Җәнәбе Хак китабында хикмәт бар. Күзләр
Яңа иллесен тутырган Нәсимәнең соңгы арада әллә нәрсәгә күңеле җилкенде.
Үзенең бу халәтен аңлый да, аңлата да алмады. Бүген иртән, мал-туарны көтүгә куып, йорт тирәсендә вак-төяк эшләр белән әвәрә килгәндә дә, эч пошуы кимемәде. Буй җитеп килгән ике кызлары күрше авылга дәү әниләренә кунакка киткәннәр иде. Әллә шулар өчен хәсрәтләнәме? Һәй, булмаганны! Әллә кемдә, чит кешедә түгел ләбаса алар, үз әнисендә! Балаларын Нәсимәнең үзеннән дә болайрак тәрбияләгәнен белми мени ул! Нәни улы Кадим өйдә. Йоклый әле. Утын әвеслеге тирәсендә ире кайнаша. Иртәнге салкын белән мунча өлгертмәкче.
– Бигрәк кысыр хәсрәт инде мин. Бар да әйбәт, дөньям түгәрәк ләбаса. Борчылырга, кыбырсырга сәбәп эзләп кенә йөрим. Чуар йөрәк инде, нишләтәсең...
– Мин тордым! – өй баскычыннан тыпыр-тыпыр төшеп килгән улын күрүгә, Нәсимәнең тынычсызлануы юкка чыкты.
– И, улым, йоклыйсың калган әле, бигрәк иртә бит!
– Түгел, нинди иртә булсын! Егет кеше кояшка артын кыздырып йоклап ятмас бит, әйеме улым?
Ире Дәүлиханның тавышы, ишегалдын тутырып, көр яңгырады.
– Мунча әзер, яле, Кадим улым, икәү юынып чыгыйк әле, әниең, без мунчадан кайтышка, тәмле чәйләрен әзерләп торыр.
Иренең яратып күз кысканына күңеле булды Нәсимәнең. Нәни улын ияртеп, мунчага таба атлаган Дәүлиханы артыннан яратып карап калды да, тукта әле, болар мунчадан чыгышка, бер кушуч булса да җиләк җыеп кайтыйм дип, коштабагын гына эләктереп, йөгерә-йөгерә бакча артындагы коры елгага төшеп китте. Мәмрәп пешкән җиләкләрнең күплегенә хәйран булып, савытым тулсын-тулсын дип, байтак әвәләнде. Коштабагы өяләмә җиләк булгач, корт чаккандай сикереп торды.
– Менәтерәк, ваемсыз нәрсә, егетләрем әллә кайчан мунчадан чыгып, мине югалтканнардыр...
Җил-җил атлап, өйләренә кайтып кергән Нәсимәне тынлык каршы алды. Дәүлиханы да, улы да күренмәде.
– И мунча пәриләре, бу гомердән бирле нишләп ятасыз! – дип, алачык ишеген төртеп ачкан Нәсимәнең йөрәге жу итеп китте. Мунча ишеген ничек ачуын, идәндә сузылып яткан ире белән улының җансыз гәүдәләренә ничек барып каплануын, үзәк өзгеч илереп, тәннәренә, яңакларына суккалавын, көч-хәл белән улын, аннан соң ирен мунчадан сөйрәп чыгаруын, җан ачысы белән коткарыгыз дип кычкырган тавышка күршеләренең йөгереп керүен хатын инде белештермәде. Ишегалды чирәменә сузып салынган, мунчада ис тиеп үлгән ике гәүдәгә карап-карап торды да, аңын җуеп егылды...
Нәсимә дөньяга өч көннән соң гына кайтты. Аңына килгән хатынның күзләре дөм сукырайган иде... Җанына иң газиз кешеләрен югалткан, аларны кадерләп соңгы юлга озатырга да өлгерми калган, инде килеп, якты дөньяның сыңар нур бөртеген күрүдән мәһрүм булган, ни эшләргә, ни кылырга, ничек итеп аяк атларга, ничек яшәргә белмәгән Нәсимә акылдан язар хәлдә иде. Хастаханә ятагында шашар дәрәҗәдә елап бәргәләнгән, бар яшәеше бер мизгелдә убылып, чоңгылга төшеп югалган хатынның яшисем килми дип илерүе табибларны да пошаманга салды.
– Яшисем килми! Килми! Дәүлиханым... Кадимем... Үләсем килә! Кадагыз миңа берәр укол! Газапламагыз мине...
Яралы җанвар кебек үкергән хатынны бу дөньяда бары бер нәрсә тотып калды.
