәкәтләрен күрсәтү шактый ук катлаулы булачак. Моның өчен Сперанский иптәштән бу мәсьәләдә дөрес чишелеш табу сорала.
Бу чорда җитәкчелек сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдән гади генә, бер яссылыктагы, дошманны сатирик-комик планда тасвирлаган әсәрләр генә көтә иде. Алар халыкның көрәшкә рухын шундый пландагы әсәрләр күбрәк күтәрәчәк дип уйладылар. «Мәрьям» әле хәрби-патриотик темага язылган беренче әсәр иде. Шамильский Мәрьямне дә, Иоһан образын да бу яктан театр өчен зур табыш һәм зур хезмәт булачак дип уйлады.
Ләкин ел башында ук коллектив укып, репертуарга кабул ителгән спектакльне чыгару шактый озакка сузылды. Репетицияләр һәм сәхнә декорацияләрен хәзерләү ноябрь аена хәтле барды. Әзер спектакльне карау һәм тикшерү сигезенче ноябрьдә генә булды. «Мәрьям»не Октябрь революциясенең егерме биш еллыгы көнен бәйрәм иткәндә күрсәтергәме, юкмы дигән мәсьәлә алга куелды. Режиссёрлар һәм тәнкыйтьчеләр күрсәтү ягында булсалар, совнаркомның сәнгать эшләре идарәсе һәм театр администрациясе каршы торды. Нәтиҗәдә, премьераны кичектереп торырга дигән карарга килделәр.
Нәкыйнең башка язучыларга хас булмаган бер гадәте бар: ул яңа әсәр язгач, аның басылып чыгуын йә сәхнәгә куелуын көтеп утырмый, икенче әйбергә тотына. Дөресрәге, ул берничә әсәрне берьюлы яза. Берсен язганда, бер-бер сәбәп белән тукталып калса, аны читкә куеп торып, икенчесе өстендә эшләп ала. Иң кызыгы – ул тиз яза, уйлаган әйберен язарга утырганчы аның сюжетын, һәр пәрдәнең, күренешнең нәрсә турында буласын алдан төзеп куя.
«Мәрьям» белән дә шулай булды. Берәү булса, аның премьерасын көтеп утырыр иде. Ә Нәкый «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу», «Нур Заһит» «Гөлҗамал» драмаларын, «Түләк» драматик поэмасын язу белән мәшгуль булды. Халыктан җыйган авыз иҗаты әсәрләрен тәртипкә китерү белән шөгыльләнде. «Гөлҗамал» белән «Нур Заһит»тан калган драмаларын язу уе әлеге шул авыз иҗаты әсәрләре белән утырганда күңеленә килде. Аларның нигезенә фольклор сюжетларын алды. Ул аларны язганда татар теленең лексик һәм стилистик мөмкинлекләреннән, этнография элементларыннан киң файдалана, шулар ярдәмендә драматик һәм комик ситуацияләр корырга оста иде.
«Мәрьям» бер мең тугыз йөз кырык өченче елга чыккач, уникенче гыйнварда гына тамашачыга тәкъдим ителде. Премьераны көтеп утырса, күпме әсәр, бәлки, тумый да калган булыр иде. Ә «Мәрьям»не тамашачы яратып кабул итте. Тәнкыйтьчеләр дә аның турында уңай фикерле рецензияләр яздылар.
 
