Логотип «Мәйдан» журналы

Җидегәннән төшкән нур (Роман)

Роман.

1.

Нәкый фабрикадан тамагы ачып, нык ашыйсы килеп кайтып керде. Ишектән керүгә ул, әтисе кайтканын күреп, каршына йөгереп килгән өч яшьлек улы Празатны күтәреп сөйде дә:
– Эж итә, улым, урамда суык бабай колакны чеметә, бик салкын, – дип, аны идәнгә бастырып, өстендәге тунын салып ишек төбендәге чөйгә элеп куйды һәм хатыны Гөлсемгә: – Карын ачты, әнисе, нәрсә бар анда ашарга? – дип, өстәл артына барып утырды.
Шул вакыт ишек шакыдылар.
– Кем йөри инде вакытлы-вакытсыз? – дип, ул урынынан торып, ишекне барып ачты.
Үзләре белән суык ияртеп өч егет килеп керде.
– Нәкый Исәнбәт сез буласызмы? – диде керүчеләрнең берсе, исәнләшеп тә тормыйча, шундук түргә узып.
Нәкыйнең күңеле шомланып китте. Күңеленә: «Әллә ГПУ егетләре инде?» – дигән уй килде.
– Мин булам.
– Мин ОГПУ сотруднигы Ампеев. Киенегез, сез кулга алынасыз. Менә сезне кулга алырга һәм өегездә тентү үткәрергә дигән ордер.
– «Җидегән» буенча килдегезме?
– Үзегез дә беләсез икән гаебегезне.
– Ялгышасыз. Минем бернинди дә гаебем юк, бернинди дә төркем оештырганым юк.
– Киенегез. Анысын тикшерербез. – Ул шулай диде дә үзе белән кергән егетләргә: – Тентүне башлагыз, – дип боерды.
– Нинди тентү ул? Минем совет властена каршы бернинди эш тә алып барганым юк, – диде Нәкый, һәм үзенең эш өстәлен, аның янындагы шкаф ишекләрен ачып актарына башлаган егетләргә таба атлап: – Минем кулъязмаларым һәм китапларым гына анда. Тузгытмагыз, – дип тавышын күтәрде.
– Кычкырмагыз. Бернәрсәгез дә югалмас! – диде Ампеев.
Алар Свердлов урамы башында, «Музуров номерлары» дип йөртелгән ике катлы борынгы агач йортта, Гөлсемнең сеңелләреннән калган ике бүлмәле фатирда яшиләр иде. Казанга күченгәч Нәкый театр техникумына эшкә урнашкан иде. Берничә ай эшләгәч Уфадан гаиләсен дә алып килде. Гаиләдә биш кеше булып – үзе, хатыны һәм өч бала – ун, дүрт һәм өч яшьлек малайлар.
Тентүчеләр, Нәкыйнең дә, хатыны Гөлсемнең дә бернинди ай-ваена да карамыйча, шкаф һәм өстәл тартмаларындагы барлык китап-кәгазьләрне туздырып ташладылар. Ниндидер кәгазьләрне, китапларны Нәкыйнең кәгазьләре саклана торган ике кәрзингә тутырдылар һәм үзен эткәли-төрткәли киендереп, алып чыгып киттеләр.
«Кәзәңкә артын карарга башларына килмәде, Аллага шөкер», – дип сөенде Нәкый. Анда аның бер бәләкәй сандыкта Башкортостан авылларында җыеп кайткан экспедиция язмалары ята иде.
– Ашарга да бирмәдегез. Ач килеш китә бит ул! – дип кычкырып калды аларның артыннан Гөлсем.
Нәкыйне ОГПУның Красин урамындагы төрмәсенә илтеп, ялгыз камерага кертеп бикләделәр. Ул төнне аңа ач кунарга туры килде. Ашыйсы килүдән аның эче борып-борып алды. Күз аллары караңгыланды. Сусызлыктан авызы кипте. Башы авыртудан, зиһененә бернинди уй да кермәде. Бераздан зиһене ачылып киткәндәй булды.
Каян гына килеп чыкты бу «Җидегән» дигән нәрсә? Уфадан Казанга моннан бер ел элек шул «контрреволюцион төркемдә катнашучы» дигән гаеп тагуларыннан качып килгән иде бит инде ул. Бу «Җидегән» дигәне дә шул Уфадан килеп чыкты, каһәр. Казанга килеп урнашырга да өлгермәде, Төхфәт Ченәкәй унөченче августта «Кызыл Башкортостан» гәзитәсендә «Идарәгә ачык хат» дигән язма бастырып чыгарды. Казан язучылары да өлгер: унтугызынчы августта хатны «Кызыл Татарстан» күчереп бастырды. Менә шул хатта Ченәкәй, булмаган оешманы бар итеп, үзенең «Җидегән»нән чыгуы турында белдергән. Утыз беренче августта Татарстан пролетар язучылар ассоциациясе җыелышында Газыйм Касыймов дигән бәндә, Казанда бу контрреволюцион төркемне оештыручыларның берсе – Нәкый Исәнбәт, дип чыгыш ясады. Касыймов – Татарстан партия өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире. Гөнаһ шомлыгына каршы, дигәндәй, ул Башкортостанның юстиция халык комиссары булып эшләгән җиреннән Татарстанга күчерелгән иде. Уфада чакта да Нәкыйга бик күп этлекләр эшләгән кеше. Бер мең тугыз йөз егерме җиденче–бер мең тугыз йөз утызынчы елларда Нәкый СССР Фәннәр Академиясенең Башкортостан экспедициясе составында республика кантоннары буенча фольклор экспедицияләрендә катнашты. Татар фольклоры буенча бик күп материаллар туплады. Былтыр Башкортостанда шушы экспедициядә катнашучы барлык галимнәрне, студентларны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, кулга алулар башланды. Нәкый әнә шул кулга алулардан качып Казанга күченгән иде дә инде. Бәхетенә каршы, ОГПУ сотрудникларының башына тентү вакытында кәзәңкә артын карарга дигән уй килмәде. Исән-сау котылып чыкса, һичшиксез, тагын да ышанычлырак урынга яшерәчәк тә, шуларны рәткә китерү белән шөгыльләнә башлаячак.
Казанга күченүенең икенче сәбәбе – Нәкыйнең өченче ел Уфада куелган «Портфель» спектакле. Уфа сәнгать техникумының театр бүлеге мөдире булып эшләүче, режиссёр Мәкәрим Мәһдиев куйган бу спектакль Башкортостанда зур гауга чыгарды. Режиссёр да, авторы да көчле тәнкыйть утына тотылды. Совет тормышына хас булмаган күренешләр турында язган дип гаепләп башланган эзәрлекләүләр Нәкыйнең Казанга күченеп китәргә дигән карарын тагын да ныгытты ул вакытта.
Ул төнне Нәкыйне йокы алмады. Иртәгесен йоклап киткән генә иде, надзиратель кереп төрткәләп уятты да, алдына җамаякка салынган сыек шулпа һәм бер телем ипи калдырып, чыгып китте. Ашап бетерүгә, надзиратель кире кереп, аны сорау алу камерасына илтте.
– Хәерле иртә! – дип башлады сөйләшүне тикшерүче.
– Бик хәерлегә охшамаган, – диде Нәкый, үзенең гаепсезгә кулга алынуына ишарә ясап.
– Мин Татарстан Республикасы Дәүләт сәяси идарәсенең дүртенче бүлеге тикшерүчесе Климашев булам.
– Бик әйбәт. Мин – «Спартак» фабрикасы эшчесе Нәкый Исәнбәт.
– Бик яхшы. Бер үк вакытта «Җидегән» контрреволюцион төркемен оештыручыларның берсе.
– Ялгышасыз. Мин бернинди төркем оештыруда да катнашмадым.
– Ә менә төркемдәшләрегез киресен әйтә.
– Укыдым мин ул язманы. Яла яга анда Төхфәт Гыйззәтуллин иптәш. Булмаган нәрсәне булган дип яза.
– Анысын да ачыкларбыз. Гыйззәтуллин иптәш ерак түгел, синең күршедәге камерада гына утыра.
Тикшерүченең бу сүзләреннән Нәкый сискәнеп китте.
– Ничек? Аны да алдыгызмыни?
– Алдык. Аны да алдык. Гаделша Кутуев белән Абдрахман Минский-Аллабирдиевны да алдык.
– Аларны да?..
– Нигә куркып калдың? «Җидегән» төркеме утырышын шушында гына үткәрерсез.
– Мин: «Бер гаепсезгә яла ягалар, тикшерегез», – дип, үзем гариза язган идем бит ГПУга. Аларны ни өчен алдыгыз? Бернинди төркем дә юк бит.
– Ә менә алар бар, диләр!
– Булса, үзләре җавап бирсеннәр. Мин бернинди төркемдә дә тормыйм.
– Партия өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире Газыйм Касыймов иптәш сине, «әле Уфада чактан ук вак буржуа шагыйре иде», дип чыгыш ясаган ТАПП җыелышында.
– Ул нәрсә сөйләмәс. Белүемчә ул үзе дә чиста гына кеше түгел, элекке эсер. Аның үзен кулга алып тикшерергә кирәк әле, кешегә яла ягып йөрмәсен.
– Тикшерербез. Гаебе булса, ул да җавап бирер партия каршында.
– Тикшерегез, тикшер...
– Кутуй дустыңны да гаепсез дисең инде?
– Телисез икән, аны да тикшерегез.
– Димәк, ул «Җидегән»не оештыручы?
– Белмим. Мин андый оешма булуын белмим. Шуңа күрә аны кемдер оештырган дип тә әйтә алмыйм.
– Ә Галимҗан Ибраһимов турында фикерегез нинди?
– Ул да элекке эсер. Аны да тикшерегез.
– Аңлатыбрак сөйлә!
– Аңлатасы юк. Матбугатны укып барасыз бит. Исәнбәт турында нахак сүзләрне иң күп язучыларның берсе Ибраһимов булганга күрә шулай дип әйтәм. Ибраһимов һәм Сафа Борһан. Казанга килгәч, мине чәйнәүче булмас, бәлки, дип уйлаган идем. Юк, монда да тынгылык бирмиләр шул Сафа Борһан кебекләр.
Нәкый шунда үзенең кирәгеннән артык сөйләшә башлавын сизенде. Тикшерүче аңа махсус шулай провокацион сораулар бирә иде. Нәкый бүтән аның бер генә соравына да җавап бирмәскә дигән уйга килде.
– Мин арыдым. Башым авырта. Кичә кинәттән кулга алынганлыктан, төн буе йоклый алмыйча чыктым. Җитмәсә, кичен ашамый калган идем.
– Яхшы, сөйләшүне иртәгә дәвам итәрбез.
Тикшерүче Климашев өстәл читендәге төймәгә басты. Ишектә надзиратель күренде.
– Алып китегез, – диде дә, үзе Нәкый белән надзирательдән алданрак бүлмәдән чыгып китте.
Камерага кайткач, Нәкый «Җидегән» оешмасына керергә мөмкин булган язучыларны барларга тотынды.
Казанга килгәч, ул халык арасында каядыр Уфада оешкан дип таралган «Җидегән» төркеме турында сөйләшүләрне бу кадәр үк җитдидер дип уйламый иде. Узган елның унөченче августында гәзитәләрдә чыккан Ченәкәй хатыннан соң оештырылган җыелышларга да артык исе китмичә йөрде. Бернинди дә оешма юк иде шикелле бит. Каян килеп төркемне оештыручыларның берсе Нәкый Исәнбәт дип чыгарганнар соң әле? Урта кулдан да түбән шигырьләр язып йөргән ул Ченәкәй шул хаты белән үзен дөньяга танытмакчы булганмы әллә? Имеш, «Менә кем ул! «Җидегән» оешмасы эшләрендә катнаштырмыйсыз икән, ул төркемнән чыгам дип игълан итәм дә, үземә абруй-дәрәҗә ясыйм!» Бик арзанлы абруй була түгелме соң?! Җиңел генә, адәм рәтле шигырьләр язмыйча торып кына атаклы булып китәргә ниятләгән! Бәлки чынлап та бардыр ул оешма?.. Кутуй, Минский, Ченәкәй, Кудаш, Агиш исемнәрен тиккә генә атамый торганнардыр. Ә төркемне чынлап та абруйлы итеп күрсәтер өчен аны – Исәнбәтне дә шул исәпкә кертергә булганнардыр.
Бер мең тугыз йөз егерме сигезенче елның язында һәм җәй урталарында берничә ел элек кенә Уфадан Казанга күченеп яши башлаган Ченәкәй Башкортостанга Гадел Кутуй һәм Габдрахман Минскийны кунакка алып кайткан иде. Башкортларга караганда, аларны Уфаның татар язучылары күбрәк кызыксындырды. «Кызыл Башкортостан» гәзитәсенең ул чактагы баш редакторы Давыт Юлтый аларны Мәҗит Гафури, ул вакытта сырхаулап урын өстендә ятучы Ярлы Кәрим белән очраштырды. Театрда, мәдәният йортларында, клубларда үткән төрле әдәби кичәләрдә Кутуйның дәртләнә-дәртләнә шигырь укыганнары хәтердә. Шул кичәләрдән соң үткән кичке мәҗлесләрнең берсендә, сүз иярә сүз чыгып, Казан кунаклары белән Уфа шагыйрьләре арасында үзара дуслык, бер-берсенә иҗатта ярдәмләшү, матбугатта әсәрләрен мактап мәкаләләр чыгару турында сөйләштеләр. Ченәкәй менә шул сөйләшүләрне «Җидегән» төркемен оештыру дип уйлаган булырга мөмкин. «Җидегән» дигән исемне кем уйлап чыгарган да, каян уйлап тапканнар? Җиде генә кеше түгел иде бит алар ул чакта. Казанга кайткач, Кутуй белән Минский да дуслары арасында ул сөйләшүләр хакында мактанып йөргәннәр. Исәнбәт бу очрашу-кичәләрне карарга барса да, кичке чәй мәҗлесләренең берсендә генә дә катнашмады. Аларның ни-нәрсә хакында сөйләшүләреннән бихәбәр иде. Шулай да «җидегәнче» дигән яманаты чыккан Кутуй бер мең тугыз йөз егерме сигезенче елда, Исәнбәт әле Башкортостанда яшәгән чакта, «Атака» журналында аның иҗатына югары бәя биргән мәкалә бастырды. Кем сораган инде аннан? Исәнбәтнең даны Кутуй мәкаләсеннән башка да югары иде бит инде югыйсә. Уфада булган шул очрашулардан бирле Кутуйны күргәне дә юк Нәкыйнең. Әле шулар өстенә Исәнбәт Казанга күчкәндә Уфадан бер төркем партия эшлеклеләрен Татарстанга җитәкче постларга җибәрделәр. Алар арасында Нәкыйнең кан дошманына әйләнгән Газыйм Касыймов атлы партократ та бар иде. Аны партия өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире итеп билгеләделәр.

2.

