Логотип «Мәйдан» журналы

Җәнлек сырты

Хикәя.

Тынлыкны ярып, коры ботак сынды. Кием өстеннән яфраклар шуып узгандай булды. «Немец» арты белән килеп чыкты. Вакыт! Әйләнеп караса, соң булачак.
 
Булат шым гына аңа якынлашты. «Немец»ның аркасына агач автоматын терәп: «Тр-р-рт!» – дип кычкырды. Тегесе, көтелмәгән бу хәлдән дертләп китеп, чүгәли башлаган иде, шул ук мизгелдә үзен кулга алып, кире басты.
– Син үлдең, егыл! – дип боерды Булат, «үләргә» теләмәгән «дошман»ына ачуы килеп.
– Үлмәдем мин, синең патроның юк, – дип бәхәскә керде тегесе. – Ә менә син үлдең, – диде, Булатның күкрәгенә агач кинжалын төртеп.
– Син чыннан да аңгырамы, әллә кыланасың гынамы? Кем инде сугышка патронсыз йөри?
– Йөри икән шул әнә, миңа бабай сөйләде.
Шулвакыт агачлык буеннан үтеп баручы кызларның берсе:
– Булат, әтиең аю атып алып кайткан, – дигән хәбәр ыргытып китте.
Җавапка, ичмасам, «шылт» иткән бер генә тавыш ишетелсен! Берәүнең дә яшеренгән урынын ачасы килми иде.
Вакыт сагыз кебек сузыла башлады. Сузылды, сузылды... Ниһаять:
– Малайлар, – дип кычкырды «безнекеләр»нең командиры, – бүгенгә берәү дә җиңмәде дип исәплик, дәвамы иртәгә.
– Иртәгә бит Сабантуй, – дип исләренә төшерде берсе.
– Булса ни, Сабантуйдан соң уйнап булмыймыни?
Монысына инде берәү дә каршы төшмәде. Ә бу – вакытлы солыхка кул куелды дигәнне аңлата иде. Барысы да бер кубып, инде күздән югалып өлгергән кызлар артыннан Булатларның өенә таба чапты.
...Арбада, җансыз гәүдәсен күлләвек кебек җәеп, зур йөнтәс аю ята иде. Шул ук арбаның артына чылбыр белән аю баласы бәйләнгән. Ул тарткалана, бәргәләнә. Арт аякларына баса да, бернәрсә дә аңламыйча, хәрәкәтсез яткан әнисенә карап тора. Шуннан, бала-чаганы куркытып, кызларны чәрелдәтеп, чылбыр мөмкинлек биргән кадәр арада тегеләй-болай йөренеп ала.
Аюның күз алмасы өстендә, хуҗаларча атлап, чебен йөри. Менә ул безләп күтәрелде дә, монысы да минеке дигәндәй, аның танавына барып кунды. Булат үзен чит кешеләрнең ишегалдына килеп кергәндәй тойды. Чәбәләнеп этләре өрә иде. Ат тугарып ятучы әтисе белән күзләре очрашты. Булат белә иде: бу аю бик күп кешеләрнең малына зыян китерде. Шул аюны әтисе, ниндидер хәйләкәр юллар белән алдап, үтерә алган. Кешеләр аңа рәхмәт әйтәчәк. Ләкин малайның карашы: «Нигә кирәк булды инде бу?» – дип сорады. Әтисе моңа җавап бирә алмады, күзләрен читкә борды.
...Сабантуйның җаны, аның үзәк тамашасы булган көрәш яланаяклы, ялан башлы кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уен-көлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет кебек әйберләр белән бүләкләделәр. Кешеләр беркадәр көлешеп, күңел ачып алганнан соң, мәйданга зурракларны чыгара бардылар. Менә чират Булатка да килеп җитте. Бу тугыз яшьлек бала, үзен бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, әле халыкка, әле үзе белән көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да, кулындагы сөлгене тиз-тиз беләгенә чорный башлады. Кешеләр аның хәрәкәтләрен кызыксынып күзәтә иде. Көрәшне алып баручы:
– Яле, энекәш! – диде дә Булатның аркасына төртеп куйды.
