Логотип «Мәйдан» журналы

Иңрәү

Тәрәзәләре кадакланган ялгыз йортта ут-нокта янып сүнде.

Бу хәлгә кичке эңгердә болын мунчасыннан кайтып килгән өч хатынның берсе – үткер күзле, тәбәнәк буйлы, тулы гәүдәлесе беренче булып игътибар итте.
– Карагыз әле, малай! – диде ул, йортка таба ымлап.
– Нәрсә бар? – дип түземсезләнде озын кара чәчләрен иңенә таратып салганы.
– Фәйзулла абыйлар йортында ут янып сүнде.
– Чынмы? Булмас ла... – Моны башына сөлге урап бәйләгәне әйтте, ачык изүеннән ап-ак түше кичке инеш өстендәге көмеш айдай ялтырап китте.
Бер мәл тынып тордылар. Әлеге ут-ноктаның тагын кабынуын көттеләр. Хатыннарның кипшенеп тә өлгермәгән тәнен августның кичке йомшак җылы җиле сыйпап узды. Бу минутта аларның көн буе эшләп, арып-талчыгулары онытылган иде. Тынлыкны чәчләрен иңенә таратып салган хатын бозды.
– Берни юк ич!
– Билләһи менә, тәрәзә такталары арасыннан ап-ачык күреп калдым! – Хатын шактый мулдан киерелгән түшләрен әле берсенә, әле икенчесенә таба борды.
– Күзеңә күренгәндер әле, бу вакытта хуҗасыз йортта кем йөрсен? – диде кара чәчле хатын, култык астындагы табагына урын таба алмыйча.
– Юк инде...
Ул шулай диюгә, ут янә кабынып сүнде.
– Әнә, күрдегезме?
– Әйе шул, – дип килеште калган икесе.
– Кем булыр икән?
Башына сөлге ураган хатын, күңеле нидер сизенгәндәй, дәшмәде. Икенчесенең иңендәге кара чәчләре тибрәнеп алды.
– Кем булсын? Җәмит! Кайткан, тәмәкесен көйрәтә...
«Җәмит» сүзен ишеткәч, башына сөлге ураган хатынның озынча ябык чырае үзгәреп китте. Бу йортка килен булып төшәргә тиеш иде ул, ләкин насыйп булмады.
– Нишләп икән? – диде тегесе һаман кызыксына биреп.
Табаклы хатын буш кулы белән изүен төзәткәләп алды.
– Нишләп булсын, бәхетсезлектән... Бәхетле булса, Казандагы квартирын ташлап, монда кайтып утырыр идеме? Иллегә җиткән кеше. Өендә түзәр чамасы калмагандыр. Малае кешелектән чыгып, эшләмичә йөри, ди. Хатынын да әйтер идем... Карап торырга бер йолкыш кына нәрсәкәй, бөрчә кебек, тешләк. Бер бәхетең булмаса, юк инде ул, ю-ук!
– Әйе шул, – дип җөпләде зәңгәр табаклысы.
Тегесе, үзен хуҗабикәдәй сизеп, сөйли бирде.
– Авылның менә дигән егете иде. Буе-сыны дисеңме? Акылы-фигыле... – Ул култык астындагы табагын рәтли-рәтли башына сөлге ураган күршесенә таба борылды. Тегесенең ябык чырае нидәндер гаепле кешедәй үзгәреп куйды, шулай да иптәшенең карашына игътибар итмәскә тырышты. – Кешесенә туры килмәде, адәм рәтле кешесенә эләксә, мескен хәлгә кала торган ир-ат түгел иде ул...
Хатыннар, кузгалып киткәч тә, Җәмит исемен телдән төшермәделәр. Чатка җиткәч, башына сөлге ураган хатынның юлы уңга таба борылды. Йорты ерак та түгел, ике генә өй аша. Бу минутта аның йөрәген гүя ялкын ялмап алган, күңелен яшьлек хатирәләре әсир иткән, хәтере үзен беренче тапкыр озата килгән Җәмитне терелткән иде.
Ул аңа, менә шушы капка келәсен ачып керәм дигәндә, өзгәләнеп дәште.
– Зөлфия!..
Һәм ул артына борылып капкага сөялде.
– Җәмит!
– Мин шул, мин... Зөлфия, аз гына сөйләшеп торыйк әле!..
«Нәрсә турында?» – Зөлфия күңеленә шундый сорау килсә дә дәшмәде, Җәмитнең нидер әйтүен көтте.
– Ашыкма, зинҺар!
– Ә мин ашыкмыйм.
Җәмит үзен уңайсыз сизде. Сүзен ничек башларга аптырады.
– Нинди матур кышкы кич.
– Матур кичләр күп була ул.
– Булсын. Матур кичләр...
– Нәрсә матур кичләр?
– Очрашып торырбыз.
– Нигә?
– Икәү күңеллерәк булыр.
Зөлфия рәхәтләнеп көләсе килүеннән тыелып калды да, башын артка ташлап елмайды.
– Белмим шул... Гармунчыга болай да күңелсез түгел, клубтагы кызларның күзләре синдә генә.
– Алай димә, мине беләсең ич...
– Юк, белмим...
Җәмит әйтергә теләгәнен аңлата алмый, башын тыйнак кына аска иде. Гүя аңа Зөлфиянең уттай янган зәңгәр күзләренә туры карап сөйләү ифрат авыр иде. Кызның сынаулы шаян карашы ниндидер тылсымга ия, телне көрмәкләндерә, салкынча айлы кич булуга карамастан, битләрне кызыштыра. Ул аяк астындагы карны шыгырдатып үкчәсе белән борауларга мәҗбүр. Бу – Зөлфиягә кызык кына, әйтерсең ул үзе өчен яңалык ачкан! Шулай да кыз бу тынлыкның озак дәвам итүен теләмәде.
– Бүген клубта кызларны әйбәт биеттең, – диде.
– Бәйрәмегез бит, сигезенче март. Сез биегәндә күңелле.
– Көлмә әле.
– Чын. Мин сине биетеп кенә торыр идем.
– Миңа кыенга туры килмәсме соң?
– Юктыр ла... Син биегәндә күңелгә рәхәт, гәүдәмне кош сыман очырам кебек.
– Булыр инде.
– Көмеш тәңкәләрең чың да чың кала. Уйнарга рәхәт, җиңел.
Зөлфия Җәмитнең купшырак яңгыраган сүзләре белән килешмәгәндәй итте.
– Бүтәннәр дә шулай бии инде.
– Юк, син бүтәнчә, син...
– Ничек?
– Аны әйтүе дә кыен... ул йөрәктә ялкын булып дөрли!..
Зөлфия капка келәсенә кулын куйды, үзе нидер тыңлагандай тынып торды. Келәне басып эчкә үтәргә базмады. Арттан таныш тавыш янә кабатланыр кебек тоелды: «Зөлфия! Тукта әле?!» Аны шул халәт камап алган: гомер кичкәндәге сагышлы борчулар, үкенү-рәнҗү хисләре барысы, барысы бергә җыйналып өскә калкып чыккан, йөрәге мәхәббәтен даулый сыман. Әйе, «Аны әйтүе кыен, ул йөрәктә ялкын булып дөрли». Ә тагын? «Бер генә минутка керми тор инде?» Хәзер дә аны шушы сорау туктатып калдырган төсле. Ул бер генә минутка түгел, сәгатьләп тә керми тора ала. Менә шушылай, электәгечә, капкага сөялеп, яшьлек хатирәләре тагын бер йөгереп узсын... «Җитәр, Җәмит, керим инде» – «Ашыкма...» Пышылдап дәшкән ягымлы тавышы җанга җылы өсти. Зөлфия ашыкмый. Җәмитнең зәңгәрсу күзләренә эчке дулкынлану белән сөенеп карый, башы, кояшка тартылган көнбагыштай, аңа таба үрелгән, егетнең уй-фикерләрен күзләреннән белергә теләгәндәй, йотылып калган. Җаны, бөтен барлыгы чагылган төсмерләрне ул гүя мәңгегә хәтерендә сеңдереп калырга тели. Мондый минутларда Зөлфия өчен шат булган Җәмит, тыйнаклыгын саклап, ни дә булса әйтеп куя, ул исә аны ишетмәгәнгә сабышып, сокланып торуын дәвам итә. Егетнең күркәм битен, йөзләрендә чагылган төсмерләрне барлый. Алдан ук Җәмитнең нидер әйтергә җыенганын белеп тора. Чөнки Җәмит сүзен әйтер алдыннан, фикер сөрешенә бәйле рәвештә, алдан керфекләрен еш-еш каккалап ала. Аңа күзәтеп тору кызык. «Йә, ни уйладың, әйт инде?» – дип сорый, энҗедәй ак, тигез тешләрен ялтыратып көлә, куанычы эчтән балкып чыга, кулларын Җәмитнең киң, таза күкрәгенә куя, башын сала, шул хәлдә, бер онытылып, бәхетле мизгелләр кичерә. Аннан, Җәмитнең күкрәк читлегеннән яңгырап чыккан көр тавышыннан уянып киткәндәй, кинәт, башын горур калкытып, аңа сораулар бирә, аны тыңлый, йомшак кулларының егет учында кысыла баруын тоя.
Кинәт Җәмит сүзгә күчеп:
– Беләсеңме, Зөлфия, – ди, – мин сиңа багышлап бер җыр язмакчы булам. Көен дә, сүзләрен дә.
Зөлфия рәхәтләнеп көлә.
– Хыялый.
– Ә беләсеңме? Хыялсыз бер нәрсә дә тумый, җирдә мәхәббәт тә яши алмый.
– Нинди җыр ул?
– Ул җырның инде исеме дә билгеле. «Көмеш тәңкә» дип аталачак. Ул җырда синең, биегәндәге кебек, елмаюлы йөзеңне көмеш тәңкәләр чыңы озата бара һәм, өзелгән бер көмеш тәңкәң, күктәге ялгыз ай булып йөзеп йөри. Болытларны аралап йөзгән көмеш тәңкәң, көзгедәй ялтырап, нурларын бар җиһанга, диңгез өсләренә сибә, диңгезләрдә тибрәлеп чагылган көмеш тәңкәле дулкыннар толымнарыңны хәтерләтеп тора.
– Шагыйрь буласың бар икән.
– Җыр үзеннән-үзе туа ул...
– Керик инде.
– Хуш, Зөлфия...
 
***
И-и гомерләр!.. Су сыман ага да ага. Яшьлектә булганнар, нигәдер, һаман да онытылмый, барысы да истә шул. Җәмитнең көмеш түгәрәккә охшаткан ае да. Кем генә айга багышлап җыр чыгармаган, ялгыз айга карап моңаймаган, кемнәрдер ялгызлык читен булганга шушылай айга бакканнардыр. Бүген айга тыңгысыз сыман. Ул әллә каян гына чыгып, агылган болытларны аралый-аралый, үз юлыннан ашыга. Чыннан да, бер караганда болытларга ышкыла-ышкыла, юкарып калган кебек. Гүя сафлыкка өндәгән җиһан сакчысы! Болытлар белән көрәштә җиңелергә теләми, барыбер, ялтырап, балкып чыгар да, көмеш нурларын үз-үзен чагылдырган инеш-елгалар, диңгезләр өстенә сибәр, караңгы тәрәзләрне үтеп керер, керер дә кайчандыр үзе турында җыр язарга хыялланган Җәмитне эзләп табар һәм көтмәгәндә аның да хәтерен яңартыр сыман...
 