Ченәкәйнең хаты Татарстан Эчке эшләр Халык Комиссариатында язучылар өстеннән яңа эш ачуга сәбәп булды. Әдәбиятны тудыручыларны ныклы кулда тоту егерменче еллар азагында коммунистлар партиясе җитәкчелеге тарафыннан куелган төп максатларның берсенә әверелгән иде. Хат басылып чыгу язучылар артыннан ныклы күзәтү оештыруга беренче сигнал булды дип әйтергә мөмкиндер. «Җидегән» төркеме әгъзасы булырга мөмкин дип гөманланган һәр язучы артыннан күзәтү, аларның әсәрләрен генә түгел, үзара язышкан хатларына хәтле тикшереп тору бурычы куелды. Бу эштә язучыларның үзләреннән файдалану нәтиҗәлерәк булачак иде. Язучыларны бәйдә тоту өчен Татарстан совет язучылары оешмасы, ТАПП дигән берләшмәләр төзелгән иде. Язучылар оешмасы башында Галимҗан Нигъмәти торды. Ә Пролетар язучыларның Татарстан ассоцияциясе эшчәнлеген оештыру «Кызыл Армияче» гәзитәсенең редакторы Кави Нәҗмигә тапшырылды.
Көннәрнең берендә партия өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире Газыйм Касыймов Кави Нәҗмине үзенә чакырды.
Исәнләшеп, хәл-әхвәлләр белешкәч, Касыймов Нәҗмигә урын тәкъдим итте һәм ТАПП берләшмәсенең эшчәнлеге хакында сораштыра башлады.
– Ничек анда безнең пролетар язучылар ассоциациясе әгъзаларының хәлләре? Һаман да пролетар язучылары булып бетә алмыйча йөриләрме?
– Тырышабыз, иптәш Касыймов. Язучыларыбыз аңыннан вак буржуачыл фикерләрне алып ташлау, яңача, коммунистларча фикерләү тәрбияләү буенча эш алып барабыз.
– Вак буржуа элементлары йокламый, Нәҗми иптәш. «Җидегәнчеләр»не фаш итү буенча сүлпән шөгыльләнәсез. – Касыймов шулай диде дә, өстәл өстендә яткан китапны кулына алып сүзен дәвам итте: – Менә, күрәсезме бу китапны? Дәүләт китап нәшриятында бастырып чыгарганнар.
– Нинди китап ул? – дип, Кави, китапны күрер өчен урыныннан торып, Касыймовның кулына үрелде.
– Ченәкәй китабы. «Карагайлы каен урманында».
– Бу китап берничә ел элек чыкты бит инде.
– Чыккандыр. Бердән, дәүләт нәшриятында басылып чыккан. Икенчедән, кем ул Гарби дигән кеше? Менә шул Гарби дигән кеше, китапка бәя биреп, «Ченәкәй, шөбһәсез, татар шагыйрьләре арасында матур тасвирлы, иртәнге җил шикелле җиңел яза торган шагыйрь», – дип, «җидегәнче» дустыгызны күкләргә чөеп мактаган! Менә, «Яңалиф» журналында. Кая карый сезнең пролетар язучы-тәнкыйтьчеләрегез? Нишләп алар үз фикерләрен белдермиләр? Сөйләшегез ул Сәйфи-Казанлы белән, «Яңалиф» аның шәхси журналы түгел бит.
– Бу бит инде, әйтәм бит, берничә ел элек чыккан китап, Касыймов иптәш.
– Ә монысы нәрсә? – Ул өстәлдә яткан икенче китапны кулына алып һавада селекте.
Кави тагын үрелеп Газыймның кулындагы китапны алды. Монысы да Ченәкәй китабы булып чыкыты. «Матур җырлар, чибәр сүзләр».
– Монысы да Ченәкәй дустыгызныкы. Шулкадәр популяр шагыйрьмени соң ул Ченәкәй? Кутуйга тикмәгә генә үпкә белдерми икән бит. «Җидегән»нең җитәкчесе булырга иң лаек кеше икән бит Ченәкәй.
– Төзәтербез хатаны, Касыймов иптәш.
– Төзәтегез, әлбәттә!
Касыймов шулай диде дә, өстәл тартмасыннан бер төргәк хат чыгарып, Кавига сузды:
– Менә бу хатлар «җидегәнче» дусларыгызның бер-берсенә язышкан хатлары.
– Каян килде алар сезгә?
– Анысы сезнең өчен әһәмиятле түгел. Сезгә шундый бурыч: бу хатларны укып чыгыгыз, анализлагыз. Анда шул Ченәкәйдән кала, барысы да «Җидегән» дигән оешма юк дип бара. Кутуй да, Кудаш та, Минский да, башкалар да. Безгә «Җидегән»нең барлыгын исбат итәргә кирәк. Алар юк дисен, ә безгә бар дияргә кирәк. Шуны исбатларга кирәк.
– Ни өчен? Юк икән, юк дияргә дә, эше бетте.
– ТАПП бармы?
– Бар.
– Нишләп «Җидегән» дә булмаска тиеш?!
– Аңламыйм, Газыйм иптәш.
– Сез үзегезне пролетар язучы дип саныйсызмы?
– Әйе.
– Ә менә бу хатларны язучылар үзләрен пролетар язучы дип санамыйлар. «Җидегән» бәлки чынлап та юктыр. Менә бу хатларны язучыларны «Җидегән» төркемендә торалар дип исбатларга кирәк, шушы хатларда язган сүзләренә нигезләнеп. Исбатларга һәм куркытырга. Үзләренең буржуа фикерләрен ташлап, пролетар язучылар рәтенә бассыннар өчен кирәк безгә «Җидегән»нең барлыгын исбатлау. Шулай эшләсәк, башкалар да «Җидегән»нең барлыгына ышана башлар. Төшендегезме?
– Төшендем, иптәш Касыймов.
– Аннары менә нәрсә: башта «җидегәнчеләр»не фаш иткән саллы гына мәкалә язып «Кызыл Татарстан»да бастырырга кирәк. Кемнән яздыру турында уйлагыз. Бәлки берәрсеннән яздырып, берничә язучыдан кул куйдырырга кирәктер. Төшендегезме?
– Төшендем, иптәш Касыймов.
– Төшенсәгез, эшкә! Хатларны укыгыз, анализлагыз. «Җидегәнчеләр»не фаш итегез. Ул Сәйфи-Казанлы белән дә, Галимҗан Нигъмәти белән дә, Гомәр Гали белән дә сөйләшегез. Үзләрен пролетар язучы дип йөргән иптәшләрне дә тартыгыз бу эшкә. «Җидегәнчеләр»не фаш итү эшенә. Сау булыгыз!
– Хушыгыз.
Кави редакциягә сөмсере коелып кайтты. Бик авыр мәсьәлә куйды Газыйм Касыймов аның алдына. Ничек итеп булмаган оешманы бар дип исбатларга мөмкин? Хатлар турында беркемгә дә белдерергә ярамый. Ә менә Ченәкәй турында да, Кутуй турында да ТАПП язучыларыннан мәкаләләр, шигырьләр яздырырга була. «Җидегән» төркеме турында билгеле булгач, җан дуслар булып йөргән дуслары да очраганда аларны күрмәмешкә салышып, әллә каян урап уза башладылар. Әйбәт булды әле, әйтергә кирәк Такташка да, Туфанга да: язсыннар «Җидегән»не утка тоткан шигырьләр. Исбат итсеннәр үзләренең пролетар язучы икәнлекләрен. Югыйсә, сөйләнеп йөриләр. Иҗатта күрсәтмиләр эчләрендә ни барын.
Хатларны исе китеп укыды Кави. Кара син боларны, тыштан берни дә сиздермичә йөргән булалар. Нинди куркыныч хатлар алышалар икән бер-берсе белән! Ченәкәйнең хаты гына да нинди юллар белән башлана! «1928 елның җәендә Кутуй җитәкчелегендә булган «Җидегән» дигән яшерен әдәби төркемгә кушылган кебек булган идем. Шул ук елның азагында, Татарстан совет язучылары оешмасына керергә теләп үтенеч язган көнемнән башлап, үземне «Җидегән»нән чыккан саныйм...» Менә бит, «Җидегән»не чынлап та бар дип исбатларга була икән ләбаса! Ә алар юк дип лаф оралар! Минскийны да, Кудашны да телгә алган Ченәкәй. Касыймов Исәнбәтне дә «җидегәнче» дип чыкты. Ул белмичә сөйләмәс. Нәкый белән бергә диярлек Казанга килделәр. Берсе артыннан икенчесе. Икесе дә матур гына эшкә дә урнашып алдылар. Тик менә ни өчен бер-берсен күрә алмаулары гына аңлашылмый. Нидер бүлешә алмаганнар, димәк.
Ченәкәйнең Минскийга язган хатлары да бик шикле. Берсендә үзенең Минскийга элек язган хатының аңа барып җитмәвеннән шикләнеп яза. Ул хатны ничек тә эзләп табуын сорый. «Югыйсә, ниләр генә язмаган идем мин ул хатта. Берәрсе табып укыса, баштан сыйпамаслар», дигәнрәк фикер әйтә. Менә бит, нинди яшерен серләре булган боларның. Оешмалары бармы, юкмы – анысы башка мәсьәлә, ә менә бар дип исбатларга дәлилләр монда җитәрлек.
Кави уйлана торгач, «җидегәнчеләр» турында мәкаләне Такташтан яздырырга кирәк дигән фикергә килде. Ченәкәй хатыннан соң иң нык ачуы чыккан кеше ул булды бит. Иң якын дусты Кутуй белән ачуланыштылар хәтта. Шунысы әйбәт: редакцияләрнең барысы да диярлек Ленин урамындагы Пассаж бинасында урнашкан матбугат йортының бер бүлмәсен били. Берсен дә эзләп чабасы юк. «Яңалиф» редакторы Фатих Сәйфи-Казанлы да, «Крәстиян гәзитәсе» редакторы Гомәр Толымбайский да, «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре Һади Такташ та, журналистлар Мөхәммәт Гали, атаклы җырчы, юридик консультация бүлеге мөдире Камил Мотыйгый да бергә утыралар. Кави Нәҗминең «Кызыл армияче» гәзитәсе дә шулар белән бергә.
Ул эшкә кайтып кергәндә Һади урынында иде.
– Бер идея бар, Һади, – диде Кави, керешли үк аның янына туктап. – «Җидегән» төркемен туздырып берничә язучы исеменнән мәкалә язасы иде.
Такташ эшне шунда ук сизенде:
– Төркемгә каршы төркем чәкәләштерергә телиләрме обкомда? – диде.
– Төркем түгел, ТАПП әгъзалары исеменнән.
– Ул да шул төркем кебек инде. Юк, мин единоличник буларак кына белдерергә телим «җидегәнчеләр»гә үз дәгъвамны. Шигырь белән белдерергә.
– Хуп мәйле.
– Мөсәгыйткә куш әнә. Ул бик оста андый эшкә.
– Ярар, уйлашырбыз, – диде Кави.
Ул үз өстәле янына килеп утырды да: «Чынлап та кемнән яздырырга икән мәкаләне?» – дип уйлана башлады. Уйлана торгач мәкаләнең төп текстын чынлап та Мөсәгыйт белән «Кызыл яшьләр» гәзитәсе редакторы Фазыл Мөбарәкшиннан яздырырга кирәк дигән фикергә килде. Алар бу эшкә бик теләп алындылар. Мәкаләнең кирәклеге турында ышандырып торасы да булмады. Ни өчендер, барысы да «Җидегән» төркеменә карата тискәре мөнәсәбәттә, «җидегәнчеләр»не ашап йотарга әзер торалар иде.
Икенче көнне мәкалә аның өстәлендә иде инде. Ул аны укып чыкты да, «Булган бу!» – дип, өлкә комитетына Газыйм Касыймов янына барырга ашыкты. Язманы гәзитәдә бастырып чыгарганчы обком белән килештерергә кирәк иде.
Касыймов мәкаләне бик җентекләп укып чыкты. Ул да укып бетерүгә:
– Булган бу, – дип куйды. – Бер генә тәкъдим бар: «җидегәнчеләр» исемлегенә күптән түгел генә Уфадан Казанга күчеп килгән Нәкый Исәнбәтне дә кертергә кирәк.
– Ченәкәйнең хатында Исәнбәт исеме телгә алынмый бит, Касыймов иптәш.
– Алынмаса алынмагандыр. Ләкин аның Кутуй һәм Минскийлар белән очрашуларда катнашуын мин үзем күрдем, үз күзләрем белән. Гомумән, аны «җидегәнчеләр» арасында иң талантлысы дип уйлыйм. Шуңа күрә аны һичшиксез исемлеккә кертеп, төркемнең җитәкчесе дип тә күрсәтсәгез, тагын да әйбәтрәк булыр.
Кави карышып тормады. «Касыймов белмичә сөйләмәс. Нәкый белән бергә диярлек Казанга килделәр. Берсе артыннан икенчесе. Икесе дә матур гына эшкә дә урнашып алдылар. Тик менә ни өчен бер-берсен күрә алмаулары гына аңлашылмый. Нидер бүлешә алмаганнар, димәк», – дип уйлады.
Матбугат йортына кайткач ул язучыларга «җидегәнчеләр» мәсьәләсен карау буенча ТАПП җыелышы үткәрү турында белдерү ясады. Халык белән киңәшләшкәч, җыелыш көне утыз беренче августка билгеләнде. Үзе Касыймов биргән хатлар буенча чыгыш ясарга әзерләнде. Касыймовның үзен дә чакырып, партия установкасы хакында чыгыш ясавын сорарга кирәк булыр, дип уйлады. Ул арада «Кызыл Татарстан»да ундүрт кеше кул куйган, «“Җидегәнчеләр”гә безнең протест» дигән баш белән, «җидегәнчеләр»не фаш иткән мәкалә дә басылып чыкты. Бу мәкалә «Җидегән» төркемен утка тоткан яңа язмаларга старт булды. Көн саен матбугатта «җидегәнчеләр»не боргычлаган язмалар чыгып торды.
Җыелыш бик давыллы узды.
Җыелышны башлап, Кави, кыска гына керештән соң, беренче сүзне Газыйм Касыймовка бирде. Ул чыгышын үгезне мөгезеннән алып башлады:
– Язучы иптәшләр! Коммунистлар партиясе сездән партия алып барган сәясәт нигезендә иҗат ителгән әсәрләр тудыруыгызны сорый. Татарстан пролетар язучылар ассоциациясе – ТАПП – шул максаттан, сезнең иҗади эшчәнлегегезгә партия җитәкчелеген тәэмин итү максатыннан оештырылган берләшмә. Кызганычка каршы сезнең арада әле һаман да партия линиясен санга сукмаган, буржуазия сыйныфы мәнфәгатьләрен алга сөргән элементлар яшәп килә. «Җидегән» төркемен оештыручыларның әсәрләрен укып чыкканнан соң ул язучыларны нәкъ менә шундый каләм әһелләре дип атарга тулы нигез бар. Анализлап карагач, аларның чынлап та социаль яктан коммунистик җәмгыятькә ят катлаудан чыккан кешеләр икәне күренә.
Касыймовның бу сүзләреннән соң язучылар, кайсы ризасызлык белдереп, кайсы хуплап, гөрләшеп алдылар.
– Әйе, әйе. Мин бу сүзләрне һавадан алып әйтмим, – дип дәвам итте чыгышын Касыймов. – Мин монда «Җидегән»нең үзәк фигураларыннан берсе булган Нәкый Исәнбәткә тукталырга телим. Исәнбәт әле революциягә хәтле үк яза башлаган милли буржуа шагыйре. Ул совет язучысы битлеге астында безгә чит булган идеяләрне пропагандалау белән шөгыльләнә. Моның өчен ТАПП әгъзасы булып алган. Янәсе, пролетар әдипләр белән бер сафта атлый. Ә эшкә килгәндә, шуның гел киресе күренә.
Исәнбәт үзен Ченәкәй кебек талантсыз шагыйрьләр белән бер рәттән куялар дип гаҗәпләнә. Имеш үзенең андыйлар белән бер оешмада була алмавын белдерә. Ә фактлар киресен сөйли. Әйтик, ул Уфада Кутуй белән Минскийның кичәсен ачып җибәрүен ничек аңлатыр икән? Әгәр дә үзе дә шул төркемдә тормаган булса, бу эшкә алыныр иде микән?
Исәнбәт Галимҗан Ибраһимовны революциянең беренче көннәреннән үк аңа чын күңелдән хезмәт итә башлаган татар язучыларының берсе дип саный. Ә үзе Ибраһимовның әдәби эшчәнлегенең егерме еллык юбилее көннәрендә Уфада чыга торган «Яңа авыл» гәзитәсендә Ибраһимовка каршы юнәлгән мәкалә белән чыкты. Аны классик язучы дип исәпләргә ярамый дип исбатларга тырышты. Бу мәкаләсендә ул ак эмигрант Гаяз Исхаков һәм гомеренең ахырына кадәр совет властеның дошманы булып калган Фатих Әмирханны бердәнбер татар классик язучылары дип атады. Моны ничек аңларга һәм аңлатырга?
Касыймов, Исәнбәт турында мисаллар китерә-китерә, аның буржуаз идеяләр тарафдары булуын күрсәткән язучы булып калуы хакында сөйләгәннән соң, «Җидегән»нең икенче йолдызы Гадел Кутуй шәхесенә күчте.
– «Җидегән»нең икенче лидеры Кутуй турында да шул ук сүзләрне кабатларга мәҗбүрмен. Без аны һәрвакытта да чын күңелдән партия һәм совет властена булышлык күрсәтергә теләүче язучы дип танып килдек. Ә ул совет властена сыланган иң оятсыз, сәяси икейөзле, карьерист кеше булып чыкты.
Абдрахман Минский, Сәйфи Кудаш, Сәгыйт Агиш кебек иптәшләр исә Исәнбәт һәм Кутуй кебек бәндәләргә иярүче, нәрсәнең нәрсә икәнен аңламаган, пролетар язучы дигән исемне ялгыш күтәреп йөрүче саташканнар. Мин бу иптәшләрне ТАПП берләшмәсендә булырга лаек язучылар түгел дип исәплим һәм бүген бердәм рәвештә аларны ТАППтан чыгарырга тәкъдим итәм.
Касыймовтан соң җыелышны алып баруын дәвам итеп Кави халыкка:
– Тагын нинди фикерләр бар, иптәшләр? – дип мөрәҗәгать итте.
– Мөмкинме? – дип Фатих Кәрим сүз сорады.
«Бу мулла малае нәрсә сөйләргә тели инде тагын? – дип уйлап куйды Касыймов. – Үзе дә шул Исәнбәт сыңары. Башкортостанда мулла-мунтагай малайларын эзәрлекли башлагач, Исәнбәт кебек үк Казанга качып килгән язучы сыңары. «Җидегәнчеләр»не яклап чыгыш ясарга маташамы әллә? Уфада ята бер сыңары үлә алмыйча интегеп».
Аның Фатихның урын өстендә ятучы авыру абыйсы Габдулланы күз алдында тотуы иде бу.
– Сөйлә, Фатих, – диде Кави, Башкортостаннан килеп, Казан җир төзелеше техникумын тәмамлагач, узган ел гына «Крәстиян гәзитәсе» редакциясендә эшли башлаган яшь шагыйрь Фатих Кәримгә сүз биреп.
– Рәхмәт, – диде дә, Фатих алга чыгып, беркадәр каушап, сүзне нәрсәдән башларга икән, дигәндәй, тамак кырып алды. Аннары көр тавыш белән сөйли башлады. – Дөрес әйтәсез, Кави абый. ТАПП тирәсендә башкалардан өстен булып, якты йолдыз кебек аерылып торган чит элементларның балкуы пролетар әдәбият өчен ят күренеш. Безнең тирәдә йөреп, шыпырт кына үзлеренә аерым бер шайкага берләшеп алган бу буржуа калдыкларына пролетар әдәбиятта урын юк. Шул уңайдан мин бер шигырь язган идем. Рөхсәт итсәгез, шуны укып китәргә телим.
– Әйдә, укы, Фатих энекәш, – диде Кави.
Фатих кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарды да, шигыренең исемен кәгазьдән карап укып, аннары яттан гына сөйли башлады.
Җыен сатана
 
Кутуй килә,
Кутуй Өфегә,
Портфель өчен җанын сатарга.
Иярчене –
Балык-Минский,
Шайка төзеп, шөһрәт ясарга.
 
Кичен банкет:
Сыра, аракы,
Пролетарга каршы тантана;
Менә шушылар оештылар
«Җидегән» булып, җыен сатана.
 
Җидегән йолдыз
Нинди ерак...
Әз булса да якты төшерә,
Ә бу «Җидегән»,
Арабызда торып,
Безнең өскә пычрак эшерә.
 
Әнә басып тора
Нәфрәт челтәрендә
Икейөзле имгәк кешеләр.
Болар:
Контр шпионнар кебек,
Бүген «яңлыш»
плен төштеләр.

Менә шулай, иптәшләр. Мин Касыймов иптәшнең тәкъдимен хуплыйм.
– Рәхмәт, – диде Кави. – Тагын кемнәр сөйләргә тели? Битараф булмагыз, иптәшләр. Безнең арада буржаз элементларга урын булырга тиеш түгел!
Шунда үзе турында Сәйфи-Казанлы, Фатих Мөсәгыйтләр вак буржаз милләтчелектә гаепләп мәкаләләр язган Туфан сүз сорады.
«Монысы нәрсә сөйләр инде тагын? – дип, аны да шик астына алды Касыймов. – Хәер, үзе дә вак буржуа милләтчеләре дип шактый кешене тәнкыйтьләп мәкаләләр язды «Яңалиф»тә. Каршы сөйләп тормас, бәлки, – дип уйлап куйды. Туфан чынлап та «җидегәнчеләр»гә каршы сөйләргә җыена иде. – Җан дустыдай якын күреп йөргән Кутуй хәтле Кутуйны тәнкыйтьләргә җыена микәнни?»
«Туфан да намусына тап төшерер микән инде?» – дип уйлады Исәнбәт. Уйлаганы рас булып чыкты. Ул да «җидегәнчеләр»гә тибеп узган иде җыелыш алдында укырга җыенган «Аккордлар» дигән шигырендә. Тулысы белән аларга багышламаса да, әдәбиятта барган чисткага багышланган, күп кенә танылган язучыларны чеметкәләп узган шактый озын һәм эч пошыргыч шигырьнең бер строфасында үзенең бу төркемгә каршы булуын белдергән юллары да бар иде.
«...Тимерләр һәм иген арасыннан
килә торган һәрбер иптәшне
«Җидегән» ишегә отбой бирә торган
көч артсын дип алга җитештем».
Шигырен сөйләп бетерде дә, Туфан дусларына нәсихәт укырга кереште:
– Дөрес эшләмисез, дускайлар. Партия сәясәтен хуплап, ул тоткан курсны алып баруда бер йодрык булып, аңа ярдәм итәсе урында, вакланып, бүлгәләнеп, ниндидер төркемнәр оештырып, ялгыш юлга баскансыз. Иптәшләр дөрес әйтә: сезгә чынлап та пролетар язучыларны берләштергән оешма сафында урын юк.
Туфаннан соң трибунага Такташ чыкты. Ул да шигырь укырга тотынды. Туфан шикелле акыл сатмады, турысын бәреп, Ченәкәй, Кутуйларның исемнәрен атап язган иде шигырен.
Бозык телефон
Ауган агач чери,
Ябыша аңа сасы гөмбәләр.
Син агачмы, черек агачмы син?!
Ник ябышкан сиңа Ченәкәй?
 
ТАПП ул черегән агач түгел,
Ул партиянең
Зур бер көче,
Мәсьүл посттагы.
Көрәш алып барган ышанычлы
Көчләренең корыч штабы.
 
Дошман безнең штаб тирәсенә
Шымчыларын куйган булса да,
Кутуй кебек пычрак хамелионнар
ТАППта әгъза булып торса да...
 
Дошман безнең сафны өзәлмәде,
Кисәлмәде безнең фронтны.
ТАПП үзенең көчен саклый алып,
Җиңелмәслек итеп ныгытты.
 
Ә Ченәкәй ТАППта торганы юк,
Телефоны сине утырткан.
Яңарт аны, егет,
Ул искереп,
Колгалары бераз тутыккан.

Такташ чыгышыннан соң Кави Нәҗми җыелышны түгәрәкләргә кирәк дигән тәкъдим ясады.
– Иптәшләр, шуның белән фикер алышуларны төгәлләргә кирәк дип уйлыйм.
Шунда Газыйм Касыймов чәчрәп чыкты:
– «Җидегәнчеләр»не үз сафыгызда калдырасызмыни?
– Мин, бәлки, ашыкмаска кирәктер дигән фикергә килдем, Газыйм иптәш, – диде Кави. – Чыгыш ясаучылар шактый ук кискен сүзләр әйттеләр. Иптәшләр бәлки уйланырлар. Үзләренең ялгыш адым ясауларын аңларлар.
– Яхшы. Ләкин шуны онытмагыз: революция икеләнү шикелле нәрсәләрне, куркаклыкны кичерми, бу нәрсәләр белән кискен көрәшә. Шунда гына ул үз максатына ирешә. Әгәр дә бүген без аларны гафу итеп тә, алга таба үзләренең ялгышуларын аңлап, хаталарын төзәтмәсәләр, безнең дә баштан сыйпамаслар.
– Төзәлерләр, Газыйм иптәш. Төзәлергә теләмәсәләр, бу мәсәләгә яңадан кайтырга беркайчан да соң түгел.
Җыелыш шуның белән төгәлләнде.
Җыелыштан һәркем үзенчә нәтиҗә ясап таралышты. Беркем дә бер-берсе белән сөйләшмәде. Сөйләшүдән курыкты да бугай хәтта.
«Монда нигездә мине һәм Кутуйны гына гаепле итеп күрсәттеләр бит әле, – дип уйлады Исәнбәт. – Болай булмый. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Әгәр дә боларның сөйләгәннәрен җөпләп утырсаң, бөтен гаепне минем өскә генә аударып калдырулар мөмкин. Нишләргә соң? Юк, болай булмый. Бернинди дә “Җидегән” оешмасы юк, дип барырга. Бар дисәләр, үз сүзләрендә нык торсалар, мин ул төркемдә тормыйм, торганым да юк, дип барырга!»
Кутуйның да эченә корт керде. «Каян килеп карьерист булыйм ди инде мин. Ике йөзле ди бит. Минем кебек беркатлы кеше бар микән бу дөньяда? Эчемдәге – тышымда. Уйлаганымны йөзләренә бәреп әйтәм. Танышымны гына күрсәм дә авызым ерылып китә. Ә монда нинди гаепләр ягалар. Ул Фатихны әйтер идем инде. “Портфель өчен җанын сатучы” дип, шигырьгә хәтле язган бит, каһәр. Менә ышан син бу дус дип йөргән егетләргә. Такташына да, Туфанына да ышанырга түгел икән. Әле кайчан гына җан дуслар булып йөргәннәр иде, йөз сиксән градуска борылдылар да куйдылар».
«Йомшаклык күрсәттем бугай, – дип уйлады Кави. – Такташка хәтле ышанган бит “Җидегән”нең булуына. Туфан белән Фатих та нинди усал шигырьләр язганнар. Бата башлаган дусларына авыр чакта кул сузасы урында, башларыннан этеп батыралар. Болай гына калдырмаслар, ахры. Әле гәзитләрдә сүзе күп булыр».
Чынлап та шулай килеп чыкты. Икенче көнне үк «Кызыл Татарстан»да Фатыйх Мөсәгыйтнең мәкаләсе басылып чыкты. «Җидегәнчеләр»гә кискен отпор бирелмәвеннән канәгать түгел иде Мөсәгыйт. «Нәрсә сузып торырга? “Җидегән” һәм “җидегәнчеләр” белән көрәш болай гына барса, бу бер урында таптану гына булачак», – дигән иде ул.
«Җидегәнчеләр» турында гәзитәләрдә көн саен ни дә булса басылу Газыйм Касыймовның да саруын кайтнатты. Кави Нәҗми 29 сентябрьдә ТАППның тагын бер җыелышын үткәрергә мәҗбүр булды. Монысында төп доклад белән чыгыш ясарга Гомәр Гали әзерләнде.
– Хөрмәтле иптәшләр! Моннан бер ай элек без «Җидегән» һәм «җидегәнчеләр»гә карата йомшаклык күрсәтеп, зур хата ясадык, – дип башлады ул нотыгын. – «Җидегәнчеләр»нең башында Нәкый Исәнбәт тора дип тә ялгыштык бугай. Вакыйгалар шуны күрсәтә: бу төркемнең башында Кутуй тора, иптәшләр. Кутуй – фабрикант баласы. Аның безнең әдәбият өлкәсендәге барышында без богемачылык, елаклык, пессимистлык, ачыктан-ачык халтурачылык элементларның гаять көчле булуын күреп килә идек. Ләкин шуның белән бергә без Кутуйга төп характеристиканы аның безгә яраклы булган эшләренә: матбугатта, матур әдәбиятта, театрда советчыл эшләренә, аның безгә каршы булган көчләргә каршы кайбер чыгышларына (мәсәлән, Бурнашка) карап билгеләдек. Шуның белән бергә Кутуйның активлыгына аеруча бер яхшы сыйфат итеп каралды... Беләсез, без бер мең тугыз йөз егерме сигезенче елның язында ТАППны оештырдык. Кутуй бу эшкә актив катнашкан иде. Ә нәкъ менә шуннан бер ай–ай ярым үткәч, Кутуй Уфага барып, Ченәкәйләр, Нәкый Исәнбәтләр белән бергәләп, яшерен «Җидегән» оешмасы төзи. Мәсьәлә ачык, Кутуйга без яңа бәя бирергә һәм шул бәя нигезендә аны хәзер үк ТАППтан чыгарырга тиешбез, безнең арада сәяси икейөзлелеккә урын булмаска тиеш. «Җидегән»нең башка әгъзаларының да ышанычсыз элементлар булуын атап үтәргә кирәк. Минский – сәүдәгәр баласы. Исәнбәтне әле революция башында ук Галимҗан Ибраһимов юлаучы дип билгеләп үтте. Соңгы берничә елда инде бөтенләй безгә каршы барган иҗатчы икәнен күреп торабыз. Ченәкәй үзен «Мәүлет бәйрәме» һәм «ислам мәҗлесе» шагыйре итеп танытты. Сәгыйт Агиш – мулла малае. Сәйфи Кудаш партия члены булса да, пролетариат әдәбиятына дошман көчләр белән турыдан-туры блок ясаучы булып тора. Шуңа күрә без бүген узган җыелыштагы хатаны ясамаска тиешбез. Сөйләшүнең нәтиҗәсе итеп «Җидегән» төркеме әгъзаларын ТАПП берләшмәсеннән чыгарырга дип тәкъдим итәм.
– Кемнәр була инде ул «җидегәнчеләр»? – дип сорау бирде, сөйләшүдә катнашмаган, ләкин «Яңалиф» журналында «җидегәнчеләр»не фаш иткән мәкалә белән чыккан Галимҗан Нигъмәти.
– Кемнәр дип, билгеле бит инде, – дип, Кави бармагын бөгә-бөгә санап китте: Кутуй, Исәнбәт, Минский, Кудаш...
– Ченәкәй, – дип өстәде кайсыдыр.
– Ченәкәй ТАППка керергә өлгермәде, – диде Кави.
– Кудаш та безнең ТАППта тормый, – диде Фатыйх Мөсәгыйт.
– Ә җиденчесе кем соң?
– Сәгыйт Агиш.
– Ул да алтынчысы гына бит. Анысы да Башкортостан ассоциациясендә тора, – диделәр.
– Җидәү дә түгел икән бит әле алар!
– Җиденчесе Сафа Борһандыр аның. «Кызыл Татарстан»да сан саен «җидегәнче» Кутуйның мәкаләсен бирә. Анысы гел шуларны мактаган язмалар урнаштырып бара! – дип кычкырды урыннан кайсыдыр.
– Яхшы. Сафа да безнең ТАПП әгъзасы түгел. Алайса, кем дә кем «җидегәнчеләр» Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Габдрахман Минский-Аллабирдиевны Татарстан пролетар язучылар ассоциациясеннән чыгарбыз, ди, кулларыгызны күтәрүегезне сорыйм, – диде Кави Нәҗми.
Барысы да дәррәү кулларын күтәрделәр.
Нәкый җыелыштан соң техникумнан эштән китәргә кирәк дигән фикергә килде. Чөнки бөтен гәзитәләрдә аны гаепләп мәкаләләр язалар, җыелышларда хурлап чыгышлар ясыйлар, ә ул берни булмагандай, техникум укучылары алдында лекцияләр укый, дәресләр алып бара. Аңа студентлар алдында уңайсыз иде. Ул бу хакта техникум директоры Хәмит Төхфәтуллин белән киңәшләшеп карарга булды.
– Мин үзем дә бу хакта уйлап йөри идем, – диде аңа Төхфәтуллин. – Беләсеңме, үзем теләп эштән китәм дип гариза яз син.
– Эшсез калсам, тормыш алып баруы кыенлашачак инде кыенлашуын.
– Эшкә урнашырга ярдәм итәрмен. «Спартак» аяк киемнәре фабрикасын беләсеңдер?
– Беләм кебек.
– Менә шул фабрикада үзебезнең кеше директор урынбасары булып эшли – Халик Садри.
– Габделхалик абыймыни?
– Шул үзе...
«Нинди эшкә куярга икән соң Исәнбәтне?» – дип баш ваттылар фабрикада.
– Гап-гади ишегалды себерүче булып эшләргә дә риза мин, – диде ул.
Шулай итеп, ул «Спартак» фабрикасында ишегалды себерүче булып эшли башлады.