15.
Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән Булатны Дзержинск шәһәрендәге ниндидер хәрби заводка эшкә билгеләгәннәр иде. Баштарак аның хатлары гына килеп торса, бераздан ул Казанга командировкага кайткалап йөри башлады. Казанга эвакуацияләнеп кайткан бер завод өчен пластмасстан хәрби кирәк-яракларга детальләр эшлиләр икән. Шундый хезмәттә булуы Исәнбәтләрнең, бигрәк тә әнисе Гөлсемнең күңелен тынычландырды. Ләкин сугышта туры утка барып кермәсә дә, аның хезмәте дә җиңү өчен гаять зур әһәмияткә ия, ул хезмәт иткән завод бик кирәкле детальләр җитештерү белән шөгыльләнә.
Булат өчен күңелләре тыныч булса да, икенче уллары Арлат турында уйлар аларны борчуга сала башлады. Арлат унынчы класста укый. Унынчыны бетерүчеләрне парта артыннан туры фронтка озата башлаганнар иде. Малай үзе дә, яшьлек гайрәте белән, кайчан уку бетәр икән инде, дошманны үз өнендә дөмектереп, җиңү яулап кайтыр идем, дип хыялланып йөри.
Радио, Курск сугышыннан соң Кызыл Армиянең көн саен фашистларны чигендерә-чигендерә, инде ил чигенә якыная барулары хакында хәбәрләр җиткереп тора. Ләкин һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар турында хәбәрләр дә көн саен диярлек килеп тора. Нәкый белән бергә союзга алынган, хәрби училище тәмамлап, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган булса да, сәхнә әсәрләре язып танылган Мөхәммәт Әблиевнең һәлак булуы турында хәбәр әле сугышның беренче көннәрендә үк килде. Талантлы гына драматург иде. Бер мең тугыз йөз утыз сигезенче елда аның «Шәмсекамәр» драмасы академия театрында гөрләп барды. Рахман Ильяс, Кәшфи Басыйровлар һәлак булды. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Рәхим Саттарларның хәбәрсез югалулары турында яздылар. Бер мең тугыз йөз кырык икенче елда Язучылар союзының җитәкчесе итеп билгеләнгән Таҗи Гыйззәт дустының улы, танкист Үзбәк Гыйззәтов, Ржёв янында барган сугышларда һәлак булган. Шуның артыннан ук Таҗи энесе Хаҗиәхмәтнең үлүе турында хәбәр алган. Әле тагын икенче улы Казбекны сугышка алганнар. Бер килсә килә бит бәла адәм башына. Күпме каләмдәше фронт гәзитәләрендә, каһарман сугышчыларыбыз турында мәкаләләр язу өчен ут эченә кереп, дошман белән күзгә-күз очрашып, җиңүне яулауга үз өлешләрен кертә. Ә Нәкый тылда, кулына каләм алып, совет сугышчыларының тиңдәшсез батырлыкларын сәхнәдә гәүдәләндергән әсәрләр яза. Ару-талуны белмичә тылда эшләүчеләрнең рухын күтәрү өчен, аларның героик хезмәтен чагылдырган драмалар иҗат итә.
Уку елы бетүгә Арлатны хәрби комиссариатка чакырып, Кызыл Армиягә алынуы турында әйттеләр. Аны озатырга алар бөтен гаилә белән бардылар. Яшь солдатларны хезмәт итәсе частьләренә алырга өстенә матрос телняшкасы кигән диңгезче офицер килгән иде. Диңгезчеләрне ул елларда җиде ел хезмәт итә дип әйтәләр иде.
– Тиз генә кайтмаячак икән Арлат, – диде Нәкый, телняшкалы офицерны күргәч. – Җиде ел көтәргә, димәк.
– Нишләп алай дисең? – диде Гөлсем.
– Флотка алалар бит. Күрмисеңмени, алырга матрос килгән.
Нәкыйнең шул сүзләреннән соң болай да күңеле тулып, еларга торган Гөлсем, мышкылдап, күз яшьләрен түгә дә башлады.
– Балавыз сыкма әле. Исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар, диген. Әле аларны туры сугышка алып китәргә тиеш түгелләр. Матросларны башта диңгез училищесына укырга җибәрергә тиешләр. Алар укып бетергәнче сугыш та бетеп китәр, Алла кушып.
Арлатны хәрби диңгез флотына алдылар.
Нәкыйләрнең Комлев урамындагы дворян Чернояровтан калган йортының зур тәрәзәләре бер яктан төрле агачлар үскән урамга карый. Нәкый, үзе эшләп утырган бүлмә тәрәзәсенең зур бер өлгеле рамын ачып, агачларда сайрашкан кошлар җырын тыңлап, җәйге бакчаның бал исе аңкып торган һавасын сулап, «Нур Заһид» дигән драмасының соңгы сәхнәләрен язып утыра иде. Ачык тәрәзәдән сандугач тавышына охшатып кайсыныңдыр чут-чут итеп сызгырганы ишетелде. «Кем булыр икән?» – дип уйлады Нәкый. Сызгыручыга Гөлсем дә игътибар итте. Ул ашыгып барып тәрәзәдән урамга карады. Бакса, уң кулы белән тәрәзә төбендә үк үскән төз юкәгә таянып, бер хәрби басып тора. Көн матур, кояшлы, юкә чәчәкләреннән җиргә бал тамчылары өзелеп төшә. Чәчәкләрне бал кортлары сырып алган. Гөлсемне күргәч, солдат ягымлы таныш тавыш белән җырлап җибәрде:
 
– Сандугачлар килгән безгә,
Китәрләр микән көзгә?
 
