Логотип «Мәйдан» журналы

Икәүдән-икәү...

Кич. Данияр ялгызы гына өендә утыра.

Утыз яшьләр тирәсе аңа, нык бәдәнле ир-егет. Табигать акылны да жәлләмәгән үзеннән, ә менә ялгызлык борчый. Аңа аеруча кичләрен күңелсез, үзен кая куярга белми, читлектәге бүре кебек әрле-бирле йөренә. Галияне — бергә эшләүче кызны исенә төшереп, чибәркәйнең сылу гәүдәсен күз алдына китерә. Авызы бер пешкән булса да, бу кызыйга тартымы көчле иде аның. Мәхәббәт? Бәлки… Әмма бүген көтмәгән хәбәр ишетеп, йөрәге жу итте. Өмет баглап йөргән кызының егете бар икән… Башына күсәк белән суккандай булды, тез аслары йомшап калды.
Бу хәбәрне алып килгән картрак кына, ак чәчле апа (ул да Даниярлар белән эшли) алдында хәле бетеп, өстәле янына килеп, урындыкка утырды. Күз карашың өстәлнең бер почмагына төбәп, уйга калды.
Апа кеше, аның хәлен аңлап:
— Энем, егете бар гына түгел, кызның кулын да сорарга йөри икән. Ул кеше үзе дию кебек таза, суккан саен көче арта бара, диләр, — диде.
— Ни эшләргә соң, әйт, апа?! — дип куйды егет, фикерен туплый алмыйча.
— Бирмибез кызны читкә… Вәт шул…
Апа кешенең бу сүзеннән ниндидер бер җиңеллек тоеп, Данияр көлеп куйды.
— Ә нигә көләсең, ул бит безнең кыз! Күпме бергә эшлибез! Сөйләшәм мин алар белән. Сөйләшәм…
— Ничек бу хәлне алдан белмәгәнмен?
— Белмәссең дә… Эш диеп үләбез бит. Ә теге адәм заты элек Галияләргә күрше булган. Авылда... Әнисе күчтәнәч биреп җибәрсәң. Тегесе хатыны белән аерылышкан икән.
— Кара син аны! Хәерчегә җил каршы, ди. Мин дә аерылышкан кеше бит…
 
— Синең башка нәрсә. Беләбез…
— Ә шулай да?
— Ул кадәр җаныңны талама, энем! Әле кызның уен белмибез бит. Нечкә җанлы кыз… Көтик…
— Юк, апа, уйларга, көтәргә вакыт юк. Кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Хәзер үк! Бүген…
Бу хисле сүзләрдән соң Данияр үзендә йөгәнсез көч сизеп торып басты, күзләре дәһшәтле яшен уйнагандай ялт-йолт килде. Апа кеше, егеттәге үзгәрешне күреп:
— Алайса сер итеп әйтәм: теге нәмәрсә кыз янына бүген кич киләсе икән, — диде. — Сак бул! — Һәм ул, бу мизгелдән канәгать булып, китәргә кузгалды.
— Рәхмәт, апа. Ни булса да булыр, йоклап ятарга ярамый.
Кызык бит… Яшисең, яшисең дә, көтелмәгән хәл, яңалык сине сискәндерә, тетрәндерә, фани дөнья упкынына ыргыта. Әле генә булган җил-давылсыз гомер сөрү юкка чыга. Данияр да шундый халәттә иде. Җан тынычлыгы бетте. Башында төрле сораулар кайнады.
«Кайчаннан бирле очрашалар икән? Бәлки, вакыт үткәрү генәдер? — дип сөйләнде, арлы-бирле йөренеп. Тәрәзә алдына килеп бераз урамга карап торды. — Кем икән ул? Бергә йоклаганнармы?» Хисләрен белмичә торып кызга кагылуны гөнаһ саный иде ул… Кызның эчке сафлыгы күзләрендә, сүзләрендә уйнап тора бит…
Ни генә, кем генә булмасын, ул адәм заты Даниярның юлын кисеп чыгалмас.
Ә шулай да гаеп үзендә. Арага кеше кысылса да берни әйтә алмассың. Хатыны белән аерылышуларына да биш былтыр бит. Өй түрендә хатынының исе бетү генә түгел, күңелендә дә берни калмады ич. Ә кызый Данияр авызыннан тылсымлы сүзне, сөям сине, диеп кочып алганын көтә-көтә арыгандыр. Матур чагында, баллы чагында кияүгә чыгып калу үзе бәхет бит ул. Азып беткәч кенә кияүгә чыгып, сирәк кеше бәхеткә ирешәдер. Кем белә, кызны ирексезләүләре дә бар. Белә бит ул Галиясенең йомшак икәнен. Бәлки, бүген аңа ярдәм кирәктер? Ярдәм кулы сузмасам, үз-үземне мәңге кичерәлмәм.. Мәңге! Ярый әле бүген килгән апа кебек яхшы кешеләр бар. Кеше бәхете өчен борчылучылар. Ничек ди бит әле: «Читкә бирмибез», — диме? Чын теләктәшлек бу.
Данияр шундый уйлар белән тәрәзә яныннан китеп идән уртасында туктады да, ярышка әзерләнгәндәй, студент елларыннан исендә калган бер-ике каратэ хәрәкәтен ясап алды. Мускулларын уйнатты. Диюгә каршы торырга туры килсә, кем белә… Тәненә егәр тулышуын сизде.
Шунысы кызык, әле бүген, көндәше турында хәбәр ишеткәнче, Галиясенә тәкъдим ясарга ниятләп сүз кузгаткан иде…
Төш вакытында, гадәттәгечә, Галия белән чәй эчеп утыралар иде. Хуш исле чәй. Суы да тәмле. Данияр, кыз пешергән эчәк сумсасын кабып куйганнан соң:
— Галия, бу сумсаны ничек шулай тәмле пешерәсең? — дип сорады.
— Әллә көләсең инде?..
— Күгәрчен сөте салып пешердеңме әллә? Телне йотарлык. Шундый хуҗабикәң булса, яшәве оҗмах булыр иде…
— Эш нидән тора соң?
— Нидән, дип…
— Кызлар күпме!.. Гел сиңа күз аталар… Күз укларына бу егет эләгеп егылмаса ярар иде, дим кайчак.
— Шайтан белсен. Минем күзләр синең белән кинога йөргәндә төрле якка уйнамый.
— Ирләр шулай ди инде…
— Ярар, ярар. Ә сумсаң тәмле… Менә син бая, эш нидән тора соң, дидең, әйеме? Куркак мин, Галия. Куркак… Чибәр кызга тәкъдим ясарсың да, мин әйтәм, авызың ачылган килеш калыр…
Галия, Даниярның чынаягында чәй бетүен күреп, бизәкле чәйнектән янә чәй агызды, лимон кисәге салды. Чынаякны биргәндә куллары-кулга тиеп, кыз бу мизгелне озаккарак сузарга теләгәндәй тоелды егеткә.
— Куркып йөрсәң, кунаклап калырсың ялгызың, — диде кыз.
— Кайдан табасың син, Галия, андый гыйбрәтле сүзләрне? Кем өйрәтте?!
— Мөһиммени ул? — дип көлде Галия.
— Аннан да мөһим нәрсә бармы соң? — Данияр чәен аз гына эчеп куйды. — Әйтәләр бит, кыз сайласаң, әбисенең ниндилеген бел, диеп…
Кыз тагын да күңеллерәк итеп көлеп куйды. Бу көлү Даниярның колагына чишмә челтерәве булып ишетелде.
— Көл, көл!
— Нигә көлмәскә? Көлү гомерне озайта, диләр. Ха-ха-ха. Көлеп мин дә гомерне озайтыйм әле. Синекен дә, үземнекен дә. Шуңа өстәп бер тәкъдим ясыйсы килә. Күңеле күтәренке кеше сәламәт була ул. Күтәренке җанда — таза тән. Монысы минем фикер. Шуның өчен эштән соң… әйтик, миндә очрашып бер шампан ачсак? Хакыбыз бардыр ич?.. — Чынмы?! — Ихлас…
— Кайчан чакырасың?
«Теләсәң, бүген үк. Хәзер үк», — диеп авызын ачарга уйлаган иде, кызны эш буенча чакырып алдылар. Галиясе озын керфекләре астыннан егеткә кызыксынулы күз карашларын сирпеп китеп барды.
Җавапсыз калуына күңеле бераз кырылып, чәен тиз генә эчеп бетерде дә касәләрне кран астында чайкап шкафка куйды, һәм эш өстәленә күчеп, сызымнары өстенә иелде…
Данияр бу сөйләшүләрне күңеленнән кичереп, эңгер-меңгер чак җиткәнне сизми дә калды. Әле тегеләрнең очрашуларына бераз вакыт бар. Өеннән чыгып киткәнче сөтләп бер чынаяк кайнар кофе эчәргә уйлады. Бүлмәсендә ут кабызыр алдыннан тәрәзә пәрдәсен ябарга диеп тәрәзә янына килде. Кызыксынып, күңел киеренкелеген таратырга теләп, тышкы эңгергә карап тора башлады. Инде җылы көзге матурлыкны кичке караңгылык үз кочагына алган иде. Тынлык.
Күк йөзендә берән-сәрән йолдызлар җемелди. Тәрәзәләрдә гөлт-гөлт итеп утлар да кабына башлаган. «Күзәтәсе иде шәһәрне галәмнән», диеп хыялланып куйды Данияр. Галәмнән ул матурдыр да, сихридер дә. Һәрбер йортта — кичке учаклар. Учаклар янында-яшәү: кемнәр — рәхәттә, кемнәр — хәсрәттә. Гаилә ыгы-зыгысы. Ә ул — ялгыз. Дүрт ягында — дүрт дивар.
Аның уй-фйкерләрен, кичерешләрен куәтләгәндәй, аларга каршы йортның бер фатиры эчендәге серле күренеш үзенә җәлеп итте. Бу күренештән башыннан төрле уй-фикерләр өере үтеп китте.
Анда, ул фатирда, урта яшьләрдәге ир белән хатын вальс әйләнәләр. Вальс… Аларга бәллүр люстрадан алтын нурлар сибелә. Өй эчендә гаилә җылылыгы сизелә: уң якта — сервант, аңда затлы, хуҗаларына тиң килгән чәй сервизыдыр. Сервантка каршы стенада зәвык белән эшләнгән бизәкле келәм эленгән. Келәм турысында диван-карават; арткы стенада агач карават, мендәрләре тулып, бизәкләнеп үзләрен чакыралардыр күк…
Тәрәзә янындагы өстәлдә шампан шешәсе, ике бәллүр фужер, кәнфитләр. Гомумән, аулак өй. Әкияти дөнья.
Вальс әйләнүчеләрне күрүгә, Данияр кабынып киткәндәй булды, йөзе алсуланды. Бәлки, үзен чит кешеләрнең аулак чагын йозак тишегеннән күзәткәндәй хис иткәндер. Әмма ул барыбер күзәтә бирде. Үзенең яраткан кызы, яшьлек мәхәббәте белән беренче вальсы исенә төште. Беренче вальс… Тик ул вальс вальс булып кына калды шул.
Вальс җиңел, һавалы хәрәкәт, әйләнүләр, нәфис хыялый күзләр, сөйкемле йөз — мондый чакта кешене башкача күз алдына китерүе дә кыен. Данияр тәмам онытылды… Аларның да Галия белән вальс әйләнгәннәре бар. Бар, тик ул вальслар әле икәүдән-икәү түгел иде. Вальс бит ул — грация, нәфислек, фантазия. Вальста гына гашыйклар бер-берсенең якынлыгын тоя, үзләренең хыялый дөньяларында, сихри хисләр дөньясында әйләнәләр. Хәрәкәт киңлеге, гүя зилзиләдәге кебек илаһи күренеш. Бу вальс… Данияр аерыла алмыйча, әсәрләнеп күзәтте...
Икәүдән-икәү вальс… Бу бит хыялый күренеш!
Алар бәхетледер. Даниярның әле икәү булыр өчен көч сынашасы бар. Ярыш. Бу, бәлки, боланнар турниры кебек булыр. Ата боланнар, мәхәббәт килеп, парлашу вакыты җиткәч, ана боланнарның күңелен яулау өчен бер-беренә аваз салалар, ярышта очрашып көч сынашалар. Даниярның бүгенге халәте дә шундый иде кебек…
Алиһәсе — Галиясе ни эшли икән? Кем белән очрашуга әзерләнә? Теге диюдәй ир-ат беләнме? Тик күңел төбендә Галиясенең аңа булган хисләрен сизә кебек иде ул хәзер. Ә бу пар әле һаман вальста: бер әкренәеп аккошлар йөзгәндәге кебек, бер кызуланып, күгәрченнәрдәй очалар. Кавышу, үбешү мизгелләрен якынайталар сыман.
 
 

Нәкыйп КАШТАНОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh

 

Комментарийлар