3.

Икенче көнне дә тикшерүче һаман шул бер үк сорауларны бирде: «Кем оештырды?», «Төркемдә тагын кемнәр бар?», «Нәрсә белән шөгыльләнәсез?»
Бу әле гомуми сораулар. ОГПУда эшне махсус «әвәләгәннәре» әллә каян күренеп торган сораулар да бирде Климашев. Төрле исемнәрне атап, аларның нинди контрреволюцион эшчәнлек алып барулары хакында сораулар белән аптыратып бетерде. Өченче, дүртенче көннәрдә дә шул ук нәрсәләр кабатланды. Шунысы кызык: Климашев үзен бик итагатьле тотты, тавышын күтәрмәде, сорауларны тыныч бирде, гаепләнүче белән ачыктан-ачык сөйләшергә тырышты. Теләгән җавабын алыр өчен бернинди дә көч кулланмады. Болай сөйләшү гаепләнүче күңелендә аңа карата тискәре караш тудырмый, ышаныч уята иде. Нәкый, шулай да, үз сүзендә торды, бернинди дә төркемдә торганым юк дип барды.
Климашев Исәнбәтнең сүзеннән тайпылмаслыгын аңлагач, хәйлә юлына басты.
– Ярар, «Җидегән» төркемендә тормасагыз да, үзегез иң актив дип тапкан язучылар турында фикерләрегезне язып бирегез алай булгач, – диде ул.
– Күп бит алар. Сезне аеруча кайсылары кызыксындыра?
– Үзегез кемне «җидегәнче» дип уйлыйсыз, шулар турында языгыз.
– Бик хәйләкәр булып чыктыгыз әле.
– Менә шушы язучыларга характеристика биреп чыксагыз...
– Мине гаепсез дип санарбыз димәкче буласызмы?
– Анысын күз күрер.
– Тик мин аларны «жидегәнчеләр» дип атарга җыенмыйм.
– Мин дә бит «җидегәнчеләр» дип атагыз димим.
Климашев шуның белән сорау алуны төгәлләде. Өстәле читендәге төймәгә басып, надзирательне чакырып кертте дә хушлашып чыгып китте.
«Бик авыр мәсьәлә куйды бит әле бу минем алга, – дип уйлады Исәнбәт. – Бу бит инде язучылар өстеннән әләк язып биргән кебек. Нишләргә икән? Кутуй, Ченәкәй, Минский да төрмәдә диде бит. Аларга да шундый ук бурыч куячак бит инде бу болай булгач. Алар нишләр икән?» – дигән сорау тынгы бирмәде.
 

* * *

Нәкый «Җидегән» төркеменең ничек барлыкка килүен, ничек итеп үзенә шул төркем әгъзасы дигән ярлык тагылуын чамалый иде. Бу чынлап та аның Галимҗан Ибраһимов белән ике арада килеп чыккан конфликтка бәйле. Ике ел элек кенә 40 яшьлек юбилее уңаеннан язган «Галимҗан Ибраһимов әдәбияты» дигән мәкаләсе «Яңа авыл» гәзитәсендә басылып чыкканнан бирле ул аның кан дошманына әйләнде. Барысы да Ибраһимовны татар әдәбиятының тере классигы дип санаганда, Исәнбәт аны бары тик табигать һәм атлар турында гына иҗат иткән язучы дип атаган иде. Нәтиҗәдә ибраһимовчылар Нәкыйнең үзен төрлечә тәнкыйтьли башладылар. Ибраһимов кына түгел, аның иярченнәре Нигъмәти, Нәҗми – Казанда, Янәби, Әптри, Юсупов – Уфада, аның үзенә каршы мәкаләләр бастырдылар. Гали Халиков дигәне бөтенләй мыскыл иткән мәкалә язып чыкты. Ә былтыр, «Портфель» спектакле уңаеннан ибраһимовчыларның рәхимсез үч алуларыннан качып, Нәкый Уфадан китәргә мәҗбүр булды. Инде менә хәзер Казанда да тынгылык бирмиләр.

* * *

Бер ел элек кенә егерме сәнгатькәр һәм язучы, ирләре һәм хатыннары белән бергәләп, Казан, Әстерхан, Махачкала, Баку, Ереван, Тифлис, Батуми, Семфирополь, Харьков, Мәскәү маршруты буенча Идел буйлап пароходта сәфәрдә йөреп кайттылар. Бу сәяхәттә Шәриф Камал, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Газиз Иделле, Кави Нәҗми кебек берсеннән берсе атаклы шәхесләр катнашты, берсеннән берсе уздырып чыгышлар ясадылар, төрле истәлекләр, мәзәк хәлләр, шигырьләр сөйләделәр. Кави Нәҗминең хатыны Сәрвәр Әдһәмова барысын да көндәлек дәфтәренә язып, теркәп барды. Казанга кайткач сәяхәтнамә язып чыгарга дип вәгъдә итте. Ул чакта барысы да Кырымда Галимҗан Ибраһимов белән очрашырга ашкынды. Ә менә Ибраһимовның Кави Нәҗми белән сөйләшүе җитди һәм эшлекле булды.
– Ни хәлләр бар анда, Казанда? – дип сорады ул шәкертеннән.
– Казан гөрли, Галимҗан абый. Уфадан Нәкый Исәнбәт тә Казанга күченеп килергә ниятләп йөри. Безнең белән бу сәфәргә чыгарга да нияте бар иде. Китәр алдыннан гына нишләптер тукталып калды.
– Нәрсә калган аңа Казанда? Яшәсен шунда Уфасында гына.
– Исәнбәт «Портфель» спектакле уңаеннан Уфада аңа каршы башланган кискен чыгышлардан соң эш белешергә дип килеп чыккан.
– Шулаймыни? Алай икән. Казанны кайната башларга ниятләгәнмени Исәнбәт?..
– Театр техникумында укытырга урнашырга йөри.
– Кутуй белән Минский Уфага барып, андагы язучылар белән бер-берсен мактаган мәкаләләр язу турында килешеп кайтканнар дип сөйләделәр.
– Кутуйның Исәнбәтне мактап «Кызыл Татарстан»да мәкалә бастыруы тиктән генә түгел, димәк.
– Димәк, групповщина оештырырга уйлаганнар. – Галимҗан бермәлгә уйга калды. – Кем оештырган соң аларның Уфага килүен?
– Ченәкәйгә ияреп барганнар.
– Әйбәт. Казанда да тыныч тормыш бирмәскә кирәк ул буржуа калдыгына. Аңлыйсыңмы?
– Безгә әлләни зыяны тигәне юк әлегә.
– Аныкы сезгә тимәсә, сез аңа тынгылык бирмәскә тиеш. Групповщина икән, групповщина. Ничә кеше килешкәннәр инде алар анда?
– Бишәү бугай ахры: Кутуй, Минский, Ченәкәй, Сәгыйт Агиш, Сәйфи Кудаш.
– Бишәү... Биш йолдыз. Ә Нәкый? Ул юкмыни?
– Нәкый аларның кичәләрендә булган. Очрашуларны башлап чыгыш та ясаган. Ә кичәләрдән соңгы мәҗлесләрдә катнашмаган. Нинди сөйләшүләр булганын белми.
– Нәкыйне дә катнашкан дип чыгарырга кирәк. Ул алтынчы йолдыз булсын. Җиденчесен дә табарга кирәк. Җиде йолдыз. Җидегән. Татар әдәбиятының җиде йолдызы «Җидегән»гә берләшкән! Идея бит! Һәм ул төркемнең башында Исәнбәт тора!
– Юк, Галимҗан абый, алай булмый. Әле алтынчысын да табуы кыен. Сөйләшүдә бөтенләй да катнашмаган Исәнбәтне кертү бөтенләй кыен булачак.
– Ченәкәйгә ияреп барганнар дисең алайса?.. Менә шул Ченәкәй белән сөйләшергә кирәк.
– Ул алыныр микән Нәкыйга каршы сөйләргә?
– Алынамы, юкмы, анысы аның эше. Ә менә «Җидегән» төркеме оешу хакында дөньяга чыгаруны аңа тапшырырга була. Нәкыйне шул төркемдә тора дип аннан соң чыгарырсыз. Партия төрле групповщиналарга каршы. Кутуйдан калганнары барысы да урта кулдан түбән язучылар. Кутуйны җитәкче итеп күрсәтеп, Ченәкәйдән хат яздырырга кирәк.
– Язар микән соң?
– Ул сезнең ТАППта торамы?
– Юк. Татар совет язучылары оешмасыннан да Садри Җәләл белән икесен бергә чыгарып аттылар.
– Алайса, Галимҗан белән сөйләшергә кирәк. Шушы хатны язса, оешмага алабыз дип әйтсен.

* * *

Кави Казанга кайткач Галимҗан Нигъмәти белән очрашкандырмы, Ченәкәйне хат язарга Газыйм Касыймов басымы астында үзе генә ризалаштыргандырмы, Нәкый бу хәлләрдән бихәбәр иде, шуңа күрә Климашевның «җидегәнчеләр»гә характеристикалар язуын таләп итүенә каршы, «бернинди дә «Җидегән» оешмасын белмим», дип барды.
Ә менә 13 августта, Уфада «Кызыл Башкортостан» гәзитәсендә, аяз көндә яшьнәгән яшен кебек, бөтен дөньяны тетрәтеп, Төхфәт Ченәкәйнең идарәгә ачык хаты басылып чыкканнан соң булган хәлләр аны бик авыр хәлгә куйган иде.
19 августта хатны «Кызыл Татарстан» гәзитәсе күчереп бастырып чыгарды. Әдәбият-сәнгать дөньясында кайнаучылар гәзитәне кулдан кулга күчереп укыдылар. «Җидегән» дигән төркем булуы хакында хәбәр барысын да шаккатырды. Бу партия һәм ОГПУ оешмаларына буржуаз милләтчелеккә каршы көрәшнең яңа этабын башлап җибәрү өчен бер сәбәп булды. Язучылар оешмаларында, ТАППта, гәзит-журнал редакцияләрендә шушы хат буенча ачык җыелышлар, фикер алышулар уза, төрле мәкалә-язмалар басыла башлады.
ТАПП икенче көнне үк шушы хат буенча ачык җыелыш үткәрде. Инде һәркем хат белән таныш булса да, Кави Нәҗми аны җыелыш башында тагын бер кат укып чыгуны кирәк дип тапты.
 
«Идарәгә ачык хат
1928 елның җәендә Кутуй җитәкчелегендә булган “Җидегән” дигән яшерен әдәби төркемгә кушылган кебек булган идем. Шул ук елның азагында Татарстан язучылар оешмасына керергә теләп үтенеч язган көнемнән башлап, үземне “Җидегән”нән чыккан саныйм. “Җидегән”нең пассив члены булган Минскийның да, “Җидегән” члены саналган Сәйфи Кудашның да “Җидегән”нән ераклашканын күргәч, совет пролетариат әдәбияты тарихына кара тап булып “җидегәнчеләр”нең интригалар өчен төзелгән “Җидегән”е таралган, дип уйлап тынычланган идем. Соңгы көннәрдә Казанда, бигрәк тә Уфада әдәбиятчы иптәшләр арасында, “Җидегән” турында төрле хәбәрләр таралып, мине “Җидегән”нең иң актив җитәкчеләреннән санап сөйләүләре ишетелә башлады. Шулай ук “Җидегән”нең бездән соң да таралмый, киресенчә, күбәеп, яңадан эшли башлавы, үзенең арасына татар язучыларының да байтак эшләргә тартылуы турында сүзләр бар. Шуңа күрә мин үзем дә, ачыктын-ачык аннан ераклашуымны белдерү белән бергә, “Җидегән”дә торган чагымда да, аннан соң да аның файдасына бернәрсә эшләмәгәнемне әйтеп үтәм. “Җидегән”гә керүемне үземнең шул чактагы аңсызлыгым аркасында эшләнгән зур әдәби, сәяси ялгышым дип карыйм. Анда керүем өчен үкенеп бетә алмыйм. Бу турында, гаепнең үземә караган өлешен искә алып, совет, пролетариат әдәбиятының тәнкыйть хөкеме каршына басам да, моннан соң урамда тилмереп йөрсәм дә, андый пролетариат әдәбиятына аяк чалучы төркемнәр тирәсенә якын бармаска сүз бирәм. Шуларга өстәп, татар пролетар әдәбият мәйданын үз монополиясенә алу нигезендә төзелгән “Җидегән”нең җелеге корысын дигән тавышымны яклап кул күтәрәм. Ченәкәй, Уфа».
Хат укылып бетүгә, Кутуй чәчрәп чыгып, Кавидан сүз сорады:
– Бу нинди әкият? Каян уйлап чыгарган ул бу сафсатаны?! Минем бернинди төркемнең дә башында торганым юк! Уфада булган очрашулар вакытында андагы шагыйрьләр белән үзара аралашып яшәү турында сөйләшүләр генә иде бит ул. «Җидегән» дигән төркем оештыру хакында бернинди сүз дә булмады. Кая ул Ченәкәй үзе? Ник чакырмадыгыз бу җыелышка?
– Ченәкәй ТАППта тормый. Шуңа күрә чакырмадык, – диде Кави, сорауга җавап итеп.
– Исәнбәт турында мәкаләне язгансың бит әле. Тик торганнан түгелдер, – диде яшьләр гәзитәсенең редакторы Фазыл Мөбарәкшин.
– Язса соң! Бу бит әле ниндидер төркем оештыру дигән сүз түгел!
Кутуйның кәефе нык кырылган иде. Ул дулкынланды. Чыгыш ясарга дип килгән булса да, шул дүрт-биш җөмлә белән сүзен тәмамлады.
– Миңа да сүз бирегез әле? – дип, урыныннан Габдрахман Минский торып басты. Кавиның ым кагып кына рөхсәтен алуга сөйли дә башлады: – Мин дә бар бит бу исемлектә, иптәшләр. Пассив члены булса да дип, минем исемне дә керткән. Булмады безнең андый төркем оештырганыбыз. Исәнбәт тә раслар бу сүзне. Бернинди гаепсез каләмдәшләр йөзен каралту бу. Үзенең дини шигырьләре белән кеше арасына керә алмагач, ниндидер оешманың, үзе уйлап чыгарган оешманың җитәкчесе булырга теләгән. Булсын, без каршы түгел. Ләкин Кутуй да, мин дә, Сәгыйт Агиш белән Сәйфи Кудаш та шул фикердәдер дип беләм. Бу алар өстеннән дә зур яла.

* * *

Сорау алудан кайткан Исәнбәтне камерада яңа тоткын каршылады: Минский.
– Ә Ченәкәй кая?
– Аны алмаганнардыр. Безне аның әләге белән алдылар бит, – диде Габдрахман.
– Климашев синең күршеңдәге камерада утыра диде аны.
– Синнән дә Климашев сорау аламыни?
– Дүртебездән дә шулдыр инде. Кутуйны да шушында диде Климашев. Безнең эшне шуңа тапшырганнардыр. Ченәкәйне бездән аерым тотарга уйлаганнардыр. Йә үтереп ташларбыз дип курка торганнардыр.
– Нәрсә сорый инде синнән Климашев?
– Нәрсә сорасын: «Җиденче «җидегәнче»гез кем?» – ди.
– Ә син алтынчысын беләсеңме соң?
Нәкый Минскийның бу соравыннан көлеп куйды.
– Нәрсә көләсең? Миннән дә шуны сорап аптырата ул Климашев.
– Син кем дисең соң?
– Ченәкәйдән сорагыз, дим. Ул чыгарды бит бу сыр-борны.
– Ченәкәйнең генә башы җитә торган нәрсә түгел бу, – диде Исәнбәт. – Кемдер махсус оештырган моны. Мин чамалыйм бераз. Сездә түгел монда хикмәт. Мине бетерер өчен уйлап чыграганнардыр дип уйлыйм.
– Син дә шул Ченәкәй кебек, үз өстеңә аласың.
– Киресенчә. Бернинди «Җидегән»не дә белмим, дип барам мин.
– Син, Нәкый, нидән куркасың? Синең исемең юк иде бит Ченәкәйнең хатында. Соңыннан, ТАПП җыелышында Газыйм Касыймов кына китереп кертте бит анда сине. Уфада чакта нидер бүлешмәгән булгансыз, ахры.
– Кабахәт ул. Егерме өченче елда ул «Кызыл Башкортостан» гәзитәсендә Сәгыйт Рәмиевне буржуаз мәсләктәге шагыйрь дип тәнкыйтьләп язып чыккан иде. Хәтта Сәгыйт аганы рәнҗетеп: «Син инде шагыйрь буларак үлгән кеше», – дип тә язып чыкты. Өч ел үткәч, Сәгыйт ага вафат булгач, аны җирләгәндә икейөзлеләнеп, күкләргә чөеп мактап чыгыш ясады. Ачуым чыгып: «Аны исән чагында зурларга кирәк иде. Үзегез үтердегез, хәзер яхшатланып сөйләнгән буласыз», дигән идем, шуннан бирле күрә алмый мине. Шул Газыймнан качып килгән идем инде бу Казаныгызга. Үзен дә минем арттан ук, бик тиз сөрделәр Уфадан. Тик икебезне ике должностька: мине төрмәгә үк китереп тыктылар. Аны – өлкә комитетына. Эсер калдыгы. Минем түгел, аның урыны төрмәдә булырга тиеш.
– Ченәкәй хатыннан соң ярты ел үткән иде бит инде. Мин ТАППтан чыгарырлар да, шуның белән бетәр дип йөргән идем. Бик зурга китте әле бу. Хөкем итеп, Себергә үк олактырып куймасыннар инде тагын. Өченче елны китап нәшрияты директоры Вәли Шәфигуллинны атып ук үтергәннәр диделәр, бер дә юкка хөкем итеп.
– Аны «солтангалиевче» дип гаепләгәннәр диделәр бит, – диде Нәкый, үз-үзен тынычландырырга теләгәндәй. – Безне бит әле алай ук гаепләмиләр. Ниндидер төркем оештыручылар дигән яла гына ягалар.
Бер мең тугыз йөз егерме тугызынчы елда Татарстанда «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп җитмеш алты кеше кулга алынган иде. Шуларның егерме бере, бер мең тугыз йөз унсигезенче–бер мең тугыз йөз егерменче елларда большевиклар партиясенә кергән иң актив революционерлар, атарга хөкем ителде. Ә калганнары төрле срокларга концлагерьларга җибәрелде. Мирсәет Солтангалиев үзе дә Соловкига сөрелүчеләр арасында иде.
– Мин белгәннәрдән Мәхмүт Бөдәйлине, Бакый Урманчены, Микъдәт Борындыковны алдылар ул вакытта, – диде Нәкый. – Безне дә сөргенгә җибәрмәсеннәр өчен, бернинди дә төркем оештырмадык, дип барырга кирәк.

4.