– Бәй, Гадел! – дип кычкырып җибәрде Гөлсем.
Юкәгә сөялеп Гадел Кутуй басып тора иде.
– Нишләп торасың, өйгә кер! – дип кычкырды Гөлсем.
Кутуйлар алардан ерак та түгел, шул ук Комлев урамындагы утыз өченче йортта яшиләр. Заманында ул йортта Галимҗан Ибраһимов та яшәгән булган. Кутуй әле узган елның гыйнварында гына Казанга кайтып киткән иде. Ел ярым гына узса да, бик күп вакыт үткән кебек тоела.
– Менә, кайтып, Галимәне күрергә госпиталенә генә барып килдем дә, сезгә йөгердем, – диде Кутуй, өйгә кереп, алар белән кочаклашып күрешкәч. – Йә, ничек яшәп яткан көнегез? Бертуктаусыз язасыңмы? – диде, үзе белән күрешергә торып баскан Нәкыйнең, ул килеп кергәнче язу өстәле артында утырганлыгын аңлап.
– Бүтән эшне булдырмагач, язасың инде, – диде Нәкый, көлеп. – Үзең соң, үзең ни хәлләрдә? Орден да тагып җибәргәнсең. Герой!
– Герой. Бу орденны узган юлы ук тагып кайткан идем түгелме соң инде?
– Юк иде бугай.
– Шулай микәнни? Сталинград сугышыннан соң биргәннәр иде бит инде аны.
– Юлдан кайткач син әле чәй дә утырып эчмәгәнсеңдер, – диде Гөлсем. – Тукта, тиз генә табын әзерлим әле.
– Шулай шул, кунакны сүз белән сыйлыйбыз, – диде Нәкый һәм Гаделгә карап сүзен дәвам итте: – Озакка кайттыңмы?
– Ике айга ял бирделәр редакциядән. Роман язарга дигән уй белән кайттым. Әле сугышка киткәнче үк язарга дип уйлап йөргән бер нәрсә бар иде. Балалар өчен роман язарга телим.
– Алиш кебек, алайса.
– Алиш бакчасына кермәскә исәп. Ул бит әкиятче. Мин фантастика язарга уйлыйм. «Рөстәм маҗаралары».
– Нинди маҗаралар ясамакчы инде синең Рөстәмең?
– Синең абага чәчәген күргәнең бармы?
– Абага чәчәк атамыни ул?
– Ата икән шул. Минем Рөстәмем менә шул абага чәчәк аткан вакытка туры килеп, тылсымлы малайга әверелә, күзгә күренми торган кешегә.
– Шуннан?
– Шуннан шул, утырган да шуган, үзең язып чыккан такмазадагы кебек. Калганын романны укыгач белерсең. Әле утырып язасы бар.
– Кызык булырга охшаган.
– Кызык булачак. Күзгә күренми торганга әверелгәч, Рөстәм сугышта фашистларның котларын алып йөриячәк.
– Укыла торган әсәр булырга тиеш. Ике айда язып бетерә алырсыңмы ләкин?
– Тырышырга инде. Халыкка бик күренеп йөрмәскә, өйдә утырырга туры килә.
– Ие, утыртырсың сине. Бик өйдә утыра торган кеше инде син. Әле кайтканыңны белсәләр, дус-ишләрең аптыратып бетерер.
– Күренер инде: дуслар бар микән минем, юк микән?
– Хәер, син бит әле партиягә дә кердең бугай. Өстәге абзыйларның ышанычын яулагансыңдыр инде.
– Шуның өчен кердем дә инде ул партиягә. Ул «җидегәнче» дигән кушаматтан котылып булмасмы дип.
– Юк инде, дускай, синең белән миңа мәңгегә дип ябышкан койрык инде ул. Мин шул йолдызлыкның нурын атлаган саен күреп яшим. Нәрсә генә язсам да, килә дә чыга шул нурның күләгәсе, килә дә чыга. «Миркәй белән Айсылу»ны язгач, алган гонорарымны кире сорап, судка хәтле барып җиттеләр. «Идегәй» дастанын иҗади эшләгәнем өчен күпме шау-шу булды ИЯЛИдә. Үзләре рәтләп чыгара алмадылар. Мин журналда бастыргач, әллә ниткән ялалар ягып бетерделәр. «Мәрьям» трагедиясен бер айда язып бетереп, өч ел куйдыра алмыйча йөрдем. «Балалар фольклоры» китабын бастырып чыгаргач, яндырабыз дип мәш килделәр. Бернинди дә сәвиткә каршы нәрсә юклыгын исбат иткәч кенә тынычландылар. Инде менә өч-дүрт әйберне берьюлы эшләп ятам. Ни әйтерләр икән дип кот алынып тора. Һәрберсен дөньяга чыгарыр өчен көрәшергә туры киләчәк. Әле ярый Мәскәү бар. Шунда барып, бернинди гаеп тә юк икәнен исбатланып кайткач кына юл бирәләр. Мәскәү нәрсә әйтер икән дип котлары очып тора.