– Әни!.. Әнием! – ике яктан килеп сарылган ике кызы Нәсимәне сискәндереп җибәрде. Үлем исереклеге аңын томалаган хатын айнып киткәндәй булды. Аның бит әле җир йөзендә ике йөрәк парәсе – Равия белән Сәвиясе бар! Мин китсәм, алар кем белән калыр? Бала гына бит әле алар! Юк, үләргә ярамый! Яшәргә, ничек тә яшәргә...
Мәңге төзәлмәс җан яраларын эчкә йотып, өр-яңадан яшәргә өйрәнде хатын. Күзләре исән-сау булганда, ә дигәнче эшләнгән эш, үтелгән аралар аның өчен хәзер җитди сынауга әйләнде. Сукыр килеш тормыш арбасын сөйрәү бер газап булса, толлык ачысы, баласын җуйган ана хәсрәте мең мәртәбә авыррак иде. Ике кызы хакына кайгыларга баш бирмичә көчкә түзде Нәсимә. Әледән-әле зәһәр камчысы белән кыйнап торган тормышка теше-тырнагы белән ябышты. Әнә шулай гомер йомгагы акрынлап тәгәрәде дә тәгәрәде. Кызлар үсте, укыды, эшкә урнашты, тормыш корды. Тирә-юнендә ниләр булганын гына түгел, янәшәдәгеләрнең ни уйлаганын да тоеп-сизәргә өйрәнгән Нәсимә олыгайган көнендә балалар куанычында шөкер итеп яши бирде.
Сукырайган көненнән алып, инде кырык ел вакыт үтте. Ләкин бер әйбер үзгәрешсез калды – һәр көнне Нәсимә, кыйблага карап утыра да, кулларына Аятел көрси догасын укып өреп, күзләрен сыпыра. Ходайның бирмеш һәр көнендә! Кырык ел буена! Күнегелгән бер гадәт идеме бу, доганың көченә ышану идеме – Нәсимә ул кадәресен уйламый да иде кебек. Менә бүген дә, кичә генә туксанын тутырган ак әби, ак җирлеккә вак кына зәңгәр чәчәк төшкән күлмәген киеп, кетер ак яулыгын бәйләп, түр якның урта тәрәзәсе янына, кызыл яраннары янәшәсенә килеп утырды. Иң әүвәл кулларын күтәреп, озак кына дога кылды, соңрак “Аятел көрси”не укып, күзләрен сыпырды. Йомшак бармакларының кайнарлыгы булдымы, күзләренә кинәт җылы йөгерде. Керфекләрен күтәрә төшкән Нәсимә карчык, беркавым каушап, телсез калды – күзләренә ниндидер яктылык шәйләнә иде! Яктылык пәрдәсе тиз арада аксыл томанга әйләнде. Ул исә әкрен генә таралып, өй эчендә сурәтләр пәйда булды. Әби карчыкның гәүдәсе калтыранды, дерелдәгән бармаклар кабат-кабат күзләрен сыпырды, телендә исә берөзлексез Аятел көрси көрмәкләнде.
– Кызым... – Нәсимәнең тавышы хәлсез иде, – Кызым...
– Әү, әни, дәштеңме әллә? – аш бүлмәсендә кайнашкан кызы Сәвия түр якка атлады.
– Кызым, мин күрәм бугай...
– Әни, җаным, ни сөйлисең?!
– Күрәм, балам... Әнә тәрәзә, әнә пәрдәләр...
– Әни, бәгърем, чынмы?
Карчык каршына килеп тезләнгән кызына берара сәерсенеп карап торды.
– Иии, кызым, картаеп беткәнсең икән бит...
– Әни, җаным... – Сәвия, әнисен кочаклаган килеш, елый-елый көлде...
Начар хәбәр генә түгел, әйбәте дә тиз тарала икән. Нәсимә карчыкның картлык көнендәге олы сөенече балаларын да, әлегә кадәр бер генә тапкыр булса да күрүдән мәхрүм булган, үсеп беткән оныкларын да, туган-тумача, авылдашларны да бергә, бер табынга җыйды.
Кызыл яраннары янәшәсендә балкып утырган туксаняшәр ак әбинең иреннәре:
– Бу көннәрне күрсәткән Аллаһы Тәгаләмә, Аятел көрсиемә рәхмәт... – дип пышылдады.
Гөлүсә БАТТАЛОВА
Фото: https://ru.freepik.com
«Мәйдан» № 10, 2019 ел
Комментарийлар