Нәкый ябылганнан соң өч көн үткәч тә аңа, тоткыннарга бирелә торган көндәлек ризыкларга өстәп, хатыны Гөлсем алып килгән ашамлыкларны да кертә башладылар. «Үзләренә дә юк бит инде, техникумда эштән киткәннән бирле болай да такы-токы белән генә яши башлаганнар иде, каян табып китерә икән боларны?» – дип борчылды ул. Ә беркөнне Гөлсемгә ире белән очрашуга рөхсәт бирделәр.
Казанга күчеп килгәч, алар икесе дә укырга керергә карар кылдылар. Нәкый – Шәрык педагогия институтына, Гөлсем – Рабфакка. Гөлсемне укырга алдылар. Ә Нәкыйне, «җидегәнчелек» килеп чыккач, институт директоры Ходаяров: «Син, энем, бар, иң элек аклан әле», дип, борып чыгарды. Ә төрмәгә үк утыртылып куйгач, «җидегәнче» хатыны дип, Гөлсемгә дә стипендия бирүне туктаттылар. Гөлсем Нәкыйне үзенең үтенеч хаты язуы аркасында, тикшерү өчен генә утырттылар, бәлки миңа стипендия бирүне туктатмаска тиешләрдер дип, төрмәдә «җидегәнчеләр» эшен тикшерүче Климашевтан үзен кабул итүен сорады. Климашев яхшы кеше булып чыкты, хатынның хәленә керде, аны кабул итте. Гөлсем үзенең хәлен дә сөйләп биргәч, шундук «Спартак» фабрикасының директорына да шалтыратты. Нәкыйнең хезмәт хакын хатынына бирә барырга кушты. Ире белән күрешергә дә рөхсәт бирде.
Билгеләнгән көнне Гөлсем, икенче улы Арлатны да алып, Нәкый белән күрешергә килде. Аларны ишегенә «Следователь Зинина» дип язылган бер бүлмәгә керттеләр. Анда бер хатын урыра иде. Гөлсем куркып кына исәнләште. Бу шул Зинина буладыр инде, дип уйлады.
– Здравствуйте, – диде хатын. – Присятьте. Сейчас приведут Накия Закировича. Будете разговоривать при мне и на русском языке.
Нәрсә дисен инде Гөлсем?
– Ладно, – диде дә, улын алдына алып, хатын күрсәткән бүлмә уртасындагы өстәл артында торган урындыкка барып утырды.
– Как зовут этого мальчика? – дип сорады хатын.
– Арлат.
– Странное имя. Иди ко мне, – дип, хатын кулы белән ишарәләп Арлатны үз янына чакырды.
Арлат урысча белми иде. Ул аптырап әнисенә карады.
– Он вас не понимает, – диде Гөлсем. – Пока не научился говорить по русски.
– Сколько ему лет?
– Пять.
– Хорошо, – диде Зинина, аннары Арлаттан: – Чай пить хочешь? С конфеткой? – дип сорады.
– Бар, улым, апа сине кәнфит белән чәй эчәргә чакыра, – диде Гөлсем, һәм улын Зинина янына илтеп, өстәл артындагы буш урындыкка утыртты.
– А сами не хотите? – диде Зинина.
– Спасибо, не хочу, – диде Гөлсем, һәм урынына барып утырды.
Арлат чәен эчеп бетерергә дә өлгермәде, ишек ачылды һәм Нәкыйне керттеләр. Гөлсем аны күреп аптырап китте. Ул ябыккан, битен төк каплаган. Моннан тугыз еллар элек, беренче танышкан чакларындагы шикелле, кап-кара сакал үстергән егеткә охшап калган иде. Алар кул бирешмичә генә исәнләштеләр. Арлат әтисен башта танымады, әнисе янына килеп, аның ике тез арасына кереп кысылды. Нәкый Гөлсемне күрүенә бик шат иде. Үзенең күңелендәге борчуларын сиздермәскә тырышты.
– Ничек яшисез? – диде ул. – Укуың барамы?
– Әлегә укып йөрим. Стипендия бирүне генә туктаттылар.
– Миңа монда ашарга ташыма. Безне өч тапкыр ашаталар, – диде Нәкый.
– Ябыгып киткәнсең.
– Ачлыктан түгел ул. Борчылу галәмәте. Төрмә төрмә инде, ял йорты түгел.
Нәкый нәрсә сорарга да белмичә югалып калды. Гөлсем дә килгәндә шуны сорыйм, моны белешәм дип, планнар корып килгән иде. Барысы да каядыр юкка чыгып беттеләр. Аннары урысча гына сөйләшү дә каушатып җибәрде бугай. Күңелләрендәге сагыну хисләрен чит-ят телдә белдерә алмадылар. Сөйләшү әллә ничек коры, салкын килеп чыкты. Ул арада Зинина да бирелгән вакыт бетте дип белдерде.
Гөлсем тәки очрашу шатлыгыннан канатлана алмыйча, күз аллары томанланып, исерек кеше кебек алпан-тилпән атлап, бүлмәдән чыгып китте. Әнисе белән сөйләшкән кешенең әтисе булуын бераздан гына аңлаган, ни өчендер чит телдә сөйләшүләренә һәм бер сүзләрен да аңламаганга, аларга карап аптырап утырган Арлат, әтисенә борылып карый-карый, әнисе артыннан иярде.
– Хуш, улым, мин тиздән кайтырмын! – дип калды аның артыннан Нәкый үз туган телендә.
Камерага кайткач, Исәнбәт Гөлсем белән танышып, кавышып яши башлаган чакларын искә төшереп ятты. Иргә чыгып, инде бер бала анасы булган Гөлсем белән ничек итеп яратыша башлауларын хәтерләде.

* * *

Туган ягындагы Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы авыллары мәктәпләрендә алты еллап татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәннән соң, Нәкый, бер мең тугыз йөз егерме өченче елда Уфага килеп, дүртенче татар мәктәбенә эшкә урнашты. Бу вакытта ул татар дөньясында исеме киң яңгыраган, шигырьләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә чыга торган гәзит-журналларда басылган танылган шагыйрь иде инде.
Беренче тапкыр Нәкый Гөлсемне театрда, үзенең «Һиҗрәт» комедиясенең премьерасы булган көнне күрде. Ул чакта алар әле танышырга өлгермәделәр. Хәер, танышу турында уйларына да килмәде. Гөлсем Нәкыйнең күптәнге танышы комиссар Хәсән Сәйфелмөлековның хатыны Хәдичә ханым белән комедия карарга килгәннәр иде. Ул спектакль башланыр алдыннан фойэда, премьера ничек үтәр икән дип, борчылып әрле-бирле йөренгәндә, үзенә карап торган шушы ике хатынга игътибар итте. Аңа, Хәдичә Нәкыйгә таба ымлап, дустына нидер сөйли кебек тоелды. Ул арада фойэда тамашачылар күбәйде, бераздан, халыкны тамаша залына чакырып, кыңгырау тавышы яңгырады. Нәкый сәхнә артына кереп китте. Спектакль премьерасында ул үзе дә катнашырга тиеш иде. Шулай да сөйкемле, чибәр, үзе белән бер чама буйдагы бу кыз Нәкыйнең хәтеренә кереп калды. Шуннан соң ул аны бүтән күрмәде. Ә ул кыз дигәне Нәкыйнең якын дусты, язучы Гайнан Хәйринең танышы Гыйндулла Гыйззәтуллинның хатыны икән. Кирәк бит, Нәкый, Уфага килеп эшкә урнашкач, тиз генә торыр урын таба алмыйча, беркадәр төрле-яры, дус-ишләрендә кунып йөргәли торгач, болай яшәүдән тәмам туеп, Гайнан дустыннан берәр фатир табып булмасмы дип сорады. Гайнан үзе фатир алып тора торган йорттагы күршеләренең кызлары шактый гына иркен бер йортта яшиләр икән. Бер бүлмәләренә кеше кертергә дә мөмкинлекләре бар булып чыкты. Гайнан Гыйндулладан бер бүлмәләренә дусты Нәкыйне фатирга кертә алмассызмы дип сорады. Анысы хатыны белән сөйләшеп карарга ышандырды.
– Гөлсем, Гайнан Хәйри миннән үзенең бер дустын фатирга кертә алмассызмы икән дип сорады. Безнең бер бүлмә буш тора бит. Әллә кертик микән? – диде Гыйндулла хатынына, кич өйгә кайткач.
– Үзеңә кара, миңа барыбер, – диде Гөлсем.
Икенче көнне Гайнан таныш язучысын Гыйндуллаларга алып килде. Аны күргәч Гөлсемнең исе китте: бәй, бу узган кышта театрда спектаклен караган драматург Нәкый Исәнбәт ләбаса! Ул чакта Исәнбәт кышкы киемнәрдән: өстендә йомшак материядән тегелгән саргылт толстовка, аягында зур соры пима иде. Ә бүген кара бөрчекле кремовый күлмәктән, билен йомшак пута белән буып куйган, ялан аякка сандал кигән. Театрда күргән чагындагы шикелле үк кап-кара сакалдан.
Нәкый дә Гөлсемне шунда ук таныды. Бераз тартыныбрак, оялчан гына исәнләште.
– Менә шушы егет инде ул, – диде Гайнан. – Нәкый Исәнбәт, күренекле шагыйрь, перспективалы драматург. Бик тыйнак, тәртипле егет. Фатирыгызның бер бүлмәсенә үзен торырга кертмәссезме дип сорарга килдек, – дип, ул Гөлсемгә мөрәҗәгать итте.
– Мин каршы түгел, Гыйндулла белән сөйләшегез, – диде Гөлсем, һәм икенче бүлмәгә чыгып китте.
– Безнең өч кенә яшьлек улыбыз бар – Булат. Ул сиңа комачауламаса инде язу-сызу эшеңдә, – диде Гыйндулла.
– Ул комачауламас, мин төннәрен озак утырып үзем сезгә комачауламасам гына инде.
– Син бакча ягына карый торган тәрәзәле бүлмәгә урнашырсың. Ул беребезгә дә комачауламый торган бүлмә.
– Килештек, – диде Нәкый һәм тагын нидер әйтергә теләгәндәй омтылды да, нидәндер читенсенгәндәй, тукталып калды.
– Әйт инде, нәрсә төртелеп калдың, – диде аңа Гайнан.
– Мин тагын бер нәрсә сорар идем: бергә ашап-эчсәк әйбәт булыр иде. Фатир өчен түләүгә ашау-эчү хакын да өстәр идем, – диде Нәкый.
– Ярар, Гөлсем белән сөйләшермен. Каршы килмәс дип уйлыйм. Бер кешегә артык әзерләүнең әллә ни кыенлыгы булмас.
Берничә көннән Нәкый барлык мөлкәтен – бер чемодан, скрипкә, киндергә майлы буяулар белән ясалган тегермән буасында су керүче су кызлары сурәтләнгән картина һәм китап белән шыплап тутырылган зур бер кәрзинен күтәреп Гыйндуллаларга күчеп килде.
Уфада яши башлагач Нәкыйның иҗат белән шөгыльләнергә вакыты күбәйде. Ул төн буе үзенең соңгы биш-алты ел буе авылларга чыгып җыеп йөргән халык азыз иҗаты язмаларын тәртипкә китерергә кереште. Кич караңгы төшә башлагач эшкә утырып, таң беленә башлаганда гына йокларга ятты. Сәгать ун-унберләрдә йокыдан торып, бакчага чыгып физзарядка ясауны гадәткә кертте. Аннары өйгә кереп, Гөлсем әзерләп куйган тәгамнәр белән тамак ялгап, шәһәрдә йөреп кайта торган булды. Җәйге каникул булгач, мәктәптә эш юк, матбугат йортына яки театрга барып килде.
Гөлсем ир хатыны булса да, Нәкый әле былтыр беренче күргән көнне үк күңеленә кереп калган бу хатынга тыныч кына карый алмый торган булып китте. Баштарак аны күргән һәр иртәдә уңайсызланып кына исәнләште. Аның беркая да эшкә бармыйча, Нәкый шикелле үк көнозын өйдә утыруы аның эчен пошыра башлады. Ничек инде таза-сау хатынның бала багып өйдә утырасы килә икән? Иренең дә бер дә эче пошмый микән? Ул Гөлсемне бер яктан кызганды, икенче яктан аңа ачуы килә иде. Күрәсең, шунлыктан, кайбер көннәрдә Гөлсем белән сөйләшмичә, йөзе каралып, ачуланып йөри башлады. Гөлсем дә моны сизә иде бугай. Нәкый үзенең хаклы түгелен аңлый, ләкин ул Гөлсемгә гашыйк булган иде. Шуңа күрә аның өйдә утыруына ачулануын ул аның өчен кайгырту итеп саный иде бугай. Ул аңа үзенең фотосын бүләк итәргә булды. Сакаллы чакта төшкән сурәтенең артына: «Мәңгелек газапка мәхкүм Гөлсемгә!» дип язды да, бер иртәне аңа бирде.
– Менә сиңа истәлеккә фотомны бирергә булдым, – диде.
Гөлсем рәсемне алды да, артындагы язуны укып чыкты.
– Аңламадым, нигә болай яздың? Мине шулай газап чигеп яши дип уйлыйсыңмыни?
– Түгелмени? – диде Нәкый.
– Түгел.
– Алайса, бик яхшы. Шулай да синнән дә бер рәсемеңне көтәм.
– Нигә кирәк ул сиңа?
– Кирәк.
– Минем үзем генә төшкән фотоларым юк.
– Кеше белән булса да ярый.
– Ярар, карармын, – диде Гөлсем.
Ул икенче көнне Нәкыйгә Хәдичә Сәйфелмөлекова белән бергә төшкән фотосын бирде.
– Менә, сине беренче күргән көнне искә төшереп торган фоторәсем. Былтыр Хәдичә белән театрга «Һиҗрәт»еңне карарга баргач күргән идем сине беренче тапкыр. Бу фото сиңа да шуны исеңә төшереп торсын.
– Рәхмәт.
Гөлсем бүлмәсен җыештырырга кергәч күрде: Нәкый сурәтне кысага алып, бүлмәсендәге утырып яза торган өстәленә куйган иде.
Гыйндулла матбугат йортында корректор булып эшли иде. Шуңа күрә язучылар, журналистлар, сәнгать кешеләре арасында аның дуслары күп. Җәйнең соңгы көннәренең берсендә алар, бер төркем дуслар җыйналышып, сәйранга чыгарга сөйләштеләр. Анда Мәҗит Гафури, Сәгыйт Рәмиев, Шәриф Сүнчәләй һәм тагы башка язучылар, шулар белән бергә Нәкый Исәнбәт тә булырга тиеш иде. Ләкин Нәкый икенче бер төркем белән чыгарга сөйләшкән иде.
Нәкыйләр төркеме Дим буенда учак ягып, җырлашып-көлешеп утырганда, алар янына Хәдичә белән Гөлсем килеп чыкты.
– Менә кайда утыралар икән алар бездән аерылып, – диде Хәдичә.
– Әйдәгез, әйдә, бергә-бергә күңелле булыр. Как раз кызлар җитми иде, – диде аның сүзенә каршы Исәнбәтләр белән бер төркемдә утыручы Төхфәт Ченәкәй.
– Рәхмәт. Без скрипкә тавышын ишетеп, Нәкыйдер бу дип, сине алырга килдек, – диде Хәдичә Исәнбәткә.
Әле генә скрипкә уйнап, дусларын җырлатып утырган Нәкый, хатыннарны күргәч боегып китте. Аның йөзе үзгәрде. Нәрсәгәдер хәтере калгандай, авызын турсайтып, сөйләшергә теләмәде.
– Акылыгыз алтын икән, үзебезгә дә бик кирәк ул, – диде Ченәкәй.
Хатыннар да үпкәләп, «Бик исебез китте», – дип, үз төркемнәре ягына китеп бардылар.
Бу сәйраннан соң Нәкый, үзенең Гөлсемнәр сүзен тыңламавына үкенеп, шактый көннәр аңа күтәрелеп карарга читенсенеп йөрде. Ә бер кичне утырып шул хакта шигырь язды. Иртәгесен торгач, шигырен күтәреп Гөлсем бүлмәсенә керде.
– Хәерле иртә, Гөлсем!
– Хәерле булсын.
– Гөлсем, син миңа үпкәләмә. Менә бер шигырь яздым. Шуны сиңа укырга телим.
– Укып кара.
– Ул шигырь «Рәсем» дип атала. Синең Хәдичә белән төшкән рәсемең турында.
Нәкый шулай диде дә укый башлады:
Рәсем
Өстәлемдә тора ике хатын,
Пыялада, яшел рамкада.
Рам эченнән торып күзәтәләр,
Дәшми-тынмый минем каршыда.
Күзәтәләр минем уйларымны,
Күзәтәләр минем күземне,
Күзәтәләр минем кулларымны,
Кәгазьләргә койган эземне.
 
Көзге кичләр, озын кара кичләр,
Мин утырам өстәл артында.
Үзем уйлыйм үткән бу ел җәйне,
Күренеш уза минем каршымда.
Менә килә кимә... Дим буйлары...
Менә төтен үрелә тугайда.
Менә хатын-кызлар... менә җырлар...
Моның кебек сахра җир кайда!

 
Гөлсем шигырьне тын да алмыйча тыңлады. Нәкый өстәле өстендә торган Гөлсем биргән фоторәсем турында иде шигырь. Фоторәсем һәм август аенда булган табигать кочагына сәяхәт турында. Гөлсем белән Хәдичәнең аны скрипкә уйнар өчен үзләре янына чакыруын санга сукмыйча, аларны үпкәләтүенә үзенең үкенүе хакында иде.

Берөзлексез уйлыйм мин уйларны...
Күзем төшә кинәт каршыма:
Ике хатын утыралар анда
Пыялада, яшел рамкада.
 
Берсе туры... туры йөзләрендә
Җитди урын алган кашы бар.
Карашында җөрьәт, шундый җөрьәт!..
Гүя миндә миллион хакы бар!..
 

Ныклабрак уйлап карасаң, Нәкый үзенең генә түгел, Гөлсемнең да аңа карата битараф булмавына ишарәләгән иде. Гөлсем чынлап та үзенең Нәкый белән тыныч кына сөйләшә алмавын аңлады.
Шулай бер көнне ул Мәдәният йортында үткәрелгән кичәдән ялгызы гына кайтып барганда аңа Исәнбәт очрады. Ул да шул кичәдә булган икән, һәм күрәсең, алданрак чыгып киткән дә, юлда аны махсус көтеп торган. Чөнки ул тиктомалдан Гөлсемгә бәйләнә башлады. Имеш, ни өчен әле ике егет уртасына кереп утырган?! Бәйләнергә бернинди сәбәп тә юк югыйсә. Чөнки егетләр икесе дә аның күптәнге танышлары: берсе – Исмәгыйль Рәмиев, икенчесе – «Яшь юксыл» гәзитәсенең редакторы Габдулла Кушай. «Ни өчен әле ул эшләмичә, өйдә ята?!» Аның монда ни эше бардыр? Гөлсемнең бу сорауларга, бердән – исе китте, икенчедән – ачуы чыкты. Ул Нәкыйне моңа хәтле йомшак, юаш кына кеше дип уйлап йөри иде, бактисәң, шактый ук усал, ачы телле икән. Моның ише дәгъваларны моңа кадәр әле аңа беркемнең дә белдергәне юк иде. Эшләмичә, өйдә бала карап кына утыруының да сәбәбе бар – ул сәламәтлеге какшап китеп, еш авырый башлагач, бала тапкач укытучы булып эшләп торган җиреннән китеп, өйдә генә утыра башлады. Бала тәрбияләү дә бик җитди хезмәт ләбаса. Аннары, аларның гаиләсе ишле түгел – ире дә, уллары Булат. Гыйндулланың эшләп тапканы гаиләне алып барырга җитә. Үзе турында кайгыртсын иде әле. Югыйсә, кайбер араларда фатир хакы түгел, ашарына җитәрлек тә акчасы булмаган көннәре була. Нәкыйнең мондый бәйләнүләренә хәтере калды Гөлсемнең. Ул аның белән озак кына сөйләшмичә йөрде.
Исәнбәтнең дә моның өчен эче поша иде. Бер көнне ул үзендә көч табып Гөлсем бүлмәсенә керде. Аның ниндидер китап укып утырган чагы иде. Нәкыйгә исе китмичә укуын дәвам итте. Шунда Нәкый аның янына килеп чәчләреннән сыйпады да:
– Гөлсем, гафу ит, үпкәләттем. Тик син мине кичер, үпкәләмә. Син – үз урынына төшмәгән орлык. Минем бары тик үз бәяңне белми яшәвеңә ачуым килә, – диде.
Гөлсем берни дип тә җавап кайтармады. Шулай да, бу сүзләр аңа нык тәэсир итте. Озак вакытлар шул хакта уйлап йөрде.
Ул елларда егетләрне, хәрби өйрәнүләргә дип, территориаль армиягә алу тәртибе бар иде. Сентябрь аенда Нәкыйне дә шундый өйрәнүгә алдылар. Гөлсем ире Гыйндулла белән якшәмбе көннәрендә аның хәлен белергә хәрби гарнизонга баргаладылар. Алар бер-берсенә бернинди үпкә-ачу хисләрен дә белгертмәделәр, арада берни дә булмаган кебек, шаярышып сөйләштеләр. Нәкый аларның килүенә чиксез шат иде.
Хәрби өйрәнүләрдән кайткач та Нәкый үзенең Гөлсемгә карата мөнәсәбәтен үзгәртмәде, киресенчә, тагын да җылырак, игътибарлырак була башлады. Шулай бер көнне Нәкый янына Казаннан артист һәм режиссёр Илдар Мәҗит килде. Ул аннан пьеса сорап килгән икән. Ләкин кульязмалары берәр генә нөсхә булып, аларны кемнәндер күчертергә кирәк иде. Бу эшне ул Гөлсемнән сорарга булды.
– Өйдә тик утырганчы үзеңә бер эш булыр, минем шушы пьесамны чистага күчереп бир әле, – диде ул аңа.
Гөлсем ризалыгын белдерде.
– Копировка аркылы, берничә данә итеп, күчерергә кирәк, – дип тә тәкъдим итте хәтта.
– Баш та инде үзеңдә! – диде Нәкый. – Минем башка килмәгән булыр иде әле. Рәхмәт инде!
Шул көннән башлап Гөлсем Нәкыйнең зур ярдәмчесенә әйләнде. Ул язган бер әйберен аннан шулай берничә нөсхә иттереп күчертеп ала башлады. Бу эш Гөлсемгә дә ошап китте. Чөнки аның язганнары шактый кызык нәрсәләр. Пьесалары барысы да диярлек комедия булып, гел укыйсы килеп кенә тора. Хәтта тизрәк сәхнәдә уйнаганнарын күрәсе килә иде. Шигырьләре дә хатын-кызларның күңел кылларын тибрәндерә торган, мавыктыргыч итеп язылган. Шулай итеп алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнашты. Ләкин Нәкыйнең кайбер көннәрдә чырае кара көеп йөри, бер сүз дә сөйләшми. Гөлсем аның шундый халәтен һич аңлый алмады.
Ноябрь башларында Нәкый үзе белән бер абзыйны ияртеп кайтты. Өстенә яшел постау белән тышланган хатын-кызлар пәлтәсе кигән бу кеше, берничә ел элек Нәкый укытучы булып эшләгән Атау авылыннан килгән, элекке мулла Мөхәммәтһади Сәгъди иде.
Бер мең тугыз йөз унҗиденче елны Нәкый, Казаннан туган ягына әйләнеп кайткач, Кыйгыда кыска вакытлы курсларда урыс телен өйрәнгән иде. Шунда курсларда укучылардан имтиханны Мәскәүдә беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнашкан укымышлы мулла Мөхәммәтһади Сәгъди белән аның энесе Габдрахман Сәгъди алды. Алар Нәкыйне үзләренең Атау авылы мәктәбенә укытучы булып эшләргә чакырдылар. Атауга эшкә килгәч ул аларда фатирда яшәде. Һади һәм аның энесе әдәбият белгече Габдрахман Сәгъди белән Нәкый яхшы дуслар булып китте. Ләкин Габдрахман ул чакта Бөгелмәдә укытучы булып эшли торган булып чыкты һәм уку елы башлангач шунда китеп барды. Бер ел буе бергә яшәп, ул Һадидан гарәп, төрек һәм фарсы телләре буенча дәресләр алды. Нәкъ менә шушы бер елда ул шагыйрь буларак остарды, драматургия серләрен үзләштерде. Көндез мәктәптә эшләрен бетереп кайткач, алар кичләр буе әдәбият, философия буенча сөйләшәләр, Нәкыйнең шигырьләрен укып тикшерәләр, төрле бәхәсләр коралар, борынгы философларның хезмәтләрен укып, афоризмнар җыялар. Атау авылында ул елларда үзешчән театр бар иде. Ул театрның артисты Һади Сәгъди үзе белән Нәкыйне дә репетицияләргә чакырды һәм ул да спектакльләрдә катнаша башлады. Алар хәтта аның Казанда «Мөхәммәдия»дә укып йөргән чакта язган пьесаларын да сәхнәләштерделәр. Заманында Атауда мулла булып торган Һади инкыйлабтан соң муллалыктан китеп, дингә каршы чыгышлар ясап йөри башлый. Аңа кушылып Нәкый дә карагруһчыларга каршы шигырьләр яза. Бер мең тугыз йөз унсигезенче елда Һади белән Нәкыйне «сәнәкчеләр» баш күтәрүе вакытында динсезләр дип кулга алып, ябып куялар һәм үлемгә хөкем итәләр. Авыл халкы ярдәмгә килеп кенә, алар котылып калалар ул вакытта.
Менә шул дусты килгән иде Уфага, дүртенче татар мәктәбендә укытучы булып эшләүче Нәкый янына. Нәкый аның хәлләрен, ниләр эшләп йөрүен сорашып, торыр урыны да юк икәнен белгәч, үзе белән Гыйндуллаларга алып кайтты.
– Таныш булыгыз, бу минем дустым Һади абый Сәгъди, – диде Нәкый.
– Исәнмесез, – диде кунак, танышуны үзе дәвам итеп. – Профессор Габдрахман Сәгъдине беләсездер?
– Таныш кеше, – диде Гыйндулла.
– Таныш булса, мине дә чит итмәскә була. Мин шул Габдрахманның агасы.
– Әйдә, узыгыз, уз, – дип, Гыйндулла аларны түргә чакырды.
– Мөмкин булса, Һади абый үзенә фатир тапканчы минем бүлмәдә яшәп торса әйбәт булыр иде. Фатир хакын арттырырмын, – диде Нәкый.
– Безгә комачауламыйсыз, үзегез сыешсагыз, яшәгез соң.
Гыйндулланың шушы сүзләреннән соң алар икесе бер бүлмәдә яши башладылар. Һади Сәгъди Нәкыйдән унбиш яшьләргә олырак иде. Алар Атауда яшәгән чакларыннан ук бик зур дуслар иде, көннәр буе сөйләшеп, Нәкыйнең мәктәп балалары белән каникул вакытларында авылларда җыеп кайткан халык авыз иҗаты үрнәкләрен тикшереп, бәхәсләр ясап утырдылар. Нәкый иртән торгач, гимнастика белән шөгыльләнеп ала, ишегалдына чыгып кар белән тәннәрен уып керә. Аннары чәй эчеп ала да, мәктәпкә, эшенә китә. Дәресләре тәмамлангач, кайта да янәдән фәлсәфи бәхәсләрен дәвам иттерәләр.
Һади, яши торгач, Нәкыйнең Гөлсемгә карата битараф булмавын сизенде. Бер кичне, хуҗалар йокларга яткач, шыпырт кына Нәкый алдында шушы мәсьәләне күтәрде.
– Нәкый, сизеп торам, сезнең Гөлсем белән ике арада нәрсәдер бар булуга охшап тора.
– Дөрес сизәсең, Һади абый, яратам мин ул хатынны.
– Кеше гаиләсен җимерәм дип уйламыйсыңмы?
– Белмим инде. Үземне кулга алу өчен ниләр генә эшләп карамадым, берни дә килеп чыкмый.
– Сиңа башка фатир табарга кирәк булыр, Нәкый дус. Югыйсә эшнең зурга китүе бар.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Гөлсем белән Гыйндулла арасында сүз чыкты. Гыйндулла да Нәкыйнең хатынына тиешеннән артыграк игътибар күрсәтүен сизенгән иде. Җитмәсә, Нәкый бүлмәсендә өстәлдә Гөлсемнең Хәдичә белән төшкән фотосурәтен күргән дә, күңелендә көнчелек уты кабынган. Шуның өстенә Нәкый Һади абзый белән яши башлагач фатир хакын да кичектереп, өлешләп кенә түләде. Бусы да Гыйндулланың эчен пошырды.
– Мин кертмәдем аларны фатирга, икесенә дә үзең ризалык бирдең, – диде Гөлсем, иренең мырылдауларына җавап итеп.
Бу сөйләшүләрне Һади белән Нәкый дә ишеттеләр әлбәттә.
Гөлсемгә дә авыр иде. Нәкыйнең туктаусыз игътибар күрсәтеп торуы, соңгы вакытларда яратуын ачыктан-ачык белдерүе үз эшен эшләде: Гөлсем күңелендә дә аңа карата мәхәббәт хисләре кабынды. Ул ике ут арасында яна: бердән, гаилә, бала бар; икенчедән, Нәкый дә чит кеше түгел. Ир-ат буларак кына түгел, ул аны талантлы язучы буларак ярата башлады, язган әсәрләрен мавыгып укый-укый күчереп бирә. Гади генә түгел, зур язучы итеп күрде ул аны.
Гыйнвар аенда Нәкый белән Һади, үзләренә фатир табып, алардан чыгып киттеләр. Гөлсем белән Гыйндулла арасыннан да кара мәче узды. Утырып сөйләшкәч, алар аерылышырга дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу фикерне Гыйндулла тәкъдим итте. Ләкин Гөлсем дә каршы түгел иде. Баланы ана ягында калдырырга ризалаштылар. Гөлсем улы белән үзенең күптәнге танышы Мәрьям Гыйрфанова дигән хатынга фатирга керде.
Март ахырларында Нәкый Гөлсемгә тәкъдим ясады.
– Гөлсем, мин язучы кеше. Тормышымның төрле чагы булыр. Кайбер көннәрдә, бәлки, ашарга арыш икмәге дә булмаган көннәрем дә булыр. Әгәр шундый тормышка ризалашсаң, мине яратсаң, бергә торыйк, – диде.
Гөлсем озак кына уйлаганнан соң, арыш икмәге дә булмаган көннәренә дә риза булып, аңа чыгарга дигән карарга килде. Алар мебельләре дә булган бер фатир табып, бергә яши башладылар. Берничә айдан Нәкыйнең бер дусты, шагыйрь Булат Ишемгулов аларны тиздән үзе чыгып китә торган зур гына дүрт бүлмәле фатирда яшәп калырга чакырды.