– Миңа бәйләнмәсләр инде, мин партийный бит хәзер. Фронтта кердем. Анда әйбәт, беркем дә син «җидегәнче» икән дип тормый. Мәхшәр эченә кереп, үлемнән курыкмыйча дошман белән күзгә-күз сугышучы каһарман егетләребез турында очерк язып кайтасың да, гәзитәдә бастырып чыгарасың. Намусың чиста, күңелең тыныч. Күрсәткән батырлыгың өчен орден, медаль бирәләр хәтта.
Шунда аш бүлмәсеннән Гөлсем кереп, дөньяларын онытып сөйләшеп утыручы дусларны табынга чакырды.
– Әйдәгез, табын артына. Шунда гәпләшерсез.
Кутуй әйткән сүзендә торды. Көннәр, төннәр буе өйдә утырып, «Рөстәм маҗаралары»н язды. Ләкин аның кайтуы хакында ишеткәннәр иде. Беркөнне ул үзе Язучылар союзына барып чыкты. Бу вакытта партия өлкә комитеты бюросының бер мең тугыз йөз кырык өченче елның унҗиденче декабрь карары белән Татарстан Язучылар союзы җаваплы секретаре Таҗи Гыйззәт, үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармый дип, эшеннән азат ителгәннән соң, союз җитәкчесе булып Гази Кашшаф билгеләнгән иде. Кутуй дустын Кашшаф колач җәеп каршы алды. Озаклап сөйләшеп утырдылар. Аерылышканда ул Кутуйга тагын ике көннән, егерменче-егерме икенче июньдә Менжинский клубында Татарстан Верховный Советының сессиясе булырга тиеш, диде, аны шунда чакырды һәм хәтта чыгыш ясарга да тәкъдим ясады. Кутуй бик теләп риза булды һәм сессиядә чыгыш ясарга бик җентекләп хәзерләнде. Язучы һәм фронтовик буларак чыгышы бик хисчән, ялкынлы булып чыкты. Аның чыгышы партия өлкә комитетының беренче секретаре иптәш Никитинга да бик ошады. Ул Кутуйны икенче көнне үзенә очрашуга чакырды.
Никитин өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Ключниковтан Гадел Кутуй турында белешмә алган иде. Шуңа күрә, беренче тапкыр гына очрашып сөйләшүенә карамастан, ул Гаделгә үзе хакында шактый мәгълүматлы булып күренде.
– Сезнең «Тапшырылмаган хатлар»ыгызны бөтен Советлар Союзы әдәбият сөючеләре яратып укый, – диде Никитин.
– Шулайдыр, заманында ул бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, төрле республикаларда дөнья күргән иде, – диде Гадел.
– Сугышта да каһарманлык күрсәтәсез икән. Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнүегез шуны сөйли.
– Булды инде. Сугыш сугыш инде ул. Анда куркып торсаң, хәзер адашкан пуля гомереңне өзәргә мөмкин.
– Тәвәккәл, кыю кеше икәнсез. Ораторлык сәләтегез дә көчле. Кичә Верховный Совет сессиясендә ясаган чыгышыгызны бөтен халык авызын ачып тыңлады. Тылда эшләргә теләгегез юкмы? Сугышта солдатлар җитәрлек. Тылда халыкны тырыш хезмәткә мобилизовать итәр өчен сезнең кебек акыллы белгечләр кирәк. Бигрәк сәнгать, мәдәният өлкәсен җитәкләргә.
– Белмим шул. Фронттан бит мине ике айга гына дип җибәрделәр. Роман язам дип кенә кайттым.
– Шулаймыни? Әле монда да тик ятмыйсызмыни? Менә бит, нәкъ сезнең кебек тынгысыз кешеләр кирәк партия эшенә дә.
– Уйлап карарга кирәк. Бүрек белән киңәшләшергә, – дип шаяртып, елмаеп куйды болай да һәрчак йөзендә елмаю балкып торган Кутуй.