Булат, тиз генә иелеп, каршысында басып торган баланың биленнән эләктереп алды. Алар, бер-берсен кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп йөри башладылар. Озакламый Булат тегене күтәреп тә ташлады.
Шулчак бөтен аланны яңгыратып:
– Качты! Әнә чаба, әнә! – дигән тавышлар ишетелде.
Шул ук мизгелнең эчендә, муенындагы чылбыр кисәген чыңгылдатып, көрәш мәйданына аю баласы тәгәрәп килеп керде. Булатка каршы чыккан көрәшчедәй, малайның алдына ук барып, арткы аякларына басты. Халык «аһ!» итте. Кемдер көлеп:
– Менә сиңа мә! Йә, батыр егет, аю баласы белән көрәшеп кара инде, – диде.
Аю баласы бер генә секунд шулай катып торды да яңадан дүрт аякланып ары тәгәрәде. Булатның әтисе аның артыннан йөгерә иде. Ләкин ерткыч җитезрәк булып чыкты. Ике сикерүдә юан бер тирәк янына барып та җитте, туктап та тормастан үрмәләп менеп тә китте. Хәзер инде аны тотып кара. Кем батырчылык итеп ерткыч янына менәр?
Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек. Шул ук кояшлы матур көн. Елга ягыннан искән җил дымсу-рәхәт һава алып килә. Агач күләгәләрендә җыелып-җыелып утырган кешеләр сөйләшәләр, көлешәләр... Шулай да аю баласының иректә йөрүе, көтмәгәндә килеп чыгып өстеңә ташлану мөмкинлеге күңелләргә беркадәр шом салды. Кешеләр вакыт-вакыт тирә-якка карангалап куя башлады.
Булат үз тиңнәре арасында җиңүче булып чыкты. Бүләккә бирелгән пәке аны күкләргә чөйде: нәкъ шундый пәке турында күпме хыялланып йөргән иде бит. Ләкин көрәш мәйданы эченнән чыгу белән ул аю баласын исенә төшерде. Аю баласы менеп киткән агач янына барып, өскә карады. Анда бернинди җан иясе дә күренми иде. Кайда соң ул? Менә бу куаклык артындамы? Әллә әнә теге үлән арасындамы? Капыл килеп чыгып өстеңә ташланса... Пәке онытылды, бердәнбер чынбарлык булып аю баласы калды. Чөнки ул, тик ул гына малайның барлык кичерешләре белән идарә итә башлады, ул гына аларга хуҗа булып алды. Булат мәйданда ирешкән югарылыгыннан егылып төшкәндәй булды.
Шулвакыт кемдер:
– Әнә ул! Әнә! Урманга таба чапты! – дип кычкырды.
Бу вакыйгалардан соң елдан артык гомер узды.
Булат капка төбендә басып тора иде. Бер тәгәрмәчле өр-яңа кул арбасына энесен утыртып, күрше малай килеп чыкты. Масаюыннан Булатка әйләнеп тә карамыйча, җил тизлегендә үтеп тә китте. Булатта шундый ук арба ясау теләге туды.
Ярты көн тәгәрмәч эзләде.
Тәгәрмәч һич уйламаган җирдән, абзар буендагы кычыткан арасыннан табылды. Шулчак капкадан, зур корсагын киереп, әтисе килеп керде.
– Әти, – диде улы үпкәләүчән тавыш белән, – теге аю баласын карарга барырбыз дидең дә, һаман бармыйбыз.
– Әйе шул, – диде әтисе уйчан гына.
Шулай диде дә тупсага барып утырды.
– Әйдә, иртәгә барыйк, – диде ул. – Бүген җыеныйк та. Акландагы солы башакланган инде, шунда күргәннәр аны.
Булат куанычыннан сикереп үк куйды. Кулындагы тәгәрмәчен кире кычыткан арасына атты. Әтисе янына йөгереп килде.