5.

Идарәгә ачык хат язганда, Төхфәт Ченәкәй үзен кулга алып төрмәгә утыртып куярлар дип һич башына китермәгән иде. Аның ул язмасы Башкортостан һәм Татарстан гәзитәләрендә басылып чыккач та Ченәкәйне төрлечә гаепләгән, хәтта мыскыллауларга хәтле барып җиткән язмалар чыга башлагач, ул үзенең нинди зур ялгышлык эшләвен аңлады аңлавын, ләкин коточкыч дәрәҗәдә соң иде инде. Совет язучылар оешмасына керү өчен бер трамплин шикелле нәрсә генә булыр дип башланган эш гаять зур сәяси төс алды да куйды. Ә бит бу елларда Ченәкәй Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәтләр белән бер дәрәҗәдәге шагыйрь булып йөри иде. Җитмәсә, әле Муса Җәлил аңа үзенең дусты, шигырь дөньясына җитәкләп алып керүче остазы итеп карый иде.
Климашев Ченәкәйдән сорау алуны җиденче «җидегәнче»нең кем булуы турындагы сорау белән башлады.
– Идарәгә ачык хатыгызда үзегезнең «Җидегән» оешмасыннан чыгуыгыз турында белдергәнсез. Җиденче «җидегәнче»нең кем булуын да әйтеп бирсәгез иде?
Көтелмәгән сораудан Ченәкәй каушап калды. Аның бу хакта бер тапкыр да уйлап караганы юк иде. Дөрес, ул җиденче кешенең юклыгын белә иде. Ләкин ни өчен төркемне «Җидегән» дип атаулары турында уй бер тапкыр да башына кереп чыкмады.
– Кем дип, аны «Җидегән» дип, төркемдә җиде кеше булуга карап атамаган идек. Исеме матур булганга шулай атадык.
– Башка «җидегәнчеләр» бернинди төркем дә юк дип бара. Сез чынлап та бар дип раслыйсыз инде алайса?
Ченәкәй тагын югалып калды.
– Раслыйм дип... шулай диделәр бит, «Җидегән» дигән төркем бар диделәр.
– Аңлашылмады. Кем шулай әйтте?
– Хат язарга кушкан иптәшләр.
– Нинди иптәшләр инде ул?
– Нинди дип... Мин... ни бит... Мин Татарстан совет язучылар оешмасына кабул итүләрен сорап үтенеч хаты язган идем.
– Шуннан.
– Шуннан, шул инде.
– Нәрсә шул инде?
– Алмадылар үзләренең сафларына.
– Ә хатны ни өчен яздыгыз?
– Менә шул хатны язсаң, алабыз, диделәр. Шуның өчен яздым.
– Кем язарга кушты инде?
– Оешманың җитәкчесе инде.
– Галимҗан Нигъмәтиме?
– Галимҗан Нигъмәти.
– Сезнең ул хаттан соң, «Җидегән» төркемен аеруча кискен тәнкыйтьләп чыккан кеше дә шул Галимҗан Нигъмәти бит. Сез шуны беләсезме?
– Укыдым мәкаләсен.
– Ни өчен сездән шундый хат язуны сораган соң ул Нигъмәти? Шул хакта ни уйлыйсыз?
– Аптыраган инде. Югыйсә без, ул төркемдәгеләр, бернинди сәяси планнар да кормаган идек.
– Нинди планнар корган идегез?
– Татарстандагы, Башкортостандагы язучылар бер-беребезгә ярдәм итешеп, әсәрләребезне ике республикада да бастырып чыгарышып яшәргә дигән максаттан берләшергә уйлаган идек.
– ТАПП белән Совет язучылары оешмасы гына җитмәдемени ярдәмләшеп яшәргә? Каләмдәшләрегез бит башкача яза тәнкыйть мәкаләләрендә. Сезне контрреволюцион төркем дип атый.
– Оештырганда бер дә совет хакимиятенә каршы эш алып бару турында уйларыбыз юк иде. Безнең төркемгә кермәгән иптәшләр көнләшүдән шулай яза дип уйлыйм.
– Соң, үзегезне төркемнән чыккан дип саныйм дигәнсез бит хатыгызда. Иптәшләрегезгә хыянәт итәсезмени инде болай булгач?
– Нишләп хыянәт итим ди инде?
– Моны бары тик шулай дип кенә уйларга мөмкин. Димәк, «Җидегән»нең җитәкчесе Кутуй булып чыга инде сезнеңчә?
– Төзегәндә шулай сөйләшкән идек.
– Ә менә Кави Нәҗми, Галимҗан Нигъмәти иптәшләр Нәкый Исәнбәт дип бара җитәкчегезне.
– Бер дә белмим. Мин чыгам дип язганнан соң җыелышып Нәкыйне сайлаган булсалар гына инде. Нәкый «Җидегән»не төзегән чакта безнең белән түгел иде. Ул, гомумән, соңыннан, Казанга күченеп килгәч кенә килеп чыкты.
– Нишләп? Уфадагы очрашуларыгыз вакытында кичәгезне ул ачып җибәргән бит. Очрашуларыгызда ул да катнашкан.
– Катнашуын катнашты, ләкин үзара ярдәмләшеп яшәү турындагы сөйләшүләрдә юк иде Исәнбәт.
– Сорауларга каршылыклы җаваплар бирәсез, Ченәкәй иптәш.
– Сез үзегез гел бутап бетерәсез. Булмаган нәрсәләр турында сораулар бирәсез.
– Уйлагыз, иртәгә тагын шушы ук сорауларны бирәчәкмен. Җиденче «җидегәнче»гез кем икәнен дә ачыкларга кирәк. Җитәкчегезне дә.
Сорау алу шуның белән тәмамланды. Ченәкәйне ялгыз камерага кертеп яптылар.
«Сәйфи Кудаш белән Сәгыйт Агишны да алдылар микән? – дип уйлады ул. – Ниемә дип күчеп килде икән инде ул бу Казанга? Яшәсә инде шунда Уфасында тыныч кына. Бу хат язарга котыртучыларына ни әйтим?! Провакаторлар...»
 
Ченәкәй – Оренбург якларында туган шагыйрь. Бер мең тугыз йөз ундүртенче–бер мең тугыз йөз унҗиденче елларда ул «Хөсәения» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгәндә шунда укучы сигез яшьлек Мусаның беренче шигырьләрен тыңлаган кеше. Бер мең тугыз йөз егерме бишенче елда Казанга күчеп килгәч, Муса белән яңадан очрашып, аралашып яши башладылар алар. Былтыр җәй башында Мусаны Мәскәүдән Казанга махсус чакырып кайтарды Ченәкәй. Сәбәбе – аны әйбәт кыз белән таныштырып, өйләндерү иде.
Бер мең тугаз йөз егерме җиденче елда Мәскәүгә күченеп киткәч, Мусаның Казанга беренче мәртәбә кайтуы иде. Кайтып төшүгә ул, Мәскәү урамындагы «Сарай» номерларына барып, Ченәкәй абыйсын эзләп тапты.
– Нәрсә булды, Төхфәт абый? – дип килеп керде Муса аның бүлмәсенә.
– Әлегә бернәрсә дә булмады. Әмма булырга тора, – диде Ченәкәй.
– Нәрсә булырга тора инде? Аңлап бетермәдем.
– Сине бер кыз белән таныштырып, өйләндереп җибәрергә исәбем Мәскәүгә.
– Нәрсә минем турында кайгыртасың әле? Үзеңә башлы-күзле булып алырга иде. Утыз җидедә түгелме соң инде син?
– Үзем турында да уйлыйм, Муса энекәш. Бер үсмер баланы музыка техникумына укырга керттем быел. Менә шуның техникумны тәмамлаганын гына көтәм дә, өйләнәм, Ходай боерса.
– Бирсен Ходай. Ә миңа нинди кызны димләмәкче буласың инде?
– Кызның да бер дигәнен! Уңганын һәм чибәрен. Шигырьләр яза. Мәктәп укытучысы булырга укып йөри. Синнән җиде яшькә кечерәк.
– Унҗидедә димәк?
– Унсигезе тулып килә.
– Чибәр дә дисең инде?
– Бер кашыкка салып йотарлык!
– Кем инде ул? Исеме ничек?
– Тиздән үзе дә килеп җитәргә тиеш. Үзе килгәч танышырсың. Көт бераз.
– Исемен булса да әйт инде. Кем дип дәшәргә тиеш булам соң инде мин аңа? Әй, син, дип дәшеп булмый бит инде.
– Исеме дә бик матур, үзе кебек. Мөбинә исемле. Мөбинә Габитова.
Шул вакыт ишек шакыдылар.
– Әнә үзләре дә килде! – дип, Ченәкәй ишекне барып ачты.
Ишектә ике кыз күренде. Икесе дә, Төхфәт әйткәндәй, бик чибәрләр, сылулар, зифа буйлылар. «Боларның кайсы Мөбинә дә, кайсы кем була инде?» – дип уйлады Муса.
Кызларның берсе алдан керде, читенсенеп-нитеп тормады, туп-туры түргә узды. «Монысы Ченәкәйнең үз кызыдыр инде, оялу дигән нәрсәне белми, бу бүлмәгә еш килеп йөридер, ахры», – дип уйлады Муса. Чынлап та, Мусаның уйларын раслап, ул кыз аңа кулын сузды да исәнләшеп исемен атады:
– Исәнмесез, Мөнирә булам, – диде.
– Исәнмесез, – дип, Муса да аңа кулын бирде. Аннары арттан кергән кызга карап: – Сез Мөбинә буласыз инде, димәк. Исәнмесез, – дип, аңа да кулын сузды.
– Менә таныштык та, – диде Ченәкәй.
– Бик әйбәт, – диде Муса. – Алайса, табын артына утырсак та була.
– Бераз көтик. Бүген бирегә тагын бер егет килергә тиеш.
– Кем инде ул? Третий лишний дигән сүз бар бит урыста. Монда ике пар булдык бит инде.
– Сезнең парлашуны ныгытыр өчен бер кеше җитми шул, Муса дускай.
– Син, Төхфәт абый, нәрсәдер маташтырасың бугай монда.
Ченәкәй кызларның икесе белән дә Мөбинә белән Мусаны өйләнештерү турында алдан сөйләшеп куйганнар иде. Бу кичәдә алар кавышырга тиешләр, ә шаһит белән шаһидә ролен Мөнирә белән Гази Кашшаф башкарырга тиеш, Ченәкәй кичәгә Газине көтә иде. Гази – Муса белән дә күптәнге дуслар. Ул да аны өйләндерү өчен инде әллә кайчаннан Ченәкәйне кодалап йөри. Чөнки Муса белән Ченәкәй бик якын әшнәләр. Аралары унөч яшькә олы булса да, алар Оренбургта яшәгән чакларыннан ук аралашалар, бер-берсен остаз белән шәкерт дип йөртәләр. Муса Казанга кайткан саен туп-туры Ченәкәйдә туктала, барлык дуслары белән дә очрашу урыны Мәскәү урамындагы «Сарай» номерларының ул яшәгән бүлмәсендә үтә иде. Ченәкәй үзе әлегә хәтле өйләнмичә йөрсә дә, яшьләрне таныштыру, кавыштыру эшенә бик маһир, моның өчен әллә нинди уеннарга хәтле уйлап чыгара иде.
Озак та үтмәде ишек шакыдылар.
– Менә Кашшаф та килеп җитте, – дип, ишекне ачса, анда Газидан башка тагын биш кеше басып тора. Кашшафның хатыны Һаҗәрне, хатыны Кадрия белән Фатих Кәримне, ниндидер таныш түгел кыз белән Фатих Мөсәгайтне күреп, Ченәкәйнең күзе түгәрәкләнде.
– Исәнмесез, мөмкинме? – диде Гази, ишекне ачып аптырашта калган Төхфәткә.
– Нигә чакыра икән Ченәкәй дисәм, Мәскәүдән кунак кайткан икән! – диде Кашшаф, хуҗаның җавабын да көтмичә.
– Исәнме, Гази дускай! – дип каршылады аны Муса. – Мин йөри идем әле монда юкны бушка авыштырып.
– Нишләп алай дисең? Безнең арада вакытын рационально тоткан кеше бердәнбер син генә! – диде Ченәкәй Мусаның бу сүзенә каршы. – Менә бу юлы да зур эшләр майтарырга дип кайтарттык үзеңне. – Аннары ул барысын да бүлмәгә дәште: – Әйдәгез, узыгыз, уз.
– Ә монысы минем сөйгәнем, – диде Фатыйх Мөсәгыйт, үзе янында басып торган кызны җитәкләп. – Гөлсинә. Таныш булыгыз.
– Бу кадәр күп кеше була димәгән идең бит, – диде Муса Төхфәткә.
– Үзем дә аптырашта. Ярар, сыярбыз. Күңелең киң булсын, дигәннәр бит.
Ченәкәй шулай диде дә, кызларга табын әзерләргә кушып, үзе мич алдындагы кисмәктән чәйнеккә су алырга тотынды. Гази, Фатих Кәрим, Фатих Мөсәгыйт, Муса белән күптән күрешкәннәре булмаганлыктан, Мәскәү хәлләре турында гәп куерттылар. Муса, бер мең тугыз йөз егерме җиденче елдан бирле, Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» журналларының редакторы булып эшли иде. Тиздән, бәлки киләсе елга ук булыр, «Октябрь баласы»н Казанга күчерергә җыенулары хакында әйтте. Редакциядә эшләү өчен яшь журналистларны әзерли торырга кирәк, диде.
– Монда Ченәкәй сине өйләндерергә маташып йөри бугай. Сине бер кыз белән таныштырырга уйлаган. Мине шуның өчен, үзенә ярдәм итәргә дип чакырды, – диде Гази, Мусага сер итеп кенә. – Үземә генә күңелсез булыр дип, дусларны да алып, парлашып килергә булдык әле.
– Бик әйбәт, – диде Муса. – Әнә шушы ике кызның берсен миңа димләмәкче бугай. Күрәсеңме, минем кебек кечерәк буйлысы. Мөбинә исемле икән.
– Беләбез без ул кызны. Бик актив. Укытучылыкка укып йөри бугай. Шигырьләр яза. Гәзитәләрдә язмалары чыккалап тора. Өйләнергә вакыт инде сиңа. Егерме бишенче белән барасың. Вакытында өйләнеп куйсаң яхшы. Бер калсаң, каласың аннары. Ченәкәй үзе әнә картаеп бара инде. Утыз җиде бугай инде аңа. Һаман өйләнә алмый, бахыр.
– Кызларның икенчесе аныкы икән бит. Каядыр укырга керткән дә, укып бетергәч өйләнәм дип сөйләнде.
– Кит әле. Бигрәк яшь бит ул, бала гына.
– Үзе беләдер инде.
Шунда аларның әңгәмәсен бүлдереп, Ченәкәй барысын да табынга чакырды.
– Егетләр, монда кызлар табынны әзерләп тә куйды. Бигрәк уңганнар инде. Кияүгә бирергә вакыт үзләрен. Йөриләр югыйсә әрәм булып.
– Монда күптән өйләнергә тиешле кеше син бугай, Төхфәт дус. Тот та өйлән менә үзең, бүген үк. Үзем никахын укырмын. Муса шаһит булыр, – диде Гази, шаярткан булып.
– Кайгырма, минем өчен, Гази туганкай, без вәгъдәләштек инде менә Мөнирә сеңелкәшең белән, – дип, Ченәкәй кызларның берсен иңеннән кочып алды. – Бүгенгә планнар башкачарак иде әле. Ягез, утырышыгыз табын артына. Шунда сөйләшербез калганын.
Ченәкәй ике ягына ике кызны утыртып, алар янына Муса белән Газигә урын тәкъдим итте. Башкалар да парлашып алар янына тезелештеләр. Ченәкәй кушканча утырышкач, кызларның Мөнирә дигәне чынаякларга чәйләр агызды.
– Кызлар хәзерләгән тәгамнәрдән авыз итегез. Ә мин чәй эчә-эчә бер уен уйнарга тәкъдим итәм, – диде Ченәкәй.
– Андый уен да бар микәнни дөньяда?
– Үзем уйлап чыгардым. Бик кызыклы уен. Бигрәк тә яшь егетләр-кызлар өчен. «Мәхәббәт почтасы» дип атала.
– Мин беләм ул уенны, – диде шунда Мөнирә. – Без аны техникумда уйныйбыз.
– Белсәң, бигрәк әйбәт! Уен үзе болай гади генә. Кызлар егетләргә чәчәк исеме белән хат язарга тиеш. Кош теледәй бәләкәй хат. Кайсы егеткә эләгә, шул шигырь белән җавап яза.
– Ничек була инде ул? Монда бит егетләр икәү генә. Калганнар парлы. Хатның кемгә эләккәне тиз беленергә мөмкин.
– Хатны кем язганын да, җавап шигырен кем язганын да белгертмәскә кирәк. Анысы хат ташучыдан тора. Хат ташучы үзем булам. Шигырь белән хат туры килсәләр, шулар бер-берсен яраталар булып чыга. Аңлашылдымы?
– Бигүк аңлап җиткермәдем, – диде Муса.
– Уйный башлагач аңлашыла ул. Менә, кызлар, сезгә кәгазь белән карандаш. Кош теледәй кыска гына хат языгыз үзегез теләгән егеткә. Исемегезне күрсәтмәгез. Хатыгыз сез теләгән егеткә туры килеп, ул да шигырь белән җавап биреп, хатны язган кызга туры килсә, шулар бер-берсен яратыша булып чыга.
– Кызык кына икән, – диде Муса.
– Кызлар, барыгыз теге бүлмәгә. Ә безнең егетләр шигырь уйлап утырсыннар.
Кызлар алгы бүлмәгә чыгып киттеләр. Ченәкәй шкафтан ниндидер китап алып Мусага тоттырды.
– Менә, Шәехзадә Бабич китабы бу. «Шигырьләр мәҗмугасы». Унтугызынчы елда кызыллар җәзалап үтергәннән соң, аның эзләреннән йөреп, үзем эзләп тапкан шигырьләрен туплап чыгарган идем, егерме икенче елда. Галимҗан Ибраһимовның сүз башы белән.
– Тыелган китап бит бу, – диде Муса.
– Аны соңыннан җыеп яктылар шул. Миндә бер нөсхәсе сакланып калды. Менә шуннан эзләп язарсыз хатка җавапны.
– Мин Бабичның «Язгы җыр»ын яратам. Тик ул озынрак, аны күчереп язуы озаккарак китмәсме?
– Язуын язарсың, тик менә чәчәгеңә туры китерә алсаң ярый ла, – дип, Ченәкәй Мусаның кәефен төшерде.
– Мин аның өч строфасын гына язармын. Чәчәкләргә багышланганын гына.
– Ярар, үзеңә кара. Кызның бит шигырьне тулысынча ишетәсе килүе мөмкин.
Ул арада кызлар хатларын язып бетереп, бер коштабакка салып, Ченәкәйгә китереп бирделәр. Кайсы хатның кемнеке икәне билгесез. Ул, хатларны кулы белән тагын бер кат бутады да, егетләрдән үз куллары белән сайлап алырга кушты. Муса да, Гази да кем хатын алганны белмәделәр. Мөбинәнең хаты Мусага эләкте. Анда:
 
«Ямьле баглар уртасында
Үсеп торган бер чәчкә мин.
Өз дә мине, куй түшеңә,
Сине сайлыйм иптәшкә мин!» –
 

дип язылган дүртьюллык иде.
– Укыдыгызмы хатларны? – диде Ченәкәй.
– Укыдык, – диделәр егетләр беравыздан.
– Яхшы. Ә хәзер шул хатның икенче ягына җавап шигырен языгыз инде.
Муса хатка җавап итеп Бабичның «Язгы җыр» шигыренең өч строфасын күчереп язды.
 