– Шаян кеше икәнсез.
– Ә нинди эш тәкъдим итәсез?
– Сәнгать эшләре идарәсе җитәкчесе урыны буш.
– Яхшы, мин риза, – диде Кутуй, озак уйлап тормыйча. – Тик ике үтенечем булачак.
– Сорагыз, үтәрбез.
– Минем хатыным табибә кеше. Госпитальдә эшли. Өйдә берсеннән берсе бәләкәй өч бала. Әниләре көне-төне эштә. Мин Казанда яшәп калсам да, бу эштә хатынга ярдәмче була алмаячакмын. Гозерем шул: хатынны госпитальдән поликлиникада эшләргә күчәргә ярдәм итсәгез иде.
– Берсүзсез. Исем-фамилиясен, кайсы госпитальдә эшләвен, кая күчәргә теләвен язып калдырырсыз. Икенче гозерегез нинди?
– Икенчесе – мин хезмәт иткән частька хәбәр итәргә кирәк булачак. Үзегезнең исемнән.
– Яхшы, монысын да эшләрбез. Алайса, килештек. Ялыгыз бетүгә, эшне кабул итеп алырсыз. Кайчан бетәчәк ялыгыз?
– Август ахырларында.
– Вакытыгыз бар икән әле. Романыгызны язып бетерә аласыз, болай булгач.
Никитин сүзендә торды. Галимә хәрби госпитальдән поликлиникага эшкә күчерелде. Ә Хәрби министрлыкның сәяси идарәсенә үзенең башка эшкә күчерелүе турында хатны Кутуйның ялы бетеп, эшкә керешкәндә генә җибәрергә килештеләр.
Гадел, Казанда калам, сәнгать эшләре идарәсе мөдире булам дип, дәртләнеп йөргән көннәрнең берсендә көтелмәгән хәл булып алды. Инде август кереп, ял көннәре бетүгә таба бара дигәндә, тугызынчы августта ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологик эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары чыкты. Озак та үтмәде, өлкә партия оешмасында, әдәбият, сәнгать оешмаларында әлеге карар уңаеннан җыелышлар, күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү буенча киңәшмәләр үткәрелә башлады. Карарда партия оешмасының әдәбият һәм татар халкының тарихи үткәне өлкәсендә идеология эшен оештырудагы зур кимчелеге итеп «Идегәй» дастанын дөньяга чыгаруга юл куюы күрсәтелгән иде. Партия идеологлары дастанга «ханнар-феодаллар эпосы» дигән мөһер суккан. Аны бүгенге көндә халыкка тәкъдим итү идеологик яктан куркыныч эш дип әйтелгән. Карар турыдан-туры язучылар союзына һәм тел, әдәбият, тарих институтына кагылышлы булганлыктан, ике оешмада да партия карарын тикшерү һәм күрсәтелгән бурычларны тормышка ашыруга багышланган җыелышлар үтте. Икесендә дә «Идегәй»не үзәккә алып сөйләштеләр. Сүз, әлбәттә, гаеплеләрне эзләүгә кайтып калды. Ә төп гаепле кеше Нәкый Исәнбәт булып чыкты. Имеш, кычытмаган җирне кашучы – ул. Халык арасына йөреп, аның төрле текстларын җыйган. Шулар нигезендә җыелма текст язган. Халык риваять итеп кенә сөйләп йөргән, нигездә чәчмә әсәр буларак яшәгән дастанны тулысынча тезмәгә күчереп, шигьри әсәр итеп эшләгән. Аннан моны кем сораган? Дастанны нәшриятка тапшырганда да, ИЯЛИгә тапшырганда да редакцияләргә тиешле булган Хәмит Ярми белән Шәйхи Маннур кая караганнар? Һәм, әлбәттә инде, Исәнбәтнең «җидегәнче» булуын искә төшерделәр. Ләкин «Идегәй» «Совет әдәбияты» журналында Нәкый Исәнбәт төзегән итеп, аның кереш мәкаләсе белән басылып чыккан булса, Гыйльми үзәккә тапшырылган нөсхәдә Исәнбәтнең исеме күрсәтелмәгән, ИЯЛИ галимнәре тарафыннан эшләнгән эш булып күренә иде. Моның Исәнбәт өчен уңай ягы да булды: ул «Идегәй» уңаеннан эзәрлекләүләрдән котылып калды.