***
Баганага сөялгән Зөлфия урыныннан кузгалмады, аны магниттай нәрсәдер тартып тотып торды. Әйтерсең ул, мунчадан кайтышлый, хәле китеп, бер сулу алырга гына тукталган һәм аның шушы кичке тынлыкта, әз генә булса да онытылып, үзенең толлыгын, җилкәсенә төшкән тормыш авырлыкларын, мәшәкатьләрен искәрми, уйларында бер ялгызы бушанып каласы килде. Шул тойгылар аны Җәмитләр йортына таба каратты. Заманында ул йорт бар урамны бизәп тора иде. Үзен Фәйзулла абый йорты, дип кенә йөртәләр иде. Балта остасы. Зәвык белән эшләнгән капкалары, тәрәзә йөзлекләре, өй кыеклары хозурланып көлеп тора иде. Өй каршындагы рәшәткә такталарының тигезлеге тартылган кыл кебек. Ян бакчаларында берәүдә дә булмаган алмагачлар, җиләк-җимеш үсә. Май аенда алмагач чәчәкләренә узган-барган сокланып үтә. Тургай авылында Фәйзулла абый алмасыннан да тәмле алма юк. Шул агачлардан Җәмит өзеп биргән алсу сусыл алмалар тәмен Зөлфиянең һич кенә дә онытасы юк, алар һаман да истә, истә... Менә шул йорт, шул нигез бүген төсен шактый җуйган: нәкышьләп, бизәкләп ясалган такталарның буяулары кояш-яңгырлардан уңган, аннан да, моннан да калҗаеп калган. Башта Фәйзулла абый үзе, аннан аның карчыгы вафат булганнан инде унбиш-егерме еллап вакыт узган. Йортның тәрәзә капкачлары кадакланып тора. Өч баланың берсе-бер ата нигезенә кайтып төпләнергә уйламады, кызы читкә китеп кияүгә чыкты. Сәлимәсе Казанда тора, Җәмит акча эшләргә дип Донбасска киткән җиреннән шунда өйләнеп калды.
Әйе, кайчандыр тәрәзәләре «гөлт!» итеп янып торган шул йортка Зөлфия килен булып төшәрмен, шунда Җәмит белән бергәләп уртак гомер кичерермен, бәхетле булырмын дип уйлаган иде. Уй-хыяллары барысы, барысы бергә чәлперәмә килде. Бер-ике елга гына дип Донбасска киткән Җәмитне, әле мунчадан кайтып килгән Хәтимә апа әйтмешли, тешләк борчасы үз ягына оста бөтереп алган шул.
Зөлфиягә шушы төн караңгылыгында ниндидер боеклык кичергән йортта япа-ялгыз утырган Җәмит кызганыч булып китте. Аңа сызлануларын, йөрәк яраларын басарлык ниндидер җиңеллек кыласы килде, сорау артыннан сораулар тудырды. Беләсе иде: бу минутта ниләр уйлый икән ул? Ниләр кичерә?
Берсендә Җәмит аларның бәрәңге бакчасын ярышырга кергән иде. Көн кичкә авышкан чак. Алсу кояш офыкка тәгәри. Тып-тын. Шактый буй калкыткан яшел бәрәңге сабакларына, урыны-урыны белән, кара кучкыл шәмәхәлек иңгән. Кичке эңгерне көткәндәй, йокымсырап калганнар. Алар, буразна араларыннан сызганулы чалбар балаклары тиеп-тиеп узганда, сискәнеп киткәндәй, итәкләрен җилпеп алалар да кабат башларын ияләр. Бил тиңентен чишенгән егетләрнең ялангач, тирләп пешкән тәннәре кояшта елкылдап-елкылдап кала. Сука, бакча башыннан борылып, эзгә генә туктап калган арада маңгай тирләрен сөртешеп алалар һәм янә сөрлегә төшеп, буразнаны ярып китәләр. Сулышлар кысылуга карамастан, егетләр бирешмиләр, шунысы куандыра: бер урам егетләре бердәм, ярдәмчел. Алда – гәүдәгә барыннан да озынрагы, тазарагы Җәмит, командирдай, иптәшләрен үз артыннан иярткән. Зөлфия Җәмиттән күзләрен ала алмады, аны сокланып күзәтте. Ниндидер тойгылар аны якын иттерә, таза беләк мускулларының кояшта уйнап китүләре ни беләндер күңелне ымсындыра иде.
Менә алар соңгы буразнаны җиңеп, шаулаша-гөрләшә ишек алдына килеп керделәр. Зөлфия аларны, зур чүмечен алып, мичкәдәге чишмә суы белән юындырды.
Мичкә буендагы калку ак таш өстенә Җәмит килеп баскач, аның йөзе тагын да ачылып китә. Җәмит тәннәреннән көмеш тамчылар тәгәрәп-тәгәрәп киткәндә, куанычы арта, әйтерсең аңа бу минутта матур чәчәк бүләк иткәннәр. Ул:
– Салкынмы? – дип сорый.
– Шәп кенә... Кулың җиңел икән. Бөтен арыганнарны юып төшердең.
Зөлфия бер сөямгә үсеп көлә.
– Белмим шул.
– Мин белми әйтмим.
– Рәхмәт инде...
«Белмим, нигә болар күз алдына килә? Нәрсә булды? Моны Зөлфия үзе дә аңламый. Аның аякларын шушы багана төбе тартыштырган, йөрәген көтмәгәндә генә туган сихри моң – Җәмит моңы камап тоткан! Мәхәббәт моңы! Ул чиксез кодрәткә ия, дәртле дә, сагышлы да, кабатланмас җыр җанга тансык кебек, күңелгә канат бирә, аның агышларына кушылып күңел тибрәнә, күптән көткәннәргә сусау, ярату арта. Бу – сүз белән аңлатып бирә алмаслык, үз артыннан әйдәп, чакырып торучы сихри тылсым, җанга, уянган тән күзәнәкләренә җылы дулкын өрүче хис. Колакта Җәмит тавышы яңгырый сыман: «Зөлфия! Әйдә, киттек, су буйларын әйләнеп кайтабыз...» Юк, ашкынулы яшь күңел карышуны белми, җанда күтәренкелек, ул Кояш сымак очына-калкына. Рәхәт. Ул аның янәшәсеннән атлап, әллә кайларга барырга риза. Сиңа юлларыңда очраган болын чәчкәләре елмая, син бәхет тантанасы кичерәсең, син аңа тартылып, бердәнбер терәк итеп, башыңны аның күкрәгенә куясың Һәм серле тынлыкка колак салгандай тынып каласың да, ике йөрәк янәшә тибүен тоеп, гүзәл хисләр белән янасың. Шагыйрь әйтмешли, дөнья матур, дөнья киң! Без тиңдәшләр, без бергә булырга тиеш!..
Ә тагын? Тагын ни бар? Картыш тау итәкләрендә гөр килгән кичке уеннарның моңнары йөрәктән китми, Җәмит тарткан гармун моңнары! Салмак томан агышларыдай үзәннәргә тарала, кайчак бөтерелә-бөтерелә орчыктай төз, матур булып үскән чыршы агачлары очына килеп урала һәм сине тагын да югарырак – тургай итеп күкләргә күтәрә. Әйтерсең, болын, тау чәчәкләре яшьлекнең кайнар хисләреннән үсеп чыккан һәм син аларның хуш исләреннән тәмам исергәнсең. Син – бәхетле, син аны яратасың! Бу – мәхәббәт! Сөенеч чәчкәсе! Бәхет! Ә бәхетле булырга аның хакы бар, бар, бар!..
Әйтерсең, шушы эчке аваз, кинәт кенә пыр итеп, оясыннан очып чыккан коштай күктә талпына, җиһанны иңләп канат кагына, үзенә тиңдәш рухын эзли. Ишетсеннәр дип аваз сала: «Ул ярата...»
Күпме бәхетле минутлар! Аларны капка төбендәге ялгыз эскәмия көтеп ала. Урыннары бергә, янәшә. Җәмит аның учына гәрәбәдәй сап-сары чикләвекләр сала. «Картыш тавыннан җыйдым, җиргә ятып торган иң аскы куак итәкләреннән, кәшәнкеләреннән менә-менә тып итеп төшәргә торганнарын», – ди һәм кочагына ала... мин эреп сеңәм. Йөрәгемнең дөп-дөп тибүен генә сизәм. Аны бер дә читкә җибәрәсем килми, шахталарда ниләр булмас!.. Ягымлы сүзләре колак төбемнән яңгырап үтә: «Зөлфия! Син һичкайчан минем күз алдымнан китмәссең... Онытма, яме! Бер-ике ел озын гомер түгел, әйләнеп кайтырбыз...»
Һәм ул китте. Китте дә...
Зөлфия калганын искә төшерүне авыр тоеп, капкадан эчкә үтте. Әкрен генә атлап болдыр баскычына күтәрелде, гүя кулындагы кер сумкасы аска тартып авыраеп калган. Иң өске баскычны менгәч, тагын тукталды. Һәм теге көндәгечә, нәрсәсендер онытып калдыргандай, Җәмитләр йортына карап алды.
Ул көн кояшлы, матур иде. Көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә  барырга чыккан иде. Җәмитләр капка төбенә аксыл «Волга» машинасы килеп туктавын күрүгә, шып итеп, баскан урынында калды, кинәт тыны кысылгандай булды, тәненнән кайнар дулкын йөгереп узды, яфрак өстеннән иртәнге чык калтырап тәгәрәгәндәй итте, битләре ут кебек янып кызышты. Ул бер мәлгә хушсыз-өнсез калды. Янәшә-тирә тып-тын. Ичмасам, ишек алдында җим чүпләгән тавык та тавыш бирми. Барысы, ни булырын көткәндәй, тынлыкка буйсынган диярсең. Зөлфиянең чиләк-көянтәсе әкрен генә иңеннән шуышты, шул хәлдә чиләкләренең болдыр идәненә төшеп утырганын гүя сизмәде. Ул күзләрен шул Җәмитләр капка төбенә килеп тукталган машинадан аера алмады. Түземсезлек белән көтте. Менә машина ишеге бер якка ачылып китте. Аннан өстенә аксыл костюм кигән, төз, озын гәүдәле кеше чыгып басуы булды, аның иреннәре тартышкандай калтыранып алды, башы чәчкәдәй сыгыла төште, тавышы сыкрап чыкты.
– Ул!.. Өйләнеп кайткан...
Йөрәк тибеше ешайды, күкрәк читлеген ниндидер ялкын ялмады. Ул, җәелә барып, бугазга таба үрмәләде, сулышны кысты. Шуңа да карамастан, ул сабырлыгын җыеп түзде, машинадан хатыны чыкканын көтте. Җәмит аны, министрны каршылагандай, ишекне ачып чыгарды. Гәүдәгә шактый чак күренгән хатын өстенә ялтыравыклы кызгылт күлмәк кигән, чәчләре кабарынкы, бөдрә. Бөдрә баш як-ягына каранды, күзәтеп бакты. Җәмит исә машинасындагы сумкаларын чыгарырга кереште. Бер кечерәк төенчекне хатынына тоттырды, аннан калганнарын үз кулына алып, капкага юнәлде. Яшь килен ире артыннан иярде.
Зөлфия сискәнеп китте. Үз-үзен нишләтергә белмәгәндәй тинтерәде. Яшь киленне җаны-тәне белән күрә алмау хисе баш калкытты, ярсыйсы, кычкырасы килде. Бугазындагы төер сулышын элмәктәй кысты һәм, ул чыдаша алмый, кырт борылып өенә атлады. Туп-туры ишектән узды да түр почмактагы пөхтәләп җыйган караватына барып капланды, иңнәре дерелдәп сулкылдады. «Үләм, нинди гарьлек!.. Кешеләр күзенә ничек күреним?! – Учлары мендәрен йомарлап кысты. – Ничек түзим? Мәхәббәтемне ятлар тартып алды...»
 
***
Кызы Айнур әнисенең мунчадан кайтуын көтеп, йокыга киткән иде. Өстәл өсләрен җыештырып, чәйләрен кайнатып куйган, бал-шикәрен әзерләгән. Ул кызын җәлләп тә куйды: «Көн буе бәрәңге чүпләп аруы җиткән балакаемның. Бу кадәр дә әтисенә тартыр икән, кара кашлары, тут йөзе барысы, барысы аныкы. Тач коеп куйган!»
Шушы чагыштыру аңа, ихтыярсыздан, моннан биш ел элек вафат булган ире Зәбирне хәтерләтте. Ул ашыгып-каударланып ишек катындагы чүәкләрен киде, сумкасын урындык өстенә куйды, башына ураган сөлгесен салып карават башына элде, чәчләрен тиз генә киптерергә теләгәндәй, тузгытып алды да янә җыеп артка сыпырды. Аннан өстәл артына килеп утырды, башын уйлар сыкты. Гүя ул бәгырь авазына колак салгандай тынып калды.
Нигә син, тормыш, шулай мәрхәмәтсез икән? Кызгануны белмисең! Җәмиттән өмете өзелгәч, авырыксынып кына булса да Зәбиргә кияүгә чыккан иде. Болай ук ярамас кеше кебек тә түгел иде. (Вакытың узып барганда бик сайлап торып та булмый!) Кулы эш белде, шөгыльгә җәптәш булды. Техниканы яратты, тракторчы һөнәрен үзләштерде. Авыл җирендә тормыш өчен анысы да ярады. Уртак кызлары Айнур туды. Бик җиңелдән үк булмаса да, тормышлары кешенекеннән калышмады. Үзе ферма юлын таптады, сыерлар сауды. Укырга туры килмәгәч, бүтән кая барасың?! Шул рәвешле тормыш ярыйсы гына барганда, Зәбир йомшаклык күрсәтеп, аракыга ияләшеп китте. Йомышын-гозерен тыңлагач, әле тегесе, әле монысы тракторчыга яртысын чыгарды. Әкренләп тыныч көннәр сирәгәя башлады. Эш сүгенү, җикеренүләргә барып җитте. Балкырга өметләнгән җан кояшы сүрелде, тоныкланды. Авыр сүзләр йөрәккә кылчык булып кадалды. Сүзләре йөрәккә яра булса да, ир хакы дип түзде. Түзми нишлисең, авыл җирендә утынын кискәч, печәнен әзерләгәч тә ярый дип уйлыйсың. Сабыр итәсең, бала атасы, хакы бар дип уйлыйсың.
Иң аянычы алдарак булган икән. Кем уйлаган, көтмәгәндә, аяз көндә баш очыннан яшен яшьнәп үтәр дип. Яман, зәхмәтле уй Зәбирнең башына суалчан кебек үрмәләп керер дә, көнләшү чире тамыр җәяр дип. Кем уйлаган, кем белә, шулай килеп чыгарын? Белгән булса, санаторийга барып та йөрмәгән булыр иде. Аяк буыннарына суык тидергәч, колхоз идарәсе бушка биргән путевка белән, бик кыстагач, дәваланып кайтырга ризалашкан иде бит ул. Юкса, Зәбире дә каршы килмәгән иде. Ул киткәч, кемдер аның күңеленә коткы салган. Янәсе, акыллы кеше хатынын санаторийга ялгызын җибәрәме? Санаторийга барган хатыннар бер-ике көннән үк чит-ят ирләр белән парлашып бетәләр, үзләренең авырганлыкларын да оныталар, никах антын бозалар, фәлән дә төгән. Шуннан китте, башына кергән шик үзенекен эшләде. Аралар соңгы чиккә җитеп киеренкеләнде. Нәрсә генә турында сөйләшеп китсәләр дә, сүзнең шуңа – булмаган хыянәткә барып терәлде, әче җәнҗал белән төгәлләнде. Тәмсез, нахак сүз җанны газаплады.
Аңа да читен иде. Ни сәбәптәндер ышанып җитә алмау уе аны корт сымак кимереп, әледән-әле җанын ялкынсындырып, иңрәтеп торды. Йокысыннан тирләп уянды, бусанды, битарафлыгы артты, арган кыяфәттә, исерек сымак, күзләре тоныкланып-тоныкланып китте, йә усал ялтырады. Аның, нидер күз алдына китереп, нидер уйлап, шикләнеп карап куюлары Зөлфия йөрәгенә уктай кадалды, утлы тимер сымак өтте. Нахакны кичерү җанга бик тә авыр, газаплы иде. Үзеңне мондый халәттә сизеп гомер кичерү бер җәза: кулдан эш төшә, йортның нуры кача, яме китә, кайчак эштән өйгә кайтып керәсе килми башлый. Берни белмисең: кайчангача дәвам итәр бу?
Ул да, кулыннан балтасы төшкән кешедәй, дәшми-нитми йөренә, кая барып бәрелергә белми, аннан, җанына урын таба алмагандай, чыгып китә. Китә дә барысын онытырга теләп, ярыймы, юкмы, аракы чөмереп кайта. Шул салулар ахыр чиктә башына җитте дә инде...
 
***
Урак өсте. Көн сүрелеп кичкә якынлашкач, урман полосасы буендагы арыш басуында, култыктарак, Басыйр комбайны туктап калган иде. Аның янәшәсендә, берничә метрлар арада Зәбирнең арба таккан «Белорусь» тракторы. Бар киеме, йөзе тузанга баткан Басыйр белән Зәбир әңгәмә кора.
– Юк инде синең, ә? – диде Зәбир тамак чылату ягын каерып. – Фляга төбендә дә калмадымы?
Басыйрның җәенке табак битендәге кабарынкы кашлары мөгез ясап, биешеп алды, йөзенә ачыклык биреп, киңчә сирәк тешләре ялтырап китте.
– Булса, – сүзен сеңдереп әйтергә теләгәндәй тыныш ясады, – үземә дә мишәйт итмәс иде ул үпкә тузаннарын юарга!..
Шуңа да карамастан Зәбир кабатлап сорагандай итте.
– Юк инде, алайса?.. – диде.
– Юк шул, – диде Басыйр, аның хәлен чыннан да аңларга теләп. – Изгән балны бүген коргаксыттык. Аракыны күргән юкка биш былтыр. Талонына дигәнен дә кайтармыйлар бит, каһәр.
– Без кемгә кирәк?
– Шул-шул! Ат урынына җигеп эшләтергә булса гына.
– Начальство ансыз тормый, билгеле.
– Әлбәттә. Элек ничек булган, хәзер дә шулай. Сейф, холодильник эче буш тормый. Аерма шунда, хәзер ишекне эчке яктан бикләп кенә эчәләр. Кем ияләнгән тәмле нәрсәдән теләп бизсен? Не шутка!..
Тынып калган Зәбир, үз-үзенә дәшкәндәй, көрсенеп куйды. – Һәм тагын бер үк сорауны бирде:
– Юк инде, алайса?..
Басыйр дәшмәде. Кузгалырга җыенгандай, читкә борылды. Зәбир ашыгып икенче соравын бирде.
– Бәлки, берәр әмәлен табарбыз?..
– Ничек? – Басыйрның акайган күзләре Зәбиргә текәлде. Зәбир сүзен көттереп дәште.
– Бер җирдә бар инде ул. Шәп көмешкә! Чиста эшли, ипидән.
– Кемдә ул?
– Керәшен Настясында. Барып килсәң була инде, моннан ерак түгел.
– Рәтең бармы соң? Аңа бит бу, – Басыйр акчага ишарәләп, бармакларын уйнатты, – тити-мити кирәк.
Зәбир «һе» дип көрсенде.
– Рәт булса, сөйләшеп тә тормас идем мин, ни...
Басыйр аның нидер әйтергә теләгәнен тоеп туктап калды.
– Әллә ниме?
– Йә, турысын гына әйт инде?
– Настяга дим, арыш тондырабызмы? Миндә капчыклар бар!..
Басыйр җәенке иренен салындырып уйлана калды, түгәрәк чүмечтәй алгарак чыккан ияген кул аркасы белән сыпырып алды. Ни әйтергә белми икеләнде. Шул арада Зәбир өстәп куйды:
– Әйдә, чамаладык, чуртым да белмәячәк.
Ниһаять, Басыйр, килешеп, кулын селтәде.
– Әйдә, алайса...
Зәбирнең тракторы комбайн бункеры турына ук килеп басты. Алар, җәт-җәт, як-якка карана-карана, эшне тиз тотарга керештеләр. Арба өстенә менеп баскан Зәбир кулындагы капчыкларга берсе артыннан берсе тулып, әрҗә төбенә тәгәрәде. Берничә минуттан трактор, кичке эңгер якынлашканда, полоса буйлап Керәшенкә авылына юл тотты...
Кырый йортта яшәүче ялгыз хатын Настя өйдә иде. Капка астыннан башта чәрелдек, йөнтәс эте өреп чыкты. Зәбир тавышына игътибар итмәгәч, эт өрүеннән туктап, койрыгын болгый башлады, үз кеше дип кабул итте булса кирәк. Бераздан алъяпкычына кулларын ышкый-ышкый Настя үзе дә килеп чыкты. Зәбир икәнен күргәч, кысыла төшкән күзләре ачылды, авызы ерылды. Ачык авызыннан сынык теш уртасында чыгып торган металл ялтырап күренде, төзәттергән тешнең яртысы янә кубып төшкән иде. Ул, үзенең шул ямьсез тешен күрсәтергә оялгандай, авызын каплап сыпырып алды. Бизәкле яулыгын әтәч койрыгыдай артка каерып бәйләгән иде. Кояшта җете каралган йөзе, табигый аксылланып торган муены колак тирәләреннән нык аерыла иде. Зәбирнең ник килгәнлеген шунда ук тоеп алды.
– Әйдә, түрдән уз, – диде ул, чуклы итәкләрен бөтереп һәм аяк астында буталган этенә типте.
– Бар, кит әле моннан, кит...
– Настя! – диде Зәбир, ишек алдына үткәч, тавышына аерым мәгънә салып.
Настя шунда ук игътибарын аңа юнәлтте.
– Көмешкәң бармы?
– Сиңа бераз табыла, – диде хатын тыйнаклык саклагандай итеп.
– Түлке акчам юк, мин сиңа бүтән «күчтәнәч» алып килдем, аны кая куясың? Өч капчык арыш.
– Ә-ә, – Настяның башы боргаланып алды. Аз гына уйланып торды һәм келәткә таба ымлады. – Давай менә бу келәткә!
Зәбир капчыкларны тиз генә келәткә кертеп салды. Аннан алар аннан-моннан гына җыештырылган өйгә керделәр. Идәндә әле мич акшарлаганда казаннан ташыган тамчы эзләре сузылып-сузылып ята иде. Борынга әчегән апара исен хәтерләтүче ят ис килеп бәрелде.
Настя өстәл янындагы урындыкка күрсәтте дә чоланга чыгып китте. Озакламый ике чирек шешәне түшенә бала сымак кысып килеп тә керде.
– Мин сиңа иң шәбен, беренче катын бирәм... – дип сөйләнде ул. – Түлке, Зәбир, ни, кеше-карага бик сиздермә инде...
– Нәрсә син, Настя? Мине белмисеңмени? – диде Зәбир һәм шешәләрне кабаланып, таушалган сумкасына шудырды.
Шул арада Настя өстәлгә тиз генә ике стакан һәм ярты шешә чамасы көмешкә китереп куйды, тозлы кыяр чыгарды.
– Юлга бераз гына тотыйк инде.
Зәбир кире какмады...
...Көмешкә канны кыздырды, хисләргә ирек бирде. Әйтерсең, аларга гүләгән мотор көч, куәт бирә иде. Зәбир нервылар киеренкелегеннән тешләрен кысып-кысып куйгандай итте. Җан уйнаклады. Пычракта тәгәрмәч салулап үз эзенә төшкәндәй, кая гына барса да үзенә тынычлык бирмәгән уйлары кабат Зөлфиясенә кайтып калды, бер нәрсәне тукыды: «Вәт бит, ә? Хатыныңны санаторийга җибәреп, башыңа чир ал?.. Әгәр чыннан да... ул аны сиңа әйтеп торамы? Тинтәк мин, тинтәк... Көтмәгән җирдән... йортлар сал, көне-төне тырыш... Ә хәзер берсе дә күзгә күренмәсен, башыңны диванага салып яшә, эх...
Руль уңга да, сулга да боргаланды. Тонык күзләр фаралар яктырган соры юлга – билгесезлек эченә – төбәлгән иде. – Үз өеңдә тынычлык калмасын, тамактан яз, наз тойма. Кичен хатының янына ятасың килмәсен. Бу – ни? Нишләргә? Аракы түгел, агу эчәрсең бит... Башларымны кая алып олагырга? Бәлки... Кызым кызганыч. Ул гөнаһсыз баланың ни гаебе бар?.. Юк, тормыш болай озак дәвам итсә, мин беттем...» – Зәбирнең күз алдында төрле төсләр пәйда булды, уктай аркылы-торкылы сызыклар сызылып узды, каршындагы юл бер яктырды, бер томаланды. Караса, ул Аю елгасына килеп җиткән иде. Башын суза төшеп, алга текәлде. Түбән таба руль тыңламый карышты. Кырын җиргә килеп җиткән трактор тәгәрмәченең дыңгырдап бер таш өстенә килеп менүе булды, рульне кырт борып куйды һәм ул фәкать тракторының янтаюын сизеп калды. Ни дә булса эшләргә соң иде инде. Җирдән аерылган тәгәрмәчләр, арбаны бер якка ычкындырып, кабиналарны изә-изә, дың-дың бәрелеп һәм туп сымак сикерә-сикерә үзәнгә таба очты – ахыр чиктә елга үзәнендә тынып калды. Тик Зәбир авазы гына ишетелмәде...
Иртән бу хәлне күргәч, тиешле кешеләр, исерек килеш елгага капланган, дип фараз кылдылар. Эчке фаҗигасен исәпләп торырлык аңлаучысы юк иде. Арыш сатуын Басыйрдан башка берәү дә белмәде. Чөнки алданрак өлгергән Басыйр ватылмыйча читкә атылган шешәләрне җыештырып куйган иде инде...
 
***
Зөлфия иелгән башын калкыта төшеп, самавырдан чәй ясады. Чәенә карлыган вареньесы салып болгатты-болгатты да туктап калды. Карашы стаканга түгел, ниндидер билгесезлеккә төбәлде. Аннан ни беләндер килешми көрсенгәндәй авыз читен бөкте, үткәннәргә үкенгәндәй итте. Ире холкына бәйле күренешләр күңелендә яңарды. Уйлап кына кара! Җанны өшетеп, ике арадан салкын җил искәч (һич мәгънәсезгә), Зәбир тискәрелек тоеп, сөйләшми-нитми ялгыз ята башлады. Бу хәл аны үтә рәнҗетте, тинтерәтте, уйга салды: күпме дәвам итәргә мөмкин! Болай яшәү авыр. Сабыр итәргә тырышты, ничек тә булса сөйләшеп, аңлашып, җайлашып китеп булмасмы, дигән уй белән ире янына килеп ята, кулларын, сүзсез, уйларына бирелеп яткан Зәбир күкрәгенә куя, игътибарын үзенә җәлеп итәргә, якынаерга, араларында берни булмагандай хис итеп, аның үзенә карата булган ялгыш карашын төзәтмәкче, барысын-барысын онытмакчы була. Зәбир боларның барысын аңласа да, нигәдер, ихтыяр көчен җиңеп, элеккечә дәшә алмый. Бөтенләй белә, эчтән дулкынлануын яшерергә тырыша. Зөлфия аның бу халәтеннән ни кылырга белми аптырый, үзенчә тегеләй дә, болай да аңлатып карый.
– Йә, ничек инде үз хатыныңа ышанмаска кирәк?.. Гел болай яшәп буламыни? Нигә син минем җанымны рәнҗетәсең?
Зәбир дәшми. Аның дәшмәве Зөлфия өчен тагын авыр.
– Синең алда ни гаебем бар, әйт әле? Нишләп син минем турыда начар фикердә?
Зәбир дәшми, дәшә алмый. Булса да булыр кеше. Хатын-кыз җанын, кешелек хисләрен аңларлык дәрәҗәдә булмаган адәм генә шушындый үҗәтлекне эшли аладыр. Зөлфия түзми. Мөлдерәмә тулган күңеле ташуыннан дулкынланып, күз яшьләренә ирек биреп, китеп бара.
– Начар кеше син!
Ул иренең үзенә шикләнеп карауларын күрмәс өчен, почмакта, йә ишек алдында пышык-пышык еларга мәҗбүр. Үз-үзен тиргәп тә ала: «Нигә дип шул Бәкеренә бардым соң?..»
Ул вакыйгаларны искә алу да кыен, гәрчә йөрәк яраларын вакыт дигән нәрсә шактый юып узса да. Шуларны бүгенге карашыннан күз аллап, җүләр булганбыз дигәндәй, офтану кичерде һәм сусавын басарга һәм боларны онытырга теләп, чәен эчеп куйды. Аннары тагын чигәләрен тотып уйга калды. Көчлерәк хис, тойгылар өскә калыкты. Аптыратты. Бу минутта аның җанына нәрсәдер җитми иде. Шуңа гасабиланып урыныннан торып китте.Ишекле-түрле ары сугылды, бире сугылды. Барыбер күңеле үз урынында түгел иде. Көйсез, тыңгысыз. Ни дә булса эшлисе, тынгысыз уйларыннан бушанып каласы, бер җаның теләгән кеше белән ачылып, чын күңелдән сөйләшәсе килә. Тик кем белән? Бармы соң аның үз хәлен, йөрәк серләрен аңлатып сөйләр якын кешесе? Җәмит! Аңлый алыр иде микән ул аны бүген? Кичәге Җәмитме ул? Әллә... Һе, эч пошыргыч тынлык сиңа ни дип җавап бирсен? Ул синең ялгызлыгыңнан тырмашып изалануыңнан дәшми генә авыз ерып көлә дә кебек. Ялгызлык иң усал җәза икән, бәгырьне корт кебек кимерә.
«Бер әче нәрсә кабасы иде».
Шулай дип ул шкаф янына килде, аның аскы бүлеген ачты, кирәге чыга калса дип саклап торган аракыны алды, нишләргә дигән сымак бер тын карап торды һәм стакан алып өстәл янына басты. Шешәне ачты. Ярты стакан чамасы аракыны стаканга койды да күзен йома төшеп эчеп куйды, тиз генә су кабарга ашыкты, аннан өстәлдәге кызыл помидорга җитеште. Бераздан самавырда чагылган йөзенә игътибар итте. Шулай тоелды: йөзендәге сагыш сөреме таралып юкка чыккан, алсулык иңгән. Аңа карап торган күзләрнең аңлатасы килде: кеше күңеле чәчәк кебек бит ул, җылылык, яктылыкны тиз тоя, үзе дә кояштай балкып янарга гына тора...
Ул тагын үзе өчен нәтиҗә ясый: «Яратканыңа, кадерең белгәннәргә бар икән ул!». Торып тәрәзәгә килә, Җәмитләр ягына чыккан тәрәзәгә. Әйтерсең, кояшы шул як тәрәзәдән яктырак җылыта.
Тышта төн, тоташ караңгылык. Әмма Зөлфия аны искәрми дә. Тәрәзә-көзге аның йөзен баягыдан да матурайтып, чибәрләндереп җибәргән. Ул үзенә-үзе карап соклану кичерде. Гүя аның каршында унсигез яшьлек Зөлфия басып тора. Озынчарак шома матур йөз, сызылып киткән кыйгач кашлар астындагы күзләрдән сүз әйтмәс борын ягымлы нурлар ташый. Куллары очар кош канатыдай җиңел, каз мамыгыдай җил ихтыярына бирелергә тора. Һәм ул кулларын җиңелчә генә күтәреп, артка салынган чәчләрен кабартырга теләп тибрәтеп алды, хисләренә бирелеп хыял итте: кем әйтер аны кырык яшен тутырган Зөлфия дип! Канатлар сымак һавада калкынган куллар аска төште. Тылсымлы бармаклары халат төймәләренә кагылып үтте, аксыл нәфис түше тыштагы диңгездәй караңгылыкта чагылып китте. Өзелеп-өзелеп, җан яратканы белән сөю рәхәтен тоясы килә иде аның.
Ул халатларын рәтләп, күңеленнән тәрәзәдән карап торган Зөлфиягә дәшә.
– Сәер кеше син, әйеме?
– Мәхәббәттә бар да сәер.
– Сиңа шушы тәрәз артындагы караңгы төн дә диңгез булып күренә башлады.
– Мәхәббәт – диңгез ул, шул диңгездә һәркем үзе теләгәнчә рәхәтләнеп йөзәргә тиеш.
– Инде соң түгелме?
– Юк, аның чикләре билгеләнмәгән.
– Ару түгел, килешмәс.
– Ару түгел дип, намусыңа хыянәт итү килешәме? Горурлыгыңны сакла, дисеңме? Аны аңлатучылар ничәү табылыр? Миңа бүгенге акылым яшьлектәге ялгышларны кабатламаска куша. Кемнең канаты каерылган кош хәлендә каласы килсен?! Кемгә кирәк рәнҗүле рух, җан сызып яшәү, әрнүләр?
– Читен хәл.
– Читен шул, җан яратканыңның яныңда булмавы, ялгызлык корбанына әверелү. Кем йолып алыр мине шушы газаплы бушлыктан? Кем? Җәмитме?
– Ул – кеше кешесе.
– Беләм, минеке түгел, минеке булырга тиеш булса да. И-и язмыш!..
Зөлфия кабат чәчләрен кабартып, җилпеп җибәрде. Колагындагы ай сурәте төшерелгән алкалары нурланып чайкалды. Җәмит истәлеге! Кызына Айнур кушуы да көмеш тәңкәләрен айга тиңләүдән, хәтердә матур чагыштырулар калдыру нәтиҗәсе иде. Айлы кичләрне яратты, хыял диңгезендә йөзде. Бүген дә уйларына әллә ни булды. Аптырап чигәләрен тотып калды, бер уйларына ирек бирде, бер каршы төште: «Артка юл юк! Узганнар кире кайтмый. Гомер юлыңда бер ялгыш адым ясама икән».
Ялгыш адым! Юк, ул аны ясамады да кебек. Ә Җәмит?.. Ул аның газапларын ничек кичерә икән? Үз җаныңа посып, качып яшә. Туып-үскән ата-ана нигезендә ут алырга, кешегә күренергә курык. Куркып тәмәке көйрәт, кемгәдер рәнҗеш кичер... бәддога кыл. Ә мин нишли алам?
Зөлфия күңелендә Җәмиткә шушы минутта җиңеллек ясарга теләү, кызгану хисе калкып чыкты. Бәлки аңа Җәмит янына барырга да, күңелендәген барысын сөйләргә, аның зарын, уй-кичерешләрен тыңларгадыр. Ачыктан-ачык, берни дә яшерми? Нишләргә?
Күңелендә каршылыклы уйлар хакимлек итте. Кодрәтеннән килсә, Зөлфия каршындагы шушы караңгылык пәрдәсен алып ташлар иде. Аңа, гөнаһ шомлыгына каршы, ниндидер куркыныч яный кебек. Бар матурлыкның дошманы булып күренә. Эченә күп кенә яманлыкларны йоткан, кемнәрнеңдер мәкерле йөзләрен, яманлык кылган гамәлләрен намуслы күзләрдән яшерә, көйсез тормышны көйсезли, җәза кыла.
Зөлфия хәрәкәтсез калды. Җанын уч төбенә кысып тоткан диярсең.
Тынлык. Тынлыкка игътибар белән колак салган, гүя ниндидер тавышны ишетеп калырга тели һәм аның йөзләрендәге киеренкелек йомшарып языла төшә. Колагына ерактан Җәмитнең әкрен генә тальян моңы, таныш моң ишетелә сыман. Бар тарафны йокыга талдыргандай тын иткән. Ул аның гармун телләренә баскан бармакларын, чак кына бер якка авыштыра төшкән башын, йөрәк хисләрен кушып уйнаган моңсу йөзләрен бүгенгедәй күрә. Аның Донбасс шахталарына Зөлфиясен калдырып китәсе килми. Якын, бик тә якын таныш моңга йөрәк кага, күңелләр якты офыкларга талпына.
Зөлфия, шул моңны озата баргандай, урыныннан кузгалып китте. Тәрәзәдәге шәүлә тоныкланып юкка чыкса да, күңелдәге моң дәвам итте, аны ымсындырып еракларга дәште, җан пәрдәләрен җилкендерде, кызы Айнур караваты каршында шып туктап калды. Намусына киңәш итте: «Мин нишлим?..»
 
***
Бу вакыт Җәмит һаман да япа-ялгыз караңгы өйдә тәмәке тартуын белде. Ут-нокта бер янды, бер сүнде: әйтерсең җанында уйнаган фаҗигане кемгәдер ирештерергә теләп сигнал бирә, ул тозакка – магнит кырына эләккәнмени, утырган урыныннан кубып китә алмый. Уйлары иңенә баскан. Тәмәке уты ак кәгазьне көйдереп җәелгәндәй, эчтән янулары да аның күкрәк читлеген шулай камый бара, нервларын ялкынсындырып сулышын кыса, аны аптырашта калдыра: «Кемгә тап булдым мин? Кемне үстерәм? Үз малаең сиңа кул яксын инде?.. Барысына да мин гаепле, мин, минем мокытлык...»
Җәмит тәмәке кыстырган бармакларының калтырануын сизде, гаилә зилзиләләрен күңеленнән кичерде. Шушы шомлы тынлык аның эчен пошырды. Утны яндырырга теләде, аннары кире уйлады. Күрмәгәннәре, белмәгәннәре хәерлерәк. Ул автобустан төшкәч тә, урман буенда караңгы төшкәнне көтте. Аннары гына, иңенә плащын элеп, кулына күн сумкасын тотып бирергә кайтып керде. Төрмә качкынымыни? Юкса урламаган, бернинди хилафлык кылмаган. Гаепсез. Болай да ярты гомере кабер караңгылыгына тиң шахтада узган. Күпме сәламәтлеген югалтты ул анда? Шунда чак кына җан да тәслим кылмады.
...Ул көнне дә шахтада эш, гадәттәгечә, башланып киткән иде. Күмер чапкан машина үз көенә әйләнде дә әйләнде. Җәмит машина ваклап чыгарган күмерләрне чистартып вагоннарга төяп озата торды. Кинәт, көтелмәгән шартлау аны тетрәндереп җибәрде. Калганы секунд эчендә булды. Катлам куышында кысылып яшәгән метан, үзенә таба тешле машина пычагы якынлашуын көтте-көтте дә, кинәт күмер катламнарын як-якка иште. Ул ниләр булганын абайларга да өлгермәде. Санаулы секундлар узгач кына, айнып киткәндәй, үз-үзенә дәште: «Исәнме мин?» Үтереп башы чатнады, куллары башына үрелде. Каска каядыр очкан. Чигә туры җылы юеш, аннан кан саркый. Нишләргә? Дөм караңгы. Дүрт як та бикле. Кабер тынлыгы җанны кыса. Күкрәк читлегендә йөрәк, нәни коштай үрсәләнеп, тибенә, ул тибеш чигәләрдә сизелә. Аны бүтәннәр ишетми... Олег исәнме икән? Ул әллә ишетте, әллә юк...
Җәмитне авыр сызлану талпындырды һәм ул сыкранып телгә килде: «Бу ни? Уң як аяк хәрәкәтләнми, кысылган. Нишләргә?.. Үлемем шушы микәнни? Унсигез яшемнән тере килеш кабергә кереп ят инде... – Ул кысылган аягын ычкындырырга омтылып карады, эчтә кабыргасы чәнчешкәнен тойды. – Булганмын мин! Эх-ххх!..»
Баш чатнавына чыдар әмәл юк. Ничек түзәргә? Ахыр чиктә һуштан язмаска иде. Бәлки, ярдәмгә килеп өлгерә алырлар...
– Олег! Олег!
Җавап юк.
Җәмит артта терәүләр куеп мәш килгән икенче кул арадашына кычкырып карады.
– Иван! Иван!.. – Әллә ишетмиләр...
«Белмим инде моннан исән-сау чыгуларны... сулыш кысыла. Ичмаса, противогазны да салган идем. Нигә, нигә дип килдем соң мин шушы Донбасска? Акчага кызыгыпмы? Хәзер ал көрәп! Янәсе, матур тормыш корам, Зөлфия белән бәхетле булабыз. Юраганым юш килде. Хәзер, үпкәңә күмер тузаны йотып, әҗәлеңне көт. Рәтләп дөнья яктысын да күрә алмый... Их, дөнья белән хушлашырга иртәрәк бит әле миңа, иртәрәк... Бу капкыннан ничек котылырга? Кем уйлаган?.. Бер айдан Сабан туйларына кайтам, дип йөргәндә...»
Баш, тартылган кылдай, чатнады. Ул авыртуга түзәргә тырышып, ихтыярсыздан, күзләрен йомды, һәм күңел түреннән иңгән ниндидер яктылыкта, әллә нинди сурәтләр чагылды, аннан туган йорт пәйдә булды. Ул, зәңгәр рәшәткәләр артында «Мин – Фәйзулла йорты!» – дип кукраеп утыра, чардаклары бизәк-бизәк. Ян бакчада алмагачлар, ботаклары алсу алмалары белән сыгылып төшкән, шунда Җәмит белән Зөлфия икәүдән-икәү калган. Ул, зур бер алманы өзеп алды да, Зөлфия кулына тоттырды. Зөлфия аңа энҗе тешләрен ялтыратып елмайды һәм алманы шыкырдатып тешләп алды. Алсу йөзләре алсу алмадай балкый. Каршында бер күбәләк туглана-туглана очынды. Ул, ниҺаять, Зөлфиянең иңбашына килеп кунды. Зөлфия: «Бәхетемә микән?» – дигәндәй, тынып калды. Шулчак күбәләк, күрше Гимайлар койма башыннан дөп итеп сикереп төшкән кара мәче тавышына сискәнеп киткәндәй, кабат канат җилпеде. Аны Зөлфия «Китмә!» дигәндәй, карашы белән озатып калды Һәм борылып Җәмиткә карады, кулындагы алмасын сузды.
– Мә, син дә кап!
– Монда күп ич алар.
Җәмит икенче алманы өзеп капты. Зөлфия, үпкә белдергәндәй, артка чигенде, зәңгәр рәшәткә артына узды һәм чиләк-көянтәләрен иңенә элде дә, су буена – чишмәгә төшеп китте. Һәм күздән югалды...
Җәмит күзләрен ачты. Шул ук караңгылык, шул ук караңгылык, шул ук тынлык, шушы сәер күренешкә гаҗәпсенде: әллә саташаммы? Нигә дип Зөлфия кулындагы алманы тешләмәдем? Очраша алмабыз микәнни?
Җәмит кабат күзләрен йомды. Тагын шул хәл: бу юлы күз алдында икенче күренеш пәйда булды. Әтисе түр якта намаз укып утыра, әнисе аңа карый-карый бәрәңге әрчи. Менә әнисе бәрәңге әрчүеннән туктап калды, аптырап, намаз өстендә утырган ирен күзәтте. Аның сәҗдәгә иелергә әзерләнгән сул кулы колагына җитә алмый калтырана, әнисе аңа дәшәргә базмый, намазын бүлдерермен, ди бугай. Әллә, Ходаем...
Шушы мәлдә әтисенең бөгелер-бөгелмәс кулы, колак турына җитә алмый, көчлерәк калтырана башлады. Һәм, кинәт, аның олы гәүдәсе, янтая-янтая, идәнгә гөрселдәп ауды. Моны күзәтеп торган әнисенең бөтен саны тетрәнеп китте, кулындагы пычагы чиләк эчендәге бәрәңгегә төшеп кадалды. Куркуыннан коелып төште, бер мәлгә, тораташ булып катты. Һәм ул, иләсләнеп, кабалана-кабалана ире өстенә килеп ябырылды. Аны нишләтергә белмәде: «Фәйзулла! Фәйзулла! Нишләвең бу? Нәрсә булды? И-и, Ходаем, әллә паралич сукты инде... – Ул аның кулларын тотып карады, җайлап утырырга теләгән иде, уеннан кире кайтты. Фәйзулласының кара тут йөзе көлсуланып агарып чыкты, ирен читләренә күбекләр пәйда булды. – Фәйзулла дим!..» Юк, ул аңа тел әйләндереп дәшә алмый, сораулы карашлары белән текәлеп калган. Ул карашларда аңа: «Бар, нигә көтәсең, фельдшер Гөлирамны чакырт», – дип ишарә ясый сыман. Әнисе шуны гына көткәндәй, ишектән чыгып йөгерде...
Җәмит, хәрәкәтсез яткан әтисе янына якынаерга омтылып карый, булдыра алмый, «Әти, әти! Нишләдең син?» – дип кычкырырга тели. Тавышы чыкмый. Әтисенең коңгырт күзләре бата төшкән, сагышланып калган, ялварып кемнәндер ярдәм көтәләр сыман. Аның кара-кучкылт йөзендә чак кына кырыслык чалымнары әле дә төсен җуймаган. Яңак сөякләре калку, киңчә ияк чокыры тирәнәя төшкән, керпе чәчләре арасында көмеш бөртекләр җемелди. Ул күпне күргән, тормышның ачы җилләрен татыган, авырлыкларны үз җилкәсендә күп күтәргән. Аңа әтисенең бу карашлары тау-кыяны хәтерләтә. Көмеш чәчләре шул тау башында яткан ап-ак карлар сыман ялтырый. Тырпаеп җыерылган калын кашлары гүя нәрсәгәдер ризасызлык белдерә. Ул бүген мине ияртеп чыгып алсу алмаларын сатмый, бакча сәдакасы өләшми. Ул бүген мине, аләмен колак артына кыстырып, ничек пычкы, ышкы тотарга да, сыерчык оясы ясарга да өйрәтми, үзе белән мунчага да алып керми. Балачакка тагын әйләнеп кайтып керсен иде. Мин аның тәнендәге батып торган түгәрәк ак тапларны күреп: «Әти! Синең тәнеңдә бу нинди аксыл эзләр», – дип сорар идем. Ул көрәктәй киңчә ияген тибрәтеп алыр иде дә, сөйләп китәр иде: «Пуля эзләре ул, улым. Мине Алла үлемнән күп тапкырлар саклап калды. Ленинград фронтында, чәнечкеле чыбыкларны кисеп, пулемет өстенә дә бардым мин. Артта, «Бармасаң үзем атып үтерәм», – дип әфисәр тора. Монда үтәм... Мин, син улымны күрәсе булганга, исән калганмындыр инде...»
Күз алдындагы яктылык тоныкланып китте. Җәмиттән әтисе бер ерагайды, бер якынайгандай итте. Өйгә кемнәрдер шәүлә сымак узды. Алар аның әтисе янына килделәр. Әнисе белән фельдшер Гөлирам апалары икән. Ниләрдер аңлаштылар. Гөлирам апа әтинең кулыннан тотты, йөрәк тибешен тикшерде, укол кадады, аннан юкка да чыкты.
...Чү! Кай арада бирегә Сәлимә апа белән Кәрим җизни килеп чыкканнар. Читкәрәк китеп икәүдән-икәү сөйләшәләр.
– Кәрим! Әтидән алып торган акчаларны бирик, ул Казанга шул бурычын сорап килгән иде. Суыткыч аласыбыз бар дигәч, дәшмәде, андый-мондый үлеп китә калса, аҗәтле булып калырбыз, дим.
– Үзеңә кара, бир соң...
Сәлимә апа күн сумкасына тыгылды, акчаларын тотып түргә узды да аларны әтисе кулына тоттырды.
– Әти! Без сиңа бурычыбызны алып кайткан идек, берүк рәнҗемә инде...
Әтисенең йөз җыерчыклары тирәнәйде, тонык күзләре ялтырап алды, нидер әйтергә теләгән иреннәре дерелдәп куйды һәм ул кулындагы акчаларын идәнгә чәчте.
Сәлимә аптырап калды.
– Әни! Нигә чәчте ул акчаларны? Син аңлыйсыңмы әтинең нәрсә әйтергә теләгәнен?
– Нәрсә дисен, миңа хәзер ул акчалар кирәк түгел, ди. – Һәм ул, яулык чите белән йөзен каплап, читкә борылды да караңгылык эченә кереп югалды.
 
Җәмит ыңгырашып күзен ачты, сурәтләр «эреп» юкка чыкты. Күмер астына кысылган аяк үзен сиздерде, аны кымшатырга теләде, юк, селкенмәде. Ул, кабат уянып киткәндәй, янә талпынды һәм куллары белән күмерләрне актарырга тотынды. Кырлы-кырлы күмерләргә бәрелгән куллары әчетеп-әчетеп китте. Һава җитмәүдән, тагын хәлсезләнеп, тынып калды. Күз алдына әллә нинди утлы шарлар бер сүнеп, бер янып биеште. Әйтерсең, вак-вак күмер тузаннары шулай җемелдәшеп яна, тәне кызыша, гасабиланган җаны бусана. Ул шушы авыр халәтеннән ничек котылырга белми тешләрен кысты, күзләрен чытырдатып йомды. Янә утлы шарчыклар, атылган йолдызлардай, як-якка сибелеп уйнаклады. Аннары... Аннары ул авыртуын сизмәде... Офыктан җиһанга таң яктылыгы иңгән, ул үзенең Картыш тау буйларына кайтып төшкән, гармунын сузып, моңнарын таныш болыннарга, чишмә буйларына тарата. Ул моңнар Тургай авылының кечкенә урам, тыкрыкларына кадәр үтеп керә. Иртә-таңнарда гөлләр үскән тәрәзәләрнең ак пәрдә читләре күтәрелә. Ул узып киткәч тә, капкалар шыгырдап ачыла. Кемнәрдер: «Җәмит икән!» – дип аны озак вакыт капка төпләреннән өйләренә керми озатып кала. Эчке штаннан гына чыккан Хәнәфи абый исә арттан куып җитә дә: «Әйдә, энем, бер «Шахта көе»н уйна әле», – дип үтенә. Җәмит кыстатмый, бүрәнә өстенә утырып, «Шахта көе»н суза. Гармунчыны гармунчы йөрәге ничек аңламасын, ди. Хәнәфи абый үзе дә өздереп уйнар иде, тик бармакларын сугышта өздергән...
Картыш тау итәкләреннән атлаган Җәмит, саф сулы чишмәгә килеп чыкты, тукталып, кулларын суга сузды. Нәкъ шул мәлдә, ул чишмәгә иелгән килеш, хәрәкәтсез тынып калды. Көмеш суда Зөлфиясе гәүдәләнде. Аның җыйнак, сылу гәүдәсе, ак балыктай ялтырап, әйләнә-тулгана йөзде дә йөзде. Камылдай алтынсу чәчләре агым суга ияреп таралды. Ул Җәмитне искәрми, үз дөньясына мөкиббән киткән дә, камыштай бөгелә-сыгыла тибрәнә. Кинәт, борылыш-хәрәкәтләр ясаганда, шикәрдәй аксыл, калку түшләрендә кисешкән нурлар, кояш ясап, күзләрне чагылдыра, җанга җылылык бөрки. Менә син гүзәл могҗиза икәнсең!.. Чү! Ни булды?.. Зөлфия, үз авырлыгын күтәрә алмый, тоныклана-тоныклана, су төбенә төшеп бара. Бу хәлгә Җәмит түзмәде, җан ачысы белән кычкырды.
– Зөлфия, китмә!..
Шул мәлдә Җәмит ыңгырашып күзләрен ачты. «Һаман да мине нәрсәдер саташтыра. Мин исән бит», – диде. Куллары белән күмерләрне капшады. Нәрсә бу? Кабель! Машинаныкы. Димәк, күмер чапкыч уң якта. Ул кабат күмерләрне актара башлады. Мең газап белән, ниһаять, кысылган аягын ычкындырды. Һич туктап тормастан кабель юнәлешенә таба казынырга кереште. €мма ялан кул белән бу кадәр күмер өемен күпме казыйсың? Куллары канга чиләнде, тыны кысылды, хәле тәмам китә баруын сизде, тукталып калды. Шунда ук үзен катгый кисәтте: «Тукталып калырга ярамый!..» Кабельгә ике куллап чытырдап ябышты. Әйтерсең, аның көче зур көчәнештәге токка каршы торырлык, өстеннән шушы күмер тауларын алып ташларлык кодрәте бар. Ул, бар мускулларын җәядәй киереп, кабельне үзенә таба тартты. Кабель аз гына тартылып куйды... Шушы минутта теге якта калган Иван, кабельнең тартылып куюыннан, Җәмитнең исән икәнлеген аңлап алды... Аннары, озак та үтмәстән, ярдәмгә килгән шахтерлар, чүкечләрен тыкылдата-тыкылдата, кабель сузылган якка юл ачарга керештеләр.
Җәмит иптәшләре белән очрашканда, машинист Олег дөнья куйган иде инде. Аның үлеме җанны тетрәтеп җибәрде...
 
***
Аннары инде – шифаханә палатасы... Күрше койкада ятучы Закир ага Казан татары булып чыкты. Аның янына алтын тешле кызы Сәкинә килеп йөрде. Җәмиткә якташлары белән танышу күңелле булып китте. Сәкинә кибеттә эшли икән. Ул әтисе янына еш килде, аңа тәмле-тәмле ризыклар ташыды. Үзе күрер күзгә үк үткен иде.
Бер көнне Сәкинә палата ишегеннән елмаеп килеп керде. Аның уттай янган күзләре Җәмит күңелен ничектер айкап алгандай итте. Өстәвенә: «Хәлең ничек, егет, бирешмисеңме?» – дип тә кызыксынды. Җәмит сер бирмәде: «Менә, күрәсез, әкренләп, сынган сөякләрне ялгап тазарталар», – дип җавап кайтарды. Сәкинә алтын тешләрен ялтыратып елмайды, аңа күчтәнәчләреннән өлеш чыгарды, матур-матур алмалар сузды. Егет алыргамы, алмаскамы дигәндәй, кыенсынып калды. Сәкинәнең: «Мин бит алмаларны сезгә чын күңелемнән бирәм, алыгыз инде!» – дип текәлгән карашы аның кыюсызлыгын җиңде. Каршы килү уңайсыз иде. Алсу алмалар Җәмит тумбочкасына менеп утырды. Бу хәлне читтән күзәтеп торган Закир абый кызның Җәмиткә булган игътибарыннан разый иде. Аныңча, егет ярамаслык түгел. Күреп тора: төскә-биткә дә шәп, эшчәнлеге йөзенә чыккан. Азып-тузып йөрмәгән, бозык түгел, тәртипле күренә. Тәвәккәл, кеше таный белү тәҗрибәсен узган Сәкинәсе дә сукыр түгел, кемнең кем икәнен күрә алды. Аның чак кына гәүдәсе егет алдында әле бер, әле икенче якка бөтерелде. Көдрә чәчле башын ялт кына бора да Җәмиткә елмайгандай итә һәм үз сорауларын бирә, аның белән якыннан танышырга, егет күңеленә сиздерми генә үтеп керергә тели. Җәмит рәхәтләнеп сөйли, ничектер, алгысынган күңеле аның сорауларына теләп җавап бирә. Хушлашканда да бер-берсенә ачык карашлары игътибардан читтә калмый иде. Шуннан соң Сәкинәнең көдрә чәчләренә хушбуй исләрен мул сибеп, шифаханәгә ешрак килеп йөрүе дә, ачылып-ябылган ишекләрдән елмаеп керүләре дә юкка түгел иде. Ни гаҗәп, бу аның йомшаклык күрсәтүе булдымы, Җәмит Сәкинәгә каршы төшә алмады. Сәкинә аны үзе сайлады...
Шифаханәдән чыккач, Сәкинәләргә кунакка барды. Анда Җәмитне яхшы әзерлек белән, чын кияүне каршылагандай, көтеп алдылар, ике исәпне бер итеп, әйбәтләп кенә сыйладылар. Ул хуҗаларның эчке ниятләрен сизенмәде, эшнең кая табарак барганын чак кына тоемласа да, кире чигенергә аның ихтыяр көче җитмәде. Әтиләре Закир ага табында кыстата торганнардан түгел икән, салган берен «йомып» кына барды. Баксаң, Сәкинә дә, Җәмит көткәнчә, хәмергә авыз чылатып кына куймый, «әйдә, тотасыңмы?» дип кенә елмая да тора... Табында шактый утыра торгач, Сәкинә Җәмитне күзләре ару гына ялтыраган һәм ниләрдер вәгъдә иткән сихри карашлары артыннан ияртеп, веранда бүлмәсенә алып чыгып киткәндә, Закир аганың булуы җиткән иде. Ул, башын диванга кыңгыр салып, йокымсыравын белде. Хатыны иренә урын-җир хәстәрен күрә калды.
Пөхтә итеп җыештырылган, агач веранда эчендә икәүдән-икәү генә калгач, Сәкинә Җәмитнең кочагына бөтенләй кереп бетәрдәй булып сыланды. Аның карашларында чагылган хис-тойгылар баш әйләндергеч сихри, татлы да ләззәтле дә иде. Шушы сәер тынлык эчендә Сәкинәнең алсу иреннәре уттай кызышканнан кызыша барды һәм алар әкрен генә пышылдап тибрәнде:
– Үп мине!?..
Сәкинә, Җәмитнең муенына сарыла төшеп, аның кочагында үсте, көдрә чәчләре салмак кына егетнең әле уң, әле сул ягына авышты, аның шушы татлы мизгелне озак-озак дәвам итеп торасы килде. Җәмиткә дә рәхәт иде, тәненнән сәер дулкын йөгереп узды, һаман саен, кочагына кереп бетә язган Сәкинәне үзеннән җибәрәсе килмәде. Сәкинә шушы мәлдә артка чигенә-чигенә, тугарылып, йомшак мамыклы диванга авып төште. Чыланган иреннәр бер-береннән аерылмады.
Җәмит ул көнне төнен Сәкинә белән бергә уздырды. Ул аңа оҗмахтагы төш сыман гына тоелды. Иртән уянып киткәч кенә, ул берни аңламагандай, гаҗәпсенү кичерде. Менә шул вакытта Сәкинәнең көтелмәгән соравы аны ике ут арасында – аптырашта калдырды:
– Инде нишлибез?..
Томанлы пәрдә эчендә калган Җәмит үзендә бу сорауга каршы төшәрлек җавап таба алмады. Һәм ул Сәкинәгә өйләнергә ризалашты...
 
***
...Җәмит, караңгы өй эчендәге тынлыкны бозарга базмагандай, һаман да утырган урыныннан кузгалмады, тәмәкесен көйрәтте. Күмер тузаннары утырган силикозлы үпкәсен дә кызганмады. Тыны күбрәк тәмәке төтененнән түгел, үзен туктаусыз эзәрлекләгән газаплы уйларыннан кысыла иде. Ул, җанына җиңеллек эзләп кайткан шушы әтисе нигезендә дә үзен тозакта кебек хис итте: әйтерсең аны, вакытлар узу белән, мең төрле җепләр белән чикләнеп чуалган, язмыш тозагы сагалап торган. Кирегә кайтып төенле җепләрен чишәрмен димә, алар Сәкинә куллары белән төйнәлгән... Аның шәүләсе ансат кына артыңнан калырга да теләми. Аның еландай телләрен чыгарып, ут чәчкән сүзләре колактан китми. Барысына да Җәмит үзе гаепле, үзе. Нигә шулкадәр күзе ачылып җитмәгән авыл мокыты булырга кирәк иде. Хурлык бит, оят. Хәзер шул хурлыкны гомерең буе йөрәгеңдә сыкрана-сыкрана яшәт. Җитмәсә ул кыз, намуслы булып кыланган булды. Ә чынлыкта, ир белән хатын кебек типтереп яши биргән. Кем белән диген? Кибетендәге директоры белән. Без капчыкта озак ятмады шул, тишелде. Нәрсәгә акланып торырга иде. Янәсе, без Николай белән берничә тапкыр гына булдык. Нишлим, өстемнән җитмәүчелек чыкты. Кыен хәлдә калдым. «Фәлән сумың җитми, түлә, түләмәсәң эшең судка китәчәк», – дигәч, утырып сыйланырга туры килде. Салган баштан булган ялгышлык бит ул. Булгач, беткән... Беткәнме соң? Исереп алгач, өйгә кадәр килде бит Николае. Килде дә: «Где моя Сонечка?» – ди, күзен дә йоммый. «Пошел вон!», «Хәзер күрсәтәм мин сиңа Сонечкаңны», – дигәч кенә, мыскыллы чырай белән көлеп китеп барды...
Бөтен ызгыш-гауга шуннан купты да инде. Ә Сәкинәнең соңлап кайтулары ешайганнан ешайды.
– Тагын соңгарып кайттыңмы?
– Әй, бәйләнмә әле...
– Мин бәйләнмим, сорыйм. Нигә соңгардың, дим? Тагын аның белән булдыгызмы?
– Җүләр сатмасаң иде. Эштә бераз гына утырып алдык. Ревизорны сыйладык.
– Синең ревизорларың бетә торган булмады инде. Тагын эчкәнсең, чак кына намусың бармы соң синең?
– Намус!.. – ул, чыраен сытып, хихахайлап көлде. – Ул нинди бизмәндә үлчәнә соң? Бармы соң ул хәзер? Булса да бик дефициттыр инде ул. Аны сатып алып буламы икән? Ха-ха-ха!
– Син ул намусны бөтенләйгә җуйган инде, хәшәрәт...
– Ә син кем? Үзеңне бел, авыл сарыгы. Кем аркасында кеше булып йөрисең соң син? Кем тапкан, кем җүнәткән нәрсәләр бу? – Ул, кулларын җәеп өй эче җиһазларына ишарә ясады. – Боларның берсен дә блатсыз гына китереп бирмиләр.
– Ә кем акчасына?
– Әлбәттә, шахтер егет акчасына. Ха-ха-ха! Мин сине юкка гына сайладыммыни?
– Иблис җан...
– Ә син кем?
– Кеше хатыны бит син, кешедән калган.
– Артымнан кем ияреп килде? Иярмә идең...
– Җитәр!
– Кычкырма миңа.
– Бар чыгып кит хәзер.
– Минем үз өем, үзем сатып алган – аңладыңмы?
– Чыгып китәсеңме, дим?
– Кагылып кына кара! – Ул борча кебек чәчрәде. – Гомереңә дөнья яктысын күрә алмассың.
– Кабахәт! Үги җан син.
– Ирнең үгие юк аның...
– Ах, син, әле шулаймы? – Түземлек төкәнде, кул Сәкинә яңагына чалтыратып барып төште.
– Каравыл, үтерәләр!..
Аннары Җәмит, бәлале булганчы дип, өйдән үзе чыгып китәргә мәҗбүр булды, иптәш егетләренә барып кунды. Өч көн өенә кайтмады. Дүртенче көндә Сәкинә үзе, әниләрендә калып торган кечкенә Альбертны җитәкләп, янына килде. Җәмит малаен куенына күтәреп алмыйча булдыра алмады.
– Әти, кайтабызмы? – диде Альберт.
Аннан соң, карыша алмаган Җәмит, дәшми генә, Сәкинә янәшәсеннән атлады.
 
***
Караңгылык артына ниләр поскан? Уйламаганда шушы сорау Җәмит күңеленә үтеп керде. Аны кемнәрдер караңгы өйнең теге почмагыннан да, бу почмагыннан да күзәтеп торалар кебек тоелды Һәм ул, ихтыярсыздан, сагая төшкәндәй итте. Тынды, тыңлады. Туып үскән шушы йортта, электәгечә, үзенә генә якын, таныш тавышларны ишетәсе килде. Бу минутта аңа кемдер үз итеп дәшәр төсле иде. Шуны көтте.
Юк, дәшүче булмады. Әйтерсең, бу йорттан бар да моннан кайтмаска киткәннәр. Исемен атап: «Улым! Кайттыңмы?» – дип тә каршы алмыйлар. Әле кайчан гына шулай иде. Кайчан гына әнисе орчык кебек бөтерелеп йөрде. Улының читтән әйләнеп кайтачагын ишеткәч, төн йокыларын качырып, тагын кабаланды, ары чапты, бире чапты. Вакыт-вакыт, аптырап, башын пошаманга да салды. Аннары, янә дә кубарылып, бөтен өй эчләрен гәрәбәдәй агартып юды, бар нәрсәне пөхтәләп җыештырды. Шәһәр нәмәстәкәе безнеңчә генә түгелдер, культурный була ул, дип бар җирен чистартты, урын-җир хәстәрләрен барлады. Кунаклар парлап «Волга» машинасында кайтып төшүгә, көткән киленен каршыларга капка төбенә кадәр атылып чыкты. Тик... Сәкинәне күрүгә, кулын сузар-сузмас, аптырап та калгандай булды. «И-и Ходаем, минем әзмәвердәй малаем янында бу нәмәстәкәй суга төшкән чебеш кенә ич!» – дип чак кына теленнән ычкындырмады. Шулай да аны-моны сиздермәскә тырышты. «Әйдә, кызым, исән-сау гына кайттыгызмы?» – дип алдан аның белән күреште, аны түрдән уздырды. Җәмитенә чират җиткәч, җаен китереп, читкәрәк борыла төшеп: «Җәһәннәмнән эзләп тапкан алтының шушымыни инде, улым?» – дип тә сорамый чыдамады. Аннары: «Үзеңә ошаса, ярар. Бәхетле, хәерле тормыш булсын...» – дип тә өстәде, изге теләкләр теләде. Базга каймакка дип төшкәч кенә, эченнән, күңелендәген түгеп, үз-үзенә сөйләнде: «Әй, Аллам, таный белмиләр шул кешене. Күрше Зөлфиягә ни җитми иде! Бу бит аның бер бармагына да тормый. Матурлыгы дисәң, матурлыгы бар. Буе-сыны коеп куйган. Ул булганлыгы дисеңме?.. Зурдан кубып, шушы ялтыравыкны көткәнмен икән. Әй Аллам, иреннәре бик юка күренә, усал, тешләк нәрсәдер ахры. Бу баланың гомерләре заяга, җан газабы кичереп узмаса ярый инде. Өйдән бер чыгып киткәч, кемгә, кем кулына килеп эләгәсен бер Алла үзе генә беләдер шул...»
Җәмиткә караңгы түр почмактан әнисе карашы төбәлгән күк иде. Әйтерсең ул: «И-и улым, син дә шушы көннәргә калдыңмыни инде?» – дип гаҗәпкә калган да үз киңәшен бирә: «Кайт та тор атаң нигезенә. Илдә чыпчык үлми, син дә үлмәссең...»
Шулай ялгызы утыра торгач, Җәмит зиһенен моннан ун ел элек яңгыраган ата тавышы шакыды: «Әйдә, улым, бер ишек алларына чыгып керик әле...» Җәмит шул елны, әтисе авырып киткәч, ялга кайткан иде. Аның шахтада басылып калганда саташкан төше бер елдан соң рас килде. Чыннан да, әтисе йөрәк өянәге кичерде. Ул үлгәнче телендә, акылында булды.
Җәй урталары иде. Фәйзулла абый, көн җылы булса да, аягына киез итеген элде, иңенә җылы пиджәген салды, башына тезмәгә печән өйгән чагында, муенга чүп коелмасынга кия торган киез эшләпәсен киде. Болдырга чыккач та, ул аркылы җепсәгә терсәкләре белән таянып, бер тын уйланып торды. Аның калын кашлары астындагы күз карашларында ниндидер сәер сүлпәнлек чагылды, күзләре өметсезлек упкыныдай тирәнәйгән иде. Ул якты, зәңгәр күк астындагы бөтен тирә-ягын күзәтте, үз куллары белән өй-каралтыларын, үстергән алма агачларын, ян бакчада бал кортларына чактырырга дип, яннарында чүмәшеп утырган умарталарын – һәммәсен күздән кичерде. Әмма күзләреннән, электәгечә, дәртле, куанычлы хисләр ташымады. Киресенчә, алардан сизелер-сизелмәс битарафлык, өметсезлек хисе саркыды. Шунда, үз карарына килеп, улы Җәмиткә дәшәр алдыннан аның сул кулы калтыранып китте.
– Улым! Балта-пычакны ал әле. Метрны да онытма.
– Нишлибез?
– Бераз эшкәртәсе такталар бар.
Җәмит сарайга кереп китте. Ата рәшәткә буендагы бүрәнә өстенә килеп утырды. Пычкы, балта алып чыккан Җәмит аның каршында туктап калды.
– Әти! Кайсы такталарны эшкәртәсе?
Фәйзулла абый ярдырып, абзар буена өеп куелган имән такталарга ишарәләде.
– Әнә теге имән такталарны.
– Аларны нишләтик?
– Өчесен менә мондагы бүкәнгә сузып сал әле. Такыл белән сызып, кырый кырыйларын балта белән читлә.
Җәмит әтисе кушканча такталарны юна башлады. Имән такталар таш булып кипкәннәр, балта агачка авырдан чаба иде.
– Ашыкмый эшлә, имән каты ул. Ботакларын ике яклап, каршыга чап! – дип өйрәтте ул.
Бер такта эшкәртелгәч, ул аңа тагын сүз катты.
– Ял ит бераз, – диде, үзе утырган бүрәнә кырыеннан Җәмиткә урын күрсәтте. Ике арада тынлык урнашты, аннары Фәйзулла уфтанып куйды.
– Балта күтәрерлек тә рәт калмады хәзер. Гомер буена кулдан балта төшмәгән иде. Ач килеш тә күпме чабылды. Ул Сослангер урманнарын тураганда куллардан балта төшеп-төшеп китә иде. Кешеләр ачтан шешенеп чебен кебек кырылдылар. Мин дә шунда үлеп каласы кеше идем. Ярый әле әниең килеп эзләп тапты. Мине эзләп урман эчләрендә адашып йөргән, «Фәйзулла Хәкимовны белмисезме?» – дип, әле бер, әле икенче артельгә барып чыккан. Урман эчләрендә адашкан каз кебек кычкырган. Аннары гына мине, хәлсезлектән алпан-тилпән килеп, үзебезнең «землянка»га барганда, артымнан йөрешемне чалымлап куып җитте дә: «Фәйзулла! Синме соң бу?» – диде һәм муеныма килеп сарылды... – Ул бүкәнгә чабылган балтага текәлеп калды, тамагын кырды һәм иркенрәк сулыш алып, сүзен дәвам итте. – Анагызны кадерләгез... Ул чагында мине сезнең авыздан өзеп алып килгән ризыклар исән калдырды. Бар да ач, ялангач иде. Ул кышкы салкыннарга чыдар әмәл юк. Тишек-тошык киемнәр, аяк үкчәләренә кадәр күренеп ялтырап тора. Барыбызны тезеп, автомат белән алып баралар, алып кайталар. Кайсы берсе, хәлсезлектән тора алмый, агач төбендә түнкәеп кала. Җитмәсә, бер бик әшәке әфисәр арттан «чыбыркылап» йөрде. Бер көнне, көнлек нормагызны үтәмәдегез, дип бер олы чыршыны кисеп аударттырды да, аны артель кешеләренә өстерәттереп, җәфалый-җәфалый, биш чакрымлык станциягә кадәр кайтартты. Пистолет терәгән, бармый гына кара. Кайткач өлкән командир аптырап китте. Аны каршына чакырып алды да: «Нишлисең син?» – дип җикеренде һәм шунда ук үзен хөкем итте.
– Нишләтте?
– Атып үтерде, кабахәтне...
– Аннары нәрсә булды?
– Нәрсә булсын, шуның белән бетте. Анда кемнең кемлеге белән исәпләшеп тормадылар. Аннары мин, монда ачтан үлгәнче, дип фронтка киттем... Җитәрлек күрдек. Ничә тапкырлар үлемнән генә калдым, әмма... – Аның нигәдер соңгы сүзен әйтеп бетерәсе килмәде, авыр сулап ютәлләде һәм кабат имән такталарга ишарәләде. – Әйдә, юнып бетер боларны!..
Җәмит, такталарны читләп бетергәч, сорады:
– Хәзер нишләтик, әти?
– Туксан сантиметрга үлчәп, һәммәсен кисеп чык.
Җәмит, пычкы алып такталарны кисә башлады. Бирешергә теләмәгән имән такталар сулышны да кыса төште һәм ул, бераз хәл алырга тукталды.
– Әти! Нәрсәгә соң болар? – диде.
– Ләхет тактасына.
– Кемгә?
– Үземә.
Җәмит сүзсез калды, аннары сорады.
– Әти, нигә алай эшлисең? Үләргә җыенгандай...
Ата тыныч калды.
– Кис, улым, кис! Ләхет буена җитәрлек булсын.
– Әти, дим!.. – Җәмит рәнҗеде, сүзләре йөрәге түреннән тырмалып чыктымыни? – Кулларым бармый, исән бит әле син, исән килеш үз-үзеңә... Юк, әти, кирәкми. – Кулыннан пычкысын ташлады.
Әтисе аның белән килешмәде.
– Үз эшемне чит кешегә калдырасым килми... Миңа инде, улым, бу үлемнән котылу юк...
Шул көннән соң ул озак та тормады. Китәсен күңеле сизенгән икән. Шуңа да, ахыр чиктә, аның гомер буе, саулыгы бәрабәренә тир түккән байлык-мөлкәтенә исе китмәде. Их, әти, әти! Хәзер әле дә авыр минутларымда, нигәдер, бала сымак, сиңа таянасым, киңәшләреңне ишетәсем килә... Ләхет такталарыңны, барыбер, син әйткәнчә юнып бетердем, барысын тәртипләп үзем урнаштырдым, сине соңгы юлга озатыштым... Белмим, нигә дип син ул чагында Сослангерда урман кисүләреңне искә төшердең икән? Әллә «Анагызны кадерләгез!» – дип әйтер өченме? Яки кабат, инде бу юлы кичекмәс үлем белән очрашу – җан тартышудан туган хисләреңне яңартуданмы? Мин әниемнең Мари урманнарына җыенып чыгып киткәнен ул көннәрдә бик ачык хәтерлим. Өйдә безне күрше Җәмилә апа карап торган иде. Әни юлга чыгар алдыннан, бер-ике көн, нәрсәгәдер, куана-куана йөрде, тәмле ризыклар да пешерде һәм бу турыда еллар үткәч кенә, сөйләргә батырчылык итте.
Бер көнне ул, шулай ялгызы гына эшкә барганда, колхозның икмәк турыннан узып бара икән. Аны шунда каравылчы аксак Гаптери абый туктата.
– Хәтимә! Тукта әле? – ди.
– Нәрсә, Гаптери абый? – ди ул, аптырап.
– Кил әле, кил!
– Нәрсә бар? Миңа йомышың юктыр ич?
– Юк та... кил инде, кил дигәч.
Әни килә. Шунда Гаптери абый әнинең алъяпкычына бодай сала. «Гаеп булса да миндә булсын, ал, Хәтимә, сиңа жәл түгел, өч бала үстерәсең, шуның өстенә үзең ат кебек эшлисең дә!» – ди.
Әни дә нужаны күрмәде түгел, бик күрде, тик килен хезмәтен, килен хөрмәтен генә күрә алмады, шушы йортта бер ялгызы яшәп, соңгы көннәрен кичерде. Кунакка чакыргач та безгә аягы тартмады. Күңеле, кемнең кем икәнен сизде, нигезен ташлап чыкмады. «Алла саулыгымны бирсен, миңа үз өемдә рәхәтрәк», – дия иде. Килештермәгәне шул булды: миңа сездә сыешып булмас, мин карт кеше, затлыдан затлы нәрсәләргә ияләнмәгән, кая утырып торырга кыймассың. Тегесенә, монысына кагылырга ярамас. Аннары, нинди йөз белән каршы алмаслар, анысын да белеп булмый. Бер эч серләреңне бушатып сөйләшерлек кешең дә булмагач, читен бит ул көн уздырулары. Киленнең һаман да үзенеке, бер сүз: акча да акча, дефицит товарлар. Фәлән дә төгән, ул үзе генә булган. Алга да, гөлгә дә манып мактану. Нишләтәсең, комсызлык чире кергән өйдә нур сүнә, комсызлыкка аның баласы да күнә, диләр...
Әнисенең шушы соңгы сүзләре Җәмитнең хәтер күгендә яшендәй яктырып алды һәм ул: «Безнең өйдә дә нур сүнәсен әни алдан тойган икән», – дип килеште. Ихтыярсыздан, уйлары малае Альбертка барып тоташты. Янә йөрәк ярасы яңарды...
Альберты училищедан сугышып кайткан иде. Ул аңа аптырап, дәште:
– Сиңа бер акыл керәме инде?
Альберт аңа төксе генә, ачулы җавап кайтарды.
– Юк...
– Кире дә инде үзең.
– Ә син?
– Әти белән шулай сөйләшәләрме? – Ул сабырлык сакларга тырышты.
– Әти түгел син миңа.
– Ник? – Эчкә ачу йөгерде.
– Тик...
Альбертның кашлары усал җыерылган.
– Үзең әтиең өендә, әтиең хәстәрендә торып, шундый сүзләрне әйтергә ничек телең бара?
– Интернатка бир.
– Сиңа барыберме?
Альбертның карашлары кискенләште.
– Все равно...
– Болай әшәкеләнеп сугышып йөрсәң, төрмәгә дә килеп эләгүең бар бит. Сиңа анда да барыбер булырмы?
– Да, да... – Ул ярсып ук китте. – Нәрсә, мин төрмәгә эләксәм, репутацияң бозылыр дип куркасыңмы?
Җәмит шулчак аңа нигә дип сүз катуына үкенде. Ләкин соң иде инде. Сабыр түземлеге чигенә җиткәч, янә дә дәшми кала алмады.
– Минем репутациядән куркасы юк. Мин эшләп ашыйм. Миңа кайда да ике кулыма бер эш табылыр. Кирәк икән бүген үк теләсә кая китеп эшли алам.
– Кит.
– Мин китсәм, сиңа җиңелрәк булырмы?
– Не твое дело.
– Ничек син әтиең белән шулай сөйләшәсең, ә? Сине бит кеше булсын дип тапканнар.
– Тапмагыз иде...
Ярага учлап тоз сибелде.
– Наглец син!.. – диде Җәмит ачуын баса алмый һәм Альбертның яңагына ямады. Шунда ук кулы, кызган мич капкачына тиеп киткәндәй, ярамаган эш кылганын аңлап алды, үкенде, ләкин соң иде инде. Бер аңламаганга усаллык белән генә аңлатып буламы соң? Аңа синең сүзләр син уйлаганча барып җитми. Ул инде, эшсезлектән урамда тырай тибеп йөреп, сиңа гына түгел, дөньясына каш җыерган... Юк инде, хатының ирен ир дип олылар дәрәҗәдә булмаса, малаең алдында кем син?
Менә шул «җимешләрнең» ачысын ул бүген дә татыды бит. Юкса, шушы караңгы өйгә кайтып утырыр идеме? Шахтерлык стажы белән пенсиягә чыккач та җан тынычлыгы таба алмый. Донбасстан Казанга күченеп кайткан чаклары иде. Гәзит-журнал караштырып утырганда, шул зимагур малае җилләнеп кайтып керде дә кухняга әнисе янына узды да сорады.
– Мам! Дай сто тысяч!
– Нәрсәгә тагы?
– На бензин.
– Кая барасыз?
– Съездить надо в одно место.
– Синнән аракы исе килә бит, ничек машинага утырасың?
– Мы с Володей... Ну дай, что ты?..
Кухня ягы бер мәлгә тынып калды. Димәк, Сәкинә тагын юмартланды. Аннары Альберт көзге тартмасында актарынды.
– А где ключи от машины?.. Пап! Тебе говорят.
Барысын ишетеп, тоеп торган Җәмит диваннан торып басты һәм малаена каршы төште.
– Юк! Улым, мин сиңа машина ачкычларын бирмим. Тагын берәр хәлгә эләгәсең киләме? Машинаны бер бәрдердең бит инде.
– Мы с Володей. Он будет за рулем, не я.
– Юк, бирмим.
– Некогда мне, дай говорят...
Ике арада тагын мәт купты. Күсәк кадәрле Альберт үзенә каршы килгән әтисен этеп җибәрде һәм кизәнеп кулын күтәрде. Ызгыш-талашка Сәкинә кухнядан чәчрәп чыкты.
– Нишлисез?.. Бирсәң бир инде ачкычын, чукынсын шунда. Ул машинаң белән җәһәннәмгә китмисеңдер бит...
Талаш, Альберт чыгып киткәч тә, дәвам итте. Сабырлыгы төкәнгән Җәмит кызды.
– Син боздың аны, син...
– Ә син кайда идең? Янымда шәүлә булып йөрдеңме?
– Малаең белән парлап аракы эчүгә кадәр барып җиткәч, шулай буласы билгеле инде аның.
– Ә син – бозау!..
Җәмит кизәнергә селтәнде.
– Кагылып кына кара, хәзер милиция чакыртам!..
– Бар кит моннан, күземә күренмә, дәҗҗал...
– Китәсең килсә, үзең кит, ялтырат табаныңны – минем үз өем...
– Оятың качкан инде...
Җәмит бүтән сүз көрәштерүне кирәк тапмады. Җанын рәнҗү сытты да сытты. Аңа бу квартира тәмуг оясы кебек тоелды. Һәм ул, уйланды-уйланды да, гарьлекне күтәрә алмый, җанына тынычлык эзләп чыгып китте һәм әтисе йортына кайтып егылды. Төн буе уйлар диңгезендә йөзде ул.
Кинәт, бер мизгелдә, Җәмитнең күңел түренә иңгән зәгыйфь кенә яктылыкта Зөлфия сурәте балкып алды...
 
***
Зөлфия бер тын, нишләргә белми икеләнеп, кызы Айнур караваты янында басып торды һәм, әкрен генә артка чигенеп аяк очларына баса-баса, ишек бусагасы янына килде. Стенага үрелеп ут сүндергечкә басты. Аннан, Айнур уянмадымы икән дип, янә чак кына көтте. Кызы йоклый иде. Ишек тавышсыз-тынсыз гына ачылып ябылды. Ул тышкы яктан ишеккә аркасын терәп тукталды. Өй эченнән тавыш ишетелмиме дигәндәй, сагаеп торды. Көне буе бәрәңге бакчасында эшләп арыган Айнуры рәхәтләнеп, изрәп йоклый иде. Тик аның бу төндә үз күзләренә генә йокы кермәде. Җәмит кайтканны белгәч, җанына ялкын элде, шушы көйдергеч ялкын тәннәрен, битләрен кызыштырды, нигәдер сулкылдый-сулкылдый типкән йөрәге сер булып калган сорауларга җавап табасы, үз итеп сөйләшәсе, киңәшәсе килде, көтелмәгән шушы талпынудан кабынып киткән йөрәк ялкынын кем сүндерер соң? Кем?.. Тукта! Хәзер кирәкме соң ул Җәмиткә? Көмеш тәңкәдәй күктә йөзгән айга карап, тәңкә чыңнарын чишмә моңнарына кушып җыр язарга хыялланган элеккеге Җәмитме ул? Беләсе иде, кайчан да бер исенә төшерә микән ул аны?..
Зөлфия яшьлек мәхәббәтенә бәйле уйларына отыры биләнә барды. Үз-үзенә каршы төште: әйе, яратырга тиеш, аның да бүтәннәр кебек үк, бу дөньяда өзелеп-өзелеп сөяргә, бәхетле булырга хакы бар. Килдеме соң аңа үзе көткән бәхет? Нигә ул әйләнеп узды, аңардан читтә, еракта йөрде. Мәрхәмәтсез язмышына зарланды. Нигә дип ул шушы язмышка туры килгән үз бәхете өчен көрәшә алмады?.. Җаваплар көтелмәде.
Төн тын. Аны юатучы юк. Аның сыкранган күңеленә моң сарган. Караңгылык эченнән Зөлфиягә берәү дә дәшми, сыны тынып калган. Ул, йөрәген өтәләгән сорауларга җавап таба алмый, кул учлары белән чигәләрен тотты. Уч төпләренә кадәр кызышкан, куллары аска таба шуышып колак алкаларына кагылгач тукталып калды. «Болар – аның истәлеге», – диде кабат. Әйе, ай сурәтендәге бу алкаларны аңа Җәмит сигезенче март көнне бүләк иткән иде. Вәгъдәләре дә колак төбеннән китми: «Зөлфия, онытма! Мин тиздән әйләнеп кайтырмын...»
Зөлфия һаман да, аягы тартышкандай, баскан урыныннан кузгала алмый ишеккә аркасын терәтеп торуын белде. Әйтерсең, ул шушы ишеккә мәңгегә берегеп ябышкан. Һәм аны ниндидер көч җибәрми тотып тора сымак. Гүя кемдер караңгылык эченнән дәшә: «Син нишлисең?» Ул килешми, аның белән бәхәскә керә: «Йә, әйт ни рәхәтләр күрдем мин шушы йортта? Күпме рәнҗеш, кимсенүләр кичермәдем? Саф намусыма кара тап булып төшкән нинди генә нахак сүзләр ишетмәдем? Бер генә көн дә тынычлык күрмәдем, сөю-назлардан мәхрүм булдым. Кабынып ташыган хисләрем үз иркендә ага алмый, вакытсыз сулган гөлләр сымак, корый барды... Юк, ниләр генә язса да, мин ул тормышны инде кабат күрәсем килми. Һәммәсен онытасым килә...»
Зөлфия гүя шул тынгысыз, гаугалы тормышын онытырга, аннан бөтенләй котылырга теләгәндәй, ишеген аркасы белән терәткән. Инде Зәбире дөнья куйса да, үзәгенә үткән аның тавышы, бозык пластинка тавышы сымак, колагында кабатлана: «Кая барасың, кая барасың?..» Абзарга чыкса да, кибеткә керсә дә, кая гына бармасын, аны артыннан күләгәдәй ияргән шушы сорау эзәрлекли. Сыер сауган җиреннән: «Түгәнәй, ал әле аягыңны?» – дип сыерга дәшсә дә, өйгә кергәч, аңардан Зәбире сорау ала: «Абзарда кем белән сөйләштең?» Телевизорны ачса, анда бер мәктәптә укыган күрше авыл егетенең җырлаганын күрә. «Кара Сәйфи җырлый», – дип тыңларга утыра. Зәбире аңа шикләнеп карап тора-тора да төксе генә сорый:
– Син аны каян беләсең?
– Алан мәктәбендә бергә укыган идек. Ә нигә?
Зәбир шулай дигәч дәшми тына. Шик корты, тирәнрәк үтеп, аның җанын кимерә, ул янә йөзен җимереп, кашларын җыера.
– Тыңлап утырасыңмы?
– Матур җырлый ич.
Зәбир тагын да өтәләнә, үзенә урын таба алмый:
– Һе, Һе... Сине сагынып җыр җырлыймы?
– И-и, бетмәде инде синең. Сора үзеннән...
Ул тагын исереп кайткан.
Зөлфия, кинәт боларның һәммәсен онытырга теләп, өстенә ябырылган вак черкиләрне кугандай, кулын селекте дә, Җәмиткә тартылган уйлары артыннан иярде. Туп-туры ишек алдына чыкты, капкадан үтте, як-ягына каранды. Караңгы төн эчендәге Тургай авылы күләгәдәй җиргә ятып, тирән йокыга талган. Тып-тын, урам этләре дә аваз салмый. Кәнсәләр янындагы бердәнбер багана башында янган электр лампочкасының яктысы мәчет манарасын күккә суза төшкән сыман.
Зөлфия тынлыкны үзенә сердәш итте. Ул уңга да, сулга да карамый, салмак кына Фәйзулла абыйлар йортына таба атлады. Уенда – Җәмит! Ул хәзер нишли микән? Әллә йоклый микән? Юктыр, мөгаен. Бәлки, ул да мине уйлыйдыр. Бу хәлемдә ул мине ничек каршылар? Ярый ла, дөрес аңласа? Инде очрашмаганга күпме гомерләр үткән, күпме сулар аккан? Бәлки, бүген дә ул мине күргәч, «Зөлфия!» дип каршы алыр?.. Их, аның белән бер сөйләшеп утырулары ни тора иде бит! Яшьлек хатирәләрен бер искә алсаң, күңелгә дәва булыр иде. Кеше җаны үз тынычлыгын, үз кешесен табарга тиеш ләбаса. Ә без шушы омтылышыбызны үз акылыбыз белән чиклибез, миебезгә тукыйбыз: ярамый, ярамый! Нигә? Ни өчен кеше үз мәхәббәтенә табынмаска тиеш? Минем табыныр кешем – Җәмит, җаным аңа карышмый... Ә ул мине аңларга теләмәсә? Юк, алай булмас. Тәртипле егет ул, яхшы тәрбия алган. Холкы – Хәтимә апаныкы... Хәтимә апа мине якын итә иде. Юлыбыз чишмәгә суга барганда да, инеш болынына каз-үрдәк куа төшкәндә дә, көтү чыгарганда да, иртәләрен-кичләрен менә шушы урам чатларында да гел очраша идек. Апакаем, соңгы көненә кадәр, гөлләр үстергән тәрәзәләреннән күзләрен алмас иде. Тәрәзә төбенә менеп кунаклаган мәчесе дә шушы Тургай урамнарыннан узган-барганнарны күзәтә иде. Матур-матур парларга сокланып, оныкларын да тәрбияләп үстерәсе килгәндәй, аларны моңсу гына озатып калыр иде. «Нигә бераз киленнәреңә барып тормыйсың?» – дигәч, «Аларга барсам, саргаеп үләрмен шул», – дия иде. Ире Фәйзулла абый нигезен ташлыйсы килмәде, шулай ялгызы азапланып булса да түзде. Моңсулык сарган зәңгәр күзләрендәге җетелек, тыйнак кына көлемсерәп куйган чакларында йөзеннән җанының сафлыгы, пакьлеге бөркелеп торды. Риясыз, әйбәт кеше иде ул. Кайчак миңа: «Әй, киленем була алмадың», – дип тә куя иде. Кулындагы казлар куган чыбыгы, үз сүзен үзе раслагандай, тибрәлеп, җиргә тиеп-тиеп алды. Аннары офтану кичергәндәй: «Язмыштан узмыш юктыр шул», – дип чирәмле капка төбендәге үзе салган сукмагыннан борылып кереп китә иде.
Зөлфия шул нигезгә – Җәмит кайтып утырган йортка бара да бара. Әллә нинди чуалчык, таркау уйларының очына-кырыена чыга алмый. Менә ул, урам як рәшәткәләргә килеп сөялде. Йөрәге дөп тә дөп ярсып типкәнен сизде. Бер иркен сулыш алырга теләгәндәй, сагаеп тынып торды. Шулчак, өй эченнән килгән тавышны шәйләде. Чү! Бу бит – гармун тавышы. Ул уйный! Җәмит!.. Көйләрне онытмаган. Хәтимә апа сандыгыннан тальянын алган да ялгыз күңелен юата. Төн уртасы җиткәч, кешеләр йокларга яткач. Тукта! Бу нинди көй соң? Таныш түгел, әмма йөрәккә якын. Читтән отып кайтты микән?
Зөлфия йөрәген талпындырып-талпындырып куйган моңлы көй, аны рәшәткә башларыннан үрелдерә-үрелдерә каратты, ниндидер тылсымлы көч эчкә әйдәде. Моң якыная барган саен күңеле, яшьлегенә әйләнеп кайткандай, аны әсәрләндерде, йөрәге урынын таба алмагандай итте. Җәмитне күрәсе килү теләге әле бер, әле икенче тәрәзә турында туктатты. Шулчак Җәмит үзе дә, салмак кына гармунына кушылып, җырлап җибәрде.
 
Сагыну, сагышка түзмичә,
Чыгамын аяз, тын кичләргә.
Ялгыз ай – тугрылык билгесе,
Ә синсез миңа соң нишләргә?
 
Анда да, анда да тулган ай
Йөзәдер ялгызы күкләрдә.
Сагынам, өзелеп сагынам,
Сөйгәнем, мин сине читләрдә.
 
Ай йөзә, ялгыз ай, армыйча,
Болытлар томанын аралап.
Нәкъ синдәй ул йөзен бер ача да,
Елмая йөрәкне яралап.
 
Ялтырап зур көмеш тәңкәдәй
Ялгыз ай чайкала диңгездә.
Очынып талпынган җанымда
Яшисең син генә, син генә!..
 
Йотлыгып тыңлаган Җәмит җыры, вакыт-вакыт, Зөлфиянең тәннәрен чемердәтеп җибәрде. Сыерчык бизгәге тоткандай калтыранып дулкынландырды. Әйтерсең, җырның һәр сүзе аңа аталган өзелеп-өзелеп сагынуларны, тел белән генә аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләрне сөйли. Ул җыр көенә бер кушылды, бер тукталып калды. Тавышы үзгәрмәгән иде – һаман да шулай, көр, ягымлы яңгырый. Аның уйнавын Зөлфия әллә никадәр тыңларга да әзер. Әмма тальян моңы озак дәвам итмәде, кырт киселеп туктап калды. Аннары да җырның дәвамы гүя аның күңелендә яңгырады...
Ул баскыч төбенә килгәч, икеләнеп калды: ишекне шакыргамы, юкмы? Шакырга дип әзерләнгән куллары бер күтәрелде, бер төште. Көтте. Бер урында озак таптанып торды. Кинәт, ымсынып ялкынланган йөрәгенә әллә нәрсә булды: араларын бер стена гына бүлсә дә, нәрсәдер карыштырды. Әйтерсең, шушы ишекне үтеп керү аңа сират күпере кичүгә тиң. «Әйт, йөрәгем, нишлим?» – «Намусыңнан сора, ул ничек кушса, шулай эшлә», – «Мин бит тол хатын хәзер, кергәнемне сизеп, гаепкә санасалар?» Сорауга җавап көтелмәде. Зөлфиянең башы аска иелде.
 
...Таң сызылганда гына йокымсырап киткән Җәмит күрше әтәченең койма башына менеп, гайрәт кагып кычкырган тавышына уянды. Тәрәзә капкачлары ярыгыннан сузылган озын бармаклы кояш нурлары мич авызына кереп нидер барлый иде. Өй эчендәге ярым-йорты яктылык, сүрән тоныклык күңелне тырнады, рухны басты. Ул әлеге йортның, электәгечә, һәрвакыт матур гөлләре белән яктырып, нур сибеп торуын теләде – өйләренең бу төсе җанын рәнҗетте, бер мәлгә аптырашта калдырды. Йокысын качырып торып утыргач та, аның шушы халәте үз капкынында тотты. Һәм ул янә өй эчендәге бар нәрсәне күздән кичерә башлау белән үзен хәтер сандыгында кебек хис итте. Карашы әти-әнисенең стенада эленеп торган фотосурәтен капшады, аннан үзе тирбәлеп үскән бишекнең түшәмгә беркетелгән тимер ыргагына карап торды, шул кабык бишектән төшеп тәпи йөреп китүләрен күз аллагандай итте, мич арасына кысылып, моңаеп калган табагач та игътибарны үзенә җәлеп итте, әйтерсең, ул әнисе кулында уйный-уйный утлы күмерләрне таратты, өйдә, хуш исле ашлар, бәрәңгеләр пешкән, калфак сымак, нечкә билле тимер чуеннарны, табаларны ары-бире шудырды. Ә түр почмактарак аның тальян гармунын да шушы көнгә саклаган әнисенең бизәкле сандыгы – үзе үк бер гомерне эченә туплаган догалы, иманлы, шул ук вакытта, чәчәкле, чуклы киемнәре белән яшьлекнең саф мәхәббәтен саклаган хәзинә, хәтер байлыгы, чын тарих. Анда әнисе куллары белән тасланып куелган һәммә нәрсә күңел иләге аша үтеп, аңа, нидер сөйли, уйландыра. Шул уйлары аны җитәкли-җитәкли, өй эченнән өй алдына – әтисенең эш кораллары янына да алып чыкты, баскычтан очырмага кадәр алып менде, үзе үскән бишеккә юлыктырды, кадакларга эленгән чалгы, табагач, толып, иске чикмән белән очраштырды. Түбә тактасы ярыгына ялгыз урак та кыстырылган. Ул, үзен музейда хис иткәндәй, барын күзәтеп түргәрәк узды, өй кыегында айлы тишектән урам якка – авыл йортларына күз салды. Карашы Зөлфияләр йорты турында тукталып калды. Әмма Зөлфия күренмәде. Шулчак, бер карарга киленде: Җәмит кырт борылды да, кабалана-кабалана кире аска төшеп китте. Кулына балта, кадак суыргыч алды, урам якка чыкты, кадакланган тәрәзә капкачларын каерып ачты һәм өйгә керде. Ул, үзенә Һава җитмәгәндәй, яктырып киткән өйнең тәрәзәләрен дә барып ачты. «Нигә миңа тәрәзәләре кадакланган өйдә качып яшәргә?» – дип, иркенләп, урам якка карады.
Ни күзләре белән күрсен, анда, каршыга таба, чиләк-көянтәләрен асып Зөлфия килә иде. Бу минутта алар икесе дә бер-берсен күрделәр, икесе дә эчке дулкынлану кичерделәр. Җәмит, Зөлфия чаттан борылып, түбән оч чишмәсенә таба төшеп киткәч тә, аны артыннан назлы күз карашы белән озатып калды...
 

Нурислам ХӘСӘНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/ 

 

 

 

Комментарийлар