«Җырлар язам тауның күкрәгендә,
Зинһар, димен, җилкәй, исми тор!
Йомыл, гөлкәй, йомыл бер минутка –
Минем күзләремә төшми тор!
 
Аһ, чәчәкләр, былтыр сезне өзеп,
Кемнең күкрәгенә кададым,
Кемгә кадап, кемгә моңлы карап,
Күзләреннән җавап арадым?
 
Ни диде ул күзләр? Әй, чәчәкләр,
Күрдегезме серле күзләрен?
Кем иде ул, тетрәп хозурында,
Ак кулларын сорап тезләндем?..»

 
Шигырь, әйтерсең лә, хатта нәрсә турында язылачагы алдан белеп сайланган кебек килеп чыкты. Инде хатны язучының үз кулына барып керсен генә, дип теләде Муса. Ченәкәй коштабакка салынган хатларны кабат кызларга китереп, сайлап алырга кушты. Мусаның җавабын Мөбинә алган булып чыкты. Моның сере бар иде әлбәттә. Һәм ул хәйләне Ченәкәй Мөбинә белән алдан килешеп эшләделәр. Мөбинә кош теленең бер читен сизелеп тормаслык итеп бөкләп, кәгазьгә эз төшергән иде. Ул үзе язган хат кәгазенә җавап шигырен Муса язганын күрде дә, хатларны кире биргәндә беренче булып шул кәгазьне алды.
Кыз кәгазьне ачты да, җавап шигырен укый башлады:
 
«Җырлар язам тауның күкрәгендә,
Зинһар, димен, җилкәй, исми тор!..

 
– Минем җавап! – диде Муса.
– Шулай булырга тиеш иде! – диде Ченәкәй. – Бу уенның нәтиҗәсе буенча, сез, Мөбинә белән икегез, бүгеннән кияү белән кәләш дип игълан ителәсез! Котлыйм һәм бәхетле матур тормыш телим. Инде бер-берегезнең кушылуын бәйләп, никах кына укытасыгыз калды.
– Нинди никах ди инде ул?! Муса – Ленин комсомолы Үзәк Комитетының татар-башкорт бюросы әгъзасы. Никах белән өйләнү аңа харам, – диде Гази Кашшаф.
– Алай булгач, бездән эш калмады, бергә тора башласагыз да була, – диде Ченәкәй.
Барысы да яшь парларны котлый башладылар.
– Мондый мәҗлестә бу нәрсәдән башка булмый, дуслар, – дип, Ченәкәй шкафтан шәраб чыгарды. Барысына да фужерлар таратты. Җитмәгәннәренең алдына чәй касәләре куеп чыкты да, шәраб агызып, кыска гына тост әйтте: – Яшьләргә бәхет телик, дуслар!
Ләкин Мусага Мөбинә Габитова белән законлы өйләнешеп яшәп китү насыйп булмады. Ул берничә көннән студент кәләшен калдырып Мәскәвенә китеп барды. Мөбинә, берни булмагандай, берничә айдан үзе белән укып йөрүче бер егеткә кияүгә чыгып, Таһирова фамилиясен йөртә башлады. Казанга кайтканда Мусаны һәрчак ачык йөз белән каршы ала торган Ченәкәй тагын берничә айдан «җидегәнчелек»тә гаепләнде. Муса, якын дусты буларак үзен дә утыртып куймасыннар тагын дип, аның тирәсендә күренеп йөрмәүне хуп күрде.

6.

«Җидегән» төркеме турында хат чыккач Кутуй да бик борчылды.
Бер мең тугыз йөз егерме сигезенче елда Ченәкәйгә ияреп Габдрахман Минский белән Уфага бару, андагы очрашулар, кичәләр, илһамланып шигырь сөйләүләр аны бик дулкынландырган иде. Мәҗит Гафурида кунакта булу, Сәйфи Кудаш, Давыт Юлтый, Сәгыйт Агишлар белән бергә сөйләшеп утырулар бер дә болай сәяси төс алыр шикелле түгел иде. Казанга кайткач, бу сәяхәт турында дусларына сөйләгәндә, Такташ та, Туфан да бер дә болай усал кабул итмәгәннәр иде бит. Киресенчә, Туфан әле Уфа егетләре белән үзара ярдәмләшеп яшәү турындагы сүзләрне көлеп, «йолдызлар килешүе», дип атаган иде. Кутуй, Кудаш, Минский, Агиш, Ченәкәйне башта шаяртып «йолдызлар» дип атаган кеше дә Туфан булды түгелме соң? Шул бит, Туфан үзе. «Биш йолдыз» диде. Аннары кайсыдыр җидәү булырга тиеш, җидәү булса, «Җидегән» дип атарга була, диде. Менә шуннан чыккан сүз генә иде бит. Бер дә начар ният белән әйтелгән сүзләр түгел. Ә монда Ченәкәй әллә ниләр уйлап чыгарган. «Җидегән» төркеме... «Җидегән»нән чыгам, имеш. ТАПП, Татарстан совет язучылары оешмаларында җыелышып тикшерүләр, гәзитәләрдә кискен-кискен мәкаләләр, ниһаять, шул оешмалардан чыгарып ташлаулар никадәр канын эчте, нервысын ашады Кутуйның! Такташ та, Туфан да нинди әшәке шигырьләр язганнар аны хурлап, мыскыл итеп. Әле җитмәсә радиостудиядә кырын карый башладылар. Анда ул диктор вазыйфасын башкара иде. Театрда да артистларның дошманына әйләнде.
Егерме сигезенче-егерме тугызынчы елларда татар драма театрында төрле гауга, шау-шулар булып алды. Кемнәрдер Тинчурин өстеннән әләк язып, аны эштән кудырдылар. Мескен Тинчуринны, Казанда беркадәр эшсез йөргәннән соң Әстерханга китеп, анда уңышлы гына спектакльләр куеп йөргән җиреннән, эшләре бармагач, кире Казанга чакыртып алдылар. Театрны башка бинага күчерү маҗаралары булып алды. Анысында ундүрт артист кул куеп, партия өлкә комитетына дәгъва хаты яздылар да, шул хатны язуны оештырган дип, Кутуйга сылтап калдырдылар. Менә хәзер «җидегәнчелек» килеп чыккач, шул ук артистлар театрның һәр яңа спектаклен халыкка таныту буенча зур эш алып барган Кутуйны гаепли башладылар. Имеш ул коткы таратучы, безнең спектакльләр турында белер-белмәс рецензияләр яза. Музыкаль драмаларга бәя бирә. Кутуйдан андый мәкаләләр яздырмаска, аны хөкем итеп, халыктан аерырга кирәк, дигән шикаятьләр язылды. Кутуй өстеннән язылган бу хатка хәтта Шакир Шамильский, Гомәр Девишев, Илдар Мәҗит кебек режиссёрлар кул куйган иде. Кәрим Тинчурин кебек баш режиссёрның башын ашаганны, Кутуйныкын гына ашыйлар да ашыйлар инде театрда.
«Татар дәүләт академия театры идарәсенә. Без театр хакында рецензия язучы Кутуй хакында берникадәр чара күрүегезне сорыйбыз. Рецензияләр берьяктан зур интригага бәйләнгән булса, былтыргы 14 имза белән артистлар тарафыннан чыгыш уңышсыз чыгу сәбәпле, бу юлы сезонны да аяктан егу аның бурычы булырга тиеш. Чөнки “14”не оештыручы Кутуй булды. Обкомга язылган хат аның тарафыннан язылды. Ул бу мәсьәләдә безне заблуждениегә кертте. Бу юлы да төрле юллар белән безне заблуждениегә кертергә мөмкин һәм рецензия язуы белән сезон хакында җәмәгать фикере дә эз калдыруы мөмкин. Шуның өчен тизлектә чара күрергә тиеш дип беләбез. 18.1V. – 30 ел».
Хат, Кутуй «Җидегән» оешмасының җитәкчесе буларак корткычлык эше алып бара, дигән фикердән чыгып язылган иде.
Бу язмаларның, җыелышларда сүгү, тәнкыйтьләүләрнең ахыры Кутуйны кулга алып, төрмәгә ябып кую белән тәмамланды. «Җидегәнче», советка каршы коткы таратучы, контрреволюцион эшчәнлек белән шөгыльләнүче буржуа калдыгы. Менә кем булган икән Кутуй!
Бер мизгелдә асты өскә килде үзен пролетар язучы дип атап йөргән, егерменче еллар язучылары арасында иң популяр булып саналган Кутуй тормышының.
Тикшерүче Климашев Ченәкәй язган хатка таянып Кутуйны «Җидегән» төркеменең җитәкчесе дип атады. Аннан сорау алуны да: «Җиденчегез кем иде?» – дигән сорау белән башлады.
– Без җидәү түгел, бишәү генә идек, – диде Кутуй аның бу соравына каршы.
– «Җидегән» җиде йолдыз дигәнне аңлата ди бит.
– Алайса алтынчысы кем? – дип сорады Кутуй.
– Анысын да сездән сорарга кирәк. Алтынчыгыз кем иде? «Җидегән» төркемендә торучыларның исемнәрен санап чыгыгыз.
– Ченәкәй язып чыккан бит инде.
– Нәкый Исәнбәт алтынчы «җидегәнче» түгелмени?
– Исәнбәт «Җидегән»не оештыруда катнашмады.
– Димәк, сез «Җидегән» төркеме бар дип раслыйсыз?
– Шулай булып чыга инде.
– Татар театрының «Культур Шәңгәрәй» спектакле советка каршы әсәр буенча куелган дип, репертуардан алынган булуга карамастан, сез бу пьесаны мактап мәкалә язгансыз һәм «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә бастырып чыгаргансыз. Пьесаның авторы – «җидегәнче» Нәкый Исәнбәт.
– Мин бу әсәрдә бернинди дә советка каршы эш күрмим. Киресенчә, Исәнбәт тормышыбыздагы тискәре күренешләрне тәнкыйть итә, шуның белән яңа тормыш төзү эшенә үзеннән зур өлеш кертә, дип саныйм.
– Ә менә язучы иптәшләр алай дип уйламыйлар. ТАПП җыелышында да, Совет язучылары оешмасында да сезнең бу мәкаләгә каршы чыгыш ясаганнар. Бу мәкалә белән сез «Җидегән» оешмасының программ установкасын тормышка ашыру буенча эш алып баруыгызны күрсәтәсез.
– Нинди установка инде ул?
– Бер-берегезнең әсәрләрегезне мактап мәкаләләр язу. Программагызда шулай диелмәгәнмени?
Кутуй Климашевның бу сүзләрен җавапсыз калдырды.
– Дөрес сүзгә җавап юк. Бер мең тугыз йөз егерме тугызынчы елда пролетар язучы Ильясовның марксистик тәнкыйть тарафыннан уңай бәя алган һәм сәхнәгә куелган «Вәгъдә» пьесасын тәнкыйтьләп, театр репертуарыннан алып ташлануына ирешкәнсез. Монысын ничек аңлатасыз?
– Пешмәгән, әдәбилеге ягыннан түбән пьеса булганга тәнкыйтьләп чыккан идем.
– Марксистик тәнкыйтьчеләр исә башка фикердә. Алар сезне пролетар әдәбиятны танырга теләмәүдә гаеплиләр.
– Пролетар әдәбият әдәби эшләнеше ягыннан түбән дәрәҗәдә торырга тиеш түгел дип саныйм.
– Татар дәүләт академия театрын Зур рус театры бинасыннан Опера театры бинасына күчерү турында хөкүмәт карарын санга сукмыйча, татар артистларының баш күтәрүен оештыруыгызны да советка каршы эшчәнлек түгел дип әймәкче буласызмы?
– Монысын да мин оештырмадым. Бары тик артистларның үтенүләре буенча аларның хөкүмәткә мөрәҗәгать хатын язып бирүдә генә катнаштым.
– Артистлар, киресенчә, сезнең котыртуыгыз буенча яздык ул хатны дип баралар. Болар барысы да, Кутуй иптәш, сезнең «Җидегән» төркеменең җитәкчесе буларак совет властена каршы контрреволюцион эшчәнлек алып баруыгыз турында сөйли. Сезнең урыныгыз төрмәдә! Яхшылап уйлагыз һәм «Җидегән» төркеменә тагын кемнәрне тартуыгыз, тагын нинди контрреволюцион эшләр алып баруны планлаштыруыгыз турында барысын да язып бирегез.
Климашев сорау алуны шуның белән туктатты һәм, надзирательне чакырып, Кутуйны камерага алып чыгып китәргә кушты.
Камерага кайткач Кутуй каләмдәшләре, бүгенге көндә язучылык белән шөгыльләнүчеләр, гәзитә-журнал тирәсендә катнашучы каләм әһелләре турында уйлап ятты. Алар арасындагы төрле төркемнәрне барлады. Кайсылары, ТАПП, Совет язучылары оешмасы шикелле, партия тарафыннан махсус оештырылган, кайсылары активрак язучылар тирәсенә тупланган, «җидегәнчеләр» шикелле бер-берсенә ярдәмләшү ниятеннән берләшкән берничә кешедән генә торган төркемнәр иде. Бөтен бәла – язучыларның, тәнкыйтьлибез дип, бер-берсенең шәхесен кимсетү, хурлау, мыскыллау белән шөгыльләнүендә! Бу – заман чире иде. Үз араларында дошман эзләү – бернинди кысаларга да сыймый торган мәгънәсез бер шөгыль, һәм язучылар моны аңлап бетермиләр иде шикелле. Язучылар гына түгел, бу бөтен чорга хас бер чиргә әверелде. «Җидегәнчелек» – менә шул чир бәласе.
Ә бит нинди якын дуслар иде алар: Минский, Гомәр Гали, Камал Ш., Туфан, Такташ. Такташ белән алар бер үк көнне өйләнешкәннәр иде хәтта. Ике дус кызга: Такташ – Гөлчәһрәгә, Кутуй – Газзәгә. Такташның «Алсу»ындагы Газзә Гаделнең хатыны булып куйды. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, Такташның да, аның да никахлары озын гомерле булмады. Гөлчәһрә дә, Газзә дә алардан аерылып, Мәскәүгә китеп бардылар. Аннары Гадел Казанга Мәскәүдән кайтып медицина училищесында укып йөрүче Галимә исемле кыз белән танышты. Галимә бергә укучы дус кызы Хәмдия белән Островский урамында фатир алып яшиләр иде. Камал Ш., Сәет Булатов һәм Гадел Кабан күле буендагы Мясной урамында яшиләр. Бер көнне Гадел Галимәне «Унион» кинотеатрына кинокартина карарга чакырды. Барсалар, сеанс башланырга сәгатьтән артык вакыт бар. Алар Проломная урамында йөреп килергә булдылар.
– Синең йөргән егетең бармы? – дип сорады Гадел, оялып кына үзе белән картина карарга барырга риза булган Галимәдән.
– Мәскәүдә бар иде, – диде кыз.
– Ә хәзер яратышмыйсызмыни?
– Ул Мәскәүдә калды. Рабфакта укый.
– Өйләнешергә уйламадыгызмы?
– Ул өйләнергә теләгән иде. Мин, башта укып белем алырга телим, дигәч, башка кызга өйләнде.
– Алайса, әлегә егетең юк икән, – диде Гадел.
Алар кинодан чыккач Галимә торган фатирга кайттылар. Хәмдия шул көннәрдә генә кияүгә чыгып, кыз ялгыз калган иде. Гадел өстендәге җирән төстәге тунын салганда, Галимә аның җиңе ертык булуына игътибар итте.
– Туныңның җиңе ертык икән бит, кая, тегеп бирим, – диде Галимә.
– Бик әйбәт булыр иде.
Галимә энә-җеп алып, ертык җиңне тегеп куйды.
– Кешеләрнең мәхәббәте гадәттә сәдәф тагып бирүдән башлана, – диде Кутуй көлеп. – Безнеке җиңнән башлана бугай.
Гадел шул көннән Галимә янына килеп йөри башлады. Бөтен кызлар да яратып йөргән Кутуйга карата Галимә дә битараф түгел иде. Шул көнне үк ул өстәлендәге кечкенә көзгесе өстенә аның авызына папирос кабып, башына кепка киеп төшкән рәсемен кыстырып куйды. Кутуй көн саен килә торгач, Галимәгә күзләре төшеп йөргән бөтен егетләрне качырып бетерде. Декабрьнең соңгы көннәре җитеп килгәндә Кутуй Галимәгә сенсацион белдерү ясады. Бу көнне ул башта Такташ янына барып, аңа үзенең өйләнергә җыенуы хакында әйтте һәм аны шунда ук үзе белән өенә алып кайтып, аннан алдан әзерләп куйган ике кәрзинен күтәреп, Галимә фатирына киттеләр. Кәрзиннәрнең берсендә – китаплар, икенчесендә – кием-салым. Ләкин бүлмәгә ул үзе генә, Такташны кәрзиннәр белән ишек артында калдырып керде.
– Галимә, матурым, бүген гади генә көн түгел икәнен беләсеңме? – дип сорады ул.
– Белмим шул.
– Бүген егерме алтынчы елның егерме алтынчы декабре. Ике тапкыр егерме алты.
– Быел андый егерме алтыларның бу уникенчесе инде. Монда бернинди дә гадәттән тыш нәрсә күрмим кебек, – диде Галимә.
– Алайса, без аны истәлекле итик.
– Ничек?
– Өйләнешик.
Гадел шулай диде дә, кызның ризалыгын да көтеп тормастан ишекне ачып:
– Керегез! – диде.
«Кемнәр белән килгән инде бу?» – дип уйлады Галимә.
Шул вакыт ишектән ике кәрзин күтәргән Такташ килеп керде.
– Болар минем бирнәләрем һәм шаһитым Такташ! – диде Гадел көлеп. – Риза булсаң, бүгеннән бергә яши башлыйк. Һади безнең өйләнешүебезне рәсмиләштереп беркетеп куяр.
Алар шулай итеп бергә яши башладылар.
Бер елдан аларның кызлары Гөлшат дөньяга килде. Галимә училищедан соң медицина техникумын тәмамлап, медицина институтына укырга керде. Шулай матур гына яшәп ятканда аларның тормышына зур бәла булып «җидегәнчелек» афәте килеп чыкты. Гаделдән бөтен дуслары йөз чөерде. Такташ булып Такташ дошманга әйләнде. Туфан, Гомәр Гали, театрдагы, радиодагы дуслары, журналистлар урамда очрашканда да аны күрмәмешкә салышып үтә башладылар. Иң дус дигәннәре хәтта гәзитәләргә мәкаләләр язып чыкты, шигырьләр иҗат итте. Инде менә ул төрмәдә үк утыра! Тикшерүче сорауларына җавап бирә. Нишләргә? Аның сорауларына нинди җаваплар бирергә? Ул да башкалар кебек үк дусларын каралта ала бит җавапларында. Чын дус булмаган түгелме соң алар?! Үз шкураларын саклап калу өчен дуслыкка хыянәт иткән кешене ничек дип атарга?
Кутуйның башын әнә шундый сораулар боргычлады.

7.