Шулай да Исәнбәт бу гаепләүләрнең хәзерге вакытта язып яткан драмалары язмышына да йогынты ясамыйча калмаячагын яхшы аңлады. Шулай ук үзен дастанның җыелма текстын эшләүче булуын дәгъвалаган очракта, бердәнбер гаепле кеше булып калдырачаклар дип тә уйлады.
Партия Үзәк Комитеты карарыннан тагын бер зур зыян күргән кеше Гадел Кутуй булып чыкты. Җыелышлар вакытында «җидегәнчеләр» турында сөйләгәндә Кутуй турында да сүз булды. Каяндыр аның сәнгать эшләре идарәсе мөдире булырга тиешлеген белеп алганнар.
– «Җидегәнче»гә бу олы вазыйфаны тапшыру зур җинаять! – дип чыгыш ясады җыелышта катнашкан бер иптәш.
Җыелыштагылар аның кем булуын белешә торгач, НКВД хезмәткәре Габитов атлы кеше булуын ачыкладылар. Икенче көнне «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә Кутуйны фаш иткән кискен мәкалә басылган иде.
Август ахырларында Кутуй, хушлашып чыгуым да булыр дип, тагын Исәнбәтләргә килде. Партия карарын тикшерү җыелышларында алар очрашсалар да, «җидегәнчеләр» очрашты дигән сүз булмасын дип, әллә ни сөйләшергә базмадылар, исәнләшүдән ары узмадылар.
– Ничек роман, язылдымы? – дип каршылады аны Исәнбәт.
– Роман ук булып чыкмады. Дөресрәге, өлгермәдем. Повесть итеп кенә эшләдем. Дүрт-биш табаклык маҗаралы повесть килеп чыкты. Кичә «Совет әдәбияты»на, Кашшаф дуска илтеп бирдем. Болай, романның беренче бүлеге дип әйтергә була инде. Икенче бүлеген фронтта язасы булыр.
– Китәргә хәл иттеңмени? Сине сәнгать эшләре идарәсе мөдире итеп калдыралар дигән сүз чыккан иде бит.
– Юк, булмый монда эшләп. Үзең күрәсең бит, нинди буза куптардылар Үзәк Комитет карарыннан соң. Мин инде онытканнардыр дип уйлаган идем. Юк, онытмаганнар. Аз гына сәбәп чыгуга, өерләре белән ташланырга гына торалар. Фронтта кемнең дошман икәнен белеп, күреп торасың. Анда, алда – дошман, артта – дус. Ә монда кайсы дус та, кайсы дошман икәнен белмисең. Син дус дип йөргән кеше кабахәт булып чыга; аңламаганда, көтмәгәндә арттан китерә дә кадый хәнҗәрен. Китәм шуңа күрә. Анда минем дуслар да күп, эшем дә бар. Яраткан эшем, илгә файдалы эш.
– Син сугыштың бит инде. Башкалар сугышсын. Сәламәтлегең дә нык кына түгел. Син монда кирәк, Гадел. Мин менә яшим бит әле шулар арасында. Яшим һәм тыныч кына үз эшемне башкарып ятам. Алар белән аралашмаска, күзләренә күренмәскә тырышам.
– Ул син бит ул. Син башка. Мин алай яши алмыйм. Мин кешеләр арасында яшәргә өйрәнгән. Син бит мәче кебек, үзеңә үзең. Ә мин – бүре. Бүрене аяклары ашата диләр бит.
– Обкомда әйттеңме соң әле китәсеңне?
– Әйттем. Белә Никитин. Ялдан килгәч, мине Мәскәүдә калдырмакчылар иде, урыс гәзитәсендә. Кичә Никитиннан Хәрби министрлыкның баш сәяси идарәсенә мине татар телендә чыга торган фронт гәзитәсенә җибәрүләрен үтенгән телеграмма җибәрттем.
– Әйбәт булмаган монысы.
– Нишләп?
– Ят идең шунда Мәскәүдә. Ут эченә барып керергә телисең яңадан. Яшиләр бит әле Мәскәүдә генә эшләп.
– Юк, миннән булмый алай. Галимәне госпитальдән поликлиникада эшләргә күчерттем. Анысы әйбәт булды менә. Көне-төне эштә иде югыйсә, ал юк, ял юк. Балалар кыргый булып үсә. Хәзер алар белән күбрәк була башлады.
– Анысы әйбәт.
Шул вакыт өйгә Празат кайтып керде. Кутуй әле сугышка киткәнче соңгы тапкыр күргәндә ул унбиш яшьләр тирәсендәге үсмер малай иде. Ә хәзер буйга озын булып үсеп киткән, әтисен дә узган, егет булып җитешкән. Моның кебек егетләрне сугышка алалар иде инде. Гадел аны күрүгә шул хакта уйлап куйды.
– Исәнмесез, Гадел абый, – дип исәнләште Празат.
– Празат, синме соң? Арлатмы дип торам.
– Мин, Гадел абый. Абый сугышта, – дип җавап кайтарды Празат.
– Шулаймыни? Үзләре күзгә-башка күренмәгәч, минем сорарга башка да килми. Арлатны алдылармыни сугышка? – дип сорады Гадел Нәкыйдән.
– Җәй башында, син кайтыр алдыннан гына, хәрби флотка алдылар.
– Шулаймыни? Ә Булат? Аннан хатлар киләме? Исән-саумы?
– Булат Дзержинск белән Казан арасын таптый. Шундагы бер хәрби заводта хезмәт итә. Еш кына Казанга командировкага кайткалап тора.
– Аның өчен күңелегез тыныч икән алайса.
– Аңа тыныч. Монысы үсеп килә менә. Киләсе елга сугыш бетсә-бетмәсә дә, унсигезен тутыра, армиягә алып китәрләр инде дип торабыз.
Шунда сүзгә Празат үзе кушылды.
– Мин кичә театр диварында белдерү күрдем, әти. Анда Мәскәүгә театр училищесына укырга яшь егетләрне, кызларны җыю турында язганнар. Ике төркем. Берсе – театр артистлары, икенчесе – җырчылар. Без өч малай шунда барырга булдык.
– Кайсына? Кемнәр?
– Драма театры артистлары булырга укыта торганына. ГИТИС дигәнме... Әнәс Тумашев, Рәфкать Бикчәнтәев, мин. Кызлар да бар. Асия, Шәхсәнәм исемле кызлар. Иртәгә сөйләшүгә килергә чакырдылар.
– Алма агачыннан ерак тәгәрәми диләр бит. Үз юлыңнан китәргә уйлаган малаең, – диде Гадел. – Дөрес итәсең, Празат. Сугыш озак бармас, бетүгә таба бара. Театрдан күпме артист ятып калды сугышта. Алар урынына сезнең кебек егетләр, кызлар кайтса, начар булмас. Театр өчен чит кешеләр түгелсез.
– Ярар, уйлашырбыз, сөйләшербез, – диде Нәкый, улы өчен җавап биреп.
– Дөрес уйлаган Празат. Каршы килмәгез, – диде Гадел, Празатка үзенең фатихасын биргән кебек. – Үзеңә дә театр җене кагылган. Киләчәктә театрда спектакльләреңне куючы режиссёр булап кайтыр. ГИТИС шундый белгечләр әзерли ул.
Гадел шушы сөйләшүдән соң ике көннән яңадан фронтка китеп барды. Ул Мәскәүдә чыга торган урыс гәзитәсендә эшләргә теләмичә, бу юлы да үз теләге белән Беренче Белоруссия фронтына, ут эченә барып керде.
Бер мең тугыз йөз кырык дүртенче елны унберенче сенттябрьгә каршы төндә ул фронт армиясе яңа гына фашистлардан азат иткән Польша җирендәге бер разъездда торучы поезд вагонына урнашкан, әле шушы елның язында гына чыга башлаган «Кызыл Армия» исемле яңа татар гәзитәсе редакциясендә иде инде. Монда Шакир Абилов, Ярулла Ярмәкәев, Ибраһим Гази, Сибгат Фәйзуллин, Равил Казаков, Кыям Хисмәтуллин, Зәкәрия Әхмәров, Гариф Галиев кебек журналистлар, язучылар, Польшаның Мендзежец шәһәреннән барып алып кайткан кызыл шәраб белән, күренекле язучы Кутуйның үз сафларына килеп кушылуын билгеләп үттеләр.
Алар яккан учак янына, берзаман, әллә каян гына шуышып кара елан килеп чыкты. Ул шуышкан чокыр кырыеннан ком ишелеп төште дә, елан учак өстенә килеп керде.
– Гитлернең дә шулай безнең утларда көйрәр көне ерак түгел инде, – дип куйды Кутуй.
Еланны керпе куып китергән икән. Шунда Гариф Галиев моңлы тавыш белән «Рәйхан» көенә җырлый башлады. Аңа башкалар кушылды.
 
Аклы ситсы күлмәгемнең
Якаларын кем уйган?
Әй, Рәйхан,
исемең матур, кемнәр куйган,
Сине күреп кем туйган?
 
Җырлап бетергәч, Гадел торып басты да шигырь сөйли башлады.
 
И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта.
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.
 
* * *
Сентябрь урталарында Исәнбәтләргә аның инде унбиш еллап күргәне булмаган дусты Габдрахман Сәгъди килеп керде.
– Исәнме, Нәкый! Мөмкинме сезгә?
– Мөмкин. Габдрахман абый, син түгелме соң?!
– Мин, Нәкый, мин. Менә Казанга килеп чыктым әле!
– Исән-сау кеше белән бер булмаса бер күрешәсең. Ничек хәлләрең, Габдрахман абый? Ни эшләр бетереп йөрисең? Син утызынчы елда ук Ташкент якларына чыгып киткән идең түгелме соң?
– Шунда үтте гомер, Нәкый туганкай. Үзбәк әдәбияты казанында кайнап.
– Башкортостанда туып, татар әдәбияты белгече булып, үзбәк әдәбиятында кайнап, алайса. Әйдә, уз, чишен, сал хөлләләреңне. Гөлсемнең ашы пешкән булырга тиеш, – дип, Нәкый, Габдрахман абыйсын чишендереп, плащын, киемнәрен чөйгә элеп куйды. Үзен аш бүлмәсенә, табын артына дәште.
– Исәнме, Гөлсем, – дип, Габдрахман, Гөлсем белән дә ике куллап күреште.
Гөлсем аны бик яхшы хәтерли иде. Аның энесе Һади Уфада аларның өендә яшәгән чакларда да Габдрахман аларда берничә мәртәбә булганы бар. Соңыннан Габдрахман Сәгъди Ташкент якларында яшәде. Аннан соң, егерме бишенче елда Галимҗан Ибраһимов чакыруы буенча яңадан Казанга кайтып, Татарстан Коммунистлар университетында, Көнчыгыш педагогия институтында укытучы булып эшләде. Шуннан соң, Исәнбәтләр Казанга күчеп килгәч, бераздан Ташкентка китеп барган иде.
– Нинди җилләр ташлады болай, Казан якларына, Габдрахман абый? – дип кабатлап сорады Нәкый, алдан биргән соравына җавап ишетмәгәч.
– Читтә үтте гомер, Нәкый туганкай, читтә. Шунысы үкенечле. Ни Башкортостанда, ни Татарстанда, туганнар, дус-ишләр белән гөрләшеп яшәп булмады. Шундый матур башланган иде тормыш. Ирекле, азат тормыш корабыз дип хыялланган идек. Мескен мулла әткәйләрнең юлын дәвам иттереп булмады. Ниндидер мәгънәсез, вак эшләр белән шөгыльләндек. Эшләгән эшнең кадере булмады. Кадеребезне белүче булмады. Ни гаебебез бар иде инде бу җәмгыятькә? Мөхәммәтһади абыйны утыз өченче елда буржуа калдыгы, халык дошманы дип атып үтерделәр. Синең үзеңә дә «җидегәнче» дип көн бирмәделәр утызынчы елларда.
– Әле дә бара шаукымы, Габдрахман абый. Ул «җидегән»нән төшкән нурның күләгәсе гомерем буе баш өстемдә эленеп торыр, ахры. Тик мин үкенмим. Халкым дип яшәдем. Халык авыз иҗатын өйрәндем. Белгәнемне кире халкыма кайтарып бирү белән шөгыльләндем: драмалар, комедияләр, трагедияләр яздым. Халык арасында йөреп, мәкальләрен, табышмакларын, фольклорын, фразиологик әйтемнәрен җыйдым; җыентыкларга туплап, кире үзенә кайтарып бирдем. Укытучылык иттем, шигырьләр, җырлар яздым. «Идегәй»нең җыелма текстын эшләдем. Аңлап кына бетермиләр бу эшнең әһәмиятен. Вакыты җиткәч, анысын да аңларлар. Шуңа күрә гомерем әрәмгә үтә дип уйламыйм. Әле алда гомерем булса, эшлисе эшләремнең иге-чиге юк. Яхшылык эшлә дә суга сал: халык белмәсә, балык белер, дигән мәкаль. Бүгенгеләр аңламаса, киләчәк буыннар өчен калыр.
– Шулай, Нәкый. Бу илдә укытучылар белән язучы халкының тәкъдире шундыйдыр инде ул. Бездән башка яши дә алмыйлар, бәһабезне дә белмиләр.
 

Рафис КОРБАН

 

Индира Вәлиева рәсеме


«Мәйдан» №11, 2021 ел.
 

 

 

 

Комментарийлар