– Әти, әти! – диде тыны кысылып. – Мин үземнең бәләкәй рюкзакны алам, яме?
Әхтияр үзенең шушындый ук балачагын хәтерләде. Ул сәяхәтче булырга, җир шарын аркылыга-буйга айкап чыгарга хыяллана иде. Әмма аның хыял дулкыннары тормышның таш кыяларына килеп бәрелде. Бәрелде дә ярсып-ярсып аларны җимереп ташларга теләде. Ә кыялар бирешмәде, алар үз гомерендә андый гына дулкыннарны күп күргән иде инде. Һәм менә ул – география укытучысы. Хәзер үкенми дә кебек. Ләкин вакыт-вакыт йөрәк дигән нәрсә ашкынып-актарып тибәргә тотына. Андый чакларда йә балыкка, йә сунарга барып кайтырга кирәк, башка дәвасы юк. Улын да өч яшеннән үзе белән ала башлады. Хатыны үпкәли иде: «Улын ала да чыга да китә. Үз рәхәте рәхәт. Ә мин? Мин сезгә кем? Аш пешерүче дә кер юучымы? Минем дә дөнья күрәсем килмимени?» Әхтияр, берәр көн хатыны көенә йөргән булып, аның уяулыгын йоклата да, түземлеге шуннан да артмый, тагын улын ияртеп чыгып китә.
...Урман юлы, гаять зур елан шикелле бөгелә төшеп, тау башына үрмәли. Юл буйлап ике сәяхәтче килә. Икесенең дә аркасында рюкзак. Өстәвенә, ир кешенең муенына мылтык асылган. Аның артыннан атлаучы малайның җилкәсендә таяк, һәм ул кулларын шул таякның ике башына салган: шулай итсәң, тауга менүе җиңелрәк була, дип, аны әтисе өйрәткән.
Урман эче инде шактый караңгы. Ә күктәге самолет, күзләрне камаштырып, ялтырап күренә. Димәк, андагы кешеләр өчен кояш әле баемаган.
– Әти, – диде Булат, – ошамый миңа башкалар кебек яшәү.
– Ә ничек яши алар?
– Үзең беләсең. Мәгънәсез, ничек туры килде шулай.
– Ә син ничек яшәр идең?
– Белмим, тик башкалар кебек түгел.
Бераз дәшми барганнан соң:
– Ә синең башыңа шундый уй килмиме, – диде янә улы, – бәлки, кеше булганчы, хайван булып тууың яхшырак булыр иде?
«Үз фикерләре микән бу, каяндыр ишеткәнен кабатлыймы? – дип уйлады әтисе, улының соравына җавап бирергә онытып. – Ә шулай да кайдан бу уйлар?»
Юлчылар, тау башына менеп җиткәч туктап, алларында җәелеп яткан тауларга, тауларның күрке булган урманнарга сокланып карап тордылар.
Алар басып торган тау Җәнлек Сырты дип атала иде. Ул, чыннан да, сыртын авыл ягына салып, аякларын Саратүлгән чишмәсенә таба сузып яткан ниндидер ерткычны хәтерләтә иде. Ерткычның «аяклары» арасында урманнан азат киң генә уйсулык булып, аның урта бер җирендә ялгыз каен утыра.
Берничә ел элек кенә ялгыз түгел иде әле ул. Янындагы мәһабәт имән җил-давылдан саклый иде, аның куенына ук кереп сыенган каен күренми дә иде. Аучылар, урманга таралыр алдыннан: «Ауга «нәтиҗә» ясар өчен шушы имән төбендә очрашабыз», – дип сүз куеша иде. Яшен атты имәнне. Хәзер ул, каен алдында гафу үтенгәндәй, урталай бөгелеп төшкән хәлдә катып калган.
Сәяхәтчеләр юл буйлап уйсулыкка төште. Әлеге күпне күргән пар яныннан уздылар. Шуннан, урман эченә кереп китеп, юлсыз-нисез бара башладылар. Ботаклар астыннан сак кына иелеп уздылар. Җиргә авып, инде яртылаш черегән һәм көлсу мүк белән капланган агачлар аша атлап чыктылар. Булат өчен бу урыннар ят булса да, әтисе һәр агачны белә иде.