Исәнбәт тә шундый ук сорауларга җавап эзләде. Кемне дус дип санарга була соң хәзер? Кемгә ышанырга? Казанда аның әлләни дуслары да юк. Дус дип йөргәннәре дә, бу «Җидегән» килеп чыккач, качып беттеләр. Кутуй үзе хәзер аның хәлендә. Тикшерүче «Җидегән» төркеме бар дип бара. Бәлки чынлап та төзегән булганнардыр аны Кутуй белән Сәйфи Кудашлар. Биш кешене «җидегәнче» дип баралар бит. Климашев сораган нәрсәләр буенча бәлки татар әдәбиятының бүгенге хәле турында үз фикерләремне язып бирергәдер. Дөнья болгатып ятмасыннар анда Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Газыйм Касыймовлар. Алар турында үз фикерләремне язып бирү ул әле аларны «халык дошманы» дип, атып үтерегез дигән сүз түгел. Бары тик татар әдәбиятының бүгенге хәле турында бәян итү генә. Югыйсә, каян уйлап чыгарганнардыр, революциягә хәтле язган барлык язучыларны да буржуаз әдәбиятны тудыручылар дип лаф оралар. Гаяз Исхакый белән бер рәттән Тукайны да, Фатих Әмирханны да бетереп ташламакчылар. Революциягә хәтле үк яза башлап, халык арасында популяр язучы булып китү буржуаз язучы булу дигән сүз түгел бит әле ул. Бүген сорау алуга баргач, шулар турында сөйләргә кирәк булыр.
Исәнбәт иртәнге аштан соң шуларны уйлап ята иде, надзиратель кереп, аңа киенергә кушты.
– Исәнбәт, өстегезгә пәлтәгезне дә киегез, сорау алуга ГПУ идарәсенә барасыз, – диде.
Бу нәрсә була инде тагын? Урамда кыш. Февральнең яз белән тартышкан соңгы көннәре. Өстендә юка пәлтә. Кулга алганда ашык-пошык киендереп алып чыгып киткәндә башына да бүрек урынына кепка гына эләктергән булган.
Надзиратель аны коридор буенча ишеккә хәтле алып барды да, шунда көтеп торган, бозау хәтле зур эт җитәкләгән ике конвоирга тапшырды. Алар төрмә ишегалдына чыгып, капкага хәтле бардылар. Конвоирларның берсе капка төбендә торучы каравылчыга тоткынны кая алып баруы хакында әйткәч, анысы олы капканы ачып, аларны урамга чыгарды. Капка төбендәге проходной ишеге янына бер көтү хатын-кыз, бала-чага җыйналган иде.
«Тоткын ирләрен күреп булмасмы дип килгән мескен хатыннар, – дип уйлады Нәкый. – Кышкы салкында калтыранып басып торалар. Бернинди игътибар юк үзләренә».
Урамда чынлап та бик салкын. Әллә нинди дымлы, суык җил исә. Нәкыйнең башында юка җәйге кепка гына. Шулвакыт җил көчәеп китте һәм аның кепкасын башыннан очырып алып китте. Ул аны-моны уйлап тормыйча кепка артыннан йөгерә башлады. Шунда алар артыннан килүче ниндидер хатын да кепка артыннан атылды. Борылып караса, Нәкыйнең исе китте: йөгерүче – аның хатыны Гөлсем иде! Кинәт конвоирның:
– Тукта! Атам! – дип кычкырганы ишетелде.
Гөлсем куркудан туктап калды. Конвоирларның берсе мылтыгын, атарга дип Нәкыйгә төбәгән, кулындагы эте менә ычкыным, менә ычкыным дип, аңа таба ыргыла. Икенче конвоир йөгереп барып кепканы алды да, Нәкыйның кулына тоттырды.
– Качарга улый дип атсак, нишләр идең?! – диде.
Нәкыйнең туңудан күм-күк булган йөзендә елау катыш елмаю чаткылары күренде. Ул әрнеп хатынына карады. Алар тагын кузгалып киттеләр. Гөлсем, берни әйтми-нитми, аларның артыннан иярде. Алар белән Красин урамыннан Черек Күлгә хәтле барды. Капкадан кереп киткәндә, Нәкый тагын бер тапкыр хатынына борылып карады, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
Гөлсем капка төбендә аларның кире чыкканын бик озак көтеп басып торды. Суык җил аны калтыратып туңдыра, ләкин ул өшегәнен сизми. Иренең аяк эзе калган карлар аңа җылы булып тоела, ул аны калдырып китәргә үзендә көч таба алмый иде.
– Гражданка, нишләп торасыз монда? – дигән сүзләр аны уятып җибәргән кебек булды.
– Иремне шушында китерделәр, чыкканын көтәм, – диде Гөлсем.
Узгынчының:
– Монда торырга ярамый, китегез моннан, – дигән сүзләрен Гөлсем үзенә бирелгән әмер шикелле кабул итте. Ул киредән төрмәгә таба китте. Төрмә янында караңгы төшеп, капка тәрәзәсе ябылганчы Нәкыйнең кайтуын көтте. Ләкин ул кайтмады. Китергән ризыкларын иренә ашата алмый калуына күңеле әрнеп, иң соңгы кеше булып, кире өенә кайтып китте.
Нәкыйне ул көнне төрмәгә кайтармадылар. Тикшерүче көне буе сорау алганнан соң, сорау алуны икенче көнне дәвам иттерәчәкләрен әйтеп, аны Черек Күл изоляторындагы бер камерага кертеп яптылар.
Камерада Исәнбәт иртән урамда булган хәлне хәтерләп, хатынын кызганып, аның белән кушылып яши башлаган чакларын искә төшереп ятты.
Өйләнешеп, үзенең дусты, шагыйрь Булат Ишемгуловтан калган дүрт бүлмәле йортта өчесе генә яши башлагач, Нәкый язган пьесаларын куйдыру буенча театрлар белән договорлар төзеп, аванс акчалары алды. Язганнарын гәзитә-журналларда бастырырга тотынды. Акрынлап гонорарлар керә башлады. Өйгә мебельләр кереп тулды. Сыер да алып җибәрделәр. Үзенә күрә аерым хуҗалык корып, кулак булып киттеләр. Авылдан килеп укырга кергән энесе Хазин да аларда яши башлады. Моңа кадәр хуҗалык эшләренең ни икәнен дә белмәгән Гөлсем дә җиң сызганып йорт эшләренә кереште, хәтта сыер саварга да өйрәнеп алды.
Нәкый Уфаның дүртенче татар урта мәктәбендә һәм берүк вакытта партшколда дәресләр алып бару белән бергә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мәктәптә әдәби түгәрәкләргә җитәкчелек итә, әдәби кичәләр үткәрә, стена гәзитәләре, кулъязма әдәби журналлар чыгара. Үз эшеннән канәгать, кыскасы. Аның укучылары арасында Эмма Шамил, Газизов, Рәхим Саттаров, Хәсән Гобәйдуллин кебек өметле яшь каләм әһелләре үзләренең каләмнәрен чарлыйлар. Ул алардан киләчәктә зур язучылар чыгар дип сөенеп йөри.
Авылдан Нәкыйнең энесе Хазин килеп яши башлагач, Гөлсем аларның авылда әтисе белән әнисе исән икәнлеген белеп алды. Көннәрнең берендә ул Нәкыйдән шулар турында сорады:
– Нәкый, сине мулла малае дип әйтәләр. Әти-әниең исән икән бит. Нишләп алар белән аралашмыйсың? – диде.
– Аның шул муллалыгын ташламавы өчен ачуланыштык, – диде Нәкый.
– Әйдә үзләрен кунакка чакырыйк. Татуланышырсыз. Алар бит инде картлардыр. Үзләренә ярдәм кирәктер.
Гөлсемнең сүзләре Нәкыйне уйга салды. Берникадәр йөргәннән соң, ул аларны үзләренә чакырып кунак итәргә дигән карарга килде.
 
Хуҗалыкны калдырып китә алмагандыр күрәсең, әнисе Таибә абыстай авылда калган, Уфага әтисе Сираҗетдин мулла үзе генә килде. Аның беренче тапкыр бер баласының тормышта шулай башлы-күзле булуын күрүе иде.
Нәкый, үзе көннәр буе эштә булгач, әтисе күңелсезләнмәсен дип, аны Уфада яшәүче танышлары, дус-ишләре белән очраштырырга, күрештерергә кирәк дигән уйга килде. Беренче көнне үк Мәҗит Гафури белән күрештерергә булды. Әтисе Сираҗетдин абзый әле егет чагында, бер мең сигез йөз туксан сигезенче елда Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә Мәҗит Гафури белән бергә укып йөргән булган. «Бик иске карашлы кеше иде Зәйнулла ишан. Ул чагында әле беренче шигырьләрен генә язган Мәҗит Гафури аннан көлеп “Ишан шәкертләренә” дигән чәнечкеле шигырь чыгарган иде», дип сөйләгәне бар әтисенең. Мәктәптә эшләрен бетерүгә, Нәкый турыдан Мәҗит абыйсының өенә барып керде.
– У-у, кем килгән миңа! Гайнетдин мулла үзе! – дип каршы алды аны Гафури, ишектән керә-керешкә.
Бер мең тугыз йөз егерме дүртенче ел бу. Былтыр гына башкорт драма театры Нәкыйнең «Хиҗрәт» сатирик комедиясен куйган иде. Уфада гына түгел, бөтен Башкортостанда шау-шу куптарган тамаша булды бу. Спектакльдә төп персонаж – Гайнетдин мулла ролен Нәкый үзе уйнады. Гафуриның шуңа ишарә ясавы иде бугай бу.
– Көлмәгез, көлмәгез, Габделмәҗит абый. «Хиҗрәт»не быел казаннар алып китте, татар театры куярга җыена, – диде Нәкый, эчке бер горурлык белән.
– Казаннар куйса куя инде! Даның бөтен татар дөньясына таралачак икән, болай булгач.
– Мин бит Атауда чакта Һади абый Сәгъди оештырган театрда уйнап йөргән кеше. Сәхнә минем өчен яңалык түгел.
– Беләм, беләм, шәп башкардың Гайнетдин мулла ролен. Тик минем янга килүең шул хакта сөйләп китәр өчен генә түгелдер, шәт, Әхмәтнәкый туганкай?
– Юк, әлбәттә. Әти килде бит миңа кунакка. Шуны әйтергә килдем. Сез бит «Рәсүлия» мәдрәсәсендә әти белән бергә укып йөргәнсез. Әтинең сөйләгәне бар иде. Кунакка чакырырга килдем сезне. Яшь чакларыгызны искә алып, сөйләшеп утырырсыз. Әтигә дә күңелле булыр, сезнең өчен дә зыяны булмас яшьлеккә кайтып килүнең.
– Рәхмәт, бик рәхмәт, мине искә төшерүең өчен. Бик күңелле мәҗлес булыр иде бу күрешү!
– Әткәйгә әйтмәдем бу хакта. Бер кызык булсын әле аның өчен дә. Әйдәгез, Габделмәҗит абзый, җыеныгыз. Хәзер үк безгә киттек.
Инде шактый гына еллар күрешкәннәре булмаса да Сираҗетдин абзый шәриктәшен ишектән килеп керүгә таныды.
– Син, аксак, һаман исән-сау йөрисең икән әле, – диде ул, Гафурины күргәч.
Шундый олы дәрәҗәле, бөтен халык хөрмәт иткән зур шагыйрьне аның шулай физик кимчелеген әйтеп каршы алуын Гөлсем бик өнәп бетермәде.
– Нишләп алай дип әйтәсең, әткәй, – диде ул. – Хәтерен калдырасың бит Мәҗит абзыйның.
Башка берәү шулай дип әйтсә, чынлап та хәтере калган булыр иде. Ә Гафури көлеп кенә куйды.
– Юк, кызым, – диде Гафури, – малай чактан дуслар без әтиегез белән. Шигырь язарга да ярыша-ярыша бергә өйрәндек.
Нәкыйнең язучылык сәләте әтисеннән килә икән. Ул да яшьлегендә шигырьләр язу белән шөгыльләнгән булган.
– Йә, ничек анда Зәйнулла ишаннан алган белемнәрең белән яшәп буламы? Какмый-сукмыймы яңа влач?
– Диннең сәвит властена нинди зыяны тисен? Халыкның аң-белемен какшатмас өчен искечә язылган китапларны яклап сөйләргә туры килә. Бөтен гыйлем искечә язулы китапларда бит. Шуны гына яратып бетерми коммунистлар. Йә, ярар, калдырып торыйк бу сөйләшүне. Үзең соң, үзең?! Башкортостанның халык шагыйре булып алгач борын бик чөелмәдеме күккә?
Бер мең тугыз йөз егерме өченче елда, иҗат эшчәнлегенең егерме еллыгы уңаеннан, Мәҗит Гафурига «Башкортстан АССРның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелгән иде.
Нәкый иртән эшкә киткәндә Гөлсемгә Мәҗит Гафурины алып кайтасын әйтеп, алар кайтышка чәй табыны әзерләп куярга кушкан иде. Кунак белән кайтып керүгә, аны сүз белән сыйлый башлауларын күреп, Гөлсем барысын да аш бүлмәсенә, чәйгә чакырды.
– Әйдәгез, табын артында гәпләшерсез, күрше бүлмәдә самавыр көтә, – диде.
– Бик әйбәт, мин монда бәләкәй генә күчтәнәч кыстырган идем, – дип, Гафури чәй бүлмәсенә кергәч, кулындагы янчыктан кечерәк кенә тәпән бал чыгарып өстәлгә куйды. – Баллап-майлап чәй эчәбез болай булгач.
– Әллә үзең шөгыльләнәсеңме? – дип сорады Сираҗетдин. – Мин дә алып килгән идем Малаяз балын. Кая, килен, куйдыңмы табынга? – дип, Гөлсемгә мөрәҗәгать итте.
– Табында, табында, әткәй. Әйдәгез, утырышыгыз, бал да бар, май да. Коймаклар да пешереп куйдым, – диде Гөлсем, табын өстенә каплаган ашъяулыгын ачып.
– Уһу, монда туй үткәрергә була! – диде Мәҗит абзый.
– Нәрсә кайнаша икән бу килен, бер дә чыкмый янга, әткәсеннән тел яшерәме әллә, дисәм, менә нәрсәдә икән хикмәт! – дип куйды Сираҗетдин карт.
Алар түгәрәкләп табын тирәли утырыштылар. Сүзнең кайсы тирәдә өзелгәнен Сираҗетдин мулла онытмаган, утырышуга искә төшереп:
– Йә, шуннан, кордаш, башкорт халык шагыйре булдым дисең инде, алайса? Башкортча берәр нәрсә язганың бармы соң синең?
– Хикмәт монда башкортча язуда түгел. Башкортостан хөкүмәте биргән исем бит. Казанда яшәсәм, Татарстанныкын биргән булырлар иде. Язуын татарча гына язам. Башкортның язуы яңарак кына барлыкка килде бит әле. Анысы да шул иске гарәп имлясында. Татарныкы ни дә, башкортныкы ни, берүк. Дөресен генә әйткәндә, татар язуы дип әйтергә була. Татарга да, башкортка да бик яхшы аңлашыла. Хикмәт монда язуда түгел, хикмәт әдәбиятта. Башкорт әдәбиятын тудыруда. Барыбыз да шул бер имляда язгач, барыбызны да татар дияргә буладыр. Башкортостанда яшәп, башкорт халкына да хезмәт иткәч, ике халыкның да шагыйре булмыйча хәлең юк. Менә бит, Нәкый энекәшнең дә әсәрләрен башкортлар да, татарлар да үзләренеке итеп кабул итә.
– Беренче әсәрләремне Казанда, «Аң»да, «Ак юл» белән «Сөембикә»дә бастырып танылдым бит мин. Хәзер Уфада яшәгәч тә, югары белемне «Хәсәния»дән соң Казанга китеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә алдым, – диде Нәкый. – Ә бит шагыйрьләрдән татар булуы белән горурланып язган беренче кеше сез, Мәҗит абзый. Татарларны алга барырга, мәгърифәтле булырга, аң-белем алырга өндәгән шагыйрь дә – сез.
Шунда Нәкый урыныннан торып, үз бүлмәсенә чыгып китте һәм кулына китап тотып әйләнеп керде. Аның битләрен актарып, кайсыдыр битен ачты да:
– Менә Мәҗит абзый, сезнең китап бу. «Милләт мәхәббәте» дигән. Шундагы әллә нихәтле шигырегез татарлыгыгыз турында, татар милләтен үстерүгә омтылыш белән язылган. «Өндәү», «...Ничә йөз ел изелгән татар юаш...», «Икенче садә» дигән шигырьләр. Менә берсен укып та күрсәтим булмаса.
 
Караңгы бары бетеп, таңнар атар,
Ни сәбәпле безнең халык гафил ятар?
Һәрничек гафил яту ярамас дип,
Шигырь язды Габделмәҗит – ибне татар.

 
Менә тагын монысында «Милләтем улганга татар, мин дә улдым бер татар» дип язгансыз.
– Соң, Нәкый дустым, үземне мин татар түгел дип әйткәнем юк бит әле. Әлбәттә, мин татар. Монда татар белән башкортны бер-берсеннән Татарстан һәм Башкортостан республикаларын төзүчеләр аерып куйды. Икесен ике дәүләткә бүлделәр дә куйдылар, халыктан сорап та тормадылар. Бердән, гражданнар сугышы оештырып, ата белән ул арасында җанҗал чыгарып харап иттеләр халыкны. Икенчедән, милли республикаларга аерган булып, милләт белән милләт арасында ызгыш чыгардылар. Милли республика икән, бер генә милләтнеке булырга тиештер бит инде ул. Татарстанда ярый ла төп халкы урыс белән татар гына булды. Башкортостанда бит татар белән башкорт арасын боздылар, төп халкы татар булган Уфа губернасы белән Көньяк Уралны, Орынбурның башкортлар күпләп яшәгән өлешен бергә кушып, Башкортостан Республикасын төзү урыс коммунистлары махсус оештырган нәрсә, һәм ул башкортлар өчен дә, татарлар өчен дә киләчәктә үзара ызгышып яшәү өчен бер учак булачак.
Шунда Нәкый белән Мәҗит Гафури арасында барган сөйләшүне өзеп, Сираҗетдин абзый сүзгә кушылды:
– Милли мәсьәләләрне хәл итәр өчен чакырып китердеңмени соң син Мәҗит дусны, Нәкый балакай? Ташлагыз әле бу мәсьәләне. Сөйләшер сүз беткәнмени. Йә ярар, Мәҗиткә Башкортостанның халык шагыйре дигән исем бирделәр, ди. Бу инде сиңа тагын да зуррак вазыйфалар өсти дип аңлыйм мин моны. Шуннан да түбән төшмәскә иҗатта, киресенчә, өскә күтәрелергә, һәр язганың яшьләр өчен өлге булырга тиеш, дип аңлыйм. Шулайдыр бит?
– Бу, Сираҗи дускай, татар булсам да, башкорт әдәбиятын үстерү, яшь башкорт әдипләрен тәрбияләү бурычын йөкли минем өскә. Мин моны менә шулай аңлыйм. Татар белән башкорт – ике игез туган; алар бер-берсе белән аңлашып, ярдәмләшеп, дус-тату булып яшәргә тиешләр. Чөнки бер гаиләдә, бер ата-ана балалары булып яшиләр. Бигрәк тә Башкортостанда. Мин Башкортостанда яшәүче татар милләтеннән булган шагыйрьмен, шулай ук башкорт әдәбиятын үстерер өчен дә хезмәт итәргә тиешмен.
– Әйләнәбез дә кайтабыз, әйләнәбез дә кайтабыз шул бер сүзгә. Әйдәгез әле, бал ширбәтен уртлап куйыйк, Габделмәҗит абзыйны шәрәфле исеме белән котлап, – диде шунда Нәкый, һәм хатыны Гөлсемгә мөрәҗәгать итеп: – Гөлсем, бәгърем, алып чык әле үзең җыеп куйган җирдән шул нәрсәкәйне, – диде һәм үзе кухня шкафыннан шәраб эчә торган касәләр чыгара башлады.
Бал ширбәте телләрен ачты. Милли мәсьәләләр турында сөйләшүдән, муллалыкка укып йөргән ике дус шәриктәш мәдрәсә еллары, ярыша-ярыша шигырь язарга өйрәнеп йөргән чаклары, беренче шигырьләре хакында искә төшереп, төн уртасына кадәр утырдылар ул кичне. Мәҗит Гафури, инде соң, иртәгесен генә кайтырмын, дип, аларда куна ук калды. Сираҗетдин мулла белән алар Нәкыйләр йокларга ятканнан соң да әллә ни гомер гәпләшеп яттылар.
 
Әтисе киткәндә аларны авылга кунакка чакырды. Нәкый дә туган авылын сагынган иде. Ул җай чыгуга хатынын һәм аның баласы Булатны алып Малаязга кайтты. Һаман да шул бәләкәй генә ике йорт. Әлләни байлык күзгә ташланып тормый. Аларны әнисе, туганнары ачык йөз белән каршы алдылар, зурлап кунак иттеләр. Барыннан да бигрәк авылларының табигатьнең гүзәл бер җиренә урнашкан булуына исе китте Гөлсемнең. Тирән булуына карамастан, ялтырап төбе күренеп яткан саф сулы Йөрүзән елгасына сокланды. Итәгенә Малаяз авылын сыендырган биек тау түбәсенә менеп карасаң, тирә-яктагы күренешнең ямьлелегенә сокланып туярлык түгел. Нәкый – менә шушы гүзәл табигать кочагында туып, бала чагы шушы матурлык эчендә үткән кеше!
Алар авылда озак булмадылар. Малаяз Гөлсемнең күңелендә матур тәэсирләр генә калдырды. Яланбаш, кыска җиңле күлмәк киеп кайткан булса да, әтисенең аны үз килене итеп, якын кабул итүе ошады аңа. Күп сүзле булмаса да, изге күңелле кеше икәнлеге күренеп тора иде. Аеруча Булатны бик яратты. Аның белән шаярды, уйнады, атка атландырып, егылмасын өчен аякларын бәйләп куеп, атны куалап йөртеп, малайның күңелен күрде. Киткән чакта бер истәлек булыр, өегезнең бизәге итеп диварга элеп куярсыз дип, Булатка бәләкәй генә чабаталар үреп бүләк итте.
Былтыр Сираҗетдин картны авылдан Себергә сөрделәр. Әнисе ялгызы калды. «Әгәр дә исән-сау котылып чыксам, үзен Казанга алып киләм», – дип уйлады Исәнбәт.
Уфа театрының җитәкчесе Вәлиулла Мортазин-Иманский ел саен Исәнбәт янына махсус килеп, аннан яңа пьесалар ала торган иде. Бер мең тугыз йөз егерме бишенче елда башкорт театрына баш режиссёр булып Казаннан Мәкәрим Мәһдиев килде. Мәһди белән Нәкый бер мең тугыз йөз ундүртенче–бер мең тугыз йөз уналтынчы елларда бергә Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыдылар. Аларның дуслыгы шул еллардан бирле килә. Мәһди соңыннан укытучылар техникумында Гөлсем белән дә бергә укый. Мәһди дә Нәкыйдән яңа пьесалар сорый башлады. Язган, әзер пьесасы булмаса, алдан заказ биреп, язганын өйгә килеп, өстендә торып көтеп утыра торган иде. Нәкый үзенең «Культур Шәңгәрәй», «Пикүләй Шәрәфи», «Портфель» пьесаларын аның күз алдында диярлек утырып язды ул елларда. Нәкый яза тора, ул шаркылдап көлә-көлә, сәхнәдә уенны күз алдына китерә-китерә укый. Аннары Гөлсемнән берничә нөсхәдә күчертеп яздырып ала да, язган берен сәхнәгә куеп та бара. Бер мең тугыз йөз егерме сигезенче елда «Культур Шәңгәрәй»не Мәскәүдә Мәгариф комиссариатының вак милләтләр бүлеге каршында төзелгән Үзәк татар труппасының сезон ачылуы уңаеннан Мәскәү тамашачысы өчен дә куеп кайтты. Үзе үк Шәңгәрәй ролен уйнады. Спектакльдә Мохтар Мутин, Галия Булатова, Галләм Саттаров кебек күренекле артистлар катнашты ул вакытта. «Шәңгәрәй...»не Уфада куйганда Казаннан Фатыйма Ильскаяны чакырып уйнатты.
Спектакль куелган саен матбугатта аларга карата төрле мәкаләләр, рецензияләр чыгып торды. Мактап та, хурлап та яздылар. Нәкый тәнкыйтьне кабул итә, мактаганнарына да башы әйләнми, хурлаганнарына да әллә ни исе китми.
«Портфель» уңаеннан «Яшь коммунар» гәзитәсендә Марат Мөслимов дигән берәү: «Нәкыйнең бу пьесасын күздән кичерә башлау белән күңелгә Гогольнең “Ревизор”ы килеп төшә. Әлбәттә без “Портфель”не сәнгатьчә эшләү ягыннан иң алдынгы әсәрләр рәтендә тора алу белән бергә, зур тап булырлык идеология чатаклыкларын да өстерәгән», – дип язып чыккан иде.
Ничек кенә язсалар да, нәрсә язсалар да, Нәкый үпкәләми, кабул итә, кичерә торган иде. Дуслары да күп иде. Язучылардан Мәҗит Гафури, Давыт Юлтый, Гайнан Хәйри, Сәгыйт Агиш, Булат Ишемгулов, артистлардан Шакир Шамильский, Мортазин-Иманский кебек дусларына ишекләре гел ачык булды. Бергә җыйналышып яңа әсәрләр укыдылар, аларны тикшерделәр, киңәшләр бирделәр, фикер уртаклаштылар. Ләкин тора-бара тәнкыйть мәкаләләрендә пьесалардагы буржуазия калдыкларын тасвирлаган урыннар турында искә төшерү драматургның сәяси хатасы итеп кабул ителә, моның өчен аны эзәрлекләүләр башланды. Нәкыйгә дә буржуа калдыгы дигән ярлыклар тагылды. Казанга күчеп китүенә этәргән сәбәпләрнең берсе әнә шул булды. Ләкин Казанда андый акыллы башлар тагы да күбрәк булып чыкты. Менә хәзер шуның әҗерен күрә. «Җидегәнчелек»тә гаепләп нәрсә генә язмадылар аның турында.
Юк, берсен дә кызганып тормаска, һәрберсе турында уйлаганымны язарга да бирергә! Йөрмәсеннәр әле үз дуслары арасында дошман эзләп.
Кемнән башларга? Галимҗан Ибраһимовтанмы? Ул тора бүген әдәби хәрәкәтнең башында. Пролетар әдәбиятка юл салып аның әсәрләре килә. Тик Ибраһимов язучы булудан бигрәк бик көчле интриган, дөнья болгатучы, кешеләр арасында төрле ызгыш-талашлар китереп чыгаруга махир сәләт иясе. Малай чагында Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә укыганда ук шәкертләр арасында бәхәс-мантыйк дәресләрендә ызгыш-талаш, йодрык сугышлары чыгармыйча калмый торган булган дип сөйлиләр аның турында. Нәтиҗәдә, мәдрәсәдән куып чыгарылган. Аннары Уфада укыганда шәкертләрнең баш күтәрүләрен оештырган өчен «Галия» мәдрәсәсеннән куылган. Соңыннан мәдрәсәнең директоры Зыя Камалидан гафу үтенеп «Мәдрәсәи Галия вакыйгалары» дигән мәкалә язып «Аң» журналында бастырган иде. Шул ук «Аң»да басылган «Ислам мәдәнияте тарихы» дигән хезмәтендә Зыя Камалины панисламист-реформатор дип атый. Панисламист Мәрҗанинең юбилее уңаеннан язган мәкаләсендә үзенең шушы панисламистлар кул астында шундый әшәке холыклы булып тәрбияләнүе турында әйтә. Инкыйлабтан соң Ибраһимов татар эсерларының башында торган кеше. Бу партиянең террорлыкны хуплавы Ибраһимовның ызгышчан холкына туры килеп тора. Учредительный собрание куып таратылгач, Ибраһимов эсерлыгын ташлап, большевиклар ягына чыкты. Казанга килгәч, аны эсерлар да, большевиклар да бик өнәп бетермәде. Ләкин ул вак буржуа арасыннан чыккан яшь коммунистларны үзенә ияләштереп алды. Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Гомәр Толымбайский, Мөхәммәт Парсин кебек йомшак холыклы яшь язучыларны үз кубызында биетә башлады. Ул хәтта мине дә үз кул астына кертмәкче иде. Минем «Һиҗрәт» пьесамны «Татар әдәбияты көтепханәсе» рубрикасы астында бастырып чыгару турында резолюциясен салып Уфага Казан Академүзәгеннән хат җибәрткән иде. Парсин аркылы мине «Чаян» журналында сәркәтип булып эшләргә дә чакырып маташты. Ләкин мин «Сәнәк» журналында, гәзитәләрдә һәм үземнең «Кисекбаш» дигән брошюрамда аның мине үз төркеменә кертү өчен корган мәкерле хәйләләрен фаш итеп язып чыктым һәм «дошманына» әверелдем. Менә шуларны язып бирергә кирәк Климашевка.
Икенче көнне сорау алу Черек Күл изоляторында гына булды. Сорау алу бүлмәсенә кергәч тә Климашев аннан хәзерге әдәби тормышның хәле турында белешмә язарга тәкъдим итте.
– Үзем дә шул хакта уйлап яттым, төне буе, – диде Нәкый.
– Алайса, бик әйбәт. Каләмдәшләрегез иҗатына анализ ясаган язма көтәбез сездән.
– Рәхәтләнеп. Моның өчен кәгазь, каләм кирәк булачак.
– Яхшы. Кәгазь-каләм китерерләр.
– Мин Казанда яңа кеше. Барлык язучыларны да белеп бетермим. Белгән кадәресен һәм сез «җидегәнчелек»тә гаепләгән язучылар турында белгәннәремне язармын.
– ТАПП белән Пролетар язучылар ассоциациясе турында язарга онытмагыз.
– Боларны бер көндә генә язып бетерерлек түгел. Берәр атна борчымасагыз әйбәт булыр иде, – диде Нәкый.
– Карарбыз.
Климашев шулай диде дә, надзирательне чакырып кертте һәм бүлмәдән чыгып китте.
Исәнбәт камерасына кайтып берничә минут узуга аңа кара, каләм һәм берничә бит кәгазь керттеләр. Ул башта озак кына, кемнәр турында язарга икән дип уйлап, камера буйлап йөренде. Аннары тумбочкасы янына утырып, беренче бит кәгазьгә «Безнекеләрнең кайберләренә характеристика» дип язып куйды.

8.

Бер атна ук булмаса да, шактый утырырга туры килде Исәнбәткә, тикшерүче өчен характеристикалар язып. Яза торгач, өч көн үткәне сизелмичә дә калды. Тикшерүче танышып бару өчен һәр көнне кичке якта язган кадәресен алып чыга барды.
Беренче көнне башта үзе дөнья болгатучылар дип санаган  Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Газыйм Касыймов кебек эш башында утыручыларга характеристикалар язды. Боларны ул Галимҗан Ибраһимов кубызына биючеләр дип саный иде. Ул кушканны берсүзсез үтәүчеләр, үзе әйткәнчә, «галимҗанчылар», «ибраһимовчылар». Галимҗан алар белән үзе теләгәнчә идарә итә, төрле интригалар корганда, алардан файдалана. Галимҗанны ул бик зур оештыру көченә, заманга яраклашу сәләтенә ия булган куркыныч кеше дип атады һәм бөтен төркемнәрнең башында торучы интриган дип билгеләде.
«Гомәр Гали – йомшак холыклы коммунист. Галимҗан Ибраһимовның шәхси сәркәтибе. Аның тәкъдиме белән хәтта Парижда сәяхәт итеп кайтты. Ул тагын бер галимҗанчы Гадел Кутуй йогынтысына бирелгән кеше. Кутуй аның аша җиңел генә ТАПП белән җитәкчелек итә.
Кави Нәҗми. Нәрсә язарга инде бу горе-коммунист турында? Талантлы гына яшь язучы. Тик начар публицист. Тиз кабынучан. Тискәре холыклы. Субъектив. Фанатикларча галимҗанчы. Икенче дәүләт думасы депутаты Нәҗметдиновның улы түгел микән әле ул? Ибраһимов шикелле үк латинлаштыруга каршы булды. Юбилее уңаеннан Ибраһимовны күкләргә чөеп мактаган җырлар язды. Галимҗанчы буларак фаш итеп “Сәнәк” журналында язган өчен хәзер мине күрә алмый. Ибраһимов фаш ителгәннән соң минем белән якынаерга омтылып караган иде. Ләкин мин “Кисек баш”ымда гарәпчеләр, галимҗанчылар белән беррәттән пантюркистларны, исламчыларны, Гаяз Исхакыйны да фаш иткәч, бу минем янга килеп: “Нәкый, ни өчен син Ибраһимовны контрреволюционер Исхакый белән чагыштырасың?” – ди. Мин аңа: “Исхакыйның эмигрант һәм ачыктан ачык контрреволюционер икәнен беләбез, ә Ибраһимов астыртын эш йөртә, шуның белән куркынычрак та”, – дидем. Шуннан соң Кырымга, Ибраһимов янына китте. Аның белән киңәшләшеп кайткач, мине “җидегәнче” дип атый башлады. Алар белән бернинди элемтәләрем булмавын бик яхшы белсә дә. Кызганыч, бу өметле генә коммунистны Галимҗан бозып ята. Кая барып җитәр, анысын киләчәк күрсәтер.
Коммунист, бозылган эсер Газыйм Касыймов турында минем гомумән язасым килми. Чөнки мине ул үзенең шәхси дошманы дип саный. Шуңа күрә мине тенденциозлыкта гаепләрләр дип куркам. Аңа карата үземнең мөнәсәбәтемне генә күрсәтеп үтәргә кирәктер. Уфада ул эсер һәм хакимлектән файдаланучы буларак фаш ителде. Шуңа күрә куып җибәрелде. Аны фаш итүчеләрнең берсе – мин. Мин Казанга килгәч, ул редакторларга минем әсәрләрне бастырмаска дип күрсәтмә бирде. “Җидегәнчелек” килеп чыккач бөтен агитпропны миңа каршы котыртты. Обком исеменнән “җидегәнчелек”не оештыручы Исәнбәт дип игълан итте. Обком вәкиле булгач, аның турында тәнкыйтьләп язсам, обкомны хурлау дип кабул итәчәкләр. Шуңа күрә аның турында язмавың хәерле.
Толымбайский белән Мөсәгыйтовка килгәндә, беренчесе Ибраһимовны мактап нык ялгыштык дип белдерде. Соңгы вакытта сәйфичелекне фаш итте. Мөсәгыйтов әле үзен ачып бетермәде».
Исәнбәт, җәмәгатьчелек фикере тудыруда зур мөмкинлекләргә ия булган Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Гали, Кави Нәҗми һәм Газыйм Касыймов турында уйлаганнарын кәгазь битенә төшергәннән соң, «җидегәнчеләр» дип эзәрлекләнүчеләр турында язарга тотынды.
Кутуй. Ул аны сәяси авантюрист, карьерист һәм ялагай дип бәяләде.
«Урта кул гына язучы булса да, бик актив. Ибриһимовның уң кулы. Сиксән ике кеше татар язуын латинлаштыруга каршы чыгып протест язганнар иде. Шуның башында Ибраһимов торды. Кутуй аның бу эшендә зур ярдәмчесе булды. Аның Ибраһимов шикелле үк үз төркемен булдырасы килде, “Җидегән”не ул төзеде.
Шәхси мөнәсәбәтләребезгә килгәндә, галимҗанчы буларак мине күрә алмый. Ләкин галимҗанчылык фаш ителгәч, ниндидер абруйга ия кеше дип уйлап, минем белән якынлашырга тырышты, үзенең бер мәкаләсендә миңа ялагайланып, мактау сүзләре язды. “Җидегәнчеләр” шуңа таянып мине дә «җидегәнче» дип гаепләргә маташалар.
Соңыннан Кутуй үзенә яңа дуслар тапты: Касыймов һәм Сафа Борһан белән дуслашып алды. Шулар ярдәме белән партиягә керергә өметләнә. Хәзер яңадан миңа каршы эш башлады. Мин беркайчан да аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булмадым, киресенчә, мөмкин кадәр аны фаш итәргә тырыштым».
Сәйфи Кудашны Исәнбәт «Галия» мәдрәсәсе шәкерте буларак Ибраһимовның шәкерте дип саный. Ул аны «революциягә кадәр “шовинист-шагыйрь” иде», дип язып куйды. Бер мең тугыз йөз унҗиденче–бер мең тугыз йөз унсигезенче елларда милли юнәлештәге шагыйрь, дип атады. «Кудаш Колчак сугышы чорында ни өчендер Себергә барып чыга. Аннан “җимерелгән лира” белән кайтып төшә. Гәзитәләр белән языша, партиягә керә. Ибраһимовны яклап чыга, Кутуй белән элемтәгә керә. Ул холкы белән зыялы кеше, бик көнчел, йомшак холыклы, үчле һәм астыртын, урта кул шагыйрь. Нык холыклы кеше кул астында файдалы эшләр башкарырга сәләтле.
Миңа карата мөнәсәбәттә: галимҗанчы буларак мине күралмады. Аның белән гади танышлар булып кына торабыз».
Нәкый Ченәкәйне революциягә кадәр шовинист иде дип атады.
«Унҗиденче елларда милли юнәлештәге шагыйрь. Күп яза, кайчакта яхшы әйберләре дә күренгәләп куя. Ихтыярсыз, кеше өстеннән яшәргә яратучы. Тормышта аңа бар да шәмәхә төстә күренә. Вак-төяк эшләр белән шөгыльләнә. Йорттан-йортка йөреп тамак туйдыра, ниндидер хәйләкәр зат.
Сәяси надан, физик яктан – зәгыйфь. Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, мин аны мескен кеше дип саныйм, үземә чәйләп чыгарга кертәм. Аның белән беркайчан да җитди сөйләшкәнем юк. Ахыр чиктә ул “җидегәнче” булып китте, мине дә үзенең иптәше дип атады. Шуннан чыгып мине хәзер “җидегәнче” дип атарга сәбәп булды. Мин моны аңлашылмаучылык кына дип саныйм, Ченәкәйнең үзен дә бер имгәк дип исәплим».
«Минский. Комсомол. Интеллигент. Яхшы күңелле кеше. Йомшак холыклы буларак, ялгыш юлга кереп киткән. Сәяси яктан тотнаклы, үз хаталарын таный белә. Характеры әле формалашып кына килә. Әле тәмам бозылып бетмәгән булса, аннан акыллы гына, җәмгыятькә файдалы кеше чыгарга мөмкин».
Минский турында язганнан соң Нәкый Сәгыйть Агиш исемен язып куйды да, ничек дәвам итәргә дә белмичә, тукталып калды. Уфада яшәгән булса да, аның белән бер дә аралашканы юк иде. Бераз уйланып утырганнан соң аның турында бары тик: «Бу кеше миңа аз мәгълүм», дип кенә язды.
Бишәү булдылар. Алтынчыга аның үзен «җидегәнче» дип чыгардылар. «Нишләргә соң, үзем турында язаргамы, юкмы?» Нәкый әнә шундый сорау алдында калды. «Язсам, “җидегәнче” булуымны тану килеп чыкмасмы? Язмасам да гаепләргә мөмкиннәр. Юк. Язарга кирәк. “Җидегәнче” буларак түгел, үземә объектив характеристика бирергә. Ул чагында башкалар турында язганнарымны аларга яла ягу дип уйламаслар, бәлки».
Ул шулай дип уйлады һәм үзе турында да язарга кирәк дигән карарга килде.
«Нәкый Исәнбәт. Бу язмаларның авторы. Революциягә хәтле милләтче шагыйрь. Вак буржуа катлавыннан чыккан. Турысын бәреп әйтә торган кеше. Һәркайда, һәрвакыт, һәркемгә күзенә карап үз фикерен әйтергә мөмкин. Беркадәр сәеррәк. Карашлары белән коммунист булса да, һәрвакыт партиясез булып калды. Панисламистларга, пантюркистларга, галимҗанчыларга каршы язганда, партия һәм партиячеләр аны һәрчак яклап килделәр (Уфада). Ләкин эшчәнлеген парт-бюрократларга, партия линиясен бозучыларга каршы юнәлдергәч, аңа: “Тукта! Син сиңа әйтергә ярамаган нәрсәләр турында сөйлисең”, – диделәр. Исәнбәт шулай итеп ялгызы көрәште һәм ялгышты. Ниһаять ул үз хатасының ялгыз көрәшүдә һәм пролетариат белән элемтәдә булмауда икәнен, революция вакытында моңа юл куярга ярамаганлыгын аңлады, интеллигенция белән арасын өзде һәм фабрикага эшкә урнашты. Аның хакында таркалып баручы вак буржуазия интеллигенциясе күп яла якты. Ләкин ул шундый кеше, башкаларның алынуын көтеп ятмыйча, үзен үзе төзәтә.
Ул кеше мин – минем шәхесем».
Икенче көнне Нәкый революция елларындагы татар җәмәгатьчелегендә әдәби һәм сәяси төркемнәр турында язарга утырды.
Беренче итеп ул «солтангалиевчелек һәм мохтаровчылык» төркемен билгеләп үтте. Милли буржуаз консерватив дип йөртелгән бу төркемне ул пантюркистик дип атады. Язучылардан Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш һәм Мәхмүт Бөдәйлине шушы төркем идеологиясен чагылдыручылар дип күрсәтте.
Икенче төркем – «ибраһимовчылар». Бу төркемнең төп вәкилләре – Галимҗан Ибраһимов үзе, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Нигъмәт Хәким. Төркемнең сул канатын Гомәр Галиев, Кави Нәҗми, Гомәр Толымбайский, Якуб Мортый, Мөхәммәт Парсиннар тәшкил итә. Бу яшьләр ибраһимовчылыкның асылы нидә икәнен аңламыйлар; Ибраһимов аларның яшьлегеннән һәм вак-буржуаз чыгышлы булуларыннан файдалана. Шунсыз булуы да мөмкин түгел, чөнки бу яшьләр солтангалиевче-мохтаровчыларга да, элекке эсерларга, сәйфи-атнагуловчыларга да иярә алмый. Элекке эсерлар үзләрен татар иҗтимагый фикеренә җитәкчелек итә алырлык бердәнбер көч дип санадылар. Газыйм Касыймовның Октябрь революциясенең ун еллыгына багышлап чыгарган брошюрасында шул хакта сүз бара. Гомәр Толымбайский үзенең галимҗанчыларга ияреп хаталануын аңлады. Ә Гомәр Гали, Кави Нәҗми, Фатих Мөсәгыйтовлар Галимҗанны киредән Казанга кайтару турында хыялланалар.
Өченче төркемне Нәкый «сәйфичеләр» дип атады. Бу Фатыйх Сәйфи-Казанлыга иярүчеләр. Төркемгә Сәйфи-Казанлы үзе, Сәлах Атнагулов, Галә Ходаяров, Исмәгыйль Рәмиев, Гомәр Әлмөхәммәтов, Хөснетдин Кәримов, Сафа Борһаннар керә иде. Хәзер алар төрле төркемнәргә таркалдылар. Сәлах Атнагуловның, мәсәлән, үз төркеме барлыкка килде.
Нәкый исенә төшкән тагын берничә вак төркемгә кыскача характеристика биргәч, яңадан «җидегәнчеләр»гә тукталды. Бу юлы аның килеп чыгышы, кемнәр аның составында булырга мөмкинлеге, җәмәгатьчелектә булган нинди вакыйгаларның «җидегәнчеләр» тарафыннан оештырылырган булу-булмаулары хакында язды. Соңыннан үзенең «җидегәнче» булмавын раслаган мисалларга тукталды. Бу хакта аеруча күп вакыйгаларны искә алды. Һәм, ниһаять, Казанда әдәби-иҗтимагый тормыш сәламәт түгел дигән нәтиҗә китереп чыгарды.
Ахырдан хәлнең шундый булуы аркасында барысын да тикшереп, тиешле нәтиҗә чыгарсыннар, үзенең «җидегәнче» түгеллеген күрсеннәр өчен ГПУга махсус гариза язуы аркасында гына төрмәгә эләгүе турында әйтте. Ул шулай ук пост-скриптум ясап, үзенең язганнары дөреслеккә туры килеп бетмәве ихтималлыгын да язды. Чөнки бу язганнар барысы да аның субъектив фикерләре, тормыш гел үзгәрештә, кешеләр дә үз фикер-карашларында үзгәреп тора, дип белдерде.
Характеристикаларны язып биргәннән соң Исәнбәтне яңадан Черек Күлдән төрмәгә кайтардылар, сорау алуга йөртүдән туктадылар. Бары тик көнгә өч тапкыр ашарына китерделәр дә, хатыны алып килгән тәгамнәрне керттеләр.
Төрмәдә утырса да, тышта яз килгәне сизелә иде. Күңелне ымсындырып март ае да узып китте. Апрель җитте. Исәнбәт, кайчан хөкем итәрләр дә, төрмәгә яисә сөргенгә җибәрерләр, йә азат итәрләр дә иреккә чыгарырлар дип көтте.
Апрельнең унбишендә аны камерадан алып чыгып, яңадан тикшерүче Климашев бүлмәсенә китерделәр.
Климашев исәнлек-саулыгы турында сорашкач, өстәл тартмасыннан эш папкасын чыгарып, аңа бер бит кәгазь күрсәтте. Анда, әле 19 мартта ук тутырылган, Кутуй, Минский, Исәнбәт һәм Ченәкәйнең 58/11 статья буенча җинаять кылулары хакында ГПУ тикшерү идарәсе начальнигы Мозаффаров тарафыннан кул куелган гаепләү карары язылган иде.
– Исәнбәт иптәш, сезне яшәгән җирегездән читкә китмәү турында кисәтү белән, «Җидегән» төркеме әгъзалары өстеннән тикшерү тәмамланганчы иреккә чыгарабыз, – диде Климашев.
– Мине генәмени? – диде Нәкый, сөенергә дә, көенергә дә белмичә.
– Минский-Аллабирдиев белән икегезне.
– Кутуй белән Ченәкәй каламыни?
– Алардан сорау алу әлегә төгәлләнмәде. Кайбер мәсьәләләрне тикшерәсе, сорауларны ачыклыйсы бар. Тикшерү тәмамлангач, хөкем булачак. Шуңа хәтле сезне монда ашатып ятуның фәтвасы юк. Бүген өегезгә кайтып китә аласыз.
– Миңа яңадан эшкә урнашырга мөмкинме соң?
– Сез бит эштән чыгарылмадыгыз. Тикшерү вакытына эштән азат ителеп кенә тордыгыз. Бүгеннән үк барып фабрикада эшегезне дәвам иттерә аласыз.
– Шулаймыни? Менә рәхмә-әт! – диде Нәкый, һәм канатланып, яз килгән сыерчык кебек сызгыра-сызгыра үз камерасына кайтты да, тизрәк бу тәмуг йортыннан качып китәргә ашыкты.
Урамда чынлап та яз иде. Апрель уртасы! Карлар эреп беткән. Агачларда бөреләр, көмәнле хатыннар кебек, яфракларын тышка чыгарырга ашкынып тәмам тулышканнар. Кара каргалар йорт алларындагы агачларга оялар корып маташа. Ниндидер кошларның сайрашканы ишетелә. Исәнбәт Черек Күл башындагы парк аркыл Банк урамы аша әле яңарак кына, ул төрмәдә утырганда исеме Проломнаядан Бауман дип үзгәртелгән урамга төште дә, туп-туры үзләре яшәгән Свердлов урамына таба атлады.

 

Рафис КОРБАН

Индира Вәлиева рәсеме


Романның дәвамын киләсе саннарда сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №9, 2021 ел.

 

Комментарийлар