Логотип «Мәйдан» журналы

Җир­дән ары урын юк

По­­весть.

Кла­­ви­­а­­ту­­ра те­­кел­­дә­­теп уты­­рыр­­га кү­нек­кән кул­­ла­­ры ав­­то­­руч­­ка­­га ия­­лә­­шәл­­ми. Компь­­ю­­тер­­га ышан­­мый да ул хә­­зер. Әле электр, те­­ле­­фон бар. Ир­­тә­­гә ала­­ры бу­­лыр дип кем әй­тә? Ин­­тер­­нет­­ла­­ры-ни­­лә­­ре бе­­лән бер­­гә те­­ле­­фо­­нын, компь­­ю­­те­­рын чы­­га­­рып ыр­­гы­­та­сы ва­­кыт ки­­леп җит­­мәс дип кем әй­­тә ала?.. 
Фә­лән ел­­ны, имеш, дөнья бе­­тә икән ди­­гән­­не ише­­теп өй­­рән­­гән ин­де ке­­ше­­ләр. Ни­­чек бе­­тә, ни­­гә бе­­тә, дип со­­рау­­чы юк, чөн­­ки ышан­­мый­­лар. Ә юк­­ка. Ни­­чек бе­­тә­­сен фа­­раз­­лый­­сы тү­гел, төр­­ле­­чә бу­­луы мөм­­кин. Ди­­ни бе­ле­ме дә әл­лә кем бул­­ма­­ган әби­се, дис­­бе тар­­тып утыр­­ган җи­­рен­­нән: «Дөнь­­я­­лар кыл өс­­тен­­дә ге­­нә то­­ра, бә­­бе­­кә­­ем», – ди тор­­ган иде. Тук­­сан­­га якын­­ла­­шып кил­­гән, ин­­де бер хәс­­рә­­те дә бул­­мас­­ка ти­­еш­­ле кар­­чык ни өчен шу­­лай бор­­чыл­­ган? 
Бү­­ген, яр­­ты га­­сыр­­дан соң, аның сүз­­лә­­ре­­нең хак­­лы­­гы­­на ина­нып, ис­­кә тө­­ше­­реп уты­­ра ме­нә.
«Дөнь­­я­­сы бе­­тә» ди­­гән­­гә ышан­­ма­­са да, тоз, ши­­кәр, он, са­­бын за­­па­­сы туп­­лар­­га ха­­лык элек­­тән үк ос­­та иде. Хә­­зер бо­­лар­­га ка­­ра­­бо­­дай, кон­­сер­­ва, көн­­ба­­гыш мае да өс­­тә­­лә. Мон­­нан көл­­мә­­гез дә, па­­ни­­ка ту­­ды­­ра­­лар дип тир­­гә­­мә­­гез дә – за­­пас җыю без­­нең ха­­лык­­ның ка­­нын­­да, мө­­га­­ен, чөн­­ки ке­­ше­­ләр бу ил­­дә га­­сыр­­лар буе ин­­те­­геп, юк­­лык бе­­лән яшәр­­гә кү­нек­кән. Ба­­ры за­­пас­­ка туп­­ла­­ныр­­га ти­­еш­­ле әй­­бер­­ләр җы­­ел­­ма­­сы гы­­на үз­­гә­­рә. 
Бү­­ген күп­­ләр­­нең шыр­­пы алып ка­­лыр­­га ки­­рәк икә­­нен бел­­мә­­ве дә мөм­­кин: газ пли­­тә­­сен кноп­­ка­­га ба­­сып кы­­на ка­­бы­­за­­лар, ягъ­­ни электр бе­­лән. Өй­­рән­­де­­ләр рә­­хәт­­кә. Электр бе­­лән дә ни бу­­лы­­рын үзе­­гез ча­­ма­­ла­­гыз та­­гын.
...Урам­­да шом­­лы итеп си­­ре­­на кыч­­кырт­­ка­­ны, ар­­тын­­нан ир-ат та­­вы­­шы­­ның мик­­ро­­фон аша ки­­сә­­теп үт­­кә­­не ише­­те­­леп, йө­­рәк­­кә ка­­бат хә­­веф өс­­тә­­де:
– Га­­дәт­­тән тыш хәл ки­­леп чы­­гу­­га бәй­­ле, ба­­ры­­гыз­­ны да өй­­лә­­ре­­гез­­дә ка­­лыр­­га ки­­рәк­­ле­­ге ту­­рын­­да ис­­кәр­­тә­­без...
Бү­­ген төн­­лә кур­­кып уян­­ган иде. Ка­­раң­­гы­­да биг­­рәк тә шом­­лы. Ял­­гыз­­лы­­гың­­ны тою да ба­­са. Төр­­ле­­се төр­­ле җир­­дә бул­­ган ба­­ла­­ла­­ры­­ның бә­­ла­­гә та­­ру кур­­кы­­ны­­чын уй­­лау бө­­тен­­ләй йо­­кы­­сын ка­­чыр­­ды. Ул мон­­да – үз җи­­рен­­дә, аяк­­ла­­ры ту­­ган туф­­рак­­ны тоя, ә ба­­ла­­ла­­ры ерак­­та. Бер­­се­­нең тор­­ган уры­­ны – ту­­гы­­зын­­чы кат­­та, икен­­че­­се – чит ил­­дә яши, өчен­­че­­се – вах­­та бе­­лән эш­­ли, га­­лә­­мәт зур, көч­­ле ко­­рыл­­ма­­лар бе­­лән ида­­рә итә. Аны­­сы эш уры­­нын таш­­лап ки­­тә ал­­мый, кит­­сә, ан­­да­­гы­­лар­­ның ас­­ты-өс­­кә ки­­лә­­чәк.
Ба­ла­ла­ры кай­­дан ри­­зык та­­бар, кай­­да җы­­лы­­ныр, нәр­­сә­­дән көч алыр? Аны җир үзе­­нең нык­­лы­­гы бе­­лән ышан­­ды­­ра, көч би­­рә. Ба­­ла­­ла­­ры аның яны­­на кай­­тып җи­­тә ал­­мый, дөнья үз-үзе­­нә бик­­лән­­де, юл­­лар ябык. Ма­­ши­­на­­лар­­га бен­­зин­­ны кем эш­­ләр, са­­мо­­лет­­лар­­да оч­­кан ке­­ше­­ләр­­не күк­­ләр шун­­нан гы­­на мәң­­ге­­лек­­кә үз ко­­ча­­гы­­на ал­­мас­­мы? Юл­­лар җәяү кай­­тып җи­­тәр­­лек тү­­гел, ара­­лар ерак.
Ниш­­лә­­дең син, дөнья? Ниш­­лә­­дең син, ке­­ше­­лек? Нин­­ди гө­­наһ­­лар өчен бо­­лар?
Бар иде аңар­­да да шун­­дый ха­­ләт: кү­­ңе­­ле га­­дәт­­тән тыш хәл кө­­тә иде. Яз­­гы таш­­кын бул­­са, яр­­сып кил­­сен, яң­­гыр икән, ко­­еп яу­­сын. Тын­­лык, га­­дә­­ти­­лек бе­те­рә ке­­ше­­не, кү­­ңе­­лен мүк­­лән­­де­­рә. Уп­­кын кы­­ры­­ен­­да ка­­лып, бер кү­­тә­­ре­­леп бә­­ре­­лү ки­­рәк, ах­­ры. Юк, уп­­кын­­га тө­­шеп юга­­лыр­­га тү­­гел, шул га­­җә­­еп кур­­кы­­ныч хәл­­дән те­­ре чы­­гар­­га ти­­еш син. Яшәү­­нең ни­­ка­­дәр ка­­дер­­ле икән­­ле­­ген аң­­лау, исән ка­­лу сө­­е­­не­­чен та­­ту, имин тор­­мыш­­ның ка­­де­­рен ныг­­рак бе­­лү өчен бер тет­­рә­­нү ки­­рәк.
Бу бә­­ла ке­­ше­­лек өс­­те­­нә шу­­ны аң­­ла­­тыр өчен кил­­де­­ме­­ни? Шу­­шы тет­­рә­­нү­­не тан­­сык­­ла­­ган мил­­ли­­он­­нар­­ның те­­лә­­ге бер­­гә олы көч бу­­лып ку­­шы­­лып, аны тар­­тып ки­­тер­­де­­ме? Уен­­нан уй­­мак чык­­ты­­мы? Га­­сыр­­лар бу­­е­­на бе­­рәм­­тек­­ләп, бөр­­тек­­ләп җы­­ел­­ган ци­­ви­­ли­­за­­ция ка­­за­­ныш­­ла­­ры бү­­ген бер­­нәр­­сә­­гә дә ярак­­сыз бу­­лып ка­­ла­­мы? Га­­ләм чик­­сез­­ле­­ген күз ал­­ды­­на ки­­те­­реп бул­­мый. Бәл­­ки, шул акыл бе­­лән иң­­ләп бул­­мас ик­­сез-чик­­сез­­лек­­тә уй­­лый, яра­­та, ки­­че­­рә бел­­гән та­­гын баш­­ка җан ия­­лә­­ре бар­­дыр да, алар күп­­тән бер проб­­ле­­ма­­сыз яшәр­­гә өй­­рән­­гән­­дер? Әл­­лә ан­­да да яши-яши би­­ек­­лек­­кә кү­­тә­­ре­­лә­­ләр дә кор­­ган дөнь­­я­­ла­­ры бе­­лән җи­­ме­­ре­­леп тө­­шә­­ләр­­ме?..
* * *
Алар бер-бер­­се­­нә тиң бу­­лып та­­быш­­ты. Бер-бер­­сен ярат­­ты­­лар да ка­­выш­­ты­­лар. Нәр­­кәс һәм За­­ман. Шун­­дый пар кил­­гән ке­­ше­­ләр дә бу­­ла икән. Ике­­се дә бә­­хет­­кә хак­­лы. Алар бә­­хет­­сез бу­­ла ал­­мый. Акыл, төс-буй­­ны та­­би­­гать бир­­гән. Ту­­ган­­да ук ни­­чек яшә­­я­­чәк­­лә­­ре бил­­ге­­лә­­неп, җи­­теш тор­­мыш­­та­­гы ата-ана­­ла­­ры­­ның ка­­дер­­ле ба­­ла­­ла­­ры бу­­лып кил­­гән­­нәр бу дөнь­­я­­га. Бө­­тен нәр­­сә­­гә, те­­лә­­сә­­ләр – ай­­га, йол­­дыз­­лар­­га үре­­леп кул су­­зар­­лык рә­­хәт­­тә яшәл­­сә дә, чик­­ләр­­дән чык­­ма­­ган, акыл­­лы, мән­­ле бу­­лып үс­­кән­­нәр.
Ки­­тап­­лар­­га чат ябыш­­кан, бе­­лем иле­­нә чум­­ган­­нар­­ның фи­­зик як­­тан көч­­сез, йом­­шак хо­­лык­­лы, шул үзе сай­­ла­­ган дөнь­­я­­сын­­нан чы­­га ал­­мый тор­­ган­­на­­ры бу­­ла. Ә За­­ман ан­­дый тү­­гел, бу­­ла­­чак га­­лим­­нең буй-сы­­ны ат­­лет­­лар­­ча, ел­­маюы ар­­тист­­ла­­рны­­кы ке­­бек, ба­­шың­­ны югалт­­ты­­рыр­­дай.
Нәр­­кәс нә­­фис кү­­бә­­ләк ке­­бек бул­­са да, гөл­­дән гөл­­гә ку­­нып йө­­ри тор­­ган тү­­гел, хо­­лык-фи­­гы­­ле әй­­бәт, бик ин­­саф­­лы ба­­ла, аш-су­­ын пе­­ше­­рер­­гә дә өй­­рә­­неп үс­­кән. Хан кы­­зы­­дай гү­­зәл­­ле­­ге, тор­­мыш­­та көн дә ки­­рәк­­ле сый­­фат­­ла­­ры яны­­на ке­­ше­­гә бер дә юк­­тан гы­­на чы­­га­­рып мак­­тап бул­­мый тор­­ган сә­­ләт­­лә­­рен дә куш­­саң, дөнь­­я­­да шун­­дый зат­­лар да бу­­ла икән, дип ап­­ты­­рар­­га гы­­на ка­­лыр.
Сай­­лап алын­­ган бу икәү, бай­­лык­­тан да ирә­­еп, очы­­нып тү­­гел, бы­­ел­­гы ял­­ла­­рын баш­­ка­­ча үт­­кәр­­мәк­­че­­ләр. Җы­­лы диң­­гез­­ләр дул­­кы­­нын­­да из­­рә­­гән, тән­­не йом­­шак мен­­дәр ке­­бек ир­­кә­­ли тор­­ган ком­­нар­­да ау­­на­­ган җәй­­лә­­ре күп бул­­ды. Оҗ­­мах җи­­ме­­ше­­нә тиң ри­­зык­­лар да алар өчен ул ка­­дәр тан­­сык тү­­гел. Әби-ба­­ба­­ла­­ры­­ның хә­­зер җир чи­­тен­­дә ке­­бек то­­ел­­ган авы­­лы­­на юл ал­­мак­­чы алар. Ире­­нең кү­­зе­­нә ге­­нә ка­­рап тор­­ган Нәр­­кәс­­кә сөй­­гә­­не бе­­лән ша­­лаш­­та да оҗ­­мах, ха­­тын шун­­да ук ри­­за­­лаш­­ты. Соң­­гы ике ел­­да За­­ман инс­­ти­­тут ла­­бо­­ра­­то­­ри­­я­­сен­­нән чы­­гып та ка­­ра­­ма­­ды ди­­яр­­лек. Эш­­лә­­ре ашы­­гыч, өзә яки чит­­кә алып куя тор­­ган тү­­гел иде. Яшь ке­­ше ма­­вы­­гып, баш-ая­­гы бе­­лән чу­­мып эш­­лә­­де. Уз­­ган ел­­гы ялы да бар, кыс­­ка­­сы, бы­­ел­­гы җәй алар ка­­ра­­ма­­гын­­да.
За­­ман­­ның әти­­се дә ул ни­­гез­­гә аяк бас­­ма­­ган­­га бай­­так­­тыр ин­­де. Элек җәй­­лә­­рен кай­­тып йө­­рер­­гә ты­­рыш­­ты­­лар. Ул шун­­да үс­­те. Бә­­лә­­кәй­­дән авыл­­ны ике­­гә бү­­леп ак­­кан ел­­га­­да су ко­­ен­­ды, тиң­­дәш­­лә­­ре бе­­лән ба­­лык кап­­тыр­­ды, бак­­ча­­лар ар­­тын­­нан ук баш­­лан­­ган тау бит­­лә­­рен­­дә ятып җи­­ләк җый­­ды. Шә­­һәр­­не­­ке бул­­са да, җә­­ен шу­­шы авыл­­да ту­­ып-үс­­кән­­нәр­­дән ае­­рыл­­ма­­ган­­дыр да. Ур­­ман-кыр­­лар ар­­кы­­лы­­га-буй­­га ги­­зе­­лә, кай­­да кы­­зыл, ка­­ра ка­­ра­­гат, кай­­да шо­­мырт үсә, ел­­га­­ның кай­­сы то­­ба­­сын­­да ба­­лык шәп ка­­ба – бо­­лар ха­­кын­­да­­гы мәгъ­­лү­­ма­­ты авыл ма­­лай­­ла­­ры­­ны­­кын­­нан бер дә ким тү­­гел. 
Ялын кай­­да үт­­кә­­рүе ке­­ше­­гә дә­­рә­­җә өс­­тә­­мә­­сә дә, үз да­­и­­рә­­сен­­дә­­ге­­ләр ара­­сын­­да би­­лә­­гән уры­­нын то­­ту­­да ба­­ры­­бер әһә­­ми­­ят­­ле. Нин­­ди мар­­ка­­лы ав­­то­­мо­­биль­­дә йө­­ри­­сең, фа­­ти­­рың, җәй­­ге йор­­тың бай­­лар тө­­бә­­ген­­дә­­ме, ял­­ла­­рың­­ны кай­­сы ил­­дә үт­­кә­­рә­­сең – бо­­лар ба­­ры­­сы да си­­нең кем­­ле­­гең­­не күр­­сә­­теп то­­ра. Бил­­ге­­ле, әти-әни­­се ел са­­ен ял­­га мон­­да кай­­та ал­­мый, алар­­га ке­­ше ара­­сын­­да бу­­лыр­­га ки­­рәк иде. Шу­­ңа ул да җәй бу­­е­­на ата-ана­­сы эш­­тән бу­­ша­­ма­­ган авыл ба­­ла­­ла­­ры сы­­ман үз ир­­кен­­дә үк бул­­ма­­са да, кар­­тә­­ни-кар­­тә­­ти их­­ты­­я­­рын­­да бул­­ды.
Кар­­тә­­ни­­се бе­­лән кар­­тә­­ти­­се бер-бер арт­­лы ел­­дан-ел ке­­че­­рә­­еп бар­­ган авыл­­ның тау ба­­шын­­да­­гы мәң­­ге­­лек йор­­ты­­на кү­­че­­неп кит­­те. Ан­­нан соң да ни­­гез­­не таш­­ла­­ма­­ды­­лар. Нә­­сел­­лә­­ре ка­­лын, ул­­ла­­ры, кыз­­ла­­ры, ан­­нан онык­­ла­­ры кай­­тып тор­­гач, йорт ка­­рау­­лы бул­­ды, кай­­чан ба­­рып кер­­сәң дә яшәп ки­­тәр­­лек иде. Дө­­рес, би­­ре­­гә газ, ас­­фальт юл ди­­гән­­нә­­ре ки­­леп җи­­тәл­­мә­­де, элект­­ры бул­­ган­­га рәх­­мәт ди­­яр­­гә ин­­де.
Хә­­зер авыл ни хәл­­дә икән? Юлын ба­­ры­­бер агач­­лар ба­­сып бе­­тер­­мә­­гән­­дер әле. Ата-ана­­ла­­ры, яшь­­ләр­­нең бу те­­лә­­ген сә­­ер­­се­­неп ка­­бул ит­­сә­­ләр дә, ри­­за­­лаш­­ты­­лар. Кар­­шы ки­­лү тү­­гел, үз­­лә­­ре­­нең дә шу­­лай яшь­­ләр­­чә ду­­а­­мал­­лык бе­­лән җир чи­­те­­нә ки­­теп, Адәм бе­­лән Һа­­ва ке­­бек бе­­рен­­чел тор­­мыш­­та яшәп ка­­рый­­сы кил­­гән­­дер әле. Тик ва­­зи­­фа­­лар, тор­­мыш­­ны үз агы­­мын­­да то­­ту их­­ты­­я­­җы һәм хә­­зер ин­­де го­­мер ел­­ла­­ры да мон­­дый мөм­­кин­­лек­­не бир­­ми иде.
Ал­­да­­гы көн­­нә­­ре­­нә ба­­ла­­лар­­ча ыгы-зы­­гы бе­­лән әзер­­лән­­гән яшь­­ләр­­гә әти­­лә­­ре ки­­ңәш­­ләр бир­­мәк­­че бул­­ды.
– Ан­­да газ да юк әле. Көн­­нәр сал­­кын­­га кит­­сә, мич ягар­­га ту­­ры ки­­лер.
– Әти, кар­­та­­я­­сың бу­­гай. Җәй­­ге эс­­се­­дә­­ме?
– Чел­­лә­­дә ту­­ның­­ны кал­­дыр­­ма, кал­­га­­нын үзең ка­­рар­­сың та­­гын, ди­­гән бо­­рын­­гы­­лар. Ашар­­га пе­­ше­­рер­­гә учак ягар­­га ту­­ры кил­­сә, утын ки­­сәр­­гә бал­­та, пыч­­кы са­­рай­­да бу­­лыр­­га ти­­еш. Электр­­ның өзе­­леп ки­­тә тор­­ган га­­дә­­те бар аның.
Авыл­­да үс­­кән ке­­ше­­нең кү­­ңе­­ле күп­­тән шун­­да йө­­гер­­де. Аның яшен­­дә, аның та­­за­­лы­­гы бе­­лән ту­­ган ни­­гез­­гә кай­­тып төп­­лә­­неп яшәр ча­­гы да соң... Юк, бул­­мас ин­­де, баш­­ка дөнья ке­­ше­­се ул хә­­зер, бө­­тен­­ләй­­гә шу­­шы дүрт сте­­на эче­­нә та­­мыр җи­­бәр­­гән. Мүк бас­­кан кү­­ңел­­не юа­­тыр­­га, би­­ре­­дә ки­­рәк­­мен, мин­­сез кал­­са­­лар, бе­­тә­­ләр ди­­гән (бәл­­ки ял­­ган­­дыр, әм­­ма тат­­лы) уй бар.
– Бе­­лә­­без, ба­­рын да бе­­лә­­без. Бак­­ча яшен­­нән чык­­кан­­быз. Ач­­лык­­тан да, ту­­ңып та үл­­мә­­без.
Шу­­лай да өл­­кән­­нәр, кер­­сә – ко­­лак­­ка, кер­­мә­­сә – бо­­так­­ка ди­­гән­­дәй, ки­­ңәш­­лә­­рен кыс­­ты­­ра тор­­ды. Кыс­­тыр­­сын­­нар, өй­­рәт­­сен­­нәр әй­­дә, ки­­ңәш – кү­­тә­­реп йө­­ри тор­­ган авыр әй­­бер тү­­гел лә. Бәл­­ки, дө­­рес­­тән дә ки­­рә­­ге чы­­гып ку­­яр. Ки­­ңәш­­тән, өй­­рә­­тер­­гә ты­­ры­­шу­­дан биг­­рәк, карт­­лар­­ның үз­­лә­­рен авыл­­да кү­­зал­­ла­­вы, шун­­да яшәү­­лә­­рен хис итүе иде бо­­лар.
Шу­­лай да әни­­се ки­­рәк­­ле азык-тө­­лек­­не үзе ка­­рап ту­­тырт­­ты. Хәт­­та бе­­раз он да сал­­ды.
– Бе­­рен­­че ва­­кыт­­ка ик­­мәк са­­тып алыр мөм­­кин­­лек бул­­ма­­са...
Нәр­­кәс аш-су­­га ос­­та, ик­­мә­­ген дә са­­лыр. Ма­­ши­­на­­га сый­­ган­­ча ки­­рәк-ярак­­ны ту­­тыр­­ды­­лар, алар уй­­лап бе­­те­­рә ал­­ма­­ган­­нар­­ны өл­­кән­­нәр өс­­тә­­де.
Кү­­ңел­­ле иде. Яшә­­ве ни­­чек бу­­лыр, җы­­е­­нуы да рә­­хәт. Алар ин­­де бу ыгы-зы­­гы­­лы тор­­мыш­­тан үз­­лә­­рен азат дип уй­­лый. Та­­би­­гать­­кә яр­­ты көн­­гә чык­­кан­­да да, ял итү­­е­­нә ка­­ра­­ган­­да, аңа әзер­­лек мә­­шә­­кать­­лә­­ре кү­­ңел­­ле­­рәк тү­­гел­­ме икән?
Ма­­ши­­на ях­­шы, ал­­да көз­­ге­­дәй ас­­фальт ял­­ты­­рап ят­­кач, ара ерак­­лы­­гын той­­мый­­сың да. Тә­­гәр­­мәч­­ләр әй­­лән­­мә­­гән, ма­­ши­­наң урын­­нан куз­­гал­­ма­­ган ке­­бек. Әй­­тер­­сең, ике як­­та­­гы ур­­ман­­нар, җәй ба­­шы­­ның саф яшел­­ле­­ге­­нә тө­­рен­­гән кыр­­лар баш әй­­лән­­дер­­геч тиз­­лек бе­­лән үз­­лә­­ре си­­нең кар­­шы­­ңа йө­­ге­­рә. Мо­­ның шу­­лай тү­­гел­­ле­­ге­­нә ыша­­ну өчен тә­­рә­­зә­­дән баш­­ны ты­­гып, кул­­ны ма­­ши­­на ки­­сеп бар­­ган җил­­гә ку­­еп ка­­рый­­сы ки­­лә. Бор­­ма­­лы-сыр­­ма­­лы, си­­кәл­­тә­­лә­­ре еш оч­­ра­­ган соң­­гы утыз-кы­­рык чак­­рым юл са­­бый­­лар­­ча яңа дөнь­­я­­га аш­­кын­­ган яшь­­ләр­­нең кү­­ңе­­лен бе­­раз кү­­лә­­гә­­лә­­сә дә, авыл­­га ба­­рып ке­­рү бе­­лән кә­­еф­­лә­­ре кү­­тә­­ре­­леп кит­­те.
Авыл чын­­лап та, рә­­сем­­нәр­­дә су­­рәт­­лән­­гән ке­­бек ма­­тур иде. Элек­­тән дә зур бул­­ма­­ган­­га­­мы, таш­­лан­­дык, җи­­ме­­рек иха­­та­­лар юк ди­­яр­­лек. Йорт­­лар­­ның ке­­ше тор­­ма­­ган­­на­­ры да бар­­дыр, тик ан­­дый­­ла­­ры да ямь­­сез тү­­гел. Өйал­­ды бак­­ча­­сын­­да­­гы ми­­ләш, шо­­мырт ку­­ак­­ла­­ры ышы­­гын­­да, ар­­тык әдәп­­ле, кы­­ен­­сы­­ну­­чан авыл әби­­лә­­ре сы­­ман, урам­­га үре­­леп ке­­нә ка­­ра­­ган ке­­бек то­­е­­ла­­лар. Авыл бө­­тен­­ләй үк ху­­җа­­лар­­сыз да тү­­гел­­дер. Юл­­ла­­ры бар, ма­­ши­­на­­лар йө­­реп то­­ра, әнә бит ала­­ры йә бак­­ча бу­­ен­­да­­гы агач ышы­­гын­­да, йә юл чи­­тен­­дә ху­­җа­­ла­­ры­­ның үз­­лә­­ре­­нә йо­­мы­­шы төш­­кә­­нен кө­­теп то­­ра. Ки­­рәк­­ле­­ген бе­­леп яшә­­гән аб­­руй­­лы ак­­са­­кал, мәң­­ге­­лек­­кә кил­­гән карт имән сы­­ман, авыл­­ның да җир­­дә үз уры­­нын бе­­леп, нык утыр­­ган­­лы­­гы си­­зе­­лә иде.
Бер нәр­­сә дә оны­­тыл­­ма­­ган. Кү­­ңе­­ле­­нә ба­­ла­­чак­­тан уе­­лып кал­­ган кү­­ре­­неш­­ләр­­нең чын­­лы­­гын ис­­бат­­лап, авыл ура­­мы су­­зы­­ла ба­­ра. Юк, әл­­лә ни үз­­гәр­­мә­­гән авыл, яңа йорт­­лар да бе­­рән-сә­­рән ге­­нә. Элек­­ке­­лә­­рен тыш­­лап, за­­ман­­ча ма­­тур кой­­ма­­лар бе­­лән ура­­тып ал­­ган­­нар, кай­­сы­­ла­­ры шул ки­­леш. 
Әнә бо­­рыл­­ма, ан­­нан соң буш кал­­ку­­лык – Мә­­чет та­­вы. Мон­­да элек мә­­чет бул­­ган дип сөй­­лә­­гән­­нә­­ре дә исен­­дә, янә­­шә­­сен­­дә – иха­­та­­сын­­да карт на­­рат үс­­кән би­­ек йорт. Бак­­ча ар­­ты­­на җи­­меш бир­­ми тор­­ган агач­­лар утыр­­ту га­­дә­­те бул­­са да, йорт-иха­­та эче­­нә ха­­лык ан­­дый агач утырт­­ма­­ган. На­­рат авыл­­да бер­­дән­­бер. Ан­­да алар бә­­лә­­кәй чак­­та да ке­­ше яшә­­мә­­де, ху­­җа әби ва­­фат, ба­­ла­­ла­­ры гы­­на ки­­леп иха­­та­­сын ка­­рап, бак­­ча утыр­­тып йө­­ри. Йорт ис­­ке­­рәк бул­­са да, ниш­­ләп­­тер, янә­­шә­­дә­­ге яңа­­рак­­ла­­рын­­нан да би­­ег­­рәк бу­­лып кү­­ре­­нә иде. Ул йорт һа­­ман уры­­нын­­да икән. Ау­­ма­­ган, кы­­е­­гай­­ма­­ган һәм һа­­ман да шу­­лай би­­ек. Кү­­тәр­­мә­­сен­­нән чы­­гып ка­­ра­­саң, мө­­га­­ен, бө­­тен авыл кү­­ре­­нә­­дер. 
Ма­­ши­­на як­­ты тә­­рә­­зә­­лә­­ре бе­­лән урам­­ны бал­­кы­­тып утыр­­ган йорт кар­­шы­­на ки­­леп тук­­та­­ды. Мон­­да ке­­ше яшә­­ми дип тә бул­­мый, иха­­та ти­­рә­­се тө­­зек, кап­­ка тө­­бен­­дә­­ге агач эс­­кә­­ми­­я­­сен­­нән ху­­җа­­ла­­ры әле ге­­нә куз­­га­­лып кит­­кән сы­­ман. Ал бак­­ча­­да­­гы ап-ак чә­­чәк­­кә кү­­мел­­гән ба­­лан­­на­­ры да зәң­­гәр ка­­ша­­га­­лы тә­­рә­­зә­­ләр­­не кап­­ла­­мый­­ча, үз урын­­на­­рын бе­­леп ке­­нә үсеп уты­­ра. Баш­­ка ту­­ган­­на­­ры төп йорт­­ны таш­­ла­­ма­­ган икән – ба­­ры­­сы да тәр­­тип­­тә иде. Кай­­тып тук­­та­­вы кү­­ңел­­ле бул­­ды.
Юл­­да арып кит­­кән­­дер, Нәр­­кәс­­нең уры­­нын­­нан куз­­га­­ла­­сы кил­­ми иде. Егет ишек­­не ачып кә­­лә­­ше­­нә ку­­лын суз­­ды. Те­­ге­­се ма­­ши­­на­­дан чы­­гып, оеп кит­­кән аяк­­ла­­ры­­на ба­­са ал­­ма­­ган­­дай, ир­­кә­­лә­­неп аның ко­­ча­­гы­­на са­­рыл­­ды.
Көн­­не ашык­­мый­­ча баш­­ла­­ган­­нар иде. Йо­­кы­­ла­­ры туй­­гач кы­­на то­­рып юл­­га чык­­ты­­лар. Төш­­ке­­лек­­тә юл бу­­ен­­да­­гы ур­­ман авы­­зын­­да тук­­та­­лып кап­­ка­­лап ал­­ды­­лар. Кич­­ке­­лек­­кә та­­мак­­ны кай­­гыр­­тыр ва­­кыт та җит­­кән икән.
Шу­­шы йорт­­та ту­­ып үсеп, дөнь­­я­­ның төр­­ле поч­­мак­­ла­­ры­­на та­­рал­­ган ма­­лай­­лар-кыз­­лар­­ның хә­­зер өчен­­че, дүр­­тен­­че бу­­ы­­ны үз ба­­ла­­ла­­рын үс­­те­­рә ин­­де. Кай­­тып яши­­се кил­­гән һәр­­кем­­гә йорт­­ның ише­­ге ачык. Үр­­чем­­ле нә­­сел алар, бу­­ын­­нар ага­­чы киң­­чә­­гә нык тар­­мак­­лан­­ды. Икен­­че, өчен­­че бу­­ын ба­­ла­­ла­­ры бер-бер­­се­­нең кай­­да төп­­лә­­неп ур­­наш­­ка­­нын, нин­­ди эш-шө­­гыль бе­­лән мәш­­гуль бул­­га­­нын бе­­леп тә бе­­тер­­ми­­дер, мә­­гәр ба­­ры­­сын бәй­­ләп тор­­ган шу­­шы йорт­­ның бар­­лы­­гын то­­еп яши­­ләр. За­­ман­­ның кү­­ңе­­лен­­нән рә­­хәт җы­­лы дул­­кын үт­­те. Ту­­ган­­лык, төп ни­­гез­­не сан­­лау хис­­лә­­ре шу­­лай ча­­гы­­ла­­дыр. 
Өй эчен­­дә дә тәр­­тип, чис­­та­­лык иде. Нәр­­кәс чәй кай­­на­­тып өс­­тәл әзер­­лә­­гән ара­­да За­­ман бак­­ча­­ны ура­­ды. Кем­­нәр­­дер үт­­кән ат­­на­­лар­­да гы­­на ку­­нак бу­­лып кит­­кән­­гә ох­­ша­­ган. Бак­­ча­­ның бер поч­­ма­­гын­­да ки­­шер, су­­ган, бә­­рәң­­ге дә утыр­­тыл­­ган. Мо­­ны, ту­­ган­­нар үз­­лә­­ре әйт­­кән­­чә, ку­­лы җит­­кән ке­­ше баш­­ка­­ра һәм өл­­ге­­рә бар­­ган яшел­­чә-җи­­меш җәй­­дән көз­­гә ка­­дәр ку­­нак бу­­лу­­чы­­лар өс­­тә­­ле­­нә авыл җи­­ре­­нең тан­­сык ри­­зы­­гы бу­­лып өс­­тә­­лә иде. Ки­­шер тү­­тә­­ле яшел яф­­рак­­лар­­дан чел­­тәр­­лә­­неп ке­­нә ки­­лә, су­­ган кы­­як­­ла­­ры, ук­­роп өзеп ашар­­лык бул­­ган­нар.
– Әле соң тү­­гел­­дер, өл­­ге­­рер, кы­­яр да чә­­чеп ку­­яр­­га ки­­рәк, – дип уй­­ла­­ды ул, бак­­ча эш­­лә­­ре­­нә ку­­лы җит­­кән ту­­ган­­на­­ры­­на рәх­­мәт­­ле бу­­лып.
Өс­­тәл­­гә су­­сыл яшел ук­­роп­­лар­­ны, су­­ган кы­­як­­ла­­рын куй­­гач:
– Без­­не кө­­теп тор­­ган­­нар би­­ре­­дә, – дип кә­­лә­­ше­­нә ел­­май­­ды.
Газ юк иде, әл­­бәт­­тә, аның ка­­ра­­вы бик уңай­­лы электр пли­­тә­­се бар, тиз җы­­лы­­та. Нәр­­кәс алып кайт­­кан кот­­лет­­лар­­ны кыз­­ды­­рып ал­­ды. Кы­­яр, по­­ми­­дор­­дан са­­лат, үз бак­­ча­­ла­­рын­­да үс­­кән яшел су­­ган бе­лән ук­­роп­­ны да ту­­ра­­гач, бө­­тен­­ләй икен­­че тәм ал­­ды.
Алар, кич­­ке тын­­лык­­ны тан­­сык­­лап, кү­­тәр­­мә­­гә чы­­гып утыр­­ды­лар. Кө­­тү­­дән соң­­ла­­ган сы­­ер­­ның су­­зып-су­­зып мөг­­рәп, ху­­җа­­би­­кә­­се­­нә кай­­тып кил­­гә­­нен хә­­бәр ит­­кә­­не ише­­тел­­де.
– Сы­­ер ас­­рый­­лар икән... Яңа сау­­ган сөт эчәр­­без, сөт өс­­те дә бу­­ла­­чак әле.
Җи­­ләк­­кә йө­­рер­­ләр, ба­­лык то­­тар­­лар, бу­­а­­да су ко­­е­­ныр­­лар... Мон­­да кайт­­кан­­на­­ры­­на сө­­е­­неп, ул үзе­­нә сы­­е­­нып утыр­­ган кә­­лә­­шен ко­­ча­­гы­­на ал­­ды.
...Ал­­да тор­­ган кү­­ңел­­ле көн­­нәр­­не кү­­зал­­лап, рә­­хәт йо­­кы­­га чум­­ды­лар.
* * *
Бер­­ни­­чә көн үз­­лә­­ре кө­­теп ал­­ган тан­­сык тын­­лык, ау­­лак бе­­лән яшә­­де­­ләр. Хәт­­та ке­­сә те­­ле­­фон­­на­­ры­­на да ис­­лә­­ре кит­­мә­­де. Зал­­да­­гы те­­ле­­ви­­зор­­ны да ка­­бы­­зу­­чы бул­­ма­­ды. Тын­­лык, бе­­рен­­чел дөнья ке­­бек то­­ел­­ган та­­би­­гать, ыгы-зы­­гы­­сыз ти­­рә­­лек ка­­дер­­ле иде алар­­га. Бер­­кем­­гә бу­­рыч­­лы бул­­мый­­ча, үз рә­­хә­­тең­­дә, үзең өчен ге­­нә яшәү­­не са­­гын­­ган­­нар икән. Са­­гын­­ган­­нар дип, алар­­ның бо­­лай яшәп ка­­ра­­га­­ны юк иде дә.
Ке­­ше са­­бый ча­­гын­­нан ук, те­­ли­­ме-те­­лә­­ми­­ме, өл­­кән­­нәр тор­­мы­­шын­­да кай­­нап яшәр­­гә мәҗ­­бүр. Әйе, мәҗ­­бүр, чөн­­ки ул баш­­ка тор­­мыш­­ны бел­­ми. Ту­­ып аяк­­ка бас­­кач та, ба­­ла­­лар бак­­ча­­сы­­на ба­­рыр­­га ти­­еш. Ела­­мый, көй­­сез­­лән­­ми, авыр­­мый шун­­да йө­­ри икән, ба­­ла һәр­­чак ашык­­кан, әм­­ма ба­­ры­­бер бер нәр­­сә­­гә дә өл­­гер­­мим дип зар­­лан­­ган ата-ана­­сы­­на үзен­­чә яр­­дәм итә. Бо­­рып җи­­бә­­рел­­гән ме­­ха­­низм ке­­бек, бу тор­­мыш­­та­­гы үз уры­­нын ул бик тиз аң­­лый. Үз­лә­ре ту­­ган­­чы ук язып ку­­ел­­ган көн тәр­­ти­­бе­­нә буй­­сы­­нып, ашау, йок­­лау гы­­на тү­­гел, пес итү дә бил­­ге­­ле бер ва­­кыт­­ка кер­­тел­­гән ре­­жим­­да яшәп үс­­кән бу­­ын ич алар. Мәк­­тәп, уни­­вер­­си­­тет, эш урын­­на­­рын әй­­тә­­се дә тү­­гел. Бү­­ген юга­­лып кал­­мас өчен шу­­лай яшәр­­гә ки­­рәк. Тиң­­дәш­­лә­­рең, хез­­мәт­­тәш­­лә­­рең, хәт­­та үз нә­­се­­лең ке­­ше­­лә­­ре ара­­сын­­да да тот­­кан уры­­ның бул­­сын өчен, шу­­лай көй­­лә­­неп ку­­ел­­ган ме­­ха­­низм­­ның бер шө­­ре­­бе ке­­бек, тук­­тау­­сыз әй­­лә­­нер­­гә ки­­рәк­­ле­­ген яшә­­еш ба­­ла кү­­ңе­­ле­­нә ти­­рә-юнь­­не аң­­лый баш­­лау мә­­ле бе­­лән бер­­гә иң­­де­­рә. Са­­бый үзен бе­­лә баш­­ла­­ган­­нан бир­­ле шу­­ңа әзер бу­­лып үсә. Дө­­рес­­рә­­ге, бу той­­гы аның аңы, үзе бе­­лән бер­­гә үсә. Ул ая­­гың, ку­­лың, баш­­та­­гы чәч бөр­­тек­­лә­­рең ке­­бек үзең­­не­­ке. Ан­­нан ка­­чып бул­­мый, ба­­ры тик бе­­раз­­га гы­­на чит­­кә ку­­еп, оны­­тып то­­рып бу­­ла. Алар ме­­нә шу­­шы оны­­ты­­лу­­да иде.
Баш­­та­­гы мәл­­гә дип алып кил­­гән ри­­зык­­ла­­ры да җи­­тә, алар үз­­лә­­ре ту­­дыр­­ган ка­­быр­­чык­­тан чы­­гар­­га җы­­ен­­мый иде әле. Авыл­­ны­­кы­­лар да алар­­га ко­­ма­­чау­­лый тор­­ган тү­­гел. Бу ни­­гез ке­­ше­­лә­­ре­­нә ае­­рым­­рак ка­­раш. Вә­­ли­­ди­­ян карт­­ның чор­­даш­­ла­­ры гы­­на тү­­гел, аны кү­­реп бе­­лү­­че­­ләр дә кар­­тай­­ган­­дыр ин­­де. Кап­­ка тө­­бе­­нә нин­­ди ма­­ши­­на­­да кай­­тып тук­­та­­вын­­нан ул­­ла­­ры­­ның кай­­сы икә­­нен ча­­ма­­лау­­чы­­лар да си­­рәк хә­­зер.
«Вол­­га», «Жи­­гу­­ли»­­лар­­ны онык­­лар­­ның чит ил мар­­ка­­ла­­ры алыш­­тыр­­ды. Хә­­ер, ма­­ши­­на­­га ис ки­­тәр за­­ман тү­­гел. Авыл ма­­лай­­ла­­ры да ике-өч ел эчен­­дә Се­­бер та­­раф­­ла­­рын­­нан ан­­дый гы­­на ма­­ши­­на­­лар­­да шып итеп кай­­тып ке­­рә. Бу нә­­сел ке­­ше­­лә­­ре бул­­дык­­лы, элек­­тән шу­­лай ки­­лә. Бо­­лар бер за­­ман­­да да юга­­ла тор­­ган тү­­гел, үз көч­­лә­­ре бе­­лән ке­­ше бул­­ган­­нар. Ата йор­­тын­­да яшәп кал­­ма­­са­­лар да, ту­­ган туф­­рак­­тан өзел­­мә­­де­­ләр. Авыл­­га ан­­дый­­лар ки­­рәк. Үр­­нәк алыр өчен­­ме, ки­­ңәш-та­­быш кы­­лыр, без­­не­­ке­­ләр дип го­­рур­­ла­­ныр өчен­­ме?
Авыл­­ның буш­­ка сый­­ла­­ныр­­га ярат­­кан, тө­­шеп кал­­ган­­ны гы­­на эз­­ләп йөр­­гән бе­­рә­­дәк­­лә­­ре дә алар­­ны җи­­лә­­теп бар­­мый. Кап­­ка тө­­бе­­нә ку­­нак ма­­ши­­на­­лар кай­­тып тук­­тый икән, иң ки­­рәк­­ле йо­­мыш бе­­лән ге­­нә ки­­лә­­ләр. Әти­­лә­­ре авыл­­даш­­ла­­ры бе­­лән үз­­лә­­ре баш­­лап ара­­ла­­ша, ке­­реп сөй­­лә­­шә яки ча­­кы­­рып ала иде. Алар, ял итү­­дән биг­­рәк, шул ара­­ла­­шу өчен кайт­­ты. Ту­­ган җир ава­­зы, ата-ба­­ба­­лар ру­­хы ча­­кыр­­ган алар­­ны. Бү­­ген­­ге­­ләр ин­­де мо­­ны бел­­ми, ала­­ры бу җир­­дән өзел­­гән, алар­­га ан­­дый ара­­ла­­шу ят, алар аңа мох­­таҗ да тү­­гел.
* * * 
Ике яшь­­лек улын алып, Мәрь­­ям авыл­­га май ба­­шын­­да ук кайт­­ты. Бо­­лай ук озак­­лар­­мын дип уй­­ла­­ма­­ган иде. Ире бе­­лән юк­­тан гы­­на ачу­­ла­­ныш­­ты­­лар. Ачу­­ла­­ныш­­ты­­лар дип, сүз­­гә ки­­леп әреп­­лә­­шеп, ямь­­сез­­лә­­неп тә тор­­ма­­ды­­лар. Элек­­тән кил­­гән­­нә­­ре җы­­е­­лып ти­­шел­­де­­ме, җы­­ен­­ды да чы­­гып кит­­те. Әни­­се яны­­на кай­­та­­сын ире­­нә кич­­тән әйт­­те. Авыл­­да яшәп то­­рыр өчен ва­­кы­­ты да ту­­ры кил­­гән ке­­бек. Тыш­­та әле җы­­лы­­тып бе­­тер­­мә­­де, яз соң­­ла­­ды, фа­­тир­­да сал­­кын. Ул әле­­гә эш­­тә тү­­гел. Ир дә са­­бый тү­­гел ич ин­­де, үзен үзе ка­­рый ала. «Кайт­­ма», – ди­­мә­­де аны­­сы да. Бәл­­ки, ае­­рым яшәп ка­­рау ки­­рәк­­тер.
Ту­­ган йорт­­та бе­­рен­­че көн кү­­ре­­шү сө­­е­­неч­­лә­­ре бе­­лән үт­­те. Бер ат­­на күр­­ми тор­­саң да әл­­лә күп­­ме һө­­нәр арт­­ты­­ра тор­­ган бә­­лә­­кәч­­не сө­­еп, өй­­рән­­гән «һө­­нәр­­лә­­ре»­­нә сок­­ла­­нып туй­­ма­­ды­­лар. Икен­­че көн­­не мун­­ча кер­­де­­ләр. 
Ана кү­­ңе­­ле си­­зен­­де. 
– Кияү шал­­ты­­рат­­ты­­мы?
Баш­­та кы­­зы ишет­­мә­­меш­­кә са­­лыш­­кан иде. Ни­­чән­­че тап­­кыр ин­­де шул со­­рау эчен по­­шы­­ра.
– Юк, – ди­­гә­­не­­нә әни­­се дә әй­­тер сүз тап­­ма­­ды. Ан­­нан со­­ра­­мас бул­­ды.
Ниш­­ләр­­гә бел­­ми эч­­тән ге­­нә уф­­тан­­са да, Мәрь­­ям үзе баш­­лап эн­­дәш­­мә­­де. Ир ке­­ше баш­­та кул су­­зар­­га ти­­еш иде, аның­­ча. Ти­­еш иде, чөн­­ки ул ха­­тын-кыз, ул нә­­ни ул­­ла­­рын  күк­­рәк сө­­те бе­­лән име­­зә... Га­­еп­­ле бул­­са да, ул – ха­­тын-кыз... Ан­­нан га­­еп ди­­гән­­не дә, үзен­­дә күп­­ме эз­­лә­­сә дә, та­­ба ал­­ма­­ды. Ире­­нең үзе­­нә юл куй­­га­­нын аң­­лый­­сы, аны са­­гын­­га­­нын бе­­лә­­се кил­­гән иде. Үп­­кә әк­­рен­­ләп ачу­­га әй­­лән­­де.
Баш­­ка чак­­та ки­­чен үк те­­ле­­фон­­нан шал­­ты­­ра­­та иде, бу юлы ат­­на ди­­гән­­дә ге­­нә те­­ле­­фон­­да ир­­нең төк­­се йө­­зе кү­­рен­­де. Баш­­та ире­­неп ке­­нә:
– Сә­­лам... – ди­­де, ан­­нан әни­­се­­нең итә­­ген­­дә утыр­­ган улы бе­­лән сөй­­лә­­шә баш­­ла­­ды.
Мәрь­­ям са­­гы­­ну­­ын яше­­рер көч та­­ба ал­­ды. Хис­­лә­­рен бик­­ләп, ул да йө­­зе­­нә би­­та­­раф­­лык бу­­я­­вын ягар­­га өл­­гер­­де, ис­­кит­­мә­­гән би­­та­­раф­­лык бе­­лән шул ук «сә­­лам» яң­­гы­­ра­­ды. Бер­­ни­­чә көн­­нән соң та­­гын шул «сә­­лам».
Яшь ха­­тын­­ның ачуы хә­­зер таш бу­­лып күк­­рә­­ге­­нә тө­­ел­­де.
Си­­рәк шал­­ты­­ра­­ган те­­ле­­фон аша «кай­­чан кай­­та­­сыз?» ди­­гән со­­рау ише­­тел­­мә­­де. Әй­­тер­­сең, аның шу­­шы­­лай җы­­е­­нып чы­­гып ки­­тү­­ен ге­­нә көт­­кән­­нәр. Әй­­бәт ке­­нә яши­­ләр ке­­бек иде ла­­са. Ки­­нәт аңа кур­­кы­­ныч бу­­лып кит­­те, үзен ял­­гыз итеп той­­ды. Үзе өчен тү­­гел, ба­­ла­­сы өчен ку­­рык­­ты. Әгәр ба­­ла авы­­рып кит­­сә... Ярый, ачу­­ла­­ныш­­кан­­нар да ди. Ата ке­­ше ба­­ла яз­­мы­­шы өчен бор­­чы­­лыр­­га ти­­еш бит. Авыл­­ла­­ры­­ның бә­­лә­­кәй ге­­нә икән­­ле­­ген, юл­­ның ко­­ры көн­­нәр­­дә ге­­нә ма­­ши­­на бе­­лән йө­­рер­­лек икә­­нен бе­­лә. Та­­биб тү­­гел, фельд­­шер да алар­­га гра­­фик бу­­ен­­ча гы­­на ки­­лә.
Кү­­ңел­­гә кил­­гән ал­­га ки­­лә, ди­­ләр бит. Мәрь­­ям­­нең ко­­тын алып, улы чир­­лә­­де. Тә­­не ут ке­­бек яна, кү­­зен дә ача ал­­мый, су­­зы­­лып кы­­на төш­­те. Көн­­дез үк кә­­еф­­сез­­лә­­неп то­­ра иде, җит­­мә­­сә, күк­­рәк­­тән ае­­рып ма­­таш­­кан ча­­гы. Кич­­тән яң­­гыр явып кит­­те, ашы­­гыч яр­­дәм ча­­кыр­­са­­лар да, ки­­лер­­лек тү­­гел. Әни­­се аңар­­дан би­­тәр ку­­рык­­кан иде. Шу­­лай да ул уш­­лы­­рак бу­­лып чык­­ты.
– Са­­җи­­дәт­­тәй­­ләр­­нең күр­­ше­­лә­­ре­­нә шә­­һәр­­ләр кайт­­кан. Озак­­ка­­дыр, көн дә ут­­ла­­ры кү­­ре­­нә. Би­­чә­­се врач бу­­гай. Йок­­ла­­ма­­ган­­нар­­дыр әле, – дип, әни­­се шу­­лар­­га йө­­гер­­де.
Бар дөнь­­я­­дан ае­­ры­­лып то­­рыр­­га уй­­ла­­ган­ Нәр­кәс бе­лән За­ман­ның әнә шу­­лай ки­­нәт ки­­рәк­­лә­­ре чык­­ты. Юк, авы­­рык­­сы­­ну­­дан тү­­гел, шу­­шы җир­­дә яшә­­гәч, ур­­так бор­­чу­­лар­­дан, ур­­так гамь­­нәр­­дән өс­­тен бу­­ла ал­­мый­­сың.
– Ча­­кыр­­ган­­га гы­­на кил­­дем. Ми­­не та­­биб дию дә дө­­рес­­лек­­кә ту­­ры ки­­леп җит­­ми. Ме­­ди­­ци­­на бу­­ен­­ча тик­­ше­­рү­­ләр алып ба­­рам. Сез­­гә иң ях­­шы­­сы – ра­­йон дә­­ва­­ха­­нә­­се­­нә ба­­рып кү­­ре­­нү, – ди­­де Нәр­­кәс, үзен­­нән әл­­лә ни фай­­да бул­­ма­­вы­­на га­­еп­­ле та­­выш бе­­лән. Кил­­гә­­нен дүрт күз бе­­лән кө­­теп тор­­ган яшь ха­­тын­­ның бу сүз­­ләр­­дән соң бө­­тен­­ләй ко­­е­­лып төш­­кә­­нен кү­­реп, ни­­чек­­тер яр­­дәм итә­­се кил­­де.
– Баш­­ка ке­­ше­­гез бул­­ма­­са, алып ба­­рыр­­быз, – ди­­де, ире­­нең мон­­дый оч­­рак­­лар бул­­ган­­лы­­гы ту­­рын­­да сөй­­лә­­гә­­нен хә­­тер­­ләп.
Те­­ле­­фо­­нын­­нан ире­­нә шал­­ты­­рат­­ты. Те­­ге­­се бер­­сүз­­сез дә­­ва­­ха­­нә­­гә ил­­теп ку­­яр­­га бул­­ды. Әзер­­лә­­неп чы­­гу­­ла­­ры­­на ма­­ши­­на кап­­ка тө­­бен­­дә иде.
Күз бәй­­лә­­неп кил­­гән мәл, руль ар­­тын­­да­­гы ке­­ше­­не та­­ныр­­га да ит­­те ха­­тын, та­­вы­­шы да та­­ныш ке­­бек ише­­тел­­де. Аңа яр­­дәм итәр­­гә йөр­­гә­­не өчен шу­­лай якын то­­ел­­ды, ах­­ры. Ха­­ты­­ны да таш­­лап кит­­мә­­де. Та­­биб ук­мы, тү­­гел­­ме, ба­­ры­­бер ак ха­­лат ки­­я­­дер әле. Аны­­сы өчен та­­гын бер рәх­­мәт­­ле бул­­ды ана.
Баш­­ка ва­­кыт­­та әти­­се гел ян­­на­­рын­­да бул­­гач, ма­­ши­­на­­ны әти­­се бе­­лән ае­­рыл­­гы­­сыз ке­­бек то­­еп өй­­рән­­гән­­дер ин­­де, чы­­гып утыр­­гач та, са­­бый, күз­­лә­­рен ачып, со­­рау­­лы ка­­раш бе­­лән ана­­сы­­на тө­­бәл­­де:
– Әти... – ди­­де ише­­тер-ише­­тел­­мәс ке­­нә.
«Шун­­дый чак­­та да... шун­­дый чак­­та да...» Ба­­ла өчен бор­­чыл­­ган кү­­ңел га­­дел­­сез­­лек­­тән та­­гын үр­­сә­­лә­­неб­­рәк әр­­не­­де. Шу­­шы үр­­сә­­лә­­нү ире­­нә бул­­ган үп­­кә­­не ике­­лә­­тә ка­­бар­­тып җи­­бәр­­де. «Шун­­дый чак­­та да иң якын ке­­шең яның­­да бул­­ма­­сын әле.»
Ял­­гыз­­лык­­ның ни икә­­нен шул мәл­­дә бе­­рен­­че тап­­кыр ачык аң­­ла­­ды ха­­тын, ирен­­нә­­рен теш­­ләп, күз яшен ты­­яр­­га ты­­ры­­шып, улын күк­­рә­­ге­­нә ныг­­рак кыс­­ты. Шул үр­­сә­­лә­­нү, га­­җиз­­лек нык­­лык та өс­­тә­­де, ах­­ры, ка­­ян­­дыр көч иң­­гән­­дәй бул­­ды.
Ана бе­­лән ба­­ла­­ның җан­­на­­ры бер, ба­­ла­­сы­­на су­­лы­­шын өс­­тәп хәл кер­­тер­­дәй бу­­лып, ул йө­­зе бе­­лән улы­­на иел­­де, узыш­­лый гы­­на эләк­­тер­­гән коф­­та­­сын тар­­тып-су­­зып өс­­те­­нә яп­­ты. Ашы­­гыч­­лык бе­­лән чы­­гып ки­­тел­­де, ба­­ла өс­­те­­нә ябар­­га бе­­рәр җи­­ңел­­чә оде­­ял ала­­сы бул­­ган икән.
Ба­­ра­­сы юл­­ның яр­­ты­­сын үт­­кән­­нәр иде. Ба­­ла­­сын ко­­чак­­ла­­ган кул­­ла­­ры тир­­лә­­де­­ме ди­­сә... улы ша­­быр тир­­гә бат­­кан иде. Из­­рәп йок­­ла­­ган са­­бый­­ның су­­лы­­шы да ти­­гез­­лән­­де.
– Ка­­ра­­гыз әле... Аның тем­­пе­­ра­­ту­­ра­­сы төш­­те бу­­гай. Бая бир­­гән таб­­лет­­ка­­ның тәэ­­си­­ре бет­­те бит ин­­де. Улым хә­­зер үз йо­­кы­­сы бе­­лән йок­­лый.
Нәр­­кәс алар­­га бо­­рыл­­ды. Бо­­лай да һәр си­­кәл­­тә­­не, чо­­кыр-ча­­кыр­­ны әй­­лә­­неп узар­­га ты­­ры­­шып, әл­­лә ни тиз­­лек арт­­ты­­ра ал­­ма­­ган шо­­фер бө­­тен­­ләй ак­­ры­­най­­ды.
– Сез­­гә дә җай­­сыз. Бор­­чы­­га­­ным өчен үзем дә кы­­ен­­сы­­нам. Ба­­ла­­ның януы бет­­те, әл­­лә ки­­ре бо­­ры­­ла­­быз­­мы? 
Тук­­та­­ды­­лар. Нәр­­кәс чы­­гып, кар­­шы ишек­­тән алар яны­­на кү­­чеп утыр­­ды. Төн ур­­та­­сы бит, ба­­ла ты­­ныч су­­лап, рә­­хәт­­лә­­неп йо­­кы­­га тал­­ган. Юеш­­лә­­неп тә­­не­­нә сы­­лаш­­кан юка күл­­мә­­ге ге­­нә нә­­ни ор­­га­­низм­­ның чир бе­­лән кө­­рәш­­кә­­не ха­­кын­­да сөй­­ли иде. Хәт­­та кол­­гот­­ка­­сы да дым­­ла­­нып ту­­лы, йом­­шак бот­­ла­­ры­­на сы­­лан­­ган.
– Нәр­­сә бул­­ды соң бу? Чын­­лап та тем­­пе­­ра­­ту­­ра­­сы төш­­те...
Мәрь­­ям­­нең дә­­ва­­ха­­нә­­гә ба­­ра­­сы, ба­­ла­­сы­­ның тә­­нен тиш­­кә­­лә­­теп, үзә­­ген өзеп әл­­лә күп­­ме ана­­лиз­­лар бир­­де­­реп йө­­ри­­се кил­­ми иде. Та­­биб ке­­ше ни әй­­тер?
– Их­­ты­­я­­ры­­гыз...
– Ир­­тә­­гә авыл­­га фельд­­шер ки­­лә. Бер дә бул­­ма­­са, көн­­дез ашы­­гыч яр­­дәм ча­­кы­­рыр­­мын.
Шо­­фер гы­­на ки­­ре бо­­ры­­лыр­­га ашык­­ма­­ды. За­­ман өчен ба­­ла – иң ка­­дер­­ле җан ия­­се. Әле дә бит, яшь ба­­ла ди­­гәч, бер­­сүз­­сез аты­­лып чык­­ты, шун­­да ук ма­­ши­­на­­сын ка­­бы­­зып ки­­леп тә җит­­те.
– Ба­­ла сә­­ла­­мәт­­ле­­ге бе­­лән ша­­яр­­мый­­лар... Ях­­шы­­лап уй­­ла­­гыз, – ди­­де ул җит­­ди та­­выш бе­­лән.
Мәрь­­ям кү­­ңе­­ле бе­­лән си­­зә: кур­­кы­­ныч үт­­те. Ни бул­­га­­нын гы­­на аң­­ла­­мый. Әни­­се әйт­­кән­­дәй, әл­­лә күз тию-фә­­лән ге­­нә бул­­ды­­мы? Аны­­сы да бу­­лыр. Өл­­кән­­нәр әйт­­кән бар сүз­­нең дә дө­­рес­­кә ки­­леп то­­ру­­ы­­на исе ки­­тә аның хә­зер. Әйе, хә­­веф чын­­лап та үт­­те. Ыша­­нып әй­­түе та­­гын шун­­нан: кү­­ңе­­ле ты­­ныч­­лан­­ды, уры­­ны­­на утыр­­ды. Ана кү­­ңе­­ле ал­­дат­­мый ул.
Ки­­ре бо­­ры­­лыр­­га бул­­ды­­лар. Ба­­ла­­ның тир­­ләп юеш­­лән­­гән ки­­ем­­нә­­рен сал­­ды­­рып алыш­­ты­­ру мөм­­кин­­ле­­ге юк иде. Ан­­нан, чи­­шен­­де­­рә баш­­ла­­сам, йо­­кы­­сын­­нан уя­­тыр­­мын дип ку­­рык­­ты, ба­­ры шул коф­­та­­сы­­на нык­­лап тө­­рер­­гә ты­­рыш­­ты. Алар­­ның мәш кил­­гә­­нен ал­­дын­­да­­гы көз­­ге­­дән кү­­реп тор­­ган, ах­­ры, шо­фер, өс­­тен­­дә­­ге җи­­ңел­­чә курт­­ка­­сын са­­лып суз­­ды. Мәрь­­ям, сө­­е­­нә-сө­­е­­нә, тән җы­­лы­­сы сак­­лан­­ган ки­­ем­­гә ба­­ла­­сын төр­­де.
Ты­­ныч­­лан­­ган кү­­ңе­­лен янә ур­­та­­лай­­га сы­­зып, ире­­нә бул­­ган үп­­кә яңар­­ды. Ата­­сы җы­­лы­­сын­­да җы­­лы­­ныр­­га ти­­еш иде бит ул­­ла­­ры.
Ир­­тә­­ге­­сен ба­­ла озак йок­­ла­­ды. Уян­­гач та, хәл­­сез­­лек­­тән из­­рәп, баш­­ка ва­­кыт­­та­­гы­­ча то­­ру бе­­лән уй­­нар­­га то­­тын­­ма­­ды. Аз гы­­на шың­­гыр­­дау та­­вы­­шы­­на йө­­ге­­реп ки­­леп җит­­кән ән­­кә­­се­­нә са­­рыл­­ды. Ән­­кә­­се ко­­ча­­гын­­да наз­­ла­­ну да көч өс­­тә­­гән­­дер, бе­­раз­­дан ба­­ла тәм­­ләп бот­­ка аша­­ды, яңа сау­­ган сөт­­не ка­­бат со­­рап алып эч­­те. Са­­бый­­лы­­гы бе­­лән­­ме, әл­­лә ин­­де те­­ре­­леп җит­­те­­ме, ма­­лай хә­­зер уй­­нар­­га да, ша­­я­­рыр­­га әзер иде.
Уен­­чык­­ла­­ры бе­­лән мәш кил­­гән улы­­на эч­­тән ге­­нә сө­­е­­неп ка­­рап утыр­­ган Мәрь­­ям­­нең кү­­зе урын­­дык ба­­шын­­да эле­­неп тор­­ган ят ки­­ем­­гә төш­­те. Һай, ки­­чә­­ге иге­­лек­­ле бән­­дә­­нең ки­­е­­ме бит бу. Ба­­ла­­ны тө­­рер­­гә өс­­тен­­нән са­­лып бир­­гән иде. Ил­­теп би­­рер­­гә ки­­рәк ин­­де. Ан­­нан, нык­­лап то­­рып рәх­­мәт әй­­тә­­се бар.
Авыл­­ны­­кы­­лар ку­­нак­­ка кай­­ту­­чы­­лар өчен рәх­­мәт­­нең нин­­дие үтем­­ле икә­­нен бе­­лә. Мәрь­­ям плас­­тик ше­­шә­­гә әле су­­ы­­нып та өл­­гер­­мә­­гән ир­­тән­­ге сөт­­не ту­­тыр­­ды. Су­­ыт­­кыч­­тан кич­­тән аер­­тыл­­ган сөт өс­­те, эрем­­чек ал­­ды. Шә­­һәр­­не­­ке­­ләр егы­­лып ки­­тә ин­­де шу­­шы ри­­зык­­лар­­га, күч­­тә­­нәч­­нең иң тан­­сы­­гы шу­­лар.
Тан­­сык күч­­тә­­нәч­­ләр­­не сө­­е­­нә-сө­­е­­нә сум­­ка­­га ту­­тыр­­ды. Эч­­тән уй­­лап та куй­­ды: алар­­ны бу авыл сы­­ен­­нан өз­­мә­­я­­чәк ул. Йо­­мыр­­ка­­сын, сы­­ер ма­­ен да ил­­тер. Ән­­кә­­се әйт­­меш­­ли, көн дә кил­­гән хә­­зи­­нә. Сы­­ер­­ла­­ры сөт­­ле, авыл ти­­рә­­сен­­дә үлән мул, сөт-мае әл­­лә кем­­нәр­­гә җи­­тәр­­лек.
Улы күп­­тән ин­­де тә­­пи­­ләп йө­­рер­­гә ярат­­са да, бу юлы ар­­ба­­га утыр­­тыр­­га бул­­ды. 
Ху­­җа­­лар бак­­ча­­да йө­­ри иде. Иң элек ян­­на­­ры­­на Нәр­­кәс йө­­ге­­реп ки­­леп җит­­те.
– Әл­­лә та­­гын авыр­­ды­­гыз­­мы дип кур­­кып кит­­тем.
– Юк, юк... Күз ти­­мә­­сен, бө­­тен­­ләй ару­­лан­­дык, ах­­ры.
Мәрь­­ям ба­­ла ар­­ба­­сы ас­­тын­­нан сум­­ка­­ны тар­­тып чы­­гар­­ды.
– Ип­­тә­­ше­­гез­­нең ки­­е­­мен ки­­тер­­дем дә... Ан­­нан, ме­­нә әз­­рәк күч­­тә­­нәч сез­­гә. Рә­­хәт­­лә­­неп чәй­­ләр эче­­гез.
Нәр­­кәс күч­­тә­­нәч­­ләр­­не кы­­ен­­сы­­ныб­­рак ка­­бул ит­­сә дә, ел­­ма­­еп куй­­ды. Әйт­­те бит, яра­­та­­лар шә­­һәр­­не­­ке­­ләр авыл нигъ­­мәт­­лә­­рен.
За­­ман да, ба­­ла бе­­лән ха­­тын­­ны күр­­гәч, та­­гын чир­­лә­­де­­ләр ми­­кән­­ни, дип шик­­лә­­неп куй­­ган иде. Бу икәү­­нең кү­­ңел­­ле гөр­­лә­­шү­­ен ишет­­кәч, ян­­на­­ры­­на ба­­рып тор­­ма­­ды. Шу­­лай да ку­­нак­­та үзе­­нә та­­ныш нин­­ди­­дер төс­­мер­­ләр то­­еп, шул як­­ка еш кы­­на күз таш­­ла­­ды. Ни­­дер тар­­та иде аны алар­­га. Та­­ныш бу­­лып то­­е­­лып та, кем икән­­ле­­ген ис­­кә тө­­ше­­рә ал­­мау кү­­ңел­­не кы­­рып то­­ра.
Ку­­нак үзе яр­­дәм­­гә кил­­де. Ар­­ба­­сын­­нан тө­­шеп бак­­ча эче­­нә­­рәк йө­­гер­­гән улы ар­­тын­­нан аңа якы­­най­­ды.
– Сез­­гә дә рәх­­мәт­­нең зу­­ры­­сы...
Ха­­тын­­ның сө­­е­­неч­­ле та­­вы­­шы бү­­ген, бө­­тен дөнь­­я­­га бә­­хет чәч­­кән­­дәй, чел­­те­­рәп та­­рал­­ды һәм шу­­ның бер оч­­кы­­ны ир кү­­ңе­­ле­­нә ки­­леп кун­­ды.
– Үзе­­без­­нең тү­­тәл­­ләр­­не дә тап­­тап бе­­тер­­дек бит ин­­де. Сук­­мак­­тан гы­­на йө­­рер­­гә ки­­рәк, улым, – дип, әни­­се тик­­тор­­мас улы ар­­тын­­нан кал­­мас­­ка ты­­ры­­ша. Та­­вы­­шын­­да зар­­ла­­ну тү­­гел, ба­­ла­­сы­­ның шук­­лы­­гы­­на сө­­е­­нү, ин­­де ки­­сә­­тү ясар­­лык бу­­лу­­ы­­на го­­рур­­лык, күр­­сә­­теп сөй­­ләр­­лек га­­мәл­­лә­­рен бар­­лау гы­­на бу. Бә­­лә­­кәч тә­­пи­­лә­ре нәр­­сә ге­нә тап­­тый ин­­де?
Улын ку­­лы­­на алып кү­­тәр­­де дә кар­­шын­­да­­гы ир­­гә кү­­тә­­ре­­леп ка­­ра­­ды.
– За­­ман... Син икән­­сең ич... Ки­­чә та­­ныш ке­­бек кү­­рен­­дең шул, та­­вы­­шың да кем­­не­­дер хә­­тер­­ләт­­те. Исән­­ме...
– Мәрь­­ям... Син үс­­кән­­сең. Һәм ...бө­­тен­­ләй үз­­гәр­­мә­­гән ке­­бек­­сең. Көн­­дез бул­­са, һич­­шик­­сез, ки­­чә үк та­­ныр идем.
Бу сүз­­ләр­­не ишет­­кәч, Мәрь­­ям моң­­су гы­­на ел­­ма­­еп куй­­ды. Те­­ге ва­­кыт­­лар­­да ул бә­­лә­­кәй­­рәк бул­­ды бу­­гай, шу­­шы шә­­һәр еге­­тен са­­гы­­на-са­­гы­­на үс­­те, тик баш­­ка­­ча юл­­ла­­ры ки­­сеш­­мә­­де. Ме­­нә ни­­чек ки­­леп оч­­ра­­шыр­­га яз­­ган икән.
За­­ман үз­­гәр­­гән иде. Ол­­пат­­лан­­ган, гәү­­дә­­гә дә ка­­лы­­най­­ган. Хә­­ер, ул ун ел элек тә ыбыр-чы­­быр егет тү­­гел иде. Шә­­һәр­­не­­ке бит, ан­­нан ул чак­­та дөнь­­я­­ның ас­­ты-өс­­кә ки­­лә баш­­ла­­ган мәл, авыл­­ны­­кы­­лар ерак­­ка­­рак ка­­рар­­га ку­­рык­­кан­­нар­­дыр, мө­­га­­ен. Ә бу йорт­­ка кай­­ту­­чы­­лар һәр­­чак үз­­лә­­ре­­нә ышан­­ган, җир­­дә нык ба­­сып тор­­ган ке­­ше­­ләр, ба­­ла­­ла­­ры да шун­­дый иде.
Бер-бер­­се­­нә бул­­ган җы­­лы­­лык­­ны, шу­­лай ка­­бат оч­­ра­­шу­­га га­­җәп­­лә­­нү­­ле, сө­­е­­неч­­ле, са­­гы­­ну­­лы да ка­­раш­­лар­­ны яше­­рү мөм­­кин тү­­гел иде. Нәр­­кәс акыл­­лы ха­­тын, уңай­­сыз тын­­лык­­ны үзен­­чә җи­­ңе­­ләйт­­те:
– Әй­­дә­­гез, өй­­гә, чәй эчәр­­без. Сез дә та­­ныш­­лар бу­­лып чык­­ты­­гыз. Мон­­да бө­­тен авыл За­­ман­­ның йә ту­­га­­ны, йә дус­­ты. Шә­­һәр­­дә дә ул ка­­дәр­­ле та­­ныш­­ла­­ры юк­­тыр.
– Җәй буе авыл­­да идем бит. Ба­­ла­­чак...
«Яшь­­лек» ди­­я­­се сүз әй­­тел­­ми, йо­­ты­­лып кал­­ды.
Авыл­­да хис­­ләр ир­­тә­­рәк уя­­на бу­­гай. Һәр­­кем­­нең хо­­лык-га­­дә­­те күз ал­­дын­­да, шу­­ңа ир­­тә уян­­ган хис­­ләр мең йо­­зак ас­­тын­­да яше­­ре­­лә. Ул хис­­ләр тап­­лан­­мый, вак­­лан­­мый­­ча озак йө­­ри һәм... бер­­кай­­чан да оны­­тыл­­мый.
Юк, юк, ке­­рә­­ме соң? Ху­­җа­­би­­кә­­нең ачык йөз бе­­лән кыс­­та­­вын­­нан баш тар­­тыр сә­­бә­­бе бар иде аның. Әнә улы да көй­­сез­­лә­­нер­­гә әй­­тә, көн­­дез­­ге йо­­кы ва­­кы­­ты якын­­ла­­ша бит. Ул, рәх­­мәт­­лә­­рен ка­­бат­­лап, кап­­ка­­га юнәл­­де.
Бу йорт­­ка аяк бас­­кан­­да кү­­ңе­­лен­­дә бер кыл да тиб­­рән­­мәс ке­­бек иде. Тыш­­тан ты­­ныч ке­­бек кү­­рен­­сә дә, хә­­зер аяк ас­­тын­­да­гы җир­­не той­­мас бул­­ды. Һәр­­чак аның бар­­лы­­гын, бер оч­­ра­­ша­­чак­­ла­­рын то­­еп яшә­­де ул. Тор­­мыш шу­­лай бит: ва­­кыт, ва­­кый­­га­­лар си­­не тук­­тау­­сыз ал­­га әй­­ди. Бер мәл тук­­та­­лып ка­­ла­­сың да, кай­­да әле мин, ниш­­лим әле ди­­гән ке­­бег­­рәк гаф­­ләт­­ле уй­­лар ки­­лә. Үзең­­нең ти­­рә-ягы­­ңа күз са­­ла­­сың да, әйе, мин шу­­лай яшәп ятам ин­­де, ди­­сең. Һәм «кай­­да­­дыр ул – За­­ман да бар бит » ди­­гән уй, ба­­ры­­сы­­ның да үт­­кән­­дә ге­­нә кал­­га­­нын ис­­кәр­­теп, үзәк өз­­геч бер са­­гыш уя­­тып куя.
Иң ки­­рәк чак­­та, яр­­дәм­­че бу­­лып, За­­ман ме­­нә та­­гын тор­­мы­­шы­­на ки­­леп кер­­де. Ях­­шы­­лык­­ка гел кү­­ңе­­ле ту­­ла аның. Хис­­ләр­­дән бу­­ша­­ну гы­­на мо­­ны­­сы, ба­­ла өчен ки­­чә­­ге бор­­чу­­лы ки­­че­­реш­­лә­­ре дә шу­­лай йом­­шарт­­кан­­дыр. Бер ал­­да­­ну, ва­­кыт­­лы ал­­да­­ну гы­­на бу. Ерак­­ка яше­­рел­­гән хис­­ләр­­нең баш кал­­кы­­ту­­ын­­нан ка­­чар­­га те­­лә­­гән­­дәй, Мәрь­­ям ба­­ла­­сын кү­­тә­­реп күк­­рә­­ге­­нә кыс­­ты.
Маң­­гай кү­­зе ге­­нә тү­­гел, кү­­ңел кү­­зе дә бар бит. Кай­­чак­­та ка­­раш­­лар­­дан, әй­­тел­­мә­­гән сүз­­ләр­­дән күб­­рәк нәр­­сә аң­­ла­­шы­­ла. Тел­­дән әй­­тел­­гә­­не­­нә ка­­ра­­ган­­да, кү­­ңел­­дән укыл­­га­­ны мө­­һим­­рәк, ка­­дер­­ле­­рәк бу­­ла. Нәр­­кәс тә әл­­лә ни­­ләр ки­­чер­­де. Ире­­нең Мәрь­­ям­­нән кү­­зен ал­­ма­­вын, янын­­да бө­­те­­ре­­леп йөр­­гән ма­­лай­­ның һәр кы­­ла­­ны­­шын кы­­зы­­гып, мө­­киб­­бән ки­­теп ка­­рап тор­­га­­нын да күр­­де. Шул ба­­ла­­ны яра­­тып, ша­­шып сө­­еп ир­­кә­­ли­­се, кү­­тә­­реп күк­­ләр­­гә чө­­еп уй­­на­­та­­сы кил­­гә­­нен дә сиз­­де. Сиз­­мәс­­кә, ире бит ул аның, бер-бер­­сен сүз­­сез ге­­нә, күз ка­­раш­­ла­­рын­­нан да аң­­лар­­га өй­­рән­­гән­­нәр.
За­­ман­­ны бу авыл­­да ба­­ры­­сы да бел­­гә­­нен, го­­му­­мән, шу­­шы йорт ке­­ше­­лә­­ре­­нә ае­­рым хөр­­мәт бул­­га­­нын Нәр­­кәс баш­­та ук аң­­ла­­ды. Бу за­­ман­­да кем­­не кем яра­­та ин­­де, дип ка­­бат­­лар­­га яра­­та иде әни­­се. Ә ме­­нә алар­­ны яра­­та­­лар, хөр­­мәт итә­­ләр. «А­­лар» ди­­гән­­гә ул үзе дә ке­­рә.
Җил-яң­­гыр ти­­ми, кү­­кәй эчен­­дә­­ге са­­ры ке­­бек рә­­хәт­­тә үс­­сә дә, кыз ирәя, эре­­лә­­нә бел­­мә­­де. Дөнь­­яң әле­­гә тү­­гә­­рәк бул­­са да, тор­­мыш­­та бар да ал да гөл ки­­леп тор­­мас­­ка мөм­­кин. Мо­­ны ка­­ян, ни­­чек аң­­ла­­ган­­дыр, кай­­да да тиң, баш­­ка­­лар бе­­лән ти­­гез бу­­лып яши бе­­лү – асыл тәр­­бия, акыл­­лы­­лык бил­­ге­­се. На­­сый­­бы­­на га­­ди га­­и­­лә­­дә, ме­­нә шу­­шын­­дый авыл­­да ту­­ып үс­­кән егет ту­­ры кил­­сә дә, мә­­хәб­­бә­­тен­­нән баш тарт­­мас иде. Ә яз­­мыш аны За­­ман бе­­лән оч­­раш­­тыр­­ды. Га­­ди­­ле­­ге, бер­­нәр­­сә­­дән дә йөз чө­­ер­­ми яши бел­­гә­­не өчен бү­­ләк­­тер мо­­ны­­сы. Ул Хо­­дай­­дан үзе­­нә би­­рел­­гән бә­­хет өчен бик рәх­­мәт­­ле һәм аның ка­­де­­рен бе­­лә иде.
Ярый, ярат­­сын­­нар, хөр­­мәт ит­­сен­­нәр алар­­ны, ул үзе дә би­­ре­­дә­­ге һәр ке­­ше­­не ачык йөз бе­­лән ко­­лач җә­­еп кар­­шы ала, ку­­лын­­нан кил­­гән­­чә яр­­дәм итәр­­гә әзер. Тик... Тик ме­­нә ире­­нең үз ти­­ңен­­дә­­ге ха­­тын-кыз за­­ты­­на алай ук һу­­шы ки­­теп ка­­ра­­вын, те­­ге­­лә­­ре­­нең аны яра­­ту­­ын те­­лә­­ми. Та­­би­­гать­­тән аңа ис­­кит­­мә­­ле мәр­­хә­­мәт­­ле­­лек, киң кү­­ңел­­ле­­лек би­­рел­­сә дә, үзен­­дә дөнь­­я­­да­­гы бө­­тен кар­­шы­­лык­­лар бе­­лән ки­­ле­­шер­­лек көч той­­са да, мо­­ны­­сы­­на ри­­за тү­­гел. Мо­­ны­­сы бер­­дән. Икен­­че­­дән, бик бә­­хет­­ле сы­­ман кү­­рен­­сә­­ләр дә, бу икәү­­нең яше­­нә, ка­­вы­­шып яшә­­гән ел­­ла­­рын са­­нап ка­­ра­­саң, җи­­теш­­мә­­гә­­не дә бар: алар­­ның әнә шул Мәрь­­ям­­не­­ке ке­­бек нә­­ни­­лә­­ре юк. Төн­­нең За­­ман­­сыз ча­­гын­­да ике­­сен дә ут­­лар­­га са­­лып авы­­рый, ан­­нан те­­ре­­леп, йө­­ге­­реп уй­­ный тор­­ган ма­­лай­­ла­­ры юк. Елаг­­рак, көй­­сез­­лә­­неп йө­­дә­­тә тор­­ган кыз­­ла­­ры бул­­са да ярар иде... Юк!
Бу ту­­ры­­да алар­­ның сөй­­ләш­­кә­­не юк иде әле. Заман­­ның бо­­лай ба­­ла күр­­гәч егы­­лып ки­­теп дөнь­­я­­сын оны­­та тор­­ган га­­дә­­те дә си­­зел­­мә­­де. Мәрь­­ям­­не­­ке бул­­ган­­га­­мы? Бер-бер­­сен чын­­лап ярат­­кан, үз­­лә­­ре сай­­ла­­ган ур­­так юл­­дан янә­­шә ба­­рыр­­га, ки­­рәк ча­­гын­­да га­­фу итеп, ки­­че­­рә ал­­мас­­тай хәл­­ләр­­дә дә хис-той­­гы­­лар­­ның саф­­лы­­гы ха­­кы­­на ба­­рын да га­­фу итеп, бер­­гә яшәр­­гә ди­­ел­­гән икән, ай­­лар, ел­­лар үт­­кән са­­ен авыр­­рак бу­­ла бар­­ган бу те­­ма­­ны куз­­гат­­кан­­на­­ры бул­­ма­­ды. Мон­­дый оч­­рак­­та га­­еп­­не күб­­рәк үз өс­­те­­нә ала тор­­ган ха­­тын-кыз ка­­ве­­ме бу­­ла­­рак, Нәр­­кәс кү­­ңе­­лен­­дә төр­­ле план­­нар туа баш­­ла­­ган иде дә, тик алар­­ны ире бе­­лән бү­­ле­­шер­­гә ашык­­ма­­ды. Бәл­­ки... бәл­­ки, ул бә­­хет­­не Хо­­дай үзе бо­­лай гы­­на на­­сыйп итеп ку­­яр әле. Ара­­да­­гы ти­­мә­­сәң дә уа­­лыр­­га гы­­на тор­­ган шул хис­­ләр­­гә ка­­гы­­лыр­­га кый­­мый иде ике­­се дә.
Төш­­ке аш­­ка ке­­реп өс­­тәл ар­­ты­­на утыр­­гач, әл­­лә кү­­ңе­­лен ал­­гы­­сыт­­кан уй­­лар­­ның ирен­­дә ни дә­­рә­­җә­­дә икән­­ле­­ген сы­­на­­мак бул­­ды, әл­­лә хис­­лә­­ре ты­­шау­­сыз­­га әй­­лә­­неп кит­­те, Нәр­­кәс әй­­теп куй­­ды:
– Ба­­ла­­сы биг­­рәк сөй­­кем­­ле ин­­де... Авыл­­да ир­­кен­­дә рә­­хәт­­лә­­неп уй­­нап йөр­­гән­­гә шу­­лай то­­е­­ла ми­­кән?..
– Ил­­лә дә те­­ре, шук ма­­лай!
Ан­­нан, үзе­­нә ге­­нә бил­­ге­­ле уй­­лар­­дан ары­­на­­сы кил­­гән­­дәй, өс­­тәп куй­­ды:
– Ниш­­ләп ки­­чә мин аның Мәрь­­ям икә­­нен та­­ны­­ма­­дым?
Ир­­нең та­­выш­­ы­­на ка­­дәр икен­­че иде. Әл­­лә үзе­­нең яшь­­лек дус­­тын та­­ны­­ма­­вы­­на га­­җәп­­се­­нә, әл­­лә үзе эш­­лә­­гән из­­ге­­лек­­нең якын ке­­ше­­се бе­­лән оч­­ра­­шу­­га сә­­бәп бу­­л­­га­­ны­­на сө­­е­­нә? Нәр­­кәс тә аның шул сө­­е­­не­­че­­нә ку­­шыл­­ган­­дай бул­­ды. Әл­­лә чын, әл­­лә ар­­тык акыл­­лы ха­­тын, әл­­лә ире­­нә шул­­ка­­дәр ыша­­на? Бел­­мәс­­сең.
* * *
Адәм бе­­лән Һа­­ва да ике­­се ге­­нә яшәү­­дән җи­­лә­­гән­­дер. Дөнь­­я­­дан ае­­ры­­лып то­­ру шә­­һәр ку­­нак­­ла­­рын да туй­­ды­­ра баш­­ла­­ды бу­­гай. Бү­­ген ки­­бет­­кә ба­­рыр­­га, күр­­ше­­ләр­­нең хә­­лен бе­­лер­­гә, кыс­­ка­­сы, кая бул­­са да дөнь­­я­­га чы­­гар­­га җы­­ен­­ган­­нар иде, өл­­ге­­рә ал­­мый кал­­ды­­лар – авыл­­ны­­кы­­лар ка­­бат үз­­лә­­ре кил­­де.
Нәр­­кәс ир­­тә­­рәк уян­­ды. Бә­­лә­­кәй ча­­гын­­нан ук йо­­кы­­га сак ул. Әни­­се шу­­лай дия иде. Хә­­зер үзе дә бе­­лә: тын­­гы­­сыз йок­­лый. Йо­­кы­­сын ка­­чы­­рыр­­га юк кы­­на сә­­бәп тә җи­­тә. Би­­ре­­дә исә из­­рәп, рә­­хәт­­лә­­неп йок­­лый баш­­ла­­ды. Авыл һа­­ва­­сы, ко­­лак­­ны то­­ма­­лар­­дай тын­­лык шу­­лай ты­­ныч­­лан­­ды­­ра­­мы? Го­­мер буе шу­­шын­­да яши алыр иде­­ме? Күп­­ме­­дән шә­­һәр шау-шу­­ын, эш ыгы-зы­­гы­­сын са­­гы­­на баш­­лар икән? Аны­­сын уй­­лый­­сы кил­­ми иде, бү­­ген­­ге­­се рә­­хәт, шу­­шы көн­­нә­­ре ка­­дер­­ле иде яшь ха­­тын­­га. Әле дә ир­­тә­­нең сал­­кын­­ча тын­­лы­­гын­­да, кү­­тә­­ре­­леп ки­­лү­­че ко­­яш нур­­ла­­ры­­на ир­­кә­­лә­­неп, кү­­тәр­­мә­­дә тез­­лә­­рен ко­­чак­­лап уты­­ра. Кап­­ка ша­­кыл­­дат­­кан та­­выш сис­­кән­­де­­реп җи­­бәр­­де. За­­ман кич­­тән ке­­лә са­­лып кер­­гән икән. Ке­­лә сал­­дың ни, сал­­ма­­дың ни, вак рә­­шәт­­кә­­ле кой­­ма те­­лә­­гән ке­­ше­­гә си­­ке­­реп ке­­нә ке­­рер­­лек. Ан­­нан соң ул ке­­лә­­не урам як­­тан кул ты­­гып та шу­­ды­­рып бу­­ла. Уры­­нын­­нан куз­­га­­лып кап­­ка­­га ба­­ра­­сы кил­­ми иде. Кап­­ка гы­­на ача бе­­лер­­ләр әле, дип уй­­ла­­ды. Шу­­лай да кой­­ма ар­­тын­­да ир-ат то­­ру­­ын кү­­реп, җи­­ңел ха­­ла­­ты­­ның итәк­­лә­­рен тар­­тыб­­рак куй­­ды, та­­ра­­лып төш­­кән чәч­­лә­­рен җый­­ган­­дай ит­­те.
Бү­­ген дөнь­­я­­га чы­­гар­­га ди­­гән уй кү­­ңел­­дә өл­­гер­­гән бул­­са да, ят­­лар­­ның бо­­лай алар тор­­мы­­шы­­на рөх­­сәт­­сез бә­­реп ке­­рүе ки­­рәк тү­­гел ке­­бек иде.
Ки­­лү­­че кап­­ка ша­­кып, ки­­рәк­­сез­­гә ва­­кы­­тын­­нан ал­­да шал­­ты­­ра­­вын аң­­ла­­ды ахы­­ры, ке­­лә­­не шу­­ды­­рып кап­­ка­­ны үзе ач­­ты. Ки­­е­­ме дә, йөз-кы­­я­­фә­­те дә авыл­­ча бул­­ган ир-егет иде ул. Үзен ху­­җа­­лар­­ча то­­тып, ыша­­ныч­­лы ат­­лап ки­­лүе үзе­­нә ка­­ра­­та хөр­­мәт һәм кур­­ку ди­­сәң, кур­­ку тү­­гел, бер­­төр­­ле буй­­сы­­ну хи­­се уя­­та. Мә­­гәр куш­­ка­­нын үтә­­тә тор­­ган ке­­ше­­дер бу.
Ир­­тән­­ге ку­­нак та, бас­­кыч­­ла­­нып мен­­гән кү­­тәр­­мә­­нең кул­­тык­­са­­сы ышы­­гын­­да җәй­­ге хо­­зур­­лык­­ка сок­­ла­­нып утыр­­ган мон­­дый гү­­зәл­­не кү­­рер­­мен дип көт­­мә­­гән­­дер, бер мәл­­гә сүз­­сез кал­­ды.
Ха­­тын-кыз­­да аң­­ла­­тып бул­­мый тор­­ган бер той­­гы бар. Җан сөй­­гә­­не бе­­лән чө­­кер­­дә­­шеп, бә­­хет ка­­нат­­ла­­рын­­да гы­­на тиб­­рә­­леп яшә­­сә дә, ба­­ры­­бер чит-ят­­лар­­ның үз ма­­тур­­лы­­гы­­на сок­­ла­­ну­­ын те­­ли. Юк, чит мә­­хәб­­бәт, яңа той­­гы­­лар да эз­­лә­­ми ул. Ба­­ры тик ма­­тур­­лы­­гын баш­­ка­­лар­­ның да кү­­рүе ки­­рәк аңа. Мон­­дый ка­­раш­­лар­­га, ир-ат­­ның, әле­­ге­­дәй сүз­­сез ка­­лып, гү­­зәл­­ле­­ге­­нә та­­бы­­нып то­­ру­­ла­­ры­­на мох­­таҗ ул. Көч­­сез зат дип шу­­ның өчен әйт­­мә­­де­­ләр­­ме икән? Ир-ат­­ның бер кү­­рү­­дән ба­­шын югал­­туы кы­­зык­­лы алар­­га. Шу­­ның бе­­лән ха­­тын-кыз үзе­­нә көч ала, ыша­­ны­­чын ны­­гы­­та һәм та­­гын да гү­­зәл­­рәк бу­­лып ки­­тә.
Те­­ге­­се тиз ай­­ны­­ды, йо­­мы­­шы чит сы­­лу­­ның баш әй­­лән­­дер­­геч ма­­тур­­лы­­гын кү­­рү­­дән күп­­кә мө­­һим­­рәк иде, ах­­ры. Ул кар­­шын­­да­­гы гү­­зәл­­дән күз­­лә­­рен ал­­мый­­ча, сау­­лык со­­раш­­ты.
– Ху­­җа­­ның үзен кү­­рер­­гә мөм­­кин­­ме?
Та­­выш ишет­­те­­ме, йо­­кы­­сы ту­­еп уян­­ган­­мы, ишек­­тә За­­ман үзе дә кү­­рен­­де. 
Ир­­ләр, авыл­­да­­гы га­­дәт бу­­ен­­ча, кул би­­реп кү­­реш­­те­­ләр. Нәр­­кәс өчен авыл бе­­лән шә­­һәр ке­­ше­­лә­­ре ара­­сын­­да га­­дәт­­ләр­­дә ае­­рым­­лык юк ке­­бек. Хә­­зер кем ка­­ла­­ны­­кы, кем са­­ла­­ны­­кы икән­­не ае­­ра ал­­мас­­сың. Га­­дәт-йо­­ла­­лар авыл җи­­ре­­нә аяк бас­­кач үз­­лә­­рен сиз­­де­­рә ми­­кән? Чит­­тән кайт­­кан икәү дә би­­ре­­дә кул кы­­сып исән­­лә­­шә. Бу ачы­­шы аның кә­­е­­фен та­­гын да кү­­тә­­реп җи­­бәр­­де. Ул үзал­­ды­­на ел­­ма­­еп куй­­ды. 
– Кайт­­ка­­ны­­гыз­­га бе­­раз бул­­ды бу­­гай, ма­­ши­­на­­гыз­­ны көн дә кап­­ка тө­­бен­­дә шәй­­лим, – ди­­де авыл­­ны­­кы.
– Шим­­бә көн­­нән мон­­да­­быз.
За­­ман ир­­тә ку­­нак­­ның тик­­мә­­гә ге­­нә йөр­­мә­­гә­­нен бе­­лә. Мон­­да алар­­га йо­­мыш тө­­шеп ки­­лү­­че­­ләр һәр­­ва­­кыт бу­­ла. Кем­­дер бер­­көн­­ге ке­­бек, авы­­рып ки­­тә дә, үзәк­­тә­­ге дә­­ва­­ха­­нә­­гә яки баш­­ка җир­­гә ба­­рып ки­­лер­­гә ки­­рәк. Авыл­­да ма­­ши­­на юк­­тан тү­­гел, бу йорт­­ка кайт­­кан ку­­нак­­лар мон­­дый оч­­рак­­ка бен­­зин­­ны исәп­­лә­­ми. Бо­­лар­­дан буш­­ка фай­­да­­ла­­ну гө­­наһ тү­­гел. Ә үз­­лә­­ре­­не­­ке­­ләр­­гә ба­­ры­­бер ни­­чек бул­­са да ха­­кын тү­­ләр­­гә ки­­рәк. Баш­­ка үте­­неч­­ләр дә ки­­леп чы­­га. Ба­­ла­­ла­­рын эш­­кә ур­­наш­­ты­­ру, нин­­ди­­дер до­­ку­­мент­­лар бу­­ен­­ча со­­рау­­лар ту­­ып то­­ра, йә укы­­ган ке­­ше­­ләр­­нең ки­­ңә­­ше ки­­рәк бу­­ла.
Бу юлы, ки­­лү­­че­­нең ар­­тык җит­­ди йө­­зен кү­­реп, За­­ман ва­­кый­­га­­ның шак­­тый бор­­чу­­лы бу­­ла­­сын то­­ем­­ла­­ды.
– Ише­­теп тор­­ган­­сыз­­дыр, хәл­­ләр ар­­тык җит­­ди­­лә­­нер­­гә то­­ра бит әле.
– Әл­­лә, без дөнь­­я­­дан арт­­та ка­­лып яшә­­дек әле, те­­ле­­ви­­зор ка­­ра­­ма­­дык, яңа­­лык­­лар да ишет­­мә­­дек, – ди­­де За­­ман, кы­­ен­­сы­­ну­­лы да, шул ха­­ләт­­лә­­рен­­нән ка­­нә­­гать та кы­­я­­фәт бе­­лән. Әй­­тер­­сең, хә­­бәр­­ләр­­не ишет­­ми ге­­нә проб­­ле­­ма­­лар­­дан азат бу­­лып бу­­ла.
Нәр­­кәс­­кә бер­­нин­­ди дә проб­­ле­­ма ки­­рәк­­ми. Алар ха­­кын­­да ише­­тә­­се дә кил­­ми иде. Ул уры­­нын­­нан куз­­гал­­ды. Сы­­лу гәү­­дә­­се­­нең, кү­­бә­­ләк­­тәй адым­­на­­ры­­ның авыл еге­­тен­­дә та­­гын сок­­ла­­ну уя­­та­­сын кү­­зал­­лап, шун­­нан ка­­нә­­гать ел­­ма­­еп, өй­­гә ке­­реп кит­­те. Ир­­тән­­ге та­­бын­­ны әзер­­ләр­­гә ашык­­ты.
Яп-яшь бул­­са да, кү­­ңе­­лен­­дә дә, җи­­се­­мен­­дә дә бер­­нин­­ди дә бо­­зык­­лык, шай­­тан вәс­­вә­­сә­­се бул­­ма­­са да, ха­­тын-кыз та­­би­­га­­те­­нә хас үз ма­­тур­­лы­­гын то­­ю­­дан кү­­ңе­­ле кү­­тә­­ре­­лү, шун­­нан очы­­ну һәм тәм та­­бу аңа да хас иде. Бу той­­гы бик­­лә­­неп яту­­дан ту­­ю­­ны, дөнья ыгы-зы­­гы­­сы­­на ку­­шы­­ла­­сы ки­­лү­­не кө­­чәйт­­те ге­­нә.
Ко­­лак­­ка ма­­тур му­­зы­­ка яң­­гы­­ра­­ган ке­­бек. Кү­­ңел­­дә шу­­ңа ятыш сүз­­ләр дә ту­­ып кил­­гән сы­­ман. Җыр­­лар шу­­лай туа тор­­ган­­дыр. Ул – бә­­хет­­ле ха­­тын, ахи­­рәт­­лә­­ре дә шу­­лай ди. Бә­­хет­­не әл­­лә нин­­ди зур, бө­­ек нәр­­сә ди­­ләр, юк, гап-га­­ди ге­­нә ул. Бер дә юк­­тан гы­­на да авыл ир­­тә­­сен­­дә ме­­нә шу­­лай үзең­­нең бә­­хет­­ле икә­­нең­­не то­­яр­­га бу­­ла.
Ул чәй кай­­на­­тыр­­га куй­­ды, кү­­бә­­ләк сы­­ман очы­­нып йө­­реп өс­­тәл әзер­­ләр­­гә то­­тын­­ды. Ри­­зык за­­пас­­ла­­ры да ки­­ми, мө­­га­­ен, бе­­рәр кая ба­­рып ки­­лер­­ләр. Авыл­­ны да күр­­мә­­де бит әле ул. Та­­би­­гать­­кә чы­­гу ди­­гән­­нә­­ре дә бак­­ча ар­­тын­­да­­гы кош­­лар та­­вы­­шын тың­­лау­­дан ары кит­­мә­­де.
За­­ман озак көт­­тер­­мә­­де. Хәт­­та бик тиз ки­­леп кер­­де. Га­­дә­­тен­­чә, үтеш­­ли ге­­нә бул­­са да ир­­кә­­сен наз­­лап ала тор­­ган иде. Бу юлы нин­­ди­­дер тө­­шен­­ке та­­выш бе­­лән эн­­дәш­­те. Кы­­я­­фә­­те дә юга­­лып кал­­ган ке­­ше­­не­­ке иде:
– Нәр­­кәс...
Баш­­ка сүз әйт­­мә­­де. Кайт­­кан­­нан бир­­ле бо­­ры­­лып та ка­­ра­­ма­­ган те­­ле­­ви­­зор­­ны ка­­бы­­за баш­­ла­­ды. Ни­­чек ки­­леп җи­­тү­­лә­­рен ата-ана­­ла­­ры­­на хә­­бәр ит­­кән­­нән соң, ке­­сә те­­ле­­фон­­на­­рын да сүн­­де­­реп куй­­ган­­нар иде. Алар­­ны за­­ряд­­ка­­га то­­таш­­тыр­­ды.
– Без­­нең кит­­кән­­не ге­­нә көт­­кән­­нәр икән...
Яшь ха­­тын­­ның бер­­нәр­­сә­­дә га­­ме юк иде. Ни бул­­ган­­дыр дөнь­­я­­сы­­на, аның өчен ба­­ры­­бер. Алар­­га ка­­гы­­лыр­­га ти­­еш тү­­гел. Алар ерак­­та, би­­ре­­дә су ба­­са­­сы, да­­выл чы­­га­­сы, җир тет­­ри­­се юк. Бө­­тен­­дөнья су­­гы­­шын баш­­лар­­га бер­­кем дә җөрь­­әт ит­­мә­­я­­чәк. Шу­­лай бул­­гач... Алар хә­­зер тәм­­ле итеп ир­­тән­­ге чәй­­не эчәр. Ме­­нә ул үзе ге­­нә бел­­гән­­чә ки­­леш­­те­­реп кой­­мак ко­­еп ала­­чак.
Зал як­­тан те­­ле­­ви­­зор та­­вы­­шы ише­­тел­­де. Дик­­тор бор­­чу­­лы та­­выш бе­­лән хә­­веф­­ле хә­­бәр җит­­ке­­рә иде. Тың­­ла­­мый­­ча бул­­ма­­я­­чак, кы­­зык­­сы­­ну җә­­һә­­тен­­нән ге­­нә бул­­са да тың­­лар­­га ту­­ры ки­­лә. Ул, та­­ба­­сын сүн­­де­­реп, ире яны­­на чык­­ты. Ни бул­­ды икән? Са­­мо­­лет шарт­­ла­­ды­­мы, оке­­ан­­да җир тет­­рәп су бас­­ты­­мы? Соң­­гы ва­­кыт­­та иң көч­­ле нин­­ди хә­­тәр бул­­ган иде әле? Ул шу­­ны хә­­тер­­ләр­­гә ты­­ры­­шып, эк­­ран кар­­шы­­на ки­­леп бас­­ты.
Нин­­ди­­дер кур­­кы­­ныч ви­­рус­­лар ту­­рын­­да ан­­да-сан­­да хә­­бәр­­ләр та­­ра­­лып ма­­та­­ша иде. Мо­­ны бит бер­­кем дә чын­­га ал­­ма­­ды. Йо­­гыш­­лы чир­­ләр та­­ра­­лып то­­ра ин­­де ул, мо­­ңа ка­­дәр дә бул­­ды. Йә нин­­ди­­дер ко­­ме­­та­­ның туп-ту­­ры Җир өс­­те­­нә ки­­лүе ту­­рын­­да сөй­­ләп кур­­кы­­та баш­­лый­­лар, аны­­сы да, якы­­на­­еп бет­­кәч, та­­гын ки­­ре бо­­ры­­лып ки­­тә иде. Ан­­дый гы­­на хәл­­ләр­­гә өй­­рә­­нел­­гән. Бу юлы баш­­ка­­ча ми­­кән­­ни?
Ике­­се дә сүз­­сез кал­­ды. Тор­­мыш бер мәл­­дә мәгъ­­нә­­сез­­гә әй­­лән­­гән­­дәй бул­­ды. Юк, бо­­лай ук ко­­тыл­­гы­­сыз бу­­лал­­мый! Бу дөнь­­я­­ның әл­­лә кем­­нә­­ре, әл­­лә нин­­ди код­­рәт ия­­лә­­ре бар бит! Бер­­кем дә тө­­я­­неп баш­­ка пла­­не­­та­­га ки­­тә ал­­мый, шу­­шы Җир­­дә яшәр­­гә ту­­ры ки­­лә­­чәк. Ви­­рус­­ны авыз­­лык­­лау ча­­ра­­сын эз­­лә­­я­­чәк­­ләр, та­­ба­­чак­­лар. Аңын­­чы кор­­бан­­нар бу­­лыр, әл­­бәт­­тә. Кор­­бан­­нар һәр­­чак бул­­ган. Һәр көн ав­­то­­мо­­биль һә­­ла­­кәт­­лә­­рен­­дә ге­­нә дә су­­гыш­­та­­гы­­дан күб­­рәк ке­­ше үлә ди­­ләр. Ба­­ры да әй­­бәт бу­­лыр, ни­­гә шул­­ка­­дәр чаң су­­гар­­га? Әй­­тер­­сең, ке­­ше­­лек юк­­ка чы­­гып ба­­ра!
Баш­­та әти-әни­­лә­­ре­­нә шал­­ты­­ра­­тыр­­га бул­­ды­­лар. Алар­­ның өй­­дә икән­­ле­­ген бе­­лә­­ләр, ерак ди­­гән­­дә дә – шә­­һәр чи­­тен­­дә­­ге бак­­ча­­да­­дыр. Күп­­тән ин­­де, мөм­­кин­­лек­­лә­­ре бул­­са да, якын-ти­­рә ял йорт­­ла­­рын­­нан ары кит­­кән­­нә­­ре юк. За­­ман­­ның әни­­се са­­мо­­лет­­ка уты­­рып ерак юл­­га чы­­гар­­га кур­­ка.
– Яшь ва­­кыт тү­­гел, юл­­да ни бул­­мас. Әл­­лә кай­­да үлеп ятып, йә ба­­ла­­лар­­га мә­­шә­­кать ту­­ды­­рыр­­сың, – ди­­гән бу­­ла.
Әти­­се:
– Кар­­тайт­­ты, корт­­кам­­нан баш­­ка ан­­дый җир­­дә йө­­ри­­сем кил­­ми, – дип аның сү­­зен ку­­әт­­ли.
Бер­­ни­­гә дә ап­­ты­­ра­­мас әти­­се бу юлы юга­­лып кал­­ган сы­­ман то­­ел­­ды. Шу­­лай да аны ты­­ныч­­лан­­ды­­рыр­­га ты­­рыш­­ты.
– Бор­­чыл­­ма­­гыз. Ул йорт­­та өнен­­дә­­ге аю сы­­ман кыш чы­­гар­­га бу­­ла әле, – ди­­де. Ан­­нан җит­­ди та­­выш бе­­лән өс­­тәп куй­­ды:
– Ча­­ма­­ла ин­­де, улым, бе­­рен­­че ва­­кыт­­та яшәр­­лек бө­­тен нәр­­сә бар ан­­да. Үзең бе­­лә­­сең.
Алар үз­­лә­­ре дә хә­­зер­­гә бак­­ча йор­­ты­­на кү­­чәр­­гә җы­­е­­на­­лар. Әйе, мон­­дый оч­­рак­­та җир­­гә якы­­наю дө­­рес­­рәк.
Әти­­се бе­­лән сөй­­лә­­шеп, баш­­ка ту­­ган­­на­­ры, та­­ныш­­ла­­ры­­ның ни хәл­­ләр­­дә бу­­лу­­ын ишет­­кән­­нән соң, ул ты­­ныч­­ла­­нып кит­­те. Бе­­рен­­че мәл­­дә бар дөнь­­я­­ны ас­­ты өс­­кә кил­­гән кыр­­мыс­­ка оя­­сы­­дай күз ал­­ды­­на ки­­тер­­гән иде. Ба­­ры­­сы да имин икән әле­­гә. Кө­­тә­­ләр, афәт­­нең тиз­­рәк бе­­тә­­ре­­нә һәм үз­­лә­­ре­­нә ка­­гыл­­ма­­сы­­на өмет итә­­ләр.
За­­ман­­нар, бу як­­лап ка­­ра­­ган­­да, иң уңай­­лы урын­­да. Би­­ре­­гә нин­­ди ви­­рус ки­­леп җи­­тә ал­­сын? Бер­­гә бул­­са­­лар, ях­­шы бу­­лыр иде дә соң, ни хәл итә­­сең? Әгәр куз­­га­­лыр­­га мөм­­кин­­лек туа икән, ба­­ры­­сы да бак­­ча йор­­ты­­на җы­­е­­лыр­­га ки­­леш­­кән­­нәр. Бер­­гә­­ләп бә­­ла­­не үт­­кә­­реп җи­­бә­­рү җи­­ңел­­рәк бу­­ла­­чак. Тик һәр­­кай­­сы­­ның үз дөнь­­я­­сы, эше, ва­­зи­­фа­­сы, бу­­рыч­­ла­­ры бар. Ба­­рын да таш­­лап ки­­теп бу­­ла­­мы? Ти­­рән­­рәк уй­­ла­­ган са­­ен, со­­рау­­лар ар­­та гы­­на ба­­ра.
Ул әни­­се­­нең бак­­ча­­га җы­­е­­нып йөр­­гә­­нен күз ал­­ды­­на ки­­тер­­де. Аның ты­­ныч, йом­­шак та­­вы­­шын ише­­тү бе­­лән са­­быр­­ла­­нып ка­­ла­­сың.
– Ил бе­­лән кил­­гән бә­­ла, бер без­­гә ге­­нә тү­­гел, – дип, ак­­рын гы­­на бе­­рәм­­тек­­ләп юл сум­­ка­­сы­­на ки­­рәк-ярак­­лар­­ны ту­­ты­­ра тор­­ган­­дыр.
Алар икәү­­ләп ни­­ләр ге­­нә ки­­чер­­мә­­гән. Олы­­рак ке­­ше­­ләр­­нең бер га­­дә­­те бар: алар кө­­рә­­шер­­гә яра­­та, тор­­мыш­­тан һәр­­чак нин­­ди­­дер авыр­­лык кө­­тә­­ләр, эз­­ли­­ләр, та­­ба­­лар... һәм җи­­ңеп чы­­га­­лар. Кө­­рә­­шеп яшәр­­гә өй­­рән­­гән бу­­ын.
– Эш урын­­на­­ры­­на шал­­ты­­ра­­тыйк әле. Ан­­да­­гы­­лар нәр­­сә уй­­лый икән?
За­­ман­­ның бу сүз­­лә­­ре Нәр­­кәс­­не дә җан­­лан­­ды­­рып җи­­бәр­­де. Ни­­гә­­дер бе­­рен­­че мәл­­дә алар җир чи­­тен­­дә бү­­ле­­неп кал­­ган сы­­ман то­­ел­­ган иде. Үз­­лә­­ре ге­­нә тү­­гел бит, якын­­на­­ры, дус­­ла­­ры, хез­­мәт­­тәш­­лә­­ре бар. Алай гы­­на­­мы, бө­­тен ци­­ви­­ли­­за­­ция! Шул би­­ек­­лек­­кә җит­­кән ке­­ше­­лек бер ви­­рус ал­­дын­­да юга­­лып кал­­мас бит ин­­де. Ан­­нан, мон­­да тот­­кар­­лан­­са­­лар, эш­­тә­­ге­­ләр­­не ки­­сә­­теп ку­­яр­­га да ки­­рәк­­тер. Ке­­ше­­ләр­­не юк­­сы­­ну, ара­­ла­­шу их­­ты­­я­­җы үзен та­­гын бер тап­­кыр сиз­­де­­реп куй­­ды. Ке­­ше ара­­сын­­да кай­­нап яшәү нин­­ди бә­­хет бул­­ган ла­­са!
Нәр­­кәс тә әти-әни­­лә­­ре бе­­лән хә­­бәр­­ләш­­те, ан­­нан ике­­се­­нең дә эш урын­­на­­ры­­на шал­­ты­­рат­­ты­­лар.
Те­­ле­­фон­­нан ав­­то­­мат җа­­вап бир­­де:
– Үз хә­­бә­­ре­­гез­­не яз­­ды­­рып кал­­ды­­ры­­гыз...
Алай... Ди­­мәк, ан­­да бер­­кем дә юк. Ярый, алар­­ны­­кы яна тор­­ган тү­­гел. Ә ме­­нә баш­­ка­­лар, ри­­зык әзер­­ләү­­че, утын-су­­ын ди­­гән­­дәй хәс­­тәр­­ләү­­че­­ләр ниш­­ли икән? Мең­­лә­­гән йорт­­лар­­да көн итү­­че мил­­ли­­он ке­­ше бү­­ген ни­­чек яшәр­­гә ти­­еш? Бу ки­­нәт ке­­нә баш­­ка сы­­еп бе­­тә тор­­ган тү­­гел иде. Мо­­ны ике­­се дә бө­­тен ти­­рән­­ле­­ге бе­­лән аң­­лый, тик бу ту­­ры­­да сөй­­ләү тү­­гел, уй­­лый­­сы да кил­­ми.
Сүз­­сез ге­­нә ашар­­га утыр­­ды­­лар. Нәр­­кәс­­тә ир­­тән­­ге кү­­тә­­рен­­ке­­лек­­нең там­­чы­­сы да кал­­ма­­ган иде. Вак-тө­­як мә­­шә­­кать ке­­нә әле­­ге ки­­е­­рен­­ке­­лек­­тән кот­­ка­­рыр сы­­ман то­­ел­­ды. Бер­­ва­­кыт­­та да тө­­шен­­ке­­лек­­кә би­­рел­­ми тор­­ган За­­ман да алыш­­ты­­рып куй­­ган сы­­ман үз­­гәр­­гән иде. Баш­­ка ва­­кыт­­та, хәл ител­­мәс­­тәй һәр проб­­ле­­ма­­ның өч чи­­ше­­ле­­ше бу­­ла, дип ка­­бат­­лар­­га ярат­­кан ке­­ше­­нең та­­вы­­шы бу юлы ак­­рын гы­­на чык­­ты:
– Бак­­ча­­га чы­­гыйм әле бул­­ма­­са...
– Ике көн яу­­ма­­ды бу­­гай. Мин дә тү­­тәл­­ләр­­гә су си­­бәр­­гә уй­­лап то­­ра идем, – дип Нәр­­кәс тә аңа ияр­­де. Өй­­дә бе­­рү­­зе ка­­ла­­сы кил­­мә­­де.
Икен­­че көн­­не үк ка­­тыр­­гы тарт­­ма­­да шы­­тып, яшел­­лә­­неп бет­­кән бә­­рәң­­ге кү­­реп, шу­­ны утыр­­тып куй­­ган иде­­ләр. Күр­­ше­­ләр­­дә бә­­рәң­­ге бак­­ча­­сы­­ның яшел­­лә­­неп ки­­лүе дә ап­­ты­­рат­­ма­­ды. Ха­­ты­­ны­­ның ап­­ты­­рау­­лы ка­­ра­­шы­­на За­­ман:
– Үсә ул, ке­­ше­­не­­ке бе­­лән җи­­те­­шер дә әле, – ди­­де. Көч­­ле шы­­тым­­нар­­ны туф­­рак­­та кү­­ме­­лер-кү­­мел­­мәс ке­­нә кал­­дыр­­ды­­лар. Шу­­лар ны­­гып кит­­кән­­нәр сы­­ман. За­­ман зур бул­­ма­­ган тү­­тәл­­гә өмет­­ле ка­­раш таш­­ла­­ды:
– Бер-ике көн­­нән кит­­мән­­ләр­­гә дә бу­­ла мо­­ны. Көн­­нәр җы­­лы, туф­­рак дым­­лы, хә­­зер кү­­тә­­ре­­леп ки­­тәр, кү­­рер­­сең.
Алар, би­­ре­­дә та­­мыр ко­­ра­­сы ху­­җа­­лар сы­­ман, баш­­ка тү­­тәл­­ләр­­гә күз сал­­ды­­лар. Су­­ган кы­­як­­ла­­ры ир­­кен­­ләп күк­­кә үрел­­гән, ки­­шер тү­­тә­­ле чел­­тәр­­лә­­неп уты­­ра иде. Ук­­роп би­­ре­­дә үз-үзен­­нән ко­­е­­лып үсә. По­­ми­­дор­­га соң­­дыр, кы­­яр чә­­чәр­­гә бу­­ла әле.
За­­ман ор­­лык­­лар са­­лын­­ган тарт­­ма­­ны кү­­реп кал­­ган иде, өй­­гә ке­­реп, шул бай­­лык­­ны алып чык­­ты. Ир­­тә өл­­ге­­реш­­ле по­­ми­­дор­­ны сы­­на­­мак­­ка бул­­са да чә­­чеп ка­­рар­­га бул­­ды­­лар. Чө­­ген­­дер, шал­­кан ише­­се­­нең өл­­ге­­рер мөм­­кин­­ле­­ге бар иде.
Нәр­­кәс туф­­рак­­та чо­­кы­­ныр­­га яра­­та. Өй поч­­ма­­гы­­на ку­­ел­­ган зур чи­­ләк­­тә мөл­­де­­рә­­мә ту­­лы кө­­меш­­тәй чис­­та яң­­гыр суы. Су өс­­тен­­дә ча­­гыл­­ган йө­­зе ге­­нә бик моң­­су кү­­рен­­де. Йө­­зе­­нә чык­­кан кү­­ңел­­сез уй­­лар­­ны ку­­ар­­га те­­лә­­гән­­дәй, ха­­тын ап-ак ма­­тур кул­­ла­­ры бе­­лән су­­ны чай­­пал­­ды­­рып куй­­ды.
Өй­­дән чы­­гар­­га яра­­мый, ди­­сә­­ләр дә, ар­­тык кис­­кен ки­­сәт­­мә­­гән­­дә, ки­­бет­­кә ба­­рып ки­­рәк­­ле әй­­бер­­ләр­­не ал­­ды­­лар. Бер чык­­кач, күр­­ше авыл­­га да су­­гыл­­ды­­лар. Шу­­ны­­сы рә­­хәт хә­­зер: сәү­­дә­­гәр­­ләр ки­­бет­­ләр­­не то­­вар бе­­лән ту­­тыр­­ган. Шә­­һәр­­ләр­­дә, мө­­га­­ен, ба­­рын да кы­­рып се­­бе­­рә тор­­ган­­нар­­дыр, ә мон­­да алай ук ямь­­сез кы­­лан­­мый­­лар. Авыл җи­­рен­­дә олы яшь­­тә­­ге­­ләр бо­­лай да за­­пас­­сыз тор­­мый. Ба­­ла­­ла­­ры ма­­ши­­на бе­­лән кайт­­кан­­да, ки­­рәк-ярак­­ны бул­­ды­­рып ку­­яр­­га ты­­ры­­ша­­лар. Үз­­лә­­ре дә, бер чык­­кан­­да дип, буш кул бе­­лән кайт­­мый. Җәй­­ге­­лек­­кә ба­­ла­­лар, онык­­лар кай­­ту­­ын тәк тә җы­­е­­нып кө­­тә­­ләр иде.
Бо­­лар үз ки­­рәк­­лә­­рен ту­­лы­­сын­­ча бул­­дыр­­ды.
– Чын­­лап та, аю ке­­бек өне­­без­­дә ге­­нә кыш чы­­гар­­га да бу­­ла, – дип ша­­ярт­­са да, За­­ман­­ның та­­вы­­шын­­да ике­­лә­­нү, шом бар ке­­бек иде.
Яшәү чә­­ме ике­­сен та­­гын да якы­­найт­­ты. Бе­­рен­­чел ке­­ше­­ләр­­дә­­ге сы­­ман тор­­мыш­­ка чат ябы­­шу ом­­ты­­лы­­шы уян­­ды, ах­­ры. Бә­­ла ки­­лер бул­­са, ке­­ше һәр­­ва­­кыт иң әү­­вәл үз уры­­нын бил­­ге­­ләр­­гә ти­­еш. Мин кай­­да, ко­­ты­­лыр өчен нәр­­сә эш­­ләр­­гә ти­­еш­­мен? Бү­­ген­­ге бе­­рен­­че бу­­ры­­чым нин­­ди? Алар шу­­ны баш­­кар­­ды бу­­гай. Ки­­рә­­ге чык­­ка­­ны­­на ка­­рап, та­­гын кый­­мыл­­дар­­лар әле.
* * *
Ке­­ше кү­­ңе­­ле­­нең иң ерак поч­­ма­­гын­­да га­­дәт­­тән тыш хәл кө­­тү яши. Аның та­­би­­га­­те шун­­дый­­мы, үзен ис­­бат­­лау их­­ты­­я­­җы­­мы? Та­­би­­гать бе­­лән кө­­рә­­шү, яшәр өчен шарт­­лар бул­­ды­­рыр­­га ты­­ры­­шу элек­­тән кил­­гән. Шул рә­­веш­­ле авыр­­лык­­лар­­ны җи­­ңү те­­лә­­ге ген­­нар­­да сак­­лан­­ган да, гаф­­ләт бас­­ма­­сын өчен, ва­­кыт-ва­­кыт шу­­лай үзен сиз­­де­­реп то­­ра­­мы? Хәс­­рәт­­сез дөнья, бә­­хет­­ле яшә­­еш – су­­гыш, кы­­ры­­лыш­­лар бе­­лән бул­­са да, ке­­ше­­лек җәм­­гы­­я­­те бө­­тен та­­ри­­хы дә­­ва­­мын­­да шу­­шы иң бө­­ек мак­­са­­ты­­на ба­­рыр­­га ты­­рыш­­кан. Ял­­гыш­­кан, адаш­­кан, кан кой­­ган, җан кый­­ган, тик ба­­ры­­бер ал­­да­­гы мак­­сат шул бул­­ган.
Оҗ­­мах сы­­ман урын­­нар бар ин­­де хә­­зер җир­­дә. Нин­­ди­­дер үл­­чәм­­нәр­­дә иле-дәү­­лә­­те бе­­лән ха­­лык­­лар шу­­шы би­­ек­­лек­­кә кү­­тә­­рел­­гән дип исәп­­лә­­нә. Ил-дәү­­ләт эчен­­дә үзе өчен ге­­нә оҗ­­мах тө­­зе­­гән бән­­дә­­ләр дә бар. Ниш­­ләп соң те­­ге бор­­чы­­лу, хә­­веф кө­­тү той­­гы­­сы бер­­кай­­чан да югал­­ма­­ган? Гел ге­­нә рә­­хәт яшәү адәм ба­­ла­­сы­­на төс бу­­лал­­мый, ди­­гән ки­­сә­­тү­­ме?
Бү­­ген «оҗ­­мах­­та­­гы­­лар» ныг­­рак та бор­­чыл­­мый ми­­кән әле?
Ке­­ше авыр­­лык­­ка тү­­зә, рә­­хәт­­лек­­кә чы­­дый ал­­мый, ди­­яр иде карт әни­­се. Мон­­да аз­­гын­­лык, ту­­еп си­­ке­­рү, чы­­да­­ша ал­­мау тү­­гел, уй­­лап ка­­ра­­саң, баш­­ка фәл­­сә­­фә ята ич. Ке­­ше го­­мер-го­­мер­­гә кө­­рә­­шер­­гә өй­­рән­­гән. Шул кө­­рәш аны ке­­ше ит­­кән бит. Ә әзер­­гә ге­­нә ри­­за бу­­лып яшәү аны юк­­ка чы­­га­­ра, җи­­ме­­рә тү­­гел­­ме? Кө­­рәш аңа үзе бу­­лып ка­­лу өчен ки­­рәк. Ме­­нә шу­­лай уй­­лыйк әле, шу­­лай дө­­рес­­рәк бу­­лыр.
За­­ман­­да да бу той­­гы бар иде. Әле­­ге ва­­кый­­га шу­­ны уя­­тып җи­­бәр­­гән­­дәй бул­­ды. Ул хәт­­та үзен үз сти­­хи­­я­­сен­­дә итеп той­­ды. Юк, бә­­ла ча­­кы­­рып ки­­те­­рүе тү­­гел, ча­­кыр­­ма­­саң да ки­­лә ул бә­­ла-ка­­за. Тор­­мыш кар­­шы­­лык­­лар­­дан то­­ра ди­­гән­­не ис­­кә тө­­ше­­рүе. Бе­­рен­­че мәл­­дә, ки­­нәт­­лек­­тән, бо­­лай да бу­­ла икән дип, ва­­кый­­га­­лар­­ның мон­­дый агы­­шын бө­­тен­­ләй баш­­ка да ки­­те­­реп ка­­ра­­ма­­ган­­лык­­тан, ар­­тык кау­­шап кит­­те­­ләр. Ышан­­мас­­тай хәл бит. Ан­­нан те­­ге бо­­рын­­гы кө­­рәш­­че ген­­на­­ры уян­­ды. Ди­­мәк, ба­­ры­­сы да уз­­гын­­чы хәс­­рәт, ке­­ше җи­­ңә ала тор­­ган кар­­шы­­лык­­лар.
* * *
Ир­­тән­­ге ку­­нак авыл­­ның ста­­рос­­та­­сы Га­­яз иде. Алар­­ны ис­­кәр­­тер­­гә, мон­­дый оч­­рак­­та үз­­лә­­рен ни­­чек то­­тар­­га ки­­рәк­­ле­­ген аң­­ла­­тыр­­га кил­­гән. Урын­­да­­гы ке­­ше бу­­ла­­рак, алар го­­ме­­ре өчен дә ул җа­­вап­­лы. Бәл­­ки, бо­­лар үз­­лә­­ре аның ише авыл ке­­ше­­сен­­нән ныг­­рак хә­­бәр­­дар бу­­лыр­­га ти­­еш, дип тә уй­­ла­­ган­­дыр. Мо­­ны­­сын­­да да хак­­лык бар. Бу йорт­­ка кай­­та-ки­­тә йө­­рү­­че­­ләр­­нең юга­­ры­­рак оч­­ка­­нын бел­­гән хәл­­дә, алар­­дан бе­­рәр өмет­­ле­­рәк сүз ише­­тер­­гә те­­лә­­ве, үзен­­чә та­­я­­ныч эз­­лә­­ве иде.
Җәй­­ге мәл­­ләр­­дә кайт­­кан ку­­нак­­ла­­ры бе­­лән ишә­­еп, шау-гөр ки­­леп кал­­ган авыл­­да ул – бер­­дән­­бер власть. Ки­­рә­­ген эш­­ли, ки­­рәк­­мә­­гә­­не­­нә чәч­­рәп чык­­мый. Ке­­ше­­гә ко­­ма­­чау­­лап йөр­­ми, ар­­тык та, ким дә тү­­гел, үз­­лә­­ре сай­­ла­­ган, авыл­­га та­­ман гы­­на җи­­тәк­­че. Алар­­га шун­­нан ар­­ты­­гы ки­­рәк­­ми. Авыл ке­­ше­­се үз кө­­нен кү­­реп өй­­рән­­гән. Бер­­кем­­нән дә яр­­дәм көт­­ми, өмет тә ит­­ми, чөн­­ки яр­­дәм ит­­мәс­­лә­­рен бе­­лә. Тик ме­­нә яшәр­­гә ге­­нә ко­­ма­­чау­­ла­­ма­­сын­­нар.
Юк­­ка гы­­на авыл ке­­ше­­сен «тор­­мыш кө­­тә» ди­­мә­­гән­­нәр. Әйе, үз тор­­мы­­шын үзе кө­­тә ул. Кө­­тү­­че­­гә баш ке­­ше ки­­рәк­­ми. Чөн­­ки мал­­ла­­ры­­ның хол­­кын, алар­­ны ни­­чек аша­­тыр­­га ки­­рәк­­ле­­ген, үлән­­ле ба­­су­­лар­­ны аңар­­дан ях­­шы­­рак бе­­лү­­че юк. Сы­­ер­­ны ашат­­са, кө­­тү­­ен­­дә үге­­зе бу­­лып, ва­­кы­­тын­­да бо­­зау­­ла­­са, шул ин­­де. Иген­­не чә­­чеп, үс­­те­­реп, җы­­еп алу­­га да власть бер­­ни­­чек тә яр­­дәм итә ал­­мый. Ва­­кы­­тын­­да яң­­гыр явып, ко­­яш җы­­лыт­­са, иген уңа. Җы­­еп алыр­­га ди­­гә­­нен­­дә янә Хо­­дай­­дан аяз көн­­нәр­­не ге­­нә со­­рый­­сы. Крәс­­ти­­ян­­нең хә­­ле хәл­­чә­­рәк икә­­нен күк­­тә­­ге­­ләр дә ях­­шы бе­­лә, кү­­рә­­сең, күз ти­­мә­­сен, ел­­ла­­ры иген­­че өчен ил­­лә дә уңай ки­­лә ин­­де. Ша­­гыйрь әйт­­кән­­дәй, ме­­нә ни­­чә ел­­лар ин­­де яң­­гы­­ры да ва­­кы­­тын­­да явып, җи­­ле дә ва­­кы­­тын­­да исә. Пе­­чән өс­­те җит­­те­­ме, урак­­ка төш­­те­­ләр­­ме, со­­рап ал­­ган ке­­бек аяз көн­­нәр авыл ке­­ше­­се­­нең эше бет­­кә­­нен кө­­теп то­­ра, рәх­­мәт яу­­гы­­ры. Шу­­лай бул­­ма­­са, кал­­тыр-кол­­тыр тех­­ни­­ка­­сы бе­­лән ни­­чек пе­­чә­­не өе­­лер иде дә, иге­­не ни­­чек җы­­е­­лыр иде? Хә­­зер бит аның эш­­че кул­­ла­­ры элек­­ке­­ге ке­­бек тү­­гел. Га­­и­­лә­­ләр­­дә бер­­се ар­­тын­­нан икен­­че­­се те­­зе­­леп ул­­лар, кыз­­лар үс­­ми. Ка­­рап тор­­ган­­на­­ры бер-ике ба­­ла, күп ди­­гән­­дә өчәү. Ала­­ры да ба­­су юлы­­на ка­­ра­­мый, шә­­һәр­­гә күз тө­­бә­­гән. Бар исәп­­лә­­ре ни­­чек тә уни­­вер­­си­­тет­­ка ке­­рер­­гә, эш­­лә­­ми ге­­нә ак­­ча би­­ре­­лә тор­­ган урын­­га уты­­рыр­­га. Иң бул­­дык­­лы­­ла­­ры – Се­­бер ди­­гән җир­­дә. Алар ха­­кын­­да «о­­зын ак­­ча эз­­ләп йө­­ри­­ләр» ди­­ю­­лә­­ре һич дө­­рес­­лек­­кә ту­­ры кил­­ми. Бо­­лар ил­­не яшә­­тү­­че­­ләр. Ни­­чә ел­­лар ин­­де ба­­су­­ла­­ры чә­­чел­­мә­­гән-җы­­ел­­ма­­ган, за­­вод­­ла­­ры эш­­лә­­мә­­гән ил­­не кем туй­­ды­­ра? Рә­­сәй шу­­шы ир-егет­­ләр чы­­гар­­ган нефть бе­лән газ­­ны са­­тып яши.
Ста­­рос­­та ди­­гә­­не­­без авыл­­га төс бир­­гән бик ки­­рәк­­ле ке­­ше иде. Әгәр авыл­­лар яшәп ята икән, ди­­мәк, ан­­да Га­­яз ке­­бек­­ләр бар. Дәрт ит­­сә, зур уку­­лар бе­­те­­реп, бе­­рәр урын­­да зур гы­­на тү­­рә бу­­лыр иде, тик ни­­гә­­дер уку­­га ты­­рыш­­ма­­ды. Зур ачыш­­лар­­га исе кит­­мә­­де, күз­­гә кү­­рен­­ми тор­­ган мо­­ле­­ку­­ла, атом­­нар ти­­рән­­ле­­ге­­нә тө­­шеп тор­­ма­­ды, дә­­рес­­ләр­­дән үзе­­нә ки­­рә­­ген, ягъ­­ни тор­­мыш­­та кул­­ла­­ныр­­да­­ен гы­­на ал­­ды. Мә­­гәр үзен бел­­гән­­нән баш­­лап имин­­лек, ты­­ныч­­лык га­­ран­­ты бул­­ды. Шау-гөр ки­­леп уй­­на­­ган ба­­ла-ча­­га ара­­сын­­да аның бар­­лы­­гын күр­­сә­­ләр, ата-ана­­ның җа­­ны ты­­ныч: бер­­се­­нең дә ба­­шы ти­­шел­­мәс, кү­­зе чык­­мас, тә­­пә­­лә­­шеп тә ят­­мас­­лар. Энер­­ги­­я­­сен ки­­рәк­­мә­­гән­­гә са­­рыф ит­­мә­­ве­­ме, нә­­сел­­лә­­ре эре сө­­як­­ле бул­­ма­­са да, ул ка­­лын гәү­­дә­­ле, нык бе­­ләк­­ле бу­­лып үс­­те. Тик ул көч­­не кул­­ла­­ныр уры­­ны гы­­на чык­­ма­­ды, бар бул­­мы­­шы бе­­лән ты­­ныч ке­­ше ул. Аңар­­да ма­­лай-ша­­лай ара­­сын­­да­­гы вак-тө­­як ыз­­гыш­­лар­­ны бул­­дыр­­мый ка­­лу сә­­лә­­те бар иде. Егет бул­­гач та, яшь­­ләр­­нең ки­­рәк­­сез­­гә си­­ке­­реп чы­­гар­­га ко­­тыр­­та тор­­ган дәрт-дәр­­ма­­ны аның ты­­ныч кы­­я­­фә­­тен кү­­рү­­гә ты­­е­­ла, эш бер­­ва­­кыт­­та да яка­­ла­­шу­­га ба­­рып җит­­ми иде.
Бер-бер арт­­лы яшь­­ти­­лә­­ре­­нең ту­­ен­­да ша­­һит бу­­лып йөр­­гән Га­­яз әл­­лә үзе ял­­гыз ка­­ла ин­­де дип, ата-ана­­сы ва­­кы­­тын­­да бор­­чы­­лып та ал­­ды. Ни­­ках сә­­га­­те сук­­ма­­ган, үз на­­сый­­бын көт­­кән икән. Авыл­­га укы­­тыр­­га кил­­гән Җә­­ми­­лә­­не егет бер кү­­рү­­дә ошат­­ты. Кыз да үзе­­нә кү­­ңел са­­лып сүз куш­­кан ке­­ше­­нең бер ге­­нә ки­­ре сый­­фа­­тын да та­­ба ал­­ма­­ды. Авыл сер­­тот­­мас үр­­дәк ке­­бек бит, ке­­ше­­лә­­ре дә, әл­­лә сүз ку­­еш­­кан ин­­де, ике ара­­да­­гы җы­­лы­­лык­­ны си­­зеп кал­­ган­­нар да Га­­яз­­ны мак­­тап туя ал­­мый­­лар. Әнә шу­­лай яшь кыз­­ны, бө­­тен авыл­­ла­­ры бе­­лән дим­­ләп ди­­гән­­дәй, Яңа ел бәй­­рәм­­нә­­рен­­дә ки­­лен итеп тө­­шер­­де­­ләр. Мо­­ңын­­чы ук ин­­де авыл те­­рә­­ге­­нә әй­­лә­­неп бар­­ган егет­­нең шу­­лай баш­­лы-күз­­ле бу­­лып кит­­кә­­не­­нә ата-ана­­сы гы­­на тү­­гел, авыл­­даш­­ла­­ры да сө­­ен­­де.
Җә­­ми­­лә­­се дә ире бе­­лән бер ка­­мыр­­дан әвә­­лән­­гән ке­­бек, хо­­лык-фи­­гыль­­лә­­ре бик ту­­ры ки­­леп то­­ра. Юга­­ры бе­­лем ал­­са да, зур мак­­сат­­лар, зәң­­гәр хы­­ял­­лар бе­­лән ал­­гы­­сын­­ма­­ды. Үзе өчен авыл укы­­ту­­чы­­сын­­нан да зур­­рак бил­­ге­­лә­­неш тап­­ма­­ды. Ән­­кә­­се­­нең бер­­дән­­бе­­ре, дөнь­­я­­га ки­­лүе үзе бер мог­­җи­­за бул­­ган кыз бә­­лә­­кәй ге­­нә сө­­е­­неч­­лә­­рен дә тау­­дай кү­­реп, ба­­ры­­на ка­­нә­­гать бу­­лып яши бе­­лә иде. Әй­­тер­­сең, тууы, яшә­­ве бе­­лән го­­мер ди­­гән мог­­җи­­за­­ның ха­­кын тү­­ли. Шу­­ңа кыз баш­­та мә­­хәб­­бәт, яра­­ту ди­­гән­­нә­­рен то­­яр­­га өл­­гер­­де­­ме, бу хис­­ләр яши-яши уян­­ды­­мы – мо­­ны­­сы баш­­ка­­лар­­га ка­­раң­­гы. Ә ме­­нә хә­­зер авыл­­да­­гы бер ма­­тур га­­и­­лә бу­­лып яшәү­­лә­­ре хак.
Ата-ана­­сы соң гы­­на ка­­вы­­шып, ба­­ла­­га го­­мер би­­рер­­гә, аны үс­­те­­реп укы­­тыр­­га өл­­ге­­реп ка­­ла. За­­рар­­лы за­­вод­­та эш­­ләп, кы­­рык яше­­нә бер дәф­­тәр авы­­ру та­­ри­­хы туп­­лар­­га өл­­гер­­гән ха­­тын­­га ба­­ла сөю бә­­хе­­те дә на­­сыйп бу­­лыр дип кем уй­­ла­­ган? Мо­­ны Хо­­дай бү­­лә­­ге дип ка­­бул итеп, үзе җи­­ре-кү­­ге бе­­лән сө­­ен­­сә дә, та­­биб­­лар ко­­лач җә­­еп кар­­шы ал­­мый. Са­­бый­­ның ту­­а­­ры­­на да ышан­­мый­­лар.
– Син ба­­лаң­­ны ту­­гыз ай кү­­тә­­реп тә йө­­ри ал­­ма­­я­­чак­­сың. Кая ту­­гыз ай, өч-дүрт ай­­да авы­­рың үзе тө­­шә­­чәк. Си­­нең ор­­га­­низ­­мың ба­­ла ас­­рар хәл­­дә тү­­гел. Тик без си­­не көч­­ләп опе­­ра­­ция өс­­тә­­ле­­нә дә са­­ла ал­­мый­­быз.
Кер­­гән бер ка­­би­­нет­­та шу­­лай­­рак кар­­шы­­лый­­лар аны. Үзе­­нең өз­­ле­­гү­­лә­­ре ге­­нә­­ме, «ба­­лаң чир­­ләш­­кә бу­­лып ту­­а­­чак» ди­­гән ки­­сә­­тү­­ләр дә тәэ­­сир ит­­ми. Ха­­тын­­ның «та­­бам» ди­­гә­­не кай­­да да соң­­гы сүз бу­­лып яң­­гы­­рый.
Дә­­ва­­ха­­нә­­гә кү­­ре­­нер­­гә кил­­гән са­­ен ишет­­кән кур­­кы­­ныч ди­­аг­­ноз­­лар­­ны ул тың­­ла­­мас­­ка өй­­рән­­де. Ул ди­­аг­­ноз­­лар, бәл­­ки, дө­­рес­­тер дә. Әнә, күп­­не күр­­гән тәҗ­­ри­­бә­­ле та­­биб бо­­лар­­ны ышан­­ды­­рып сөй­­ли. Йө­­рәк ас­­тын­­да җан кер­­гән­­ле­­ген бел­­гер­­тер­­гә ты­­ры­­шып ят­­кан ба­­ла­­сы­­на әле кис­­ло­­род җит­­мәү­­дән, әле ге­­мог­­ло­­бин аз­­лык­­тан ни­­чек кы­­ен бу­­ла­­ча­­гын тас­­вир­­лый, авы­­ру бу­­лып туу их­­ти­­ма­­лын ки­­сә­­тә. Шу­­лай­­дыр, ке­­ше­­дән ке­­ше яра­­ла бит. Тик аңа үзе­­нең шу­­шы ба­­ла­­сы бе­­лән ге­­нә яшә­­гән­­ле­­ген ни­­чек­­ләр итеп аң­­ла­­тыр­­га соң? Җан бир­­гән­­гә җү­н би­­рер, ди­­гән­­нәр бит. Ан­­нан соң, ни­­гә үзе­­нең кү­­ңе­­ле бер хә­­веф тә сиз­­ми?
Япь-яшь ха­­тын­­нар әле ток­­си­­коз, әле кан ба­­сы­­мы кү­­тә­­ре­­лү бе­­лән дә­­ва­­ха­­нә туп­­са­­сын тап­­та­­ган­­да, ул са­­бы­­ен бик җи­­ңел кү­­тә­­рә. Бу бә­­хет­­не бар бул­­мы­­шы бе­­лән сө­­е­­неп ка­­бул ит­­кәч, ор­­га­­низм да бө­­тен кө­­чен шу­­шы олы эш­­кә туп­­лый, кү­­рә­­сең. Та­­биб­­лар аны ае­­рым исәп­­тә то­­та, ат­­на са­­ен ана­­лиз ка­­рый­­лар, дә­­ва­­ха­­нә­­гә са­­лып та тик­­ше­­реп то­­ра­­лар.
Бер сө­­е­­неч­­тән бал­­кы­­ган, бер хә­­веф утын­­да янып ал­­ган ха­­тын­­ның ки­­че­­реш­­лә­­рен карт та­­биб та йө­­рә­­ге аша үт­­кә­­рә. Һәр ка­­бул итү­­ен­­дә бө­­тен күр­­сәт­­кеч­­ләр­­нең дә нор­­ма­­да икә­­нен кү­­реп тор­­са да, ха­­тын­­ның өмет ка­­нат­­ла­­ры ки­­се­­лә күр­­мә­­сен дип, ярал­­гы­­ның да дө­­рес үсеш алу­­ы­­на нык­­лы ыша­­на­­сы ки­­лә: ул ва­­кыт­­та ра­­йон җи­­рен­­дә УЗИ ди­­гән хик­­мәт­­ләр юк, баш­­ка­­ла­­га ба­­рып, са­­бый­­ның үсе­­шен дә тик­­шер­­тә.
Ва­­кы­­ты җит­­кәч, кыз ба­­ла дөнь­­я­­га ки­­лә. Опе­­ра­­ция бе­­лән алыр­­га дип әзер­­лән­­сә­­ләр дә, ба­­ры да уңы-юлы бе­­лән ки­­леп тор­­ган­­га, та­­биб­­лар та­­би­­гать­­кә кар­­шы кил­­ми.
– Си­­ңа бу ба­­ла­­ны Хо­­дай үзе бир­­гән­­дер, – дип, та­­биб ак би­­ләү­­гә төр­­гән са­­бый­­ны име­­зер­­гә үзе кер­­тә.
Бо­­лар­­ны Җә­­ми­­лә бел­­ми, тик ка­­дер­­ле­­дән ка­­дер­­ле, ир­­кә­­дән ир­­кә бу­­лып үс­­кә­­нен ге­­нә бе­­лә. Тик ул ка­­дер­­ләү­­ләр­­дән ар­­тык очын­­мый, шу­­шы наз­­лар­­ны ата-ана­­сы­­на ва­­кы­­ты җит­­кәч кай­­та­­рыр­­га әзер бу­­лып, ба­­рын да йө­­рә­­ге­­нә җы­­еп үсә. Аңа ата-ана­­сын­­нан би­­рел­­гән чик­­сез яра­­ту бар дөнь­­я­­га җи­­тәр­­лек. Бу яра­­ту үзен яшәт­­кән шу­­шы җир­­ләр­­гә дә җи­­ре­­гү бу­­лып күч­­кән, янә­­шә­­сен­­дә­­ге бар­­лык ке­­ше­­ләр­­гә мәр­­хә­­мәт­­ле­­лек бу­­лып ча­­гы­­ла, кай­­нап тор­­ган яшәү дәр­­те бу­­лып сок­­лан­­ды­­ра иде.
Авыл ста­­рос­­та­­сы ая­­гын­­да нык ба­­сып то­­ра икән, юк­­тан тү­­гел – аның та­­я­­ны­­чы, көч-ку­­әт би­­реп то­­ру­­чы Җә­­ми­­лә­­се бар.
* * *
Те­­ле­­ви­­зор­­дан ку­­әт­­ле таш­­кын бу­­лып бер-бер арт­­лы дәү­­ләт­­ләр­­не, зур-зур шә­­һәр­­ләр­­не ба­­сып кил­­гән афәт­­нең ачы нә­­ти­­җә­­лә­­ре ту­­рын­­да сөй­­ли­­ләр.
– Мон­­нан ко­­ты­­лу юлы бер ге­­нә: бө­­тен Җир ша­­рын­­да­­­гы бар­­лык ке­­ше­­ләр­­нең ике ат­­на бө­­тен­­ләй ара­­лаш­­мый яшә­­ве. 
Бу ко­­ты­­лу юлы­­ның тор­­мыш­­ка аша тор­­ган тү­­гел­­ле­­ген янә үз­­лә­­ре ку­­әт­­ләп тә ку­­я­­лар:
– Бу мөм­­кин тү­­гел, әл­­бәт­­тә.
Шу­­лай да, ко­­тыл­­гы­­сыз афәт­­не аз­­мы-күп­­ме йө­­гән­­ләү юлы да бар икән. Һәр­­кем бул­­ды­­ра ал­­ган­­ча үз уры­­нын­­да ка­­лыр­­га ти­­еш. Аф­­ри­­ка­­да, ут­­рау­­лар­­да яшәү­­че ка­­би­­лә­­ләр­­гә, тау­­лар ара­­сы­­на бик­­лән­­гән мо­­нах­­лар­­га рә­­хәт­­тер ул. Мил­­ли­­он­­лы шә­­һәр­­ләр ниш­­ли? Иң бө­­ек ачыш га­­ди­­лек­­тә, имеш. Әле­­гә бер­­дән­­бер ко­­ты­­лу сак­­чыл­­лык һәм ни­­чек тә бик­­лә­­неп яшәү икән­­ле­­ген дәү­­ләт­­ләр көн­­дә­­лек сә­­я­­сәт дә­­рә­­җә­­се­­нә кү­­тәр­­де.
Тау­­лар, ур­­ман­­нар ара­­сын­­да ада­­шып утыр­­ган авыл­­га бу афәт ки­­леп җи­­тә ал­­мас та ке­­бек. Биг­­рәк тә чик­­ләү­­ләр ти­­е­­шен­­чә сак­­лан­­ган­­да. Дөнь­­я­­дан өзе­­леп то­­ру бер­­ни­­чә көн­­гә ге­­нә бер­­нин­­ди проб­­ле­­ма­­сыз ке­­бек то­­ел­­ды. Кай­­бе­­рәү­­ләр ат­­на­­лар, ай­­лар бу­­е­­на ра­­йон үзә­­ге­­нә дә бар­­мый то­­ра ала. Авыр­­ма­­са, ки­­рәк-яра­­гын ал­­дан хәс­­тәр­­ләп куй­­са, кал­­га­­ны авыл­­ның үзен­­дә бар. Юл­­лар өзек­­ле­­ген­­дә шу­­лай ае­­ры­­лып кал­­ган авыл­­лар­­да­­гы ке­­ше­­ләр­­нең ни­­чек яшәү­­лә­­рен те­­ле­­ви­­зор­­дан күр­­гән­­нә­­ре бар иде. Мон­­да бө­­тен­­ләй икен­­че шул.
Һәр авыл­­да фельд­­ше­­ры да юк бит әле аның. Мо­­ны­­сын да үз­­лә­­ре­­нә ерып чы­­гар­­га ту­­ры кил­­де. Авыл­­ның хәл итә ал­­мас­­тай мәсь­­ә­­лә­­се юк ди­­гән­­нәр­­дер. Җир, та­­би­­гать үзен үзе сә­­ла­­мәт­­лән­­дер­­гән ке­­бек, авыл да үзен үзе ка­­рый, са­­вык­­ты­­ра, яшә­­тә ала шул. Шу­­ңа исәп тот­­кан­­нар­­дыр. Пен­­сия яшен­­дә­­ме, кү­­чеп кайт­­кан ке­­ше­­ме, җәй­­ге ял­­га кайт­­кан бе­­рәр бел­­геч­­ме – әнә шун­­дый­­лар­­ны бар­­лап, хәл­­дән үз­­лә­­ре чы­­гар­­га ти­­еш икән.
Бик авыр чир­­ле­­ләр бул­­ган­­да са­­на­­ви­­а­­ция җи­­бә­­рә­­чәк­­лә­­ре­­нә ышан­­дыр­­ды­­лар. Иң элек ба­­ла­­лар һәм бә­­би ту­­ды­­ру­­чы­­лар күз­­дә то­­тыл­­ды. Урын­­да­­гы фельд­­шер та­­ләп ит­­кән­­дә, авыр им­­гә­­нү­­ләр, хи­­рур­­гия опе­­ра­­ци­­я­­лә­­ре ки­­рәк­­тә, яр­­дәм­­сез кал­­дыр­­ма­­я­­чак­­лар икән. Кал­­ган оч­­рак­­лар­­да урын­­да­­гы­­лар­­ның да кө­­че җи­­тәр­­гә ти­­еш.
Шә­­һәр ку­­нак­­ла­­ры авыл­­ны бу як­­лап та кот­­кар­­ды. Озак­­ла­­мый Га­­яз алар­­га шу­­шы мәсь­­ә­­лә бу­­ен­­ча кил­­де. Нәр­­кәс­­нең ме­­ди­­ци­­на бел­­ге­­че бу­­луы ту­­рын­­да ише­­теп кал­­ган икән.
– Мин ме­­ди­­ци­­на­­га ка­­гы­­лыш­­лы ке­­ше ге­­нә, ке­­ше­­ләр­­не дә­­ва­­лау бу­­ен­­ча тәҗ­­ри­­бәм бө­­тен­­ләй юк. Ан­­нан, до­­ку­­мент­­ла­­рым да үзем бе­­лән тү­­гел. Кем ми­­ңа бо­­лай гы­­на ыша­­на? – дип кар­­шы кил­­де ха­­тын.
– Бү­­тән ва­­ри­­ант юк, ри­­за­­ла­­шыр­­га ту­­ры ки­­лер. Мон­­да бер­­кем дә до­­ку­­мент тап­­ты­­рыр­­га җы­­ен­­мый. Авы­­ру ке­­ше­­гә до­­ку­­мент ки­­рәк­­ми, ашы­­гыч яр­­дәм ки­­рәк, – ди­­де авыл баш­­лы­­гы.
Кар­­шы ки­­лә ал­­ма­­ды Нәр­­кәс. Бе­­леш­­мә­­ләр ба­­за­­сы аша тиз ара­­да Нәр­­кәс­­нең ме­­ди­­ци­­на­­га ка­­гы­­лы­­шы бар­­лы­­гын да ачык­­лар­­га өл­­гер­­гән­­нәр. Га­­дәт­­тән тыш хәл­­ләр чик­­лә­­рен­­дә, аны шу­­шы авыл­­да ме­­ди­­ци­­на яр­­дә­­ме күр­­сә­­тү өчен җа­­вап­­лы итеп бил­­ге­­лә­­нү­­ен хә­­бәр ит­­те­­ләр. Мах­­сус чат­­та үзе өчен ге­­нә инст­­рук­­таж үт­­кә­­рел­­де. Бәй­­лә­­неш шу­­шы чат аша бу­­ла­­чак, тиз ара­­да аңа нин­­ди кү­­ләм­­дә җа­­вап­­лы­­лык йөк­­лән­­гә­­не, ме­­ди­­ци­­на хез­­мәт­­кә­­ре бу­­ла­­рак, нин­­ди оч­­рак­­лар­­да, кем­­нәр­­гә өс­­тен­­лек би­­ре­­лә­­чә­­ге ту­­рын­­да инст­­рук­­таж үт­­кә­­рел­­де. Бо­­лар­­ны ул ире­­нә әйт­­мә­­де. Әй­­тер­­гә яра­­мый иде. Ул, өс­­тә­­ге­­ләр­­гә хә­­бәр ит­­ми­­чә, авыл­­ны таш­­лап ки­­тәр­­гә дә ти­­еш тү­­гел.
Әйт­­мә­­сә дә, За­­ман бо­­лар­­ны аң­­лый һәм бер­­нәр­­сә дә со­­раш­­мый иде. Кай­­чан­­га ка­­дәр дә­­вам итәр алар­­ның авыл тук­­та­­лы­­шы? Бу хак­­та сөй­­ләш­­мәс­­кә ты­­ры­­ша­­лар. Мон­­дый га­­дәт­­тән тыш ва­­кый­­га­­лар ба­­ры­­сын да акыл­­лы­­рак, тү­­зем­­ле­­рәк ит­­те. Яшәү­­нең һәр кө­­не бә­­хет икән лә­­ба­­са. Бер-бер­­сен ныг­­рак ка­­дер­­ләр­­гә, сак­­лар­­га ты­­рыш­­кан ке­­бек­­ләр. Әй­­тер­­гә дә кур­­кы­­ныч, гүя ба­­ры­­сы да соң­­гы тап­­кыр...
Ки­­рәк ки­­рәк­­не ега, ди­­ләр. Ор­­га­­низм да үзе­­нең яшә­­ве өчен нәр­­сә мө­­һим­­рәк икә­­нен үзе хәл итә ала, кү­­рә­­сең. Чир­­лә­­дем, дип ки­­лү­­че­­ләр бик си­­рәк иде. Элек­­тән йө­­рәк, кан ба­­сы­­мы дип ың­­гыр-шың­­гыр йө­­рү­­че­­ләр дә зар­­лан­­мый баш­­ла­­ды. Баш­­ка чир­­ле­­ләр дә үз­­лә­­ре­­нең көн­­дә­­лек за­­рын оныт­­ты. Әл­­лә кө­­тел­­мә­­гән, баш­­ка да ки­­леп ка­­ра­­ма­­ган бу хәл шу­­лай йо­­гын­­ты яса­­ды, әл­­лә ке­­ше­­ләр тү­­зем­­ле­­рәк­­кә әй­­лән­­де. Зур­­рак чир­­ләр­­не кө­­теп, ор­­га­­низм кар­­шы то­­ру­­чан­­лы­­гын кө­­чәйт­­те­­ме? Ке­­ше үз мөм­­кин­­лек­­лә­­ре­­нең бик аз өле­­шен ге­­нә фай­­да­­ла­­на ди­­ю­­лә­­ре бик дө­­рес­­тер. Экст­­ре­­маль оч­­рак­­та ор­­га­­низм бар кө­­чен туп­­лау сә­­лә­­те­­нә ия, кү­­рә­­сең.
Та­­би­­гать­­нең ге­­нә ке­­ше­­ләр­­нең бу ыгы-зы­­гы­­сын­­да эше юк. Ир­­тә җәй­­нең мәм­­рәп пеш­­кән җи­­ләк ке­­бек ма­­тур көн­­нә­­ре бер-бер­­се­­нә ял­­га­­на ба­­ра. Җы­­лы яң­­гыр­­ла­р ар­­тын­­нан ко­­яш нур­­ла­­рын­­да са­­ла­­ват кү­­пе­­ре нур­­ла­­на. Бар үсем­­лек дөнь­­я­­сы җы­­лы һа­­ва дул­­кы­­нын­­да ки­­нә­­нә. Ба­­су-ялан­­нар­­да пе­­чә­­не, иге­­не, тар­­тып үс­­тер­­гән­­дәй, күз­­гә кү­­ре­­неп кү­­тә­­ре­­лә, рә­­шә дул­­кы­­нын­­да тиб­­рә­­леп сут җыя, та­­тыр туп­­лый.
– И Хо­­да­­ем, иге­­лек­­кә дип бир, күз ку­­а­­ны­­чы гы­­на бул­­ма­­сын, – дип бис­­мил­­ла бе­­лән ка­­рый әби­­ләр мул бу­­лып өл­­ге­­реп ят­­кан кыр­­лар, бак­­ча­­лар нигъ­­мә­­те­­нә сө­­е­­неч­­ле дә, хә­­веф­­ле дә ка­­раш таш­­лап.
Ак бо­­лыт­­лар йөз­­гән зәң­­гәр күк­­ләр өн­­сез. Күк­­ләр ке­­ше­­ләр хә­­ле­­нә кер­­ми. Мин сез­­гә яшәр­­гә мөм­­кин­­лек бир­­дем, ми­­нем бү­­лә­­ге­­мә, ир­­кен­­лек­­лә­­ре­­мә ла­­ек бу­­лы­­гыз, ди­­гән ке­­бек та­­би­­гать.
Ке­­ше үз кө­­чен һәр­­чак күр­­сә­­теп кил­­де. Җиң­­де дә бу­­гай. Җир­­дә та­­би­­гать аның өчен оҗ­­мах ту­­дыр­­ган иде, ке­­ше кул­­ла­­ры аңа та­­гын әл­­лә ни­­ләр өс­­тә­­де. Шу­­лар ба­­ры­­сы да юк­­ка чык­­сын­­мы? Әй­­лә­­неп ка­­ра­­саң, ке­­ше­­гә әл­­лә ни күп тә ки­­рәк­­ми икән лә­­са, ба­­ры яшәү ге­­нә ки­­рәк. Ул дә­­ва­­сын да, афәт­­тән ко­­ты­­лу ча­­ра­­сын да үзе та­­бар­­га ти­­еш. Ва­­кыт ке­­ше­­не алыш­­ка ча­­кы­­ра. Әй­­дә, күр­­сәт кө­­чең­­не! Ке­­ше бул­­саң, юга­­ры аң, олуг акыл ия­­се бул­­саң, син җи­­ңәр­­гә ти­­еш!
* * *
Авыл ста­­рос­­та­­сы­­ның бер­­кем­­гә дә рөх­­сәт­­сез урын­­нан урын­­га кү­­чеп йө­­рер­­гә яра­­мый ди­­гән ки­­сә­­тү­­е­­нә баш­­та ар­­тык ис­­лә­­ре кит­­мә­­гән ке­­бек иде. Бер­­дән, алар әле­­гә, чын­­лап та, авыл­­дан ки­­тәр­­гә җы­­ен­­мый­­лар. Баш­­лан­­ма­­ган ял­­ның бер­­ни­­чә кө­­не ге­­нә уз­­ган иде. Икен­­че­­дән, бу ки­­сә­­тү­­гә ар­­тык әһә­­ми­­ят бир­­мә­­де­­ләр. Чөн­­ки ки­­леп ту­­ган хәл­­не бу ка­­дәр үк җит­­ди бу­­лыр дип ышан­­ма­­ды­­лар. Бү­­ген­­ге­­нең чын­­бар­­лы­­гын­­да мон­­дый хәл­­ләр­­гә урын бу­­ла ал­­ма­­ган ке­­бек иде. Ан­­нан соң, алар үз го­­мер­­лә­­рен кур­­кы­­ныч ас­­ты­­на куя тор­­ган ке­­ше­­ләр тү­­гел. Баш­­ка­­лар өчен дә хә­­веф ту­­ды­­рыр­­га җы­­ен­­мый­­лар – бә­­хет­­ле бу­­лып яшәр көн­­нә­­ре һәм ке­­ше­­лек өчен фай­­да ки­­те­­рер эш-га­­мәл­­лә­­ре ал­­да. Алар – ге­­рой­­лар тү­­гел, мәгъ­­нә­­ле, гамь­­ле тор­­мыш бе­­лән яшәү­­че га­­ди ке­­ше­­ләр. Та­­би­­гать­­лә­­ре, хо­­лык­­ла­­ры акыл­­ны арт­­ка ку­­еп ут­­ка-су­­га таш­­ла­­на тор­­ган тү­­гел. Бәл­­ки, алар го­­ме­­ре­­нә ге­­рой­­лык эш­­ләр мәл­­ләр кал­­ма­­ган­­дыр, бу тор­­мыш бер­­кем­­нән дә ба­­тыр­­лык та­­ләп ит­­ми­­дер.
Шу­­ңа ва­­кый­­га­­лар агы­­шы­­на ты­­ныч кы­­на буй­­сы­­ныр­­га бул­­ды­­лар. Хә­­ер, буй­­сын­­мый кая ба­­ра­­сың? Ярый, ата-ана­­ла­­ры бе­­лән бәй­­лә­­неш­­кә кер­­де­­ләр. Алар бак­­ча­­да ур­­на­­шып ал­­ган­­нар, ба­­ры­­сын да шун­­да җы­­еп, әле­­ге хә­­веф­­не бер­­гә үт­­кә­­рер­­гә исәп­­лә­­ре һәм һәр көн­­не алар­­ның кай­­ту­­ын кө­­тә­­ләр. Нәр­­кәс тә ата-ана­­сы бе­­лән ара­­ла­­шып то­­ра. Са­­быр итеп, яз­­мыш бе­­лән ки­­ле­­шер­­гә ге­­нә ка­­ла. Бә­­ре­­лү-су­­гы­­лу­­лар­га, күз яшь­­лә­­ре­­нә урын юк. Ба­­ры­­сы да исән-имин бит.
Те­­ле­­ви­­зор яңа­­лык­­ла­­ры һәр ка­­нал­­да сә­­гать са­­ен би­­ре­­лә. Ә ае­­рым бер ка­­нал­­ны өз­­лек­­сез мәгъ­­лү­­мат чы­­га­­на­­гы­­на әй­­лән­­дер­­де­­ләр. «Ви­­рус та­­ра­­лу­­га бәй­­ле ва­­кый­­га­­лар сә­­гать са­­ен кис­­кен­­лә­­шә...» Яңа­­лык­­лар шу­­лай баш­­ла­­нып ки­­тә. Хә­­зер алар хә­­бәр­­ләр­­нең ир­­тән­­ге һәм кич­­ке чы­­га­­ры­­лы­­шын гы­­на ка­­рый. Юк­­са, көн бу­­е­­на бер­­се­­нә бер­­се өе­­леп кил­­гән хә­­веф­­ле хә­­бәр­­ләр­­не ка­­бул итәр­­гә көч җит­­ми. Әле­­гә ба­­ры тик авы­­ру­­чы­­лар һәм үлү­­че­­ләр са­­ны гы­­на әй­­те­­лә, чөн­­ки ...те­­ре­­лү­­че­­ләр юк. Та­­биб­­лар дә­­ва­­лау­­ны төр­­ле сы­­нау­­лар рә­­ве­­шен­­дә алып ба­­ра, бил­­ге­­ле ге­­нә да­­ру­­лар, дә­­ва­­лау ысул­­ла­­ры юк. Га­­лим­­нәр ви­­рус­­ны тик­­ше­­рә, тик ул бер­­нин­­ди кап­­кын­­нар­­га да элә­­гер­­гә ох­­ша­­ма­­ган. Ба­­ры тик тик­­шер­­гән са­­ен ке­­ше өчен хә­­веф ки­­тер­­гән яңа ягы бе­­лән ачы­­ла гы­­на ба­­ра. Иң отыш­­лы сак­­ла­­ну ча­­ра­­сы һа­­ман шул: аны йок­­тыр­­мау.
Баш­­та ае­­рым­­лык кы­­зык ке­­бек иде. Ба­­ла-ча­­га­­ның авыл­­да ут сү­­неп тор­­ган­­да ка­­чыш­­лы уй­­нап ал­­га­­ны ке­­бек. Үзе­­нә кү­­рә бер ро­­ман­­ти­­ка. Тик мон­­дый уен ро­­ман­­ти­­ка­­сы озак­­ка бар­­ма­­ды, ро­­бин­­зон­­лык тиз туй­­дыр­­ды. Иң кы­­е­­ны – мо­­ның кай­­чан­­га ка­­дәр дә­­вам итә­­сен бел­­мәү­­лә­­ре, бил­­ге­­сез­­лек, чик­­ләү­­ләр­­нең очы-кы­­рые кү­­рен­­мәү. Ан­­нан соң бе­­раз кү­­нек­­те­­ләр ке­­бек. Алар яшә­­гән авыл чын­­лап та бер би­­лә­­мә ке­­бек, төп ха­­лык үз­­лә­­ре­­нең тыш­­кы дөнь­­я­­дан ае­­рым­­рак бу­­лу­­ы­­на өй­­рән­­гән иде. Чит­­кә ке­­реп-чы­­гу­­лар кат­­гый тук­­та­­тыл­­гач, ке­­ше­­ләр бер тү­­бә ас­­тын­­да яшә­­гән га­­и­­лә­­гә әве­­рел­­де сы­­ман.
* * *
Га­­яз бе­­лән баш­­та ук ки­­ле­­шеп кит­­те­­ләр. За­­ман аның сал­­кын акыл бе­­лән ба­­рын да уй­­лап эш­­ли бе­­лү­­е­­нә шак­­ка­­та. Еш оч­­ра­­ша алар хә­­зер. Авыл баш­­лы­­гы баш­­ка­­рыр­­га җы­­ен­­ган эш­­лә­­ре ха­­кын­­да сөй­­ли, алар­­га ка­­ра­­та шә­­һәр ке­­ше­­се­­нең фи­­ке­­рен ише­­тә­­се ки­­лә. Аңа укы­­ган, зур бе­­лем­­ле ке­­ше итеп ка­­рый, ки­­ңәш­­ләр, нин­­ди­­дер дө­­рес, өмет­­ле сүз кө­­тә. 
Һәр ки­­лү­­ен­­дә бер бор­­чуы бу­­ла аның, йә ки­­леп ту­­а­­чак проб­­ле­­ма ту­­рын­­да сүз куз­­га­­та. Һәм һәр со­­ра­­вы­­на нин­­ди­­дер дә­­рә­­җә­­дә җа­­вап та әзер­­лә­­гән ке­­бек.
– Без­­нең ны­­гыт­­ма тү­­зәр­­гә ти­­еш. Су­­гыш­­чы­­лар, үзең кү­­реп то­­ра­­сың, ба­­ры­­сы да гвар­­ди­­я­­че­­ләр, – дип ша­­я­­рып сүз баш­­ла­­са да, бор­­чу­­лы иде ста­­рос­­та. – Ярый, авыл аша уз­­гын­­чы­­лар бул­­ма­­я­­чак. Элек бит шә­­һәр­­гә чы­­га тор­­ган юл без­­нең аша үтә иде. Җәй көн­­нә­­рен­­дә мо­­ңар­­чы да ту­­ры­­дан авыл чи­­тен­­нән йө­­рел­­де. Ас­­фальт буй­­лап сә­­гать­­тән ар­­тык­­ка су­­зыл­­ган юл­­ны ко­­ры чак­­та авыл аша яр­­ты сә­­гать­­тә узып бу­­ла. Бер ях­­шы­­ның яма­­ны ди­­гән­­дәй, авыл­­ны чык­­кач та чо­­кыр-ча­­кыр­­лы җи­­де чак­­рым ара бар. Бө­­тен рес­­пуб­­ли­­ка­­га бил­­ге­­ле. Бел­­ми­­чә ки­­леп кер­­гән фу­­ра­­лар­­ның ау­­ган ча­­гы да бул­­ды, шу­­ңа йөр­­ми баш­­ла­­ды­­лар. Ә бо­­лай, элек Таш­­лы­­күл та­­шы тү­­шәп са­­лын­­ган юл ас­­фальт­­ка бир­­ге­­сез.
Сак­­чыл­­лык бе­лән уяу­­лык­­ны өл­­кән­­нәр­­гә ге­­нә куш икән. Кер­­гән­­не-чык­­кан­­ны, алай гы­­на да тү­­гел, кем­­гә кем ки­­ле­­рен дә күр­­ше-кү­­лән ху­­җа­­лар­­ның үз­­лә­­рен­­нән ях­­шы­­рак бе­­лә. Бер за­­ман кур­­кы­­ныч тил­­чә чи­­ре та­­ра­­лу­­ны ис­­кә тө­­шер­­де­­ләр. Ул чак­­та да ка­­ран­­тин игъ­­лан ител­­гән бул­­ган. Авыл­­ны­­кы­­лар ал­­маш­­лап ка­­ра­­выл­­да тор­­ган, бө­­тен мал­­лар­­ны ур­­ман ала­­ны­­на ку­­ып илт­­кән­­нәр. Бу юлы да авыл ти­­рә­­се­­нә кү­­зәт­­че­­ләр ку­­яр­­га бул­­ды­­лар. Өл­­кән яшь­­тә­­ге­­ләр бу эш­­кә бик те­­ләп алын­­ды.
– Без үлә­­се ке­­ше­­ләр, яшә­­сен яшә­­дек, аша­­сын аша­­дык, ба­­ла­­лар бар бит, – ди­­де­­ләр, хә­­веф­­не яр­­ты юл­­да тук­­та­­тыр бу­­лып. Алар өс­­тен­­дә дә җа­­вап­­лы­­лык зур, ата-ана­­ла­­ры, ка­­ни­­кул баш­­ла­­ну бе­­лән, онык­­ла­­рын кай­­та­­рып куй­­ган. Авыл­­ны­­кы­­лар­­дан тыш та ил­­ле­­ләп ба­­ла-ча­­га бар.
* * *
Бү­­ген җир­­дә яшә­­гән бу­­ын­­ның мон­­дый хәл­­дә кал­­га­­ны юк иде. Төр­­ле ва­­кыт­­лар бул­­ган. Ерак йө­­ри­­се дә тү­­гел, су­­гыш дәһ­­шәт­­лә­­рен, ул за­­ман­­ның ач­­лы­­гын, юк­­лы­­гын хә­­тер­­ләү­­че­­ләр бар әле. Бү­­ген дә туй­­ган­­чы ик­­мәк ашау­­ны иң зур бә­­хет­­кә тиң­­лә­­гән ке­­ше­­ләр исән. Бо­­лар­­ны ки­­тап­­лар­­дан укыр­­га, ки­­но­­лар­­дан ка­­рар­­га, сөй­­лә­­гән­­нәр­­не тың­­лар­­га бу­­ла. Би­­та­­раф кал­­мый­­сың, тән­­нәр чы­­мыр­­дап, җан­­нар өшеп ки­­тә. Тик ба­­ры­­бер мон­­дый то­­таш өмет­­сез­­лек, очы-кы­­рые кү­­рен­­мә­­гән бил­­ге­­сез­­лек ба­­ры­­сы­­ның да го­­ме­­рен­­дә бе­­рен­­че тап­­кыр.
Бу афәт­­не ра­­ди­­а­­ция бе­­лән ча­­гыш­­ты­­рыр­­га гы­­на бу­­ла. Күз­­гә кү­­рен­­ми, әм­­ма янә­­шә­­дә. Бер уй­­ла­­ган­­да, әл­­лә кай­­да­­гы ур­­ман­­нар ара­­сын­­да ада­­шып кал­­ган авыл­­га ки­­леп җит­­мәс тә ке­­бек. Авыл очын­­да­­гы ур­­ман­­нар әл­­лә кай­­да­­гы Се­­бер тай­­га­­ла­­ры­­на ба­­рып то­­та­­ша ди­­ләр бит. Ни­­чек ки­­леп җи­­тә ал­­сын ин­­де ул зәх­­мәт мон­­да ка­­дәр? Күп­­ме вәгъ­­дә ит­­сә­­ләр дә, газ бе­­лән ас­­фальт юл кил­­мә­­де бит. Хә­­зер оны­­тыл­­ды, сөй­­лә­­ми­­ләр дә, ышан­­дыр­­мый­­лар да. Бер ка­­ра­­ган­­да, авыл­­ла­­ры­­ның җә­­һән­­нәм поч­­ма­­гын­­да ди­­яр­­лек оны­­ты­­лып ка­­луы ке­­ше­­лә­­ре бә­­хе­­те­­нә­­дер. Кай­­ча­­гын­­да шу­­лай уй­­лап та ку­­я­­лар.
Бер алар гы­­на тү­­гел, шу­­лай­­рак уй­­ла­­ган акыл­­лы баш­­лар әле­­ге гап-га­­ди ачыш­­ны күп­­тән яса­­ган. Тик ял­­гыш­­кан­­нар. Оке­­ан ур­­та­­сын­­да­­гы ае­­рым ут­­рау­­лар­­да яшәп то­­рып, әле­­ге хә­­веф­­не имин ге­­нә үт­­кә­­рер­­гә исәп тот­­кан­­нар­­ны да чир, ка­­һәр там­­га­­сы су­­гыл­­ган ке­­бек, ар­­тын­­нан ба­­рып эз­­ләп та­­ба икән. Афәт үзе бе­­лән ша­­яр­­ган­­ны һич ярат­­мый. Бик зур ке­­ше­­ме син, урам сук­­ба­­е­­мы – дә­­рә­­җә­­ләр бе­­лән исәп­­ләш­­ми. Бай­­мы, яр­­лы­­мы син – ак­­ча чу­­тын да бел­­ми. Бер­­ни­­гә ка­­ра­­мый үз хө­­ке­­мен чы­­га­­ра да куя.
Шу­­лай да «Са­­гы бар­­ның са­­гы ятар, са­­гы юк­­ның үзе ятар» ди­­гән­­гә ыша­­на­­лар. Бар нәр­­сә­­нең дә чи­­ге бу­­ла. Бу афәт­­кә дә чик ку­­е­­лыр­­га ти­­еш. Бо­­лар, авыл­­да­­гы­­лар, ни бе­­лә ин­­де? Бө­­тен дөнь­­я­­ның акыл­­лы баш­­ла­­ры кыр­­гын­­га кар­­шы да­­ру уй­­лап та­­бу өчен әл­­лә нин­­ди ла­­бо­­ра­­то­­ри­­я­­ләр­­гә ке­­реп бик­­лән­­гән­­дер дә соң. Кай­­сы ил­­дә иң элек уй­­лап та­­ба­­лар ул әҗәл да­­ру­­ын, шул җи­­ңү­­че. Ярар, тап­­сын­­нар, җи­­ңү­­че дә бул­­сын­­нар. Кай­­чан уй­­лап та­­ба­­лар, кай­­чан җи­­теш­­те­­рә баш­­лый­­лар, кай­­чан алар авы­­лы­­на ки­­леп җи­­тә? Ки­­леп җи­­тә­­ме әле ул Хо­­дай үзе оныт­­кан бу тө­­бәк­­ләр­­гә?
Ха­­лык өмет бе­­лән те­­ле­­ви­­зор­­дан ил хә­­бәр­­лә­­рен тың­­лый. Ан­­да исә һа­­ман шул: ке­­ше­­ләр үлә. Без­­дә дә, чит ил­­ләр­­дә дә. Дөнь­­я­­да та­­гын ни­­ләр бар ди­­сез? Шу­­ны­­сы баш­­ка сый­­мый: хә­­веф ни­­ка­­дәр көч­­ле бул­­са да, һа­­ман су­­гы­­шыр­­га, власть бү­­ле­­шер­­гә, дөнь­­я­­га баш бу­­лыр­­га ты­­ры­­ша­­лар. Исән­­нәр­­гә бай­­лык җит­­ми. Үзең бе­­лән бер нәр­­сә дә алып ки­­теп бул­­мый, кә­­фен­­нең ке­­сә­­се юк. Шу­­ны бел­­ми­­ләр­­ме? Дөнь­­я­­га афәт ху­­җа, мо­­ны аң­­лау өчен та­­гын ни­­ләр югал­­тыр­­га ти­­еш­­тер ке­­ше­­лек?
Те­­ле­­ви­­зор эк­­ра­­нын­­нан кор­­бан­­нар са­­нын атый­­лар, кай­­бер урын­­нар­­да яр­­дәм­­гә хәр­­би­­ләр ки­­лә. Баш­­та­­на­­як ре­­зи­­на кос­­тюм­­нар­­га ки­­ен­­гән, бит уры­­нын­­да ике пы­­я­­ла күз­­ле­­ге ге­­нә се­­рә­­еп тор­­ган кот­­ка­­ру­­чы­­лар­­ны күр­­гәч, бу хәл­­ләр чит пла­­не­­та­­да ба­­ра ми­­кән, дип уй­­лый­­сың.
– Ярый әле те­­ле­­ви­­зор күр­­сә­­тә, электр бар, – дип кү­­ңел­­сез ге­­нә нә­­ти­­җә ясап куя авыл­­ны­­кы­­лар.
– Бу ке­­сә те­­ле­­фон­­на­­рын шу­­шы ахыр­­за­­ман ки­­лә­­сен уй­­лап чы­­гар­­ган­­нар­­дыр ин­­де.
Мо­­ны­­сы сө­­е­­нү­­не аң­­ла­­та­­мы? Ан­­дый те­­ле­­фон­­нар бул­­ма­­ган­­да да яшә­­де­­ләр. Хә­­бәр-хә­­тер хат аша йөр­­де, аның ка­­ра­­вы, имин­­лек иде. Кай­­чан гы­­на мон­­дый те­­ле­­фон ки­­леп чы­­га­­ча­­гын фан­­тас­­ти­­ка сы­­ман сөй­­лә­­де­­ләр. Хә­­зер­­ге­­ләр исә шун­­нан баш­­ка яшәп бул­­мас ке­­бек туа. Ә Ин­­тер­­нет чел­­тә­­ре? Ни­­гә ки­­леп чык­­кан, ни­­чек шул­­ка­­дәр мәгъ­­лү­­мат бе­­лән эш итә­­ләр? Алар ба­­ры­­сы да ке­­ше­­гә ки­­рәк­­ме? Бу ту­­ры­­да уй­­лау­­чы да юк. Уй­­ла­­мый­­ча гы­­на шун­­да ке­­реп чум­­ды ха­­лык. Кү­­нек­­те­­ләр, га­­дәт­­кә кер­­де, асы­­лы ту­­рын­­да кем ге­­нә уй­­лап ка­­рый икән? Уй­­ла­­мый­­ча эш­­лә­­нә тор­­ган­­нар га­­мәл­­гә ярак­­лы­­мы? Ни­­гә соң ул ча­­гын­­да акыл җит­­мәс­­лек га­­мәл­­ләр баш­­ка­­рыр­­га сә­­ләт­­ле ке­­ше­­лек үзе­­нең та­­мы­­рын ко­­ры­­та­­сы афәт­­тән сак­­ла­­ныр ча­­ра­­сын та­­ба ал­­мый? Әл­­лә ке­­ше акы­­лы аңа ко­­рыл­­ма­­ган­­мы, ба­­ры тик ни­­дер яу­­лау, буй­­сын­­ды­­ру, көч күр­­сә­­тү ки­­рә­­ген­­дә ге­­нә код­­рәт­­ле­­ме? Ул хә­­зер ба­­ры тик ба­­сып алу­­чы, га­­ләм ти­­ра­­ны бу­­лып кы­­на яши ала­­мы?
Баш­­ка­­ча бул­­ды­­ра ал­­мый­­дыр. Адәм ба­­ла­­сы­­ның үз ял­­гыш­­ла­­рын аң­­ла­­вы өчен шу­­шы афәт ки­­рәк иде­­ме икән? Өмет­­сез­­лек бу­­га­­зың­­нан ал­­ган­­да, ча­­ра­­сыз­­лык­­тан дөнь­­я­­га ка­­ра­­та шун­­дый ачу­­лы уй­­лар туа.
Без­­нең ише бер­­кат­­лы­­лар өчен соң­­гы бө­­ек ка­­за­­ныш бул­­ган ке­­сә те­­ле­­фон­­на­­ры төр­­ле як­­ка си­­бел­­гән ту­­ган­­нар­­ны бер­­гә бәй­­ли:
– Имин­­лек­­ме?
– Сез ни хәл­­дә?
Ба­­ла­­лар да ерак­­та кал­­ган ата-ана­­ла­­рын ни­­чек­­тер ты­­ен­­кы гы­­на са­­гы­­на. Бер-бе­­ре­­ңә исән­­лек те­­ләү сүз­­ләр­­дә ге­­нә тү­­гел, кү­­ңел­­ләр­­дә. Алар га­­лим­­нәр ачып бе­­те­­рә ал­­ма­­ган бил­­ге­­сез еш­­лык­­лар­­да та­­ра­­ла.
Бо­­лай ара­­ла­­шып то­­ру­­лар­­ның озак­­ка бар­­ма­­сы да аң­­ла­­шы­­ла иде. Дөнья үз ку­­ы­­шы­­на бик­­лә­­нә ба­­ра. Ци­­ви­­ли­­заия нигъ­­мәт­­лә­­ре иң элек ал­­дын­­гы ил­­ләр­­дә юга­­ла баш­­ла­­ды. Ни өчен? Ни өчен ке­­ше та­­би­­га­­те­­нә хас бул­­ма­­ган тай­­пы­­лыш­­лар нәкъ ме­­нә ци­­ви­­ли­­за­­ци­­я­­ле ил­­ләр­­дә баш­­ла­­на икән? Гел рә­­хәт­­лек­­кә кү­­не­­гел­­гәч, авыр­­лык­­ны кү­­тә­­рә ал­­мый­­лар­­мы? Үз­­лә­­ре­­нең туф­­рак­­тан бар­­лык­­ка кил­­гән­­ле­­ген оныт­­кан­­мы, та­­би­­гать­­тән би­­рел­­гән те­­рек­­лек итү инс­­тинк­­тын, бе­­рен­­чел ген­­на­­рын югалт­­кан­­нар­­мы? Ри­­за­­сыз­­лык­­лар иң элек алар­­да кү­­зә­­те­­лә баш­­ла­­ды. Әле та­­мак тук­­лы­­гы өчен бер­­нин­­ди хә­­веф яна­­мый иде, әм­­ма ул ил­­ләр­­дә шу­­шы хә­­веф мөм­­кин­­ле­­ген то­­еп урам­­нар­­га чык­­ты­­лар, тәр­­тип­­сез­­лек­­ләр баш­­лан­­ды. Ке­­ше­­ләр­­дә то­­зак­­ка эләк­­кән ерт­­кыч­­лык инс­­тинк­­ты уян­­ды.
Мо­­ны кай­­сы­­дыр күз­­лек­­тән аң­­ла­­тып та бу­­ла. Яшә­­еш­­лә­­ре иң юга­­ры дә­­рә­­җә­­дә тәр­­тип­­кә са­­лын­­ган. Бу шу­­лай бул­­ган һәм һәр­­ва­­кыт бу­­лыр­­га ти­­еш ди­­гән ыша­­ну күп­­тән кан­­га сең­­гән. Рә­­хәт тор­­мыш­­ка ка­­гы­­ла­­сы бер нәр­­сә дә мәң­­ге­­лек бу­­ла ал­­мый ди­­гән­­не ка­­бул итә ал­­мый алар. Бер бу­­ын­­да чыл­­быр өзел­­сә, үз ар­­тын­­нан баш­­ка­­ла­­рын да ияр­­тә. То­­таш ав­­то­­ма­­ти­­ка, кул ты­­гып тө­­зә­­тә тор­­ган тү­­гел. Мо­­ны­­сын ке­­ше­­ләр эш­­ли ал­­мый, мон­­да акыл­­лы ма­­ши­­на­­лар ха­­ким­­ле­­ге баш­­ла­­на. Әйе, бу юга­­ры дә­­рә­­җә, тик ма­­ши­­на­­лар үз­­лә­­рен бар­­лык­­ка ки­­те­­рү­­че­­гә бер­­ни­­чек тә яр­­дәм итә ал­­ма­­ган оч­­рак­­лар да бу­­ла. Ке­­ше акы­­лы га­­сыр­­лар буе ачыш­­лар ясый-ясый шу­­ңа ом­­тыл­­ды­­мы­­ни? Җәм­­гы­­ять мон­­дый тай­­пы­­лыш­­ка әзер тү­­гел иде.
Те­­ле­­ви­­зор аша кай­­бер өл­­кә­­ләр­­дә энер­­гия би­­рү­­дә чик­­ләү­­ләр бу­­ла­­ча­­гы ту­­рын­­да бик сак­­лык бе­­лән ге­­нә хә­­бәр ит­­кән­­нәр иде. Мо­­ңа да ап­­ты­­ра­­ма­­ды­­лар, чөн­­ки ке­­ше­­ләр, бү­­ген нәр­­сә бу­­лыр, ир­­тә­­ге­­се көн та­­гын нин­­ди югал­­ту ки­­те­­рер, дип яши баш­­ла­­ды. Без­­не­­ке­­ләр тү­­зем­­ле­­рәк икән. Хә­­ер, бер чик­­тән икен­­че­­се­­нә таш­­лан­­ган, го­­ме­­ре буе үз өс­­тен­­дә сы­­нау­­лар үт­­кәр­­гән­­не ки­­че­­реп яши бел­­гән ха­­лык бит ул.
* * *
Әле­­гә дөнья бе­­лән бәй­­лә­­неш бар. Те­­ле­­ви­­зор­­дан сә­­гать са­­ен би­­рел­­гән яңа­­лык­­лар, әй­­тер­­сең, йө­­зә бел­­мә­­гән ке­­ше­­нең ко­­тыл­­гы­­сыз рә­­веш­­тә ак­­рын гы­­на ти­­рән су­­га ке­­реп бар­­ган­­лы­­гын хә­­бәр итә.
За­­ман кай­­да­­дыр ра­­ди­­оп­­ри­­ем­­ник, тран­­зис­­тор ке­­бек нәр­­сә­­ләр бу­­лыр­­га ти­­еш­­ле­­ген бе­­лә иде. Шу­­лар­­ны эз­­ләп тап­­ты. Ту­­зан­­на­­рын сөр­­теп, җай­­лаш­­тыр­­ды, эш­­лә­­теп ка­­ра­­ды. Ба­­ла­­чак­­та ра­­ди­­о­­тех­­ни­­ка бе­­лән ма­­вы­­гып ал­­ган иде. Шул бел­­гән­­нә­­ре бик яра­­ды. Ал­­да­­гы­­сын кү­­зал­­лар өчен әл­­лә нин­­ди көч­­ле фан­­та­­зия ки­­рәк­­ми. Күп тар­­мак­­лы һәм та­­быш алу­­га гы­­на ко­­рыл­­ган те­­ле­­ви­­де­­ни­­е­­нең үз бу­­ры­­чын ахыр­­га ка­­дәр үти алы­­ры­­на ыша­­ны­­чы юк. Ра­­ди­­ос­­тан­­ци­­я­­ләр үз та­­вы­­шын сак­­лап ка­­ла алыр, мө­­га­­ен. Тиз­­дән аны­­сы­­на да электр бул­­мас шул.
Һәм бу фа­­раз­­лар, кыз­­га­­ныч­­ка кар­­шы, ак­­рын­­лап чын­­бар­­лык­­та кү­­ре­­нә баш­­ла­­ды. Авыл үзен ту­­лы­­сы бе­­лән ае­­рым бер дөнья итеп яши ал­­га­­ны бе­­лән ге­­нә би­­реш­­ми. Җир­­гә якын­­нар­­ның бер өс­­тен­­ле­­ге бар. Мо­­ны са­­мо­­лет­­та очар­­га ку­­рык­­кан ке­­ше ях­­шы бе­­лә. Һа­­ва­­да сы­­е­­ныр урын юк, ә җир­­дә син туф­­рак­­ка сы­­е­­на­­сың, нәр­­сә бул­­са да, җир­­дән дә ары кит­­ми­­сең.
Авыл­­ны­­кы­­лар да җир­­гә сы­­ен­­ды. Һәр ту­­ар көн ке­­ше­­не ни бе­­лән бул­­са да ал­­дый иде. Ир­­тән аз гы­­на җо­­ба­­нып кит­­тең­­ме – аб­­за­­рың­­да­­гы ма­­лың кө­­тү­­гә чы­­га­­сы бар­­лы­­гын ис­­кәр­­теп та­­выш би­­рер. Ке­­ше көл­­де­­реп, кө­­тү­­дән сы­­ер кал­­ды­­рып, урам буй­­лап сел­­кел­­дәр­­сең­­ме­­ни? Кө­­тү­­гә үзең чы­­га­­сың­­мы – юк-бар­­ны уй­­лап ята ал­­мый­­сың. Кич­­тән ва­­кы­­тын­­да йок­­лар­­га ки­­рәк, ир­­тән то­­ра­­сың бар. Пар­­ла­­мент­­та бе­­рәр уты­­рыш өзе­­лер­­гә, бе­­рәр ки­­ңәш­­мә тук­­та­­лыр­­га мөм­­кин, ә авыл кө­­тү­­е­­нә чи­­ра­­тың­­ны өзә дә, кө­­тү­­не тар­­ка­­та да ал­­мый­­сың. Кө­­тү чи­­ра­­ты – за­­кон­­га кер­­мә­­гән, әм­­ма бар­­лык за­­кон­­нар­­дан өс­­тен чын­­бар­­лык. Го­­мер буе ка­­ра­­ган бак­­чаң­­ны да кал­­ды­­ра ал­­мый­­сың, утыр­­та­­сың, үс­­те­­рә­­сең, җы­­я­­сың.
Ан­­нан соң мон­­да, ни ди­­сәң дә, үз туф­­ра­­гың. Ата-ба­­ба­­лар җи­­ре. Ан­­нан соң... ба­­ла­­ла­­ры, ни бул­­са да, шу­­шын­­да, ата йор­­ты­­на кай­­тыр бит, алар­­ны кө­­тә­­се бу­­лыр. Авыл шу­­лай уй­­лый, шу­­ңа ке­­ше­­ләр­­дә өмет сү­­ре­­лә ал­­мый иде.
Тик кү­­ңел­­сез хәл­­ләр дә озак көт­­тер­­мә­­де. Бер­­көн­­не ир­­тән то­­ру­­ла­­ры­­на электр юк­­лы­­гы бе­­лен­­де. Чәй кай­­на­­тыр­­га куй­­ган электр чәй­­не­­ге­­нең һа­­ман тын то­­ру­­ын кү­­реп ап­­ты­­ра­­ган Нәр­­кәс ки­­нәт сал­­кын су­­га төш­­кән ке­­бек бул­­ды.
– Әгәр электр би­­рү дә тук­­та­­тыл­­са...
За­­ман ир­­түк куз­­га­­лып бак­­ча­­да­­гы тү­­тәл­­ләр­­не күз­­дән ки­­че­­рер­­гә, иха­­та­­ны ка­­рар­­га, го­­му­­мән, ир­­тән­­ге авыл су­­лы­­шын тың­­лар­­га га­­дәт­­лә­­нә баш­­ла­­ды. Ул да ашы­­гып өй­­гә кер­­де. Лам­­поч­­ка­­лар ян­­мый, су­­ыт­­кыч та тын­­ган. Ке­­сә те­­ле­­фо­­нын ка­­ра­­ды, за­­ряд­­ка­­сы шак­­тый иде әле. Әйе, мот­­лак бу­­ла­­ча­­гы кө­­тел­­гән хә­­ер­­сез хәл­­ләр­­нең бер­­се иде бу. Тик мо­­ңа ук ба­­рып җи­­тәр­­лек ва­­кыт үт­­мә­­де ич. Ә... әйе, кич­­тән җил­­ләп, да­­выл­­лап яшен­­ле яң­­гыр яу­­ды. Мө­­га­­ен, электр чы­­бык­­ла­­ры­­на яки подс­­тан­­ци­­я­­гә за­­рар кил­­гән­­дер. Шу­­лай гы­­на­­дыр. Нәр­­кәс авыл­­да яшәп ка­­ра­­ма­­ган, ан­­дый та­­би­­гать ка­­за­­ла­­рын­­нан соң ут­­сыз­­лык­­ның тәү­­лек­­кә ка­­дәр су­­зы­­лу мөм­­кин­­ле­­ген бел­­ми.
Ул ха­­ты­­нын ты­­ныч­­лан­­ды­­рыр­­га ашык­­ты:
– Ка­­бы­­ныр әле. Төн­­лә ка­­ты җил­­лә­­де бит. Бе­­рәр урын­­да ава­­рия бул­­ган­­дыр.
Нәр­­кәс ире­­нә ыша­­ныр­­га кү­­нек­­кән. Әле дә аның ты­­ныч та­­вы­­шы бар­­лык шик­­лә­­рен та­­рат­­ты.
– Син чәй­­нек, та­­ба­­ла­­рың­­ны мич пли­­тә­­се­­нә ур­­наш­­тыр. Мин хә­­зер учак ягам. Ут­­та кай­­на­­ган чәй тәм­­ле­­рәк бу­­ла ул. Бер уңай­­дан төш­­ке аш­­ны әзер­­ли­­се кәст­­рү­­лең­­не дә утырт. Кай­­ный тор­­сын.
Аны­­сы­­на ук мә­­шә­­кать­­лә­­нер­­гә ту­­ры кил­­мә­­де. Чәй кай­­на­­тып, йо­­мыр­­ка тә­­бә­­се кыз­­ды­­рып, өс­­тәл ар­­ты­­на утыр­­ган­­нар иде, гү­­ләп су­­ыт­­кыч ка­­бы­­нып китт­­те, ан­­нан те­­ле­­ви­­зор­­ны то­­таш­­тыр­­ды­­лар.
Яңа­­лык­­лар көн­­дә­­ге­­чә, кү­­ңел­­не ты­­ныч­­лан­­ды­­рыр­­дай өмет­­ле хә­­бәр ише­­тел­­мә­­де.
За­­ман хә­­зер ста­­рос­­та­­ның яр­­дәм­­че­­се ке­­бек. Авыл­­да­­гы ир-ат, кил­­гән бә­­ла­­гә кир­­тә ку­­яр ки­­ңә­­ше, эше бе­­лән фай­­да­­лы бу­­лыр­­дай ке­­ше­­ләр, үз­­лә­­ре бе­­леп, бер ти­­рә­­гә туп­­лан­­ган иде. Элек­­ке­­ге имин чак бул­­са, юга­­ры­­дан фәр­­ман би­­ре­­лер, ан­­нан бе­­рәр эш­­лек­­ле вә­­кил ки­­лер, һәм опе­­ра­­тив штаб ди­­гән нәр­­сә тө­­зе­­лер иде. Ул «эш­­лек­­ле»­­гә урын­­да­­гы проб­­ле­­ма­­ны аң­­ла­­ту­­ның кы­­ен­­лы­­гы та­­гын! Те­­ге юга­­ры­­дан кил­­гән ке­­ше­­нең күк­­тән төш­­кән ке­­бек уты­­руы бе­­рәү­­ләр­­нең са­­ру­­ын кай­­на­­та. Ни­­чек шу­­шы җир­­дә яшәп, шу­­ны да аң­­ла­­мас­­ка бу­­ла! Икен­­че­­ләр, бер­­кат­­лы­­рак­­лар, кар­­шы­­да­­гы өс­­тәл ар­­тын­­да ху­­җа­­лар­­ча утыр­­ган ма­­тур, ки­­леш­­ле кы­­я­­фәт­­ле адәм­­нең яр­­ты­­лаш урыс­­ча, яр­­ты­­лаш та­­тар­­ча со­­ра­­шу-сөй­­лә­­нү­­е­­нә бик ри­­за бу­­лып, аны ва­­кый­­га­­лар ае­­шы­­на тө­­шен­­де­­рер­­гә ты­­ры­­ша­­лар. Әй, өс­­тә­­ге­­ләр бел­­мә­­гән ге­­нә бит без­­нең хәл­­ләр­­не, ме­­нә бе­­лер­­ләр дә, хәл итәр­­ләр бо­­лай бул­­гач, дип уй­­лый­­лар. Те­­ге вә­­кил­­нең кы­­я­­фә­­тен­­нән дә шул аң­­ла­­шы­­ла, бө­­тен­­ләй йө­­зе­­нә чык­­кан: әйе, бел­­мә­­гән идек, ишет­­мә­­гән идек, хә­­зер ме­­нә аң­­ла­­шыл­­ды, ча­­ра­­сы кү­­ре­­лер.
Авыл­­ны­­кы­­лар­­ның бер­­кат­­лы­­лы­­гы­­на ыша­­на­­сың ин­­де. Бер­­кат­­лы­­лар ди­­сәң дә, ап­­ты­­ра­­ган­­нан сөй­­ли алар. Эч­­кә җы­­ел­­ган­­ны чы­­га­­рып ка­­ла­­сы­­ла­­ры ки­­лә, ич­­ма­­сам бе­­рәү­­гә бул­­са да сөй­­ләп кал­­дык, ди­­яр­­ләр.
Ә сез, юга­­ры­­да­­гы­­лар?! Шу­­ны бе­­лә­­сез бит, ни­­чек бел­­мәс­­кә бу­­ла? Шул ак йорт­­лар­­га ке­­реп уты­­ра­­сыз да, күк­­тән төш­­кән­­гә әй­­лә­­нә­­сез дә ки­­тә­­сез. Ата-ана­­гыз шу­­шын­­да яши, ту­­ган­­на­­ры­­гыз бар, кү­­зе­­гез кү­­рә, ко­­ла­­гы­­гыз ише­­тә, ки­­леп йө­­зе­­гез­­гә чәч­­рә­­теп әйт­­мә­­сә­­ләр дә, бө­­тен­­ләй җир хәл­­лә­­рен­­нән ваз ки­­чеп бул­­мый бит ин­­де дип, үр­­тә­­леб­­рәк сөй­­лә­­гән­­нә­­ре дә аң­­ла­­шы­­лып то­­ра. Тик ме­­нә те­­ге кил­­гән ке­­ше­­нең бу кы­­ла­­ны­­шы үзе­­нә кү­­рә бер алым, так­­ти­­ка­­мы, әл­­лә бу вә­­кил­­ләр, ягъ­­ни юга­­ры­­да­­гы­­лар, чын­­лап та шул дә­­рә­­җә­­дә аң­­гы­­ра­­мы? Шу­­ны­­сы гы­­на аң­­ла­­шыл­­мый.
Хә­­зер алай тү­­гел. Һәр­­кем, үзен­­нән бе­­рәр фай­­да­­лы га­­мәл чы­­га­­рын аң­­лап, ни­­дер эш­­ләр­­гә ты­­ры­­ша. 
Ста­­рос­­та­­га юга­­ры­­дан җи­­бә­­рел­­гән күр­­сәт­­мә­­ләр шул ки­­леш ка­­ла. Тәр­­тип әү­­вәл­­ге­­чә: бер урын­­нан икен­­че­­се­­нә кү­­чеп йө­­рү кат­­гый ты­­е­­ла, шу­­лай ук баш­­ка сак­­ла­­ну ча­­ра­­ла­­ры да кү­­ре­­лер­­гә ти­­еш. Һәр урын­­да бе­­рен­­че мәл­­гә яшәү өчен ти­­еш­­ле шарт­­лар­­ны тәэ­­мин итү бу­­ры­­чы ку­­е­­ла.
Күр­­сәт­­мә­­ләр би­­реп то­­ра­­сы бар­­мы икән – ке­­ше­­ләр үз­­лә­­ре сак­­чыл хә­­зер.
Бу ут сү­­неп алу бер ис­­кәр­­тү сиг­­на­­лы ке­­бек бул­­ды. Көн уз­­ган са­­ен ва­­кый­­га­­лар­­ның та­­гын да кис­­кен­­рәк бо­­ры­­лыш ала­­сын За­­ман ях­­шы ан­­лый, тик ки­­нәт ке­­нә ба­­рын да күз ал­­ды­­на ки­­те­­рер­­гә ге­­нә кур­­ка. Да­­выл ва­­кы­­тын­­да бер­­се өс­­те­­нә бер­­се өе­­леп кил­­гән дул­­кын сы­­ман бу бор­­чу­­лы уй­­лар­­дан ни­­чек тә ары­­ныр­­га ки­­рәк. Юк­­са, шу­­лар ас­­тын­­да ка­­лып баш кал­­кы­­та ал­­мас­­ка мөм­­кин­­сең. Ку­­шыл­­ган­­ны үтәр­­гә ки­­рәк­­ле­­ген аң­­ла­­саң да, ты­­ел­­ган­­нар­­га буй­­сын­­саң да, эз­­лә­­нер­­гә, ал­­га ба­­рыр­­га кү­­нек­­кән адәм акы­­лы үзе­­нә эш та­­ләп итә иде. Өмет­­сез­­лек­­тән чы­­гу­­ның бе­­рәр юлы бар­­дыр бит ин­­де? Ни­­чек ва­­кый­­га­­лар ко­­лы бу­­лып кы­­на яшәр­­гә? Ул шун­­дый­­рак уй­­лар бе­­лән авыл баш­­лы­­гы яны­­на юнәл­­де.
Ул кил­­гән­­дә, Га­­яз нәкъ ме­­нә шу­­шы электр өзе­­леп то­­ру­­ның сә­­бә­­бен ачык­­лап ма­­та­­ша иде. Төн­­ге да­­выл ва­­кы­­тын­­да ли­­ни­­я­­ләр за­­рар­­ла­­нып ал­­ган. Зур ава­­рия тү­­гел, тиз тө­­зек­­лән­­дер­­гән­­нәр, әле­­гә баш­­ка­­ча ан­­дый хә­­веф бул­­мас, дип ышан­­дыр­­ды­­лар.
– Электр өзе­­лү кур­­кыт­­ты әле, – дип кү­­ңел­­сез ге­­нә сүз баш­­ла­­ды Га­­яз. – Аның бө­­тен­­ләй тук­­та­­ты­­лу их­­ти­­ма­­лы да бар бит. Ан­­нан те­­ле­­фон­­нар­­га чи­­рат җи­­тәр.
– Мин дә шул хә­­веф­­тә шул.
Ике­­се дә тын кал­­ды. Әйе, ар­­ты­­гын фа­­раз­­лый­­сы кил­­ми иде.
Мо­­ны­­сы бер ис­­кәр­­тү ке­­бек бул­­ган икән. Күз ал­­ды­­на ки­­те­­рә­­се кил­­мә­­сә дә, ал­­га кил­­де: авыл­­да электр өзе­­леп то­­ру­­лар ешай­­ды. Ан­­нан соң көн­­гә бер тап­­кыр һәм бер­­ни­­чә сә­­гать­­кә ге­­нә би­­рү­­не га­­дәт­­кә керт­­те­­ләр. Мо­­ны­­сы­­на да ри­­за иде­­ләр. Баш­­ка­­сы бер хәл, те­­ле­­фон­­нар­­ны тук­­лан­­ды­­ру­­ла­­ры, дөнья хә­­бәр­­лә­­рен ише­­теп то­­ру­­ла­­ры да ярап то­­ра. Ни хәл итә­­сең, кем­­гә зар­­ла­­на­­сың, кем­­нән со­­рый­­сың? Бер-бер арт­­лы ки­­леп тор­­ган кы­­ен­­лык­­лар­­га өй­­рә­­нә баш­­ла­­ган­­нар иде. 

 

Дәвамы бар.

Комментарийлар