Зур гына аклан янына барып җиткәндә бөтенләй караңгы төшкән иде инде. Аклан кырыендагы куаклар артында туктап, киемнәрен җәеп утырдылар.
– Килсә шушында килә инде, – диде әтисе пышылдап кына. – Сөтле солы башагын ярата аюлар.
Акланның теге башында коры яфрак кыштырдаганга охшаш тавыш ишетелде. Сагаеп, тыңлап тордылар. Тавыш кабатланмады.
Кичке салкын төште. Җылы киемнәрен киеп алдылар. Тирә-як тып-тын. Ниндидер кош кына, йокы китергеч бертөрлелек белән, үзенең зарын сөйли.
– Әти, – дип дәште Булат, – ә нигә кеше яши? Барыбер үләргә бит.
Әхтиярнең тәне буйлап чемердәп ток үткәндәй булды. Ул бит укытучы кеше, укучыларның сорауларына шунда ук җавап бирә. Нигә әле үз баласының бер соравына да җавап юк? Улы, бәлки, бик мөһим сайлау алдында торадыр, менә-менә язмышы башка юлдан китәргә тиештер. Ә әтисе аңа берничек тә булыша алмый. Ул, улына таяныч була торган кеше, гомер буе шушы бала тирәнлегенә дә җитә алмый яшәгән икән бит.
– Яшә әле, улым, дөнья күр, әллә нәрсәләр турында уйланып, баш ватып йөрмә, – диюдән дә ары китә алмады.
– Үлгәннән соң да кеше яшидер ул, нәрсә дә булса аңардан калырга тиеш, – диде улы, үзен-үзе тынычландырырга теләгәндәй.
Төн уртасы узып киткәнгә дә байтак булды. Булатның башы торган саен авырая барды. Ияге күкрәгенә килә дә төшә, килә дә төшә.
– Син, улым, ят та йокла, – диде әтисе, ниһаять. – Килсә, мин сине шунда ук уятырмын.
...Булат төш күрә. Имеш, авыл урамы буйлап мылтык тоткан аю килә. Муенында чылбыр чыңлый. Кешеләр, төрлесе төрле якка чәчелеп, йөгерә. Ыгы-зыгы, куркып кычкырулар. Кемдер өенә кереп бикләнә, кемдер кар базына төшеп котыла. Ләкин аю аларга әйләнеп тә карамый. Ул турыдан-туры Булатлар өенә таба бара...
– Булмады инде, килмәде, – диде шулчак кемдер. – Тор, улым, кайтабыз, килмәде аю, – диде әтисе, куфайка кигәч бигрәк тә юанаеп киткән гәүдәсен күтәрә башлап.
Тирә-юньдә ап-ак томан иде. Томан аша таң яктысы беленеп килә. Булат, иренеп кенә, саф һавада уяну ләззәте белән киерелә башлады. Әтисе тураеп басты. Басуы булды, урманны көчле шартлау тавышы яңгыратты. Булат, бу тавыштан нык куркып, әтисенә борылып карады. Әтисе мылтыктан атты, дип уйлады. Ләкин әтисенең кулында мылтык юк иде. Әтисе, гәүдәсенең бөтен авырлыгы белән гөрселдәп, җиргә ауды.
«Төшемме бу, өнемме, уяндыммы мин, юкмы?» – дип уйларга да өлгермәде Булат, акланның икенче башыннан:
– Нишләдең син! Кеше булды бугай бит ул, – дигән пышылдау колакларны ярырдай булып ишетелде.
Булатның тыны кысылды, тамагына төер утырды. Моның өн икәненә ышанасы килми иде. «Кайчан уянам? Нигә һаман йоклыйм?» – дип кычкырасы килде. «Әти!» – диде, үз тавышын үзе танымыйча. Җавап бирүче булмады.
 

Марс ЯҺУДИН.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар