Логотип «Мәйдан» журналы

Гомер – озын ул... (Бәян)

БәянРСФСРның атказанган табибәсе Исламова Миңзифа Гаяз кызының якты истәлегенә багышлана.

I бүлек
Әллә өнем, әллә төшем...
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Иң элек мин шул тавышны ишеттем бугай. Менә ул аваз, хәтер түрләрен иңләп, аңыма да  килеп сылашты.
«Шышш-шышш»... «Шышш-шышш»...
Таныш, бик таныш иде ул миңа. Кайчан, кайда ишеттем соң мин аны? Ниндидер рәхәт, күңелгә бик якын истәлек белән бәйле бу тавыш әллә хәтеремне уята башладымы?..
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Я инде, я, ярдәм ит миңа! Мин сине хәтерләргә тиеш! Кайда? Кайчан, шул тавышны ишетүгә, йөрәгем ашкынып-ашкынып тибә башлый иде? Бөтен күңелем, җаным-тәнем белән шул тавышка кайчан омтылдым соң?
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
Кемнәрнеңдер шаяру-чыркылдашуы хәтер түрләренә үрелә башлады...
– Кызлар, кызлар! Карагыз, карагыз әле Дилбәргә! Күрәсезме, ничек тыңлана!
Шунда каяндыр тагын бер шаян тавыш килеп өстәлә кебек:
– Әллә Дилбәребез Дамирын аяк тавышыннан ук таный инде?
– Үләм, җаным! Менә мәхәббәт кешене нишләтә!
– Яраткач, таныйсың инде, малайкаем!
– Дамирың килеп җитте! Сизәсеңме, Дилбәр? Әнә, ишек төбендә тора!
Чынлап та, шулчак берәү ишек шакыды кебек.
Кызлар хор белән аңа дәшә:
– Ярый, ярый, кер, Дамир!
– Дилбәр сине дүрт күз белән көтә инде!
Әйе, шулай булды бит! Шулай! Аннан соң... Тукта! Ә аннан соң нәрсә?
...Хәтер хәзинәсен тагын-тагын берәмтекләп барлый башлыйм.
«Кер, Дамир!» – диләр. Дамир... Бик таныш исем кебек. Таныш кына түгел, күңелгә бик якын исем бу! Шундый кадерле исем... Әллә йөрәгем сулкылдый инде? Дамир... Дамир... Тик кем соң ул? Уйларым бихисап, чуалышып беткән. Үзләре берсен-берсен чәкеп әүмәкләшә... Әйләнәләр... Тулгана... Башым да шул уйлардан «чаң-чоң» киләме? Хәзер, хәзер... Тагын бераз гына түзим дә...  Барлык чуалган фикерләрем бер тәртипкә килеп  тезелсен дә... А-а-а-а!!!
 
***
– Дамир... Дамир...
Авыру кызга таба иелгән шәфкать туташы дертләп китте.
– Зифа, ишетәсеңме? Дамир, ди, саташа, ахры.
– Анысы кем икән? Бик якын кешеседер инде.
Авыру ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдап куйды:
– Якын кеше...
– Сизәсеңме, ул безне ишетә! – диде Зифа исемлесе, куанып. Шунда ук борчылып сорап та куйды:
– Кайчан китерделәр үзен?
– Иртүк. Әле яктырып кына килә иде. Дүртләр тирәсендә.
– Абау! Иртән-иртүк урамда нишләп йөрде икән ул?
– Кем белә инде аны. «Кәҗә бистәсе» тирәсендә, диделәр. Бәрдергән машинасы – кабахәт! – качып киткән. Әле ярый яшьләр күреп алган үзен, «Ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Язмышы өеннән йолкып чыгаргандыр мескенне. Аягында да өй чүәкләре генә бит.
– Бигрәк кызганыч. Үзе шундый яшь. Өйдәгеләре дә көтәдер,  борчылалардыр. Врач нәрсә ди соң?
– Сынган җирләре юк, ди. Эчке органнарын да тикшерделәр. Барысы да нормально, ди. Тик менә башы каты бәрелгән. Врач кисәтте: аңына килгәндә, янында булырга тырышыгыз, ди.
Кызлар тагын нидер пышылдашты.
 
***
«Мин аларны аермачык ишетәм. Ишетәм бит! Якында, янәшәмдә генә пышылдашалар кебек. Башы каты бәрелгән, диләр... Башы бәрелгән? Кем турында сөйләшәләр соң? Кемне шулай кызганалар? Башы бәрелгән, ди...
Фикерем тагын чуалды, сибелеп бетте...
Мин нәрсәне хәтерләргә тиеш идем соң әле? Әйе, әйе! Хәтерләргә тиеш идем! Буталып беткән уйларымны чиратка салырга, дисбе тезгәндәй, тәртипкә китерергә тырышам.
Шышш-шышш... Шышш-шышш...
– Дамир, беләсеңме? Дилбәр сине аяк атлавыңнан да таный! Коридорның теге башында «затлы башмаклар»ың «шыш-шыш» килә башласа, Дилбәрнең күзләре ут яна!
Башмаклар... Шыш-шыш...
Әйе, әйе! Бу бит аяк тавышлары! Башмак тавышы! Кемнәрдер башмакларын шудыра-шудыра гел йөреп тора түгелме соң! Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якында гына! Кайчаннан бирле шуны төшенмәвемне күр инде! Башмак тавышы шул! Әнә, берсе тагын атлап китте. Тагын. Шышш-шышш... Шышш-шышш... Якында гына икән лә! Янәшәмдә генә – кешеләр! Мин ялгыз түгел икән! Аларга дәшәсем, яныма чакырасым килә. Бәлки, бу билгесезлек чоңгылыннан мине йолкып алырлар? Килсеннәр иде яныма, пыран-заран килгән уйларымны тезәргә иде бер җепкә.
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй, се-е-е-ез! Кешелә-ә-ә-әр! Монда килеге-е-ез!
Йа Хода, алар мине ишетми! Ишетмиләр бит! Һаман да «шышш-шышш» атлауларын беләләр. Яныма килергә, ярдәм итәргә уйламыйлар да! Югыйсә, бар көчемә кычкырам бит...
– Ә-ә-ә-әй! Ә-ә-ә-әй!
Кинәт ниндидер имәнеч караңгылык мине үзенә суырып алды...
 
* * *
– Дамир, ярый әле безнең бүлмәгә керми узып китмәдең. Юкса Дилбәребез мәхәббәт сагышыннан сулып үләр иде!
– Кара-кара Дилбәрне! Кып-кызыл булды!
– Әбәү! Дамирын күрче! Анысы да чөгендер кебек!
Тагын шырык-шырык киләләр. Нинди бәхетле үзләре! Тик берсе генә нигәдер көлми...
– Кызлар дим! Җитте инде сезгә!
Әллә кызларны шаярудан тыярга тырышуымы? Уйларым тагын чуалды...
«Җитте инде», ди... «Җитте...»
Туктале, тукта! «Җитте» дигән кыз кем иде соң? Җитте, ди. Җитте... Әллә... Әллә мин идемме? Бүтәннәрнең шаяруына үртәлүче кыз мин үзем түгелме соң? Әйе, мин идем бит. Мин! Шулай иде кебек... Шулай. Ә теге шаркылдыклар һаман такылдый бирә:
– Дамир, әйт әле! Дилбәрне бик тә, бик тә яратасыңмы?
– Кара, кара. Дәшмәгән була!
– Ә без сине хәзер кызык итәбез! Үзеңне куып чыгарабыз да бүлмә ишеген биклибез дә куябыз. Дилбәрне свиданиегә чыгармыйбыз!
– Без монда өчәү, безне барыбер җиңә алмыйсың. Шулай бит, кызлар!
Кызларның берсе (Абау! Бу бит, чынлап та – мин!) үртәлә-үртәлә, акланырга маташа:
– Нинди свидание ди ул! Иртәгә семинар икәнне оныттыгызмы әллә? Дамир философия китабына гына кергән. Шулай бит, Дамир?
(Бу – мин бит! Әйе, мин ләбаса! Ә нигә акланам соң әле?)
– Үлә-ә-әм! Мәхәббәт күгәрченнәре! Хәйләләп маташкан булалар! Соңгы тапкыр әйтәм, Дамир! Дилбәрне яратам димәсәң, китабыңны бирмим!
(Мин тагын, тагын аларга ялынам.)
– Кызлар, җитте инде сезгә!
– Дилбәр, син тик кенә тор! Синнән сорамыйлар. Яле, Дамир, кабатла! Мин Дилбәрне я-ра-а-та-а-ам!
Дамир дигәне дә шаяруга кушылып китә:
– Мин Дилбәрне бик тә, бик тә, бик тә яра-та-а-ам!
Шаяру-көлү бүлмәгә дә сыешмый сыман...
– Ә син исбатла! Үбешегез! Горько! Горько!
Шунда ул мине кочаклап алды. Кем соң әле ул? Ул... Ул... Онытканмын... Хәтерләмим... Мин оялудан комач булган йөземне бер мизгелгә генә аның күкрәгенә яшердем кебек. Шундый таныш, якын ис... Әллә чынлап та мине үбәргә үрелә инде? Абау! Нинди оят... Ничә кеше карап торганда, ничек үбешим, ди! Учларымны аның күкрәгенә терим дә читкә тартылам.
– Ю-у-у-к! Ю-у-у-к, кирәкми!
Ул мине аңлады. Аңлады мине! Аңлады да кулларымны җылы учына кысты...
– Анысы – туйда! Шулай бит, Дилбәр? Күп көтәсе калмады инде. Тагын унсигез көн генә! Унсигез көннән – безнең туй! Кызлар, сез барыгыз да туйга чакырулы!
– Ту-у-уй?
– Ишетәсезме, кызлар, туй, ди!
– Кызлар, күрегез әле бу Дилбәрне! Берәүгә дә әйтмичә, кияүгә чыгарга җыенган!
– Безнең рөхсәттән башкамы?
– Сюрпризны үзегез боздыгыз бит, кызлар! Чакыру билетын биргәндә генә әйтербез, дигән идек. Шулай бит, Дилбәр!
Ул тагын минем кулымны кыса. Учлары шундый җылы... Шундый ышанычлы... Ул мине яклый... Ул... Ул Дамир бит! Дамир! Ул бит минем ирем! Бердәнбер яраткан кешем! Минем Дамирым! Бәгырь кисәгем!
Бик якында гына башмакларын шудыра-шудыра тагын кемдер үтте... «Шышш-шышш». «Шышш-шышш...»
 
* * *
Төштән соң палатага шакымый-нитми генә полиция киемендәге берәү килеп керде.
– Машина бәргән кыз монда ятамы? – диде ул, як-ягына каранып. – Шушымы?
Халатсыз, бахилсыз, җитмәсә исәнләшми-нитми бәреп кергән бу адәм Зифаның җен ачуын чыгарды. Аның күңеле мондый тупаслыкка һич тә күнегә алмый иде.
– Сез кем?
– Капитан Назиров буламын.
Зифа сәерсенеп аңа төбәлде. Авыру янында ничек шулай  гамьсез, ваемсыз булырга мөмкин? Каян киләдер шундый пошмас адәмнәр.
– Акрынрак булмыймы? Күрмисезмени, ул аңында түгел.
– Яхшы, яхшы, – диде егет, тавышын акрынайта төшеп. – Аңына килмәве начар, кәнишне... Бу кызның исемен, фамилиясен әйтәм, тәки белмәдегезме?
– Юк...
– Янында телефоны, документлары да юкмы?
Зифа кызның халат кесәсеннән табылган ачкыч белән чекны, вак акчаларны капитанга сузды.
– Шушы гынамы? –диде капитан, канәгатьсезлеген белдереп. Аннары чекны әйләндергәләп карарга кереште:
– Тә-ә-әк... Вакыты туры килә. Димәк, иртәнге сәгать өчтә кибеткә чыккан булган. «Пятерочка». Ярты ипи һәм бер литр сөт алган. Монысы аңлашыла. Авария урынында ул пакетны таптык без. Шулай да аңламыйм мин бу хатын-кызны! Аның өчен нигә төнлә йөрергә? Бу кәгазь кисәге белән әллә ни майтарып булмас кебек. Аңына килүен көтәрбез инде.
Зифа, борчылып, аңа төбәлде:
– Ничек инде? Шуңарчы берни дә эшләмисезме? Бәлки ул иртәгә генә аңына килер? Бәлки өч көннән? Бер атнадан?
– Нәрсә эшләргә кушасыз инде миңа?
Капитан мыскыллы карашын Зифага төбәде.
– Аның гаиләсе, туганнары турында әйтүем.
–Полициягә әлегә, «кызыбыз югалды» дип мөрәҗәгать итүче юк. Булса да, өч көн үтмичә, без эзләргә тотынмыйбыз. Ә бәрдергән машинаны табу... Менә анысын – эзләрбез. Тик, кызганыч, ул чатта камералар юк икән. Якын-тирәдәге башка камераларны тикшерергә туры киләчәк. Ничава, табарбыз, тапмый калмабыз. .Ә менә кызны әйтүем: исеме – билгесез, документлары – юк. Көтәргә туры килә инде. Тә-ә-к... Бүген – шимбә. Дүшәмбе тагын килермен. Мин килгәнче, кызыйны терелтеп куегыз, яме! Ә монысы – минем телефон номеры, алай-болай кирәк була калса, диюем.
Капитан Назиров, ишекне акрынрак ябарга тырышып, чыгып та китте.
 
* * *
Шышш-шышш... Шышш-шышш...
– Дилбәр, аның күзләре нәкъ синеке кебек – зәп-зәңгәр!
– И-и-и... Тилекәем! Бәбиләр бөтенесе диярлек зәңгәр күзле булып туа, ди.
– Кит лә, ышанмыйм!
– Карале, кызым, әтиең ышанмыйм, ди!
– Мин дә зәңгәр күзле булып тудым микән?
– «Юк, әтием, син – исключение!» – диген, кызым.
– Дилбәр, аннан шундый тәмле ис килә. Гел-гел үбеп кенә торыр идем үзен.
– Я-ра-мый! Бәбиләрне үпмиләр! Шулай бит, кызым?
– Кая, бир алайса, күтәреп булса да торам...
–Я-ра-мый! Баланы кулга ияләштерергә ярамый.
– Ярамый да ярамый! Канса-кансуф, мин аның әтисеме-юкмы?!
– «Син – минем әтием! Мин сине яратам!» – диген, кызым. Шулай бит! Йә инде, Дамир, комачаулыйсың бит...
– Карале, хәзер синең үзеңне дә  кочакларга ярамыймыни?
– Тс-с... Тавышланма! Дилә йоклап китте...
Шышш-шышш... Шышш-шышш...
 
* * *
Зифа деҗурда иртәнге җидегә кадәр – төп-төгәл егерме дүрт сәгать. Кайберәүләр тәүлеклек дежурны яратып та бетерми, ә Зифа инде күптән ияләшкән. Ни дисәң дә, гомер буе медицинада ул. Гомер буе? Абау! Егерменче елын тутыра икән бит! Егерме ел... Егерме ел буе шәфкать туташы ул. Ә үзе хирург булырга хыялланган иде. Кызганыч, барып кына чыкмады.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызны беренче имтиханнан ук куып чыгардылар. Бирелгән мәсьәлә-мисалларны «ялт» итеп «бишле»гә чишәрлек белеме булса да, аны берәү дә ишетергә теләмәде, шартлатып «икеле» куйдылар да, «шпаргалкадан файдаланган өчен» ярлыгы тагып, этеп-төртеп диярлек имтиханнан сөрделәр. Зифа шундый каушаган иде, авызын ачып, үзен акларлык бер сүз дә әйтергә өлгерә алмый калды. Мәктәптә гел «биш»кә укыган, үз гомерендә бер генә тапкыр да шпаргалка кулланмаган кыз, аңына килеп, нәрсәдер төшенерлек халәткә килгәндә, коридор уртасында берьялгызы басып тора иде инде.
Аның бөтен хыяллары, бөтен өмет-шатлыклары – барысы бергә әнә шул зур һәм калын ишекнең теге ягында адашып калганнар иде. Теге ягында бит! Калын ишекнең теге ягында! Зифа хәтта елый да алмады. Еласа да, ялынса-ялварса да, аны ишетерлек, аны аңларлык берәү дә юк иде бу дөньяда. Кызны имтиханнан кудылар. Ниндидер миһербансыз адәмнәр аны нахакка рәнҗеттеләр. Рәнҗеттеләр генә дә түгел, алар бер гөнаһсыз кыз баланың бәгырен үтерделәр.
Медицина институтына үтү теләге күпләрне төрле-төрле хәрәмләшүгә илтүен, алымнарның да төрлесен куллануларын самими авыл кызы ишетеп кенә белә иде шул. Белүен белде, әмма аларның берсе дә аның үзенә кагылмас күк тоелды. Күрде бит, югыйсә, күрде: Сарман кызының кулында формулалар язылган кәгазе бар иде. Шпаргалка. Кем уйлаган, әнә шул кәгазь Зифаның башына җитәр дип?
Әле имтихан алдыннан гына таныштылар алар.
– Син дә медалистмы? – дип сырышты Сарман кызы Зифага. – Минем дә – алтын медаль! Беренче имтиханны «биш»кә тапшырсак, үзебезне студент дип санарга була!
Шул ун-унбиш минутлык аралашу да җитеп ашты: Сарман кызы Зифаның иң якын дустына әйләнде дә куйды ул чакта. Имтиханда урыннары да янәшә туры килде, кызый Зифа артындагы өстәлгә урнашты. Беренче дулкынланулар басылып, биремнәрне чишәргә генә тотынган иде Зифа, Сарман кызы аңа пышылдады:
– Зифа... Зифа дим...
Зифа ишетте, әмма аңа таба борылмады. Имтихан алдыннан бик нык кисәттеләр лә!
– Зифа!
Кызый җилкәгә ручка белән төртте. Зифа анда да артка карамады, бөтен игътибарын мәсьәләгә юнәлтеп, партага иелә төште. Биремнәр әллә ни читен түгел – ашыга-ашыга сан артыннан сан тезде ул. Әнә шулай, шатлана-каушый, имтихан эшенә чумган бер мәлдә кемнеңдер тавышын ишетте ул. Эндәшүче шундый якында иде, хәтта кызның колагына аның сулышы да орынып үтте сыман:
– Что там у вас под столом?
Усал, коры тавышка дерт итеп, башын күтәрде кыз. Укытучыларның иң-иң кырысы үз янына килеп басуын Зифа сизми дә калган икән бит. Күзләре белән аны бораулап, нәрсәдер таләп итүе түгелме?
– Повторяю! Что там у вас под столом?
Зифа башта берни аңламыйча аптырабрак калды. Тегесе соравын тагын кабатлагач кына, парта астында яткан кәгазьне күреп, шуңа үрелде. Формулалар язылган кәгазь икән. Теге кәгазь! Сарман кызыныкы! Зифа утырган өстәл астында!
Биш минут та үтмәгәндер, Зифа инде ишекнең теге ягында басып тора иде...
Бераздан аңына килде кебек. Калтыранган куллары белән йөзен чытырдатып каплады да үксеп елап җибәрде. Бик озак елады ул. Аны имтиханнан кудылар. Бер гаепсезгә бит, бер гаепсезгә. Ничә еллар хыялланган уку йортына ул хәзер керә алмыймы? Зифа, калтыравын басарга теләп, йодрыкларын йомарлады. Нишләргә? Кая барырга? Каян ярдәм көтәргә? Юк бит, юк андый кеше. Кызый тагын үкседе...
Шунда кемдер аңа пышылдады сыман: «Үзеңнең кичерешләрең, үзеңнең халәтең (психик халәтең!) белән идарә итә белсәң генә яхшы врач була аласың!»
Кайда, кайчан ишетте ул бу сүзләрне?
«Үз кичерешләрең белән идарә итү...» Әйе, нәкъ шулай. Үз кичерешләрең белән идарә итү. Кем? Кайчан сөйләде бу хакта? Кызның ике чигәсе берөзлексез тукылдады: кем, кайчан, кем, кайчан... Кинәт күз алдында ак халатлы ханым пәйда булды. Миңзифа апасы! Миңзифа Гаязовна! Менә ул таләпчән кырыс карашын Зифага төби... «Үзеңнең кичерешләрең, үзеңнең халәтең белән идарә итә белсәң генә, яхшы врач була аласың!»
Табибә ханым мәктәпкә очрашуга килгән иде ул чак. Шунда аны Зифа, сораулар биреп, аптыратып бетерде. Әнә ул – Актанышта гына түгел, ә тирә-юньдә даны таралган табибә Миңзифа Гаязовна! Үзе кырыс, таләпчәнгә охшаган, үзе бераз гына шаян да кебек. Фикерләре – төпле, җаваплары – төгәл, ачык. Ул – авылда берәү генә! Авылда гынамы соң?!
– Минем дә врач буласым килә... Сезнең кебек!
Күңелдән генә әйткән иде кебек ул сүзләрне. Эчтән генә. Башкалар да ишеткән икән. Әнә арткы партада кемдер пырхылдап көлеп җибәрде.
Хатирәләр... Хатирәләр...
Зифа, тәрәзә төбенә сөялеп күзләрен йомды да тынып калды. Димәк, ул тынычланырга тиеш.  «Мин тыныч... Мин тыныч...» Бераздан сулышы иркенәеп китте, теге калтыравык та басыла төште кебек. «Мин хәзер нишләргә тиеш? Авылга кайтыргамы? Юк! Хыялыма таба беренче адымны мин барыбер ясарга тиеш. Менә хәзер үк! Казанда бит әле медицина училищесы да бар! Медучилище!» Бер генә секунд уйланып торды да, уктай аскы катка атылды, анда исә, документларын алып, медицина училищесына йөгерде.
Нахакка рәнҗетеп, имтиханнан куган кырыс укытучы да, дөреслек ачылудан куркып бөрешкән Сарман кызы да аның врач булу теләген җиңә алмады. Берәү дә җиңә алмады! Училищега кызны биш куллап кабул иттеләр. Имтихан да биреп торасы булмады хәтта. Алтын медаль иясе лә ул! Хыялына таба беренче баскычны Зифа шушы училищеда үтте. Укытучысы Тәслимә Шамилевнаның шундый сүзе бар иде: «Башта медучилище тәмамлап, аннан соң институтта укучылар чып-чын табиб булып җитешәләр», – дип кабатларга ярата иде ул.
Өч ел да узмады, Зифа медучилищены кызыл дипломга төгәлләп тә чыкты. Диплом белән бергә кызга институтка юллама да тоттырдылар. Ул барыбер керәчәк медицина институтына! Менә дигән хирург булачак әле. Ул шулай уйлады. Шулай булыр дип өметләнде. Ә тормыш барысын да үзенчә хәл итеп куйды. Керү имтиханнарына кадәр шактый вакыт бар дип, Зифаны бер авылга вакытлыча эшкә җибәрделәр. Кыз шатланып риза булды. Авыл ерак та түгел, Казан артында гына. Кышкы пәлтәсе бик таушалган, итеге дә «ашарга сорарга» җыенып торган мәл. Кемнең генә матур пәлтә киеп, үкчәләрен шакылдатып йөрисе килмәсен ди? Имтиханга кадәр шуларны булдыру иде уе.
Итекле дә, җылы тунлы да булды ул, тик укырга гына китә алмыйча калды. Әллә ничек кенә килеп чыкты шунда...
Эшкә килгән авылында Хәйдәр белән танышты ул. Колхозда шофер булып эшләп йөргән бу егет Зифага беренче күрүдә ук ошады. Гөнаһсыз озатышып йөрүләрнең ахыры туй белән тәмамланыр дигән уй Зифаның башына да кереп карамаган иде. Язмыш әнә шулай барысын да үзгәртеп, бутап бетерде...
Язмыш? Нигә язмышны гаепләргә әле?
Институтлар бетереп, хирург була алмады шул. Монда Хәйдәрнең дә бер гаебе юк. Әллә кайчан аерылган ире исенә төшеп, Зифа моңсу гына елмаеп куйды. Шулай булды шул...
Бөтен хыяллар да тормышка аша торган булса, яшәүләре әллә ни кызык та булмас иде. Әнә аның кызы – Зиләсе – хәзер Казанда медицина университетында укып йөри – ул хыялланган уку йортында. Икенче курс студенты. Әнисенең хыялларын бәлки Зилә тормышка ашырыр?
Үз-үзен шулай тынычландырып, шәфкать туташының бетмәс-төкәнмәс вазифаларына тотынды ул.
 
* * *
...Шышш-шышш... Шышш-шышш...
–Дилбәр! Барып чыкты бит! Булды, матурым! Барысы да тәртиптә!
Дамир шундый шат, шундый бәхетле. Кочаклап алуы булды, мине зыр-зыр әйләндерә дә башлады.
– Эш мәсьәләсендә барысы да «о кей!» – ике көннән Себергә очам!
Мин куырылып киләм.
– Себергә-ә-ә?
– Себергә!
– Ничек инде – Себергә? Син бит Казаннан эш табам дигән идең?
– Дигән идем дә. Аз түлиләр бит. Егерме мең дә юк.
– Ә мин? Ә без?
Күзләремә мөлдерәмә яшь тулганын тоям. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, иренемне тешлим.
– Йә инде, Дилбәр, бер-ике айга гына бит ул...
Дамир мине җылы кочагына кыса. Мин аңа сыена төшәм, аның йөрәк тибешен дә тоям кебек. Әнә ничек ашкынып тибә ул: «Дөп-дөп... Дөп-дөп... Дөп-дөп...»
Шундук тынычланып та китәм... Дамир мине юатырга тырыша:
– Аена кимендә алтмыш-җитмеш мең түлиләр, ди.
– Ә түләмәсәләр? Алдасалар? Дөньясы нинди бит.
– Түлиләр! Менә күреп торырсың. Бригадирлары – минем таныш егет, ышанычлы кеше.
Күз яшьләрем тагын килеп тыгыла:
– Ә безне тулай торактан кусалар, мин кая барырмын? Бала белән... Заочныйга күчкәннәрне монда тотмыйлар бит.
– Эх син, ничек шуны аңламыйсың: сезне монда ташлап китәмме инде? Яңа фатир таптым бит, иртәгә шунда күченәбез.
Бу кадәр яңалыктан башым шаулый башлый. Бала белән? Берүзем? Ниндидер чит фатирда? Дамир, халәтемне аңлап, мине тагын да ныграк кыса:
– Борчылырлык берни юк! Бер айга шул бригадир егет фатирында каласыз. Менә дигән квартира. Бәби коендырырга ваннасы да бар. Балконы... Мин кайткач, синекеләр янына Самарага китәбез. Күчтәнәчләр төяп! Кияү бүләкләре алып! Мин нәрсә – бүтәннәрдән кимме әллә? Детдом баласы дигәч тә. Әбигә – Оренбур шәле! Ә кайнешкә... – анысын карарбыз әле. Җәен син шунда буласың, ә мин эш, фатир мәсьәләсен хәл итәм.
Мин, әниемне искә төшереп, сулкылдап куям. Гомер бакый сәламәтлеккә туймады шул. Тол хатынга ялгызы ике бала үстерү җиңел түгел лә. Туйдан бирле күрешкән юк үзе белән. Башта – сессия дип, аннан заочныйга күчәм дип йөгердем, күпме имтихан бирелде. Ул арада Диләне дә алып кайттык...
Диләне уйлавым булды, бөтен тәнемне рәхәт чымырдатып, күкрәгемә сөт төшүен тойдым. Мин җиңелчә калтырап куям... Янәшәмдәге яраткан кешемә тагын да сыена төшәм...
– Кызым... Кызым...
 
II бүлек
Миңзифа Гаязовна
«Безнең кебек авылда чиләнмәс бу, шәһәрски берәр җүнле кеше чыгар моннан», – дип уйлый иде гел «биш»кә укыган кызы турында Миңнурый. Исеме әнисенеке кебек «миң»ле булса да, Миңзифа әнисенең гел капма-каршысы булып үсте: күп сөйләшмәде,  ачулансаң да – акланмады, каршы дәшмәде.
– Йа раббым, каршы да әйтә белмисең бит, ичмасам! Яшәүләре авыр булыр сиңа! – дип орышкан чаклары күп булды ананың.
«Борыннарына җегет исе керә башлаган» дус кызлары белән гайбәт сатарга да яратмады Миңзифа, буш вакыты булса, китапка ябышты. «Күзләрең сукырая бит инде!» – дип ачуланган әнисенә томырылып карап кына куя иде.
Миңнурый үзе гомер-гомергә батыр булды. Эшчеләр сорап колхозга разнарядка килгәндә, исемлек башына иң беренче итеп аны теркәделәр. «Үзе – умырып эшли торган уңган-булган, үзе урысчаны да хәйран шәп сукалый», – дип үсендерде җитәкче абыйлар. Кыз Казанның «соцгород»ын да салышты, Магнитогорск төзелешләрендә дә эшләп кайтты, кыюлыгы тагын да артты, урысчасы да шактый ныгыды, өс-башы да яңарды. Кәрәкәшле кызларыннан иң беренче булып, үкчәле ботинка алып киде, нечкә билен күн каеш белән буган «шәһәрски» затлы пәлтәгә тиенде. Төс-кыяфәте карап тормалы инде менә! Ул арада яңа хәбәр таралды: Бөгелмәдә тракторчылар курсына кызлар җыялар ди! Әлеге дә баягы – тагын Миңнурый! Ни арада иптәш кызларын үгетләп өлгергән! Биш кыз Бөгелмәгә чыгып та китте, дүрт ай дигәндә, тракторчы таныклыгы тотып, Бәйрәкә МТСына кайтып та төштеләр. Иң беренче булып тракторга утырды Миңнурый. Кайберәүләрнең үз артыннан «ирдәүкә» дип мыскыллап калуларын сизсә дә, әллә ни исе китмәде, чөнки кызыгып, сокланып караучылар күбрәк иде. Гел беренчеләр рәтендә булды шул.
– Минем трактор чыгымлый бит. Әйдәле, Миңнурый, бергәләп карыйк әле, җаен табып булмасмы? – дип, кемнәр генә килми иде кыз янына.
– Һи-и-и, җебегән, шуны да белмәскә! Тимер генә бит ул! Кеше түгел! – дип көлде Миңнурый. «Җебегән» диюенә дә беркем үпкәләми, белеп торалар: яратып кына әйтә ул аны, ярдәменнән барыбер ташламый. Әллә шул «җебегән» дип үчекли-үчекли каратты инде Гаязны үзенә, әллә егет аның кыюлыгына кызыктымы, кыскасы, Миңнурый егетне барыбер гашыйк итте. Гаяз үзе дә дөньяның ачысын-төчесен шактый татыган егет иде. Егерме беренче елгы ачлык вакытында ятим калып, апа-җизнә тәрбиясендә үскән малайга шактый ил гизәргә туры килгән икән заманында. Амурдагы Комсомол шәһәрендә дә, Владивосток, Ташкент, Нәманган шәһәрләрендә эшләп чыныгу алган егет бит ул. Тракторчы Миңнурый белән комбайнчы Гаязны әнә шул Бәйрәкә МТСы кавыштырып та куйды. Кызлары Миңзифа тугач та «тимер ат»тан төшмәде әле Миңнурый, тракторын комбайнга гына алыштырды.
Сугыш башлангач, авыл, үкси-үкси, ир-атларын фронтка озатты. Гаязга исә бронь бирделәр: урып-җыюның иң кызган чагы бит, комбайнчылар алтын бәясенә йөри! Гаяз белән Миңнурый кырдан кайтып кермәде ул чак. Соңгы башаклар җыелып урнашкач кына, Гаязын сугышка озатты Миңнурый.
– Малай туса, Вагыйз кушарсың, – дип пышылдады ир аның колагына. Хатын, ризалык белдереп, баш кына какты. Кырык бернең зәмһәрир суыгында туган сабыйга Вагыйз дип исем куштылар. Миңзифа шулай энекәшле дә булды.
Авылдагы һәр йортта «фронттан хәбәр көтү» дип аталган хәвефле халәт патшалык итә иде. Борчылып, шомланып һәм хәсрәтләнеп көтте авыл. Күпме гаиләгә кара мөһерле кәгазь килде, күпме хатын-кыз тол калды. Күз яше елга булып акты...
Миңнурый авылда иң бәхетле хатын саналды. Гаязы хатларын еш язды, өчпочмаклы хәбәрләр Смоленск, Могилев, Витебск якларыннан да гел килеп торды. Инде озакламый сугыш та бетәр дип өметләнгән бер вакытта, кырык дүртнең җәендә, хат килү кисәк туктап, хатынны кайгыга салды. Озак көтте Миңнурый, шөбһәләнеп, сыкрап көтте. Әгәр берәрсе: «Иң бәхетле көнең кайсы?» – дип сораса, Минурый һич икеләнүсез: «Гаяз госпитальдән язган хатны алгач», – дип җавап бирер иде. Гаяз госпитальдә сигез ай ятты. Инде рәтләнде дигәч, туп-туры Мәскәүне төзекләндерергә җибәрделәр үзен...
Ә авылда сугыш беткәнне көттеләр. Нишләп авыл гына булсын! Ил белән көттеләр! Дөнья белән. Ә кырык бишнең маенда: «Сугыш беткән бит! Безнекеләр атна-ун көннән кайтыр инде!» – дип сөенче алырга кергән күрше хатынын Миңнурый сүгеп чыгарды:
– И тилекәем, сабыр бул. Шундый ерак җирдән алай тиз генә кайта алмаслар әле! Кайчан кайтса да риза, исән генә булсыннар диген.
Юраганы юш килде: әтисе кайтканда, Миңзифа инде мәктәптә укып йөри, ә Вагыйзе исә тәмам «егет булып җитешеп» килә  иде. Гаилә дә ишәйде. Бер-бер артлы тагын ике малай тугач, Гаязның борын тагын да күтәрелде – өч егетнең әтисе бит ул хәзер! Миңнурый үзе дә «тимер ат»тан төште, колхозда төрле эшкә йөрде, печәнен дә чапты, чүбен дә утады. Инде малайлар да кул арасына керә башлаганда, Миләүшәсе белән Гайшәсе туды, өйләр тагын да ямьләнеп китте.
Тик менә Миңзифасы укырга Казанга ук китәм дигәч, батыр Миңнурыйның йокылары качты.
– Казанга ди бит! Казанга ук китәм, врач булам ди. Врач булу – ул сиңа трактор ремонтлау гына түгел. Кеше диләр аны! Кеше! Аны, шөребен борып, свичәсен алмаштырып кына төзәтеп булмый, – дип хәвефләнде ана. Миңзифа анда да дәшмәде.
– И-и-и... Шушының дәшмәүләре, –дип үртәлде Миңнурый. – Атаң көн-төн эштә, мин мал-туардан, җылак кызлардан арына алмыйм. Кемгә ияртеп җибәрим сине Казан кадәр Казанга?
Әнә шунда көтелмәгән хәл булды. Укытучы Гөлсинә кереп, Миңнурыйны үгетли үк башлады:
– Үзең соң. Үзең! Казанда да, Магниткада да эшләгәнсең. Сине җибәргәннәр бит.
– Ул бит – мин, – дип әрепләште хатын. – Аннары, мин бит ялгыз китмәдем.
– Казан гына бит ул! Яп-якын. Син борчылма, Миңнурый, Миңзифаны Казанга үзем алып барам. Кызыңны институтка, тулай торакка урнаштырмыйча кайтмыйм. Безнең Кәрәкәшледән дә бер врач чыксын әле. Ә Миңзифа – менә дигән врач булачак. Тырышлыгы – сокланырлык, ә үзе...
Гөлсинә, сүз таба алмагандай, бераз гына тынып торды да, әллә нинди ят сүзләр тезә башлады:
– Целеустремленная... решительная... эрудированная! Кәрәкәшленең беренче медалисты бит ул. Алтын медалисты!
Миңнурый укытучы Гөлсинәгә каршы әйтергә базмады. «Целеустремленная», «решительная» дигәннәрен ишеткәне бар анысы, әмма теге «ирудир... ирудир...» кебек адәм аңламас сүзгә исе китте. Аның кызы турында әйтә бит, дипломлы укытучы Миңзифасын шулай дип мактап торгач! Бик әйбәт сүз булырга тиеш! Булмый ни. Кәрәкәшледә бердәнбер алтын медаль алган кыз ла ул!
Сүзендә торды Гөлсинә, Миңзифаны «студент ясап», тулай торакка урнаштырып кайтты. Институтта укый башлагач та ярдәменнән ташламады әле, Казанга юлы төшкән саен, кызны эзләп тапты, деканатына кереп, укуы белән кызыксынды. Ә Миңзифа йөзгә кызыллык китерүчеләрдән түгел, гел алдынгылар рәтендә булды.
Институттагы беренче көннәрдә Миңзифа энәгә басып йөрде дисәң дә була. Студентлар арасында морг турында әллә никадәр сүз йөри. Кайсы дөрес, кайсы ялгандыр – белгән юк. Әмма куркыта, каһәр суккыры. Һәр студент кебек, ул да моргта үтәчәк иң беренче практик дәресне дулкынланып көтте. Морг ул – шундый бусага, шундый имтихан, диләр! Атлап үтәсеңме син аны, әллә инде абынып, егылып каласыңмы – менә шунда тәгаенләнә инде студент язмышы.
Тик менә Гөлсинә апасы мактаган «целеустремленная, решительная, эрудированная» Миңзифаның бөтен Кәрәкәшле халкыннан яшереп килгән бер сере барлыгын кем генә белде икән? Ул шундый сер иде – аны әлегә берәү дә белергә тиеш түгел! Әнисе белә, билгеле. Әни бит ул, аннан берни дә яшереп булмый. Башкалар белмәсен, чөнки Миңзифа барыбер җиңәчәк аны. Аны дигәне – караңгыдан курку халәте. Үзе курка, ә үзенең шул куркаклыгын бүтәннәргә сиздерәсе килми. Ничек җиңәргә икән шул курку дигән серле дошманны? Серле дими ни дисең аны, Миңзифа әлегә үзе дә аны аңлап бетерә алмый. Ул «курку» дигән явыз дошман караңгыда гына яшиме икән? Бәлки ул, әкияттәге кайбер геройлар кебек, яктылыктан куркадыр? Иң җаваплы мизгелдә, мәсәлән, моргка кергәндә, кызга иярмәсме икән ул? Миңзифага көтмәгәндә һөҗүм итмәсме икән? Ах, шул курку дигән мөртәтне! Моннан да явыз, моннан да мәкерлерәк дошман булырга мөмкинме соң?
Миңзифа барыбер җиңде аны! Иң четерекле минутларда үзен кулга алырга, салкын канлы булып калырга тәки өйрәнде ул. Үтте ул теге бусаганы. Әмма абынучылар да булмады түгел – булды алар. Группаларындагы иң кыю, иң чая кыз Тамара, моргка керү белән, һушыннан язып егылды. «Мин барыбер булдырачакмын!» – дип тәкрарлады кыз, аңына килгәч. «Барыбер врач булачакмын!» – дип үкседе ул. Тик табигать анабыз Тамараны нигәдер нәфис һәм нәзберек җанлы итеп яраткан булып чыкты. Һуштан язулар өч, дүрт, биш кат кабатлангач, документларын алып, институттан китәргә мәҗбүр булды. Әйе, андыйлар да булды шул.
Укытучысы Николай Ефимовичтан иң беренче мактау сүзен Миңзифа моргтагы практик дәрестә ишетте.
– Красноречие врача – в краткословии! – диде, кызның төгәл һәм кыска җавабына сокланган доцент. – Так сказал бы великий Гиппократ, услышав Минзифу.
«Красноречие врача – в краткословии!» Миңзифа бу сүзләрне кат-кат кабатлады. Гиппократ шулай әйткән бит!
Остазлары Гиппократ исемен еш кабатлый иде. Лекция, семинарларда дисеңме, Гиппократ тормышыннан мисалларны гел китерә тордылар. Әнә шунда студент кыз бу шәхес турында бик аз белүенә оялып та куйды әле. Мөмкинлек чыгу белән, уку залына йөгерде ул. Медицинаның атасы булган Гиппократ турындагы китапларны студент халкы чират торып өйрәнә булып чыкты. Алар сафына Миңзифа да кушылды.
Миңзифа бервакытта да көндәлекләр язмады. Сыйныфташ кызлары, бизәп-чуарлап, истәлек дәфтәренә җырлар, шигырьләр сырлаганда да исе китмәде аның. Әллә кирәк санамады, әллә вакыты җитмәде – ул турыда уйлаганы да булмады. Ә менә хәзер, студент булгач, үзенә яңа бер шөгыль уйлап тапты – «Гиппократ дәфтәрен» башлап җибәрде.
«Гиппократ дәфтәре». Яшел тышлы калын дәфтәрен ул шулай дип атады. Табиб нинди булырга тиеш? Гиппократ хезмәтләрендәге иң бәһале сүзләр акрынлап аның дәфтәренә күчә барды. Көннәр, айлар үткән саен, дәфтәр тулыланды. Имтиханга әзерләнгәндә еш актарылды, әһәмиятле гыйбарәләр сайлап алынды, файдаланылды, аңа яңалары өстәлә торды.
Кечкенә генә Косс утравында туган бу кешенең бөтен нәселе табиблардан торган. Буыннан-буынга күчеп килгән табиблык серләрен Гиппократ та үзенең балаларына, оныкларына һәм күп санлы шәкертләренә мирас итеп калдырган. Гиппократ, иң беренчеләрдән булып, фәлсәфә һәм медицина төшенчәләренең чикләрен билгели һәм медицинаны фәнни яктан нигезли. Кеше сәламәтлегенә су, һава, җир, азык кебек табигый факторларның йогынтысын да, иң беренчеләрдән булып, Гиппократ өйрәнә башлый. Гиппократ кешенең үз гаебе белән килеп чыккан авыруларның сәбәпләрен ачыклауга ирешә. Табиблар антын тәүге тапкыр дөньяга яңгыратучы дип Гиппократның ерак бабасы Асклепий (Эскулапа) исәпләнә. Язмача варианты булмаган бу сүзләр телдән-телгә күчеп, буыннан-буынга тапшырылып килгән. Ә Гиппократ исә бу антны, бераз тулыландырып, үзенең шәкертләренә язма рәвештә тапшырган. Шул чордан башлап – безнең эрага кадәр дүрт йөз ел элек барлыкка килгән бу язма – «Гиппократ анты» дип исемләнгән. Еллар узган саен, «Гиппократ анты» шактый үзгәрешләр кичерә, әмма анда чагылган иң мөһим әдәп-әхлак принциплары сакланып кала. Алар табиблар өчен генә түгел, ә бөтен кешелек дөньясы өчен дә мәңгелек әхлак кагыйдәләре булып исәпләнә. Халыкара медицина ассоциациясенең Генераль Ассамблеясы 1948 елда Женева декларациясендә Гиппократ антының заманча вариантын тәкъдим итә. Кайчандыр бары тик латин телендә генә яңгыраган ант сүзләрен һәр табиб үз туган телендә файдалана башлый.
Менә шундый дәфтәр ул Миңзифаның «Гиппократ дәфтәре». Гиппократныкы дип исәпләнгән күп әйтем-кагыйдәләр тупланган анда. Дәфтәрнең беренче битенә калын хәрефләр белән язып куелганы иң әһәмиятлеседер, мөгаен: «Ярдәм итә алмыйсың икән, зыян салма!» Аның артыннан башкалары тезелеп китә: «Табиб – дәвалый, ә табигать – терелтә. Кеше башына төшкән һәр чир – табигать кануннарының бозылуы нәтиҗәсе. Табиб кыюсыз һәм икеләнүчән булырга тиеш түгел – авыру кеше йомшак рухлыларга ышанмый. Өметсезлеккә бирелгән авыру кеше үзен үлемгә якынайта. Табиб авыруны үзенең сүзе белән дә, кыяфәте белән дә дәвалый...»
 
* * *
Кызыл диплом белән бергә Миңзифага Актаныш районына юллама тоттырдылар, анда исә Суыксу дигән авылга тәгаенләделәр. Миңзифа Суыксуга караңгы төшкәч кенә килеп җитте. Идән юып йөргән санитарка хатын, җыйнак кына чемодан тотып ишек төбендә басып торган кызны күргәч, башын чайкап куйды:
– И-и-и, үскәнем, суңга калгансың бит. Кем янына килдең суң?
Миңзифа бераз каушады, ничегрәк аңлатырга белмичә аптырап торды.
– Мин... врач...
– Иртәгә, иртәгә, үскәнем. Хәдер монда дижур систыра гына. Менә иртәгә кирәк кабинитыңа керерсең. Ә бырач – юк, наным... Үдебед дә бик көтәбед... Актаныштан хәбәр килгән иде килүен. Юк бырач, юк, наным, килеп җитмәде әле.
– Мин – үзем врач, апа... Врач Гыйздетдинова.
– Гыйддетдинуа?
Хатын, Миңзифага төбәлеп, бер мизгел тынып торды. Тал чыбыгыдай нәфис, ябык кызны баштанаяк күздән кичергәч кенә, аңына килгәндәй, дертләп куйды:
– Ие, ие, сүләгәннәр иде, яшь кыд, диделәр... Үтегед, үт әйдә...
Миңзифа эчкә атлады. Менә шушы була икән ул эшләячәк хастаханә. Агач бүрәнәләрдән салынган  иске генә бина. Утыз еллар элек салынган диделәр. Шактый зур күренә үзе. Әйе, илле урынлы диделәр. Мич ягып җылытыла торган. Суы – ишек алдындагы коеда.
Кинәт борынга бәрәңге боламыгы исе килеп бәрелде. Нәкъ әнисе пешергән кебек, сөткә изелгән, уртасына чокыр ясалып, сары май салынган боламык күз алдына килгәч, кыз төкрекләрен йотып куйды. Миңзифа шунда гына үзенең ач булуын искә төшерде. Иртүк эчкән чәйләр инде күптән онытылган, әнисе хәстәрләп салган ризыклар исә чемодан төбендә ята.
– И, наным... Сүләнеп торуымны күрче! Юлдан килгән кешенең әүвәл тамагын туйдыр, дигән борынгылар. Иптәш Гыйддетдинуа, менә бу бүлмәгә үтегед әле.
Миңзифа елмаеп куйды. Аңа әле берәүнең дә «Иптәш Гыйздетдинова» дип дәшкәне юк иде.
– Утырыгыд, иптәш Гыйддетдинуа, утырыгыд.
Ни арада каршына тәлинкә тутырып тәмле боламык, сөтен-маен китереп тә куйдылар.
– Ашагыд, иптәш Гыйддетдинуа. Үдебеднең бальнис сөте, бальнис мае. Балы да үдебеднеке. Алмасыннан да авыд итегед, – дип сөйләнде санитарка хатын. – Беднең бальнис үде бер калхуд кебек бит ул. Алты сыерыбыд, алты атыбыд бар, үдебеднең умарталык, алма бакчасы.
Урамда инде кап-караңгы. Авырулар да йокларга яткан. Больница тып-тын. Хастаханә янәшәсендә генә хезмәткәрләр өчен махсус торак бар икән, дежур сестра аны шунда урнаштырды.
– Бу торагыбыз бер дә буш тормый безнең. Килгән врачлар, сестралар да монда яши. Хәзергә монда беркем юк. Яңарак кына ике кызыбызны кияүгә бирдек. Бик бәхетле бүлмә бу: эшкә килүләренә ел да тулмый, кияүгә дә чыгып куялар. Безнең Суыксу авылы бик зур бит, егетләр дә бик күп, кызларыбыз да.
Арыган-талчыккан Миңзифа шул зур йортта, үзе өчен әзерләп куелган бүлмәдә япа-ялгыз калды. Тышта – дөм караңгы август төне. 1962 елның уникенче августы. Миңзифа кинәт калтырап куйды: шундый зур, шыксыз бу йорт аңа бик куркыныч кебек тоелып китте. Таныш түгел диварлар, шомлы бүлмәләр. Нәрсәдер кыштырдый да сыман. Әллә якында гына кемдер еш-еш сулыш та ала инде? Кыз дерелдәп куйды. Ничә еллар буе көрәшкән, инде җиңдем дип уйлаган теге дошман хис – караңгыдан курку – әллә баш калкытмакчы буламы? Эх, тизрәк таң атсын иде дә, бу шомлы халәттән котылырга иде! Нишләргә? Шулай калтырап төн үткәрергәме? Әллә больницадагы берәр палатага кереп кенә йокларга микән? Ни дисәң дә, анда ялгыз булмыйсың, янәшәңдә кеше булу куркуны да баса. Бәлки, чынлап та шулай итәргәдер?
Кинәт ул урыныннан сикереп торды да кычкырып көлеп җибәрде: «Иптәш Гыйздетдинова! Син Казан медицина институтын кызыл дипломга тәмамлаган врач башың белән куркып утырасыңмы? Эх, син, куркак куян! Онытма: син бүгеннән Татар Суыксу хастаханәсенең баш табибы!» Шулай диде дә Миңзифа, кинәт «Әпипә» көенә такмаклый-такмаклый биеп тә китте:
 
Бас, әйдә, Миңзифа,
Син басмасаң, мин басам.
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
 
Берәрсе шул чакта качып кына күзәтеп торса, мөгаен, бу кызый чын-чынлап акылдан шашкан, дип уйлаган булыр иде. Андыйлар да булды бит. Тулай торактагы иптәш кызлары баштарак аның бу сәер гадәтенә ияләшә алмый интекте. Соңрак кайберләре үзләре дә «Әпипә»гә тыпырдый торган булып китте. Бу «тыпырдау» – Миңзифаның үзе өчен генә куллана торган бер метод – ысулы иде. Теге караңгыдан курку дигән дошманга каршы көрәшергә дә ярдәм итте аңа тыпырдап биюләр. Кәефе төшеп, күңелен сагыш басамы, борчылып-йончып яисә кайгырып төшенкелеккә бирелә башлавын тоямы – «Әпипә»гә бию аны күңелсез уйлардан арындыра, пошыну баткагыннан коткарып кала иде.
– Миңзифа стрессын чыгара! – дип көлә иде иптәш кызлары.
– Я тоже... Я тоже… Метод «Апипа» мне тоже помогает, – дия иде аңа кушылып биеп киткән бүлмәдәше Нина.
Миңзифа шактый тыпырдады. Маңгаена салкын тир бәреп, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып дөпелдәгәнче биеде ул. Бушанып, иркенәеп калды. Әллә кайда ук еракта, туган авылы Кәрәкәшледә калган әти-әнисен, туганнарын юксыну тойгысы да басыла төште сыман. Татар Суыксуы дип аталган бу таныш түгел авыл да, «җәһәннәм читендә» урнашкан булуына да карамастан, ничектер якын, үз кебек тоелып китте. «Менә хәзер ял итсәң дә була». Чемоданнан йомшак башмакларын, халатын алырга дип үрелгән генә иде, берәү ишекне төя башлады.:
– Иптәш Гыйздетдинова! Иптәш Гыйздетдинова! Зинһар, ачыгыз әле! Срочный вызов!
Дежур сестра икән. Үзе борчылган, үзе кабалана.
«Менә – башланды да!» Миңзифа елмаеп куйды. «Срочный вызов» дигәннәре, чыннан та, бик срочный булып чыкты: япь-яшь егет асылынган!
– Исән, исән ул! – ди ата тиешле кеше, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Күрше егете күреп алып, шул кисеп төшергән. Ясалма сулыш ясый калды. Армиядә үрәткәннәр икән. Динһар... Динһар, коткарыйк инде. Ерак түгел...
«Ерак түгел» дигәне Миңзифага йөз чакрым кебек тоелгандыр. Әллә нинди түмгәкләргә абынып, чокыр-чакырларга сөртенеп, төн карасын сөзеп барды да барды ул. Башында гел бер уй әйләнә: «Асылынган кешегә беренче ярдәм күрсәтү. Асылынучыга ярдәм... Бу турыда күп укылды. Барысын белә дә кебек, тик аның практикасында бу очрак – беренчесе. Ничә минут асылынып торган икән? Әйтүләре буенча, бик тиз күреп алганнар да... Миңзифа яхшы белә: асылынучы җиде-сигез минуттан артыграк буылып торса, аны берничек тә коткарып булмый. Ә менә муен сөяге имгәнгән булса, тагын да яманрак. Нишләргә? Ничек ярдәм итәргә?»
Армиядән кайтканына әле атна да тулмаган икән егетнең. Күрше егете белән капка төбендә утырганнар. Бауга менәрлек ни турында сөйләшкәннәр? Аннары егет саубуллашып ишек алдына үткән. Иптәше утырып калган. Бераздан нәрсәгәдер шомланып, артыннан керсә... тегесе инде сарай баганасында асылынып та тора, ди.
Йөзе шәмәхәләнеп бүртенгән егет аңсыз килеш җирдә ята иде. Коткаручы дусты авыздан авызга ясалма сулыш алдырып маташа.
– Дәвам ит! – дип кычкырды Миңзифа аңа. – Туктама! Дәвам ит!
Үзе тиз генә җирдә яткан егетнең муен умырткаларын капшап чыкты. Төзек! Берсе дә сынмаган кебек! Бар да урынында! Димәк, өмет бар! Йөрәге атылып чыгардай булып тибә. Мөгаен, минутына йөз кырыктан да артыграктыр. Ритмы –  тигезсез... Эх, саклап калып булса икән бу тиле егетне!..
Кан тамырына тиешле уколны җибәргәч, Миңзифа үзе дә ясалма сулышка тотынды. Авызына мул итеп һава алды да егеткә иелде, тетрәнеп, бер генә секундка катып калды. Егет шундый яшь, бала гына диярлек әле, мыек дигәне дә йомшак төкләрдән тора. «Йа Хода! Япь-яшь көенчә мондый адымга нәрсә этәргән? Ап-аек килеш бауга менүенең сәбәбе нидә? Нинди гаделсезлек һәм акылсызлык. Шатланып яшисе урында...»
Реанимация биш сәгатьтән дә озаккарак сузылды. Егетнең сулыш алуы тигезләште, дип куанганнар гына иде, кинәт йөрәге тибүдән туктады, пульсы югалды. Миңзифа йөрәккә массаж башлады. Бер секундка да тукталырга ярамый! Массаж, тагын массаж… Ниһаять, куркыныч узды кебек. Егетне хастаханәгә алып кайтып, тиешле уколлар кадалды. Аның йокыга киткәнен көтеп тә шактый вакыт узды әле.
Суыксу авылындагы беренче таңын асылынган егет янәшәсендә каршылады Миңзифа. Йөрәк тибешен кат-кат тыңлап, сулышын тагын тикшергәч кенә, бераз тынычланып китте. «Йоклый. Сулыш алуы да тигез.»
Авыл халкы инде көтү куарга чыккан икән. Миңзифа да үкчәле түфлиләрен кулына тотып, шешенгән аяклары белән яшел чирәмгә сак кына басып, бүлмәсенә юнәлде. Кайтып керүгә, иң беренче итеп, тезләре ертылган капрон оегыннан арынды. Аякларын күргәч, гаҗәпләнеп, «аһ!» итеп куйды: ничә сәгатьләр тезләнеп тору үзенекен иткән, шешенгән балтырлары сулкылдап сызлый, җитмәсә, шәмәхәләнеп күгәреп чыккан. «Менә сиңа – беренче эш көне!»
Ә күңеле күтәренке иде аның. Яшәячәк теге егет, яшәячәк! Үз акылсызлыгына оялып, Миңзифа Гаязовна белән очрашудан шүрләп, гомер буе «врач апа»сыннан качып йөриселәре алда әле аның.
«Мин иң беренче пациентыма ярдәм иттем. 13 август.1962 ел.» «Гиппократ дәфтәре»нә шулай дип язып куйды ул. Яңа эш көне башланырга  төгәл ике сәгать вакыт калып бара иде.
 
* * *
Суыксу дигәннәре шактый зур авыл булып чыкты. Дөресрәге, ул ике авылдан тора. Чишмәнең бер ягында татарлар яшәсә, икенче ягына исә мари халкы үз авылын төзегән. Исемнәре дә ике төрле: Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы. Ә теге тешләрне сындырырлык суы белән танылган чишмәне мари халкы Памаш дип атый икән. Татар Суыксуында ике йөзләп хуҗалык булса, мари авылында – йөз иллеләп гаилә яши. Икесендә дә – сигезьеллык мәктәп бар, икесенең дә – үз клублары. Авылда яшьләр күп, гөр киләләр.
Икенче көнне үк Миңзифа үзенең биләмәләре белән таныша башлады. Зур агач больницаны утызынчы елларда төзегәннәр икән. Әле дә шактый таза, нык күренә бу бина. Дөрестерме-юктырмы, мондагы халык күңелендә шундый ышану яши: агач бинадагы авырулар, таштан салынганга караганда, тизрәк терелә, дип саный алар.
Егерме биш авыруга исәпләнгән палаталар, шуңа өстәп, бала тудыру бүлеге дә бар биредә, аерым керү-чыгу юлы булган, йогышлы авырулар өчен махсус бүлек. Кыз елмаеп куйды. Миңзифага, димәк, гинеколог, педиатр вазифаларын да башкарырга туры киләчәк. Дөресрәге, бүгеннән ул – киң профильле врач. Әле теге алты ат белән алты сыерны да исәпкә алсаң, тезелеп киткән умарталарны, кып-кызыл алмадан сыгылып торган алма бакчасын да күрсәң!
Больница унсигез авыл халкына хезмәт күрсәтә икән! Унсигез авыл! Бер ай да үтмәде, Миңзифага аларның барысында да булып чыгарга туры килде. Кайчагында үзенә үк кучер булырга да туры килә: ат караучы абзый җигеп биргән тарантаска менеп утыра да кулына дилбегәне ала.
– На-а-а, бахбай!
Авылларның Адай, Урҗады, Татәҗби, Чат, Чынык дигәннәре ярый да әллә ни ерак түгелләр. Ә менә исемнәре колакка бик ятышлы булып, җырдагыдай яңгыраган Каенлы Җиләк, Чирәмколак дигәннәре Агыйделнең дә аргы ягында ук булып чыкты. Монда инде, тарантастан төшеп, көймәгә күчеп утырмый чараң юк. «Агыйделнең аръягында бер инәгә – бер сыер» – дип такмакларга ярата иде әтисе, Агыйделне барып күрмәгән булса да. Миңзифа менә күрде.
Алдан тезелгән график буенча, унсигез авылда да профилактика чаралары үткәрү монда инде күптән гадәткә кергән. Суыксу больницасының гомер-гомергә врачлардан бәхете булган икән. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр Миңзифага кадәр эшләп киткән Муза Мөлекова, Зәки Искәндәров, Гөлшат Мостафина кебек врачларны хәзер дә яратып искә алалар. «И-и-и, Искәндәреф абдый булмаса, әллә кайчан сукырайган идем, мине ул гына күдле итте бит», – диючеләр һәр авылда диярлек бар, андыйларны күп күрде, күп ишетте Миңзифа. «Мәңге җәфалаган трахоманы җиңгән кеше бит ул – Искәндәров абый. Аны эзләп, Мәскәү хәтле Мәскәүдән үк сукырлар килә иде. Киләләр дә, күзле булып кайтып китәләр.» Мәскәүдән үк килүчеләр чынлап та булгандырмы-юкмы, әмма Искәндәров абыйның тылсымлы куллары турында әллә никадәр хатирәләр йөри Актаныш – Минзәлә төбәгендә.
«Инде үлдем дигәндә, Муза Бакировна гына коткарды бит мине. Шуның аркасында гына исән калдым да әни була алдым бит мин», – дип, истәлекләргә чума күпме хатын-кыз. Балалар табибәсе Гөлшат Мостафина дигәннәре исә күпме сабыйны үлемнән коткарган! Әнә шуларны ишетә дә Миңзифа, халык хәтеренең гаҗәеп тирәнлегенә исе-акылы китә. Әнә шул истәлекләр аңа кышкы бураннарда юлга чыгарга көч-куәт бирә. Утыз градуслы суыкларда, адәм күтәрмәслек олы авыр толыпны иңенә асып, тире бияләйләрен киеп ала да чыбыркысын селтәп җибәрә ул: «На-а, бахбай!»
Яшел тышлы дәфтәрдәге Гиппократ кагыйдәләренең әле берсен, әле икенчесен авыз эченнән генә кабатлап бара Миңзифа: «Табиб – дәвалый, ә табигать – терелтә. Табиб кыюсыз һәм икеләнүчән булырга тиеш түгел, авыру кеше йомшак рухлыларга ышанмый. Йомшак рухлыларга ышанмый...»
 
* * *
Бәби көтүче хатыннар Суыксу хастаханәсен аеруча якын итәләр иде, берсе дә утыз чакрымдагы Актанышка барырга атлыгып тормый. Югыйсә анда шартлары да шәһәрчәгә якынрак, акушерлары да тәҗрибәлерәк.
– Әйтмә дә, нитмә дә! Нәмәдәй Актанышта бәбәйләү ди ул! Әни мине үдемне дә Муда Бакировна даманында Суксу бүлнисендә тапкан. Үдебеднең Әлфиякәебед – менә дигән! Мәскәүски бырачларга биргесед!
«Әлфиякәй» дигәннәре үзе дә япь-яшь кыз, медучилище бетереп килгәненә ике-өч ел да булмагандыр. Әллә нинди сөйкемле сөяге булды шул кызның, аз гына вакыт эчендә «Әлфиякәй»гә әйләнде дә куйды.
Актаныш халкы – кызык халык, яраткан, якын күргән кешесенә генә «кай-кәй»ләрен кушып сөйләшә ул – «Әлфиякәй» дә «Гөлгенәкәй». Әле кайчакта «Рәсимәкәем», «Фәндиләкәем» дип тә җибәрәләр.
– Ии-и, кулы бигрәкләр дә җиңел инде шушы Әлфиякәйнең, – дип, хатын-кыз өзелеп тора аның өчен.
Хөрмәт иткән кешесен дә үзенчә зурлый белә безнең халык. Авыл җиренә, бигрәк тә татар авылына, бик үк хас булмаса да, исеме янына әтисенең исемен дә кушып куя – «Миңдифа Гаядовна» дип дәшә. Монысы инде – кешене ихтирам итү, олылау һәм хөрмәт билгесе.
Миңзифа Гаязовна...
...Гыйнварның салкын бер көнендә әле декрет ялына да чыкмаган яшь хатынның тулгагы башланды. Нишлисең – була торган хәл. Нәни курчактай кечкенә генә бер сабый туа дөньяга. Үлчәп карасалар, җиде йөз грамм! Уч төбенә сыешлы гына булса да, яшәргә тырышуы, аваз салып, елаплар маташуы тагын үзенең! «Килога да тулмаган бит! – дип өзгәләнә әнисе.– Яшәр микән бу?» Өмет тулы күзләр Әлфиягә төбәлгән. Әлфия дәшми. Кирәк вакытында бик җитди дә, бик сабыр да була белә ул. Баланы йомшак җәймәләргә кат-кат төрә дә кайнар су салынган җылыткычлар белән урап та куя.
– Тырышырбыз! – ди.
Искитмәле хәл булды ул! Актаныш больницасы ремонтта – баланы анда кабул итмиләр, ә Минзәләгә барыйм дисәң, җитмеш чакрым юл үтәргә кирәк. Шушы зәмһәрир салкында барып кара Минзәләгә кадәр ат белән! Суыктан куркып, машиналар туктап калган көннәр лә! Бөтен больница белән тәрбияләделәр сабыйны. Биш кенә граммга артса да, килога үскәндәй куаныштылар ул чакта. Бала исән калды. Көннән көн тернәкләнеп, һаман яшәргә омтылды ул.
Апрельнең кояшлы бер көнендә, тып-тып тамчылар тамып, бөреләр яшелләнә башлаган бер мәлдә, сабыен күтәргән яшь ананы озатырга больницадагы бар халык чыкты.
– Исеме ничек була бу нәни кызның? – дип кызыксынды Миңзифа.
Ана кеше аңа елмаеп карады:
– Зифа исемле ул – минем кызым... Ул сезнең янга килер әле... Чәчәкләр күтәреп килер...
 
* * *
«Больницага машина кирәк. Үз машинасы. Көндез дә, төнлә дә минут эчендә җыенып чыгып китәрдәй транспорт булу шарт!» Иртә-кич Миңзифа шул сүзләрне кабатлады: «Машина  кирәк!» Теге нәни кыз вакыйгасыннан соң кереп утырды бу уй. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, машинасыз – ике кулсыз бит ул. Дөрес, колхозда машиналар шактый, гозерең төшкәндә, председатель дә кире бормаска тырыша. Әмма, соранып йөреп, иң кирәкле моментны кулдан ычкындырсаң? Кеше гомере диләр бит аны! Гиппократ нәрсә дигән әле? «Безгә кыска гомер бирелмәгән, без аны үзебез кыскартабыз» дигән. Әйе! Кеше гомере диләр аны.
...Миңзифаның моңарчы райком кешеләре белән аралашканы юк иде, райком секретарен да трибунадан гына күреп белүе. Җае чыкты тагын үзе: беренче секретарьга ук барып керде. Зур гәүдәле, симез, күз кабаклары шешенгән Сабирҗанов аңа, күзләрен кысып, шактый озак карап торды, авыз читен кыеклап, мыскыллы елмаеп та куйды кебек. Миңзифа бу караштан каушады. Кыз гозерен әйтеп бетерүгә, райком секретаре, кашларын җыерып аңа бер генә сүз ыргытты:
– Син, кызый!
– Мин – кызый түгел, иптәш Сабирҗанов. Мин – унсигез авыл халкын дәвалаучы Татар Суксуы больницасының баш табибы, комсомолка Миңзифа Гыйздетдинова булам.
Сабирҗанов, тамагы тыгылгындай, кинәт тынып калды да бала башы кадәр йодрыгын югары чөйде. Миңзифа, үзе дә сизмәстән, күзләрен чытырдатып йомды.
«Доң!» Каты төште секретарьның йодрыгы өстәлгә. Тавышы, диварларга бәрелеп, тәрәзәләрне зеңгелдәтеп алды. Өстәл өстендәге әллә ниләр әллә кая таба очып китте. Кызыбыз күзен ачса, секретарьның кара савыты нәкъ аның аяк астына төшеп чәлпәрәмә килгән икән! Миңзифа ап-ак түфлиендәге кара тапка сәерсенеп карап куйды. «Нинди тап ул? Бу түфлине бүген беренче тапкыр гына киюе иде югыйсә. Ә-ә-ә... Кара чәчрәгән икән лә!»
Кесәсеннән  җитез генә кулъяулыгын алды да түфлиендәге тапны «ялт» итеп сөртеп тә куйды. Аннан, каушавын сиздермәскә тырышып, нәкъ Сабирҗановның үзе кебек итеп, аның күзләренә төбәлде:
– Хушыгыз, иптәш Сабирҗанов!
Борылды да ишеккә юнәлде. Үтеп барышлый пычрак кулъяулыгын чүп чиләгенә ата китте.
Шул кичне Миңзифа ярты төнгә кадәр хат язып утырды.
«Уважаемый Алексей Николаевич...» Аннары шактый вакыт уйланып утырды. Миңзифа бу хатында райком секретаре Сабирҗановны да телгә алмады, берәүдән дә зарланмады, ул бары тик унсигез авыл өчен җаваплы булган үз больницасы турында язды. Үз профессиясен үлеп яратуы, «Гиппократ анты»на гомере буе тугры калачагы турында да  язылды хатта. Хат ахырында тагын бер юл өстәп куюны кирәк тапты: «Медицина – поистине есть самое благородное из всех искусств. Гиппократ». Конверт тышындагы адрес бик кыска иде: «Москва. Кремль. Косыгину Алексею Николаевичу».
Нәкъ ике ай үткәч, Миңзифага Казаннан телеграмма килеп төште: Мәскәүдән җибәрелгән «Москвич» машинасын килеп алырга кушылган иде. Анысы исә шактый мәшәкатьле эш булып чыкты. Тиешле адрес буенча Казанга барып, яңа «Москвич»ны иярләп кайтачак шоферны табалмый җәфаландылар авылда. Районнан ары чыкмаган, басу юлыннан гайре җирдә йөрмәгән шофер халкы да шүрли калды: «Казангамы? Э-э-э... Юк, анда баралмыйм мин. Аннары, ул «Москвич» дигәненә утырып та караган юк бит».
Мәсьәлә шулай хәл ителмичә калды, тагын ниндидер «срочный вызов»ка чакырып алдылар үзен. Миңзифа тагын тарантасына менде, тагын дилбегәне кулына алды. Әйләнеп кайтуына, сөенечле хәбәр җиткерделәр: «Москвич»ны алырга баручы бер «батыр егет» табылган, икән. Яңа гына армиядән кайтып төшкән егет «Москвич» машинасында бер командирны йөрткән булып чыкты.
Ничәдер көн узгач, төнлә тәрәзә шакыган тавышка уянып китте Миңзифа. Сикереп торса, шаккатты – кояш чыккан диярсең! – бөтен бүлмәсе – яп-якты! «Москвич» фараларын нәкъ аның тәрәзәсенә юнәлткән икән шаян егет.
– Үскәнем, Миңзифа Гаязовнаны чакыр әле, – диде ул, ишек ачкан кызга, шат елмаеп. – Күрәсеңме? Косыгин бүләге кайтып җитте бит!
Каршында басып торган тал чыбыгыдай зифа кызның бөтен тирә-як авылларда хөрмәт казанырга өлгергән Миңзифа Гаязовна булуы аның башына да кереп карамаган, күрәсең.
Машинаны шәп йөртә иде егет, машинадан бигрәк, Самат кызның үзен ошатты.
 
* * *
Шактый еллар узды. Миңзифа ул елларны бик еш искә ала иде. Әнә шул Самат исемле егет белән өйләнешеп гаилә коруларына да күпме гомер үтеп киткән, инде ике уллары да үсеп, егет булып килә. «Шофер егет» дигәнебез гел руль артында булды – хастаханәнең алыштыргысыз шоферына әйләнде. Бергә-бергә узган ул юлларны исәпләсәң, исең китәр. Җәйге челләләрдә, язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда... Кырык елдан артык.
Гаилә булгач, төрле чаклар була: ачуланышу, үпкәләшүләр дә читтә йөрми. Саматын бүтәнчәрәк итеп күрәсе килгән минутлары да була аның. «Нигә – болайрак, ә тегеләйрәк түгел ул!» – дип, үртәлеп тә куйгалый кайчак. «И-и-и–и... Баланы мин үзем генә дә үстерә алам! Аның өчен ир-ат нәмәгә?» – дигән акылсыз хатыннарны да ишеткәли Миңзифа. Шундый чакта Саматын искә ала да, үзенчә нәтиҗә ясап куя ул: «Ир балага хатын-кыз тәрбиясе генә җитми шул!» Малайларына чын әти була белде ире. Нинди булса да, ул – ышанычлы, аңа таянырга була.
Бер вакыйганы Миңзифаның мәңге онытасы юк. Клубтан Әлфия Авзалова концертыннан чакырып чыгардылар аны. Күрше авылда берәү бәлага юлыккан да, шуңа ашыгыч ярдәм кирәк дип шалтыратканнар. Миңзифа Саматына ым гына какты, тегесе исә, җырчыга әзерләгән чәчәкләрен күршесенә тоттырып, ашыга-кабалана ишеккә юнәлде.
Әлфиянең кабатланмас моңы аларны озатып калды...
 
...Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а
Йөргән идек икәү нур кичеп...
 
Авыруның хәле, чыннан да, шәптән түгел иде, кичекмәстән операция кирәклеге көн кебек ачык. Тиешле ярдәмне күрсәткәч, машина туп-туры Актанышка юнәлде. Авыруны хирург кулына тапшырып, кайтуга таба борылганда, ярты төн узган иде инде. Колак төбендә гел теге җыр яңгырый:
 
Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а
Йөргән идек икәү нур кичеп...
 
Әнә шул көй дулкынында тибрәлеп, Миңзифа йоклап киткәнен сизми дә калган. Төшендә исә (Каян килеп кергән диген, әй!) Самат белән икәүләшеп  чәчәкле тугайда йөриләр имеш...
Күзләрен ачып җибәрсә, «дерт» итте: Саматының иңенә башын терәп, йокы симертә икән бит! Машина инде әллә кайчан капка төбенә кайтып туктаган, кояш та шактый күтәрелергә  өлгергән.
– Нигә уятмадың? – Беренче сүзе шул булды Миңзифаның. – Кайтып җиткәнгә дә күпме вакыт үткән!
– Бигрәк тәмле итеп йоклый идең шул. Йокыңны бүләсем килмәде.
Миңзифа, иренә сыена төшеп, күңеленә кереп оялаган теге җырны көйләде:
 
Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а
Йөргән идек икәү нур кичеп...
 
* * *
Косыгин бүләге булган «Москвич»ны да күптән инде бүтән машиналар алмаштырды. Татар Суыксуы болницасының матди хәле дә шактый ныгыды, атка утырып йөргән чаклар акрынлап онытыла барды, тик... Тик һаман да шул утызынчы елгы иске агач торак. Көянтә белән су ташып җәфаланучы чыдам санитар апалар. Кышкы салкыннарда миченә икешәр-өчәр кат ягып җылытыла торган бүлмәләр...
«Үзгәртеп кору» җилләре Татар Суыксуы хастаханәсенә дә үзгәрешләр алып килде – илле урынлы заманча җиһазландырылган яңа бинага күченделәр. Ике катлы мәһабәт таш бинага! Андагы һәр кирпеч, һәр такта һәм һәр кадак Миңзифага шундый таныш, шундый кадерле иде. Моның рәхәтлеген , мәшәкатен һәм борчуларын үзе йорт салып чыккан кеше генә аңлый аладыр. Ниһаять, үз казанышлары турында бүтәннәргә дә сөйләп, яңалыклар белән уртаклашып, куаныч һәм кыенлыклар белән бүлешү мөмкинлеге дә туды аңа: Миңзифа Гаязовнаны табибларның Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайладылар. Мәскәүнең Кремль сараенда узган бу форумда илнең төрле почмакларыннан биш мең табиб җыйналган иде. Шул биш меңнең берсе – Кәрәкәшле кызы Миңзифа. Никадәр яңалык, белем, энергия һәм дәрт туплап кайтты ул Суыксуга!
Форумдагы фикерләр белән уртаклашасы килү теләге аны мәктәпкә әйдәде. «Сәламәт яшәү рәвеше» дип язып куйды Миңзифа кара тактага.(Форумда күтәрелгән иң зур сөйләшүләрнең берсе әнә шул турыда иде.) Бүген Миңзифа – ак халатлы укытучы диярсең! Гаҗәеп үтемле, кызыклы һәм бераз гына сәеррәк дәрес үткәрде ул.
– Мин сезгә бүген диктант яздырырга булдым. Гаҗәпләндегезме? Үз гомеремдә беренче тапкыр диктант яздыруым. Менә күрерсез – бик кызыклы диктант ул. Әйдәгез, башлыйбызмы? «Акыл белән яшәсәң, гомер – озын ул. Сәламәт булып, файдалы һәм бәхетле гомер итәсең килсә, һәр көнең хәрәкәткә бай булсын.
Көчле буласың килсә – йөгер,
Матур буласың килсә – йөгер,
Акыллы буласың килсә – йөгер!
Сәламәтлек ул – кешенең иң кыйммәтле байлыгы.
Сәламәт кеше хәерче булса да, иң бай патшадан да бәхетлерәк.
Менә, бетте дә!
Сез язган бу афоризмнар авторы – медицина атасы бөек Гиппократ...»
Сөйләшү-аралашу шактый озакка сузылды. Соңыннан укучылар арасыннан берәү аерылып чыкты да Миңзифага ап-ак чәчәкләр сузды.
– Мин дә Зифа исемле, – диде ул, кызарып.
– Без адашлар икән, – дип елмайды Миңзифа.
– Минем исемем сезнең хөрмәткә кушылган. Нәни курчакны хәтерләсәгез... Теге, җиде йөз граммлы булып туган курчак...
Хәтерләмиме соң? Миңзифа кызны кочагына кысты...
 
III бүлек
Зифа
Машина бәргән кыз һаман да аңына килмәде әле. Инде бер тәүлек вакыт үтеп тә бара, ә ул һаман күзләрен ачмый, тын гына ята бирә. Бер тәүлек бит! Бер тәүлек буе! Аңа караган саен, Зифа дертләп куя. Кайсы ягы беләндер ул авыру кызны үзенең Зиләсенә охшата. Әллә борыны, әллә иреннәре инде шунда... Шушы ап-ак бүлмәдә исеме дә билгесез бер ят кыз түгел, ә аның Зиләсе ятадыр кебек тоелып китә. Башына килгән шул чагыштырудан өркеп, ул үзе дә бөтен җаны-тәне белән калтырап-калтырап куя. «Аның Зиләсе кайда икән хәзер? Ярабби, исән генә була күрсен!» Тынычлана алмавын сизеп, ашыга-кабалана кызының номерын җыя. «Недоступен!» Нигә недоступен? Нигә телефонын «тавышсыз»га гына куймаган? Гел шулай итә иде югыйсә, ә хәзер – «недоступен!»
Эх, шушы аналарның тынычсыз күңеле! Тынгысыз, ваемлы җаннары! Баласы телефонга җавап бирмәүгә дә борчылып, әллә ниләр уйлап гасабиланулары!
Аңа тынычланырга кирәк иде. Ты-ныч-ла-ныр-га! Зифа бер генә секундка күзләрен йомды. Йомды да күңеленә килгән ниндидер бер көйне ишетелер-ишетелмәс кенә көйли башлады. Бу көй бераздан хатынның бөтен күңелен биләп алды. Күкрәк түрендә туып, аның җан авазына әверелгән бу моңның нинди көй булуын ул үзе дә төгәл генә әйтә алмас иде. Әмма ул көй бар. Ул яши! Тылсымлы көй Зифаның күңелендә яши, аны дәртләндерә, аны яшьнәтә.
Авыру кыз ыңгырашып куйдымы, Зифа дертләп китте. Кызның хәрәкәтсез йөз сызыкларына, сизелер-сизелмәс дерелдәгән керфекләренә күз салды. Әллә аңына килдеме? Юк, килмәгән.
– Күзләреңне ач, акыллым! Яшәргә кирәк. Ач күзеңне!
Әллә тагын теге халәте уянып киттеме Зифаның? Үзенең Зиләсен иркәләгәндәй, исемсез кызның чәчен сыйпап, ак җәймәсен рәтләгәндәй итте. Шунда кулына тиеп киткән дымны тоеп, сискәнеп куйды. «Нәрсә ул? Әллә канмы? Каян? Ничек? Юк, кан түгел. Ә менә өстенә ябылган җәймәнең күкрәк турысы юпь-юеш икән лә. Күлмәге дә лыч булган бит моның! Абау! Нинди юеш соң бу?» Зифа кызның таштай каткан күкрәкләрен капшады да кызганудан сулкылдап  куйды: «Сөт түгелме соң?! Әйе, күкрәк сөте бит! И-и-и, җаным, бала имезәсең икән бит син. Кечкенә сабыең бар икән бит синең!» Ашыга-кабалана авыруның кәгазьләрен актара башлады. «Менә бит, карточкасына да шулай язылган икән, «рожавшая» диелгән. Әти-әниеңнән бигрәк, сабыең көтә икән бит үзеңне...»
Кылт итеп тагын Зиләсе исенә төште... Кызын тапкач, декрет ялында ел буе утырмаган иде, эшкә чыкты Зифа. Бала караучы хатын, ул кайтып керүгә, тизрәк китү ягын карый иде. Ә кызчыгы, нәни куллары белән күкрәгенә ябыша да, сулыгып-сулыгып имәргә тотына, озак йөргәненә үпкәләгәндәй, ыңгырашып-ачуланып имә... Шулай имә-имә йокыга китә сабый. Менә хәзер дә, шул хатирәләр яңарып, күкрәкләре чымырдап киткәндәй булды.
Ә бәби йоклаганда эшлисе эшләр тау булып өелә кайчак. Керләрен дә гел төнлә юып үтүкләргә туры килде Зифага. Өй җыештыру дисеңме, башка вак-төяк эшләр – барысы да төнгә калды. Ярдәм итәрдәй берәү дә булмады шул янәшәсендә. Әниләре – еракта, Зифа үзе иреннән аерылу турындагы хәбәрне шактый вакыт чишми йөрде әле, якыннарын борчыйсы килмәгән иде ул чакта.
«Ә менә бу «исемсез кыз» – япь-яшь ана – нигә кибеткә төн уртасында чыгарга булган? Ни өчен төнлә белән? Әллә... Әллә ул да ялгыз микән? Сабые йокыга киткәнне көтеп, шулай соңармагандыр бит? Сабые кайда икән аның? Ялгыз түгелдер бит?» Кап-караңгы бүлмәдә үксеп елап яткан бала күз алдына килеп, Зифа калтырап куйды. Алла сакласын!
Аннан ул тагын авыруга төбәлде:
– Сеңелем... Кызым... Уян, балам, уян! Ач күзләреңне! Сине сабыең көтә бит...
Шулчак колагына бала елаган тавыш ишетелгәндәй тоелып китте. Бала тавышы? Якында гына сабый елый түгелме соң? Әнә бит, үкси, үкси елый. Зифа, сагаеп, тыңланып торды. Юк икән, тоелган гына. Кисәк күңеленә килгән шундый шөбһәле уйлардан, бөтен эче өшеп, ул тагын дерелдәп куйды.
Яңа хәбәрне тизрәк дежур врачка җиткерде дә, аңардан яңа күрсәтмәләр алып, киредән кыз янына ашыкты.
– Бәби үстерәселәрең алда әле, балам, күкрәкләрне сакларга кирәк. Мастит-мазар булып куймасын.
Шулай сөйләнә-сөйләнә, аңсыз яткан кызның күкрәк сөтен аппарат белән суырта башлады...
Менә Зифаның эш сәгате дә тәмамланды. Ә кыз һаман да аңсыз. Исеме дә, адресы да билгесез. Ә вакыт бара. Вакыт бара бит, хәерсез! Ничек кенә ярдәм итәргә соң бу исемсез кызга? Аның сабыена ничек булышырга? Нәрсәдер эшләргә кирәк бит!
Иң башта капитан Назировның телефон номерын эзләп тапты ул. Тик Зифаның сүзләренә капитанның исе дә китмәде:
– Бала имезә? Йә, шуннан? Бөтенебез дә ими имеп үстек, – дип бүлдерде ул аны, ваемсыз гына. – Әйттем бит: мин бүген – ялда, дип. Сез полицияне эшсезлектә гаепләргә ашыкмагыз әле. Юк, берәү дә эзләп килмәде, гариза язучы да юк. Ә менә бәрдергән машинаны таптык без! Гаеплене сак астына алдык! Ә калганын дүшәмбе көн сөйләшеп бетерербез.
«Тапканнар. Гаеплене кулга алганнар. Монысы әйбәт, билгеле. Тик менә сабый... Сабый берүзе, ялгыз булса?» Әнә шундый хәвефле уйлар Зифаның бөтен вөҗүден биләп алды.
Иң беренче эш итеп, «Пятерочка» кибетенә сугылырга булды ул. Халык анда «гөж» килә, касса янында су буе чират тезелгән. Шик-шөбһәләрен сөйләп биргәч, Зифаның хәленә керделәр тагын, гозерен тыңлап, теге төндә эшләгән кассир кызны да табып китерделәр. Камера язмаларын алар бергәләп карады.
– Менә ул! – Зифа шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде. Экранда – ул! Теге исемсез кыз бит!
– Әнә, күрәсезме? Бу – ул! Кассада акча түли. Аңа нидер әйттегез бугай... Көлешеп тә алдыгыз...
– Ә-ә-ә... Бу кызмы?
Кассир кызга да җан керде:
– Әйе, хәтерлим мин аны. Ул гел безнең кибеткә йөри. Көн саен диярлек...
– Димәк, якында яши?
Зифа сөенеченнән «аһ!» итте.
– Исемен дә әйткән иде, әллә Дилбәр диде инде?
«Дилбәр исемле!»
– Ой, белмим, тәгаен әйтә алмыйм. Ире кайдадыр командировкада бугай аның. Гел бала белән килә иде. Әле бу төнне: «Охранаң кайда соң?» – дип  сорадым. «Йоклап калды», – ди. «Ялгызын калдырдыңмы?» – дим. Ә ул: «Мин якында гына торам, хәзер кайтып җитәм бит!» – диде дә чыгып йөгерде.
Чыгып йөгергән! Тик баласы янына гына кайтып җитә алмаган. Сабые өйдә йоклап калган. Ирен командировкада ди бит. Бала берүзе калган булса? Инде икенче тәүлек китте бит! Бала – ач, ялгыз. Димәк, Зифаның шөбһәләнүе юкка гына булмаган. Каян, ничек табарга шул сабыйны!
Кибеттән чыккач, Зифа тирә-ягына каранып, бер тын таптанып торды. Казан каласының шундый зур шәһәр булуын беренче тапкыр күргәндәй аптырабрак калды ул. Тезелешеп киткән иске хрущевкалар да, унике, уналты катлы яңа йортлар да бихисап икән бу районда. «Кайсы йортта яшәде икән ул Дилбәр исемле кыз? Каян эзли башларга соң?»
Аллага тапшырып, эшкә тотынырга булды. Эш дигәне – бик гади тоела үзе. Иң элек йортның адресын дәфтәренә теркәп куя, аннары исемсез кызның кесәсеннән табылган домофон ачкычын кулына ала. Ишектәге махсус уентыкка түгәрәк ачкычны терәгәндә, Зифаның йөрәге тагын да ешрак тибә башлый. Менә-менә домофон тавыш бирер дә, ишек ачылып китәр кебек тоела аңа. Юк шул, юк, берсе дә ачылырга уйламый. Домофон дигәнең һаман дәшми. Инде күпме йортта, күпме ишекләр янында булды, тик өметләнеп көтелгән аваз – домофон келтерәве – һаман яңгырамый.
Биш йорт... унике... егерме сигез йорт номеры дәфтәргә төште. Яннарына зур итеп «плюс» билгесе дә куелды. Димәк, болары – тикшерелгән. Тик домофоннар гына тавыш бирмәде – димәк, бу йортларда ул кыз яшәми.
Зифа, башын күтәреп, тагын хисапсыз тәрәзәләргә күз салды. «Кайсы йорт, кайсы тәрәзә синеке икән? Эх, белергә иде шуны!» Шунда берәр тәрәзә, әкияттәгедәй телгә килсен иде дә, күзен кысып: «Мин монда!» дип хәбәр салсын, аңа дөрес юнәлешне күрсәтсен иде!
Телефон тавышына Зифа кинәт сискәнеп куйды.
– Әнием, син миңа шалтыраткансың! Хәлләрең ничек?
– Син кая югалдың, кызым? Мин борчылам бит.
– Әни, борчылма. Беләсеңме, без группабыз белән искиткеч операциядә булдык. Утыз биш хирург катнашында унҗиде сәгатьлек операция – ышанасыңмы, әни? Бер баланың киселгән кулын ялгадылар. Искиткеч! Ой, әнием! Мин сиңа соңыннан барысын да сөйләрсен. Син үзең кайда соң?
Биш минут та үтмәгәндер, Зиләсе килеп тә җитте. Ана белән кыз җитәкләшеп алга атлады. Биек йортлар арасында ана белән кыз шактый озак йөрделәр. Ә ишекләр дәшми. Җансыз ишекләр «ана», «бала», «яшәү», «үлем» кебек сүзләрне аңламый... Инде караңгы да төште. Өмет дигән ымсындыргыч халәт тә әллә ничә кат сүрелеп терелде.
Кинәт... күптән көтелгән челтерәү!
– Әнием!
– Кызым!
Зур тимер ишек тавышсыз гына ачылып китте дә, ана белән кыз караңгы һәм шомлы салкынча подъездга үтте. Уналты катлы йорт, этаж саен – дүртәр фатир – барысы алтмыш дүрт була. Алтмыш дүрт кенә лә! Алтмыш дүрт үк? Йә Хода! Чиксез күп тоелган – йөз, мең, миллионнарга тиң – алтмыш дүрт фатир!
Кыңгырау төймәсенә Зифа басты.
– Гафу итегез, без шушы йортта яшәгән бер кызны эзли идек. Аның кечкенә баласы да бар...
– Белмим...
– Хәерле кич. Борчуым өчен гафу итегез.
– Бездә андый кызлар юк.
– Не знаю!
– Борчып йөрмәгез!
– Чо надо?
– Мин каян белим ди?
– Хәзер полициягә хәбәр итәм!
Ниһаять, берсе сорап куйды:
– Баласы бар дисезме? Беләм, күргәнем бар. Югарыгы катта тора ул. Йөз кырык биштә түгел микән?
Ана белән кыз 145 саны сугылган ишек төбендә туктап калды. Кыңгырауга кат-кат бассалар да, ишекне ачучы булмады. Тагын, тагын чыңлый кыңгырау. Ишек артында исә тып-тын. Әллә йоклыйлар, әллә берәү дә юкмы? Кинәт янәшәдәге ишек ачылып китте дә, яулыгын татарчалап бәйләгән бер карчык күренде.
–Дилбәр янына килдегезме әллә?
«Дилбәр! Димәк, чынлап та – Дилбәр!»
Зифа бермәл, «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтергә белми каушап калды, ә карчык,  аның җавабын да көтмичә, тезеп китте:
– Әллә өйдә юк инде ул, бүген гел күренмәде. Әллә баласы чирләде микән ? И елады, и елады сабый, көне буе акырды. Тикмәгә генә шулай еламас – чирләгәндер, ахры... Бүлнискә киткәндер Дилбәр.
Дилбәр. Чыннан да Дилбәр икән.
Зифа, кулындагы ачкычка төбәлеп, бераз гына уйланып торды. Нишләргә? Ачаргамы ишекне, юкмы? Ул ачар, ә анда...
Әнисенең уйларын укыгандай, кызы аның күзләренә төбәлде:
– Әнием, без законны бозмыйбызмы? Бу фатирга керергә безнең хакыбыз бармы?
«Хакы бармы? Хакы бармы аның?»
Шунда Зифа «Гиппократ антын» хәтерендә яңартты: «Мин кайсы гына йортка керсәм дә, ниндидер файданы күздә тотып түгел, ә авыруга ярдәм кулы сузар өчен керәм! Әйе! «Гиппократ анты» шулай ди. Бары тик ярдәм кулы сузар өчен». Ачкыч җиңел генә борылды да, ишек ачылып китте...
Дивардагы рәсемнән, кияү егетенә сыенып, ап-ак туй күлмәге кигән «исемсез кыз» елмая иде.
Бала караватындагы сабый шулчак күзләрен ачып җибәрде. Бүлмәне бала тавышы тутырды – мәхәббәт, тормыш, яшәү авазы!
 
* * *
«Шышш-шышш...» «Шышш-шышш...»
...Мин сабыемның нәни йомшак бармакларын үбәм, алсу битләренә иреннәрем белән кагылам. Үзем сөйләнәм дә сөйләнәм: «И-и-и, минем нәни кошчыгым, син бит әле берни дә белмисең. Тагын өч көннән әтиең кайтачак. Күп тә калмады – бары тик өч кенә көн. Кайтыр да шаккатыр! Кемнең зу-у-ур кызы бу, дип исе китәр. Ә мин аңа әйтермен: «Бу бит – безнең Дилә, – диярмен, – әллә танымыйсың да? Дилә бик тәртипле булды, бер дә еламады. Шуңа күрә әнә ничек тиз үсте», – диярмен. Йә инде, йокла инде, кызым! Инде яктыра да башлады. Күрәсеңме, кояш чыгып килә... Йә инде, йом күзеңне... Менә шула-а-а-й. Син йоклый тор, ә мин тиз генә кибеткә чыгып керәм. Ун минуттан кайтып та җитәрмен. Йокла, балам, йокла, күз нурым...
...Миңа ашыгырга кирәк! Бик ашыгырга!...
...Мин йөгерәм!Тиз генә ипи белән сөт алам да... Йөгерәм генә!
«Охранаң кайда?»
«Йоклап калды...»
«Үзе генәме?»
«Мин якында гына торам бит»...
Хәзер кайтып җитәм. Мин бик тиз кайтып җитәм!
...Миңа озакларга ярамый – мине кызым көтә. Мин йөгерәм! Йөгерә-ә-ә-м... Менә бу чатны борылам да – анда безнең өй...
Аа-а-а....
Кызы-ы-ы-ым...
...Мин шунда күзләремне ачып җибәрдем. Күзләремне ачтым да ап-ак түшәмгә, ак диварларга куркып һәм сәерсенеп күз салдым. «Йә Хода! Мин кайда?»
Шул чакта тәрәзә янында басып торучы ак халатлы фәрештәне күреп алдым. Фәрештә кулында – бала, минем балам!
– Кызы-ы-ым!
Фәрештә миңа карап елмайды.
– Менә, әниең дә уянды! –диде ул. – Әниең уянды-ы-ы-ы...
 
* * *
Суыксуга безне Зифа апа әйдәкләп кайтарды. Нәни кызым Дилә белән мине һәм Дамирны.
– Әйдәгез! Сез аны күрергә тиеш! – диде.
– Кемне?
Фәрештәм шаркылдап көлде.(Теге вакыйгадан соң минем аңа гел «Фәрештә» дип дәшәсем килә).
– Ничек инде – кемне? Миңзифа Гаязовна исемендәге чаңгы ярышын. Һәм, билгеле инде, героиняның үзен дә.
...Менә без, чаңгы эзләре белән чуарланып беткән ап-ак мәйданда басып торабыз. Мин, исем китеп, тирә-ягымны күзәтәм. Мондагы халык! Нәкъ кышкы Сабан туе. Иң кызыгы: һәркем чаңгы кигән. Бала-чаганы, яшьләрне әйтеп тә тормыйм инде, чаңгычы әби-бабайларны да күргәч, күңелем тагын да күтәрелеп китә. Әнә, нәни кызым Дилә дә чаңгыда беренче адымнарын атлый. Аны туксан яшьлек Годәер карт җитәкләп алды.
– Бу чаңгычылар барысы да Суыксуданмы? – дим, гаҗәпләнеп.
Фәрештәм елмая:
– Түгел! Алар бөтен Татарстаннан җыйналган. Тик шунысы хак: килгән кунакларның барысы да диярлек медик – табиблар һәм шәфкать туташлары. Һәр елны шулай, Миңзифа Гаязовна башлап җибәргән ярышка халык агыла гына! Күрәсеңме, укымага ни дип язылган?
Башымны күтәрәм дә андагы сүзләрне кычкырып укыйм:
«Көчле буласың килсә – йөгер,
Матур буласың килсә – йөгер,
Акыллы буласың килсә – йөгер. Гиппократ.»
Әнә беренче төркем инде финишка якынлашып килә. Чаңгы ярышын һәр елны Миңзифа апа үзе ачып җибәрә бит. Уртада – Миңзифа Гаязовна, янәшәсендә – хезмәттәшләре: Әлфия, Лена, Тәгъзимә, Мөзәянә, Фәнзилә, Рәсимә, Наиләләр... Мин аларның күбесен таныйм да кебек. Алар – күп, бик күп – туксан еллык тарихы булган Татар Суыксуы больницасы медиклары!
 

Гүзәл ӘДҺӘМ

Фото: https://twitter.com

 

«Мәйдан» №12, 2021 ел


 
 

 

 

 

Комментарийлар